Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЕЙНЫҢ ӘДӘБИ ФИЛИАЛЫНДА


атарстан Дәүләт музее инде күп еллардан бирле татар әдәбияты тарихына караган материалларны туплау, ейрәнү һәм пропагандалау буенча шактый эш эшләп килә.
Казанда әдәбият музее ачу яки музей каршында әдәби филиал оештыру мәсьәләсе җәмәгатьчелек тарафыннан 25 ел элек үк кузгатыла. Күренекле татар язучысы Г. Кутуй 1944 елның 21 июнендә ТАССР Верховный Советы сессиясендә ясаган чыгышында болай дигән иде «Мин Пушкинның каләмен, аның кулъязмаларын күргәнем бар. Аларга 100 елдан артык. Алар зур мәхәббәт белән музейда саклана. Тукай моннан 30 ел элек үлде, ә мин аның каләмен, аның кулъязмасын кайда күрә алам! Шуны ук Гафури, Такташ һ. б. турында да әйтергә була. Безгә әдәби музей кирәк».
Ниһаять, 1967 елда татар Дәүләт музее каршында татар әдәбияты филиалы ачылды һәм эшкә кереште. Шушы кыска гына аакыт эчендә әдәбиятыбыз тарихына караган шактый материал тупланды. Анда хәзер күп кенә язучыларның китаплары, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Камалның шәхси әйберләре, һ. Такташ китапханәсе. Кенигсберг шәһәре тирәсендәге сугышта һәлак булган шагыйрь Ф. Кәримнең пулялар белән тишкәләнгән шинеле һәм башка шундый мөһим, кадерле әйберләр бар.
Соңгы елларда, тематик план тезү һәм булачак экспозициянең тематикасын эшләү белән бергә, музейга материал туплау да бик актив алып барылды. Музей фондларында булган материалларны җентекләп өйрәнгәннән соң. экспозициягә кирәкле өстәмә материалларны җыю планы тезелде. Бу планда борынгы әдәбиятка, Ватан сугышы чоры әдәбиятына һәм бүгенге әдәбиятка караган материалларны җыйнауга төп игътибар бирелде.
Эшне үзләре сугышта катнашкан һәм хәзерге көндә дә исән, актив эшләп килүче язучылардан башладык Бөек Ваган сугышы чоры әдәбияты бүлегенә татар язучы- ларының фронт блокнотларын, куен дәфтәрләре, фронт газеталары өчен язылган белешмәләр. хәрәкәттәге частьларга бару өчен бирелгән таныкламалар, сугыш хәрәкәтләренең карталары, хатлар, кыр сумкалары, сугыш шартларына җайланган ручка- карандашлар, язучы белән кырыс сугыш юлларын үткән юл капчыклары һ. б. җыйнадык. Ятучылар катнашында чыгарылган фронт газеталарын да читтә калдырмадык. (Үэөк Полмтуправлениенең карары буенча, сугыш елларында татар телендә 15 кә якын нсемдә газета чыгарыла.) Бу газеталарда, информбюро хәбәрләре белән беррәпән. әдиплеребезнең шигырь һәм поэмалары, хикәя һәм очерклары да басылып килгән.
Хәзергә көн әдәбияты буенча материал туплаганда музей хезмәткәрләре төп игь- тхбарны язучыларыбызның җәмәгать эшчәнлеген һәм иҗат характерын күрсәткән әйберләрне җыюга юнәлттеләр. Мәсәлән, күп еллар буе нефтьчеләр арасында яшәп, әларның хезмәте турында романнар язган Г. Ахунов нефтьчеләр үзенә бүләк иткән касканы, бөтен ил күләмендә үткәрелгән күп кенә әдәби очрашуларда татар әдәбияты вәкиле булып катнашкан шагыйрь Зәки Нури Казагыстан укучылары, Хакасс шагыйрьләре бүләк иткән сувенирларны. Г. Әпсәләмов Йолдыз шәһәрчеге укучылары үзенә бүләк иткән медальне, безнең үтенүебез буенча, музейга тапшырдылар
Т
Бүлек жеЯюиэрләре 40 nan язучымын еендз |кайберлзрендә берничә талкыр] булдылар. Безнең мореҗәгатькә җавап итеп, музейга үзләренең әсәрләренең терле варианттагы кулъязмаларын, «ларның беренче һәм соңгы басмаларын, автографлар белән каләмдәш дуслары бүләк иткән китапларны, теге яки бу әсәрнең популярлыгын, язучының тормыш белән ни дәрәҗәдә бәйләнешен күрсәткән укучылар хатларын, авторларның әсәрләрендә прототип булып хезмәт иткән кешеләрнең фоторәсемнәрен һ. б күп материалларны бүләк иткән язучыларга без чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Аеруча кыйммәтле материалларны без язучы Г. Баширов, Г. Әпсаләмов, С. Хәким, Г. Минский, А. Шамов, Р Ишморат һ. б. иптәшләрдән алдык.
Язучыларның гаиләләрендә, туганнарында бик күп кыйммәтле әйберләр саклана. Музей хезмәткәрләре алариың күбесе белән бәйләнешкә керделәр Күренекле татар шагыйре. Ботенсоюз укучыларына яхшы таныш. «Шүрәле» балеты. «Җәлил» операсы либреттолары авторы Әхмәт Фәйзинең бик кыйммәтле кулъязмаларын, скрипкасын, күзлеген һ. б. шагыйрьнең сеңелесе Зәйнәп Фәйзиева тапшырды. Фашист тоткынлыгында Муса Җәлил белән бергә һәлак булган күренекле татар совет балалар язучысы Абдулла Алишның сеңелесе И. Сункишева исә язучының хатларын, документларын, кара савытын һ. б әйберләрен бирде.
Әдәбиятыбыз тарихын яңа фактлар белән тулыландыру ечен, музей ТАССРның культура министрлыгы каршына татар әдәбияты классикларының архивларын сатып алу мәсьәләсен куйган иде. Бу мәсьәлә яклау тапты, нәтиҗәдә 1969—70 елларда Фатих Кәрим, Кави Нәҗми. Һади Такташ, Шәриф Камал архивлары музей байлыгына әверелде. Ә ул архивларда шактый кызыклы материаллар бар. Мәсәлән. Ш. Камалның моңарчы әле беркайда да басылмаган «Шик» исемле комедиясе, һ. Такташның «Камил» исемле киносценарие һ. 6
Кайвакыт язучыларның туганнарында турыдан туры язучыга карамаган, ләкин аның популярлыгын күрсәткән әйберләр дә очрый. Мәсәлән. Ф Кәрим архивы (аның сугыш блокнотлары, хатлары, шагыйрь бүләкләнгән Ватан сугышы ордены] белән бергә, тагын бер бик меһнм экспонат алынды. Ташкентта үткәрелгән Азия-Африкә илләре язучыларының конференциясендә, тәрҗемәче булып. Ф. Кәримнең сеңелесе Зара Муратова да катнаша. Бер тәнәфестә Назыйм Хикмәт вны Ирак шагыйре-революцио- нер Салях Бахр Апь-Улюм белән таныштыра. Ирак шагыйре. Ф. Кәримнең сеңелесен күреп, бик нык дулкынлана һәм Ф Кәрим шигырьләрен Ирак революционерлары термәләрдә укуларын, ул шигырьләр авыр терма газапларын җиңәргә ярдәм итүен әйтә. Татар шагыйренең тероик поэзиясе каршында баш иеп. ул үзенең кулындагы Йозегсн салып Зарагь бирә. Бу экспонатның тарихы шундый. Без ул тарихны тагын да ачыкларга — нинди юллар белән Ф. Кәримнең шигырьләре Ирак тормәләренә үтеп керүен һәм алариың хәзерге коннәрдәге язмышын белергә тырышачакбыз.
Музейга материал туплау эшендә әдәбиатчы-галимнәр зур ярдәм күрсәтә. Алзр консультация, киңәшләр бирү, теге яки бу материалны кайдан эзләргә кирәклеген вйтү белән бергә, үзләре тапкан әйберләрне дә музейга бик теләп тапшыр тлар Музей гыйльми советының актив члены. Муса Җәлилнең иҗат һәм тормыш юлын туктаусыз ейрәнүчс Гази Кашшаф шагыйрьнең васыятен. Советлар Союзы Герое грамотасын һәм Ленин премиясе лауреаты дипломын тзлшырды.
Музейга материал туплаганда музей хезмәткәрләре аерым коллекционерлар белән дә бәйләнешкә керделәр. Композитор Нәҗип Җиһанов безгә Муса Җәлилнең бил каешын тапшырды. Ул каешның тарихы болай М. Җәлил фронтка китәсе кичне Н. Җи- һанов аның белән. «Алтынчәч» операсының премьерасы хакында сойләшеп, шәһәр урамында йергән. Шул кичне аерылышканда, борынгы гадәт буенча, алар бил каешларын алмашкан булганнар.
Уральсиида яшәгәндә Г Тукайның Камил Мотыйгын белаи якын таныш булуы билгеле. Менә шул кешенең улы Хәмит Тәхфәгулпнн Уральскидагы Мсмынгыя мәдрәсәсендә Тукайның беренче шигыре һәм публицистик мәкаләсе басылган мульезма журналны, «Яңа тормыш- исемле газета чыгару әчен тезелгән. Тукайның русча имзасы куелган договорны, шагыйрь файдаланган к«ра савытын тапшырды.
Магълүм булганча. Боек Саган сугышы елларында күп кенә рус язучылары рес-публикабызның ЧистаЙ шәһәрендә эәакүациида яшипәр. Чистайда яшәүче Авдеевлар гаиләсе әнә шул яэучылар белән тыТыэ элемтәдә була Язучылар үзләре, шаярып.
Авдеевлар йортын «язучылар союзы клубының филиалы» дип иирилар. JA йортның хуҗасы Валерий Дмитриевич Авдеев хәзер Ровно шәһәрендә яши. Ул Киев университеты филиалының профессоры. Валерий Дмитриевич музейга рус язучыларыннан Л. Леонов, М. Исаковский. Н. Асеев. Б. Пастернак, К. Треневларның Чистайда яшәгән вакытларында автографлары белән узенә буләк иткән китапларын һәм Чистайда төшкән фоторәсемнәрен бүләк итте.
Музейда язучыларның портретларына, скульптураларына һәм биографик картиналарына да зур урын бирелеп, алар әдәби экспозициянең аерылмас кисәген тәшкил итәләр.
Музейның «Язучылар Җәлил турында» дигән бүлегенә тупланган материалларны без төрле милләт әдипләренә хатлар язып, соратып алдык. Беренче булып безнең хатка казакъ язучысы Җубан Мулдагалиев җавап бирде. Ул үзенең казакъ, рус, татар, үзбәк, таҗик телләрендә чыгарылган «Җыр үлми» исемле поэмасын җибәрде. Китапларының берсендә аның «Бу поэма — данлы Җәлилнең үлемсез поэзиясе һәм батырлыгы алдында тез чүгүем билгесе» дип язылган. Аның артыннан Ю. Корольков, Н. Тихонов, С. Щилачев, С. Смирнов. К. Симонов, П. Бровка. Э. Межелайтис. Б. Кер- Бабаев, М. Турсун-задә, Г. Леонидзе. Р. Рза һ. б. бик күпләр М. Җәлил турындагы фикерләрен язып җибәрделәр.
Менә шундый байтак кына файдалы эшләр эшләнсә дә, музейга материал туплау эше һәр яктан да яхшы бара дип булмый әле. Мәсәлән, материал җыю буенча фәнни экспедицияләр, язучылар булган, яшәгән һәм эшләгән урыннарга — Ибраһиме! һәм Гафури яшәгән Уфа, М. Җәлил һәм Ш. Камал яшәгән Оренбург. Тукай яшәгән Уральск шәһәрләренә командировкалар оештырылмый.
Татар әдәбияты тарихына караган материаллар төрле җирләргә чәчелгәннәр. Аларны бер җиргә, бер кулга җыю мәсьәләсен бик кискен куярга кирәк. Югыйсә, вакыт үтү белән алар юкка чыга бара. Мәсәлән, без бик озак эзләп Ш. Мәрҗани китапханәсенең эзенә төштек һәм аны музейга алуны тизләтүгә бөтен көчебезне куйдык. Ләкин соңыннан ул китапларның, начар урында саклануы нәтиҗәсендә, бөтенләй эштән чыгулары билгеле булды..
С. ПИСАРЕВА.
музейның әдәби бүлек мөдире.
Д. БАҺАУТДИНОВА.
музейның әлкән фәнни хезмәткәре.