Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Умырзая
Умырзая жырын берәү жырлый, Китергәндәй монсу бер хәбәр. Нигә, нигә шуны тыңлаганда Ямансулыйм икән бу кадәр?
Мәскәүләргә барсам, ашыгып атлыйм Арбаттагы бер тар урамга, Әхмәт Фәйзи, гажәп гүзәл кеше.., Гомер сөргән иде ул анда.
Менә йорты, Ул шушында торды. (Комфорт-фәлән ана нәрсәгә?’) Мин урамнан үрелмичә карыйм Ул утырган түбән тәрәзәгә. Тар гына бер бүлмә — шагыйрь урыны' Мин таң калып сорыйм хыялдан’ «Ничек монда Кырлай урманнары, Казакъ җәйләүләре сыялгая?!» Күнелем әрни. Күпме истәлекләр Сакланганнар шул тар бүлмәдә! Мин сагынып кайчак бара идем Шагыйрь елмаюын күрмәгә. Бераз монсу күзләр сөйли иде Гомер юлы шактый үткәнне, һәм ул якты күзләр Белми иде Хуш теләктән башка бүтәнне. Ә беркөнне аның тәрәзенә Үлем угы килеп кадалгач. Шул агулы уктан йөрәкләрдә Төзәлмәслек яра яралгач. Ул сәфәргә чыкты...
Соңгы көннәр җитүен белә торып. Бирелмичә бер лә аһ-зарга. Үз аягы белән кайтып керде. Бәхилләшер өчен Казанга «Төкереп йөрдем элек дөньясына, Хәзер инде бигрәк эш худта. Төкереп ятам шушы савытка!>
Дип, янына килгән дус-ишләрен
Тан калдырды шагыйрь шул чакта, Син анарга әрнү белән килгән, Ә ул сине көлеп юата.
Без озаттык аны сонгы юлга... Тукай һәйкәленнән үткәндә. Бер сандугач кинәт яна бер җыр Янгыратты зәнгәр күкләргә:
Ул — шагыйрьнең «Умырзая» җыры, Без тыңладык аны җыелып, «Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, Умырзая кебек боегып!»
Киек казлар китә
Кыйгак-кыйгак «Киек казлар» яңгырый... Бу кем җыры агыла йөрәккә?
Әрни-әрни түгелеп тора моңнар. Үзәкләрне өзеп тетрәтә.
«Кыйгак-кыйгак!» киек казлар кайта. Мин аларнын юлын эзләнәм, Казлар кебек. Туфан кайтып килде Озак гизеп йөргән эзләрдән.
Гөрләп агып торган тау чишмәнең Киселеп кала юлы яртыда.
Чишмә тынмый.
Ярсу ташкын булып, Бәрелеп чыга тагын яктыга.
«Кыйгак-кыйгак! Киек казлар китә»...
Туган якларыннан аерылып,— Киек казлар китә, Шагыйрь кала Шигърияте белән яр булып.
Төн патшасы
Төн патшасы, гүзәл түгәрәк ай. Йокламыйсың төннәр буена. Бар табигать җирдә, хозурланып, Көмеш нурларыңа коена.
Күпме еллар җирнең гашыйклары Сина карап күнел юаткан!
Сер бирергә теләмәгән сыман Елмайгансын гына ерактан.
Ул серләрен хәзер ачыла һаман, һәр күренешең — безнең дәфтәрдә. Җир уллары күксел тауларыңа Бер-бер артлы чыга сәфәргә!..