Логотип Казан Утлары
Этюдлар

ИМӘН


этюд
Бөгелмәс ул, сыгылмас ул. җилләр иссг...
Педер Хузангай
Язын, тугайны су баскач, имән ничектер инеп, кечерәеп калгандай күренә. Әмма, су чигенгәч, бөтен матурлыгы, бәген горурлыгы белән яңадан калкып чыга.
Колхозның сыер фермасы да шул якта. Аны жәнге ферма дип йөртәләр. Ул андагы иркенлек, киңлек... Ул сусыл үләне, ул суга якын булуы... Елга булып сөт акса да гажәп түгел монда.
Җәйге эсселәрдә имән ябалдашлары гажәеп олы, гажәеп кин чатырны хәтерләтә Сөтең дә әчеми, чатыр астында үзенә дә жиләс.
Ул ничә яшьләрдә дигәндә... Анысын тәгаен генә белүче юктыр. Мин моны әтидән сораган идем Әти йөзне тутырган—ул да әйтә алмады: «Мин белә башлаганнан бирле шундый агач инде ул».— диде. Кайчандыр әти дә бабайдан: «Имән ничә яшьтә?» —дип сораган. Ләкин мин үзеннән нәрсә ишетсәм, ул да бабайдан шул ук сүзләрне ишеткән.
Әтием хәзер дә умарталар караучы. Имән кебек нык. Имән үзе дә аңа охшаган: язын мүк төсле яшел сыргаларга бизәлә, көзен чикләвекләр өлгертә. Гел эштә, хезмәттә...
Имән өч йөзгә тикле чәчәк ата, биш йөзгә, меңгә кадәр яши, диләр. Ә бу имән ел саен чәчәк ата. Димәк, күп булса, өченче йөз белән барадыр. Шул ук вакытта яшь дип тә булмый аны. Чөнки ул хәзер буйга үсми. Фәкать юаная гына.
ундый да күрекле... Борынгы римлеләр «Кверкус» дип белми әйтмәгәннәр! Бу исә—матур дигән сүз. Матур да, нык та агач ул. Имәнгә охшаталар ирнең асылын. Ул имән кебек нык, диләр.
Аның берсен үземне белә башлаганнан бирле күрә киләм. Үзе аръякта, тугай уртасында ук, ә үзе авылның түбән очыннан да күренә. Бер Алып батыр диярсең! Үзен ник бер агач ышыкласын, үзе жил-давылларга бирешми. Җәй коры килсә дә, аңа да исе китми. Тамырлары тирәндә булгач, нәрсә ул ана корылык!
булса, тагын яшәгән кадәр яшисе бар дигән сүз. Менә шул чагында күрсәң иде аны!.. Минем өч улым буйга житеп килә. Алар да бу имәнгә минем күк сокланып карарлар. Аннары — оныкларым... Имән ул чагында тәмам картаер, аннары... юк булыр. Агач та мәнге яшәми. Тик ул да үзенә яшь алмаш калдырыр.
Имәннәр чикләвекләре белән генә түгел, сабаклар жибәреп тә үрчиләр. Мин бу хәлне күптәннән күзәтә киләм Ничек күзәтәм дигәндә — кайчандыр әлеге имән белән янәшә икенче берсе шаулап утыра иде. Ә быел аны яшен сукты. Бөтен кәүсәсен көйдереп, яндырып төште. Корыган имәнне кистеләр... Ләкин күпмедер көннәрдән сон имән төбеннән ямь-яшел үрентеләр шытып чыкты... Бу, әлбәттә, табигый хәл: кайчандыр зур печән кибәненә охшап утырган имәннең бөреләре күп санлы ботак-чатакларында гына түгел, төбендә дә булганнар. Алар имән бик нәни вакытта ук яралганнар. Имән ел саен юанайган, ел саен өскә үрләгән. Ә астагы бөреләр изрәп йоклый биргәннәр. Ботакларда һәртөрле сайрар кошлар ыгы-зыгы килсә дә. көне-төне яфраклар шауласа да, уянмаганнар алар. Чөнки дым һәм шифалы сулар, астагы бөреләрне читләтеп, югарыга, яфраклар янына омтылган. Шуна күрә изрәп ятканнар да инде әлеге бөреләр. Ләкин үлем йокысы булмаган бу. йокы аралаш сизелер-сизелмәс хәрәкәтләнгәннәр алар (югыйсә, кәүсә эчендә—бөтенләй томаланып калуың бар!), үзәк тамырларын жибәреп, имәннең калын кабыгына үтеп чыкканнар...
Имәнгә хәвеф килде. Имән үзе юк инде. Ләкин «нинди биек булмасын, тамыры жирдә>,—дип агач турында дөрес әйтә халык Тамырлар буенча аккан тереклек суы әлеге бөреләрне уятты, аларга яшәү көче бирде... һәм озакламый бөтен тирә-юньгә яшь яфраклар жыры таралды. Әнә шулай итеп имән яңадан яши башлады.
...Яшь имәннәргә карыйм да мин, карт имәнне искә төшерәм. Никадәр чикләвекләр өлгертте. Ул чикләвекләрдән никадәр яшь агачлар үсеп шаулады. Аз гына шул имәнгә охшаса икән дә, үзе турында шул имән кебек матур истәлекләр калдырса икән кеше!