Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛЯКЧА КИНАЯЛӘР


Моң сөюче
Берәү музыка кибетенә керә.
— Малаема контрабас алмакчы идем.
— Ә улыгыз ничә яшьтә соң?
— Сигез белән бара.
— Андый яшьтәгеләргә контрабас уйнарга ярамый бит әле. Сез аңа әнә теге
кечкенә флейтаны алыгыз.
— Аның флейтасы бар иде инде, ләкин ул аның көпшәсен урталай сындырган.
Сәбәбен ачыклыйлар
Мәктәптә рәсем укытучысы бер баланың рәсемне гел кара буяу лар белән генә
ясаганын күрә дә. аны, тикшереп карау өчен, психо логка җибәрә. Үзе кирәк тапкан
барлык анализларын ясагач, белгеч дигәнебез баладан сорый икән:
— Я, дөресен генә әйтеп бир әле, ни өчен рәсемнәрне бары тик кара төсле итеп
кенә ясыйсың?
— Чөнки минем кара буявым гына бар.
Косметик могҗиза
Бер ханым үзенең танышына әйтә:
— Кичә җыерчыкларны бетерә торган искиткеч крем турында мин бер
журналда белдерү укыдым.
— Беләм, җаным, беләм. минем аны сөртә башлавыма инде тиздән ел тула.
— Кара инде, ник шулай алдалап язалар икән?..
Танышлар сөйләшә
' •— Ихлас күңелен белән ин дөресен генә әйт әле: миңа ничә яшь
бирергә мөмкин?
— Тукта, бер минут... Чамалыйм әле... Минемчә, йөзеңә карап — егермене,
фигураңа карап — унсигезне, прическаңа карап әйткәндә — уналтыны биреп була.
— Булмас, син комплимент әйтәсеңдер.
— Бик була! Хәзер шул өч төрле яшьнең бөтенесен бергә кушарга кирәк.
глдрси
Тәмуг капкасын бер кеше килеп шакыгач, аны дежурный шайтан каршылый.
— Сез биредә калырга киләсезме?
— Юк, мин бер генә минутка керәм, бары тик миңа бурычларын кайтарырга
тиешлеләрне генә күрергә телим.
— Алар биредә икәнен сез каян беләсез соң?
— Чөнки биреп торган әҗәтне кайтарыгыз дигән саен, миңа «иди к черту» дип
җавап бирәләр иде.
Кызганыч
Ире бик сон гына һәм бик яхшы кәефләнеп кайтып керә. Хатын дәшми.
— Ник бернәрсә дә сорашмыйсың әле миннән? — ди ир хатынына.
— Сорашырга да теләмим.
— Кызганыч! Ә мин бүген акланыр өчен шундый әйбәт сәбәп уйлап тапкан идем.
Төшке аш
Эштән бик ачыгып кайткан ир бик ачулы тавыш белән хатынына әйтә:
— Ашың тагын әзер түгел, ә минем эчтә бүреләр улый... Болай булгач, киттем
ресторанга.
— Бер биш минут кына көт инде.
— Биш минутта нинди аш өлгертә аласың?
— Юк, өлгертеп тормыйм, менә хәзер бераз киенәм-ясанам да ресторанга бергә
китәбез.
Куркыныч нәрсә
Шоферлар курсында имтихан бара. Имтихан алучы бер укучысыннан сорый икән:
— Машинада нинди нәрсә иң куркыныч?
— Кабинада шофер белән янәшә утырып барган ханым яки кыз.
Штат буенча
Дуамалрак бер начальник үз кул астында эшләүче бер хезмәткәрен акырып-
бакырып тирги.
— Тавышыгызны баса төшебрәк кычкыруыгызны үтенер идем мин сездән,— ди
икән хезмәткәр.
— Нишләп алай дисең әле син?
— Чөнки мин бит сездә ярты штат кешесе булып кына эшлим һәм ярты хезмәт
хакы гына алам.
Дүртенче катта торучы берәү баскычтан төшеп барганда үзенең күршесен —
өченче катта нәкъ аның фатиры астында торучы кешене очрата.
— Кичә миндә бәләкәй генә кичке мәҗлес булды... Кавалерия полкында
бергә хезмәт иткән дүрт танышымны кунакка чакырган идем. Сезгә тыныч йокларга
комачау итмәгәндербез бит?
— Юк, юк, күрше! Ләкин шунысын гына әйтмәссезме: дүртенче катка ничек
итеп атлар менгерә алдыгыз сез?
Арзан бәягә
— Минем кызымның җырга өйрәнүе бик ярап куйды әле.
— Нәрсәсе белән?
— Ике күршем дә, йортларын миңа бик арзан бәягә сатып, бүтән урамга
күчтеләр.
Соңга калмый
Поездга соңгаручы бер дачник станциягә күрше йортның ишек алдыннан үтеп
барырга тели: әйләнеч түгел, юл кыскара. Шуның өчен йорт хуҗасыннан рөхсәт
сорый:
— Зинһар, шулай узыйм инде. 8 сәгать тә 10 минутта китәсе поездга
өлгерәсем бар.
— Узыгыз, уз, рәхим итеп. Анда минем үгезем очраса, сез әле 7 сәгать тә 40
минуттагы поездга да утыра алырсыз.
Зоомагазинда
— Әнә теге сиам мәчесе күпме тора? — дип сорый бер әби.
— Йөз злотых.
— Үткән атнада бит сез аның бәясен икеләтә ким итеп әйткән идегез!
— Әйе, әйткәнмендер, ләкин бит шуннан соң ул мәче егерме бишәр злотыхка
сатыла торган ике тутый кошны тотып ашады.