КУРИАЬ ЧӘЧӘКЛӘРЕ
ЯЗУЧЫ БЛОКНОТЫННАН
• Империалистик Японияне тар-мар итүгә 25 ел тулу уңае бел»н Сахалин өлкәсенә бер төркем сугыш ветераннарын, япон гаскәрләренә каршы сугышларга актин катнашучыларны, шулар исәбеннән татар шагыйре. СССР язучылары союзы члены Әдип Маликовны да чакырган идек. 1970 елның 29 августыннан 8 сентябрен» кадәр ил. Сахалин өлкәсендә булып, төрле предприятие, мәктәп. Көньяк Сахалин гарнизоны коллективлары алдында уналты мәртәбә чыгышлар ясады, алар арасында масса политик эшләр үткәрүгә катнашты Лиың совет сугышчыларының япон басып алучыларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары. Ватанга бирелгәнлеклзрв турындагы тирәң эчтәлекле чыгыш тары өлкәбез кешеләрен хәрби- патриотик тәрбияләү эшендә зур әһәмияткә ия булдылар КПССның Сахалин өлкә комитеты Сахалинга һәм Куриәк атауларына килг»нв "акытында зур агитация-пропаганда эше алып барганы өчен Әдип Малик улы Маликовка рәхмәт белдерә».
(КПССның Сахалин өлкә комитеты хатыннан) сән-имин Көньяк Сахалинга килеп жнтеп. ике ял көнен очрашуларда уздырганнан сон. безне, кунакка чакырылган ветераннарны, партия өлкә комитетына дәштеләр. Кемнәр килде икән? Мари язучысы Василий Степанович Юксерн белән. гостиницага килеп төшүгә, беренче кичтә үк таныштым. Дөресрәге, без күптәнге танышлар. Ул Кызыл Байраклы Сахалин дивизиясенең элеккеге пропагандисты, заманында актив журналист иде. Мин дә дивизия газетасы битләрендә анык белән бер чорда күренә, каләм тибрәтә башлаган кеше. Егерме биш елдан сон Сахалин туфрагында кочаклашып күрешеп, истәлекләр яңарттык Ике к«н эчендә аның белән алты очрашуда — пограничниклар, дннгезчеләр. мрби элемтәчеләр, мәктәп балалары янында булырга өлгердек.
113
а. «к. у.» м а.
Партиянең Сахалин өлкә комитеты секретаре Терентий Петрович Се-^ лявский, каршыбызга чыгып, ике кул белән күрешә-күрешә, безне дусларча, бик жылы каршы алды.
— Хуш килдегез, азат итүчеләр!
Елмайганда, анын сул яңагы буйлап сузылган тирән яра җөе дугаланып куя, авызы сизелерлек кыйшая. Мина яки снаряд ярчыгы «сөреп» киткәнгә охшый...
йомшак урындыклар тезелгән иркен, якты кабинетка барысы унлап кеше җыйналдык. Гадәт буенча, танышулар, таныштырулар китте. Бу вазифаны өлкә комитеты секретаре үзе башкара:
— Сахалин дивизиясенең элеккеге полк командиры, запастагы подполковник Нигъмәт Жумакаевич Курманов!
Нигъмәт ага — чәчләренә чал кергән, киң маңгайлы, урта буйлы казакъ— шаян елмаеп, «смирно» басты. Аның күкрәк тулы орденнары елкылдашып, медальләре бер-беренә тиеп, чыңлашып куйдылар. Ул жа- вапсыз калмады:
— Хәзер Алма-Атада яшим, алмалар үстерәм, кунакка рәхим итегез!
Ике якка салынып төшкән мыеклары һәм юан гәүдәсе белән дин- тездәге моржны хәтерләткән кеше — Лев Михайлович Демин булып чыкты. Биредә үзен хуҗаларча тоткан Нигъмәт Жумакаевич әйтеп салды:
— Син. җаным, элек тупчы чагыңда шәм кебек егет идең. Ат өстендә ничек уйнаклап чапканың да күз алдымда. Хәтерең калмасын, хәзер сине фил дә күтәрә алмастыр. Индонезия климаты килешкән, килешкән...
һәммәсе көлешеп алды. Демипны мин үзәк матбугатта басылып килгән, башлыча халыкара хәл турында язган мәкаләләре, очерклары буенча яхшы белә идем. Хәзер менә үзен күрдем. Ул озак кына еллар Индонезиядә «Правда» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләде.
— Тарих фәннәре кандидаты, Патрис Лумумба исемендәге институтта укыта.— дип өстәде аның турында Селявский.
Татарстан һәм Мари республикалары вәкилләре белән таныштыруга (Юксерн Мари республикасында чыга торган сатирик-көлке журналның баш редакторы), ишектә бишенче кунак күренде. Сөйләшергә яратучан. җор күңелле казакъ дустыбыз түзмәде, монысына да реплика очыртты:
— Шутов һәркайда соңга кала.— диде ул, кочагын җәйгән хәлдә аның каршысына омтылып. Теге чакта — Курильне азат иткәндә дә бездән бер атнага соңлап башладыгыз эшне...
Ике ветеран кочаклашып үбешкән арада, һәммәбез көчле дулкынлану кичереп, аягүрә басып тордык. Нечкә озын гәүдәле, как яңаклы Шутов ахырдан баягы репликага жавап бирде:
— Без ул чагында Верховный белән бер сүздә идек, кадерле Нигъмәт Жумакаевич.
Аннары ул калын бас белән гафу үтенде:
— Кичерегез, шахтерлар яныннан кайтуым гына...
Шушы икән инде Петр Иванович Шутов. Южно-Сахалинск музеена мәрмәр бюсты куелган герой! Ул бездән бер атна алдан килгән, инде ярты Сахалинны урап чыккан. Чакырылган кунаклардан вице-адмирал Андреев Южно-Сахалинскида бер көн булган да үз стихиясенә —Тын океан моряклары янына «тайган». Без барыбыз бишәү булып чыктык, дүрт милләт вәкиле. Ә бүтән иптәшләр—хуҗалар икән.
Терентий Петрович, гаҗәпләнүемне сизгән сыман, моңа ачыклык кертте:
— Элек-электән Россиянеке булган бу җирләрне азат итүче батырлар белән без араны өзмибез. Юбилей алдыннан Советлар Союзыныа төрле почмакларына меңнән артык котлау телеграммасы җибәрдек. Сугыш ветераннары бирегә ел саен килеп торалар. «Белем» җәмгыяте
кулына эләксәләр, аларны телләре талганчы, икешәр смена эшләтәләр «
Терентий Петровичның сул як яңагындагы ялтыравыклы жөе дугаланып куйды. Ул безне утрау хәлләре белән таныштырырга тотынды:
— Әле күптән түгел Сахалин ярлары буйлап цунами үтте. Сезгә аны аңлатып торуның кирәге юктыр...
Цунаминың дәһшәтле нәрсә икәнен монда утыручылар, әлбәттә, яхшь * белә. Гадәттә, жир тетрәүләр вакытында шул райондагы дингез дә м хәрәкәткә килә. Аның төбе урыны-урыны белән шәп-шәрә булып ачыла ® Унар катлы йортлар биеклегендәге дулкыннар реактив самолет тизлеге § белән ярга ташланалар. Дулкыннар яр буендагы өйләрне, хәтта посе- * локларны юып алып китә. Елгалар ташып, ярларыннан чыга... *
Өлкә комитеты секретаре бераз паузадан соң сүзен дәвам итте: -а
— Пограничникларга рәхмәт, су уртасында калган мәктәп эченн н =
биш йөз баланы коткардылар. Корбансыз булмады... Табигать быел > шактый тискәре ягы белән килде. Кышын, гомергә булмаганча, бурап- х бурап кар яуды. Шәһәрләр кар астында калды. Урамнарда хәрәкәт ♦ тукталды. Берничә көн элемтәсез, утсызсусыз яшәдек. Совхозларда и терлекләр «ачлык бунты» күтәрде. Сыерларны бина түбәсеннән төшеп о саудылар. Табигать тудырган бәла-казаларга карамастан. Сахалин өл- * кәсе дәүләт планнарын уңышлы үтәп килә. Ит. май. сөт. яшелчә—^ үзебезнеке. Элекке шикелле, зур жирдән көтеп ятмыйбыз. Ә жир асты < байлыклары һәм дингез продуктларына килгәндә, алары белән бөтен 5 ил, хәтта дөнья базарында мактана алабыз. =
Терентий Петрович бу сүзләрне раслау өчен бик гыйбрәтле берни ә “ мисал китерде: ®
— 1925 ел белән чагыштырганда.— диде ул.— балык TOTV—157. ә ташкүмер чыгару 360 тапкырга үсте. Сахалин хәзер илгә 1913 елда бөтен Россия комбинатлары эшләп чыгарган кадәр күләмдә кәгазь бирә. Өч көнгә бер миллион банк балык консервасы — менә эшләр ниндигә китте!
Сахалинда бик күп милләт вәкилләре бер туган семья булып яшиләр. Октябрь революциясенә кадәр үлемгә йөз тоткан гитаклар арасыннан күренекле язучы Владимир Санги, галим Чунер Таксами, балыкчы Пойтан Чайка кебек бөтен илгә танылган кешеләр үсеп чыккан.
Селявский Пойтан турында аеруча бер жылылык белән сөйли:
— Гажәеп ягымлы кеше ул безнең Пойтан Герасимович. Нянднд. р тылсымлы көч белән балыкчыларны үзенә тарта, аларны хезмәткә рухландыра ала. Диңгезнең серен белә...
Терентий Петрович бу урынла кулларын уып. көлеп куйды.
— Пойтан беренче тапкыр 1939 елла Мәскәүгә — Авыл хужалыгы күргәзмәсенә барганда япь-яшь егет була, зур шәһәрдә адашып та йөри Ә егерме елдан соң аны башкалабыз Социалистик Хезмәт Герое, партия съезды делегаты буларак каршылады. Көньяк Сахалин һәм Куряль атауларын Япония империалистларыннан азат итү сугышларында ннчә кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән булса, хәзер бездә шул саннан артыграк Социалистик Хезмәт Геройлары үсеп чыкты.— дип сүзен дәвам итте Терентий Петрович,— атаклы балыкчы Александра Хан. нефть эзләү конторасы директоры. Татарстан улы. хәзер, әлбәттә, безнең кадр — Җәүдәт Муратов, яшелчә үстерү остасы Иван Тимофеев...
Аннары сүз маршерт планнарын ачыклауга күчте.
— Безнең уебызча, ике группага бүленү хәерлерәк булыр. Берен е юнәлеш — Төньяк Сахалин, икенчесе — Куриль.
Нигъмәт Җумакаевич шунда ук үз ниятен белдерергә ашыкты
— Мин — Төньякка, дусларым —диде ул. гәүдәсен хәрбиләрчә турайтып,—Үземә ышанып тапшырылган полкның сугышчан юллары б\й- лап үтәсем бар. Утрах да калган полкташларымның исәннәрен дә. кз- бердә ятканнарын да барлап чыкмыйча кайтмыйм.
карашып алдык. Күрәм. Юксерннын шатлыктан күзлек пыялалары ялтырый. Чөнки без. һавалар әйбәт торган чакта, башта Куриль утрауларына барырбыз дип сөйләшкән идек. Петр Иванович Шутовның да хыялында шул икән.
— Мин — Курильгә,—диде ул. кулын күтәреп.
Алын авторитетлы канаты астында безгә жил-янгыр тимәс, сәяхәтебез унышлы булыр дип уйлап бетерүгә, Петр Иванович киресен әйтте дә куйды:
— Янымда ике журналист булганда, мин жәһәннәм читенә барудан да курыкмыйм.
Күнелле генә көлешеп алганнан сон, Селявский, безне карта янына чакырып, шуны әйтте:
— Җәһәннәм булмаса да. нәкъ жир чите. Менә ул — сез барасы утрау, Япониягә терәлеп үк тора, һава киреләнсә, командировкага киткән безнең иптәшләр берәр атна кайта алмыйча да яталар. Димәк, юбилей тантанасын монда уздыргач, Коньяк Куриль районына, Кунашир утравына очасыз!
Әйе, жир читенә. Камчаткадан алып Япония чикләренә кадәр сузылган Тын океан «муенса»сынын сонгы «төймә»сенә, иң көньяктагысына. Ул утраулар арасында Шутов исемен йөрткәне дә бар икән.
...Диңгез өстендә куе томан йөзә, күктә катлы-катлы болытлар. Самолет кояш янына күтәрелде, болытлар, хәрәкәтсез кар тауларына охшап, түбәндә калдылар. Дөнья яктырып китте, керфекләрне күтәрсәк— нурлардан күз чагыла.
Петр Иванович Шутов кинәт башын күтәрде, ым кагып, мине үз янына чакырды. Аның янәшәсендәге буш креслога килеп утыргач, колагыма кычкырып диярлек:
— Без якташлар икән ич,— диде, бер яңалык ачкан сы.ман дәртләнеп.— Минем дә бит «Тормыш университетларым» Казаннан башланды. Армиягә алынганчы грузчик, аннары кочегар булып эшләдем. Ә 1929 елда Казан пехота училищесына укырга кердем. Беләсезме, Казанка буйлары миңа аеруча таныш. Без Кремль гарнизонында идек. Занятие- дән соң болынга, чәчәкле болынга чыгабыз. Хәзер ул урыннар диңгез астында калган икән.
Мин Петр Ивановичтан сорыйм:
— Ә Казаннан китүегез?
— 1939 елда Уфада яна полк төзелде, мине шунда полк командиры урынбасары итеп күчерделәр. Ә бер елдан соң без Камчатка яр буйларына кузгалып киттек. Менә шулай, якташ.
Еракка киткән саен, якташлар күбәя бара. Азиягә чыксаң, Европа- лылар инде синең якташына әйләнә.
Сәгать ярым узуга, самолет, сикәлтәле очышка күчеп, түбәнәя башлады һәм. сыек томан эчендә «сукыр» килеш диярлек, ж.иргә төшеп утырды. Безне бер төркем пограничниклар каршы алды.
— Хөрмәтле пассажирлар, сез погранзонада,— дип кисәтте озын буйлы, мәһабәт йөзле капитан,— район үзәгенә баручыларны автобус көтә.
— Райком секретаре Григорий Данилович Никулин.— дип таныштырды үзен бер аягы протезлы урта яшьләрдәге кеше,— машинага рәхим итегез. Районга кадәр егерме биш чакрым селкенәсе бар.
Хәзер көндезге сәгать унбер, ә беренче яртыга безне Көньяк Куриль урта мәктәбе укучылары көтә икән.
— Гафу итегез.— диде райком секретаре, бераз кыенсынып.—Сезнең вакытыгызга без хужа булдык. Бүген бит 3 сентябрь — империа-
J16
■ BBLIIIK дп'тпчпс л\пгхү лчне. х_изне пэркайда—көтәләр кичен район культура йортында очрашу планлаштырылган иде. Пограничниклар да бик чакырды
— Мин һәрвакыт хәзер.— диде, моңа жавап итеп, арабызда яше бу
енча да. чины белән дә иң өлкәне — отставкадагы полковник Петр Иванович Шутов — Сез ничек карыйсыз, иптәшләр?! ♦
Безгә, запастагы капитаннарга, «була ул» дияргә генә калды. а
Машина, берничә агач йорттан, озын казармалардан торган посе- ? локны узып, тау юлына элдерде. Төньяктан көчле жил исеп куйды. 5 томан күтәрелә, күк йөзе болытлардан әрчелә башлады.
— һава торышы бездә диңгез сулышына i.apan йөри,—ди Григорий у
Данилович.— утрау үзе дә сулыш ала. вакыты-вакыты белән селкенгәләп £ тә куя. Асфальт та, бетон да түзми. Аэродромга тимер плитәләр түшәр- = тә мәжбүр булдык. *
Райком секретаре, ерактагы вулкан сопкасына ишарә ясап:
— Әнә, «Тэтэ-яма». айну телендә «Таулар атасы» дигән сүз. Биек- ♦ леге 1819
метр,— диде дә шоферга машинаны туктатырга кушты.
һәммәбез дә юл буена чыгып бастык. Мин «Таулар ауасы»ннан карашымны һич тә ала алмыйм. Вакытлыча сүнгән булса да. янар тау бит. Беренче күрүем. Ул, зәңгәр конус сыман очлаеп, күк гөмбәзенә терәлгән. Сопканың урта бер җирендә ак болытлар кыймылдаша. Ә «конуоның иң очы — кратер тирәсе — чүлмәккә охшаган.
Аннары хуҗалар игътибарыбызны дингез ягына юнәлттеләр:
— Әнә, «ут» күршеләребез күренеп кенә тора. Хоккайдо. Күрәсезме, тау итәгеннән поезд үтеп бара? Япон балыкчылары, мавыгып, кайчакта бөтен семьялары белән безнең ярларга килеп чыгалар. Ихтирам белән озатабыз үзләрен.
Григорий Данилович ачык күңелле кеше, үзен бик иркен тпта. Ул безне мылтык урынына гади таяклар белән коралландырды да урман эченә таба алып китте. Кеше биеклеге булып, ниндидер ят, ямь-яшел камышлар үскән.
— Кәрлә бамбуклар.— дип аңлатты райком секретаре,— дингез кәбестәсе белән бергә турап, силоска салабыз. Сыерлар бик яратып ашый. Яшел кукуруз сабакларына торырлык. Япон медиклары аларны рактан дәвалау өчен файдалана башлаганнар.
Табигать монда бездәгегә караганда бөтенләй үзгә. Каеннарның кәүсәләре ак түгел, ә көрән эмаль, мәрмәр төсендә. Көньякның лианалары Себердә үсә торган эрбет чикләвекләренә уралып менгәннәр. Магнолияләр лә очрый. Кыргый виноград белән янәшә төньяк җимешләре: мүк, нарат җиләкләре пешеп утыра.
«Вездеход» комлы юлдан тагын алга ыргылды. Бер югалып торганнан сон. каршыбызда янадан дингез пәйда булды. Утрауның киплеген, озынлыгын сорашабыз. Озынлыгы йөз километр чамасы, ә киңлеге төрлечә икән. Бик тар урыннары да бар. Район үзе сигез утраудан тора.
Юл буенда гына ун-унбиш метр чамасы биеклеккә пар фонтаны атып ята. Гүләгән, сызгырган тавышлар ишетелә, күкерт, торф исе борынга килеп бәрелә. Машина акрынрак бара башлады.
— Әле күптән түгел борауланган скважина Жир куеныннан бәреп чыккан кайнар парны биналар җылыту, теплицалар, дәвалау учреждениеләре өчен файдаланабыз,— лиле Григорий Данилович.—• Бездә шифалы табигый ванналар, кайнар чишмәләр дә җитәрлек. Совхоз эшчеләре печән хәзерләргә барган җирдән ванна кереп кайталар
— Бераз диңгез суын өстәргә кирәк, ансыз кайнар була, дип сүзгә Кушылды тын гына барган шофер да.
Урман борылмасын үтүгә, берәр-икешәр катлык йортлардан торган поселок күренде. Аның бер өлеше очлаеп, диңгезгә чыгып торган борын-
ӘДИП МАЛИКОВ
га — ярыматауга урнашкан. Гел яна йортлар. Ә искерәкләре уйсу жир. гә, елга буена сибелгәннәр. Безне диңгез ярына таба алып киттеләр.
Машина ике катлы таш бина янына килеп туктауга, капка твбендәге «күзәтче»ләр күз ачып йомганчы юкка чыкты. Тиздән звонок шалтыраганы ишетелде.
Райком секретаре, безне вакытлыча пионерлар карамагына тапшырып, үзе кигеп барды.
Мәктәп ишек алдында — чәчәкләр дөньясы. Махсус савытларга утыртылганнары да, сулы банкаларга букет итеп куелганнары да бик күп. Сабый бала башы зурлыгыдай, янып торган кырым розалары, япон чәчәкләре, төрле төстәге дәлияләр, ромашкалар... Тагын әллә нинди без белмәгән хуш исле чәчәкләр. Алар күз явын алып торалар.
— Бүген бездә чәчәкләр бәйрәме.— диде мәктәп директоры, зпфа буйлы, сылу хатын.— Ул бәйрәм һәр елны өченче сентябрьдә үткәрелә.
Зал эчендә дә шул ук хәл: гүя дөньяның бөтен хуш исле чәчәкләре бирегә кунакка килгәннәр.
— Мин исердем, әсир булдым,— диде Петр Иванович, тирән сулыш алып. Көтелмәгән бу күренештән картның йөзе нурланып киткән. Чәчәкләр дөньясына кереп чумуыбыз бер хәл, каршыбызда әле ал галстуклы пионерлар дружинасы басып тора!
— Дружина, смирно!
Ак блузка кигән, күзләреннән очкын бөркелеп торган унсигез яшьләр тирәсендәге кыз, йөреше белән хәрбиләргә охшарга тырышып, мәктәп директоры каршысына барып басты, ана рапорт бирде:
— Советлар Союзы Герое. Курнль атауларының почетлы гражданины Петр Иванович Шутов исемендәге пионерлар дружинасы сугыш ветераннары белән очрашуга әзер!
Петр Иванович кинәт каушап калгандай булды, аның ябык, сөякчел куллары сизелерлек калтырана башлады. Маңгаеннан эре тир бөртекләре бәреп чыкты. Ул, трибунага менгәч тә, әле тиз генә тынычлана алмады.
— Кадерле дусларым!..
Шул ике сүздән соң озак пауза булып торды. Президиум өстәле янында, янәшәбездә утырган мәктәп директоры, сөйләргә менүчегә көч, куәт бирергә теләгәндәй, кулларын кушырып, хәтта талпынгалап та алды.
Залдагылар кинәт дәррәү килеп кул чабарга, алгы рәттән урын алган октябрятлар исә «ура» кычкырырга тотындылар. Петр Ивановичка «җан» керде, ул инде елмаеп җибәрде, залга, укучылар арасына төшеп йөренә башлады.
— Карагыз әле. дусларым, беркайда да болай каушаганым юк идеЯгез. кемнәр биредә туып үскән, кул күтәрегез әле?
Бөтен зал диярлек бердәм кул күтәрде.
— Ә Зур җирдә булганыгыз бармы, сөеклеләрем?
— Безнең өчен Зур жир — Сахалин, Петр Иванович,—дип жавап бирде бер кыз. горур гына.— Анда һәр җәй саен булабыз.
Янәшәсендә утырган малай өстәп куйды:
— Сахалинга Зур жирдән поездлар йөри башлагач, поездга утырып, дружинабыз белән сәяхәткә чыгарга җыенабыз.
Татар бугазы аркылы. Ванино — Холмск арасында, диңгез паромнары ярдәмендә поездлар йөреп торачагын без белә идек инде. Ин чыдам пластмассалардан, металлдан ясалган паромнар Мәскәүдән. Хабаров- скидан килгән поездларны дингез аша чыгарып, утрау рельсләренэ күчерәчәкләр.
Петр Иванович берни сөйләшмичә, шулай сораулар биреп кенә йөрсә дә, балалар моңа риза шикелле. Аларның үтә кызыксыпучан җитез
карашлары геройның күкрәгенә төбәлгән: өч Ленин ордены. Алтын Йолдыз медале, тагын бик күп сугышчан орденнар, .медальләр ..
Петр Иванович балалар белән сөйләшеп йөргән арада, мин аның турында белгәннәремне күнелдән кичереп утырдым.
1445 елмын 11 августы. Илленче параллель буенда Сахалинны ИҺ * вояьяга аерып торган чик баганалары ауды, утрауны япон илбасарда * рыннан азат итү сугышы башланды. Бу вакытта әле Куриль тезмәләрен- “ аэ туплар дәшми, пулялар сызгырмый иде. Дошман, жиңелүгә дучар 2 булуын төшенеп, аныиа килер, бәлки капитуляция ясар, шулай итеп. = Куриль утрауларында мәгънәсезгә кан коюлар, бәлки... Юк. самурайлар ? кан коюсыз бирелергә уйламадылар... т
Бер атнадан соң Шумшу утравына хәрби диигез десанты төшерү т - 5 рында СССР Верховный командованиесенен приказы була. Пехотадан = һәм Тын океан морякларыннан торган алдынгы отрядның командиры > итеп майор Шутов билгеләнә. Шумшу утравын Камчаткадан Төньяк Куриль бугазы аерып тора. Японнар бу атауны еллар буена ныгыт ♦ каннар. Бик күп дотлар, жир асты галереялары төзегәннәр, мина кыр- s лары булдырганнар, сопкаларны чәнечкеле тимер чыбыклар белән ура- ° тып алганнар. Анда Кытай әсирләрен көчләп эшләткәннәр. Соңыннан = аларның язмышы фажига белән беткән — диңгез акулаларына азык ч булганнар. Шумшуны какшамас крепость дип санаган дошман.
— Без десант судноларына төялеп Камчатка ярларыннан аерылганда, тузандай яңгыр сибәләп тора, дингез өстен куе томан баскан иде.— - дип сөйли Петр Иванович.— Яныбыздан гына япон траулеры үтеп китте. ч Ул безне күрмәде, ахры, бәрелеш булмый калды. Дөресен әйткәндә, мон- ° лый уңайсыз һава шартларында самурайлар безне көтмәгәннәр дә. Шумшу атавына житәргә ярты миль чамасы ара калгач, дошман тревога күтәрде, туплардан, минометлардан ут ачты. Десант баруын һаман дәвам итте. Безнең судноларда янгын чыкты. Кайберләре бата ук 6at - лады. Салкын диңгез кочагына сикерүдән башка чара калмады. .Арабы - да яшь кенә санитарка кызлар да бар иде. Алар үзләрен ирләрчә тоттылар...
Петр Иванович бер мәлгә тынып калды, өч бармагы төптән үк өзелгән кулы белән маңгаен сыйпап алды. Чирек гасыр элек булып узгач вакыйгаларны инде пичә тапкырлар, ничә урында кабатларга туры килсә дә. аларны яңадан терелтү жинел түгел, күрәсең.
— Ничек тә ярга тотынырга, кигәвен кебек безелдәгән пулялардан
яшеренү өчен беренче очраган кыя ташларына ышыкланырга — бөтен геләгебез. беренче максатыбыз шул иде.— дип сүзен дәвам итте УЛ.— исән калганнарыбыз моңа иреште. Бармакларымның өзелгән булуын Киргә аяк баскач кына сиздем. Без, дошман үзенең көчләрен туплаганчы. шунда ук һөжүмгә күчтек. _
Десант отрядын диңгезгә батыра алмагач, самурайлар хәйләгә керештеләр, безне «капчыкжа алдап кертергә, аннары, кысрыклап, юк итәргә уйладылар.
...Шумшу утравына ике чакрымга үтеп кергән Совет десанты гаскәрләре өстенә японнар егермедән артык танкларын жибәрәләр. бөтен көчләрен ташлыйлар. Безнең моряклар һәм пехота граната бәйләмнәре, •сул пулеметлары белән танкларга каршы тора Шумшу биш тәүлек б- е ут эчендә кайный. Өстәмә көчләр килеп житкәндә. отряд командиры Шутов икенче тапкыр яраланган була Әмма ул командалык нтүенн н туктамый. Моряклар аны, плаш-палаткага салып, урыннан урынга күч - рсп йөртәләр... Бервакыт дошман танкларының берсе шул плаш-палат- када яткан Шутов өстенә ажгырып килә икән Ачык люктан япон флагы жилферлн. император Микадо портреты күренеп бара. Сов г сугышчылары, командирларын коткару өчен. п\ темстлардан. автома-- лардан ут ачалар. Танк өстенә соңгы гранаталар оча Әмма батар гы* л
ярдәм итми. Танк плащ-палатка белән инде тигезләшкән арада, татар егете Солтанов юлбарыс тизлеге белән самурай танкысы өстенә сикерй менә һәм ачык люк авызына автомат уты сиптерә башлый. Батыр якташыбыз десант отряды командирын үлемнән саклап, үзе һәлак була.
— Шунысына игътибар итегез,— ди Петр Иванович,— танк эчендә япон полковнигы утырган, кыюлык өчен ул үзе белән хатынында алган булган. Самурай рухын белсеннәр, янәсе...
Шумшу дошманнан азат ителгәч, Куриль утрауларында сугыш хәрәкәтләре тагын бер атнага сузыла. Шутов отрядыннан сигез сугышчы Советлар Союзы Герое дигән почетлы исем алалар. Куриль каһарманнарының исемнәре хәзер дингез пароходларына, поселокларга, урамнарга бирелгән.
Сугышчан дуслары Петр Иванович Шутовны Герой исеме белән котларга килгәндә, ул. анын җуйган хәлдә, хәрби кыр госпиталендә яткан була. Отряд командиры соңгы һөҗүм вакытында өченче тапкыр яралана. Дошман пулясы бу юлы аның үпкәсен тишеп үтә.
...Курильда бүген чәчәкләр бәйрәме, һәм безнең каршыбызда тере чәчәкләр — пионерлар утыра. Петр Ивановичның трибунага аяк басуга күз яшьләре белән дулкынлануы бик аңлашыла. Ул моннан чирек гасыр элек төтен, сөрем, ут эчендә, канга баткан килеш плаш палатка өстендә ятып, командирлык вазифасын үтәгән чагында, терекөмештәй хәрәкәтчән бу нәни сабыйлар туар көннәр әле бик еракта булган. Әмма совет солдатлары аларның дөньяга киләсен белеп сугышканнар, шулар бәхете өчен үлемгә кергәннәр. Безнең алдыбызда киләчәк утыра. Алар биредә тәпи йөреп киткәннәр, беренче тапкыр тозлы диңгез суын татыганнар. Океандай зур хыяллар белән яшиләр.
Район культура йортында очрашуга кадәр безне көндезге ашка чакырдылар. Ризыклардан сыгылып торган өстәлдә ит заты күренми, һәммәсе дингез хәзинәсе.
Райком секретаре безгә дингез байлыклары турында кечкенә «лек- ция»дә укып алды.
— Кета, горбуша, сайра сезгә таныш инде,— диде ул, зәңгәр күзләре белән елмаеп карап.— ә менә «диңгез тарагы»ннан авыз иткәнегез юктыр, мөгаен. Аксымга иттән баерак. Монысы — диңгез керпесе. Икрасы — уникаль штука, «акканлылык» авыруыннан менә дигән дәва. Монысы — акфельция. дингез үсемлеге. Аңардан «агар-агар» эшләй чыгарыла. Болай да ашарга ярый. Ул медицинада киң кулланыла, кондитер әйберләренә хуш ис тәме бирә. «Агар-агар»ның кечкенә кисәген сөткә салсаң, сөт шунда ук каймакка әйләнә...
Григорий Данилович. Көньяк Куриль районының ил балансында тоткан урыны турында да аңлатмалар бирде. Сахалин өлкәсен юучь! Тын океан. Охота һәм Япон диңгезе суларында дингез мәчеләре, дингез арысланнары, нерпалар яши. кит балыкларының унбишләп төре очрый икән. Куриль тезмәләренә калан дигән диңгез җәнлеге ияләшкән. Затлы һәм чыдам булуы ягыннан аның мехына тиндәш юк.
— Калан кешеләрдән курыкмый, үзенә бер гаҗәеп «шәхес»,—ди Григорий Данилович.— Ул музыка тынларга ярата, хәтта мелодия ритмнарына ияреп, биегән сыман кылана башлый. Калан мехы дөнья базарында алтын бәясенә йөри. Японнар бу кыйммәтле җәнлекне заманында кырып бетерә язганнар. Хәзер калан көтүләре безнең ярларга килеп сыендылар. Төньяк Куриль районын илебезнең балык цехы дип йөртәләр. Сайра балыгы биредә генә тотыла. Районда берничә балы» комбинаты, унбиш йөзмә консервалар заводы бар. Узган ел илле бии миллион банка консерва эшләп чыгарлык. Җиде мең халкы булга» район өчен бу аз түгел шикелле, ә?
■ . K„.wr.... «-..-...«от vya иелм дә, таоындагысы оелән дә сыйлый белә. Официант урынына ул һәммәсен күбрәк узе хәстәрләп йөри.
Кунашир утравында иген икмиләр, ә яшелчәне мул үстерәләр икән. Районда берничә терлекчелек совхозы бар. Халыкның туксан проценты балык промыселларында эшли.
— Җәйләрен, материктан килеп, студентлар акча «суга»,— ди рай- ♦ ком секретаре, шаян бер тон белән,— әйдә, баесыннар, студент халкы а өчен балыгы да, акчасы да кызганыч түгел. Менә шулай, океан урта- 2 сында, дөнья акулалары тирәсендә яшәп ятабыз.
— «Ут» күршеләрегез тынычмы соң? — дип сорап куйды Петр Ива- Е
нович. Ь-
— Ничек дип әйтергә? Дәүләт күләмендә скандал булмаса. без моны л тынычлыкка саныйбыз. Иң үрнәк дигән шәһәрдә дә җәмәгать тәртибен = бозучылар булмыйча калмый. Ә японнар алар үтә кызыксынччан халык. £ Үзара килешү буенча, алар безнең яр буйларына килеп диңгез үсем- х лекләре җыялар. Аз гына сизмирәк калсаң, шунда ук балык сөзәргә ❖ дә тотыналар.
Райком секретаре кызык кына бер эпизод сөйләп алды:
— Японнар, Совет хөкүмәтенең рөхсәте белән, ел саен диярлек туганнарының кабере өстендә гыйбадәт кылырга киләләр. Утрауда иероглифлы кабер ташлары артканнан-арта бара. Бер япон «балыкчысы» безнең хәрби объектлар урнашкан зонага кабер ташы куярга тырышып карады. Анда аллабыз Аматерассунын ин бирелгән колы — минем изге әтием күмелгән дип бара бу. Изге дә булгач, әйдә, каберен башка урынга күчерергә рөхсәт итик, дидек. Казып карасалар —ат сөякләре килеп чыкты... Кыскасы, үзегез беләсез, табигать монда кырыс, өстәвенә, дәүләт чиге, ярым сугыш, ярым тынычлык... Шуңа карамаеган, мин бу җиргә гашыйк,—ди Григорий Данилович, уйга бирелеп,—Мәе - кәү гостиницаларына тукталган чакта,
иртән Куриль әтәчләренең кычкыруын сагынып уянам.
Никулин үзе Барнаул ягында туып үсә. Бөек Ватан сугышында катнаша, Волхов фронтында каты яралана. 1950 елда ул комсомол путевкасы белән Сахалинга килә, ВЛКСМ өлкә комитеты аппаратында эшли. Ә 1953 елдан башлап берөзлексез Кунашир утравында, партия эшендә.
Көньяк Куриль культура йортында очрашу алдыннан безне кисәтеп куйдылар: культура сарае әле яна салынып кына бетте, халык бирегә йөрергә өйрәнмәгән. Җитмәсә, яңгыры сибәли башлады, хәерсез...
Әмма без барып кергәндә, клуб шыгрым тулы иде. Урын җитмәгәннәре стена буена тезелеп басканнар. Юбилей көне бит, ирләрнең күбесе — орден-медальләрдән. Райком секретаре ин алгы рәттә утырган сугыш ветераннарын президиум артына чакырды. Петр Ивановичның күкеле күтәренке.
— Кызлар, гүзәлләрем, бушаган урыннарга алга күчеп >гыр1лыз әле,—диде ул.—Мәскәүдә мина Куриль кызлары ничек киенә икән, мыегыгызга чорнап кайтыгыз әле, дип үтенеч белдергән иделәр. Бер карыйм әле үзегезгә туйганчы!
Залдагылар елмаешып алдылар. Шутов шаяртуын дәвам итте.
— Мәскәү кызларыннан бер дә калышмыйсыз икән, гүзәлләрем. Минн-юбкаларыгыз белән хәтта уздырып та җибәргәнсез.
Бу юлы зал шаркылдап көлеп үк җибәрде.
Кичә күңелле рух белән башланып кигте. Беренче булып Юксерн сүз алды. Ул Көньяк Сахалиндагы сугыш хәрәкәтләре турында сөйләде, үзе күргән, кичергән истәлекләр белән уртаклашты. Трибунага чыгарга мина чират җиткәч. Петр Иванович Шутов үтенеп кенә сорап куйды:
— Син бит татар шагыйре, дустым, туган телендә дә берничә
О Д Ип МАЛИКОВ
Татарча шигырьләр укуым бик урынлы булып чыкты. Тәнәфес ара‘ сында минем янга берәм-берәм якташлар җыела башлады. Башкорт мишәр акцентын да, саф Казан арты сөйләмен дә сизеп торасың. Алар; ның күбесе Бөек Ватан сугышына кадәр үк Төньяк Сахалинда яшәгән күмер шахталарында, балык промыселларында эшләгәннәр. Бөек атау лар туган илгә кире кайтарылгач, биредә яна җирләрне үзләштерерг. килгәннәр. Якташларым миннән өзгәләнеп татарча китаплар җибәрү емне сорыйлар. Кунак өендә озак уйный торган татарча пластинкаң барлыгын белгәч, кичәдән соң алар безгә ияреп кайттылар.
Кичәнең иң зур тәэсир калдырганы — концерт өлеше булды. Анын программасы «Курильченочка» дип атала. Унлап кыздан торган (кызларның да иң чибәрләре!) бу ансамбль бер сәгать буе залны әсир итеп торды. Мин янәшәмдәге Петр Иванович Шутовка ара-тнрә күз салга- лыйм. Ул бар дөньясын онытып, авызын да җыя алмыйча, гел елмаеп утыра, һәммәсеннән дә ныграк кул чаба. Бер дигән баянчылары, биючеләре, профессиональ осталык белән моңлы итеп җырлый белүчеләре бар. Комсомол райкомы инициативасы белән оештырылган бу коллектив моряклар, пограничниклар арасында аеруча зур уңыш казанган, аларны атаудан атауга гел чакырып торалар икән.
Кичәдән кайткач, беренче әтәчләргә кадәр күземә йокы кермәде. Тынгысыз океан сулышын тыңлап, очрашулар тәэсире белән исереп яттым мин. Кая барсаң да үз өеңдәге шикелле җылылык тоясын, һәркай- да тормыш үзенчә матур. Кешеләр күңелендә рухи иркенлек, дәрт күтәренкелеге ташып тора. 1
Сузып-сузып, моңлы итеп әтәчләр кычкыра. Куриль әтәчләре. Туган илнең беренче таңын уятучы бәхетле әтәчләр....
Без икенче көнне Юксерн белән яр тирәсенә төшеп киттек. Аргы башта пограничниклар будкасы күренә. Су өстендә тиз йөрешле кечкенә катерлар күзгә чалынып кала. Тын океан бер дә тын түгел. Ак башлы дулкыннар, бер-берсен куып, актарылып киләләр. Аннары юашланып, ярга башларын салалар. Сары ком өстендә иероглифлар язылган берничә судно, японча әйтсәк, кавасакилар аунап ята. Бу суднолар, күрәсең, бирегә кунакка килмәгәннәр. Алар бу тирәдә дөньяның әле ДӘ тыныч түгел икәнлегенә ишарә ясап торалар.
Юксерн табышлы булды. Кулына чәй тарелкасыннан зуррак ялтыравыклы әйбер тоткан да шуны баш очында уйната, үзе балалар сыман сөенгән.
—- Диңгез тарагы! Табындагы без татып караган за кусканың сандыгы бит бу!
Иң затлы сервиз тарелкаларың бер читтә торсын. Бернинди рәссам да мондыйны уйлап чыгара алмас. Кабырчыкның эче ак эмальдән да аграк булып елкылдап тора.
— Тәмәке көле салырга кызганыч хәтта,—ди Юксерн. табышып һаман кулында әйләндереп,—Әллә дусларга бүләккә җыябызмы сон?1
Без. «пепельницаалар жыя-жыя, яр буйлап киттек. Диңгез комы тыгыз. басканда аяк эзе дә калмый. Дулкыннар чыгарып ыргыткан тасма- тасма диңгез кәбестәләреннән дә күп нәрсә юк.
Океан киңлегенә карасам, миңа ни өчендер ямансу була. Кинәт ямь- яшел урамнары белән Әлмәт күз алдыма килде. Кечкенә генә коену бассейны... Яшәгән, торган як. диңгезе булмаса да. шул тагарактай бассейны белән дә үзенә тарта. Безне унбер мең чакрым ара аерып тора. Шул ара ераклыгы, ахры, хисләрне'нечкәртә. Туган илләреннән читтә, ят дөньяда адашып йөрүчеләр моны ничек кичерә икән?
Г22
Асфальт шикелле тигез, кати ком өстеннән «вездеход» томырылып кына бара. Тәгәрмәчләр тигән җиргә тия, тимәгән җиргә — юк. Прилив башланганын сиздереп, дулкыннар агымы һаман көчәя, машинаны текә яр арасына кысрыклый. «Чаптырып уза» алмасан—«вездеход*ынны А калдыр да кыяларга үрмәлә. Шутовка мондый тизлек ошый, күрәсең, күнеле шат. Шоферның сизелерлек борчылуын ул уен-көлкегә бора: S
— Әйдә, бөтен компаниябезне бер коендырып ал әле, егет.„
Ул инде чумасын чумган, ана океан да тубыктан...
Диңгез уртасында басып торган кыяларга якынлашабыз. Гажәеп 2 матур күренеш. Алар үзенчәлекле бер архитектура белән салынган корылмаларга охшаганнар. Арада мәчет манарасы кебеге дә бар. Аның п биеклеге йөз метр чамасы булыр,—«Шайтан бармагы»,—диде шофер. Ё шул якка күрсәтеп. Чыннан да. күзне чекерәйтебрәк карасаң, хәтта 2 тырнагы да бар сыман. Океанда явызлыклар кылып йөргән бик зур ф шайтанны, җилкәсенә басып, тирән чоңгылга бастырганнар диярсең. Ә ул һаман үзенекен итә, су астыннан бармагын күрсәтеп булса да “ янавын белә... ' х
Машина унга борылды, калкулыкка күтәрелә башлады. Погранич = пиклар будкасы, шлагбаум янында, мотор тавышын күмәрдәй булып. < звонок шалтыраганы гына ишетелде. а
Погранзастава сопкалар арасында, яшеллек эчендә урнашкан. Дин- с гезгә чыга торган коридордан бөтен тирә-як күренеп тора. Артык з\р = булмаган мәйданда застава, клуб, ашханә, спорт мәйданы, тагын нинди- £ дер корылмалар. Ә казармалары моннан күренми. Түбәндә шарлавык елга агып ята. Өстеннән сыек пар күтәрелә. Ана төрле урыннан вак кына чишмәләр килеп кушыла.
— Башта менә чишмәләр белән танышыйк, кадерле кунаклар.— диде киемнәрендә һәм хәрәкәтендә төгәллек, пөхтәлек сизелеп торган- уртә яшьләрдәге майор.— Мондый чишмәләр Камчаткада һәм Кунашир атавында гына очрый.
Юксерн беренче очраган чишмә белән «күрешергә» теләгән иде дә кулын тиз генә тартып алды.
— Биредә үрдәк пешекләргә була ич!
— Кызганычка каршы. Кунашнрда йорт үрдәкләре дә. казлар ла үрчеми,—диде майор, тыйнак кына елмаеп.— «Дальний» совхозында үрдәк фермасы оештырып караган иделәр дә, барып чыкмады.
— Ә сәбәбе?
— Үрдәкләр кырылып бетте. Кешеләр өчен шифалы булган сулар каз-үрдәкләргә ярамый, күрәсең.
Чишмәнең кайнарлыгы туксан биш градус икән. Анын составында күп төрле тозлар, тимер, күкерт, мышьяк матдәләре бар. Гүбәндә, яр астында, дәвалану корпусы урнашкан. Ике пограничник егет, трусиктан гына калып, аякларын бассейндагы суга тыгып утырганнар. Монда хәрби булмаган кешеләр лә күренгәли.
— Застава мәйданында әллә шифаханә ачып җибәрдегезме? — дип сорады Петр Иванович, бераз гаҗәпкә калган тон белән.
— Вакытлыча бу,—дип аңлатты майор.—Үз белдегебез белән үзебез генә дәваланып карамакчы булган идек тә. даныбыз еракка китте. Мондагы минераль суларның шифасы Маиеста курортларыиыкыннаи бер да кпм түгел, лиләр. Тире авыруларын ялап кына ала Радикулиттан, ревматизмнан иза чигеп, таякка таянып килүчеләр берәр аядан таякларын онытып кайтып китәләр Саф су белән кушып эчсән әшка- ааны өчен дә әйбәт. Көньяк Күриль балыкчыларын да дәвалыйбыз. Хәтта Владивосток, Хабаровск кебек шәһәрләрдән путевка сорап яза башладылар.
Биредә берничә җирдә эзләнү, бораулау эшләре үткәрелде, яңаедИ наклар таптылар. Кунаширда киләчәктә зур курорт базасы булдыра? лачак.
Утрау халкы белән пограничниклар чиксез дус һәм бердәм яшиләр. Монда һәр балыкчы — пограничник. Ә пограничниклар исә, дингездә «урак өсте» житсә, үз чиратларында балыкчыларга ярдәмгә киләләр. Монда һәрнәрсә сакта: диңгездәге эреле-ваклы кыялар, урмандагы тнз наратлар... Куе камышлар да чит авазны бик тиз тотып алалар. Җитмеш чакрымнан өскә авардай булып күренгән «Тэтэ-яма» вулканы да гүя алмашсыз каравылга баскан. Сизгер колаклы радиолокаторлар океанның кайсы квадраты өстендә нинди ил самолетлары тыкшынып йөргәнен минуты-секунды белән хәбәр итеп торалар.
Погранзаставаның хәрби батырлык музеенда сатлык шпионнардан, диверсантлардан салдырып алган трофейлар аз түгел. Хәзерге техниканың сонгы ачышлары, төрле маркадагы электрон аппаратлар, микро- радиоалгычлар, тавышсыз ата торган пистолетлар куелган. Райком секретареның «ярым сугыш, ярым тынычлык» дигән сүзләренә бик ачык дәлил болар Майор безгә «амфибия» коралларын күрсәтте. Бер диверсант су астыннан Кунашир бугазы аша йөзеп чыгарга уйлаган. Теләгенә ирешкән, ләкин ул безнең пограничниклар кулына килеп капкан.
Отрядның үз тарихы, сугышчан традицияләре бар. Ул. Украинаның башкаласы немец фашистларыннан коткарылгач та, 1943 елда Киев шәһәрендә оештырылган, һөжү.м итүче совет гаскәрләре составында сугышып. Румыния, Болгария җирләрен азат итүдә катнашкан. Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнгән. Пулялардан челтәрләнгән, сугышчан орден беркетелгән байрак Кунашир атавына күчеп килгән. Автоматлар белән коралланган пограничниклар, очрашу вакытында шул байракны клуб сәхнәсенә чыгардылар. Зал, аягүрә басып, тын калды...
Безнең каршыбызда яшел гимнастерка кигән, чәчләре төптән алынган житди карашлы егетләр утыра, һәркайсының күкрәгендә — ВЛКСМ значогы. Дүртәр-бишәр төрле значок тагып куйганнары да күренә. Майорның әйтүенә караганда, күбесе урта мәктәп тәмамлаган егетләр. Ә офицерлар — вуз белеме белән. Арада фән кандидаты да бар икән.
— Бигрәк яшь күренәләр.— ди Юксерн, залда утыручыларга ихлас ярату, көнләшү тойгысы белән күз йөртеп.— Алар яшендә без дә шун-., дый «сары томшыклар» булдык микән?
Мина да шулай күренәләр. Мөгаен, онытканбыздыр: унсигез яшьтә кулга мылтык тотып, ике дөнья сызыгына. Амур буена ил сагына басканда. мин дә алардан «солидныйрак» күренмәгәнмендер. әлбәттә. Егерме яшендә В.ТКСМнын Мари өлкә комитеты секретаре булып эшләгән Юксерн, Кызыл Армия сафына алынгач, артиллерия дивизионы комиссары итеп билгеләнә. Егерме яшьлек комиссарны күз алдына китерик инде? Онытканбыз гына. Ил язмышын үз иңебезгә алганда, без дә шундый малайлар гына булганбыз...
Еракта калган, кире кайтмас яшьлегебез утыра залда. Без бүген гүя үз гаиләбездә. Ни сөйләшсәк тә буладыр шикелле. Ләкин күңелдә туган тойгыларны гади генә итеп аңлатып кара син! Кырык ел гомерен солдат язмышы белән уртаклашкан Петр Иванович Шутовка күз салам мин. Аның йөзе тантаналы, кара күзләре очкынланып балкый. Ул- озын гәүдәсе белән чайкалып, автоматлы пограничниклар янына атлады. каршыларында тукталып, бераз уйланып торды. Аннары берәм-берәм аларның маңгайларыннан үбеп чыкты. Шутов истәлекле байрак янына килде, бер аягы белән идәнгә тезләнеп, кояшта, жилдә уңган, сугыш сөреме сеңгән байракка иреннәрен тидерде. Залда үлем тынлыгы урнашты. Бу егетләрне хәзер тиңдәшсез батырлыкка күтәрү вчен
uyiuoncxn. mwacn. uCp сүзе дә житәр иде Ул бик гади генә итеп болай 1иде:
Туган ил традициясенә турылыклы булыгыз, иптәшләр!
«Сары томшыклы*лар ирләрчә калын, җитди тавыш белән җавап (Ирделәр:
— Совет халкына хезмәт итәбез!
Кунашир — айну телендә «яхшы жир> дигән сүз. Элек-электән айну* lap торган Су жирдә. Японнар аларны кысрыклап, нәселләре белән кы- 1ып бетергәннәр. Үзләре булмаса да, сүзләре калган: «Тэтэ-яма», :Ку нашир»...
Кунашир белән саубуллашканда көн кояшлы, хәтта изүләрне чишеп кибәрердәй эссе иде.
Менделеевен вулканы сизелер-сизелмәс кенә көйрәп, төтен бөркеп лыра. Түбәсе шыр ялан, ә итәкләре ара-тирә урман белән капланган. }ез самолетка кереп утыруга, кинәт «четеррр...» иткән тавыш ишетелә 5ашлады. Барыбыз да берьюлы артка борылып карадык.
— Пикадо!—диде ишек тирәсендә утыручылардан берәү. Япон че- 5ене очып кергән икән. Озынлыгы бармак буе булыр, канатлары, сөял гешли торган зур чикерткәнеке шикелле, яшел. Бео абзый аны эшлә* 1әсе белән бәреп төшерде дә пыяла банка эченә салып куйды. •
Самолет Камчатка ягына юнәлеш алды.
— Сау бул, Кунашир—Яхшы жир!
„.Түбәндә иксез-чиксез зәңгәр киплектә, эрелеваклы атаулар, ялгыз кыялар күренеп кала. Куриль утраулары «чылбыры» Камчаткадан алып Япония Хоккайдосына кадәр — мен дә ике йөз километрга сузылган. Ул Охот дингезен Бөек Тын океаннан аерып тора.
Япония узган гасырның урталарында. Россиянен Кырым сугышында көчсезләнеп калуыннан файдаланып. Куриль утрауларын үз кулына төшерә. Шулай итеп. Тын океан киңлекләренә богау салына Россия флагы астында йөзгән корабларга иркенлек бетә. Фәкать 1945 елның август-сентябрь айларында гына бу тарихи гаделсезлеккә чик куелды ..
Репродуктордан, гадәттәгечә, бик ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Кадерле пассажирлар! Тиздән Угуруп атавы. Безнең белән бергә, шушы самолетта Куриль утрауларының почетлы гражданины. Советлар Союзы Герое Петр Иванович Шутов оча...
Шутов үз фамилиясен ишетүгә, кинәт йокысыннан айнып, минем якка борылды
— Нәрсә, нәрсә? Мина бер кыз дәште түгелме? Әллә төшемдә генә күрдемме ул кызны?..
Шулай сөйләнә-сөйләнә. ул колагындагы ак «бөке»ләрне тартыл чыгарды. Игътибар белән күпме тыңлап караса да, андый ягымлы тавыш башка ишетелмәде.
Утуруп аэродромына туктагач, без, такси алып. Касатка култыгына бардык. Шушы урыннан, биек кыялар арасыннан якташыбыз Әсгат Жиһпншнн командасындагы каһарманнарны океан давылы «урлап* китә Дәһшәтле стихия көчләре белән кырык тугыз көн буе дәвач иткән тиңдәшсез алышта алар жинүче булып чыгалар >з гомерендә аз күргәнмени син. Тын океан, андый батырлыкларны! Сугыш каһарманнарының берсе менә безнең арабызда. Ул океан култыгы ярына баскан да бизәкле кечкенә кулъяулыгы белән манган тирен сөрген тора Анын уйчан, еракка төбәлгән карашында канәгатьләнү билгесе; Совет флагы өчен Бөек Тын океан капкасы мәтегә ачык!