Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШЕЛЕШ... НУЛЬГӘ БЕТМИ


шь азучы Азат Ганиевнен әле дәиьяга чыкмаган бер повесте бар. Ул повестьтагы шундый эпизод хәтердә калган: математикадан мәсьәлә чишеп утырганда өлкән класста укучы бер кыз урыныннан тора да. «чишелеш нулыә бетә» дип, класстан чыгыл китә. Артык кеч куеп уку, гадәттән тыш киеренкелек бичара кызның акылына зарар салган икән, һәм ул. кешелек тормышы турында катлаулы уйларыннан ваз кичеп, бии гади, ләкин аксиома дәрәҗәсендәге хакыйкый бер нәтиҗәдә тукталып кала.
— Синең бетен гәүдән атомнардан тора,— ди ул шәһәрдән килгән художник егетне, беренче танышканда ук.
А. Ганиевнен әле домна шаулатып «язучы» дигән шоһрәтле исемне күтәреп йөргәне. едәбият укучы халык алдына чыгып бу исемгә имтихан тотканы юн. Әле нибары •Казан утлары«нда б«п-ике хикәя бастырган һәм 1969 елда оч табак күләмендә бер бәләкәй китап чыгарган яшь прозаик ул. Болардан тыш А. Ганиеенен Казан дәүләт университеты (Азат — шундагы татар бү-легенең 3 курсында укый) каршындагы •Ленинец» газетасында русчага тәрҗемә ителгән җыйнак кына бер-ике хикәясе басылды. Нибары шулар Бу мәкаләнең исеме ни өчен А. Ганиеанон басылмаган әсәреннән алымдыГ
Әдоби практикада күргәлеп торабыз: шау итеп бер ша*ыйрь күтәрелә. Яшь. чибәр һем... талантлы сыман. Менә бервакыт ул газета-журнал битләрендә күренә башлый, радио-телееизорда, ничә кабызсаң — әлеге шул яшь иптәшнең исеме ишетелә иаширләр коридорда аның белән инде кул биреп күрешәләр, үзләре чакырып (!) кабинетларына алып керәләр Яшь иптәш әнә шулай бер ел шаулый, ике ел шаулый, өч ел... Ах! Өченче елда ул кинәт кенә күздән югала. Яки бигрәк тә начары: үзенең куәте беткәнне аңламыйча, кругта буталган керешче кебек, мәйданда комачау итә башлый. Прозаиклар арасында да була андый хәл. Күрәсең, савытларында дары булмаган кое кулына каләм алганнар алар Яки бер дә булмаган кое түгел, азмы-күпме булган, ләкин бер кабынган да, ялт иткән һәм шуның белән вәссәлам! Чишелеш нулыә беткән, Вакытында туктаган кешене гаеп итеп булмый.
А. Гвинея «Казан утлары» журналына беркемнекемә дә охшамаган «Янәшә» хикәясе белән килеп кергән иде. Берәүнокенә дә охшамаган дидек Яхшымы ул. уртачамы, анысы икенче мосьеле Укучылар әлбәттә сизми калмадылар Яшь язучының хикәядә бирелгән персонажлары мәҗнүн кешеләр Болармы романтик шәхесләр дип то атап булыр иде кебек. Бу шәхесләр «Янәшоадә генә түгел, «Өмет уты сүимәсә» «Студент Әсгать». «Тагын күченәбез» һәм башка хикәяләремдә лә очрыйлар Автормын барлык хикәяләрендә дә тел образ «тел яшьләр алына Тол герой нинди дә булса берәр хиреске (рәсем сәнгатенә, ил гизүгә, үзен ил әчем ин файдалы эшкә сарыф итү юлларын эзләүгә һ. б.. һ. б) бирелгән була Заманында Г. Нигъмоти мәшһүр язучы Г Ибраһимов әсәрендәге каһарманнар ■нинди дә булса бер хиреско бирелгән
Я
дәрәҗәсенә җиткерелгән була», дип билгелеген иде.
Яшь язучы А. Ганиевкә Г. Ибраһимов прозасының йогынтысы бик зур. Куанычлы күренеш бу. Югыйсе, бүгенге яшь проза-икларыбыз арасында үткәндәге әдәби мираска йөз чөереп караучыларны, әнә шуңа күрә дә агач тел белән «картон» хикәя әмәлләүчеләрне күргәләп торабыз. Матур сюжетка корылып та бары тик теле эшләнмәгән булу аркасында гына басылмыйча калган. редакцияләр тарафыннан кабул ителмичә җибәрелгәннәре никадәр тагын!
Г. Ибраһимовның «Табигать балалары-н- дагы печән өмәсе картинасы яшь авторның «Өмет уты сүнмәсә» хикәясендә безнең бүгенге колхоз, бүгенге яшьләр тормышы фонында кабат бирелә. Әлбәттә, сюжетның «Табигать балалары»на якын ук килүе укучыны (һәрхәлдә. Г. Ибраһимов әсәрләрен яхшы белгән укучыны) бераз шиккә төшерә. Тегендә — крестьяннарның печән өмәсе, Хафиз. Бибиәсма һәм аның әтисе Шаһи карт. Узышка печән чабу, бәхәс, мәхәббәт. Монда — колхоз өмәсе. Мәхмүт. Гөлгенә, аның бабасы Талип карт. Тегендә Хафиз бәхәстә җиңеп чыга, кыз бирү мәсьәләсе хәл ителә. Данлыклы печәнче Кәрим карг җиңелә. Монда Мәхмүт — унынчы классны тәмамлаган егет — картны юри җиңми кала. Көч җитмәүдән түгел, ә картны җиңеп, чалгы ташлатып, аның йөрәген җәрәхәтлисе килмәүдән... Әнә шуңа күрә дә картның кызы Гөлгенә, аңа кыска, ләкин бөтен арганнарын оныттырырлык кайнар карашын бүләк итә. Г. Ибраһимов- та — өмә вакытында «Агыйделнең югары башыннан йомшак мамык төсле ап-ак бер болыт күтәрелде». А. Ганиеатә «...көнбатыштан күкне иңләп, яшькелт-кара болыт килеп чыкты... Караңгыланды. Кинәт бөтен нәрсәне калтырандырып яшен яшьнәде, шуның артыннан ук җире, күге, бөтен дөньясы дөбер-шатыр килде. Хатын-кызлар, чыр-чу килеп, арба асларына кереп качтылар. Яңгыр, таш стенадай, күзгә күренеп, өмәчеләр өстенә килде». Укучылар монысын да сизгәннәрдер: Галимҗан Ибраһимовның табигать күренешләрен сурәтләүдәге куәтле каләме хәзерге яшьләр иҗатында яши. дәвам итә икән—
«Өмет уты сүнмәсә» хикәясендә А. Ганиев әнә шулай беек әдипнең тасвирлау алымнарына янәшә бара, әйтергә кирәк, шактый хәтәр янәшә бара. Менә-менә, тел очында гына тора, әйтәсе килә: Ибраһи- үз юлына керёх_»ит.ә Аимң яияарманы Мәхмүтнең кайгысы өмәдә җиңүче булып кыз алу түгел, Мәхмүт әле тормышта үз урынын тапмаган егет. Аның әле әллә ниләр күрәсе бәр. Анын «Байкал күленең чыннан да тирәнме икәнен. Кавказ тауларындагы бозның җәй көнендә дә эреми икәнен, динге дулкыннарының. Себер тайгаларының шаулавын үз колаклары белән ишетәсе килә: ун ел буе укыдык, укыдык.ә бәлки алар берсе дә дөрес түгелдер».
Менә шулай Мәхмүт билгесез сәфәргә чыга. Әсәрнен төп персонажы булган Мәхмүт— героин шәхес түгел. Ул бернинди дә батырлык эшләми. Бары тик шул яшьтәге- ләргә хас булганча, аның күңеле эзләнә, ул үзенә урын тапмый. Ул институт дип ябышып ятмый, бик -ырышса, ихтимал, керә дә алган булыр иде. Ил-җир күреп йөрү яшь егеткә кыйммәткә төшә: ул фаҗигагә очрый һәм аяксыз кала. Озакка сузылган эчке көрәш, тирән кичерешләрдән сок сәламәт кешеләр сафына кайта. Аның бетен курыкканы — кешеләрнең аңа инвалид дип кызганып караулары. Ләкин кешеләр аның протезлы икәнлеген бөтенләй сизмиләр икән! Шашкын йөрәк үзенең эзләгәнен тапкандай була. Авылга кайткан көнне үх Мәхмүт идарәгә кереп председательдән трактор даулый. (Берничә ай гына элек колхозны ташлап киткән егет.)
— Яңа тракторлар кайтарырга торе идек.— ди аңа председатель.— Каян механизатор табарга белми аптыраган идек әле. Ә хәзергә Салих белән иске тракторны аякка бастыра торыгыз.
Бу эпизод егетнең кичергән трагедиясенә тәмам чик куя: уп өенә канатланып кайта Чаңгы шуып карарга була. Гарип түгеллегенә ул үзен дә ышандырырга тели. Тауда, бәлки, Гөлгенә дә бардыр? «Син җендер, улым!» — ди Талип карт аның чаңгыда йөргәнен күреп. Мәхмүтнең фаҗигасен хат аша бөлгән Гөлгенә тау башында чаңгыда басып торган егетне күреп енсеэ кала. Аяксыз Мәхмүт чаңгыда! Ике аягы да сәламәт кыз таудан төшеп җитә алмыйча, каушаудан, карга мәтәлә. Мәхмүт тә тау түбәсеннән үн төшә. Әлбәттә, үл да егыла. Ләкин никадәр бәхетле ул!
— Күптән шуган юк иде, онытылган,— дигән була егет.
•■Гөлгенә йөгереп килгән уңайга аиың кочагына атылды».— ди язучы соңгы җөм-ләсендә. Егет белән кыз әнә шулай очрашалар.
ЛЧӘГЪНӘЛЭДО ^ГГЗрмлтги-^у кеоеж егу, haw мәгънә цкмер.Up* <V« алдына) кур сату белән бергә тәгъбирләргә стилистик, грамматик һ б ш аңлатмалар, аныкланалар бирелә:
КАШЫК КҮТӘРҮ 1 Ашау, туену. Көрәшсез генә кашык күтәрә торган эаМан- нар җитмәгән әле, чибәр егет/ М. Шәйми. Зурысы унөчкә чыкты Байга бирер идем, теле юк Болары яңа гына кашык күтәрә башладылар {дип зарланды әни]. Г Садрый-8
2. Сан һ. б. ш сүздән сои. Өй этендә, семьяда шунынча ашаучы булу. Әлегә ике еенә кашык күтәрәбез Н. Исәнбәт, 2-363. Биш кашык күтәрә идек Шуннан мине дә фабрикага бирергә булдылар. А. Әхмәт-113
ҺӘМ БАШКАЛАР. Гадәттә нрон. яки шаярт. Шушы сүз астында телгә алынучылар; тяп исемлеккә кертелмичә, соныннан- ахырдэн, гомуми генә искә алынучылар. Романда ким дигәндә 25—30 герой телгә алына А ларның байтагы, сәхнә арты теле белән әйткәндә. *һәм башкалар» ролендә еенә кала Б Камалов, 7. Моңарчы яшь прозаикларыбызның •• исем-фами лияләре гадәттә исеәМек ахырында, гһәм башкалар» алдыннан гына телгә алынып үтелә иде. nj. ОН-MI, гл тпнытгин әиипләр иҗшы турында фикер йөртү белән генә канәгатьләнмичә, кайбер тәнкыйтьчеләр сһәм башкалар» рәтендә йөрткән шагыйрьләр иҗатына да күз сала. Сон Тат.. 67-75-3.
КОММЕНТАРИИ КИРӘКМИ (артык). Китаби. Бьлай да аңлашыла, нәтижә ясау кирәкми. Бу шигырьне аңлатып торасы калмаган. Мондый «акта комментарий кирәкми диләр. Н. Дәүля, 16-148 Бу вакыйгаларга, шәт. комментарий кирәкмидер, ул җеннән үзе аңлашыла АХ, 68 9-16. Бу чыгышларга комментарийлар бирүнең кирәге юктыр дип уйлыйм. Җ. Тәржеманов, 2-50. Биредә комментарий артык булыр. КУ, 669-131.
КОРСАКНЫ ТИШМИ Гади сяйл. к. Кесәне [КаМали — никах укудан баш тарткан муллага:] Никах та укымагач пычагымамы хәзрәт булып, ил өстендә үгез булып йөрисең?. Бер бозау корсагыңны тишеп чыгар идемени?! Ф Буриаш 209 Запас корсакны тишми. X Гобәйдуллнн, 4-111.
Бнк кыска бер белешмәдә йет табаклык хезмәт хакында тулы мәгълүмат бирү кыен, билгеле. Сүзлек деньяга чыккач, укучылар аныч белән якыннанрак танышырлар дип емет итәбез.