БИЗӘК ӨЧЕН ТҮГЕЛ, КИРӘК ӨЧЕН
1970 елгы поэзиябез турында уОланумр
ормышта Һәрнәрсәне төрле яктан карарга мөмкин булган кебек үк, позицияне дә күп яктан күзәтергә мөмкин. Әмма мин бу юлы шигырьнен бер генә кырын күзәтергә җыенам. Бу мәсьәләгә конкрет юнәлеш биреп, фикерне шул тема тирәсенә тупларга тырышу телә геннән килеп чыккан бер омтылыш.
Мин поэзиянең идея эчтәлеге дип аталган кыры турында сөйләргә телим. Чөнки бу шигырьнең аны җиргә беркетеп торган төп нигезе! Шигырьнең барлык башка эле-ментлары шул нигезгә корыла. Кыскарак итеп әйткәндә, теләсә нинди әсәрдә дә идея сүзләрне, җөмләләрне, образларны берсенә берсен ябыштырып ныгыта, бер бөтен ите торган цемент ул. Шуңардан башка есернең җаны да, каны да булмый.
Без — коммунистлар партиясе идеясен яклаучылар, шул идеянең чәчәк атуы өчен керәшчөлер, кирәк чакта сугышчылар, кирәк чакта шул бөек идея өчен корбан булырга езер торучылар.
Хезмәт — коммунизм төзүчеләрнең пароле мене шул. Бу парольне безгә партия үзе бирде. Партия сәнгать хезмәтчеләрен үзенең ялкынлы, турылыклы булышчылары дип атады.
Шагыйрьләр — коммунизм төзүчеләр сафында алдан баручы барабанчылар. Бил геле булганча, барабаннан башка марш уйнап булмый Барабан тавышына сафлар бердәм аяк басалар. Барабан бәргәндә сафта баручыларга җиңел була. Ләкин моның өчен барабанчыга марш ритмын бик яхшы сизә белергә кирәк. Шагыйрь дә нәкъ шулай, ул үз заманының ритмын бик сизгер ишетә, үз йөрәге аша кичерә белергә, үз заманының рухы белән яшәргә тиеш.
Коммунизм өчен тимер, күмер, икмәк, машина кирәк булган кебек үк, кеше рухыча азык булырлык, кешене алга, көрәшкә, җиңүгә өндәүче шигырь дә кирәк. Кешене үзен кеше итеп таныта торган, шул бөек исемгә лаеклы булып яшәтә торган, бизәк өчен түгел, ә кирәк өчен кирәк булгв' шигырь кирәк. Шуңа күрә мин бүгенге мәкаләмне шигырь бизәк өчен түгел, кирәк өчен кирәк дип атадым. Әйе, мәсьәлә көн тәртибенә менә шул рәвешчә куела. Бизәк өчен түгел, кирәк өчен язарга! Бу — шагыйрь өчен кулына каләм алган минутта ук инде ачыкланган мәсьәлә булырга тиеш. Шагыйрьнең осталыгы нәкъ менә шуннан башлана да.
Әмма бездә барлык шагыйрьләр дә ши-гырьне кирәк өчен кирәккә язалармы? Әллә бизәк өчен, беры тик сүз уйнатыр өчен генә, мин дә шагыйрь булыйм әле дияр өчен генәме? Без, минемчә әлегә кадәр поэзиябез турында декларация сөйләү белән канәгатьләнеп килдек. Дөресрәге, кирәксә кирәкмәсә дә мактандык, бер-беребезгә мәдхияләр укыдык. Җитте, диясе килә. Уңны, сулны белми чабып барган Пегасны тезгененнән тотып алып, бер генә сәгатькә булса да туктатып торырга, шагыйрьне ияреннән тар-ып төшереп, кил әле бире, егет, кая чабасың? — дип, нигә
Т
уэмыись нмы' — Дип, аны укучы алдына бастырып сорау аласы кил».
Узган 1970 ел боек остазыбыз Владимир Ильич Ленинның туган көненә, инде йөз ел безнең белән бергә яшәгән иң кешелекле кеше хөрмәтенә багышланган иде. Согет кешеләре халыклар юлбашчысына үзләренең мәхәббәтләрен хезмәт фронтында яңа җиңүләр белән расладылар. Татарстан игенчеләре дә ил табынына 80 мил-лион потлы каравай куйдылар. Безнең данлыклы нефтьчеләребез елына йөз миллион тонна кара алтын чыгардылар! Кем генә, кайда гына хезмәт итсә дә ул үзенең йөрәк тибешен, уйларын, хисләрен Владимир Ильич Ленинга ба'ышлады. Бу ялкынлы рух мәңге шулай булачак. Без кешелек дөньясының иң боек улына иң бөек һәй-кәл салдык. Ул һәйкәлгә һәркем үзе күтәрә алган таш китереп куйды.
1970 ел поэзиясе турында сөйләгәндә иң элек Татарстан китап нәшриятында чыгарылган Лениниана китапларын искә алып үтәргә тиешбез. Алар биш том. Өчесе — поэзия китаплары Безнең Ленин һәйкәленә куйган ташларыбыз менә шулар. Болар — безнең заманның киләчәккә бүләге. Хәзер күл меңләгән укучылар Владимир Ильич Ленин турында татар шагыйрьләре генә түгел, Советлар Союзында яшәүче башка бик күп милләт шагыйрьләренең әсәрләре белән дә таныша алалар. Шулай ук чит ил әдипләренең дә Ленинга багышланган әсәрләрен үз ана телләрендә укырлар.
Дерес. бу әсәрләрнең барысы да бер дерәҗәдә яхшы дип булмый. Әмма шунысы ачык, шагыйрьләр Ленинга карата үзләренең какшамас ышанычларын, эчкерсез мәхәббәтләрен җырлыйлар. Бу шигырьләр кирәк өчен язылганнар. Шагыйрьләр бу теманың нинди җитди икәнлеген аңлап эш итәләр. Шигырьләрдә гадилек тыйнаклык, шул ук вакытта тирән эчтәлек укучының фикерен җәлеп ите. һәрбер шагыйрь бөек юлбашчы образын тере итеп күз алдына китерергә тырыша. Бу — безнең уңышлы
Мин биредә С. Хәкимнең. Г. Афзалның. Ш. Маннурның, X. Туфанның һәм башка шагыйрьләрнең Ленин темасына иҗат иткән есерләре турында инде күп кабатланган мактау сүзләрен яңадан кабатларга җыенмыйм. Әмма түбәндә әйтеләчәк кайбер фикерләр ул иптәшләрнең шигырьләренә дә беркадәр кагылачак дип белдерел куярга тиешмен. Нинди фикерләр соң алар!
сиздереп торалар. Күп кенә әсәрләр Ленинның биографиясен яңадан сөйләп чыгу яки шул биографиядән‘өзекләр китерү белән чиклән». Әсәрдә биографик материалларгыйрь, келәм тукыган шикелле, үз фикерләрен, үз чәчәкләрен үреп бара. Әмма бу биографияне сөйләп чыгу дигән сүз түгел. Бу өр-яңа сәнгать әсәре язу дигән сүэ.
Сибгат Хәкимнең ьКокушкино крестьян-нарының Ленинга хаты» дигән шигыре дә Ленин биографиясенә бәйле бер момент. Анда Кокушкино ааылы крестьяннары Лениннан ат сорыйлар. Әмма шагыйрь бу авыл аша бетен Россиягә карый. Ленин бер авыл игенчеләре өчен ген» түгел, бөтен ил өчен кайгыртучы итеп сурәтләнә. Әсәрнең кече әнә шунда.
Бездә биографик белешмәләрдән, өзек-ләрдән чын әсәр, чын шигырь булып туган башка үрнәкләр дә бар. Г. Афзалның «Ленин солдатлары» дигән шигыре шундый. Биредә боек юлбашчы Ленин аның көрәштәшләре аша сурәтлән» Шагыйрь Кызыл мәйданда Маяэолеига карал болай уйлана:
Я(н|» шарына үз вакытын әйтеп.
И г сәгате суга шушында.
Сәгать суга
Тыныч тынлап яткан Батырларның башы очында..
By урында башын ташка куеп.
Ленин солдиттары ял итә.
Көрәш өчен яна бтыи туып, Ал байринны үбеп ант итә_
Күргәнебезчә, автор Ленин образын ялгызлыкта түгел а революция солдатлары сафының алдына бастырыл, алсу байрак итеп куя Ә менә шул ук авторның «Печәнче» шигыре коры биография сөйләү генә булып чыккан. Автор монда үэеннеи бернәрсә дә ести алмаган. Чалгы алган да кайчандыо Ленин дошманнардан качып яшәгән шалашлы болынны бик җиңел генә чабып чыккан. Ә бит бу тема авторны бик эур нәрсәләр турында уйландырырга тиеш иде шикелле. Бу чор—Ленинның тормышы кыл өстене куелган, иң авыр, иң куркынычлы чак. Дошманнар революция юлбашчысын деньяны тентеп эзлиләр. Алар сатлык ялчыларга Ленин башы ечен мең алтын түлерге риза, тик революция нерегеие пычак кадарга кул күтере алган бандит кына табылсын...
төслелек, каоатланулар әледән-әле үзләрен
ның чагылышы, һичшиксез, булырга тиеш. Биография ул — әсәрнең тукымасы. Әсәр
шул нигезгә корыла. Шул тукымага ша
масы поэзиядә генә түгел, теләсә нинди жанрда халыкара тема булып кала. Бу — халыкара политика да, халыкара дипломатия дә. Безнен шагыйрьләр шул зур темага бик аз язалар әле.
Миңа калса, шагыйрь бер күзе белән үз ватанына, үз туган җиренә караса, икенче күзе белән ул чикләр аръягындагы тормышны да күреп торырга тиеш. Ә чикләрнең аръягында дөнья кайный. Революция вулканы бәреп чыгарга көч жыя. Без үз халкыбызның рухын шул революция кызулыгында тотарга тиешбез. Такташ әйткәнчә, алда әле көрәш бетмәгән Заманында Габдулла Тукай, Һади Такташ та, Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнәр дә бу темага киң колачлы гүзәл әсәрләр язалар. Хәзер безнең олы шагыйрьләребез Хәсән Туфан, Әхмәт Исхак чикләр аръягындагы дөнья — «теге як» тормышы белән кызыксыналар, аларның империалистлар мәкерлеген фаш иткән ши-гырьләре әледән-әле күренеп тора. Ә тагын кем? Күрәсез, исемлек зур түгел.
Поэзиядә географик чикләр юк, анда идея чикләре генә бар. Шуңа күрә татар телендә язылган шигырьләрне дә. теләсә нинди темага булсын, дөнья күләмендә, теләсә нинди халык телендә яңгыраулы итеп күрәсе, ишетәсе килә. Чөнки бит без. Рә- сул Гамзатов сүзләре белән әйтсәк, үз иҗатыбыз белән бөтен ил каршында, барлык халыклар каршында җавап тотабыз.
1970 елда безнең Ленинианага, инде әйткәнемчә, күп кенә яңа әсәрләр өстәлде. Аларның барысына да тукталып чыгарга бернинди мөмкинлек юк. Җыеп әйткәндә, татар шагыйрьләре Ленин образын киң планда иҗат итүне киләчәктә дә күз алдында тотарлар. Әмма барыбыз өчен дә уртак бурыч шул: Ленинны партия белән берегә, халык белән тыгыз бәйләнештә, хәрәкәттә, хезмәттә күрсәтергә кирәк.
1970 елда үз шигырьләре белән -Казан утлары» журналында гына да илледән артык автор катнашты. Язучылар исемлегендә булган барлык шагыйрьләр дә диярлек журнал битләрендә урын алганнар. Хәтта арабыздан вакытсыз киткән Ә. Давыдовның, Г. Хуҗиның, 3. Мансурның да өлегә кадәр билгесез булган әсәрләре дөнья күрделәр. Шуның өстенә Татарстан китап нәшрияты егермеләп шигырь китабы чыгарды. Тагын да шуның өстенә башка га- зета-журналларда басылып чыккан, радио-дан һәм телевидение экраннаоында ишетелгән шигырьләрне дә искә алсак — ал- лачак. Без «тауда алтын күпмә икән»? дигән сорау куябыз һәм шатланып та, борчылып та уйлана башлыйбыз.
Сүзне бөркетләрдән башлыйк. Чөнки безнең бит әле «беренче карлыгачларыбыз* да бар. Үткән елда җитмеш яшькә җитеп тә картаймаган олы шагыйребез X. Туфан аерата актив эшләде: «Казан утларылның ике санында аның бер поэмасы, кырыклап шигыре басылды. Туфанны мактап минем азан әйтүем кирәк түгел. Аны миннән күп мәртәбә олы кешеләр бик хаклы мактадылар. Ул үзенең поэзиядә зур хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән шагыйрь. Аның «Кара арслан», «Кем көчлерәк», «Ни?», ■Әй1» дигән шигырьләре алда әйтеп үтелгән халыкара темага язылган. Ул шиырьләрне укыган саен үзеңә яңадан-яңа фикерләр табасың. Укыган саен нинди шәп шигырьләр була икән, дип шатланып куясың, һәм нәкъ шундый матур уйлардан соң «Лирика һәм физика», «Яп әле. яп» дигән шигырьләрне күреп кинәт тынып каласың. Бу шигырьләр нигә язылды икән, дип уйланасың. Бу — Такташ традициясен дәвам итүме? Әгәр шулай икән, Такташ бит үзенә үзе дошманнар уйлап чыгармады. Ул әле бар дошманнар турында, аның һәм Туфан заманында әле социаль көч булып торган, тагын да ачыграк итеп әйтсәк, әдәби яктан типик герой дип аталган кире образлар турында язды, аларга каршы аяусыз көрәш алып барды. Моңа мисал итеп. «Син дошманым минем» дигән шигырен генә искә төшерү дә җитә. Безнең заманда исемсез дошманнар ясау—ул бит чәчелмәгән буш бакча-га уз эшләпәңне кидереп карачкы кую белән бер дәрәҗәдәге эш. Аннан да кәлке- рәге — шул карачкыга чын мылтыктан ату.
Физик яктан
Чандыр Т'. найлардан Күп кат көчле яна Ишмиләр. Көпә-көндез алар, кепә-көндез.
Күрәсезме, әнә нишлиләр.»— ди Туфан «Лирика һәм физика» дигән шигырендә. Мин сорыйм: кем соң алар «яңа Ишмиләр»?
Детонатор тыгып куеп .пар. Әвәли дә нахак «шартларны». Сәгатьләргә карый-карын гына Көтеп тора безнең шартлауны.
Әнә кемнәр икән. Мин, мәсәлән, кешө буларак, үземнең баш куйган мендәрем астында мондый шартлау булыр дип борчылмыйм. Шулай ук башкалар да андый
кам. Безнең -•< .мЧИяыв андый «физиклар» юх. Әгәр Туфан моны үзеи» карата булган берәр Очрак белән бәйли икән, димәк, ул «диверсант» Ишмиие узе уйлап талкан.
1 «Кер чайкыйлар кытлар» дигән шигырендә мин Туфанның хулиганнар, гитаралы битлослар турында ачы нәфрәт белән әйтелгән хисләрен бик яхшы аңлаган идем. Ә болары мине тәмам аптырашта калдырдылар- «Физиклар» дип, «беҗәкләр» дип аталган бу «геройларны» куэ алдына һич китереп булмады.
Бездә актив яза торган шагыйрьләр куп түтәл. Шәүкәт Галиев исә нәкъ менә шул ягы, кул иҗат итүе белән аерылып тора. Аның шигырьләре чыкмый калган атналар сирәк була. Куп язудан битәр бу шагыйрь бераз ашыга да кебек. Моңа карал кына аның шигырьләре начар була дил әйтергә җыенмыйм. Әмма кайберләре бик үк яхшы да булмый.
Ул суз белән, чыннан да, виртуозларча җиңел эш итә. Теләсә нинди сүздән ул рифма ясый ала. Аңа, мәсәлән, «элмәк» белән «күлмәк» дигән рифмаларга шигырь язып бир әле дисәң, валлаһи, ул аны шул ук сәгатьтә языл куячак. Мин моны шаярып әйтмим, чеики бу осталыкның нигезе бар. Шагыйрь ин элек балалар ечен язды һәм шәп язды. Белгәнегезчә, балалар очен язылган шигырьләрдә рифма һәм аның да. Галиев сүзе белән әйтсәк, «шалт» ител торган булуы мәҗбүри. Балалар эчен язылган шигырь баланың телен шомарту бурычын да үтәргә тиеш. Биредә рифма нпкь әнә шул бурычны башкара да инде. Бу хәл, күрәсең, шагыйрьнең үзенең да телен баеткан. тәҗрибә биргән.
Шәүкәт Галиеянең зурлар ечен язылган шигырьләреннән миңа иң ошаганы «Музейда булган хәл» дигәне булды. Гаҗәп оста, яшь аралаш колу белән язылган шигырь ул. Ә менә «Карт карга», «Карыйм да мин, сеңелем, гаҗәпләнәм» һәм тагын кайберләре «кирек оченмеи? дигән эталонга туры килмиләр. Бу — ашыгу нәтиҗәсе. Сәнгатьтә ашыгу исә авторны кәсепчелеккә алып килә. Бу урында мин Сибгат Хәкимнән үрнок алырга чакырыр идем. Ул күп яза. ләкин ашыкмый. Ә ңиго ашыкмый, аның соре бар. Хикмәт — кирок очен язуда. Ул инде томаны тапкан, аның кирәклегенә ышанган, аны халык уе белән тикшереп караган. Аңа ашыгасы юк, Ул темага нәкъ аның кебек үк итеп башча беркем до язмаячак Шуны болган хәлдә, ул осорио бүген яэса да. елда чыккан «Торыгыз. Мусалар!» исемлә китабында елына 2—3 кечкенә шигырь туры «илә. Ләкин алар барысы да кирәк эчен язылган әсәрләр.
Күп язучылтрдан бездә татын Нури Арс-лановны да күрсәтергә мәмкин. Әмма «Шагыйрьгә» һәм «Мин газазил булып кү-тәрелдем» шигырьләрендә кайнарлык җитми кебек. Ә менә «Мамай курганы». «Атлантида» исемле шигырьләре бик шәпләр. Бу әсәрләрдә кан да, жан да бар.
Шулай ук безнең Зәки Нури да күп яза. Ул күп җирләр гизә. Барган җиреннән буш кул белән кайтмый. Узган елда, мәсәлән, ерак Себердән. Польша якларыннан Лоиин гурында иңе шигырьләр алып кайтты. «Йо- рәккә якын җирләрдә» исемле ул этюдларда Ленинны күз алдына терә итеп китереп бастырган менә мондый юллар дә бар:
Үрләрдән үргә манган үл. Бнр кнчен аямыйча. Кулында таяк Ovnca да Талика таянмыйча.
Күоеиә моняая Россия. К\генд» и»р« б лыт.
НиМЪ.'Ы тесло
Квраң|ыкара булып
Күренә узасы юллап Юлларның ниргәләр» Ватып жит*ее ипнн-оиоң KOHUI 1Ы нртәтаре.
Ләкин Зәки Нуриның да ашыгу гадәт* бар. Шуның нәтижәсеиде кайбер шигырьләрендә ютәлсезлек, стиль таркаулыгы сизелә. Соңгы вакытларда ул дүртьюллыклар яза башлады. Узган ел чыккан «Оэын сүзнең «ыскасы» исемле жыентькынде дүртьюллык шигырь лардан горган аерым бүлек ю бар. Алар — сагирик монологлар һәм диалоглар Менә шуннан берничәсе:
ДАН «ИЯС Е*
— Мәче шунп" миңа һәйнвл и еп. Тярлс якия evHMRK cyiapiap. Кешет-’п килер! А тар бер берсеннән: «Бу кем?» — диеп сорап узарлар.
САЗ БЭЕННАН УЗГАНДА
— Кяра әле салма нәрса шулай Ауннр икән к.>пә хандезеи?
- Инесе лә мнивке биг болар: Берсе крем, берсе ДУНГЫлЫм!
Безнең иенкүрошю булган кимчелекләрне шулай суктырырга чыбыркы дә кулда булсын Боларны да мин. елбәтю, кирок әче» язылганнар дип саныйм.
андырды. Ул «Казан утларывнда бер шигырь бастырды. Шигырь матур язылган, чөнки материалы халык тормышыннан алынган. Үзенең күршесендә яшәгән бер сугыш инаалидынын сызлануы аша шагыйрь сугыштан әле һаман да ирләрен көткән хатыннарның, сөйгән ярларын инде кабат күрә алмыйча картайган кызларның сагышларын уйлап сызланган. Шигырь аша ул сагыш безнең Йөрәкләргә дә күчә, безнең дә сагышыбызга әйләнә. Шагыйрьнең күршесе безнең дә күршебез булып кала.
Яшь шагыйрь Ренат Харисовның, яңа форма эзләп, каш куям дип күз чыгарган чаклары да булгалады. Бигрәк тә Мулланур Вахитов турында язылган шигырьләре минем чәчләремне үрә торгызган иде. Ә менә узган елда бу шагыйрь бер адым алга атлады дияргә була. Ул күренекле шагыйребез, сугышта батырларча һәлак булган, илдән ерак җирләрдә ятып калган Фатих Кәрим турында бер цикл шигырьләр иҗат
Муса үлде...
Син.
Галимжан...
Үлде Шамил Усманов,
Бепәм, беләм.
Үлеп була
Үлемнән естен калып,—• ди шагыйрь, һәм тагын:
йченчө ядрә, Фатих йөрәгендә Чарпаланып миллион ярчыкка Барып тия һәр сабыйга яшькә, Ьәр агайга, картка, карчыкка —
дип әстм.
Р. Харисовның бу цикл шигырьләре үз күлмәкләрен киеп туганнар. Элегрәк елларда бер төркем яшьләр поэзиядә «новаторлык» белән шактый озак газапландылар. Аларның баскычлап та, «аткырылып- тоткырлап» та, «ак шигырь», «зәңгәр шигырь» итеп язган тәҗрибәләре еш күрен- гәләде. Поэзиядә яңа форма ачарга маташу иде бу. Өмме шигырьләрнең күбесе я озын ыштанлы, я кыска күлмәкле булалар иде. Гаҗәп түгел, мондый шигырьләрнең я кендекләре күренә, я башка урыннары ялтырый торган иде. Шуңа күрә Р. Харисовның югарыда күрсәтелгән шигырьләренә карата мим «үз күлмәкләрендә» диген сүзләрне кулландым.
Минемчә, шигырьдә форма —ул барыннан да элек тәртип, дисциплина. Шигырь- дисциплинаны Ьарттыкка китерүче фактор, лар. Болардан башка шигырь тумый. Кызганычка каршы, бездә «дисциплинасы» шигырьләр дә бар әле. Мисалларын шул уң Р. Фәйзуллии, Р. Гатауллин, Р. Әхмәтҗанең, Р. Харисов һәм бүтән кайберәүләрнең иң», тында күрергә мөмкин. Мондый шигырьләр солдатлары стройда йөри белмәгән ротага охшый. Анда да бит кайбер солдатлар сул аякка кайберләре уң аякка атлый, кайбер, ләре артка калып, я колоннадан читкә чы. гып баралар. Бездәге «ирекле» шигырь дип аталган нәрсә әнә шул тәртипсез ротаны хәтерләтә дә инде. Исемдә, бер яшь тәнкыйтьче бу шигырьләрне «поэзияне кешенең кендәлек тормышындагы гади сөйләү теленә якынлаштыру» дип яклаган иде. Ә ни өчен поэзиядә нәкъ шундый форма уңышлы дип каралырга тиеш? Везде аның өчен проза бар. Рифмалар таба алмыйсың, иҗекләрне, басымнарны дөрес куя белмисең икән — проза яз. Әмма онытма: прозада да ритмның, аһәңнең, музыкальлекнең булуы мәҗбүри закон.
Дөрес, шигырьне шигырь иткән нвреә рифмалар, ритм, үлчәү яки иҗек саннары гына түгел. Монын өчен купшы сүзләр дә кирәкми. «Поэзия сурәтләр, образлар белән генә сөйләшә».— ди Белинский. Бу — поэзиянең законы. Әмма соңгы елларда бу канун белен исәпләшмәү фактлары да шактый күренде. Рифмалы прозага тартым «шигырьләр» безнең поэзия тавында катлам- катлам булып яталар. Шуңа күрә ул таудан алтын эзлөүләрә һаман кыенлаша бара. Бу барыбызга карата да әйтелгән сүз. Бу — безнең поэзиябезнең төп кимчелекләреннән берсе һәм иң-иң олысы.
Шуңа өстәп тагын бер фикер әйтеп үтәсе килә. Бездә, прокатка алынган музыка коралы кебек, бер шигырьдән бер шигырьгә, бер автордан бер авторга күчеп йөри торган образлар, рифмалар тәмам туйдыр* дылар инде. Юлыңда — кулыңда, турында— урында, күзендә—сүзендә, бабалар —балалар, алалар — калалар кебек кыршылып беткән рифмалар кемнең шигырендә »ок? Каен турында без нечкә билле ак каен диюдән, Идел турында кин Идел, тирән Идел, анабыз Идел диюдән, чишмә турын-да чылтырап ага, җырлап ага, көмеш сулы диюдән дә ераграк узганыбыз юк. Ә кеше портретын беэ ничек сызабыз? Безнең герой, гадәттә, зәңгәр күзле — алтын чечлә, шомырт күзле — каре чәчле буле. Әйтерсең бер үи баш, геройларның берсениен
ЛЫбызда ллец "ТрявТГ/яулеры белән балкып торган тел исемле пелияра булганда мондый хәлгә күпме түзеп торырбыз икән? Безнең шагыйрьләребездә Татарстанның менә дигән портреты дип мактап әйтерлек рәсеме дә юк бит әле. Искиткеч матур җирләрдә гомер итәбез, туган җиребезне, халкыбызны яратабыз. Ә шигырьләребездә шуның ямьле табигате, матур һәм батыр кешеләре гомергә онытылмаслык итеп әле җитәрлек сурәтләнми. Ә менә Рәсүл Гамзатов. бер үзе диярлек. Кавказ кадәр Кав-казны. аның кар башлы таулары белән, шаулы шарлавыклары белән, кызлары, егетләре белән, уз җилкәсенә күтәреп алды да халыкара мәйданга китереп куйды.
Нәкь менә шул сүзләрдән соң бүгенге кон темасы турында сойләшү үзеннән-үзе сорала да инде. Бүгенге көн темасы—ул син яшәгән заман. Син үзең күргән табигать, син үзең очраткан кешеләр, ниһаять—синең туган илеңнең язмышы, шатлыгы, кайгысы. Узганны без яхшы язабыз, киләчәккә дә күз салабыз. Ә үзебез яше- гои заманны җырлау эшен күбрәк киләчәк буын шагыйрьләренә калдырабыз шикелле тоела.
Рус поэзиясенең классиклары һәм хәзерге танылган шагыйрьләре — оста пейзажист- лар, оста портрет ясаучылар. Сүз дә юк, без русның һәркем өчен зур мәктәп булган алдынгы поэзиясен, аның гүзәл үрнәкләрен укыйбыз, өйрәнәбез. Әмма бу ойрэнү беркадәр киңәш сүзенә мохтаҗ дисәм ялгышмам, белки. Эш болай гора, кайчакта кайбер татар шагыйрьләренең кайбер шигырьләрендә кайчандыр инде рус матбугатында укыган фикерләрне, хэ’та кайбер сурәтләрне дә очратасың. Дөрес, терлә милләт шагыйрьләренең ур’вк фикерләре белән шигырьдә очрашулар бик мөмкин. Чеики без, Советлар Союзында яшәүче барлык милләтләр дә. бер уотак уй болен, бер уртак телән болән яшибез. Әмма бу очрашу һәркемнең үз халкы теленде, үз халкы җирлегендә, үз халкы гореф-гадәтләре нормасында булырга тиеш. Тема кабатланса да. ул һәр милләт шагыйренең үзен-чәлекле үз темасы булып калсын. Әмма рус поэзиясе белән бик якыннан таныш булган хәлдә, без татар укучыларына татарча иҗат итәрге тиешбез. Аны тәрҗемә иткәндә ул рус теленде де. башка телләрдә дә ор-яңа эсер булып яңгырасын. Момда боз. мимемчә, сюжетлы шигырьләр бәлән генә алдыра алабыз.
Шунысы шатлыклы, узган елда яшьләр әсәрләрендә «новаторлык» дип дан алган формаль эзләнүләр белән мавыгу бөтенләй сизелми диярлек. Яшьләр хәзер тәртәгә кереп баралар Алар хәзер үз аобала- рына нәрсә куел, нәрсәне тартып барырга кирәклеген аңлап эшлиләр.
Безнең союз идарәсе, әледөн-әле җые-лышлар, олы шагыйрьләр белән очрашулар оештырып, яшьләр иҗаты турында сөйлә-шүләр, әңгәмәләрне күбрәк үткәрергә
Мондый сабак бирүләр бик кирәк Чөнки яшьләр арасында инкубаторда яралган әтәчкә охшаганнары да күреигәли әле дияр идем мин. Алар йомырка кабыгын ватып баш төрттеләр исә: «— Кая. китерегез әле бире тавыкларыгызны»,— дип кычкыра башлыйлар. Бу «мин галант» дип урынсыэга кәпрәеп йөргәннән килә. Ә чын талант телдә түгел, эштә күренә. Яшьләр арбага нәрсә тәяп, нәрсә тартып баралар диген сүзне, инде бик яшь булмаса да, ’«лиг Гәрәй шигырьләреннән башлыйк әле. Узган елда аның шактый калын китабы чыкты. Шул китапны укыгач, мин күз алдымда бер ялгыз юлчы күрдем шикелле. Ул бара. Йөгерми де, туктап та тормый. Юлы таптаныр. Кәлми дә, еламый да. Шатланмый да, ачуланмый да. Юлында нәрсә күрсә, шуны капчыгына тутыра бирә. Кирәкмә бу, кирәкмиме? Уйлап тордым — юн. Менә юлда чишмә. Рәшит аның турында да аза. Менә болын, әнә торналар оча, әнә зират. Шагыйрь барысын да яза бара, яза бара. Инде аргач, әнкәсе җибәргән мендер'Э башын куеп, йоклап та ала. Аннан соң та^ын юлга чыгып китә. Себергә барып җитә.
өресен генә әПтеп бирегез әле УДГВНЫГЫЯ бармы Себерда?
ямасагыз ниңаш итем сезгә Чет бер тапкыр барып күрергә.
Шигырьләр менә шундыйрак стильдә, 10—9 иҗекле монотон белән язылганнар, барысы да бер тәсле диярлек.
Рәшит Гәрәйнең матур шигырьләре дә бар. Әмма менә болай еламыйча, борчылмыйча. янмыйча ята торгач, үл яхшы шигырьләр дә күренми башлар Рәшит Гаоәй шигырьләрендә гражданлык «исләре дә юк түгел. Әмма пафос җитми Шигырьләрдә яндыра торган, көйдерә торган сүзләр, образлар, уйлар аз. Эрнест Хемингуэи мулай ди: «Минем иң яхшы тәнкыйть вм — мин үзем». Рәшитка, минемчә, шул тән-кыйтьче җигми.
8
Туры сүзне мин үзем дә яратмыйм. Әче нәрсә ул. И. Гази әйтмешли, тәнкыйтьне кем ярата? Әмма һәр шагыйрьгә андый тәнкыйтьчедән башка эшләргә дә, яшәргә дә мөмкин түгел.
Инде Равил Фәйзуллин белән Рәдиф Га-тауллин турында. Мин аларны юкка гыне янәшә куймадым. Болар, бу ике яшь кеше, безнең поэзиядә игезәк туганнар. Аларның язу стильләре дә, дөньяга карашлары да бер төрлерәк, новаторлыкта да алар бертөрле юл ярып баралар. Аларның хәтта китап исемнәре дә бер төрлерәк — таштан ясалган, берсенеке — -Мәрмәр», икенче- сенеке — «Күңел ташлары». Бу ике шагыйрь дә чын мәгънәсендә эзләнүче шагыйрьләр. Эзләнүләре дә бушка түгел. Алар яңаны таба беләләр. Аларның беренче ши-гырьләре безне кинәт аптырашта калдырган булсалар да, тора-бара без аңлаштык. Укучылар белән авторлар арасында, билгеле, нинди дә булса, син миңа тимә, мин сиңа тимим, дигән сөйләшү — үзара договор булмады Эш башкачарак тора. Авторлар, ягъни бу ике шагыйрь укучыларга аңлаешлы итеп яза башладылар. Шул ук вакытта алар үзләренең «новаторлыкларыннан» да баш тартмадылар. Шигырь формасын шомарттылар. үстерделәр һәм бу аларга шактый катлаулы, зур теманы да җиңел итеп, кыска итеп әйтергә мөмкинлек бирде. Бу инде осталыкның үсүе дигән сүз. Кыскасы, алар үзләрен поэзия тимерчелегендәге сандалга куйдылар һәм тәнкыйть чүкечләренең сугуына чыдарга тиеш булдылар. Күрәсез, чыдыйлар, ныгыйлар. Аларның темасы — Кеше. Алар, алмазны тикшерүчеләр кебек, кешенең катлаулы язмышын тик үзләре генә ачкан - микроскоп» астына куеп карарга телиләр. Тәнкыйтьчеләребез бу ике шагыйрьнең иҗатына тиешле игътибар бирерләр һәм үз сүзләрен әйтерләр әле. Хәзергә шунысы ачык: «Мәрмәр» һәм «Күңел ташлары» 1970 елдагы поэзиянең бер уңышы булып саналырга тиеш.
Талантлы яшьләребез күп. Китапларын актара башласаң, моңа ышаныч арта бара. Шулерның берсе — Гәрәй Рәхим. Аның «Хәтер» исемле китабында, бер карасаң, әллә ни тематик яңалык та юк төсле. Ләкин Гәрәй Рәхим иске тема материалын да яңа- ча әйтә белә. Үлем белән яшәү турында, мәсәлән, һәрбер шагыйрьдә дә ниндидер юллар табып була. Гәрәй Рәхим исә бу хакта үзенең яңа сүзен әйтте:
Мин кешедән көчле диеп.
Вакыт юкка көлә.
Мәетләр
Ул бер шигырендә:
Дөньядан ничә мизгелгә Әҗәткә алган көем! ’Китәсең кире дөньяга Сүзләрдән киеп кием,—
Ди.
Эш әнә нәкъ шунда да шул —Дөнм- даи әҗәткә алып язарга! Аннан соң халыкка бирергә, үзеңә мактау сүзләре көтмәскә. Шигырьләреңне яратып укысалар — менә сиңа мактау, менә сиңа дан. Шулай да Гәрәй Рәхимгә туган телебезне тирәнрәк өйрәнергә, халык сөйләмен ныграк үзләштерергә кирәк.
Дөньяга, табигатькә, чәчәккә, матур кызга гаҗәпләнү, ямьсезлеккә, явызлыкка, усаллыкка нәфрәтләнү — шагыйрьнең төп сыйфаты. Сәләтле һәм бик актив эшләүче яшь шагыйрь Зөлфәт тә шулай дөньяга, тормышка гаҗәпләнеп, кызыгып карый. Аны үзенә шигъри студия ачты дияргә мөмкин ул туган җир күренешләрен рәсем итеп ясый. Илдәшләренең портретларын төшерә. Бу — дөрес юл. Зөлфәтнең шигырьләрен укыгач, ул — зур йортның нигезен салып торучы ташчы кебек. Ул әле зур поэмалар язмый. Ул әле шул булачак поэманың кирпечләрен генә эшкәртә. Ә кирпеч-ләр таза, нык булып чыгалар. Чөнки ши-гырьләрендә рәсемнәр дә бар, кеше д» бар, кайнар хис тә бар. Иң кирәге — шигырьнең кирәклеген белеп язу бар.
Биредә барлык шагыйрьләрнең дә икса- тына тукталу, әлбәттә, мөмкин түгел. Үэ иҗатларына җентекле анализны, тиешле бәяләү яки киңәш сүзләрен әле бик күп» ләр көтә һәм ул сүзне, һичшиксез, әйтергә кирәк. Нәкъ менә шунда инде тәнкыйтьче дусларыбызга: «Сез кайда соң, иптәшләр?"— дип аваз саласы «илә.
Бер дә яшерен-батырын түгел бит: безнең совет чорындагы поэзияне кем өйрәнә хәзер? Бигрәк тә сугыш елларыннан сок иҗат ителгән поэзияне чирәм басып бара бит инде. Дөрес, бу өлкәдә Нил Юзие» актив эшли. Аның татар поэзиясе турында берничә китабы да чыкты. Әмма бу аз. бич аэ.
Тагын шунысы гаҗәп, поэзия турында сүз кузгала калса, Г. Тукай, һ. Такташ, X. Туфан, М. Н(әлил, С. Хәким һәм тагы берничә исемне әйтәләр дә нокта куялар. Дөрес, кайчакта бу исемнәр артыннан «һ. б.» дип тә языла Менә шул «һәм баш-
ый хезмәт ку- 011»» дёшёлэр бит Масами, Хисам Камелии кем телгә алганы бар? Э ул бит күптән яза инде. Дистәдән артык гитап чыгарган аатор. Аның ихтирамга ла- тклы поэмалары, шигырьләре шактый. 1970 1лда да таг ын бер яңа китабы чыкты. Шул ук аакытта аңа ярдәм дә кирәк. Чөнки, миңа «алса, Хисам Камал элегрәк елларда ма- гурраи. хислерәк яза иде. Китапка кергән «Минем әти кайда?» дип бик кызыктыргыч исем белән аталган поэма шундый фикергә китерә. Дөрес, темасы нәкъ безнең заман ечеи, язылышы да авыр сүз әйтерлек түгел. Әмма «Атасыз бала белән җилбәзәк ана* арасындагы язмышлар дерес чишелмәгән. Күрәсез, тәнкыйть сүзен ишетмәгән аеторга барган саен юл кыенлаша. Шундый ярдәмне безнең күп кенә шагыйрьләребез күрмиләр.
дәррис. Әнеәр Даяыдоа, Зыя Мансур. Гали Хуҗи, Сахаб Урайский һәм тагын башкалар шулай бик тиз оны'ыль'рга тиешләр идемени? Тәнкыйть күзеннән тешеп кала торгам шагыйрьләрне тагым дистәләп санап була. Г. Латыйп, С. Шакир, А. Сәләхетдино», Г. Набиуллин. Җ. Төрҗеманов, Ә. Маликое кебек күп еллар буе поэзиядә эшләгән иптәшләр турында кем нәрсә әйткәне бар?
Та’ыи бер фикер әйтер ә җае туры килде. Бездә инде ничә еллардан бирле университетның филология булегеидә һәм педагогия институтында укучы татар яшьләре күп кенә шагыйрьләрнең иҗаты буенча диплом эшләре язалар Алар, нигәдер, бары киштәләрдә генә яткырыла Шуларны. аерым китап итепме, бер альмаиаяиа бергә туплапмы, бастырырга һәм укучылер кулына бирергә кирәк иде.