«АЗАТ ХАТЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГА БАШЛАУГА 45 ЕЛ
омер — аккан су белән бер», ди торган булган безнең бабайлар. Ә бүгенге, вакыйгаларга, могҗизаларга бай, киеренке хезмәт белән узучы көннәребезне нәрсә белән чагыштырырга? Замандашларыбыз әйткәнчә, әллә космик тизлекләргәме?
• Азат хатын» журналының, 17 еллык тәнәфестән соң, беренче саны чыгуга әле генә кебек. Баксаң, аңа да инде 13 ел узып киткән. Тормышыбыздагы үзгәрешләр, кешеләрнең аңы, белеме, культурасындагы үсешләр белән үлчәсәң, ул елларның һәрберсе бөтен бер чорга тигез. Боз журналда шул үсешне күрсәтергә, замандашларыбыз — совет хатын-кызлары турында сөйләргә, укучыларыбызпы илебездә бара торган гаҗәеп зур үзгәрешләр белән таныштырырга тырышабыз. Ләкин журналист блокнотында журналга кермәгән бик күп материал кала. Шул җөмләдән Союз буенча зур (300 000) тираж белән тарала торган журналның аякка басуы турында да укучыларыбыз күп нәрсәләрне белмиләр. Мин сүзне журналның беренче сәхифәләрен ачкан 1926 елдан түгел, ә сугыштан соң яңадан чыга башлаган һәм инде тарих булып бара торган 1958 елдав башлыйм, бүген безне борчый торган кайбер мәсьәләләр турында сөйләргә телвм.
«Яши безнең белән Сәхипҗамал дигән Онытылмый торган легенда».
•Азат хатын» яңадан чыга башлый икән»,— дигән хәбәр гөр килеп алды. Матбугат киштәсенә тагын бер әдәби журнал өстәлү язучыларыбызны аеруча сөендерде. Редакциядән кеше өзелми, әле бер язучы, әле икенчесе кереп хәлләребез белән кызыксына, киңәш бирә, әсәрләрен тәкъдим итә һәм менә журвалга яңадан җан керә һәм 1958 елның январь сапы чыга.
Журналның беренче саны укучыларыбызның күңеленә хуш килүе белән без. һичшиксез, күренекле шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз Хәсән Туфанга, Әхмәт Фәйзигә. Шәйхи Маннурга, Габдрахман Әпсәләмовка. Шәрәф Модәррмскә аеруча бурычлыбыз. чөнки беренче санга алар үзләренең иң әйбәт әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Ничә еллар узса да, шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең шул ук беренче сайда басылган «Алжир кызы Җәмилә» всемле талантлы, ялкынлы публицистик мәкаләсен укучылар әле булса онытмыйлар, «Җәмиләнең язмышы турында язмассыз микән», дип әледән-әле редакциягә мөрәҗәгать итәләр.
Шагыйрь Әхмәт Фәйзи турында аерым сөйлисе килә. Ул елларда Әхмәт Фай- зп инде танылган зур шагыйрь иде. Аның «Тукай» романы да басылып чыккаа
!■■*. Журналыбызның яңадан чыга оашлааы аны да куандырды. Ул мәскэүдчн аледән-әле шалтыратып торды, эшнең барышы белән кызыксынды.
Кышкы кичләрнең берсе иде. Шактый соң инде. Өебездә телефон шалтырады. Мәскәүдәя Әхмәт Фәйзи икән.
— «Азат хатын» вчен Сәхипҗамал турында шигырь яздым. Авы үзем алып барам. Иртәгә юлга чыгам,— ди.
Чыннан да, ике коннан соң редакциягә җиңел гәүдәле, жптез хәрәкәтле Әхмәт Фәйзи килеп керде һәм минем алга »эле генә табадан төшкән» шигырен куйды. Үзе шат. Күренеп тора: бу шигырен ул илһамланып, рухланып язган һәм башкаларның да фикерен беләсе килә, дөресрәге, башкаларны да куандырасы килә.
Заманында Туканны:
Күр, ничек иртэ кояш чыкса, җиһанда нур тула;
һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә,—
дигән мәңге онытылмаслык юлларны язарга рухландырган артистка бүген икенче зур шагыйрьне — Әхмәт Фәйзине түбәндәге шигырьне язарга рухландырган:
Уянуны һәм көрәш елларының
Искә алсам данлы билгесен.
Яшь ай булып туа күз алдымда. Курай булып чыңлый колагымда Сәхипҗамал дигән бер исем
Каһәрле тен.„ Усал тискәре җил...
Юл өстендә ташлар, кыялар ...
Артта — шымчы... Алда, кирпеч тотып, Көтеп тора котсыз феодал...
Кыз боларны белә. Аның саен
Яшьлеген һом бөтен сәләтен.
Кирәк булса гомерен, көлә-көлэ, Корбан итәр, тик яшәсен генә Үз халкының якты сәнгате!
Рәссам тема эзләп газап чиго. Әле йоклый таулар куенында Киселмәгән таш сын... Ә монда Яши безнең белән Сәхипҗамал дигән Онытылмый торган легенда.
Шигырен укып чыккач ук, типографиягә җибәрдек, чөнки берекче сан җыелып ята иде инде.
— Сәхипҗамал турында зуррак әсәр язу теләге дә бар мннда, меяә романны гына төгәллим...— диде Әхмәт Фәйзи
Шагыйрь исән булса, без. ихтимал, халкыбызның беренче артисткасы Гый>- Зотулляпа Волжская турында позма я роман уку бәхетенә ирешкән булыр идек, •Мма, кызганычка каршы, без аны арабыздан югалттык. Ә бит. мәрхүм шагыйрь әйткәнчә, исеме инде легендага әйләнгән Сәхипҗамал апа әле исән, ул безнең ар.»- да яши, әмма аның турында Нәкый ага Исәнбәт язган пьесадан башка әсәр күреп- гаи» юк. Унөч ел үтсә дә, Әхмәт Фәйзи әйткән сүзләрне кабатларга туры кил-»:
Әле Йоклый таулар куенында Киселмәгән таш сык...
АСИЯ ХӘСӘН ОБА ф -АЗАТ ХАТЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГА БАШЛАУ ГА 45 ЕЛ ф
Кеше мәңгелек түгел. Язучыларыбыз, журвалистларыбьга моны исләрен" чыгармасыннар иде.
Беренче санның корректурасы килгәч, Әхмәт Фәйзв аны кызыксынып карал чыкты һәм, безнең үтенүебез буенча, бер рәсемнең астына алты юллык шигырьдә язып куйды. (17 нче бнттә басылган бу шигырь «Актырнагым минем акыллы.» дип башлана.) Шагыйрьнең теләген нскә алып, без ул шигырь астына авторнын исемен кунмадык.
«Һади Такташ шигыре»
Беренче белен төерле була, диләр. Баштарак без дә төерләнеп алгаладык. Менә шул елларда инде мин: «Барысын да кешеләр, кадрлар хәл итә»,—дигәя сүзләрнең мәгънәсен яхшы аңладым. Аңлашылсын өчен сүзне баштан ук алып китик әле.
1957 елның ноябренда «Азат хатын» журналын яңадан чыгару турында карар да бар. редактор да билгеләнгән, әмма штатта башка берәү дә юк иде. Ул заманда әле бүгенге кебек Казан университетында журналистика факультеты да юк. ншь язучыларның саны да бүгенге кебек йөзләр беләв исәпләнми. Башка редакцияләрдәге журналистлар да киләбез дни атлыгып тормыйлар. «Рәте булыр микән ул журналның», ди кайсы берсе. «Редакторы да моңа кадәр фәнни әдәбият белән генә шөгыльләнгән кеше. Ай-Һай, барып чыгар микән аның эшләре», диючеләр дә бар. Ә мин эшне бик эредән башлаган идем, югыйсә. Журналның художнигы итеп теләсә кемне түгел. Татарстан художниклары союзы председателе Харис Якуповны, әдәби хезмәткәрләр итеп (мөдирләр редакция штатывда әле дә юк) «Социалистик Татарстан» газетасының бүлек мөдирләрен чакырдым. Алар елмаештылар гына. Алай иттек, болай иттек, штатны көч-хәл белән туплап, эшкә керештек.
Менә, ниһаять, ун мең тираж белән журналның беренче саны чыкты. Без үзебезне мәйдан тоткан батырлар кебегрәк хис итәбез: бер өзлексез телефон шалтырый. Беренче булып безне язучылар, каләмдәшләребез — журналистлар котлый.
Көлке моментлар да булмады түгел.
Ул елларда Казанда аяк киемнәре тегә торган «Азат хатын» исемле артель бар иде. Менә телефон шалтырый.
— Бу «Азат хатын» әртилеме? Мннем хатынга читек кирәк иде. Шуны тегеп бирмәссезме? — ди берәү язучы Абдулла Әхмәт тавышы белән.
Трубканы куярга өлгермим, тагын телефон шалтырый:
— Мәчетме? Намаз бетмәдеме әле? Абыстайлар нпчәдә килерләр икән? — ди берәү борчулы тавыш белән.
— Абыстайларның эше күп, кунакка барырга вакытлары юк,—дпм ачуланып.
Әмма шаяртып сөйләмәгәннәр икән: мәчет белән редакциянең телефон номерлары охшаш булганга, ялгышып безгә шалтыратканнар.
Беренче санга әллә ни исләре китмәгән галнмнәребезнең өченче сан беләв кинәт кызыксына башлаулары мине элек бик куандырды. Без өченче сандагы бер мәкаләдә түбәндәге юлларны баскан идек:
Такташ... «Китнкатка» дигән күңелле генә шигырь язды. Анда мондый юллар бар:
Камиләләр бүген иртән
Собраниегә киттеләр, Анда бүген Камиләне Делегатка иттеләр.
Нәрсә булып сайланганын
Юлга чыккач онытты, Юл буена шул исемне Хәтерләргә тырышты.
Китикатка микән, ди, Митикатка микән, ди, Өйдәгеләремә кайтып Ни дип әйтим икән? — ди.
геннар* дип эчемнән генә куанып куям. 3
— Ни әчеп сез минем әниемнсн шигырен Һади Такташ шигыре дип язасыз? < Хакым минем алдыма *Азат хатын* журналының 1928 иче елда чыккан £ 2 нче санын куя. Карасам, күзем дүрт булды. Шигырьнек авторы Мамашева. 2 Һади Такташ турында сүз дә юк. Җитмәсә әле. редакция шундый искәрмә бир- . гоя: «Мамашева апа безнең иң карт жырчыларыбыздан. Ул хәзер 55 яшендә*. - Кунаклардан гафу үтенеп, тиешле чаралар күрелер, дип юатып, жайлап j озаткач, бу мәкаләне язган сотрудникны чакырдым. х
— Ни очон Мамашева шигырен Һади Такташ шигыре дип яздыгыз? — дим.
' Сотрудникның исе дә китми. i?
1 — Язсам соң... Аның нинди әһәмияте бар?
— Бер авторның әсәрен икенче кешенеке дип язарга ярамаганны беләсез ич... ♦ ' — Әй, Мамашева нинди автор булсын. Авы кем белә? Ә менә Һади Такташ- <
' ны белмәгән кеше юк. о
1 Болай эшләргә ярамаганны аңлата башлагач, сотруднигымның җен ачулары s чыкты: у
1 — Сез кызыклы материалны аңлыйсызмы соң? — диде дә ишекне шартла- to
мп ябып чыгып та китте. Авың белән бәхәсләшеп утыру мәгънәсез бер аш иде. * Бу мәкаләнең авторы журналда әдәби бүлекне алып барса да, бар белеме — җиде Е Класс.
Уиоч ел узды. Бүген безнең редакциядә югары белемле, исемнәре меңнәрчә укучыларга таныш булган тәжрибәле журналистлар эшли. Мәдинә Маликова, Дилера Зобәерова, Кояш Тимбикова һәм Габдулла Шәрәфетдпновларпың инде .адәби әсәрләре Дә басылып чыкты. Маликова, Зобәерова һәм Шәрәфетдинов инде язучылар союзы члены. Техник редакторыбыз Эльмира Әдиатуллм* эштән ай-мылмыйча Казаң дәүләт университетының журналистика бүлеген тәиммлады. Венера Калимуллина шул бүлекнең соңгы курсын тәмамлау алдында, секретарь-ма- )НШннсткабы.) Фәүзия Гарифуллина культура институтының П курсымда укый.
Ил язмышы — халык язмышы, дип әйтәләр. Илебез үсә. ныгый, илебез белән бергә халкыбыз да, шул халыкның бер тамчысы булган хсзмәткәрләребеэкең дә I белеме, культурасы, аңы, осталыгы үсә.
«Бетсен мода, яшәсен хезмәт!»
Журналның беренче саннарын әзерлибез. Мода бүлегенә күлмәк олгеллрек аеРУча сак сайлыйбыз, фасоннарның гадирәкләрен алырга тырышабыз. Ни әйтсәк дә •мода*, «модалы* дигән сүзләрнең дәрәжәсе зур түгел иде әле. Әмма шул гади м*» фасоннар да кайбер укучыларның ачуын китерде. Шундый ярсулы хатлвр-
Журнал чыгып, бер-ике көн үттеме икән, Казан университетының доценты ♦ (хәзер ул профессор инде) язучы Хатип Госман шалтырата:
— Асия ханым, ечеиче санда Һади Такташнын хәзергә кадәр безгә билгеле ю
булмаган шигыре басылган. Кайдан таптыгыз аны? Шуның оригиналын күрергә ’ иөмкнн булмасмы? — ди. S
Бераздан тәнкыйтьче Хәсән Хәйри шалтырата:
— Һади Такташнын матбугатта басылмаган шигырен кайдан алдыгыз? g
Тагын берничә кешенең соравына жавап бирергә өлгермәдем, бүлмәгә зур < гәүдәле, таза гына берничә хатын килеп кермәеенпәрме.
— Редактор дигәннәре сез буласызмы? — ди арадан берсе.
— Мин,— дим. һәм: «Мевә журналның укучылары да рәхмәт әйтергә киа- э1
пың оерепчесе Актаныш рапонынпан килеп тоште. «ъез оезне рестораннан реет® ранга йөри торган эшсез хатыннар дип уйлыйсыздыр. Без эш кешеләре. Безга модалар кирәк түгел. Бетсен мода, яшәсен хезмәт!» дпгән бик катгый сүзләр бе- лән тәмамланган иде ул хат.
Еллар узды. Мин Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында утырам. 1200 кеше сыешлы тамашачылар залы шыгрым тулы. Республикабызның колхозчылар съезды бара. Биредә колхозчылар, механизаторлар, агрономнар, галимнәр, күрше республикалардан килгән кунаклар. Залпы игътибар белән күзәтәм. Моннан берничә еллар элек авыл кешесе урамда булсын, театрда булсын, кием-салымы, прическасы белән әллә каян аерылып тора иде.
Ә менә хәзер биредә кемпең агроном, кемнең сыер савучы яки галим икәнен белә алмыйсың: ирләр өстендә заманча тегелгән костюмнар, кершәндәй ак күлмәк, галстук, хатын-кызларның өстендә яхшы күлмәк. Кыш булуга карамастан, аягына киез итек кигән, башына дебет шәл чорнаган хатын-кыз юк хәзер. Башына яулык япкан кайбер хатын-кызларны авыл кешесе икәнен чамаларга мөмкин. Дөрес, әле дә теге яки бу мода белән риза булмауларын белдереп безгә хатлар язалар. Әмма бу хатларда инде: «Бетсен мода!» днгән сүзләрне очратмассың.
«Хатын-кыз әдәбияты бармы?»
Хәзер бу сорау сәер яңгырый, әмма журнал чыга башлаган елларда бу мәсьәлә безнең канга шактый күп тоз салган иде. Журналның берничә саны чыгуга бер төркем хатын-кыз чат ябышты:
— Журналда ир-ат катнашмасын!
Әмма иң гаҗәбе шул булды: бу сәер тәкъдимне очраклы кешеләр түгел, бәлки матбугатта утыз елга якын эшләп килгән һәм шул чактагы редколлегия члены булып торган иптәш яклады.
— Фатих Хөсни әсәрләрен без башка журналлардан да укый алабыз. «Азат хатын» журналында, йомшаграк язылгаи булса да, хатын-кызларның әсәрләре генә басылсын! — диде ул.
Каләм тибрәтүче берничә ханым, басарга яраксыз әсәрләрен кайтарып бирсәң:
— «Азат хатын»да хатын-кызга мөнәсәбәт начар,— дип шау итәләр иде.
Безнең хәлләр мөшкелләнде, һәм, дөресен әйтергә кирәк, ул елларны (ул елларны гына микән?) шактый шүрләп, без, әдәбиятка мөнәсәбәте шикле булса да. хатын-кызлар язганы өчен генә, йомшак әсәрләр баса башладык. Бүгенгедәй хәтеремдә, ояла-ояла, журналда:
Каенлыкка барсаң — исең китәр:
Анда шундый-шундый матурлык! —
дпп башланган шигырь басып чыгардык. Күп тә үтмәде, редакциягә Гомәр ага Бәшнров килеп керде, гадәттәгечә, ашыкмыйча һәм көлемсерәп:
— Асия, әдәбиятны, шигъриятны аңлый торган кеше дип уйлый идем мна сине, о менә шундый нәрсәләргә журналда урын бирә башлавың гаҗәпләндерә,— диде.
Туры сүзгә җавап юк. Гомәр ага хаклы иде. Язучылар җыелышында да безне шуның ише әсәрләр өчен шактый нык «пешерделәр». Шуннан соң без таләпчәнрәк була башладык. Хатын-кызларның әсәрләренә таләп артык каты булмасын, дигән карашны мин үзем якламый идем. Бервакыт Башкортстанпың халык пи- гыйре Мостай Кәрим белән шул турыда сөйләшеп торганда, ул да:
— Бездә ирләр һәм хатын-кызлар әдәбияты юк, бездә совет әдәбияты гына бар. Кем язуга карамастан, таләп бер — әсәр, һичшиксез, яхшы булырга тиеш! — диде.
•Все гениальное очень просто* дигән иде Эйнштейн. Без күптән белергә тиешле хакыйкатьне әйтте бит шагыйрь.
Юк юк та безне борчыган проблема теге яки бу формада әле дә калкып чык- калым. «Сез хатын-кыз язучыларга ярдәм итәргә тиеш!» — диләр.
һәм бу ярдәмне кайберәүләр автор өчен... хикәя язып бирүдә күрәләр. Автор безгә, итек тегәргә китергән шикелле, чиле-пешле материал китерә дә, безнец * сотрудниклар шуннан хнкәя язарга тиеш булалар.
Олы әдәбиятка кеше җилкәсенә атланып керү була түгелме соң бу?
һәр копне дип әйтерлек эшкә килүгә телефоннан: «Иптәш Рәхмәтуллама килмәдеме әле?», «Рауза Газизова бүген анда булырмы?*, «Гагнмә апа Мостафина?» дяп сорыйлар. Кемнәрне шулай эзлиләр соң? Бу иптәшләр — редакциянеп штаттан тыш бүлек сотрудниклары. Илледән артык кеше эшли торган бу бүлекнең эше укучыларга күренми диярлек яки бу эш журналами 24 иче битеидәга •Азат хатын* ярдәм итте* дигән баш астында биш-алты юллык кыскп информациядә генә чагылып китә. Хәлбуки, зур һәм кирәкле эш эшлиләр бу иптәшләр. Балалар бакчалары һәм яслеләр салынуның барышын тикшереп торалар, мәктә» лпрдә, ата-аналар янында булалар Шәһәр активының бер утырышында «йозләүк чә балалар кая барырга белми урамда трай тибеп йорергә мәҗбүр булган бер вакытта шимбә һ.эм якшәмбе көннәрдә күп кенә мәктәпләрнең физкультура заллары бикле була», дип сөйләнгән иде. Шуннан соң бүлек эшчеләре Казандагы утызга якын мәктәпнең физкультура залларын тикшерделәр. Табигатьне саклау о буенча да шәһәр оешмаларына бик эшлекле тәкъдимнәр керттеләр. Төрле учреж» ~ Денисләргә йорсп-йореп тә эшләре чыкмагач, редакциягә морәҗэгать иткән күп- u мо иптәшкә ярдәм иттеләр, туганнарын югалткан күпмә кешегә булыштылар* "э журнал очен күпме әһәмиятле, кызыклы темалар тәкъдим иттеләр.
Боз гадәттә активистларның җәмгыятькә китергән файдалы эшләре турында. я гына сөйлибез. Ләкин иҗтимагый эш кешенең үзе өчен дә файдалы. Җәмәгать эшө" о кешене үстерә, аның тормышына эчке бер яктылык бирә, кызыклырак нтә. Мисал- * га Рауза Газизова иптәшне алыйк. Язучы хатыннарының кайберләре кая ла булса бер җиргә кереп эшләми. Ул үзенең тормыш иптәше — язучыга пи беренче ярдәмче. Аның беренче тәнкыйтьчесе, секретаре, китапханәчесе һ. б. Рауза Газизовл Да — язучы хатыны. Шуның өстепә. әле ул оч бала анасы. Шулай да ул җәмәгать эшендә актив катнашырга аакыт тапты һәм бу эш аңа йорт хуҗасы гына булып калмаска, бәлки үсәргә ярдәм нтте. «Азат хатын* журналының штаттан тыш бүлек мөдире булып эшләүче Рауза Газизопа хәзер актив журналист га, татар Мәктәпләре очен дәреслекләр төзүче автор да. Бу мактаулы эшләре очей ул КПССныц Татарстан өлкә комитеты һәм Министрлар Советының Почет грамотасы, «Работница* журналы редакциясе, Татарстан тынычлыкны яклау комитеты. «Азат хатын* журналы редакцияләре Почет грамоталары белән бүләкләнде. Мае- ■оүдә һәм Казанда үткәрелгән семинарларга чакырылды. Редакциянең актив ярдәмчесе булып киткән иптәшләрнең бер өлеше журналист булып үсте. Аларның мәкаләләре «Социалистик Татарстан». «Татарстан яшьләре» газеталарында һәм журналларда басыла.
Газета-журналларның бай эчтәлекле, айда басылган материалларның тәэсирле булуы очен редакциядә оста журналистлар эшләү генә, хәтта авторлар саны ■үп булу гына да җитми, һәр редакциянең Газизова, Хосиетдннов, Мостяфан-i. Рахматуллина, Гафарова. Магизов, Зайнуллина. Булатова, Садыйкоаа кебек тырыш ■Рдамчоләре да булырга тиеш.
«АЗАТ XAiUH* ЖУРНАЛЫ ЧЫГА БАШЛАУГА 45 Ы
Якын ярдәмчеләребез
Алда торган бурычлар
Укучылар хәтерлидер, узган унвч ел эчендә журнал хатын-кызлар тормышына кагылышлы күп кенә әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрде. Мәсәлән, моннан егерме еллар элек Татарстан үзенең механизатор хатын-кызлары белән дан тота вде. Соңгы елларны аларның күбесе башка эшкә күчкән, кызлар бу эштән читләшә башлаганнар. Элек механизатор булып эшләгән кайсы гына хатын-кыз белән сөйләшсәң дә, сыер саву, дуңгыз фермасында яки кырчылык бригадаларында эш-ләү трактор я комбайнда эшләүдән җиңел түгел дип әйтәләр. «Механизатор булсаң, ичмаса, сине төрле эшкә куып йөртмиләр, кулыңда менә дигән профессияң була, эш хакың да, пенсиягә чыккач пенсияң дә югары, почетың да зур була», диләр. Шуларны истә тотып, без дүрт ел буена кызларны механизаторлык эшенә чакырып язылган күп кенә мәкаләләр, хатын-кызлардан механизатор ветеран- нарыбызның мөрәҗәгатьләрен урнаштырып килдек. Әлеге мәкаләләрдән сод механизатор булырга теләкләрен белдереп йөзләрчә кызлардан хатлар килде. Без механизаторлар әзерли торган уку йортлары белән элемтәгә кердек, кызларны күбрәк алуларын һәм аларга тиешле шартлар тудырылуын үтендек. Бу чаралар нәтиҗәсез калмады. Ләкин бу өлкәдә әле бнк күп эшлисе, тырышлык куясы бар, чөнкн гомумән алганда, авыл җирләрендә механизатор булып эшләүче хатын- кызларыбыз аз әле.
Хатын-кыз — җәмгыятебезнең актив члены гына түгел, ул әле безгә алмашка килүче буынны тәрбияләп үстерүче дә. «Ана — бөек исем!» ди шагыйрь Һадя Такташ. Бөек һәм җаваплы исем! Безнең чор балаларын тәрбияләп үстерү, мәктәпләрдә элеккеләреннән катлаулырак программалар буенча укучы балаларга ярдәм итү өчен әни кешегә 7—8 класс белем һич тә җитмәячәк. Апың кнм дигәндә урта белеме булырга тиеш. Хатын-кызларның белемен арттыру, аларны җнтәх- че эшләргә күтәрү, яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү, хатыв-кызларнык хезмәтен җиңеләйтү кебек мәсьәләләр журналның һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Партиябезнең XXIV съезды совет халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән гаять зур чаралар билгеләде. Журнал хәзер үзенең тел бурычы итеп әнә шул чараларны тормышка ашыруга хезмәт ияләрен туплауда партия һәм совет оешмаларына якыннан торып булышуны саный.