Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ӘБИ БӘРӘҢГЕ АЛА...


ентябрь азаклары. Кояшлы, җылы көн. Ике әби яулыкларын
арттан гына бәйләгәннәр, бишмәтләрен салып көнбагышка
элгәннәр, чулпыларын чылтырата-чылтырата, ашыкмый-
кабаланмый гына, үз җайлары белән генә бәрәңге алалар
Әбиләрнең берсе җитмеш биш яшьтә. Икенчесе аннан
яшьрәк — җитмеш бердә генә. Алар казыган бәрәңгене сиксән
биш яшьлек бабай ындырдан ишек алдына ташып тора. Ул
лапас капкаларының икесен дә киереп ачып ку йган. Капчыгына
сы да чыкмас моннан.
Карт әби көнбагыш тамырына көрәге белән бәргәли.
— Чыкма-ай. Менә бит, бигрәк юк бит. Бәрәңгемени бу! Әле аның да яртысы җиргә
күмелеп кала.
— Тырмаларсыз инде. Сонга таба. Эш беткәч.
— Миннән булмый. Җизнән караса карар Без үзебез җизнәң белән аена бер пот та
бәрәңге ашамыйбыз. Малга, кош-кортка ашатып бетерәбез. Көн дә иртән казанга ике
бидерә бәрәнге салам да, шуны төеп, көрпә белән болгатам, көрпә булмаганда он салам
—шулай итеп ашатабыз.
— Нәмәкәйгә интегәсез шулхәтле? Бер кортка белән бер картка күп кирәкмени?
Бик интегеп ятар идем мин булсам! Малайларым, кызларым җибәргәнне тик ашап ятар
идем рәхәтләнеп бер дөньясында.
өчәр чиләк бәрәңге чүпләп сала да, җилкәсенә күтәреп, сукмак буйлап китә. Шулай
әкрен генә әйләнеп, әбиләр белән өй арасында йөри дә Йөри. Әбиләр белән
сөйләшми. Тегеләре бертуктаусыз «ләчтит сатсалар да», тукта, ни сөйлиләр икән,
тыңлап карыйм әле, дими. Бәлки, тыңлар да иде —ишетми. Колагы катыланганга
унбиш еллап бар инде. Ә безнең колаклар, аллага шөкер, ишетә бит әле. Шулай
булгач, әйдәгез, бу форсаттан файдаланып, әбиләрнең сүзен тыңлап карыйк... Яшь
әби, эһ-эһ дип, көрәгенә нке-өч тапкыр баса да, бәрәңге төбен актарып чыгара.
— И алла, бигрәк тирәнгә утырткансыз быел. Моңа көч тә җитмәй, беләксез дә
калырсың, исәркәем. Бәрәңгесе булса ярар нде тагын. Гүпчим юк бит. Безнең
бәрәңге кер бәләге хәтле. Былтыргының ярты
күтәреп көн дә кешедән сөт сорап йөрерсеңмени, исәр. Без гомер буена малсыз
тормадык, аллага шөкер. Абзар тутырып сарыгын асрадык. Икешәр сыер сауган чаклар
булды. Аның янында тагын танасы, бозавы Сугыш вакытында да ниндәен нәрәт кайтса,
иң башта безгә килеп керделәр, бездән алдылар. Җизнәң Сталинград фундына гына да
дүрт сарыкны җитәкләп илтте. Ионнары да алынмаган иде.
— И түтәм, кичә син үрдәк тазартып йөргәндә яңа гәҗит кайтты. Җизнәй
укып күрсәтте. Япун белән Кытай ягында әле дә бик каты сугыш бара дигән.
— Әмерикәнме?
— Әмерикән. Шул тагын бик нык сугыша икән. Бер бәләкәй генә Вьетнам
дигән халыкны буйсындырам, дип әйтә ди. Сез кайчан да булса бер барыбер
минем кул астымда булырсыз, дип әйтә ди, мөртәт.
— Ходай күрсәтмәсен! Бәләкәй халыкка рәт юк бу дөньяда. Алла ярдәм
бирсен мескеннәргә! Бу Әмерикәне дә яшь әтәч төсле гел сугышырга кыҗырай да
тора, кыжырай да тора. Өендә тыныч кына чәй эчеп утырса ни булган!..
— Беләмени алар чәй тәмен! Ул якларда иртән торсаң —күфи ди бит... Кара
әле җизнәйне. Нәмәгә безгә карап торасың, җизнәй? Әзрәк ял итеп ал!
— «Мине сөйләми микән болар», ди инде. Аңларга тырыша. Юк, юк, сине
сөйләмибез — сугышны сөйлибез, сугышны. Сугышлар булмасын, тынычлык,
иминлек белән яшәргә язсын, дибез. Сиңа әйтәм, син бар кер, чәй эчеп чык.
Самавыр суынмагандыр әле, яңа гына гөжләп утыра иде.
— Берүзе эч мәй бит у-ул.
— Ю-ук! Эчерерсең аны! Мин кич ашка китәм. Самавырга күмер салып
кайнатып китәм. Эч тә ят, интегеп утырма, йокла, димен. Тәки мине көтеп утыра.
Нигә мин берүзем чәй эчеп ятаем, дие. Менә, дивана түгел диең син аны.
— Дивана булыр ул! Күңеле тартмый. Нишләп ялгыз башы чәй эчеп
утырсын! Илле тугыз җыл бергә яшәп, бер түшәктә җоклап икегез бер кешегә
әйләнеп беткәнсез инде. Ходай тагын гомерегезне бирсен! Ул балаларыгызны
әйтәсеңме! Берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе тәуфыйклы, берсеннән-
берсе олы урыннарда эшләйләр. Миннән булмады инде. Утыз яшьтән ятим калып.
Укыта алмадым. Үзләре дә ялкау булды, каһәр суккан нә.мәкәйләр. Мин укырга
китте диеп торыр идем, ул кибән артында тәмәке тартып ятар ие, иптәшләре
кайтканда гына шуларга ияреп кайтыр ие, бер нәмәкәй дә булмагандай күзен
тондырып, инә-әй, үләм, корсагым ачты, давай, ашарга бир, диеп. Имансыз! Менә-
терә, бүгенге көндә бозау көтеп йөри үз башын үзе кадерсез итеп. Укыса, зур
урыннарда эшләмәс идемени! Өстәл башында тилефүн челтерәтеп кенә утырыр
ие. Үзе кешеләрне кушып...
— Нахак бәләләр тагасың. Бик әйбәт эшләй бит. Тагын ни кирәк? Эчмәй.
Катын-кыз димәй, азмай-тузмай.
— И түтекәем, анысына мең шөкер итәм инде. Намаз артларыннан теләем,
катын-кызлары аның хәзер катын-кыз төслемени! Заман ахыры җиткәндә, ире,
катыны хайван сурәтенә кереп бергә йөрер дигән сүзләр дөрескә килдеме —
килде!
— Килми ни! Менә минем Акбай киленен ал. Югыйсә, карап торуга акыллы
гына төсле бит инде. Укыган кеше дә. Былтыр шуларның Кәме буендагы
дачаларына бардым. Анадан тума шыр-шәрә тик йөри. Ике төшенә тар гына ике
чүпрәк каплаган. Карап торсаң — әдәм тәгәнәсе менә! Тьфү, тьфү, ташка үлчим.
Төшеңә керә күрмәсен. Киленкәем, дидем, ник болай йөрисең әдәм араларында
оялмыенча, дидем, әллә
тирә-ягыңда, дидем, иар, 1изрәк, кеше-кара ишо.«1 ^ммшп», «ь.щи киен, дидем. Әллә
мина кояшка кызынырга да ярамаймы диеп мыгырданып, такта өйләренә кереп китте.
Менә, исәр, күрәселәрен булса, күрәсең аны. Картайгач та күрсәтә.
— Шулай булмай, түтекәем. Әйттенме сон, без яшь чакта бер дә * шәрәләнеп
кызынып ятмадык, дидеңме? Өстә чүбек жебеннән үзебез <сугып кигән күлмәк-ыштан,
аякта тула оек белән чабата булыр не, § кулда йон беләкчә, башта — төшереп
бәйләгән яулык. Шуның белән көн буена кызу кояшта урак урасың бит әле,
инәкәеңнең башыкае. бала имезәсең. Анысы бакырып чүмәлә төбендә ята. Кайда
ул кояшта кызынып ятулар! Ә хәзер ирәяләр, түтекәем, авызларына бөтен нәрсәне
хөкүмәт каптыргач. Шулай ирәя, шулай бозыла бала-чага.
— Сабан туеннан соң, әбекәем, бабыкай, бик сагындым дигән булып
Нәфиганың олы кызы Хәния кайтып киткән булды бит әле. Инде дүрт - биш ел
кайтканы юк иде. Менә шул әдә.м рисвае итеп китте бит имансыз нәрсә. И илаһым,
жизнәңнен дә, минем дә нерваларыбызны кал- ф дырмады, исәркәем. Төн буена
капка төбендәге утыргычка утырып _ чыгалар. Иртән мин кәжә саварга торгач кына
кереп ята. Күлмәккәе = бөтенләй юк диеп әйтерлек — арт йомрыларын да капламаган
ристан- а нын. Җизнәң шуны күрде дә кайтып керүенә эт итеп сүкте. Алланың £ каһәре
суккан нәрсәкәй, әбиең белән бабаңны картаймыш көннәрендә г бөтен авылга рисвай
итәргә кайттыңмыни күзеңне-башынны тондырып, s дне, менә энекәйдер! Самавыр да
куя алмыйсың, идән дә юа алмый- £ сын, бор нәмәкәй дә эшләй алмыйсың бит —
иелдеңме шәрәң күренә, э болай йөремә минем алдымда, кайтып кит бүген үк, намаз
артыннан s каргармын, дие. п
— Ә үзе нәмәкәй дие шуннан соң жизнәйнен сүзенә каршы?
— Нәмәкәй дисен! Хәзер жегерменче вик, дие дә тора, имансыз. *
— Вик дигәне нәмәкәй микән соң аның? Әллә ниткән политик сүз булмасын.
—■ Белмәем. Сорарбыз әле. Көчкә кайтарып жибәрдек Инәсеннән хат килде.
Картаякартая котырып беткән икән наше дедушке диеп кайтып әләкләгән.
— Аларны әрләп тә, кыйнап та булмый хәзерге вакытта. Суксаң, хәзер бакырып
кәнсәгә чабалар. Закун үзе шулай диеп тора
— Бабалары шикелле житмеш жыл дө нья көтсәләр ни әйтерләр ие микән? Бабай
дүрәк түгел, акыллы — без үзебез дүрәкләр, диеп әйтерләр ие, нибуч.
— Карале, түтәй, шушы атнада Әзербәйжанга да илле яшь тулган дне. Радио
әйтте.
— Кайсы ул тагы?
— Теге... бар бит әле тау халыгы. Нифтене дә бик күп чыгарган жир. Минагратлы
як. Кафиянең кызы шуннан бер тартма минаграт жибәргән иде бит. Килгәнче череп
беткән — утынлыкларына чыгарып түктеләр...
— Ә-ә-ә, аны әйтәсең икән. Дәүләт булып оешуларына илле жыл булган шул. Шул
көнгә хөкүмәт бурычларын да үтәп бетерделәр, дие, укытучы әйтә.
•— Тилевизер дә сөйләгән бит.
— Нигә аны тиле диделәр икән сон? Хәтәр акыллы сүзләр сөйләй бит ул.
— Син әле ниен әйт, пучтыга кереп тиле грам сугыйм дисәң, аныгы тиле.
Чслтерэтәем дисәң —тиле фуны — тагын анысы да тиле.
— Бала-чага куша инде аны, юри, мыскыл итеп. Үзләрен генә акыл- лыга чутлап
йөриләр.
и»
ИКЕ ӘБИ БӘРӘҢГЕ
179
ай ярым торып кайттым Онг. шунда моның мин uapia» көнне үк ярты миске сөтле
ашы калды. Җылытып бирсә үзем дә ашаган булыр идем, әрәм итмәсием. Ә үзем
гәзләрен бора белмәдем, курыктым. Эштән кайтты да шул ярты миске ачымаган-
нитмәгән менә дигән тәмле ашны түәлит дигән бүлмәләренә керде дә, гөпердәтте
дә тишеккә салды. Кызым, дидем, минем бу түәлиткә керергә бүтән йөрәгем
җитмәй, моннан бүтән тишегенә дә утырасым юк, дидем, аш өстенә утырсан,
корышып катармын, давай миңа билет ал, килгәндәге шикелле тәкси дигән
машина чакырт, минут тсрмаем, хәзер үк кайтып китәм, дидем. Менә бит,
диванакай, гәзне борала бит ул. Җылытып бирсә, үзем аша ган булыр идем. Ә
Оркыя көлә, аңа көлке. Инәй, кайгырма, ул токмачлар әллә кайчан Кәмегә агып
китте инде, дие. Беләсеңме, түтәй?!.
— Белмәй ни! Безнең киленнәр дә шулай. Әй, ташыйлар мәгәзин- нән ситке-
ситке, сумкы-сумкы нигъмәт. Калбасасын, балыгын, прәнни. ген, маен-шикәрен,
җимешен, төрле-төрле кәнсирләрен. Аша, әнкәй, дигән булалар. Аша диюләренә
рәхмәт инде. Яртысын ашап каламмы- юкмы, кич кайталар да калганын барын
җыеп, каткан инде болар диеп, тыштагы тартмага чыгаралар да түгәләр. Үзләре
тагын ситке тотып мәгәзингә чыгып китәләр. Ә ул калган продуктыга нимә булган?
Аны миңа ашарга ярамыймыни? Элек ярты сынык эпекәй күрмәенчә ачка интегеп
яткан чаклар да була иде дип сөйләсәң, берсе дә ышан- май, көлә генә. Дөньяда
шундый тормыш буламыни, әкият бу, әбекәй, диләр.
— Карале, түтәй, әкият дигәннән, безнең рәките айга менеп кесәсе нә ком
салып алып төшкән, дие. Син ишеттеңме?
— Ишетмәй ни! Кичәдән бирле бөтен радиу, тиле визер шаулап тора.
— Чыннан да, шул нәрсәкәй дөрес микән?
— Ай ул бер нур гына бит. Анда ниндәй ком бу лсын?
•— Рәките ничек менеп җитсен, диең. Ничәмә-ничә млиун чакрым бит ул. Иге-
чиге юк бит аның. Әбугалисина әфсенен генә өйрәнмәгән булсалар, һи-һи-һи...
— Рәкитәсе менсә дә, кайда аның лумы балчык ватарга?! һә-һә-һә!..
— Лум белән ватып түгел — бораулап алган, диләр, түтәй.
— Борауларга айда нинди борау булсын!., һә-һә-һә-һә!
— Балчыгын учлап алсын да ди! Кая ул рәкитәнең кесәсе — балчыгын
салырга?! һи-һи-һи-һи!..
Язалар бит, сөйлиләр! Әкият!., һә-һә-һә!..
— Томаналар ышана инде аңа. Бала-чагасы гүпчим ышана. Тач шулай булган
икән, дие... һи-һи-һи!..
Яшь әби белән карт әби, җир йөзендә теләсә нәрсәгә ышанып йөрү че
беркатлы кешеләрнең булуына гаҗәпләнеп, үзләренең андый кеше ләрдән
акыллырак, хәйләкәррәк булуларына куанып, бәрәңге алула. рыннан туктап
рәхәтләнеп кет-кет көләләр. Болар нигә көлә микән, ш}ны беләсе иде, дигән
шикелле кызыксынып, күзләренә карап торган бабайга да, берсен-берсе бүлдерә-
бүлдерә, кычкыра-кычкыра, хәлне төшендереп бирәләр.
— Ә-ә-ә, аны сөйлисез икән. Рәкит айга барып кунып, ай туфрагын алып төште
шул, төште, — ди бабай. — Анысы дөрес. Булдырып тора хәзерге халык,
булдырып тора-а.
Шулай ди дә, капчыгына өч чиләк бәрәңге салып, кайбер урынна рында
көнбагыш төпләренә абынгалап, лапаслар ягына юнәлә.
Әбиләр тагын сүзгә керешәләр:
— Сиңа әйткән идем микән, Айбикәнең түтәсе килеп китте бит әле,— ди карт
әби, буразна арасыннан алабута чүпләштереп. — Мәсү- фәсе, Карамалы күлдән.
— Юк әле, түтәй, ишетмәгән идем.
— Шул Мәсүфә беркөн безгә килеп утырды. Сарыкларны яна гына ябып кереп
ашка утырган идек. Нәмәкәй эшләп хәжәйстуасын бер дә карамай ул Айбикә? дие.
Бөтен әйберләре ватык та жимерек, дие. Сәгатьләрен жибәрим дигән идем —
сәгатьләре йөремәй, тукмагына трахтыр тимерләре тагып бетергәннәр. Тик утырганчы
яулыгымның читен бөгеп алыйм әле дисәм — машиналары текмәй, алганнан бирле *
май чырае күрмәгән, калтыр да колтыр, энәсе күгәреп беткән. Ятып тораем дисәм —
караваты кәкшәннәп беткән, пружинасы янбашыма п кереп китте, дие. Убырныйлары
уң якка кыйшайган, дер-дер селкенеп авып китәргә генә тора, хәзер басып үтерә бу
мине диеп куркып, кер- ь гән җиремнән кире чыгып йөгердем, дие. Радиуларын
сөйләтәем дип S борсам — сөйләмәй, эченә үрмәкүч оялап беткән. Сикереп кенә менеп
3 атланаем да урман буйларыннан бер чаптырып ура п кайтаем әле дисәм —
лилсәпитлэренең тыны чыгып беткән, дие. Менә, жүләр, ише g тәсе колакларын
булгач...
— Э-э-э, Мәсүфәнеке шикелле умарта гәүдә белән сикереп кенә 5 лнсәпигкә
менеп атланырсың! Җиде пот бит ул...
— Нишләп дөнья көтәргә тырышмай ул Айбикә? — дие.
— Ничек көтсен! Бар тапканын малае талап алып эчеп баргач. ■
— Шулай шул. Аның бәләкәй кызы, бабыкай, әбекәй, диеп гел без
дә ята. Бөтен нәрсәләрен сөйләп бара. Әтән кая китте, дисәң. Мөслимгә, г* дие. Нигә
китте, дисәң — эчәргә, дие. Әтән кайттымы, дисәң — кайтты. 2 дие. Нишләй, дисәң —
әбекәй белән талаша, дне. Нәмәкәйгә талаша, х дисәң — эчәргә акча сорый, дие. п
— Эчкән кешедә өмет юк инде. Убырныен ту гел — өен авып төшәр. *
Безнең авылның да чын леснигы эчә-эчә алькожуликка әйләнде бит. з Хәзер бүлнискә
барып беләгенә укул кадатып йөри. «
— Нигә эчмәскә, эчәм шул. Урмандагы агачларның һәр ботагы =
саен бер бутнлкә эленеп тора миңа, диеп әйтә диеп сөйләгәннәр не — < шулмы? u
— Шул үзе. «Хатыным кеше белән йөргән сыман тоела. Шуны үтерәсем килә»,
диеп әйтә дие тагын. Ходаем, үзен сакла!.. Чамасын белеп эчәргә кирәк, чамасын.
Белеп эчсәң — дару, белмәсәң—агу бит ул дөмеккере нәмәкәй.
— Мин аның пивасын үзем дә эчәм Кунакка барган саен малайлар акча бирә. Мә,
инәй, урамда йөргәндә рәхәтләнеп пива эчеп йөре, курыкма, монда синең белән ашка
йөргән ахирәтләрен юк. диләр Ипләп кенә урамга чыгам да берәр бакал пива эчәм дә
кайтам. Килен сизми дә кала. Аларның фатиры парк дигән бакча янында гына. Шуның
капка төбендә генә гел пива сатып торалар.
•— Булса бик эчәр идек тә, монда кайтармайлар шул ливаны...
— Кичә Мәсәянны эт урынына сүгеп кайттым әле.
•— Бәрәч, нигә тагын? Бик акыллы малай диләр бит аны
•— Амбар алдына барсам, яңгыр коя. Амбар ишек алдында тау хәтле тары өелеп
ята. Өстенә, ичмасам, салам да капламаганнар. Җыр- ганак белән агып ята. Үзе
каравыл өенә кергән дә утырган кладавшик башы белән.
— Нәмә диде сон, син әйткәч?
— Бар, бар! Үбнрәйсә, кайтып кит! Дилан булмасын монда, дне. Менә имансыз!
— Алланың каһәре сугасы нәстә икән!
— Тәүфыйксыз! Әллә нәмә күреп үләр әле.
— Энекәйнең кадерен белмәгән кеше — кешемени ул. Ыштыр бит ул!
— Прсндәтелгә әйтәм әле мин аны. Әләкләде дне» дияр Иик куркып тораем
аннан. Прсидәтел капка төбеннән үткән саен машина
сыннан төшеп: «Нихәл, бабай, нихәл, әби», — диеп кулын биреп исән- ләшмәенчә
китмәй. Бик нык әйтәм әле мин аны.
— Бәй, шулай булмай, түтәй. Әйт, бик ныклап әйт... Җизнәй эндәшә
түгелме? Ә? Нәмәкәй?
— Бүген көндез чәй эчмәйбезмени? — дие. Хәзер керәбез. Син кереп
самавырны гөжләтә тор. Менә бу буразнаны гына чыгыйк инде. Керә тор, керә тор,
димен. Самавырны гөжләтә тор. Бар, бар!..
— Җизнәй дә картайган инде. Бакчый, җилкәләре төшкән, билләре
бөкерәйгән. Алла гомерен бирсен!
—’ Картаймый инде. Яшен сиксән бишкә җиткәч. Үзе шулай булса да би-ик
көчле ул, исәркәем. Җәй көне тагын алты олау печән чапты. Ат сорап аны
ташыды. Лапас түбәсенә өйде. Тамагына ашый бит ул. Аның менә гомер буена
ашказаным авырта диеп җүри дә әйткәне булмады. Ә менә холыгы үзгәрде,
анысы бар. Картайган саен кешенең холыгы әшәкеләнә икән, хикмәт.
— Нирвыдан икән ул, түтәй, карт кешенең нирвысы бетә икән.
— Шулайдыр. Нирвысы бөтенләй юк инде аның хәзер. Син килгәнче генә
әле мунча ягып кергәниек. И ләүкәдә утыра жизнәң, и чабына, и чабына. Эссе сал
да эссе сал, дие. Янып үләсең бит инде, ходаем, төш тизрәк диеп кычкырам. Төшү
исендә дә юк. Бер аягыма эссе үтмәй, нишләп микән, син ныклап чабып карале,
дие. Чабаем дип карасам — бер аягының оегын бөтенләй салмаган, үтмәй дә
үтмәй диеп сәгать буе шул җен оегын чабып утырган. Аннан көч-хәл белән төште
хәзер. Төшкәндә аягы шуып китте дә кайнар су салган бидрәгә утырды. Әллә -лә,
үлдем, үлдем, баш бетте, диеп кычкыра. Мин бидрәгә кулымны тыгып торган
булам, менә бит гүпче кайнар түгел, менә бит, дигән булам. Аны көчкә
коендырдым. Киенә башлады бу хәзер. Син ыштанны тар итеп тегәсең, алла
бирса, өч метр ситса алам да Наҗиягә илтеп, киң ител тектерәм, диеп җикеренә
башлады. Кил әле, кигерт, дие. Кигертәем диеп барсам, аягына күлмәген киеп
утыра. Бер җинен ничек кирәк алай тезенә хәтле кигән, икенче җиңен бөтенләй
кия алмый, тарта да тарта. Алланың каһәре суккыры, ыштан балагын тар итеп
гомер буена интектердең, дие. Аннан чыкты да, нирвысыннандыр инде, бал
белән, лимун белән берүзе бер самавыр чәй эчеп бетерде. Мин эчәлмәй дә
калдым.
— Нирвыдан, нирвыдан бу, түтәй. Безнең авылның Мөхетдин нишләде дисең
кыш көне? Ул да сугыштан нирвым бетеп кайттым дие бит. Печәнгә барган да,
печән төягәндә бер киез катасы аягыннан салынган да чыккан. Оегы да киез
катасы эчендә калган. Шәрә үкчәсе белән карга тек-тек басып, чанасы артыннан
көлә-көлә кайтып килгән була дие мескенкәй. Үзе шуны сизмәй дие. Киез катасы
лапасларында печән бушаткан чакта гына килеп чыккан. Менә бит ул, нирвың
бетсә! Нәмәкәйләр кыланмай кеше!..
— Патпискегә язылдыгызмы әле. Пучты кердеме?
— Керде. Килен быел бик күп язылды. Әллә унөч, әллә унбиш тәңкәлек.
— Безнең жизнәң быел язылмады бугай әле. Әллә онытып йөри микән,
кәлиндәр дә кирәк.
— Әнә, су буеннан бер машина килә. Балалар кайтмай микән?
— Кая? Ә-ә-ә... Юк. бу мәгәзингә тавар китерә торган машина бугай.
Индийский чәй дә булса ярар ие... Балалар тиле грамнарында әйткәннәр бит,
төштән соңгы самолетка утырабыз дигәннәр. Ә ул сәгать унөчтә генә килә. Кичсез
кайтып җитмәсләр әле.
— Мескеннәр, ниндәен ерак җирләрдән жыл саен бәрәңге алырга кайткан
булалар. Әтәйләр, инәйләр интекмәсен дия торганнардыр инде.
— Шулай диләр. Бәрәнге дә утыртмагыз, мал да асрамагыз, диләр. Күпме кирәк
булса да, акча җибәреп торырбыз, диләр. Нинди, интегүмени ул! Тән таза булганда әле,
аллага шөкер, бәрәнге дә утыртмай, печән дә чапмай, утын да кисмәй ничек ятасың
дие! Җизнәкнен аның гомер буена утырып торганы юк.
— Син үзен дә шулай инде, түтәй—тынгысыз. Икегез дә бер төрле.
— Тынгысыз булмасан, дөнья көтеп булмай бит.
— Әле менә бу бәрәнге соң? Балалар җүри шуның өчен бәрәңге алырга кайтабыз
диеп тиле грам суккан. Кайтып керсәләр, шаккатып бот чабарлар инде, кайда
бәрәңгегез, диярләр.
— Бәй, аларны көтеп тик утырмакмыни! Хәл кадәренчә кыймылдап тораек диеп
кенә тотынган иек тә... Бер башлагач әкренләп кими инде ул эш.
— Кимү генә түгел — хәзер бетә бит инде бөтен бакчагыз. Монда, күп булса,
ындыр табагы хәтле җир калды.
— Әйдә, бик ару булды, аллага шөкер... Аларга бәрәнге алдырып ятарга...
Рәхәтләнеп ял итеп, туйганчы йоклап китәрләр.
— И-и-н, шәһәр халыгы тәк тә йоклап кына ята инде ул. Иртән торып сыер
савасы, көтү чыгарасы юк. Эшләре дә сминәләп кенә.
— Шулай инде. Су да чыгып аласы юк бит аларның. Тоткасын бордисәң — үзе
челтерәп ага... Карале тегене... җнзнәңне... тагын бас кычка чыгып баскан. Мин
каршысында утырмасам, тамагыннан үтми инде аның. Әйдә, хәзер чыгабыз инде бу
буразнаны, хәзер керербез.
— Шулай итәрбез, түтәй, җизнәйне зарыктырмаек...
Көз. Көн кояшлы, җылы. Яулыкларын арттан гына бәйләгән ике әби, чулпыларын
чылтырата-чылтырата, бәрәнге ала. Алар артыннан, суалчан чүпләп, кызыл кикрикле
ак тавыклар ияреп йөри Бакча башындагы күрән читендә оя-оя каз-үрдәкләр ял итеп
утыра. Авылның югары очында тук-тук яңа бура бурыйлар. Амбар алдында келтер-
келтер бодай җилгәрәләр. Басу түрендә тракторларның жир сөре п йөргәннәре күренә,
һавада, кыйгак-кыйгак каңгылдашып, торрыйк- торрыйк торкылдашып, киек казлар
белән торналар очып бара...
Күкләр тыныч!
Җирләр, илләр тыныч!..
Тыныч җирдә, тыныч илдә ике әби бәрәңге ала...