Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ—ТАТАРЧА БАЛАЛАР ЖУРНАЛЛАРЫН ОЕШТЫРУЧЫ


уса Җәлилнең еүнмәс поэзиясе әдәбият белгечләренең игътибар үзәгенда булып иилә. Җәлил иҗаты турында аерым тикшеренүләр, монографияләр, күп санда мәкаләләр басылып чыкты. Әлбәттә, бу тикшеренүләр шагыйрь эшчәнлегенең, аның биографиясенең барлык якларын да яктырттылар, дип әйтеп булмый әле. Шулардан берсе — Муса Җәлилнең балалар журналларын оештырудагы хезмәте. Балалар ечен чыгарылган татар совет журналларын күзәткәннән соң Муса Җәлилнең педагогик эшчәнлеге дигән аерым бер мәсьәләне кен тәртибенә куеп булыр кебек.
Хәзер егерменче елларга экскурс ясыйк. Милли республикалар һәм өлкәләрдәге җаваплы работниклар белән РКП(б) Үзәк Комитеты уздырган киңәшмә резолюциясендә (1923, 9—12 июнь) «Туган телдә яхшы оештырылган вакытлы матбугат булдырырга» дигән бурыч куела.
«Кечкенә иптәшләр» — азчылык милләтләр телендә чыгарылган беренче балалар журналы була. Аның беренче саны 1924 елның мартында Мәскәүдә чыга. М. Җәлил журналның беренче саннарыннан ук анда актив катнашып килә. Комсомолның Бетен- союз киңәшмәсендә (1927 елның язы) үл ВЛКСМ ҮКның татар-башкорт секциясе әгъзасы итеп сайлана. 1927 елның 5 августында ВЛКСМ ҮК аны үз карамагына чакыртып апа һәм «Кечкенә иптәшләр» журналына эшкә җибәрә. 1927 елның октябренда инде ул — журналның җаваплы редакторы. Нәкъ шул саннарыннан башлап журналның тематикасында, материалларның сыйфатларында борылыш сизелә башлый. Яңа редактор журналны гомумилектән конкретлыкка таба алып бара. Бу — журналның педагогик юнәлешенә әһәмият артуда сизелә. Ихтимал, журналның исеме дә аның юнәлешенә, максатына туры килеп бетмәгәндер. Гарәп хәрефеннән латинга күчү чорында М. Җәлил яңа балалар журналы оештыру турында эш кузгата. 1929 елның 13 мартында ВЛКСМ Үзәк Комитеты «Кечкенә иптәшләр» урынына яңа алфавитта икенче бер журнал чыгару турында карар кабул итә. 16 июльдә ул «Октябрь баласы» журналының редак-торы итеп раслана. Бу журнал ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы һәм РСФСР Наркомпросы органы була. Журнал Мәскәүдә 1933 елга кадәр чыгып килә. Журналны үзе күрергә теләгән дәрәҗәдә яхшы сыйфатлы, тирән эчтәлекле итеп чыгару ечен Муса Җәлил шактый зур кыенлыкларны җиңәргә тиеш була. Болар — полиграфик мөмкинлекләрнең гаять чикләнгән булуы (хәреф, кәгазь, клише мәсьәләләре], хәзерлекле редакция хезмәткәрләренең җитмәве... Муса Җәлил мондый мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап ВЛКСМ Үзәк Комитетына, Центриздат идарәсенә һәм редакциясенә кат-кат мөрәҗәгать итә. Яңа журналның әле корреспондентлар челтәре дә булмый. Шул челтәрне тудыру максаты белән М. Җәлил яшь язучыларга, хәбәрчеләргә, пионерларга «каләмнәрен кайрарга» һәм журнал эшендә актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә. Яңа журналда яңа бүлекләр барлыкка килә. «Музыка сабаклары», «Башны эшләт», «Көлке бүлеге», «һонәр-техника» — әнә шундыйлар.
Журналның 1931 елгы 1 санында урнаштырылган белдерүгә караганда, «Октябрь баласынның әдәби өстәмәсе дә булган. Бу китапчыкта матур әдәбият әсәрләре урнаш-
М
ганьчка каршы. Казан архивларында һәм китапханәләрендә бу еетәмәнең бер несхәсе да табылганы юк әле.
Журнал барлыгы 41 сан чыга. Бу саннарның һәрберсендә диярлек Муса Җәлилнең үз әсәрләре бар. Балалар деньясында фамилиясе инде шактый таныш булганлыктай шагыйрь терпе псевдонимнар кулланып яза. «Шахмай», «М». «Мостафа улы». «Асум» •М. Апушп һ. б.— аның шул журналдагы псевдонимнары. Ләкин шагыйрь уз материаллары белән генә журналны алга алып бару момкин түгеллеген яхшы аңлый. Шуңа күрә ул балалар очен яңа әсәрләр язуларын сорап күп кенә язучыларга морәҗәгатъ итә. •Менә болариы кем язган дисең! Журнал күптән түгел генә чыга башлады бит. аның янында язучылар активы тупланып олгермәгән әле.—ди ул композитор Л. Хәмидигә.— Шук.а күрә миңа болай да күп язарга туры килә»'. Ләкин озак еакыт та үтми. М. Җәлил яшь хәбәрчеләр челтәрен оештырып эшкә тартуга ирешә. Мәктәп, балалар йорты, пионер отрядларыннан журналга инде биш йоэдән артык даими хәбәрче яза башлый. Яшь хәбәрчеләр белән язышуны ул турыдаи-туры үзе алып бара.
Журнал битләрендә балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләсе үзәк урыннарның берсен алып тора. Шагыйрь балалар эчен Арктика, стратосфера геройлары турында язарга чакыра, мажаралы әдәбиятның балаларны тәрбияләүдә роле турында яза. Редакциягә килгән әсәрләр буенча журнал битләрендә фикер алышу, әдәби консультацияләрне турыдаи-туры М. Җәлил үзе алып бара. Балалар китабының оформлениесен һәм зчтвлегеи яхшырту очен керәш — шагыйрьнең бу чор эшчәилегеидә аеруча күзгә ташлана. Бу мәсьәләне ул Татарстан язучыларының I съездына куюны да таләп итә. «Таткнигоиздатның күп кенә китаплары хәреф хаталары, рәсем һәм тыш. кәгазь ягын-нан яхшы ук түбән торалар» дип яза ул. борчылып. Журнал педагогикага кагылган күл кенә конкрет мәсьәләләр күтәрә. М. Җәлил татар әдәбияты классиклары Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ. б. әсәрләреннән зур тираж белән «Мәктәп серия- се»и чыгару кирәклеге турында сүз алып бара. Бу елларда балалар әдәбиятын тудыру, элеккеләрен сайлап алып яңадан бастыру мәсьәләләре нигездә «Октябрь белесы» “ журналы битләрендә алып барыла. Журнал, шулай итеп, балалар арасында зур попу- 9 ларлык казана башлый. Чыга башлаганда аның тиражы оч мең экземпляр итеп билге- < лоисә до. бераздан ул җиде мең биш йоз экземплярга җитә. Тәҗрибәле журналист буллрәк, ул журналның тиражын арттыру, аны пропагандалауны кочәйтү максаты белән э кызыксындыру чаралары уйлап таба. Балалар арасында уннан артык подписчик тупла- 3 тан кешегә истәлекле бүләкләр бирелә, журналга бушлай подписка рохеот ителә һ. 6.
Журнал битләрендә туган якның табигатен ейрәнүгә. табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә зур урын бирелә. Кошлар тормышы турында, кош ояларын ясау, авыл хуҗалы Ә тында кошларның файдасы турында язылган мәкаләләр белән беррәттән. журналда М. Җәлилнең әлеге темаларга кагылышлы матур-матур шигырьләре басылып киле.
М. Җәлилнең музыка елкәсендә шактый мәгълүматлы кеше икәнлеге мәгълүм нәрсә. Аның музыканы пропагандалавы, бигрәк тә балалар очен музыкаль әсәрләр иҗат итү илчәсендәге эшчәнлеге «Октябрь баласы» чорына туры килә. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, журналда 1929 елдан башлап «Музыка сабаклары» дигән бүлем ачыла. Бу бүлекне М. Җәлил белән композитор Л. Хәммди алып бара. Шул ук вакытта М. Җәлил балалар очен иойгә салынган җырлар китабын тезү буенча да эшли. Бу процесста ул музыка теориясенең нигезләрен, музыка тарихын ейрәнә. Яшь композитор Җ. Фәйзи белән берлектә алар «Нәни җырчылар» дигән бер интап чыга- раппр. Бу китаптагы җырлар татар совет мәктәбе укучылары арасында зур популярлык казана. Әйтергә кирәк, ул иҗат иткән «Карак песи». «Күке», «Сәгать», «Беренче дәрес» һ. б. җырлар бүгенге кондә дә мәктәп программаларына кертеләләр һәм балаларның яраткан җырлары булып исәпләнәләр.
Соңгы елларда гына ТАССР Мәгариф Министрлыгы мәктәп балалары очен бер сарня җырлар язылган грампластинкалар чыгарды. Ләкин моның балаларны эстетик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле эш икәнлеген М. Җәлил утызынчы елларда ук күтәрел чыккан иде. Бу турыда шагыйрьнең партия Үзак Комитетына һәм ТАССР Халык Коммс-
1 Муса турында истәлекләр. Казан 1964 ел. 63 бит.
* М. Җәлил. Сайланма әсәрләр. 1956 оп. 3 том. 177 бит.
МУСА ҖӘЛИЛ БАЛАЛАР ЖУРНАЛЛАРЫН ОЕШТЫРУЧЫ
тарих институтында саклана.
«Октябрь баласы» үзенең битләрендә интернациональ, хәрби-патриотик, атеистик тәрбиягә дә зур урын биргән. Журнал Морзе әлифбасы, топография картасын өйрәнү буенча мәгълүматлар бирә, хәрби уеннарга өйрәтә. Шагыйрьнең бу мәкаләләре ахырдан «Авылда пионер эшләре» дигән аерым китапка тупланып чыгарыла.
«Октябрь баласы» — татар пионерларының чит ил балалары белән хат алышуым башлап җибәргән журнал. Монда Чехословакия. Болгария. Германия кебек илләрдәге мәктәп яшендәге балаларның ул чордагы авыр, фаҗигале тормышы чагылдырыла, аларның хатлары урнаштырыла. «Без пионерларның аңына интернациональ берлек тойгысын сеңдерергә тиешбез,— дип яза М. Җәлил журналда,— алар үзләренең бөтендөнья интернациональ армиясенең бер кисәге генә булганнарын аңласыннар»
Журнал балалар арасында атеистик тәрбия эшләрен алып баруда да бердәнбер методик үзәккә әверелә. Журналда атеизм почмаклары оештыру, сорау-җавап кичәләрен уздыруның методик программалары бирелә, атеизм буенча әңгәмәләрнең тематикасы тәкъдим ителә. «Аллага ышануның килеп чыгу тарихы». «Диннең сыйнфый асылы», «Дингә каршы көрәшне ничек алып барырга» һ. б. әнә шулардай берсе. Шагыйрь фикеренчә, дингә каршы көрәш шаблон характерда булмаска, дингә ышанучыларны куркытмаска тиеш. Атеистик пропаганда дингә ышанучыларны уйландырырга тиеш, ди ул. Муса Җәлилнең публицистикасы әле аз өйрәнелгән. «Октябрь баласы», «Фән һәм дин» журналларында без аның атеистик темага язылган дистәләрчә мәкаләсен, хикәяләрен, фельетоннарын таба алабыз. Аның «Колхозга орлык, муллага йодрык», «Уразага каршы көрәшкә», «Исмай белән Мыртый», «Корбанга каршы», «Тәре белән корбан походы», «Изге җимеш» кебек мәкалә, хикәяләре утызынчы елларда сугышчан атеизмга лаеклы өлеш керттеләр.
«Октябрь баласы» гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирү турында партиянең XVI съезды карарларын пропагандалауга күп көч куйды. Журналның редакторы буларак, ул бу уңайдан бик күп укытучылар белән аралаша, җыелышларда, конференцияләрдә чыгыш ясый.
Шунысы характерлы, журнал нинди генә тема күтәрмәсен, бу тема М. Жәлилнең шагыйрь буларак та иҗатында чагылыш таба. Мәсәлән, журнал үзенең битләрендә спорт турында күп кенә материал урнаштыра. М. Җәлил үзенең мәкаләләрендә яшь буынның саф. сәламәт булып үсүе өчен тән тәрбиясенең әһәмияте турында яза. Шул ук саннарда аның «Чаңгы эзе». «Чаңгы шуганда» кебек шигырьләре дә басыла. Соңыннан аның шигырьләре уку китапларына кертеләләр. Шулай итеп, М. Җәлил журнал күтәргән мәсьәләләргә публицистикасы белән дә. шигырьләре белән дә актив катнаша. М. Җәлилнең армый-талмый эшләве нәтиҗәсендә, «Октябрь баласы» акрынлап педагогик журналга әйләнә һәм яшь буынны тәрбияләүдә иң актив мәсьәләләрне күтәрә.
Аның «Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы» журналларындагы бу мәкаләләрен җыеп аерым бастыру Җәлил мирасын өйрәиүчеләребезнең киләчәктәге бурычларыннан берсе булып кала.
Ялкынлы шагыйрьнең калдырган мирасы бәхетле язмышка очрады: чөнки ул үзе гомере буе каләме белән пропагандалаган Ватанга турылыкны, батырлыкны, фидакарьлекне тормышы белән исбат итте. Шагыйрьнең язганы белән тормышы, көрәше арасында без бернинди аерма күрмибез. Аның бу сыйфаты поэзиясендә генә түгел, педагогик темага язылган мәкаләләрендә дә, гомуми публицистикасында да сизелә.
Муса Җәлилнең «Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы» журналларындагы публицистикасы, әдәби әсәрләре белән танышып чыккач, аның «Бер үгет» исемендәге шигырен шагыйрь гомеренең табигый йомгагы дип кабул итәргә мөмкин.
Яшьләргә бу үгетне бирергә Муса Җәлил тулысынча хаклы иде. ФААТ МОСТАФИН, Казан дәүләт университеты аспиранты
1 «Октябрь баласы» журналы. 193! ел. 2 сан.
Эзө калсын керсез намусыңның. Ни үтсә дә синең кулыңнан. Кәчлелөгең белән горурланма, Кешелегең белән горурлан!
...Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомерең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга.