Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖОР МАЛАЙ


ни, мина велосипед кирәк иде.
— Алырбыз әле, улым. Бераз сабыр ит.
— Гел шулай дисең,— диде Хәмидулла, әнисенә үпкәләп.
— Ярар, улым, алырбыз. Менә бу айда бәлкем план да үтәлер.
— План үтәлсә акча күп буламыни? — диде малай.
— Әлбәттә.
— План ничек үтәлә, әни?
— Күбрәк товар сатсаң.
— һем,— диде Хәмидулла, кулларын чалбар кесәсенә тыгып. Аннан ихатага
чыкты. Велосипедта йөргән шикелле аякларын алмаштыра-
Ә
°р^'Г!лп 7р 1^1037^11 кузгатты. Аның күчәрен майлады. Купкан арата сын кадаклады.
Соиыннан. арба өстенә ящик утыртып, әнисе эшләгән магазин ягына юл алды.
Кибет белән йорт арасын бер урады, ике. өч Моны кузәтеп торган Хәдичә карчык
та түзмәде: «Нәрсә ташый икән бу бала?» — дип Хәмидулла каршына чыкты.
— Улым, ни алып кайтасың?
— Әллә... Әни нәрсәдер төяп җибәрде шунда,—диде малай, тирләгән мангаен
сөртеп.
— Кибеттән бирдеме?
— Әйе.
— Баягынак нәрсә алып кайткан идеи’
— Белмим. Ящигы кадакланган иде.
«Күрәсен. бер-бер хәл бар. Акча алышыныр алдыннан халык кибеттәге товарны
шулай ташып бетергән иде».— дип уйлады карчык. Аннан. малайдан берәр хәбәр
әйттерү нияте белән, күлмәк кесәсенә тыгылды, һәм Хәмидуллага конфет алып бирде.
Малай теләмичә генә конфетны алды. Әмма рәхмәттән башка сүз әйтмәде.
— Әйт, улым, әйт! — диде карчык, колагын малайның авызына ук китереп.
— Әни әйтергә кушмады.— диде Хәмидулла, пышылдап.
— йомырка да бирермен, улым. Әйт кенә!
— Тоз.— диде малай, тирә-якка каранып— Әни тагын килергә кушты. Әллә
заводы янган, ди
— Әстәгъфирулла! Әйтәм, төшкә дә бик мәзәк керде. Урам тулып сыерлар үтте.
Дөньялар имингә булсын инде Ярар, бар, бәбкәм.— диде карчык. Үзе дә атлый-йөгерә
йортына кереп китте.
Тиздән Хәдичә әби. кулына зур сумка алып, магазинга килде. Икенче мәртәбә
чиләк белән керосинга барды. Урамда очраган үзе шикелле карчыкларга да серен
чиште. Шулай итеп магазин каршында зур чират барлыкка килде.
Ике-өч көн үтүгә авыл магазины бушап калды Хәмидулланың әнисе яңадан
товарга китте. Бу юлы улына велосипед та алып кайтты. Ә Хәмидулла һаман арбасын
ташламый Магазин артындагы ящиклар арасына керә дә нидер төяп чыга. Хәдичә
карчык та малайны күздән ычкындырмый.
— Кара син аны. Үзләренә ташыган гына җитми, мәктәп директо рына да илтә бит.
Шкул капкасыннан кергән була да директор йорты янындагы сарайга борыла
«Тукта!»— диде карчык, уйга калып. «Бөтен мал-мөлкәтне ташып бетерә бит бу
малай... Сорыйм әле, карыйм әле. нәрсә ташый икән».
Карчык Хәмидулла каршына чыгып басты.
— Тукта! Әйт! Тагын ни алып кайтасын?— диде ул, калын тавыш белән
Хәмидулла ык-мык итте.
— Әйт, димен, әйт! Әйтмәсән. раюнга барырмын У иска кертермен.
Малай шүрләде. Калтырап:
— Нигә? План үтибез, задание.—диде.
— Нинди план? Нинди заданжа?
— Тимер-томыр жыю планы,— диде Хәмидулла, арба өстендәге чыптаны ачып.
Арбада зур гына тимер кисәге Н1а иде.