Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘЙДАН


Ык суында казлар
рында сөйләргә җыйналдым.
Әйе, шул тирәдәге авылларның берсендә, төгәлрәге, берничә авылны берләштергән «Алсу алан» колхозында, басулары вак-вак кына урманчыклар. чокыр-чакырлар, ташлы сыртлыклар, әрәмәлекләр белән бүлгәләнеп беткән, аларыннан да бигрәк, җитәкчелекне ничек тә ныклап куя алмаган бу хуҗалыкта кызыклы да, гыйбрәтле дә булган хәлләр әледән- әле кабатлангалый тора. Авыл аркылы узып китүчеләр, яки шуннан ерак түгел тау башыннан чаптырып ага торган, халык телендә «Шифалы чишмә» дип даны чыккан чишмәгә юынырга, суын алырга йөрүче карчык-корчыклар, бигрәк тә җәй башында сабан туйларына кунакка кайтучы шәһәр кешеләре, әлеге вак-вак урманнарны, Ык буеның ямьле тугайларын, андагы үрдәк-казларны күреп, елгасында су коенып, комында кызынып, дымык кичләрендә балык каптырып, уха пешереп, уха алдыннан чак кына төшереп алгач, бу яклардан, әлбәттә, сәрхуш калалар, монда яшәүчеләр, бигрәк тә кунак иткән кардәш-ырулары алдында куштанланып: «Дөнья җәннәтендә яшисез икән абзыкайлар. Кадерен белеп кенә торыгыз?» — дип бик тә сырпаланалар. Әмма «дөнья җәннә- те»нең үзендә даими яшәүчеләр, ай-һай ла, беләләр Белмәскә соң! Сузе бар. районның тигез кара балчыклы колхозларыннан ни сорасалар, болардан да шуны ук сорыйлар, ә хуҗалык үзе, Тукай әйтмешли, бара «абыныр абынмас».
ароходлар Лөрн торган мул сулы дүрт елгасы, шулар янында күп кенә бүтән кечерәк елгалары, таулары һәм урманнары, тугайлары һәм чишмәләре белән Татарстан жире илебез уртасында кояшка күкрәген киереп җәйрәп ята. Бу кечерәк елгалар арасында ин күп сулысы һәм ярларындагы, тирә- юньдәге бай табигате, уңдырышлы иген басулары, кызлары һәм казлары, җыры һәм моны белән дан тотканы, әлбәттә. Ык елгасы булса кирәк, һәрхәлдә, бу очракта минем шулай уйлыйсым килә. Чөнки, чыкса-чыкмаса, мин Ык буенда яшәүче кешеләр ту
Ә моннан җиде-сигез еллар элек... Дөрес, мондый бай табигать кочагында утыручы авыллар ул чагында да корып калганнардан булмаган. Казлары да. кызлары да үсә торган. Казларын суя. ашый торганнар, кызлары буй җитү белән кияүгә чаба булган. Әлбәттә, торып-ныгып калганнары да күп, әмма дөнья булгач арада шундый ук иләслек белән йөгереп әтисе өенә кире әйләнеп кайтучылары да булгалый торган.
Шундыйлардан берәрсе түгелме икән әле, әнә нечкә билле, җиңел сөякле берәве, кичкә каршы һичнидән шикләнмичә, япа-ялгыз Ык буена таба төшеп бара. Адымнарны тиз тезә, аягы тигән жиргә тия. тимәгән җиргә тими. Тукта, игътибар итик, бераз баргач, нидер тыңлагандай, туктап, тынып калды бу. Ахрысы, Ык буендагы казлар тавышына сагаеп колак салды булса кирәк. Аннары янә китте, хәтта адымнарны тагын да ешрак тезә башлады. Барган шәпкә кулындагы чыбыкны селтәп, сукмак буендагы ялгыз әремнәрнең, алабуталарның башларын кыйгалап төшерә. Әле ярый, алла саклаган, синең яки минем баш ул чыбыклы чибәр бара торган сукмак буенда тәгәрәп үсмәгән, әгәр шулай булган булса, белмәссең, җиңел кулдан безнең башны да кыеп төшерергә күп алкошларга тидерә алмаган ачудан аларның да, төн караңгылыгында белмәмешкә салышып, синең кайтмый калган тәүфыйксыз казларыңны чүкеп алулары мөмкин. Ни генә булмас дисең бу иксез-чиксез дөньяда. Дөресрәге, узып кына китүчеләргә «дөнья җәннәте» булып күренә торган бу «Алсу алан» тирәләрендә!
Шулай да чыбык селтәп баручы ул ачулы хатын-кызның, казларын суда исән-сау күрү белән үк. ачуы басылды, чыбыгын читкә атып бәрде, ярда, беравык нидер уйлагандай, тынып калды. Як-ягына карангалап, тирә-юньдә кеше яки бүре-әхрәт юклыгына күңеле тәмам ышангач, казлары белән бергә үзе дә бер йөзеп карарга булды, ахры, өстен үк чишенә башлады.
каршы су яхшы ук салкынча иде, югыйсә. Ләкин, бер тәвәккәлләгәч, салкынлык белән исәпләшеп торамы соң шундый кызу канлы замана кызы. Бераздан инде ул, каерып колач сала-сала, каршы ярга таба йөзеп бара иде. Ярга чыгып җиткәч тә. туктап ял итеп тормыйча, кире бу якка борылды —бер су күрсә, хәер, бу җаный үзе дә казларыңнан болайрак йөзә икән. Шуннан, әитик, әрәмәлек арасыннан искәрмәстән генә ике аяклы буре килеп чыкса соң! Күрәсең, инде ул мондый хәвеф-хәтәрдән куркып торуларны узган, бер рәхәтен сизгәч ике дә уйламый, тәне суда, озын чәч толымнары, сүгелеп, су өстеннән сибелеп ага... Хәер бу иркен дөньяда кемдә кемнең нинди эше бар? Йөзәсе килде Ыкта — әнә йөзә Җырлыйсы килсә, чыккач менә кычкырып җырлап җибәрер. Торасы килмәде күрше авылда кияүдә, йөгереп үзенең туган авылына — Балан- лига кайтты. Белмәгән кеше белеп торсын, ул сиңа «иске тормыш калдыгы» түгел, ул Ык буендагы кошлар кебек ирекле. Үзенә үзе хуҗа. Кияүгә киткәндә дә үзенә үзе хуҗа иде, кияүдән кайткач та үзенә үзе хужа. Ләкин шулай да ул «ирекле кош» белеп җиткермәгән һәм хәлне шактый ук катлауландыра торган әкәмәт бер чынлык бар: ничек кенә
мас иде.
Чынлыкта исә болай селтәнүе дә җирендә икән шул. Башка бөтен кешеләрнең дә казлары, кич җиткәч, бүксәләрен тутыргач, тәүфыйклы рәвештә өйләренә әйләнеп кайтканнар. Ә боларныкы, көн белән төнне аера алмагандай, кайдадыр адашып калган. Ә бит Ык буендагы әрәмәлекләрдә бүре, төлке ише ерткычлар да сирәк кунак түгел. Төнгә каршы казларыңны анда калдырсаң, төн чыкканчы берме, икеме бәбкәсеннән колак кагуың да мөмкин. Аннары тагы көзге мәлдә бу якларга ау сылтавы белән төрле яклардан чит-ят кешеләр дә килеп чыккалый, киек-
Озак та үтмәде, аның чупылдап суга сикергәне ишетелде. Казлары, бу тамашага гаҗәпләнешкәндәй, үзара каңгылдашып куйдылар. Тын cv буе бер мәл җанлана төшкәндәй булды. Вакыт көзгә авышкан, төнгә
ирекле кош булмасын, анын оясы агач башында-жилдә түгел, анын оясы җирдә булырга тиеш. Чөнки ул кеше Шуның өстенә. тагын анын. әгәр карап йөрмәсә. соңыннан үз башына бәла булып төшү ихтималы булган чибәрлеге дә бар, Боларның барысы турында да уйларга тиеш иде ул, югыйсә.
Ахунҗанов ике ут арасында
Ә моннан алты-жиде еллар элек... Баланлы авылын һәм шул тирәдәге берничә кечкенә авылны берләштергән «Алсу алан» колхозы, районнар- = ны әле алай, әле болай бүлгәләү нәтиҗәсендә. Ык буе районнарының 3 берсеннән икенчесенә күчә, һәм, әйтергә кирәк, хуҗалык ягыннан тар- о кау булуы аркасында, берсен дә әллә ни шаккатырмын. Читтә, урман- ** нар, чокыр-чакырлар арасында «онытылып калган» бу колхозда, апты- х рагач, бияләй алыштыргандай, председатель арты председатель алыш- “ тырырга тотыналар Сидоров, Салахов, Кадермәтов, һадиев — болар < менә булыр-булмас бер ел эчендә председатель урындыгын җылытып. е кирәккә-кирәкмәскә кычкырынып йөреп, алай барып чыкмаса, үзләре чабып, кыскасы, матур-матур вәгъдәләр һәм өметләр белән килеп тә. эшне җайга сала алмыйча китеп барган «бер көнлек хәлифәләр» булалар.
Кемнедер корбан итеп чалулар, икенче берәүне райүзәккә чакырып «эшкәртеп җибәрүләр», яки райүзәкнең үзеннән вәкил җибәреп, «галстугы белән билен будырып», чыбыркы шартлатып йөртүләр белән генә эшне төзәтеп булмаслыкны төшенеп, яна районның яңа җитәкчеләре, ниһаять, ныклап уйлана башлыйлар, һәм менә монда шобага шул районның гади бер авылында карт әнисе, хатыны Хәдичә һәм аннары берсеннән-берсе кечерәк, берсеннән-берсе гаугалырак дүрт баласы белән мәш килеп яшәп яткан утыз дүрт яшьлек Ахунҗанов Сәлим башына төшә. Ник бүтәнгә түгел, ник нәкъ менә Ахунжановка дисәкме? Моның аңлатмасы ул кешенең үзе белән үк: Ахунҗанов — үз колхозында бригадир булып та, парторг булып та эшләгән кеше. Ахунҗанов — яхшы механизатор, техниканы белә, беренче класслы шофер Өмет баг-лата торган ин ышанычлы ягы Ахунҗанов. яшь булуына карамастан, кешеләрне, тормыш рәтен белә. Шунлыктан булса кирәк, авылларында аны танып-яратып өлгергәннәр һәм. әлбәттә, мондый кешене район җитәкчеләре дә күреп алганнар, күздә тотканнар булса кирәк. Шулай итеп, җәйнең көзгә борылган бер чорында, өеңне рәтләп, балаларыңның өстен-башын карап, утын якларын кайгыртып, кышка әзерләнәсе бер-вакытта, үзе һич аны-моны уйламаганда, Ахунҗановны райкомга чакыртып алалар.
— Утырыгыз, иптәш Ахунжанов,—дип. аяк өсте торып каршы ала аны райком секретаре Мөхәммәдьяров Шунда ук райбашкарма комитеты председателе Хәсәновнын да булуын һәм райком секретаре хәтле райком секретареның үтә ачык йөз күрсәтеп каршы алуын к^реп, Сәлим Ахунҗанов эшнең уен түгеллеген чамалап ала «Юк. бирергә түгелдер. Бирергә булса, болай кыланмаслар нде, нинди дә булса берәр эш кушаргадыр»,—дигән уй үтә аның күңеленнән. Ләкин серне бирми. Тәкъдим ителгән урынга тыныч кына килеп утыра. «Мин сезне тыңлыйм, иптәш Мөхәммәдьяров!» дигәндәй, күзләренә карый
Секретарь үз нәүбәтендә Хәсәновка күз ташлап ала. берьюлы эш турында сүз башларга ашыкмыйча, уйный-көлә әйткән булып сүз башлый:
— Безгә, кем, иптәш Ахунҗанов, газеталарның баш мәкаләләрендә язылганча, бер-беребезгә гел генә фамилия белән эндәшү килешмәс Иң
МОЛДАН
элек шуны белеп китик: исемнән чыккан, әтиегезнен исеме ничек әле сезнең?
Күзләреннән күреп тора Ахунжаиов: белә ул моны, белә торып, юри сорый — белгәнне янә бер кат аныклап китүне кирәк таба, күрәсең. Димәк, чакыртып алулары тикмәгә түгел, бу хәтле тәфтишләп тору тикмәгә буламы соң! Бик үк очынма, егет, шулай ук зря генә мәлҗеп төшәргә дә ашыкма.
Секретарь куйган сорауга Ахунҗанов үзе түгел, райбашкарма комитеты председателе Хәсәнов җавап бирә:
— Бик озын аның имя-отчествосы, телеңне сындырырлык: Сәлимҗан Садриҗиһанович. Үзе дә шуны сизеп эндәшми утыра торгандыр әле. Шулай ич, Ахунҗанов?
Ахунҗанов аны-моны әйтеп өлгергәнче, сүзне тагын секретарь ялгап китә:
— Ә без аны, әгәр үзе каршы килмәсә, русына-татарына момент аңлашыла торган итеп, кыскартып. Сәлим Садриевич дип кенә йөртербез. Эш кешеләренең — безнең алай озак сузып торырга вакытыбыз юк. Минем болай дуамал гына «кисеп ташлауга» үзегез каршы түгелдер ич, Сәлим Садриевич?
Шунда шул, күрәчәккә каршыдыр инде, Ахунҗанов авызыннан да җор сүз ычкына:
— Миңа нй... ник шунда «Чүлмәк» дип йөртмисез, бары тик кызу мичкә генә илтеп тыкмагыз.
— Нәкъ менә кызу мичкә илтеп тыгарга җыйналабыз да без сезне, иптәш Ахунҗанов.
Секретарьның тавышында баштагы уенчанлык шундук югалды һәм ул, җитдиләнгәннән-җитдиләнә барып, «Алсу алан» колхозының аянычлы хәлдә калганлыгын кыска гына итеп аңлатты да, җилкә кашып торырга һич вакыт калдырмыйча, шундук тәкъдимен дә ясады:
— Без менә бюро членнары белән уйлаштык та сезне шул колхозга председатель итеп тәкъдим итеп карарга булдык. Сайлау-сайламау, әлбәттә, колхозчылар эше. Әгәр сайлый калсалар, без ышанабыз, партия сезгә ышана, иптәш Ахунҗанов, сез ул йөкне тарта алырсыз бит?
Сүз башлангандагы кебек, бераз хәйләкәрлек кушып, салпы ягына салам кыстырыбрак торсалар, авыл тумасы, хәйләкәрлекне Сәлим үзе дә белә, җавабын, койрыкны тоттырмау ягын, әлбәттә, тапкан булыр иде. Ә менә болай кистереп куйгач, партия исеменнән үк тотынгач, ул телсез калды. Эшнең уен түгел икәнлеген берьюлы сизсә дә, каршы килеп, ни дә булса әйтә алмады.
— Бәй, мин ул «Алсу алан» якларын ишетә генә беләм. алар мине ишетеп тә белми торганнардыр. Белмәгән-күрмәгән якка... ничек булыр икән соң ул? Ни дип әйтергә дә белгән юк,—дип. авыз эченнән бутка пешерергә тотынды бераздан. Чынлыкта исә бу зур эшне үзенә тапшырырга торулары, аны шул эшкә лаек санаулары өчен ул. икеләнү катнаш, горурлык хисе дә кичерә башлаган, ләкин шул ук вакытта өйдәге- ләр: дүрт балалы Хәдичәсе, моңа хәтле беркая да чыкмаган, инде үлем якасына якынлашып килгәндә, туган нигезен ташлап китәргә, әлбәттә, риза булмаячак карчык әнисе турында уйлап, яхшы ук аптырап та калган иде.
— Бүген үк дигән кеше юк. Бүрегең белән киңәш. Бүректән дә бигрәк, өйдәгеләр, инәең, җәмәгатең, бала-чагаң белән сөйләш,— дип, аның уйларын белгән кебек, өстәп куйды секретарь. Шундук барлык икеләнүләрне күмеп китәрлек ачыклык белән болай дип тә өстәде:— Мәсьәләнең җитди икәнлеген без дә чамалыйбыз. Эшләргә кирәк булачак һәм, әлбәттә, семьяны да таркатмау кирәк. Кыскасы, Сәлим Садриевич, барысын да уйлап, өидәгеләрең белән киңәш-табыш итешеп килү өчен сезгә өч көн срок бирәбез. Бүген менә дүшәмбе...
Секретарь өстәл календареның битләрен ачкалады. берсенә билге салды.
— Җомга көнгә хәтле уйлашып-кинәшеп өлгерерсездер бит?
— Сез болай, үзегез бик атеист кеше булсагыз да, татарның җомга
сын онытмаган икәнсез әле, Камал Шагиевич,—дип кыстырып куйды Хәсәнов һәм бу шуклык урнашып өлгергән тартынкылыкны чак кына ♦ бушатып җибәргәндәй булды.— Җомга башланган эш хәерле була, дн- х ләр иде түгелме әбиләр элек? $
— Тем более, әбиләр дә безнең яклы икән, алайса,— дигән булды 5
Мөхәммәдьяров, шуклыкка каршы шуклык белән, һәм, сүзнең хәзергә s шуның белән беткәнлеген аңлатып, аякка калыкты Моннан соң чыгып ♦ китәргә дә мөмкин иде инде, ләкин Ахунҗанов, ишеккә барып җиткәч. я чыкмыйча, чак кына тоткарланып калды. Аның нәрсәдер әйтәсе калган - кебек күренә иде. Моны шундук сизеп алган секретарь: «
— Сезнең әйтеп бетермәгән сүзегез бар кебек, Садриевич. Әйтәсе ® сүзегез, аргументларыгыз калган булса, барысын да әйтеп бетерегез х Әле соң түгел,— дип, ана якынлаша төште Ләкин Ахунҗанов күңелен- s дәге икеләнүләрне әйтүне кирәк тапмады. Чөнки өйдәгеләр белән сөй- * ләшеп карамыйча, күңелендәге шикләрен селкеп, секретарь алдында мәлҗеп торуны урынсыз саный иде. Хәлбуки, өйдәгеләрнең бу зур эшкә каршылыксыз гына риза булуларын ул башына да китерә алмый иде
— Әле муеннан батканчы өч көн вакыт бар, саламга ябышырга ничек тә өлгерербез,— диде ул, сер сынатырга ашыкмыйча.
— Батарга түгел, бата башлаганны чыгарырга, Сәлим Садриевич,— диде секретарь, аның кулын кысып һәм иптәшләрчә кисәтеп куюны кирәк тапты: — Моны алдан ук сөйләшеп керешик.
— Сөйләшәсе кешеләр әле булыр, үзем белеп торам, Камал Шагиевич.
Бу — Ахуиҗановның хәзергә сонгы сүзе иде һәм ул, кабинетның авыр ишекләрен җиңел генә ачып, чыгып китте. Аның бу кискенлеге, сүзне вакытында өзә белүе секретарьга ошады. <Бу ир-егет, чын-чынлап тотынса, эш чыгарачак>, дигән уй үтте аның күңеленнән.
Тышта җил, өйдә буран
Бергә утырып килгән авылдашларының район учреждениеләрендә эшләре бетмәгән булып чыкты. Алар җаен җайлап һәм, бер уңайдан, олы улына тун туры китереп булмасмы дип, магазиннар ягын чамалабрак йөргәндә, обедка кайтып баручы Мөхәммәдьяров аны янә очратты.
— Өч көн күп түгел, Сәлим Садриевич,—дип сүз башлады секретарь, уенын-чынын бергә кушып,— сез тизрәк өегезгә кайтып, семьягыз белән әлеге эш турында сүз башларга ашыксагыз икән.
Ахунҗанов авылдашларының җаен көткәнлеген әйткәч, Мөхәм- мәдьяров шундук тәкъдимен дә ясады:
— Мин сезне авылыгызга үз машинамда озатып куярга әйтермен. Хәзер менә тамак кына ялгап килим дә..
Секретарь хәтле секретарь үз машинасын тәкъдим итеп торгач, сүзгә урын каламы соң! Аннары икенче яктан да шәп булып чыкты әле хәл ителмәгән эш турында кызыксынучан авылдашлары алдында капчык авызын чишеп торырга туры килмәячәк. Хатын алдында да берьюлы базар күтәреләчәк: райком машинасында дөбердәп кайтып төш әле син! Чынын гына әйткәндә, үае өчен ул инде бу эшне хәл ителгәнгә саный. Партия шулай кирәк таба икән, яшь партия члены, ул инде әлбәттә, каршы килә алмаячак. Аннары бу эш күңелне дә ничектер җилкендереп тора, яна — зуррак күлдә йөзәргә туры киләчәк бит, канат- каурыйлар чыдармы, көч-куәт җитәрме? Шул ук вакытта өйдәгеләрнең
бу эшкә ничек караячагы да анын өчен хәзергә әле табышмак иде. Әни| карчык риза булмаячак та булмаячак — гомер иткән, картын кабергә озаткан нигезен ташлап, әллә кая, чит-ят авылга күчеп китәме соң? Хатыны Хәдичә болан үзе дөнья күргән кеше кешелеккә. Совет мәктәбендә укыган, комсомолда тәрбияләнгән, үзе дә колхоз эшенә катнашкан, заманында тракторда да эшләгән, анда инде «бусы —үз авылым, бусы — үзгә авыл» дип торырга туры килмәгән, кайсы авылда эшләргә кушсалар — шунда эшләгән. Сәлимен яратып тора, шәт, тәртәгә типмәс. Ә тәртәгә типмичә генә ризасызлык белдерсә? Муенына мунчак салдырган кебек кенә ияреп китсә?
Шундый каршылыклы уйлар белән, әмма шулай да машинаны капка төбенә чаклы ук китереп җиткермичә, колхозда карыйсы эшләрен карап, өенә кич кенә кайтып керде ул Балаларның олыраклары әле уеннан кайтып җитмәгән, ике яшьлек Хәлил аны-моны чамалаудан ерак, әни карчык намазлык өстендә — икенде-ахшам намазын башкара, күңелендә дөнья гаме түгел, Ахунҗановка аптыраткыч беренче сорауны бирүче, әлбәттә, хатыны Хәдичә булды.
— Мә, тиз генә аягыңа киеп куй,— диде ул, иренә җылы оекбашлар китереп. Шул арада үзе болай гына кызыксынган, ир эшенә тыкшынырга һич теләге юк бер кыяфәт күрсәтеп сорап та куйды:
— Ник чакырганнар соң?
— Бар инде шунда, дөнья булгач бетәмени.— Ахунҗанов тиз генә чишелеп ташлауны урынсыз тапты булса кирәк, бу очракта бераз күпертүне дә хәрамга санамыйча, тезәргә тотынды:—Кичкә каршы яман әче җил чыкты, туңдым, ачыктым, ардым, бөтенесе бергә. Тизрәк ашыңны- чәеңне өстәлгә куй.
Табын янында да әллә ни җәелеп китмәде, сөйләшмичә генә ашады- эчте. Ашап туйгач, бәләкәй улы Хәлилне тез башына утыртып сөйде. «Да, бар иде, улым, әтиең-артистның «Галиябану»дагы Хәлилне уйнап. Мәргәнтауны дер селкеткән чаклары. Бар иде!» — дип. хатыны Хәдичәгә һич югы «җеп очын» гына булса да сиздерергә тырышкандай, тирән генә бер көрсенеп куйды. Ләкин Хәдичә бернигә дә игътибар итмәгәндәй күренергә тырыша, өстәлдән савыт-сабаны җыя, балаларының — әле берсенең, әле икенчесенең — көндез күрсәтеп өлгергән егетлекләрен, әйткән кызыклы сүзләрен җиткереп, шатлыгын ире белән бүлешмәкче була, ләкин ире тарафыннан әллә ни уртаклашу, очыну күрмәгәч, шундук анысы да телсез кала иде.
Шул көнне килгән район газетасына аннан-моннан күз төшергәләп алу белән, Ахунҗанов хатынына урын җәяргә кушты.
— Бернәрсә дә күземә күренми, арылды, әнисе,— диде ул, болай иртә кунакларга җыенуның сәбәбен аңлатырга бик ашыкмыйча.
Балаларның зурракларын, җылырак-мамыклырак булганы өчен, аш өендә — әбиләре янына түшәп салып, үзләре янына яңа өйгә әлеге шул кадерле Хәлил төпчекне генә алалар иде. Ә бу кичне Ахунҗанов. сөекле төпчеген дә йокы алдыннан тезенә утыртып бер сөю белән чикләнеп, нишләптер, җылырак, мамыклырак өйдә — абыйлары Һәм апасы янында калдырырга кушты. Димәк, әтн кешенең бүген аеруча аулакта каласы килде булса кирәк...
Әлбәттә, бер тын дөнья сүзләрен катнаштырмый тору кирәк булды — кемдә генә булмый андый .хәл. Алда зур сүз көткәнлектәнме. Ахунҗановка бу кичне Хәдичәсе аеруча сөйкемле, илгәзәк, куенга үлчәп яралган кебек нәфис булып күренде һәм. шунлыктан, кузгатылачак зур сүз аны аеруча куркыта, ул көтә, хатыны үзе берәр ничек башламасмы, дип көтә иде. Хатыны башламый да, шул ук вакытта дөнья мәшәкатеннән арган-алжыгак кешеләргә хас сәламәт йокы белән изрәп йоклап киткәне дә сизелми иде.
Хәдичә бу сүзләргә ни дип тә жавап бирмичә тынлап яткач. Ахун- > жанов уратып торуны кирәксез санап, турыдан-туры әйтеп бирергә 3 булды. Пышылдауны онытып, шул ук вакытта тавышын да күтәрмичә, - чишеп салды: "
— Райком мине «Алсу алан» колхозына председательлеккә димлә- и
мәкче. Мин, конечно, әлегә ачык кына бер жавап та бирмәдем. Ә жавап * бирмичә булмас, рас райком шулай китереп куя мәсьәләне. я
Хәдичә: «Үземнеке син! Димләмичәрәк торсыннар!» — дигәндәй, ире £ куенына елышарак төште, ләкин тел кузгатып ни дә булса әйтергә — е хәбәрне хуплап алырга да. чәчрәп каршы чыгарга да — ашыкмады. Бер мәл сүзсез генә яттылар. Бу сүзсезлек, хатыннын, беренче кавышу кичәсендәге кебек, сулышын еш-еш алып, кочакка сенгәннән-сенә баруы ирне бер үк вакытта изрәтә һәм шнк-шөбһәгә дә сала бара иде
Ниһаять, түземлеге бетеп һәм шул ук вакытта инәлгәндәй итеп, кабаттан кузгатты Сәлим
— Мина синен сүзен кирәк, Хәдичә. Әйт, син ни әйтәссн. мин шулай эшләячәкмен.
Шулай диде дә үзе эченнән генә уйланып калды: әлбәттә, әйтергә генә жинел алай дип Аны барыбер сындырачаклар. Райком хәтле райком тотынсын да, имештер, башлаган эш ярты юлда тукталып калсын. Шул ук вакытта, хатыны Хәдичәнең сүзсезлеге дә борчый иде һич югы. каршы төшеп булса да берәр сүз әйтсен иде Ниһаять, тагын бер, бу юлы инде ачуланыбрак эндәшеп карады:
— Ник телеңне йоттың? Әллә йоклап та киттеңме?
Тагын беравык борчулы тынлык дәвам итте, һәм шуннан соң Хәдичә, берничек уйларга да юл калдырмый торган тонык һәм басынкы тавыш белән:
— Кайда соң ул «Алсу алан» дигәннәре? Ишеткәнем дә, күргәнем дә юк,— дип, сорауга каршы сорау белән жавап бирде
Ахунжанов өчен хәзергә бу чаклысы да ярап куйды, телен тешләп эндәшми торуга караганда, ничек тә бер сүз иде бу. Хәтта ул моны: «Ярар, бик орып бәрелмәде, күнми булдыра алмас!» дип, үз файдасына- рак юрап куярга да өлгерде
Юрап куйды һәм. эшнең житдн торуына хатынны ныграк ышандырырга тырышып, райкомда булганнарны, райкомда әйтелгәннәрне түкми-чәчми, ятышлырак чыксын өчен кайберләрең хәтта чак-чак кына күпертә дә төшеп, тезәргә тотынды.
— һәй. апаем-жаным, каршы килеп карамадым түгел, аягына баскан, түшенә шуган дүрт бала, дип санап күрсәттем, берсе быел мәктәпкә йөри башлады, мин әйтәм, аның укуын бүләбезмени, уйлап карагыз, дим Уйлап куйганнар, апаем, райком кешеләренең су зе безнекенә караганда очлырак чыга «Анда ла Совет власте, мәктәп анда да бар. кхрык- ма!» — диләр. Алай барып чыкмагач, нпәй карчык итәгенә ябышып карадым: «Әнә, *абср якасына баскан карчык белән үзегез сөйләшеп карагыз, мин әйтәм, жнтмеш алты белән бара, картайган көнендә нигез туфрагын алыштырырга риза булырмы? — Ул хәтлесен инде, иптәш Ахунжанов, синең үзенә ышанып тапшырабыз, әниен синеке, ничек тә
— Ник берсүз дә дәшмисен? Сорамыйсын, апаем?— дип. аптырагач үзе сүз кушты Ахунжанов һәм, хатынын үзенә табарак тартып алып, бала чага ишетү ихтималы булмаса да, пышылдап ялгап китте:—Алай- са, тынлап тор, мин үзем сөйлим. Бая куйган соравына жавап булсын, әйтим, бик зур эш йөкләргә торалар җилкәгә, ннәкәйгенәсе. йомшак жәеп, каты утыртырга маташуларымы, элек мактадылар фәлән дә ♦ төгән, зря дә шәп. ышанычлы, бик тә булдыклы кеше икән ләбаса синен бу картын, янәсе... Тагын шуны да китереп куш: райком секретаре, бе-ренче үзе үз машинасына утыртып Мәргәнтауга хәтле озаттырды. Кешедән уңайсызланып кына борып жибәрдем машинаны авыл башыннан.
МОЛДАН
уртак тел табарсыз,— дип авызны капладылар. Кыскасы, шул.* Хәдичә: ачык җавап белән килергә өч көн срок бирелде, уйнап сөйләшергә вакыт юк.
Бу «сайраулар» белән генә хатыныннан ачык бер сүз дә ала алмагач, Ахунжанов, тактиканы бераз үзгәртергә булып, борыны белән хатынының чәч арасына чумды:
— Әллә ислемай сөртеп яткансың, төлке. Болай да баш чуалган бер чакта чәчеңнән ислемай исе аңкып башны әйләндерә,— дип мәтәштереп карады. Ләкин Хәдичә ире әйткән яңа хәбәрне күңеленә үтә житди алган. аны юк-бар сүзләр белән генә шаккатырып булырлык түгел иде. Иренең кич буена әйткән бөтен сүзләрен — житди сүзләрен дә. иркәләүләрен дә — дәшми-тынмый гына тыңлап ятканнан соң, ул кинәт, ирен аптырашта калдырып, көтелмәгән нәтиҗә чыгарып куйды:
— Райком юлын мин дә беләм,—дип башлады ул, бер дә тавыш күтәрмичә генә.— барып, үзем үз телем белән сөйләшеп карармын: партия члены дигәч тә, ирне хатыныннан, бала-чагасыннан, карчык анасыннан аерып, әллә кая. җәһәннәм астына олактырырга дигән закон юктыр. Булмаска тиеш андый закон.
Чынлап та шулай эшләрме — хәер, ул чаклыга ук барып җитәр дип ышанмый иде Ахунжанов,— әллә өркетүе генәме?
Бу чаклысында бәхәскә кереп тормастан, эшләнәчәк эшләрнең барысын да иртәнге көнгә калдырып, икенче ягына әйләнеп ятты һәм шундук изрәп йоклап та китге.
Киенде, җыенды, әмма китмәде
Иртәгесен Ахунжановлар өендә әкәмәт хәлләр булып алды. Иртә торып үзен тәртипкә китерүгә үк, Хәдичә, тәртәгә дә тибеп түгел, шулай ук бик эреп тә китмичә, каенанасы Мәгъмүрә карчыкка:
— Әнкәй, балаларны йортта бүген синең карамакка калдырам, минем барасы җирем бар,— дип, юлга җыена башлады. Барысы да бер мәл аптырабрак калдылар. Бәләкәй Әнисә:
— Инәй, мин дә синең белән балам,— дип. итәккә килеп ябышса да. йомшаганы сизелмәде әни кешенең. Баланы сүзсез генә күтәреп алды да олыраклары янына илтеп кушты. Еларга авызын кыйшайта башлаган кызчыкны әтисе күтәреп алды.
— Елыйсы түгел, нәнәм, зур үскән кыз ич син, абыеңның иңбашына житеп барасың, кичә генә үлчәнештегез,— шул ук вакытта ул эндәшмн- тынмый гына хатынын да күзәтә иде,— барасы жире булгач, тимик инәйгә, барсын. Безне сагынгач кайтыр.
Бала белән сөйләшкән атлы булып, болай юмалап торгач, Хәдичә үз чиратында шулай ук уңайсызланыбрак калды. Бер җыена башлагач тугарылып ташлау ла әллә ничегрәк, шул ук вакытта кәҗәләнү чире дә басылмаган иде әле.
— Кайтырмы, кайтмасмы — анысын әле күз күрер.
— һич югы. әйтеп сөйләш, әннәсе, кайчанрак көтә башларга булыр сине? Без монда самовар куеп, аш пешереп торыр идек.
Иренең болай теленә салынуы хатынның канын кыздырды. Күңеленнән: «Кузгалган-кузгалган, әллә барыргамы? Кызык итәргәме бу чукынчыкны. Тора торгач безне ташлап, икенче авылга олагырга йөрмәсен»,— дигән тупас кирелек үтте Хәдичәнең күңеленнән. Шунда ул. ялгыш кына күзе төшкән атлы булып, бер читтә бала күтәреп торган иренә текәлебрәк карап куйды: әле юынырга да. чәчен тарарга да өлгермәгән Сәлиме, иикадәр генә уйнап-көлеп сөйләшкән кебек кыланмасын, ничектер тар-
калып калган һәм. әнә шул таркалып калган хәлендә, монарчы һичбер вакытта да күренмәгәнчә, чибәр, якын, жан-дус булып күренә: әнә анын, хәзергә әле таракка чират житмәгәнлектән. берсе чәршәмбегә, икенчесе дүшәмбегә торып баскан куе кара чәче, әнә аның тигез ак маңгае. монсу-тирән күзләре, бераз калынрак, ләкин кирәк чагында калынлыгы да. юкалыгы да сизелмичә Хәдичәнең каннар иренендә эреп бетә ♦ торган иреннәре — юк, юк. аныкы Сәлим, сәламәт кенә булсын. Хәди- - чәнеке Сәлим. Бер жиргә дә китми, бу ояны, бу елтыр күзле балаларны S ташлап китә алырмы сон! Шуңа күрә Хәдичәнең каядыр «терәк эзләп* = барырга җыенуы, әлбәттә, урынсыз. Райкомга барып ул нишли алыр, s әгәр райком хәтле райком чынлап та шулай кирәк тапкан булса... Шулай ф да бер жилкенә башлагач тиз генә басыла алмый, иренең күңеленә ~ вәсвәсә салу өчен генә булса да, үзенең бу көтелмәгән эшкә тыныч карап Z кала алмаганлыгын сиздерү өчен генә булса да. барган атлы булып 3 күренәсе килә иде. Ахыр чиктә, анда райком өстәле артында утыручы ° дәү абзыйлар Ахунжановны белү белән генә чикләнмәсеннәр Ахунжа- новны белү өстенә тагын шуны да белсеннәр: иренә карап туймын торган 2 кара тутлы хатыны, Хәдичәсе, шул кара хатыннан туган елтыр күзле ак н балалары бар анын. Ничек инде ул. тора торгач, дигәндәй? *
Әбиләре Мәгъмүрә карчык мона хәтле «кашык-аяк шалтыратуны» һич сиздермәгән йорт җанлы килененең бүген иртән болай җильякланып каядыр җыенуын, ире белән дә тырт-пыртрак сөйләшүен күреп, бераз аптырабрак йөрсә дә, ир белән хатын арасына тыгылып, юкны-барны төпченүне кирәк тапмый иде. Килене, аңарга әйткән булып, ләкин сүзенең очлы ягын иренә тилерергә тырышып, янә башлады:
— Әнкәй, белмәсәң белеп тор.— дип башлады ул бу юлы. сүзләрен китаптан укыган кебек, бик ачык итеп.— безнең менә бу өйгә буйбирмәс Сәлимебез безне ташлап, әллә кая — җәһәннәм астына китәргә ризаланып кайткан. Имештер, райком шулай куша. Янәсе, аны «Алсу алан» колхозына председатель итеп куясылары К\рәсен, нәчәлник буласы килә малаеңның. Син дә. мин дә, балалар да бер тиен дә тормыйбыз булып чыга бу килештән.
— Бәй. мин сине танымыйм. Хәдичә. Әни алдында әллә ни әйттерерсең.
— Мин дә сине сонга калыбрак таный башлаганмын икән шул.
— Әле бит баскыч төбендә алмага килгән ат көтеп тормый, ник шулай кызарга?
— Ат заманы түгел хәзер. Машинага утыртырлар да алып китәрләр, дүрт балаң белән калырсың утырып.
Чынлап ачулануымы бу аның, әллә театр уйнавымы? Асра алмый азаплана Сәлим. Шул ук вакытта, нәкъ менә шулай тузынган чагында. Хәдичәсе анын бераз бала сымак күренә.— Тотып аласы иде дә артын чәбәклисе иде. Чәбәк соңыннан ук. бөтен кирелеген сытып чыгарганчы кысып кочакларга иде. Өйдә әни бар, томырылып карап торучы балалар бар. булмый алай тилереп. Мөмкин булганы — хәзергә анлату-төшен- дерү эшләре:
— Әле бит. апаем, сүз кузгатып карау гына бу. Курыкма, мин үзем дә сикереп тормыйм, андагылар да башсыз кешеләр түгел, алдын-артын уйламыйча эш итмәсләр.
Бу кадәр тырышып, «аңлату эшләре» алып барганнан сон. Хәдичә чак кына басылырга тиеш иде. югыйсә, һәрхәлдә. Ахунжанов хәзергә хәтле аны чынлап киреләнә дип һич уйламый, шул ук вакытта күңеленең кайсыдыр яшертен бер почмагы белән <Ай-һай ла. чынлап киреләнсә генә ярар иде. Сыер дуласа, аттан яман, мина кузгалмый калырга бер сәбәп. Мөхәммәдьяров белән аяк терәбрәк сөйләшергә сүз булыр иде»,— дип тә уйланып алгалый иде.
Мона хәтле иренең сүзләрен, «анлату-төшендерү эшләрен» ишетмәгән дә кебек кыланган Хәдичәсе, киенеп-ясанып беткәч, Сәлимнең күңеленә чак кына көнчелек «тараканы үрләтү» нияте белән булса кирәк, килешмәгәнен белеп торганы хәлдә, кара тутлы битенә кершән-иннек тә сылап кунды. Инде кузгалгач, ишеккә килеп җиткәч, кинәт борылды да, бераз аптырабрак калган, ләкин шундый дуамал адымны ясар дип әлегә хәтле ышанып җитмәгән Сәлименә: w
— Барам бит, малай, райкомыңа. Соңыннан, хатыныңны йөртәсең дип, үзеңне кызартмаслармы? — дип үчекләгән кебек, ак тешләрен елтыратып карап торды.
— Бар соң, райком ишеге бөтен кеше өчен дә ачык,— диде Ахунҗа- нов. урыныннан кузгалырга артык ашыкмыйча.
Шундый җилъякмы соң Хәдичә! Авызы тулы кара кан булганда да кеше алдында төкерми торган ир җанлы, семья җанлы, бала җанлы Хәдичә, шуның өстенә тагын, бәлки, алардан да элегрәктер, үз дәрәҗәсен үзе яхшы белүче, ире китә калган сурәттә дә, ояны таркатмыйча, канат астында җылытып тотачагына нык ышанган горур җанлы бу хатын шулай вакланып йөрерме соң!
— Барыгыз әле, чыгып торыгыз, әттәгезгә сез югында әйтәсе сүзләрем бар,— диде ул, балаларын тышка куып. Каенанасы моны үзенә әйткән сүз дип тә аңлады. Бераздан алар — ирле-хатынлы — икәве генә калдылар.
— Ник туктатмадың? Ник, юкка йөрмә, дип аяк тибеп кычкырмадың?
Хәдичә, тиз генә чишенеп, өс киемнәрен кайсын кая атты да, балачага кайтып кергәнче дигәндәй, кабаланып, иренең күкрәгенә капланды, аны кысып кочып алды. Аның кара күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә яшь елтырый, бусы инде театр түгел, бусы — тыеп калып булмаслык чынлык иде.
— Җүләрем син минем, картым син. үземнеке син,— дип, тыны бетә- бетә кабатларга тотынды ул. Үзе, песи баласы кебек, иренең кочагына елышканнан-елыша бара иде.— Мин сине аяк тибеп кычкырырсың дип көткән идем. Гомер итеп бер кычкырганың да юк, ничек яшәмәк кирәк синең белән...
Бу берничә минутлык «тилереп алу», күрәсең, әлеге яна хәбәрдән соң кинәт тартылып калган күңел кылларын бушату өчен кирәк булгандыр. Аннан соң алар алда торган эшнең җитдилеген икесе дә бердәй аңлап, ир белән хатын булып кына түгел, балалар атасы, балалар анасы булып, шул ук вакытта Сәлим Ахунжановның партия члены икәнлеген дә истән чыгармыйча, салкын кан белән һәм кыз.мага бирелмичә сөйләштеләр. Ахунҗанов, әлбәттә, райкомга икенче барганда китерәчәк дәлилләрен дә әйтте — председатель булып китү аның күңелен алгысытса да, ул «Алсу алан» колхозының бик алай алсулардан түгел икәнлеген ишетә белә, әлбәттә, хәтфә палас җәеп куймаганнар анда. Шул якларын искә төшереп, егет эчтән генә шүрли, бер үк вакытта, китә калса. 6v зур «ояны» ничек кузгату ягы да уйландырмый түгел иде.
— Кузгалган-кузгалган. син дә барып кайт иден райкомга, мин моны, билләһи, ихлас күңелдән әйтәм. Хәдичәкәем,— дип. сабыр гына әйтеп куйды Ахунҗанов бераздан,— миңа иптәш Мөхәммәдьяров алдында аяк терәбрәк сөйләшергә җиңелрәк булыр иде, әгәр син шулай дулап барсаң.
Ә минем, бәлки, председатель хатыны буласым килә торгандыр,— диде тегесе, сүзне тизрәк уенга борырга ашыгып. Әле эш хәл ителмәгән, райкомда тагын бер сатулашып карыйсы бар, аннары икесен дә тынычрак карарга мәҗбүр итә торган икенче мәсьәлә дә бар: тәкъдим итү яки мактаулы Ахунжановның теләү-теләмәве белән гейә эш бетми, иң хәл итә торганы — колхозчылар: сайларлармы алар Ахунҗановны председатель итеп, юкмы?
mi спср гчммгми лэтч...
Санаулы көннәр тиз үтеп китте. Ахунжановны тагын райкомга чакырып алдылар. Хәер, бу юлы инде ул озак сөйләшергә урын калдырмады— тәвәккәлләргә икән тәвәккәлләргә, райком синен белән уйнап * сөйләшми торгандыр. Өйдәгеләре белән билгеле бер дәрәжәдә уртак тел табылган, әни карчык бу эшне чынга алына торган эштер дип башына g да китерми, вакытлы бер командировка гынадыр, «барыр да эшен бетер- | гәч кайтыр* днбрәк карый, хатыны Хәдичә исә күңеленнән төрлесен * уйласа да, хәзергә күнгән, яки шулай күренергә тырыша, дөнья күрмә- ♦ гән кеше түгел, белә: райүзәктән председатель итеп колхозга күчерүләр я яки, райүзәктә торып, бара-кайта председатель булып чабулар булмады = түгел. Ире Ахунжановны район читендәге колхозга алып китүләренә дә “ Хәдичә әнә шундый вакытлы берәр чара гынадыр дип карый иде. Кем м белеп бетергән, бәлки, бу эшне уйлап тапкан, кузгаткан кешеләрнең х үзләренең күңелендә дә, еракта, күнелнен яшерен бер почмагында шун- = дыйрак тирбәлү булмыйча калмагандыр: «Барсын, эшләп карасын, эш £ чыгара алмаса, аннан күз күрер...* ө
Ничек кенә булмасын, Ахунжановны «Алсу алан»га алып киттеләр. Әле ничек кенә алып киттеләр! Электә кияү егетләрен дә алай зурлап алып бармаганнардыр. Райбашкарма машинасында. Булачак председательнең бер ягында райбашкарма комитеты председателе Хәсәнов Vе бара. Икенче ягында районның производство бүлеге начальнигы Гыйлаҗ, Саттаров.
Сөйләшеп бара торгач, көннең кичкә авышканын, шактый еракларга җәелгән «Алсу алан» басуларына барып җитүләрен сизми дә калдылар. Машина тәрәзәсеннән карап, покоста килеш янып ята торган борчак теземнәрен, комбайн ташлап калдырган урында җыелмыйча жиргә ябышып калган вак-вак салам өемнәрен күреп баручы Ахунжанов эндәшмәс жнреннән:
— Чыкканым юк иде бу якларга. Бар икән әле, агаем, пошынмас колхозлар,— дип сузып куйды.
Саттаров белән Хәсәнов икесе рәттән утырган булсалар, ихтимал, сиздермичә генә янтыкларына төртешеп, ымлашып та алган булырлар иде. Шунда ук Ахунжанов чекерәеп утыргач, алар сүзне кыскарак тоту ягын каердылар:
— Баргач та өлгерерсең пошынырга, хәзергә без пошынгач шул җиткән,— белән бетерделәр. Хәлбуки, хәзергә сүзне ул турыда куертмаска, сайланачак председательне башта ук өркетеп куймаска теләүләре булгандыр инде.
Әлбәттә, яңасын сайлау, элеккесен алып ташлау майлаган кебек кенә узмады, ай-һай ла, бик озакка хәтле төерләре чыга, терсәк очлары бәрелгәли торды. Турысын гына әйткәндә, әле хәзер дә чыга тора, бәрел- гәлн тора... Хәер, яшь булуына карамастан, Ахунҗановнын тормышны дөрес сиземләү куәсе бар, ул «безгә — бөтенесе нипочем!» кешесе түгел, эшне шома гына кузгатып алып китеп булмаслыгын алдан ук чамалаган, шуңа әзерләнеп килгән иде
Колхозчылар, бигрәк тә идарә тирәсендәрәк чуалучылар, алдан ук беркадәр хәбәрдар иделәр, шуңа өстәп районның ике зур җитәкчесе дә кодалый килгәч, сайлау алды һәм сайлау эшләре әллә ни зур шау-шу кузгатмады. Иң элек колхозның коммунистларын җыеп сөйләштеләр. Бу сөйләшүдә эндәшми калучылар да булды, сагаеп сорау бирүчеләр дә табылды һәм, бу эшне бик хуплап һәм форсаттан файдаланып райком, райбашкарма исеменә мактау яудыручылар да булмады түгел Арада тегеләй уйларга да, болай юрарга да урын калдыра торган итеп
— Үзебездә мәйдан тотардап батыр чыкмагалгоатырны-яүрше авылдан китерергә туры килә шул, батырга дигән сарык китсә китә инде, нишлисең,— дип, мәгънәле реплика кыстыручылар да табылды. Хуплаучылар һәм шул уңайдан районның «ерактан күреп эш итүче зирәк җитәкчеләренә» рәхмәт яңгыры яудыручыларның берсе, бөтенесенең гаҗәпләнүенә каршы, элекке председатель һадиев булды. Үзенең председатель булып эшли алмавы, моңа «грамотасы да, менәтерәк, кирәк чагында чыгарып сала торган сәләте дә җитмәве» белән хәтта чак кына мактангандай сүзгә керешкән һадиев, югарыдан килгән җитәкчеләр алдында шулай да үзенең бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел икәнлеген күрсәтергә тырышып булса кирәк, дәррәү кызып, халыкара политикага кереп китте. Американың Вьетнамдагы сугыш чукмарларына йодрык селкеде һәм, еракка китеп буталмас өчен, шунда ук үзенең Ык буйларына әйләнеп кайтып, район җитәкчеләрен мактарга кереште, аларның «Алсу алан»дагы чын хәлне төшенеп, җитәкчелек эшенә «иптәш Ахунҗанов кебек яшь, энергичный, бөтен яктан грамоталы» кешене тәкъдим итүләре өчен үзенең шатланып бетә алмаганлыгын белдерде.
Сайланачак яңа председательне партком утырышында шулай кызып- кызып мактаган һадиев, шуннан соң салкын клубка җыелган колхозчыларның гомуми җыелышында, бая сөйләгәннең киресен ычкындырганлыгын үзе дә абайлап җиткермичә, берничә генә сүз әйтте, ләкин үзенчә берәгәйле итеп әйтергә тырышты:
— Район кушкач, кәнишно, без сайлыйбыз, сайларга обязан. Ну, иптәшләр, белеп торыйк: чебешне көзен саныйлар, дигән сүз бар халыкта.
Тамагы кипкән иде булса кирәк, шунда торган стаканны күрмәгәнгә салышып, графинны күтәреп су эчте, кузгалып урынына китә башлады, туктап һәм авылдашлары белән үз кешеләрчә шаярткандай итеп өстәде;
— Көзгә хәтле тилгән күтәреп алып китмәсә, кәнишно!
Бу сүзләрдә, аларның әйтелешендә һадиевның тышкы бизәкләре ки алган, ул шыр ялангач үзе, һәм председательлеккә тәкъдим ителә торган Ахунҗановны өнәмәгәнлеге ачыктан-ачык ярылып ята иде. «Итәк астыннан ут йөртә торган кешегә охшый бу, белеп торыйк!» — дигән уй үтте Ахунҗановның күңеленнән.
һадиев кузгаткан җиңелчә-шук тонга бирелепме, әллә бу «председатель төшереп, председатель куеп» уйнауларга ышанычы беткәнлектәнме, урта рәтләрдән берәү торып, сүз сорамыйча гына, сөйләп китте:
— Мин үзем, җәмәгать,— дип башлады бу хәйләкәр крестьян, башын бер якка юри кыңгыр сала биреп,— бияләй алыштыргандай, прсидәтел алыштырулардан гына әллә ни чыгар дип уйламыйм. Прсидәтелләр киләләр дә китәләр, без үзебезнең көлсу туфраклы өзек-өзек «аю табан- ьарыбыз»да утырып кала бирәбез. Лучше мин, җәмәгать, болай итим, лучше мин бу «Алсу алан» колхозыннан үзем китим. Бирегез миңа шушы палнамочный җыелышта үз паема тигән җирне кисеп, мин күрше Вахитов колхозына күчәм. Анда, ичмасам, акчалата да түлиләр, әпәе дә күбенгәнче...
— Кайсы иңең белән күтәреп китмәкче буласың, Биктаһир абзый? Иңбашларың берсе биек, берсе тәбәнәк ич синең.
— Әсхәпҗамал апа сыерны бирмәсә, сөткә нишләрсең?
— Ерак җирмени, тиле. Кайтып, имеп китә.
— Сыернымы, Әсхәпҗамалнымы?
Шул рәвешле, бер тын «базар ясап», шаулашып алдылар. Шул ук вакытта эштән кайткан кешеләрнең бик сузасылары да килми иде. Районнан килгән «кодаларның» шактый ук пафоска бирелеп һәм яңа председательне һәр яктан мактап сөйләгән нотыкларын хөрмәт йөзеннән тавышсыз-тынсыз гына тыңладылар — бик үк ышанып та бетмәделәр, кире кагарлык дәлилләре дә юк иде. Ниһаять, сүзне туй башы кешегә —
Ахуй/ШдВте^йИ/йч, МтёШёё SVp йгЧлиһар Ьелән тынып калды Сынау— да, сагаю да. кызыксыну да, кешегә сиздермәскә тырышып кына көнләшү дә бар иде бу тынып калуда. Ә ин көчлесе: «Тукта, алдан күп сайрама! Эшли алырбызмы? Ниндирәк кош син?» — дип көтеп калу бар иде. Нәкъ менә шуны сизгән кебек, Ахунжанов бик аз сөйләде. Кеше белән эшләмәгән кеше түгел, әйтәм дисә, сүзләрен тапкан булыр иде. ♦ югыйсә. Шулай да күп сөйләмәде, чак кына каушады да булса кирәк. = ак йөзеннән дулкын-дулкын кызгылт таплар узды. Кыска гына «тәхет S речен» ул үзе дә тиешенчә уйламаган һәм ул арада гына уйлап та бул-» § маслык. күрәсең, кешеләргә ышанудан, ышанырга тырышудан туган s самими иман белән болай дип очлады: ф
— Мин сезне өйрәтергә дип түгел, мин сездән өйрәнергә днп килдем, = иптәшләр. Эшнен тоткасы сездә. Сез тырышып эшләсәгез, шуңа минем 3 бәләкәй тырышлыкны да китереп өстәсәк, без колхозны хәзерге хәлен- <-> нәи ничек тә чыгарырбыз. Без чыгармыйча аны кем чыгарсын. Я. әйтеп ’ карагыз.
Әйтеп караучы булмады, әйтергә әле иртә: берсе килә, икенчеләре х аны тик каршылыйлар гына иде. *
ө
Шул көнне кичен
Кеше күңелен кеше белеп бетерүе мөмкинме? Бер караганда, һич логикасы юк: төшкән председатель һадиев тыкрык кына аерып тора торган керәшен ягындагы Андрей дәдәйләр өендә ярыйсы гына табын әзерләткәп Әлбәттә, мине тотып атучы кешеләрне колхоз исәбеннән сыртларын ярганчы бер сыйлыйм әле, днп түгелдер инде! Күрәсен, «район агайлары» алдында шушы яктан гына булса да күренеп калыйм, бер файдалары тимәсә. икенче файдалары тияр, диюе булгандыр. Кем белсен, «тәгәрәткән» ачудан, бәлки, үзенең дә бер сыйланып каласы килгәндер. Беренче планы ул көткәнчә барып чыкмады Хәсәнов белән Саттаров. төнгә калуны, юлның бозык булуын сылтау итеп, һадиевның чакыруын кабул итмичә кайтып киттеләр. Киткәнче алар һадиевны бер чнткәрәк чакырып алып, кат-кат кисәттеләр, тату эшләргә, яңа килгән кешегә, эшендә булсын, тормышында булсын, һәрьяклап булышлык күрсәтергә куштылар, һадиев үз чиратында: «Әйе. шулай! Кәнишно. сез әйткәнчә кирәк!» — дигәндәй, тыйнак кына баш селкеп торды. Ләкин, ай-һай ла. риялан гына булган икән бу баш селкеп торулар.
Дусларча сөйләшеп, киңәш-табыш итешкән, колхозчылар жыелы- шинда мактау сүзләрен һич жәлләмичә тырышып-тырышып «кодалаган». мәсьәлә хәл ителгәннән сон да өлкән туганнарча арка кагып сөйләшкән, ярдәмләшеп торырга сүз биргән, кыскасы, шул аз гына вакыт эчендә ияләшеп, үз булып өлгергән «район агайлары» килгән юлларыннан китеп баргач, моңарчы күрмәгән бу чит-ят авылда, чит ят кешеләр янында көзге карангы төнгә каршы ялгыз гына торып калу Ахунжанов- ны бер мәл ике кулсыз иткәндәй булды «Шулай ук булдымыни? Бу сон кире сүтеп булмаслык фактмыни инде? Кайсы баштан, кемнәр белән башларга соң бу зур эшне?» — дигән уйлар йөгереп узды аның башыннан. Дөресен әп гергә кирәк, килгәндә ул сайлау-сайлану эшенең болай ансат кына хәл ителәчәген.» ышанмыйчарак килгән иле. ә колхозчылар анарга ышандылар, димәк, хәзер тәртәгә тибәргә, әйле-шәйле уйларга урын юк, хәзер тик бер генә юл бар жин сызганып эшкә керешергә!
«Әллә жнк сызганып эчә башларгамы?» — дип тә уйлап куйды ул, эченнән генә көлеп. Чөнки һадиевның, кешегә күрсәтмичә генә кай арададыр ирен чылатырга да өлгергән ул төшкән председательнең, һәм анын «яраннары»нын табын тирәсендә уйный көлә мәш килүләре хәзергә эшнең шуңа таба барганлыгын ачык күрсәтеп тора иде.
-------- wp.-iv-idpiwnt, I у I dHHd p, tf идэгез, оезии ям яришиателе* без иптәш Ахунҗанов хөрмәтенә күтәрик,— дип, тост игълан итте һадиев. һәм эчеп җибәргәннән сон, Ахунжановтан бүтәннәренә барысына берьюлы хәйләкәр караш ташлап, шаярткандай күз кысты,— бик тә бугазны өтеп алды бу нәмәстәкәегез: әллә аракысы шулай әче булды? Әллә, Митрафан дәдәй әйтмешли, әпәй шүрлеге шулай әчи башлаган?
— Әллә председательлектән егылып төшү ачысымы икән? — дип, кешенең авырткан җиренә кагылды арадан берсе: усаллык белән түгел, дуслык белән, ләкин шулай да кырмыска оясын чак кына бер болгатып алу булды бу. һәм таш нәкъ урынына барып төште.
— Егылып төшкән, башын тишкән, тишек баштан кайгы киткән.— дип, чак кына көйли-көйли кырлы стаканнарга аракы коюын белде һадиев. Коеп чыкканнан соң, үз стаканын шундук кулына алып, өскәрә.Ч күтәрде,— менә бездән сон килгәннәрнең башы тишелмичә күпмегә чыдар икән? Шуны карап торыйк без.
һәм берәүне дә көтмичә, берәү белән дә чәкештереп тормыйча, дәррәү авызына чөйкәлтеп, голт-голт йотып та җибәрде. Моны табында утыручылар кем ничек аңлагандыр — ничек аңлау алар эше, әмма Ахунҗанов моны үзенчә аңлады: «һадиев агайның теле чишелә башлады. Безнең баш тишелгәнне көтәргә исәбе!»
Болай уйлау аны кинәт айнытып җибәргәндәй булды, шулай ла беренче көннән үк араны артык киереп ташларга исәбе юк иде. Шул ук вакытта алты кырлы стаканнар да тик тормый, колхоз исәбеннән сыйланырга җай чыкканда кыстатып торуны кирәксенмиләр, агай-эне инде берсен-берсе макташырга ук керешкән иде. Ләкин Ахунҗановка килеп җиткәч, аның алай тугарылып китмәгәнлеген күреп, уңайсызланыбрак калалар: яңа кеше белән арка сугып сөйләшүне, теге үзе эчмичәрәк утыргач, авызына ук коюны килештермиләр иде. Хәер, хәзергә әле ул «яңа кеше» дигәнебез мондагылар өчен капчыкка салып китерелгән песи кебегрәк иде: кара песиме ул, ак песиме? Тырнаша торганмы, май күрсәткәч, алам дип тыпырчынучы ач күзле комагаймы? Бу чаклысын белмиләр һәм, моны белмичә торып, артык якланып китәргә уңайсызланалар иде.
Мәҗлестә хөкем сөргән бу тартынкылыкны чамалап, Ахунҗанов сиздермичә генә чыгып сызу ягын карады. Ялгыз башы авылны карап йөрде, авыл башындагы ферма каралтылары ягына барып чыкты, тычкан утыдай гына ут күреп, терлек караучылар өенә сугылды. Кеше-кара- дан элек, каравылчылар алып барып ияләштергән эт — Буян өреп чыкты. Эт тавышын ишетеп, йокыдан айныр-айнымас, каравылчы Хәтмулла карт та чыгып җитте.
— Син кем буласың, апаем? Бер дә күзгә-башка чалынган ә^Эмгә охшамыйсың,— дип, гаҗәеп тыныч һәм бер дә исе китмичә сорау куйды карт.
— Керик әле, бабай. Танышу өчен ут яктысы яхшырак.— диде Ахун- җанов. бусагадан эчкә атлап. Хәтмулла карт сорашырга ашыкмады» шул ук вакытта бик алай калтырап та төшмәде.
— Ник алай хәйран калдың, апаем? Әллә безнең гүрнәчә сиңа бик ошамадымы?
— Әйе, бик алай шаккатар җирегез юк икән шул. бабай.
Почмак якта берничә җиреннән сүрүе ертылып, талкышланган саламы коела башлаган салам түшәк өстендә, малахай бүрекләренә күмелеп. ике малай йоклап ята, өй эче төтәп утырган сукыр ут сөреме һәм мичтә пешкән бәрәңге исе белән тулган, әлбәттә, йоклап ятучы теге ике малай да бераз «хуш ис» өстәгән иде булса кирәк.
Сүзне нидән һәм кайдан башларга белмичә ишек төбендә тапганып торган Ахунҗанов, бабайга якынрак килә төшеп, ләкин аны өркетергә һич теләмичә, киресенчә, бик тә үз иткәндәй күреп, янә сүз башлады:
нан моның үз башына бәла булып төшәчәген сизеп булса кирәк, бераз ф ык-мык килеп торды, лампаның утын рәтләгән булды, йоклап ятучы _ малайларны күздән яшереп тору өчен, ике арадагы пәрдәне тартты. Тик J шуннан сон гына, үзенең кирәк-кирәкмәсне ычкындырып ташлавы өчен •-> үзенә-үзе ачуланган кебек, шактый кырыс тавыш белән сорап куйды: ®
— Ә син, апаем, гел әйтмәдең: үзең кем буласың соң? Бездән сораш- и
тырасың да сораштырасың. х
— Колхозчыларның гомуми җыелышына бармаганлыгын күренеп и
тора, бабакай. Барсаң, мондый сорауны бирмәгән булыр идеи. £
Бактың исә, бүген кич колхозда шундый әһәмиятле җыелыш булганлыгын Хәтмулла карт бөтенләй белмәгән, бу турыда аңарга әйтүче дә булмаган икән.
— Әйткән булсалар, шөкер ходайга, барып, колак читен генә булса да салып утырган булыр идек,—дип. авыз эченнән мыгырданып куйды карт. Шундук, үзен тыеп кала алмастан, ихтимал, җыелышка дәшмәүләренә ачуы чыгыптыр, кырыс кына өстәп куйды:—Әйтсәм, туры әйтә торган алама гадәт бар минем, мелким шуннан да шикләнүләре. Факт — җыелыш булганын менә синнән ишетәм.
Күрәсең, эшнең тикмәгә түгеллеген, кызыксынып сораштыручы бу төнге кунакның әлеге шул Хәтмулла карт катнашмаган колхоз җыелышында «өлгсртелгән» берәр баш кеше булырга тиешлеген чамалап, картыбыз эчендәгесен бушатып калырга керешкән иде. Ә Ахунжанов исә уйламаганда килеп чыккан бу очрашудан үзенчә нәтиҗә ясады: «Күрәсең. шулай тора икән монда эшләр, терлекләргә генә түгел, кешеләргә дә күз җитми икән кайчак!»
Авылны күзәтеп, анда-монда кагылгалап йөреп кайтканда, сәгать төнге унбер якынлашып килә иде. Бу Андрей дәдәйләр өе вакытлыча аның фатиры итеп тә билгеләнгән булганлыктан, аңарга инде кая булса да баш куярга да бик вакыт иде. югыйсә. Ләкин кунаклар таралышмаган. киресенчә, алар тәмам кызып җиткәннәр иде. Ахунжанов ишектә күренүгә аны шаулап каршы алдылар.
— Сип, яна председатель, хәзер үк безне санга сукмый башладың.— дип. болагайланып сөйләнә-сөйләнә. ана каршы килде һадиев һәм ишек төбендә Ахунжановны тәкәллефсез рәвештә муеныннан кочып алды.— алай борын чөяргә ярамый, энекәш. Мин моны снна абзый кеше буларак н. әйтергә кирәк, яхшымы-яманмы, шушы алама колхозда сина хәтле байтак кына чиләнгән кеше буларак әйтәм. Ярамый алай борын чөяргә. Изгелек теләп әйткән сүзнең кадерен бел. егет.
Шулай да бу «изгелектән» тайпылу ул хәтле чиген булмады. Кузгалмый утырган кунакларның мәлҗерәүләре, ә Ахунҗановның яна тәэсирләрдән аруы чигенә җиткән иде. Җайлап кына гафу үтенеп, мәҗлесне һич бозмыйча, борылып чыгып китәргә мәҗбүр булды ул.
Инде урамда артык буталып йөрисе килми, чыгып киткәч, тагын әйләнеп кайтыр исәбе юк. авылның башка өйләрендә ут сүнеп беткән, чынлап та. баш кую өчен кайдадыр бер җылы почмак табарга бик вакыт иде. Озак аптырап тормады Ахунжанов — беренче көннән үк аптырый башласаң, аннары башны элмәккә тыкмак кирәк. Барды да кичтән
2 «к. У • м т.
— .УТЫГЫЗНЫҢ җаны чыгарга тора гьнлә терлек xapaui а йөрерсез соң сез?
— Ә без вакытлы-вакытсыз чыгып, терлек-туарны .мазасызлап йөрмибез. апаем.
Карт, артыграк ычкындырдым бугай дигәндәй, сүзен ашыгып төзәтергә булды:
— Әйтмәдек түгел, әйттек правленжәгә, ферма мөдире Шакирга да кабат-кабат җиткердек, лично үзем күреп берничә кат тукыдым, колакка элмәгәч, без аларны нишләтик? Хәтмулла карт, нәчәлникләр өстеннән сөйләргә ярамаганны, соңын
HVVUCW
17
„,гтГОтгг^п n,.j, .................... RWIW ңртыукаряды.
Клуб ишегенә аркылы салынган тимер болан гына тыгып куелган булган икән, бер тартуга ук күгәне-йозагы белән суырылып чыкты. Шул арада клуб эче суынып өлгергән, ләкин талымлап торырга туры килмәде — вакыт сон иде. Яна председатель клубный иске диванына башын куеп, чишенмәгән килеш, бу авылдагы беренче йокысына чумды.
Күчәр башлары орына башлады
Яна жирдә. иске диванда йокы тәмле булды булса кирәк, Ахунжанов әле уянмаган да иде. Идарә йортын һәм клубны жыештыручы Фәриха, яктырыр-яктырмаста ук килеп җитеп, яңа председательгә иске председательдән кабинет ачкычы һәм идарәнең печатен тапшырды.
— Ничек инде бу, йокы да туймас борын? —дип шаярткан булды Ахунжанов. Чынлыкта исә аның бер дә шаярасы килми, шаяртырлык сәбәп тә күренеп тормый иде. Киресенчә, иртә таңнан бик тә ачу китер- геч факт иде бу.
— Шулай ансат эшләнә, алайса, сездә эшләр? —дип куйды аптырагач.
— Миңа ни. Бирергә кушты һадиев абый, китереп бирдем.
Артык сөйләшеп торырга урыны да, кешесе дә түгел, күзен ертып аякка басуга, мондый күңелсез факт алдында калган Ахунжановның озак сөйләшеп торырга теләге дә юк иде. Киемен каккалап киде дә тизрәк фатирына ашыкты. Андрей дәдәйләр инде торганнар, селкенәләр, ләкин йокылары ачылып җитмәгән, кичтән җыелмый калган табын тирәсендә, кайсы башыннан кагылырга белмәгәндәй, буталып йөриләр иде. Уйламаганда яңа фатирчылары кайтып кергәч, кинәт йокысы ачылып киткән карт, аптырау катнаш кызыксыну белән:
— Син соң кайда төн уздырдың, апаем? Әллә гел йокламадыңмы? — дип сорап куйды. Картына кушылып, карчыгы Дүсәй түтәй дә керәшен- чәрәк тезеп китте:
— Икенче әтәчкә кәтле утырдылар дөмегеп. Бер авызы тисә, безнең прастуй калык соң туктала беләме. Карыннары янар дип тә курыкмый- лар алагаемлар.
Ахунжанов. тиз генә битен-кулын юып, өстен-башын тәртипкә китерде дә, болардагы тәртипне белеп җиткермәсә дә, әллә кайчандагы үз кешедәй булып:
— Евдокия әби, миңа бер-ике стакан кайнар чәең булса, бүтән сыен кирәкми,— дип сөйләнә-сөйләнә, әлеге җыелып бетмәгән өстәл кырына килеп утырды.
Хуҗа карчыкның чәе өлгермәгән иде әле. аңарчы Андрей дәдәй юатып тормакчы булды:
— Монда менә калган нимәкәй дә бар. баш төзәтәм дисәң.
— Башның әлегә ватылганы юк. Андрей дәдәй.
Яна фатирчы тотрыклы адәм күренә, бик алай күп сүзле дә түгел шикелле. Ә менә Андрей дәдәйнең, әллә кичтән салганныкы, сөйләшәсе, кемнедер мактыйсы, форсаттан файдаланып, кемнедер әләкләп аласы килә иде. Шулай гәпләшә-гәпләшә, яна председатель белән үз кешеләрчә чак кына баш төзәтеп алганда да. әлбәттә, бик яраган булыр иде. Кешесе андый булып чыкмады бит, шайтан алгырысы «Авызга үзе керергә торган сыйга api куйгач, нинди прсидәтел бу? Озакка сузмаслар моны!» дигән уй үтте күңеленнән. Аптырагач, «тизрәк кыймылда!» дип, карчыгын тыкырдата башлады, һич югы. шул яктан гына булса да. ирлекле, хуҗа кеше икәнлекне күрсәтергә кирәк ләбаса! Шул арада яна председательгә киңәшләр бирергә дә өлгерә иде:
шеләр бар бездә. Этәреп жибәрә генә бел. И аннары менә бу азгын су ♦ белән дус булмавын да ару икән. Но анысыннан бөтенләй качу җарап = бетмәс... Кешеләр дигәннән, первом делом, менә Андрей дәдәнне чут » төймәсенә тартып куй. Балта да тота беләм и кыр эшендә дә бөтенләй £ үк годтан чыккан кеше түгел. Бездә моңа тиклем хуҗа юклыгы кулны- * аякны тотты. Сызгырып җил кузгатучысы булса, биеп китүчеләре табы- и лыр аның. =
Бәлки, теленә салынган бу керәшен карты иртәнге якта баш «төзәтеп < алырга» инде өлгергән үк булгандыр, бәлки, теле белән генә тегермән э тартучыдыр — дөнья булгач андый кешеләр дә бетәсе түгел. Ничек кенә димик, бу иртәнге сәгатьләрдә — ә без аны хәерле сәгатьләр булсын иде дип юрыйк! — ачык чырайлы, шат күңелле бу картның үз каршында шулай гөрләп торуы ярап куйды, Ахунжановның күңелен ачып, канатландырып җибәргәндәй итте.
Шуның янына тагын Дүсәй түтәй ясап китергән ике чынаяк куе чәй дә ярап куйды. Колхоз идарәсенә барып кергәндә ул үзен яхшы сизә, һәрхәлдә, бу колхоздагы беренче көнен артык кызмыйча һәм шулай ук адәм көлкесенә дә калмыйча башлап җибәрерлек кенә дәрман сизә иде үзендә. Идарә йорты җыештырылган, өстәлләр, кара савытлары үз урынында, ләкин председательне сәламләп каршы алучы әлегә күренми иде. Исәп-хисап эшчеләре председатель килеп бераз вакыт узганнан сон гына килә башладылар, анда да төрлесе төрле вакытта килде һәм, яна хуҗаның болан иртә чекерәеп утыруын күреп, бераз аптырабрак калгандай булдылар. Ахунҗанон алар белән берәм-берәм исәнләшеп чыкты. «Ник болай сонга калып, төрлегез төрле вакытта киләсез?» — дип кызартырга ашыкмады. киресенчә, аларның үзләреннән гафу үтенгән кебек: «Мин сезнең мондагы тәртипләрне белеп җиткермим икән шул, бераз ашыгыбрак килгәнмен», — дип шаярткан булды
Ләкин аның нәзакәтлелеге шуннан да ары китмәде. Бераз көтеп тә һадиев үзе килеп чыкмагач, ул инде нәзакәтләнеп уйнауның артык йөк икәнлеген тәмам төшенде, дежурныйны җибәреп, тиз генә һадиевны алып килергә кушты. Чөнки тапшыру-кабул итү, танышу-мәелнхәтләшү эшләрен, элеккеге председате ль, хәзер зам булып калган һадневтан башламыйча, кемнән башла.мак кирәк! Теге бераз көттереп килгәч, Ахунжановның матур кара кашлары аеруча салынгандай итте.
— Ачкычны, пичәтне кеше артыннан биреп җибәргәч тә. шунын белән эш бетте дип уйладыгыз, ахры, иптәш һаднев. Кеше җибәреп алдырганны көтеп ятасыз.
— Ә ник кеше йөртәсең? Мин бит кирәкле кеше түгел хәзер.
Икесе дә «Әтәч Фәхри» иде бу минутта. Бу килештән бер-берсенә очып кунудан да ерак китмәсләр кебек күренгән иде. Шуны сизеп алып, бигрәк тә үзенең әле эшкә керешеп кенә баруын, мондагы кешеләр белән — аларның кем һәм нинди характерлы булуларына карамастан — алда әле кабат-кабат очрашырга туры киләчәген уйлап, Ахунжанов шулай да кикрикне артык кызартмаска булды.
— Күреп торам, баш төзәтергә өлгермәгәнсез, Бакый абый,—диде
— ^итт; апаем, исзнең күтәрәмгә калып пара торган «нлсу алан» колхозын аякка бастырырга дип килгәнсен икән, бастыр аякка, килеп чыксын бер тамаша,—дип. чишелеп китте карт. Күренеп тора: тел төбендә атылып чыгарга торган сүзләре бар, тик хәзергә әле яна фатирчысы алдында берьюлы тугарылып китәргә чак-чак кына шүрли иде.
— Әллә ни тамаша чыгарып булмас, шулай да тотынып карарга * исәп. Әгәр кул астында таянырдай кешеләр табылса.
— Кешеләрме? Безнен Баланлыдамы?— дип бердән кабынып китте Андрей дәдәй. Аны хәзер тотам дисәң дә тотып булырдай түгел иде, — әйттен сүз, апаем. Поп юк. мулла юк, чиркәү юк, мәчет юк, ә ке
МӘЯДАИ
... ...... ’ ....... - ........................................................................... ... ., > хата, кешенең йокысы туйганын, баш төзәткәнен көтмәгәнбез.
— Авыз жырмый гына сөйләш, эш нәрсәдә?
һадиев үзе кырыс торгач, Ахунжанов та, әлбәттә, уен корып вакыт уздыра алмады.
— Эш шунда, иптәш һадиев: безгә «алдым-бирдем» ясарга кирәк.
— Кемне өйләндерәбез? Синеме, минеме?
һадиев айнып җитмәгән баштан сүзне уенга борырга маташа башлагач, Ахунжанов тонын үзгәртергә мәжбүр булды:
— Безнең уйнап торырга вакытыбыз юк. Бакый абый: сез миңа эшне тапшырырга тиеш. Кайдан башлыйбыз? Хужалыктанмы, документларданмы?
— Син миңа, һич югы, берәр чынаяк чәй эчеп килергә рөхсәт ит. Чәйсез-мәйсез минем башым эшләми.
Чәй эчәргә дип киткән һадиев ул көнне бөтенләй күренмәде. Кабат дәштергәч, өйдәгеләре: «Иртән чыгып киткәннән кайтканы юк»,— дип жавап биргәннәр, ә чынлыкта исә ул өендә берүзе, җырлый-җырлый, эчеп яткан, имеш. Күрәсең, «алдым-бирдем»сез генә башларга туры килердер Ахунжановка. Колхоз балансында булган мал-мөлкәт һәм керем-чыгым яклары белән танышу өчен баш бухгалтерга тиешле документларны әзерләп куярга кушканнан сок, Ахунжанов партком секретаре Тәлгать Хәкимовичны, авыл советы председателе Зиннәт Фәрдиев- не алып, колхозның якын-тирәдәге каралты-кураларын, складларын, анда булган байлыкның ничек саклануын күздән кичереп, танышып йөрде. Аннары алар. Фәрдиев белән икәве, авыл советы атына утырып, басуга чыгып киттеләр. Озак гизделәр алар басуны. Кыйпылчык-кый- пылчык урманнар, елга-чокырлар арасында кысылып калган аю табаныдай кыйпылчык-кыйпылчык басулар, чәчү мәйданы, болынлыклар — барысын бергә жыя торгач, дүрт мең алтмыш гектарга җыела, аларны бер көнне генә әйләнеп чыгу, әлбәттә, мөмкин эш түгел. Белеп бетерү бигрәк тә мөмкин түгел иде. Шулай да Ахунжанов ачы бер хакыйкатьне белеп кайтты: килешли аркылы үткән кырлар, жыелмыйча покоста череп ята торган борчак теземнәре, каһәр генә төшсен, «Алсу алан» колхозыныкы икән ләбаса! Киңәш сорап торасы юк, иртәгә үк бер бригаданы шул эшкә кушарга: әйләндерсеннәр, киптерсеннәр, һич югы, калган хәт- лесен бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга. Митинговать итеп тору кирәк түгел, моның өчен кул гына кирәк!
Янә тагын урман култыгындагы бер басуда «СК-4» комбайны «онытылып» калган. Кызыксына торгач, оятка каршы, бу ташландыр мал да «Алсу алан»ныкы булып чыкты.
«Берсүзсез эшләнгән булыр...»
«Бер бригаданыкы» түгел, сораша торгач, иясе килеп чыкты ул онытылган борчак жиренең — Әшрәпов Миргасыйм дигән бригадирның «биләмәләре» икән. Кырдан кайтуга, Ахунжанов чакыртып китерде ул кешене. Менә, ичмасам, кеше! Ыспай киенгән, аяк та пычрак түгел, тузан әсәре дә юк — һәрхәлдә, кырда күп йөреп йөдәгән аякларга охшамыйлар. Үзе нечкә генә мыек җибәргән, шул мыек астында гел елмаеп торучы иреннәр, исерек тә түгел, айнык та түгел, шул ук вакытта, бөтен кешене кочакларга торгандай, шат күңелле күренә. Беренче күрүдә Ахунжановта мондый тәэсир туды: «Бераз гамьсезрәккә охшый бу адәм, әмма яшь кеше — чи чыбык, кирәкле якка бөгәргә булыр!»
Формасына китереп, исәнлек-саулык сорашкан булды һәм шундук «үгез»не мөгезеннән эләктереп алды;
— сдиеи авылга килешлп I ыи.таж льмлиевяч курине. ил.мн-вуая
буендагы жыелмаган борчак гектарлары ул безнен бригаданыкы, имеш, иптәш Әшрәпов,—болай кырыс башлап бу сөйкемле <яшь мыекэны берьюлы өркетеп ташламагаем тагы дип. арага чак кына юмор кысты* рырга булды — Сез. нанимаешь, шушы авылныкы булсагыз да. житмәсә тагы, бригадир була торып, оныткансыз, ә район житәкчеләре беләләр ♦ икән... х
<Яшь мыек» яна председательнең тел төбен төшенә алмый аптыраб- ~ рак калды,— әллә шаяртуы, әллә ачулануы, шайтан белсен. Ә үзенең § әлеге сөйкемле йөзе һаман жәенке, юка иреннәре гел көләргә торган 2 кебек, калган борчак турында, ичмасам, исендә дә юк. Егетнең болан ♦ сүзсез-гамьсез басып торуы Ахунжаноянын ачуын кузгатты, тел очына я бик усал сүзләр килде аның. Ләкин — яхшымы-яманмы — бригадир < кеше, аның алдында берьюлы кабынып китәргә ашыкмады. Шулай да £ үткәрә торган итеп әйтте: и
— Уен корып торырга вакыт калмаган, Әшрәпов. Оныткан булсаң. х исенә төшерим: басуга октябрь килде. Кар астыннан берәм-берәм чүп- = ләргә димәсәң, иртәгә үк бөтен бригадаңны шул борчакка куш. Элек < әйләндерегез, жилләтегез, и шундук икенче баштан комбайн жибәр. ә Ишеттеңме нәрсә әйткәнне?
Тик шунда гына әлеге «Яшь мыек»пың моңарчы жәелергә дә. жые- лырга да белмичә ярым ачылып торган көләч иреннәре берлән хәрәкәткә килде — ләкин егет каушап калган кешегә охшамый иде әле.
— Ишетмичә.— диде ул. бер сүз белән өзеп, һәм шуннан сон әллә ихластан шулай канатланып, әллә шаяртып, өстәп куясы итте,— председатель хәтле председатель әйтсен дә. ишетмә, имеш. Мина иртәгә наряд шул. алайса?
һәм яшьләргә хас янгыраулы тавыш белән берьюлы ярып салды:
— Непременно эшләнгән булыр, то есть сез әйткәнчә эшләнгән булыр, иптәш председатель. Гафу итегез, хәзергә мин сезнең исемегезне дә, фамилиягезне дә белеп житкермәдем. анысы өчен бигайбә.
Шу иду к аякны аякка шак-шок бәреп, солдатларча төгәллек белән борылды, ишеккә таба атлады. Ләкин чыгып китәргә өлгермәде. Ахун- жанов аны туктатты — бу юлы ул кәнфитләнеп түгел, шактый кырыс игеп кисәтте:
— Минем хәтер нык. иптәш Әшрәпов. Иртәгә үзем барып, эшегезне карармын. Көн аяз торганда жыеп бетергән булыйк ул койрыкны.
Әйтүен әйтте, ләкин күңеле утырмый, ышанычы нык түгел иде. Чөнки үтә жинел жавап бирде теге Яшь мыек, уйлап житкердеме икән, төшендеме икән яна председательнең әйткәнне онытмый торган кеше икәнлеген? Гомумән. Ахунжанов үзенең азмы-күпме тормыш тәжрнбәсендә. үзенең Мәргәнтавында бригадир булып эшләгәндә — кешеләр белән яралашу практикасында сынаган-күргән: андый үтә оптимист кешеләр күп вакытта кәкре каен терәтүчән булалар...
Монда да шундый берәр хәл булмагае дип. бигрәк тә Әшрәповныч кичә кисәтүен искә алып, икенче көнне, төштән сон. кеше-карага хәбәр итеп тормыйча, жәяүләп кенә ул әлеге «гөнаһ шомлыгы» борчак кырына үз күзләре белән күреп кайтырга дип китте.
һәм ни күрде?.. Көннең чалт аяз торуына карамастан, тузанга катып жнргә ябышкан борчак покосларын әйләндереп маташучы бнш-алты хатын-кызны һәм, бәхеткә каршы, теге шат күңелле Мыекны күрде
— Шушымыни синең бөтен бригада дигәнен? — Бу юлы председатель тәкәллеф саклап торырга булдыра алмады һәм аны кирәк днп тә тапмады.
— Әйтеп чыктым кешеләргә, бар булганы шунда,—диде Әшрәпов, бүген инде яна председатель белән авыз ерып сөйләшүнең үтмәслеген
сизенә төшеп. Ул арада чапрак бер хатын «кызу ташка» су өстәп җибәрергә ашыкты:
— Җүнләп әйтергә теле әйләнми аның, безнең Миргасыймның. Аты-юлы белән сүгенергә генә белә. Кычкыргандыр да тәрәзә төбендә, киткәндер.
Кешеләр белән сөйләшә башлагач шуны ачыклады Ахунжанов, адәм әйтеп адәм ышанмас: начальниклар белән сөйләшкәндә ай-кояш була белә торган шушы япь-яшь Мыек үз кул астындагы кешеләр белән эш иткәндә «һау-һаулап» җибәрә һәм еш кына үлгән кешеләрнең «кабер такталарына» ук барып җитә, имеш.
Моны аяк өсли генә калдырырга ярамаганны төшенеп, Ахунжанов бригада кешеләре белән үзе сөйләшергә булды һәм бригадирга бүген кичкә, наряд бирү алдыннан, кыска гына вакытта бригаданың бөтен кешесен идарә йортына жыярга кушты.
Җыелдылар, сөйләштеләр — бу кыска, эшлекле сөйләшүдән шул мәгълүм булды: бригадир Миргасыйм Әшрәпов, яшьлек аркасында булса кирәк, чынлап та кешеләр белән тиешенчә эшли белмәгән икән. Моны җыйнаулашып егетнең мыегына урадылар. Ахунжанов исә, мыекка урау белән генә чикләнмичә, киләчәктә искә алу өчен блокнотына ук теркәп куйды.
Шушы җыелудан файдаланып, кырда «онытылып калган» борчак турында да җитди сүз кузгалды. Әлбәттә, озак сөйләшеп торырга урын юк, барысы да кызардылар — эчләреннән тындылар. Бу җитди сөйләшүнең күренеп торган файдасы иртәгесен булды. Көне дә кояшлы, аяз туган иде. хәер, сүз биргән кешеләре дә сынатмаганнар — бригаданың эшкә яраклы барлык ире, хатыны, яше-карты — барысы да Балан-куак буендагы борчакта иде. Бер яктан кичә әйләндереп салган һәм инде кибеп өлгергән теземнәрне комбайн «чәйни» торды, икенче яктан әйләндереп, киптерә, комбайнга әзерли тордылар. Шулай итеп, ике ай «онытылып» яткан хәсрәт-борчакны, әлбәттә, шытмыйча исән калганын, җыеп алу өчен ике-өч көн вакыт җитте.
Көпә-көндез, кояш яктысында
һадиевны тагын чакыртырга, урынбасар булып калганы хәлдә, болай тәртәгә тибеп йөрүе өчен кызартырга-оялтырга мөмкин булган булыр иде. Инде кызара белүдән дә узган икән, ах алла, белмиме соң Ахунжанов кешене камырга әйләндерә торган чараларны — парткомга чакырткан булыр иде. Ләкин килә-килүгә кеше белән әчелешле булып йөрүне яки кеше өстенә сөйләүне килештермәде. Хәер, колхозда һадиев- тан башка кешеләр дә җитәрлек иде. Яна председательнең тавыш-гауга күтәрмичә, җыелышлар белән мавыкмыйча, кешеләр арасында булырга, һәр эш мәйданында үзе күренергә омтылуы, иртә-кич белән исәпләш-мичә, искәрмәстән генә әле фермага, әле күрше бригадаларга килеп чыгып, өйрәтергә ашыкмыйча, җайлап кына сөйләшә белүе, сөйләшеп кенә дә калмыйча, кайбер агрегатларда, машина астына үзе кереп, терсәк тинтен майга буялып булса да. «кәҗәләнүче» тракторны яки зерно- пультны ходка җибәрешүе, барыннан да бигрәк сөйләшкәндә авызыннан спирт исе аңкып тормавы колхозчыларда аңарга карата шул беренче көннәрдән үк хөрмәтле караш уятты. Бригадирлар барысы да тигез түгел, әлбәттә, тиз генә ачылып китә алмадылар — алар арасында калын тирегә шытып чыккан нечкә «Мыеклар»да, элеккеләр белән озак кына бергә эшләп каешланганнары, «мы сами — с усами»га әйләнгәннәре дә юк түгел иде. Шулай да урман култыгында «адашып» калган комбайн паркка кайтты. Шул уңайдан яңа председатель паркны да барлады, машиналарның байтагы эшкә чыгарылмый ята. дөресрәге, эштән чыгарылган килеш ята иде. Әлбәттә, район производство бүлеге
начальнигы Саттаровнын да ишеген кагарга туры килде. «Ярдәм итәрбез»,—диде ич куйганда, менә хәзер, рәхнм итеп, запчастьлар табарга ярдәм ит инде! Тунга сөрүне бетереп машиналар кайтуга ремонт хәстәрен күрә башларга кирәк булачак. Әлегә төрле сәбәпләр аркасында тунга сөрелеп бетми калган урыннар бар иде әле, табылган хәтле запчастьлар белән вакытлыча гына булса да тракторлар да кузгалып китте- ♦ ләр... Беренче көннәр, беренче адымнар өчен бу, әлбәттә, ярыйсы баш- = лангыч иде. *
Инде беркөнне, колхозның исәп-хнсап, учет-баланс эшләре белән ® танышырга булып, баш бухгалтер Мөстәкыймов белән өстәл артына s барып утырганнар гына иде, ишектә майланган кепкасы бер якка кын- ♦ гыр киткән, икенче якка көлтәдәй чәче бүлтәеп чыккан, шулай ук а иреннәр дә, күз кабаклары да яхшы ук шешенке, кыскасы, иләс-миләс- = рәк бер баш күренде. Баш, гәүдә, ике аяк, ике кул һәм жил уйнап торган « буш кесә булып чыкты бу. Кергәч, узарга да, узмаска да белмичә, бер ® мәл тартынып торды. Кепкасын рәтләбрәк киде, иреннәрен ялмаштырды. м шуннан бераз кыюлык жыйгандай, бер ике адым алга үтте. Тагын тук х тады, тагын кепкасына кагылгалап куйды — сүзне ничек башларга £ белмәгәнлеге, яна председательдән чак кына өркебрәк торганлыгы әллә е кайдан күренә иде.
— Ни йомыш, дус кеше? — дип, үзе ярдәмгә килде Ахунжанов, артык каты бәрелмичә генә. Ләкин бер лә бәрелмичә калдыра алмады, мыскыллау тоны белән шундук өстәде,—сезнен урамда берәр бәйрәм качып калмагандыр ич? пичек болай, кәнә көндез, бөтен кеше эштә чагында сез генә кәефләнеп йөрисе иттегез5 Мәктәп балалары күрер бит, адәм көлкесе.
— Яна председатель шушы буламыни инде? —Әлеге кеше бу сорауны председательнең үзенә түгел, Мөстәкыймовка бирде. Ләкин шул ук вакытта председательне дә бөтенләй үк игътибарсыз калдыруны килештермәде булса кирәк,—дус дисен икән, агайне, менә нәрсә: баш төзәтергә өч сум акча кирәк мина, бир командаңны, чыгарып бирсеннәр миңа өч сум акча.
Ахунжанов бухгалтер Мөстәкыймовка Мөстәкыймов Ахунжановка карашып алдылар, ә «башы ватык» кеше бер ук вакытта аларның икесенә дә мөлдерәп карап тора иде.
— Шулай, баш төзәтергә дә колхоз чутыннан биреп торгэлый- сызмыни?
Ахунжанов эшне әле һаман төшенеп житмәгән кебек кыАлапа. сүзне чынга аласы килми иде. Бухгалтер да анын жаенарзк ятып, ярым жит- дилек, ярым шаярту белән:
— Булгалагапдыр инде дөнья булгач,— дип көлемсерәп куйды. Тагын бераз тынлык урнашып аллы, ни дә булса әйтергә берсенең дә телә әйләнми иле. Шул ук вакытта әлеге «башы ватык» кеше дә чыгып китәргә ашыкмый, тел кузгатып бер сорагач, күрәсен. ничек тә өч сумны эләктереп китәсе килә иде булса кирәк
— Булмый дисенме? Булмаса әйт. булмый, диген. Яна себерке яначз себерә. Боз алай икәнен лә беләбез, төшеп калганнардан түгел.
— Шулай да без дә белик, ниндирәк бәндә була сон бу? Колхозчымы?
— Колхозчы булмыйча кем булсын. Читтә акча көрәп йөри торган берәр шабашник мазар булса, безнең каршыга килмәс тә иде.
Ахунжанов әле бу агайның колхозда пичек эшләве, күпме хезмәт көне төшергәнлеге белән дә кызыксынмлкчы иде. кинәт анарга әллә ничек уңайсыз булып китте.
— Өч сум акча теләнеп йөрергә... Сез колхозчыны кем дип белдегез? — диде ул, яхшы ук кыза төшеп. Ләкин кемгә: якча сорап кергән бу «ватык башжамы. бухгалтергамы, үзенәме ачуы чыкканлыгын үзе дә
оформить итәрбез.
Эшкә әле тик керешкән генә кеше өчен, кассаның жаен сорашып тор- мастан, болай юмартлану шактый зур тәвәккәллек иде. Шулай да колхозчы дип атала торган кешенең абруен саклап ясалган бу тәвәккәллекнең соңыннан файдасы да тиде, кызык яклары да чыккалап куйды.
Файдасы шул булды: шушы факттан башлап сөйләшә, аңлаша торгач, «Алсу алан» колхозында элекке җитәкчеләр вакытында мондый яраксыз практиканың зур гына урын алып килгәнлеге беленде. «Баш төзәтергә» дә. «төзек башны ватар өчен» дә. әлбәттә, үз кешеләренә өч сумлап та, биш сумлап та әледән-әле биргәли торганнар. Председатель рөхсәте белән дә биргәннәр, идарә членнары имзасы белән дә җибәргәннәр, кем белә, мондый киң күңеллелектән файдаланып, бәлки, бөтенләй имзасыз киткән чаклары да булгандыр. Әҗәткә, «баш төзәтергә» дип алынган бу өч сумнар, биш сумнарның кайтканы кайткан, кайтмаганы кала-кала шулай сеңгән. Бу. һичшиксез, колхоз кассасына суккан.
Бер сүз ачылгач, бухгалтер Мөстәкыймов моны бик әрнеп, зур борчылу белән сөйләде: «Минем бунт күтәреп караган чакларым булды, эш шулай куелгач, ялан берүзем мин нишли алам!» — дип акланырга тырышты ул. Ләкин соңга калып уянган бу үкенү белән Ахунҗановны эретергә мөмкин түгел иде.
— Менә хәзер без икәү.— диде Ахунҗанов, яхшы ук кабынып китеп,— андый башбаштаклыкка юл куймабыз. Минем имзамнан башка колхоз кассасыннан беркемгә дә бер тиен дә җибәрәсе булмагыз.
— Ә бүгенге «юмартлыкны» кайчан, ничек җыеп алырбыз икән?
Бухгалтер тавышындагы иронияне ошатып җиткермәгән Ахунҗанов, икеләнергә урын калдырмыйча, өзеп әйтте:
— Алырбыз. Яна елдан да соңга калмыйча безнең колхоз да хезмәт көненә акчалата түләүгә күчәргә тиеш. Шул чагында без колхозчылар белән ике араны өзәргә: бирәчәгебезне бирергә, биргән әҗәтләребезне кайтарып алырга тиешбез.
Колхозда акча якларының ташып тормаганлыгын белә бухгалтер. Бөтен исәп-хисап, алган бурычларны түләү дәүләткә сатылган икмәктән килгән яки киләчәк акчага салынырга тора, бүтән бер тиен килер юк. шул килеш яна председательнең бу хәтле өзеп әйтүе бухгалтер Мөстә- кыймовны беркадәр аптыраштарак калдырды. Күрәсең, Ахунҗановның үз планнары бардыр. Хәлбуки, бу — яңа председательнең үз башында туган план гына, ләкин дөньяда юк нәрсә түгел, күрше колхозларда — күбесендә — акчалата түләүне инде керткәннәр, файдалы икәнен дә әйткәли торалар иде. Шулай булгач. «Алсу алан» колхозы гына — исеме шундый яңгырап торганы хәлдә — нишләп шулай койрыкта сөйрәлеп барсын ди?
Файдасы тагын шул булды: бу факт яңа председательдә кире кагып булмаслык тәвәккәллек, үз көченә ышану уятты: «Чарасына керергә, кабып карарга кирәк... кабып карамыйча, бернәрсәнең дә тәмен татып булмый»,— дип уйлап куйды ул.
Кызык ягы шунда: өч сум сораганга утыз сум эләктереп киткән «ватык баш» соңыннан кем очраса шуңа яна председательне мактап, аның авторитетын күтәреп йөргән. Янәсе, вәт председатель, ичмасам, бу Ахунҗанов дигән адәм — өч сум сорап кердем, утыз сум биреп чыгарды.
Шул коткыга бирелеп булса кирәк, кичкә хәтле акча сорап, тагын өч кеше керде. Тәвәккәлләргә икән тәвәккәлләргә: аларын да буш кул белән озаттырмады Ахунҗанов.
Ә кич белән һич көтмәгәндә өченче тамаша: иртә белән утыз сум алып киткән агайның хатыны Фәхрениса чабып килеп җиткән. Бусы председательне мактар өчен түгел, бусы председательнең өстенә карчыга
булып отып куну өчен. Ишектән керә керешкә үк чәр-чәр чәрелдәргә тотынды. Янәсе, кем бирде, ник бирдегез минем ул исерек башка шул кирәк булачагын чамалап килгән. Айнык кеше белән айнык сөйләшмичә
булдыра алмады Ахунжанов: *
— Син апа, зинһар, кызмыйча гына сөйләш, монда чукрак кешеләр =
юк,— дип башлады ул, башкаларының да колагына керсен өчен сүзлә- 5 апа жаным, курыкмагыз, сезнеке колхоз өстендә, колхозныкы сезнен х өстә калмас. Ничек тә исәпләшербез. Шушы жзвап белән канәгатьме? =
Шушы хәтле аңлатып әйтсен дә, бар, канәгать булмыйча кара! Әле £ җитмәсә, кайтышлый, очраган бер кешегә, үзенчә яңа председательнең ө гайбәтен саткан булып, чынлыкта аны мактаганлыгын үзе дә аныш- мастан, шаулап кайткан:
— Кеше түгелдер, төлкедер ул яна председателегез. Минем Борһан- ыштансызга өч сум сораганга утыз сум биргән дә койрыгын бозга катырып куйган тегенеп. Ж,әен булса, аягына резинка-кәвеш киеп, кибет яныннан кайтты юк ие, хәзер менә сал инде резинка-кәвешеңне. апаем, йөгер колхоз эшенә. Йөгерерсең ннбуч, алдан әжәткә алып, койрыгыңны бозга катырып куйгач.
Өй бар, өй искә төшә...
Акчалата түләү белән дә кызыктыргач, председатель үзе дә көнне төнгә ялган чапкач, колхозчылар эшкә яхшы ук дәртләнеп йөри башладылар, ә бу үз нәүбәтендә Ахунжановны тагын да канатландыра төшкән иде. Беркөнне йокыдан торышлый моңарчы искә дә килмәгән хәлне сизеп алды Ахунжанов: карагыз әле, өс-башы керләнеп бара икән бит яна председательнең. Шундук тәне дә кычытып куйгандай итте. Кинәт үзәкне өзгәндәй булып өе, балалары, хатыны искә төште, һәм бу, бәлки, арка кычыта башлаганнан гына да түгелдер. Гел чүкердәшеп, күзгә-күз карашып утырырга вакытлары булмаса да. менә хәзер, аерым яши башлагач сизде бәндәгез: бик зур. кеше тормышы өчен алыштыргысыз бер шарт икән ул гаилә булып оешып яшәү. Өс-баш керләнүдән яки арка кычыта башлаудан гына күңелгә килгән сүз түгелдер бу. арка кычытса. Андрей дәдәйлэрнең мунчасы лапас артында гына — әйтсәң, ягып кертерләр иде. Ә менә өй. хатын, бала-чага чыр-чуы, әллә пидә бер үз кешеләрчә әрләшеп алулар, кич арып кайткач, хатыныңның Ачык чырай белән каршылавы, ыгы-зыгы арасында ялгыш кына ычкындыргандай әйтеп куйган жылы бер сүзе, көндәлек тормышта кабатланып торган тагын башка бик күп. бик күп гадәтн генә көнкүреш хәл-әхвәлләре — аларны соң бүтән берни белән алыштырырга мөмкинме! Кемнәр өчен булса да, бәлки, мөмкиндер, ә менә Ахунжанов элек башка да китермәгәнне монда килеп эшли башлагач сизде: юк, аның өчен мөмкнн түгел икән, мөмкин түгел икән!
— Карагыз әле, Дуся әби,— дип. сәер генә итеп хужа хатынга эндәшеп куйды ул шул ук иртәнге сәгатьләрдә,— арка кычыт башласа, нишләргә кирәк, сезнеңчә?
хәтле акча? Кайчан, нәрсә белән түләр дип бирдегез?
Хатын, әлбәттә, исерек түгел, алган акчаны кайчан да булса түләргә
рен үтә ачык, үтә сендерә торган итеп,— әгәренки колхозчы идарәгә нин- э ди дә булса гозер белән килә икән, без, конечно, булдыра алган хәтле * анын гозерен үтәргә тиешбез. Дөрес, синең Борһанын, апа, утыз сум ♦ сорамады, ул баш төзәтергә дип өч кенә сум сораган иде, ә без колхоз- я
чыны андый түбәнлектә калдырырга теләмәдек, өч сум сораганга утыз я сум бирдек, Хырып чыгып булса, тиздән менә колхозда трудка акча- £ лата түләү кертергә уйлап торабыз. Күбрәк, тырышыбрак эшләрсез, м
— Мунча керергә, каеп себеркесе белән бик каты'чдимичргя ки^ек — Дип, карчыгына бирелгән сорауга үзе жавап кайтарырга ашыкты Андрей дәдәй. Карчыгы кычына башлаган кешене аңлауда шулай да Андрей дәдәйдән зиһенлерәк булып чыкты.
— Чирнең ниндие төшә бит мужик башына,— диде анысы, үзе белән үзе сөйләшкән кебек итеп кенә,— бер ише чирне каен себеркесе белән генә каулап чыгарырсың, бар.
Аннары Ахунжановның нәкъ үзенә төбәп, бер дә тел яшермичә әйтте:
— Кайтып кил соң катының жанына. Качкан жирмени? Машина барында.
Бер дә боргаламый әйтелгән бу сүздән дә дөрес сүзнең булуы мөмкин түгел: «Синеке дөрес, Дуся әби, кайтып килми булмас!» — дип уйлап куйды Ахунжанов. Ә телдән, бик үк ышанып житмәсә дә, шулай да әйтте:
— Кайтып килү генә нәрсә ул, үзләрен алып кил, бергә оешыгыз, диген син, әби җаным.
«Әби жаным»ны бик ихлас күңелдән әйтсә дә, карчык та, Андрей дәдәй дә бу юлы дәшми калуны хәерлерәк санадылар. Чөнки башта ук: «Ялгыз үзеңне генә кертәбез, картлык көнебездә кеше мазасы белән баш катырасыбыз юк»,— дип өзеп сөйләшкәннәр, фатирчыларын хәзергә үз уллары кебек яратсалар да, хатынын, бала-чагасын китертүгә ризалык бирер кебек күренмиләр иде. Шулай да өс-баш каралуның да бер файдасы тияр икән: әнә нинди сүзләр килеп чыкты бит шул көнне иртән, һәм Ахунжанов нәкъ шул көнне, бераз эшләрен карау белән, Мәргәнтауга кайтып килергә булды.
Эшләрен караганнан соң, аннары, механик белән бергәләп, утырып юлга чыгасы машинаны озак кына карарга туры килде. Җиңелгә йөрергә билгеләнгән бердәнбер «ГАЗ-69» машинасын, жиңелен-авырын тикшереп тормыйча, күрәсең, байтак куганнар, моңарчы утырып караганы юк иде яңа председательнең, утырып карарга дип янына килгәч, машинаның нык кына какшаганлыгы беленде. Кыскасы, утырудан элек астына кереп ятарга, боргалыйсы җирләрен боргаларга, рессорларын ныгытырга туры килде. Бу да, әлбәттә, күп кенә вакытны алды. Инде эш бетте, утырырга да баранканы боргалый башларга дип кенә торганда, кесәсендә папиросы беткәнлеге билгеле булды. Димәк, кибеткә сугылырга кирәк дигән сүз, хәерсез.
Моңарчы Баланлы авылы кибетенә кергәне юк иде. Ахунжановның, ничектер, туры килмәде, йомышы төшмәде. Хәер, әллә ни шаккатар урыны юк икән, гадәти генә бер авыл кибете: прәннек, конфет, чәй-ши- кәр, ситсы, крепдешин, йөгән һәм сабын, кайрак һәм лампа куыгы... Шул имгә ярарлык товарлар арасында тагын, өстәге шүрлектә, кеше күзе төшмәслек караңгы бер почмакта, тышлык катыргылары калҗаеп беткән берничә дистә китап — матур әдәбият китаплары... Аракы, тәмәке — алары инде үзләре сикереп авызга керергә тора. Күрәсең, тәҗел генә кереп, тамак чылатып чыгучылар күздә тотыладыр, аракы шешәләре янәшәсендә үк, аларның якын кардәше кебек, алты кырлы стаканы да утырып тора иде.
— Бер пачка «Беломор»,— диде Ахунжанов, сатучының күзенә туры карамыйча гына. Бәлки, болай коры эндәшергә кирәк булмагандыр, бу авыл өчен яна кеше шул, кайдан бөтен келәүне берьюлы белеп бетерсен. Ә менә сатучы, күзләре ут уйнап торган яшь, сөйкемле, буе-сыны килгән һәм буе-сынына килешә торган итеп киенә дә белгән купшы хатын — хәйләкәр адәм икән — Ахунжановның сүзен бөтенләй ишетмәгән булып кыланды. Шунда — Ахунжановның күз алдында, унбиш тиен акча учлап кереп, йөз грамм пыяла конфет үлчәткән бәләкәй кызчыкның Мөршидә апа дип юаш кына эндәшүен ишеткән бу илгәзәк Мөршидә апа нишләп
сон iipL JluJiinu.lL хәтле председательмен «ьеломор»дип соравын ишетмәде икән? Сәбәбе шул: Баланлыга хатынсыз килгән бу яна председатель белән ул янын үзен күргәнче үк кызыксына башлаган, аны үз янында озаграк тотарга тели иде. Кем белгән ирдән аерылып кайткан яшь хатыпнын күнелендә ниләр кайнаганны! Ахунжанов белмәсә белмәс, ах алла, безгә мәгълүм: безнен әллә кайчангы танышыбыз ич бу Мөршидә апа дигәннәре! Теге кичне. Баланлы авылына, анын бәрәңге бакчаларына, бакча киртәләренә, анын олылы да кечеле өйләренә кичке энгер төшкән бер мизгелдә, бер үзе Ык буена каз эзли төшкән һәм шунда кулындагы чыбык белән сукмак буендагы әремнәрнең, алабуталарның башларын кыйгалап узган рәхимсез
Нечкәбил ич бу! Исебездә, исебездә, безнен башның да сукмак буенда s тәгәрәп үскән шалкан башы булмаганлыгы өчен бик тә куанган идек без = ул чагында. Шулай булмыйча сон! Кем генә димә, берәүнен дә искәр- о мәстән генә мондый чибәр апа алдында башсыз каласы килмәс. Тагын * шул чаклысы да исебездә: ул анда, без күргән шул тын кичтә, озын м сыйрагыннан су анаеы тартып алыр дип һич шикләнмичә, япа-ялгызы = Ыкта су коенды һәм чабак балыктай шәп Йөзә белгәнлеген күрсәтте. < Шулай да. күз бәйләнгәч япа-ялгыз су керергә курыкмаса да. суда чабак & балыктай йөзә белсә дә. шулай да тормышта, семья корып тора башлагач. бик алай оста йөзүчеләрдән булмаган икән, ирдән кайткан нәрсә диделәр ич ул Мөршидәне!
Ә Ахунжанов-сабый хәтта без белгәнне дә белми, ахрысы, әнә тора да тора прилавка алдында. Көтә дә көтә «Беломор» алып биргәнне. Ә теге, хәйләкәр Мөршидә апа күрми дә күрми председатель хәтле председатель басып торганны.
Күрмиме спк, күрмәгәнме сон. әллә кайчан күргән, күңеленә беркетеп үк куйган: кайчан булса да йомышы төшми калмас кибеткә. Керәчәген дә чамалаган, кергәч ничек дип сүз башлап жибәрәчәген дә уйлап куйган Шулай да. әнә бит. күрмәмешкә салыша — шайтаный сабырлык булса кирәк бу. Сызганып эшкә керешкән, артта сөйрәлүче колхозны алга чыгарырга дип йөргән безнең ул гөнаһсыз председателебезне искәр-мәстән генә үзе белән упкынга сөйрәп алып китмәсә ярый
— Мин «Беломор» дигән идем...
Юк, кырыс итен кабатламады Ахунжанов бу юлы да — шундый сөйкемле, яшь. чибәр, нрдән кайткан хатын белән кырыс сөйләшергә мөм- кипме соң!
— Ә... гафу итегез, ишетми дә торам,— дигән булды Мөршидә. һәм. бу сүзләрне юри генә әйткәнлеген тизрәк белдерергә ашыккандай, бөтен бите белән жәелеп көлде. Каһәр генә төшсен, ходай уйламаган бәла- казалардан сакласын, бу Мөршидә дигәннәреиен көлүе дә бик хәтәр икән. Көлгәндә, мәржән кебек тезелеп, ап-ак тешләре күренеп калды. Ахунжановның башы, әлбәттә, үз урынында, ләкин Мөршидә. иблис токымы, бу беренче очрашуны болай гына калдырырга һич уйламый иде.
— Карагыз әле, иптәш прсидәтел,— дип эндәште ул чыга башлаган Ахунжановка. Теге, туктап, әйләнеп карарга мәжбүр булды — әйләнеп карамаган булса, тукталмаган килеш чыгып китсә, бәлки, яхшырак буласы булгандыр. Ул арада теге ирдән кайткан каһәрнең әлеге матур, ап ак тешләре, смотрга тезеп куйган энже токымнары кебек, бичара председательнең нәкъ күз алдында тагын бер кат тезелеп куелган иде инде.
— Сез үткәндә-сүткәндә шулай кергәлн йөрегез. Ахунжанов абый.— диде Мөршидә. ни өчендер үзе дә алсу-кызылга манылгандай.— без гел болай ярлы булмыйбыз, безнең бай чакларыбыз да була
Ничектер баш әйләндерә торган итеп, үзенең дә башы әйләнгәнлектән әйтте ул бу сүзләрне, әйтмичә кала ал магиклыктан әйтте.
nvtuen
Кирәк бит шундый чакта! Хатыны янына. ХЗПМИ19 JPIWM^jJheK.nece, үз сөеклесе янына кайтырга дип ашкынып йөргән минутларда. Үзе «Беломор»ын кесәсенә салып кибеттән чыгып китте, ә теге аяклы коткының янгырап калган уенчак тавышы колак төбендә тора да тора. Кирәк бит. кирәк бит шундый чакта очрап торырга. Нәрсә булса да, кем әйтмешли, ахыры хәерле булсын!
Тырнак астыннан
кер эзләмәсеннәр икән!
Кайтты. Мәргәнтау авылы шунда — үз урынында. Өй дә. Балалар да. Хатын да. Чү, әллә хатын бик үк үз урынында түгелме?
— Ник кайттың? Өзелеп көтеп торганыбыз юк иде әле моңарчы,— беренче сүзе шул булды Хәдичәсенең. Әллә уйнап, әллә чынлап әйтте, ләкин әйтте. Балалары чиратсыз-нисез әтиләренә ябырылдылар — берсе кулына сикереп менде, икенчесе култык астында ышкыла, өченчесе — зуррагы — каршында катып калган, әтисеннән күзләрен алмый, үзе әтисе өндә юк чакта булган яңалыкларны тезә: Галиәкбәр абзыйларның этләре үлде. Кичә мин ферма таена атланып йөрдем. Бүген әби ураза тота, көндез ашамый, кич кенә ашый.
Балалары арасында камалышта калган Сәлим, бер ара табып, хатынына мутларча күз кысып алды:
— Син сагынмасаң, сагынмассың, күрәсең, балалар сагынган.
Почмак сәкесендә самсырап яткан жиреннән әби дә терелеп чыкты.
— Ходәвәндә. сарылдыгыз сез дә,— диде ул, оныкларын юри ачуланган булып,— сезнең әтиегез булса, ул минем улым. Миңа да килеп карарга ирек бирегез. Бераз суырыла төшкәнсең түгелме, Сәлимжан? Сырхауламыйсындыр бит?
— Сырхап торырга вакыт тигәне юк, инәй. Чабарга туры килә.
— Шул чапкан арада, әнә, дөньяда семьясы барлыгы да исенә төшкән. Ун көнгә бер булса да.
— Районга йомыш төште. Шунда барышлый урап кердем,— дип аңлатып үтәргә ашыкты Сәлиме, хатынының тавышындагы, сүзләрендәге кинаяләрне төшенергә тырышып та карамастан. Күз алдында елкылдап һәм чак кына киреле-мырлырак сөйләнгәләп торган «кара балыгын» (тилереп иркәлисе килгән минутларда яки берәр жирдән үтә сагынып кайткан чакларында Сәлим үзенең Хәдичәсенә, кара тутлы булганы өчен булса кирәк. «Кара балык», «минем саздан тотып алып кайткан Кара балыгым!» дип тә ычкындыргалый иде) болай озак кылан-дырырга сабырлыгы житмәде иренен. Тегесе, табын әзерләгән булып, өй белән чолан арасында керә-чыга йөргәндә, чолан ишеге артына яшерә төшеп, кысып кочаклап алды.
— Ник кайтканны сорап торалармы ирдән? Кара балык. Инәй алдында юкны-барны сөйләнеп торган буласың.
Сәлиме шул, нәкъ элекке Сәлиме — тәкатьсез, балалар күрер дип тормый, тиле, аннары тагы... чак-чак кына сагынганга да охшый түгелме соң? Шулай да Хәдичәсе башта борып жибәргән кирелек машинасын тиз генә туктата алмады:
— Ник кайттың, димичә сиңа. Киттен дә баттың. «Барам да әйләнеп кайтам» дип кенә киткән кеше ич син.
— Сайладылар ич, апаем. Тәртә арасына кергәч, тартмый буламы сон.
Аннары, сүзне уен-көлкегә борып, болай да яхшы ук йомшый башлаган хатынын бөтенләй эретергә булды:
— Председатель хатыны буласым килә дигән иен, ирештең мора- дына, председатель хатыны син хәзер.
Чолан ишеге артында искәрмәстән шулай кысылудан һәм иренең, председатель башы белән, шулай юхаланып, килде-китте сөйләнеп торуыннан Хәдичә, шулай ук адәм баласы, жайланмас жиреннән җайланган иде инде.
Калганын чәй эчеп туйгач, өстәл яныннан кузгалгач, чыгып китәр алдыннан, бер жай туры китереп пышылдап кына әйтте Ахунжанов:
— Бик каттым мин, инәсе. Тән дә кычытып тора. Мунча як. Районнан кайтышлый мунча кереп, әйтеп китмәгән булсам да төн кунып, өс- башны алыштырып китәрлек булсын.
Бу гына түгел иде әйтәсе сүзләре. Анда, чит авылда, ялгьп баш яшәүнең бик үк бәйрәм түгеллеге, эшнең күплеге, арка кычыткан саен егерме километр жирдән йөгереп кайтып булмаслыгы һәм, шулармын барысын да искә алып, Хәдичәсенең и ре-председателе янына күчеп бару мәсьәләсенә ничегрәк караячагы — менә шуларны кузгатып карарга иде исәбе. Әмма ныклабрак уйлагач, бу чаклысын хәзергә кузгатмыйчарак торырга булды. Мунчада яки мунчадан парланып чыккач, һәрхәлдә, аулактарак кузгату хәерлерәк булыр, дип санады.
Райүзәктә беренче йомышны банкта —ссуда мәсьәләсен кузгату иде. Ләкин монда да акчаны алай ансат кына итәккә төяп чыгармыйлар икән. Кәгазь кыштырдатырга, төпченергә тотындылар: янәсе, колхозның хәле ничегрәк, алганы күпме дә, алачагы күпме? Әгәр бирсәләр, бирелгән ссуданы түләренә, кайчанрак түләп бетерәчәгенә гарантия бармы? һәм башкалар, һәм башкалар. Моңа хәтле мондый «алыш-бирешләр* белән эш итәргә бер дә туры кнлмәгәнлектән, Ахунжанов бу мәсьәләдә ачыктан-ачык наданлык күрсәтте. Кызу, тавыш күтәрү, колхозның килә-чәгенә ышану, коры энтузиазм белән алдырмакчы булып, чәбәләнея карады. Ләкин банк хезмәткәрләре бары тик реаль кыйммәткә таянып кына эш итәргә өйрәнгән кешеләр булып чыктылар. Аннары тагы алар- ның «бер көнлек хәлифәләрне» күргәннәре бар икән, «Алсу алан»га председатель булып килгәненә атна-ун көн узмаган Ахунжановка да, шундыйларның берәрсе булуы мөмкин, дигән кебегрәк итеп, шикләнебрәк карадылар. Ссуда сорап килгән кешегә, анарга, беләсезме, нәрсә диделәр?
— Сез, иптәш Ахунжанов, алай зурдан кубып сөйләшкәнче, ин әүвәл безгә — банкка, идарә председателе буларак, үзегезнең сельсовет тарафыннан расланган, пичәт басылган имзагызны китерегез. Бездә сезнең имза үрнәгегез булырга тиешле. Сезнең һәм баш бухгалтер Мөстәкый- мовның имзасыннан башка, без сезнең хәтта текущий счетта булган акчагызны да жибәрә алмыйбыз, шуны раз навсегда белеп торыгыз,— диделәр. Акча мәсьәләсендә мондый «каты закон» булганлыгын белү Ахунжановны шундук салкын канлырак булырга өйрәтте: «Боларга баш төзәтү өчен өч сум сорап керә алмассың, шалишь»,— дип эчтән ген» көлеп куйды ул, «Алсу алан»да беренче көннәрдә булган хәлләрне искә төшереп. Шул ук вакытта бик үк төшеп калганнардан да түгел, хезмәт көненә акчалата түләүгә күчү алдында торган колхозларның баштагы чорларда дәүләттән ссуда алу мөмкинчелеге булганлыгын белеп алган иде.
«Банкирлар» өстеннән зарлану өчен түгел, бер килгәч сугылмыйча китүне яхшысынмыйча, райкомга—Мөхәммәдьярен кабинетына барып керде. Секретарь аны ачык чырай белән каршылады, кызыксынып сорашырга тотынды. Булган хәл-әхвәлләрне сөйләп бирде Ахунжанов. кыенлыклардан зарланырга ашыкмады, шулай ук: «Бүрек белән бәреп егам!» —дип тә шапырынмады Эшнең ансат булмаслыгын секретарь элек үк чамалаган, хәзер Ахунжановнын аз сүзлелегеннән ул моны бигрәк тә күрен тора нде.
HVtHPW ♦ ППЭӨТ X И I V ®
держим.
— Анысын беләм, Камал Шагиевич,— Ахунжанов, секретарьга кулын сузган хәлдә, хәйләкәрләрчә көлеп куйды,— бераз «ужымга-мазар- га» чыгылса, бюрога чакырып алып, пешерерсез. Анысын алдан ук көтеп торам.
Яшь председательнең болай оптимист күренүе, бәла-казаны алдан ук «планлаштырып» торуы секретарьның да телен чишеп җибәрде.
— Алайса, Сәлим Садриевич,— диде ул, ишеккә борылган Ахунжа- новның иңбашыннан тотып,— без белеп торганны син дә белеп тор. Шатлыклы хәбәр безгә килеп җитте: сез анда Фәрдиев белән, басулар карап кайтышлый, чак кына «уҗымга чыгып» алгансыз икән.
— Неужели әләкләп тә җиткерделәр? — дип гаҗәпләнеп сорап куйды Ахунжанов. Ул, ышанырга да, ышанмаска да белмәгәндәй, аптырабрак калган иде,— әйе, булды шундый хәл: көнозын басуда йөреп ачыккач, Фәрдиевләр капка төбендә ат туктатып, кереп чәй эчтек.
— Безгә җиткерелгән «информбюро»да чәй генә түгел, «мәй» дә диелгән.
Инде хәзер секретарь хәйләкәргә әйләнде, көлемсерәп, Ахунжанов- ның күзләренә карап — чынын белергә теләп, төбәлеп карый иде. Бу караш алдында яшеренеп калырга теләмәде Ахунжанов, яшеренеп кала алмады.
— Я, берәр йөз грамм «мәй» дә булсын, ди. Шуннан нәрсә? — дип, кинәт кабынып китте ул. һәм бер кызып киткәч, райком секретаре алдында басып торганлыгын оныта язып диярлек, күңелендә булганын бушатасы итте,— колхоз председателе итегез, дип мин сорамадым, Камал Шагиевич, үзегез җибәрдегез. Инде шулай булгач, мин сездән бер нәрсәне үтенеп сорыйм: зинһар өчен, эшләргә мөмкинлек бирегез, юк-бар өчен тырнак астыннан кер эзләп этләмәсеннәр.
Ахунжановның чиста ак йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар бәреп чыкты — ул тырнак очларына хәтле ихлас күңелле, тырнак очларына хәтле үзе, һич ясалмасыз үзе иде бу минутта.
— Тырнак астыннан кер эзләргә урын калдырма, дип кисәтүем. Дус итеп әйтүем, Сәлим Садриевич,— дип, дусларча, аның аркасыннан кагып куйды секретарь.
Ике җирдә икең—дүрт
Шулай гынамы икән? Ике жирдә икенең кайчагында биш булып чыгуы яки өч кенә булып калуы да мөмкин түгелме икән? Әнә бит Ахунжанов белән аның хатыны Хәдичә арасындагы мөнәсәбәттә ике жирдә ике өч кенә була язып калды түгелме соң? Райүзәктән кайтышлый мунча керде Ахунжанов, өстенә чиста күлмәк-ыштан киде, тәне җиңеләеп калды, ә җанына кирәк тынгыны тапмады. Хатын — Баланлыга күчеп барырга һич кенә дә сикереп тормый, нинди генә дәлилләр белән дә күндереп булыр кебек күренми иде. Бер караганда, хатынның каршы куйган дәлилләре көчлерәк тә, ышанычлырак та чыга кебек: кышка каршы кеше өстенә дүрт бала белән барып егылыргамы? Чын-чынлап эшләп-утырын калуы билгеле булмаган килеш мондагы нигезне таркатыргамы?
Мәргәнтауда төн кунып, иртәгесен шулай да күңел тынычлыгы таба алмыйча, төрле каршылыклы уйларга күмелеп кайтып килә иде. амортизаторлары какшаган иске машина, юлдагы сай гына чокырдан да курыккандай, бөтен саны белән дерелдәп куйды. Кинәт айнып киткәндәй
булды А*яшдяив, юграсана. килеп эшкә керешү белән ул да шушы какшаган машина кебек, чокырга тишмәс борын ук калтыранырга тотынды түгелме сон?
Ярый әле, алда, юл буендагы ташта берәү ял итеп утыра иде. барып житәр-житмәс борын ук танып алды; бу — «Алсу алан» кешесе, теге беренче кичне танышкан карт, ферма каравылчысы Хәтмулла булып * чыкты. ?
— Утыр, Хәтмулла абзый. Әйдә, бергә бергә юл кыска булыр.— дип. g
аиыц турына житү белән машинасын туктатты Ахупжанов Хәтмулла о карт үзе кебек тузган иске «берданка* күтәреп чыккан булган, беренче л караштан ук яна председательне таный алмаса да машиналы булгач. ♦ һичшиксез, берәр «урындагы кешедер» дип уйлап, үзеннән дә битәр эшкә _ ярамас шул мылтыгы өчен уңайсызлангандай, каушабрак калды Элек х машина басмасы алдында аягын кутәрә алмыйча таптанып торды: £ «Атлаган булыр ием болан гына да Аяк пычрак ич минем»,— дип көш- ж келәнгән булды, шул көшкелекнен бәласе, керә башлагач, әлеге озын х көпшәле мылтыгы аркасында, ишеккә аркылы килеп терәлде. х
— Мондый кораллы кешене күздә тотмаганнар, ишекне бик тар яса- £ ганнар, Хәтмулла абзый,— дип шаярткан булды Ахупжанов. Утырып, е кузгалып китү белән, шундук сорашырга да тотынды
— Терлек-туар кырда чагында бер әйләнеп кайтыйм, дип чыккан булган нем шунда,—дип, авыз эченнән бутка пешерде Хәтмулла карт. Ул хәзер инде үзенең һич уйламаганда яңа председательгә тап булганлыгын белеп, бераз шүрли калган, жнтмәсә тагы, шундый озын, шундый ишеккә сыймас мылтык күтәреп йөреп тә. коры кул белән кайтуы аның ирлек горурлыгына тигән, әгәр председатель сүз кушмаса, теш арасыннан бер кәлимә сүз дә чыгарырга жыенмый иде. Әмма Ахунжанов шулай да сүзне куша торды:
— Төнен каравылда, көндез менә мондый эштә... Кайчан гына ял итәсең сон син, Хәтмулла абзый?
— Эше корсын моның, үзе корсын. Бала-чага сүзенә ышанып, чыккан булганыем шунда. Төлке-мазар күренгәли диләр ич быел, әгәр чын булса...
— Куянга гына да түгел, төлкегә үк ният, алайса.
— Ният ие төлкедә, калдык менә көлкегә,— Хәтмулла картның шулай көйләп, рифмалап жибәрә торган гадәте элек-электән бар. шуның өчен аңа «тел бистәсе» дигән кушамат та тагылган нде. Шул гадәтеннән ул бу очракта ла котыла алмады, ә үзе «нәчәнннк» алды >да болай теленә салынуыннан бер дә рнза түгел иде. Шунлыктан булса кирәк, бераздан кырыс кына итеп өстәп куясы итте —Ник аптырадың, апаем, заманасында без төлкесен дә, бүресен дә атып алган кеше. Хәзер генә санга сукмый башладылар Хәтмулла картны.
Картның күңелендә үпкәсе барлыгы тел төбеннән үк сизелеп тора иде. Ахунжанов житднрәк тонга күчте:
— Санга сукмыйча нишләттеләр сон, Хәтмулла абзый, ачыграк итеп сөйләш сүзеңне.
— Ачык була-була ачка кала яздым инде, апаем,—диде ул. чишелергә бик үк теләр-теләмәс кенә,— югыйсә, мин каравылчы булып иске абзарларны саклап утыра торган әдәм түгел ием. Хәер, абзарлары ла болай коелган хәлгә калмаган булырые. эшли белеп эшләгән кеше булса...
Кь . касы, картның заманасында яхшы ук тынгысыз жан булганлыгы, колхозны алга жнбәрү юлында тәкъдимнәр керткәләп тә, ул тәкъдимнәрен игътибарсыз калдыра килүләре нәтнжәсендә. инде аның «чебен дулап тәрәзә ватмас!» дигән карашка килеп, эчендә ризасызлык саклаганы хәлдә, мыштым гына читтә утырып калган бер кеше икәнлеге беленде. Күрәсең, апың отчет-сайлау жыслышына чакырылмый калуы да
элекке житәкчеләрнең күпне оелүче иу кшнан кеше- -
ләргә күрсәтмәскә тырышуларыннан булган булса кирәк».
Ничек кенә димик, юлда туры килеп, утыртып алып кайту ярады, Ахунжанов Хәтмулла карт белән, аның аркылы фермадагы кайбер эшләр белән дә якыннанрак таныша төште. Көндезге танышлык белән генә чикләнмичә, кичен, кеше аягы басылгач, ферма якларыннан бер урап та киләсе итте ул. Йокы барыбер килми, жан урында түгел, шул ук вакытта кешеләрнең урыннарында булып-булмауларын да үз күзләре белән күрәсе килә иде. Бигрәк тә көндез мылтык күтЬреп, тоттырмаган төлкене куып йөргән Хәтмулла картның төнлә каравылда ничек торуы кызыксындыра иде аны.
Хәлбуки, Хәтмулла карт үз урынында һәм көндезгегә караганда да уяурак булып чыкты.
— Тукта, кем йөри анда? Атам, шартлатам,—дип. шаулап килеп чыкты ул каралты-кура арасыннан. Болай вакытсыз йөрүченең председатель икәнлеген белгәч, янә аптырабрак калды.— караңгының күзе юк, мазасы бар — сүзе юк, бу син икәнсең, апаем. Алла сакласын, үз прси- дәтелеңне үзең атып үтерерсең.
— Атмый ич ул синең мылтыгың, Хәтмулла абзый. Көндез үз телен белән шулай дидең.
— Көндез нәмә сөйләмәс әдәм баласы, постта түгел чагында. Постта торганда килеп кара син Хәтмулла абзан янына.
Чыннан да, көндезге зарлануының эзе дә юк, кыю сөйләшә иде карт бу төнге сәгатьләрдә. Шундый ук кыюлык белән ул председатель хәтле председательдән:
— Кая, көйрәтергә бармы синең, иптәш прсидәтел, йокы качырып, бер төтенләп алыйк, булмаса,— дип, папирос сорарга да жөрьәт итте. Кабыздылар. Өй буендагы бүрәнә өстенә утырып, ашыкмыйча гына тарта башладылар. Картның үзеннән-үзе жорлыгы ачылып китте:
— Дөресен генә әйткәндә, апаем, тәмәке эзләп чыккан чакка туры килдең. Хәтмулла абзац болай чакта, нашатырь кыстыргандай, төнлә чыгып, каралты-кура әйләнәсендә чабып йөрмәс. Ник дисәң, кемгә кирәк синең төн йокысы качырып йөрүең. Барыбер күргән-кызыксынган кеше юк.
Картның болан, һич ясалырга тырышмыйча, ачыктан-ачык сөйләве Ахунжановка ошады, үзе ясалуны белмәгәнгә, ул нәкъ әнә шундый ясалмасыз кешеләрне ярата, андыйлар белән тизрәк уртак тел таба ала иде. Бу очракта да карт жаена яткан атлы күренергә тырышып сөйләнде:
— Моиарчы алай булган, моннан соң алай булмас. Впрочем, Хәтмулла абзый, бүгенгә жил каравыллап йөргәне дә житкән. Ишетәсеңме, әнә ничек сызгыра.
Чынлап та. кайдадыр түбә кыегында, күпләгән ярык-тишекләрнен әле берсеннән, әле икенчесеннән көзге әче жил сызгырганы ишетелә иде. Карт, жил тавышына колак салып, бер мәл тынып торды. Аннары кинәт, һич көтелмәгән кырыслык белән кабынып, элеп алып китте:
— Без көлә дип син көлмә, апаем,— ул папиросын тартып бетермәгән килеш атып бәрде. Ахунжановның сүзләре аны нык кына кузгаткан иде> без бу ярлылыкны күреп инде каешланган кешеләр. Көлсәк тә без тыштан гына көләбез, ә эчебез жылыи. Ж,ыларлык та, колхоз чаклы колхозны кан чиккә китереп житкердек. хет күтәреп торгыз. Ә сине, апаем, көләр өчен жибәрмәгәннәрдер. Безнең исерек башлар екты, син шуны күтәреп торгыз хәзер. Эшлә шуны егет булсаң.
Ялгыз гына көчәнеп билеңне кузгатуың бар. Бергәләп... бергәләп күтәрик, Хәтмулла абзый.
Ләкин Хәтмулла карт аның нәрсә дигәнен анык кына ишетмәде, бер теле ачылганда ул эчен бушатып калырга ашыга иде.
— мстя*, апаем, менә бу жил уйнап торган абзарларда сыер савучы кызларнын куллары бирчәеп ката. Кайчанга хәтле ул шулай барыр икән? Элекке хужалардан сорап рәт чыкмады, сине яна хужа итеп соравым.
Әлбәттә, бу сорауга Ахунжанов шул минутта ук җавап бирә алмады, жавап бирергә маташып караса да, тел шартлату, җаһилләнү генә килеп чыгар, картны барыбер ышандыра алмаган булыр иде. Ләкин бу сорау, төнге сәгатьләрдә, икәүдән-икәу генә калган минутларда, гади колхозчы карт куйган бу кискен сорау анын күңелендә утырып калды. Димәк, җавабын да алар табарга тиеш. Сүз белән түгел, эш белән! Ахыр чиктә, янә шул бер үк сорау килә башка: ике җирдә икең —
дүрт кенә микән? Гади арифметика телендә ул, әлбәттә, шулай: ике * жнрдә икен— дүрт. Ә тормышта, баш җитмәслек катлаулы бу тормыш та, вакыты-вакыты белән гади колхозчы карт авызыннан да әнә шундый ® тетрәткеч сораулар куела торган безнен бу тормышта ике җирдә икен 3 дүрт кенә микән? °
Берничә көннән соң. S иртә белән... »
Борчу өстеиә борчу — фермалар турында да кайгыртырга кирәк икән ләбаса! Ихтимал, бусы кышка каршы беренче чираттагы эш булса кирәк!
Сөйләшү булды. Партоешмада сөйләштеләр, бригадирлар белән бергәләп идарә утырышында да киңәш тоттылар. Бу утырышлар, сөйләшүләр бер-бер артлы тезелеп киткәч, Ахунжанов хәтта эченнән генә уйлап та куйды: «Бу яна предка утырыш җене кагылган, шуннан да ары китмәстер, ахры, бу... Дуслар алай уйламаса да, шулай уйлаучылар да булыр».
Әлбәттә, утырыш та файдасыз түгел, игътибар беләнрәк тыңласаң, анда да кемнен кем икәнлеген танырга мөмкин иде.
— Мәскәүне бер көнне генә корып куймаганнардыр, бөтенесенә бер көнне ябышып булмас,—дип, кабаланмаска өндәгән атлы булып, сел- кенмичәрәк калу ягын каердылар кайберәүләр. Бу сөйләшүләр вакытында һадиевның үзен тотышы Ахунжаповны аеруча сагаерга мәҗбүр итте. Ахунжанов килә-килгәнпән бирле»үзен алыштырган бу яңа председательне бик өнәмичә, ачыктан-ачык та, читләтеп-чнтләтеп тә аның бакчасына таш аткалап маташкан һадиев әлеге очракта яңа председательнең барлык тәкъдимнәрен кайнар рәвештә яклап чыкты. Алай гына әйтү аз, туктатып булмаслык ораторга әйләнде.
— Иптәш Ахунжанов минем авыздан тартып алып әйтте сүзне: бөтенесе безнен үзебездән килеп туа, егетләр. Байлыгы да, фәкыйрьлеге дә. Тирә-күрше колхозлар һәрьяклап үргә күтәрелеп барганда, безнең генә тау төбендә чабата тузаны кагып, мышкылдап калуыбыз..
— Чабата беткәнгә биш былтыр, юкны сөйләмә, эшкә якынрак кил: нәрсә тәкъдим итәсең? — дип бүлдерделәр аны. Бүлдергәнне яратмады һадиев, кызып, авызыннан төкерекләр чәчә-чәчә дәвам итте.
— Бик алай тыңларга теләмәүчеләр, тәнкыйтьне күтәрмәүчеләр бар икән, әнә кискән ишек, чыгып китсеннәр Мәгәр мин, зампред буларак, әйтәсем не әйтмичә кала алмыйм. Ә әйтәсе сүзем шул: болан барып булмый, иптәшләр. Ферманы кышка каршы бу хәлендә калдыру мотлак яраган эш түгел. Райком безгә җитәкчелеккә иптәш Ахунжанов кебек сыналган, һәрьяктан гәжрибә туплаган, әйтергә кирәк, эшне белеп йөртә юрган иптәшне җибәргән икән...
«Колагыңны сак тот. «сыналган җитәкче». Монда сине агач атка атландырулары да мөмкин!» — дио, эченнән генә көлемсерәп, уйланып
». -к.
иүҮиеи
33
утырды Ахунҗанов. Кабаланырга, әлоәттә, w-www. шявдпул у»г вакытта көннәр аяз торганда утырышлар, озын-озың речГт.р беләи мавыгып, вакыт уздыру да жинаять булыр иде. Шунлыктан кулы эшкә ярардай бөтен кешеләрне исәпкә алып, шул җөмләдән моңа хәтле колхоз эшен бар дип тә белмәгән зампред хатыны Раушанияне дә кыч- кырта-кычкырта житен жэю эшенә жибәреп. ә күп кешене ферма абзар- ларын сыларга, аннан кырга тирес чыгару эшенә кушып, көзге көннәр-дән берсе тагын шулай башланып китте. Әлбәттә, председатель үзе аякта, кычкырынып йөрми, ләкин эш көненең башланганлыгын искә төшереп, искәрмәстән генә әле анда, әле монда калкып килеп чыга, киңәшләр биргәләп китә иде.
Ферма каравылчысы Хәтмулла карт белән алар, теге кичне аяк терәшеп бер сөйләшеп алганныкы булса кирәк, бу юлы һич тәкәллефсез очраштылар.
— Бөтенләй шыр ялангач калдырмакчы сез безне,— дип, әллә чынлап, әллә мыскыллап сүз кушты Хәтмулла карт.— болай әле, терлекләрне әйтәм, үз тиресләрендә үзләре җылынып ята бирәләр иде.
— Ә без аларны башкачарак җылыту чарасын эзләп карарга булдык, Хәтмулла абзый.
— Сөяктән сарай салыпмы? Эт тә ич кышын, койрык астына суык йөгерә башлагач, әйтә, имеш: «Җәйгә чыксам, сөяктән сарай салыр ием салуын».— дип әйтә, и.меш, чын булса.
Икесе дә мыек асларыннан гына көлеп куйдылар, ләкин бу ике төрлерәк көлү булып чыкты. Хәтмулла картныкы — ышанып җитмәүдән булса, ә Ахунҗановныкы артык нык ышанудан һәм, бәлки, иртәрәк ышанудан булды булса кирәк.
— Син көләсең, картлач, ә без менә, исән булсаң күрерсең, синең бу җил уйнап торган әрбәлекләрең урынына сарайлар салачакбыз.
— Ә нигә миңа исәп булмаска? Ансат кына мине җир астына илтеп тыкмакчы кеше. Сөяктән сарайлар салырга торганда.
— Сөяктән түгел, Хәтмулла абзый, таштан.
Бик өзеп әйтте бу сүзләрне Ахунҗанов. сүзгә бик ышанасы килмәгән җор телле картның берьюлы авызы томаланды, күзенә яшьләрчә очкын бәреп чыкты.
— Таштан булса икенче эш, ташның орлыгы Бохарада түгел, тирә- юнебез таш белән тулган.
Хәтмулла картның бу раславы үз нәүбәтендә Ахунҗановны да ныгытып җибәрде. Килә-килгәннән, бу якларны күрә-күргәниән аның күңелендә бер хыял баш калкытып тора иде. Хәзергә әле кешеләргә шаулап йөрерлек дәрәҗәгә үк җитмәгән ул хыял чит-ят авылда, кеше бусагасында хатынсыз-ырусыз торып калган бу гидай бәндәне эчтән генә җылытып, очындырып йөртә иде. йөрде, күрде, һаман күзәтә, хыялланып йөри Ахунҗанов: бу «Алсу алан» колхозында игенчелек белән зур эш кырып булмастыр — чөнки җирләре шундый көлсу туфрак. Чокыр да чакыр. Бик нык ашлаганда, тирес керткәндә, әлбәттә, җиреннән дә тамак туйдырырлык кына сыгып булыр. Әмма кала кордыра торганы, кала ук кордырмаса да, колхозны башкалар рәтенә чыгарырдае — терлекчелек тармагы булырга тиеш. Моның өчен мәйдан күренеп тора монда. Тнрә- якта киң көтүлекләр, җәелеп яткан болыннар, бәрәкәтле Ык буе. бәләкәй булса да урманнар... Сүз дә юк. үтәли җил уйнап торган хәзерге ферма каралтылары белән түгел, икенчеләрне, моңа хәтле төшләренә дә кермәгәнне корып... Болай хыяллану өчен Ахунҗановиың күңелендә ниндидер шытымнар да юк түгел иде. Әйткәнебезчә, килгән беренче көннәрдә, басулар карап йөргәндә үк баш калкытты ул шытымнар. Авылдан ерак түгел, Ыкның тау як яры өстендә, исеме дә каһәрләнеп Шайтан тавы дип аталган, сөрелмн-файдаланылмый ята торган сырт урын бар. Аннан кайчандыр таш чыгарганнар. Чокыганнар да кергәннәр
бер мәешнёТТярәнгәрәк киткәч, жир асты пәрие чыгар дип шүрләгәннәрме, көч җитәрлек булмаганмы, туктатканнар, ташлаганнар. Хәлбуки, аның тирә-юнендә дә, хәтта өске катта ук, котырып үскән чүп үләннәре, билчәннәр, алабута һәм шайтан таяклары арасында беләү-беләү ак ташлар кояшта кызып яталар иде. Башкаларның күзе төшмәгән, төшсә дә, шуып узып киткән бу Шайтан тавы сыртына аеруча игътибар белән күз ташлады Ахунҗанов. Күз ташлады һәм әнә шуннан бирле аңарда яшертен бер хыял кабынды: анда әле бик күп. бик зур таш байлыгы качып ята булырга тиеш. Кул сузымы гына жир үзе. Актарасы да аласы. Аласы да китереп саласы.
Дөресен әйткәндә, бу иртәнге кояшлы сәгатьләрдә Хәтмулла картка «сөяктән түгел, таштан!» дип үтә кистереп биргән җавабында аның әнә шул хыялы бәреп чыкты да инде.
Шуннан соң берничә көн буена ул тынгысыз председатель ничектер кузгә чалынмыйчарак торды. Моннан нң нык рәхәтләнүче кеше Мыек Миргасыйм булды. Рәхәт, тыкырдатып торучы юк, мыек чылатканны- чылатмаганны сизүче дә юк. Ә председательне авылына — хатыны яны на кайтып китте, дип юраучылар да булды, арада «хатынын еш иске төшерә башлады, порохы бетте бугай яшь әтәчнең» дип. мыскыллап геш агартучылар да булмады түгел. Ләкин эшнең соңгы көннәрдә һәрьяклап терелеп баруы өчен куанган һәм монда яна председательнең «кулын» күргән чын колхозчылар бу «югалу»ны борчылып сизеп тордылар.
Хәлбуки, бернинди югалу да, хатыны янына кайтып китү дә булмаган, безнең ул «яшь әтәчебез», киртә өстенә басып кычкырырга ашыкмыйча, әкрен генә эш белән йөргән, имеш. Беренче көнне ул машинага лом, тимер көрәк салып, кеше-карага шаулап тормастан. Шайтан тавына китте. Тауның әле теге, әле бу төшенә көрәк төртеп карады — таш бар. таш аста яткан җиреннән тонык кына тавыш бирә иде. Өстәге юка катларны кузгаткач, астагылары тимер көрәкне генә «тыңламый» башладылар, аларына лом кирәк булды. Тагын да астагыракларының лом белән дә бик алай кузгаласылары килми, бульдозер сорыйлар иде шикелле.
Сызганып тотынган Ахунҗанов ялан уртасында башын кашып калды... Таш бар, хыял бар, әмма хыялны тормышка ашырырлык, мең еллар буена Йокыга талган ташларны кузгатырлык көчле технике «Алсу алан»ның үзендә юк иде. Шуннан соң Ахунҗанов, шулай ук бер кешегә дә әйтеп тормастан, күрше Чапаев исемендәге колхозга чапты Тегеләр башта зәкять өмет итеп килгән сала ярлысы белән сөйләшкән элекке кала бае булыбрак сөйләштеләр. Әмма кыйммәтле төзү материалы—таш җанын «бай абзый»ларнык да күзләрен яндыра, ә таш Шайтан тавында, ә Шайтан тавы Ахунҗанов колхозында иде. Шунлыктан, Ахунҗанов агай да сала ярлысы булып түгел, үз малының хуҗасы булып сөйләште. Идарә йортында сөйләшү белән генә калмыйча, ике председатель өйгә кайтып, өченчегә алларына <ярты»ны да куеп, чын хуҗаларча сөйләштеләр. Дөрес, эш базардагыча кул чабуга кадәр үк барып җитмәде, әмма килешү ташламасыз булды: таш һәм »ш куллары Ахунҗановтан, бульдозер пәм таш белән «сөйләшә алырдай» өч ир — «Чапаев»тан. Бүлешү ягыннан да соңыннан таш бәрешеп сугышырга урын калдырмадылар, өзеп сөйләштеләр: өч кубометр — «Алсу алан»га, бер кубометр — «Чапаевжа. Шулай итеп шул, хәзергә «әле чыкмаган, тау эчендә йоклап яткан ташны ике председатель үзара бүлешеп тә куйдылар.
— Хәзер инде бәләкәй чут —бу зур эшкә колхозчыларның фатихасын алу гына калды,—диде Ахунҗанов, мәгънәле көлемсерәп. Әмма шул «бәләкәй чут» бу эшкә ризалык бирмәсә, ике белдекле председательнең әллә нн кыра алмаячагым уд бнк яхшы белеп тора иде.
Та ш лйр-^м кёО] е л эр
Җыелышлар, утырышлар күпкәрәк киткәнлектән, Ахунжанов күршеләр белән уртаклашып таш чыгаруга керешү мәсьәләсен әллә идарәнең, партактив белән берлектә, киңәйтелгән утырышында гына караргамы, дип тә уйлаган иде. Ләкин партоешма секретаре Тәлгать Хәкимов алай гына уздыруны килештермәде.
— Җире дә, ташы да колхозның төп милке. Тем более күршеләр белән алыш-бирешкә дә керәсе булгач, колхозчыларның ризалыгын алмыйча ярамас, демократияне бозу килеп чыкмасын,— дип каршы төште.
Әлбәттә, килешергә туры килде. Яңгырлы, яхшы ук караңгы октябрь кичләренең берсендә, эштән соң, колхозчыларның гомуми җыелышы билгеләнде. Көн тәртибен бик үк ачык әйтеп бетермичә, «Колхозда яңа төзелеш мәсьәләләре» дип кенә билгеләгәннәр иде. Моны төрле кеше төрлечә аңлады. Берише гел кыр эшендә йөргән колхозчылар: «Миңа кагылмый, аягына резинкә-кәвеш киеп, кулына балта тотып, идарә тирәсендә остарып йөрүчеләр эше. Җыелсыннар да сөйләшсеннәр»,— дигән кебегрәк фикер йөртеп, йокыга тартып торган бу яңгырлы кичне чыгып йөрмәскә булдылар. Өйләре, каралты-куралары туза төшкән икенче берәүләр, «Алсу алан»га килүе белән акча өләшә башлаган бу юмарт председатель «Әллә җиңел кулдан безнең ишеләргә колхоз чутыннан өй салдырып бирергә җыенамы? Авыз ачып калмыйк тагын!» дип уйлап, вакытыннан элек үк идарә йорты белән клуб тирәсендә чуалырга тотындылар. Ахунҗанов, хәл ителәсе әлеге мәсьәлә белән барыннан да элек ферма кешеләре кызыксынырлар, дип уйлаган иде. Ләкин кичке савымнарның озакка сузылуы аркасында, аларның да байтагы килмәде. Килгәннәре дә кышын-җәен бирчәеп сыер имчәге янында утыручы кызлар түгел, күбесенчә аларның әти-әниләре һәм, шулай буларак, фермада эшләүнең кыенлыгын кеше авызыннан гына ишетеп белүчеләр иде. Икенче эш, әйтик, Хәтмулла карт. Алдан берничә мәртәбә очрашып сөйләшү картта бу яңа председательгә карата җылы өмет кузгаткан иде, җитмәсә, җыелыш алдыннан көндез Ахунҗанов аны кабинетына чакыртып, колагына гына салып та куйды:
— Теге кичне минем алда ферма кызларын яклап бик каты речь тоткан идегез, Хәтмулла абзый. Бүген җыелышта сүз нәкъ ферма турында барачак, җәмәгать алдында ярып салыгыз әйтәсе сүзләрегез булса,— диде.
Шушы кисәтүне искә төшерепме, үзенә кинәт болай игътибар итә башлауларыннан очыныпмы, Хәтмулла карт инде әллә кайчаннан шул тирәдә чуала, идарә йортына бер керә, бер чыга, сүзе сыярдай кордаш- рак кешене күрсә, аңардан: «Югартын килгән берәр нәчәнник тә булачакмы? Әллә үзара эч бушату гынамы? — дип сораша, аннары шул уңайдан,— кара әле, бармы синең яныңда? Эшкә керешкәнче берәрне көйрәтеп ялыйк. Минем үземнеке кибеттә онытылып калган»,—дип, уецын-чынмн бергә кушып, папирос сорап ала, шуны бер кырыйга чүгәләп, тәмләп кенә тарткан җиреннән «җәмәгать алдында ярып салачак» сүгләрен иреннәре арасында кыймылдата башлый иде.
«Югартын килгән» кешеләр юк, әмма күрше «Чапаев» колхозыннан ике вәкил президиуму ук. менеп кунаклаган иде. Эшкә керешү, һәрхәлдә, Хәтмулла карт көткәнчә тәкәллефле булмады. Хәтта ул беркатлы карт. теленә салынып «аткан» папиросын ахырынача тартып бетерергә дә өлгерә алмый калды, сәхнә ягыннан бик зәһәр кыңгырау тавышы яңгырады. Сәхнәгә куелган кызыл япмалы өстәл артына Ахунҗанов \зе, партоешма секретаре Хәкимов, ферма мөдире Шакирҗанов, 8ft
янә әлеге тһ*л .«Чапаев» колхозыннан килгән ике кеше менеп утырган иде инде. Хәтмулла картны аптыратканы бигрәк тә шул булды, бернинди кул чабусыз-нисез җыелышны ачып җибәрделәр.
— Без барыбыз да эш кешеләре,— диде Ахунжанов, сүзне кырку гына башлап,— эштән генә кайттык, иртән тагын эшкә барасыбыз бар. Шуны искә алып...
— ...Бауның озын, сүзнең кыска булганы яхшы,— дип, аны куәтләп куйды урыннан берәү. Ләкин, ничаклы гына кырыс тотынмасыннар, сөйләшә башлагач сүз чыкты. Мәсьәлә бик җитди иде, аны бердән хуплап, күтәреп алучылар
булганы кебек, сүздә хуплап та, асылда төрле яктан төрлечә мөгез ф чыгерып, мәсьәләне катлауландырырга, кешеләрнең күңелләренә шик _ корты үрләтергә тырышучылар да булды. Шундыйларның берсе нәкъ “ менә һадиев булып чыкты: и
— Мин иптәш Ахунҗановның тәвәккәллегенә, инициативасына ° сокланып бетә алмыйм,—дип, гадәттәгечә, председатель алдында тә- * линкә тотыбрак кереште ул,— карагыз әле, ничәмә-ничә еллар шушы * колхозда чиләнеп, безнең башка да килмәгән. Бактың исә, хәзинә бит н бу. аяк астында яткан хәзинә. Мәгәр ашыкмыйча гына бер уйлап < карыйк, җәмәгать. Кабаланмыйча уйлап карасак, уйландыра торган е яклар бар бу эштә. Беренчедән, ул таш дигәнебез бик үк аяк астында түгел, җир астында, җиде кат җир астында. Уйлап карасаң, җир астында да сикереп чыгарга гына торамы икән әле ул? Анда, ул Шайтан тавы дигән урында, безгә хәтле дә казынып караучылар булды, мәгәр әллә ни кыйрата алмадылар. Бүген генә ул безгә дигән бәрәкәтен өеп куйдымы икән?.. Икенчедән... Дөрес, мин законын белмим ул хәтле, может тегеләй дә, болай да сузып була торгандыр. Чи тире кебек бит ул закон.
— Син, Бакый энем, законга тел тидерми генә сөйләш, яме,— дип, түземсезләнеп, һадиевны бүлдерергә ашыкты Хәтмулла карт. Ул алгы рәтләрнең берсендә утыра, җитмәсә тагын, бик тә сөйлисе, сүзгә кат пашасы килеп утыра иде,— закон ул үзебезнеке, сәвит законы. Бөтен урт тешләрем коелып беткән ие минем, пример әйтсәк, закон мина бер тиенсез теш кундырып бирде.
— Сүз теш турында түгел, таш турында бара, бутама, Хәтмулла абзый.
— Әйе шул, таш турында и, пример әйтсәк, җир астындагы таш турында бара,— дип кодрәтләнеп, ялгап алып китте һадиев,— сүздән әйтик, җир астында аны безнең өчен әрдәнәләп өеп куйганнар, ди. Ул чагында да бит әле жнрне казып алырга кирәк. Ә жнр, ачык кына итеп әйтә калсак, кемнеке? Казнаныкы
—- Ә казна кемнеке? — дип кычкырды яшьрәкләрдән берәү. Бәлкн, шул яшь тавыш булганиыкыдыр, шактый гөрләп чыкты бу. Халык арасыннан бер мәл. яфракларны кыштырдатып узган коры җил кебек, гөжләү кыштырдап узды.
Бу әле башланып кына китеше иде. Ахунжанов җыелышны ничек кенә тиз тотарга тырышмасын, уңай якка да, икеләнеп тә, кирегә сукалап сөйләүчеләр дә байтак булды. Берәүләр күршеләр белән кушылып эш итүне ошатып җиткермәделәр, күршеләрнең боларга караганда баерак булуы аларны сагаерга мәҗбур итә иде.
— Чапаевныкыларда аларда борын бик күтәренке, тәкәбберлек зур, үзегезнең кулыгыздан кидмаде, без чыгарып бирдек ташыгызны, димәсләрме?
— Алмаган ат, тумаган тай. Әле ташның чыгасы бар
— Чистый. Чыгуын чыжса. борын анысы минем үземдә дә аллага шөкер
—. Борын дисең снн, урын диген.
HVtfMQN
— Менә-менә. Мин дә шуны әйтәм: кая куяртоз—тган-уя^ашны? Әле агач белән җүнләп эш итә алмыйбыз. Абзарларыбызның төбе тишек, өсте ачык.
Ничек тә һадиев ягын каерып сөйләшүчеләр баса башлагач, Хәтмулла карт түзмәде, дәррәү сикереп торды һәм, ярканат кебек, чикмән итәкләрен җилфердәтеп, сәхнә ягына таба атлады. Аның сүзен дә, үзен дә гел бер мәзәк итеп кабул итәргә өйрәнгән яшь-жилкенчәк янә шаулап алды.
— Китте... Китте Хәтмулла абзагыз таш дворец салырга.
— Сүз сорап кирәк, Хәтмулла абзый.
— Сүзне мин кешедән сорап алмыйм, сүз минем үзем белән йөри,—диде Хәтмулла карт, залга берьюлы йөзе белән әйләнеп. Тагын шунысына да игътибар иттеләр: карт бу минутта мәзәк сөйләргә җыйналмый, ул һич көтелмәгәнчә җитди иде һәм шулай җитди хәлдә, хәтта бераз ачуланган да кебек итеп, ташып китте.— Мин сезгә театр түгел, авыз жырып утырмагыз. Беләсегез килсә тагын шуны да белегез: Хәтмулла абзагыз шушы колхозның нигез ташларыннан берсен салган кеше, так што аның һәр әйткән сүзеннән кәмит корып утырырга ничу! Инде килеп бүген көн тәртибендә, әйтик, Шайтан тавыннан таш чыгару и ул таштан колхоз терлекләре өчен двор кору мәсьәләсе тора икән, мәгәр шуны белеп китегез, Хәтмулла абзагыз бу көн тәртибен и аны бүгенге көн тәртибенә китереп куйган иптәш Ахунҗановны ике куллап яклый. Бик дөрес и бик вакытлы кузгатылган эш бу! Нилектән бу чаклы өздереп әйтәмме? Потому што Хәтмулла абзагыз двор яныннан үтеп-сүтеп кенә йөрүче түгел, Хәтмулла абзагыз көне-төне, кышын- язын шунда — двор арасында чиләнүче. Хәтмулла абзагыз салкында, җилдә сыер савучы кызларның бирчәеп каткан кулларын иртән дә, кич тә күреп тора. И ул куллар гел шулай катсын-өшесен дисез икән, Хәтмулла абзагызның бу әйткән сүзләрен кәмиткә чыгарыгыз, көн тәртибенә бөтенләй кертмәгез ул сүзләрне. Инде килеп, ул куллар катма- сыннар-өшемәсеннәр, терлекләребез итле һәм сөтле булсын дибез икән, ташы да, Хәтмулла каравылчының сүзе дә, и килеп, бүген иптәш Ахунҗанов китереп куйган көн тәртибе дә нәкъ үз урынында. И сузып торырга ничу! Иртәгә үк, аллага тапшырып, эшкә башларга. Минем әйтәсе килгән сүзем менә шул.
Борылып урынына килешли ул шулай да үзенең гадәттәге җорлыгыннан башка булдыра алмады:
— Сорап-сузып торсаң, алырсың монда сүзне. Унъеллыкны бетереп чыккан белдекле малайлардан артмый хәзер сүз.
Күрше колхоздан килгән вәкилләр дә, гәрчә алар «Унъеллыкны бетереп чыккан белдекле малайлар» булмасалар да, әйтәсе сүзләрен әйттеләр. Кыскасы, икеләнүчеләргә, ышанып җитмичәрәк торучыларга караганда, фатиха бирүчеләр күбрәк булып чыкты — алабуталар, шайтан таяклары күләгәсендә йоклап яткан Шайтан тавына селкенә башларга вакыт җитте бугай, ахры.
Аяк астыннан янә бер мәшәкать
Беркөнне шулай иртәгесен Андрей дәдәй, табышмакка охшатып, үзеннән-үзе кеткелдәп көлеп куйды. Ахунҗанов, чәйгә хәтле бер кат бригадаларга йөреп кайтып, бик тәмләп иртәнге чәйне эчеп утыра иде. Әлбәттә, Андрей дәдәйнец көлүенә игътибар итмичә кала алмады ул.
— Ни стуяс* да бар синдә, Андрей дәдәй. Әллә бүген тавык суябызмы?
Аларда фатир торган шушы кыска вакыт эчендә Ахунжанов бу киң күңелле картның юктан гына да очынып китә торган вак-төяк хорлыкларын, шулардан берсе, мәсәлән, тавык-чебеш суйган көннәрдә бик тә җильякланып, фатирчы егеткә алдан ук: ♦
— Бүген тавык ите пешәчәк, факыр, колагыңа киертеп куй,—дип, =
нәрсәнедер тегенең исенә төшерергә тырышып, ым кагып кую кебек $ гадәтләрен дә белеп бетергән иде. Ләкин картның бүгенге очынуы § сыйланасы килгәннән түгел икән. 2
— Дуся әбиеңнең серкәсе котырган чак бүген, ник дисәң, кичә мин > аны театр уйнарга җибәрмәдем.— Бераз авыз чите белән көлемсерәп _ утырганнан соң өстәп куйды: — Клуб атаманы килгән не кичәгенәк. 3 Алабугадан театр эшенә өйрәнеп кайттым дип тормаган, бүреген култык астына кыстырып, «пужалсты>лап килгән: янәсе, алар театр куяр- * га җыеналар икән дә, шунда шул әртилләренә бер тешсез карчык * җитми икән. Ямадым авызын шулай да, Алабугада укып кайткан кеше я дип тормадым. Беренчелектән, мин әйттем, Дуся тәтәегезне тешсез карчыкка санап йөрүегез белән бер наданлык күрсәткән булсагыз. е икенчелектән, мин әйттем, Дуся тәтәегез үземә бәк кирәк, мин аннан башка ни тудым, ни сюдым дидем. Әйтер не, сүз калмады клуб атаманына, чырлы сүзне алдан мин әйтеп өлгердем.
Картның уйный-көлә җиткергән бу хәбәре шулай да Ахунжановны уйландыра калды. Моңа чаклы башка да килмәгән карасана, иске булса да клуб дип атала торган урыны бар бит «Алсу алан»ның. Булды заманнар, Мәргәнтауда чагында Сәлим-сәләмәт клуб эшендә актив катнаша, концертларда җырлап-биеп, һөнәр күрсәтә, спектакльләрдә зур-зур рольләрне башкара торган иде. Авылдашлары яратып карыйлар, мактыйлар иде үзен. Алардан да битәр, бу ыгы-зыгылы эшне үзе ярата иде Ахунжанов. Мәсәлән, «Галиябану» пьесасында Хәлил ролен бик тә яратып, чын ихластан гашыйк булып уйнаганнан соц ул. шул чорларда ике кызыннан соң туган бердәнбер һәм бик тә кадерле ир баласына, хатыны Хәдичәнең, берәр яңачарак исем табасы иде. дип әйтүенә дә карамастан, тотты да Хәлил исеме куштырды. Хәер, ул чагында бригадир гына иде шул ул һәм аннары узенең туган авылында иде, ни эшләсә — ШУЛ килешә торган чак иде.
«Ә соң монда? Председатель кешегә спектакльдә уйнау килешми, дип кем хатыны әйтте? Уйнамаса да, һәрхәлдә, кызыксыну эчне төртеп тишмәс бит!»
һәм ул, идарәгә барып чыгу белән, беренче эше итеп клуб мөдире Бәдрневне чакыртып китертте
— йөргән булабыз сөйләнеп, барып чыгармы, юкмы,—дип башлады клуб мөдире, шапырынырга ашыкмыйча,— кешеләребез җитми, ора алмаган олы күсәк күтәрдек бугай үзебез дә.
Сөйләшә торгач аларның чынлап та күп кешеле, катлаулы, бай декорация сорый торган зур нәрсәгә — Тажи Гыйззәтнең «Бишбүдәк* драмасына ябышырга торганлыклары билгеле булды.
— Ә сез тотыгыз да «Галиябануэны куегыз. Кешесе дә күп түгел, сәхнәсен дә үз байлыгыбыздан оештырырга булыр — Бер дәртләнеп киткәч, озак уйлап тормастан, хәтта ул һич көтелмәгән тәкъдимне дә ычкындырып ташлады.— Каршы кнлмәсәгез, Хәлил ролен шартлатып үзем уйнап бирермен. Авылда чакта күп мәртәбәләр уйналган, сүзләренә хәтле хәтердә. Әйдә, председатель башы белән тамаша корып йөри, дип көлсәләр көләрләр.
Яшьлек тилелеге яңадан әйләнеп кайткан бу минутта җиңел генә телдән ычкынган шул бер сүз житә калды, председатель дип тормадылар, аны араларына бөтереп алдылар, кыскасы, аяк астыннан тагын
мәшәкать килеп чыкты: председателебез искә^>т.ч сенэ-#һист та булып китте. Дөрес, ул репетицияләрнең барысына да катнаша алмый, әмма катнашкан чаклысында эшкә җитди карый, кайчандыр уйналган булганлыктан, Хәлил роле аңа җиңел бирелер кебек күренә иде.
Ләкин, шул ук вакытта, эшне катлауландырыр кебек яклар да күренеп тора: Галиябану роле әлеге теге кибеттә эшләүче Мөршидәгә тапшырылган, ә ул шулай ук бик очынып йөри, рольгә ябышып ята, әллә нидә б£р, башкаларга сиздермичә генә, әмма Ахунҗанов абыйсына бик тә сиздерергә тырышып, керфек астыннан томырылып-томы- рылып аңа карап та алгалый иде. «Кара әле, Ахунҗанов абый! Синдә кеше, мин дә кеше. Синең дә җаның бар, минем дә җаным бар. Нигә син миңа пьесадагы Галиябану итеп кенә карарга тиеш тә, нигә тормыштагы, Баланлы авылындагы ялгыз-баш тилмерүче Мөршидә итеп тә карамаска тиеш, ди?» — шулай дигән кебек тә була иде аның ул карашлары. Ахунҗанов мондый астыртын-хәтәр карашларга игътибар итмәскә тырыша — мөмкинме соң, тиле, юкка-барга игътибар итәргә. Председатель башың белән, коммунист башың белән һәм, аннан килеп, дүрт бала атасы башың белән... Шулай да күңеленең кайсыдыр яшертен бер почмагында уставка сыймый торган кытыклану баш калкытып куйгалый. Кытыклану һәм сискәндерә торган уйлану: «Чибәр бит бу гөнаһ шомлыгы! Я, шулай дигәннән ни була, Сәлим-сәләмәт, чибәр бит, ләгънәт төшкере. Үрмәкүч авы. Аяклы коткы. Ирдән кайткан вәсвәсә. Ә шулай да килешергә тиешсең, председатель. Рольне бик тә килештереп чыгара ул коткы. Ә репетицияләргә ничек очынып килә».
Ничек кенә чәбәләнмәсен, ләкин бер башлагач «уен»нан чыгу мөмкин түгел, спектакльне куйганчы шул тирәдә чуалырга кирәк иде. Ә /Мөршидә-вәсвәсә, спектакльгә әзерләнү форсатыннан файдаланып, күзгә күренми торган ефәк җепләр белән уралганнан-урала бара. Әлбәттә, күңелендәге барлык яшертен серләрен берьюлы селкергә ашыкмый, күбесен уен-көлке, шуклык-шаянлык аша үреп бармакчы... Репетицияләргә киенеп-ясанып килә. Рольне ятлап өлгергән, ишектән кереп өстен чишенгәндә үк, яртылаш Галиябануга әйләнеп, «Сәгате ай, ае елдай, шул кадәрле сагындым» дигән җырны сузарга тотына иде. Ахунҗанов ул килгәнче килеп җиткән булса, Мөршидә-Галиябану әлеге җыр кисәген катырак суза, һәрхәлдә, «Хәлил»гә ишетелерлек итеп әйтә. Әгәр Ахунҗанов килеп җитмәгән булса, бик алай тырышып сузмый, шаярткан булып, ә чынлыкта исә уенын-чынын бергә кушып:
— Минем Хәлилем килеп җитмәгәнмени әле? Болай булса, үзенә үпкәләсен, тәрәзәмнан тартып ала алмамдыр мин аны,— дип, шаяртып куйган була иде.
Хәтта бер көнне, көтеп-көтеп тә Ахунҗанов килеп җитмәгәч, режиссерлык итүче укытучы репетицияне башлап җибәрергә булган иде, Мөршидә исә, бу юлы шаяртып торуны һич тә кирәк тапмыйча:
— Ничек инде ул?.. Хәлилдән башкамы? — дип, үзе дә сизмәстән, кычкырып җибәрде һәм, үз сүзләреннән үзе үк уңайсызланып, колак йомшакларына хәтле кызарып калды. Киң күңелле булыйк, дуслар, шундый яшь, шундый чибәр, шулай өлгергән-пешкән килеш ялгыз утырып калган бу «ятимә»нең күңеленә вакыт-вакыт иләс-миләсрәк уйлар килеп, искәрмәстән генә шулай кычкырып җибәргәли икән, аны каты хөкем итмик. Барыбыз да кеше, барыбызның да йомшак якларыбыз бар.
Ә Мөршидә-исәр баш «Минем Хәлилем!» дип шаяртып эндәшүләре, пьесадан отып алган җырлары, репетицияләргә вакытыннан элек һәм бик тә киенеп-ясанып килүләре, очынып йөрүләре белән генә әлегә хәтле безнең каты бәгырьле председателебезнең башын үзенә таба чак кына да бора алмаган иде, көннәрнең берендә йомыш тыңлап торуы, бугазга нужа килеп терәлгән минутта хәлгә керә белүе белән
хәтта әнә тптяаый буйбирмәс кешене дә бора язды Ә бу болан булды- Ахунжановка беркөнне әлеге теге рессорлары какшаган, чокыр күргән саен алдан ук калтырана башлый торган машинасы өчен өр-яна рессор тәкъдим иттеләр. Моны, әлбәттә, бухгалтерия һәм банк аша законлаштырып алырга кирәк иде. Ике сәбәп аркасында председатель моны шау-шусыз гына, икенче төрле әйткәндә, «итәк астыннан» гына эшләргә < мәжбүр булды. Беренчедән, тәкъдим итүче кеше шул минутта ук дигәндәй акчалата сорады, икенчедән, «Алсу алан»ның кассасы гомумән коргаксыган чак иде. Килеп терәлде бит шундый чакта әлеге шул бик тә кирәкле рессор. Аны-моны һич уйлап тормастан, тотты да кибеткә— Мөршидә хозурына йөгереп килде Ахунжанов.
— Синдә — кибетче кешедә булмыйча булмас, коткар абыенны, _
биреп тор колхозга фәлән сум акча,— дип, мәсьәләне кабыргасы белән = куйды. °
— Колхозга дигәч тә уйлап караган булырием, үзенә дип сорасаң, *
берсүзсез, Ахунжанов абый,— диде тегесе, бурыч сораучы алдында ни * сәбәптәндер үзе алсу-кызылга манылып һәм әллә ни волокита корып а тормастан, кассада булган акчасыннан сораганны санады да биреп җибәрде. в
Нәкъ менә шушы юмартлыгы белән безнең председателебезнең тез астына сукты да инде, рәхмәт төшкересе. Бер үк вакытта аптырап һәм уңайсызланып калды Ахунжанов. Алла сакласын, итәгеңне җиңеңне жыебрак йөрмәсән, нәкъ әнә шундый яхшы яклары белән аулап каюлары бар монда! Тизрәк... ничек тә тизрәк үзеннекеләрне үз яныңа — Баланлыга күчерү чарасын күр, Сәлим җаным! Ихлас күңелдән әйтәбез бу сүзне.
Бәлки, шулай яшертен серле өметләрне кушып үргәнгәдер, спектакль шәп килеп чыкты. Халык күп иде, клубка сыймаганнары, ишекне ачып, ишек төбеннән үрелә-үрелә карадылар, һәм шунда Ахунжанов* артистның башына келт итеп тагын бер фетнәле уй килеп төште «Зуррак клуб салдырырга да кирәк ләбаса әле». Мөршидәне моңарчы гел кибеттә, «баш төзәтә» кергән узгынчы ирләр арасында, тегеләрнең кыеклап әйткән тозсыз сүзләренә аты-юлы белән ун җавап кайтара торган һәм гомумән берәү алдында да әжәтле булып калмаучы бу чая, иранай хатынны шундый сөйкемле, мөлаем, ихлас гашыйк кыз ролендә күреп, бигрәк тә аның монлы, аһәңле җырларын ишетеп, авылдашлары башта аны танымый тордылар. Таныгач, авыз эчләреннән пышылдап
— Үзгәрсә дә үзгәрә алыр икән кеше, чын артист булып Казанга гына китәсе бар,—дип кунды беришесе. Икенчеләре, җорлыкларын кая куярга белмәгәнлектәнме, әллә инде көтәчәккә «баш төзәттерми» торган бу каты бәгырьле <кибетче-артист»ны берьюлы үстереп җибәрергә ашыкмаганлыктанмы, шулай ук авыз эчләреннән генә пышылдап, каршы төшеп маташтылар
— Казан дисең син, Казан ерак бит ул, бер китсә, аннары кайтып күренмәс тә Мөршидә апаң. Лучше давай, путевканы Минзәләгә яз; Минзәлә театрына гына китсен.
Чынлап та, нык үзгәргән, мөлаемланган, гадәтенә хилаф буларак, басынкыланган иде спектакльдәге Мөршндәбез. Ләкин бу үзгәрешнең ни сәбәптән туганлыгын берсе дә сизмәде Шул җөмләдән Ахунжанов та, берни дә сизмәгәнгә салышып, әйтә куйды соңыннан:
—• Сез бик күтәрдегез бүгенге спектакльне, Мөршидә. Күз тимәсен берүк.
— Тиясе ике күз тигән инде мина,—диде Мөршидә, сүзгә кесәгә кереп тормыйча. Ләкин моның җавап түгеллеген ул шундук абайлады, күңеле кузгалган минутлар, уеннан алган тәэсире дә суынмаган
МӘЛДАН
иде, зур эчке дулкынлану оелән, авам нчыячигап нам
гаять җитди итеп, өстәп куйды аннары: -
— Янымда сез булганга күрәдер, Ахунҗанов абый. Сез Хәлил була белмәсәгез, мин дә Галиябану була алмаган булыр идем.
Соңыннан игътибар итте Ахунжанов бу сүзләргә^ бусы инде пьесадан түгел, бусын ул Вәсвәсә чын-ихластан әйтте, әйтмичә кала алма- ганлыктан әйтте бугай. «Юк, юк... сузма артык, Сәлим иптәш,—дип үзе белән үзе өзеп сөйләшеп куйды председатель, — тап уртак тел, китер үз ояңны. Китер!»
Тагын кайтты, тагын сүз башлады
Чыгасы тирес тә чыкты, кыр эшләре дә түгәрәкләнде, Шайтан тавыннан эре-эре ташлар да актарыла башлады, спектакль дә ярыйсы үтте, ә шулай да... шулай да Ахунҗановның күңеле урынына утырып җитми. Нәрсәдер юк һәм бу юклык көннән-көн үзен ныграк сиздерә бара иде. Бактың исә, һич тә баш җитмәслек нәрсә түгел: янында гаиләсе юк, балалар чыр-чуы юк, кайтып кергәч «әти!» дип итәккә ташланучы, аяк арасыннан үтеп йөрүче чәчбиләр юк, күңел әледән-әле шуларны юксына икән! Югыйсә, ике көннең берендә телефон шалтыратып, хәлләрен белешеп тора, ләкин нәрсә ул телефон? Ул сиңа, бер канат астына җыелып, чүкердәшеп яшәүне алыштырамыни?
Җитмәсә тагы, монда Мөршидә атлы теге гөнаһ шомлыгы очраш- тыргалап тора. Бигрәк тә беркөнге спектакльдә ул Галияне, Ахунжанов Хәлилне уйнаганнан соң үтә әрсезләнеп китте. Узганда-барганда очраса, ачык йөзе белән балкып әллә кайдан исәнләшә, Сәлим дигән исемне гүяки бөтенләй онытты, Хәлил! Хәлил абый! дип кенә эндәшә, үзенең иреннәре арасында һәрвакыт шук елмаю булыр, гүяки әйтә шул ук елмаюы аша: «Нишләп болай күзгә-башка чалынмыйсың син, Хәлил абый җаным, бер тирәдә торып?»
Кыскасы, алла үзе сакласын, хагы да, нахагы да уйламаганда килеп чыгуы бар. Әлбәттә, Ахунҗановка билбауны кысып, итәкне- җиңне җыеп, сүзгә урын калдырудан сакланып йөрергә туры килә.
Бер нәрсә ачык: сүзгә-шиккә урын калдырмас өчен гаиләне китерергә, ояны бергә тупларга кирәк. Бу яктан иманы камил Ахунҗановның. Ләкин бүген, иртәгә генә моны ничек башкармак кирәк. Андрей дәдәйләр аны гаиләсе белән кертергә риза түгелләр. Килеп, рәтләп эш күрсәтмәс борын үзеңә аерым дворец салдыру турында хыяллану оят булыр иде. Дөрес, тирә-юньдә андый председательләр дә күренгәли, колхозны ныгытудан элек үзләрен, үз ояларын ныгыталар. Ахунҗанов-ның андыйларны күргәне дә, ишеткәне дә бар, ләкин үзе алай эшләргә теләми һәм хәзергә җае да күренеп тормый иде. Ә ояны бер урынга тупларга, балаларны канат астына алырга, һичшиксез, кирәк. Аптырагач, бер көнне ул бу турыда партком секретаре Хәкимовка сүз ачты. (Гомумән, үзеннән берничә яшькә генә олы Хәкимовтан ул бер серен дә яшерми иде.)
Тәлгать Хәкимов җаваплы эштәге һәм сакалы биленә җитмәгән кеше өчен аерым торуның хәтәр якларын, Ахунҗановның үзенә караганда да, яхшырак белә икән. Ахунҗановның «бергә оешасы иде!» дигән идеясен бер искәрмәсез күтәреп алды. Бергәләп «кайда кунакларга?» дигән мәсьәләне кайгырта башладылар.
— Таптым барып та чыга, бәреп тә ега,—дип, балаларча кычкырып җибәрде Тәлгать, бераз баш кашып торганнан соң. Чынлап та,
хәзинә ттякла малай кеоек, авызы жырылган иде аның,— аит эле берүк, ник кирәк мина партком дигән булып, бер үземә бер өй биләп утырырга. Җитмәсә әле, куш өй. Вывескасы шәп, янәсе, приемный. Фактически алып карасак, бер сейф та берничә подшивка. Шуларга теркәлеп Хәкимов агаен үзе утыра түшен киереп. Утырырга чират житсә, әлбәттә. Барысын да и шунда бер очтан Тәлгатен дә төйибез дә ♦ бер машинага, правление йортының бер почмагына китереп куябыз. Сыярбыз бит икәү бер түбә астына? Ә хәзергә партком йортын бик әйбәтләп синең семьяна квартир итеп майлыйбыз. Идеяме бу? Каршы килеп кара бу идеягә.
Алты почмаклы, янында берничә торык каралты-курасы да булган ♦ партком йортын Ахунжанов, әлбәттә, белә, ул йортта берничә тапхыр я жыелышта, бюро утырышларында да булганы бар. Керәшен очы белән = татар ягын бүлеп торган тыкрыкка түре белән салынган бу алты поч- « маклы йорт карар күзгә матур, төзек, хәтта байларча диярлек. Ләкин * бу тыштан караганда гына шулай, даими яшәүче күз-колак булмаган- х лыктан, йортның нигез яклары, тәрәзә рамнары муртайган, ныклап s бер карамыйча, кышка каршы аңа бала-чага белән керү мөмкин түгел иде. Шул ук вакытта, капиталь ремонт кузгатырлык жимерек жире дә е юк һәм алай олыдан кубып торырга вакыт та сыйдырмаячак иде. Булганыңа мен шөкер итеп, шундук эшкә тотындылар. Парткомның бар күк хуҗалыгын, кәгазь мөлкәтен һәм янмый торган шкафын машинага төяп, идарә йортының бер бүлмәсенә китерделәр, бушап калган тыкрык буй йортның тишек-тошыкларын ямарга ике балта остасы кушылды. Бер уңайдан Ахунжанов йорт артындагы ике торык амбарга да күз салып куйды. Бусы да артык түгел, гаиләсен күчерә калса, алар белән берлектә, әлбәттә, вак-төяк терлек-туар да күчәчәк. Шуларны ябу өчен менә дигән жылы почмак әзер дигән сүз. Ләкин якынрак барып карагач, амбар дигәнебез хужалы булып чыкты, аның ишегенә эт башы хәтле йозак эленгән иде. Сораша торгач тагын шул ачыкланды: амбарны шул тирә авылларга хезмәт күрсәтүче киномеханик биләп алган, анда аның бензин мичкәсе, яраксыз ленталары, тимер-томырлары саклана, имеш. Бер кузгалганда бу мәсьәләне дә хәл итәргә уйлап, Ахунжанов киномеханикны идарәгә чакыртты. Кино челтәрендә эшләүче буларак, үзен бары тнк райүзәккә генә буйсынучы, мондагылар белән алыш биреше шул чаклы гына дип исәпләп йөрүче яшь кенә чибәр егет Әхсәнов үзен шулай ук «урындагы кеше»гә санап йөри, үзе яшь булса да һавалы кеше, идарә йортының бусагасыннан башны бик югары тотып атлап керде.
— Пик чакырттыгыз? Минем ни кирәгем бар сезгә5 — диде ул. сәлам биреп торуны да кирәк тапмыйча. Вакытлы-вакытсыз борчып йөрткәннәре «чен үртәлеп, өйнең почмагына карап кына сөйләшүенә караганда, янын бу соравын: «Сезнен мина ни кирәгегез бар5 Мин турылан-ту ры районга буйсына торган кеше!» дип аңларга да мөмкин иде. Ахунжанов сөйләшүнең шома узмаячагын шундук чамалап алды, л >кнн юк мыегын кабартырга ашыкмады:
— Утырыгыз, танышыйк, мнн шушы «Алсу алан» колхозының председателе булам.—дип. чак кына ирония кыстырып, сүз башлады. Әхсәнов баскан урынында таптанып кала бирде, утырмады Болай Йомшак сөйләшү белән генә эш барып чыгардай күренмәгәч, Ахунжанов рәсми тонга күчеп һәм шактый кырыс рәвештә дәвам итте.
— Анда, тыкрык буендагы н тртның, элекке партком йортының, амбарын бикләп алгансыз икән, аны ачарга туры килер, иптәш Әхсәнов.
Тик шуннан соң гына муенын борды Әхсәнов. Ахунжановка турырак карап куярга мәҗбүр булды.
МӘЙДАН
— анда минем материальный склад,1— диде^*”-чрн luyigy оер ике сүз белән араны өзәргә теләгәндәй.
Ләкин Ахунжанов, әйткәнен эшләмичә торып, араны өзә торган кеше түгел, жае чыкканда моны бу «яшь әтәч»кә дә белдереп калу зыян итмәс, дигән карашка килде.
— Бензин мичкәңне кую өчен икенче урын табарбыз, ә амбар миңа кирәк булачак,—диде Ахунжанов, тавышын яхшы ук күтәрә төшеп. Бу _аның монда килеп эшли башлавыннан бирле беренче мәртәбә шулай «кабыргасы белән куеп» сөйләшүе иде. Хәлбуки, кешесенә күрә болай сөйләшү дә ярый икән, Әхсәнов шуннан соң йомшый төшеп, ләкин, складын икенче урынга күчерергә бик үк риза түгеллеген сырты белән үк сиздерергә тырышкандай, сүзсез генә чыгып китте.
Ул көнне үк түгел, аның иртәгесендә дә түгел, әлеге теге ике балта остасы өйнең карыйсы жирләрен карап, тәрәзәләрен, нигезләрен ныгытып бетергәч, үзе керәчәк бу «сипләнгән дворецтан» бик тә канәгать калып һәм, инде Хәдичә үзсүзлене күчәргә күндерә алачагына һич шик тотмыйча, яңадан Мәргәитауга кайтып китте Ахунжанов. Ләкин эш ул уйлаганча ансат кына килеп чыкмады.
Болай үзе бөтенесе — инәй карчык та, балалар да, тавык-чебешләр дә урыннарында иделәр, тик Хәдичәне генә, әйтерсең, алыштырып куйганнар: ул телен йоткандай сүзсез, эндәшкәндә дә гадәттәгечә күзләре белән эретеп түгел, ничектер читкә яки аска карабрак эндәшә, анда да турыдан-туры иренең үзенә сүз катудан бигрәк, балаларның я берсенә, я икенчесенә эндәшкән атлы булып, рикошет аркылы кыек атып, туры тидерергә маташа иде. Теге вакытта, кичне көтмичә, чолан ишеге артына тартып алып, бер «пәп» итү йомшартып жибәргән иде, бу юлы да шундыйрак бер «финт» ясамакчы булып карады Ахунжанов, ләкин файдасы тимәде. Якын килә башлау белән:
— Кыланган булмасана, монда әллә... Баланлы хөррияте дип беләсеңме? Почмак саен кулыңа ирек биреп йөрергә,— дип, тыпырчынып, читкә тайпылды Хәдичә. Тикмә түгел, ахры, монда кояш кире яктан чыккан, әллә, бет ачуын туннан алып, бөтенләй чыгарга ук онытканмы? Шулай да зур сүзне бу ыгы-зыгы арасында, балалар колагы төбендә башларга ашыкмады Ахунжанов, кичкә калдырырга булды. Әйтсә дә, олыдан кубып түгел, балалар белән сөйләшкән атлы булып:
— Сезнең анда дус малайлар мондагыдан күбрәк булачак, шуны белегез, Наилне кайчан алып киләсең, дип артымнан кычкырып калдылар. Барабызмы соң? — кебек сүзләр белән, нәрсәгә дип кайтуының очын-чачагын шулай да гел сиздерә торды.
Хәдичә исә мондый сүзләргә колак та салмаган кебек үз эше белән йөри бирә иде. Болай «балалар белән сөйләшү» генә йогынты ясамагач, Сәлим-аптыраган үрдәк хатыны белән турыдан-туры сөйләшергә булып:
Кара әле, хатын-жаный, өс-баш та каралды, тән дә кычыта, кайткаи-каиткан, мунча кереп китәсе иде бит,—дип сүз кушып карады. Бусы балаларга әйтелгән сүз түгел, Хәдичә моны әйтмичә үк чамаларга тиеш иде, югыйсә. Ләкин ул бу сүзгә дә ләм-мим жавап кайтармады, ишетмәгәнгә салышып, үз эше белән йөри бирде Ә шулай да, тормыш күргән кеше бит, кунакның ул сүзләре инәй карчыкның колагына кереп калган булган икән, ир белән хатын арасына кысыл-маска тырышып, озак кына чыдап утырып та, килененең мунча ягарга ашыкмаганлыгын күргәч, карчыкның түземлеге җитмәде:
— Килен, Сәлимҗан мунча дигән ие шикелле. Утынын күтәреп илтеп ташлаучы булса, ягуын үзем дә карап ягар нем, атык кына дәрманым бар,—дип кысылып куйды. Ләкин көе киткән киленне бу «кысылу» да йомшарта алмады.
- ■ -ТЬД:- "I. J .1 II
диләр.
Сүзне артык куертучы булмады, күзе булган кешегә күренеп тора монда, чынлап та, кемнеңдер нәрсәседер җимерелгән иде булса кирәк шул. Ф
Шулай да вакыт ир белән хатын арасын бераз төзәткән иде, ахры. _ иртәгесен Хәдичә-килен таңнан торып мунчасын яккан — Әхтәм күр- 5 шеләрнең миче җимерелгән булса, Миңзариф күршеләрнеке җимерел- § мәгән икән! Гомумән, Хәдичә-килен иртәгесен яхшы ук ачык чырайлы 2 күренә, мичкә дә ягып җибәргән, табалар да кузгаткан — ахры, кунакка нәрсә булса да пешерергә исәбе бар. Балалар үзара талаша башла * са да, «Тавышланмагыз, әтиегез йоклый!» —дип кенә тора. Ир белән = хатын арасындагы хәлләрне белмәссең: төн үзе белән ияртеп хатын- - ның «җеннәрен» алып киткәнме, әллә Ахунжанов-председатсль үзе о шулай юк-бар җеннәрне куркытканмы?
Ләкин Хәдичә-килен шулай да әйтәсе сүзләрен әйтеп бетермәгән и булган икән — кияү коймагына бераз ашыга төшкәнбез. Чак кына = мәзәгрәк килеп чыга: иң аур сүзен ул, аулак урын дип булса кирәк. < мунчада әйтергә калдырган, яметп. *
— Өйлә, балалар алдында, энекәй карчык сеңдереп утырганда тешемне кысып әйтмичә чыдадым, монда адар юк, күземә карап әйт: менә бу нәрсә? Ничек алдатасын моны?
Хәдичә алачыкта эленеп калган жакет кесәсеннән дүрт почмаклап төрелгән хат алып кереп, Сәлимнең өстснә ыргытты.
— Чү, апаем, суга төшерә яздың бгг документны. Күзгә сабын кергән чак, җитмәсә,— дип сөйләнгәләп, эшне уен-көлкегә юрап бетерергә тырышты Сәлим. Шулай да хатны кулына алмыйча булдыра алмады. Ә анда язылганнарны \ен көлке белән генә күмеп калдырырлык түгел: имзасы күрсәтелмәгән, кем кулы икәнлеге билгеле булмаган ул хатта Сәлим өстенә юып кына бетерә алмаслык бер кочак пычрак ташланган иде: янәсе, Сәлим Ахунҗаноә Баланлыга килү белән хатынын, балаларын оныткан, кайтса да күз буяр өчен генә айтып- килеп йөри. Янәсе, ише кушын тапты, монда, имеш, ярдән кайткан бер сөйрәлчекнең итәгенә ничек тагылырга белмичә чаба. Мөршидә атлы ул кибет күсесе турында безнең авылда:
Мөршндагә сүз әйтмәгез, сүз күтәрми Мөршид», Килгән берсе әйдә кунак, әрәм китми берсе дә— дип жыр да чыгарып бетерделәр, ник ул хатынсыз килгән прспдә- телне генә читтә калдырсын. Эчендә җаны булган ир хатыны, ник ул фәрештә затыннан булмый, бу .«йткәпнәрдән нн дә булса аңлар һәм ул азгын ирен тезгенләп алыр, дип ышанабыз.
Хатта әнә шундый сүзләр язылган иде, укыгач, акланырга тырышудан бигрәк, ачуы чыкты Ахунжановнын: бар бит әле дөньяда кеше арасың бозарга йөрүче кабахәт адәмнәр! Дөньяда бардыр да бартыр инде ул, күптер, кара әле, хәтта Баланлыда да бар икән андый бәдбәхетләр. Димәк, нтәкне-җиңне җыеп йөрергә кирәк! Аннары тагы хатыны Хәдичәгә дә бераз кәефе кырылды: акыллы хатын, мичә ел бергә торалар, дүрт балалары бар, бер берсенең акылын фигылен белдек, дип йөриләр иде. Юк икән, белеп үк бетермәгәннәр икән. Кара әле' кичәдән бирле шул «гтүчтәх» өчен тәртәгә тибеп йөргән булуын!
Ләкин, ничек кенә игътибарсыз калдырырга тырышмасыннар, арадан салкын жил исеп узды, иренең Баланлыга күчәргә дигән тәкъдименә хәзер ачык кына бер җавап та бирмәде Хәдичә. «Юк әле. чапмыйчарак торсын. Хәдичә апаң кирәк икән, бер д» кайтырсың, ике дә кайтырсың. Көнчелектән бик алай сыгылып төште дип уйлама» дип. кирелек сукалады ул күңеленнән. Дөресен генә әйткәндә, икесен дә аптырашта калдырган читен күрешү булды бу.
Ире китте, хатыны калды. Тагын калды...
Живабы табылмаган бәйләнчек сораулары, икеләнүләре, шөбһәләре, юкны-барны күз алдына китерүләре, әйтелмәгән үпкәләре, кеше сүзе кергәннән бирле аеруча котырып кузгалган сөю-көнләшү хисләре һәм йокысыз өннәре белән торып калды. Көндез ул хәтле кыен да түгел, балалар ыгы зыгысы бел-*н, эш белән ничектер үтә, бигрәк тә кичен, йокларга яткач, өйдә ут сүнгәч, балалар шау-шуы басылгач башлана эчке борчылуы. Ничектер бөтенесе берьюлы — бергә үткәргән бәхетле еллар, шатлыклар һәм булып узган борчулар, Сәлиме укырга киткәч аны сагынып торулары, хат язышулары, сагынулары һәм кавышу сөенечләре югчектео бөтенесе-бөтенесе искә төшә... Азмыни бергә үтелгән гпмер, азмыни шатлыклы якты көннәр булган, аннары тагын гомер булга I гел генә якты көннәрдән генә дә тормагандыр? Шул ук вакытта, күңелд ге шикне гел яңартып торучы әлеге каһәр төшкән хат кисәге дә анда саклана, аны борчый, аны төрлечә уйланырга мәҗбүр итә иде...
Кыокасы, Хәдичә өчен берсе дә, бервакытта да болай авыр, болай билгесез, болай йөдәткеч булганы юк иде. Бер яктан, аны өзлексез эчке шик кимерә: «Утсыз төтен булмый. Юк сүз кеше теленә кермәс!» дип, күңеленнән үзенә-үзе тәкърарлый һәм шунда ук кемдер — әлегә аның өчен билгесез, ләкин кем булса да бик тә рәхимсез, ерткыч, кеше тормышын бозарга йөрүче, шул ук вакытта Хәдичәгә караганда, әлбәттә, чибәррәк, чаярак булган шул икенче берәү — Хәдичәнең кулыннан көпә-көндез аның Сәлимен тартып алырга җыенадыр төсле. Икенче яктан, бичара хатын үзенең тискәрелеген җиңә алмаудан өзгәләнә: кайтты лабаса аның Сәлиме, әйтте ләбаса! «Берьюлы барысы да коеп куйган булмас, читенлекләр булыр, әмма минем өчен иң читене: сездән башка яшәү. Борын төртергә урын әзерләдем, өскә кар-янгыр явып торасы түгел, җыеныгыз, төйим дә алып китәм!» диде. Шуннан да ачык, шуннан да эчкерсез итеп тагын ничек әйтергә мөмкин? Алай- болай шикле эше булса, семьясын күчерергә шулай атлыгып торыр идемени соң? Ә менә Хәдичә-тиле ачык җавап бирмәде, риза дип тә, риза түгел, дип тә әйтмәде, эчке шөбһәләрен җиңә алмады, калды. Бактың исә, ялкынсыз утта янар өчен калган икән.
Шундый каршылыклы уйлар, уяулы-йокылы саташулар белән бимазаланып чыккан тынгысыз бер төннең иртәгесен ул, үзенә союзник- лар табарга тырышкандай, иң элек каенанасы Мәгъмүрә карчыкка сүз катты:
— Сәлим синең белән дә сөйләшкәндер, энекәй, сөйләшмичә булмас,—дип, карчыкны үз ягынарак аударырга тырышкандай, җайлап кына башлады сүзне,— үзе ныклап эшләп китмәгән, эшләп китә алырмы, юкмы, янәсе, без кышка каршы, чегән кебек, белмәгән-күрмә- гән җиргә төялеп китәргә тиеш. Тәпигә киткән-китмәгән бер кочак бала белән. Мин риза булмагач, үпкәләп китте. Үзең уйлап кара, энекәй җаным, синең белән мин чиләнергә тиеш булачакбыз бит күчә'калсак. Ир кешегә аңа нәрсә? Керсә — Зар, чыкса — юк.
““ Сәлимҗанга да үпкәләп булмый, килен,— дип, бусы килененә караганда да йомшаграк, хәйләкәррәк рәвештә башлап китте —эше шунда булгач, тормышын да шунда корасы килә торгандыр. Карага катып, гел генә кеше бусагасында йөри алмас шул. Инде килеп мин карчыкка эш терәлә калса, Сәлимҗанның үзенә дә әйттем, сиңа да әйтүем шушы булсын, килен: картаймыш көнемдә яшьләр тәгәрмәченә күсәк булып тагылып йөрисем килми. Миңа карамагыз, үз җаегызны
үзегез —.-^гго-т™ .mj.iuu и.... Illll4. ■■!■■...
нигезем -'Тяса, чәйгә сөтен савып алырлык бер кәҗә калдырсагыз, шул бик житкәя. Әллә ни ерак ара түгел Баланлы, кайта-килә йөрерсез. Бөтенләй ялгыз калдырмыйк, дип әйтсәгез, мәптегендә укуы да бар, бәлки, яна шәпкә иптәшкә Наилне калдырып торырсыз.
Кара гына әле бу тешсез әбине. Тотты да хәл итеп куйды бит —һәм ♦ һич тә катлауландырып тормыйча. Хәлбуки, Хәдичә аңарга, ирнен үзен = монда кайтарту юлында союзник булмасмы, дигән караштан чыгыбрак $ мөрәжәгать иткән иде. Иренә ачык кына җавап бирмичә үпкәләтеп | җибәрүе өчен ул әле һаман борчыла һәм, әгәр әни карчык та килене s җырын җырлабрак торса, Хәдичәгә ничектер җиңелрәк булыр кебек Ф тоела иде. Ул чагында вөҗданны тынычландыра төшәргә мөмкин: янә- а се, мин генә түгел, Сәлим җаным, дәррәү алай күчеп китүне әнә энекәй = дә өнәп бетерми. g
Бер үк вакытта бу —әнкәй карчыкның кылын тартып карау да * иде. Күрәсез, ул бу мәсьәләне, килене Хәдичәгә караганда да, айныграк х һәм тормышчарак хәл итеп куйды: эше кайда нетленен — тормышы х шунда. Димәк, күчә калсалар, әнкәй карчык ягыннан бернинди дә кар- £ шылык булмаячак! $
Бер котыптан пкепче котыпка: әле балалар бар, алар менә ничек карарлар икән? Киңәш итеп түгел, шаяртып сөйләшкәндәй итеп башлады әниләре, иң элек олырагы Наилдән башлады:
— Менә без әтиең эшли торган Балаилыга күчеп китсәк, кара аны, Наил, гел уенга акаеп, дәресеңне онытып бетермә, мин укытучы Хәнифе апаңа әйтеп калдырам, кирәк тапса, колагыңны борыр, кычкырасы булма.
— Китәбезмени? Кайчан китәбез? — дип, анлар-анламас канатланып куйды анысы.
Ходавәндә! Бу тәтелдегенә чаклы әтисе союзнигы булып, «китәбез'» дип чатылдап тора. Ә бит әнисенең малайны юри ген» сынап каравы иде.
— Китсәк тә, бүген -иртәгә гена түгел, арбага сикереп менәргә торма.
— Арба белән түгел, машина белән апкнт» безне әти. әллә белми дип беләсеңме?
Әтиләре, белдекле баш, кайда мина куеп китәрг» икәнен белгән, малайларны җилкендереп өлгергән икән. Моннан Хәдичә үзе өчен янә бер тынычландыргыч нәтиҗә ясады: димәк, «күчерәм» дигән сүзие аның белән генә сөйләшмәгән, балалар белән дә сөйләшкән, әнкәй карчыкның да күңеленә салган, күз буяр өчен генә әйткән сүзе булса, аларны да җилкендермәс иде. Әйе. айе, әлеге теге эш, имзасыз хатта язылган җирәнгеч сүзләр хак сүз булсалар, Сәлим юләр түгел, аларны үзе янына күчерергә бик алай ашкынып тормас иде, юк, тормас иде. Буш сүзләр ул, дошман гайбәтедер.
Балаларның кечерәкләре белән дә сөйләтеп торуны кирәк дип тапмады Хәдичә. Әбекәй карчыктан бүтәннәре бөтепесе әтиләре янына китеп, «прсидәтел балалары» булырга атлыгып торалар иде. Дөресем әйткәндә, Хәдичә үзе дә «прсидәтел хатыны» булудан бик куркып тормый, дөрес, колхоз эшендә эшләгән кеше, әле дә эш.тп алырлык, колхоз эше кайда да бер, кирәк булса, «Алсу алан»да да эшләр — болары турында ике дә уйламый. Тик менә теге сабын күбегенә буялып чыккан хат кына аның башын бутап ташлаган. Шул хат аркасында бит, сөйләшергә дип кайткан Сәлимен» «барабыэ!» дип ачык жанап бирмичә, аны үпкәләтеп жпбэрде.
Эшнең әлегә хәл ителеп беткәне юк. Наилнең мәктәбенә барып, укытучысы белән сөйләшеп карарга булды һич югы, ул союзник бул-
укуына зарар килер, дип чәчрәп чыкмасмы. ..
Әгәр малайнын укытучы апасы бу эшне бик өнәп бетермәсә яки әбисе белән генә калган укучысының өлгерешенә ышанычы какшабрак торса, бу хәл Хәдичәнең иренә ачык җавап бирмичә җибәрүен азмы- күпме аклау өчен бер сәбәп булыр иде' янәсе, син шулай дип әйтәсең әйтүен дә, Сәлим җаным, беренче ел мәктәп бусагасын атлап кергән улыбызны сәлперәйгән әбисенә калдырып китеп, укудан ничек барышын күзәтеп тормасак, шәп булып чыкмас бит!
Ләкин Наилнең укытучысы, мәсьәләне игътибар белән тыңлап, бераз уйланып торганнан соң, икеләнергә урын калдырмаслык итеп, өзеп әйтте:
— Наил минем иң яхшы укучыларымнан берсе, мин аның җитәкләмичә дә бара алачагына ышанам, классымның ышанычы булган укучымны ансат кына биреп җибәрү минем үзем өчен дә авыр, < диде. Аннары, Хәдичәнең эчендә кайнаган каршылыклы уйларын белгән кебек, көлемсерәп беравык карап торды да өстәде: —Ә сез, Хәдичә ханым, хафаланмагыз, ирегез чакыра икән — җыеныгыз да китегез, энәсе кайда — җебе шунда.
Җыеныгыз да китегез, имеш. Әйтергә генә ансат. Берничә көн элек яки, һич югы, кичә, әтиләре киткәнче ишеткән булса иде ул бу киңәшне... Энә белән җеп турындагы бу ансат киңәшне.
Җыенырга, төенчекләрне төйни башларга кирәк икәнлегенә хәзер инде ул үзе дә ышанды. Хәер, ул аның шулай булачак икәнлегенә, шулай тиешлегенә элек тә, хәтта ире Сәлим кайтып сүз башлаганчы ук ышанган иде. Шик юк, берең мәшрикъта, берең мәгъриптә торып семьяны төзек хәлдә саклап булмаячак. Әлбәттә, энә кайда — җебе шунда.
Ләкин Хәдичә энә артыннан сузылып йөри торган җеп кенә түгел, ул — кеше. Кеше буларак, аның үзенең эчке каршылыклары баш күтәрә, ул торып-торып уйланып кала иде. Беренчедән, кичә тәмле теле белән чакырып торган иренә ачык кына җавап бирмәде, сырт йонын кабарткан булды, ә бүген, имеш, аның артыннан, «Барам! Барам! Капкаңны ач!» — дип, кычкыра-кычкыра чыгып йөгер. Килештерми Хәдичә моны, ничектер, балаларчарак чыккан кебек тоя иде.
Икенчедән — аны тагын да ныграк уйландырып калдырганы: тукта әле, көнчелеге кузгалганнан шулай кылана башлады түгелме соң ул? Шушы уй, килеп-килеп, аның күңелен өтеп ала, ләкин Хәдичә моны кабул итәргә теләми, моны кабул итү дигән сүз — имзасын ачык куярга батырлыгы җитмәгән куркак бер бәндәнең сүзенә карап, ничәмә- ничә ел бергә торган иреңә, балаларыңның әтисенә карата шик тоту булыр иде. Юк, шикләнми, шикләнергә дә теләми Хәдичә. Аның Сәлиме ул, бары тик аныкы гына, шикләр — барысы да кибәк, менә җил чыгар да очыртып алып китәр.
Ләкин шунда ук, «Нишләп ачык авыз булып торам соң әле мин? Кичә үзенә үк ияреп китәсем калган икән! Дөньяныкын бе-мәссең!» —• дигән уй да килеп, аны тагын эчтән әкрен генә кимерә башлый иде. Чынлап та, кем белеп бетергән кеше табигатенең эчке «карурманнарын». Яратуы, ихлас күңеллелеге белән бергә үк, бәлки, акылы белән кире кагарга тырышуына да карамастан, көнчелеге дә кузгалып-кузга- лып куядыр — кешене соң моның өчен гаеп итеп буламыни!
Җыенырга, китәргә кирәк — бу чаклысын Хәдичә инде үзенә үзе хәл итеп куйды. Ләкин ничек һәм кайчан? Сәлименең тагын бер кайтып, баш орып, ялынуын көтәргәме? Әллә, кеше сүзләренә, эчтә кузгалган шикләргә, ялган горурлыкка — барысына да, барысына да төкерергә дә, иртәгә үк җыенып юлга чыгаргамы?
Тукта, бәйрәмгә үзе кайтыр, кайтмый булмас, дип көтте Хәдичә. Ләкин Ахунжанов, телефон шалтыратып, хәлләрен белү, тәбрикләү белән чикләнде. Хатыны бик төпченә башлагач шулай да әйтмичә бул- ф дыра алмады: бәйрәм уңае белән колхозның сузылып калган «кой- = рыкларын» җыештыргалау өчен удар вахтага бастык, «кешеләрне < күтәреп тә, үзем хатыным янында ятып калсам килешмәс, шунда бергә | булырга кирәк» диде өзеп. Аның болай өзеп сөйләшүе дә. кайтмый г калуы да хатынның төрлечәрәк уйлауларын тагын да куерта калдырды. Болай да соң дәрәжәдә өзгәләнеп, төрлесен уйлап йөргән Хәдичә _ өчен бусы моның «курыкканга куш» булып чыкты. Сәлименә, әлбәттә. ~ ул ышана, эшкә бер бирелеп китсә дөньясын оныта торган кеше, 3 бүген генә күрмәгән, шулай да... Менә монда Мәргәнтауда оныта һәм = онытыла алмый торган Хәдичәсе утырып калды лабаса. Җитмәсә тагын, ул алмага кайтканда киреләнеп калуы өчен дә үзен битәрләп * туймый. Шул ук вакытта, ничаклы үзен тыныч тотам дисә дә, вакыт н вакыт күңеленә әллә ниткән уйлар да килә, хәерсез... Бирелеп китүнең < нинди генә төрләре булмас, иргә ышанма, Иделгә таянма, дигәннәр борынгылар. Аннары тагын күңелнең тынычлыгын алган әлеге теге имзасыз хат та әле һаман аның кесәсендә таушалып йөри иде.
«Бәй, ник соң әле болай, кирәк-кирәкмәсне уйлап, үземне бетерәм. Тотарга да искәрмәстән генә барып төшәргә үзенә. Баланлы авылы качкан җирдәмени!» дигән карарга килде ул, ниһаять, һәм бердән җиңеләеп, тынычланып калгандай булды. Чынлап та, берни дә уйлап тормаска, тотарга да барырга. Мондагыларга да күп шауламыйча, андагыларны да куркытмыйча, барырга да эшнең торышы белән таны-шырга, барып төшәчәк урынны үз күзләрең белән күрергә...
Әлбәттә, горурлыгы да кузгалып куйгалый иде: «Ирен күзәтә килгән, димәсләрме? Өйдәгеләргә нәрсә дип аңлатырга?» «Тукта, барып, әтиегезнең кыланышын күреп кайтыйм әле», дип булмый нч инде. Әтиләрен бүген генә күргән балалар түгел, берсе үкчәсенә икенчесе басып үсеп килүче ул чыр-чуларны муенына атландырып йөртүдән башка нинди кыланышы бар соң аның?
Уйлана торгач, хәер, кызыклы гына бер сылтау да уйлап тапты. Үзе өчен түгел, балаларны юмалау һәм әледән-әле, «Сөт катык ярата ие, бармы икән анда сепарат аермаган сөттән без оета торган тәмле катык? Аптырап тормыймы нкән Сәлнмем-балам?» дип авыз эченнән сөйләнгәләп куя торган каенанасын ышандыру өчен. Хәер, үзе өчен дә ярый — һәрхәлдә, сынын килгән дип әйтергә урын калдырмаячак. Кичтән китәсе, иртән — кеше аякка басканчы барып җитәсе. Шулай уйлады да:
— Әтиегез чынлап та сөткә катыкка аптырап тормыймы нкән анда? Әтиегезгә сыерны илтеп килергә булдым әле мин,— днп хәбәр салды ул бер көнне. Сыер артыннан сөт-катыксыз тора алмаган балаларның да әкренләп тезеләчәген уйлап эченнән генә елмаеп та куйды үзе. Бу сүзне Мәгъмүрә карчык та хуплады тормыш күргән карчык моның хәзергә балаларны юату өчем уйлап чыгарылган бер сүз генә икәнлеген, килененең, сыерны илтә барудан да бигрәк, ире янына үзен илтә баруы икәнлекне, сыер артыннан ук килененең үзенең дә. балаларның да, кыр казлары кебек, шул якка таба тезелеп китәчәкләрен, эчке моңсулану аша булса да, әлбәттә, төшенә иде ул.
— Шулай шул, килен, үз өе түгел, сыерсыз ул анда нишләсен,— дигән булды, килененең ниятен куәтләп. Беравыктан, бу юлы инде гаять җитди итеп өстәде: — Бер уңайдан тормышын,—сезгә йорт әзерләдем дигән не, шул йортны да күреп кайтырсың. Хатын кыз күзе ир
4. «и. у.» м ?. 49
тгүрмаганне күр*. ПИШ.ПО ««t --------------------------- - j
масын. , _
Ә хәйләне-серне белмәс балалар нишләргә белмәгәндәй сикерек- ләргә тотындылар.
— Инәй, мине дә алып бар әти авылына,—дип тыпырдады уртанчысы.
— Сыер өстенә атландырыпмы? — дип көлде олысы, әнисе өчен җавап биреп. Болан барып чыкмаслыкны төшенеп алгач, уртанчысы һәм анарга ияреп кечерәкләре:
— Алайса, әтинең үзен монда апкайт,— дип бәйләнә башладылар.
— Бәй. котырмагызчы юк сүзләрегез белән,—дип, карт әби балаларның бөтенесен берьюлы кырт кисте,—әтиегез анда уйнап йөридер не, ди. Сезне ничек итәгенә төяп апкитәргә белми йөргәндә, сез әтиегезнең үзен мунчаклап монда кайтармакчы, акылыгыз алтын икән.
Бу — «улларым, сезгә әйтәм, киленем, син тыңла!» дигән сүзе дә иде Мәгъмүрә карчыкның. Хәдичә килен моны, бер үк вакытта, моңарчы аерым торганнары өчен каенанасының шелтәсе итеп тә, шул аерымлыкны бетерү юлында, хәтта сыер житәкләп булса да, сәфәр чыгу алдыннан биргән фатихасы дип тә кабул итте.
Шулай да көне-сәгате белән генә чыгып китә алмады Хәдичә. Бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә әле кар, әле карлы яңгыр явып, аяк астын нык кына изрәткән иде, юлны туңдырганны яки, тагы да шәбрәк, аяк астына йомшак кырпак төшкәнне көтте. Шул ук вакытта эченнән, «Тукта, искәрмәгәндә генә үзе кайтып төшмәсме?» — дип тә көтә иде. Ләкин бу соңгысы ул көткәнчә килеп чыкмады, ахрысы, тегендә, чынлап та, уңга-сулга карамыйча «койрыклар»ны җыялар иде булса кирәк.
Аяк астын туңдыруны, кырпак төшүне көтеп торганда, ноябрь урталарында, һич күренмәгән хәл, кинәт аязып, жылытып җибәрде. Аяк асты сурыкты, юллар ипләнде, кичләрен коры салкын төшә, төннәре чалт аяз, җитмәсә, ай урталары торганлыктан, юлдан энә табарлык якты иде.
Әнә шундый ай яктысы төшкән, коры һавалы кичләрнең берсендә, кеше-кара күзе басылгач, төнгә каршы, безнең Хәдичә киленебез сыерны алып Баланлыга сәфәр чыкты. Сөйләнәсе сүз өйдә чакта ук сөйләнеп беткән, берсенә дә капка төбенә чыгып, кеше күзенә күренеп йөрү рөхсәт ителмәде. Кече капка тын гына ачылды, тик сыер-ялкау гына төнгә каршы үзен болан бимазалап йөртүләренә аптырагандай, атлар- атламас тартылгалап карады. Әмма Хәдичәнең кулы нык (сыерны гына түгел, ни чЭя Сәлимне дә тота белә торган кул!), биле буылган, аягында нәрсә булса — шуңа әзер торучы кирза итекләр (тракторда эшләгән чагыннан калган!), җитмәсә тагын, бер кулында ихтимал булган бәлаләрне сугып егарлык сыек чыбык иде. Эшнең уен түгел икәнлеген һәм, бигрәк тә, хуҗа хатынның кулындагы сыек чыбыкны сизеп, хайван да, бер юлга чыккач, тартылу-кирелән\нең файдасыз икәнлеген төшенеп булса кирәк, тәүфыйклы сыерларча җай гына атлап бара башлады. Айлы төн, игеннәрдән бушаган такыр кыр юлы әллә кайдан әллә найларгача ялтырап ята, һава салкынча, коры һәм саф, сыер җитәкләп бару өчен генә яралган төн диярсең. Кайтасы кеше кайтып, китәсе китеп беткән, кеше-мазар очрап, кызыксынып сорашучы булмады, кыскасы, хәзергә бернинди тайпылыш та юк, барысы да алдан корган план буенча бара, бигрәк тә сыерның, инде бу вакытсыз сәфәр белән тәмам килешеп, тезеп-тезеп кенә атлап баруы Хәдичәнең күңеленә үтә хуш килә иде. Шунлыктан булса кирәк, кинәт сыеры белән әңгәмә башлап җибәргәнлегем үзе дә сизми калды.
— Баруын барабыз инде, Наныкаем,—дип, яратып һәм хайванны назлап сүз башлады ул,— тик болай тилереп йөргәнебез өчен абые-
югыйсә. ...........................
Сыер мондый катлаулы хәлләрне колагына түгел, мөгезенә дә элми, бер жай алган килеш тагылып килә дә килә, ичмасам, койрык очын гына бер селкеп карасынчы. Хәер, сыерга аңа нәрсә, саламны- печәнне жәлләмәсәләр, салкыннан-жилдән ышыкланырдай берәр то- < рык абзарлары булса, сыерның жәннәте шул инде. Бераз тын баргач, - бу тынлыктан туеп, тагын сөйләшергә тотына Хәдичә.
— Юк, наныкай, син уйлый күрмә тагын,— дип башлый ул, барган g
ходка авыз эченнән генә мыгырданып,— янәсе, синең Хәдичә апаң. г нинди дә булса сөйрәлчектән көнләшә башлады да шунлыктан менә < син хайванны вакытсыз тинтерәтеп йөртә, дип. Шулай булмаган кайда, х ди. Минем Сәлимемне минем кулымнан тартып алырга кемнең дә бул- - са кодрәтеннән килер микән? Дөньяга тумаган әле андый адәм баласы и беләсең килсә, бел. ®
Төн тын. Йолдызлар чекерәешеп яналар. Шактый гына еракта, ун к кул якта — кайдадыр Бөгелмә юлында булса кирәк — фаралары белән s әллә кайдан тирә-юньне яктыртып автомашиналар узгалап китә, сыер J- да, аны житәкләп килүче Хәдичә дә жанлана төшәләр, Хәдичә кайчан ө дыр үзенең дә тракторда эшләгән чакларын искә төшерә. Төнге сменада эшләгәндә ул да менә трактор фарасы белән дөньяны шулай балкытып йөри иде... Хәер, ул чагында шул Сәлиме аның үз янында иде, күңелгә бернинди дә шик-шөбһәләр килми торган чак иде.
Әлбәттә, көлке бу телсез сыер белән сөйләшеп бару.
Болай төнгә каршы сыер өстерәп юлга чыгуы да көлке. Моның шулай икәнлеген белә Хәдичә. Шуны белә торып, үзенә үзе ачуы чыкканнан, үзен-үзе үчекләгәндәй юри сөйләшә. Ачу чыкмыйча соң! БолаЙ кузгалыр нияте барлыгын белгән булса яки шул хакта иренә нинди дә бер ишарә ясаган булса соң, болай азаплап йөртер идеме аны Сәлиме! Машина белән зырылдап килеп житәр иде. зырылдатып алып китәр иде. Әйтте бит, еландай телен чыгарып ялынды: «Минем ялгызыма гына читен анда, кеше яны — кеше яны ул. әйтердәй сүзеңне дә әйтми каласын кай чагында. Әйдә, бергә оешыйк», диде. Телен тешләде Хәдичәсе. Барам дип тә, бармыйм дип тә әйтмәде, кирелеге кузгалды. Күңелендә әлеге теге каһәр төшкән хат кара төен булып утыра иде. Хәер, ул кара төеннең әле хәзер дә югалганы юк. Гел шул төен котырта, гел шул төен болай тилертеп йөртә дә инде. Янәсе, искәрмәстән генә барып төшә дә бу, үз күзләре белән күреп, нәрсә чын. нәрсә ялган — шуны аныклап кайта һәм, шуннан чыгып, күк капусы берьюлы ачыла да китә. Әлбәттә, кызыксынып сорашучылар, көнчелеге куып китергән дип әйтүчеләр булыр. Хәтта торып торып, үзенә-үзе дә шулай әйткәләп куя ул: «Тиле бәрән син, Хәдичә жаиым, көнчелегеңнән шулай тилереп йөрүең бу. гөнаһысыз менә бу мәхлук хайванны тинтерәтеп. Оят түгелме? Дүрт балаң була торып. Ничә ел бергә гомер иткәа- нән сон! Сәлимеңнең акылынфигылен. синен өчен үлеп торуын белмә- сән икән!» һәм шундук тагын, үзен ничек тә акларга тырышып, үзе белән үзе һәм аннары, жавап кайтара белмәсә дә, янәшәдә жай гы <а атлап килүче сыеры белән сөйләшергә тотына:
— Барсак сон, әллә ят кешегә барабызмы? Үз абыебыз янына барабыз, әйе бит, наныкай? Әллә аның чәйне куе сөт салып эчәсе килми торгандыр дисенме? Өс-башы да катып беткәндер, без булмагач, шулай бит? Тыңлыйсыңмы сон син, әкәмәт? Барасың башыңны салып. Әллә инде арый да башладың? Менә барып җитик, ял итәрбез Мин дә арылым, жаным, болай төн пәрие булып йөрер иемме соң. шул тинте- рәткеч абыебыз булмаса...
Сонга таба бөтенесе туйдырды. Үзен үзе битәрләү дә. күзгә күренмәгән Сәлиме белән әрепләшү һәм, бер үк вакытта, аны тизрәк күрәсе
килү дә, сыер белән сөйләшү дә туйдырды, пичк кенә әйтсә дә сыер аягы —сыер аягы, ул синең күңелендә ташыган^уйларывда беләмени! Атлый бирә бер гамьсез. Күренеп тора: ахры, төн узганчы барып житеп булмастыр. Җитмәсә, төн урталары авышкач, һич көтмәгәндә төньяктан үзәкне өзә торган каты жил исә башлады, моңарчы сыерны өстерәп барган Хәдичәбез инде сыер жылысына үзе ышыкланырга мәжбүр...
Юк, башта корган планы барып чыкмады, юлда очраган кечкенә бер авылда туктарга булдылар, йоклаган йортларның берсен уятып, фатир кертүләрен сорау алдыннан тагын бер киртәгә кермәгән уйдырма уйлап чыгарырга туры килде Хәдичәгә:
— Көзлектән китеп югалган сыерымны табып алып кайтышым, зинһар, баш куеп ятарлык берәр почмагыгызны жәлләмәгез,—дип сорады ул, бу очракта инде бик тә тәмле теллегә әйләнеп. Шулай булмыйча соң! — «Югалган яки югалырга торган иремне эзләп барышым!» дисә, ышанмаулары мөмкин. Үзегез беләсез, әгәр чынлап торып югалса, андый ирне төн йокламыйча эзләп кенә табып буламы соң!
Кипде... Әллә бөтенләйгә? Әллә кунакка гына?
Бик үк шауламасалар да, шул бер-ике ай эчендә Ахунжанов турында озын телләр кайбер гайбәт сүзләре таратырга өлгергәннәр иде инде. Янәсе, хатыны белән аларнын борчагы пешми икән. Янәсе, бу анын семьясыннан кыякларга йөрүе, имеш. «Кыяклар, ник кыякламасын, кызларның базары чабата базары белән бер булып калгач!» Бигрәк тә керәшен очы белән татар очын бүлеп торган тыкрыктагы партком йортын бушатып, каратасы җирләрен каратып куйганнан соң да йортның әле һаман буш торуы төрле сүзләргә, юрауларга сәбәп иде. Ахунжанов мондый гайбәт сүзләрен ишеткәләсә дә. игътибар итмәскә тырыша, хәер, гайбәт жыярга аның вакыты да юк, таш чыгарту, яртылаш ишелгән терлек абзарларын вакытлыча гына булса да ямату-сип- ләү, жыелып бетмәгән салам-кибәкне җыйдыру һәм башка, һәм башка тавык та чүпләп бетермәслек эшләр белән башы каткан иде. һәм эш белән шулай мәйханә килеп йөргәндә — ичмасам, кич-кырын, эңгер капкан вакытта да түгел, иртәнге кояш яктысында — искәрмәстән генә, сыер җитәкләп, хатыны килеп төшмәсенме! Әлбәттә, бераз аптырабрак калды. Аптырамыйча соң! Киләм дип тынын чыгарган булса, болан тинтерәтеп йөрткән булыр идеме соң! Берьюлы ике машина VK жнбәр- мәсә дә, бер машина баскыч төбендә, әлбәттә, көтеп торган булыр иде. Ай. бу хатын дигән кешенең катлаулылыгы!
Хәер, Хәдичә бик алай очынырга юл калдырмады. Бәлки, әлеге шул катлаулылык, берьюлы сер бирмәскә тырышу кулын-аягын богаулагандыр.
— Көтеп торгансыңдыр, дип килүем түгел,—- диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Әмма үзенең бөтен килеше, җәелгән көләч йөзе, туры карамаска тырышып та, карамый булдыра алмый торган наян күзләре кычкырып тора: мәтәштерүе генә бу,—курыкма, иртәгә үк китәм. Әнкәй йөдәткәнгә генә килдем. Сәлимҗаным сөт-катыкка аптырап тора торгандыр, алып бар булгач, алып бар сыерны, дип колак итемне ашады.
— Бәй, кемне ышандырам дип сөйләп торган була? Күрегез әле минем бу теленә салынган хатынны,—дип, өй хуҗасы Андрей дәдәй белән аның карчыгын үзенә ярдәмгә чакыргандай, көр тавыш белән ирләрчә бер гөрләп куйды Ахунжанов. Ә үзе, картлар күздән югалып торган бер форсатны чамалап, хатынын кул очына күтәреп алды;
— Ә ман меПЭ шуны әйтәм: үзең сагынып килгәнсең Борчак хәтле генә булса лһ әүлиялыгың да бар икән: минем сагынганны да белгәнсең.
Берсен-берсе сагынышып торган ир белән хатынга шушы аңлашу җитмәгәнмени! Янә бер якын итеп, йөрәкне ачып күрсәтергә теләгәндәй, томырылышып карашып алдылар һәм шуның белән сатулашу да, ф мәтәштерү дә, шик тә бетте — алар бергә, элек тә бергә иделәр, хәзер _ дә бергә, гел шулай бергә булачаклар! В
Ләкин тынычландырырга чак кына ашыкканбыз икән! Юл тузанна- к рын каккалап, күңелдә булган шик-шөбһәләрне бер якка атып, кунак s сыерны вакытлыча Андрей дәдәйләр абзарына урнаштырып, тәмам тынычланып, өйдәшләр һәм өй хуҗалары тату бер семьядай, гөрләшеп _ чәй табыны янына утырганнар гына иде, ишектән ялт итеп кибетче ~ Мөршидә килеп керде. и
Кешенең ашаган-эчкән вакытына туры килүе өчен чак кына уңай * сызланган кебек кыланды башта, ләкин шундук үзенең шушы авыл * кешесе икәнлеген, кот очарлык сәбәпнең һич юклыгын килгән кунакка я сиздерергә теләгәндәй: -
— Шушыларның гел ашаган-эчкән чакларына туры киләм, мактат та йөрмим инде, югыйсә,— дип бер шаулап куйды.
Ишетмәгән-белмәгән кебек күренергә тырышса да, Ахунжановның хатыны килгәнлеген ул ишеткән, нинди дә булса усал ният белән генә дә түгел, аны хатын кызга хас кызыксыну, «хатыны ниндирәк адәм икән безнең председательнең, үзенә торырдай кеше микән5» дип беләсе килү, юк йомышны бар итеп, бу бусаганы атларга мәҗбүр иткән иде. Инде бер атлап кергәч югалып калу аның характерында түгел, җитмәсә тагын бер күз ташлау белән Хәдичәнең төшеп калганнардан түгел икәнлеген күреп алу аны дәррәү җилкендереп җибәрде.
— Кунак киләсе бар, дип әйтмәгән идең шикелле, Ахунжанов абый.— Ап ак тешләре белән юри бер мактанып алырга теләгәндәй, авызын ерып көлде һәм, күзләрен хәтәр уйнатып, Ахунҗановка — әйе, бу юлы гел аның үзенә генә — томырылып бер карап алды. Аннары бөтергечтәй бөтерелеп ишеккә борылды, ләкин чыгып китәргә ашыкмады, күрәсең, әле аның әйтәсе сүзе әйтелеп бетмәгән, ә кем белә, бәлки әлегә башланып та китмәгән булгандыр.
— Синдә ие йомышым, Дуся түтәй,—диде ул, аннары корыгына хужя карчыкка эндәшеп,— болай үзегездә дә кунак булгач, әйтсәм дә әллә ничек инде. Иртәгә мунчагызга яктырмассызмы, дип килүем иде.
Ахунжановның сүзгә бер дә катнашмыйча әдәпле шәкерт булып утыруы бу чая хатынны яхшы ук оскытып җибәрде, «Хәлил белән Галиябану булып уйнаганыбызны оныткан, кара, башын салып кын.з утыруын, хатыныннан шүрли, күрәсең!» — дигән мыскыллы уй йөгереп үтте аның күңеленнән һәм чыгышлый, нәрсә булса — шул, дигәндәй, тавышын юри уйната биреп:
— Кибет ягына бер дә сугылмыйсың соңгы вакытта, Ахунжанов абый. Бер дә йомышын төшми, ахры.— дип болгатып чыгып китте. Сүзләре дә, күзләре дә, искәрмәстән генә килеп керүе дә, килделе-киттеле сөйләнеп, курт кына чыгып китүе дә — бөтенесе, бөтенесе әйтеп тора: председательгә чынлап та тыныч карый алмаган булса кирәк бу Мөршидә дигәннәре, һәм аның, киенеп-ясанып килгән бу яшь. чибәр, күзләре ут уйнап торган хатынның әлеге «визиты», никадәр генә игътибар итмәгәндәй күренергә тырышмасын, чынлыкта Хәдичәне, әлбәттә, тыныч калдырмады
— Шушы икән алайса кайбер адәм балаларының башларын әйләндерүче,— дип төрттереп әйтеп куйды ул, бер аулак араны туры китереп.
ДП«С плунҗаиип, ЛЯ 1И‘1ИИПО1Г1 >- ' V J*-" “»>IMiruupOI(ll a
тырышып,— колхозчыларым өчен жавап бирә-бирә дә жан чыккан.
Шулай уйный-көлә бер «сөзешеп* алу белән узар, инде бүтән яңармас, дип уйлаган иде Ахунжанов, һәм Хәдичәнең үзенең дә бу темага икенче әйләнеп кайту нияте юк иде кебек. Алар дөнья хәлләре, өйдә калганнар, бала-чагалар турында сөйләшеп, озак кына кич утырдылар. Сөйләшә торгач Сәлим, үзе һөҗүмгә күчеп, Хәдичәнең кеше көлдереп сыер житәкләп йөрүен телгә алды. Бу юлы да инде әнкәй карчыкка сылтап калдыру әллә ничек, сөйгән иренә дөресен әйтмичә мөмкин түгел иде.
— Белгән юк. минме сыерны житәкләп килдем, сыермы мине житәкләде,—диде Хәдичә, иренең шелтәле сүзен ничек тә күмеп калдырырга тырышып,— киләсем килде дә килдем, ә сыер дүрт аяклы хайван ул. Сыймастай булсак, без аның белән, шулай ук житәкләшеп, килгән юлыбыздан кире китәргә дә куп алмабыз.
Ахунжанов хатынының тел төбен шундук сизеп алды: бу темага сүзне артык куертырга ярамый иде. Бигрәк тә теге аяклы коткы юкны- барны сайрап чыкканнан соң Хәдичә күзгә күренеп үзгәрде, җаеннан гына тормасаң, менә-менә чәлпәрәмә килеп ватылырдыр кебек күренә иде. Әле ярый, тәҗрибәле карчык Дуся әби эшне икенче яккарак борып жибәрде.
—- Юл килеп арыгандыр кеше,—дип арага керде ул, бер яктан икенче якка мендәрләр ташый башлап,— күп сүз китапка ару. Кайсы- берләрен җәренгә калдырып торсагыз да жарар.
Аннары, аларның үз уллары кебек кеше бит, каршы килеп торырга ярамаганлыкны алдан ук кисәтергә тырышкандай, әзеп кенә Ахунжа- новка эндәште:
— Мин сезгә урынны зал як караватка түшим, улым. Ишеген жа- бып жатарсыз, юкса, без иртә кузгалабыз, сыерын савасы, терлек-туарын карыйсы, дигәндәй.
— Сыер анысы безнеке дә бар,— дигән булды Ахунжанов. Әмма бу кунакчыл әбине җавапсыз калдырмас өчен генә әйтелгән сүз, Хәдичәсен аулаккарак алып яту Ахунҗановның үз планында да бик тә туры килә иде.
— Тәрәз пәрдәләребез калын, алай-болай тыш салкыны үтә калса, пәрдәләрне төшерел жатарсыз,—дип өстәүне дә кирәк тапты әби. Аның к>нак алдында ничек тә куштанлык күрсәтәсе килә иде, шуның янына тагын, белмәссең, тәрәзә пәрдәләренең калын булуы белән кунак хатын алдында чак кына мактанып аласы да килгәндер.
Әллә кайчан барып яткандыр дип торсак, хәйләкәр карт Андрей дәдәй дә аларның сүзләренә колак сала йөргән икән.
— Юкка кайгырма, карчык, яшьләр арасына салкын үтмәс. Синнән генә ул җылы качты соңгы бакитларда. Ташлап чыккан мунча пиче кебек.
— И авызы сөйли лыгырдыкның... Чак кына аракы керер хәл жук.
Кыскасы, кичтән Андрей дәдәйләр өе әнә шулай уен-көлке, табигый җылылык, аш-су исе, берсенә берсе яхшылык, татулык теләү хисләре белән тулган иде, тәрәзә салкынын сизәргә өлгерә алмадылар, ут сүнүгә йоклап киттеләр, һәрхәлдә, хуҗалар үзләре яткан алгы якта шулай булды. Чөнки көнозын аяк өстен ю селкенеп йөреп, аннары кунак алдында ничек тә куштанлык күрсәтергә тырышып, Дуся әбие-без торыксы* калып арыган, ә карты Андрей дәдәй, әлеге шул аз булса да «кибет суы» кер; и лектән, мендәргә баш төртмәс борын \ к йокыга киткән иде.
Ә авжа, ЗИЛ ягында, ишекләрен ябып, калын пәрдәләрне төшереп ятсалар да, төн бик алай тыныч үтмәде шикелле. Төннен бер вакытында — Дуся әби беренче йокысыннан уянып, күргән төшләрен күңеленнән юрап ята иде ул вакытта — зал ягыннан әкрен генә елаган тавыш ишетелгән кебек булды. Бераз аптырабрак калды карчык. Языгыннан курыкса да, эчке кызыксынуын баса алмыйча, мендәреннән башын калкыта биреп, тыңларга тотынды.
Елау озак дәвам итмәде, аны пышылдау—-ир кеше пышылдавы алыштырды. Сүзләре, әлбәттә, бөтен тулылыгы белән ишетелми, әмма ишетелгән чаклысы тегеләйрәк — ягъни, карчык юравынча әйтсәк, ир белән хатын аерым торган арада күңелгә урнашып өлгергән шикләр не таратышып азапланалар иде шикелле, ёзек-төтек ишетелгән сүзләрдән, кайберләрең карчык фантазиясе үзеннән ясап, чамача, менә мондыйрак «Сорау-жавап кичәсе» булды алар арасында.
— Бетердеңме жылап? Мин синнән мондый номер көтмәгән идем, апаем.— Монысын Сәлиме әйтте.
— Жыласа сон .. Әллә мина жыларга да ярамыймы? — Бусын Хәдичә «апаем» шулай сузып куйды. Тавышына, сүзләренә караганда, ул хәзер инде ник болай сәбәпсез жебеп төшүенә үзе дә үкенә башлаган иде.
— Үзен әйткән идең теге чакта, председатель хатыны буласым килә, дигән идең... Ышан синен сүзенә.
— Минем сүземә ышанырга була... Менә синекенә ничек ышанырбыз икән?
— Анысы синең эш инде, хатын... килче, кысып чыгарыймчы шул урынсыз шикләреңне...
— Кыланмасана...
— Кылану түгел бу, апаем, сагыну галәмәте... Сагындым и все.
— Теге мунча сорый килгән «апаем» да сагыну галәмәтедер инде?
— Тагын шул балык башы: болай тилерә торган булсаң, решение чыккан: сыерыңны җитәклисең дә иртәгә үк Мәргәнтауга кайтып китәсең.
Нәкъ менә шунысын шул бер дә ишетергә теләми иде Хәдичә. Кинәт тынып калды ул һәм Дуся әби, ир белән хатын арасындагы серне тагын һәм тагын ишетергә тырышып, колакларын бнк торгызып ятса да, артык ишетә алмады.
Ә иртәгесен... безнең Хәдичә килен — ак-җәймә көн, житмәсә тагын Луся әбиебез, кунак хакын хаклап, мунча да ягып куйган иде Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, шундый шундый тиле сүзләрдән, юкка бәйләнүләрдән соң да кинәт кенә: «Инде китмим! Бөтенләйгә шушында... синең янында калам!» — дип, берьюлы иренен аягына егылып төшүне горурлыгы күтәрми иде.
Хәер, күп баш ватарга туры килмәде, анысының да юлы табылды. Яна хуҗаларның үзенә тизрәк күчеп килүләрен көтеп, шыңгырдап торган әлеге тыкрык буй йортны — аллы-артлы ике бүлмәле, аерым кухняле, шифер түбәле болындай зур йортны күргәч, Хәдичә килен сары май булып эреде дә төште.
— Кучер безне, әтисе, балалар инде әллә кайчаннан «Әти янына барабыз!» дип тасыраешып торалар,— диде, ап ачык әйткәнен үзе дә сизеп өлгермәстән. Хәйләкәр соң хатын да: әйтәсе сүзен дә үз исеменнән түгел, балалары исеменнән әйтә Чынын гына әйткәндә, күңел тирәнлегендә барысы бергә буталган Өйне дә ошатты, аннары —* кеше-кара ишетә күрмәсен, үзенә генә икърар итүе — теге, кеше теленә менгән, кичә Андрей дәдәйләргә мунча сорый килгән кара кашлы, кара күзле, хәтәр чая сайрый торган чибәр толдан да шүрли —юк. аерым тотканчы, үз яныңда, үз тезгенеңдә тоту хәерле ирне!
ФАТИХ ХОСНИ ф МӘЙДАН
by юлы егетузе-сөртенде
Җир шарының түгәрәк булуы аның өстендәге барлык илләрнең һәм барлык язмышларның да түгәрәк булуы дигән сүз түгел әле. Ай-Һай ла, бик тә күп әле түгәрәкләнмәгән, күз яше һәм хәсрәт белән сугарылган язмышлар. Тыштан түгәрәкләнгәндәй күренеп тә, эчтән кай почмагыдыр китек булганнары да бар. Ахунжанов, мәсәлән, тыштан эш белән мавыгып, ирешелгәннәре белән куанып, кул житмәгәннәре өчен пошынып, кыскасы, район җитәкчеләре алдында үзенә зур өметләр уяткан «номенклатурный работник» булып йөрсә дә, семьясыннан аерылып «Алсу алан»да эшли башлаганнан бирле үзендә ниндидер бик үк ачык та булмаган эчке китеклек сизә. Мәргәнтауга соңгы кайтуында Хәдичәсенең юк сүз белән бәйләнүләреннән соң, бу китеклек бер мәл тагын да тирәнәя төшкән иде.
Хәдичәсе хәзер балалары белән аның янына күчеп килде, менә инде алар тыкрык буй өйдә, бер түбә астында, бергә оешып, чүкердәшеп яши башладылар — түгәрәкләнде дә куйды Ахунжановның тормышы. Карасана, күп тә кирәк түгел икән бит кешегә!
Шулай диебрәк тынычланып йөри башлаган иде председатель, кинәт шулай түгеллеге күренә башлады.
— Бәй, мин шулай бала багып, председатель хатыны булып калырмын микәнни, элекке комсомолка? — дип сүз башлады Хәдичә. Ахунжанов иртән эшкә ашыккан булып, бу сүзне ишетмәмешкә салышып уздырмакчы иде дә, Хәдичә ишеттерерлек итебрәк икенче тапкыр да кабатлады.
— Үз Мәргәнтавыбызда вакытлыча булса да ярады, анда үз кешеләр иде, балалар да бәләкәйрәк булдылар. Әйтсәләр дә бугазга терәлми иде. ә менә монда әйтмәсәләр дә күңелне тырный. Сүзем шушы булсын: утырт мине тракторга! Туңга сөрүем соңга калды дип тә өзгәләнәсең.
— Сөйләмә юкны, буеңда була торып. Аннан башка да аяксыздан төпсез дүрт балаң була торып.
— Бала бүтән кешеләрдә дә бар. Әйтсәм әйтим, апаем, синең эшең жир сөрдерү, хайван үстерү генә түгел, балалар, балалы хатыннар турында да кайгырту. Ник ясле ачу, балалар бакчасы турында кайгыртмыйсың?
Җир генә йотсын, кара әле, ул эш тә бар икән бит әле! Кайда ул тиз генә түгәрәкләнү, кигек-чатаклар аяк аегы тулы.
Шулай да, семьясын, бала-чагасын, тавык-чебешен күчереп китерүе колхозчыларда председательгә карата ышанычны тагын да ныгыта төште — болай булгач, кул сынап карау өчен китерелгән «чираттагы бер хәлифә» генә булмады инде бу. Моның белән уйнап эш итәргә ярамас! Үз башы беләнме яки кешедән ишетепме, ничек кенә булмасын, әнә шундый нәтиҗәгә килде колхозчы. Ә бу, үз нәүбәтендә, аңарда хезмәт активлыгын, оешканлыкны, дисциплинаны күтәрә төште. Китте чираттагы эшләр тезелеп: орлык чистарталар, Хәдичә, әлбәттә, быелга тракторга ук утырырга өлгерә алмады, механизаторлар туңга сөрүне бетереп кайттылар, машиналарны ремонтлау башланды, таш чыгаралар, таш ташыйлар, кар төшкәнче дип ферма тирәсенә салам-печән- не китерәләр, булган азык-төлек байлыгыннан чыгып, бу яңа председатель идарәдәге исәп-хисап кешеләренә артык мәшәкать ясап, рацион төзәргә кушты, ферма абзарларына фонарьлар куелды, тишек-ярык- лардан җил уйнаса уйный, яктысы булгач рәхәт, каравылчы Хәтмулла карт: «Кинәндем, күземә бер сарык ике булып күренә башлады, яна прсидәтел шаукымы бу, әллә байый башлавыбыз шушыннанмы?» -= дип, ферма кызлары тирәсендә теленә салынып йөргән була.
Әм ’Л майдадыр шунда, әкренләп булса да яңалык килгәнен күреп, шуна канатланып йөрүче шул гади кешеләр арасында, бу «яна прсидә- тел»не әле һаман өнәп бетермәүчеләр дә бар, аларның да куллары уйнамый түгел иде. Шундыйларның коткысы кереп булса кирәк, мәсәлән, киномеханик Әхсәнов әлегә хәтле Ахунжановның боерыгын колагына да элмичә йөри бирә; әйберләрен күчерергә икенче бер буш келәт- ♦ не күрсәтеп бирүгә дә карамастан, «Барып йөрү ерак» дип, Ахунжанов = күчкән тыкрык буй өйнең амбарыннан әйберләрен алмый да алмый иде. Шуның аркасында Хәдичәнең әлеге теге төнгә каршы Мәргәнтау к иленнән Баланлы иленә беренче буларак күчеш ясаган батыр сыеры г һәм бүтән кош-кортлары һаман Андрей дәдәйләр абзарында гомер кичерәләр, бу, әлбәттә, өстәмә сүз тудыра, шул сәбәпле кайчагында ир _ белән хатын арасында сыер жилененә ябышып яшәү турында тәмсез * сүзләргә дә урын килеп чыга иде. Кирәк бит, шул юк кына нәрсә безнец и мона хәтле туры гына атлап йөргән председателебезне сөртенергә ® мәжбүр итте.
Ә бу болай булды: х
Әйтеп-әйтеп тә, сүзне колагына алмый йөргән киномеханикны бер *- көнне идарә йортына чакыртты Ахунжанов. Әйтеп, сүзен әрәм итеп * тормады бу юлы. Әхсәновнын ишектә күренүе булды, тегенең биргән сәламен дә алмыйча, үзе белән ияртеп алып китте. Күренеп тора: дәү абзыйнын кыллары тартынкы иде бу юлы.
Барып життеләр әлеге амбар капкасы төбенә Юл буе сүзсез килгән Ахунжанов монда да сүзне бик кыска тотты.
— Ач,— диде ул, шул бер сүз белән эшне өзәргә булгандай. Әхсәнов каршы килеп тормады, ачты. Ләкин эчкә керергә бик үк ашыкмый иде.
— Ал йозагыңны ишектән,— дип боерды Ахунжанов, өстәп. Әхсәнов бу юлы инде сүзсез генә бирелергә исәп итми иде. Бераз аптыраган кыяфәттә калса калды, ләкин үз кирелеген итмичә булдыра алмады:
— йозак кемгә дә мишәйт итми, торсын,— дип мыгырданды ул, авыз эченнән бутка пешереп. Кырын-ярын торып ташланган бу кыска кыска сүзләр аларның икесенең дә сырт йоннары кабара барганлыгын күрсәтә иде. Ниһаять, Ахунжанов бу кире беткән кешегә үзенең председатель икәнлеген күрсәтергә булды:
— Тормасын, минем бикләп тотардай алтыннарым юк,—диде ул, йозакны берьюлы тартып алып, йозакны Әхсәновка биреп тә тормады, ишек төбенә, карга ыргытып бәрде, ишекне төбенә чаклы каерып ачып жибәрде.
— Аласыңмы бу чүп чарларыңны...—диде аннары, амбар эченә күз ташлап,—әллә чыгарып атканны карап торырга булдыңмы?
Әхсәнов кымшанып та карамады, ул үзен, күрәсең, кагылмаслык хаклы саный иде.
— Атып кара... жавабын үзең бирерсең,— диде анысы, юри ачу китергеч тынычлык белән, һәм шушы тынычлыгы белән ул Ахунжа- иовның «Алсу алан»га килеп эшли башлаганнан бирле жыела килгән— эшкә чыкмый калуны гадәти хәл дип санап өйрәнгән колхозчылар өчен дә, итәгенә ут каба калса да пошына белмәс урынбасары өчен дә, узганда-барганда гел, «Безнең сөтсезбнкәләрне кайчан ташпулатка кертәсең, прсидәтел?» дип теленә салынып кала торган Хәтмулла карт өчен дә, хатыны Хәдичәнең шул хәтле ерак жирдән — Мәргәнтаудан арлык жәяүләп, сыер житәкләп килүе өчен дә, бигрәк тә шул үзе житәкләп кнл1ән сыер өчен, урынлы да, урынсыз да, ире Сәлимгә үпкә белдереп, үзен сыер койрыгына бәйләп калдырчда гаепләве өчен моңарчы әйтелмичә, эчендә жыела килгән ачуын берьюлы һәм тыелгысыз көч белән кузгатып ташлагандай итте.
' •=** Җавап бирүдән курыкмыйоыз оез, җавап^кгргдо«р.йш^»я кешеләр,— диде ул, Әхсәновка түгел, үзе белән үзе сөйләшеп, һәм шул кызган шәпкә амбар түрендәге мичкәне тышка таба тәгәрәтә дә башлады. Мичкә буш, шыңгырдап тора һәм, болай шәп шыңгырдавына караганда, амбарның эченнән амбарның тышына чыгуга әллә ни каршылыгы да юк иде шикелле. Ә менә хуҗасы Әхсәнов моңа алай тыныч карап кала алмады.
— Не смей минем әйберләргә кагылырга,—дип, ярсып, Ахунжа- новның өстенә ташланды. Эш болайга киткәч, элеккеге тракторчы, элеккеге шофер, бүгенгесе көндә дә, узганда-барганда, кеше әллә ни уйлар дип тормыйча, мәктәп ишек алдындагы йөз килограммлы ш гангны күтәрә-ташлыЙ беләк мускулларын чыныктыра йөргән Ахун- жанов Сәлим дә, әлбәттә, «ләхәүлә!» укып тормады, дәррәү киерелеп, тегене иңбашыннан алып атмакчы иде... теге Әтәч Фәхри ул арада, чигенеп, амбар ишеге чатына барып бәрелмәсенме!.. Тавыш купты һәм, белмәссең, моның зур җәнҗалга барып тоташуы да ихтимал иде. Әмма җене кузгалган Ахунҗанов аны-моны уйлап тора алмады, киномеханикның әйберләрен үз куллары белән берәм-берәм тышка ата бирде.
— Иртәгә үк барып әләклә, соңга кала күрмә, ишетсен колагың,— дип, үчекләү сүзләре белән ачуын басты ул. һәм соңыннан Әхсәнов- ның үзен, җай гына култыклап, әйберләре янына чыгарып бастырды.
Тавышка Хәдичә дә ишек төбенә чыгып баскан, сүзгә кысылырга базмыйча, бер читтән аптырабрак карап тора иде. Әхсәнов, бензин мичкәсенә утырып, тынып калган, чигәсеннән саркыган канны сөртергә һич ашыкмастан, шушы хәлемдә күрсеннәр дигән кебек, чүмәләдәй утыра бирә иде.
Ул арада Ахунҗанов, ике кеше утыртып, йөк машинасы алып килде. Киномеханикның әйберләрен төяделәр, Әхсәнов үзе амбар капкасына сөялеп, кыл да кыймылдатмыйча, басып тора бирде. Төяп бетергәннән соң, Ахунҗанов, кушып та түгел, ялынып та түгел, әйтте аңарга:
— Сиңа кайда урын бирелгәнне беләсең, алып барып бушат,— диде. Әхсәнов, бер карышусыз һәм шул ук вакытта председатель белән килешергә дә ашыкмыйча, сүзсез-нисез генә кузовка сикерде.
Машина ишек алдыннан чыгып киткәч, Хәдичә карты янына якынлаша төште. Булып узган бу җәнҗалдан, дөресрәге, аның соңы ни белән бетәчәген уйлап, ул борчылып калган иде, моның нәрсә белән бетү ихтималын ничек тә белергә-ачыкларга тырышып, төпченергә тотынды:
— Ниндирәк кеше соң бу? Зурга җибәрмәсә ярый ла.
— Зурга җибәреп нишләр? Аның тиресе әтәч тиресе булганы өчен мин гаеплемени?
** Шулай да... уйлабрак кирәк иде, Сәлим.
— Барысын да ничек уйлап бетерәсең,— диде кабынып, ачуы әле һаман басылып җитмәгән Сәлим,— хатыныңны эшкә урнаштыру турында уйла, ул өстерәп алып килгән сыерга җылы урын әзерләү, ферма терлекләрен ач калдырмау турында кайгырт, эчеп, эшкә чыкмый калган кешеләрне чакыртып өшкер, ә син беләсеңме, миндә дә шул бүтән кешеләргә бирелгән баш кына бит.
Дөресен әйтергә кирәк, бу минутта ул хәтта сөекле Хәдичәсенә дә яхшы ук турсайган иде. Шуның кәсафәтенэ бирелеп, тагын да ныграк төрттерә торган итеп өстәп куйды аннары:
— Синең кадерле сыерың аркасында килеп чыкты барысы да.
Хәдичә бу очракта сүзне артык сузмауны хәерлерәк санады. Ахун- жанов, өйгә кереп тормыйча, идарәгә китте, булып узган күңелсез вакыйгага ул әллә ни әһәмият бирмәгән кебек күренә, дөресрәге, шулай күренергә тырыша иде.
Лэкип^г’тыштан гына шулай, чынлыкта исә Ахунҗанов ул көнне көнозын кайта-кайта шул турыда уйланып, борчылып йөрде Соңыннан сүзе булыр, югарыга барып җитәр, авторитетыма сугар, дип куркудан түгел—-аның өчен ул әллә ни көйми иде — әнә бит юктан гына кызып китте, димәк, болай дигән сүз килеп чыга: кешеләр белән син әле, хөрмәтле иптәш Ахунҗанов, тиешенчә эш итә белмисен икән, ди- ♦ гән сүз килеп чыга. з
Үч иткән кебек, кичен алар өенә каршы яктан салкын кил бәреп § исә башлады, өйнең бар күк жылысы кичтән үк очып-таралып бетте, | йокы аралаш өсләрен ачып ташлый торган балаларга әледән-әле күз 2 ташларга, урыннан кубып, өсләренә япкалап торырга кирәк иде; Бу ф мәшәкатьне бер шыңшусыз үз өстенә алган Хәдичәсе турында уйла- а нып ятты Ахунҗанов һәм, көндез хатынына карата ясаган тупаслыгы - өчен дә, өйне тиешенчә карамаган килеш семьясын күчергәне өчен дә. « әлеге хатыны кузгаткан ясле, балалар бакчасы т.рында хәзергә әй- х терлек эш кырмаган килеш, үз сыерына җылы абзар булдыру өчен и шул хәтле кызуы өчен дә һәм, ниһаять, җилнең кинәт кенә аларга я каршы булуы өчен дә үзен хатыны алдында гаепле санап, гафу үтен ~ гән сыман әйтеп куйды: ә
— Бөтенесенә каян күз җитсен, Хәдичә. Каралуы шуның төслерәк булган бу өйнең дә. Әллә бәләкәен үз яныбызга алып ятабызмы?
Кечкенә Хәлилне үз араларына алып салдылар. Моннан гына, әлбәттә, өйдәге җил басылмады, ләкин күңел сизелерлек тынычланды. Балаларыннан да бигрәк, үзләре җылынып калган кебек булдылар.
— Кичтән бераз җылы төшереп, ягып аласың калган,— диде Сәлим,— бу юлы инде чак кына булса да гаепне хатыны өстенә аударырга тырышып.
Хатыны, үз нәүбәтендә, Сәлиме турында кайгыртып яткан булган, имеш.
— Кайсыгыз элек башлады сон сезнең? — дип, нстә-оста юкта сорап куйды Хәдичә, көндез булып узган җәнҗалны яңадан искә төшереп, шома гына узмас, кире беткән әдәмгә охшый.
— Бәй, әле син гел шул турыда баш ватасыңмыни? — Сәлим якын итеп, хатынына кулын салмакчы булды, ләкин ике арада тигез генә сулап йоклап яткан Хәлиле бик алай сузылып уйнарга ирек бирми нде.— Юк белән баш ватканчы, инәсе, лутчы син өйне ничек җылыту турында уйла. Бу күсәкне гел генә ике арабызда яткыра алмабыз ич.
Жил кичтән ничек кенә каршы исеп тормасын, иртәгесен яңа көн тумыйча калмады һәм ул яна туган көн үзе белән яңа мәшәкатьләр, көтелмәгән хәлләр алып килде. Шул көтелмәгән хәлләрдән берсе: икенче көнне, көн урталарында идарә йортына киномеханик Әхсәнов, чакыртып алганны көтмичә, үзе килеп керде. Сүзен нидән башларга белмичә, ишек төбендә чак кына таптанып торды, аннары шул тирәдәге сынык аяклы урындыкка килеп утырды, чөйкәлеп егыла башлагач, «Ник тоталар монда бу инвалидны?» дип авыз эченнән генә мыгырданып алды да ипләбрәк тагын шул ук «ннвалиджа «силен утырды һәм председптельнен бушый төшкәнен сүзсез генә көтә башлады. Ә председательгә — әле теге Йомыш, әле бу йомыш белән, ә кайберләре исә, эн| кырган кеше икәнлекләрен күрсәтеп, юк Йомышны бар итеп —керә торалар, керә торалар, кергән берсе аягындагы карны эретә тора, барны юкны белмичә, аңардан әле теге нәрсәне, әле бусын сорый торалар нде.
Кеше аягы басылып торган бер араны туры китереп, ниһаять, бүреген култык астына кыстырган Әхсәнов та өстәл каршынарак килде.
— Иптәш Ахунҗанов,— дип башлады ул. председательгә бик үк туры карарга кыеп җиткермичә,—мин әлеге... шул кичәге эш буенча.
Сүзгә урын юк, үзең беләсең. Атта да, тәртәдә дәх^еп оар, ИҢТЙИ? Ахун- жанов, ә ныклабрак уйлап карасаң, гаепнең авыр башы мнйдә. Әйтә торып, кисәтә торып, суза килүче кеше — ул мин. Кыскасы, зурга жи- бәрмик без ул эшне, кайда булган —шунда калсын. Килештекме шулай?
Өстәл аркылы гына да сузарга мөмкин иде кулны, ләкин Ахунжа- нов урыныннан торасы, өстәлнең бу ягына чыгасы итте. Тик шуннан соң гына кулын бирде, Әхсәновның күзләренә карады:
— Бүләсе малыбыз юк, син шушы «Алсу алан»га _ эшлисең, мин шул «Алсу алан»га бил бөгәм, килешмичә, кая барыйк икән? — дип куйды, уенын-чынын бергә кушып. Ләкин Ахунжанов бу фактта ничектер зурракны да күрә иде: әнә бит килгән, үз аяклары белән килгән, килешү эзләп килгән. Күрәсең, алдагы уртак эшләрнең, ике арада кабынып киткән очраклы үпкә-сапкаларга караганда, зуррак һәм әһәмиятлерәк икәнлеген чамалаган. Шушы түгелме соң колхозның бер жиңеше, апаем!
Яз килде, карлыгачлар килде...
Көн язга таба авышты. Буранлы салкын кыш Ахунжановны башта бик куркыткан иде, инде менә кышны да әкренләп ерып чыгып баралар. Булган салам, печән запасын көздән ферма тирәсенә ташытып, чамача үлчәмен алып, көнлек азыкны рационлап бирү ярады, башка еллардагыча, көздән силос-печәнне ничек эләксә шулай таптатып, әрәм-шәрәм итүләргә, кыш авышу белән кояшта калтырап торуларга юл куелмады. Җитмәгән кадәресен шулай ук алдан кайгыртып, район оешмаларының бусагаларын таптап, кайбер урыннарда юмалап, теленә салынып, кайда өстәл төеп кычкырышып, комбикорм кайтартуга иреште. Мондый сөйләшү вакытларында Ахунжанов төрле методлар кулланды: берсендә сыгылма телләнеп, дипломатия сата, файдасы тиярдәй кешенең салпы ягына салам кыстыра, икенчесендә, әйтик, район авыл хуҗалыгы производствосы бүлеге Гыйлаҗ Хәмдиев алдында: «Сез үзегез илтеп тыктыгыз башымны, терәлгән вакытта булышырбыз дидегез, мин бүгенгесе көндә терәлүнең аргы ягында. Давай, ирләр булыйк, әйткән сүзебездә торыйк, ләмкәгә тыкмагыз минем газиз башымны, булышыгыз!» — дип, кабыргасы белән китереп куйды мәсьәләне һәм... тегенең әллә ни вәгъдә итми торган, ләкин мәгънәле карашына юлыкты.
— Ул хәтле үк вәгъдә итмәгәнмендер, белмим тагы хәтердән төшеп калган булсаң,— диде, көлеп.
— Төшеп калмаган булырга тиеш, Хәмдиевич,— диде, бусы да Хәмдиев жаенарак ятып,— бик истә калырдай чакта, узган елнын яңгырлы сентябрендә, покоста янып яткан борчак басуы кырыннан мине «Алсу алан»га председатель итеп кодаларга алып барганда яудырдыгыз сез ул вәгъдәләрне. Тәки шул минем «Алсу алан»ныкы булып чыкты ул борчак. Без аны, конечно, булдыра алган чаклы җыйдык, кар астында калдырмадык. Но менә кар астыннан чыгып килгәндә көймә комга терәлде. Биргән сүзегездә торыгыз, зинһар, күтәрәмгә калдырмыйк сыерларны.
Тегесе дә хәйләкәр, барын югын сайрап тормады, телефон колагына ябышты, кем беләндер нык кына әйткәләшеп алдылар, һәм Ахунжановка күп сөйләшеп, серне чишеп йөрмәскә кушып, кечкенә бер язу тоттырды. Ике көннән «Алсу алан» колхозына ишелерлек итеп төялгән өч йөк солы саламы, печән кайтты. Ничек итсәләр дә иттеләр,
•в
Пәрхәлди. <п.1.'1Дрни күтәрәмгә калдырмадылар каравылчы ләтмулла карт хәтта терлек караучы ферма кызлары арасында:
«Бу үзе ахун булмаса да, жаны ахун, ахры, монын. Бер дә тапмаганы юк, тәвәккәлләп, бер әйтеп карыйм әле, миңа рәтлерәк бер карчык та табып бирә алмас микән? Ж.ингәгезнең жае китте, төнгә каршы йокы баса, кытыклаганны тоймый башлады, ходай рәхмәте»,— дип ♦ теленә салынгалап та алгалый иде. =
Эш арасында берме, икеме тапкыр спектакль дә куеп алдылар § Ләкин бу спектакльләрнең берсендә дә кибетче Мөршидә катнашмады. § Әйтсәләр, әле ревизия киләсе бар, театр уйныйсы көннәрем алда дип, Е әле теге чакта Галиябану булып уйнаганым өчен дә хурланып бетә ♦ алмыйм, сезнең дүрт балалы Ахунжановыгызны төнлә, йокы калды- = рып, тәрәз төбемдә сагалап утырасым юк. Ичмасам, киләчәктә берәр = төрле хикмәте чыгардай адәм булса икән! дип, шаярткан булып, эчен- дәгесен шарран яра әйтеп бирә иде. Әмма бу «тәртәгә тибүләр» бөтен- и ләй юктан гына да түгел, Ахунжановның семьясы килү, аларнын бергә к оешып тора башлаулары Мөршидәнең еракка төбәлгән планнарын s берьюлы жимереп ташлаган, хәзер инде аның кибетенә бурычка акча £ сорап барырга шалишь, хәер, колхоз сокта таба янчык төбе селкерлек е хәлгә дә калмый, шулай булгач «спектакльләр» уйнарга туры да килми иде.
Шулай да бер авыл бит —юллары сирәк булса да очраштыргалап тора. Урамнан башны бик текә тотып, кышкы салкыннан һәм канының үтә кайнар булуыннан кызышып, авылның тол ирләрен «каккан көлтәгә» исәпләп, егет-жилкәннәрен борын аслары кипмәгән малайларга санап, берсенә дә сәлам бирмичә һәм берсеннән дә биргән сәламне алмыйча, тыз-тыз атлап баручы бу тәкәббер чибәрнең юлына шулай да, алла туры китереп, әлеге шул, болай да яшертен каһәрләргә дучар булган «Ахунжанов абыйсы» очрый гына күрмәсен. Очрадымы. Мөршидәнең бөтен тәкәбберлеге берьюлы коелып төшә, йөзе тагын да алсулана һәм ул, туктамас жиреннән туктап, үзе башлап сүз куша:
•— Карагыз әле, Ахунжанов абый,— ди ул, гозерен әйтмәс борын ук алдан кызара-уңайсызлана төшеп,— райсоюзга йомышым төшеп тора бу араларда. Районга барасыгыз юкмы? Мин дә барыр нем бер читегезгә генә кысылып.
— Юк,— ди Ахунжанов, бер сүз белән өзәргә теләгәндәй, һәм шундук үзенең дә, кибетче хатынның да рәсми кешеләр — эш кешеләре икәнлеген искә төшереп, житди генә өстәп к>я —Әгәр ат кирәк дисән, кайчан барасыңны идарәгә кереп әйтерсең, нәрәт бирербез
һәм шул кыска гына, ачык кына сүзе белән Мөршидә-хыялыйның бөтен өметләрен таптагандай, китә дә бара.
Тагын нәрсәләр булды соң әле ул кышта?
Бураннар булды, суыклар булды, райком бюросына чакырып, «өркетүләр» булды, шифер түбәле тыкрык буй өйдә таракан катырырлык төннәр булды, гажәп түгел, шуннан чыгып Хәдичәнең ара-тнрә үпкәләүләре дә булгалый торды. Сүзгә сәбәбе дә бар нде, хәер: «Эшең күп булгандыр шул, әтисе, без күрмәдек-белмәдек, эштән бүтәне дә булгандыр, тик менә, әйтсәм әйтим инде, балаларыңны китергәнче өеңне каратып куярга гына вакытың булмаган. Иртән ягам, кич ягам, төннең икенче яртысында хет кулыңа бияләй киеп йокла».
Бер караганда, ярап та куя болай кимерүләр. Ничектер тормышка охшан китә. Хатының булып та, иртә-кнч колак итеңне кнмермәсә, ул аннары тормышмыни!
Әлбәттә, өйне бик ныклап каратырга кирәк булыр —жэйгә чыккач эшләнергә тиешле эшләрнең берсе шул. Ахунжанов моны күңел дәфтәренә беркетеп куйды. Ләкин Ахунжановны да, хатыны Хәдичәне дә сүзсез генә уйландыра торган бер мәсьәлә көн тәртибендә тора: Хәдн-
чәнең бишенчегә буенда бар. Ул инде Мәргәнтаудо—ivn-Fa ужЛ'р иде. үзен сиздерә башлаган иде, монда килеп «Алсу аланжның житәр-жит- мәс әпәен ашый башлагач, туганым-җиңги күзгә күренеп күпереп китте. Менә моны инде, абзыкаем, җәйгә, өй ремонтлагач, дип артка- рак күчереп торырга һич мөмкин түгел. Суыкмы өең, җылымы — аның белән исәпләшеп тормастан, дөньяга киләчәк җан киләчәк!
Җитмәсә тагын, бәләкәй Хәлил, хәзергә иң төпчеге — иң кадерле- се буларак, әти белән әни арасында йокларга инде тәмам ияләшеп өлгергән иде. Аны әкренләп биздерү, ике араны туачак бишенчесенә — тагын да кадерлерәгенә — әзерләү өчен әти белән әни кешегә Хәлил- малай алдында өстәмә аңлату-төшендерү эшләре алып барырга кирәк иде.
— Улым,— диде әтисе бер көнне, тора-торышка малайны иркәләп,— сиңа безнең арада йоклау рәхәтме? ч.
— Ләхәт,— диде тегесе, бу сорау астында мәкерле ният ятканлыгын һич төшенмәстән. Ә әти кешегә, бигрәк тә председатель булган әти кешегә, җеп очын артык эчкәре яшереп, бутап сөйләү, әлбәттә, килешми. Шулай булгач, председатеть-әти малайга суынырга ирек бирмәде:
— Ләхәтен-ләхәттер дә бит, улчыгым,— диде ул, малай логатенә- рәк күчеп,—» әнә бит әниең әйтә: судан нәни бәбәй алып кайтам, ди. Ике арада шул нәни бәбине йоклатырга кирәк булыр.
— Үзем ятам, үзем ятам,— дип тыпырчынды малай. Әлбәттә, көне-сәгате белән генә бәләкәй Хәлилгә бу катлаулы философияне аңлатып биреп булмады. Өнне тышкы яктан да, түбән өйгә төшеп, эчтән нигезен дә ныгытып карадылар, аңа карап кына өй әллә ни җылынмады. Яз бусага төбенә үк килеп җиткән булса да, кыш әлегә бирешми, күрсәтәсе зәһәрен күрсәтә тора иде. Шул арада безнең Хәди-чә килен, берни белән дә исәпләшеп тормастан, бишенче баласын. «Алсу аланжга килгәч беренчесен, «судан» алып кайтырга да өлгерде. Кыз бала, белеп торыгыз, бусы инде «Алсу алан» кызы, сүзгә урын юк, Хәлил абыйсына, теләсә, теләмәсә дә, ике араны калдырырга туры килер.
Шулай итеп, «Алсу аланжга элек кыз, кыз артыннан озак та көттермичә яз килде. Кызга Тәскирә дип исем бирделәр, бәхетле кыз булырга охшый, салкын өйдә озак тунарга туры килмәде, яз үзе белән җылы көннәр, шаулы гөрләвекләр, дәртле ташулар, кара-кучкыл сыерчыклар алып килде. Ык елгасы, ярларыннан чыгып, болыннарга җәелде, елга буе тирәкләре су эчендә калды, шул ук су уртасында анда-санда утрау булып калкып калган түбә урыннарда өннәрен югалткан куяннар чапаланалар, ә кем белеп бетергән, ашыгып һәм дулап килгән бу ташкынлы яз тәэсирендә чапаланучы җан ияләре, бәлки, ул куяннар гына да булмагандыр. Ыкның болан җәелеп ташуын, сыерчыкларның болай кара-кучкыл булып килүләрен яхшыга — елның уңышлы килүенә юраучы тәҗрибәле картлар Баланлыда да, әлбәттә, юк түгел иде. Аларның бу юрауларына рәхәтләнеп колак салганы хәлдә, Ахунҗанов шулай да ул юрауларга гына ышанып ята алмады. Бу әле аның «Алсу алан»дагы беренче язы, чын дөреслектә аның төп эше дә шушы яздан башлана. Шайтан тавындагы ташларны кузгатуын, «хезмәт көненә акчалата түли башлыйбыз» дип кесәгә керәчәк акча исәбенә колхозчыларны җилкендерүен, Хәтмулла картның сыерларына ташпулат вәгъдә итүен һәм кайбер эленке-салынкырак йөрүче кешеләр белән якага-яка килүен искә алмаганда, моңа хәтле әле ул, күбесенчә, узган хуҗалык елының сузылып калган «койрыкларын» җыю белән генә үткәрде. Инде менә үз елын башлый, күктән сорап торганчы җирдәгепе әйләндерәсе булыр, хәер, иманы нык яңа председательнең, һәрхәлдә, үа «койрыкларын» башкаларга җыярга кал» дыр мае.
Язгы «зд эшләре зур оешканлык һәм аннан да зуррак өметләр белән башланып киткән иде, югыйсә. Шулай да күчәр башлары бәреләсе урыннар бар икән. Шулардай берсе — 6yxiалтер Мөстәкыймов белән булды. Колхозчыларга акчалата түләүгә күчкәч исәп-хисап эшләренең катлаулануыннан һәм, аннан да бигрәк, касса төбен такыр килеш төрле якка акча белән селтәнүдән аптырабрак калган бухгал- ♦ тер, колхоз хисабыннан стипендия түләү шарты белән өч кешене я Бөгелмәгә— төзүчеләр курсына җибәрергә дигәч, тәмам чыгырыннан S чыкты. з
— Чәчү өсдендә, нанимаешь, бер кешене өчкә ярырлык көннәр- а
дә,— дип тотынды ул, барыннан да элек колхозның кыр эшләре ту- ф рында кайгырткан атлы күренергә тырышып. Чын дөреслектә, бухгал _ терны колхозның касса ягы борчый. Моңа хәтле булган председатель 2 ләр вакытында җыйган ачы тәҗрибәсе дә җитәрлек, тәңренең бирмеш u бер көнендә бөтенләй буш кесә белән комда утырып калудан шикләнә ® иде. Ахунҗанов аның борчылуын аңлый, ләкин шулай да тәвәккәлләү * ягында тора иде. -
— Бүредән курыксаң, урманга барма, син бу мәкаль белән килешә- н сеңдер ич, Әзһәр абзый? —дип сабыр гына тотынды ул һәм, колхоз- * ның якын киләчәктәге эшләрен күз алдына китереп булса кирәк, соңга таба ялкынлана төшеп исбатларга кереште.— Бүген белән генә эш бетми; дөресе, абзыкаем-җаным, бүген әле безнең зур эшебез башланырга гына тора. Әнә никадәр көч салып, таш чыгардык. Әрдәнәләргә өеп куеп, бер читтән сокланып карап торырга дип чыгардыкмыни без аны? Язгы кыр эшләрен генә иңнән төшерик, сразы терлек абзарларына тотыначакбыз. Специалистлар кирәк булачакмы бу эш өчен? Кирәк булачак. Синең янчык авызын кысып тотуын әйбәт, Әзһәр абзый, анысына сүзем юк, мәгәр... мондый чакта әйтелә торган тагын бик шәп бер мәкале бар татарның барлыкка да. хәзергә калып торсын инде. Кыскасы, булган чаклысына янчык авызыңны чишә тор. җитеп бетмәстәй булса кайбер башка ишекләрне кагарга туры киләчәк, дөнья бу. причем социализм дөньясы. Бу урында ул әлеге иске танышы кибетче Мөршидә аягына барып егылырга исәп тота —ах алла, колхоздан ат соран торганда ярый, бушлай сорамый, әҗәткә сорый.
Моңа чаклы бик аз сүзле, кырыс председатель бу сөйләшүендә татарның әллә кайчангы мәкальләрен кыстырып сөйләшкәч һәм бер- ме-икеме газет сүзе дә кушып җибәргәч, безнең саран бухгалтерыбыз булган чаклысы белән янчык авызын чишмичә булдыра алмады.
Шул рәвешчә, бу сөйләшүне дә эш файдасына җайлан, кннлек эзләгәндәй кырларга чабып, анда да бензин яндыру белән генә калмыйча, кайсына җылы сүз белән җан өреп, кайсына киреләнгән машинасын ходка җибәрергә булышып, арып-талып, идарәгә кайтып егылган гына иде, ишек төбендә аны танын бетермәгән бер колхозчы көтеп тора, имеш. Моңарчы йөзгә йөз туры килмәгән бу кешенең исемен белеп жнткерми иде әле Ахунҗанов. шуның өчен эченнән генә уңайсызланып һәм бик тә ипле күренергә тырышып
— Нихәл соң, абзый, ни йомыш белән йөрү иде? — дип. үзе сүз башлады. Бер мәл нидән тотынырга белмичә аптырабрак торды абзый, иреннәре мелт-мелт кыймылдый, ә үзенең сүзе чыкмый иде. Ниһаять, бар күк зиһенен туплан һәм үзе монда булмаган бер кешегә бик тә хәтере калганлыгын ачыктан-ачым сиздерергә тырышып, башлап китте:
— Помыш дип әйтерлек әллә нн зур йомыш та түгелдер, кем, иптәш прендәтел. Бәлкем, уттай эш өстендә юк белән йөрисең, дип әрләп тә чыгарырсың. Илла-мәгәр әйтмичә булдыра алмыйм, түздем- түздем, инде артык түзәрлек әмәлем калмады: ник сүгенеп сөйләш» ул Әшрәпов Миргасыйм? Ж.\нләп әйтәсе урында, авызыма кергәнне
эт җыймый. Бүген килеп, дөньядагы белән МИВСУ кар-1
чыгымны сүгеп киткән. Теге бичараны таш төяргә Шайтан тавына жибәрмәкче, ә карчыкның бүсере кузгалганлыкка кулында брач язуы бар. Әйтик, брач язуы булмасын да, ди.* Әйтегез әле, зинһар, кем, иптәш прсидәтел: көпә-көндез кешене, әйтик, нәмәхрәм хатын-кызны, дөньядагы белән тотып сүгәргә дигән закон бармы икән? Үзем, аллага шөкер, елның елында милимунны тутырып барам, шушы «Алсу алан» колхозына беренче булып аяк баскан кеше — бармы икән шундый битиран колхозчыга кычкырырга ярый дигән закон? Бригадир булдым дигәч тә, теге ни...
Чынлап та, бик нык ачуы чыккан иде булса кирәк, абзый кеше әнә шулай тезде-тезде дә кинәт тукталып калды һәм, башлагандагы кебек, иреннәре сүзсез генә мелт-мелт кыймылдап тора башлады. Ахунжа- нов шундук счетовод кызларның берсен чакыртып, бу ачулы абзыйның сүзләре ни дәрәҗәдә дөрес булганлыгын тикшерде. Шулай икән, юкка шапырынмаган: абзыйның узган хуҗалык елында бер үзенең йөз җитмеш хезмәт көне җыелган, карчыгыныкы да үз турына ярарлык иде. Янадан теге борын төбендә генә кыска мыек үстергән һавалы егет күз алдына килеп басты председательнең.
Бу колхозчыны ничек кирәк алай тынычландырып җибәргәннән соң, Ахунҗанов шундук бригадир Миргасыйм Әшрәповны чакырып сөйләшмәкче иде дә, сөйләшү белән генә рәт чыгарып булырына ышанмыйча, мәсьәләне идарә утырышына куярга, ныклап кыздырырга һәм урынына берәр иплерәк кеше карый торырга булды. Онытмас өчен өстәл календарена билге дә ясап куйды. Бригадир Әшрәповның кешеләр белән тупас мөгамәләсе, эшли белмәве турында моннан элек тә сигналлар булгалаган иде, күрәсең, ничектер колак яныннан узган. Моңарчы идарә тирәсендә чуалып йөрмәгән бер колхозчының килеп эч зарын бушатуы председательне бу турыда ныклабрак уйланырга мәҗбүр итте, һәм бу эпизод Ахунҗановны тагын да җитдирәк, моңарчы ничектер башка килмәгән бер ачышка китерде: кара әле, колхозчы үзенең кешелек абруен саклый белә бит хәзер, урынлы-урынсыз үзенә кычкырганны гафу итә алмый! «Алсу аланэга килгәч алган күп кенә сабаклары янына, менә тагын бер сабак. Ә менә Әшрәпов урынына кемне табарга булыр? — бик күп мәшәкатьләр өстенә тагын бер өстәмә мәшәкать дигән сүз.
Әнә шундый эреле-ваклы мәшәкатьләрне җиңеп, өстән дә, астан да сабак ала-ала, шулай да алар язгы чәчүне үз вакытында һәм тел тидермәслек итеп ерып чыктылар.
Ә бу юлы аны ектылар
Борынгыдан калган йола: сабан чәчүләрен бетергәч, тузан коеп, бер җилләп алырга — бәйрәм итәргә кирәк иде. Баланлы авылы кешеләре дә бу мәсьәләдә бүтән авыллардан калышмадылар, кайбер яклары белән хәтта чак-чак кына арттырып та җибәрделәр түгелме икән әле! Кунак чакырулар, бал әчетүләр, бер кузгалганда бөтенесен берьюлы өстән төшерергә тырышып, малай өйләндереп, кыз биреп, туй итеп калырга әзерлек күрүләр, яки бернинди әзерлексез, бергә кино караган җирдән, кино билеты бәясенә әнине киленле, үзен кәләшле итеп калдырырга тырышулар гармун кычкырту, телевизор белән мактану, кызмача баштан мотоциклга утырып, урамда тавык тапгатып чабулар, кибет алды мәзәкләре, бернинди музыкасыз, бары тик эчкә үрләп өлгергән «шайтан суы» коткысына бирелеп, җиргә бүрек бэрә- бәрә биюләр, тагын башка күп төрле шашынулар —• о, уңышлы башка*
рылган яяи ^.төрдшГхюн жинеләеп калган авыл кешесе ниләр генә кыланмый да, моның өчен аңарга үпкәләргә мөмкинме соң!
Шулай да авылда өч кеше бу сабан туена бөтенләй үзләренчә әзерләнделәр, шаулавын күп шауламадылар, ә баскан җирләрендә эзләре калды. Ф
Бу өчнең берсе, әлбәттә, колхоз председателе Сәлим Ахунжанов = иде. Хәер, очынырлык жире дә бар иде шул бер караганда. Язгы < чәчүне, бик үк беренчеләрдән булмаса да, үз вакытында ерып чыкты, х Җитмәсә тагын, Баланлыга килгәч туган кызы Тәскирәсе бар, бигрәк | тә шунысы ярап куйды: бала тугач, Хәдичәсе тоташы белән шуңа сыланды, башка дәгъвалары ничектер икенче плангарак күчте. Колхоз председателе буларак, һәм, шуның өстенә тагын, бу авылда үзен ча- = мача яна кеше санап, Ахунжанов, әлбәттә, сикермәде, үзен тыйнак u тотты, кунакка чакыручы кешеләрдән төрле сылтаулар белән тайпы- о лып калу ягын карады, без тегеләй эшләдек, без болай эшләдек, дип ** мактанып, район газетасында мәкалә бастырырга да ашыкмады Ки- « беткә кереп чыгасы килгән минутлары булгаласа да, бердән, кибетче " Мөршидәнен кыек атып туры тидерергә тырышып әйтә торган чая < сүзләрен ишетергә теләмәде. Икенчедән, кибет алдында мәзәк сатып * торган кайбер сәрхуш авылдашларын бүлдерүдән куркып, ул тирәне әйләнебрәк узу ягын карады. Аның каравы, мәктәп тирәсеннән берничек тә әйләнеп уза алмый, киресенчә, соңгы вакытларда, бигрәк тә сабан туе көннәре якынлашу алдыннан, иртән — бригадаларга узышлый да, кичен кеше-кара аягы басылгач та мәктәп ишек алдына кагыла китә, мәктәп ишек алдында аунап яткан әлеге йөз килограммлы штанганы күтәреп ала да ыргыта, күтәреп ала да ыргыта. Менә бу чаклысында ул гаеп итәрләр дип тә тормый, тыйнаклык саклауны да артык саный —чөнки күңелендә тыелгысыз бер тилелек сакланаз сабан туе мәйданында көрәшкә чыгарга дәрте кузгалып тора иде. Дөресен әйткәндә, Сәлимнең күптәнге өянәге бу. Ул Мәргән тауда чагында да көрәшкәли иде, районда шоферлар курсында укыган чагында район сабан туена туры килеп, хәтта бер батыр да калган иде. Шул вакытта бүләк итеп бирелгән кер югыч аппараттан аның Хәдичәсе әле бүген дә булса файдалана. Дөрес, ул вакытта колхоз председателе түгел, гади бер механизатор гына иде ул, Мәргәнтауда исә үз кетәге, шунда торып канат каккан әтәч. Анда анарга ничек канат какса да яраган.
Хәзер бит колхоз председателе, анын бөтен хәрәкәтен сынап торалар булыр, әтәч булып кычкыручылар аңардан башка да табылыр. Көрәшкә яшьрәкләр дә бетмәгән, биш бала атасы була торып ул кысылып йөрмәсә дә...
Аннары тагын, үзе шундый өянәкле кеше булгач, якланып китеп, сабан туе бүләгенә бик тә күз төшәрдәй зат әйбер тапкан иде ул. Район универмагыннан бик шәп стена келәме сатып алып кайтып, идарә исеменнән сабан туе комиссиясенә шул бүләкне тапшырган иде. Җитмәсә тагын — кеше күңеленә ни килмәс —шул келәмне кулга тө-шерергә Йөри, бармагы үзенә кәкре кешенең, дип уйлаулары да мөмкин.
Күңеленнән шуларны үткәреп, көрәшкә бөтенләй чыкмаска, вәкарь саклап кырыйдан тына карап торырга булды. Шулай карар кылды, шулай эшләсә дөрес чыгачагына акыл белән үзен тәмам ышандырды. Ләкин акыл бер нәрсә, яшьтән кузгалган өянәк икенче. Бигрәк тә элек кайчандыр берничә мәртәбә көрәшеп, бу дәртле ярышның корты кергән кеше өчен.
Шулай уйлады Сәлим, ләкин шулай эшли алмады. Мәйданда көрәш башлану белән бөтенесен, шул исәптән үзенең колхоз председа- 6, «к. у.» м т, 65
теле икәнлеген дә, биш бала атасы сулганлыгыз па онытты, тыелгысыз көч белән мәйдан уртасына сикереп чыгып, көрәшкә кушылып китте.
Штанга күтәргәләп маташулары да тиккә генә булмаган икән, электән көрәшкәләп йөрүләре дә үзенекен итте, бер киткәч китте безнең председатель, берне екты, икенчене әйләндереп салды.- Аннары аңарга каршы Соликамск ягыннан кайткан бер әзмәвер килеп чыкты, урман эшендә эшләгән кеше, диделәр, үзе дә ачык ж ирдә — кояш күзе астында үскән яшь имән кебек таза иде. Моны күрел, кайберәүләр шундук председательләре турында кайгырта башладылар: «Ай-Һай ла! Җайсыз килеп чыкмагае председателебезнең эше, беләкләре берсе бер самовар юанлыгы, безне дредседательсез калдырмагае бу нахал кунак!» дигән пошаман узды. Китте як-яктан сүз ташлау, кисәтү:
— Кара әле, кем, Сәлим туган, әллә, болай гына бәхилләшеп, күтәртеп кенә куясыңмы бу егеттән. Җилкә бик киң, прәме мич капкачы хәтле.
— Биш баласы бар, хатыны яшь, нанимаешь... Алдын-артын уйламый кеше.
— Менә син уйлыйсың да бит... көч ягы сыек.
— Әйдә, аллага тапшыр, прсидәтел. Керәшен алласы ни, татар алласы ни. икесе дә почетта түгел хәзер.
Ахунҗанов игътибар иттеме бу сүзләргә, юкмы, ул турыда башка китерергә дә өлгерә алмадылар, менә ул бурсыктай бөтерелеп Соликамск әзмәверенең култык астына кереп чумды, башы шунда, кайдадыр, аста, бер мәлгә югалып калды, шуннан — астан торып теге «Яшь имәнне» берме, икеме тапкыр зырылдатып селкетеп куйды, теге моны нәрсәгә юрарга да өлгерә алмый калды булса кирәк, көчтән дә бигрәк хәйлә белән Ахунҗанов кунакны астан казып чыгарды һәм баш аркылы чөеп атты. Бөтенесе — дусы да, дус түгеле дә — мәйдан яңгыратып гөжләп куйдылар, тагын уены-чыны яварга тотынды.
Ахунҗанов биш минутсыз сабан туе батыры, идарә исеменнән бирелгән зат келәм менә-менә хөрмәтле председательнең өстенә бөркелергә тиеш... дип көткәндә, мәкер белән корсагы тулган ич бу дөньяның, чыкты шуннан «Алсу алан»ның үзеннән бер яшь әтәч, тракторист диделәр үзен, Ахунҗановның белгән-яраткан егете, Таш елганыкы, элек дусларча елмаешып күрештеләр. Бу күрешүне төрлегә юраучы лар булгандыр, янәсе, әгъвали түгелме председатель Таш елга егетен? Ләкин алай булмаган икән шул. Белгән кеше дип тә тормады Таш елга, биш баласы бар дип тә исе китмәде, ниһаять. «Председателем бит ул минем, соңыннан йомышым төшүе бар!» — дип тә курыкмады, Ахунҗановның үзе кебек, култык астына чумып, югалып та маташмады, алды биленнән кысып, чөеп күкрәк өстенә менгезде, бер мәл мәйданга күрсәтеп селкеп йөртте һәм... Сау бул, председатель Ахунҗанов! Сау бул, ике йөз сумлык келәм, мәйдан «ух!» ител гөжләде, ә председатель, бөтен мәктәп штангасын күтәреп җыйган мускуллары һәм батыр калырга чамалаган исәпләре белән, бер якка чәчрәп барып төште.
...Шунысы кызык: бу егылуыннан соң Ахунҗановның көрәш өянәге басылса басылгандыр, әмма «Алсу алан» кешеләренә булган ышанычы һәм мәхәббәте басылмады гына түгел, ә бәлки тагын да көчәя төште: «Борыныңны бик чөймә, Мәргәнтау тумасы. Монда синнән мэр- гәнрәк егетләр үсә икән!» днп, үзенә-үзе сабак биреп куйды ул.
Сабан туена хәзерлек көннәрендә, бәйрәм үзе шаулаган бу көн- вәрдә, үзенә бер шашыну белән, җанына урын тапмыйча атылып йөрүчеләрнең берсе кибетче Мөршидә булды. Сәүдәсе тукталып торганнан түгел, юк, ул көннәрдә сәүдәсе шәп барды анын. кешеләр кибет юлына тузан төшермәделәр, дөресен әйткәндә, Мөршидәгә көндезләрен күңелсезләнергә вакыт та тимәде. Изүләрен бәйрәм җаена җилбәгәй
. r кибеткә керә торды, өендә салынган <ни
гезне» кибеттәге алты кырлы стакан белән ныгыта торды, һәм үзен- нән-үзе анлашылса кирәк, кәефе күтәренке ир-ат мондый чибәр кибетче хатын кулыннан алып эчкәч, теленә хужа була аламы сон: я кирәгеннән артык мактап, я булмаса киртәгә кермәгән берәр уен-көлке әйтеп, теге бичараның бәгыренә тоз салып чыга. Ә төбендә боларнын ф бер нәрсә ята: Мөршидә «ирдән кайткан нәрсә», янәсе, күчәр башы _ белән бәрелеп киткәнгә генә укасы коелмас, коелса тагын елап барып £ сыеныр кешесе бармы? Телдән әйтеп үк бетермәсәләр дә, бу шукшая- = ру сүзләрен Мөршидә шулай анлый һәм, әлбәттә, кешегә чыгармыйча, is эченнән генә мона бик-бик кимсенә иде. Сөйләп тә торасы юк. аның ф да, әлбәттә, иргә чыгасы килә, яшьлек тилелеге белән эшләп ташлаган хатасын хәзер инде бөтен ачылыгы белән төшенгән: ир хатыны булып, * иренне иркәләп, үзен анын тарафыннан иркәләнеп торуга житми икән, и Ике арада кайчак тырт-пырт әйткәләшеп алулар булса булыр — була ® бирсен, ул шулай ике арада була да бетә, иртәгесен тагын син анарга, ул сина кирәк, анын каравы, ир белән торганда синең яныңда яклау- * чын бар, узып барган һәрбер эте-бете синең битеңә терәп юкны-барны н әйтә алмый. *
Шундый борчылып уйланулар, кимсенү һәм яшертен сагышлар аркылы үтеп килмәкче нде Мөршидә «Ахунжанов абыйсыжың ышыгына, ә менә ул ышыкта туктап хәл жыярга мөмкин булмады, чөнки анын ышыгында икенче кеше — аның үз кешесе бар икән. Шулай да икәүдән-икәү г^нә калып, бер сөйләшәсе иде. чынлап та, чынлап та өзелмәслек жепләр белән береккәннәрме алар? «Чәчләр бәйләнгән, балалар булгач инде кая барасың?» дип кенә яшәүләре түгелме? Шулай уйлап, тагын бер очрашу өчен озак кына жайлы форсат сагалап йөрде Мөршидә.
Ә хатын кыз, бигрәк тә Мөршидә кебек чая хатын-кыз, эшлим дисә, күңеленә килгәнне эшләми каламы сон! Әлеге шушы сабан туйлары белән баш әйләнгән көннәрнең берсе иде, идарә йортында Ахун- жановнын ялгыз үзе генә утырганын тәрәзә аша күреп, Мөршидә, алдын-артын уйлап тормастан, аның янына барып керде. Керде, ләкин ишек төбеннән узмады. Балалар кебек бераз тотлыкты, шул ук вакытта балалар кебек логикасыз иде.
•— Син курыкма, Ахунжанов абый, мин хәзер чыгам... Мин болай гына,— дип башлады ул, кереп баскан жиреннән адым да кымшанмыйча,— колхоз белән безнең алыш-биреш түләнгән.
— Безнең бухгалтер да шулай уйлый,—дип шаяртыбрак җавап кайтарды Ахунжанов. Бәлки, анарга бу минутта болай шаяртырга кирәк тә булмагандыр, Мөршидә кинәт битен учлары белән каплап елап җибәрде.
— Син шаяртасын, Ахунжанов абый,— диде ул, бераздан ничектер үз хәленә кайтып,— ә мин менә сүзем булганга кердем.
— Язма рәвештәме, телдән генәме? — дип. әле һаман да шаярта биреп сорау куйды Ахунжанов. Куркуын курыкмаса да, кннәт килеп кергән бу сәер хатын председательне бераз аптыратыбрак калдырган иде Ләкин инде бер дерелдәп алган Мөршидә бик катгый һәм бик җитди иде бу минутта, һәм сүзне озакка сузуны кирәк дип тә тапмады.
— Сүзем шул, Ахунжанов абый...— Мөршидә тагын тотлыгып калды, тәрәзәгә күз төшерде, ахрысы. «Кеше күрмиме минем монда ялгызым гына басып торганны?» дип уйлады булса кирәк күңеленнән, һәм. шунлыктан аеруча кабаланып, булган логикасын да чуалтып, кинәт һәм беркадәр дорфарак рәвешг» ярып салды,—әйтегез әле, Ахунжанов абый, только ни... яшермичә генә әйтегез: Хәдичә апа гел
Әллә китәчәкме?
Ахунжанов сорауның болай кинәт һәм кабыргасы белән куелуыннан, Мөршидәнең тавышында һәм күзләрендә чагылган ялварудан ук сизеп алды — юк, уйнап килмәгән, уйнап сөйләшми иде бу тынычлыгын югалткан хатын, һәм, әлбәттә, жавапны да җитди итеп әйтергә кирәк иде. _
— Ә кая китсен ул, минем законный хатыным була торып? Мин кайда — ул шунда.
Башка берни дә кирәк түгел иде Мөршидәгә, бөтенесен шушы берничә сүздән аңлап өлгерде ул: әйе, бу шул — Мөршидә кемнән булса да көтә торган яклау сүзе инде, ләкин ул сүзләр бөтенләй башка кеше адресына — Хәдичәсенә карата әйтелде. Димәк... син үзеңә ышыклану урынын башка тирәдән эзлә инде, хөрмәтле кимсенгән җан!
...Шуннан өч-дүрт көннәр узгач, сабан туе шау-шуы басыла төшкәч, телдән-телгә күчеп һәм жор телле кешеләр тарафыннан бераз куертылып өлгергәннән соң гына Ахунҗановка бер хәбәр килеп җитте: кибетче Мөршидә, кибетен ашыгыч рәвештә сельпога тапшырып, Соликамск ягыннан сабан туена кайткан әлеге егеткә ияреп китеп барган. Чын булса әгәр, әйткән, ди, киткән чагында: «Бар иде Балан- лыда күз атып йөргән бер кешем, бактың исә ул да: «Кем колы торырсың? Хатын колы торырмын», булып чыкты, инде хәзер Баланлы авылыгызда үземне түгел, эземне дә таба алмассыз!» — дигән, ди.
Әйткәндер.ме-юктырмы, ул чаклысы ачык түгел, ачыгы шул булды: атнамы-ун көнме узгач, «Алсу алан» колхозы идарәсенә, колхоз председателе Ахунҗановка адресланган, ләкин кайдан икәнлеге күрсәтелмәгән, кыска гына бер хат килеп төште:
«Ахунжанов абый! Озак саташырга сәбәп калдырмыйча, ачыктан- ачык әйтеп бирүең өчен рәхмәт. Үзеңнең Хәдичәң белән яшә, мәңге бәхетле булыгыз. Ә мин үз бәхетемне әлегә һаман эзлим, һаман таба алмыйм.
Соңгы сәлам белән: Мөршидә дип белсәгез, укып, хәер-дога кылсагыз икән».
Тагын да соңыннанрак, башта телгә алынган «өч кеше»нең өченчесе, соңгысы, калкып килеп чыкты. Бер көнне кич, истә-оста юк чагында, Ахунжановның квартирына аның урынбасары һадиев килеп керде. Бәйрәмнәр инде узган булса да, һадиевның бәйрәме әлегә узып бетмәгән, ул әлҗе-мөлҗерәк иде. Бәлки, болай батыраеп өнгә чаклы ук килеп керүе дә шул әлҗе-мөлҗелеге аркасында булгандыр. Шулай да үзен-үзе белештермәслек түгел, аягында нык басып тора, исерекләргә хас булганча, керүе белән сүздән бау ишәргә тотынмады. Бер-икегенә адым атлады да туктады, түбәнгә карап кына сүз башлады.
— Бу сабан туе шаукымы узсын да. син. председатель, мине бүтәв бер эшкә куш, яме. Җитте, председатель булып та карадым, заместитель дә булдым, эш кенә кыра алмадым Кәнсә эше — минем эш түгел, ничу кара әпәйдән ак әпәйгә сузылып азапланырга. И тагын шул хәтлесен дә әйтим, күңелем йомшак чакка туры килдең, әйтмич; кала алмыйм, душа мой, синең тәгәрмәчкә таяк тыгарга маташучы ларның берсе — ул мин дурак идем. Ә туктатып булмады синеңтәгәр мәчне и канса-канис, ник кирәк аны туктатырга? Только сүз шул: кот кар син мине папка күтәреп йөртүдән.
Ахунжановның башына кинәт кенә тәвәккәл бер уй килде: «Әниче! булыр моны Мыек урынына бригадир итеп куйсак? Ничек тә жиры ярата торган кеше бу».
— Ә соң син кешеләр белән эшли белерсеңме, Бакый абзый?
— Әйттең сүз: кешеләр минем алда биеп торачаклар.
— Биетү соралмый, эшләтә белеп эшләтү сорала.
— Болйв салгалап ^өрүләр булмасмы?
— Булмас! — диде һадиев кистереп һәм болай кистереп әйтүенә төзәтмә кертергә ашыккандай, өстәп куйды: адәм әүлия түгел, чамасы туры килгән чакта анда күз күрер.
— Акчасы бар чакта дисәң дөресрәк булыр, Бакый абзый. ♦
Ахунжановка һадиевнын рыяланып тормавы ошады. =
— Бар, бүгенгә кайтып ят, иртәгә керерсең, уйлашырбыз. Анысы S
правление эше. Е
— Мин үзем дә правление члены,— диде һадиев, кукрая төшеп, s
һәм күндәм рәвештә кабатлады: Ф
— И шуның белән кәнсәләрдә болганып йөрүләргә капут. Сөйләштекме шулай, Ахунжанов? я
Бу әле, әлбәттә, сөйләшү түгел, бу — бәйрәме тукталып жнтмәгән и урынбасарның, ихтимал, аяк өсте күргән төше генәдер. Шулай да ® моңарчы гел кара коелып йөргән һадиевның уйламаганда болай өйгә кереп, болай кинәттән чишелеп ташлавы һәм, аннан да бигрәк, үзенең 2 чын эшкә сусаганлыгын ачыктан-ачык әйтеп бирүе — уйландыра тор- «ган факт иде. һәр яктан истәлекле булды бу сабан туе. Ә алда — ан- * дый сабан туйлары тагын күпмедер әле!
Эпилог
Булып узган шул хәл-әхвәлләрдән сон биш ел узгач, без менә әлеге шул «Алсу алан» колхозында. Авыллар үз урыннарында. Урманнар, елгалар, чокыр-чакырлар да үз урыннарында. Ык та үз урынында яшел тугайлар, әрәмәлекләр, биек булып үскән карт тирәкләр ышыгында тын гына агып ятмакта. Хәер, быел ул вакыт-вакыт дулап та күрсәткән, янәсе, сез миңа бик үк ышанып бетмәгез, кешеләр! Минем искәрмәстән генә дулап куя торган гадәтем дә бар. Кайдадыр, елганың югарыгы өлешендә, кинәт орып яуган көчле яңгырлар булып узган булса кирәк. Ык дигәнен жәй уртасында ярларыннан чыгып ташыган, югарыдан мунчалар, сөт бидоннары, сарыклар агып килгән. Басма-ларны, күперләрне агызып алып киткән. Аның каравы, миллионнарга төшереп, Мөслим янында Ык аркылы салынып ята торган тимер-бетон күпер белән мактанырга өйрәнеп киләләр монда.
Теге вакытта Шайтан тавыннан чокып чыгарыла башлаган ташлар хәзер инде терлек фермалары, каралтылар, ашлык амбарлары, мастерскойлар булып басканнар. Дөрес, Хәтмулла абзый көткән «таш пулатлар» ук булып җитмәгәннәр алар, ләкин авыл читендә озын-озын сузылган һәм озак елларга исәп тотып, нык итеп эшләнгән, башлары шифер, черепица белән ябылган таш каралтыларны күреп, мин бик куанып йөрдем. Шулай ук Хәтмулла агай язмышы да кызыксындыра иде мине. Гел кырлар, гектарлар турында гына булмасын, дип мин председатель өендә табын янында утырганда аның исемен дә кузгатасы иттем.
Хәтмулла абзый дигәнебез, бөтен нәрсәдән кызык табып, юктан гына да уйнап-көлеп гомер иткән ул карт, кеше сүзенә балалар кебек ышанучан һәм вакыты белән кешеләрдә дә ышаныч нуры кабыза белүче һәм, шул яхшы сыйфатлары өстенә, агай-энедән «аткан» тәмәкесен аеруча тәмле итеп тарта белүче, карчыгы тыеп тормаганда чак кына мутлыгы, чак кына борчак сибүе белән дан казанган ул гөнаһлы адәм баласы, сибәсе борчагын сибеп бетергән дә инде дөнья куйган.
Аның каравы, зәңгәр күк чатыры астындагы бу ямьле җирләргә колхоздагы зур эшләрне дәвам иттерү өчен икенче кешеләр килгәннәр һәм, аларның алда әле тагын да күбрәк киләсен күздә тотып булса
кирәк, колхоз председателе, оезнең әлеге шул-^күптәнге танышыбыз Сәлим Ахунҗанов, сүз чыкканда, уенын-чынын бёрга- тгушып әйтте безгә:
— Сыерлар, бозаулар өчен җиткерәсен җиткердек, инде үзебез өчен, туачак балалар өчен бала тудыру йорты да салып җибәрсәк, диде, хәйләкәр көлемсерәп.
Колхозының киләчәгенә зур ышаныч белән яшәүче Ахунҗанов, шулай да бу мәсьәләдә безне бераз мәтәштерергә уйлады булса кирәк. Шуннан әйтәм бу сүзне: шушы «Алсу алан»га килгәч туган һәм бу якты дөньядагы беренче көннәрен-атналарын таракан катырырлык салкын өйдә уздырган Тәскирәдән башка «үрчемнәре» күренми иде аларның.
Бу якка ым ясый башлагач, Ахунҗанов ике уйларга урын калдыр, маслык итеп өзеп әйтте:
— Биш бала, ике кешегә бу бик җиткән, план үтәлеше ике йөз про. центтан артык. Башкалар шулай, без тырышканча, тырышып карасыннар иде әле,— диде.
Җитмәсә тагын, «Алсу алан»га килгәч туган бу бишенчесе, Тәскирә кызчык, гаҗәп тере күренә, әтисе-әнисе суыкка чыныктырып үстергәнгә шулай ул дип, юкка гына әйтмидер, ахры.
«Суык өй» дип узганны искә төшереп әйтүләре, хәзер ул тыкрык буй өй яңадан каралган, сипләтелгән, эченнән-тышыннан такта белән төрелгән, «хәзер безгә суык борынын төртә алмый!» дип, сүз арасында мактанып куйды хуҗа. Хатыны Хәдичә ханым, теге вакыттан бирле бераз үзгәргән, хәрәкәтләре салмаклана, үзе юаная төшкән, ләкин төс салмаган, элекке кебек үк сөйкемле, кунакчыл хозяйка, форсаттан файдаланып, шулай да ире бакчасына җиңел генә бер таш атмыйча кала алмады:
— Ярлы кеше яманыр да куаныр, ди... Шулай булмый хәле юк г.нде, председатель башы белән үзенә аерым яңа өй салдырып керә алмагач.
Икесенеке дә дөрес, әмма иң дөресе: ир белән хатын арасына кысылмау! Әллә җәй уртасы булганныкы, әллә хуҗаларның якты чырайларыннан — миңа председатель өенең түр башында, сый-хөрмәт белән тулган табын янында гаҗәп дәрәҗәдә җылы һәм ипле иде.
Аш-суга оста хозяйка ул арада бик матур чынаякларда, ак подноска тезеп, кап-кайнар чәй дә ясап китерде. Чәй бирелү — сайрашып утыруның чиге дигән сүз инде ул. Моны мин эчемнән генә уйлап куйдым, ләкин шул ук вакытта болай затлы итеп ишекне искә төшерә белгән хозяйкага нинди дә булса бер мактау сүзе әйтмичә дә мөмкин түгел иде.
— Әллә сездә бөтен нәрсә әфсен көче белән эшләнәме, Хәдичә ханым? Шундый тиз арада, шундый авыз пешерә торган кайнар чәй өлгертеп китерүегездән әйтәм.
— Белмим шул... Безгә газның шундый әфсенлесен җибәрә торган булсалар инде,—диде Хәдичә, шуклыкка каршы шуклык белән. Әмма Ахунжановның үзенең бу мәсьәләне шуклык белән генә күмеп калдырасы килми иде.
—- Җибәрмиләр, үзебез машина җибәреп алдырабыз газны,—дип сүзгә кушылды ул, чак кына мактану тоны белән,— бездә хәзер өй саен диярлек газ.
Газ, электр, телевизор, кызларында тез асты чокырларын күрсәтә торган кыска итәкле күлмәк, егетләренең авызында бастырык юанлыгы папирос — тәмам түгәрәкләнгән монда тормыш, шәһәрен бер якта торсын. Шулай да «кибәнне очлап» куярга ашыккан булганмын икән, түгәрәкләнмәгән икән әле дөнья.
бик чекерәенЖнторуына караганда, нәрсәдер сизелгән дә кебек иде. «август аенда мондый салкынча төннәр буладыр инде ул» белән минем «барометр» туктаган иде инде. Иртәгесен — бик аяз салкын иртә иде ул, җылы өйдән чыккач мин тоташ чирканып куйдым — яна «ГАЗ»ы- на утырып Ахунжанов безнең капка төбенә килеп туктады.
— Әйдә, курсәтәм мин сезгә «түгәрәкләнгән» дөньяны,—диде ул. кырыс кына. Артык бер сүз дә өстәмичә, юлда да ни турында да сүз башламыйча, туп-туры кырга — кукуруз басуына алып китте.
Кичә без бу басулардан бер узган идек, каерылып уңган яшел кукуруз плантациясенә карап сокланган идек. Көлсу туфрак дип кайчандыр кимсетелеп телгә алынган жир — үзенә азык биргәч, игелеген кешедән яшерми икән — кара-кучкыллы кукуруз урманына әйләнгән иде. Кеше әйтеп кеше ышанмас, бер төн, чекерәешкән йолдызлары белән килгән бер афәтле төн бу «яшел урманны» үзенең каты кыравы белән кара яндырып ташлаган иде. Без машина керткесез куе булып үскән, ләкин чәкәнләнергә өлгерер өлгермәстә башлары, өске яфраклары көеп калган кукуруз плантацияләре янында, башларыбызны иеп. мәет өстендәге кебек, сүзсез басып тордык.
һәм Ахунжанов һаман шулай кара көйгән хәлдә, миңа күтәрелеп тә карамастан, машинасына борылды.
— Менә күрдегезме, безнең эшнең жан жәфасы белән барганлыгын,— диде ул, кузгалып бераз киткәннән соң,— элек терлекләр өчен торак дип тир түктек. Инде торакларыбыз бар, азык проблемасын яңадан карарга кирәк булып чыкты. Бу яртылаш көйгән силос массасыннан без көткәннең утыз проценты да чыгачак түгел.
Аның тавышында кичә «өй саен газ кертү» белән мактану өненең әсәре дә калмаган иде бүген, һәм, гомумән, ул көнне председатель гел ачулы төс белән, кашларын жыерып, берәү белән дә рәтләп сөйләшә алмыйча, кара көеп Йөрде. Ә кем белгән, бәлки эченнән генә теге сабан туе көннәрендә, көрәш мәйданында егылганнан соң ясаган нәтиҗәне үк ясагандыр. Таш амбарлар, таш кладовойлар, терлек абзарлары салды колхоз, электр китерде, газ китерде колхоз, кешеләр әнә шифер, калай түбәле өр-яңа өйләр, радиолалары, телевизорлары, идәннәренә келәмнәр җәелгән өйләр ясап керделәр, болары белән мактанырга була. Ә менә табигать кирелекләре белән көрәштә әле кайвакытларда егылгалап та куйгалыйбыз. Димәк, тынычланырга урын юк, исереп калырга урын юк, мускулларны бушатмаска, көчне йомшартмаска, мәйдан гел алда, көрәш гел дәвам итә дигән сүз.
Кимн, 1969—1970,