Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРЛЫГАЧ


онлы бер жыр тавышына уянып киттем. Әллә инде уянмадым да — һаман төш күрәм. бигрәк та моңлы ич бу көй. Ул бик ерактан килә, жырнын сүзләре аңлашылмый, ә моны, моны йөрәкне телгәли, күңелне ашкындыра, сихерли ул. Түзмәдем, сикереп тордым да, чатырның ишек япмасын каерып, павагя чыктым. Жәйге. җылы гөн. Шылт иткән тавыш юк — урман йоклый. Чатыр әйләнәсендәге карт карагайлар аяк өсте генә калгыйлар. Күк йөзе күренми, карагай чуклары
II
Күзләремне ачсам— чатыр эче яп-якты. Бәй, йоклап калганмын нч Таннан торып, урманда яна көннең тууын карармын дигән идем бит. Теге сихерле моң белән саташып бик озак йоклый алмый яттым шул. Тукта, чынлап та ишеттемме, әллә хыялымда гына тудырдыммы мин аны?
бер-берсенә тыгызланып аны каплыйлар. Ләкин кайдандыр күгелжем нур түгелә. Урман серле бер төс ала. Ә мои? Моң кинәт юк булды Әллә ииде куркыттым ул илаһи тавышны, әллә инде чынында тәмле бер г«ш кенә булды микән, югыйсә?..
— Җитәр. расписаниең кайда сон синең, ял итүче кеше?’ —дип үз-
үземне шелтәләп урыннан тордым. Юкса, мин бит монда килгәнче үк, тәмлекне сәгатьләргә бүлеп ял итүнең гыйльми расписаниесен төзегәв кеше. Ә менә чынбарлыкта, беренче көнне үк беренче пункт .мәтәлде, йокы чүлмәге! Инде, ичмасам, икенче пунктны үтәргә кирәк. Сөлгене җилкәгә салдым. Су коенырга! м
Сукмак елан кебек боргаланып карагайлар арасыннан бара да түбәнгә төшә. Мин менә шул сукмактан беренче тапкыр су коенырга барам. Нинди тәмле хуш ис! Сулыйм, сулап туя алмыйм, йотлыгын эчәм, ширбәт эчәм мин. Бөтен тән рәхәтләнеп китә, егәр өстәлә.
— һай, һай, ай!..
Тавыш дулкынланып, урман эчен калтыратып еракка китте дә, тауларга сугылып-яңгырап кире кайтты:
— һай-ай...
Кешеләр инде урман аралап бер берсен чакыралар. Ә мин...
Сукмак боргаланды-боргаланды да баскычланып яткан гранит ташлар өстенә килеп чыкты. Гаҗәп, күлгә төшәргә җайлы булсын өчен, берәү түшәп чыккан диярсең... Ике яктан баскычка ияреп карагайлар бара. Алар гранит өстенә басып үскәннәр, читкә атларга — гранит ташларны ташлап китәргә кыймыйлар, кызганалар кебек. Бу ни бу, шүрәле кебек ялгыз, берәүгә дә кушылмыйча, урманда адашып йөри, ди торгансыздыр, сизәм. Алай булгач, пәрдәне ачыйк. Дөресен әйткәндә, монда әллә ни сер дә юк.
Мин коенырга төшеп бара торган күлнең аргы башында, моннан жиде-сигез километр чамасында. Имәнтау авылы тора. Күлнең бу ягындагы безнең чатыр торган тау Казантау дип атала, чөнки аның нәкъ түбәсендә таштан уелган казан бар, ди. (Югыйсә, үземнең әле ул казанны күргәнем юк. Ничек тә күрәсе иде.) Бу тау үзе берсенең җилкәсенә берсе басып күтәрелгән таш кыялардан тора. Ул калын карагай урманы белән капланган. Бу урман Имәнтау авылының нәкъ уртасыннан башлана да. күлне урап килеп, Казантау аша Арыкбалык күленә таба сузыла. Бу тау турында тирә-як авылларда кызыклы гына легендалар да сөйлиләр.
...Моннан бик күп еллар элек, бу тау башындагы казанда туп-тулы, мөлдерәмә су торган, ди. Шул суда алтын балык йөзеп йөргән. Ә бу су үзе шифалы су булган. Нинди генә авыру белән авырмасын кеше, бу казандагы суны эчсә, шунда ук сихәт таба, авыруыннан арына икән. Шуның өчен бу тауга бөтен Сары-арка җиреннән кешеләр килгән. Алар тауга күтәрелеп, таш казандагы шифалы суны эчкәннәр һәм сихәт тапканнар. Казантауның даны бөтен казакъ иленә таралган. Барлык авырулар шушы сихәт казанына ашыкканнар. Кешеләр күпме генә эчсәләр дә, үзләре белән алсалар да, казандагы шифалы су кимемәгән, һаман тулып мөлдерәп торган. Ниһаять, көннәрнең берендә, монда комсыз бер кеше килеп чыгып, таш казан эчендәге алтын балыкны урларга ниятли һәм казан эченә җәтмә төшерә. Менә шунда казан ярыла да шифалы су да. алтын балык та юк була...
Бәй, легенда белән мавыгып төп сүздән тайпылганмын ич. Нигә мин монда япа-ялгыз каңгырам? Шуны әйтәм дигән идем бит. Имәнтау авылында туып үскән Гыйззәт исемле дустым бар минем. Ул сонгы елларда Алма Атада эшли, әмма һәр җәйне ял итәргә Имәнтауга кайта. Гомумән, Имәнтауга җәй көнне ял итәргә килүчеләр күп була, Күкчәтау өлкәсеннән генә түгел, Омскидан, Томскидан, тагын әлла кайлардан киләләр дә Казантау итәгенә, күлгә якынрак җиргә чатыр коралар. Күлдә — балык. Урманда — җиләк-жимеш. Җәйләүдә — кымыз. Авылда — ит-май. Су. Кояш. Урман. Шифалы саф һава. Мон нан артык тагын ни кирәк ял итүчегә. Менә минем дус та, хатыны бе лән Алма-Атадаи килеп, Казантау битенә чатыр корган булган. Бе{
атнз үтми — артларыннан телеграмм aS «Улыгыз авырын, Кзрәк кайтыгыз» Менә шуна күрә алар кичә, бик ашыгыч рәвештә, Алма-Атага очтылар. Ә мин фәкыйрегез, алар үтенече буенча, чатыр саклыйм була инде. Менә шуның өчен дә мин ялгыз.
Күлгә житәр алдыннан, яр кырыенда дөя кебек ике үркәчле зур таш тора. Менә шул дөя-таштан сукмак икегә аерыла. Берсе —түбән. ♦ күлгә төшә, икенчесе яр кырыйлап уңга, ял итүчеләрнең чатырлары г торган якка китә. Менә хәзер, юлымны кисеп, әнә шул чатырлар ягына u бер кыз үтте. Уйланып килеп абайламыйча калганмын. Аяк тавышына ■! башымны күтәргәндә, ул инде дөя-таштан борылып бара иде. Нигәдер бу кыз миндә кызыксыну уятты. Үзем дә сизмичә, кызу атлап дөя-таш « чатына килеп туктадым. Әнә ул ашыгып, йөгереп атлый, әйтерсең лә болан. Чыннан да, бу кыз буе-сыны белән яшь боланны хәтерләтә. Буйга үзе озын түгел, уртача гына. Чандыр. Аяк балтырлары чарланган □ орчык кебек. Нәфис, вак сөякле. Әллә кайдан сизелеп тора: спорт бе- х лән шөгыльләнеп, артык авырлыгын ташлаган кыз. Ул җиңел-жиңел < атлап миннән ераклаша бара. Ә мин һаман аннан күземне ала алмыйм. < Дөресен әйткәндә, мине хәзер бу кызның чын гимнасткаларга хас нә- ° фяс гәүдәсе түгел, өстендәге киеме гаҗәпләндерә иде. Аның башында я ковбойларныкы сыман киң читле камыш эшләпә. Алсу тасма очлары - җилфердәп, ялкынланып бара. Өстендәге жиңсез ак ефәк накидка йө- < гергәндә җилкән кебек кабарып күтәрелә. Урман эчендә, ял иткәндә °- нигә инде мондый онытылып беткән накидка? Теге «иоЛ көнне яна итеп f әйтәләр Мәрьямнәрдә» дигән жыр сыман, иске моданы яңартудыр инде бу. Эх, кызлар, кызлар!..
Мин сокланып, гаҗәпләнеп торганда, теге накидкалы болан карагайлар арасына китеп тә югалды. Кая ашыга? Баягынак кемдер бөтен урманны яңгыратып аваз салган иде бит, мөгаен, шушы кызны чакырган булгандыр.
Мин күлгә бара торган сукмак белән ярдан ц'бэн төшеп киттем.
Ill
Чумып, йөзеп арыгач, чалкзн ятып, аякларны сузып җибәреп, кулларны бар колачка җәеп су өстендә тирбәлүгә пи җитә! Бөтен тән. бөтен әгъзалар ял итә. Жылымса йомшак су тирбәтеп иркәли. Күзләрне йомып юри йокымсыраган буласың. Иртәнге кояш нурлары синең битеннән сыйпый, үбә. Нинди рәхәт!
Шулай су өстендә ятып бераз ял иткәч, тагын йөзеп киттем — утрауга таба. Әнә алда — гранит ярлар. Алар өстендә, канатларын җәйгән бөркет кебек, кин ботаклы, кара-кучкыл карагайлар басып тора. Үзләре якын гына кебек — йөзеп кара! Анда хәтле кимендә өч километр бардыр. Мактанып әйтүем түгел: үзем болай оста гына низам. Әмма утрауга кадәр — булмый. Куркам. Суда аз гына туңа башладыммы, хәзер аякларны көзән җыера. Менә хәзер дә чирканып киткәндәй булдым. Житәр. Ярга таба борылырга кирәк!
Йөзеп килгән кызулык белән күл кырыенда! ы сандык таш өстенә ш\ыә чыктым I’аш кайнар мич есте сыман 1
рәхәтләнеп яттым. Жил юк. Тын. Күл өсте көзге кебек ялтырап күзне чагылдыра. Борылып, кояшка аркан яттым. Ilimiii гаҗәп i тамаша күл Төбе. Мамык булып кабарган ак болытлар. Алар өстенә йөз түбән ят- кан Казантау, карагай урманы, таш кыялар Ничек сон инде .im.ii су Төбенә төшеп китмиләр икән? Гажәп! Казантау, карт карагайлар, биек таш кыялар кинәт калтыранып чайкалдылар. Гетрәнеп киттем Кар). з>р бер чуртан күлдән сикереп чыгып, ярым ай булып ялтырады да киредән суга 1өште. Көзге челпәрәмә килеп ватылды.
Алдымда И.мәнтау күле жәйрәп ята, диңгез диярсең. Мин яткан гранит ярдан каршыдагы, авыл кырындагы сөзәк комлы ярга хәтле сигез километр булыр. Бу инде — күлнең кинлеге. Ә озынлыгы? Аңа инде күз күреме генә житми. Ул тау итәге буйлап китә-китә дә офыкка күмелә. (5ллә егерме километрга, әллә инде аннан да артыкка сузыла. Баягынак коенганда искә алдым бит: бу күлнең уртасында әле зур гына утрау да бар, озынлыгы өч, киңлеге ярты километр чамасында, диләр анда булган кешеләр. Бик мактыйлар үзен, жиләк-жимешкә, шифалы үләннәргә бик бай, диләр. Бу якта һич күренмәгән артыш агачы да үсә икән анда.
Коенып чыккач, жылы таш өстендә яту жан рәхәте бит. Бөтенләй эреп киттем. Керфекләр үзләреннән үзләре йомылдылар. Дөнья алсу нурга чумды. Әйдә, кыздыр, кыздыр мине, иртәнге кояш!
' Күзләрем эленеп бара икән, мотор тавышына чәчрәп торып утырдым. Теге дачниклар тора торган яктан моторлы көймә чыккан — туп-туры утрауга ярып бара. Көймә тулы халык. Шау-шу киләләр, кычкыралар, кемгәдер кул болгыйлар. Әнә, иң алда, көймәнең борынында, зур камыш эшләпәле берәү утыра.^ Мөгаен, теге дөя-таш чатында юлымны кисеп үткән кыздыр. Әйе, әйе, шул ич. Әнә, эшләпәсендәге кызыл тасмасы ничек ялкынлана. Менә бит ул алтын яшьлек! Син нинди гүзәл, гамьсез һәм шук. Мин сокланам сиңа, яшьлек. Сагынам...
— Яшьлек, күксел таулар тә;ле
Киткән саен матур, ягымлы.
Томаннарда калган яшьлегемне, Мин сагынам кайнар чагымны...
IV
һай. мондый да тәмле чәй булыр икән. Эчәм. эчәм, һич тә сусыным басылмый. Менә инде бакыр чәйнек бөкрәя дә башлады. Ә мин тагын ясыйм. Ак таш чәйнекне сөлге астыннан чыгарам да (урап тотсаң, үз буы белән буланып, хуш ис аңкытып пешә бит ул чәй дигәнең) касә төбенә һинд чәен тамызам, бик кара итеп түгел, чамалап кына. Аннан бал кашыгы белән генә каймак төшерәм. Менә шуннан соң гына бакыр чәйнек ходка китә. Сез, бәлкем, каймакка мансаң чабата да үтә, дип мыек астыртын гына елмаерга да жыена торгансыздыр. Башымны ^исәргә бирәм: хикмәт һинд чәе белән каймакта гына түгел. Түгел! Нәрсәдә дисезме? Суда, әйе, чәйне кайнаткан суда. Ә менә ул тәмле суны кайдан алганны беләсезме? Мөгаен, белмисездер. Мин үземдә башта күл суын эчәләрдер дип уйлый идем. Аның суы да йомшак, әйбәт — әмма чәйгә монда башка, махсус су бар икән.
Безнең чатыр артыннан гына тау өстенә таба сукмак үтә. Менә шуның белән барасың да стена булып капма-каршы торган ике таш кыя арасына керәсең. Шул таш коридорның иң түрендә — таш сандык. Шул сандык эчендә терекөмеш кебек яктырып, нурланып торган су. Үзе салкын, үзе тәмле, лимонадларың бер якта торсын. Күпме генә алсаң да, сандыктагы су кимеми, һаман мөлдерәп тулып тора. Минем бакыр чәйнектә нәкъ менә шушы сандык чишмәдән алынган су инде. Булмаса, тагын бер касә ясыйм әле, нәфес — шайтан, һаман туймый.
— Әссәлә.мөгаләйкүм! — Сискәнүдән кулымдагы касәм төшеп китә язган иде, кемдер тотып калды.— Гафу итәсез, ага.
Гажәпләнеп башымны күтәрдем. Каршымда яшь бер егет басып тора. Ак чалбар, ак майкадан. Уртача буй, чандыр гәүдә, түгәрәк йөз. Чәчләре кап-кара, кабарып тора. Кысык, соргылт күзләр.—Гафу,— диде егет, кабатлап, уңайсызланып,—дәмегездән 1 бүлдем, гой.
• Д ә м — аш. Казакъ горефе буенча нртәвге дәмгә утырмау, тәм татымау зур гаеп.
— Уйбай, бу ни дигәнегез, егетем? Иртәнге аш. тәм татыгыз.
— Рәхмәт,— дип, егет минем янга, киезгә аякларын йөкләп утырды да дәстарханда яткан бавырсактан берсен алып капты. Мин коеп куйган касәдәге чәйне бер йотып куйды.
— Минем атым—Өметҗан. Безнең чатыр монда якында гына.
— Алайса күрше булабыз. Бик әйбәт. Балыннан авыз итегез. Күч *
тэнәч, Уфадан. г
— Хөрмәтегезгә рәхмәт, ага. Ашыгыч бер йомыш белән килгән = идем. Юлдашым каекта көтеп тора.
— йомышыгыз ни, әйтегез. Тыңлыйм, юлдаш Өметжан.
— Без, монда ял итүче берничә егет, сирнәгә баш кушкан идек. * Юлдашларым сезне шул сирнәгә чакыруны мина тапшырган иде. ♦
Мин аптырап калдым. Сирнә — үззра акча кушып, куй алып сую. а Шуны ашап, уйнап-көлеп утыру. Мин икеләнә калдым.
— Гафу итегез, энем, ничек инде, мин бит сирнәгә акча кушмадым. *
— Уйбай, ага. ни диюеңез? Сирнә—яшьләрнеке. Сез — кунак.— ң
Өметжан аягүрә басты.— Рәхим итәсез, ага. Мин — илче. <
Нишләмәк кирәк.
— Рәхмәт,—дидем. Җыена башладым. Чакырганда бармасаң, * чакырылуга зар булырсың, диләр бит.
Дәстарханны җыйдык. Учактагы утны сүндердек.
' ' с.
ш
V =
Балтабек, озын буйлы, казакъта бик сирәк очрый торган янып торган кызыл чәчле, ябык, ак йөзле егет, безнең өстәлгә зур табак белән туралмаган, ләкин буынлап бүленгән, әле генә сирнәгә суелган куйның итен китереп куйды. Итнең кисәр кара калҗасы күренми — апак ман. (Ничек ашарбыз?!) Шул майлы ит өемендә сап-сары итеп өтелгән куй башы.
Безнең өстәлдә алты кеше: дүрт студент, Өметҗан һәм мин. Өметҗан үзе Күкчәтау педагогия институтында физика фәненнән укыта икән. Ә бу егетләр — аның шәкертләре. Алар безне утрау ярында ук көтеп торалар иде — хөрмәтләп, сәлам биреп каршы алдылар Һәм хәзерләп куелган өстәлгә чакырдылар.
Өстәл дип, монда, күл буенда, нинди өстәл булсын. Калын карагай төбенә күләгәгә клеенка — достархан җәелгән. Без аның тирәсендә аякларны бөкләп утырабыз. Бу — беренче өлкән өстәл.
Икенче, кече өстәл — чия куаклыгы артында. Анда хатын-кызлар гына күренә. Ул өстәлгә дә Балтабек бер табак ит алып барып кунды. Болай ике табынга бүленеп утыру мина һич тә ошамады. Нигә ннд - бер өстәлгә җыелып, уйнап-көлеп утырмаска? Нибары ун кеше. Үзләре бергәләп ял итәргә, күңел ачарга килгәннәр бит. җитмәсә. Ачуым килде, бигрәк тә Өметҗанга. Үзе яшь, үзе укымышлы. Ә үзе һаман борынгы гореф-гадәтне куалый. Мондый бүленеп угыруга риза булмавымны белдерим дип тел тибрәтсәм дә, батырып әйтергә җөрьәт итмәдем. Мин — кунак, хуҗаның ишәге. Алар — хуҗа. Өстәл-сый — аларныкы. Гореф — аларныкы.
— Ага, сез безнең өлкән кунак. Бу башны,—Өметҗан табактагы куй башын алып минем алдыма куйды,— егетләр сыйлап сезгә осына. Менә пәкегез.
— Рәхмәт,—днп баш идем.
Монда инде карышу ярамый. Баш —иң кадерле сый Башны кулга алдым да колагыннан, ирененнән калҗалар кисеп әүвәл Өметҗанга, аннан егетләргә осындым:—Дом татыгыз.—Үзем уң колагын кисеп авызыма салдым да башны Өметҗанга суздым
— Кече өстәлгә өлкән дәстарханның сые...
Тагын Балтабек, егетләрнең иң кечесе, сикереп ’Торып, башны хөрмәт белән Өметжан кулыннан алып хатын-кызлар өстәленә илтеп килде. Ул яктан «рәхмәт, рәхмәт» дигән тавышлар ишетелде.
Өметжан белән Балтабек кесәләреннән пәкеләрен чыгарып, ачып, һәрберсе табактай берәр кисәк ит алып турарга керештеләр.
Гаҗәп тәмле, хуш исле булып пешкән. Бу хәтле симез итне ничек ашармын дигән идем — бара икән. Бер калҗа артыннан икенче калҗа, бер кабырга артыннан икенче кабырга китеп кенә тора. Сизми дә калдым—бер табак ит юк булды. Ит артыннан касәләр белән кужә- шурпа китерделәр. Тәмләп кенә карыйм дип авызыма алган идем.эчеп бетергәнемне тоймый да калдым — корт изгән ачы куҗә икән. Симез иттән соң күңелне ача бит ул.
Шурпадан соң — кымыз. Май кымызы. Иң татлы, ин шифалы кымыз. Егетләр икешәр касә эчтеләр. Миннән алай ук булмый. Шулай да тагын берәр касә эчәргә ният юк түгел. Өметжан думбыра алып килгән икән, аны кулына алып чирткәли башлады. Дыңгыр-дыңгыр. Тавышы да чыкмый. Әллә инде уйный да белми. Шулай да думбыра тавышы чыга башлагач, кече өстәлдәгеләр безнең янга килделәр. Әүвәле бербер артлы дүрт кыз — Күкчәтау педагогия институты студенткалары килде. Тулы гәүдәле, түгәрәк битле, мөлаем гына кызлар. Алар мина карап «сәламәтсезме» дип баш иеп, яр читенэрәк — таш өстен ә уты-рыштылар. Егетләр шунда ук җанланып алар ягынарак авышты, сүз ыргытышып үзара көлке чыгардылар. Өметжан һаман думбырасы белән маташа — колакларын бора, эчәк кылларны тартып дыңгыр-дыңгыр китерә. Эчем поша башлады — уйный белмәгәч, нигә инде азапларга...
Безнең түгәрәккә иң соңгы кеше булып теге, мин урман эчендә күреп калган эшләпәле кыз килде. Аның иңендә һаман әле шул ук ефәк накидка. Җитмәсә әле, кулларында перчаткалар. Исем китте, шундый җәйге челләдә... Әнә. юка накидка аша күренеп тора — терсәккә хәтле кара-челтәрләнеп торган куллар. Кайдан килгән тутый кош сон бу? Бигрәк тә кыланчык икән. Түгәрәккә житәр-житмәс ул, тукталып калып, сүзсез генә миңа баш иде Нинди зур, мәлдер кара күзләр. Юк, аларда һавалылык, масаю күренми, моң, тирән яшеренгән бер сагыш I сизелә. Тукта, кем соң ул үзе? Чегән кызы түгелме? Матур гына туры I борын, юка иреннәр, аз гына алга бәреп торган түгәрәк ияк. Карлыгач канаты кебек кыйгачланып күтәрелгән кашлар бөтен йөзгә җитдилек, I салмак характерлы булу шәүләсен ташлыйлар.
Мин баягынак ялгышканмын икән, бу яшүсмер кыз түгел, ана, мөгаен, егерме биш яшь, бәлкем аз гына артык тадыр.
— Карлыгач, Карлыгач! — Кызлар берьюлы урыннарыннан кузгалып, бу эшләпәле, сәер киемле кызны үзләре янына чакырдылар-— Кил. үзебезнең янга утырып, думбырага кушылчы, Карлыгачжан.
Карлыгач, ашыкмый, гәүдәсен бик туры тотып, акрын гына атлап барып кызлары янына утырды, Өметҗанга күз ташлады:
— Гаеп булмасмы?
Бу инде миннән — олы кешедән тартыну һәм рөхсәт сорау иде. Шуның өчен җавапны үзем бирергә ашыктым:
— Ул ни дигәнегез, кызым? Сирнәнең кызыгы уен-көлке, үлән.гой. Әйтеңез. Рөхсәт.
Думбыра кылларына җан кергәндәй булды — дерелдәделәр, нечкә һәм калын тавышлар чыгардылар, тынып ’ калдылар, аннан соң мина таныш булмаган озын бер көй яңгырады. Өметҗанның бармаклары бер өскә, бер аска күчеп эчәк кылларны тибрәтәләр һәм... искиткеч моңлы көй тудыралар. Исем китте. Кара, ничек уйный! Мин юкка аның гөнаһысына кергәнмен икән. Чү! Каяндыр ерактан моң килде, үсте, җыр башланды:
— Нигә һаман чырылдап карлыгасын?
Тимим ич мин синең балачыкларына.
Нигә миннән ярдәм сорап ялынасын...
Күл өсте яңгырап, яктырып китте. Ж,ыр үсте, күтәрелде, карлыгач уулып очынып, бер иксез-чиксез күккә атылды, бер түбәнгә дулкыннар ф сстенә ташланды.
„Чит жирләрне син очып араладык. !=
Балан ечен күпме тапкыр яраландын.
Инде бераз тынычланчы, карлыгачым. £
Инга һаман чырылдап карлыгасын' 2
Күл өстендәге тынгысыз-елак акчарлаклар зарлы кычкыруларын * виыттылар. Бөтен утрау, тып-тын калып, искиткеч якты, гүзәл жырны « ыынлады. Менә кайда икән ул үткән төнне мине йокыдан уяткан, ° аатырдан алып чыккан һәм кинәт юк булган тылсымлы моң. <
ч ...Мин дә беләм аналарның йөрәк серен, <
Бала өчен янып-көеп йерәксүен. °
Нигә һаман чырылдап карлыгасын. 2
Мии дә бит бала берәүгә, карлыгачым— =
Карлыгачтан соң башка кызлар, егетләр үләң әйттеләр, думбыра * «ирттеләр. Тагын кымыз килде. Тагын уен-көлке, үзара (егетләр белән а ошар арасында) жыр белән, думбыра әйтеш — бәйге бәйләнеп китте. = Мнн бик күп яңа көйләр, жырлар ишеттем.
Кояш Казантау артына төште. Без коенып, хәл жыеп. чәй эчеп бераз ял иткәч, ике көймәгә утырып үзебезнең чатырлар торган ярга таба кузгалдык. Карлыгач башка жырламады. Менә хәзер кайтып барганда, ул көймәнең борынына утырып, баеп барган кояшка карап уйга калды. Ләкин аның тавышы, моны һаман минем колакта яңгырап, күңелемдә нур булып яктырып, балкып торды...
VI
Мин әле йоклап ята идем. Өметжан килеп уятты:
— Ага. тормыйсызмы, кичәге вәгъдә кайда?
— Уйбай!—дип сикереп тордым.— Онытып та жибәргәнмен ич.
Мин: <Чәй кайнатып, чәй эчеп китик»,— дигән идем. Өметжан: «Хәзер әле ашыйсы килми, ярты юлда тукталып йөрәк ялгарбыз, мин аны-моны алдым»,— диде. Чыннан да. анын жилкәсендә — туристлар сумкасы. Күрәсең, буш түгел.
Киттек. Кичә утрауда йөргәндә. Казантау түбәсенә күтәрелсәк әйбәт булыр иде. дип сөйләнгән идем. Уен-көлкегә алданып Өметжан- ның тәкъдименә колак салмаганмын, ахрысы. Юкса, йоклап ятар идемме соң. Ярый әле. Өмегжач онытмаган, сүзендә торып килгән
Имәнтау урманы артыннан кояш күтәрелә. Кошлар сайрый. Хуш нс. Рәхәт. Нинди рәхәт! Бер кайгы, бер хәсрәт юк — бары тик сөенеч кенә. Якты, канатлы сөенеч... Яфраклар өстендә терекөмеш булып чык тәгәри — таң шәрабы, бөгел дә эч. Менә шушыдыр инде ул кешеләр гасырлар буенча эзләгән су, мәңгелек суы...
Сукмак һаман югары күтәрелә. Өметжан алдан бара, мин арттан. Канда карагайга ябышып күтәреләм, канда Өметжан кулын суза. Шулай бара торгач, бер вак куаклыкка килеп чыктык. Унда —берсе Жнлкәсенә берсе баскан кыялар, баганалар һәм таш хәрабәләр. Сул- Ди — яр, җәһәннәм чокыры, төбе күренми. Менә шушы тыкрыкта — мрлыганлык.
т. <к у.» м 8.
97
жәп. Бер куакта — янып торган кызыл карлыган, и шуның янында jt икенче куаклыкта — күз кебек мөлдерәп торган кара карлыган. Ңф эреләрен генә чүпләп авызга салабыз. Ә менә өзелми калганнары Сирәк тә эре, пешкән — авызга үзе тамам дип тора. Бара торгач, бер таш арасында янып торган кура җиләгенә килеп чыктык.
— Ага! — ди Өметжан, сөенеченнән нишләргә белмичә.— Каракыз- чы, малинаның оясы, гой. Инде авыз ачарга була, сусын каныр. Утырыгыз.
Ул үзе бер куак астына чүгәләп утырды да кып-кызыл кура җиләкләрен авызына сыдырып кына төшерә. Мин дә икенче баштан утырдын. Сусаган идем... Кура жиләгеннән дә татлы жиләк бар микән дөньяда! Авызга төшүгә эреп китә.
Кояш кыздыра башлады. Тирләдем. Күләгәгә ятасы килә —арылган. Көч-хәл белән нәфесне тыеп, яр кырыендагы бер таш күләгәсен» килеп утырдым. Ботинкаларны, оекларны салып кояшка ташладым. Кипсеннәр. Кара, тубыктагы тамырлар ничек кабарган.
— Ага, су эчеп корсак тулмас, ия? — дип, Өметжан минем янга килеп утырды — Инде бер аукатланып алыек.
— Мин каршы түгел.
— Алайса, аллага тапшырдык...— дип елмаеп, Өметжан сумкасын актара башлады.
Иң элек термос чыгып утырды. Мөгаен — чәй. Аннан — ике төргәк. Болары ни? Мин күрәзәчелек иткәнче, Өметжан төргәкләрне ачып җибәрде. Берсендә — өрек шикелле вак, сап-сары итеп майда кыздырылган бавырсак, икенчесендә — бер божра колбаса. Өметжан алдына газета җәйде дә теге колбасаны турый башлады — тәгәрмәчләр тәгәри. Кара-кучкыл каклаган ит һәм гәрәбә кебек сары май. Хуш ис аңкый, төтен катыш, ниндидер аппетит кузгата торган тәмле ис.
— Алыгыз, ага, үзебез симертеп суйган җылкының чожыгы.
Нәфесне тыя алмадым — бер тәгәрмәчне авызга салдым. Май эреде дә китте. Ә ите, чак кына төтен исе сеңгән, каклаган симез ит чәйнәгән саен татлылана. Телеңне йотарсың.
— Инде кымыз эчеңез, чожык белән кымыз иң әгълә авкат, гой, ул, ага.
Өметҗан термосны ачып ике кечкенә касәгә кымыз коя башлады. Минем чәй дигәнем кымыз булып чыкты. Бигрәк тә яхшы. Үзе салкын, үзе әчкелтем — борынны ярып керә. Юкка гына казакълар аны русларга шампан дип тәкъдим итмиләр. Каклаган симез чожык ашыйбыз да кымыз эчәбез. Менә кайда икән ул тәгамнең асылы.
Ашап-эчеп туеп, сузылып ятып бераз хәл дә җыеп алгач, тагын тауга күтәрелә башладык. Өметҗан җиңел бәдәнле, ташка ябыша да мәче кебек үрмәләп менеп тә китә. Мин алай җитез үрмәли алмыйм шул. Я киртләч почмак эзләргә, я Өметҗанның кулын көтәргә туры килә. Бер текә, биек кыяга менәбез дә, инде җиттек дисәк, алдыбызда тагын да текәрәк, биегрәк кыя тора. Тагын үрмәләргә тотынабыз. Иллә кыен да, куркыныч та икән бу кыяларга-тауларга күтәрелүе. Ләкин чигенү юк. Читен булган саен дәрт көчәя, азарт туа. Яңа сиздем тауга күтәрелүнең тәмен. Менә ни өчен альпинистлар үлем куркынычы астында тауга үреләләр икән. Азарт, азарт!
Казантауның урта биленә килеп җиттек дигәндә, каяндыр ерактан тонык кына бер гөрелдәү ишетелде. Мөгаен, геологлар берәр шурф шартлата торганнардыр дип игътибар итмичә, киез өй кебек түгәрәк бер ташның түбәсенә үрмәли башладык. Гөрелдәү якынаеп кабатланды, бу юлы көчлерәк һәм озаграк булды. Аннан кинәт Казантау бөтен кыялары, урманнары белән бергә чайкалып китте дә, ниндидер башка тауларга сугылды һәм бөтен дөньяны дер селкетеп шартлады. Яңгырау
Уелмиоез. УЛ арада яңгыр ява оашлады. «Киез өиэнёң астында, чыннан 13, зур куыш бар икән, шунда яшерендек.
Тярә-як томаланып, караңгыланып китте. Яңгыр көчәйде, чиләкләп <ойган кебек туктаусыз түгә башлады.
— Карлыгач Имәнтауга киткән иде, бу яңгырны юлда очратмаса ♦ трый инде,— диде Өметжан пошынып, куышка кереп утыргач. г
— Кайчан китте соң ул? *
— Иртән минем белән бергә торды. Мин сезгә, ә ул — авылга.
— Куркыныч юк, әллә кайчан барып җиткәндер, бигрәк тә Карлы- <
гач. Ул очып кына йөри, бигрәк жиңел гәүдәле бит ул. -
— Анысы алай да...— диде күршем. Әллә минем сүзне дөресләде, ф адлә инде үзенекен... Аннары ул кесәсеннән папирос чыгарып кабыз- а ды. Тәмәке тартуын беренче күрәм. Сорау бирмичә булдыра алмадым э
— Өметжан, сез тартасызмыни? *
— Эч пошканда... «-Ул папиросны берничә суырды да уйга калды. <
Кичә студентлардан ишеткән идем, Карлыгач Өметжаннын тормыш °
иптәше икән. Шулай булгач, аның борчылуы бик табигый Җитмәсә. s янгыр буранлап-буранлап ява. Куыш алдындагы агачлар да күренми а башлады. <
— Борчылмагыз, Карлыгач яңгырга гына жеби торган кыз түгел £ ул.—Сүзне тагын ялгап жибәрер өчен бер папирос та сорап алып = кабыздым. Мондый вакытта парлап тартсаң ничектер күңеллерәк була бит ул.—Карлыгач мина бик ошады, сылу кыз, тавышы нинди матур! Бик моңлы жырлый икән... Сорыйм микән, сорамыйм микән? — дип аз гына тынып, икеләнеп тордым. Ярар, ятып калганчы атып кал.—Өметжан, гафу итегез, бер соравым бар иде. гаеп булмас микән?
— Бу ни дигәнегез, ага? Сорагыз. Сорауда гаеп юк.
— Бу инде кешенең шәхси үзенчәлеге. Карлыгач миңа бик ошый. Ләкин... ләкин мода белән артык мавыга, ахрысы...
— Нигә алай уйлыйсыз, ага?
— Ничек инде... Менә, әйтик, урманда, табигать кочагында накид- кадан. перчаткалардан йөрү.
Өметжан сискәнеп, калтыранып киткәндәй булды. Әллә инде шулай тоелды гынамы? Башын түбән иде. Сүнгән папиросын кабызып берничә тапкыр озак-озак итеп суырды.
— Ага,—диде Өметжан. мина һич тә таныш булмаган калтыраулы тавыш белән.— Карлыгачның алай киенүе мода имәс, киресенчә, өлкән трагедия...
VII
— ...Карлыгач белән танышуым үзе кызык кына булды. Ул елны мин әле Алма-Ата пединститутының беренче курсында гына укый идем. Кышкы каникулда аталарыма — Кушкарбанга кайттым. Сез. ага, безнең авылны беләсез, гой. Ул моннан ерак ту гел, Зирәнде районында. Гажәп гүзәл жир. Тау. Урман. Агып яткан болак. Врачлар үзләре миңа шундый жирдә ял итәргә кушканнар иде. Сәбәбе — неврастения белән авыруым. Мөгаен, бик арыганмын Әүвәле конкурслы экзамен. Аннан, укый башлагач, башкалардан калышмыйм дип баш күтәрми уку. Арыйм Күзләрем йомыла Покы баса. Ятам, ләкин йоклый алмыйча төн буена аунап чыгам Иртә белән, йокламаганга, бәш чатный. Чынлап авыру басты. Менә шунын өчен авылга кайту белән чаңгылар сатып алдым да. таудан тауга йөреп, чаңгы шуа торган булдым. Ялгыз гына. Ул гиздә казакъ егетләре чаңгыга якын да килмиләр иде. Аларга — аг, бәйге, кыз куу булсын.
текә. Көчкә-көчкә менәм. Ә аннан төшкәндә... чаңгылар бер якка, үзем икенче якка... һич туры гына торып шуып төшә алмыйм бит — тәгәрим. Ачуым килеп бетте. Ж,ан тиргә төштем. Ә күңел — батыр, инде менсән обязательно шуып төшәсең, егылмыйсың, ди. Котырта. Тагын тауга күтәрелдем. Шуып киттем. Очам. Очам! Инде юлга чыгам дип куанганда гына кадалып барыл төштем — көрткә кереп киттем. Берничә минут тын ала алмыйча хәлсезләнеп яттым. Бераздан кузгалдым. Торырга телим, булмый. Шулай азапланып ятканда, арттан берәү килеп күтәреп торгызды.
— Бер җирегез авыртмадымы, егет?
Күтәрелеп карауга, оятымнан җиргә иңеп китәрдәй булдым. Тәнем ■бер туңып, бер кызып китте. Каушамаслык та түгел бит. Нинди оят! Алдымда яшь кенә бер кыз басып тора. Үзе миңа карап аз гына көлемсери. Чаңгыда йөри торган костюмнан. Якында гына чаңгылары ята.
— Бер җирегез сынып калмадымы, батырым? — дип пырхылдап көлеп җибәрде теге кыз. Камчы белән суккандай булды. Бу усал кызга сугып җибәрәсем килсә дә, тыелып калдым. Бер сүз дә әйтмәдем, чаңгыларга бастым да бар көчемә шуып авылга таба киттем.
Икенче көнне мин ул кызны тагын шул тау битендә очраттым. Ачу бераз кайткан иде, исәнләштем. Сораштым. Аты — Карлыгач. Атасы — Ватан сугышында вафат. Анасы белән генә тора икән, Күкчәтауда. Безнең авылга бер туганына кунакка дип килгән. Карлыгач хәзер Күк- чәтау медучилишесының сонгы курсында укый икән. Спорт ярата, бигрәк тә йөзүне, йөгерүне. Кышын сөйгәне — чаңгы.
Ул көнне без кичкә кадәр бергәләп чаңгы шудык. Икенче көнне тагын. Шулай мин киткәнче. Дөресен әйткәндә, бергә йөрсәк тә. миндә ана карата ниндидер бер көнләшү туды. Мин аны күралмый башладым. Ни өчен диярсез. Әйтергә уңайсыз. Ихлас күңелдән йөрәгемне ачканга гафу итәсез, ага. (Мин. әңгәмәне бүлдермәс өчен, сүзсез гена баш иеп: «Рәхмәт, дәвам итегез» дим ымладым.) Карлыгач мине, егет кешене, егылып яткан җирдән күтәрде. Карлыгач чаңгыда миннән яхшырак шуа. (Таудан ук кебек атылып төшә — егылмый.) Карлыгач— сылу. Менә нәрсә өчен мин аны күралмадым. Бу — эгоизм. Ләкин нишләтим. Ул вакытта шулай булды, яшерә алмыйм. Күрәсең, егет намусы кызлар алдында аунап ятуны күтәрә алмады.
Каникул срогы бетеп, инде иртәгә Алма-Атага китәм дигән көнне без бик озак шудык. Ай күтәрелде. Таулар, урманнар күгелҗем нурга күмелеп серле бер тынлыкка баттылар. Мин гарьләнүдән кара тиргә батып тырыштым — Карлыгачтан калышмый башладым. Ә менә таудан... һаман барып чыкмый. Инде хәтәрне үттем дигәндә генә... чәнчелеп барып төшәм бит.
Менә бер тапкыр Карлыгач тау итәгендә калды, ә мин югары күтәрелдем. Туктап хәл җыйдым. Чаңгыларга бастым, «я алла!» дип киттем. Очам! Очам! Урманны узып киттем. Юлга барып чыктым. Егылмадым бит. Авыз колакка җитте. Ашыгып, сөенеп, Карлыгач басып калган җиргә килдем. Юк, тирә-якка карыйм — күренми. Кычкырам — җавап юк. Курыктым — әллә инде бүре алып киттеме? — дим. Ашыгып, чаңгыларны урман эченә таба бордым.
Урман кырыенда — ялгыз карагай. Карлыгач шул карагайга сөялгән дә башын түбән игән. Якынрак килдем — кызның иреннәре дерелдәп, сикереп-сикереп китә. Инде якын ук килгән идем, аптырап калдым. Карлыгач үксеп-үксеп елый. «Ни булды?» — дим,— дәшми. «Берәр җирең авырттымы?» — дим,— җавап юк. Үзе һаман елый. Нишләргә белми аптырап торганда, Карлыгач кинәт, тиз генә чаңгы-ларына басты да авылга таба атылды.
Икенче көнне мин юлга кузгалдым.
- Юк Күнеяем көткән иде килер дип... килмәде Тәкәббер кыз.
Шушы китүем белән Карлыгачтан бөтенләйгә киттем дип уйлаган ядем мин Алай булып чыкмады. Кызык. Үзем эчтән аны сүгәм. яманлыйм «Институтта синнән сылу, синнән акыллырак кызлар тулып ята. Исем киткән сиңа!» — дим. Ә күңел нигәдер сызлана, кемнедер эзләп ♦ юксына Кайчак урамда барганда аны уйлап кешеләргә сугылам. Кай- У чак лекция барганда аны күз алдына китереп онтылам да. мөгаллим- $ йен соравын ишетмичә көлкегә калам. Күпме чыгымласам да булма- 3 ды. Күкчәтауга хат язарга туры килде. Билгеле инде, үземнең хыял- § ланулар турында ләм-мим юк. Ничек инде ул тәкәббер алдында егет - башын белән тезләнәсең?! Ф
Икенче җәйне мин тагын Кушкарбайга кайттым. Күкчәтау якын. я ике арада автобус йөреп тора. Карлыгач белән очраштым. Ул. инде о училищены тәмамлап, Кызылтау район больницасына эшкә килергә * тора икән. Үзегез беләсез, агай, Кызылтау Күкчәтаудан өч йөз кило- * метр ары, ай-далада яткан караңгы район. Анда авыл арасы ерак. < кимендә йөз-йөз егерме километр. Ул якта күбрәк мал-куй совхозлары. и Малчылар күчеп йөри. Мин кайтып җитмәдем. аны районга китәргә s ашыктыра башладылар. Билгеле инде, медперсонал җитешми. бигрәк - та ул вакытта. Яшь кадрлар ул якка әйләнеп тә карамыйлар, ә Карлы- < гач шунда барырга ризалык биргән Яхшылык белән дә. яманлык б лән °- дә әйтеп, анда барудан баш тартуын сорадым Булмады. Кире бит. - «Мин дә бармасам, кем бара?! Оят бит». - ди Тәки үзенең кирелеген итте, китте бит шул җәһәннәм чокырына, Кызылтауга.
Ул елгы кыш чатнама суык булса да. безнең хатлар көннән-көн жылырак була башладылар Да, ага. мин сезгә тагын бер детальне әйтергә онытканмын икән. Хәтерлисезме. Карлыгачның ялгыз карагайга сөялеп елап торуын. Менә шул турыда сорап язган идем мин ана Беләсезме, ничек керпе кебек кадалды ул мина. «Егет, имеш, кызларның ни өчен елавын да төшенми»,— дип язган. □ хатның икенче битен дә вак кына хәрефләр. Көчкә укыдым «Синнән аерылуга җыладым, сәуләем» 1 дигән...
Кинәт безнең куышка атылып кояш кергәндәй булды Ялт итте. Күзләр чагылды — йомдык, инде күзләрне ачсак — дөм карангы Бер беребезне күрмибез. Мин күзләремне уып куышның ишегенә таба авышкан идем — җиргә сеңеп киттем. Әйтерсең лә тирә-яктагы бар лык таулар җимерелеп безнең өскә төштеләр Колаклар тонлы Инге ып киттем Ул арада җил борылып, яңгыр куыш эченә кам чылый башлады. Куышның түренәрәк күчеп утырырга туры килде Ничектер таралып калдык. Сүз ялганмады. Өметҗан папирос кабыз ды — озак-озак итеп суыра. Папирос көйрәгән яктыда аның йөзе чагы лып кала. Караңгы чырай, бер ноктага төбәлгән хәрәкәтсез күзләр Маңгайда җыерчыклар. Борчыла. Өзелгән әңгәмәне ничек итеп ялгап җибәрер икән? Бу изге, беренче мәхәббәтнең алдагы битләрен дә ача СЫ килә бит.
Ниһаять, Өметҗан папиросын тартып бегерде. Мин түзмәдем — сорау бирдем.
— Пичек, шуннан соң өйләнештегезме’
— Юк, ага, безнең өйләнешү башкаларныкы шикелле булмады Шул,— диде Өметҗан, авыр сулап. Өстемә салкын су койгандай кал гыранып киттем. «Нигә мин кешене азаплыйм?» Әмма бераз тынып, уйга калып торганнан соң, Өметҗан үзе сүзен ялгады: — Сөит-in дә ■выр Ни кыласың, башлагач аяклау кирәк. Өченче язда мина Карлы* гач белән очрашырга туры килмәде. Мин Күкчәтауга кайтмадым
§ Саулан — свсхлем.
бөтен курс белән. Билгеле инде, ялгызым гына аерылып калу — до* Икенчедән... Нисен яшерәсең, костюм да. пальто да тузган иде. Дөре. әүвәле, «кайтмадың» дип үпкәләп, Карлыгач хат язудан да туктади. Ләкин соңыннан төшенде, ахры, минем хәлне. «Ярый инде, алайса, кышкы каникулда кайтырсың»,— диде. Килештек.
Көз җитте. Тагын уку башланды. Мин инде дүртенче курс студенты. Өстә ярыйсы ук костюм, пальто. Яка ботинкалар. Инде Карлыги янына кайтсаң да йөз кызарырлык түгел. Тик менә каникул тизра җитсен иде. Ашкынып көтәм каникулны. Ул арада кинәт Карлыгачта хат килми башлады. Гадәттә, аена ике, кайвакытта өч хат килә иде. Ә менә декабрьда—берәү дә юк. Яңа ел котлап җибәргән открыткам да җавапсыз калды. Аптырадым. Башка әллә нинди уйлар килә. Бәлкем, ул башканы тапкандыр. Күпме көтәргә була?., дим. Бәлкем, азы- рып калгандыр, дим. Вообщем, кырык төрле уй — баш катты. Нишләргә дә белмим. Уку туарылды. Ахырында, апам авырый дип ялганлап, деканга гариза яздым да, биш көнгә отпуск алып, әүвәл Күкчәтауга, аннан Кызылтауга очтым. Күкчәтауда үзебезнең туышларга да туктамадым... Ашыктым, йөрәк нидер сизә, ярсый, җилкенә.
Кызылтауга кояш баеганда килеп төштек. Адрес буенча Карлыгач торган өйне эзләп киттем. Авылның иң читендә икән, карга бата-чума көчкә барып кердем. Өй буп-буш. Салкын. Почмакта көпегә уранып бер хатын ята. Сәламемә сискәнеп башын күтәрде.
— Уйбай! Карагым, Өметҗаным... кайдан сине тәңрем алып килде...— дип такмаклап елап килеп, кочаклап алды. Башта танымадым. Соңыннан тавышыннан төсмерләдем. Карлыгачның әнисе Көмеш апа икән. Ябыккан, картайган. Исем китте.
— Апа, сезгә ни булды? Тыиычланыгызчы.
Ул ярсып китте — акырып елый башлады. Шулай да бераздан «үзләрен кимәгәченең итәге белән сөртеп елаудан туктады. Мин, гореф- буенча, өлкәннәрнең аманлыгын сорап, сәлам әйткәннән соң гына Карлыгачың атын атадым. Көмеш апа тагын үкереп елап мине кочаклады.
— Балам!.. Карагым, син инде Карлыгачҗанны эзләмә... Тәңрем, нигә минем җанымны алмадың...— дип ходага ялварып, кулын сузган килеш, хәлсезләнеп авып төште. Озак тынсыз ятты. Аннары акрын гына күтәрелеп, тагын мине кочаклап такмаклый башлады.
— Инде ни кылыем, ходаем .. Канатлары сынды, гой, Карлыгачымның... Канатлары...
Көмеш апа: «Уф!» — диде дә урынына шуышып барып, көпесенә уранып ятты. Минем кабат-кабат биргән сорауларыма җавап кайтармады. Мин аптырадым. Нәрсә булган Карлыгачка? Әллә инде үлгәнме?! Кемнән белергә? Әнисе инде сөйләшүдән калган. Ни булса да Карлыгачның эшләгән җиренә барыйм, бер хәбәр әйтерләр дип, больницага киттем. Анда мин, ага, коточкыч хәбәр ишеттем.
Яңгыр һаман шыбыр-шыбыр ява, туктамый. Ләкин элекке кебек камчылап түгел, сибәләп кенә ява. Каядыр еракта күк күкрәгәне ишетелде дә тынды. Өметҗан бер нәрсәгә дә игътибар игми —башын түбән игән дә уйга чумган. Сын төсле хәрәкәтсез утыра. Ниһаять, уянды.
— Менә нинди фаҗигале хәбәр ишеттем мин, ага, ул төпне,— Өметҗан тавышына охшамаган тонык, бәгыреңә боз булып сугыла, өшетә торган суык тавыш килде колакка — Бу хәл яңа ел алдыннан 31 декабрьда була. Ерак даладагы бер авылдан бер хатынның бәбәй- ли алмавы, «ашыгыч ярдәм» кирәклеге турында телефоннан шалтыратып әйтәләр. «Башка врачларның гаиләләре бар, яңа елда өйдз булсыннар. Син әле яшь. сиңа кайда да кызык, үзең генә барып кил инде, кызым»,—ди баш врач Карлыгачка. Билгеле инде, ул
тиз кичкә авыша. Ул арада кар явып, оуран кү/әр^Лj Шдф<?0 BV Я!!ЙД күттәй түгел генә килгән яшь кеше була, юлны югалта Адашалар. Уралып йөри торгач, бензин да бетә. Машина буранда, ан далада туктап кала. Шофер түзми — авыл эзләп китә Озакламый аның артыннан Карлыгач та чыга. Иртәгесен Карлыгачны авыл янындагы көрт ♦ эченнән казып алалар. Аның ике кулы өшегән була. Карлыгачны - киредән шушы ук больницага китерәләр һәм ике кулының да бармак- ■ларына ампутация ясыйлар. Күпме генә ялынсам да. врачлар мине Карлыгач янына кертмәделәр: «Авыру рөхсәт итми»,—диделәр. Мин < ул төнне шул больница коридорында йөреп уздырдым. Карлыгачка х озын итеп хат яздым, белгән киңәшләремне әйттем, күңелен юатырга ♦ тырыштым... Ә үзем үземне тота алмыйм,— янам, көям, калтыранам. я Иртән өлкән врач килде, мине тынычландыргандай булды. Билгеле э инде, тыштан гына сүрелгәндәй булдым. Ә йөрәк әрни, сызлана, ярсый, * тыпырчына. ч
Алма-Атага кайткач, мин Карлыгачка атна саен бер хат язып, ки- * таплар жибәреп тордым. Ә аннан бер җавап юк — әйтерсең лә суга _ ташлыйм — бер тавыш ишетмим. Укуның да рәте китте... Үзе соңгы. я диплом яклый торган ел бит, бәхетсезлеккә каршы. х
Җәйге каникулда мин Кушкарбайга кайттым Тагын неврастения 5 Авылда кымыз эчеп хәл җыйгач, Кызылтауга барырмын, дидем. Авыру а килеш ничек барасың анда. Мондагы бер куанычым — Карлыгач белән s чангы шуган жирләргә бару иде. Кайвакытта тау башында кояш баеганчы утырам — аның белән сөйләшәм кебек...
Бер көнне шулай тау араларында озак кына йөрдем дә кичкырын гына кайтырга борылдым, йөрәк сикерә. Күңел ярсый. Әллә нишлисе килә .. Бер йөгерәм, бер туктыйм. Читтән бер кеше күрсә, бу акылдан шашкан, дияр. Менә шулай саташып килә торгач, урман кырындагы ялгыз карагайга якынлаштым да кадалган кебек туктап калдым Агач төбендә берәү утыра сыман. Тагын бер-ике атладым, җентекләбрәк карадым — утыра. Хатын-кыз. Башында зур камыш эшләпә. Өстендә — зәнгәр балоний плащ. Кем булыр* йөрәк дерт итеп китте. Акрын, бик акрын атлап якынлаштым. Бу ни бу? Әллә инде күземә күренә Сулыш алудан туктадым. Карлыгач! йөгереп килеп, артыннан ике кулым белән күзләрен кыстым. Ул, «ах!» дип. куркып-сикереп торды Мин кулларымны жнбәреп, алдына чыктым.
— Курыкма, Карлыгачҗан, бу — мин.
Ул кычкырып җибәрде:
— Өметжан! — Күзләреннән мөлдерәп яшь коелды
Мин шашып нәрсә әйтергә белми торганда. Карлыгач кинәт борылды да авылга таба йөгерде. Мин аның артыннан чабам
— Карлыгач! Карлыгачҗан, тукта! Тукта!..
Ә ул артына да әйләнеп карамады, туктамады, авылга кереп югалды.
Шул китүдән Карлыгач бер атна күренмәде. Мин һәр көн тауга бардым Көттем. Эзләдем, бәлкем, килеп чыгар дип өметләндем Ләкин ул килмәде. Ул торган өйгә, туышларының өенә барырга кыенсындым. Кеше алдында куып җибәрсә, яки еласа...
Беркөнне мин Күкчәтауга бардым. Үзебезгә кайта торган автобуска соңга калып. Зирәнде автобусына утырдым да Лавровкада төшеп калдым Аннан Кушкарбайга ерак түгел, бер өч километр чамасы гына булыр. Җәяү кнгтем. Менә шунда юл чатында көтмәгәндә Карлыгачны очраттым. Ул Знрәндедән кайтып килә икән. Икәү бергә киттек. Әувәл бераз сөйләшмичә, гаепле кеше кебек, алдыбызга гына карап бардык. Башлап китүе читен. Шулай да мин тәвәккәллек иттем. Ниһаять, менә
сөиләштек-серләштек.
Шул көзне мин аны, Алма-Атага алып килеп, кызлар пединституте ның тарих факультетына укырга урнаштырдым.
Билгеле инде, Карлыгачка институтта уку җиңел булмады. Әүвзд кулсыз -булуыннан кимсенү, оялу. Аннары, иң газаплысы — яза алмау, лекцияләрне конспектлаштырып бара алмау. Берничә тапкыр елап, укуны ташлап китәргә дә җыенды ул. Рәхмәт, курсташ кызлары булышты — аның өчен язып бардылар. Аның өйгә бирелә торган эшләрен бергәләп хәзерләделәр. Ә икенче курска күчкәч, институттагы барлык студентлар акча җыеп портативный язу машинасы алып бирделәр, Карлыгач, төннәрен, иптәшләре йоклагач, уң кулында калган ярты бармак белән машинкада басарга-язарга өйрәнә башлады. Тырыша торгач, өйрәнде бит.
Былтыр Карлыгач шул институтны тәмамлап Күкчәтауга килде. Хәзер ул каладагы урта мәктәпләрнең берсендә тарих укыта...
Без куыштан чыкканда яңгыр туктаган, болытлар таралган иде. Билгеле инде, хәзер Казантауга күтәрелү һич мөмкин түгел — юеш, аяк тая. Көн дә кичкә авышып бара. Өметҗан һаман әле Карлыгач өчен борчыла. Шуның өчен, тауга күтәрелүне башка көнгә калдырып, хәзер кире, үзебезнең чатырларга таба борылдык.
Яңгырдан соң — кояш... Нинди матур! Бөтен тирә-як — агачлар; куаклыклар, таш кыялар яшәреп, яктырып киткәннәр. Ә һава, һава! Тәмле, рәхәт, исертә торган хуш ис! Әнә безнең алда — урман өстеннән аллы-гөлле салават күпере төшкән. Ул бер офыктан башланып икенче офыкка хәтле сузыла. Нур чәчеп, балкып тора! Ни өчендер, бу күпер миңа Өметҗан белән Карлыгачны кавыштырган бәхет күпере булыя тоела. Хәзер менә алар җитәкләшеп шул тылсымлы күпер өстенә күтәрелерләр кебек. Алар менә-менә хәзер елмаеп килеп чыгарлар сыман.
— Хәерле юл! Бәхетегезгә ашыгыгыз! — дип кычкырасым килә минем аларга. Ә салават күперенең аллы-гөлле басмалары тагын да яктырак, матуррак булып яналар, бәхет-сөенеч нуры белән балкыйлар.
VIII
Кичен күлгә төшеп коенып кайттым да йокларга яттым. Көн буенча йөрү —тауга күтәрелү арыткан икән, ятуга күзем эленә башлады. Ләкин торып утырырга туры килде.
„.Җәйге көндә балкыган Яшькелт келәм — жнр сылу.
Аккош йөзеп туймаган Айдай нурлы күл сылу. Башкалардан иң сылу Гомерлек дус. тип сылу. Барыннан да син сылу, син сылу...
Карлыгач тавышы! Никадәр моң, никадәр нур һәм самими, керсез сөю бу илаһи тавышта...
Нурын түгеп далага Туып килгән көн сылу. Җемелдәгән йолдызлы Зәңгәр күкле төн сылу. Башкалардан иң сылу Гомерлек дус, тиң сылу.
Үзем сөеп яраткан Барыннан да син сылу, син сылу..
“җыр ераклашты Ә минем күз алдымда һаман Карлыгач белән Өметжан тора. Алар җитәкләшеп салават күпереннән жиргә төшеп киләләр кебек... Менә ул фажигале язмышны жиңәргә, күтәрелергә көч биргән изге дуслык һәм олы мәхәббәт! Мин сокланам сезгә! Мин баш ияы сезнен алда! Ә җыр тагын якынлаша...
Икенче көнне, бер дә көтмәгәндә, миңа Өметжан белән Карлыгачтан аерылырга туры килде. Үзләренә ияләшеп кенә беткән идем. Кыз- гаиыч!
Нишлисең. Карлыгач ашыга. Ашыгырлыгы да бар шул. яңа эш көтә аны. Сөенеч! Ул Күкчәтау пединститутының аспирантурасына керү ечен конкурс-имтихан үткән булган. Кичә ул Имәнтауга барганда институттан аспирантурага алынуы һәм тиз арада деканатка килергә тиешлеге турында рәсми белдерү-чакыру алган.
Мин озатырга дип килгәндә, алар инде китәргә тәмам хәзерләнеп беткәннәр, такси «Волга» аларның утыруларын гына көтеп тора иде. Икесе дә мине сәламләп каршы алдылар. Өметжан юл аякка бер шампанский ачты, дөресрәге — шартлатты, шәрабның яртысы диярлек ташып түгелде. Мин аны Карлыгачның алда бәхете ташуга, фән өлкә-сендә уңышларга ирешүгә юрадым. Ул оялып кына «Рәхмәт»,— диде.
Иң читене машинага утырыр алдындагы соңгы минутлар булды. Өметжан минем ике кулымны учлап кысып хушлашты. Карлыгач аз гына миңа таба атлады да тукталып калды — күзләрен тутырып карады. Зәңгәр накидка эчендәге кара ефәк перчаткалы куллар калтыранып киткәндәй булды. Карлыгач башын акрын гына түбән иде, эшләпә кырыеннан төшкән кызыл ефәк тасмалары җилфердәп ялкынланып китте.