БЕР ҖИРДӘ ЮК АНДЫЙ АК КАЕННАР
эй башы. Чаш аяз дымык иртә Кояш индз офык читеннән :оң- гс буе күтәрелергә елгергәи. Идел эсте, комеш козгедэй балкып. күзләрне чагылдыра.
Иделнең урманлы текә яры остендә. яшь каен тәбендә. күзләрен аргы як ярларга текәп, чандыр гына бер малай утыра.
Iff Ц fc.Ул шул тикле бирелеп, маоыгып карый, әйтерсең энә шул Ослан таоы иңенә үрләгән куаклар эрасыннан менә «әзер. хг менә шушы минутта бәхет кошы очып чыгачак та доньяиың
моңа кадәр беркемгә билгеле булмаган искиткеч серләрен, әллә нинди яшерен хәзинәләрен бер аңа. бары тик аңа гына ачып бирәчәк.
Әнә шулай, доньясын онытып, бик озак утырганнан сең. малай кинәт башын ноп. тезләре остендәге катыргы кисәгенә тотына, кулындагы пумаласын буяуга маныл, ашыга-кабаланв нәрсәдер сызгалый башлый...
Кызыл ярлы, ак ташлы Ослан таулары, тау ергамаклары буйлап оскә. югарыга үрләгән яшел куаклыклар. Печище ягыннан күксел-зәңгәр булып күренгән куе урманнар. су остендә чайкалып торган ак, кызыл маяклар әкрсн-әкреи катыргы кисәгенә күчәләр. Таулар остендә күктә — биектә тукталып калган ак болытлар да. ак чабаклар аулап очкан акчарлаклар да нәкъ чын кебек булып рәсемгә тошә баралар. Тик менә ерак еракта Идел естенэ ертелгән сыек зәңгәрсу томанны нинди буяулар белән биреп булыр икән соң!! Яр буендагы ак ташларны иркәләп сыйпаган әнә шул вак-вак кәмеш дулкыннарны ннчек кенә сурәтлисе икән! Күрәсең, табигатьнең бу иллаһи матурлыгын тулысыича кәгазьгә тошерерлек буяулар юктыр шул әле доньяда. Булса идс. табылса иде шундый тылсымлы буяулар!..
Малай үз >ше белән шул тикле мавыккан, хәтта берәүнең куакларны аралап. Идел ярына чыгуын, үзеннән ике вдым гына чипе тукталып, аны күзләп торуын да сизмәде.
Озак кына шулай торганнан соң, теге кеше, малайны кинәт оркетмәс ечеи. әкрен гәнә тамак кырды. Малай борылып карауга, елмаеп, аның янәшәсенә чүгәләде.
— Булдырасың икән, энекәш, акчарлакларың нәкъ тере кебек чыкканнар бит! Күз тимәсен, очып китә күрмәсеннәр инде!
Ул. чыннан да. акчарлакларны куркытмыйм тагын, дигән кебек, сак кына үрелеп, малайның рәсемен алды, озаклап игътибар белән карады.
— Булдырасың икән.— дип. щит ди итеп кабатлады ул аннары.—ныклап тотынсаң, чын рәссам булырсың. Камда торасың үзең! Исемең ничек! Этнең кем!
— Яңа бистәдә торабыз без. абый.—дип җавап бирде малай.—Исемем Әптерәй... Тутырып әйткәндә, Абдрахмаи инде. Әтием Садыйк исемле. Садыйк Саергузнн
Беренче карашка үтә оялчан булып күренгән рәссам малай үзенә моңарчы ботенләи таныш булмаган бу ягымлы абын янында ничектер бик тиз чишелеп кипе. Үзенең рәсем ясарга бии ихлас булуын, елның теләсә кайсы вакытында буяуларын алып Идел ярына еш килүен, урман-кырларга чыгып иорүен сонләл бирде.
Тик аның бу эшенә әтисе никтер кырын карый икән.
— Өнә. Күркә Вәли малае контурда эшли башлаган. Чут тоймәсе тартканда, кулына күз иярми. Вот. ичмасам, һонәр! — дип. авыз суын корыта. Рәсем ясауны бушка
Ж
Дйй wpui Шуның өстенә, мөселмм баласы өчен бих гөнаһлы эш икән эле ул. Дөньялыкта ясаган шул сыннарың кыямәт кэнне якаңнан алып, үзләренә җан кертүеңме даулаячаклар икән!
Коңгырт күзләрен кыса төшеп, уйчан гына тыңлады теге абый Абдрахман- ны. Аннары, тирән сулап, йомшак кына әйтел куйды:
— Картларны гаеп итеп булмый инде, дус кеше. Элек-электән каннарына сеңеп калган. Әмма син бу эшеңне ташлама. Заманы ул түгел... Ярый, миңа вакыт...
Кузгалып, берничә адым киткәч, нәрсәдер исенә төшкәндәй, тагын борылып килде:
— Абдрахман дус! Те-ләгең булса, алдагы җомгада Мәдәният йортына килеп чык әле син. Беләсеңдер, Островский урамында. Мохтар абый чакырды дисәң, кертерләр.
Җомга көн кич, күз бәйләнә башлау белән, әлеге йортны эзләп тапты Абдрахман. Табуын да тапты, кертүен дә керттеләр.
Әмма зур залның иңен иңләп, буек буйлап күпме киләп сарса да, теге ягымлы абыйны һич кенә очрата алмады. Бергә җыелган бу тикле халык арасына беренче килеп эләгүе иде шул әле аның. Шунлыктан тәмам башы әйләнде. Соңра инде, бөтенләй өметен өзеп, читтәге бер урындыкка барып утырды. Куып җибәрмәгәйләре дип, куркып, калтырап утырды. Әмма пәрдә ачылып, концерт башланып китүгә, малай үз-үзен онытты. Моңа кадәр Яңа бистә малаеның төшенә дә кермәгән әнә нинди сихри дөнья бар икән бит әле! Җыр, музыка дөньясы, сәнгать дөньясы... Әнә бер абый өздереп- өздереп гармун уйный, әкияттәге Зөһрә кыздай зифа сынлы бер кыз. сандугачларны таң калдырырлык итеп, матур җыр җырлый. Карлыгачтай киенгән бер егет, сәхнәгә чыгып, чираттагы башкаручыны атап әйтә:
— Мәшһүр артистыбыз хөрмәтле Мохтар Мутин!..
Зал бу артистны аеруча көчле алкышлар белән каршылый. Ә Абдрахман исә, авызын ачкан килеш, тораташтай катып кала. Шул бит! Шул үзе! Идел буенда аның белән янәшә утырган, аның белән шулай үз итеп, якын итеп сөйләшкән абый... Шундый ягымлы, шундый кешелекле Мохтар абый үзе! Икмәктер, үзе.
Әнә ул, күзләрен кыса төшеп, карашын кайдадыр еракка, зал түренә текәп, шигырь укый:
Белмим,
Әллә күпкә. Әллә бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын.
-»uЖЬтЯ урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын...
Абдрахманиың иүз алдында яшел урманнар чайкала, куе камышлар шаулый. Карт имәннәр, ботакларын селки-селки. кемнедер каедыр озата баралар._ Шул урманнар ф шаулоаы аша сихри музыка булып Мохтар абыйсының тавышы яңгырый;
Бер җирдә юк андый ак каеннар. Бер җирдә юк андый урманнар Бер җирдә юк камыш сабаклары. Андагыдай шаулый торганнар...
Артык тәэсирләнүдән Абдрахманиың тамак тәбеиә кайнар тәер килеп утыра. Менә бит могҗиза! Буяулар белән генә түгел, сүз белән дә шундый тылсымлы донья ту
дырырга момкии икән.
Тәнәфес вакытында Абдрахмаи Мохтар абыйсын эзләп таба, әмма якын килергә кыймыйча, читтән генә күзәтеп йери. Ә карасаң... карасаң, Мохтар абый аны үзе эзли икән ләбаса! Үзе!
Күзенә чалыну белән, әллә каян кул сузып килә, әллә кайчангы якын дустын
БИР ҖИРДӘ ЮК АНДЫЙ АК КАЕННАР
очраткандай, елмаеп сүз башлый.
— Килдеңме. Абдрахмаи! Концерт ошыймы! Ярый. ярый. хуп!.. Болай сойләшик әле без синең белән: менә мимем адрес. Дүшәмбе кон килеп чык. Барлык рәсемиә реңне алып кил. Всгъдәме! Киләсеңме! Хуш. алайса! Гафу ит. әиә сәхнәгә чакыралар.
—Свергузииның рәсемнәрен Мохтар Мутии үзе генә түгел, урта яшьләрдәге чандыр гына бер кеше белән карадылар. Кайберләрсн мактадылар, дусларча гына киңәш- ® лар бирделәр. х
— Иң шәбе шул: табигатьне яратасың икән, энекәш.— дип. Абдрахмаига текәлеп < карады теге чандыр абый,— әйе, телен аңлыйсың икән сии табигатьнең. «Урман* исем- ~ ле менә бу картинаңны миңа калдырып тор әле. Рәсем белгечләренә күрсәтермен. “
Ун-уибиш кониән тегеләр чакырган вакытта яңадан килгәндә Мохтар фатирында j тагын берничә ят кеше бар иде. Алар Абдрахманны якты йоз белән каршы алып. < урталарыннан урый бирделәр. Теге чандыр абый (Гыйлемдар исемле иде. ахры. ул) _ остәл естендә яткан зур тергәкне алып аңа сузды:
— Менә, энекәш, кабул итеп ал әле шуны. Бүләк! Мин алып киткән әлеге рәсемең х балалар иҗаты күргәзмәсендә беренче урынны алды бит. Котлыйбыз сине. Зур уңыш ; лар телибез!
Бүлмәдәгеләр шаулатып иул чаптылар. Тагын ниндидер теләкләр теләделәр, нин
дидер җылы сүзләр әйттеләр. Әмма Абдрахмаи бу кичтә әйтелгән сүзләрнең мәгь- ивсен тешенерлск хәлдә түгеп иде инде. Ул ничек чыгып китүен, ничек ееиә кайтып җитүен дә сизмәде. Кайтып, торгәкне сүтеп карагач, куанычы ботенләй ташып чыкты. Анда моңа кадәр гшь рәссамның тешләренә кереп йодәткән нәр-әләр — затлы буяулар. торле-торле пумалалар һәм рәсем альбомнары бар иде. Аларыннан да артык куандырганы, бистә малаеның хыялына очар наиат биргәне — торгәктән иилел чыккай
кечкенә генә язу булды:
«Кадерле Абдрахмаи! Рәсем сәнгатен син бик яратасың икән. Бу эшеңие дәвам ит. Мохтар абыең янына килгәлә, ул безгә хәбәр итәр. Без сиңа һәрчак булышып торырбыз. Синең киләчәктә эур уңышларга ирешүеңне телибез!
Синең дусларың».
Бу тәнне Абдрахманиың күзенә йоны кермәде. Июнь тәне иде бу. 1923 елның июне иде.
Казан Кремленең ак стеналары буенда, ябалдаш ерәңгеләр күләгәсендә елкән яшьләрдәге бер кеше утыра.
Тормыш — художник, тормыш — рәхимсез реалист аның чигә чәчләрен комешиә буяган, маңгаена буй-буй җыерчыклар салган.
Тормыш Яңа бистә малае Әптерәйне. еллар тезмәсе аша уздырып, утлар, сулар
дер.-эи.
Абдрахман ага, күзләрен кыса төшеп, Ослвн таулары ягына карый...
Тормыш кешене генә түгел, табигатьнең үзен дә танымаслык итеп үзгәрткая. Кайчандыр ул барып йергән, кайчандыр ул Мохтар Мутин беләи беренче кат очраш, кан урманлы ярлар инде су астында калган.
Зур Идел Кремль буена килеп җиткән. Әнә, ике дамба арасында, зәңгәр дулкын, нар естендә ак җилкәнле яхталар куыша, бетонлы ярлар буйлап, <3әңгәр кул» ягына таба кечкенә генә ак пароход узып бара.
Абдрахман ага Свергуэин пумаласын буяуга сала, этюднигы остеиә иелә. Әлеге күренешләр нәкъ тормыштагыча булып, хәтта тагын да көчәеп, җыйнакланып ак киндер өстенә төшәләр. Яраткан эшеннән аерыла алмыйча, сәгатьләр буе, кеннәр буе шулей утыра. Ә кичен ойдәге киштәгә тагын бер әзер картина яки бер этюд өстәлә.
Икенче көнне, таң белән торып, тагын юлга чыга Абдрахман ага. Бүгенге көнен ул Мишә елгасы буенда үткәрәчәк, иртәгә Казанка ярында, берсекөнгә Арча урмам- кырларында... Зоя, Шишмә, Ык үзәннәрендә, Ашыт, Сан болыннарында.
Туган җирнең хуш исле чәчәкләре генә түгел, көзге болыннары да, ябалак карлары да, көмеш бәсләре дә якын аның күңеленә...
Әнә шул элекке Идел ярлары кебек Ык үзәннәре, Сөн болыннары да тиздән диңгез дулкыннары астында калачак. Төнбоеклы тын күлләрне, шаулы камышлармы, карлыганлы, бөрлегәнле әрәмәләрне кабат беркем дә беркайчан да курә алмаячак, бернинди рәссам да аларга карап картина яза алмаячак... Шуңа күрә ашыгырга кирәк, өлгерергә кирәк.
Әгәр Абдрахман аганың күп еллар буе иҗат иткән рәсемнәрен актарып карасаң, аның бөтен гомерен диярлек күз алдына китерергә мөмкин...
Тополь агачларына күмелеп утырган, читләренә бәбкә үләне үскән яшел урам. Бер бер артлы төзелеп киткән агач йортлар, челтәрле чарлаклар, зәңгәр тәрәзәләр...
Балачак истәлеге — Яңа бистә күренеше.
Мәктәп. Якты класс. Япь-яшь бер укытучы, бераз каушап, укучыларына карап тора. Күрәсең, әле ул үзенең беренче мөстәкыйль дәресенә кергән. Монысы да яшьлек хатирәсе. Кайчандыр Абдрахман ага үзе дә, педагогия институтын тәмамлап, Яңа бистәдәге 13 нче мәктәпкә укытучы булып килгән иде. Әнә шулай дулкынланып, үзенең беренче дәресенә кергән иде.
Икенче бер рәсемдә шулай ух класс бүлмәсе сурәтләнгән. Ләкин парталар арасында балалар түгел, ә киндер алъяпкычлы елкәи агайлар, чуар шәльяулык бәйләгән аяалар, чал сакаллы бабайлар. Алар, карандаш очларын төкерекли-төкерек- ли, хәреф язарга өйрәнәләр. Ликбез курслары...
Әйе, гомерләре буе табагач тамга гына куя белгән бистә кеше-
ойрәтергә кирәк иде. Замены шундый иде. Дәртле, ашкынулы заман иде. Арып, хәл- дәи таеп курслардан чыгуга, аянгн-моннән капкалап, клубка йогерәсең. Анда яшьләрнең драма түгәрәге репетиция үткәрә. Аннан кайткач, теннәр буе керфек какмыйча - дәрес хәзерлисе, дәфтәр тикшерәсе бар.- Икенче кайне рәттән биш дәрес, ә аннары яшь рәссамнар түгәрәге.
Бу. ихтимал, рәсем сәнгате буенча Казанда беренче түгәрәк булгандыр. Аны Е башлап Абдрахман Сяергузии үзе оештырды, күп еллар буе үзе җитәкчелек итте. “ Хәзер танылган художник булып олгергән Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттахоялар х да кайчандыр шул түгәрәккә йореп. рәсем сәнгатенең әлпиенә ойргиделәр.
Абдрахман аганың кәгазьләре арасында таушалып, саргаеп беткән кечкенә генә бер газета бите бар. «За Родину». 1943 нче елда чыккан. Фронт газетасы. Аида 3 Свергузинның ул чордагы иҗатына карата әйтелгән дулкынландыргыч юллар бар: S
«Лейтенант Свергузии тарафыннан эшләнгән бер серия картиналар дикъкатьне < аеруча үзенә тарта. Анда 1240 елдагы Нева сугышыннан алып. Боек Ватан сугышы кон- иәреиә кадәр булган чор эчендә халкыбызның бәйсезлек һәм азатлык очен корәш ~ тарихы ачык күрсәтелгән...».
Сугыш кырында, ут давылы астында эшләнгән рәсемнәрнең, корәшкә. җиңүгә он- = дәгвн плакатларның кайберләре Абдрахман агада әле хәзер дә саклана.
Сугыштан кайтып, яңадан укытучылык хезмәтенә керешү белән Абдрахман ага а. һәр буш вакытын иҗатка багышлады. о
Кече күңелле гыйнак бу укытучы беркайчан да шапырынмады, икенче Рембранд. ф икенче Репин. Левитан мин. дип мактанмады. Зур профессиональ күзлектәй караган- в да. уз әсәрләрендә кайбер кимчелекләр дә барлыгын яхшы белеп килде ул Әмма, о аңа карап, иҗат итүдән туктамады. Туган табигать һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәт г аны һәрчак иҗатка әйдәде. Шул омтылыш аны уңышларга алып килде.
Бистә малае Әптерәй талантлы артистның ышанычын аклзды.
X 0
Урман Кыш. Февраль азаклары. 8легә бар табигать кышкы йокыда. Алгы пландагы игезәк кызлардан зифа пар каен, апардан бер читтәрәк усак, орәңге агачларына сыенып утырган чыршы малае, юка. миләш агачлары, кар астыннан башлары гына чыгып калган тәбәнәк куаклар — барысы да. барысы да җылы җәйге таңнарны тешләрендә күреп, нзроп йоклыйлар...
Әмма кояш инде шактый туры, шактый рәхимле карын башлаган, кар остеиа тошной күләгәләр шактый кыскарган. Тиздән яз. тиздән табигать таңы!
Ә менә биредә — җәй уртасы. Каенлы тау. урман аланы. Яшь каеннарның бодрә- ләреи тузгытып шаян җил исә. Алан остендә озын күләгәләр уңга-сулга шуыша. Бүген урман тынгысыз, урман шаулый. Әмма бу шау-шу бетенләй урынсызга купкан. Бер нинди дааып. бернинди куркыныч булмаячак. Әнә күктә нинди биек оем болытлар, аи мвмыктай катлы-катлы болытлар — аяз һава галәмәтләре.
Үзенчәлекле, бераз шагыйренә эшләнгән «Тын почмак» картинасы. Куа ашал яф ракларны аралап үтеп кергән кояш нурлары тар сукмакка тошкәннәр до алтын күбәләкләр кебек җир остендә бииләр, бер-берсси куышып уйныйлар.
Икенче бор картинага карасаң, син козге урманга килеп керәсең, очснчесеидә— Казанка ярына барып чыгасың, яңгырдан соң шаулап аккан ташуяариы. әкрен генә челтерәп аккан тау чишмәләрен күрәсең һәм шунда ук яңадан к ом аш бәскә бизәлгән кышны урманга, комеш тынлыкка кайтасың.
80 нче мәктәпнең зур залы. Звпда кояш нуры. Анда кояштай балкыган безләр ал х галстуклар. Залда пионерлар, комсомоллар. Сугыш һәм хезмәт ветераннсры. укыту- * чылар Алар бирегә опиен педагог, талантлы үзешчән художник Абдрахман Свергузии ■_ күргәзмәсенә килгәннәр.
Күргәзмәдә барлыгы йоз егерме картина. Күпчелеге рәссамның иң яраткан жанры — пейзаж.
Абдрахман аганың рәсемнәрен шулай бергә җыеп күргәзмәдә карагач, ирексез- дән, күңелдә туган якның матурлыгы белән горурлану хисе туа. Телгә узеннән-үзе шигырь юллары килә:
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар...
һәм шунысы кызыклы: бу картиналарның күбесендә кеше үзе юк, әмма һәркайда аның табигатькә салган эзләре уелып ята. Әнә урманлы тау иңеннән түбәнгә таба баскыч сузылып төшкән, әнә агачлар арасыннан урманчы йорты күренә. Биредән кемдер берәү чаңгыда узган булган, ә тегендә балыкчылар текә ярдан су читенә кадәр кыйгачлап сукмак салганнар. Вятка буенда кечкенә генә дебаркадер, комлы ярга каплап куелган көймә...
Кеше — табигать баласы, кеше — табигатьнең аерылгысыз бер өлеше.
Мәктәптә уздырылган бу күргәзмә Свергузинның беренче күргәзмәсе түгел. Совет властеның 50 еллыгы уңае белән аның персональ күргәзмәсе оештырылган иде. Аннан соң тагын бер-бер артлы ике күргәзмәсе булды. Алгрның һәрберсен тамашачылар яратып карадылар, әсәрләргә югары бәя бирделәр.
Инде менә тиздән Абдрахман аганың бишенче күргәзмәсе булачак, һәм анысы да соңгысы булмас, әлбәттә. Чөнки бу талантлы үзешчән рәссам әле һаман юлда, һаман иҗади эштә.