Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮРИЯДӘ ОЧРАШУЛАР


еэне совет илчелегендә эшләүчеләрдән бер торием кеше каршылады.
Ә берничә минуттан үзебеэиен «Волга» машинасында шәһәр үзәгенә чаба идек инде. Ун минутлап чүлдән баргач, ямь-яшел урамга керәбез. Йортларның яссы түбәләре, киң балконнар һәм террасалар күзгә ташлана. Тәрәзәләрне каплаган матур агач рәшәткәләр ой эчендәгеләрне чит күзләрдән һәм кейдергеч эссе кояштан, тузаннан саклый.
Дәмәшк— бик борынгы матур шәһәр. Аның биш мең еллык тарихы бар. Күл гасырларның сәяхәтчеләре аның матурлыгына сокланганнар, күп әдипләр һәм шагыйрьләр аны мактап шигырьләр язганнар.
Каеьюн тавы итәгендә, чүл арасында утырган шәһәр, безнең Ташкент шикелле үк, зур бакчаны хәтерләтә. Әйтерсең лә ком диңгезе уртасындагы яшел утрау.
Икенче конне сәгать 12 ләрдә мин илчелекнең экономик мәсьәләләр буенча киңәшчесе Равил Солтанович Аклаев бүлмәсендә утыра идем инде Ул Уфа нефть институтын тәмамлаган инженер-нефтяник. Хәзер вакытлыча Гэхноэкслортның кадрлар бүлеге начальнигы ярдәмчесе вазифасын үти. Равил Солтанович Сүриядә ике ел эшләү дәверендә Сүрия диалектында бии шәп сөйләшергә өйрәнгән. Ул мине биредәге эшләр белән, хезмәтемнең характеры һәм шартлары белән таныштырды. Сөйләшеп утырганда мин совет геологларының Сүрия чүлләрендә файдалы казылмалар Табуын, совет нефтьчеләренең Сүрия белгечләре белән берлектә илнең теньяк-кен- чыгыш районнарында нефть ятмалары эзләүләрен һ. 6. турында белдем.
Бер кәннәи соң мин Халеб (Алеппо) шәһәренә китәргә тиеш идем. Зурлыгы ягыннан Домешктән генә калышкан бу шәһәрдә Сүрия тимер юлларының генераль дирекциясе урнашкан.
Проектның баш инженеры Тер-Микаэлянцны йөртүче Абдрахман үзенең «Шевро- лоиссндо мине гостиница янында көтеп тора иде инде.
Домошк — Халеб шоссесы Сүрияне көньяктан төньякка таба кисел үте. Ярты юлга Җиторөк зурлыгы ятымнан өченче урында торган Хомс шәһәре бар Ул Сүриянең иң салкын урыны. Шәһәр зур юлларның кисешкән урынында, киң генә үзән уртасында утыра. Тау тезмә лоре арасыннан диңгеэ җилә эреп тора. Сул якта Хомс күле күренеп кала. Ул Нахр-Аси елгасын бүлеп ясалган. Европалылар аны Оронт дип йөртәләр.
Шәһәргә кергәч, машина ике катлы йорт алдына килеп туктый. Фасадына «Фундук Басмам җодид» дип язылган. Безнеңчә Яңа Басман гостиницасы була. Биредә мине Лвигипротранс инженерлары — Москәү егетләре Владимир М/квич Һәм Валерий Ру- дицкийлар каршы алды. Алар гарәп телен беле торган тарҗәмаченә күптән кәгәләр икон инде.
белгечләр дә килеп җитмәгәнлектән, кайбер бүлмәләрдә кеше юк;.
Икенче көнне миңа Офиска (Тартуе — Хомс тимер юлын төзүче оешманы кыска, ча шулай диләр) барырга кирәк иде. Ул без торган гостиницага якын урнашкан «Зөһрә» кинотеатры артында гына булып, бер зур йортның икенче катын тулысы белән алган. Биредә Ленгипротрансның утызлап инженеры Тартуе—Хомс тимер юлын проектлаштыру өстендә эшлиләр.
Хомстан Халеб шәһәренә Ливаннан килә торган тимер юл тармагы үтә. Тартуе— Хомс тимер юлы да эшли башлагач, Советлар Союзыннан Тартуе портына килгән йөкләрне Евфрат плотинасы төзелгән җиргә турыдан-туры илтеп булачак. Ә Евфрат плотинасы әһәмияте ягыннан Мисырның Асуан плотинасы белән тиңләшергә хаклы.
Сүрия халкы уңдырышлы жир мәйданына бик мохтаҗ. Евфрат корылмасы тәмамлануга җирле халык элек булган файдалы чәчү мәйданына өстәмә рәвештә 550 мең гектар җир алачак. Шуның өстенә 400 мең киловатт куәтле гидростанция эшли башлаячак. Ә бит аңа кадәр Сүриядәге бөтен электростанцияләрнең егәрлеген бергә кушсаң да нибары 250 мең киловатт кына булган.
Плотина төзү эше күптән үк планлаштырылган була. Элекке хөкүмәт башлыклары ФРГдан кредит сорап мөрәҗәгать итәләр, хәтта килешүгә дә ирешәләр. Ләкин Көнбатыш Германия әһелләренең яшерен максаты бик тиз фаш ителә. Үзләре салачак капитал бәрабәренә теләгәнчә һәм теләгән вакытта алар Сүрия нефтен Германиягә озатып тору шартын куялар.
Сүрия хөкүмәте моны кабул итә алмый, әлбәттә.
1966 елның апрелендә Сүрия җитәкчеләре Мәскәүгә килгәч, Ефрат плотинасын кору өчен ярдәм сорап, Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәләр һәм бу сөйләшү Ефрат плотинасының төзелүен реаль нигезгә куя.
Минем төп вазифам тәрҗемәче булып Совет һәм Сүрия белгечләрен тимер юл төзүдә булган дөньякүләм казанышлар белән таныштырып бару иде. Шуңа күрә миңа гарәпчә һәм русчз китап-җурналларны бик күп укырга, өйрәнергә туры килә. Җитмәсә, техника өлкәсендә дә азмы-күпме фикер йөртергә тиешмен. Ташкент университетының Көнчыгыш телләр факультетына кергәнче Сызрань техник училищесын тәмамлавымның шактый ярдәме тиде.
Бездән килгән белгечләр арасында төрле һөнәр ияләре бар: күпер төзү, җир корылмалары буенча инженерлар, геологлар һәм элемтәчеләр. Безнең барыбыз белән до тәҗрибәле өлкән белгеч Леонид Григорьевич Комолов җитәкчелек итә. Урта буйлы, киң җилкәле бу иптәш эштә искиткеч таләпчән, бик күп яклары белән безнең һәркайсыбызга үрнәк булырлык.
Белгечләрнең тормыш-көнкүреш, культуралы ял мәсьәләләрен хәл итү безгә — тәрҗемәчеләргә тапшырылды. Шуңа күрә без Комолов белән көн дә очрашып тора идек. Минем төп эш урыным төзелеш администрациясе бүлмәсендә: гарәп чиновниклары белән янәшәдә. Хәтта төзелеш директоры урынбасары һәм баш казначей Әбү- Мусаның да урыны минем каршыда гына. Офис директоры Аднан Ильяска без, тәрҗемәчеләр, бик сирәк яки бөтенләй кермибез, чөнки ул теоретик һәм техник мәсьәләләрне генә карый, ә калган эшләрне Әбү-Муса хәл итә. Аның тулы исеме — Әбд-ер-Рәхим Камалетдин. Ләкин безнең белгечләрдән берәү дә аның чын исемен белми. Барысы да Әбү-Муса (ягъни Мусаның әтисе) дип йөртәләр. Чөнки аның алты баласы булып, арада иң яратканы Муса исемле икән. Шуңа күрә дә ул үзен яраткан улы Мусаның әтисе дип атый. Аның кул астында эшләүчеләрнең составы бик чуар. Минем белән янәшә утыручы Госман Шакир — Әбү-Мусаның урынбасары, милләте белен — черкес меселман динен тота. Курьеры Мәҗит Харис — христиан. Урта мәктәпне узган ел гына тәмамлаган һәм быел Мәскәүдәге Патрис Лумумба исемендәге Холыклар дуслыгы униэеоснтетына укырга барырга хыяллана. Чәй һәм кофе таратучы Рәшит Юныс — көрд.
Гарәг.пәр үзара да, безгә дә ифрат яхшы, җылы мөнәсәбәт күрсәтеп яшиләр. Алар очрашкан саен исәнләшәләр һәм аерылган саен саубуллашалар. Эш кабинетыннан берәр сәгатькә чыгасың икән, кергәндә яңадан исәнләшергә тиешсең. Традицн’ шундый.
Госман Шакир сөйләвенчә, элегрәк эшчеләр чиновниклардан куркып яшәгәннәр.
Бераз алга узып әйтергә мәжбурмен. Сүриядән кайтышлый мин аны Мәскәүдә зчраттым. Ул анда тимер юл транспорты инженерлары институтында укый иде. Кунак тшы — кара-каршы дигәндәй, мин аны «Үзбәкстан* ресторанына чакырдым, чөнки анда тшларны гарәпләрнекенә охшатыбрак хәзерлиләр. Аднан миңа Мәскәү, аның кунакчыл халкы һәм үзенең укуы буенча фәнни җитәкчесе турында исе китеп сөйләде. Үз тлонә кайткач, ул Алеппо университетында укыту эше белән шөгыльләнәчәк.
Сүрия шәһәрләрендә итек чистаргучыларның исәбе-хисабы юк. Кая гына барма, арттан калмыйлар. Гадәттә алар авыр эшкә ярамый торган яшүсмерләр. Күрәсең, алар өчен ризык табуның бердәнбер ысулыдыр бу.
Урамнарда көннәр буе шау-шу тынмый. Мәктәп формасы кигән балаларны күр- я гәч, күңелләрдә шатлык, горурлык хисе арта. Әле күптән түгел генә бу нәниләр бе- О лем алуга хокуксыз иде. Ә бүген исә халык мәгарифе өлкәсендә шактый уңышларга ~ ирешелгөи. Гомумән башлангыч белем алу турында хәтга закон кабул ителгән: 7 яшь- >j тән 16 яшькә кадәр балаларның мәктәпкә йөрүләре мәҗбүри. 2
Биредә эш кондезге өчтә бетә. Ләкин кибетләрдә сату-алу тукталмый. Ресторан, х ашханә, фотоательеларның ишекләрендә йозак күрмисең. Тәүлек буе эшләү — аларда X гадәти күренеш. Чөнки аларның товары үтми, җитмәсә, кыйммәтчелен. Шунысы кызык, ® сату-алу үзе маҗаралы вакыйга. Товар бәяләре көн саен үзгәреп торуы мемкин. — Берничә ел биредә эшләгән безнең белгечләр мине кисәтеп өлгергәннәр иде инде беренче сораган бәягә һич тә әйбер алырга ярамый. Чөнки бәя бик югары булып, шуңа күнсәң, сине акча ясаучы яки карак дип уйлаулары ихтимал. Сатыл алучы башта ларын очратырга мөмкин.
Аерым киштәләргә бик пөхтәләп 8. И. Ленин әсәрләре тезелгән. Түбәнрәк рәтләрдә рус классикларының әсәрләре. Биредә китаплар бездогәгә караганда ун талкыр кыйммәтрәк, тиражлары да күп түгел.
Газәта-журналлар өчен урамнарда аерым киосклар бар. Аларда Сүриядә чыга торган «Әл-Баас» һәм «Әс-Саура» кебек официаль газеталардан тыш Мисырның ■Әл-Әхрәм<>, «Әл-Әхбәр» газеталары һәм күл кенә Ливан журналлары була. Советлар Союзы турындагы материалларга газеталарда урын көннән-кон күбрәк бирелә. Безнең илчелектә «Вилад-ас-Суфият» («Совет дәүләте») дигән гарәпче журнал чыгарыла.
Җомга — мөселманнарның яп көне Дәүләт учреждениеләренең берсе дә эшләми. Мондый көннәрне боз Урта диңгез буена экскурсия оештырырга тырышабыз.
Сүриянең теньяк-кенбатыш ярлары 200 километрларга сузыла. Безгә иң якын урыны 90 чакрымлап. чЛандровер«ларга («Гаэ-69» маркалы машиналарга тартым) утырып сәгать ярымлык юлга кузгалабыз. Тартуе шәһәренә 5 километрлар кала машина сулга борыла.
Вак йөгерек дулкыннар уйнашып ярларга менәләр, һава искиткеч саф. ал эчен рәхәт. Ярга басыл диңгезне, аның зәңгәрсу киңлекләрен күзәтәсең. Ләкин, кая гына барма, нинди генә матурлык, рәхәтлек тойгылары татыма, туган ил. Казан, шаулы Идел ярлары иске тешә. Дусны гына түгел, Ватанны сәю хисен дә еракта ныграк тоясың икән. Бигрәк тә ялгыз калган минутларда сагындыра.
1«зер иса ^<1*1 м'"я«>1и<|рне гена түгел, эш вакытында, эш урыннарында да эш- телэр кызыл-кызьЯ^үэ фикерләрен яклый алалар
Техникага кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә яки шәһәр коммуникациясе тутында берәр белешмә кирәк булса, без баш инженер белән турыдан-туры тимер оллар төзелеше директоры Аднан Ильяс янына керәбез. Ул әле яшь, күптән түгел енә Алеппо университетын тәмамлаган һәм хәзер гражданлык төзелеше буенча күре- текле белгеч. Ләкин аның төп хыялы — Советлар Союзына барып, тимер юл төзелеше тнжеиеры булу.
СҮРИЯДӘ ОЧРАШУЛАР
сатучы сораганның яртысын гына бирә кинокамералары белән беррәттән безнең булуын мактап сойлиләр.
Сүз ара сүз чыкканда сатучылар япон «Зенит* фотоаппаратларының да үтемле
Гарәп культурасы, әдәбияты, сәнгате белән кызыксынасың икән, китап кибетләренә кагылмый уза алмыйсвң. Җиргә батып кергән кечкенә, тар китап кибетләрендә бүгенге язучыларның әсәрлоре белән янәшә борынгы гарәп авторларының да китап
бер китапларда язылганча, Сүриядә аларның саны өч йөз меңгә ҖИТй..Алвр башлычз I терлекчелек белән көн күрәләр, сөт, май, тире, йон хәзерләү белән шөгыльләнәләр, Киемнәре бик сәләмә. Балалары ялан аяк, ялан өс йөриләр. Тору урыннары — палатке яки камыштан үрелеп эшләнгән алачык. Ел буена күченеп йөргәнгәме — торак урың, нарында бернинди дә җиһаз юк.
Бәдәвиләр кабнлә-кабилә булып яшиләр. Кабиләләрне исә берничә гаиләдвм торган ыруглар тәшкил итә. Ыруг — бер бабадан килгән нәселнең җыелмасы. Һәр ыругның сайлап куела торган аксакалы бар. Аксакал итеп иң өлкән, тәҗрибәле кеше сайлана, чөнки терлекләрнең туклыгы һәм ыруг-кабиләнең язмышы аның осталыгына бәйләнгән. Аксакалларның саны бер кабиләдә берничә булуы мөмкин. Арадан берсен шәех яки кабилә башлыгы итеп сайлыйлар. Кабилә башлыгы, көндәлек эшләрне бергәләп хәл итү өчен, үзенә киңәшчеләр сайлый.
Барыбызны да гаҗәпләндергәне шул булды: фәкыйрь яшәүләренә карамастан, бәдәвиләр искиткеч кунакчыл һәм гадел халык. Әгәр юлаучы-фәлән кереп туктала икән, алар аны ашатыл-эчертәләр дә ятып ял итәргә урын тәкъдим итәләр. Ләкин кем ул, кая бара? Андый сорауларны бирмиләр, һәр кабиләнең үз шагыйре бар. Шәех катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә гадәттә шагыйрь сүзеннән башка бер карар да кабул итми. Шагыйрь, ирләрнең батырлыгын, хатын-кызларның гүзәллеген җырлаудан тыш, политик мәсьәләләргә дә катнаша.
Бәдәвиләрнең искиткеч гадел, пакь күңелле булуларын әйткән идем инде. Аларда кеше әйберенә тию гадәте юк, шуңа күрә ишекләре дә бикләнми. Бервакыт гарәпләр миңа шундый хәл сейләделәр: бәдәвиләр чүлдә адашкан кәҗәләр төркемен кура- ләр, ләкин кемнеке, кайсы кабиләнеке икәнен белмиләр. Шулай да, хуҗасын эзлап табып, кәҗәләрне кайтарып бирәләр.
Бәдәвиләрнең яшен чамалау кыен. Бер бәдәвине мин илле яшьләрдәдер бу дип уйлаган идем. Ләкин аның үземнән ике генә яшькә өлкән икәнен белгәч, исләрем китте. Аның ике хатыны һәм ун баласы бар икән, шуның өстенә өченче хатын алырга җыена иде. Якын араларда тагын бу тирәләргә киләчәгебезне әйткәч, аның кояшта янып җыерчыкланган йөзе балкып китте. Ул безне туена чакырды. Туй чыгымнары якынча 3—4 мең лир тәшкил итә. Калымга акча яисә терлек китерәләр.
Бәдәвиләрдә кызлар ирекле. Алар, шәһәр кызларыннан үзгә буларак, егетнең тәкъдимен кире кагарга да хокуклылар икән.
Бүген Офиска Сүрия тимер юллары генераль директоры Габдел-Кәрим Шәми әфәнде килде. Австриядән кайтарылган яңа әвтомоторицаларны сынауда катнашачак. Габдел-Кәрим Шәми яшь әле, ләкин үз эшен яхшы белә, белгечләр арасында да зур авторитет казанган. Автомоторицалар Ливан башкаласы Бейрут белән Алеппо шәһәре арасында йөриячәкләр. Шушы мәсьәләләргә кагылышлы рәвештә бүген ук ике чик буендагы Аккари станциясендә Ливан һәм Сүрия вәкилләре арасында сөйләшү булачак. Бу сөйләшүләргә, кунак буларак, безнең баш инженер да чакырылды. Л\ин бераз дулкынланам, чөнки мондый җаваплы сэйлөшүләрдә беренче тапкыр катнашуым, һәр ике якның фикерен төгәл һәм дөрес итеп җиткерү миңа тапшырылды.
Хомс станциясендә, Шәми әфәнденең әмере белән, Аккарига баручы автомото- рицага утырабыз. Автомоторица — ике тимер вагоннан торган поезд, Эче кңң, пәхтә, якты. Урындыклар иркен һәм йомшак. Шәми әфәндене озатучы чиновниклар белән машинист кабинасына узабыз. Алда без барасы юлның рельслары сузылган. Бу юл, совет белгечләре катнашы белән, яңабаштан корылачак. Шуңа бәйләнешле берничә мәсьәләне безнең баш инженер тиз генә хәл итеп алды.
Бер сәгатьтән без инде Аккарида идек.
Сүриялеләр Ливан вәкилләрен көткән арада без, кабинадан чыгып, диңгез ярын әйләнәбез. Көчле җил исүдән һава салкынча иде.
Станция яшеллеккә күмелгән. Якынына ук килеп җитмичә, биек, куе агачлар арасыннан йортлар күренми. Леонид Григорьевич, безнең баш инженер, бу агачларны кисәргә туры киләчәген әйтә, чөнки станция машинистка ерактан ук күренерга тиеш.
Н«р. а утырышаТЯпв- Леонид Григорьевич Хомстан алып килгән совет газеталарын караштыргалый Һәм ара-тирл глинем комментарийларны да игътибарсыз калдырмый.
Кеидсзге сәгать икеләр тиресе, тәнәфес ясыйбыз. Гарсон кечкенә махсус кор- зиичаларда Һәркайсыбызга сандвичлар елэшэ. Каз ите, помидор, суган, яшал борычтай эшләнгән искиткеч тәмле ашамлык ул. Аны ашаганнан соң шундый ук корзин- ♦ каларда виноград тәлгәшләре, апельсин, мандарин һәм холодильникта тотыл суы- тылган берәр шешә лимонад китерәләр. Шәми әфәнде, якынрак килеп, кәефебез белән кызыксына, сыйның чамалы булуы ечен гафу үтенә,
Югары белемне ул Франциядә алган. Тапкырлык һәм үз-үзен тоту манераларын да бәлки Париждан алып кайткандыр.
Тәшке аштан соң сәйләшүләр яңадан башлана. Күп кенә бәхәсле мәсьәләләрне һәр ике якка да файдалы ител хол иткәч, тиз генә кул куел рәсмиләштерәләр.
Урамда яңгыр чиләкләп коя иде. Шуңа күрә сүриялеләр кунакларны үз территорияләренә кадәр без утырып килгән автомоторицада озата барырга булдылар. Кичен без «Зоһрә» кинотеатрына барабыз. Анда ватандашларыбыз — ' Березка»
ансамбле гастрольләре. Күптәннән инде үзебезнең кино һәм концертларны караган ♦ юк. в
Безнең артистларның Дәмәшктә зур уңыш казанганлыгын Сүрия үзәк газеталарын О укып белгән идем. Хомс шәһәрендә чыга торган «Уруба» газетасы да "Березка» кол- “ лективының осталыгын сокланып мактады. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, борынгы куль- у тура үзәге булган Сүриядә профессионал» театр иэк. Дәрес, безнең Офистан ерак 2 түгел «Әл-мәркәз ассакафия» (Культура үзәге) дигән берничә квартал бар. Анда ь кайчакларда үзешчән театр коллективлары чыгыш ясыйлар. X
Моннан берничә ел элек совет балетмейстеры Георгий Потзрай җитәкчелеген- — до Сүриядә беренче дәүләт хореографик ансамбле «Амея» тезелә. Ул халык җыр- а ларын һәм биюләрен башкаручыларны, музыкантларны һәм сәләтле студентларны берләштерә Кыска гына вакыт эчендә ансамбль, күрше гарәп илләренә гастрольләр ясап, уңыш казана. Сүрия композиторы Мотый Мысри бу ансамбль ечен махсус программа тәзегән.
Ял кеннерсноң берсендә миңа бу талантлы коллективның чыгышын карарга туры килде. Бигрәк тә истә калганы — «Чәчәк сатучы кыз» биюе иде. Сәхнәдә зифа буйлы кыз, естендә нара күлмәк. Кулларында чәчәкләр белән тулы корзиннәр. Малаем елмаеп, ул аларны узган-барганнарга тәкъдим итә. Ләкин берәү дә сатып алмый, кызның йозенә кайгы, моң, хәсрәт чыга. Кинәт ул. бетен залны таң калдырып, елмаеп куя һәм чәчәкләрне залда утыручыларга оләшә дә. кәчле кул чабулар астында, сәхнәдән югала.
Сүриялеләр кннофильмнср карарга яраталар Хомста унлап кинотеатр булып, барысы да үзәккә урнашкан. вХомс». «Зәһрә», «Аш-Шәрыкъ» кинотеатрларына гадәттә иркенрәк яшәүчеләр йори. чонки аларда билетлар шактый кыйммәт. Беэдәгедән үзгә буларак, балконнардагы урыннар кыйммәтрәк тора. Партерга исә солдатлар һәм тәмәке тартып, конбагыш ашап утырырга яратучылар билет апалар.
Кинотеатрларда конгә оч кенә сеанс була. Сүриянең үз киностудиясе юк. Соңгы вакытларда Мисыр кинолары аеруча зур уңыш белән бара. Шундыйларның берсә инә серияле «Соләх-эд-дини иде Фильм тамашачыларны Сәләх-эд-дин солтан хакимлек иткән (1169—1193) чорларга, ягъни гарәпләрнең тәре йортүчеләр белен корәш- кән елларына, илтә. Сәлох-эд дин искиткеч нык ихтыярлы, олы җанлы полководец итеп сурәтләнә. Аның властена Мисырдан кала Триполи, Сүрия һәм Месопотамия дәүләтләре берләшә (1187 ел) һәм Иерусалим шәһәре тулысынча меселмзннар кулына күчә. Сәләх эд-диннең батырлыгы һәм тыйнаклыгы хәтта тәре кертүчеләрнең башлыгын да сокландыра Сонлоүлорено к.-раганда, Со лох зд-дин үлгәч, аның кесәсеннән бары тик берничә генә тиен акча табалар lope йортүчелерноң иң фәкыйрь Дигәне дә аңардан күп тапкырлар баеоек йори торган була
Кызганычка каршы, андый картиналар бик сирәк Кинотеатрларның күпчелеге, доход алу максаты белон, башлыча Америка һәм кокбатыш Европа фильмнарын күрсәтәләр. Аларның нигезендә н.е —кешеләр арасында шәхси, интим моносәботлер генә, • социаль-иҗтнмаый проблемалар бетонлан юк.
СҮРИЯДО ОЧРАШУЛАР
рәп тамашачылары яратыл карыйлар.
Хәтерләвемчә, 1967 елның җәендә — мин ул чакта Халебта идем,— прогрессив җәмәгатьчелек таләбе белән кинотеатрларның хуҗалары Америка һәм Англия фильмнарына бойкот белдерделәр. Ләкин түземлекләре атнадан артыкка бармады. Керем азайгач, яңадан күрсәтә башладылар.
*
* *
Безнең группа Хомс станциясеннән Аккарига кадәр участокны тикшерергә тиеш. Минем бурыч — якын тирәдәге авыл халыклары ярдәме белән инженер-элемтәче Николай Павлович Крыловны җирле шартлар белән таныштырудан гыйбарәт иде.
Көн аяз, күңел күтәренке. Берәр гарәпне туктатып сөйләшкән саен үзеңә ниндидер яңалык ачасың шикелле.
Шунысы гаҗәп, гарәп крестьяннары ата-бабалары яшәгән җирләрдән еракка китмиләр. Йортларын да бер тирәгәрәк салырга тырышалар. Шуңа күрә алар яшәгән урын калкулыкны (гарәпчә тель) хәтерләгә. Тель-Калах, Тель-Авив, Тель-Амарна кебек күп кенә шәһәр һәм авылларның исеме шуның белән аңлатылалар.
Табигатьнең юмарт булуы җиләк-җимеш һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан елга берничә тапкыр уңыш алырга мөмкинлек бирә. Су булган урыннарда җир саргылт һәм уңдырышлы. Арык буйларына килеп чыксаң, өлгергән җимешләре асылынып торган ачык яшькелт хөрмә, апельсин агачлары күзнең явын ала. Ләкин дым җитмәү аркасында күп кенә өлкәләрдә җирне икешәр ел чәчми тоталар. Шуның өстенә кайбер урыннарны тулысынча чуерташ баскан. Андый мәйданнарны эшкәртү ифрат кыйммәткә төшә. Җитмәсә, юллар да начар, кирәкле төшкә бару эчен шоферлары да атлыгып тормый.
Без, машинадан чыгып, ике калкулык арасына урнашкан авылга җәяү генә барырга булдык.
Николай Павлович Крылов калкулыкка менүгә туктал калды һәм якында гына күренгән борынгы крепость хәрабәләрен фотога төшерә башлады. Мин аның коллекцияләр альбомының тагын да баюын уйлап алдым.
Юл буенда бер фәллах җир эшкәртеп ята иде. Мин аның янына килдем. Ярым бөгелгән, сакал баскан яңакларыннан тир ага. Мин, кулымда! ы картаны ачып салдым да, якын-тирәдәге авылларны сораштыра башладым. Гарәпчә әдәби телдә сөйләшүем язу-сызу танымаган бу фәллахка сәер тоелды, ахры. Ул беразга сөйләшә алмый тотлыгып калды. Сорауларыма акрынлап җаваплар ала башлагач төшендем тагын: уг. мине алла тарафыннан җибәрелгән яңа пәйгамбәр дип аңлап, үзен әлеге пәйгамбәрне беренче күрүче дип уйлаган икән.
Биредә кул белән чәчеп, кул белән уралар, җилле көн булса, шунда ук сугып һәм җилгәреп тә алалар. Кыскасы, авыл хуҗалыгы культураларын җитештерүдә моннан йөз ел элек нинди ысуллар кулланылган булса, хәзер дә шулай ук эш итәләр.
Әлеге гарәпнең исеме — Мөхәммәт. Җыерчыклы йөзенә карап, аңа 50 яшьләр бирерсең. Ә үзе 36 да гына. Уг. безне өенә кунакка чакырды. Мондый чакта аның теләген кире кагып булмый һәм алай кирәк тә түгел иде. Чөнки ул безне чын күңеленнән чакырды.
Аның йорты таш белән әйләндереп алынган. Өе тәбәнәк, озын, стеналары, ярым хәрабә хәленә килеп, җиргә батып кергән. Ватык пыялалы тәрәзәләре ишек алдына, караңгы якка караган.
Гаиләсендә 12 кеше. Шулар нибары ике бүлмәдә яшиләр. Аның да алгы якта- гысында зур-зур икмәк капчыклары. Үзе генә әмәлләп куйган өстәл-шкафларда тимер һем чүлмәк савыт-сабалар. Өйдә күпме ир заты булса — барысы да безне кыстарга керештеләр. Алар безгә нинди дә булса ярдәм күрсәтергә әзер торалар иде. Юынырга чыгабыз, өлкән улы кулларыбызга комган белән су салып тора. Икенчесе исә арттан сөлгеләр күтәреп килгән. Хатын-кызлар исә шәригать кушканны тәгәл үтм; ят ирләргә күтәрелеп карамыйлар.
ФәллеJy^Jj/JSIkropкебек, кунакчыл халык. Әгәр берәр әйбер алып, аның •чен акча сузасың икән, алмыйлар. Тешке аш өчеи акча тәкъдим итүебез белән без игенче Мөхәммәтне гена түгел, аның бетен гаиләсен гаҗәпкә калдырдык.
Революциягә кадәр 12 кешелек гаилә бер аршин җирсез яшәгән. Илдә җир реформасы уздырылгач кына аларга җир бирелгән. Дөрес, элекке җир хуҗаларының йогынтысы бетеп үк җитмәгән әле. Авыл хуҗалыгы кораллары, ясалма сугарылышлы мәйданның күбесе әлегә алар кулында. Кирәк нәрсәне сорап, еш кына аларга барырга туры килә. Авыл старосталарын (мохтар) сайлап кую кебек күренешләр закон- лаштырылса да, гомуми тигезлек турында сүз йөртергә иртәрәк.
Ләкин Сүрия крестьяннары күп вакыт кооперациягә мөрәҗәгать итәләр. Кооператив оешмалар аша трактор, комбайн кебек авыл хуҗалыгы машиналарын алырга тырышалар. Уңдырышсыз җирләрне эшкәртү шулар аша эшләнә.
Героин Сүрия халкының хәл итәсе проблемалары күп әле. Миңа гарәп авылларының берсендә җыелышта булырга туры килде. 20 яшьләрдәге бер егет, авыл мөгаллиме булса кирәк, баасчылар партиясенең программасы куйган бурычлар турында сөйләде. Ул Сүрия халкының уңышлары, илнең экономикасын үзгәртеп корудагы авырлыкларга тукталды.
Безнең шофер аңа биредә совет белгечләре барлыгын һәм минем гарәпчә белүемне җиткерде булса кирәк, әлеге егет яңадан торып басты һәм нәрсә дә булса әйтүемне сорады. Шунда күпләр аның сүзен хуплап кул чаба башладылар. Ярлы гарәп халкының совет иленә, совет кешеләренә зур өметләр баглаганын белгәнгә бөтенләй ят, тачыш булмаган, ләкин миңа ихтирам белән караган халык алдына чыгып басарга кыюлыгым җитте. Коммунистлар партиясе, совет хөкүмәтенең азатлык өчен көрәш алып барган колониаль илләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуын, Сүрия крестьяннарының минем туган илемә зур ышаныч белән каравын һәм һич тә ялгышмавын әйттем.
Эштән кайтышлый Сүрия газеталарын ала торган гадәтем бар. чөнки һәр атнаның дүртенче көнендә үзебезнең белгечләргә политинформация үткәрергә кирәк. Тыңларга белгечләр генә түгел, хәтта алариың хатыннары да килгәли. Үзең яшәгән илдәге вакыйгаларны һәркемнең белеп торасы килә. Ә Сүриядә вакыйгалар бик җитди һәм катлаулы. 1966 елның декабренда, Сүрия белән Ирак — петролеум компаньон» дигән империалистик монополия арасындагы конфликт аркасында. Киркука районыннан Сүриянең Банияс һәм Ливанның Триполи портына торбалар буенча нефть кудыру тук-татылды. Гаеп тулысы белән Англия, АКШ, Франция, Голландия капиталыннан торган әлеге монополия ягында иде. Чөнки компания 1965 елны Сүрия территориясе аша 43 миллион тонна ягулык кудыра, Алдан килешенгәнчә, транспортировкадан алынган табышны компания белән Сүрия дәүләте үзара урталай бүлешергә тиеш булалар. Әмма компания хуҗалары нефть кудырудан алынган табышны бухгалтерия кәгазьләрендә аз итеп күрсәтәләр һәм Сүриягә тиешле сумманы 10 ел буе бирми киләләр. Сүрия экспертизасы күрсәткәнчә, компания шушы вакыт зчендә 40 миллиом фунт стерлингны яшереп калдыра.
Империалистлар шулай ук Сүрия белән Гыйрак арасындагы менәсәбәтлорне начарландыруны да истән чыгармыйлар.
Торбаларның эшсез торуы Гыйрак дәүләтенә елга 75 миллионга теше Бу исе Гыйрак өчен еллык доходның яртысы югалту дигән сүз. Шушындый ааыр һем яат лаулы елларда гарәп илләре бер-берләре белән киңәшеп ярдәмләшеп »ш ителер. Уя көннәрдә Гыйрак һәм Ливан хокүмете Сүриянең таләпләрен тулысы белен ммае чьмь- тыпар. «Гареп нефте гарәпләргә!» — диделәр алар бараяыздам.
Лхыры бар