Логотип Казан Утлары
Шигърият

Югалган углан монологы

Югалган углан монологы
Каршы алыгыз, дип хәбәр итмим. Мин жил булып киләм ишеккә. Төн уртасы. Әни ишек ача Минем тавышымны ишетсә.
Самоварын куя. Урын жәя һәм сораша дөнья хәлләрен: «Бик сагындым, улым.
Күп көттердең.
Озак килми торды хәбәреңә.
Дивардагы рәсемемә кунган Тузаннарны сөртеп төшерә. Чәе бетсә, төн уртасы дими. Шундук кереп китә күршегә.
Таң атарга, әни. күп калмады. Йокларга да бәлки вакыттыр. Арыгансыңдыр, көтү чыкканчы Инде бераз гына ятып тор.
Ничәнче ел шулай тик жил генә Улың булып килә ишеккә Жил алдалый сине, үтенәм. әни. Колак салма, тавышын ишетмә.
Минем өчен диеп ясап куйган Чәең инде күптән суынган Кара рамнан сөйгән улын карый, Улың карый сугыш кырыннан.
Без бәхәстә
Язмыш белән без бәхәстә мәңге. Язмыш белән мәңге алышта. «Язмышыңнан өстен булыйм, дисәң. Чигенмәскә өйрән карыш та». Шулай куша тормыш, безне үзе Салларына салып агыза, Йөрәгеңә нәфрәт уты ташлый, Я мәхәббәт нуры кабыза. Нәфрәт йотып без сөяргә тиеш. Күз яшьләре аша көләргә. Тез чүкмичә дошман каршысында Намус куша көлеп үләргә. Пропискабыз вакытлыча жирдә, Ә чиратта яңа токымнар. Кеше! Язмыш белән син бәхәстә, Үзең бар дөньяга хөкемдар.
Сулар ага да ага. Агачтан оча яфрак. Керфектән тамчы тама, Атадан кала бала. Сулар ага да ага.
Җилләр исә дә исә. Агачта яфрак шаулый. Керфеккә кояш төшә. Тәгәрәп уллар үсә. Җилләр исә дә исә.
Мин ант иттем сиңа кайтмаска, дип.
Качкан йөрәк, әйдә, еласын.
Туң ярларга бәреп дулкын тынды, Кошлар китте ташлап оясын.
Таш өстендә соңгы чәчәк шиңде. Яфрак очты соңгы хат булып. Күңелемә беренче кар төште Сүнгән йолдыз кебек атылып.
Сагындым мин яфрак яшеллеген. Төшкә кереп кошлар кагынды, Бик тыңлыйсым килде дулкын шавын, Тере чәчәкләргә табындым.
Хыянәт иттем, боздым антымны. Сагынуым көзге тамчы булып Керфекләргә тамып талпынды.
Килгән якка горур башны идем — Көзге сулар юмаган эзне. Ялындылар җирдә яфракларым: «И агачым, кире ал безне!»
Юеш канатларын кагып Кая очып бара казлар. Каңгылдашалар үзара: <Офык артында, дип, язлар».
Скрипка елый — нәзек кыллар Күз яшедәй ята күнелгә. Хатирәләр сары яфрак коеп, Салкын томаннарга төренә.
Скрипка елый — канатларын Күтәрәлмый казлар талпына Нәзек кыллар әйтеп биргән моннын Үзәкләргә үтә салкыны.
Соңгы көзе бу көз мәхәббәтнең һәм үксүе үксез күңелнең. Скрипка моны, хыялларның Сары көзе булып түгелдең.
1970