Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИСКЕ РӘИС


амый райком бюросыннан күз бәйләнгәндә чыкты. Авылныкылар шау-гөр килеп, бер-беренә эндәшә- эндәшә, төрлесе төрле якка таралыша башладылар.
Самый, тирләгән чигәсен сөртеп, тәмәке кабызды. Машина шундадыр дип чамалап, урам почмагындагы чинарга таба китте һәм, бер карачкыга юлыгып, туктап калды. Кем соң син дигәндәй, сузылып карады.
— Асакеме?—диде Самый, икеләнеп кенә.
— Мин...— Карачкы ишетелер-ишетелмәс ыы-
— Алайса киттек, Асаке!.. Минем машинада...
Алар тирәккә якынлашканда, машинага җан кереп, дерелди үк башлады.
— Кемел, кузгалдык, батыр, әйдә!..
Машина үз яктысы белән җирне, өй һәм бакча буйларын ялап китеп, кеше төркемнәрен ярып үтеп, арты кызарып, зуылдап, караңгыны сыдырып бара бирде. Тәрәзәләргә анда-санда очып йөргән бөҗәкләр тиеп- тиеп китәләр иде.
гырдап куйды.— Самыймы син?..
Самый, каушап, ни әйтергә белми торды.
— Китеп барабыз... Ә сез, Асаке?.. Кайтмыйсызмыни?
— Кайтыр идем дә... Машина күренми әле...
— Өйгәдер бит?
— Өйгә.
төгәнә,—дип өтәләнде Самый,— Асанбекне кем төшертте икән? һәрвакыт, бер дә тартынмыйча, район башлыкларын төртеп-чәнчеп сөйләп йөдәтә нде шул...
— Төшеп алдыгызмы, Асаке?
— Шулай итмичә булмады... ♦
Самый моны үз күзе белән күреп утырды Райком секретаре «Очкын» о колхозы рәисе Арпачиев Асанбектан сәламәтлеге какшау сәбәпле хез- 3 мәттән бушатуны сорап гариза килгәнен игълан итте. «Төшсенме*» “ «Төшсен!» «Каршы юкмы?» «Юк!» Барысы бер минутта хәл ителде 2
— Торган саен кыйнала барам. Эш дип йөреп, озакка сузылды б. = чире дә.
— Дәваланырга кирәк...
— Шулай итмичә булмас...
Әле бала вакытында ук Самый Асанбекны рәис дип ишетеп белә иде с Институтны бетергәч, ул «Ялгыз чишмә» колхозында өч ел агроном бу- > лып эшләде, аннан үзе дә шул ук колхозда рәислеккә күтәрелде. Күрше колхоз булгач, Асанбек белән танышып, сеэ-без дип йөрешә башла- g дылар.
«Машинасына ни булган,—дип уйлап алды Самый,—ничек инде ~ бүген билгеләнгән рәис шундук машинасын тартып алып, жәяү ташлап - китсен, ди?..»
Машина шәһәрдән алып чыга торган урам башына жнтте.
— И-и, Кемел. без бер нәрсәне онытканбыз бит. батыр Көнозын тамак ялгаганыбыз юк. Әле кайчан кайтып житэбез. Җиткәч тә төн уртасында табак-савыт шалтыраттырабызмы, я инде? Әйдә, бор машинаңны, тамак ялгап алыйк!.. Сез ни дисез, Асаке?!
Асанбек дәшмәде.
— Кая барабыз?. Рестораннан башка ачык жир юк.
— Алайса, шунда киттек .
Ресторан дигәннәре шәһәр читенә, иске МТС курасы урынына салынган. Кайчан гына килмә, халык шыгрым тулы, пиво кайтканда, чиләкләп ташыганы күп булса, утырырга урын тапмаганы аннан да күбрәк. Районга килгән колхозчылар ШУЛ ачыны ит пешәрлек вакыт көтеп алҗыгач. «Әй. туйдым ла», дип китеп баралар иде.
Кемел, ресторанга башын тыгып:
— Пиво бар икән,— диде.
Асанбек кисм алып торучы яшь егеткә акаеп, өнәмичә карады. Моны Самый шәйләп калды.
— Пеле май сибеп куям әкәләргә,— диде кием элүче егет, теленә салынып,— саранланмагыз, рәис әкәләр... Яшь кызлар исле май исенә ияреп килсеннәр дисәгез..—Ул хахылдап көлеп куйды.
— Монын уена хатын-кыздан башка берни керми ..— дип мыгырданды Асанбек.—Әйтче, кайчан авылга кайтасың?
— Кайтып нн файда...—диде кием элүче.
— Эх, жир упкыры...—Асанбек аңар арты белән борылды.
— Рәис әкәләр. исле май...
«Бу ипкә килмәс нәрсә минем рәис икәнемне кайдан ишеткән*» — дип уйлады Самый.
Ресторанда кеше күп. Аш ташучы хатыннар, кабаланып, поднос тутырып бутылкялар күтәреп, аяклары жнргә тими йөгерешәләр. Бүлмәне төтен баскан Тавыш. Чыр-чу. Ишек бер туктамый ачылып ябылып, халык өзлексез йөреп тора.
— Теге почмак бушады,— диде Кемел һәм ашыгып шул якка атлады.
— БУЛЛЫ ал 1ЙС8
Аш китерер кеше юк; тирә-яктагыларга күз йөртеп, эндәшми утыра бирделәр.
дәй, һәркемгә сөзеп каравында булды.
— Син нәрсә, автоинспектор булмагае, дип, куркып утырасыңмы әллә? — диде Самый, көлеп.— Нәрсә ашыйбыз?
— Шул шәһәр ашына һич күнегә алмыйм, күпме ашасам да, йөрәгемә ятмый.— Кемел бил каешын төзәткәләп куйды.
— Я. Асаке, нишлибез, бераз салабызмы?
— Сез эчсәгез эчегез. Мин аны ун ел инде авызыма алганым юк.
— Кемел, син шәп егет идең бит, чакырып кил әле теге кызны.
— Әй, була ул1 — Кемел мутланып торып китте.
— Шоферың уңган егет күренә.— Асанбекның баядан бирле әйткән сүзе шул булды.
— Әйбәт егет, күңелендә кер сакламый бичара.
— Шулай булсын. Теге кием элеп кукрайган хәсрәтне күрдең бит әле. Безнең авылдан. Моннан ике ел элек печән чабарга чык дидек — киреләнеп, тыңламаган иде. Сүгеп ташладым үзен, үпкәләп шәһәргә китте. Тапкан, ирешкән хезмәте шул икән. Үзенә дә әйттем, шәһәргә хат та язып карадык, ләкин мәнгә китерә алмадык. Аның өчен кеше ояла, карачы... тап-таза егет... тьфү! Миңа оят... Менә... бу яманатны кая куясың!.. Синнән начар рәис юк шундыйлар аркасында...
Ул арада Кемел яшь киленне ияртеп килеп тә җитте.
— Яхшы ашың булса, китер, кызым.
— Бездә начары булмый.
«Мәнсез,— дип уйлады Самый, бу ачулы симез киленгә чәнчеп карап,— миңа әйтсә инде бер хәер, ә бит Асанбек илледән узган кеше!»
Килен, язасын язып, китеп барды. Аның артыннан беренче булып Кемел сүз башлады:
— Шәһәр халкының иманы качкан...
— Кышлакларда да киленнәр кимен куймыйлар...
— Алар олылардан оялуны белә, ичмаса. Бу исәрләр, колхозга барып, безнең хатыннар белән беррәттән эшләп карасыннар иде, кершән-иннек турында уйлау түгел, борыннарын тартырга да вакытлары калмаячак.
— Нигә бу кадәр бәйләнәсең шәһәр халкына, Кемел, ә? Бу ачуыңның сәбәбе бардыр бит, без дә белик,— диде Самый.
— Артык һавалылар.— Кемел тәмәке кабызды.— Шәһәрдә минем агам бар бит әле. Гәзиттә эшлим, ди... Белмим, нишли торгандыр анда... Барып чыгам кайчак үзенә... Аны-моны алып барам... Шуңа күңелләре була. Өйләрендә тап-такыр, елан ялап киткән диярсең... Ә киенүләрен күрсәң... кыланалар инде. Кайчак, эчеп алгач, телемне тыя алмый әйтеп җибәрәм. «Авылга кайтмыйсызмы?» — дим «Ияләштек бит инде»,— диләр. Менә шәһәрнекеләр нинди.
Килен өстәл өстен тутыра башлады.
— Әйдә, капкалап алыйк.
Кемел сөйләвеннән туктады, барысы да ашларына иелделәр.
— Бусын эчеп куйдым, алайса... Колакларыгызны кызартыйм әле бер...— Самый аракыны эчеп җибәрде.
Стаканын өстәлгә куеп өлгермәде:
— Әссәламәгаләйкем,— диде берәү.
— Кил, түрә, ләкин яманлап йөрмә, яме?
— Курыкма, рәис әкә.
Исәнләшкәч, кысылыбрак, аңар урын бирделәр. Жәйләүбаев дигәннәре шул иде инде. Үзе кыз.мача. Кемелгә ул яхшы таныш. Көгарт белән Долон арасында моның кебек бәйләнчекне табуы кыен. Автоинспектор... Шоферлар аның исемен генә ишеткәндә дә калтырана башлыйлар, мескенкәйләр. Юан, йомры кеше. Иң элек ул гадәтенчә Кемелгә бәйләнә башлады.
— Ресторан алдына куярга сиңа кем хокук биргән, түрәм, ә? — Жәй-
ләүбаев Кемелгә жикереиде дә Самыйга тиешлесен уенга борды — Рәис машинасы булгач, узынып түргә чыгып киткән икән, ә?
— Куркытмый гына утыр әле. Иптәш бул... Башкасы пустяк анын ..— Самый анар аракы салды.
Жәйләүбаев көнозын юл сагалап, баганадай катып тора. Ары-бире үтеп йөргән машиналардан гаеп табып йөдәтә. Машинаның әле бер > ягына, әле икенче ягына чыгып, берәр сылтау табып, шоферны өркетә у дә. мая җыйный. Ерактан килүче шоферлар анын турында сорашканда = «Жәйләүбаевыгыз исәнме әле?» — диләр. -
Шуны исенә төшереп, Самый пырх итеп көлеп куйды. «
— Асанбек аксакал, эшләр шәптәнме? — Жәйләүбаевнын мыскыллап 5
көлгәне сизелеп торды. =
— Яхшы, рәхмәт.— Асанбек башка сүз катмады. ♦
— Мин барысын да ишеттем.— Жәйләүбаев Асанбекка күз кырые *
белән генә карап куйды —Моннан бер ай элек ишеткән идем инде. 2
— Нәрсәне,— диде Самый, сүзгә төшенмичә.— Ни ишеттең син’ ®
— Асанбек аксакалның рәислектән төшәргә йөрүен
«Менә бит.. хәерсезне»,— диде Самый эченнән. Ул уңайсызланып^ башын иде, капкан ашы тамагына тыгылып калды.
— Минем тәкъдиремә язылып куелган хезмәт түгел ич ул.— диде Э баядан бирле кашын җыерып утырган Асанбек,— бүген мин төшсәм. “ иртәгә син буласың, иртәгә син төшсәң, анда тагын берәү була
— Ай-яй... гомер буе рәис булып эшләрдәй ак ният кеше идегез. »
— Сиңа бу хәтле нинди яманлыгым тнде әле? — диде Асанбек
— Былтыр язын сарык бәрәне сорадым, көзен такта сорадым. Күңелемне калдырдыгыз.
— Менә шулай болар. Колхоз милкен үзләренекедәй күрәләр
— Нигә аны рәис чагында әйтмәдең? — диде Самый, тегенең сүзенә ачуы килеп.— Шулчак әйткән булсаңчы?
— Әйтергә җаен көтеп йөрдем дә инде .. Менә мина да чират җитте... Үлмәгән кешегә чират җитә икән.
— Үчеңне алгансың, алайса? — Асанбек аңар көтеп карап куйды.
— Алмый ни...
Самый эндәшми утырды, Кемел дә авызын ачмады. Жәйләүбаев, Асанбекны үртәп, зәһәрле карашы белән аны чәнчеп-чәнчеп ала иде. Ә Асанбек үз калыбында, бер нәрсә белмәгән-күрмәгән сыман, җигүле аттай башын артка салып утыра бирде
— Тор, Кемел, чакыр кызыңны, китәбез.— диде Самый, һәм. янындагы Жәйләүбаевны күрәсе килмичә, ресторанда шау-гөр килеп удыручыларга карангалап аллы.
Самый, табын әзерләгән киленгә аш хакын түләп, беренче булып кузгалды. Жәйләүбаев аларга ияреп бусагага кадәр килде дә. тагы кемдер чакыргач, аерылып калды
Кием элә торган җирдәге әлеге бәндә яңадан исле маен күтәреп чыкты.
— Пеле май енбнк әле. әкәләр!
— Яман атың чыкканчы, авылга кайт' Жнр казуның болай йөрүеннән нәрсәсе ким? Ата-ана каргышыннан курыксагыз иде. ичмасам!. — диде Асанбек.
Тегесе, аның сүзен колакка да элмнчә. кемнәндер тамган чәйлекне исәпләп, елмаюын белде.
Асанбек ана карап карап торды да кнемен алып чыгып китте Тәмәке кабызып торган Самыйга да. Кемелгә дә күтәрелеп карамыйча, машинага барып утырды Шәһәрдән чыкканчы беркем сүз дәшмәде, машина йөрешенә чайкалышып, оеп. машинадан төшкән ут яктысына карап бара бирделәр.
«Иртәгә эшемнән чыксам, мина да берәрсе шулай итәчәк...—Мондый
уйның Самыйга беренче кат килүе иде,—Әле кичә генә Асанбек Арпачиев- тан яхшы рәис юк иде. Күп ел эшләгән, планнары һәрвакыт тулып килде... Бүген менә нәрсә диләр аңа! Көнләшә икән кеше дигәнең. Югыйсә, аның бәхетен тартып алганмы ул?»
Кемелгә хәтле, телен йоткандай, эндәшми бара. Аның алдында кызыл, яшел стрелкалар дерелди, Самыйга эссе булып китте, битләре кызыша башлады, эче пошты, кәефе кырылып, кемнедер ачы итеп сүгәсе килде, ә үзе, шуны ычкындырып жибәреп оятка калмыйм, дип тешен кысып утырды.
Бормалы юл үргә күтәрелә башлады, юл буендагы ак ташлар балыктай ялтырап күренәләр. Әле бер сәгатьлек юл бар. Юлдан берән-сәрән генә машиналар үтеп тора. «Халык ята башлагандыр инде»,— дип уйлады Самый. Нигәдер аның хәзер эчәсе килеп китте. ДЭУ 1 кибетеннән алырга булыр иде әле. өенә кертеп куеп, төнге юлаучыларга сата, имеш, дигәннәре колагына чалынганы бар. Ләкин Асанбек мондый хәлдә булганда ярамас, дип тыйды ул үзен.
— Сездә бер ни дә юкмыни сон? — дип кинәт сорап куйды Асанбек.
— Нәрсәне әйтәсең, Асаке?
— Әй, әлеге аракыны ла инде...
— Оһо,— диде Кемел һәм үз сүзләренә үзе уңайсызланып китте.
— Кемел, таба алырсың бит, батыр, ә?„
— Тапмый ни!..
— Егет кешенең сүзеннән үк беленә... Кемел икәнеңне күрсәт, алайса. Кемел ДЭУның ак өе янына машинасын туктатты да чыгып йөгерде. Машина эчен тынлык басты, һаулап эт өрергә тотынды. Кемелнен
тәрәзә какканы ишетелеп торды. Таулар өстенә ай калка башлады. Чикерткә чыңы колакка керде. Таулар ай нурына төренеп, изрәп йоклыйлар иде.
Тау арасын тагын эт өрүе яңгыратып җибәрде. Кемел, кабаланып машинага керүе булды, моторын кабыза да башлады. Теге икәве, нәрсә әйтер дигәндәй, аңа карап, елмаеп утырдылар.
— Таптым. Рәхәтләнеп бирде. Бу кибетче дә Җәйләүбаев сыңары.» Көлеп җибәрделәр һәм шуннан соң күңелле гәпләшү башланды.
Тау сыртына җиткәч, Кемел машинаны туктатты.
— Моннан да әйбәт урын юк.
— Үзең җайла инде, Кемелбай... Менә бу җиргә утырып алыйк. .
Йомшак җил биткә бәрә. Тарлавыкка алып төшкән кәкре-бөкре юл ай нурында агарып ята. Аргы биттәге чыршылар төн шәүләсендә тагын да сылурак булып күренәләр.
Шешәне җиргә куеп, тирә-якка сокланып карап тордылар. Читтә караеп машиналары тора. Баш өсләрендә күк тулы йолдыз җемелди. «Шуңа бәйләнеп, дөнья матурлыгын да күрми йөрибез бит, ә?!» —дип эченнән пошынып куйды Самый.
— Әйдәгез! — Асанбек, шап итеп, учын-учка чабып куйды.
— Монысын тау арасында миңгерәп йөрүебез өчен эчик...— Ул кулындагы стаканын күтәрде дә үлән йолкып алып иснәде.
— Алтын җир бит, әй!..—дип. Самый үләнгә сузылып ятты.
Ай нурына сихерләнеп, күзләрен киртләч-киртләч тау түбәләренә текәп, тынып калдылар.
— «Юлбарыс тиресе ябынган батыр»дагы өч дусның крепостька һөҗүм ясар алдыннан утыруларына охшап китте безнең бу утырышу,— дип, Асанбек көлеп җибәрде.
— Яле, Кемел, калганмы бераз төбендә? — Самый бутылкадагыны бүлеп салды. Асанбек белән икәү күтәрделәр.
Өсләрен кагынып, машинага кереп утырдылар. Кемел үрдән машинаны салмак кына алып төште. Машина далага кереп китте.
1 Д Э У — Дорожно эксплуатационное управление.
— Берәр нәрсә сөйләгезме. Асаке!..
— Ни сөйлим:.. Эчем пошып килә әле—
— Нәрсәгә?
— Безнең яна рәискә...
— Үпкәмне белдерсәм, кайсы бере Асанбек аннан үч ала. дияр Кичә . генә бала иле бит әле... Үз кулымда диярлек үсте. Атасы мәрхүм менә * дигән кеше иде, сугыштан кайтмады. Ә инде улының мондый холкы.. а Бюро беткәч тә, машинага утырып, өенә очкан. Ярый инде мина шхлай. ? ә халыкка шул холкын күрсәтсә, унмас... Үзе болан өлгер, булдыклы и егет, ләкин ха ык явызны, холыксызны яратмый.. Анар намуслы да. « кешелекле дә булсын Кайчак шулай ялгышып китү гадәтебез бар.. = Райондагыларга ошап калгән имеш...— Асанбек тәмәке кабызды — ф Әгәр без картларның шундый тупас, әшәке эшкә кулыбыз барса, болар _ надан, иске кешеләр дисеннәр инде! Менә яшьләрнең шундый бу.тула- о рыпа хәйран калам мин. Барган саен акыллырак булырга тиеш түгел- = л-рме?.. Барган саен кешегә күбрәк яхшылык итәр өчен ашкынырга * тиеш түгелләрмени! Түрәлек, дәүләт, карьерага нигә бу кадәр кызыгалар > Без яшь чагыбызда, комсомолга кереп, ачлы-тухл ы килеш, көне төне я кырда йөрдек. Баш булыйм, карьера ясыйм дигән ник бер уебыз булса- 3 чы. Бу илгә кирәк, моны партия кушты, дисәләр, жаныбызны биреп, м эшне бетергәнче чаба идек, кире сөйләп, кире эшләгәнне күргәнем бул- = мады... Бары тик үз башыбызны, үз файдабызны гына кайгырткан бул- “ сак, шул чакта баеп, теләгәнне булдырып калмас илекмени5 «Куй. атай итмә», дип тыючы аз булды. Нәфесе бозык кулаклар бар иде, аларга күрмәгәннәре)! күрсәтте халык... Ә менә хәзер, шулай ашып ташып торган иркенлектә үз жаны хакында гына уйлаганнарны күп күрән
— Андыйлар бар...— диде Самый, баш кагып.
— Элек без мондый идек, тегенди идек, дия башласак, кайберәүләр мактанмагыз, дип, безне яна чорны бәяли белмәүдә гаепли башлыйлар Нигә алай итәргә инде! Нигә начар ягыбызны гына күреп, яхшыны күрмәскә. Хәзергеләр шул хакта ныклап уйлатсалар тагын да эирәгр к, әйбәтрәк булмаслар идемени?!.
Самый башын түбән иде. «Бер кечкенә йомрыдан ачылып китте. Эчендә тары бөртеге хәтле дә кер сакламый торган әйбәт кеше икән», дип уйлады ул Асанбек турында.
— Инде, шуны каре, сугыш вакытында ничек эшләдек: көне төне кырда. Төнлә дә жан тынмый иле бнт... Алда берәү фонарь күтәрел йөри, калганнарыбыз шуның яктысында иген урабыз, бала-чага, карт-корыга чаклы... Менә шундый көннәр булды. Әлеге язучы дигәннәрең, аны-моны күрмичә, ясалма нәрсәләр язып йөриләр!.. Чынлыкны язсалар, елатыр лык китап чыкмас дип уйлыйлармы?.. Балаларыма тегенди идек, мондый идек, дисәм, һич ышанмыйлар. Башкаларны әйтмим дә инде, үз бала-ларым ышанмый. Аларның бар мактанганы шул — синдә белем юк, диләр «Синдә белем юк'> Ярый, миндә белем булмасын ди!» .Миндә тор мыш. тәжрибә бар түгелме? Минем кулым белән колхоз төзелде, беренче өйне салучы мин!.. Кулак дигәнне бетермәдемме?!. Басмачы днгәнне тар-мар итмәдемме?!. Боомга 1 тимер юл салып килмәдемме?!. Ә немение?!. Без булмасак, нәрсә булыр иде?- Ничә жирдән яраландык. Эшемнән бушанып йөрүем дә шунын шаукымы бит Әгәр ике авыз сүз әйтеп кәгазь язсам, пенсия дигәнен бирәчәкләр .. Язмадым, анысын берәр мыжыкка бирсеннәр, кирәге юк мнна... Гомеремдә берәүгә яманлык эшләмәдем, шуна разыймын. Берәүләргә телем тигәндер, берәүләр мнна яман сүз әйткәннәрдер, аларның барысын истә тотып, үч саклап йөриммени? Җәмәгать эше —төрле чагы булгандыр!..
«Менә енна аз сүзле кеше,—дип. тагын гажәпләяеп уйлап куйды
'Боом Т а р Л а П Ы Г Ы — ЫСЫК күл га чыга торган тау тарлаамгы.
Самый — Кайчак шулай эчендә җыелганны берәүгә сөйлисен килеп китә. Андый чакта кешесе дә табылмый әле аның...»
— Без чабабыз, аһ-ваһ итәбез, ә тормыш үтә бирә, ил-халык кала бирә...
«Эт баласы,—диде Самый эченнән, әлеге «Очкын» колхозының яна рәисенә саруы кайнап,—алып китсә ни булган инде... Ахмаклык бит» Асанбекның да болай кәефе кырылмас иде...»
— Үкенгәндә дә, хәзергеләр кебек муллыкны күрмәдек, иркенчелектә рәхәтләнеп яши алмадык, дип үкенмим мин. Алар безнең хезмәтебезне юкка чыгармасыннар, дәвам итсеннәр иде. Җан әрнеткеч булмасыннар. Байлык, карьера, ач күзлелек — нәфескә табынмасыннар... Дөнья бу, Самыйбай, төрлесе була... Бүген бар, иртәгә юк... Кешелегеңнән, саф күңелеңнән генә язма...
Машина зур юлдан борылып. «Очкын» колхозы буйлап килде дә, көньяктагы бакчалы өй янына туктады.
— Килеп җиттек.— диде Кемел.
Самый каерылып карады, ләкин урыныннан кузгалмады. Машинадан төшеп өлгергән Асанбек кычкырыбрак:
— Әй. Самый, төш әйдә, керик!—диде.
— Җиде төн уртасы бит. Асаке. өйдәгеләрне мазалап йөрмик инде...
— Ярамый алай. төш!.. Олы кеше әйткәч... Әйдә!..
Самый төште. Асанбек, ишекне кагып, кычкырды:
— Җәмилә, ач ишекне... Ачасынмы инде, әй!..
Ишек ачылды.
— Узыгыз! — диде Асанбек. кулы белән ымлап.— әйдәгез, дуслар, әйдәгез, алга!.. Бер заман шулай дип җырлый идек бит. Әйдәгез алга. Курыкмагыз, берни юк... Җәмилә, мин бүген кызмача, байбичә!..
— Рәхәтләнгәнсең икән!—диде хатын-кыз тавышы.
— Берәр нәрсә булса, алып чык кунакларга!..
— Нәрсә алып чыгыйм тагын...— Түр өйдән симез хатын җенләнеп чыкты. Асанбекның кыяфәтен күреп кабарынып китте.—Ун ел эчми йөреп, бүген хурлыгыңнан эчтеңмени, ә?!.
Асанбек ни әйтергә белми аптырап калды. Самый, жир тишегенә керердәй булып, «ни пычагыма кердек әле без монда», дип. үз-үзен сүгеп куйды. Кемел, хатыннан күзен ала алмыйча, шаккатып тора иде.
Асанбек. хатынына бер генә акаеп карады да, аш бүлмәсеннән шешә алып чыгып, кунакларның алдына китереп бастырды. Хатыны, үзалдына мыгырданып, җилләнеп борылды, ишекне шап итеп ябып чыгып китте, теге яктан аның һаман әле чәпчеп сөйләнгәне ишетелеп торды.
Бераздан Самый:
— Кайтыйк инде, Асаке. рөхсәт итегез.— диде.
— Ярын алайса, ихтыярыгыз,— дин. бераз карлыккан тавыш белән жавап кайтарды Асанбек.
«Хатыны бөтен куанычын җимереп ташлады»,— диде Самый үз-үзе- нә — Бер сүз, бер генә елмаю, бер генә караш кешене күккә кадәр күтәреп җибәрә яки бәреп ега... Хатыннарыбыз да аңламагач, кем айлар безне...»
— Алама хатын икән... Шундый әйбәт кешегә бер каһәр сукканын боера да инде.— диде Кемел. юлга чыккач.
Колхозга кайтып җиткәнче башка сөйләшмәделәр.
Урамның аргы башына җиткәч. Самый машинаны туктаттырды.
Калганын җәяү кашам, син китә бир! —Ул, ишекне ачып, машинадан төште. Бүген иртә белән «докторга барыр идем», дип машина сораган карт исенә төште.— Иртәгә теге картны докторга алып бар да кире алып кайтырсың... ,
«Кеше күңелен калдырмасам иде...» —дип уйлады Самый һәм өенә таба китте.
Кыргызчадан ҺАВА ХӨСӘЕНОВА тәрҗемәләре