Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР


ешелек дөньясының культура үсеше тарихында әдәби тәрҗемәнең әһәмияте гаять зур. Бу турыда әле егерменче елларда ук Максим Горький болзй дигән иде: «...сүз сәнгате — матур әдәбият — кешеләрнең үзара аңлашуына ярдәм итә... төрле кабилә кешеләре бер- бергенең эчке дөньясын— никадәр яхшырак белсәләр алар үз алларына куйган гомуммачсатка шулкадәр тизрәк ирешер-
Безнең илебездә яшәүче күп милләтле тугандаш халыклар үзара рухи байлык, тормыш тәҗрибәсе уртаклашып яшиләр. Өзлексез дәвам итә торган бу процесста әдәби тәрҗемәнең тоткан урынын тулырак күз алдына китерү өчен, тарихка әйләнеп карау да кирәктер.
Октябрь революциясенә кадәр татар әдәбияты рус теленә бөтенләй тәрҗемә ителмәгән диярлек. Төрки телләрне өйрәнүче рус галимнәре башлыча татарларнын этнографиясе һәм авыз иҗаты белән кы-зыксынганнар. Шунлыктан рус фәнендә фольклор әсәрләре язма әдәбият үрнәкләренә караганда күбрәк билгеле булган.
Н И. Ашмаринның 1901 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Очерклар—» китабын I татар әдәбиятын өйрәнүдә беренче тәҗрибә дип карарга мөмкин. Бу китапка автор күп кенә табышмаклар, мәкальләр, халык җырлары туплаган. Габделҗаббар Кандалый, Фатих Халиди әсәрләренең эчтәлеген русча сөйләп чыккан. Беренче татар прозаиклары Заһир Бигиев һәм Муса Акъегет Задә иҗа- ты турында кыскача мәгълүматлар биргән.
Милли әдәбият әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастыэу һәм пропагандалау эшенә А. М. Горький гаять зур көч куя. Пролетариатның бөек язучысы шулай уй татар әдәбияты үсешен дә өзлексез күзәтеп килә. Ул рус телендә татар әдәбияты альманахы бастырып чыгарырга җыена һәм 1912 елда бу китапның планын да те- зи. 1914 елда исә. А. М. Горький тәкъдиме буенча Көнчыгыш телләр институты Г. Тукай шигырьләренең тәрҗемәсен бастыра.
Революциядән соң татар теленнән русчага беренче тәрҗемәләр егерменче елларда күренә башлый. 1920 елда Казанда һәм Ташкентта Г. Тукай шигырьләре һәм тагын бер ел үтүгә «Шүрәле» поэмасының тәрҗемәсе бер-бер артлы аерым китаплар булып чыга. Илебез халыкларының милли әдәбиятын өйрәнүгә бу елларда гомумән зур әһәмият бирелә. «СССР халыклары иҗаты» (1924). «СССР халыклары поэзиясе» (1928) исемле гомуми җыентыклар дөньяга килә. «Совет иле» дигән әдәби альманах басыла башлый. 1927—29 елларда аның өч саны чыга. Шигъри җыентыкларга Г, Тукан әсәрләре һәм татар халык җырлары да кертелә. Г. Ибраһимовның «Табигать балала-ры» һәм Ш. Камалның - Сукбай» новелласы альманах битләрендә урын ала.
1928 елда РСФСР Дәүләт нәшрияты «Совет халыклары әдәбияты» исемле альманах бастырып чыгаруны планлаштыра. Шул уңай белән 1930—33 елларда татар әдәбияты әсәрләренең тәрҗемәләреннән төзелгән өч альманах дөньяга килә. Бу альманахларның беренче һәм өченче саннарына ШУЯ соңгы елларда язылган әсәрләр, е икенчесенә Г. Тукай, Ш. Камал, С. Рәмиев. Дәрдө-
I Н. И. Ашмарин. Очерк литературной деятельности казанских татар-мохаммедан за 1880—1895 годы.
К
яана.
Тәрҗемә өлкәсендә ясеягеи бу беренче «дымнар ниндирәк булганнар соң? Ул хорларда басылып чыккан тәрҗемәләрнең ■ыйфаты, әдәби эшләнеше ни дәрәҗәдә?
Мәсьәләнең бу ягы әлегә бөтенләй өй- эәнелмэгән һәм матбугатта яктыртылмаган. 11уңа күрә, татарчадан русчага тәрҗемә ктүнең теориясе һәм бүгенге практикасы «әнфәгатеидә, бу беренче адымнарны естән- естеи булса да бер кат күздәй кичерүне кирәк дип санадык.
Югарыда әйткәнебезчә, совет чорында чәчмә әсәрләрдән беренче буларак Г. Иб- ^заһимовның «Табигать балалары» хикәясе һәм Ш. Камалның «Сукбай» новелласы рус укучыларына тәкъдим ителгән иде. Бу тәр-җемәләрнең исемнәренә генә игътибар иткәндә дә ул чордагы тәрҗемәчеләрнең теоретик хәзерлеге ни дәрәҗәдә булганын шактый ачык күз алдына китерергә мөмкин. Г. Ибраһимов хикәясенең исеме альманах эчтәлегендә «Дети природы» дип саф русча бирелгән, ә китапның эчендә исә, татар телен бераз бозыл, яньчеп, «Табиат балалары» дип калдырылган. «Совет иле» альманахының өченче санында Ш. Камал новелласының исеме тәрҗемә ителмичә, ■Сукбай» дип алынган. Әмма әсәрнең эчендә кабат бер генә мәртәбә дә «сукбай» сүзе очрамый, новелла героен тәрҗемәче һеркайда «бродяга» дип атый. Шулай итеп, әсәрнең исеме рус укучысына бөтенләй аңлашылмый кала.
Тәрҗемәләрне ныклабрак тикшерә башласаң, болардан зуррак «гөнаһлар» да күзгә бәрелә. «Табигать балалары» хикәясен тәрҗемәче күп кенә урыннарда үзе ничек тели шулай үзгәртә. Бишенче бүлекне нык кыскартып, алтынчы бүлек белән берләштерә. Шулай ун икенче булектәгә Җамали карт кызы турындагы өлешне ботеиләй төшерел калдыра.
Дәрес, тәрҗемәнең кайбер уңай якларына да күз йомарга ярамый. Әйтик, әсәрдәге күп кене мәкальләр, әйтемнәр, фразеологик ейләнмелер шактый тегел һәм уңышлы тәрҗемә ителгәннәр. Мәсәлән:
«Әйткән сүз — аткан ук, дигән борынгылар»— «Сказанное слово — пущенная стрела, говорили а старину». «Ир ике әйтмәс „в — «Мужчина своему слову не измените.
Тәрҗемәдә «алла», «ходай» сүзлерөн христианлаштырмыйча, үзенең мәселманча яңгырашында «аллах» рәвешендә калдыру так и будет». («Совет иле» альманахы ТГ бит.) Үз мэ'ънэсендэ һәм үз яңгырашында бирелгән мондый сүзләр әсәрнең җирлеген, милли буяуларын сакларга ярдәм «теләр.
Әмма беренче карашка нәкъ шундый ук булып күренгән кайбер алымнар кайчак бөтенләй кире нәтиҗә дә биреп куялар. Әйтик, тәрҗемәче «авыл» сүзен тәрҗемә итмичә, «аул» рәвешендә калдыруны кирәк тапкан, һәркемгә билгеле булганча, «аул» сүзе рус әдәбиятында элек-злектән күчмә кабиләләр һәм тау халыклары лши торган авылларга карата кулланылган. Ә татар һәм рус авылларының төзелеше, тышкы күренеше арасында артык аерма юк. Шунлыктан бу сүзне саф русча «деревня» дип тәрҗемә итү урынлырак булыр иде.
«Мәһәр» сүзен «калым» дип тәрҗемә итү дә рус укучысында татар көнкүреше, татар йоласы турында дөрес төшенчә бире алмый. Ченки кыргыз, казакъ, төрекмән халыкларында кыз бәрабәренә көтү-көгү маллар рәвешендә бирелә торган «алым татар мәһәреннән нык аерыла.
Талантлы язучыбыз Ш. Камал өчен телдә төгәллек, җыйнаклык, гадилек хас. Әмма «Сукбай» хикәясен тәрҗемә иткәндә '»р- җемече ни себәлледео аның мондый сыйфатларын әчеп бетермәгән, күрәсең. Әсәрнең тәрҗемә телендә ул узениөи бик күп кирәкмәгән бизәкләр кергә һәм шуның нәтиҗәсендә новелла кул урында ясалма булып чыга, җөмләләрнең яңгырашы гына түгел, мәгънә ягы дә зәгыйфьләнә. Мәсәлән: «Карт тегермәнчедән разый гугәл, онның эресенә»... диген җөмләне терҗемечө бо- лай үзгәртергә кирәк тапкан: «Чем тегерь кормиться будем. Беда!»
Тегермәнченең аклануына каршы карт тыйнак кына: «Анысы шулайдыр шул.— ди.— Хатыннарга «раса ярый инде ачупан- м асалар...»
Тәрҗемәче ис» бу очракта да би текләр кертә: «Так-то оно гак, только не понравится это бабам... Ах! и будет история*» (Альманах. 12 бит.)
Бу мисаллардан ачык күренгәнче, тәрҗемә теленең мондый зәгыйфьлегә фикер төгәллеген генә түгел, характерларның бөтенлеген дә боза. Әз сүзле, сабыр холыклы татар карты урынына кулларын бутый- бутый ах-вах кычкырына торган бер җилбәзәк бәндә күз алдына киле. Бу тәрҗемәдә язучының стилен җимерү, грамматих хаталар, мәгънә теге лее злеклерө тулып
ISf
мисалга китерүнең кирәге юк. Тик шуны әйтергә кирәк, әлеге шактый җитди кимчелекләренә карамастан, ике зур татар әдибенең рус укучысына барып ирешүе егерменче елларда безнең халык өчен куанычлы хәл иде.
Инде утызынчы елларга күчеп, ул чордагы тәрҗемә принципларын бераз күз алдына китерергә телибез икән, 1931 елда рус телендә басылып чыккан «Татар әдәбияты җыентыгымн ачып карарга кирәк Югарыда әйтелгәнчә, бу санга иң күренекле әдиплә- ребезнең революциягә кадәр язылган әсәрләре тупланган. Бу җыентыкның деньяга килүем «Ленинград» журналы да хуплап каршы алды. Анда бу уңай белән Д. Выгод- екийның зур гына мәкаләсе басылып чыга, ■хвтор үзенең бу мәкаләсендә: «... бу ике җыентык чынлыкта татар әдәбиятының бәген тарихын үз эченә ала» ’, дигән фикерне алга сөрә.
Җыентыкта бирелгән кереш мәкаләдә дә шул ук фикер куәтләнә. Рус тәнкыйтьчеләренең татар әдәбиятын ни дәрәҗәдә белүе ене шул сүзләрдән бик ачык күренә. Күп гасырлар буе үсеш баскычларын узган зур әдәбиятның «туган көнен» алар бары тик XX йөздән башлап кына исәпләгәннәр.
Җыентык битләреннән бер күз йөгертеп чыгуга ул чорда руслар өчен татар әдәбия-тының «кара урман» булганлыгы тагын да ачыграк күзгә ташлана. Анда хәтта классик әдипләрнең исем-фамилияләрө дә зур ял-гышлар белән бирелгән: Галимҗан Ибраһиме»— Галидман Ибрагимовна, Шәриф Камал— Шериф Кемәльгә әверелгән. Шәһит Әхмәдиевнең исемен ишеткән кеше дә булмаган, күрәсең. Китапта ул «Ахмидиев» дип кене телгә алынган.
Тәрҗемәче үзе тәрҗемә итәргә алынган •сернең рухын дәрес бирергә, анын милли үзенчәлегенә хыянәт итмәскә һәм шул ук •акытта мөмкин кадәр авторның стилен, хикәяләү алымын, тел үзенчәлеген сакларга тиеш. Әле XIX йөздә үк русның алдынгы •дипләрә, тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр, шул исептен Пушкин һәм Белинский әдәби тәрҗемәгә карата өнә шундый таләп куялар. Әмма бездә 30 елларда бу карашларны ялгыш аңлау, я булмәеа алардан бөтенләй йөз чәереп, буквализм һәм формализм белән мавыгу нык сизәлә. Күп кенә
1 Д. Выгодский. Татар әдәбияты. «Ленинград журналы. 1931 ел. 5 сәм, 121 бит. аерым бер төре итеп караудан бигрәк, аны геометрия, алгебра кебек төгәл фәннәргә тиңләштерәләр. Әдәби әсәрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, янәсе, тә- гәллеккә омтылып, сүзне сүзгә авыштыру, чылар күбәя. Без телгә алган әлеге җыентыкның тәрҗемәчеләре дә, әлбәттә, шул карашлар коллыгыннан котыла алмаганнер.
1931 елгы җыентыкта Галимҗан Ибре- һимовның «Табигать балалары» һәм «Карт ялчы» хикәяләре «авторизованный переподп дип бирелгән, әмма тәрҗемәчеләрнең исе. ме күрсәтелмәгән. Шул сәбәпле, биредә без дә аларның исемен атап әйтүдән мә», рүм.
Әсәрнең фикер агышы, телдәге милли өлгеләрнең үзенчәлеге белән кызыксынмыйча, турыдан-туры сүзгә-сүз авыштыру нәтиҗәсендә, тәрҗемәдә тел шапшаклыгы, фикер буталчыклыгы күзгә бәрелеп тора. Мәсәлән, «Карт ялчы» хикәясендә: «.„шуның белән чәй-шикәрлек таба», дигән юллар бар. Халык теленнән алынган бу образлы сөйләмдә сүз, әлбәттә, чәй белән шикәр сатып алу турында гына бармый. Без һәркайсыбыз аны «әз-мәз тамак туйдырырлык» «ачтан үлмәслек» мәгънәсендә аңлыйбыз. Бу мәгънәне русчада «...заработал на хлеб насущный» рәвешендә шактый төгәл һәм рус укучысына аңлаешлы итеп бирергә була, Ләкин тәрҗемәче бу турыде уйланып баш ватмый, «заработка хватало на чай-сахар» дип, сүзгә-сүз күчерә.
Мондый авыштыруларның иикадәр мәгъ- нәсезлеге әсәрдәгэ мәкаль һәм әйтемнәрнең тәрҗемәләрендә аеруча ачык күренә.
«Тот капчыгыңны, акылың алтын икәи!» дигән фразеологик әйләнмә тәрҗемәдә! «Ну. нет, держи свой мешок, ишь какой у тебя ум золотой» дип бирелгән.
Бу очракта тәрҗемәче шушы әйләнмәнең тышкы кабыгын гына түгел, зчке мәгънәсен дә җимермичә, гарипләндермича бирә алырлык сүзләрне рус теленең үз хәзинәсеннән эзләргә тиеш иде. һәм аны озая эзләп торасы да юк: «Держи карман шире, ишь какой умный!»
«Син ашыкканда, ул кабалана» дигән фразеологик әйләнмәне «Ты спешишь, а он опрокидывается» дип, «типсә тимер озвр- лек» диген әйтемне «железо ногой сломит» рәвешенде тәрҗемә итүне шулай ук бук- вализмга баш оруның аяныч иетиҗәпврә дип карарга мөмкин.
Татарларның телен, фикерләү һәм сеймом үәеычелегеи бетеилей белмәгән РУ*
укучысына -д-рЯ» сдой мешок», «ум золотой», «железо ногой сломит» кебек калькалар, әлбәттә. бик мәгънәсез һем келке тоелырга тиеш. Безнен ечен «чыктым аркылы күпер» ничек яңгыраса, башка милләт •мен болар да нәкъ шулай.
Югарыда сөйләнгәннәргә кыскама се- земтә ясаганда шул ачык күрен»: егерменче елларда тәрҗемәчеләр әсәрне үзләреннән үзгәртеп, бизәкләр өстәп «төзәтергә» омтылганнар. Ә утызынмы елларда исә, киресенчә, оригиналга чат ябышып, формаль реееште тәрҗемә итү принцибы киң таралган.
Ул чорларда басылып чыккан тәрҗемәләрнең түбән сыйфатлы булуына китәргән тагын бер җитди сәбәп бар. Тәрҗемәче үзе тәрҗемә итәргә алынган әдәбиятны, ул халыкның телен, тарихын, культурасын һәм милли йолаларын тирәнтен белергә тиәш.
Ә без тикшерә торган әлеге җыентыклардан нәрсә күренә соң? Менә берничә мисал:
«Мин киткәндә атай карт икендегә тәһарәт ала калган иде» дигән җәмлә «Когда я выезжал, отец совершал омовение и иианди» дип тәрҗемә ителгән. Димәк, карт бер үк вакытта намаз укый һәм теһарет ала булып чыга.
Ураза вакытында таң алдыннан ашала торган сәхәр ашы тәрҗомедә тырнаклар зченә алып, «сахар» дип бирелген. Ә сно- скада аның мәгънәсе «сахар» — ужин дип аңлотылтан. «Гошер» һем «фитыр» сүзләрен тәрҗемәче үзенчә ниндидер бәйрәм исемнәре дип аңлаган, күрәсең. «Хозяин бывал довольно щедр и Шагибеку: каждый год давал ему большой воз хлеба а Шеир и всякие обноски во время посте Фитр».
Мисаллардан ачык күренгәнчә, халыкның дини йолалары турында тәрҗемәченең әз генә дә тәшенчәсе юк. Шулай булгач, рус укучысы бу тәрҗемәдән нәрсә аңлый алсын! Шул ук вакытта «Табигать балалары» хикәясенен тәрҗемәсендә җиңги сүзе кеше исеме ител баш хәрефләр белән бирелген. Фәрхи апа Фахригә әверелеп, кәтмегенд» ир кеше булып калган. 1931 елгы бу җыентыкка Ф Әмирханның «Татар кызы» һәм «Сәмигулла абзый» хикәяләре, Ш Камалның дүрт новелласы тәрҗемә итеп кертелгән. Нь.клап караганда аларда да шундый ук кимчелекләр тулып ята. Беренче карашча, хәтта мондый тәрҗемәперне рус укучысына тәкъдим итү тезәтә алмаслык зур хата булган икән, диген нетиҗе да чыгарырга мемкин. Ләкин бу очракта Н. А. Добролюбов сүзләрен хәтергә тешереп китү урынлы булыр. Чит телләрдән рус теленә беренче тәрҗемә ителган эсерларга карета ул болай диген:
«...матур поэманың «ки драманың хетта начар гаржемасе булу дэ анын батенлой булмавына караганда хәерлерәк..., чит әдә-биятларның гүзел асарләре турында иң элек гомуми тешенча гене булса ла алырга кирәк, е аннары «лардан чын лаэзат аг »р- га мемкин булачак»,