ШИГЫРЬЛӘР
Кояшбикә челтәре
Кояшбикә Бигрәк унган. Кара, ничек Иртүк торган. Тау битенә Ап-ак кардан Көмеш челтәр Үреп куйган.
Уянган да йокысыннан. Кар челтәрнең Уртасыннан Умырзая Карап тора, «Яз җиткән бит!» Дигән сыман.
Барый
Бигрәк инде Шушы Барый, Чикләвеккә Үзе бармый. Җыеп кайтсан — Ала-каба, Капкан саен Гаеп таба:
— Төше дисән — Ярым-йорты, Кабыгы, — ди — Таштан каты. Җыйгач-жыйгач Аны, кызый, Җыярлар,— ди,— Кабыксызын.
— Анысынмы? Үзең җый син! Бар,
бар! — диеп. Өммегөлсем Чикләвеген Тартып алды — Барыебыз Телсез калды.
Нишләдем мин?..
Шундый оста атам мин. Үзем дә шаккатам мин. Читәндәге чүлмәкне Күз йомып та ватам мин.
— Шул песнәкнен күзенә Тидеримме, Зилә?—-дим. Знлә елый: — Нишлисең? Тимә инде, тимә, дим!
— Бар икән! Нәкъ апаң син. Атам дигәч атам, — дим... Рогатканың резинын
Бар көчемә тартам мин.
Сынды шулчак аткычның Ике ябе шарт итеп. Маңгаема уң кулым Берне бирде шап итеп.
Күздән утлар күренде, Нишләдем мин —күр инде.
Әле төште хәтергә
Иртән торып чыг)га, Урап алды чебиләр Әй сөйлиләр, сөйлиләр:
— Чи-чи, чн-чн, чи...— диләр.
Казлар әйтә: — Га-га-га.
Ә үрдәкләр. — Бак-бак-бак.
Нәни бәбкәләр дә:
— Пип-пип,—диләр такмаклап.
Акладым — ни сөйлиләр:
— Хәерле иртә! — диләр. Аптырадым йөдәдем, Жавап бирә белмәдем.
Башка килмәгән бер дә. Әле төште хәтергә
Әнигә дә шулай дип Онытканмын әйтергә.
Кайтып киләм мәктәптән, Шатлыгыма
күмелеп. Карап тора гөлләрем,
Тәрәзәдән үрелеп.
Барысы да ал, кызыл Чәчәкләргә
төренгән. Нәрсәгәдер алар да
Куанышкан-сөенгән!
Яфракларын чәбәкләп
Елмаялар, көләләр Минем «биш»ле
алганны Әллә инде беләләр?
Бәбкә саклаганда
Тилгән дисән тилгән. Тагын берсе килгән. Көш-шү! Көш-шү1 Көш-
көш!
Юк, юк, әйдә, төш-төш!
Кара, кара, тиле, Китеп бара кире. Китмәс иде бер дә —■
Кылычым бар билдә, Ә
мылтыгым кулда. Әти килеп
шунда Сөеп куйды иннән: —
Солдат чыга синнән'.
Тилгән хәтле тилгән
Курыккачтын миннән, Чыгып
куяр хәтта. Бәлки, космонавт
та. Әйе бит?
оллә инде с'е.члчир...