ТУРГАЙ
ичәләрдә булдым икән мин? Тугыздамы, әллә сигездәме? Юк, тугызда булсам кирәк. Шул кышны, пелт-пелт килеп утырган сукыр лампа яктысында җеп эрләгәндә, дәү әниемнең ниндидер бер сүзенә кушып: «Бу язда син тугызга чыгасың»,— дигәне хәтеремдә калган. Шуннан соң яз мина бик тиз җиткәндәй тоелды. Иң элек төннәрен туңып, ә мин мәктәпкә барганда аяк астында шыгыр-шыгыр итеп калучы каты кар эреде, аннары салкын көздән бирле безнең бакчада кунып йөргән каргалар очып киттеләр; таллар
бөре бәйләп, өрекләр чәчәк атты; авылның этләре үткән елдан калган, кар астында ятып күгәреп беткән өрек төшләрен карс-корс кимереп, көнозын агач төпләрендә иснәнеп йөрделәр; тавыклар кояш төшкәя дубал- лардан 1 чебен чүпләде; кайчакта алар азык эзләп ерак камыллыкларга кадәр китеп баралар иде; безнең чуар мәчебез иртәдән кичкәчә иске ындыр табагында тычкан каравыллап йөрсә, аның өйдә калган ялгыз баласы дәү әниемнең зырылдап әйләнгән орчыгы белән уйный. Күрше карт көн саен иртән китмәнен кайрый. Шул язның тагып бер билгесе буларак, нәкъ безнең өй өстеннән торналар очып киткәне хәтердә. Әле дә күз алдымда, дәү әнием чүплеккә көл түгеп ятканда, кинәт кулын маңгаена куеп, күккә карап тураеп калды. Мин дә башымны күтәрдем һәм болытлар астыннан йөзеп баручы, бичара Кондыз җиңгәмнең тоташ куе кашлары сымак урталары кыйгачланып тезелешкән зур-зур кара кошларны күрдем.
— Торналар,— диде дәү әнием уйчан гына.— нинди түбән очалар. Бу яхшылык галәмәте. Боерса, быел туклык була, пырунт та бетә...
Шулай диде дә дәү әнием өйгә кереп китте. Ә мин торналарның җирдә шуышып барган күләгәләрен күреп калдым. Бала бит, шул күләгәләр артыннан чабып киттем. Иөгерә-йөгерә куып җитәсе килә. Юлсыз-нисез чабам, арыклардан2 сикерәм, чокырларга төшәм, каты үлән камылларына аякларымны канаттым, иске ыштан балакларымны телгәләп бетердем. һаман чабам. Ахырда: «Әй!» ■’игән тавышка әйләнеп, көчкә туктадым. Колхоз рәисе икән. Үзенә чакыра. Йөгереп бардым.
— Иртәдән башлап Кондыз җиңгәң белән сукага йөрисең, ат башы тотарсың,— диде.— Укытучыларыгыз укудан бушатты. Бер сине генә түгел, әлбәттә. Малайлар-кызлар — шактый буласыз. Нәрсә ул кадәр шаккаттың? Хәлгә төшенергә вакыт инде. Кеше җитешми бит, күреп торасың!..
Әйтте дә, нигәдер миннән күзләрен яшереп, борылып китте. Ә мин авызымны ачып карап калдым.
Кондыз җиңгәм иртә таңнан килеп җиткән. Үзе дә атка атланган, бер атны җитәкләп тә алган. Нишлим, киттем аның белән...
Кондыз җиңгәм нинди зирәк җан иде, мескенкәй. Аның яшьли үлгәненә әлегәчә бәгырем көя. Унҗидедә булган икән, уйлап карасам. Алты ай гына элек туен уздырган идек. Туйдан соң нибары өч көн кияү куенында ятып калды; абыйны фронтка озаттык. Уйнап уенга туймаган, көлеп көлкесе бетмәгән... Ах, бичара җиңгәм! һәрвакыт уйчан, моңсу
1 Дубал— дувал, балчык яки кирпечтән ясалган койма.
2 Арык — канау, арык.
төшеп, мина уввннён яшьтәш кызларымча мөгамәлә кылып, уйнап, шаярып китә иде. Я булмаса, мине дә кешегә санап, .минем өчен әллә ни төшенеп булмаган мәгънәле сүзләр дә әйтеп куйгалый иде.
Атлар арыгач, алармы туктатып, сукаланмаган жирдән мәк чәчәкләре яки башка гөл-үләннәре өзгәләп, үзенчә хыялга бирелеп, кайчак авыз ♦ эченнән көйли-көйли күзе күргән якка атлап китәр иде дә, аннары = минем онытылып еракта-еракта калганымны искәреп, атларыбызнын 2 бик өркәк булуларын, ташлап китәргә ярамаганын белсә дә. тиз генә үз £ янына чакырып алыр иде. Мин килеп житү белән: «Каенем, әйдә, атла- ь рыбызга чаклы йөгерешәбез»,—ди иде. Яки башка берәр кызык уен ♦ табып күңелемне күтәрә иде. Кайчак ат өстендә сөйләшми генә, уйчан и гына, хәтта борчулы гына килә-килә дә, кинәт: «Каенем, ялыккансыз- ° дыр? Әйдә, чабышабызмы?» — дип, атын чаптырып китәр иде. <
Бу юлы без атларыбызны үзебезнең өрек бакчасына утлауга куйдык. с Бакча зур, куе. Өрекләрьең шау чәчәктә чагы. К^к ап-ачык, айлы. < Борынга яшь үлән һәм өрек чәчкәсенең исе бәрелә. Бакча ниндидер серле u булып, язгы тынычлыкта изрәп утыра. <
Без көндәгечә атларыбыз янында кунар өчен урын-жнр ала кил- j? гәнбез. >
Җиңгәм түшәкләребезне җәйде, икебез дә чишенмичә генә сузылып а яттык. Бер-беребезгә сүз катмыйча, хыялга чумдык. Шулай озак яттык. Бервакыт жингәм:
— Каенем? Әй, каенем,— диде.
— Ә?
— Әйдә, качыш уйныйбызмы?
Күптән уйнамаганлыктан, качышны сагынган идем. Куанып сикереп тордым. Озак уйнадык без Икебезгә дә бик күңелле булды. Ләкин, берьюлы мин яшеренгәч, жингәм нигәдер эзләмәде. Көтәм юк, көтәм юк. Арыган булса кирәк дип, качкан жиремнән чыктым да, агачтан-агачка яшеренеп, бакчаның аргы башына, алдан сөйләшенеп куелган юан өрек агачы янына киттем. Якынлаша төшкәч, агачка сөялгән ниндидер ак нәрсә күрдем. Башта мин моны өрек куагының җиргә иелеп төшкән чәчәкле ботагымы дип тә уйлаган идем Яхшылап карасам, җиңгәм икән. Ерактан урап килдем дә, «ть-фү-ү!» дип кычкырып, агачка төкереп куйдым. Аннан җиңгәмнең алдына чыгып: «Әй, жингәй, тоттыгызмы, я? Тоттыгызмы, я?» — дип, аны үрти башладым. Ләкин жингәм эндәшмәде дә, кыймылдап та карамады. Якынрак килсәм, аның ай яктырткан ап-ак йөзе буйлап яшь ага иде. Мин, ни кыларымны белми, аптырап калдым. Җиңгәм дә, шул килештән, өрекнен чәчәкле ботаклары арасыннан йөзеп барган айга карап, тилмереп тора бирде. Аның ике күзеннән — төбе караңгы куш чишмәдән —топ-тонык сулар мөлдерәп чыгып, ике елгачык сыман, түбән таба акты да акты. Бу суларда өрекнен чәчәкле ботаклары, бер әзем ак болыт, йөзеп барган ай, сөттәй ак, салкын күк чагыла кебек иде...
Бераздан жингәм мине әкрен генә кулымнан алды да түшәкләребез янына җитәкләп китте.
Без килеп яттык, ләкин йоклый алмадык, һәркайсыбыз үзебезнең яшерен дөньябызга чумды. Мин, өрекнен чуар ботаклары арасыннан күккә карап, якын җирдә утлап йөргән тышаулы атларыбызнын дук-дук сикергәннәрен, шырт шырт итеп чирәм йолыкканнарын, вакыт-вакыт пошкырып куюларын, кайсыдыр бер өрек куагында сайраган былбылның яз башындагы дәртле җырын тынлап яттым. Ике кулын баш астына салып, минем кебек үк күккә карап яткан җиңгәм исә вакыт-вакыт авыр гына көрсенеп куя иде.
Менә бакчаның бер почмагында сөтак сайрый башлады. Шуннан бераз үткәч, җиңгәм миңа:
— Нәрсә, ҖИҢГИ? ж
— Беләсезме, каенем, сөтак бер заман пәйгамбәребезнең килене булган, имеш. Аннары, каргыш тиеп, шушы кошка әйләнгән, ди.
Мин моны дәү әниемнән ишетеп беләм. Сөтак төн буе: «Сөт, ак?! Сөт. ак?!> — дип чыга икән, ләкин сөт акмый, таң алдыннан гына аның кипшенеп беткән томшыгына күктән бер тамчы сөт тама, имеш. Бусын да ишеткәнем бар.
«Бу пәйгамбәрләре бик бай кеше булса кирәк,— дип уйладым мин шунда, җиңгәмнең янында ятып,—минемчә, киленен төшергәндә зур туй биргәндер. Уен-көлкесе белән... Ә шулай да җиңгәм белән Якуб абыемның туйларына җитә алмагандыр әле. И-и, аларның туе! Андагы уен- көлке, ай-һай! Егетләр көрәше... кыз-киленнәрнең таган атынулары... Ай нурында, кар өстендә яулык ташлау, ак чүлмәк уеннары... Килен төшкәндәге күңелле ыгы-зыгы... Килен каршылау... Чаршау артында җиңгәмнең мең дә беренче кабат йөгенүе, һәр йөгенгән саен, алкаларының айга чагылышып, кошка тагылган кыңгырау сыман, нәзек чыкылдаулары...»
— Каенем?—диде җиңгәм.— Әй, каенем! Йокламыйсызмы әле?
— Юк.
— Минемчә, быел фронт, сүзсез, туктый. Туктамаса да, барыбер Якуб кайта. Мин әйтте диярсез. Кайта. Җиңгәм әйткән иде менә диярсез. Бер җиреннән җиңел-җилпе генә яралана да, кайта да килә.
Мин эндәшмәдем. Шуннан соң йоклап та киткәнмен.
Иртәгесе көнне, гадәттәгечә, таң атканда тордык. Төнге чыктан авыраеп калган түшәкләребезне кагып-селкеп, утлап еракка киткән атларыбызны тотып, сугарып, аннан өйләребезгә барып, кичке азыгыбызны алып, эшкә киттек. Эшләгән җиребезгә килеп, куп юанмыйча, атларны сабанга җиктек. Ә дигәнче ике буй җирне сөреп тә ташладык. Менә шул сәгать, шул минутта әлеге каһәр суккан бәхетсезлек чыгып куймасынмы...
Тургай күктә көтмәгәндә пәйда булды. Нәкъ безнең баш очыбызда. Кайчан ул шунда күтәрелеп өлгергәнен мин, гадәттәгечә, тагын күрми калдым. Ул җырлап күтәрелде һәм озак-озак сайрады, һай. ничек бирелеп тыңлый идем мин үземнең әле гөнаһсыз, югалтуның ни икәнен белмәгән чагымда — бу бәләкәй генә соры кошнын иске хәмер исе анкып торган борынгы шәрык шигырьләредәй ләззәтле җырын.
Кизәк җыеп далада йөргәндәме, гөмбәгә дип тау итәгенә баргандамы, сыер көтеп чишмә буенда яткандамы — кай җирдә генә ишетеп алмыйм мин бу тургай тавышын, көндез йолдыз эзләгәндәй, аны ерак күктән эзләргә тотына идем. Ләкин, көндез йолдызны күрү никадәр кыен булса, биектә сайраган тургайны күрү дә минем өчен шулай ук кыен була иде.
Күпме җентекләп карама, һаман шул: иртәнге язгы күк.. сүнеп барган соңгы йолдыз... батырга өлгерми калган ай... айга каршы йөзгән, дөя баласына охшашлы ак болыт... Ә тургай күренми. Сайрап тора, ләкин күренми. Дөньямны онытып, тилмереп күккә карап, күпме вакыт үткәнен дә белмим, кинәт бер атыбыз тибенеп аягымның тиресен сыдырды. .Үземне екты да алга китте. Шунда ук исемне җыеп, тезгеннәргә ябыштым һәм атларны туктаттым. Җиңгәм йөгереп килде. Ул минем канаган аягыма, гаепле сыман, аңар төбәлгән күзләремә эндәшми карап торды да. үзе дә минем яныма утырып, үксеп еларга тотынды.
Мин бусына төшенә алмыйча аптырап карап калдым. Ул күпмедер шулай елады. Аннан, басылып, башын күтәрде.
— Аны күрә алмыйсыз сез,— диде ул, югары якка ишарә ясап, һәм, нигәдер, елмаерга тырышып:
— Аның бар булганы — җыр. Җырын тыңласагыз, шул җиткән. Ә беләсезме, нәрсәләр турында җырлый ул?
— Юк,—дидем, кызыксынып.
аәнгәр 1 үк, л«ыДОК оолитлар, көндезге an, кояш нурлары, сукаланган далалар, каберле^Ъ йомырка өстендә утыручы икенче бер тургай турында җырлый ул.
Шул чак якында гына «папыр-пыр» иткән тавыш ишетелде. Әйләнеп карасак, атлар артыннан ниндидер бер ак кош очып чыкты. Атлар өркеп ♦ чаптырып киттеләр. Мин чак-чак артка чигенеп өлгердем. Җиңгәм, ике = атнын уртасында калып, ыргып торды да бар көченә аларның тезгеннә- £ pen ә асылынды. Ләкин туктата алмады, атлар аны өстерәп киттеләр. “ Бераздан жингәм егылды, кулларын тезгеннәрдән чыгара алмаган, ь күрәсең, жирдә сөйрәлеп бара бирде. Менә атлар якындагы текә ярлы ♦ тирән чокырга барып житте. Мин ачы кычкырып жибәрдем дә кулла- я рым белән битемне капладым. Куркуымнан онытылып китеп, бераздан = күземне ачсам, жир сөреп йөргән хатыннар һәм бала чага барысы да < дәррәү чокырга таба йөгерешәләр иде. =
Җиңгәм чокырның аръягына кадәр сөйрәлеп барып, шунда егылып * калган икән. Атлар юк. Кешеләр жингәмне уратып алганнар. Мине якын Җибәрмәделәр. «Сиңа ни калган монда? Бар әнә, атларыңны эзлә!»— п диде берәү. Инде китеп барганда, бер хатынның: «Мие аккан»,— дигә х нен генә ишетеп калдым. j
Иртәгесен Кондыз жингәмне жирләдек. Мин башка бер хатын белән эшли башладым.
Шул елның көзендә, бичара жингәм әйткәндәй, ун аягы яраланып. Якуб абыем сугыштан кайтып килде. Кайтты да, өендә бер көн ял итмичә (кайда анда ял итү) уракка чыкты. Аңын уракка төшкән беренче көне хәзергәчә хәтеремдә. Төш вакыты иде. Эссе. Биек бодай арасыннан үткән тар сукмак буйлап уракчыларга чишмәдән су алып кайтам. Кинәт кемнеңдер якыннан гына:
— Әй, су бирче? — дигән тавышы ишетелде. Туктап, тирә ягыма карандым. Бодай быел бик озын булып үскәнгә, кеше башы күренерлек түгел. Баскан жиремә чынлап торып күз салсам. Кондыз жингәм белән соңгы тапкыр сукалаган жиребез икән. Бу жиргә әле уракчылар төшкәне юк иде. Шуңа күрә, мине кем чакырды икән дип аптырап торганда, баягы тавыш яңадан:—Әй, алып киләсеңме инде? — дип кабатлады. Мин. юлдан чыгып, куе бодай арасыннан тавыш килгән якка киттем. Якуб абыем бугай, дип уйлап куйдым. Чынлап та, ул икән. Иске галифедан, төсе уңган ертык майка, башында сугышка кад«>р үзе киеп йөргән иске калпагы. Маңгае, муены, йон баскан култык аслары манма су. Күрәм, шактый гына жирне урып ташлаган.
— Үзем чакырмасам, исендә дә юк,— диде ул, көлемсерәп.
Чиләкне миннән ике куллап алды да, тураеп баскан килеш, су өстен* дә йөзеп йөргән чүп-чарны, чикерткә тәпиләрен авызы белән өреп, чиләкнең аргы читенә куа башлады. Мин, аның бу жиргә нинди уй белән килгәнен төшенеп бетә алмый, сиздерми генә тнрә-якны караштырам, теге, атлар өреккән жирне эзлим Чамалый торгач, таптым бит шулай да. Нәкъ без басып торган жир икән. Якуб абыема күз салдым. Ә ул, авызына якын китергән суны эчмичә, чиләк читеннән яшерен гена мина карап тора икән. Мин сискәнеп киттем.
— Шул жирме? —диде Якуб абый карлыгып һәм без торган жиргә ымлап күрсәтте.
Мин каушап, озак кына аңа карап тордым да, ниһаять, акрым гына башымны кактым.
Якуб абыемның кулындагы чиләге әкренләп тубән таба төшә башлады. Күкрәгенә кадәр жнткәч, ычкынып китте дә. суы түгелеп, жирдә тәгәрәп калды.
Ман, абыемның хәлсеа салынып төшкән кулларыя, күгәргән ирөннә-
рылдым. __
Якуб абыем җиргә утырды, башын тезенә салып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Мин аның, кичә хатыны турында әйткәндә еламыйча, бүген елап ятканына таң калып, карап тордым. Ул озак елады, аннан тынды.
Шул чак безнең яндагы куе куак астыннан «пырр» итеп тургай очып чыкты. Якуб абыем миңа ялт итеп карап алды да урыныннан сикереп торды. Без куак янына бардык. Килсәк, кечкенә генә ояда кысылышып, канат катыра башлаган өч кошчык ята. Абыем, алар янына чүгәләп, кулын сузган иде, кошчыклар авызларын ачып жим көттеләр.
Кинәт шул вакытта баш очыбызда, зымыраган биеклектә тургай сайрап җибәрде. Ул һаман шул, бөтен нечкәлекләренә кадәр күңелгә сеңеп калган, ниндидер бер тылсымлы көче йөрәкне бүльк-бүльк иттерә торган көйләрен сыздыра башлады...
Якуб абыем акрын гына урыныннан торды, уң кулын маңгаена куеп, күктән тургайны эзләргә кереште. Ул шулай озак басып торды.
— Эх! — диде ул, ахырда авыр сулап, һәм миңа борылды,—үлгәннәр нинди бәхетсезләр бит.
Мин, бу юлы аның йөзендә борчылу урынына ниндидер дулкынлану күреп, куанып киттем.
Шуннан соң гына буш чиләгемне чыңлатып, авыр бодай башларынын биткә чапкалаганнарына да игътибар итмичә, күкрәгемне кыса башлаган шатлык хисенә бирелеп, чишмәгә киттем.
Ә тургай әле һаман сайрый иде.