ТӘНКЫЙТЬ
инем Гаптери атлы дустым бар иде Соңгы вакытта әллә нишләде шул
Гаптери. Бөтен эшен әшнәләр аркылы жайлый башлады. Шунсыз булмый,
хәйләсез дөнья файдасыз, дн.
Әле бер көн минем янга килгән дә:
— Ахири, туйдым эшемнән, үз тирәңә, берәр жылырак урынга урнашырга
булышчы, ди. Нәчәльнигеңә жайлап-майлап сүз салсаң, син, билләһи,
булдырасын,— дигән була. Салпы ягыма салам кыстырмак- чы. Чистый үчекте.
Эчемдә эт булып өрергә әзер торган ачуымны чак тыеп, акыл өйрәтеп карыйм
үзенә:
— Ташла бу гадәтеңне, Гаптери, майламый-жайламый гына яши башларга
вакыт сиңа,— дим.
Колагына да элми- «Шунсыз булмый. Әтдил кадр янына барып бактым инде.
Анда я токарь, я слесарь бул, диләр. Тимер кыйнап, тимер каезлап ятарга мин әллә
тилеме? Тимердә ни ачуым калган минем»,— ди.
Үзенекен ишә генә Гаптери. Нишләргә соң? Акылга утыртырга кирәк бит
малайны. Бөтенләй бозылып китүе бар.
Тоттым да яздым үзен гәзиткә «Әшнә-мәшнә уйнарга ярата, нәчәл- ләр
тирәсендә бутала, шуларга ярарга тырышудан гайре бер эш кылганы юк
Гаптеринең»,— дидем.
Язган әйберем газиткә басылып бер-ике көн үттеме, юкмы, минем янга
Гаптеринең дуслары тупырдап килеп житте.
— Син Гаптерине гәзиткә язгансың икән,— ди озын буйлысы. Ә күзләре ут
кебек яна.
Шүрләп куйдым: куллары да чамалы гына күренә. Җилкә тамырыңа бер менеп
төшсә...
— Теткәнсең икән үзен,— ди кыска буйлысы
Аннары болар икесе берьюлы телгә киләләр:
— Безнең дә Гаптеридән артык жиребез юк, дус кеше. әйдә, безне дә
тәнкыйтьлә, тетмәбезне тет, бөтен халык алдында фаш ит. Алар икесе дә ялаган,
диген, нәчәльниккә тәлинкә тотучылар, диген...
— Чукта, ник бәйләндегез әле. егетләр? — дим мин, ни көләргә, ни еларга
белмичә.
— Ник бәйләнмик,— диләр тегеләр, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә.— Әнә, син
гәзиткә язгач, Гаптерине начальник үзенә за.м итеп билгеләгән»,