Логотип Казан Утлары
Комедия

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...


КОМЕДИЯ ВОДЕВИЛЬ. ӨЧ ПӘРДӘДӘ
Вакыйга Татарстанда, кечерәк шәһәрләрнең берсендә бара. Шәһәр читләрендә салын; торган бер квартиралы коммуналь йортларның ишек алды Терлек асра чаганлыктан ул яшеллеккә төренгән. Куе тирәкләр артындагы рәшәткә бөтенләй күренми дә. Түрд тыкрыкка алып чыга торган арт капка. Уртада күршеләрнең уртак файдалана торга өстәле, озын эскәмия. Бер читтәрәк самовар кую һәм савыт-саба юу өчен махсус әзер ләнгән урын. Кер элү өчен баулар асылган.
Ун яктагы квартирада Газизләр семьясы яши, сул яктагысында Госман семьясы. Га энзләр йортының безгә террасасы, алгы бүлмәнең ишеге һәм тәрәзәсе күренә. Террасад тумбочка, тумбочка өстендә телефон. Шнуры озын булганлыктан, аны күчереп йөртерг дә мөмкин, йорттан алдарак, уң якта, ягъни ишек алдының түрендә, сарай булырг тиеш. Ул безгә күренми, шул якка сузылган сукмактан гына без аның барлыгын чама лыйбыз Госман семьясы ике катлы йортта яши Әмма безгә йортның икенче каты да балконы да күренми. (Хәер, театрның мөмкинлеге бар икән, күрсәтә бирсен.) Безгә алп бүлмәнең тәрәзәсе белән ишеге күренсә дә бик житкән. йорт алдында, сул якта, бакч булырга тиештер, рәшәткә шул турыда сөйли.
ВАКЫЙГАГА КАТНАШУЧЫЛАР:
Газиз. 22 яшьтә.
Госман Ганиевнч. 50 яшьләрдә. Комбинат директоры. Шәмсия. Госманның олы кызы.
Рәмзия. Госманның кече кызы. Шакир. Газизнең атасы. Пенсионер. Бибиәсма. Газизнең анасы.
Гайфи Габдрахманов. 25 яшьтә. Ризван Арсланов. 20 яшьтә.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Пәрдә ачыла Эчке пәрдә артында музыка', жыр ишетелә.
Сокланалар миңа карап дуслар, Ямь табарсың диеп тормыштан. Шат яшәргә сездән өйрәндем мин, Шаянлыгым минем тумыштан. Яннарымда якын дуслар барда Гөрләп уза җәем, кышларым. Зәңгәр күктә күпме йолдыз булса, Шул кадәрле җирдә дусларым.
Моңаерга күнекмәгән күплем. Дөнья мине көләч яраткан, Туганчы ук минем күгемдәге Кайгы томаннарын тараткан.
Бу әсәрдәге җырларга композитор Сара Садыйкова музыка язда.
Л1инея вчеи ширин и,шлирих. Ээнгәр күктә күпме йолдыз булса. Шул кадәрле жирдә дусларым
Эчке пәрдә телем-телем булганлыктан, башта спектакльгә катнашучылар башларын гына күргәтеп җырлыйлар, аннан үзләре дә сәхнә алдына чыгалар. Җырны шунда гына ♦ тәмамлыйлар да күздән югалалар.
Эчке пәрдә ачыла Июнь ас Шимбә көн Иртәнге сәгатьләр Порт артыннан Бибиәсма килеп чыга Кулында комган. Сулдагы йортнын тәрәзәсе ачылып китә, анда Рәмзия u күренә Җырлый.
Рәмзия, йөрәгемдә ташкая хисләр Тулыр да бер түгелер дә. Күз алдымда йөрмәсәң дә. йөрерсең күңелемдә. Яна минем йөрәгем, Әзеләдер үзәгем, Әйтелмичә калыр микән инде Әйтер сүзләрем.
Әсма. Уяндыңмыни, Рәмзия? Иртәләгәнсен.
Рәмзия. Йоклаган булсам уяныр идем дә. Әти кайтмады, Әсма х апа. Кичтән балыкка дип киткән иде. Озак утырмам дигән иде.
Әсма. Чиерткәненә алданып утыра микәнни? а
Сукмак буйлап, төймәләрен төймәти-төймәлн, Шакир килә s
о
Шакир. Кайтыр, борчылма. Балык тотарга дигәндә дөньясын оны- ” та инде ул.
Террасада Газиз күренә.
Р ә м з и я. Хәерле иртә! (Ишектән чыга.) Төн буе утын сүнмәде. Әллә таң атканчы утырдык инде?
Әсма (самовар янында). Аның шул инде, көн димәс, төн димәс. Яза да сыза, сыза да боза.
Рәмзия. Нинди машина уйлап чыгармакчы була икән бу кеше? Белсәң идс.
Әсма. Чыгара, пычагым. Апа булмый да булмый дип тукып торалар, ә ул үзенекен итә тора.
Рәмзия Тырыша, тыр.маша. (Үртәп) Сабырлык бирсен ходаем...
Газиз. Ике бака каймак чүлмәгенә төшкән, ди. Берсе монын чыгарга теләп бераз тыпырчынып караган да барыбер булмый дип туктаган. Ә икенчесе өметен өзмәгән, һаман тыпырчынган, һаман азапланган. Алҗып беткән. Инде тәмам хәлдән тайдым дигәндә, караса: аягы астында каты әйбер. Каймактан май төшкән
Шакир (күтәреп ала). Әһә, шуна басып бака чүлмәктән чыкканмы? Газиз. Чыккан. Менә шул икенче баканы ошатам мин.
Рәмзия. Снн үзен ана охшагансың. Ква-ква!
Газиз. Ба-ка-кя! (Рәмзияне тотарга теләп куа башлый.)
Шакир. Чыгар шул! Өметсезлеккә бнрелеп, тукталып калмаган, шуна чыккан да ул. Снн үзен дә, Газиз, юлыңдагы киртәләрне җимереп чыгарсын әле шәт иншалла!
Әсма. Чьи ар, аягын сындырмаса.
Шакир. Әйткән иде диярсез! Тырышкан ташка кадак каккан, диләр. Менә директорын кайтсын әле балыктан. Мин анын белән үзем сөйләшеп карыйм.
Газиз. Сина гына катнашырга калган иде!
Шакир. Катнашам. Бөтен эшеннс тоткарлап килүче ул ич.
Радиодан иртәнге физкультура музыкасы ишетел» башлый Гаана Яелан Р a ы i н я физзарядка ягарга кереш» Шакир да яшьләрзан калышмы*
Ш а к и р. Пенсиягә чыккач самый раз ул. 1окса,)»рсэ белая юа насың.
Шакир чүгәләгән жиреннән аягына баса алмый, аны Әсма күтәреп торгыза. Рәмзия нсә физзарядка ясаудан бигрәк Газиз белән шаяруны артыграк күрә. Әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан ул анын ботына менеп кунаклый Газиз аны чнмкәлдереп жнбәрә Шау-шу, чыр-чу. Шул чакта ерактан ук Г о с м а н н ы ң тавышы ишетелә башлый.
Госман. Аттырам!..
Әсма. Чү! Үзе кайтты түгелме? Госман!..
Рәмзия. Әти!..
Арт капкадан Госман кайтып керә Киемнәре буялып беткән, үзе тунган, дер-дер калтырый. Иңендә кармаклар.
Госман. Аттырам! Бөтен этләрне аттырып бетертәм!
Шакир. Күрше, ни булды?
Госман. Кичке тынлыкта бераз утырыйм дип балыкка барган идем. Аргы елгага. Бер дача буенда туктап кармакны салам дигән дә генә, арттан килеп «һав!» — бозау кадәр эт. Овчарка. Угры дип уйлады, ахры.
Газиз. Шуннан?
Госман. Аягым таеп суга барып төштем.
Шакир. Әйе.
Госман. Чыгармый гына бит, кафер. Таң атканчы су эчендә тотты. 'Аттырам!
Җыйнаулашып Госманны чишендерергә керешәләр Рәмзия белән Газиз итекләрен салдырып, эчендәге суын түгәләр Итек эченнән нак балыклар, ташбашлар коела, Шакир белән Әсма Госманның чалбарын салдырып, аны сыга башлыйлар. Сыга торгач, чалбарның бер балагы өзелеп үк чыга.
Әсма. Ай, харап булды.
Госман. Нишләдегез инде!..
Газиз белән Рәмзия өйләреннән икесе ике одеял алып чыгып, Госманны алдаа да. арттан да одеялга төреп утырталар. Бу эшләр барысы да музыка астында бара.
Шакир. Төн буе билдән суда тордыңмы, күрше?
Госман. Билдән!.. Билдән генә булса бер хәер иде, муеннан тотты, колактан.
Әсма. Ходаем икән.
Г о с м а н. Әз генә селкенә башладыңмы, лап! — лапысы белән баш түбәсенә. Кычкыра башладыңмы — лап!
Әсма. Әстәгьфирулла. ,
Госман. Чыгармый да, батырмый да. Суы салкын, җелекләремә үтте. Күгәреп, бөрешеп беттем. Дер-дер калтырыйм. Ә ул үзе ята ком өстендә, койрыгын болгап. Дачасын саклый, янәсе, йоклап та китми, ичмасам. У-у-у!.. (Рамзия елый ук башлый.) Елама әле син.
Шакир. Менә сиңа кирәк булса.
Госман. Ниләр генә кылмадым, ялварып карыйм, ялынып карыйм. Юк Нинди генә тәмле сүзләр әйтмәдем; акыллым да калмады, йомшагым да, матурым да. Юк, колагына да элми. У-y-yl Аттырам! Тиресен тунатам!
Шакир. Кая, суык тия күрмәсен тагын.
Әсма. Хәзер самоварым кайнап чыга.
Ш а к н р. Әй, куй әле самовар! Әнә анда шешә төбендә бераз калган иде бугай. (Өйгә кереп китә.)
Госман. Рәмзия, бар әле, анда селедка бар.
Газиз. Селедка, селедка!
турында әйтәм... Көн-төн утыра. Ник бер генә эше гамәлгә ашсын. Туры- ♦ сын гына әйтсәм, син аңа юл бирмисен, күрше. Күпме чертеж гына н сызды... s
Госман (стакандагы аракысын күтәреп эчә дә кычкыра). Селедка! * Шакир. Селедка! а
Әсма.3' ) Селедка! =
Рәмзия селедка алып чыга Шакир селедка терелгән кәгазьгә күзе тешеп, тукталып кала
Шакир. Бу ни? Газиз, кил әле, бу синен чертежың түгелме сон?
Газиз (чертежга карап алгач. Госманга текәлә). Мин аны сезгә моннан бер ай элек, танышып чыкмассызмы, дип керткән идем.
Ш а к и р. Ул аны карап та тормаган. Тартмасына салган да куйган. Аннан алып селедка төргән. Беткәнме гәзит?! К«н дә берәр кочак китерәләр. Укып өлгерер хәл юк. Ә ул селедкасын чертежга төреп кайткан. Кешенең айлар буенча, еллар буенча утырып эшләгән хезмәтенә!
Госман. Карасин аны, синен чертежың эләккәнмени? Ай. бу хәтер, ай, бу ыгы-зыгы. Мәшәкать белән баш катып беткән. Син ачуланма инде, Газиз, ялгышлык миндә.
Шакир Ачуланмас идек тә. беренчесе генә булса. Синең бит, Госман Ганиевич, гел шулай. Газизне санга да санамыйсың. Кирәкле эш белән утырамы ул. кирәксезме.
Газиз. Ул минем жүиле эш чыгара алуыма ышанмый.
Шакир. Техниканы үстерү буенча күпме тәкъдим кертеп карады.
Берсе дә эшкә ашмый. Суга ташлаган таш кебек төшә дә югала.
Г ос м а н. Я алла, аның тәкъдимнәренең эшкә ашарлык булмавына мин гаеплемени?!
Шакир. Син директор, янып язмышын син хәл игәсең.
Госман. Юк инде, Шакир ага. күрше хакы дип, мин жыен чиле- пешле тәкъдимнәрне кабул итеп утыра алмыйм. Бигайбә.
Шакир. Алай икән. Болай булгач, син аның соңгы эшен дә чиле- пешле диярсен инде.
Госман. Нинди эшен?
Шакир. Җыю цехына конвейер кертү буенча. Эле яңа гына тәмамлады.
Госман. Соңга калган. Безгә ул тәкъдимне керттеләр инде.
Шакир. Ничек? Кем?
Госман. Арсланов. Чертежлары белән танышып та чыктык. Ошаттык. Әйбәт дип таптык.
а. «к. у.» л» т. а!
Гоем аТГЛужасы күренмәде. Әллә дачада булмады, әллә булып та качып калды. Шулай да исемен сорашып белдем. Гайфи атлы икән. Судка бирмәсәмме мин аны!
Шакир шешә белән аракы алып чыга.
Шакир. Әйдәле, күрше, тот әле. (Стаканга аракы салып бирә ) Бетереп эч, бетереп. Менә шулай. Ул желекләреңә үткән суыкны кысрыклап, куып чыгармыйча ярамый. Менә булдырса шушы гына булдыра инде аны. Яле, тагын тот әле, тот.
Госман. У-у-у...
Шакир. Каяле, үзем дә булышыйм.
Әсма. Син суга төшмәгән иден бугай? Шакир. Самоварың, самоварың кайнап бетмәсен. Әйдәле, Госман, күптәннән бер гәпләшеп тә утырасы килә иде. Сөйләшәсе сүзләр дә шактый жыйналды. (Салып бирә.) Үзеңнең күз алдыңда, күрше... Газиз
КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА..
111 а к и p. 1 азизиең алдипа пяшюппор плоп,х—'>«м* гнииди^ Арсланов тагын? Каян килеп чыкты.
Госман. Мин анын үзен белмим. Күрмәдем. Мин югында килгән. Эшен, әнә, Газизгә калдырып киткән. Вакыты тыгыз булган, күрәсең. Чертежлар белән танышып, фикер туплый торырга^ үтенгән... Рәмзия, кая, китер әле телефонны. Конторага шалтыратып әйтим әле, эзләсеннәр, тапсыннар Арслановны.
Рәмзия, тәрәзәдән генә үрелеп, телефонны ала да. шнуры озын булганлыктан, атасына китереп тоттыра.
Ш а к и р. Ә үзен, Газиз озайткан шнур дип, чирканып тормыйсың. Файдаланасың.
Госман. Вакытында рәхмәт әйткән идем шикелле. (Номер цый- макчы иде. исенә төшеп.) Бүген шимбә түгелме сон? Бу ике ял көненә һич кенә дә күнегеп булмый. (Телефонны кире бирә. Рәмзия аны үз урынына илтеп куя.)
Шакир (һаман да тынычлана алмыйча). Арсланов... безнең кеше түгел икән. Ә Газиз?
Г а з и з. Куй әле, әти. Кем мин алар өчен? Исемем бармы, дәрәҗәм?!
Шакир. Анадан берәү дә исем белән тумый. Алай икән, төпсез көймәгә утыртып калдырганнар икән үзеңне.
Газиз. Әти, ташла инде.
Шакир (аның саен котырынып). Ташламыйм! Синең өчен минем йөрәгем әрнемимени?! Чыннан да Арсланов дигән кеше чертеж китердеме?
Газиз. Китерде, китерде инде.
Шакир. Җыю цехына конвейер кертү буенчамы?
Газиз. Әйе инде, әйе.
Шакир. Ә синеке нишләп кала? (Тагын Госман каршына килә) Әгәр дә син Газизне чиле-пешле чертежлар белән утыра дип уйлыйсын икән, алайса, нигә аны башта ук үзенә әйтмәдең, турыдан-туры? Күршең бит. ялын онытып утырганнарын көн дә күреп торасың?
Госман. Чудак син.
Шакир. Кем судак? Минме? Син ул судак. Балыкчы.
Госм а н. Чудак дим. Әгәр дә берәү рак белән авырса, врачлар ана дөресен әйтәме соң? Әйтми. Алдый, әле ялганлый. Шифалы ялган дип атала бу.
Шакир. Ялган булгач, черт булса да ялган инде.
Госман. Аның өметен өзәргәме? Өзмим! Менә мин үзем балык тотарга хирес кеше. Кармак салырга дисәң, ашарга-эчәргә бирмә инде. Мине син балык өчен утыра дисеңмени? Мин ләззәте өчен утырам. Газиз дә шуңа утыра. Аерма тик шунда: мин елга буенда утырам, ә ул бүлмәсендә. Әйдә утырсын, нигә кешенең өметен өзәргә?! Шулай, Шакир ага, бу дөньяда һәркем үзенчә балык тота.
Шакир. Газизне, өстәл янында кармак салып, алтын балык капканын көтеп утыра, дип көлеп йөргәнсең икән әле.
Госман (кызып). Менә нәрсә, талашасың килә икән — талаш, әмма чыгырыңнан чыкмыйча.
Шакир. Әйтер идем инде...
Газиз. Әти!
Шакир. Әй!..
Госман кулындагы стаканны алып, аракысын күтәреп эчә дә өйгә кереп китә.
Госман. Азына башлады, әйтмәгән саен теге.
Үз квартирасына кереп китә. Ул ара да булмый, сөйләнә-сөйләнә, Шакир кире чыга. Әйтәсе сүзе бетмәгән икән әле, йөрәге басылмаган.
Шунда гына Госйаямын кереп киткәнлегем анлап ала. Госмаааар йортына таба атлый, әмма, ншек буена ж ит кач. туктала. Террасага кире килә дә телефоннан номер жыя башлый. Менә Госман кнаргирасында телефон шалтырый. Госмаа тәрәзә буенда трубка ала. ф
Госман. Алло?
Шакир (трубкага). Нәрсәгә таянып Газизнең эшен чиле-пешле дип < атыйсын әле син? Син бит аны сынар күзен белән генә дә карап чыкма- 4 гансын. у
Госман. Кара әле. бу ни эшең синен?! *
Шакир. Селедка төреп куеп кына чертежда нәрсә барын белеп з булмый ул. £
с Госман ишектән килеп чыгэ, кулында телефон трубкасы
Госман (һаман трубкага сөйли). Ташлыйсынмы син бу кыланыш- х ларыңны, юкмы?! х
Шакир да Госман каршына атлый, әмма трубкасын калдырмый. ♦
Шакир (трубкага). Син Газизгә үсәргә юл бирмисен. Әнә, эт үзен- £ не суга тыгып басып торганмы, шунын кебек син дә Газизне басып м киләсең. Лапың белән. Баксан-күрсәң, овчарканың кармагына эләгүен < дә шунын өчендер әле. Газизне рәнҗеткәнен өчендер.
Әсма (икесенең арасына кереп). И-и и. ирләр безгә караганда = ннтеллигентныйрак шул. Кэра, ничек культурный гына әйтешәләр. х Госман. Кем белән авыз чайкаганыңны онытмаска киңәш бирер идем мин сиңа! (Өена кереп кита.)
Шакир. Ә мин сина кешегә кешеләрчә карарга киңәш бирәм. Дәрәҗәсе бармы аның, юкмы, барыбер кеше ул.
Г аз и з. Әти, нишләвең инде бу? (Телефон трубкасын алып урынына куя.)
Әсма. Килешми.
Шакир. Ана килешәме? Бер ишек алдында, бер өстәлдә ашап эчкән күршеңне шулай мәсхәрә кылу килешәме? (Бер карарга килеп.) Тукта әле, мин ясаган өстәл бит бу. (Пычкы алып кила да өсталне кыл уртасыннан кисә башлый.)
Әсма. Ни кыланасын инде тагын?!
Шакир Аның белән бер өстәл янынд.з утырырга теләмим! Бүгеннән ул минем кан дошманым. Үч, үч, үч алам!
Газиз. Әти дим!
Ш а к и р. Тиха!
Әсма. Тәмам котырындың, билләһи.
Шакир (кулын авырттыра) Кил әле, мә. Тот әле, булыш!
Әсма. Шулай булмыйча.
Шакир. Тот, диләр!
Әсма (пычкыны алып киса башлый). Ә-ә-әЙ!..
Шакир. Үч алам!
Әсма. Ходаем, нишләрсең икән. Син кем дә ул кем, хәчтерүш.
Шакир. Тиресен тунавын тунамам, әмма җелегенә үтмәсәмме. Кызын ябыштырып чыгам мин аның. Яшь хатынлыкка. Урлап чыгам.
Әсма. Минем өстәнме? (Пычкысын ташлый. Шакир үзе киса башлый.) Ах, оятсыз, нәфесеңне кая сузасың, җвр бит. Малаена яраклыга күз төшермәсәң, юньсез.
Шакир. Малай белән без үзебез бүлешербез, син безпен арага тыгылма. Малайга сенелесе, миңа авасы.
Әсма. Шәмсиясен әйтәсеңмени але?
Шакир. Самый раз.
Әсма. Кимүдәге нәрсәне.
Шакир. Киявеннән аерылып кайтты инде.
Әсма. Кайчан?
Шакир. Кичә.
Әсма. Яшь дип тә тормыйсың.
Шакир. Утызда. Хатын-кызның самый котырган чагы.
Әсма. Әйтәм аны, физкультура уйный башладың.
Шакир. Дәрт-дәрман кирәк булачак.
Әсма (са мовардан кружкага кайнар су агызып торган әмиреннән). Кружкасы белән тондырырмын!
'Шакир. Кече кызы улыма, олы кызы үземә. Ике кияве артыннан йөгереп йөргәнен сизми дә калсын әле Госманың! (Өстәлне урталай кисеп бетереп, ике кисәген ике якка аерып куя.) Менә утырсын инде ярты өстәлдә.
Газиз (көлә). Ә үзең?
Шакир. Тиха!
Өеннән Рәмзия чыга. Шакир кереп китә. Анын артыннан Әсма атлый. Рәмзия естәлнен урталай киселгәнен күреп, янына бара. Г а з и з естәлнен бер кисәге, Рәмзия икенче кисәге янында аптырап торалар.
Рәмзия (кыю рәвештә). Газиз, мин сезнең яклы. Әти хаклы түгел, миңа хәтта аның өчен оят. Ул зур тупаслык эшләгән. Мин аны якламыйм. Мин сезнең яклы! Кирәк икән, ышанмыйсын икән, мин моны исбат итә дә алам.
Газиз. Ай-Һай, Рәмзия, мондый хәлдә сиңа исбат итүе жинел булмас.
Рәмзия. Ә мин бернидән дә курыкмыйм.
Газиз. Син алай уйламыйча гына ышандырма әле. Ахырдан үкенергә туры килмәсен.
Рәмзия. Үкенмәм. Гаделсезлек күрсәм минем йөрәгем әрни.
Госман тавышы (өеннән кычкыра). Рәмзия!
Рәмзия. Хәзер, хәзер... (Газизгә.) Мин исбат итәргә әзер. Әйт кенә, нишлим?
Газиз. Мондый хәлдә Джульетта Ромео өчен кабергә кереп ятарга риза булган.
Рәмзия. Ә миңа?
Газиз. Сиңа да бер жинел генә эш табылып тора үзе. Әгәр дә инде безнең яклы икәнеңне исбат итәргә телисен икән...
Рәмзия. Я?
Газиз. Күлмәкләрен тутырылган чемоданны (Рәмзия йортыннан үз йортына күрсәтә.) бу йорттан бу йортка күчереп куясың.
Рәмзия (аңламады). Нәрсәгә? Әй, син шаяртасын. Ә мин чыннан әйтәм.
Газиз. Шаярмыйм. Мин яратам сине, Рәмзия.
Рәмзия (көтмәгән иде. кызарды. Тынып калды). Ә? Ничек? Кайчан?
Газиз. Менә әле генә. Бүген иртән генә.
Госман тавышы (тагын да катгыйрак). Рәмзия дим, керәсеңме син, юкмы?!
Рәмзия. Хәзер, әти, хәзер. Менә чәйнекне генә чистартам да... (Кулына чәйнек ала, чистартып маташкан булып кылана. Музыка башлана.)
Газиз. Унсигез ел бергә яшәп тә, көн саен очрашып та мин сине күрмәгәнмен. Менә биш минутта күреп алдым. Рәмзия! һаман да балага санап йөри идем, ә син менә нинди булып үсеп житкәнсең икән. Рәмзия!..
Рәмзия. Газиз!.. Мин бәхетемне ерактан көтә идем, әллә кайдан. Күз күрмәгән җирләрдән берәү килеп чыгар да, мәхәббәт канатына утыртып, сихри дөньяга алып очар дип. Ә минем бэхегем күршемдә генә йоргәи икән. Газиз!..
Газиз. Уисягеэ ел буе күргэимея.
Унсигез ел белми йаргаимея;
Керфекләрең синен кара иная Очларыиизи нурлар тама инан. Саф йерәген балкып яив икав. Битләренне елга мана икән Рәмзия. Бер дигәнем, езелеп счйгәнем. Әллә кайдан квтеп йвр1энеы. Еракларда түгел, якын икән, һәрбер сүзе аның ялкын икән. Унсигез ел буе күргәнмен, Унсигез ел белми йергәнмен. Бергә. Унсигез ел буе күргәнмен.
Унсигез ел белми йвргәнмен} Карашларын взеп ала икән. Йчрәкләрдә ззе кала икән Унсигез ел буе күргәнмен. Унсигез ел белми йвргәнмен.»
Тәрәзәдә Шәмсия күренә Яка гына йокысыннан уянган. Гупы гәүдәле тал татын 25 яшьләрдә.
Шәмсия (өркетеп) Әйт1
Рәмзия белей Г а в н э күздәй югалалар.
Исәнме, Әсма anal
Әсма (күңеле барчыбча еына). Исәнме.
Шәмсия (өстзлне күреп). Бу ни бу? Әллә монда жир тетрәдеме? Әсма. Ирен ни хәлдә Шәмсия, бу арада күренми? Шәмсия Кояш кебек Әсма. Матур яшисез икән, алайса. Сөбханалла.
Шәмсия. Кичтән балыкка китеп бага да, нурлы йөзен иртән генә күрәм. Ишетмәдекмени әле? Әсма апа. аерылдым биi мин аннан. (Әс.яд- ның кулыннан айбере төшеп үк китә.) Йомшак. Көн итә белми
Әсма. Ишеткән идем дә. ышанырга базмаган идем. Дөрес икән, алайса.
Шәмсия Әй-й-й. илле гиенгә килгән ирдән ни көгәсен. Кинога ике билет алдым да артыгын бер ир кешегә саттым. Б\ жебегәи туры килде. Шуннан гына танышын кижән идем мин авын бет.1|.
Әсма Яшь иде бит әле.
Шәмсия Әй. Әсма яна андамыни хикмәт. Яшьләрнең ниндяе бул* мый да картнын ниндие булмый (Кычкыри) Газиз!
Әсма (үзалдына). 1фү1 Икесе нен дә ангыи сындырмасам шу* ларның)
Кереп кита Швмевя бпскмчкм житхәч. Гаэвяаа күреп, аире борыла.
Шәмсия Газиз, мика теге Арсланов турында донныйлар кирәк нде. Газиз. Арсланов?.. Бүген ял көне эш турында сөйләшмибез. (Q:U» кереп кигмекче )
Шәмсия (алдына төш»). Тукто әле кызыл почмнкха куярга кар* точкасы да кирәк. Бик зүр гәкьдим керткән, ди, ич. ’
Газиз Бик зур.
Шәмсия. Кем сон ул? Кайдан? Нипдп кеше? Үзен техника бүлегендә эшлисен үзен анык хезмәтен ы <ып на irau, 9 анкетасын тугырмнган* сый. Бу бит акча эше белән бәйләнгән.
Газиз. Нигә төпченеп торыйм. Мии аны белмосәм пде.
Шәмсия Танышынмыни?
Газиз. Казанда бергә булдык.
Шәмсия (кызыкгынуы арга бира). Алвйса, и әле, сөйлә эте. Ннн* днрәк кеше?
Газиз. Икенче вакыгга» Шәмсин.
хаа адхнт ф кгж илд/сы АЧЫЛСА».
Шәмсия (җибәрми). Я инде, исеме кем
Газиз (бераз уалагач). Ризван.
Шәмсия. Ризван Арсланов. Яшь нәрсәме сон?
Газиз. Яшь тә түгел, карт та түгел, самый сөяр чак кына. Егерме биштә.
Шәмсия. Буйга ничегрәк? Төскә? Син тагын, бу үзе өчен кызыксына, дип уйлый күрмә. Бер уңайдан гына сорала торган сүз инде.
Газиз. Буйга калкурак, йөзгә ачыграк.
Шәмсия. Тагын нәрсә сорамакчы идем сон әле?
Газиз. Хатыны юк. Әллә бөтенләй өйләнмәгән, әллә инде өйләнеп аерган. Ялгызы гына яши.
Шәмсия. Чукынчык икән. Бер хатынны бәхетле итәсе бар икән әле. Бу эше өчен шактый каерыр инде ул?
Газиз. Ун меңнән артык булмас.
Шәмсия. Ә? (Аңын җыя алмыйча тора.) Ун мен... Үзе кайчан килер икән соң? (Газиз кереп китмәкче иде, тагын аның юлына төшеп.) Кайда эшли әле?
Газиз. Хәзер кайдадыр, белмим. Элек министерствода иде.
Шәмсия. А? (Башы әйләнеп, чайкала башлый. Эскәмиягә барып ята. Газиз шүрләп кала, янына килә.)
Газиз. Шәмсия, Шәмсия!
Шәмсия. Ха-ха-ха... Әзрәк кызган, ичмасам, тәмам тәкатьсез итәсең бит, җүнссз. (Аягы белән Газизнең тез астына кагып җибәрә, Газиз егыла.) Үзен күргәнче үк гашыйк булдым, ахры, карточкасын, карточкасын табып бир! (Көлешәләр.)
Газиз. Әти, бар әле, Ризванның карточкасын алып чык әле. Синен тартмаңда ята бугай.
Шакир. Кайсы ул?
Газиз (Шәмсиягә ишеттермичә). Бар инде, берәр яшьрәк ирнекен алып чык шунда.
Шакир. Ни өчен?
Газиз. Соңыннан. Бар инде.
Шакир жилкәсен жыерып, берни дә ялгамыйча кереп китә.
Шәмсия. Газиз, иң кирәклесен сорарга онытып торам икән. Адресын.
Газиз, Менә анысын үзем дә хәтерләмим.
Шәмсия. И, шулай ярыймыни инде. Тиз генә чакыртырга кирәк булса нишләрбез. Газиз, әгәр дә адресын табып, янына үзем барып чыксам, килешер микән?
Газиз. Юкка сабырсызланасын, Шәмсия. Менә-менә үзе килеп чыгарга тиеш. Бүген булмаса, иртәгә.
Шәмсия. Шулаймыни? Ходаем, ул хәзер капкадан килеп керсә. (Өстендәге халатының төймәләрен ычкындыра да. итәкләрен җәеп өйгә юнәлгәндә, башын күтәрсә, каршына килеп чыккан Шакирны күреп, кычкырып җибәрә.)
Шәмсия. Ай! (Тиз генә халат итәген яба. Шакир кулыннан карточканы ала да текәлеп кала. Моны Әсма читтән күзәтеп тора.)
Шәмсия. Чибәр ич бу. Мин моны зурайтып (сөенеп кычкыра), стенага әләм!
Үрдәк кебек йөзеп кенә өенә кереп китә. Әсма да күздән югала. Шаян музыка яңгырап куя.
Шакир Анлат әле, нәрсә бу? Мин ана үземнен яшь чакта төшкән карточкамны бирдем, ә ул аны зурайтып стенага элмәкче. (Газиз көлә.)
Газиз. Барысы да Арсланов белән саташкан. Эзлиләр, хыялланалар. көтәләр. Әйдә, юансыннар. Тик болар бик куырып, эшне бозып таш ламагайлары. (Бер карарга килеп.) Әти, мин Ризванны чакырып хат сал ♦ ган идем, һаман да күренми. Әллә син дә язып карыйсыңмы? Яз әле « Килсен, кунак булсын. *
Шакир. Кайсы Ризванны? |
Газиз. Җизнинең апасының каенесен. т
Шакир. Анык монда ни катнашы бар?
Газиз. Бер дә катнашы юк. з
Шакир. Шулай булгач. *
Газиз. Фамилиясе Арсланов.
Шакир (нәрсәдер сизенеп). Ә... Арсланов, карточка, Ризван... Әллә х болар барысы да... Тукта, тукта, синең алдыңа төшкән Арсланов әллә * ул дөньяда бөтенләй юк кешеме? *
Газиз. Шыпырт. Ф
Шакир. Димәк, Арсланов ул — син? f . И
Газиз. Үзен генә бел. Май кап. з
Шакир Булды. Каптымда, йоттым да... Ха хя-ха... (Госман йорты- *
на бармак янап ) Ә-ә, Госман Ганиенич, кем утырыр әле ул төпсез э көймәгә. s
ИЛӘ-ЛӘ-ЛӘ, ИЛӘЛЛ. м
Эшләр безнен кнйләиә.
Болай булгач утыртабыз
Үзен телсез көймәгә.
Газиз. Ул тына бик белдекле.
Ул барсыннан остарак
Терсәген тешләр иде дә.
Муены булыр кыскарак.
Шакир. Әттә-тә-тә. вттә тә
Менә дөпья нишләтә.
Кешегә көлеп кирчеян,
КяЛтара ул 6ишли1ә.
Терсәгеңне тешләтә. .
Г а з и з. Хезмәтемне ошаттылар, әмма әле ул кабул ителмәгән. Андый-мондый эш Арсланов фамилиясенә килеп терәлсә, Ризванның безлә булганы яхшы. Аны әзерләп куярга кирәк.
Ill а к и р (түбәсе күккә тигән) Кирәк, кирәк. Сакланганны алла саклаган, Хәзер, хәзер... (Иөгереп кенә йөри. Ни арада кәгазь белән карандаш табып китерә, өстәлнең үз яртысына утырып язарга әзерләнә.) Ай-яй, шәп каптыргансың! (Утырган җирендә сикеренеп куя.) Молодчина. Әгәр дә өйләнергә ниятең булса, әйдә, туеңны бер итеп үткәрәм. Дөньясын дер селкетеп. Шундый туй итәрбез, кем туе дигәндә...
Ә с ы а ишемән килеп чыга Кулында себерке.
Әсма. Туй? Ах, жир бит, әле ул ниятеннән кайтмагансың икән. Ясармын мин енна туй! Икегезне дә себерке белән айкап чыгарырмын.
Ill а к и р Үзең ул туйда биеп йөрмәгәең әле.
Әсма. Биермен, синең җилкәңә менеп атланып!
Ill а к н р хат язарга кереш». Өстлле әлелан-лле авышып китә Ш а к я р апы казык белән тератеп куя. Әсмя Шянириыи, жилкке аша \релеп кенә, яз,яный» куа төшермәкче була Шакир моны сизеп алып, язуын эшләпәсе белән каплап куа.
Әсма Нәрсә язасың?
Шакир. Кит, комачаулама.
Әсма Гомер иткән хатыныннан сер саклый башладыкмыни инде? (Елый башлый.) .
Шакир. Авызында жәпләкәле сүзләр дә тормый. Сиңа сөйләү урамга чыгып кычкыру белән бер.
Әсма Ачуымны чыгарасың, билләһи.
Шакир Чыкса, төтен түгел, күзгә кермәс.
Әсма. Өйләнешкәндә, берәүгә дә күз төшермәм, дип антлар эчкән кеше.
Шакир, һәйкәл түгел лә мин. һәйкәл генә матур хатыннарга күз төшерми. Чөнки ул таштан ясалган. Ә үзен нәрсә дигән идең?
Әсма. Әй. Сәмигуллага үч итеп кенә чыктым ла мин сиңа кияүгә дә.
Шакир. Миңа үч игеп Сәмигуллага чыкмавын кызганыч. Гомер буе көнләшеп үттең үзәгемә. Күпме нахак сүз ишеттем. Менә, ичмасам, берсе дөрескә чыксын. Күршедә тол хатын барында. (Көйләп.)
Абзыкаем Фәрхетдин,
Кигән киемен бәрхетдин.
Күрше кызы кияүдән кайткан, бар да безнен бәхетдин
Әсма. Пенсиягә чыккач, маен кайный башлады. Бу хөкүмәте дә ни дип шул кадәр зур акча түли торгандыр.
Шакир (үзе һаман өстәл белән азаплана-азаплана яза). Эштән пенсиягә чыгып була. Көнләшүеңнән чыгып булсын иде.
Әсма. Бая Шәмсиягә нәрсә бирдең?
Ш а к Й р. Я алла, ике гашыйк бер-берсенә нәрсә бирешмәс. Кая киттең? Аларга аяк басасы булма!
Әсма. Тиха! Миңа ярый. Мин сезнең ызгышка катнашмыйм. Мин битараф.
Госманнарга кереп китә Шакир көлеп кала.
Шакир. Ха-ха-ха. Итәрсең сине битараф.
Газиз. Әллә телеграмма гына сугабызмы? Хат кайчан барып житә.
Шакир. Әйе шул. (Язган хатын ертып ташламакчы була, әмма ул ниятеннән кире кайта.) Тегенең күзенә чагылмасын. (Хатның ертыкларын самовар трубасына салырга җыена. Шул чакта Госманнардан Әсма килеп чыга. Ишекне ябуга, тукталып, алъяпкыч күкрәкчәсеннән карточка алып карый. Карый да лап итеп баскычка утыра.)
Әсма. Карточка! Карточкасын биргән. (Ярсып Шакир янына килә.) Яшь чакта төшкән карточкаң белән кызыктырырга уйладыңмы? Ана гына риза булыр микән сон ул?
Шакир. Ничек ул синдә?
Әсма. Сиздермичә сумкасыннан урлап алып чыктым.
Шакир. Нигә син безнең арага керәсең?! Битараф икәнсең, битараф бул.
Әсма. Шулай, син тол хатыннар белән шаярганда, мин битараф булып торырмын менә. (Шакир хат кисәкләрен самовар трубасына салып бетерә.) Нигә яндырасың аны. эзе калмасын дисеңме?
Шакир. Мәхәббәт хатын сиңа укытмам инде.
Әсма тузынып Шакир аетснә килә, шул вакытта өеннән Госман чыга. Аны күреп, Әсма тыелып кала.
Әсма. Әйдә әле, өйгә керик әле.
Шакир. Кермичәрәк торсын. Колак итемне ашар идең бугай.
Шулай да, Госманны күреп алгач, хатыны артыннан кереп китә Г а з и з дә алардан калмый. 1әрәзәдә Рәмзия, балконда Шэи-ня күренә. Өчесе бергә күршеләре хәленнән шаркылдап көлешәләр. Ул ара да булмый, өйләреннән күршеләре үзләре килеп чыга Воларга жавап итен, алар да кычкырып көләләр Госманнар <<шек-тәрәзәләрен -ябыл кире китәләр.
Кв А ж ирдә тудым сив. Кий илдә үстеп син. Нинди саф чишмәнең Суларын эчтен син Буйларын — тал-эифа. Карашың сер генә Карачы үземә Елмаеп бер генә.
Шакир. Кем ул?
Газиз. Ризван түгелме сон бу?
Әсма иске самовар трубасына охшаган подзорный труба алып чыгып, Ш а ■ в р га тоттыра
Шакир (трубадан карый). Кая әле.
Газиз. Әти, Ризван бу, Ризван!
Ризван керә. Җилкәсендә юл капчыгы.
Шакир. Әйдүк, Ризван. Әйдүк. Хуш киләсен. s
Ризван. Исәнме, кода? **
Газиз. Саумы? (Исәнләшә, капчыгын алып куя.) a
Шакир. Өйдәгеләр сау калдылармы?
Г а з и з. Көттерден. Әллә инде килми микән диа торабыз. •»
Ризван. Хатынны алуга юлга чыктым. ■«
Газиз. Телеграмма сукмакчы идек әле.
Шакир. Әйе, мә менә, кабул итеп ал. (Үзе язган кәгазьне чыгарып карый, укып ик бирә.) «Срочно приезжай»
Ризван. Нәрсәгә шулай бик ашыгыч кирәк булып чыктым сон әле мин?
Газиз. Үзеннән бигрәк безгә фамилнян кирәк, кода.
Ризван. Берни төшенмим.
Шакир. Әйе, фамилнян синен бик хикмәтле булып чыкты, кода. Ризван Ни булган минем фамилиямә?
Шакир Арсланов! (Госман өенә карап алып.) Әйдәгез, рәхим итегез, иптәш Арсланов! Без бик шатбыз. Тәкъдимегез безгә бик ошады.
Ризван. Нинди тәкъдим? Чүгез әле. аңлатыгыз әле.
Шакир. Тиха! (Госманга ишеттерергә теләп ) Сез бүген минем нн хөрмәтле кунагым Әйдәгез өйгә! Тартынмагыз!
Ризван (берни дә аңламый, шулай да аңа кызык, көлә). Ха-ха,- Кара боларны.
Шакир. Әйдәгез, әйдә, өемнен ту pen ә узыгыз, иптәш Арсланов!
Алар шулай Ризванга кнрәгеннвн аргык зур пхтирач күрсәтел. килгән юлларына келәмнәр жәеп, каршылау оеилырялир Менә барысы да »Й1Ә кереп кнгә. Гэрәзәдә
Ш ә ы с н ■ күренә.
Шәмсия. Арсланов? Әһә!
Ю>ала Шаян музыка янгырзп ала Ишектән чемодан күтәреп Рәмзия чыга Чемоданы аиыр Кочкә күтәреп. Газизләргә табан ятлый 1а<иэне «зли Ишектән Әсманың чыкканын күреп, кире чигенә тирәкләр артынм кереп яшеренә Капкадан Гайфн керә Кулында намордник — ат борынчыгы. Артына борылып кычкыра.
Г а й ф и. Амур! Пошел Амур!.. (Як-ягына карана. Госман йортына күз төбәп, тукталып кала. Әсма янына килә.)
Гайфн. Исәнмесез, апа!
Әсма. Сау гынамы?
Г а й ф и. Госман Ганневич дигән кеше шуд йортта торсмы?
КАЧУСЬ) АЧЫЛСА.
Г ай фи. Әйтә алмассызмы, апа, кәефе ничегрәк икән?
Әсма. Табада кыздырылган май кебек. Бер тамчы су төштеме, чыжлап китәргә генә тора.
Г а й ф и. һаман да тынычлана алмый икән. Нишләргә инде...
Әсма, йомышын бар идемени сон?
Г а й ф и. Минем Амур аны бүген төн буе судан чыгармаган.
Әсма. Кем дисен?
Г а й ф и. Амур, һау-һау-һау!..
Әсма. Ул синең этен булганмыни? И-и, алайса, күзенә күренмәвен хәерлерәк.
Г а й ф и. Эт кызганыч. Адәм акылы бар иде үзендә, ялгышкан. Артыграгын кыланып ташлаган. Инде харап иттермәгәе дип куркам. Аттырам дип яный икән.
Әсма. Ачуы бик кабарып кайткан иде.
Г а й ф и. Бераз йомшартып булмасмы дип килгән идем. Эт кызганыч. Бик эт жанлы кеше мин. Ничек тә җайлыйсы иде, апа, ә. Апа дим! (Кулын Әсманың җилкәсенә сала.)
Әсма (кочаклый дип уйлап). Кит жүнсез, нишләвең! (Бер уйга килеп.) Башта кызын жайласан гына инде. Кияүдән кайткан бернәрсәсе бар, ирләргә бик һәвәс нәмәрсә. Ишетүгә эреп китә торганнардан. (Ишектә Шәмсия үзе күренә. Күлмәген алмаштырган.) Әнә үзе. Җебеп торма. Кызын карата алсаң, атасы жайланыр. Этең дә исән калыр.
Гайфи (өмете кабына). Шулай дисезме, булыр дисезме. Рәхмәт, апа, рәхмәт. Мә, Амурның йөгәнен алып кына куй әле. (Кочаклап ала.)
Әсма. Чү, кит, жүнсез. Ходаем икән...
Кереп китә. Шәмсия белән Гайфи бер берсенә карашып торалар.
Шәмсия. Исәнмесез.
Гайфи (ялгыш ычкындыра), һау!.. Исәнмесез.
Шәмсия. Мин сезне беләм. Сез — Арсланов.
Гайфи. О-һо.
Шәмсия. Исемегез Ризван.
Гайфи. Ризван? Точно.
Шәмсия. Сез мипистерствода эшлисез.
Гайфи. Әйе.
Шәмсия. Сез новатор. Безнең комбинатка бик зур тәкъдим керттегез. Сезгә 25 яшь.
Г а й ф и. Сез сихерче. Колдун. Чегән кызымы әллә? Куркам мин сездән.
Шәмсия. Миндә сезнең карточкагыз да бар иде әле, әллә кая куйганмын.
Гайфи. Зыян юк, мин сезгә яңасын бирермен.
Шәмсия. Кайчан килдегез? Озаккамы?
Г а й ф и. Әле генә килеп төштем. Озак тора алмам. Минем монда туганнарым яши.
Шәмсия. Арсланов иптәш, мин сезне тәбрик итәм! Сезнең тәкъдимегезне ошаттылар! Бу күңелле хәбәрне сезгә беренче булып җиткерүем белән мин бәхетлемен.
Г а й ф и. Рәхмәт сезгә. Ләкин әле минем шигем бар. Барын да беләм дисез, ә иң әһәмиятлесен әйтмисез. Димәк, белеп бетермисез.
Шәмсия. Рәхим итегез, сорагыз.
Гайфи. Нинди тәкъдим керттем икән соң мин?
Шәмсия, Җыю цехына конвейер кертүне хәл иткәнсез. Чертежларын да эшләп китергәнсез.
Г а й ф и. Точно. Болай булгач ышандым: беләсез. Ә менә миндә сезнең талант юк шул, исемегезне дә белә алмыйм.
Ш Ә •.! С Иы (кулын сузып) Шәмсия!
Г а й ф и (кулын кысып). Ризван Арсланов! Иптәшегез ни эшләр бетерә?
Шәмсия. Мин ирдә түгел.
Г а й ф и. Алай икән, ирегез әле өйләнмәгән икән.
Шәмсия. Мин беләм: сез дә өйләнмәгән.
Г а й ф и. Хак сүз.
Шәмсия. Туры килеп торуын кара син аның. Минем булачак иремнең дә, сезнең дә өйләнмәгән булуыгызны әйтүем.
Г а й ф и. Үзем дә шаккатам. Бу кадәр т>ры килүнең берәр хикмәте юкмы икән дим.
Шәмсия. Сез чыннан да өйләнмәгәнме?
Г а й ф и. Өйлән... мәгән, мәгән. Ялгышлык бер булган иде, ләкин мин аны бик тиз төзәттем Аерылдым
Шәмсия. Хәзер сайлыйсызмы инде?
а
Г а й ф и. Гадәтем шундый минем. Мин аласы хатын бик матур да, £ бик акыллы да булырга тиеш.
Шәмсия. Сез нәрсә, берьюлы ике хатын алмакчы буласызмыни? *
Ишектә Госман күренә. я
Шәмсия. Әти, иптәш Арсланов килде. <
Госман. Арсланов? (Каршына атлый.) Исәнмесез, хуш килдегез. ® Бик шатмын. Без көтә идек. с
Гайфи (каушап кала). Исәнмесез, Госман Ганиевич. £
Госман. Юл бик ватмадымы?
Гайфи. Зарланмыйм.
Госман. Тәкъдимегез безгә бик ошады.
Шәмсия. Мин сөйләдем инде.
Госман. Әлбәттә, кабул итәчәкбез. Җыю цехына конвейер кертми һич ярамый.
Гайфи. Мин дә шулай уйлыйм.
Шәмсия. Әти, юлдан килгән кешене сүз белән генә сыйламыйлар.
Госман. Әйе, әйе. Әйдәгез өйгә.
Гайфи. Борчылмасагыз иде.
Госман. Ниткән борчылу ди ул. язмаганны. Сез бүген минем иң хөрмәтле кунагым. Әйдәгез, рәхим итегез. (Шакирларга ишеттерергг тырышып) Әйдәгез, иптәш Арсланов!
Гайфи не кыстый-кыстый, этә-тертә, иАләренә алып кереп китәләр. Гайфи тартышып карый, әмма ычкына алмый. Ишектә Газиз, тәрәзәдә Шакир керенә. Бер берсенә карашып, аптырашып торалар.
Газиз (бер фикергг килеп) Госман Ганиевич!
Өеннән Госман чыга.
Газиз. Госман Ганиевич. мин үз фикеремне сезгә белгертергә тиешмен. Иптәш Арслановның хезмәтенә жнтдирәк карасагыз икән. Минемчә, аның тәкъдиме.. ничек дип әйтим... әлегә өлгермәгән.
Ш а к и р. Син пи сөйлисен, нәрсә уйлап чыгарасың тагын?
Газиз. Әйе, әйе, әти, ялгышлык килеп чыкмасын. Мәсьәләгә житди карасыннар. Принципиаль рәвештә. Ахырдан үкенерлек булмасын.
Шакир. Ташла, синең анда ни эшең бар! Үзләре караганнар, үзләре ошатканнар. Син инде катнашма.
Г а з и з. Мин кисәтергә тиеш.
Шакир. Бар әле, әнә өйгә кер. әниен кәгә.
Газиз. Ахырдан әйтмәде дип әйтмәсеннәр. I осман Ганиевич, мнибН- чә, Арсланов хезмәтенең бик зур кимчелекләре, житешсезлекләре бар. Ул әле.»
КАПУСЫ АЧЫЛСА».
Газиз. Уа әле чиле-пешле.
Ш а к и р. Эх, сии үзен чиле-пешле! (Малаена кул селтәп өенә кереп китә.)
Газиз. Госман Гаииевич, ашыгырга ярамый. Күпме расход тотылачак. Кайта-кайта танышырга, кат-кат уйларга кирәк.
Госман (гаепләп елмая). Тагы, тагы?
Газиз. Менә шул: Арслановнын эше мина ошамый.
Госман Шундый эшне юкка чыгарырга ничек оялмыйсын? Техника бүлегендә эшләүче буларак, якларга тиеш идең. Ә син яманлыйсын. Көндәшен булганга. Бу, күрше, түбән җанлылык.
Газиз. Мин аны яклый алмыйм.
Госма н. Күреп торам. Без аны тормышка ашырырга берәр айдан тотынырбыз дигән идек. Болай булгач, синен ишеләргә үч итеп, бер атнадан!
Өен» кереп ките Га в н з елмаеп кала Аяын күңеле күтәренке. Ул шат.
I а з и з. Кирәген бирдем Арслановнын, Шул кирәк аңа.
Яшеренгәа җиреннән әкрен генә РӘМЗИЕ чыга.
Рәмзия. Син нәрсә, берәр батырлык эшләгән кешедәй тантана кыласың. Мин синең урыныңда булсам...
Га виз (биленнән алып әйлэндермэкче). Булма, кирәкми. Син үз урынында әйбәт. (Рәмзия ачулы, моны күреп Газиз кисәк туктала.) Син тыңлап тордыңмы?
Рәмзия. Ә син минем тыңлавымны теләмәгән идеңме? Син вак кеше икәнсең, кеше уңышын күрә алмаучы.
Газиз (һаман шаярта). Күрә алмаучы.
Рәмзия. Көнче.
Газиз. Көнче.
Рәмзия. Үз эшең барып чыкмагач, үч аласың.
Газиз. Үч алам.
Рәмзия. Кемнән, үзеңә караганда булдыклырак кешедән?!
Газиз. Булдыклырак.
Рәмзия. Ква-ква!
Газиз. Бака-ка!
Рәмзия Газизгә нәфрәт тулы караш ташлый да. тирәкләр артыннан чемоданыя алып, баскычка юнәлә. Газиз шунда гына эшнен нәрсәдә икәнен, үзенең нинди ялгышлык ычкындыр(анын аңлап ала.
Газиз (нишләргә дә белмичә). Ах, чемодан!.. Рәмзия, бәгърем, ул якка түгел! Безнен өйгә! Бир, үзем...
Рәмзия. Юлымны бүлдермәгез.
Газиз. Син ялгышасың.
Рәмзия. Мин ялгышымны төзәтәм.
Газиз (утлы табага баскандай). Ах. Рәмзия! Аңла, мин Арслановны мактап тора алмыйм бит инде.
Рәмзия. Алмыйсын шул.
Газиз. Булмый. Ярамый. Мин аны яклый алмыйм.
Рәмзия. Хезмәтен ошатмасаң да, син аны якларга тиеш. Икегез бер тема өстендә эшләгәнсез. Аныкы әйбәтрәк булып чыккан. Хәзер инде син аны батырырга телисең. Үзеңә юл ачарга.
Газиз. Юк.
Рәмзия. Мин барысын да ишетеп тордым. Син үзеңне генә яратучылардан икәнсең. Болай булгач, Арсланов синнән күп өстендер.
Рәмзия. Оял, Газиз. Әзрәк әдәп бел. Бу түбән жаилылык.
Газиз. Мин түбән жаплы икән, Арсланов та түбән жанлы.
Рәмзия. Мин сезне тыңларга да теләмим! (Кузгала.)
Газиз. Рәмзия, әгәр дә мин Арслановны яклап чыксам, мактасам, түбән жанлы булыр идем.
Рамзия артик әЙ1ешео торырга теләми, чемоданына үрелә Шул чакта ук Г а з и з дә чемоданмын тоткасына тотына. Музыка башлана. Газиз. Өзоләмә күңелемнең парәсен. Телгәләмә йөрәк ярасын Си на төбәлгән бар карашым. Китмә, ташлап китмә, жанашым. Рәмзия. Бердәнберем диеп гомер-гомергә Багышлаган идем хисемне. Өзелеп сөйдем мин сине. Инде оныту жинел дисенме?! Бергә. Онытылмаслык булып мәнге-мәнгегэ Юл алдын минем йөрәгемә Сайрамас булгач, былбылым, Нитә дип кундык тнрә)емә.
Рәмзия чемодан өстендә утырган Газизне «тем жнбәрә дә. елартя жнтешеп. чемоданын өстерәп өенә атлый Чемоданы атылып, күлмәкләре туэтып б«ра. Пзрдг Ахыры киләсе санда
1 а з и бар, жисеме * иллшш миннән т\оән ул. ьуш куык, күләгә, чүп ул. исеме
Мөнир Мазунов
OBGDlCDlCDlCDiQlGDiGDBO
Яшь каләмдәшкә
И бар да сон инде шигъри йортлар! Тик минеке генә —алачык.
Ә шулай дз. ачып бер кергэчтен. Нидер сора, нидер ала чык...
Т. К.
И бар да сон инде зур күңелләр!
Тик син генә әле бала күк.
Ә шулай да, мыштым бу «сабыйдан» Нидер сорыйм, нидер алам күк.
И бар да соң тирән, серле күлләр!
Синең күлең үтә күренә.
Тик шулай да, җитәм диеп керсәң, Бик тиз житеп булмый төбенә.
И бар да соң инде бал-җимешләр!
Тик синеке генә баланмы?
Ә шулай да, аны авыз иткән:
— Жан азыгы шуннан алам,— ди.
И бар да сон инде киң елгалар!
Синең елгаң гына әле тар.
Ә шулай да, аккан суларының Башка судан үзгә тәме бар. И бар да соң инде такыр юллар! Тик синеке бераз туфраклы.
Ә шулай да, бәхет эзләп чыккач, Теләмиләр бугай уртакны.