ШИГЫРЬЛӘР
Зөтфия бәхетле шагыйрә Аның исеме, язмышы үзбәк халкы белән аерылгысыз. Ул үз халкы язмышын ил хилкы. дөнья халкы белән бәйләп жырлый Зөлфия күп йөри, күп күрә, күп халыкларның тормышы белән кызыксына, һиндстанда. Югославиядә. Цейлонда. Мисырда, Япониядә йөргән чакларында ул хезмәт ияләренең уртак бер хис — җирдә тынычлык, дөньяның киләчәге турында кайгырту хисе белән яшәүләрен күрә. Бөтендөнья халкы өчен изге булган бу теләкне чагылдырып шагыйрә бик күп шигырьләр язды. Аның ул шигырьләре Ватаныбыз халыклары телләренә генә түгел, чит илләрнең күбесендә тәрҗемә итеп басылды
Зөлфия зур җәмәгать эшләре башкара. Ул Азия-Африка илләре язучылары ассоциациясе члены. Үзбәкстан Верховный Советы депутаты. Үзбәкстан коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены Олы язмышлы язучылар һәрвакыт зур эшләр, олы хисләр турында язалар Зөлфчянең туган ил. хезмәт һәм тынычлык турында язган шигырьләрен һәркайда яратып укыйлар Аның йөрәктән чыккан шигырьләре йөрәккә барып керә Туган халкы аны олылап. Үзбәкстанның халык шагыйрәсе дигән исем бирде, һиндстан турында язылган шигырьләр циклы өчен Җәвахарлал Неру исемендәге Халыкара премия лауреаты булды.
Үзе дә эшче гаиләсендә туып үскән шагыйрәне хезмәт иясе хатын-кызлар язмышы нык дулкынландыра. Озак еллар буе ул Үзбәкстан хатын-кызлар журналы <Саодат>- ның баш редакторы булып эшләп килә
Зөлфия үзенең лирик шигырьләрендә хатын-кыз хисләренең барлык нечкәлекләрен — мәхәббәтнең сафлыгын, ана булу бәхетен, ялгыз калган тол хатынның сагышларын яза. Бу хисләрне шагыйрә үзе кичерә, үз йөрәгеннән үткәрә. Үзбәкстанның танылган шагыйре Хәмид Алимҗан аның тормыш иптәше була. *Ул мине уйларга, эшләргә, шигырь язарга өйрәтте».— ди Зөлфия үзенең якын кешесе турында, һәм соңыннан, Хәмид вакытсыз үлгәч, шул мәңгелек олы мәхәббәт шагыйрә иҗатының буеннан буена лейтмотив булып бара.
Соңгы биш ел эчендә ике тапкыр Казанда булып киткәннән соң Зөлфиянең шигырьләрен чАзат хатын» журналы һәм республикабыз газеталары рз укучыларына тәкъдим иткән иде инде. Җурналыбызның оу санында без аның бер бәйләм лирик шигырьләрен бирәбез.
Җил
Шаян җил. күрмим дә үзеңне.
Тотып та багалмыйм.
Нинди син буй-сынга, ни төсле?
Җавап та табалмыйм.
Тәнемне сыйпаган кулыңны
Кулыма алмадым.
Мөлаем елмаеп торуыңны
Җырыма салмадым.
Иркәләп син адәм баласын
Сөясең, сизәм мин.
Сурәтен тасвирлау чарасын
Эзләп ил гизәм мин:
а. «к. у.» м 7.
113
---- I о vnrj'icr Я бөре талларда? Кошларның сайрашып көлеше? Я үлән далада?
Әллә син салкыны суларның. Чишмәләр агышы? йолдыздан түгелгән нурларның Җирдәге балкышы?
Я ана күкрәген имүче
Хуш исле бәбиме?
Я җанда тик туып килүче Өр-яңа бер көйме?
Әллә син болытлар киеме — Парчадай һәйбәтме? Я яшьлек язының килүе — Сихерле әкиятме?
Тинтәкме син көзге көннәрдә Яфраклар олактырган? Я исә кагылып гөлләргә, Чә чәкләр аттырган?
Шаян жил, кил мина һәр танла, Ач миңа гөл-бакча. Сурәтең язмаган булсам да, Сар мине, кочакла.
Сагыш
Бу көннәрдә язга бик зармын. Балкысын дим, таңнан күзләрем. Җимешсез бер агач сыман мин, Көз шикелле сары йөзләрем.
Бу көннәрдә язга бнк зармын. Сагышлардан йөрим тинтерәп. Ялгыз түгел, янда дусларым,— Нәрсә эзли икән бу йөрәк?
Бу көннәрдә язга бик зармын. Күңел жырлар тели тагын да. Мин сер итеп саклап торганны Каләм сөйләп тора барын да.
Бу көннәрдә язга бнк зармын, Үз языма, яшьлек языма. Мин киселеп төшкән бер талмын, Яз кайтмас ул минем яныма...
Аһ. мин язга шул кадәр зармын!
Ник тынып калдың болай моңаеп, Башыңны салып мамык мендәргә? Булыйм дисеңме бер дәрвиш-гарип? Телимсең дауда ялгыз җиңәргә?
Кайда хисләрең ялкынлы, горур? — Толлыкны җиңү! Язмыштан көлү! Кайда балкыган күзләрдәге нур? Ник өметләрдән болай аерылу?
Нигә кайгыру еллар үткәнгә, Кемнең сакланган унсигез яше? Зур язмышыңда узган көннәргә Бизәкләр салган хәят нәккашы
Озын юлларда кем калмый арып, Ял ит утырып дуслар янында. Тыңла сүзләрен син колак салып. Уртаклаш, бүлеш ятлар зарын да.
Җырлардан тынса кемнеңдер җаны, Көлү-елмаю сүнсә иренендә, Син аңа кабат кайтар аларны, Үзеңә авыр дип торма бер дә.
Имә башыңны, бу киң дөньяда Күрер шатлыгың, кылыр эшең бар. Кыйтгалар буйлап гиздең пәядә2. Зиһен коесын кемнәр казырлар?!
Сине таш кебек баскан чирләрдән Атыл җырыңа мохтаҗ халыкка. Әй, хәким! Таштан, чәчәк, чирәмнән Дәва тап җиргә—бөтен барлыкка!
Йөрәгем калды сездә
Калдырып сезгә үз йөрәгемне. Сезнекен алып киттем мин ерак. Сагынып аны туган җиремдә, Җырладым кайчак кушып җырымда. Кайда ул хәзер, кайда ул йөрәк?
Кичтем кыялар, түземсез җандай. Таулар менгәндә талды тезләрем. Чәчелде шатлык якут-мәрҗәндәй. Силләрдә үчте баскан эзләрем. Сыкрап сызлана талган тезләрем.
1 Н ә к к а ш — бизәүче-рәссам.
’ Пәядә— жэяү.
--- na|iurua IV.lid. Бары да бар: руда, мәгъдән кирәкме!.. Минем сукмагым балкыды шунда. Мин чыраг ител алдым кулыма Үземнен якты, кайнар йөрәкне.
Умырзаялар, чияләр төсе Елмая миңа сабыйлар төсле. Үз йөрәгемне күрдем аларда. Көннән-көн минем йөрәк тибеше Ешая бара, көчәя бара.
Беләм, бәхетнен чиге юк. әгәр йөрәктә булса ялкын вә дәртләр, Җырчы исеме алганнан бирле. Елгага койган сулар шикелле. Миңа омтыла сезнең йөрәкләр.
Мин сезне тоям җылыгыз белән. Күз нурларыгыз жаныма иңгән. Сезнең йөрәкне жырда китердем. Үз йөрәгемне мин эзләп килдем, Бит аны сездә калдырган идем.
Айлы тен
Айлы төндә гөл-бакчада Булганың бармы синең? Таң калып шул тантанага Торганың бармы синең?
Ай бер калгый болытларда. Бер тыңлый агачларны.
Бер чаба охшап атларга, Чәчрәтеп су, ташларны.
Я көзге була ул күлдә.
Карадым ярдан шуңа: Очраштым мин айлы төндә Үз-үзем белән суда.
Якты йолдызлар тотам да Учымда бергә кушам. Барысын бергә кочам да Туган жнр буйлап очам.
Җир палас шикелле яткан.
Ай аны чигеп тора: Яфраклардан челтәр япкан Да борын чөеп тора.
Яңгырдан калган суларда Чагыла нурлар төшеп. Ай салган күлгә, буага Нурлардан басма ишеп.
Чыклар яна ут шикелле. Җил чәчте микән кырга3 Күләгә төшләрдә — серле, Дөнья тик ачык нурда.
Ничек йоклый оясында. Нинди хиссез бу кошлар?' Йоклый шул бзр дөньясы да. Мин генә уяу. дуслар.
Йөзләремне ачтым айга Бу гажәп якты төндә, Мнн тәмам кушылдым ант. Нур — тышым да, эчем д».
Ник болай каплыйбыз як я Кыскартып тормыш ямеи. Көндезге эшләрсбездән Якты төн бәйрәмнәрен?
«Түрдән узыгыз»,в диләр миңа һәр дәм, Барып керсәм таныш, дусларга.
Урын тапсам сезнең йөрәкләрдән, Барыбер миңа кая узсам да.
Дус йөзендә күрсәм үз йөземне — Мин тәхеттә кебек хис итәм.
Бик бәхетле саныйм мин үземне — Аннан артык хөрмәт бар микән?!
Хөрмәтеңә торам хәйран калып, Халкым, түреңә менәр идем мин: Шигърият ул •—бердәнбер патшалык! Аның тәхетен теләр идем мин.
һавада, бер телем кавын күк, Бөкерәеп тора сап-сары ай. Кайгыдан төшкән ул бөгелеп, Атадан ятим бер баладай.
Көн үтәр, төн үтәр... Бер заман Ялтырап яктырыр тулган ай!.. Үсәр ул, булыр бер каһарман, Тулган айдай балкыр шул малай...
Минем таңым
Юмарт туфрак кырларда ята, Игеннәргә биреп кодрәтен. Минем таңым йөрәктә ата. Уйдан куып төннеңзолмәтен
Төннән таңны тартып алам мин, Якты булсын диеп эш көнем. Кәгазьләргә таңны салам мин. Озын булсын өчен гомерем.
Ай калдырган якты эзләрне
Күчерәм мин шигъри юлларга: Ялкын биреп, шук йолдызларны Өндим кеше кебек суларга.
Фәрман бирәм: безнең таңнарны Кара болыт каплап алмасын, һәр иртәбез бәхет таллары, Яфраклары булып шауласын.
•Золмәт —бу урында карангылык.
Минем таңым башлана төннән: Күрәм, кичерәм иҗат сөенечен. Тау артында башланыр көннән Яфракларда чыклар сүнешен.
Кай өйдәдер бала елады, Сөтле күкрәгеңне бир. ана. Биек булыр анын юллары. Карт планета инде тар аңа.
Якын-ерак тәрәзәләрдә Берәм-берәм утлар кабына. Сәлам сөйләп шат иртәләргә Галәм моны күкрәп агыла.
Ни китерсәң дә хуп, ал таңым, Шатлык, сагышмы ул. китер, я! Тик китермә моңсыз җыр! Тагын Укылмастай китап китермә.
Кайда сәламең?
Яктырта жирне таң, нурга тулып, Куенында аның: эш, көрәш, шатлык, һәрбер таң синең сәламең булып Башлана иде,— инде югалттык...
Син юк... Кайда соң, дустым, сәламең?
— Сәлам сиңа!—дип әйткән сүзеңне Жир тан көткәндәй, көтәм зарыгып. Жанда, җырымда тоям үзеңне. Бөтен барлыгым белән сагынып.
Ишетәсем килә, кайда сәламең?
Кояш нурларын миллион елларча Безгә кызганмый балкыта-сибә. Минем сөюем, газабым барча Ничек тә тәэсир итмиме сина? Ник эндәшмисен, кайда сәламен?
Астроном күктән эзләгән кебек Беленер-беленмәс йолдызны көндез, Мин эзлим хәзер синдәге элек Кабынган уттан калганмы дип эз. Бик телим сниең кайнар сәламең.
Жилме, буранмы, кышмы я көзме... Кнлмәссеңменн бер күрешергә?
«Исәнме» дигән тылсымлы сүзне Ишетәсем килә... Инде без бергә Булмабызмыни гомер-гомергэ? Шагыйрем, кайда синең сәламең?
Шарлавык
Шат тавышлар белән шаулап, көлеп. Атылып төшә өстән шарлавык. Күңелләргә яңа җырлар биреп, Илһамымнан миңа яр салып1.
Шашып, кайнап төшә ул бар көчкә, Күккә чөеп көмеш тузанын.
Ирек теләп чыккан зур көрәшкә,— Ватарга дип таулар тозагын.
Бар суларны бозга әйләндергән Кыштан нәкъ үч алган шикелле, Тирә-якны үзенә баш идергән, Ята жир, тан калган шикелле.
Укчы кояш күктән уклар ата, Жәя итеп салават күперен, Дулкынланып, ярсып сулар ага, Күреп дала, кырлар күңелен.
Ә шарлавык—салкын, саф сулары Хезмәт итсен өчен кешегә,— Эзләп ага елга, каналларны, Уңыш теләп иген эшенә.
Җырым минем, спн дә шулай тулып Ярларыңнан ага бирсәнче, Хезмәт белән гел аваздаш булып, Йөрәкләргә үтеп керсәңче.
НУРИ АРСЛАҢОВ тәржемәләре.
•Яр салып — хәбәр итеп.