Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Хәрәкәттә йөрәк
Шыгрым тулы һава йолдыз белән, Күк гөмбәзе, кара, нинди тере! Хәрәкәттә җиһан... Кагыл гына Ачылырга тора бөтен сере.
Күзләренә багам йолдызларның. Алар миңа карый мөлдерәшеп; Шушы карашларның яктысына Чакырасы иде сине дәшеп.
Шыгрым тулды йөрәк йолдыз белән, Күкрәгемдә яна, нинди тере!
Хәрәкәттә йөрәк... Кагыл гына — Ачылырга тора бөтен сере.
Авыр...
Сүзләр матдә түгел, дисез икән. Мин бәхәстә, мәңге бәхәстә!
...Төнге нурлар төшеп чагылдылар Керфегеңә кунган ак бәскә.
Син калырга тиеш, минем исә Самолетка билет кесәдә.
Аерылабыз... язмыш үзе килеп: «Аерылмагыз берүк...» — дисә дә.
Син өеңә кайтып керерсең дә,
Төн йокысыз калган бәндәгә. Җавап сорап каршыңа ук баскач.
Кул селтәрсең: «Я, кит... бәйләнмә...»
Күзләреңнән куркып, ул, мөгаен, Мин гаеплемени, дигәндәй. Чигәләрен кысар кулы белән. Шәлең төшеп китәр идәнгә...
Шәлең төшәр... Күңелләрең төшәр...
Сыенырсың килеп тәрәзгә. Биек күктә ак самолет эзе Таралмыйча торыр бик әзгә—
Күзләреңне миннән капламый.
Китәр якка аяк атласа да, Атласа да...
йөрәк атламый.
Бер сүз әйттең:
— ...мәңгелеккәмени?!.—
Шундый азыр булды бу сүзең. Гомеремдә мондый авыр йөкне Күтәрмәгән идем мин үзем.
Тулды күңел авыр матдә белән — Сүзләр матдә түгел, дисәгез — Шул сүз тулы авыр йөрәгемне Алыгыз да бүген, үлчәгез!
Кичер
Назларымны кичер—соңардылар. Язларымны кичер —соңардылар. Күзләремне кичер — соң бактылар. Сүзләремне кичер — елаттылар...
Буш булганы өчен — кулларымны. Кушылмавы өчен — юлларымны. Ашыкканы өчен — елларымны. Ашыкмавы өчен — уйларымны...
Барысын да кичер елап-көлеп.
Мин кичергән, гафу иткән кебек.
Күпердә
Якгыр сибә көзге пляжларга.
Җәйге өннәр кая олаккан?
Җанда жырлар бәйрәм иткән иде, Аһәннәре китми колактан.
Су кызлары көлде төнге ярда. Ут яктысы ятты суларга.
Сиясез ачык калган тойгыларга Бертуктамый көзге яңгыр ява. Ышык табып булмый шуларга...
Шаулап бәрә яңгыр, Дөньяда бит
Яшәп була иде яктырак!
Бәрә яңгыр —
Киткән юлларына
Бер-бер артлы пуля батыра.
Тойгым ачык — керендерә янгыр... Җилләр йолкый сине хәтердән. ...Чагылышың — суда.
Үзең исә
Күптән киткәи инде күпердән.
— Фатыйма, тимер капкан ач, »ч! Киявен килә. кач. кач!
...Чуар беҗэк очып китте, ...Ак чәчәкләр кырда шундый куе. Бал кортлары безли. Гөлләр туе! Ат өстендә — морза. Җәйге көннәр. Фатыйманы көтә ап-ак мендәр.
Таҗдан таҗга куна бер бал корты. Фатыйманы көтә морза йорты. Зәңгәр көянтәсе җирдә ята — Фатыйманы язмыш ни уйлата? Ак чәчәкләр быел шундый куе, Кемне көтә сылу еллар буе? Туй атлары килә туп-туп басып, Дугаларга шөлдер-чуклар асып. Чиш.мә янында кыз түгә яшен, Фатыйманы, язмыш, нишләтәсең? Чуар бөҗәк кунды шулчак кулга.
— Әйтче, бөҗәк, кемнәр килә юлда?
— Чәчәкләргә басып атлар килә, Ат өстендә сиңа ятлар килә!
— Күзләрендә кояш бармы әллә? Шахталарга киткән ярмы әллә?
— Көлүендә алтын чыңлап тора. Мең ялчысы шуны тыңлап тора. Шул мең ялчы сиңа башын ияр:
— Син —бикәбез безнең, сылу!»—дияр!
— Күзләрендә кояш бармы, бөҗәк? Ул — шахтага киткән ярмы, бөҗәк?
— Кияү булып килә бүтән егет, Килгән юлын алтыннарга күмеп.
Ә сөйгәнең... күптән шомлы базда... Шахта басты аны узган язда... Килде хәбәр бәгырьләрне телеп, Кыз сыгылды көянтәсе кебек:
— Килде хәбәр... Авыр, авыр хәлләр... И табигать, көчең җитсә әгәр, Очсын җаным чуар бөҗәк булып.
Ак чәчәктән ак чәчәккә кунып...
...Яр буенда калды көянтәсе. Көянтәне тапты тик әнкәсе. Чуар бөҗәк кунды шулчак кулга.
— Әйтче, бөҗәк, кызым кайсы юлда?
— Мин буламын, әни, синең кызың. Очып йөрим хәзер бер ялгызым...
Сыктый ана. Шулчак еракларда Җиз кыңгырау чың-чың чыңлап бара.
— Киявең килә, капка ачыйммы? Ачмыйм, кызым, тизрәк кач инде... ...Кулдан кулга куна нәни бөҗәк — Ул Фатыйма йөри ярын эзләп. Әгәр кунса сезнең кулга килеп, Әйтмәгезче аңа сез: «Кач!»'—-диеп...
Капкагызга килеп туктар атлар. Нишләрсез соң атта булса ятлар?..
уралмаган төш
Теш юрата авыл хатыннары, Әби-карчык тыңлый шым гына. Көннәр сыман артка шуа тора Дисбе төймәләре кулында.
Мисыр күгәрчене кунган, имеш, Очып килеп, тәрәз төбенә...
Юрый карчык:
— Төшең изге, кызым, Тиздән кайтыр, берүк, түз генә...
Ә берсенең муеныннан чорнап Кара елан чаккан йөрәген.
Юрый карчык:
*— Төшең изге, кызым, Елан түгел, мин юл күрәмен... Төш юрата авыл хатыннары. Арада бар иң яшь кыз бала, Төш сөйләргә килә, Килә, Ләкин
Берни сөйләмичә кузгала.
— Үлгән! —дисә ул ышанмас, Ләкин:
— Кайтмас! — дисә
нишләр йөрәге?
Учак көлләрендә посып калган Куз шикелле өмет көйрәде. Миналардан арынып икмәк бирер,
Еллар үтәр,
булыр жир тыныч. Сөйләнмәгән бу төш — шартламыйча
Онытылып калган мина сыман: Кагылырга хәтта куркыныч!
...Төш юрата авыл хатыннары, Ә карчыкның жавап бер генә:
— Кайтыр, кызым. Кара елан түгел.
Кайтыр юлы аның күренә..
Төш сөйләргә килә, Килә,
Ләкин
Берни сөйләмичә кузгала Беренче кат сөеп, Елап калган
Арадагы иң яшь кыз бала.
Төш юратты авыл хатыннары, Юраганның күбе юш килде. Ул чордан сон ничә кояшлы жәй. Ничә тапкыр карлы кыш килде... Еллар үтте, ә төш сөйләнмәгән, Берни сөйләмичә кузгала Ерак илдә үлеп калган ярнын
1ӨШЛӘреНӘ Kepi ПН кто мала...
Көн саен ул төш юратмак була, Тик сөйләми кала көн саен.
Өмет дигән нәрсә Изге төштер, Юралмаган төштер, мөгаен.
Тынлык
Тарантастан аяк салындырып. Урман күзләп бара комиссар. Ябалдаштан ябалдашка күчеп йөри язгы, якты тавышлар.
Гимнастерка изүләрен чишеп, Ат юырткан көйгә тын гына Җырлап бара... Тук бөреләр исе...
Ат юырта урман юлында.
Ялкын йоткан илнең үзәгендә Шундый сәер иде бу тынлык: Урман түреннән үк, салмак кына Күке күкелдәргә тотынды.
Ачлык та юк, гүя үләт тә юк, Язга чумган урман нибары. Күкне капшый язгы ябалдашлар, Ак болытлар ауный югары.
Җепселләрдән өскә сулар үрли, Көннәр тәмам язга авышкан. Тарантастан аяк салындырып. Урман күзләп бара комиссар.
Бер мизгелдән
нәкъ йөрәге аша Үтеп чыккан кулак кургашы Юл чатында горган зур имәннең Үзәгенә кереп урнашыр. Еллар үткәч,
шушы урмаа юлы Барыл чыга торган авылда. Өмә жыеп, мәчет урынына бер Зур йорт салып яткан чагында, Өрлек булып ятар Шушы имән. Шуңа балта чапкан берәве Гаҗәпләнеп дәшәр дусларына: — Кургашынга чаптым, күр әле!.. Учтан учка күчәр шушы кургаш. ...Ә хәзергә әле комиссар Җырлый-жырлый бара тарантаста. Тып-тын урман. Язгы тавышлар.
гчхэлү-сггау
Күп көлгәнгә күрә куп еладым, Күз яшьләрен йотып эчемә. Еладым мин башны ташка салып, Көлдем ятып үлән өстенә.
Үкси-үкси елау кирәк чакта Көлгәнем бар авыз күтәреп — Шуңа күрә авыр йодрыкларның Хатирәсе миндә җитәрлек.
Рәхәтләнеп көлү кирәк чакта Йодрык кысып ялгыз еладым. Еламады дөнья, көлмәде дә, Тып-тын гына мине сынады.
Юк, елама, димәде ул миңа, Өйрәтмәде мине көлмәскә, Тик өйрәтте — тоташ еламаска, һәм, шулай ук, тоташ көлмәскә.
Кайтмый калган
Яз гөлләре шаулый кар астында...
Сырындылар буйлап ыргый буран.
Алда — авыл. Шул авылга табан Ярты рота чыгып килә кырдан.
Тырылдарга әзер автоматлар.
Ярты рота ятып калган артта.
— ...торыгыз... тор...—«
ап-ак буран җиле һаман канлы чабулардан тарта.
Чыгып килә кырдан ярты рота, Кереп килә хәтер түрләренә.
Дошман патронында кургаш үлем Сикерергә әзер йөрәгеңә.
Яз гөлләре шаулый кар астында.
Сырындылар буйлап ыргый буран.
Бер минуттан...
— торыгыз... тор...— диеп, Буран йолкыр канлы чабулардан.
Рота бара соңгы атакага.
А\енә берсе атлый. Икенчесе.
Беренчесе ауды. Егылалар.
Үҗәтләшел атлый соңгы кеше.»
Ул егылмый,
үлемсезме әллә?
...Кара, әти, күзләренә кара —
Таныйсыңмы, таныйсынмы—синең
Кайтмый калган туганың бит бара1
һәм кушылды утлар дөрләвенә.
Кереп'китте. Аягүрә килеш Хәтерләрнең ерак түрләренә...
Сүз
Гөлләр, ахры, йолдыз телен белә. Шул ук телдә сөйли кылганнар, Тибрәнмәгән сыңар гөл дә калмый Күктә яңа йолдыз туганда.
Яши кеше — дөнья сүзен белә, Базар сүзен, урам сүзләрен, Сөйли кеше
зур трибуналардан, һәрбер сүзнең белә бизмәнен.
һай, күп сүзләр өйрәтә бу дөнья!
...Гомернең бер аулак мәлендә Дөнья сүзләреннән арып-талып Җиргә чалкан төшкән хәлендә
Хәйран кала кеше:
йолдыз белән
Гөлләр сөйләшәләр үзара!
Тылсымлы тел... Аңлый алмый кеше, Беренче кат, бәлки, кызара...
Тетрәп кала кеше һәм шул чакта Ул дәшәргә тели гөлләргә, Сөйләшергә тели йолдыз белән, Сүз кушарга тели җилләргә —
Ләкин дөнья артык иләгән шул, Биеткән ул төрле кубызга.
Кеше өчен гөлләр кызаралар. Кызаралар күктә йолдызлар.
Юкса, үзе күлме сүзләр белә, Базар сүзен, урам сүзләрен, Сүгенүдән —
шигырьләргә кадәр Белә һәрбер сүзнең бизмәнен.
Мәшәкате, низаглары белән Дөнья шундый усал алдаган: Күл караган кеше гөл-йолдызга, Күп караган...
Колак салмаган!-