Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хөрмәтле иптәшләр!


Шушы елның сентябрь аеннан «Казан утлары» журналына 1972 ел өчен подписка кабул итү
башланачак.
Соңгы атналарда редакциягә килгән хат авторларының күбесе киләсе елда «Казан утлары
»нда нинди яңа әсәрләр басылачак, дип сорап язалар. Башка еллардагы кебек үк. 1972 елда да
журналда татар яэучыларының иң яхшы яңа романнары, повестьлары. хикәяләре, поэмалары,
шигырьләре, драма әсәрләре, очерклары һәм публицистик мәкаләләре бастырылып барачак.
Замандашларыбызның эшен, тормышын, уй-хисләрен чагылдырган әсәрләргә аеруча зур урын
бирелә. Редакция әдәби тәнкыйтькә, яңа чыккан китапларга рецензияләргә, әдәбият тарихына,
культура тормышына, театрга, музыкабызга кагылышлы материалларга шулай ук киң мәйдан
бирүне күздә тота. Язучыларыбызның иҗат портретларын, танылган артистларыбыз,
композиторларыбыз, художникларыбыз иҗатын яктырткан материаллар да һәр сан саен диярлек
дөнья күреп барачак.
Прозаииларыбыздан Г. Баширов, Г. Әпсәләмов, М. Әмир. А. Гыйләҗев, Ә Еники. Л. Ихсанова,
М. Хәбибуллиннар хәзер яңа роман һәм повестьлар язалар һәм әсәрләрен шушы ел ахырында
редакциягә тапшырырга вәгъдә итәләр. Шагыйрь Ф. Яруллин да 'Җилкәнне җилләр еккач» исемле
яңа повесть язды. Аның ул әсәре шулай ук 1972 елда басылырга әзерләнә.
Поэзия әсәрләре дә 1972 елда бик мул булачак. Шагыйрьләребездән X. Туфан, С. Хәким, Н.
Арсланов, Г. Афзал, 3. Нури, Ш. Галиев. Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Гатауллин, Зөлфәт һәм
башкалар үзләренең яңа әсәрләрен журнал редакциясенә тапшырдылар индө.
Редакциягә килгән хатлардан күренгәнчә, кайбер иптәшләр журналга вакытында язылырга
онытып җибәрәләр дә аны ел башыннан ала алмыйлар һәм беренче саннарда б асыла башлаган
зур күләмле әсәрләрне тулысымча укудан мәхрүм калалар, аннары, ярдәм сорап, редакциягә
мөрәҗәгать итәләр. Әмма андый хәлдә без аларга ярдәм итә алмыйбыз, чөнки подписка кабул итү
белән редакция түгел, бәлки «С о ю э п е ч а т ь» һәм э л е м т ә бүлекләре шөгыльләнә.
Менә шундый уңайсыз хәлдә калмас өчен, без сездән, кадерле укучыларыбыз, «Казан
утлары»на газета-журналларга подписка кабул итү башланган көннәрдә үк язылып куюыгызны
үтенәбез.
«Казан утлары»на СССРдагы теләсә кайсы элемтә бүлегендә язылырга мөмкин. Журнал
Бөтенсоюз газета-журналлар каталогына 7 3 2 1 0 номерлы индекс белән теркәлгән.
Язылу бәясе: бер елга — 6 сум.
бер саны — 50 тиен.