Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШНЫ ЮЛЛАРДА КАРШЫЛАП...


Шундый чаклары була аның- Тормышта, эшендә бик тә пөхтә, бик тегел Әдибебез бер заман, ничектер, таркауланыбрак китә. Бөтен иҗаты, табигате белән оптимист шагыйрь авызыннан моң-зар да ишетелгә- ли башлый. Болай да какшаган сәламәтлеге борчый икән моны. Врачлар фәлән-фәләя дарулар, уколлар язып биргәннәр икән дә— Шайтан алгырысы, күбесен аптекалардан табып булмый икән. Шунда, сүз арасында, «бер дә язып булмый әле бу көннәрдә» дип тә әйтеп куя. Без аның мондый халәтенә җитдирәк игътибар итәргә дә өлгермибез, ул арада Әдибебез күзгә-башка бөтенләй дә күренмәс була. «Бикләнеп торып язарга утырдымы бу, әллә чын- чынлап авырып киттеме» дисәк, юк икән... Әлеге табылмас дару-уколларга, тормышның эреле-ваклы борчу-мәшәкатьлә- ренә кул селтәгән дә каядыр юл-сәфәргә чыккан да киткән егет.
эзләре сеңеп калган җирләр сагындырган икән шагыйрьне.
Шушындый юл-сәфәрләрдән тәмам үзгәреп кайта ул. Аяк атлаулары ук җиңеләеп киткән моның, гадәттәге җитди-уйчан йөзеннән шат елмаю китми. Барыннан да күңеллерәге — гадәттә сүзгә алай бик юмарт булмаган Әдипнең сөйләп һич сүзе бетми.
Юл-сәфәр дигәче кайвакыт әллә ни ерак та булмый. Тирә-яктагы авыллар, буровойлар, скважиналар. Әмма шактый ерак юллар да һич өркетми шагыйрьне. Үзенең туган-үскән Башкортстан якларына юл тота, Татарстаннан китеп, Себер нефтен үзләштереп йөрүче якташларыбыз янына—ерак Лена буйларына барып чыга. Ә бервакыт Әдибебез «дөнья читенә» — Сахалинга кадәр ук китеп барды. Анда ул армиядә хезмәт иткән, Көньяк Сахалинны япон империалистларыннан азат итү сугышларында катнашкан. Әнә шул яклар, үзенең яшьлек
Сөйли шагыйрь. Кече күңелле, олы йөрәкле хезмәт кешеләре турында катлаулы язмышлар турында сөйли. Кызыклы юл маҗараларын уртаклашып, көлдереп тә ала. Тормышчан, матур детальләр, энҗе-мәрҗән яңгырыдай, сибелеп кенә тора аның авызыннан.
Без йотлыгып тыңлыйбыз. Карачы, күңеле юкка гына кузгалмаган икән ич— Никадәр баеп кайткан бит шагыйрь.
Күңелем кош сыман очардай була,—
Илтегез еракка.
юлларым, юлларым! —
дип тә юкка гына җырлап йөрми икән ич.
Тиздән бу бәрәкәтле юл-сәфәриең нәтиҗәләре дә күренә башлый Матур-матур Шигырьләр языла, газета битләрендә кызыклы юл язмалары басыла. Тагы да бераз вакыт үткәч, шагыйрь безгә үзенең яңа поэмасын укый.
Иң матур уйлар юлларда туа, диләр шагыйрьләр. Гомумән, юллар үтү. яңа җирләр күрү, яңа кешеләр белән очрашу берәүнең дә күңелендә эзсез калмыйдыр. Әмма шагыйрь Әдип Маликов иҗатында юллар — аеруча әһәмияткә ия. Аның иҗат биографиясе дә нәкь менә юлларда башлануы һич тә тикмәгә түгел, күрәсең.
„.Бөек Җиңү салютлары яңгыраганга әле санаулы гына көннәр үткән. Зарыгып, Z көтеп алынган шатлыкның иге-чиге юк. Ләкин күңел бик үк тыныч та түгел. Ера< г; Көнчыгышта япон сугыш чукмарлары йодрык төйнәп маташа Нәкь менә шул коннәр- 4 дө, нәкь менә шул тынычсыз яклардан «Совет әдәбиятын журналы редакциясечә ка- н лын гына бер хат килеп төшә. п
Хат илебезнең әнә шул тынгысыз ерак атавында хезмәт итүче совет солдаты >• * иан. Хат эчендә күләмле генә поэма да бер.
Ул вакытта журнал редакциясендә эшләгән Ф. Хөсни авторга түбәндәге җавап хатын юллый:
«Хөрмәтле Әдип туган! <
Сезнең «Атаудагы хисләр» дигән поэмагыз һәм аңа тагып җибәргән хатыгыз Ө «Сонет әдәбияты» редакциясенә (димәк, Казанга!) килеп җитте Укып чыктык, хәтта 5 берничә кеше, шулардан Кави Нәҗми. Газиз Иделле укыдык. Мор*аза солдат юкка гына «во1» дип баш бармагын күрсәтмәгәндер, ахры, әсәр бәзнең егетләрдә дә яхшы тәэсир калдырды... Менә син. уйланмаган бер көндә яңа бер шагыйрь килеп чыгыл торг һәм үз авазы, үз почеркы белән. Изге юл булсын' »
Поэма тиздән «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыга.
Хәзер инде дистәгә якын поэмасы, бик куп шигырьләре һәм җырлары. «Сахалин язмалары», «Кайнар эзләр», «Без кояшны юлда каршылыйбыз». ■•Комбрига юл салучылар» кебек үзенчәлекле очерк китаплары белән укучыларга яхшы таныш Әдип Маликовның зур әдәбиятка беренче адымы әнә шулай башлана.
Туу-яэылу тарихы үзе бер әсәргә торырлык «Атаудагы хисләо» поэмасына тулырак тукталуны алгарак калдырып, без шагыйрьнең анарчы үткән юлларына да берлә күз салыйк. Чөнки Әдипнең әдәбиятка килүе укучылар ечен. Ф. Хөсни әйткәнче, чыннан до «уйланмаган бер көндә» булса да, әмма шагыйрьнең үзе өчен . Юк, бик зарыгып кетел ала шагыйрь бу кенне, аңа кадер күпме сикәлтәле юллар, ачы сынаулар кичә.
Минем алда битләренә инде вакыт сарылыгы сеңгән дүрт дәфтәр. Шигырь дәфтәрләре. Кайбер шигырьләр астына шундый сүзләр язылган: -Бу шигырем Яиавыл район газетасы «Октябрь юлы»ида басылды. Ул кенне сөенечемнән аягым җир * тими йерде»... «Монысы «Яшь печинчы»да _ «Яшь теэүчо»дә басылды» .
Дәфтәр битләре арасыннан остына «Ә. Маликов дип имза «уелган, газетадан кисеп алынган кыска-кыска хәбәрләр дө килеп чыга. Шигырьләрнең һәм хәбәрләрнең исемнәренә күз салыйк: «Әле уйда гына очсам дә—». «Котыл җиңелдә!», «Сакчы абы«- га», «Өч героиня Осипенко, Гризодубове, Раскова апаларга», .Испания балаларына
КОЯШЛЫ ЮЛЛАРДА КАРШЫЛАП
ис,по>5 ярдом», «лига, югарыга!», тракторчы кызга», «<|ушкимго», “-танкистлап булырбыз»...
Күренә ки. биредә кайсы еллар турында сүз баруын исемнәр үк әйтеп торв. Әйе, әйе... Челюскинчыларның, папанинчыларның тень як котыпка кыю һөҗүмнәре, еч совет кызы—өч лачынның батыр очышлары дөньяны шаулаткан еллар бу. Испанияда кара фашизмның кешелек дөньясына канлы һөҗүме башланган көннәр... Без бик тырышып оборона значокларына нормалар тапшырабыз.. Бик зурлап бөек Пушкинның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. . Колхоз авылы ныклап торып аякка басып килә.
Тынгысыз еллар, катлаулы чор. Ил тормышындагы һәр вакыйга, көнбатыштан дары исе аңкытып искән хәвефле җилләр 14—15 яшьлек Әдипне дә бик дулкынландыра. Шатлык, өмет һәм бик үк ачык та булмаган тынычсызлык белән тулы күңел әдәбият- шигърияткә омтыла. Күңел ярсулы, шигырь юллары булып, дәфтәр битләренә агыла башлый.
Балаларча самими, әле кемнәргәдер ияреп, купшырак әйтергә тырышып язылган бу шигырь юллары арасында матур-матур поэтик бизәкләр дә очрый, әлбәттә. Ләкин минем игътибарны аеруча җәлеп иткәне, беренчедән, үсмер Әдипнең әлеге ил-дөнья күләм вакыйгаларга үзенчә сизгерлеге булса, икенчедән, менә нәрсә.. Шигырьләр астына язып-язып куелган: Аксәет. Янавыл, Пермь... Менә шушы адреслар миңа кинә» бер нәрсәне ачыклап җибәрде. Карачы, бик яшьлөй юлга чыккан ич Әдибебез! Инде каләме ныгып җиткәч, тикмәгә генә менә болай дип җырламый икән ич шагыйрь:
«Юллар, юллар, сабый чактан ук
Уйларымны тартып тордыгыз.
...Юлга чыксам, дөньям онытыла. Кайта алмыйм урап тиз генә.
Башкортстанның Югары Чат авылында укытучы гаиләсендә туган Әдип җиде класска кадәр Аксәет мәктәбендә укый да, аннары, атна саен 40 чакрым юл үтә-үтә, Янавыл урта мәктәбенә йөреп укый башлый. Тагы да бер елдан соң Пермь каласына ук китеп бара Биредә ул педагогия училищесында укый, аны тәмамлагач, шул ук Пермь өлкәсенең Барда районына укытучы итеп җибәрелә. Шушыннан 1939 елның көзендә ул Кызыл Армия сафларына китә.
Шулай итеп, тагын юлга. Монысы инде юлның бик озыны. Кызыл вагоннарга төялеп, айдан артык баралар алар. Илебезнең көнчыгыш чигенә килеп җиткәч кенә ул дөбердек вагоннардан төшәләр. Вагоннардан төшәләр, ләкин юл шуның белән тәмамланмый әле. Солдат хезмәте даими юл үтү ул дисәк тә ялгыш булмас. Шуна өстәл, бу озын юлның ахыры данлы поход белән. Көньяк Сахалинны япон империалистларыннан азат итү сугышлары белән тәмамлануын искә төшерик. Әдип бу сугышларның башыннан ахырына кадәр разведка отделениесе командиры булып катнаша.
Әнә шулай гел юлда булуга карамастан, Әдип бала чактан дуслашып өлгергән каләмен дә кулыннан тешерми. Дивизия, армия газеталарында аның әлсдән-әле хәбәрләре. очерклары басылып килә. Ә часть комсомол оешмасы секретаре буларак, язар сүзләре бик мул була аның. Юк. уй-хисләр газета мәкалә-очеркларына гына да сыеп бетми, алар шигырь юллары сорыйлар. Андый юллар акрын-акрын кәгазьгә төшә дә бара. Ләкин чын-чынлап иҗат эшенә чумарга, билгеле ки, солдатның вакыты бик чамалы.
Кайчак бәхетсезлек бәхет тә алып килә, диләр бит. Көннәрнең берендә хәрби хезмәт һәм җәмәгать эшләренә колакларына кадәр чумган Әдип җитди генә авырып китә. Менә ул госпитальдә. Авырып яту курортта ял итеп яту түгел, әлбәттә. Житмәсә. врачлар аның чирен дә шактый хәтәр әйтәләр: үпкә авыруы булмагае, диләр. Ул вакытта әле ышанычлы гына дарулары да булмаган бит аның. Ләкин ныклап тикшерә башлагач, мондый юрау акланмый. Авыру акрынлап чигенә.
һәм менә тазару шатлыгы! Өстәвенә, солдат өчен бик тә тансык буш вакыт, үзән генә хуҗа булган буш сәгатьләр. Гел кыбырсып, гел күңелне тынычсызлап торган каләмне иркенләбрәк кулга алырга нәкъ шарты килә түгелме соң?
Шулай итеп, моңарчы аерым шигъри юллары, кайбер поэтик детальләре генә кәгазь битенә тешә барган «Атаудагы хисләр» поэмасы языла башлый. Поэма инД®
Роте дошман тылына барал кора Каты барепешлар Дошманның тагын котелмаган маиарлокларе. Ниһаать,
РАФАИЛ
ТӨХФӘТУЛЛИН ф КОЯШЛЫ ЮЛЛАРДА КАРШЫЛАП., ф
Атыш тынган.
Портлы шәһәргә
Укчы рота керә капкадан:
Кайсы бара мотоциклда. Кайсы трофей атка атланган.
Әмма бу трофей ат дигәненең хәтәр ягы да бар икән. Рота урман аланында м иткәндә бер ат килеп чыга. «Нидер ялварып, күзләрен мөлдерәтеп?» торган кара кашканы күргәч, кеше җанлы Мусин, кулына икмәк сыныгы тотып, аңа каршы атлый.
Булды тезгенгә кул салуы — Зыр-болама килде барысы да. Коры көндә яшен суккандай. Сыкрау үтте тайга эченнән...
Тапкан чарасын да, түбән җан, Ат ялына мина яшергән.
Ауды солдат Җиңү юлының Соңгы сызыгына җиткәндә...
Бу юлларны укыганда, тайга эчен ярып үткән сыкрау укучы йөрәгеннән дә үтә. Их, никадәр алтын бәясе кеше һәлак булды. Авторга да үпкәлисе килеп китә. Бер дә мөмкин булмадымыни соң шушындый да кешене исән-аман саклап калырга?.. Ләкин, бераз суына төшкәч, уйлыйсың. Әсәр героеның һәлакәте сине шушы кадәр сыкрата икән, бу бит поэманың нәкъ уңышы. Авторның әйтер сүзе нәкъ шушы үлем белән тагы да көчәя: кыйммәткә, ай, бик кыйммәткә төште безгә бу җиңү, тынычлыкның бик тә кадерен белик һәм уяу була күрик!
* *
«Атаудагы хисләр» поэмасына тәфсилләбрәк тукталуымның сәбәбе аңлашылса кирәк. Язучының беренче әсәре аның бөтен иҗатына якты бер нур сирпеп тора бит. Алдагы әсәрләрендә язучы беренче әсәренең тематикасыннан, хәтта куйган проблемаларыннан теге-бу күләмдә читләшергә мөмкин. Алай да була. Ләкин беренче әсәре — язучының иҗатын төптәнрәк аңлауга һәрвакыт иң ышанычлы ачкыч ул.
Әдип Маликов исә беренче әсәренә тугрылыклы булып калган язучылардан. Алдагы иҗатында да ул шул ук солдат-разведчик, әсәрләрендә тормышның үзеннән алган поэтик детальләр, шул ук кырыс-салмак моң...
Иҗатындагы бу үзенчәлек аның шәхси биографиясе белән дә аңлатыла булса кирәк. Армиядән кайткач, ул берничә ел Казанда радиокомитетта утырып эшләп апа да, «Татарстан яшьләре» газетасының уз хәбәрчесе булып, Минзәлә каласына китә. Республикада нефть фонтаннары гөрләп ата башлаган елларда исә әле беренче ташлары гына салынып яткан Әлмәт шәһәренә күчеп килә. Ә инде газета хәбәрчесе үткән юллар шул ук солдат-разведчик үткән юллар белән бер бит. Газета хәбәрчесе — тормыш разведчигы, бүгенге һәм иртәгәге көнебез разведчигы ул. Әнә шул тормыш разведкасы шагыйрьнең киләчәк иҗатына мул азык бирә. Ә. Маликовның поэмалары, үзенчәлекле очерк китаплары — барысы да нигездә әнә шул елларның бәрәкәтле җимешләре.
Разведка дигәннән, Әдипнең ул чордагы тагын бер тынгысыз эзләнүе хәтергә төшә. Әлмәткә күчеп килгәч, Минзәләдәге гадәте буенча, биредә дә үз тирәсенә яшь каләмнәрне тупларга, аларны эзләргә һәм табарга керешә. Шулай итеп, нефтьчеләрнең М. Горький исемендәге клубы каршында беренче әдәби түгәрәк эшли башлый. Түгәрәккә нефтьчеләр, төзүчеләр, комсомол, культура-агарту хезмәте кешеләре бик теләп йөриләр. Әдипнең бу өлкәдәге разведка хезмәтенә аңлатма кирәкмидер. Шәһәр белән бергә туган ул түгәрәктә беренче чиркәнчек алучылардан хәзер күренекле шагыйрьләр, язучылар үсеп чыкты. Әлмәттә хәзер Татарстан язучылар союзының шактый җелекле, шактый җимешле бер бүлеге эшләп килә икән, моның да тамырлары Әдип оештырган әнә шул беренче түгәрәккә килеп тоташа.
Хәтеремдә... Әдип әдәбиятка шаулап килеп керде дә бер заман тыныбрак калды, күлмедер вакыт аның шигырьләре, поэмалары матбугатта күренми торды Авторның үзен күреп белми идем әле ул чакта. Авылда яшим, әдәбият кешеләре белән сирәк Очртшам. әмма кемнең нәрсә язуын бик кызыксынып күзәтә бара идем. Әдип Мали- ховкың тынып калуы миңа байтакка кадәр бер табышмак булып калды. Соңрак, илленче еллар башында. «Татарстан яшьләре» газетасында безгә бергә эшләргә туры килде. Дөрес, бергә утырып түгел, ул Минзәләдә газетаның үз хәбәрчесе булып йөри, мин редакциядә утырам. Шунда иптәшләр әйттеләр: «Әдип җитди авырып тора шул. Врачлар аңа язу-иҗат белән шөгыльләнүне хәзергә бөтенләй тыйганнар да бит... Бер каләм җене тигән кешене тыеп буламыни».
Чыннан да, шигырь-поэмалары күренмәсә дә, аның очерклары, зарисовкалары мәкаләләре көн саен диярлек килеп тора иде.
Казанга бер килүендә үзе белән дә очраштык.
Алай авыру кешегә бик охшамаган үзе. Янып торган чиста чырай, гәүдә — бик тез-зифа. Әмма аз гына күперенке кабаклы, җитди, коңгырт күзләрендә тынгысыз очкыннар чагылуын да шәйләргә мөмкин. Аннары, әнә, чигәләрдә бик купшы булып та, түбәдә шактый сирәгәй-әи, чал йөгергән чәчләр дә нидер әйтә кебек. «Бәлки, газета материаллары гына һич канәгатьләндермидер аны. Шагыйрь күңеле — шигърияттә бит», дип уйлап куйдым.
Ихтимал, шулай булгандыр да... Озак та үтмәде. «Совет әдәбияты» журналында аның «Ташчы» поэмасы басылды, шигырьләре күренә башлады. Аннары «Гайшә апа» поэмасы һәм тагын, тагын поэмалар.
Гомумән, поэмалар Әдип Маликов иҗатында күренекле урын тота. Алар турында тулырак, нигезлерәк итеп, төпченоп-тикшеренеп язарга да бик вакыт җитте җитүен Ләкин мондый эшне тәнкыйтьчеләр үз кулларына алсыннар иде. бу кадәресе минем кулдан бик килмәстер. Шулай да мин Ә. Маликов поэмаларының бер үзенчәлегенә тукталмакчы булам. Хәер, үзенчәлек дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер. Менә ун ел инде без Әдип белән бер кала урамнарын таптап, бергә әге-җеге килеп яшибез. Аның соңгы поэмалары минем күз алдымда туды. Әнә шулар турында берничә сүзем бар.
Шулай бер көнне, нигәдер күңеле кузгалглн Әдип, гадәтенчә тирә-як авылларны бер әйләнү нияте белән юлга чыгып китә. Шунда ул Салкын алан авылында мәктәп директоры һәм колхозның партоешма секретаре Нури Сибгатуллии белән очраша. Шагыйрь шуны сизеп ала: авылда яше-карты Нури аганы бик тә хөрмәт ителер, бер күз карашыннан аны шунда ук аңлап алалар, әгәр бу карашта шелтә сизсәләр, моны бик алыр кичерәләр. Тагын шунысы сәеррәк. Салкын кыш. авылда барысы да киез итекләрдән, ә Нури ага ялтырап торган ботинкалар киеп йөри. Сейләшә торгач, шул аңлашыла. Нури ага сугышка кадәр үк инде шушы авылда укыткан, сугышта ул ике аягын тез тиңентен калдырып кайта, авылдашлары аны колхозның
КОЯШЛЫ ЮЛЛАРДА КАРШЫЛАП.
партоешма секретаре итеп сайлаганнар, ә мәгариф эшендәге зур хезмәтләре эчен аңа Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелгән.
Сабый күңелен өр-яңадан коеп ясый белүче, колхоз авылын күтәрешүче авылдашларының һәр кайгы-шатлыгы «йөрәгенә тиеп үтә» торган укыгучы-ил агасы турымдагы «Салкын алан» поэмасының беренче очкыны әнә шул көнне кабынып кайта.
Эдип Маликовны катлаулы язмышлы кешеләр кызыксындыра. Бер вакыт ул шундый хәбәр ишетә: Әлмәт районының Колшәрип авылында Җиһангир карт белән Эмма-Әмино семьясы яши икән. Җиһангир үзенең Эммасы белән Германиядә әсирлектә макта тонышкан. Соңыннан, гражданнар сугышының иң авыр көннәрендә ерак немец җиреннән шул кыз Колшәрипкә Җиһангирым эзләп килеп төшкән, һәм Эдип Колшәрип авылына юл тота. Аннары тагын, тагын барып кайта... Олы мәхәббәт һәм интер- иацнонлль дуслык турындагы «Чигүле кулъяулык» поэмасы шулай барлыкка килә.
Мондый белешмә-тарихларны Ә Маликовиың һәр поэмасы турында сөйләргә мөмкин. Өйе, һәр поэмасының сюжет нигезен, героен тормышның үзеннән ала ул, аның һәр scope, беренче поэмасы кебек үк, юлларда туа. Өстәвеме, Әдип һаман да. армия- дего кебек үк. разведчик. Татар поэзиясенә тезүче образын да («Ташчы»), нефтъч» кыз образын до («Фәрденә») беренче булып Әдип Маликов алып килде. «Салкын
моңарчы кабатланмаган бик үзенчәлекле образлар. Разведчик дигәч, бу тарафтан аның «Дуслык юлы» балладасы бик характерлы. Бу балладаның да герое һәм сюжеты уйлм чыгарылмаган. Ватан сугышы ветераны, нефть чыгару остасы Сафуат Еәлиуллин беләк Әдип «Татарстан яшьлэре»нең хәбәрчесе булып йөргәндә үк таныша. Соңрак алар якын дуслар булып китәләр. Әнә шулай дусларча сөйләшеп утырган бер кичтә Сафуат кулына баян ала, көмеш телләргә эчке бер моң салып, уйнап жибәрә. Аннары, күңеле нечкәреп китеп, үзенең гармонь белән ничек дуслашуын да сөйләп ала. Чал Идел ярларыннан алып Карпат итәкләренә кадәр сугышып үткән Сафуат Чехословакия жи- рендә каты яралана. Уң кулының бармаклары хәрәкәтләнергә теләмиләр. Көннәрнең берендә чех кызлары яралы совет сугышчыларына баян бүләк итәләр. «Туй соңында биетерлек» аз-маз уйный да белгән Сафуат баянны бик еш кулына ала башлый. Баяч телләре өстендә йөгереп, бармакларым язылмасмы дип өметләнә ул. Өмете аклана е*етнең, Чех кызлары бигрәк саф йөрәктән бүләк иткәннәр икән баянны, рәхмәт яугырлары... бармакларга җан керә. Шулай язылган бармакларына Сафуат соңрак, нефть институтында каләм-карандаш ала, аннары, үзе сугышып үткән җирләр буйлап сузылган «Дуслык» нефть юлы буйлап, Европага «кара алтын» озата башлый. Меиэ нинди шигъри биографияле егет икән ич шагыйрьнең дусты! һәм Әдип шушы турыда баллада яза.
Берничә еллар үткәч, шушы ук темага Сибгат Хәкимнең киңрәк күләмдә, киңрәк колачлы итеп язылган «Үрләр аша» поэмасы басыла. Татар совет поэзиясенең бу күренекле поэмасы тууда Әдип Маликовның разведчиклык роле аңлашылса кирәк. Шушы җәһәттән. Әдипкә бер теләк тә белдерәсе килә. Разведчиклык бик әйбәт, әмма һөҗүмгә дә ешрак күчсәң икән. Шулай бит безнең бу якларда. Нефтьче-разведчик- лар, яңа мәйданга килеп, беренче скважинаны бораулап китәләр, аннары, күп тә үтми, эксплуатация бораулаучылары «кара алтынга» юлны киң итеп ачып җибәрәләр, яна мәйдан илгә байлыгын бик юмарт бирә башлый. Иҗат фонтаннарың кыюрак, мулрак ыргылсын! Бәйрәм көнендә теләгебез шул сиңа, Әдип дус!
Алай дигәч тә, әйтер сүземне түгәрәкләп куюым түгел әле бу. Юкса, Ә. Маликов- ның прозасы турында сүз булмады диярлек бит. Аның «Без кояшны юлда каршылыйбыз» дигән документаль повесте бар. Ул балаларга атап язылган. Аның нәни геройлары башта көймәләрдә, аннары автобуста һәм җәяүләп Алабугадан Әлмәткә чаклы кызыклы сәяхәт кичәләр. Юл маҗараларына. Болагай дигән шаян бер этнең мәзәк кыланышларына елмаеп куя-куя. уку барышында без шактый җитди нәрсәләр белән дә таныша барабыз. Татарстанның көньяк-көнчыгыш якларының бай тарихы да. бүгенге көннәре дә. матур табигате дә акрын-акрын күңелгә сеңә бара. Шунда ук күп кенә җанлы кешеләр — нефтьчеләр, төзүчеләр, колхозчылар белән дә очрашабыз.
Кызыклы да, файдалы да китап бу.
Ә. Маликовның «Кембригә юл салучылар» дигән икенче күләмле проза әсәре безне тагын юллар буйлап алып китә. Бу сәфәр инде шактый ерак — Себер тайгасы. Лена буйлары Анда безнең якташларыбыз Себер нефтен үзләштерүдә җиң сызганып эшләп йөриләр. Якташлар артыннан автор да шунде б;рып чыга һәм аларның фидакарь хезмәтләре турында рухланып яза. Шунда, бик җаен туры китереп кенә, Себер нефтенең тарихы белән дә таныштырып үтә. Китап юл язмалары жанрында язылган, ләкин образлар, аеруча, якташларыбыз Исхак Гыйләҗев белән Мәхмүт Мөхсиное, эвенк карты Сердиткин шактый калку итеп, истә калырлык итеп сурәтләнәләр.
Гомумән, Себер нефте һәм нефтьчеләре турында бик белеп, үз итеп, яратып яза Әдип. Себернең кырыс табигатен дә җанлы итеп, бөтен тәне белән тоеп тасвирлый. Аның Себер пейзажларын укыганда, битеңнән шул кырыс җилләр сыйпап үткәндәй була. Шуңа күрә дә, тагын бер кат кабатлап әйтәсе килә: Себер нефтьчеләре, андагы батыр якташларыбыз турындагы бик мөһим темага матур разведка ясадың, инде һөҗүмгә дә күчсәң икән, дускай. Бу турыда бик саллы, матур әсәр бирә алыр идең син.
Без аллода чәйләп утырабыз.
Кичә геиә бии ерак юлдан кайтты шагыйрь. Көньяк Сахалинны япон империалистларыннан азат итү сугышларына 25 ел тулу тантанасына, шул сугышларда катнашучы буларак, запастагы капитан Әдип Маликовны да чакырганнар. Әйткәнебезчә, моннан ике ел микән элек, бер булып кайткан иде инде ул анда. Күңеле җилкенеп. яшьле-е эзләре буйлап бер әйләнгән иде. Бу сәяхәте тагы да тәэсирлерәк булген. Чирек гасыр вакыт үткә*, бергә утны-суны кичкән полкташлары, сугышчам дуслары бел&н очрашкан ул, бергәләп, үлем белән күзгә-күэ очрашкан урыннарын, сугышып үткән җирләрен карап йөргәннәр.
Шагыйрь әнә шулар турында дулкынланып сөйли. Өстәлне Сахалин күчтәнәче — кызыл балык бик ма»ур бизәп тора. Балык та бик тәмле, шагыйрьнең сөйләшен тыңлавы да бик күңелле. Тиздән бу сәяхәтмен дә әйбәт нәтиҗәләре күренә башлар, яңа зур әсәрләр туар. Беэ моңа ышанабыз. Кояшны юлларда каршылар таңнарың тагы Да гүзәлрәк булсын, юлларың гел уң булсын, бик озын булсын, каләмдәш дустыбыз!