ТЫН ЕЛГА БУЕНДА РОМАН
2
ше бүлмәдә өстәл артында утыручы Зиннур белән Игнат моны сизмәделәр. һаман үзләренең мавыгып сөйләшүләрендә булдылар Ләкнн көндезге ару барыбер үзенекен итте, бер мәлне Хәмидә басылып татлы йокыга галды һәм ир-атның үзара гәпләшүе ана ишетелми башлады. Озак утырдылар тегеләр. Әле Зиннур сөйләде, әле кашларын бер жыерып, бер язын, кай ара маңгаена тирән-тирэн сырлар чыгарып Игнат сөйләде. Зиннурның үз хисләре, үз уйлары белән кирәгеннән артык мавыгудан булса кирәк, күрше бүлмәдә Йоклаучыларны бөтенләй онытып, кычкырып сөйләвен абайлаган Игнат каршы төште:
— Син ул хәтле кычкырма әле,—днп, ым кагып күрше бүлмәне күрсәтте.
Зиннур тавышын әкренәйтә төште:
— Барып чыгарга тиеш бу.
— Монда, башта әйткәнемчә, төп хикмәт тигезлек саклауга кайтып кала,—диде Игнат. Муенын бер кулы белән кашып алгач, сүзен дәвам иттерде: — Мәскәүдә урамнарны киңәйтергә кирәк булгач, бик күп иске йортларны күчерергә туры килгән. Ә ул йортлар үзләре менә дигән торырлык әле. Күчереп сала башласаң, бу эш дөнья хәтле чыгым белән бәйләнгән. Шуннан соң, табыла йомры башлы кешеләр. Нишлиләр дисеңме? Күчереләчәк йортларга алдан урын әзерлиләр дә. астан туннель казып көчле рычаглар белән әкрен генә икенче урынга шудыралар
1 Ахыры. Башы 2, 3, 4, 5 нче саннарда.рты төн күптән узган иде инде. Икенче бүлмәдә балалары белән яткан Хәмидә ничә тапкыр йокыга китеп уянды, аннары тагы күзләрен йомды. Ләкин ул ничек кенә йоклап китәргә теләмәсен, олы яктагы әкрен генә сөйләшү авазлары аның кәефен боза, йокысын качыра иде. Ул үзләренә кеше килүен башта тансыклап каршы алса да. бара-тора кәефе киткәннән китте. Ничә тапкыр әйләнеп ятты, ничә тапкыр йөткергән булып тавыш бирде. Әмма күр
йортларны Шул ысул белән ни хәтле йортларны күчерделәр. Бу икенче, өченче бишьеллыкларда. Безнеке исә андый ук катлаулы эш түгел.
— Бер акыл ярты акыл, ике акыл бөтен акыл дип ишеткәнем бар, Игнат Данилович. Хәзер инде минем күңелдә ышаныч ныгып бара,— диде Зиннур.
— Мин әле генә артык катлаулы эш түгел, дидем. Сүземне кире алырга туры килә. Бу да бик катлаулы эш.
— Ничек кенә әле! Ләкин бер урында катып калып булмый бит инде. Яна әмәлләр эзләргә тормыш үзе куша, үзе мәжбүр итә.
— Дөрес,—диде Игнат,—сез тәкъдим итә торган юл белән эш иткәндә темп кимендә ике тапкырга артачак. Бу — факт. Ләкин менә начальство ничек карар? Төп эш хәзер шуңа кайтып кала.
— Картлар: хәрәкәттә — бәрәкәт, дигәннәр. Әйдә, без дә хәрәкәт итеп торыйк әле. Синең белән сөйләшкәч ничектер менә күңелгә рәхәт булып китте,— диде Зиннур.
— Васил Закирович белән сөйләшеп бакмадыгызмы әле бу турыда?
— Юк.
— Димәк, беренче минем белән сөйләшәсез?
— Сезгә хәтле Фиргали абзый белән киңәшкән идем.
— Ул бик зур практик бит инде. Кайта-кайта әллә ничә тапкыр сөйләштек. Баш ваттык. Фиргали абзый куәтли минем фикерне. Ул инде уйлаганны һич кичекмәстән гамәлгә ашыру ягында.
— Иң элек Васил Закирович белән килешергә кирәк. Ул яңалыкка юл ачучыларны һәрвакыт яклый һәм ярдәм итә.— диде Игнат. Үзе бары шунда гына кулындагы сәгатенә карап гаҗәпсенә куйды, урыныннан торды: — О, бик соң икән инде. .Миңа китәргә вакыт.
Игнат саубуллашып китеп баргач, Зиннур, кухняга чыгып, ярты стакан гына чәй эчте дә тиз генә чишенеп урынга ятты. Сизгер йокылы Хәмидә күзләрен ачты, ләкин бу хәлгә ачуланмады. Ире Зиннурнын соңгы көннәрдә нинди планнар, нинди исәпләр белән йөрүен бик яхшы белә иде ул.
— Синең уйны ничек таба сон Игнат Данилович? — дип сорады хатын.
— Хуп күрә, әйбәт нәтиҗә килеп чыгар, ди.
— Басынкы гына булса да. болай бик төпле кешегә охшый үзе.— диде Хәмидә.
Зиннурның күзләренә йокы үрмәләмәгән кебек, Хәмидә дә ярты йокысын туйдырган иде инде. Хатынның башына әллә нинди ят уйлар килгәли торды. Бер мәлне ул әйтеп куйды:
— Игнат дигәннән, ничә яшьләрдә бар инде ул?
— Утызның теге ягында бугай.
— Үзе һаман өйләнмәгәнме?
— Ул хакта бер сүз дә ишеткәнем юк аның авызыннан. Дөньяда төрле кеше була бит... Берәүләр иртә өйләнәләр, берәүләр каграс вакытында гына, берәүләр сазап беткәч...
— Үзләре торган шул Партизан урамының теге башындагы бер бик чибәр тол хатынга ияләнгән ди ул...
— Булмас ла Гайбәт сүзедер.
— Бер дә гайбәт түгел. Чын. Ул хатынның исемен дә әйткәннәр иде. .Менә тел очымда гына тора. Оныттым. Шул яшь кенә хатынны бер баласы белән ире ташлап киткән. Шунда барып кунып кайта, ди...
— «Дыр» белән «бугай»га бик ышанып булмый, бер теле кычытканы юрамалый сөйли торгандыр.
— Чын. Чынны сөйлиләр,— дип үз әйткәнендә калды Хәмидә.
Автобуста шундый тыгын, шырпы тыгарлык та урын юк. Ярый әле, Зиннур белән Хәмидә, алданрак килгәнгәдер инде, урынга эләктеләр. Монда шау-шу, уен-көлке, әрләшү — һәммәсе бергә бутала. Эш кием- 26
яәре кигән кешеләрне асфальт юлдан зур-зур автобуслар эшкә ташый. Зиннур беренче килгәч тә тар, сазлы сукмаклардан эшкә баруларын исенә тешерде. «Әх. ул чагында бот төбеннән саз ерулар. Аннары төзелеш мәйданында бүрәнәдән салынган вакытлы юллар... Ә хәзер! Нинди зур үзгәреш!* Ул автобус тәрәзәсеннән күзләрен алмады. Яна төзелеп яткан зур йортлар, яна урамнарга каравы күңелле, куанычлы иде. Беренче пар казанын ярты елдан артык жыйдылар, монтажлалы лар. Барлык эшләр дүрт стена эчендә, шактый тар урында башкарылды. Бер блок бетү белән икенчесенә тотындылар. Анысы инде әлеге эше тәмам булган блок өстендә алып барылды. Беренче блокларны мон- тажлаганда эш әйбәт кенә барса да, бара-тора хәтсез тоткарлыклар килеп чыга торды. Кешеләргә ут өертеп эшләү урынына күбесенчә әле бу, әле теге детальне ташып, тар баскычлар буенча өскә күтәрелергә, гел йөреп торырга кирәк. Техникадан файдалану дигәч тә. төп корпус бинасы эчендәге күтәрү кранын гел бушка куып булмый бит инде. Анык төп вазифасы да авыр механизмнарны күтәрү, аларны өске катка урнаштыру. Монтажчылар, Зиннурның башлап йөрүе белән, эшне ® тизләтергә, срокларны ашыктырырга, моның өчен индустриаль ысуллар я кулланырга булдылар. Ләкин бу жинел эш түгел иде. Соңгы көннәрдә = бөтен уен, бөтен акылын шуна туплаган Зиннур Гафиятуллин үзенә * теләктәшләр тапты. Иң элек тәжрибәле төзүче-монтажчы Фнргали Га- о. тин анын фикерен хуплады. Бүтән монтажчы, жыючы слесарьлар да и анын тәкъдимен ике куллап күгәреп алдылар. Зиннур исәбенчә. уйла- * ганны гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләр аларнын кул астын- ® да. Мотовоз. Куәтле краннар Тагы китереп, ин кирәклесе, ин мөһи- © ме — жыю, монтажлау эшләрен тоткарсыз алып бару өчен киң урын— и промышленность мәйданы бар Кирәкле торбалар, детальләр, материаллар шунда тупланган. Эшне тиешенчә оештырып жибәргән чагында материал ташып та, тегесе-бусы өчен дә анда-монда чабып вакыт үткәрәсе юк.
Бүген иртән эшкә килеп, беркадәр кыймылдаганнан сон, чираттагы тәнәфес вакытында Зиннурның барлык сүзе әнә шул хакта булды Фир- гали абыйсы һәм бригадада!ы башка монтажчы-слесарьлар, электриклар. тимерчеләр һәм эретеп ябыштыручылар һәммәсе дә анын фикерен бик кулай күрделәр. Чөнки бу һәр яктан бары тик файда гына бирәчәк, аннары вакыт ягыннан ни кадәре оту. Кешеләргә бары шул гына кирәк, алар өчен иң кыйммәтлесе шул иде.
Ул көнне көндезге тәнәфес вакытында Зиннур бригадасы кешеләре башка көннәрдәге кебек ашханәгә дә бармадылар. Фнргали абыйлары һәммәсе өчен дә котлетлар, бутербродлар алып килде. Аның өстенә тагы бер чиләккә якын компог та китерде. Бу игътибарлы кеше стаканнар алыр! а да онытмаган булып чыкты. Егетләрдән кайсыдыр шаяртып та алды:
— Мөгаен, Фнргали абзыйның кухняда блат бардыр?
— Блат түгел, анда минем авылдаш эшли,— диде Фнргали.— Җитмәсә, чыбык очы кадәр генә булса да, туган-тумача да санала әле ул миңа, беләсегез килсә, апайларым.
— Туган-тумача, кода-кодагыйлык та ярап куя кай чакта,— дип көлде Зиннур.
— Ничек кенә әле! — диде баягы карлыкканрак тавыш.
Бөтен проммәйдаида көндезге унбердән алып уникегә кадәр төгәл бер сәгать тәнәфес ясыйлар. Шул вакыт эчендә ашап-эчеп, хәтта бераз ял итеп тә өлгерә иде. Зиннурныкылар да унике тулу белән эшкә тотындылар. Кайда нн эшләү, урынны ничегрәк әзерләү турында алар тәнәфес вакытында ук сүз куешканнар иде инде. Шуны күздә тотып булса кирәк, Зиннур кисәтеп куйды;
ТЫН ВЛГА БУЕНДА
— Мәйданны әзерләп бетерми торып өйгә кайту юк, егетләр. Ачыксак кухняда — блат,— диде.
Кешеләр үзләренә эш урыны әзерләргә тотындылар. Берсенә икенчесе куәт-көч биргән кешеләр авазына металл чыңнары кушылды:
— Айда, взяли!
— Еще взяли!
— Бәреләсең, чнткәрәк каерт!
Тимер-томыр, торбалар һәм башка материаллар тәртипсез рәвештә тулып яткан зур мәйданны барлык артык әйберләрдән арындыру белән генә чикләнеп калмадылар, бетон жәелгән бу мәйданны ялт иттереп себереп тә куйдылар. Эшләр өчен бигрәк тә уңайлы иде. Каршы як тимер юл буенда да тимер кисү һәм детальләрне эретеп ябыштыру өчен иркен генә урын әзерләделәр.
Вакытның ничек үтүе бүген бигрәк тә сизелмәде. Сусаклагыч ягыннан тымызык кына исеп торган дымлы жил рәхәтлеген тоеп һәркем эшли, хәрәкәт итә иде. Зиннурныкылар кичке смена килгәнен дә чамаламый калдылар. Сәгатьтән артык бергәләшеп эшләделәр. Башкалар киткәч тә Зиннур белән Фиргали һаман үз урыннарында калдылар.
...Алар проммәйданнан кайтырга чыкканда машиналар йөрми нде инде. Бу араны күптән жәяү йөргәннәре юк нде. Кайчандыр үзләре беренче булып салган сукмактан поселокка таба юнәлделәр. Ләкин әле жир-су кибеп бетмәгәнлектән, калкурак урыннардан баруы жиңел булса да, уйсулыкларда тездән саз, ерып йөри алмаслык былчырак иде. Зиннур белән Фиргали кире борылырга мәжбүр булдылар, киң асфальт юлга чыктылар. Монда инде коп-коры, машиналар күп йөрүдән юлнын кайбер урыннары көзге шикелле ялтырап күренә иде. Тимер юл калкулыгын үткәч, Зиннур кинәт телгә килде:
— Ничек эшләячәгебезне әлегә беркемгә дә сиздермик. Берәр атна тын гына кыймылдый торыйк.
Бу көннәрдә шактый ябыгып, шадралары тирәнәеп киткән Фиргали дустының сүзенә шикләнеп карады.
— Безнең эш бит ап-ачык, һәркемнең күз алдында. Барыбер кайсы да булса килеп чыкмый калмас. Монда мең күз. Күрерләр...
— Күрсәләр! Безнең ният изгедә. Тик шуны аңласыннар,—диде Зиннур.
— Кәкже аңламасыннар, аңларлар,— диде Фиргали...
3
Көннәр кояшлы, матур.
Язгы җилләр исеп торган саф һавада эшләве ничектер үзенә күрә бер рәхәт, үзенә күрә бер яңа ашкынулар уята. Яна көн туган саен, күптән түгел генә җыела, монтажлана башлаган пар казанының бер блогы һаман үсә, һаман калка барды. Бер атнадан соң инде ул жыелып та бетте.
Васил Сафин гадәти көннәргә караганда бүген иртәрәк торды, хезмәтенә килү белән Никитинга шалтыратты, үзенең проммәйданда буласын әйтте. Очраштылар.
Никитинга Зиннур бригадасының керткән яңалыгы Васил Сафин- ның сөйләве буенча билгеле иде инде. Ул өй хәтле зур тимер блок эчендәге санап бетергесез күп нечкә һәм юан трубаларга — булачак пар казанының бер буынына шактый озак карап торды Шушы хәтле пәһлеванның бер атна эчендә монтажланып бетүенә исе китеп гажәпкә калды. Башлыкның күзләре көләч, чыраенда ниндидер тантана, ниндидер елмаю нурлары балкый иде. Җыелышларда, киңәшмәләрдә чыгыш ясарга туры килгәндә аның: «Бу беренче чираттагы эш...»—дип санап китәргә яратуын һәм икенче чиратка бер эшне дә калдырмавын исенә
тешереп, Зиннур елмаеп куйды Никитин аның киң жилкәсенә дусларча кул салды, калын тавышы белән гөрләтеп әйтте:
— Нинди зур «өй». Рәхим итеп түбәсен яп та тора бир... Бу бит безнен беренче чираттагы бурыч...
— Әйе, Андрей Акимович, «өй»нен тик ишеге юк, тәрәзәләр дә тишә- *
се бар .—диде Зиннур. <
— Ну, молодим, ребята, молодцы,— дип кабатлады башлык. Ул = Зиннурның тынычсызлыгын зур булып ачылган күзләреннән сизде. £
Зиннур читкәрәк китте дә кулын күтәрде;
— Ну, башлыйбыз, егетләр! 2
Шундук өстәге кранчы челтерр иттереп звонок шалтыратты. Әле яна » гына Никитин тирәсенә жыелган, өсләренә соры брезент комбинезон = кигән яшь чырайлы, жииел сөякле кешеләр сибелешеп, таралышып та £ беттеләр. Аларның һәркайсы үз урынын белә, һәркайсы әзер иде. Менә - жыю-монтажлау мәйданына, гүя судан шуып килгән шикелле, тавыш- сыз-тынсыэ гына мотовоз да килеп житте.
Зиннур кулын күтәрүгә кранчы тагы кыңгырау чыңлатты. Ул арада х янәшә тимер юлдан икенче куәтле кран да килеп туктады. Җиргә ябы- s шып үскән «тимер өй»не як-ягыннан корыч арканнар белән уратып * алдылар. Зиннур мотовозный алдында. Фнргали артында тора Зиннур х кирәк вакытта салмак кына кулын күтәрә һәм монтажчылар шуннан и анын ни әйткәнен аңлап алалар. Ул да түгел, блок —«тимер өй»— * жирдәге бетон мәйданнан күтәролә башлый. Ике яктан ике пәһлева! * кран нинди тигез һәм чайкалусыз күтәрәләр аны. Күп тә үтми, авыр » блок, йомшак мендәргә утырган сыман, кин мотовозный бөтен мәйда- J иын биләп урын ала. Краннарны ычкындырганчы. Зиннур моговозны әйләнеп чыга, кай урыннарын тотып-тотыа карый да тагы кулын күтәрә;
— Тигез, тип-тигез. Расчет дөрес!
Краннар, юан тимер ыргакларны корыч арканнардан ычкындырып, үз урыннарында калалар. Мотовоз авыр йөге — булачак пар казаны- нык бер өлеше белән кин тимер юлдан төп корпус бинасына таба юл тота Проммәиданның төрле төшеннән, машинл частьлары, торбалар һәй тимерләр арасыннан бер-бер артлы кешеләр калкып чыгалар һәм кин тимер юлдан салмак кына барган мотовозны төп корпуска озатып калалар.
Никитин белән Сафин, гүяки Зиннур Гафиятуллинның тылсымлы командасына буйсынып, мондагы һәр хәрәкәтне, һәр адымны үтә бер киеренкелек белән күзәтеп торалар... Төп корпуста көчле звонок чыңнары Ул да булмый, төп корпусның түшәм биеклегеннән үтә тор<ан куәтле кран мотовоздагы блокны як-ягындагы «колаклары>ннан эләктереп ала да өскә күтәрә... Озакламый бу блок үзе өчен алдан хәзерләнеп куелган ояга менеп утыра. Аннан инде мотовоз да кигеп бара. Өстәге күперле кран да баштагы салмаклык белән үз урынына кайта.
Култыксалы тар баскычтан өскә күтәрелгән Зиннур инде күренми, «тимер өй»гә кереп югалган. Бераздан Никитин белән Сафин да әлеге баскычтан өскә менәләр. Алар блокның үз урынында нык һәм ипле, жайлы утыруын күргәч, бик канәгать булып, янә аска төшәләр. Өстә металл чыңлый, металл шаулый... Монтажчы егетләр эретеп ябыштыру юлы белән буыннарны ялгыйлар, почмакларны беркетергә керешәләр. Әллә ничә урында һич туктамастан, берсеннән берсе уздырырга тырышкан шикелле, ут көлтәләре чәчри, көчле очкыннар өермәсе уйный. Бер карасаң —яшен уклары сызыла, икенче карасаң — дөньяны каплап күк күкри кебек.
Никитин белән Сафин хәтсез вакыт төрле участокларда икесе бергәләп йөрделәр. Никитин китәргә жыенып, жиңел машинага утырган
да, Васил Сафияның күзләренә туры карап, аталарча жылылык белән әйтте:
— Зиннур Гафиятуллин бригадасы башлаган эш безнең төзелеш өчен зур вакыйга! Ләкин ничек кенә булмасын, хөрмәтле Васил Закирович, эшнен сыйфаты беренче дәрәжәдәге бурыч. Прорабларга, мастерларга ышанып кына калмассыз, үзегез күзәтеп торырсыз дип ышанам.
— һичшиксез, Андрей Акимович,— диде Васил.
Никитин, инде машинага утыргач, башта әйткәннәренә өстәде:
— Да, Васил Закирович, сез бу индустриаль метод турында приказ проекты әзерләсәгез шәп булыр иде.
— Яхшы. Язармын,— диде Васил.
Көннәр берсен икенчесе ашыктыра торды.
Республика газетасының үз хәбәрчесе, урта буйлы, тар жилкәле, бераз быкерәебрәк йөри торган кеше, төзелешнең баш конторасына килеп, башлыкнын үзе белән очрашырга теләгән иде. Ләкин туры китерә алмады. Баш инженер кабинетына сугылса, анысы да өйдә булып чыкмады. Хәбәрче кем белән булса да очрашырга теләп тә, ул кешене туры китерә алмау кебек хәлләргә күптән күнегеп беткән иде инде. Үзе әйтмешли, кош теле кадәр информация артыннан әллә ничә километрлар йөрергә туры килә ана. Күп чагында машинасы да очрамый. Юл чатларында узучы машиналарны көтә-көтә яхшы ук туңган чаклары да булгалый. Кай чагында аның планнарын тамырыннан жимереп ташлый торган хәлләр дә очрый. Әйтик, ул редакциядән бирелгән задание буенча берәр колхозга яки төзелешкә кимчелекләрне бик хәтәр ачып салу, гаеплеләрне фаш итү максаты белән бара. Ә тикшереп, күзәтеп йөри торгач, кимчелекләр ягын уңышлар ягы баса да, тәнкыйтьләп язарлык жирлек тә калмый. Шулай итеп, аның үзенчә әйтсәк, минус урынына плюс килеп чыга, һәм хезмәт кешеләре турында күңел жылылыгы салынган очерк яисә репортаж язарга туры килә. Мондый хәлләр әле- дән-әле булып тора иде. Ләкин көннең әһәмиятле вакыйгалары, яңалыклар күбрәк кызыксындыра аны. Редакциянең куйган таләбе дә гел яңалык эзләү, гел «яна мөгез чыгару»га кайтып кала иде. Болай тыштан карап торуга эшендә әллә ни кыенлык күренмәгән хәбәрче теге яки бу турыда янача, үзенчә материал оештыру, үзенчә язу, һәр вакыйгага карата үзенчә яңа яктан килеп бәя бирү өчен көенә, тирән уйларга күмелеп йөри.
һәр нәрсәгә игътибарлы хәбәрче биредәге приказлар тактасын да читләтеп үтмәде. Ул якты, киң коридор стенасына эленгән бер приказ белән аеруча кызыксынды. Төзелеш башлыгы Никитин тарафыннан кул куелган әлеге приказда Зиннур Гафиятуллин бригадасының индустриаль ысуллар белән икенче пар казанын монтажлавы турында гаять күтәренке, гаять оптимистик бер тонда язылган иде. Хәбәрче приказда язылганнарны күңеленә беркетеп, китәргә торганда аның күзе якындагы стена газетасына төште. Күрәсең, бу приказның көче зур булса кирәк, стена газетасында да индустриаль ысул турында бик хуплап. жылы хисләр белән мәкалә язылган иде. Шуларны укып, булган хәлне уйларыннан кичергәч, хәбәрченең үзенең дә хисләре ташып китте. Ул тышы таушалып беткән блокнотына ниләрдер язып куйды, каядыр бик ашыккан сыман тнз-тиз генә баш конторадан чыкты.
Җмр-су кипкән, аяк асты коры, асфальт юллардан төрле участокларга измә һәм материаллар ташучы үзбушаткычлар узып киткәндә артларында куе тузан болыты калдыралар Хәбәрче, өстенә аварга килгән тузан болытыннан качып, уңгарак борылды да төзү-монтаж идарәсе конторасына таба атлады. Конторага барып житкәч, ул эзләгән Васил Сафинның үз кабинетында булмавына пошынып куйды. «Ни-
чек эле бу, кемне генә эзләмим, берсе дә туры килмиэ,— дип уз алдына. авыз эченнән генә зарланып алды. Секретарь-машинистка Сафин- нын бу көннәрдә күбесенчә төп корпус бинасында булуын әйткәч кенә беркадәр тынычлана төште. Өченче кат биеклегенә куелган озынча вагоннарда монтажчылар прораблыгы урнашкан. Васил Сафинны хә ♦ бәрче шундый вагоннарның берсендә очратты. Алар бер-берсен яхшы < ук беләләр иде инде. Хәбәрче бу төзелешкә әледән-әле килә, төрле я материаллар оештыра, участокларда да аны күргәлиләр иде. Моннан > тыш аларнын район күләмендә уздырыла торган төрле киңәшмәләрдә, хуҗалык активлары киңәшмәләрендә дә очрашканнары бар. Өстәл * каршында төрле сызмалар карап утырган Васил Сафин хәбәрчене якты 3 чырай белән каршы алды. а
— Минем үз күзләрем белән күрәсем килә,— диде хәбәрче.
— Мөмкин,—диде Васил Сафин.—Иртәгә иртән бер блок монтаж ”
ланып бетә. Рәхим итеп килегез. Менә шунда үз күзегез белән күрерсез * Ә хәзергә минем сезне бу ысулнын киләчәге бик зур булуы белән та- « ныштырасым килә... °
Алар шактый озак утырдылар. Аннары, иртәгә күрешергә булып, я хәбәрче таушалган блокнотын кесәсенә тыкты да кунак өенә китеп Э барды. *
Бер тирәдәге өч районга хезмәт күрсәтүче хәбәрче үзе дә шушы якныкы булып, анын туган авылы бу тирәләрдән ерак түгел иде. Ләкин * ул, бик яшьләй матбугатта эшли башласа да, үзенең яшь чакларын а ерак төньякта уздырды. Аннан ул, тормыш тәжрибәсе туплап, күтәрен- “ ке күңел белән дәртләнеп үзенен туган туфрагына кайтты. <ә
Хәбәрче төнен ятып, берәр сәгать ял итеп алгач, ничектер үзеннән- үзе йокысы ачылып китте. Яшьлек еллары, узган гомере күз алдыннан үтте. Ул яшүсмер чакта бу Яна Наратлы тирәләреннән жәяүләп тә, атка утырып та узгалаган иде. Салам түбәле өйләр, баткак юллар, өсләренә тирес жәелгән жимерек күперләр мәңге чыкмаслык булып анын хәтеренә сеңеп калганнар. Хәзер шушы урыннарда гигант адымнар белән барган үзгәрешләргә чын күңеленнән куанучыларның берсе иде ул. Мондагы кешеләр турында ул күп язды һәм һаман яза. мэнын һнч очы-кырые күренми иде.
Менә тагы керфекләреннән якты нурлар чәчеп, көн туар. Менә тагы кешеләр, кырмыскалардай кайнашып, хезмәткә китәрләр. Ул бу көннәрдә төзелешнең төп сулышы, төп тормышы булып әверелгән яңалыкларны үз күзе белән күрер. Зиннур Гафиятуллин бригадасы кешеләре белән ныклап танышыр. Танышыр да яңа буяулар табып яңа очерк язар. Ә очерк язганчы кечкенә, тешле генә информация оештырыр. Башында шундый уйлар кайнаган хәлдә, хәбәрченең күзләренә йокы үрмәләде...
Гадәти көн.
Гадәтн тормыш.
Беренче блокны пар казаны корылмасында урнаштыруга ун көнл >п кенә вакыт узган иде әле. Проммәйданда җыелган нкенче блок әзер. Хәбәрче килгәндә, бригада шул әзер блокны төп корпуска алып кнтү Мәшәкатьләре белән мәшгуль иде. Ул Васил Сафинны да Зиннур Гафиятуллин бригадасы монтажчылары арасында очратты. Васил Са- финга таныш эш, таныш мәшәкатьләр, ә хәбәрчегә һәркайсы яңа. һәр- кайсы жнңү! Хәбәрченең Зиннур белән бик сөйләшәсе, бнк танышасы, «ны бнк нык беләсе килә. Әмма әлегә кайнар дәрт ташкыны ургылып торган җаваплы эш башкарыла. Ул гадәтенчә бөтен күңеле белән бирелеп, йотылып күзәтә, тыңлый. Гадәтенчә блокноты кулында, вакыг- вакыт анда ул үзе генә танырлык яна сүзләр языла тора.
Звонок. Блокның ике ятыннан ике кран ыргагы телләрен сузуга, хәбәрче сорамыйча түзмәде:
— Васил туган, блокнын авырлыгы күпме тарта?
— йөз тонна чамасы,—диде Васил Сафин сүз гади генә бер әйбер’ турында барган кебек.
— йөз тонна!
— Эне, иптәш хәбәрче.
— Ай-яй-яй,— дип гаҗәпләнеп башын селкеп торды хәбәрче. Бу вакытта ике кран шул авыр блокны мотовозга күтәреп куялар нде. Блок тирәсендә монтажчылар кайнашалар. Корыч арканнарны блокның «колагы»на беркетәләр. Бригадир әле монда, әле тегендә тыз да быз йөгерә, кулларын изи... Ә хәбәрченең йөрәге түзми, анда ашкыну хисләре дә, ашыгу да бар. Кинәт ул Василга тагы сорау куя:
— Ә краннар күпме күтәрә ала?
— Берсе-берсе иллешәр тонна, дөресрәге, илле бишәр,— ди Васил.
Хәбәрче ашыга. Аның яр буе иасосныена барып киләсе бар. Монтажчыларның көйләүләре шактый озакка тартылыр кебек. Аныңча әле бәлки алар ике-өч сәгать яки артыграк та маташырлардыр. Ул сул беләгендәге сәгатенә карап ала да китәргә була.
Яр буе насосныенда йөргәндә хәбәрче сәгатенә караса, җыю мәйданыннан киткәненә ни бары утыз минут үткән иде. Аннары ул «стакан» дип атала торган станция корылмасына төште. Шунда кешеләр белән очрашкач, сәгатенә карарга да исенә китермәде. Инде әңгәмә бетә дигәндә тагы сүз чыга торды һәм хәбәрчене яңа хәлләр, яңа вакыйгалар кызыксындыра барды. Шулай итеп, ул сәгатенә күз салырга кирәклеге:! бөтенләйгә исеннән чыгарды. Алан да ничектер хәтеренә килде. Насосныйда эше бетмәүгә карамастан, икенче тапкыр килергә булып, тиз-тиз генә китеп барды. Проммәйданның пар казаны җыю урынына килеп җитсә, анда мотовоз да, блок та, бригада да юк иде инде. Хәбәрче бу хәлгә тәмам аптырашка калды һәм кулларын жәеп җибәрде: «Неужели шундый аз гына вакыт эчендә китеп тә бардылар. Әй, агаем, китмәгән генә булсам...» Ул шулай таралган уйларын җыел ала алмыйча аптырап торганда, өстән тавыш ишетелде:
— Абый, нәрсә югалттың? Төшеп эзләшимме әллә?
Хәбәрче җавап кайтармады. Дөресрәге, ул ни дип әйтергә дә белми, тәмам аптырап калган иде. Өскә карады. Кимендә өч кат йорт биеклегендәге кран будкасы тәрәзәсеннән кызыл косынкалы хатын-кыз, тешләрен агартып, аңа карап тора иде. Алай да хәбәрче түземсезләнеп сорый куйды:
— Мотовоз китте дәмени инде, сеңелем?
— Инде ул моннан биш былтыр эзен суытты, абый кеше. Әллә кайчан төп корпуста инде алар.
— Әй, җитешә алмадым бит, шайтан!—диде хәбәрче.
— Алай җитешәсе булгач, китмиләр аны баштук,— диде кранчы.
Хәбәрчегә калса, бу ягымлы тавышлы кранчының да катнашы бар ич бу зур эшкә. Аңа монтажчылар бригадасы турында барыбер язарга туры киләчәк. Шунда бер урынга бу кранчы хакында да матур гына штрих кертергә мөмкин ич. Ул каерылып өскә, кранчыга караган кее, сораштыра бирде:
— Сез күптән эшлисезме кранчы булып?
— Күптән...
— Шулай да ничә ел?
— Алтынчы елым.
— Монда кайдан килдегез?
— Ерактан...
— Төгәлрәк итеп әйтә алмассызмы?
— Ул ни өчен кирәк сезгә, абый кеше?
Хәбәрчемен соңгы соравына каршы үзе сорау куйды кранчы. Чөнки ул мыеклы кешенең блокнот сыман нәрсәгә нидер язып баруын күреп сагая калды. Кранчының бу шигәюен һич тә чамалый алмаган хәбәрче үз сүзендә булды:
— Сезнен исемегез ничек, фамилиягез?
Эш инде бу тиклегә җиткәч, кранчы каушыйрак калды һәм җавап * кайтару урынына үзе сорады: <
— Минем исемем ник кирәк сезгә, абый кеше? Танышырга уйлаган = булсагыз, сез инде бик соңга калдыгыз: минем ирем бар..
Менә сиңа кранчы кыз! Шаяртып әйтәме ул, ачуланыпмы? Бер караганда, һич белмәгән, күрмәгән кешегә беренче очрашу белән «анкета 5 тутырту» хәбәрченең үз уйлавынча да бик ятышып бетми иде кебек. 3 Әллә ник менә онытып җибәрә дә, хатыны әйтмешли, тозсызланыбрак я китә ул кай чагында. Ул инде үзенең кем икәнен һәм кайда эшләвен 3 әйткәч тә әле кранчы алай ансат кына «сул уңаена» йөзмәде
— Газетка язасызмыни? — дип сорады ул.—Сез яманлап язып, *
исемемне дөньяга таратмассызмы соң, абый? «
— Юк, сеңелем, юк! Сез тагы әллә ниләр сөйли башладыгыз! я Кранчы теләр-теләмәс кенә исемен әйтте. Ул арада каяндыр бик зур s
йөк машинасы килеп туктады. Кранчы авыр деталь күтәртеп салырга & тиешлеген аңлатып сүздән туктады һәм звонок шалтыратты. *
Күңеленә каушау, куану һәм көенү хисләре туплаган хәбәрче, киң тимер юл шпалларына басып, алда текә кыя тау кебек мәһабәт булып * күренгән төп корпус бинасы ягына таба юнәлде. «
о и
4
Ни булса — шул, ул алар белән килешә алмый.
Юлдашев шактый вакытлар командировкада йөреп кайткач, буласы урыннарда булды. Ул киткән дип, чыннан да эш тукталып тормаган иде. Ана калса, турбогенератор бүлегендә эш нормаль бара, монтажчылар, энә күзеннән җеп үткәргән шикелле, җентекләп эшлиләр. Монда бер дә инструкцияне бозу фактлары күзенә чагылмады аның. Хәер, анда нинди «уйлап чыгару» булырга мөмкин — барысы да күптән уй-ланган. Тик төгәллек, зур игътибар гына кирәк. Пар казаннары цехындагы ашыгу, ыгы-зыгы, «каш ясыйм дип күз чыгару»га юнәлеш алган эшләр аны каушатканнан-каушата барды Үзенең күңелендәге шикне әйтеп, ул ышанычлы кеше, әйбәт инженер, үзәк лаборатория начальнигы Касаткин белән сөйләшеп карады. Тегесе «индустриаль метод»ны яклап та, кире кагып та ачык кына бер сүз дә әйтә алмады. «Эксперимент Беренче омтылыш. Ничек әйтергә?» — дип. әллә нинди каршылыклы фикер йөртте ул. Тагы кем белән киңәшергә? Баш инженер була торып, Кукушкин белән киңәшмәс бит инде? Тәҗрибә. Акыл. Белем. Боларның һәркайсына да ия бит ул. Хәзер аңа кем белән киңәшергә, кем белән бу тупиктан чыгу юлларын эзләргә? Юлдашев үзенең бу соравына җавап таба алмады. «Никитин белән бу турыда телгә килү бер нәрсә дә бирмәс». Ул инде, күрешү белән, әлеге дә баягы индустриаль метод турында шатланып сөйләде Приказ да язып өлгергән. Ә менә Сафин . Сафин аның урынбасары... Ул әллә нинди юллар табып, өстенлекне һаман үз кулына туплый бара, дилбегәне үзенә ала бара түгелме сон? Никитинны да үз ягына тарга бара. Неужели мин бу кешене үземә буйсындыра алмам. Әйтик, үлчәүнең ике башында икебез утырабыз аның белән. Хәлбуки. Сафин утырган үлчәү ягы торган саен авыррак тарта бара бит. Болай барганда, мин утырган як бөтенләй җиңеләеп, иргәме, сонмы, мин үлчәүдән төше.ч тә калачакмын. Әйе, шулай булгач, минем алда башкача юл юк. Я ул, я мин...
3 < У.» .ч в.
33
Юлдашевның башына берсеннән-берсе томанлырак авыр уйлар килә торды.
Ул рәтләп йоклый да алмады. Иртәгесен эшкә килү белән секретарьга Сафияны чакырырга кушты. Элегрәк Юлдашевның урынбасары Брагинский кайчан карама үз урынында була торган иде. Әмма Сафин, бәлки, берьюлы «ике камыт» кигәнгәдер, бу кабинетта сирәк була, күбрәк төзелештә һәм төзү-монтаж идарәсендә кайнаша иде. Хәзер дә секретарь аның кабинетында юклыгын әйтте. Юлдашев аны, ничек кенә булмасын, табарга кушты. Секретарьның ярты сәгать буе шалтыратмаган җире калмагандыр. Алай да төп корпустагы вагон-конторадан тапты ул аны.
Сафин, кабинетка кереп күрешү белән, юка, җиңел плащын салып, почмактагы әйләнмә элгечкә элде. Аннары гафу үтенгән сыман үзе сүз башлады:
— Мин бүген иртүк сезнең янга килмәкче идем. Ләкин бишминут- лык озаккарак сузылды. Шуның аркасында...
— Зарар юк, ярый,— дип, аны сүзеннән бүлдерде Юлдашев,—Димәк, хәрәкәт итеп яткан көнегез, Васил Закирович?
— һичшиксез,— дип басым ясап җавап кайтарды Сафин.
Икесе дә папирос кабыздылар. Кабинет эченә «Казбек» папиросыннан тәмле ис таралды. Ләкин, тарта-тарта, төтен үзенең төтен икәнлеген сиздерми калмады. Юлдашев тәрәзә җиллеген ачып җибәрде.
Баш инженер командировкада чагында, үз эшләрен алып бару өс- тенә, аның вазифасын да үтәгән Сафин Юлдашевның проммәйданда булуын ишеткән һәм кайбер эшләрне хуп күреп бетермәгәнен дә колак- тан-колакка йөргән кайбер сүзләр аша белә иде инде. Үзе өйдә юк чагында башкарылган эшләр, бигрәк тә күңеленә ошаганнары хакында сөйләшкәндә Юлдашев гел баш иеп, раслап һәм куанып утырган сыман күренде. «Гаҗәп... төп мәсьәләләрнең берсенә җнтәм хәзер. Ничек карар? Хуплармы, юкмы?» — дип уйлады Сафин. Пар казаннарын монтажлаучыларның яна ысул белән эшләүләре турында аеруча куанып һәм җанланып сөйләде. Юлдашев аны тыңлаганда вакыт-вакыт карандашы белән кәгазьгә нидер төртеп-төртеп куйгалады. Ул Сафин- га текәп карап сорады:
— Никитин приказында «индустриаль метод» дип аталган бу хикмәткә сез ышанасызмы?
— Ничек ышанмаска! Ышанам, әлбәттә! — Васил җилкәләрен сикертеп куйды. Юлдашев дәва»м итте.
— Анын өстенлеге нәрсәдә сон?
— Минемчә, ул тиклесе сезгә дә билгеле инде: тизлектә, монтажлау өчен киң мәйдан ачылуда, вакытка да, акчага да экономия ясауда. Саный китсәң күп инде аның өстен яклары...
Юлдашев, сынаган шикелле, Васил Сафияга текәп-текәп карап алды да бөтенләй ул көтмәгән яктан эләктереп алып китте:
— Сез яшь белгеч. Энергияле, һәр эшкә ясканып торасыз. Бу сыйфатларыгыз миңа да, бүтәннәргә дә бик ошый. Тик менә сез күп вакыт ашыгасыз. Бу ашыгуның әллә нинди көтелмәгән күңелсезлекләр китереп чыгаруы бар. Сезнең әнә шул турыда уйлап караганыгыз бармы, Васил Закирович?
Бу нилектән болай сөйли әле? Бер яктан, мактый, икенче яктан, ниндидер бәхетсезлек буласын алдан сизгән кебек, сагаерга куша. Васил Сафинның уйлары әнә шул турыда чуалды.
— Минемчә, без сезнең белән беренче көн генә эшләмибез, Зариф абый,— диде Васил бу юлы гадәттәге «Зариф Салихович» урынына,— без бергә эшлибез, бергә җавап бирәбез. Ул гына да түгел, һәркем үз эшендә үзе җаваплы. Әгәр дә сүз минем турыда бара икән, мин барыа-
нан элек эшнең җәмгыятькә нихәтле файдалырак булачагын күздә тотып эш итәм. Теге яки бу адымымны шунарга карал атлыйм
— Беләм. мин сезне аңлыйм,— дип дәвам итте Юлдашев.— Сез хәзер генә әйткәннәрнең күбесен мин дә кул чабып каршы алам. Ләкин бит әле хикмәт анда гына түгел. Без .хәзер сезнен белән беренче блок ♦ ны худка жибәрү өчен зу-j) эш алып
барабыз. Әле безнең бер генә блокны да җибәргәнебез юк. Ә алар алда алты, әйе, алты блок бит. Тагы да конкретрак итеп әйткәндә, мине иң борчыганы пар казаннары цехы. Бу гигант пар казаннары утыз дүрт метр биеклектә булса да, аны кирпеч вйгән кебек кенә өеп булмый һәм алай ярамый да. Катлаулы меха-низмнарны монтажлау— ул җансыз тимер өеме өеп кую гына түгел. Сез мин югында менә шул кагыйдәне бозгансыз. Бу хәл белән артык килешеп торып булмый. Кабатлап әйтәм төзелешнең техник ягы өчен
нн беренче чиратта мин жавап бирәм, миннән сораячаклар. Шуның өчен бу тупас хатаны кичекмәстән төзәтергә кирәк булыр...
Бу минутларда Васил Сафин гүя төш күргән бер хәлдә иде. Аның- аз ча, баш инженер иң матур башлангычларга тап төшерергә тели, алга 2 ясканып бару урынына ипләп кенә, сагаеп кына атларга куша кебек. Z Әллә хәзер ук төзелештән дә, эшеннән дә баш тартып, моннан китү ө турында гариза язсын микән? Ул бу төзелештә эшли башлаганнан < бирле Юлдашев тарафыннан ничә тапкыр каршылык очратты ннде. ь Элегәчә тартышып-тырмашыл җиңеп килде. Хәзер нишләргә ана? * Чыннан да, бүгенге көн белән генә эш бетми. Әле аларның бергәләп □ күл еллар эшлиселәре, бу гигантны тәмам аякка бастырганчы эшлисе- “ ләре бар. Бу тиклесе дөрес. Ләкин бергә эшли алырмы алар? Васил ° Сафии бу сорауга жавап таба алмый иза чикте. Башында шундый уйлар кайнаган хәлдә, ул әйтә куйды:
— Сез нинди хата турында сөйли торгансыздыр. Зариф Салихович, бу минем өчен караңгы Бу—бер. .Аннары сез кешегә үз башыннан эщләргә юл куймыйсыз. Бу — ике. Сез һаман, яшь, теге-бу дип. кнре чигендерергә телисез. Мин төзелештә беренче көн түгел. Сез мине малайга санамагыз.
Юлдашев көчәнеп елмаерга тырышты, болай да тәртипле яткан сирәк чәчләрен рәтләп куйган итте.
— Сүзнең ни турында барганын сез дә, мин дә бик яхшы беләбез. Җиде тапкыр үлчә, бер кат кис, дип бабайлар бик дөрес әйткәннәр. Бу пар казаннары монтажлаудагы сез керткән «индустриаль метод» ШЭчактә әллә нинди куркыныч, хәтта мин әйтер идем, коточкыч аварияләргә китерергә мөмкин. Ә сез берничә буынны уңышлы салу белән ашыгыч нәтиҗәләр ясагансыз. Мин моңа каршы.
— Ә нигә каршы?
— Ашыгыч нәтиҗәләр беркайчан да уңышка китерми,— дип дәвам итте Юлдашен,—һәр нәрсәнең үз тәртибе бар. Аны бозарга берәүнең Дә хакы юк. Минемчә, авырны күгәрүгә карагайда, җиңелне күтәрү файдалырак...
— Без нормаль эшлибез ич.
— һич юк! Без монда ике коллега... Бер-беребезне аңларга тиешбез. Син уступкага килергә тиешсең, минемчә.
— Ничек итеп? ;
— Бнк гади. Никитинның «индустриаль метод» турындагы приказын юкка чыгарырга кирәк. Бу турыда, менә хәзер үзара аңлашкач, мин дә. сез дә басым ясарга тиеш булырбыз.
— Андрей Акимович үз приказын үзе һич тә үзгәртәчәк түгел!
— Үзгәртер! Ул төп җитәкче булса да, аның башлыча эше ■ оештыру эше, кадрлар... Ә без техник яктан җитәкчеләр. Техник яктан ул бездән узып эш итә алмый.
ТЫН ЕЛГА ВУЕИДЛ
Юлдашев, сүзеннән туктап, чырае кызарган, чигә тамырлары бүртеп чыккан, күзләре төссезләнеп зур ачылган хәлдә, җавап көтеп Василга текәлде. Ләкин Васил ашыкмады. Тупас сүз әйтеп, Юлдашевның хәтерен калдырудан курка иде ул. Васил Сафин урыныннан торды.
— Юк, Зариф Салихович, мин сез әйткән тәкъдимне кабул итә алмыйм. Мөмкин түгел бу! Мин яхшы башлангычны бууга юл куйдырмау ягында!..
— Мин үз фикеремне яклаучыларны табармын! Ә сезгә соң булыр, үкенерсез. Уйлагыз,— диде Юлдашев.
Шуннан ары инде аларның гәпләре алга тәгәри алмады. Кабинетта авыр тынлык урнашты. Бу тиклесен икесе дә сизенделәр һәм бер-бер- сенә салкын караш ташлап алдылар.
Авыр, бик авыр адымнар белән кабинеттан чыкты Васил Сафин.
Вакытны әрәм итмәстән, Юлдашев үзен тынычландырыр өчен партком секретаре Солтан Сабировның кылларын тартып карады. Аның баш-аягы белән «яңалык» тарафдары булганын абайлап алгач, бу турыдагы сүзне тиз туктатты. «Политика кешесе. Техника мәсьәләләрендә компетентлы түгел»,— дип уйлады Юлдашев.
Кешенең кем икәнен белү өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, дигән мәкальне ничәмә-ничә ишеткәне бар аның. Ләкин әле моңарчы бу мәкальне үзенә кулланырга туры килгәне юк иде. Юлдашев белән соңгы очрашудан соң, әлеге шул мәкальне кат-кат исенә төшерде Никитин. «Ләкин «бер пот тоз ашау» гына җитми икән. Югыйсә, бу Юлдашев белән байтак гомерләр бергә эшлибез. Бу көнгәчә мин анын кем икәнен белмәгәнмен»,— дип уйлады Андрей Акимович. Ул баш инженерның производствода, кешеләр арасында сирәк булуына башта бик пошынса да, бара-тора күнегеп килә иде инде. Юлдашевның кәгазьгә язылганга, өстән килгән техник чараларга чат ябышып ятуы һәм гадәттән тыш сакланып эш итүе дә аңа билгеле иде. Ә шулай да, ничек кенә булмасын, аның әле бу хәтле үз күләгәсеннән үзе шикләнеп йөрүе турында уена да китергәне юк иде. Караса, төзелештәге иң зур. иң кайгыртучан булырга тиешле кеше — аның баш инженеры — бик сай йөзә торган кеше булып чыкмыймы соң әле? Бу соң, «контора яза, эш-ләп бара» дип, читтән генә күзәтеп йөрүче түгелме?
Никитин, Юлдашевның «индустриаль ысул» турында үзе белән сөйләшүеннән соң, шулайрак уй йөртте.
Юлдашев һаман да үзен хаклы, башкаларны хаксыз дип санап йөрде. «Берсе яшьлек дуамаллыгына бара. Аңа дан кирәк! Берсе техник мәсьәләләрне аңламый. Болар белән уртак тел тапканчы «көймәңә су тулуы» мөмкин. Аннан инде батуыңны көт тә тор. Сездән олыраклары да бар. Анда ак белән караны гына аерырлык кешеләр табылыр...»—дип уйлады ул һәм төзелештәге хәлләр турында, үзенчә төп комачаулаучы куркыныч сәбәпләрне инженер күзлегеннән нык кичереп, Мәскәүгә шикаять, хат язарга ныклы карар кылды.
5
Әле күптән түгел генә поселокның көнчыгыш ягында больница шәһәрчегеннән башка йортлар юк иде. Шунда янәшә яткан, кайчандыр кар булган урыннарда, күп дигәндә бер атна эчендә, вагоннарга охшашлы йөзләгән өйләрдән торган яңа бистә үсеп чыкты.
Васил Сафинга таныш иде инде мондый өйләр. Үзе белән бергә шул вакытлы күчмә торакларда йөргән Гәрәевнең гаҗәпләнгән, исе киткән төсле сөйләвенә артык әһәмият бирмәде ул. Гәрәев бер сүзе бетүгә икенчесен ялгады:
— Ну. эшли хәзерге әдәмнең башы, Васил Закирович. О-.оплениесе үзендә. Пажалысты, бер-ике чиләк күмереңне як та чыжлат батариен.
Бүлмәләре иркен. Ә җәйлек өчен бигрәк тә унайлы. Дачада яшәгән кебек яшиләр.
— Билгеле, шулай,— дип аның сүзен раслады Васил.
Бу күчмә өйләр коммуналь хуҗалык бүлеге хезмәткәрләренең эшләрен бермә-бер җиңеләйткәнгә, Гәрәев сөенечен ничек әйтеп бетерергә ♦ белмичә сайравында булды <
— Прәме иркен сулыш алдык шушы өйләр аркасында. Упшежитие- 5 ләрдә тынгысызлык бетте. Кызыл почмаклар бушап калды. Пажалысты. “ культурни эшләрне теләгәнчә җәелдерсеннәр комсомоллар и, китереп. ш тәрбиячеләр .. Андрей Ажимовичка, Зариф Салиховичка и, алар белән < беррәттән, сезгә, Васил Закирович, зур рәхмәт инде. Коммунальник- § ларны кысрыклыктан коткардыгыз, чынын әйткәндә...
— Коммунальникларны түгел, безгә килеп эшләүче монтажчылар з ны,—дип төзәтте Васил Сафин.
Алар берничә өйгә кереп чыктылар. Өйләргә инде күпләр күчеп. ♦ урнашкан кебек, әле яңарак күченеп йөрүчеләр дә бар иде. Бер вагон- а өйдә карават һәм урындыкларның булмавын күреп, Гәрәев пошына ° калды. Ул Василга, үзен гаепле санаган кебек, ялт кына карап алды: =
— Борчылмагыз, Васил Закирович, һәркайда тәртип булыр Момент ө китереп җиткерерләр барсын да...— Үзе комендантка күзләрен акайтып < карарга да җитеште
Күрәсең, кешеләр бу өйләрдән канәгать калганнар иде. Төрле риза- * сыэлыклар белән мөрәҗәгать итүче булмады Гәрәевнен иң сөймәгәне м дә жалу-шикаятьләр иде. Өйләргә кереп, аида-монда ялт-йолт каран ® гач, әлеге шул ризасыз авазлар ишетелүдән сакланып, аның чыгарга о ашыгуын Васил абайлый алмады.
— Бу өйләр бездә гел торып калмаслардыр бит, Васил Закирович?
— Калмаслар. Ә шулай да берничә ел үтәр әле. Үзегез әйтмешли, ни өчен дисәгез: кешеләргә тору өчен капиталь йортлар салып өлгертә алмыйбыз.
— Шулай шул,— дип ризалашты Гәрәев.— Эшчеләрнең яңалары килә тора. Бары да яшьләр. Өйләнешәләр, үрчиләр Җиткереп кара син аларга торак мәйданы?
Күчмә өйләр берничә урам булып, билгеле бер тәртип белән урнаштырылганнар. Урамнар бик аз тапталган, һәркайсында яшел чирәм хәтфәләнеп ята. Торак мәсьәләсе төзелеш җитәкчеләрен бик нык бор чый иде Күчмә өйләр бу зур китеклекне, бик нык кирәк чагында, менә дигән итеп ямап куйды.
Бик куанган, күңеле күтәренке Гәрәевне Васил искәртеп куярга кирәк тапты:
— Гадәттә җир туңгач астан салкын йөрүчэи була Авыл өйләренең нигезенә туфрак өеп җылыталар ич. Боларның нигезенә дә пычкы чүбе салырга кирәк булыр.
— Тагы мәшәкать.— диде Гәрәев.
Алар инде китәргә ниятләп торганда кулына зәңгәр конверт тоткан яшь кенә, мөлаем гына бер хатын каршыларына чыкты:
— Начальник абыйлар, әйтегез әле. адресны ничек язарга?
Гәрәев аптырый калды. Бу сорау турыдан-туры анарга кагыла иде.
Ул ык-мык килеп торган арада Васил Сафин җавап бирде
— Әлегә эшли торган урыныгызның адресын күрсәтеп языгыз. ТизДән урамнарның да исеме булыр, өйләргә номерлар да сугылыр
«Менә баш дисәң баш. ичмасам Нинди сорау алдында да каушап калмый Тик ник сои әле мин әйтәсене ул әйтеп өлгерде3» — дип уйлады Гәрәев Үзе кесәсеннән кечкенә блокнот чыгарып язып куйган итте.
— Дөрес, Васил Закирович, момент эшлибез аны Поссовет белән сөйләшеп килешербез мәсьәләне...
Күчмә өйләр урнашкан шактый киң урынга төбәп исем кушучы булмаса да, аның турында сүз чыкканда берәүләр: «Вагон-городок», икенчеләр: «Монтажчылар поселогы», өченчеләр: «Шанхай-городок» дип, телгә алалар иде. Шуны истә тотып һәм «Монтажчылар поселогын» барыннан да дөрес һәм мәгъкуль санап. Васил бу турыдагы үз фикерен Гәрәевкә җиткерде. Теге исә ризалашып башын селки-селки; «Момент була ул»,— дип, тагы кесәсеннән блокнотын чыгарды.
...Кызык кына бу балалар: тиз ияләнәләр, тиз оныталар, тиз көләләр. тиз елыйлар— гомумән, һәртөрле зур үзгәрешләрне дә, тормыштагы башка хәлләрне дә жиңел кичерәләр, йөзләре әле генә кояш кебек якты, шунда ук караңгыланып та китә. Ләкин болар берсе дә озакка бармый. Кечкенә Ринатны балалар бакчасыннан алып кайтышлый, Васил шулай уйлады. Авыл һавасы, иркен һәм тыныч тормыш малайга яхшы тәэсир ясый. Аның йөзе-тәне коңгыртланып тутланды, күзләрендә тереклек нуры артты һәм гәүдәсе дә калкулана бара. Өстенә кыска җиңле блуза, кыска ыштан, башына матроска кигән «кара чутыр»ны җитәкләп, яшь агачлары матураеп яшәргән поселок урамыннан салмак кына атлап кайта Васил.
Малайның әнисеннән аерылганына ничә айлар үтте инде. Дөрес, баштарак ул әнисе турында: «Әни, кулуттан касан кайта?» — дип со- раштыргалады. Васил бу сорауга, аны-моны уйлап тормастан. турыдан ярып жавап бирде: «Ул күптән кайткан инде. Әниең безнең янга килми. Ул анда тора. Синең белән мин, әбиең монда торабыз»,— диде. Ринат, шул җаваптан канәгать калган сыман, башкача ләм-мим әйтмәде. Көннәр үтә торды. Васил малайның әнисен юксыначагын уйлап көенеп йөрде. Әмма, бәхеткә каршы, малайда юксыну, сагыну хисләре, әнисен искә алу сизелмәде. Ринат бакчада үзенә менә дигән дуслар да тапты. Ул бакчага шул хәтле ияләнде, ял көннәрендә дә бик иртә йокысыннан уяна һәм бакчага китәргә ашыга. Тик ял көне икәнен әйткәч кенә бераз моңайган сыман тынып кала. Бакчага кызыгырлык та шул! Ринат йөри торган балалар бакчасы — зур тәрәзләре белән көньякка караган ике катлы озынча йорт. Аның ишек алды челтәрле тимер коймалар белән әйләндереп алынган. Киң ул. Верандалары, уен мәйданнары, озынча түтәлләрендәге янып торган чәчәкләре үткән-сүткән олырак кешеләрне дә кызыктырырлык. Ринатны алырга килгән Васил да сокланып карап торды. Гәрәевнең: «Кешеләр үрчи»,— дигән сүзе исенә төште аның. Мәзәгрәк һәм тупасрак кеше булса да, үрчү турында дөрес әйтә. Булган яслеләр, бакчаларга өстәп, узган ел тагы ике йөз кырык урынлы бина җиткерделәр Әле һаман барлык сабыйларны да бакча- яслеләргә урнаштырып бетерә алмыйлар. Тагы да «балалар комбинаты» дип исемләнгән зур бина салырга керештеләр.
Кызык кыһа балалар дигәнең. Язгы гөрләвекләр, кар сулары шаулап аккан көннәрнең берсендә, бакчадан кайтканда. Ринат юл уртасыннан килгән җигүле атны күреп туктап калды. Күрәсең, шәһәрдә торганда малайның йорт хайваннары күргәне булмагандыр. Ул бик кызыксынып атка карап торды да әтисеннән сорап куйды:
— Әти, нигә аның туфлие пысылак?
— Туфли түгел, тояк,— дип төзәтте әтисе.
— Юк! Туфли. Үзләле тишек, ямасы бар.
Чыннан да, атның тояклары, ихтимал, гомергә дә киселмәгәндер, бик тупас һәм әллә ничә урыннан кителеп-кителеп тора иде.
Нихәтле бәхәсләшсәләр дә, малай үз сүзеннән кайтмады. Васил үзенең дә кечкенә чакларын хәтерләде. Ул заманда малайларның ин кызыкканы ат иде. Авылда, әйтик, төпсез ыштанлы малай атка атлануны зур мәртәбә һәм батырлык дип саный иде. Шулай бер вакыт ул,
эле гомерендә беренче тапкыр бугай, инеш буена ат эчерергә төшә иде. Кайсыдыр берсе мактый-мактый канатландырып җибәрде үзен Аннары кинәт әйтә салды: «Әле син үсеп җитмәгәнсең икән. Малай кеше атын чаптыра ул. Ә син атлатып кына барасын.— дигән булды. Васил ат- иын корсагына аяклары белән тибеп, малга тезген очы белән суккалый торгач, тауга түбән төшеп баручы ат ■ . ртып китте. Һәй *
безнен «-батырыбыз* мәтәлчек атып ат өстеннән егылып төште. Акыллы < ат туктап аны көтеп торды Башта котырткан теге шаян кеше аны янә = атка күтәреп атландырды да: «Менә үстең инде»,—дип. көлә көлә үз* юлы белән китеп барды. Шул беренче чыныгудан, шул чирканчык алудан сон. Васил инде башкача ат өстеннән егылып төшмәде
Васил, улын җитәкләп, өенә кайтып керүгә, әнисе карчык аца хат 2 китереп тоттырды. Ачты. Хат судтан иде =
Василга ашыгыч рәвештә җыенып шәһәргә китәргә туры килде. 3 Нурзилә үзенең ун фикерләрен әйтеп кайчандыр аңа хат салмакчы ‘ булган иде бит Нигәдер Васил аннан .хат көтмәде, үзе дә язмады. ♦ хатынына карата аның күңеле яңадан эремәслек булып бозланып өл « гергәи иде инде. Аерылышу турында аның искәртмн-нитми судта эш х кузгатуын ул бары тик күңеленнән хуплады гына Гадәттә халык судья- = лары аерылышучы тарафдарларны чакырып үгетлиләр. Судья Васил * белән алай сөйләшмәде. Күрәсең, Нурзилә һәммәсе турында да кай- х гырткан, судьяга сөйләгән һәм аны ышандырган булса кирәк ~
Кирәгеннән артык юка иякле, озын борынлы, матур, көр тавышлы > судья баланы кем ягында калдыру турында баштарак аптырап калды 'л Иң элек Нурзиләгә сорау куйды. Ана тиешле кеше нигәдер, сыгыла- © бөгелә генә, калтыраулы бер тавыш белән сөйләде. Алай да ул баланы и үзендә калдыруларын үтенде Судья як-ягында утыручы халык уты- рышчыларына карап алды. Халык утырышчыларыннан берсе хәзерге көндә баланың кем тәрбиясендә, кем янында торуын сорауга Нурзилә, телен йоткайдай, тып-тын калды. Василга сорау куелды. «Ул ничек уйлый?» «Улым үз янымда, үз канатым астында.— диде ул,— мин аны әнисенә бирмим Үз янымнан беркая җибәрмим Аның әнисенә бала кирәк түгел...» Шул турыда судьяның сорауларына жавап биргәндә, ул бозлы тар сукмактан, менә егылам, менә тәгәрим, дип барган кеше сыман ышанычсыз һәм салкын бер тонда сөйләде. «Хөрмәтле судья һәм хөрмәтле халык утырышчылары, баланы миндә калдыруыгызны бик нык үтенеп сорыйм»,— диде. Бала турында судьяның икенче мәртәбә үзенә сорау куюына каршы Нурзилә: «һәр анага бала якын, бик якын. Ләкин мин, тормышыбыз шулай уңышсыз чыккач, ни дип әйтергә дә уңайсызланам. Шулай булгач, суд нинди карар чыгара — миңа шуның белән ризалашырга туры килә»,—диде.
Суд баланы әтисе тәрбиясендә калдырды.
Васил судтан чыккач, кая барырга дип уйланып торганда. Василның күзенә тротуарга килен туктаган жннел машинада кайчандыр күргән, таныш кебек бер кеше чалынды. Озак та тормый. Нурзилә шул кеше янына янәшә утырды һәм җиңел машина, артыннан сыек төтен калдырып, кигеп тә барды. Әйе, моннан элек килүендә Василга очраган болоний плащлы, эшләпәле кеше иде бу. Нурзилә курортта гөркем белән төшкән фотокарточкада да бар иде ул кеше. Шул үзе
Суд вакытында Васил кайчандыр үзе ихтирам иткән, бергәләп матур тормыш кору турында хыялланган, хәзер инде бөтенләй чнг-яг булган Нурзиләгә карамаска тырышса да. барыбер күзләре төшеп төшеп алды. Ана калса, элекке Нурзилә түгел иде инде бу Хатынның күз төпләрендә ниндидер җыерчыклар хасил булган, яңаклары сулып, күзләре зураеп калган, борыны ла үсеп киткән сыман Барыннан биграк. •иың күз карашы салкын һәм нурсыз, гүя бер яшькелт пыяла кисәге иде...
Гашүрә карчыкка баштарак, бирегә күчеп килгән көннәрендә, беркадәр күңелсез иде, тора-бара ияләнде, күнекте. «Ризык кайда—бәндә шунда»,— дисәләр дә. ул әллә кайда түгел, үз улы янында лабаса. Тагы әле менә оныгы: нәкъ коеп куйган улы төсле. Гомер-гомергә авылда яшәгән, шәһәр дигәнендә әллә нидә бер булган бу карчык Яна Нарат- лыга килгәч тә, кая барса да гел яшьләрне генә күреп, баштагы көннәрдә шактый хәвефләнә калган иде. Ни әйтсәң дә һәркемгә үз ише белән күңелле бит инде ул. Ә менә Гашүрә карчык үзе әйтмешли: аллага шөкер, тора-бара аның үзе кебек карчык-корчыгы да табылды. Аның иң якын сердәше—Варвара карчык, һәрвакыт якты чырайлы, миһербанлы бу илгәзәк карчык әледән-әле аның янына килә тора. Хәтта кибеткә йомышы төшкәндә дә сугылмыйча үтми. Рәхәтләнеп сөйләшәләр, дөнья- ил хәлләрен уртаклашалар, самоварның суы беткәнче чәй эчәләр.
Соңгы арада Гашүрә карчыкның кәефе китеп торуын ишеткәч, Варвара карчык тагы килеп чыкты. Ул ахирәтенең баш өянәге кузгалуын һәм аяклары сызлап торуын белгәч, көннәрнең тиздән явымнарга керәсен юрады. Аннары сырхауны кайтару, бетерү өчен үзенчә әмәлләр эзләде. «Минем чормада, акыйрәт, узган елгы кипкән мәтрүшкә бар. Балан кагым да бар, кодайга шөкер. Менә шуларны китерермен дә әммә- се дә узар. Мәтрүшкә кайнатып эчсәң, баш сыркавын юып алгандай итә. Кагы, май өстендә бал дигәндәй, буыннарны йомшартып җибәрә. Казер шулай итим әле, апкнлим әле...» — дип сөйләнде.
— Картлык дигәннәре итәктән тарта инде,— дип зарланды Гашүрә әби.— Алты дистәнең теге ягына чыккач, әллә ни алдырып булмый. Шакыр-шокыррак итеп йөрергә туры килә.
Варвара ахирәтенең хәлләрен сорашкач ук китеп барырга һәм аңа үлән дәваларны китерергә ниятләсә дә. сүз бозау имезә дигән кебек, сүзе һаман чыга торды. Бер арада ул Гашүрәгә шундый сорау куйды:
— Катыны белән арасы ничек соң улыңның, апкайтмыймы?
Бу сорауны ишеткәч, Гашүрә карчык тагы да куырылып киткән кебек булды:
— Юк, Барбара туган. Ул инде Куйбышевка барып, араларын бөтенләй өзеп кайтты.
— Суд беләнме?
— Әйе, судлашып.
— Малай кем ягында калды соң?
— Әтисе ягында.— диде Гашүрә, тавышын күтәрәрәк төшеп — Бирәме соң ул аны хатыны кулына. Теше-тырнагы белән ябышкан малаена.
— Шулай шул инде, колык-адәтләре килешмәгәч, дөньяны бергәләп тәгәрәтә алмаганнардыр, дигәндәй... Син теге, бала дип. мәкаиәтләре булмагачтын, этле* мәчеле торуның ни кирәге бар.
Гаширә карчык аңа каршы кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Шуны сизенепме яки үз көе беләнме, Варвара карчык сөйләнүендә дәвам итте:
— Минем дә төпчек әллә ничегрәк булып чыкты әле, менәтерәк... Алмадан-хөрмәдәй кызлар тулып ятканда үзебезнең урамдагы түбән сч якның берәүгә ияләнде. Кем дисәң тагы: ирдән аерылган бер балалы катын. Каян тапкандыр инде мәйсез, безнең «бозау»ны әйтәм. Югалып- югалып тора, төннәрен шуның янында кунып-кунып кайта. Әйттем. Колагына да алмый. Син теге катын күрмәгән кешенең... Илимин фәлән түләрлек хәлгә генә җитмәсә ярарие инде, кодаем. Мәгәр шул «колынлы бия»не ихатама кертәсем юк...
Моңарчы очрашканда жылы гына сәламләшеп узудан башка таныш- * лыгы булмаган әлеге шул кыз бу юлы ничектер көтелмәгән бер миһер- ■ байлык күрсәтте. Кинәт кенә карчыктан. х
— Әллә авырыйсызмы, әби. төсегез бик киткән? — дип сорады. =
— Әйе, кызым, сыр-xav тотты, кәефем китебрәк тора әле,— диде®
Гашүрә карчык, җылы сүзгә күңеле булып. х
— Ял итеп утырасызмыни? и
— Юк, кызым. Менә детсадка барышым иде. бераз хәл алыйм дип >
утыруым. Сәламәтлегең китә башласа, бик яман икән ул. ®
Гөлзадәнең шул секундта: «Гашүрә әби, әйдәгез, мин сезне жнтәк- э ләп урыныгызга илтеп яткырыйм ла Рннатны үзем алып кайтам, и Хафаланма!ыз, таныйм мин ул малайны, күргәнем бар. Ә сез тыныч булыгыз»,— диясе килде. Ләкин ничек әйтергә моны? Кыз каушый калды. Карчык аякларын көч-хәл белән кузгатып, урыныннан торгач кына. Гөлзадә телгә килде;
— Гашүрә әби, әйдәгез, Рннатны бакчадан үзем генә алып кайтыйм. Сез кереп ятыгыз. Сезгә кыен...
Кызның бу кадәр үз итеп, якын итеп эндәшүенә карчык бөтенләй гаҗәпләнә калды. Аңа ничектер бик рәхәт булып китте. Ул кызга күтәрелеп карады да:
— Сон син аны, кызым, таныйсыңмы3 — дип сорады.
— Таныйм, бәй, танымыйча...
Шуннан соң Гөлзадә балалар бакчасына китте Карчык, шундый шәфкатьле кыз очрауга куанып «Саваплы бул! Бәхетле бул'» дия-дия өенә кереп китте
Икенче көнне, әнисенең хәле рәтләнмәгәч. Васил өенә врач чакыртты. Ияк очында зур борчак хәтле миңе булган, бер нечкә, бер калып тавыш белән сөйләшә торган урта яшьләрдәге врач хатын карчыкны әйбәтләп каралы да хәле әллә ни куркыныч түгел икәнен әйтеп, бер кочак рецепт калдырып китеп барды. Васил көндезге ашка кайта алмады. Аннары бераздан әнисенең авырып торуы ничектер исеннән дә чыгып китте. Васил кичке якта, сонга калып кына эшеннән кайтырга чыкты. Менә шунда инде аның йөрәге «жу» итеп китте. Әнисен дарусыз калдырды бит. Ичмаса, күршеләрнең берәрсенә әйтеп куйган булса.. Вакыт соң, аптека ябык иде инде. Ул, эченнән үзен тирги-тнрги өенә кайтты.
Бүген инде, бүтән көннәрдәге кебек, әнисе аның кайтуына урын өстендә ятмый иде Гашүрә карчык, берни булмаган кебек, улына табын әзерләде Васил сабырсызланып сорый куйды
— Әни, хәлләрең ипчек?
— Рәтләнә хәлләр, арулана, улым. Аякка тор'-’.л басуым шушы булса кирәк. Баш та ул хәтле чәнчешми.
Карчыкларның берсенә, ахирәте килгәч, жиңелрәк булып китте, икенчесе эчен бушатып, иркенрәк сулыш алды. Варвара карчык шул көнне үк телгә алган дәваларын да китереп бирде.
Ике-өч көн гомер сизелми генә үтеп тә китте. Гашүрә карчыкның хәле әллә ни әйбәтләнмәде, һаман башы авыртты, аз гына йөрергә туры килсә дә, аяклары сызлап, үзәгенә үтте. Бер көнне улы Васил, җыелыш булу сәбәпле, эшеннән соңга калып кайтасын телефоннан шалтыратып әйтте. Гашүрә карчык оныгы Рннатны алып кайтырга үзе китте. Бераз баргач, аяклары авыртуга чыдый алмыйча, урам читендәге эскәмиягә утырды Шул вакыт аның янына чибәр генә бер кыз тукталды Иң элек ул карчык белән исәнләште. Гашүрә карчык күтәрелеп карады: таныш йөз. таныш төс. Бу кызны кибеттә очраткалаганы бар иде аның. Карчык белән гел исәнләшеп, баш иеп китә иде ул Бу нинди кыз икән? Ул тиклесен Гашүрә карчык белми, тик аның турында; «Итагатьле ата-апа баласыдыр*,— дип кенә уйлый иде.
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Мин дарулар алып кайтырга да онытканмын бит эшкә күмелеп.— Василның чыраена сизелер-сизелмәс кенә булып кызыллык йөгерде.
— Әнә. дарулар камутта,— диде әнисе.
— Ничек? Үзең бардыңмыни?
— Кая үзем бару? Иртәнге якта кәефем әллә кем түгел ие. Шул инде теге көнне әйттем бит: миңа бер шәфкатьле кыз очрады дип. Шул кыз апкайтып бирде.— Карчыкның төсе яктырып, күзләре нурланып китте кебек.
— Кем соң ул?
— Исемен үзе әйтмәде, мин сорарга кыймадым. Анысы башыма да кереп чыкмаган, хәерсез. Карт кешенең хәтере—тишек иләк инде ул...
— Ринатны үзең барып алдыңмы?
— Юк, улым. Теге чибәр апасы китереп куйды минем улымны.
Васил гаҗәпләнүдән кулларын тез өстенә салды:
— Ул кем булыр икән?
Шул сорауны гына көткән кебек, моңарчы олыларның сүзенә һич тә колак салмагандай, үз шөгыле, үз уенчыклары арасында кайнашкан Ринат кинәт сүзгә кушылды.
— Кичә дә, белее көнгә дә тетя Галя белән кайттым мин садиктан.
— Аның тетя Галя икәнен каян белдең, улым?
Әбисенең бу сүзенә каршы:
— Ул минем исемемне солады, мин аныкын.— диде малай.
Көлештеләр.
«Кем булыр бу»,— дип уй йөртте Васил. Гөлзадә түгел микән? Әнисе дә теге кызның исемен белми Бу ничегрәк килеп чыга соң әле? Васил әнә шул сорауларга җавап эзләде. Дөрес, хәзер инде Гөлзадә белән аның мөнәсәбәте томанлы бер билгесезлектән узган, ачыкланган иде Ләкин аларга бик ечрәк очрашырга туры килә, ә соңгы көннәрдә бөтенләй күрешкәннәре юк. Гөлзадә төнге сменада эшли, Василның эше бик күп иде.
Берничә көн үткәч, алар урамда очраштылар. Васил, эштән кайтып килгәндә, ни күзе белән күрсен: Ринатны җитәкләгән Гөлзадә салмак кына атлап тротуардан кайтып килә иде Күрәсең, «тетя Галя», эшкә барганчы, ашый-эчә дә һәр көн малайны барып ала. Кызның өстендә җиңсез зәңгәр ефәк күлмәк, аягында капрон оек, заманча очлы башлы, яссы үкчәле кара туфли. Ул матур куе коңгырт чәчләрен баш түбәсенә күпертеп җыеп куйган. Күлмәге нечкә биленә сыланып тс.ра. Василны күргәч. Гөлзадәнең яңаклары алсу чәчкә төсенә керде.
— Исәнме, «тетя Галя»? — диде Васил.
— Исәнме, Васил абый? — диде Гөлзадә.
— Ул миңа гына тетя, сиңа алай түгел, әти,— диде Ринат.
Малайның әле моны, әле тегене такылдавын искә алмаганда, икесе дә тын бардылар. Василның күңеле йомшарып китте. Кызның малайны шулай җитәкләп баруы, аның турында кайгыртуы аны мең-мең сөендерде. «Әни ялгышмый торгандыр, чыннан да, нинди сөйкемле. Малайга — «тетя». Мин «тетя»га «абый». Кызлар шулай инде: көндезен < абый», кичен исә «җаныем» диләр. Халык белми әйтмәгәндер». Василның башыннан әнә шундый уйлар үтте.
7
һич көтелмәгән хәл булды бит әле бу. Василның күз аллары караңгыланып китте.
Ул бүген барлык бригадаларны да диярлек йөреп чыкты. Йөреп кенә чыкмады, һәркайсында тукталып, озак-озак сөйләште, киңәшләр бирде, кешеләрне тыңлады, һәрнәрсә диярлек үз урынында, кешеләр ясканып 42
эшли иде. Болай барса, яна ел тирәләрендә яки аннан элегрәк энергия гигантының эшли башлавы күз алдына килеп басты аның Шуна күрә ул эштән күтәренке күңел, менә дигән кәеф белән кайтты
Кич йокларга яткач. Василның уйлары Гөлзадә тирәсендә уралды « Күзне йомасы да тәвәккәллисе. Бәлки ул риза булмас Бәлки.. Хәер. Гөлзадә белән минем яшь
аерымлыгы әллә ни зур түгел. Подумаешь, мии аннан тугыз яшькә олы. Моның бит бернинди куркынычы юк» Васил үз-үзе белән шулай сөйләшеп ятты Ләкин һаман да күзләренә йокы кермәде Кайдадыр әтәчләр кычкыруы ишетелде. Аннары этләр өрешкән аваз килде. Инде болары тынып җитмәгәндер, малай чакларда үз авылларында ишеткән бер моңлы гади авыл көен уйный башладылар Василның исенә җырның сүзләре дә кайдандыр күңел түреннән актарылып килеп чыктылар. Аның бу көйне күптәннән бирле ишеткәне юк иле. Гармун тавышы әкренләп ерагая барган саен, ул да оеган шикелле бер рәхәтлеккә тала барды, күзләре үзлэреннән-үзләре йо мылды.
Челтер-р итеп әче тавыш белән телефон шалтырауга уянып. Васил о тиз генә
йөгереп барып, трубканы алды. -
— Тыңлыйм. Әйе. Сафин. Нәрсә, нәрсә? $
— Бәхетсезлек Травма,—диде баш диспетчер Дина Гурская. <
— Нинди травма? Кайда? 01
— Төп корпуста. Хәзер сезгә машина килеп җитәр. *
— Киснәм £
Диспетчер әйткәнчә, машина тиз килде. Беркадәр каушап калган а
Васил Сафин төннең салкынчалыгын да, яңгыр тамчылары төшкәләп ° торуын да сизмәде. Ул төп корпус бинасына килеп җиткәндә, анда халык кайнаша иде инде. Төнге сменаларда эшләүчеләр, прораблар стена буендагы бер почмакны әйләндереп алганнар да аптырашып карап торалар иде Милициядән дә кешеләр бар. Бетон идәндә эш киемнәренең дә төсен аеруы кыен булган берәү кан эчендә ята иде.
— Фарукшин,— диде Дина.
— Фарук Фарукшин? - дип кабатлады Васил Сафин.
Ак халатлы дежурный врач бәхетсезлеккә очраучының пульсеи капшады. Бер сүз дә әйтмик». башын гына селкеде. Фарукшннпын гәүдәсен носилка белән ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына саллылар да китеп бардылар Тикшерүче шунда ук протокол язды һәм машинасына таба атлады Ләкин ул китеп бармады Тиз генә борылып тагы килде.
Прорабтай сорашып, Васил Сафмн Фарук Фарукшинның өстә, егерме биш метр биеклектә пар казанын утка һәм эссега чыдам махсус кирпечләр белән тышлауда эшләгәнен белде. Бу — обмуровщик эше дип атала. Култыксалы металл баскычлардан өскә менделәр Обмуровщик- лар белән турыдан-туры җитәкчелек итүче прораб, битен санап бетергесез күп миң баскан бөкрерәк кеше, өскә менеп җиткәч. кулларын җәеп салды
— Менә күрәсез, безнең монда куркынычсызлык ягыннан барсы да эшләнгән
Тикшерүче дүрткел рәвешендәге озынча тимер идәннәрнең ничек беркетелүләрен карады һәрберсе шөрепләр белән ныгытып утыртылган иле — бәйләнерлек урын таба алмалы. Ул. булган хәтле фактларны кәгазьгә теркәп, мәсьәләне ачыклау өчен төнге сменада эшләгән кешеләрне чакыргып сөйләшергә булып, китеп барды
Әмма бу хәл. б\- зур күңелсезлек Василның болай да югалган күңел тынычсызлыгын үстерә генә барды. Ул тәмам китәргә җыенып, аска төшкәч, беркадәр вакыт арлы бирле йөренде дә тагы пар казанын кирпечләр белән түшәүче звено кешеләре янына өскә күтәрелде
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
Ул кешеләрдән сораштырып кына бернинди нәтиҗәгә килә алмады. Фарук Карчыга белән бергә эшләгән. Карчыгадан сораштырырга исәп» ләгәч, анысы күренмәде. Аның әле күптән түгел генә төп корпуста булганлыгын әйттеләр. Нихәтле эзләп тә Васил аны таба алмады. Булган хәл турында ул төрлечә уй йөртте. «Аның ничек һәлак булуын тикшерү оешмалары ачыкларлар, белерләр. Әмма ничек кенә булмасын, төзелеш өчен, бигрәк тә минем җитәкчелектәге участок өчен бу бигрәк тә күңелсез хәл»,— дип уйлады Васил.
Иртәгәсен Сафинны баш инженер Юлдашев чакыртты. Юлдашевныц төсе күңелсез, күз карашы тонык һәм төксе иде. Күрәсең, төнге травма ана да авыр тәэсир иткән. Нигәдер Юлдашев үзен бик сәер тоткан шикелле күренде. Кая да булса барырга ашыккан кебек, беләгендәге сәгатенә күз төшереп алды.
— Бу көтелмәгән бәла ничек килеп чыкты әле? — дип сорау куеп сүз башлады ул.— Прораб, мастерлар кайда булган? Сез ни карадыгыз?
Ничектер Василның: «Шушындый ук сорауны сезнең үзегезгә дә биреп була бит»,— дип әйтәсе килде. Ләкин ул тыелып калды.
— Әйе, зур бәхетсезлек. Кешенең гомере өзелде.
Юлдашев гасабиланудан өстәлдәге калын пыялага чиртеп-чнртеп ала иде. Ләкин ни сәбәптән аның бу кадәр кәефе киткән: Василгамы, әллә производствода кеше һәлак булгангамы?
Юлдашев алдында яткан язуга карап алды:
— Фарукшин. Кырык биш яшендә. Әле ир уртасы чагы гына.—Ул иреннәрен тешләп бераз уйлангандай утырды да сүз катты: — Сез аны белә идегезме?
— Белә идем. Хәер, бик яхшы ук түгел.
— Бик сала торган кеше булган, дип сөйлиләр.
— Соңгы вакытларда әллә ни сизелми иде.
— Салмыш белән дус кешене өстә эшләргә куймаска кирәк иде. Менә хәзер жавап бир аның өчен. Хәзер бит, үзегез беләсез, производство травмасы өчен «кылдан нечкә, кылычтан үткен» сират күпере аша чыгаралар. Травма үлем белән бәйле булса бигрәк тә. Шома гына узмас бу. Моның өчен кайбер кешеләргә каты гына эләгер...
Бераздан Юлдашев өстәленең бер читендәге ак төймәгә басты. Бусагада купшы киенгән секретарь-машинистка күренде. Кабинет хуҗасы аңа карамыйча гына сорады.
— Шалтыраттыгызмы?
— Озакламый килеп җитәргә тиеш. Зариф Салихович.
Кабинетта тәмле хушбуй исе калдырып секретарь чыгып китүгә, озак та тормастан, врач-хирург килеп керде. Юлдашев аңа урын күрсәтте. Теге утырды.
— Ну, ничек? Эчкәнме?
Хирург, гадәтенчә, чиста кулъяулыгы белән күзлеген сөртте дә, кашларын җыера-жыера, кемгәдер ачуланган шикелле жавап кайтарды:
— Аның эчкәнме-эчмәгәнме икәнен аныкларга мөмкин булмады. Чөнки бөтен гәүдәсе изелгән, сынмаган сөяге калмагандыр. Ашказаны да тишелгән. Анда бары канлы төерләр генә...
Бу җавапны ишеткәч, Юлдашев врачка коры гына:
— Борчыганым өчен гафу итегез, минем сезгә башка соравым юк,— диде.
Хирургтагы бер-ике сүз алышкач, китеп барды. Юлдашев тынгысыз күзләре белән сынаулы һәм шикле бер төстә Сафннга карады:
— Күрәсез, эш катлаулана, Васил Закирович! Фарукшинның эчкән- эчмәгәнлеген медицина әһелләре ачыклый алмаганнар. Димәк, гаел... прораблар, сезнең өскә төшә.
— Мин сезне аңламыйм, Зариф Салихович.
— Ничек аңламыйсыз! Күрәсең, апда техника куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре тиешле югарылыкта булмагандыр Шуның аркасында бәхетсезлек килеп чыккан.
Василның, бер яктан, ачуы да килеп китте: нигә ул читтән килгән бер кеше шикелле кылтым-мылтым сөйләшә5 Үзе дә күктән төшмәгән, ф шушындагы кеше ләбаса. Ләкин Юлдашев белән бәхәсләшеп маташу әллә ни бирмәс кебек тоелды. Шулай да хәлнең ничек торганлыгын $ әйтмичә дә ярамый иде. s
— Пар казаннары цехында техника куркынычсызлыгын саклауны a начар куелган дип булмый Карадым, булдым.
— Анда ул яктан эш әйбәт куелган икән, ни өчен кеше тикле кеше =
шул хәтле биеклектән егылып төшкән соң? Ул аннан үзе ташланма- 3 гандыр бит инде? =
— Әйтүе кыен. Алай да... -
— Ничек, ничек? — дип сорады Юлдашев. Ф
— Кем белә бәлки ул барьердан аска карагандыр Шунда башы
әйләнеп-нитеп егылуы да мөмкин, минемчә Азмы тормышта андый “ хәлләр. х
Юлдашев аны тыңладымы, юкмы, әмма чырае һаман саен кырыс- “ лана барган кебек тоелды. Ул ниндидер ачулы һәм ризасыз тавыш < белән сүзен дәвам иттерде:о.
— Шушы травма аркасында нихәтле премиядән колак кагабыз. х
Кешеләрнең инициативаларына бөтенләй кире яктан китереп сугачак * бу. Аннары Главка приказында бу хәл турында электр станцияләре “ төзелеше барган бүтән җирләргә дә җиткерәчәкләр. Менә мәсьәләнең э ин кыен ягы кайда! °
— Мәсьәләнең нн кыен ягы кешенең гомере вакытсыз өзелүдә,— диде Васил Сафин
— Анысы үзсннән-үзе билгеле,— диде Юлдашев салкын гына тонда.— Өстән килеп тикшерә башлаганчы, үзебезгә чаралар күрми ярамастыр.
— Нинди чаралар?
— Иң элек төп гаеплеләрне табарга кирәк.
— Ул тиклесе белән тикшерү органнары шөгыльләнә ич,—диде Васил.
— Тикшерү органнары безнең булышлыктан башка берни дә эшли алмыйлар монда. Исегездә нык тотыгыз: киләчәктә мондый хәлләр кабатланырлык булмасын. Техника хәвефсезлеген ныгыту буенча кулыгыздан килгәннең һәммәсен дә эшләргә тырышыгыз.
— Анысы, әлбәттә, кирәкле эш,—дип килеште Васил — Инструкцияләрне тагы да аңлата төшәргә кирәк булыр. Журналларны тикшереп чыгарга .
Бу нигә болай?
Юлдашев белән очрашкан, сөйләшкән саен Василның күңеленә юшкын утырып кала. Гомуми эш, гомуми бурычлар уртак булганлыктан, аның белән теләмәсәң дә очрашырга туры килә. Бу юлы да шулай булды Бигрәк тә Юлдашевнын төзелештә эшләүче җитәкчеләренең берсе буларак түгел, бәлки читтән, каяндыр ерактан килгән вәкил сыман гәпләшүе ошамады. «Шундый коры кеше, шундый коры Күрәсең, ул үз өстендә бернинди җаваплылык булуын теләми. Башкалар теләсә нишләсеннәр, ә ул «манара»дан гына карап торырга, шуннан гына хөкем итәргә тиеш. Күпмегә хәтле дәвам итәр бу хәл?» —дип борчылып уйлады Сафин.
8
«Күпме түзеп торырга, күпме көтәргә мөмкин? Тынлыкны бозып. Һөҗүмгә күчәргә вакыт' Хәзер моның өчен нн уңайлы чак.» Шушы уй-нсәп, шушы теләк Юлдашевнын күңелендә көчәйгәннэн-кө<юя барды
Фарук Фарукшиннын аянычлы үлеменнән сон озак та үтмәде, барлык участокларда техника хәвефсезлеген ныгыту турында баш инженерның приказы чыкты. Ул, үзе башлап, тикшерү оешмаларына гаепле кешеләрне каты җавапка тарту турында гел искәртеп, исләренә төшереп торды Ләкин тикшерү оешмалары әлегэчә берәүне дә конкрет гаепләргә нигез таба алмадылар, җентекләп тикшерүләрен дәвам иттерделәр Аларның эшенә төп уңайсызлаган сәбәп — дәлилләр, ачык фактлар булмауда иде Фарук Фарукшин белән бергә эшләгән, аның әшнәсе Карчыганың кинәт юкка чыгуы тикшерү оешмаларына мәсьәләне ачыкларга юлны бикләп тора кебек иде. Сорыйлар, тикшерәләр, Карчыганы эзлиләр пде...
Ә Юлдашевнын үз уе, үз карашы, үз планнары. Ул махсус приказ белән төзелештә техника хәвефсезлегенең торышын тикшерү турында комиссия төзеде. Комиссиягә үзәк лаборатория начальнигы Касаткин- ны, аның урынбасары Кукушкин һәм баш диспетчер Гурскаяларны кертте. Комиссия эшкә керешер алдыннан ул алар белән аерым-аерым сөйләшеп чыкты. Касаткин белән Кукушкин Юлдашевнын күптәнге дуслары, иярченнәре булганлыктан, ул аларга турыдан-туры әйтте:
— Вашка участокларда артык төпченмәгез. Прицельдә Сафин җи-тәкчелегендәге объектларны тотыгыз. Пар казаннары цехында техника куркынычсызлыгын саклау аеруча начар хәлдә булса кирәк...
Дина белән ул икенчерәк тонда сөйләште. Хәер, аларның якынлыклары булса да, Юлдашев хатын-кыз алдында саграк кыланырга кирәклеген уйлап эш итте. Аны, барыннан да бигрәк, шул чибәр, сылу хатынның да барыбер «чәчләре озынлыгы» уйландыра иде. Аннары Динанын Сафинга карата уңай фикердә булуын да белә иде Юлдашев. «Әмма, ничек кенә булмасын, үз кеше. Динаны баш диспетчер итүче мин бит. Ул аны гына аңлый торган хатындыр ла...»
Берничә көннән соң Касаткин комиссия исеменнән язылган тикшерү нәтиҗәләре белән Юлдашев кабинетына килде. Эссе көн иде. Баш инженерның өстәлендә, очып китәргә талпынган кош шикелЛе, выжылдап вентилятор әйләнеп утыра. Касаткин эшләпәсен салып өстәлгә кую белән ана рәхәт җиләслек килеп бәрелде.
— Ну, кыздыра, Зарйф Салихович.
—I Янгыр булыр. Эссе көндә, болытлар куерып, яңгыр ява торган була.— Юлдашев, гадәти сүзләрне бер якка куеп, турыдан-туры тикшерү нәтиҗәләре белән кызыксынды. Ул. Касаткин язмаларын укыгач, чыраена җитдилек чыгарып беравык уйланып торган итте дә кәгазьләрне кире үзенә кайтарып бирде:
— СМУ буенча күп җитешсезлекләр тапкансыз. Бу хәтлесе бик әһәмиятле. Тик менә пар казаннары цехына сез тиешенчә «үтеп керә» алмагансыз һич ышанмыйм, анда барысы да ал да гөл булуы мөмкин тугел. Тагын бер кат инәсеннән җебенә кадәр җентекләп тикшерегез. Анда техника куркынычсызлыгын саклау ике аяклап аксый: минем кулда сигналлар бар. Теге кеше дә — фамилиясен онытканмын да инде—шул техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында һәлак булды Яңадан андый хәл кабатланмасын өчен бик кечкенә кимчелекне дә күрә белергә кирәк, һич тә озакка сузмастан, тагы бер кат тикшерергә туры килер сезгә...
Касаткин Юлдашев кабинетыннан Шактый авыр уйлар белән чыкты. Нишләсен, иң олы урындагы түрә кушканны кире кагып булмый. Ул Кукушкин белән киңәште. Анысы аптырап калмады. Ниндидер_бнк хикмәтле нәрсәне оныткан сыман, иң элек, ике кулы белән кавын шикелле озынча башын тотты:
— Беләсезме, без нәрсәне онытканбыз?
— Нәрсәне?
— Өстә бер буын тимер идән бик начар беркетелгәч иде Анда, хәтерем ядгышмаса, уналты шөреп урынына биш-алты гына шөреп борылган. Калганнары әллә төшеп беткән, әллә башта ук шулай килделе- киттеле генә беркетелгән. Анысын белүче, ай-һай, булыр микән?..
Касаткин үзенең урынбасарына шикләнеп карады. Кукушкин: «Ки- мк икән, акны кара дип тә әйтергә мөмкин ич!..» —дип уйлап алды һәм башлыгына
— Ул турыда киметеп түгел, артыгы белән язарга кирәк...—диде.
Касаткин аның тәкъдиме белән килешмәде:
— Ул идән нык тора. Син...
— Нык юра, нык тора,—дип кабатлады Кукушкин —Башта ул бөтенләй беркетелмәгән дә булса һәм әлеге Фарукшин шуннан егылып төшеп һәлак булган булса, ни әйтерсез...
— Ничек инде, ул идән нык тора ич,—дип кабатлады Касаткин.
— Бер дә нык тормый. Төптәнрәк уйласаң, именно травманың төп сәбәбе шул идәндә булып калырга тиеш. Идәнне соңыннан беркеткәннәрдер
— Булмас, булмас,—дип каршы килүендә булды Касаткин.
Ләкин Кукушкин бу карашыннан бер карыш та чигенмәде, киресенчә, әйткәннәрен чынга чыгару өчен, алда эшләүче прорабның бик хәйләкәр адәм икәнен, андый-мондый авырлык алдында калган сурәттә «судан коры чыга» торган кеше икәнен әйтте Касаткин Кукушкиины тыклый-тыңлый икеләнә калды Ахырында пар казаннары цехын яңадан барып тикшерергә сүз куештылар Комиссия члены Гурскаяны да үзләреннән калдырмадылар Тимер баскычлардан өскә менделәр. Комиссия членнары теге «аз шөрепле» идәнне бу килүләрендә таба алмадылар. Аның барлык уентыкларына да шөрепләр беркетеп «куелган» ндс. Прорабтан шул турыда сорагач, ул бер дә гаҗәпләнмичә җавап кайтарды
— Әйе, сезнең искәртүләрне искә алып, тагы да ныгытып чыктык.
— Ә комиссия килгәнче нишләп ныгытмадыгыз-» — дип сорады Касаткин
Прораб иңбашларын сикертте:
— Шөрепләр башта ук бар иде Ныгыттык...
— Сез һәммәсенә дә күз-колак булып торырга тиешсез.— диде Касаткин.
— Кая барын да күреп бетерәсең, кырыкмаса кырык төрле эш мои- Ла' Меңгә ярылып булмый'— дип, кулларын җәеп салды прораб
Прораб «Ай, таптың бәйләнер төен, шул булдымы эш?’»— дигән сыман, күзләрен зур ачып, үзенчә сөрде
— Ул идәннең лә бернинди куркынычы юк иде. Сезнең күрсәтмәләрне тынлап, тагы да ныгыттык Бер ул идәндә генә түгел, күрәсез, башкаларында да яңа шөрепләр бар,— диде
Уйлый торгач. Касаткин, Кукушкин сүзләрендә хаклык булмый калмаска тиеш, дигән карарга килде
Менә, бераз жил искәндә сыгылырга торган озын чандыр гәүдәле Касаткин яңадан Юлдашен кабинетында. Юлдашев аны тыңлап тормады. тикшерү нәтиҗәләре язылган кәгазьне кулыннан җәһәт кенә алып укый башлады Касаткиниың йөрәге леп-леп типте: «Тагы кай ягы ярамас, тагы ниләр әйтер икән?»
Укыган саен Юлдашевиың чырае яктыра, ирен читләрендә һәм күз кырыйларында якты сызыклар арта барды
— Булган бу. Шәп' Баштагы приказны алып ташлап, хәзер шушы безнең хөрмәтле комиссия искәрмәләре нигезендә яңа приказ язарга туры килер, диде Юлдашев.
Ул Касаткин язмаларын тагы бер кат күздән кичерде. Касаткин
Дина Гурскаяның кәгазьгә кул куюдан баш тартуы турында әйтергә өлгергәнче. Юлдашев үзе сорады:
— Ярый, бик ярый. Диспетчер Динага кул куйдырыгыз да сезнең нәтиҗәләр аннан сон үз юлы белән хәрәкәт итәр. Вәкаләтегез уңышлы тәмамланды.
— Гурская белән, бәлки, сез үзегез сөйләшерсез, Зариф Салихович.
— Ә именно нигә мин?
— Ул актка кул куюдан баш тартты.
— Баш тартты? Нигә?
— Ул әйтә: акт тенденциоз төстә язылган, ди. Безнен нәтиҗәләр белән килешми.
Юлдашевның чырае караңгыланып китте. Ирен читләрендә һәм күз кырыйларындагы якты сызыклар сүнеп калган кебек булды. Ул күзләрен кәгазь өстендә тагы бер кат йөгертте: «Пар казаннары цехында техника куркынычсызлыгын саклау аеруча канәгатьләнмәслек хәлдә тора. Югарыда эшләүчеләр өчен куелган мәйданда тимер идәннәрнең бик начар ныгытылган урыннары бар. Без тикшерү үткәргәндә бер идән (шөрепләре булмау яки бик аз булу сәбәпле) шундый куркыныч .хәлдә иде. Башта ныгытылмаган шул идән шуып китеп, обмуровщик Фарук- шин шуннан егылып төшеп һәлак булган дигән нәтиҗә ясарга тулы нигез бар. Идәнне бәхетсезлек булгач кына ныгытып куйганнар. Бу, бер яктан, турыдан-туры прораб гаебе булса...»
Хәзер инде Юлдашев өчен хәл ачыкланды. «Менә ул нәрсәдән өреккән. Комиссия составына аны кертеп ялгыш иттем. Бәлки, Дина кул куярлык итеп, актны икенче редакциядәрәк язарга кирәктер...»
Юлдашев бу уйларын Касаткинга җәеп салмады, артык шәрәләнү дә ярамый. Ләкин, ничек кенә булмасын, комиссия файдалы эш башкарган кебек тоелды ана. Ул Касаткинга тик бер генә сүз әйтте:
— Диспетчерның кул кую-куймавы әллә ни әһәмиятле түгел. Ярый, актларны миндә калдырыгыз, кул куючы аннан башка да табылыр...
Касаткин чыгып киткәч, Юлдашев беркадәр вакыт ишекле-түрле киләп сарып йөрде. Ничегрәк булып чыга соң әле бу? Соңгы вакытларда Дина үзгәрә бара түгелме? Бәлки, аңа яшь ир кирәктер. Бәлки, ул Сафинга гашыйктыр. Юлдашев авыз эченнән: «Хатын-кызга ышану — суга таяну кебегрәк шул ул»,— дип куйды.
Динаның актка кул куймавы Юлдашевны нихәтле борчымасын, аңа карап кына күтәрелеп бәрелеп булмый бит инде. Алар болай да сирәк очрашалар... Ә хәзер аның иң ышанычлы кешеләреннән берсенең «читкә тайпылуы», ни әйтсәң дә, күңелле хәл түгел. Мәгәр Динаны кул куярга өндәү, аңа ялыну яки аның алдында тез чүгү баш инженер эше түгел! Юлдашев бу яшь һәм кайнар хатынның холкын азмы-күпме белә, аны башта ук ваз кичкән эшенә кире күндерү, бердән, бик кыен булачагын. икенчедән, Юлдашевка карата хатынның карашы үзгәрәчәген уена китереп, ул бу турыда сүз ачмаска булды. Инде актка кул куярга өченче кеше табылмаса, ике имза җитмәгәнмени? Юлдашев әнә шулай уй йөртте, һәм аның Дина белән күрешеп, бу турыда сөйләшү теләге башкача уянмады.
9
Кинәттән генә Никитинның саулыгы начарланып китте. Врачлар аңа, ревматизмының көчәюе сәбәпле, санаторийга барып дәваланырга кинәш иттеләр. Гомумән,ул соңгы вакытта, авыруым болай да узар әле дип уйлап, үз-үзе белән бик нык тартышып йөрде. Эш ул дигәнчә барып чыкмаслыгын аңлагач, врачлар тәкъдиме белән ризалашырга мәҗбүр булды Төзелеш башлыгы эшләре вакытлыча Юлдашевка йөкләтелде. Никитинны озаткан чакта, Юлдашев бик җылы сүзләр белән аның тиз- 48
рәк савыгып кайтуын теләп калды. Инде ул киткәч, өстеннән тау төшкән кебек жинел сулап куйды. Менә хәзер ана «бөтен фронт буйлап һөҗүм» итәр өчен юллар ачылды кебек. Иң элек ул партком секретареның «кылларын» тартып карады. Аның белән читләтеп кенә, дипломатик төстә гәпләште. Бигрәк тә соңгы көннәрдә Сабиров аңа ошамый, читләшкән нән-читләшә бара иде. Барыннан да элек ул аны Сафияның дусты, аның белән бергә ашап-эчеп йөрүче итеп карый иде.
Җәйге талгын жил исеп торган, күктә зәңгәр болытлар йөзгән көннәрнең берсендә райүзәктәге ике катлы ак таш йорт алдына ялтырап торган яна кара жинел машина килеп туктады Юлдашев, гадәтендә булмаганча, машинадан жинел генә төште дә шул бинага таба юнәлде Телефоннан сөйләшенгәнчә, аны райкомның икенче секретаре Гусев көтеп утыра иде инде. Җылы гына кул биреп исәнләштеләр. Юлдашев өстәл каршындагы йомшак креслога барып утырды. Кабинет эче салкын ча. Тәрәзә каршындагы бакчадан ачык жилләткеч аша саф һава, яфраклар исе кереп тора. Иң элек бер-берсенен исәнлеген, гаилә, бала-чагала ры турында сораштылар.
Юлдашев, райкомның пленум члены буларак, теге-бу мәсьәлә белән йомышы төшкәндә күбрәк икенче секретарьга мөрәжәгать итәргә ярата, аларнын ничектер характерлары да бер-берсснә якын кебек. Аннары, икенче секретарьның промышленность мәсьәләләре буенча турыдан туры җитәкчелек итүе аңа бик тә ошый. Җитмәсә, берничә мәртәбә бер-берсен кунакка чакырышкан чаклары булды Алдагы көннәрдә аларнын гади танышлар гына булып калмыйча, чын-чыннан дусланып китүләре дә бик ихтимал кебек. Гусев Юлдашевның Сафияга карашы бик шәп булмавын да үзенең сөйләве буенча азмы-күпме белә иде Ләкин Юлдашев ни өчен килүе турында шундук әйтергә ашыкмады. Кирәгеннән артык калын иякле, калын җилкәле, тыныч карашлы бу кеше Юлдашевка беренче карашта ук ошаган иде. һәм шуннан соң ул үзе башлап хатыны белән икесен парлап кунакка чакырды Болай якын-нан танышкач, тагы да күңеллерәк булып китте. Сүзләре дә килеште, фикерләре дә бер яккарак ятты, хәтта яраткан җырлары да бер үк төсле булып чыкты. Юлдашев, шуларны уеннан кичереп, теге-бу турыда сөйләш кәл и торды. Ә үзе: «Бу дус кеше бер вакытта да артык төпченмәс, төзелешкә килсә дә, кайберәүләр кебек үзен артык белдекле итеп күрсәтергә тырышмас, юкка-барга тылкышмас, башын кыңгыр салыр да тыңлый бирер. Син әйткәннәргә каршы төшмәс. Моның белән килешергә була Менә дигән кеше, менә дигән җитәкче Ул аңа әйтергә күптән җыенып та моңарчы ничектер форсат тапмый йөрде. Җәйнең матурлана баруы турында гәп кузгатты, киләсе ял көнен бергә-бергә уздырырга кирәклеген әйтте. Гусев, аның бу тәкъдиме белән аллан ук килешеп, үз чиратында сүз кушты
— Кама буена дисез, Зариф Салихович, мин ике куллап риза Табигать кочагы.. Наратлар.
— Китәргә җыенмыйсыздыр бит? — дип. иңбашларын селкетеп алды Юлдашен
— Юк,— диде Гусев.—Кая китү! Мин дә, сезнең кебек, бу якларда яна кеше бит әле Китү дигәннән,—Гусев беренче секретарь кабинеты ягына ияге белән ымлап күрсәтте: —Ул китәр, ахры.
— Беренче секретарьмы?
— Әйе —Гуссв, күзләрен кыса төшеп, ишек ягына карап аллы да пышылдап диярлек әйтте — Аны күтәрергә уйлыйлар шикелле, обкомның үзенә эшкә кодалыйлар.
— Нинди эшкә?
— Бүлек мөдиреннән дә кнм түгелдер, аннан югарырак та куюлары мөмкин Тик анык үзенең бик китәсе килми бугай.
— Ә монда беренче булып сез калачаксызмы, Федор Кузьмич? — дип сорады Юлдашев
Гусев җавап кайтарырга ашыкмады. Беравык, уйга бирелгән кебек, тын утырды.
— Хәзергә әйтүе кыен. Беренчедән, ул әле китмәгән, икенчедән, кемне сайлыйлар бит Ә үземә килгәндә, минем өчен барыбер...
Моңа каршы Юлдашевның: «Беренче беренче инде ул. Сез аның урынына калсагыз, төзелеш өчен шәбрәк булыр иде»,— дип әйтәсе килде. Ләкин, «тумаган колынның билен сындырудан куркып», уен тышка чыгармады.
Юлдашев секретарьның кылларын тагы да ныграк тартып карарга уйлады. Беренче секретарь районда юк. Ә менә күпкәме? Шул турыда Гусевка сорау бирүгә, тегесе елмаеп куйды:
— Аны ничек тә яңа эшкә күчәргә ризалатырлар сыман. Обком агайлары күндерми калмаслар, әлбәттә Монда кайтса да, әле тиз кайтмас. Кайткан сурәттә дә эш тапшырырга гына кайтыр дип уйлыйм. Пленум җыярга туры килер...
Гусев сүзләре нигәдер алдан ук Юлдашев күңелендә ниндидер яшерен тантана уятты, хәтта төсе дә яктырып китте. Ул шунда кайнарланып сорап куйды:
— Вакытыгызны күп алмаммы? Минем бер чуалчыграк мәсьәлә турында сөйләшәсем бар иде...
Гусев урындыгына җайлабрак утырды, нигәдер беләгендәге сәгатенә күз салды һәм тупланыбрак Юлдашевка карады.
— Вакыт бар. Әле үзем дә сезнең якка барып чыгарга ниятләп тора идем. Болай үзегез килгәч, минем баруның кирәге калмыйдыр. Я, сөйләгез. Зариф Салихович.
Юлдашев йомшак креслога бөтенләй күмелеп утырган җиреннән аз гына калкынып куйды. Яшел плюш җәелгән өстәлгә терсәкләре белән таянды, күптән әйтергә теләгәнен башлап җибәрде:
— Сүз Сафин турында бара.
— Сезнең урынбасарыгыз, төзү-монтаж идарәсе начальнигы?
— Әйе. Федор Кузьмич. Аның тупас чатаклыклары турында сез азмы-күпме беләсез инде . Ә минем үземә килгәндә, Никитинны узып булмый бит... Ярый, мин бүгенгесе көндә вакытлыча төзелеш начальнигы эшен дә алып барам икән, Сафинга карата партия сызыгы буенча каты чара күрелергә тиеш дип уйлыйм
— Катырак бәрелмисезме икән? Фактлар?.. Нигез?..
— Фактлар бар!—дип катгый рәвештә каршы төште Юлдашев,— Менә алар.— Ул язу машинасында басылган унбиш-егерме бит чамасындагы документны дерматин папкадан алып Гусевка тапшырды. Гусев язуларның баштагы берничә битен укыгач та, калганын Юлдашевның сөйләп бирүен үтенде. Юлдашев, яхшы әзерләнгән гаепләүче кебек, бер-бер артлы тезеп китте:
— Пар казаннары цехында кеше үлгән өчен кем җавап бирергә тиеш? Бу цех төзелеше белән турыдан-туры җитәкчелек итүче Сафин, минемчә. Техника хәвефсезлеген саклау кагыйдәләренең тупас рәвештә бозылуына кем юл куйган? Шул ук Сафин. Аннан ары, үз хатынын ташлап, яшь кызлар артыннан чабып йөрүче кеше — кем дип беләсез? Шул ук Сафин. Тупаслык . Үз кул астында эшләүчеләргә кул күтәрү...
Юлдашев, бу юлы пи өчендер, баштагы дерматин тышлы папканы ачмады. Куен кесәсеннән яхшы ук таушалган конверт чыгарды, Гусевка шуның эчтәлеген генә сөйләде. Аннары: «Үзегез нәтиҗә ясый аласыз хәзер»,— дип сораулы күзләре белән секретарьга карады.
Гусев, кинәт кенә урындыгыннан торып, кабинет буйлап йөренеп килде. Юлдашев, аның бу йөрешеннән ниндирәк нәтиҗә ясарга белмичә, аптырап калды. Гусев көтелмәгәндә сорый куйды:
— Мин сезне дикъкать белән тыңладым Зариф Салихович, ләкин... Ләкян сезнең бит партоешма бар, аның секретаре бар Бу мәсьәләләрне нн башлап партком секретаре иптәш Сабиров күтәреп чыгарга тиеш бит. Сез райкомга килгәнче аның белән сөйләтмәдегезме?
| барачагына шиге уянып, Юлдашев, җепнен . очыи югалтмаска тырышып, болан диде: *
— Партком секретаре белән сөйләшеп тә торасы юк!
— Нигә?
— Алар әшнәләр.
— Сабиров белән Сафин?
— Әйе, Федор Кузьмич Партком секретаре аның һәр адымын хуплый
’ Юлдашев та торып басты:
— Минемчә, Сафин, пленум члены буларак, үзенең һәр хәрәкәте, һәр адымы өчен иң элек райком алдында җавап бирергә тиеш буладыр
— Анысы шулай,—дип килеште Гусев,—Аның турындагы мәсьәлә
каралганда партком секретаре барыбер читтә кала алмын. Бу чаклысы ® да бәхәссез. Безгә аның фикерен белергә кирәк х
— Ул чаклысы сезнең эш,—дип килеште Юлдашев —Ләкин миңа® шунысы бик ачык: Сабиров аңа каршы бер генә сүз дә әйтмәс дисәм дә ® хата булмастыр. Алар икесе бер багана төбен таптыйлар Безнең парт о. ком секретаре шәхси дуслыкны өстенрәк куярга ярата. Федор Кузьмич. и
Гусев, уйланган кебек, бер ноктага карап торды да. кашларын җые * JII.HI, ян > гелг • килде: ®
— Коллективта щундый зур күңелсезлекләр булгач, билгеле, түзеп э торып булмый Сизгерлек күрсәткән өчен сезгә рәхмәт. Зариф Салихо-° пич. Мәсьәләне житдн рәвештә тикшерергә кирәк булыр...
Гуссв кайнар эздән эшкә тотынды. Ин элек ул төзелеш парткомы секретаре Сабировны чакыртып сөйләште. Билгеле, Сабиров Юлдашев- нын райкомда булганын белми иде. Ләкин партком секретареның һәр хәл, пэр вакыйга турында үз фикере бар иде Гуссв әйткәннәрне ул әкрен генә кире кага торды Гусев суз барышында: «Сез шәхси дуслык манәспбәтләрен гомуми эш, гомуми бурыч максатларыннан өстен куя-сыз»,—дип әйтергә никтер җөрьәт итмәде. Әмма шул мәгънәне читләтебрәк әйтми калмады
Икенче секретарь белән сөйләшкәндә Солтан Сабировнын кашлары җыерылды, тез буыннары калтырап китте, гасабцдыгы һәм киеренкелеге артты Ул. Васил Сафинның гаять зур. җаваплы эш алып барганын, төзелештә иң кайнар, хәлиткеч көннәр җиткәнен уеннан кичереп, Гусев- ка ашыкмаска, бик үлчәп эш итәргә кирәклеге турында киңәш итеп әйтте. Мондый тәкъдимне ишеткәч. Гуссв, алай бик күтәрелеп бәрелмә- са дә, шактый кайнарлана төште Алан да гадәти тактны саклаган хәлдә, үз фикерен һаман куерта барды
— Мин сезне аңламыйм, иптәш Сабиров Сез ниндидер сәбәпләр табасыз Шундый җитди мәсьәләгә объективрак карарга кирәк, минем ча Райком кулында җитди сигналлар бар икән. безнең аны читләтеп үтәргә яки томалап калдырырга .хакыбыз юк. Кешенең олы урында удыруына карап кына аңа барысын ла гафу итеп булмый ич. һәр нәрсәнең чиге бар
— Алайса, бик гадел тикшерергә кирәк,— диде Сабиров.
Гусспның чырае аз гына яктыра төшкәч кебек булды.
— Ниһаять, уртак тел таптык Мин дә ШУЛ турыда сөйлим ләбаса. Димәк. безгә сигнал кергән икән, тикшерергә кирәк Анч m күз курер — Ул уйланыбрак туктап торды, ияген сыпырып аллы да бүленгән уйларын ялгап китте: — Моның өстснә тагы башка мәсьәләләр дә бар бит әле. ӘАГНҺ. техника куркынычсызлыгы кагыйдәләреңс гкляу ничек? Бу турыла Югары партия оешмалары әледән-әле кисәтеп торалар безне. Аннан.
«итәкченең эшчеләр арасында үз-үзен тотуы ничек? Ул мораль яктан ниндирәк кеше?..
Секретарь яныннан авыр уйлар, начар кәеф белән чыкты Сабиров. Чөнки ул ыргытылган ташның кемгә төбәлгәнен бик ачык төшенә иде.
Гусев төзелеш парткомы секретарен чакыртып сөйләшү белән генә чикләнеп калмады, үзе әйтмешли, хәрәкәтне киң җәелдерде. Ул өстәлнең бер читендәге ак төймәгә бармагы белән басуга, пөхтә киенгән, чәчен артка яткырып тараган бүлек мөдире һәм һәрвакыт диярлек чыраенда елмаю сүнми торган инструктор кабинетка керделәр.
Күрсәтмәләр. Таләпләр. Пошыну хисләре...
10
Ә тормыш дигәнеңнең үз юлы, үз кануннары...
Көннәрдән бер көнне Главкадан ике кеше килеп төште...
Юлдашев бу араларда, әллә пичек, бөтенләй танымаслык булып үзгәреп китте. Хәзер инде, күпкәме, азгамы, төзелеш «дилбегә»се аның үз кулында. Ул озатканда Никитинның саргылт йөзенә, хәлсез янган күзләренә теләктәшлек белән караган иде. Ул минутларда күңелендә ничектер аны кызгану хисләре дә кузгалган булды. Әмма, башлык китеп берничә көн узуга, мондый хисләр иртәнге томан кебек таралып та бетте. Никитин Юлдашевка аның көнен каплап торган кара болыт кебек тоела башлады. Бу «болыт»ны узып ул эш итә алмый шул әлегә. Бәлки киләчәк аның ягыннан торып елмаер. Вакытлыча башлык урынында калгач, мондый уй-тойгылар бик еш баш калкыта башлады аның күңелендә.
Юлдашев Гусев кабинетында булганнан бирле әле артык күн вакыт узмаган иде. Әмма \л кузгаткан «хәзерлек» бер туктамый барды. Юлдашев, юк йомышны бар итеп булса да, райкомга шалтырата торды, һәм икенче секретарьның йомшак, ягымлы тавыш белән сөйләшүе аның күңеленә сары май кебек йомшак ятты.
Ишектән ят кешеләр килеп кергәндә Юлдашев шундыйрак уйлар кичереп утыра иде. Алдан кергәне — озын гәүдәле, чәчләре агара башлаган бер кеше. Калын күзлекләре өстәл артыннан чыккан Юлдашевка текәлеп, сөзеп карады.
— Исәнмесез, Геннадий Антонович,— дип, кулын сузды аңа каршы Юлдашев.— Кайчан килдегез?
— Әле килеп төшеп урнашу гына, иптәш Юлдашев.
— Бик вакытлы килдегез, бик вакытлы,— дип кабатлады Юлдашев.
Баш инженер белән күрешкәннән соң, тып-тын торганы, гәүдәгә Геннадий Антоновичтан шактый кайтыш, ачрак яңаклы, әмма күзләре ниндидер бер үткенлек белән янып торганы, тәрәзә буенарак барып утырды да, әле үзенең аяк очларына карап, әле болай да бик тәртипле булган чәчләрен рәтләп, ике танышның сөйләшүләрен тыңлый бирде.
Юлдашев Фирсовның Главкада зур һәм җаваплы бүлектә өлкән инженер икәнен белә, төзелеш йомышлары белән аңа берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәргә туры килгәне дә бар иде. Аңа калса, бу кеше ул күрми торган ике-өч ел эчендә хәтсез олыгайган, беркадәр төс ташлаган сыман күренде. Бу картаю дигәнне берәү дә читләтеп уза алмый, күрәсең. Фирсовның битендә күз читләрендәге җыерчыклар элеккерәк күрешүләрдә юк иде кебек.
Фирсов Юлдашевпы теге какчарак иптәше белән дә таныштырырга җитеште:
— Безнең бүлекнең төп йөкне тартучы яшь инженерларыннан Зотовны бәлки белмисездер дә әле. Хәзер һәммәбезгә бергәләп эшләргә туры килер.
Зотов Юлдашевка тагы бер кат баш иеп күрешкәндәй итте. Ул сызылып киткән куе кара мыеклы иптәш иде. Ләкин анда-санда: «Әйе.
диярлек.
Фирсов сүз уңаеннанмы яки башка сәбәп беләнме, Никитин турында сорашкач, Юлдашев әсәренә калды. Ул анын саулыгы бик үк яхшы булмау сәбәпле дәваланырга киткәнен әйтте
Шуннан сон Главка инженеры төзелеш хәлләре белән кызыксынып сораша башлады. Сүз уңаенда Юлдашев Главка вәкилләре төзелешкә би»тнз китәргә килмәгәняәрдер дип уйлап алды. Тик ул һаман да аларнын нинди максат белән килүләрен төшенеп җиткерә алмады. Кем белә... Бәлки беренче блок эшли башлаганчы биредә калырлар, бәлки ул жибәргән шикаятьне тикшерергә килгәннәрдер. Бәлки һәр икесен дә бергә эшләрләр...
Сүз капчыгы бушабрак калган бер арада Юлдашев Мәскәү кунакларының ничек урнашуларын сорашты. Фирсов, бик канәгать төс белән, ике кешелек уңайлы, әйбәт бүлмәгә урнашуларын әйтте. Кунаклар гостиница белән әле рәтләп танышырга да өлгермәгәннәр икән. Электр станциясенең беренче чиратын тапшыруга хәзерләү уңае белән, шефлар, төрле шәһәрләрдән төзелешкә электр җиһазлары, катлаулы механизмнар жибәргән төрле завод-фабрикаларның вәкилләре киләчәген күздә тотып, биш катлы гостиницаны бик тиз вакыт эчендә өлгерттеләр. Бары тик зур шәһәрләрдә генә очрый торган мондый тизлеккә Фирсов, тан калгандай, башын чайкап куйды. Аннары ул гостиницаны Мәскәү йортларына ошатуын да әйтте.
— ВДНХга килүчеләр Ярославский урамындагы гостиницаларны бик яратып китәләр. Аида бит, беләсездер, ике дистәдән артык бина бер гостиница тәшкил итә. Аерма шунда — алар лифтлы. Биредә лифт юк. Сезнеке шул гостиница биналарына бик охшаган. Яхшы җитештергәнсез Беркадәр бизәкләре дә бар.
Фирсов, гостиницада буфет барын белгәч, бигрәк куанды. Салкын, жылы сулары үзендә, ваннасы бар. Тагы ни кирәк? Үзәк шәһәрләр белән провинция арасында аерма кими баруын һәр адымда күрү куандыра
Шулай. Да».—дип раслаудан башка, ул кеше сүзгә катнашмады
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
иде аны.
Юлдашев, алай-болай кирәк булыр дип, кунаклар тукталган бүлмәмен номерын да язып алды. Фирсовка диспетчерлыкның телефон номерын да әйтте. Кирәк булганда шунда шалтыратып, машина сорарга мөмкин икәнен искәртеп куйды. Кунаклар чыгып киткәч, ул берничә тапкыр ишеклс-түрле әйләнеп килде дә янә үзенең йомшак урындыгына чумды. Ул иң элек диспетчерлыкка шалтыратты Мәскәүдән бик зур кешеләр килгәнен һәм алар сораганда һәркайчан җиңел машина җибәрергә кирәк икәнен боерып әйтте. Аннары үзенен чираттагы эшләренә кереште. Тик нигәдер килүчеләр аның күңел тынычлыгын качырган кебек булдылар. Нигә сон алар, дөресрәге. Геннадий Антонович Фирсов, үзәккә ул җибәргән шикаять турында ләм -мим кузгатмады?
Хәер, вакытлыча гына булса да, үзе хуҗа булып калгач, «индустриаль ысул»ны юкка чыгару уе аның башында бертуктаусыз әйләнеп торды, Тик мәсьәләгә кәй почмактан, кай яклабрак һәм кайчан тотынырга гына җөрьәт итәрлек куәт-көч тапмады үзендә. Юлдашев көн-төн эш кайнаган пар казаннары цехына ике-өч тапкыр сугылды. Чыннан да, эш жырлан-гөжләп бара иде. Ә анын нәтиҗәсе ничек булыр? Мастерларга, бригадирларга ул үзенең каршылыклы фикерләрен пичек ачып салсын’ Ул күп уйлады, күп баш ватты. Ул үзенең исәпләрен гамәлгә ашыру өчен җирлек, нигез эзләп интекте Әгәр ул. аның уенча, шул нигезсез индустриаль ысулны туктатуны көн тәртибенә куйса Кыскасы. Никитин приказын юкка чыгарса?.. «Юк. булмый, булмый,—дип кулларын селтәде Юлдашев,— Мине беркем дә тыңламаячак. Ахмак хәлендә калачакмын ул чагында Ә сынаулар » Алда торган гидравлик сынаулар аның когын ала иле Җитмәсә, республика газетасының үз
хәбәрчесе шул ысул, аны гамәлгә ашыручылар турында гел язгалап тора. Татарчадан күчереп, үзәк газеталар да бу турыда материаллар урнаштыра. Юлдашев, шуларның һәммәсен дә исәпкә алып, әлегэ тын гына йөрергә, аңа-моңа борын тыкмаска карар кылды. Әле Мәскәү бар, Мәскәү үзенә кергән сигналга колак салмый калмас. Дөреслек апың ягында булырга тиеш.
Гостиница бинасының вакытыннан алда җиткерелүе үзен бик тиз аклады. Атна-ун көн эчендә шефлар, күзәтүчеләр бер-бер артлы килеп төштеләр һәм күп бүлмәләрдә шау-гөр килеп яши башладылар. Главк? вәкиле Фирсовның килүе Юлдашевны бер яктан куандырса, икенче яктан шактый куркуга салды. Куандырганы — Фирсовның тәэминат буенча да, башка техник яктан авырлык килеп туганда да кыенлыкны тиз җиңеп, ерып чыгуы иде. Ул, үзәк учреждение вәкиле буларак, кирәкле шәһәргә, тиешле оешмага телеграмма суга яки телефоннан шалтырата. Фирсов сөйләшкәннән соң күп тә үтми, кирәкле детальләр махсус контейнерлар белән килеп тә төшә...
Әле шушы көннәрдә Фирсов Юлдашев кабинетыннан Мәскәү белән сөйләште. Бик зур бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде. Фирсов бу мәсьәләне бүтәннәр белән хәл кыла алмагач, министр урынбасарына шалтыратты. Аны туры китерә алмлеа да, тугарылып, каушап калмады, төн уртасында (бу вакытта телефоннан сөйләшүчеләр азая) министр урынбасарының квартирына шалтыратты, һәм бик кыен мәсьәләне уңышлы хәл итәргә ачкыч тапты...
Үзенең туып килүен сәгатьләп сиздергән яшь гигантны тизрәк аякка бастыру өчен кайнар тартыш, тынгысыз хезмәт ташкыны кайнап торган көннәр сизелми генә үтә бирә. Төп эшләренең оясы булган пар казаннары цехында, машиналар залында һәм идарә итү биналарында хезмәт белән көннәр төнгә ялгана, эш һәммәсен кызулый, куа, ашыктыра иде. Шундый көннәрнең берсендә, эш бетәр алдыннан. Фирсов, гадәтенчә, салмак кына адымнар белән Юлдашев кабинетына килеп керде. Производствога кагылышлы байтак кына мәсьәләләр турында гәпләштеләр дә беразга тынып калдылар. Әмма Фирсов үзенең эшчеләргә соклануын эчендә генә бикләп кала алмады:
— Алтын кешеләр эшли сездә! — дип башлап китте ул.— Зиннур Гафиятуллин, Фиргали Гатин кебекләр белән таулар актарырга була. Шәп кешеләр!
Аның сүзләрен Юлдашев рыясыз гына елмаеп җөпләп торган итте. Бакса. Фирсов әлеге дә баягы «индустриаль ысул»пы мактарга күчте. Юлдашевнын чәчләре үрә торды.
— Инженер акылы, шунарга өстәп, батырлар колачы бар сезнең ул кешеләрдә! Пар казаннарын җыю һәм монтажлау срогын өч тапкыр кыскарту — бу бит здорово!
Шуларны ишеткәч инде, Юлдашев аның сүзен куәтләп тә. каршы килеп тә берни әйтә алмады, шулай да үзенен шикләнүен сиздереп куйды:
— Хәзергә җырлап бара кебек тә бит. Геннадий Антонович, соңгарак нишләр? Чебешне көз көне генә саныйлар...
— Мин сезне аңламыйм, Зариф Салихович,— диде Фирсов.
Башын бер якка кыйгайта төшеп утырган Юлдашев сүзенә ачыклык кертергә тырышты:
— Гидравлик сынаулар пичек үтәр бит әле!
— Анда да хәвеф булмас! Эшнең сыйфат якларын Сафин бик нык тикшереп тора. Шундый ярдәмчеләрегез барында сезгә ике кулны кесәгә тыгып кына йөрерлек.— дип көлде Фирсов.
Юлдашев жавап кайтармады Аның бөтен тәне буйлап ниндидер бер салкын, бер кайнар дулкын бәргән калтырау йөгереп үтте, йөрәге чәнчеп куйды.
Июль — жәйнен егет чагы. сафлыкка күмелгән чагы Бу рәхәтлекне берәүләр туйганчы татыйлар, икенче берәүләр күреп кенә калалар...
Васил, кичтән озак кына йокыга китә алмыйча, шундыйрак уйларга күмелеп яткан иде Аннары күзләре бер йомылгач, берсен дә белмәде. ♦ басылып, изрәп йокыга талды Иртәгесен керфекләре ачылу белән, гадәтенчә, урыннан сикереп торды да тиз генә радиоалгычның ак төймәсенә басты һәм физзарядка ясарга кереште. Җәйнен рәхәте! Ачык тәрәзәдән зэкгәр күзле июль иртәсе карый. Аны күреп тә, карап та туярлык түгел Тик менә.. Гөлзадәне очрата алырмы? Нигә кичтән хәбәрләшеп куймады да нигә алданрак кайгыртмады. Менә хәзер үз-үзеңне алдап йөр инде: я очрар, я юк... Иртәнге чәйдән сон. Васил шундыйрак уйлар белән телефон трубкасына үрелде. Ләкин трубканы алыр-алмас янә кире чигенде... Бераздан ул кызлар торагына китте. Василның баштагы пошынуы нигезле булып чыкты: өч катлы ак йорт тып-тын; коридорлар ♦ да әрле-бирле йөрүчеләр дә күренми. Бары тик таныш вахтер хатын и гына ялкау бер кыяфәттә көнбагыш ярып утыра иде Ул Василның соралыпа каршы: s
— Мондый вакытта тотарсың кызларны бүлмәдә...— дип, авыз читен •
кыйшайтып кына жавап кайтарды. Ул инде Василның кем янына килүен а. сизенә иле, мөгаен. Вахтер хатын ана мәзәгрәк итеп тагын бер карап и алды да әлеге шул көнбагыш яруын белде Тик Васил борылып китеп * барганда гына: “
— Җиләккә китмәгән булсалар, кичтән шулай сүләнгәннәр не.— дип э
әйтеп калды. °
Бүген поселок ял итә. Урамнар тын. Бакчалар матур яшеллеккә күмелгән, куаклыклар тигез булып калкынып киләләр! берән-сәрән дә. гаиләләре һәм танышлары белән дә су буйларына, табигать кочагына сәфәр кылучылар әледән-әле очрый торды. Шундый төркемнәрнең берсе белән ул да елга буена юнәлде. Җәйге күкмен иртәнге зәңгәрлеге аз гына да кимеми, әйтерсең, сафлыкка сафлык өстәлә генә бара. Ләкин, «ләгән кешесе күренмәгәч, тнрә-яктагы матурлык та, яшь авазлар да тоныклана, сүрелә барган кебек тоелды ана Бүтән чакларда Тын елга буеның ямьлелегенә сокланып бетә алмаган Васил ничектер бу күренешләр эчендә югалыбрак калган кебек булды
Су коену урыннары тулысынчз җиһазланып бетмәгән әле. шулай да кешеләр ял итсен өчен баптагы эшләнгән инде: яр буйларына ак ком Жяелгән, яшел таллыклар арасында сәүдә лареклары тезелеп киткән, урыны-урыны белән ак палаткалар да күренә Ләкин, кирәкле кешесе күренмәгәч, Василның берсенә дә күнсле бармады, берсенә дә аягы тпртмады. Яр буйларында һәммәсе буталган диярсең — ир-аты, хатын- кызы баштан-аяк чишенеп ташлаганнар да. трусиклардан, коену костюм-нарыннан һәм лифчиклардан генә калып, кайсы кояшта кызына, кайсы зонтик белән күләгә ясап ял итә, ә күпләр су коеналар Әйтерсең, бер атауга җыелган кошлар Василның күзләре бер төркемнән икенчесенә Күчте
Кайда булыр икән ул?
Бая вахтер апа дөрес әйткәндер бәлки — иптәшләре белән жнләккә киткәндер.
Васил таныш деЖурныЙдан өр-яңа көймә аллы да сулыкмын аргы ягыип ашыкты. Күптән көймәгә утырганы ла, ишкәк ишкәне дә юк иде. Бер хәтле бизелгән икән, шулай да ишкәкләр чапыл-чопыл суга тигән <*•» катырак һәм к\этлерәк каералар иде. Бу каршы як ярда жнләкче- л»?ис)( үЭ ехкмакл 'ры бар Васил, шуны күздә тотып, яр буйлатып тагы •» берәр километр чамасы өскә күтәрелде. Су бөтенләй акмый кебек
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
Тын. Су өсте биниһая зур көзгемени — ичмасам бер генә җыерчык булса икән!
Нигә әле бу бодай? Гөлзадә турында аның беркайчан да бу кадар якын итеп, үз итеп уйлаганы юк иде шикелле. Баксаң, аны күрмичә тора алмый булып чыга түгелме соң? «Юксыну... Нигә соң күзгә ак-кара күренми башлады әле минем? Әллә берәрсе «сихерләдеме» югыйсә?» Васил йөрәгенә тынгы бирми торган уйларыннан арынырга тырышты. Ул шунда әле күптән түгел генә кечкенә Ринаты әйткән сүзләрне исенә төшерде. Ни диде әле «усал малай»? «Әти, тетя Галя минем әни булсын».— диде. Нигә әле ул әтисенең күзенә карап шулай «дип әйтте? Әллә берәр төрле эчке сиземләү1 бармы сабыйның күңелендә?
Уйларыннан арына алмаган хәлдә. Васил аргы якка да чыгып җитте. Шунда гына ул Гөлзадә белән бергә эшләүче Лиза исемле кызны күреп, күз аллары яктырып киткән төсле булды. Көймәдә урын җитмәү сәбәпле. Гөлзадә бу якка чыга алмаган икән. Шуннан соң Васил, алдына- артына карамастан, кире яктагы ярга ашыкты. Бу якка чыгып җиткәнче үк ул баш түбәсенә көлтәләндереп куйган чәчләреннән һәм сыек зәңгәр күлмәгеннән Гөлзадәне танып алды. Аның янында үзе белән бер бүлмәдә торучы дуслары Диләрә, Людалар да бар иде. Васил көймәне яр буендагы басмага кадәр китереп туктатты да үзе сикереп ярга чыкты. Көймә чылбырын басма казыгына урарга өлгермәде, төрле яктан тавышлар ишетелде:
— Васил Закирович, теге якка чыкмыйсызмы’ Безне дә алсагыз икән.
— Була ул. Сыйган хәтле утырырсыз.
Гөлзадәнең тавышы ишетел мәсә дә, төсендәге елмаю яктысы, ирен читләрендә уйнап торган нурлар, күзләрендәге терелек аның да Василга таныш хисләр белән янганын күрсәтә иде шикелле. Утырыштылар. Көлешә-шаулаша. жырлаша-җырлаша аръякка чыгып җитүләрен дә сизми калдылар.
Шактый киң юл аларны эчкәрәк алып керде. Усаклар. Каенлык. Урман эчендә көн эссесе сизелми, таманча бер рәхәтлек. Сулышлар үз алдына киңәеп китте, тәннәргә җылылык йөгерде. Аланлыкка чыккач, бер-бер артлы җиргә иелделәр. Гөлзадә башкалардан алгарак киткән Диләрәгә кычкырып әйтте:
— Җиләк бармы?
— Бар! — дип кычкырып җавап кайтарды тегесе.
— Күпме?
— Бик күп. Тик табып кына булмый...
Берничә минуттан сон. аланлыкка килеп тоташкан таррак куентыкка җиткәч, җиләкчеләр таралышып-енбелешеп тә беттеләр. Баштарак көлешкән, шаярышып сүз алышкан авазлар ишетелеп торды. Соңра алар да тоныкланды һәм бер мәлне бөтенләй тынып калды. Гөлзадә Василга бер якынаеп, бер ерагаеп, уртача зурлыктагы яшькелт мискигә җиләк сала иде. Ниһаять, ул Василны үз янына чакырды:
— Оясына килеп чыктым җиләкнең, күзенә. Бирегә килегез. Васил абый, зерә дә күп._
Кыз, чыннан да. дөресен әйткән икән. Хуш ис бөркеп торган сырлы яфраклар арасыннан кызарып торган җиләкләр күрде Васил. Башта ул учына җыйган җиләкләрне авызына озата барган иде. Гөлзадәнең яртылаш җиләк белән тулган мискиен күргәч, бераз уңайсызлана калды. Аннары кызарып пешкән җир җиләкләрен газетадан өчпочмаклап ясаган савытка җыя башлады. Ул да булмады. Васил бер түмгәккә абынып, азмы-күпме җыйган җиләген дә түкте. Яшел яфраклар арасына «посып» өлгерә алмаган җиләкләрне авызына алып капты. Ә Гөлзадәгә нәрсә? Кычкырып көлүен генә белде ул... Икесенә дә бил язарга, утырып ял итәргә кирәк иде. Аланлыкта черки, озынборын күренми, матур көн-
кй вуркен бизәргә теләгәндәй, төрле төстәге күбәләкләр генә оча иде. Кырмыскаларга килгәндә, алар әллә майлардан сиздермичә генә килеп чыгалар да әче итеп тешләп тә алалар, тәнне кытыклыйлар. Васил утырыр урын эзләп тирә якка каранды. Аланлыкның аргы башындагы Оерсеннән-берсе зифа каеннарны күргәч, куанып куйды. Ул төштә тоташ күләгә, мөгаен, салкынчарак, талгынрак тадыр. Гөлзадәнең дә карашы ♦ шул зифа каеннар, ефәк шәлләрен әкрен генә селкеп утырган табигать < иркәләре ягында иде. Икесе дә сүзсез генә каенлыкка таба атладылар. = Берничә адым үткәч, бер төптән өч мәһабәт каен үсеп чыккан ак кәүсә- “ лар янында туктап калдылар. Бу каеннарның ябалдашлары, өстә бергә и тотышып, гаять дәү челтәр шикелле күренә. Югарыда жил булса кирәк, < бу чачаклар, бу ефәк чуклар талгын гына тирбәләләр. Шулай тирбәлеп, 5 гүя кемнедер чакыралар, кемнедер озаталар, кемгәдер бәхет телиләр = кебек... Өстән карашларын алуга, күзләр әкрен-әкрен аска төштеләр, з Шушы кушкаеннар төбендә эскәмия күргәч, алар бер-берсенә карап *" елмаештылар да рәхәтләнеп килеп утырдылар. Күрәсең, кемдер каен ♦ төбенә эскәмия ясауны кирәк тапкан. Васил жентекләбрәк карый баш- я ласа, имәм такталарның өрәңге казыкка беркетеп эшләнгәнлеген абай- £ лап алды. «Бу каеннар төбендә ни хәтле гашыйклар, ни хәтле парлылар х булгандыр... Бәхетлеләре дә, бәхетсезләре дә булгандыр аларның . » в
Менә татлы мәхәббәт газабы кичерүчеләрнең гомерлек юлдашы бул- * ган ак каеннар аларны да үз чуклары астына алды. Бер-берсенә терәлердәй якын утырдылар. Васил сакланып кына як-якка каранып алды, * кызның иңбашларыннан кочты... ю
Нигәдер аларның сүзләре оешып житә алмады. Күңелләре ниндидер “ татлы уйлар, татлы хисләр белән тулышкан иде. и
— пи дә булса сөйләгез әле, Васил абын,—диде Гөлзадә, аның «үкрагсн.» сыенып.
— Ни сөйлим?..
— Ни булса да...
— Үзең дә сизенә торгансыңдыр Безгә уйларга кирәк.
— Нәрсә турында уйларга?
— Киләчәк тормыш турында,—диде Васил.
Аннары, бер мизгел тын калып, янә иреннәрен кыймылдатты:
— Мин сине...
— Әй, сөйләмәгез, сөйләмәгез.— дип кырт кисте шундук Гөлзадә. Кызның тән кайнарлыгы һәм аның дерелдәве Василга да сизелә иде. Ул гына булмады, Гөлзадә аның күкрәгеннән башын алды да, юка ефәк кулъяулыгы белән йөзен каплап, елап та жнбәрде. Васил, ни әйгер* ю белмичә, аптырабрак калды:
— Сиңа ни булды, Гөлзадә? Нигә...
Кыз шундук жавап кайтара алмады, бераздан соң гына:
— Мина берни дә булмады, болай гына...— диде.
Васил бу очрашуда «мәсьәләне тәмам хәл иткәнче» сөйләшмәкче иде. Инде аның шактый вакытлардан бирле әзерләп кунган сүзләре дә бар: «Гөлзадә, чәчләрне чәчләргә бәйләргә вакыт житкәидер Ничек? Син ризамы? Бөтенесе дә синнән тора» Ләкин бу сүзләр һаман да эчтән борынлап чыга алмадылар. Василның күз карашлары, йөз хәрәкәтләре андый тойгыларны аңлата алдымы, юкмы — бу тиклесен дә әйтүе •сыен иде
— Иптәш кызлар ник килмиләр, канлар! а таралышып беттеләр икән? — дип куйды Гөлзадә.
— Килерләр әле,— диде Васил.
Кушкаен төбеннән кузгалып киттеләр Аланлыкта мендәр!.» басып барган шикелле йомшак булса, урман юлына чыккач, такыр, каш иде ИНДс
— Нишлибез? — диде Васил.
— Көймәдә йөрик,—диде төртелә-уңайсызлаиа Гөлзадә.
Алар көймәдә яр буйлап кына бара башладылар. Нинди күңелле! Су төбеннән күк зәңгәрлеге карый! Каршы яктагы электр станциясе төзелеше, аннан өстәрәк поселок күренешләре ниндидер зур шәһәрнең бер өлешен хәтерләтсә, алар көймәдә бара торган яр буенда күз күреме жит.мәслек урынны бөдрә урман ямьләндереп тора. Яр буйлап беркадәр киткәч, су салкынчалыгын кырлар исе, басу исе алмаштырды. Уд да булмады, яр буеннан агарып килгән арыш басуын күрделәр. С\лык өстеннән акчарлаклар очын үткәли. Ә арыш кыры ягыннан бытбылдык сайравы ишетелә, ул бер ерагая, бер якыная кебек, ә үзе күренми. Җитеп килгән арышларга карап Васил бер минутка кулында ишкәк барын да онытты, тынып калды. Икесе дә арышларга сокланып карап тордылар.
— Нинди күңелле,— диде Васил,— авыл урамына жырлатып индустрия килеп керде. Нинди зур безнең бу якларның киләчәге!
— Әйтәсе дә юк, Васил абый,— дип аның белән килеште Гөлзадә.
Кыз, нигәдер томрап торган тулы иреннәрен бөрештергәндәй, үзалдына моңсуланып калган шикелле булды. Ул карашын кырдан алды, алдына туры карады да шул ук минутта кисәк борылып, нигәдер тынып калган Василның бераз моңсурак күзләренә йотылып, текәп карады.
— Нинди иркен, нинди рәхәт монда! Шулаймы?—диде Васил, сөенечле бер төс белән. Ул да күзләрен тутырып кызга карады.
Үз алдына бәхет һәм шатлык шәрабы эчкән бу ике ярсу йөрәк, сүзсез генә, көймәдән ярга чыктылар. Җитәкләшкән килеш, тар гына басу юлыннан өскә таба менделәр. Бу басу юлыннан әле узган ел гына йөриләр иде. Юл... Алда болынлык һәм тар гына Тын елга, күпер иде... Ә хәзер боларның берсе дә юк. Әллә нинди авыллар ягыннан килә торган юл гүя зур сулыкка килеп житә дә өзелеп кала. Гөлзадә бәләкәй чакта иптәш кызлары белән арыш басуларыннан күк чәчәкләр жыеп кайткан елларны исенә төшерде. Бу юлы арыш арасында күк чәчәкләр күренми иде. Бары шунда гына хәзер орлыкны агулап чәчүләрен, иген арасында чүп үлән булмаска тешлеген исенә төшерде ул. Шактый баргач, тагы урман итәге күренде. Агачлар куенындагы ак палаткаларга карап, Гөлзадә кычкырып жибәрде:
— Анда чегәннәрдер, мөгаен...
— Әй, булмас ла.
— Мин әйтәм. чегәннәр, дим. Әйдә, Васил абый, кире борылыйк.
— Кирәкми, барыйк әле. Кемнәр булса да, безне тотып ашамаслар бит. Әллә курыктыңмы?
— Курыкмадым да, анда барасым килми...
— Күрик әле, нинди кешеләр икән?
Барып җитсәләр. ни күрсеннәр — Зиннур Гафиятуллин, аның хатыны Хәмидә һәм аларпың балалары яшел чирәм өстендә бик тәмләп балык шулпасы ашап утыралар. Безнең дусларны да кыстый-кыстый табынга утырттылар. Василның беренче кашык шулпа кабуга ук күзләре якында гына күксел төтен чыгып торган учакка төште. Учак өстенә аркылы таякка чиләк эленгән һәм аннан пар күтәрелә иде Менә озакламый, жирдән тишелеп чыккан шикелле, учак тирәсендә ике кеше күренде. Болары — яшь пар. яшь оя корган Рафис белән Мәдинә иде. Кычкырып сәламләштеләр, бер-ике шаян сүз әйтештеләр. «Менә семьялы кешеләр, палаткалар корып, күңелле ял итәләр. Гөлзадә белән без кайчан шулай тормыш көтә башларбыз икән?»
Васил бөтен барлыгыннан нур, сафлык һәм яшьлек кайнарлыгы бөркелгән Гөлзадәгә карады. Авызына шулпасыз буш кашык капканын бары шунда гына абайлады.
Җәйге озын көннең ничек узганы сизелми дә калды.
Көн аларныкы булган кебек, төн дә аларныкы иде...
Тикшерү органнары да шактый кыен хәлдә калдылар ФарукшинныИ үлеме белән бәйләнешле мәсьәләне ачыклый алмый йөдәделәр. Карчыга да, ничәмә-ничә чакыру булуга карамастан, тикшерүче янына килмәде Длырында, аныя, беркемгә бер ср әйтмичә, поселоктан качып китүе * турында хәбәр таралды Бу хәтлесе яна шик, яна шөбһә тудырды. S Имештер. Фарукшин белән Карчыга арасында ниндидер дошманлык = булган һәм вакытын, җаен туры китереп, Карчыга аннан үч алган.* Ләкин моның чынмы яки ялганмы икәнен берәү дә өзеп әйтә алмый иде. Тикшерү органнары тагы бер бик кирәкле терәкне тапсалар да. анысы £ да хәзергә аларны тынычландыра алмады. Бер хатын Фарукшиннар 5 белән пар казаны янында эшләгән булган. Тик ул шул хәл булган көн- = нәрне авырып киткәч, аны район больницасына салганнар. Анда аңына 3 килмәгәч, Казанга ук җибәргәннәр. Аны эзләп тикшерү органнары Казанга махсус кеше җибәрсәләр дә, нәтиҗә чыкмады Теге хатын, каты * авыру булу сәбәпле, аларныц сорауларына җавап бирә алмаган. ®
Ә райкомның икенче секретаре Гусенка көненә әллә ничә тапкыр х тезелештән шалтыраттылар. Анысы исә, уз чиратында, тикшерү орган- s нарыннан гаеплеләргә карата тизрәк чара күрүне таләп итте. Бер яктан. * ян шулай барса, икенче яктан, ул бюро утырышын ашыктырды Бюро башланганчы Юлдашен белән барлык мәсьәләләр дә нигездә хәл кылын- х ган, бик нык уйлап тикшерелгән иде. >
Бюро утырышы билгеләнгән вакытында — нәкъ иртәнге тугызда “ башланды. Кайсыдыр колхозда сөт савып алудагы бик җитди кимчелек- э ләрне тикшереп, т иешле карар чыгарганнан соң, көн тәртибендәге нкен- и че мәсьәләгә күчтеләр. Райком бинасының киң коридорында йомшак диваннарга һәм урындыкларга утырышып түземсезлек белән көткән кешеләрне секретарь кабинетына чакырып алдылар. Кабинетның кайбер тәрәзәләре ачык иде. Тәрәзә алларыпдагьь биек булып үскән агачларның куе яшел яфраклары кабинетка салкынчалык биреп тора, алар арасыннан хәтта кояш нурлары да рәтләп үтеп керә алмый, бары тик челтәрләнеп идән һәм стеналарда гына тирбәләләр Кабинетның түрендә утырган Гусев стена буйларындагы диван, урындыкларга утырышкан кешеләргә карашын йөртеп чыкты. Көн шактый эссе булса да, ул ни өчендер кара ефәк галстук таккан, костюм кигән. Ә кабинеттагы бик күпләр күлмәкчән генә, байтагы якаларын ачып ук җибәргәннәр иде. Гусев болан да әйбәт яткан, беркадәр сыеклана башлаган чәчләрен тагы бер кат сыпыр- |алап, якасын һәм галстугын төзәткәләп алды Аннары озынча өстәл каршында утырган куе кара чәчле, нечкә мыеклы, очлырак борынлы пешею--бүлек мөдиренә сүз бирде.
— Төзелеш идарәсенең баш инженер урынбасары, шул ук вакытта беренче төзү-монтаж идарәсе начальнигы коммунист Васил Закирович Сафинпнң персональ эше турында,— дин башлап китте бүлек мөдире Ул, бер урында да төртелеп тормастан, машинкада басылган юлларны йөгертеп укырга кереште.
Василга калса, ул мондый ук хәлне көтмәгән һәм уена да китермәгән иде. Ул. күп булса, төзелештә техника куркынычсызлыгының торышы турында гына сүз барыр дип уйлаган иде. Ипчек сон әле болан кмнәг <енә, шундый кызу «урак өстендә» аның башына тимер казык белән шеиәдәр? Ул, һөҗүм бак көтелмәгәнчә башланганга күрәдер инде, берничә минут үзенең кайда икәнен дә онытыбрак каушап һәм югалып шды Ә бүлек мөдире бер дә каушамыйча, гадәгн салкын канлылык белән укуында дәвам итте: « В 3. Сафии, җитәкче буларак, коллектив фикере белән хисаплашмый. Бик күп мәсьәләләрне хәл кылганда ул мин-мнндек күзлегеннән чыгып *ш итә Коллектив җитәкчелек принципларын танымый. Партия һәм халык тарафыннан гаепләнгән иске метод
ларны куллана... Анын эш методы — кычкыру, җикеренү һәм шәрә администраторлыкка кайтып кала... Мәсәлән, Сафин моннан берничә айлар элек эшендә кайбер вак-төяк төгәлсезлекләр җибәргән прораб иптәш Кукушкинны эзәрлекли. Кимчелекләре төзәтелгәч тә, аңа каныгудан туктамый. Хәтта Кукушкинга кул күтәрүгә кадәр барып җитә_»
Шулай ясмыктан ястык ясап кабартылган һәм ишәя барган гаепләү сүзләрен ишеткәч, Васил, түземен югалтып, сикереп урыннан торды, ни әйткәнен дә белмәстән кычкырып җибәрде:
— Кешегә нахакка яла ягу бу!..
Гусев, кыңгырау чыңлатып, аны сүзеннән бүлдерде:
— Күпчелекне ихтирам итү дигән этика кагыйдәсе бар, иптәш Сафин. Тыныч утырыгыз. Вакыты җиткәч, сезгә дә сүз бирелер.
Бүлек мөдире, аз гына вакытка тукталып торганнан соң, башта алган җаена кайтып төшеп, яңадан укый башлады: «...Коммунист Сафинның эшкә салкын каравы турыдан-туры үзе җитәкчелек итә торган пар казаннарын монтажлау урыннарында бигрәк тә ачык күренә. Анда техника куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре үтәлмәү-саклан- мау нәтиҗәсендә Фарукшин дигән югары квалификацияле эшче егылып төшеп һәлак була...»
Озынча өстәл артында утыручы бюро членнарыннан кайсыдыр авыр сулап алды, кайсыдыр башын селкеп куйды, берсе тамак кырды. Сафинга калса, ул тәмам тузынып, бюро утырышын ташлап чыгып китәргә ниятләде. Ниятләп кенә дә калмады, чыгарга дип урыныннан кузгалды. Ләкин ниндидер эчке тавыш акыл-киңәше белән үзен кулга алды, түземен саклап калды. Ана нинди генә гаепләр такмадылар, нинди генә тукмаклар төшермәделәр... Чөй өстенә тукмак, чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, кешене бер пычрак белән керендерергә керешсәләр, табыла икән ул. Шуларның һәммәсен дә тыңлап, Сафинның тәне бер эсселәнде, бер суыкланды, башы тубалдай булды. Кем белә, эшләр бу кадәргә җиткәч, аны яңадан тора алмаслык итеп хур итәргә, бөтенләй яраксыз тип итеп сафтан чыгарып ташлаулары да мөмкин. Ләкин ул әледән-әле башына килгән мондый ямьсез уйлардан арынырга тырыша иде. Ахырында бүлек мөдире сүзне төйнәргә ашыкты:
— В. 3. Сафин, коммунист һәм зур җитәкче буларак, мораль яктан да бик аксый. Тотнаксызлык күрсәтә. Мәсәлән...
Бүлек мөдиренең бу рәвешчә фикер йөртүе Гусевка бик йомшак тоелды бугай. Ул, аны сүзеннән бүлдереп, мәсьәләгә юнәлеш бирде:
— Нинди тотнаксызлык? һәр нәрсәнең үз исеме бар. Шулай булгач, әйберне үз исеме белән атарга кирәк. Үз семьясы була торып, хатын- кызлар белән йөрү, бу баткаклыктан чыгасы урында, хатынын һәм баласын ташлап, икенче берәүгә өйләнү — бу инде әхлакый тотнаксызлык кына түгел. Бу инде мораль яктан череп таркалу...
Райбашкарма комитеты председателенә — колак артларында гына биш-алты бөртек чәче тырпаеп торган, зур табак битле, кин борынлы җирән кеше: ә — мәсьәләнең бу кадәр кискен куелуы сәеррәк тоелды булса кирәк, ул бер Гусевка, бер бүлек мөдиренә карап:
— Минем өч соравым бар,— диде.
Икенче секретарь Гусев бик тәкәллеф белән генә аңа сүз бирде:
— Рәхим итегез.
— Сорыйсым, ачыклыйсым килгәне шул,— дип сүз башлады райбашкарма комитеты председателе.— Производстводагы травма өчен нигә Васил Закирович кына җавап бирә? Баш инженер Зариф Салихович нигә читтә кала? Тагы... Бу мәсьәлә төзелеш парткомында каралганмы? Аннары, моңа хәтле Васил Закирович Сафинның партжәзасы бармы?
Райбашкарма председателе, кайсы җавап бирер икән дигән шикелле, бер секретарьга, бер бүлек мөдиренә карады. Бүлек мөдире исә кыза- 60
тәмам кешене егып салганчы, авыру урынга үз вакытында операция ясау файдалырак. Монда да эш шулайрак. Үз вакытында безнең коллектив Һәм, баш инженер буларак, мин үзем ярдәм кулын сузарга тырыштым ана. Производство мәсьәләләренә карата да комиссия бик дөрес бәя биргән диясе килә. Мин аларпы кабатлап тормыйм. Тик авыр фаҗигале травма турында гына бер-ике сүз әйтәсем килә. Әгәр дә иптәш Сафнн алдан тиешле чара күрсә, техника куркынычсызлыгын саклауга җитәрлек игътибар итсә, мондый бәхетсезлек булмас иде — Әллә уйлары чуалды, әллә бераз каушады шунда, Юлдашев таркаурак сөйли башлады. Ул, кинәт кенә юлдан чыккан шикелле, сүзен шулай дип дәвам иттерде —Семья мәсьәләләрендә дә мин аны һаман кисәтә килдем. Хәтта аның белән генә чикләнмәдем Иптәш Сафинның үз семьясын җи-мерергә йөз тотуы турында парткомны да искәрттем. Әмма иптәш Сафнн һәм безнең секретарь иптәш Сабиров минем искәртүләргә колак салмадылар. Ә нәтиҗә ничек килеп чыкты? Күңелсез, бик күңелсез...
Төзелеш парткомы секретаре Сабиров, Васил Сафинның эшен һәм шәхси тормышын биш бармагы кебек белгәнгә, баш инженерның урыйсыз нәтиҗәләр, дөресрәге, ялган нәтиҗәләр ясавы белән һич килешмәгәнгә күрә, түзеп тора алмады:
— Демагогия белән шөгыльләнәсез, Зариф Салихович һич нигезсез гаепләр такмагыз парткомга — диде.
Ачудан төсләре үк үзгәргән Сабировка артык әйтергә туры килмәде. Секретарь Гусев аны сүзеннән туктатты:
— Иптәш Сабиров, әлегә сезгә сүз бирелмәгән. Болай килешми, тәртип белән.
Ә Юлдашев, яңадан үзен кулга алып, берни дә булмаган кебек, тыныч һәм тигез таныш белән сүзен янә дәвам иттерде
— Әгәр дә вакытында партком безнең тавышка колак салган булса, бүгенге күнелсезлекл әрнең күбесе булмас та иде. Нигә, мәсәлән, ШУЛ чакта иптәш Сафинның семья мәсьәләләре һәм башка чатаклыклары турында партком утырышында карамаска иде? Хәтерегезгә авыр алма
рыиды-бүртсндс Секретарь, әйдә җавап бирә башла, дигәндәй, бүлек мөдиренә карап ым какты. Кызаруы тагы да куера төшкән .мөдир әкрен генә, гүя үзенә ышанмаган бер төстә сүз башлады;
— Минемчә, баш инженер иптәш Юлдашев ул гомуми җитәкче. Билгеле, житәкче буларак ул да бу мәсьәләдән читтә кала алмый. Ләкин монда төп җавапны монтаж эшләре өчен турыдан-туры җаваплы кеше иптәш Сафин бирергә тиеш.
Мөдирнең сүзләре белән килешеп, Гусев ияген какты да икенче сорауга үзе җавап кайтарды. Ул башта сүзне тартып-сузып башласа да. бераздан теле язылды, сүзләре шома акты:
— ...Без райкомда кайбер бюро членнары белән кинәштек тә. мәсьәләне бирегә кую мәслихәтрәк булыр, дидек. Чөнки, иптәш Сафин, бердән. райкомнын пленум члены, икенчедән . башкаларга сабак булыр...
Райбашкарма председателе мона каршы нидер әйтергә авызын ачкач ярты юлда тукталып калды. Өченче сорауга да секретарь үзе җавап бирде Сафинның бернинди дә партия җәзасы алганы юк икән.
һич көтелмәгәндә генә Юлдашев торып басты. Бер генә минутка шунда Сафин белән аның карашы очрашты. Ләкин бүлек мөдире сөйләгәндә күбесенчә башын селкеп яки ярым елмаеп утырган бу кешенең карашы кинәт артык җитдиләнеп китте Тик ул нигәдер бик еш тирли һәм маңгаен әледән-әле сөртеп тора иде. Аның тигез агылышлы тавышы бюро членнарының игътибарын үзенә тартты.
— Иптәшләр, бу мәсьәләнең бүген бюро утырышына куелуы, минемчә, бик урынлы. Яшь белгеч, яхшы ук энергияле кеше инженер иптәш Сафиппы сазга батканда коткарып калу бу. Бу рәвешчә барганда аның әллә нинди көтелмәгән зур җинаятьләргә юлыгуы котылгысыз. Чир
да эшләнмәде...
— Дөрес түгел!
Гусев, кечкенә кыңгырау шалтыратып, Сабировны тагы бер тапкыр тәртипкә чакырды Юлдашев, сизгерлек һәм үз вакытында «ярдәм» күрсәткәне өчен райком хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, тыныч кына урынына утырды.
Васил Сафин, мәсьәлә үзе турында, анын тормышы һәм язмышы турында барганлыктан, салкын кан белән тыныч кына утыра алмады. Аның вакыт-вакьп башы әйләнеп китә, бөтен тәне ут кебек яна, әйтерсең ул инәле урындыкта утыра, алай гына да түгел, ниндидер усал куллар аны тирән чокырга таба аягыннан сөйриләр кебек иде Бары тик Сабиров сүз сорагач кына ул, азмы-күпме өмет баглап, рәхимле күзләре белән ана карады.
Гусевның бер бик шәп ягы бар: сөйләүченең сүзе ана ошыймы, юкмы, ул аны тыныч кына тыңлый. Үз фикерен соңыннан гына әйтә. Сабиров аның бу гадәтен белә иде инде. Ул сөйләп бетергәч, Гусев Сабиров адресына усал гына берничә сүз әйтте дә янә Сафин мәсьәләсенә кайтып төште. Үзенең баштагы фикерләрен беркадәр яңадан «ныгыткач», сүзне Сафинга бирде. Васил бары бер генә сүз әйтте:
— Минем сүзем юк...— Диде.
— Димәк, сез үзегезне гаепле саныйсыз?
— Санамыйм! — Сафинның күз читләре тартылып-тартылып куйды.
Бу минутта Васил Сафинга караган кеше аның иреннәреннән кан качуын күрер иде.
— Нинди тәкъдимнәр бар?
— Мин монда әллә ни баш кигәрлек эш күрмим,— диде райбашкарма председателе
Бюро членнарының фикере икегә аерылуын бик яхшы төшенгән Гусев, озынча өстәл артында утырган кешеләргә карап-карап алгач, үзе суз куертты:
— Беренче тәкъдим: югарыда саналган гаепләре өчен иптәш Сафин- ны партия сафларыннан чыгарырга. Икенче тәкъдим... юк. Тавышка куям Бюро членнары гына тавыш бирәләр. Ягез, иптәшләр, кем дә кем...
Васил Сафинны партиядән чыгарыр! а бюро членнарыннан дүртесе тавыш бирде. Каршылар... алар да дүртәү иде.
Гусев, барыннан да бигрәк, үзе уңайсыз бер хәлдә калуын сизенде. Әйтик, унбер членның икесе командировкада икән, берсе кан басымы белән больницада авырып ята икән.. Нигә ул моны исәпкә алып эш итмәде? Больницада ятучы райфо мөдирен бюрога чакыртып алса? Кем белә аның ничек тавыш бирәсеп? Нишләсен, бюро утырышы башланганчы уйлабрак җиткермәгән икән шул. Гусев галстугын чишеп өстәл тартмасына гыкты. изүен ачып җибәрде. Ләкин ул бөтенләй тугарылып озак тормады:
— Бу мәсьәлә кон тәртибендә кала. Берничә көннән тагы карарбыз, әйләнеп кайтырбыз бу мәсьәләгә.— диде.
Шулай итеп, Васил Закирович Сафинның язмышы әлегә җир белән күк арасында эленеп калды.
23
һәркайсы үз машиналарына утырды, бер-берсенә күтәрелеп карамадылар Васил Сафинның нинди хәлдә икәне Сабировка билгеле. Шундый зур эшләр төгәлләнеп килгәндә нигә тырнак астыннан кер эзләргә? Бу Юлдашев ни уйлый икән? Аның максаты Сабировка күптән ачык иде инде. Тик ул аны бу хәглегә үк җитмәс дип уйлый иде. Күрәсең, ялгышкан һәм нык кына ялгышкан булып чыкты. Юлдашевның үз карьерасы
Ниһаять, баш вага торгач, Сабиров кискен бер карарга килде. Ул уйлаганын гамәлгә ашырганчы министрлык вәкиле Фирсовны күреп сөйләшергә теләде. Ләкин аны тиз генә таба алмады Аннары эш вакытында бик алай бүленәсе дә килмәде Дөрес, ул Фирсовның күбесенчә вакытын төзелештә уздырганын белә иде. Ул үзе дә анда еш була. Ләкин ана бу махсус кешеләр, белгечләр кебек үк озак йөрергә туры килми. Тегендә-монда барасы, башлангыч партоешмаларда буласы, җыелышларга катнашасы була. Вакыты анын бик чикле. Иртән иртүк чыгып китә дә кичен соңгарып кына өенә кайта. Шул нигездә гаиләдә күңелсез генә сөйләшүләр дә баш калкыткалый. Ул бүген Фирсовны беркая да таба алмагач, анын белән ничек тә кичке якта сөйләшергә булды һәм эшеннән соңга калып кайтты
Фирсов белән төзүчеләр клубында очрашты ул.
Тезүчеләр клубының залы халык белән шыгрым тулы, инә төртер урын да калмаган иде. Ишекләр шар ачык, алай да эсселеккә һәм тынчуга чыдап булырлык түгел Атаклы җырчылар. Ленинград филармониясе артисткалары — бер туган Федороваларның чыгышын тын да алмый тыңладылар. Рус халкының монлы көйләре бик күпләрнең күңел- лорен биләп алды. Бер-берсенэ охшаган биш туган, әйтерсең лә бер сулыштан, бер тавыш белән җырлыйлар иде. Залда утыручылардан, мөгаен. Геннадий Антонович Фирсовтан башка, аларны әле барсы да диярлек беренче тапкыр гына күрәләрдер Солтанга калса, халык җырлары аның күңел түренә үк кереп утыра инде! Залдагы һәркем кебек Солтан да Федороваларны яратып тыңлады, күңел кыллары тибрәнеп куйды. Вакытның ничек үтүе дә сизелмәде Концерттан таралганда да кешеләр, тәнәфескә чыккан кебек, ашыкмыйча гына атладылар
Алар клубтан өчәүләп чыктылар. Солтан беркадәр тын барды Аннары Фирсов белән сүзләре үзеннән-үзе ялганып китте. Алар бик әкрен атлыйлар, арттанрак чыккан кешеләр дә аларны узып киттеләр Шулай бэра-бара Солтаннар квартиры турына да килеп җиттеләр оары тик шунда гына Солтан хатынына ягымлы гына итеп эндәште:
— Минем Геннадий Антонович белән кайбер мәсьәләләр турында сөйләшәсем бар иде Гостиницага барсам, син каршы килмәссең бит
Хатыны берни булмагандай әйтте
— Геннадий Антонович кебек кеше белән төне буе сөйләшсәң дә рөхсәт миннән,— диде һәм йомшак бер тавыш белән гөлдерәп кенә
m, Ү3 тиресе өчен оерни алдында тукталып калмаячагын ник ул алдан п «үр» һзм бәяли алмаган1
Хәзер ана нишләргә сон?
Әнә шул уй Солтан Сабировиың башыннан чыкмады, аны гел борчып торды Бюро утырышыннан кайткач, кабинетында ишекле-түрле йөренде Сафии мәсьәләсенең хәл ителмичә калуы анын өметен азмы-күпме яиартып жибәргәндәй булды Әмма Гусев мәсьәләне җир белән күк арасында калдырмас. Тиздән аны якадан куяр һәм баштагы фикереннән чигенмәс. Беренче секретарь үзе өйдә булса һәм анын алдында икенче урынга күчү кебек мәшәкатьләр тормаса, билгеле, «тырнак астыннан эзләнгән кер» бу кадәр кабартылмас, бу кадәр кискен төс алмас иде. Өлкә комитетына язып караса? Никитинга телеграмма сукса? Нишләргә сон?
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
көлеп аллы
Сабиров Мәскәүдән килгән ике инженерның гостиницаның уңайлы гына бер бүлмәсенә урнашуларын белә иде Бүлмәдә форточка ачык, аннан саф һава кереп тора Икенче инженерның бүлмәдә юклыгым искәртеп, Сабиров әйтә куйды:
— Ә иптәш Зотов кайда соң? ,
— Ул пар казаннары цехында Көн-төн кайтмый Хәзер анда нн Манаплы момент, сезгә билгеле булганча,— диде Фирсов.
Икесе дә түгәрәк өстәл артына утырып, папирос кабыздылар. Сабиров, башта беркадәр тартыныбрак торгач, фикерләрен тупларга тырышып, сүз башлады. Ул Фирсовка әле көндез генә райком бюросы утырышында каралган мәсьәлә турында әйтте дә өстәп:
— Сез әйткәндәй, хәзер шундый җаваплы момент, Геннадий Антонович, ә иң кирәкле бер җитәкчебез өстендә кара болытлар куера,— днде.
— Таратырга кирәк ул болытларны,— дип, мәгънәле генә көлемсерәде Фирсов.— Әгәр, мин сезне дөрес аңлаган булсам, Солтан Сабирович, бу буталчыкларны оештыручыларның берсе безнең хөрмәтле коллегабыз Зариф Салихович булып чыга?
— Әйе, Геннадий Антонович! Аңа нидер җитми, аңа мәйдан тар кебек кылана. Мин инде күптән сизенеп йөри идем бу хәлне. Күрәсен, беренче секретарьның икенче эшкә китәргә йөрүеннән файдаланып, вакытны үзенчә отарга чамалый. Безнең тарафтан хәзер үк тиешле чара күрелмәсә, аның отып куюы да бар...
— Отып куюы да бар...— дип, ирексездән кабатлады Фирсов.
Фирсов, бер папиросны тартып бегермәстән, төпчекне көл савытына ташлап, икенчесен алып кабызды. Уйга бирелеп, кашларын җыерды. Аннары якты күзләре белән Сабировка текәлеп:
— Димәк, сез каршылыкка каршы хәрәкәт итәргә булдыгыз?—дип сорады.
— Сез мине дөрес аңладыгыз. Әйе...
Сабиров, терсәге белән өстәлгә таянып, учын маңгаена куйды, бер мизгел уйланып торгач, сүзен дәвам иттерде:
— Каршы якның картасы ачык: Сафиннан арыну... Эш барып чыкса, ул инде барлык җаваплы позицияләрне калдырырга тиеш була. Рәхим итеп теләсәң кая кит — дүрт ягың кыйбла. Шуңа юл куелса, гомуми эшкә нихәтле зыян, нихәтле зарар килә дигән сүз, Геннадий Антонович».
— Бу турыда ике сүз булырга мөмкин түгел,—дип, Фирсов партоеш- 'ма секретаре фикерләре белән килеште.— Япаны төзү авыр. Ә җимерү— ансат. Хата юлга басу да нәкъ шулай тормышны, бәхетне җимерә. Нишләргә уйлыйсыз? — дип янә сорау куйды Фирсов.
— Язарга.
— Кая?
— Өлкә комитетына...
— Ул гына җитәрме?
— Никитинга хәбәр итәргә.
— Дөрес! Ләкин тизрәк эшләргә кирәк!
Солтан таң алдыннан гына була торган серле тынлыкка чумган кия урамнан атлый. Баганаларда электр лампалары күз кысалар. Кайдандыр түбән урамнар ягыннан этләр өргән аваз колакка килеп сугыла. Ул да булмый, тальян гармунның таныш моңнары ишетелә, гармунга кушылып җырлаган тавышлар да көчәя бара.
Каядыр еракта төн каралыгын таң яктысы куып килә иде. Хатыны аңа ишек ачты да, күзенә менгән йокы авырлыгын җиңә алмыйча, янә урынына барып ятты.
Күптән яктырган иде инде. Тәрәзә пәрдәләре өстеннән, утлы сөлге шикелле, кояш нурлары уйнаганда, хатын йокыдан торды. Бу нихәл— Солтан күренми. Ул кайда булыр? Хатын гадәттә ире язу-сызу, уку белән шөгыльләнә торган кече бүлмәгә чыкты. Ни күзләре белән күрсен: Солтан, өс киемнәрен дә салмыйча, диванга кырын яткан да йоклый. Өстәлдә кәгазьләр таралып ята. Конверт... Ябыштырылмаган конверт эченнән берничә дәфтәр битеннән торган хат алды. Берничә юлын укып хатның хатын-кызларга язылмаганын белгәч, янә конвертына кире тыкты. Ул иренең һаман эш, төзелеш турында кайгыртуын төшенеп, башын селкеп куйды һәм, аяк очларына гына басып, иртәнге чәй әзерләргә кереште. '
Васил Закирович Сафин нихәлләрдә икән?
Эшкә барышлый Солтанның башына нигәдер гел шул уй килә торды. Тормышта аның үз фәлсәфәсе бар иде. Ул фәлсәфә төзүчеләр арасында ф кайнашып йөргәндә күзәтүләрдән туды. «Баш кешенең ниндирәк кәефтә булуы эшчеләргә тәэсир итә. Әйтик, башлыкның чырае сытык, төсе ачу- =? лы. күз карашларында шәфкать нуры чагылмый икән, ул гасабилана м һәм тузып-кызып йөри икән, шул нәрсә аның кул астында эшләүчеләргә я да үзенең күләгәсен салмый калмый».
...Василга үзенең язмышын Гөлзадә белән бергә бәйләгәч, таңнар да = нурлырак, көннәр дә ямьлерәк, кешеләр дә күңеллерәк һәм ханлырак £ күренә башлады Гүя ул күптән, әллә каплардагы урманнар, таулар ф арасыннан кочак җәеп килгән бәхетне соңгарып булса да тапты кебек. я Хәзер аның кечкенә гаиләсендә дә тантана иде һичкем өйрәтмичә, э Ринат Гөлзадәгә «әни» дигән кадерле сүзне дә әйтә башлады. Моның * өчен Гөлзадәнең инә очы кадәр дә күңеле кителмәде, киресенчә, сөенече ’ генә артты Тик ул үзе малайга «улым» дип кенә әйтә алмады. Әле күп- < тән түгел генә кияүгә чыккан, кызлык хисләреннән аерылып җитмәгән »• бу яшь затка алай әйтүе кыен, балага ни дип әйтергә белми аптырый х иде ул. Тормыш бит бу. Бер нәрсә дә бер урында тик тормый, бер әйбер * дә дөньш а ничек пәйда булса, шул хәлендә калмый Үзгәрә. Кем белә. л бәлки Гөлзадә дә иртәме, соңмы ана булыр. Аның инде икәү кушылгач, ® өченче жан иясен көт тә тор! Шул чагында ул хәзерге кебек «Ринат» u дип кенә эндәшмәс, «улым» дигән тагы да җылырак, тагы да шәфкатьлерәк сүз белән җавап кайтарыр сабыйга.
Гашүрә әбигә килгәндә, өенә килен төшкәч, аның дөньясы түгәрәкләнеп, кыйбласы нурланып китте, олыгайган гәүдәсенә «хода җиңеллек» салды кебек. Карчыкның ин интеккәне — кешегә сусавы басылды, рәхәтләнеп сөйләшерлек, киңәшерлек кешесе бар хәзер. Югыйсә, улы башлы- күзле булмаса, чит-ят җирләрдә торырга теләге дә суына башлаган иде. Теге беренче килене янында ана килеп-килеп кунак булгалаудан гайре, алай озак торырга туры килмәде. Тик шулай да Нурзидәнең кайнанасы белән теләмичә генә, төксе сөйләшүе, үзен һавалы тотуы ошамый иде карчыкка. Гәрчә ул нихәтле гомерләр яшәп бу тиклесеи үз эчендә саклады. бер чагында да ризасызлыгын тышка чыгармады. Гөлзадә турында уйлаганда кайнананың төсләре яктырып китә: «Бусы, ичмасам, үзебез кебек прастуй кеше. Дөрес, әле аның белән күп торып карамаган. Киленен мактаган каЙнанй, кайнанасын хөрмәт иткән киленнәр ул хәтле күп очрамый. Әмма, ничек кенә булмасын. Гөлзадәнең кылтым яклары сизелми, н болай барса, гомер-гомергә әйбәт булыр төсле» Җитмәсә, яшь киленнең ни тотса шуңа кулы ябышып торуы, аш-суга осталыгы, тегү-чигүгә маһирлыгы карчыкның түбәсен бөтенләй күккә тидерде. Ә йомшак, татлы теле! Кеше арасына бит барысы да кирәк, бер генә китеклек тә, бер генә «ямау» салган җире дә булмасын.
Васил Гөлзадә алдында нихәтле сабыр һәм борчусыз күренергә тырышмасын, эчтән ул тыныч түгел, бюро утырышында аның йөрәгенә яра салган гаепләү күңелен айкап тора, әллә нинди авыр тойгылар Уята иде
Кем белән сөйләшсен. кайгы-кичерешләрен кем алдында түксен? Андрей Акимович Никитин өйдә юк. Хәзер үзе өчен бердәнбер терәк Солтан Сабиров икәнен уена китерде ул. Сафин райкомнан кайткач ук, «иын янына барып сөйләшергә ниятләсә дә, пар казаннары цехында ки-
•• 'К- У.» N в.
65
чекмәс эшләре булу сәбәпле парткомга бара алмады. Ә бер эшкә чумгач... Эш барысын да оныттыра, барысын да истән чыгара, күңелдәге борчуларны куып, алар урынына үз борчуларын өсти, кеше җилкәсенә үз мәшәкатьләрен сала. Монтажчылар иң җаваплы эшләрне башкарган бу көннәрдә Васил як-ягы тимер култыксалы тар баскычлар буенча әле аска төште, әле өскә менде. Янгын сүндерүчеләр шикелле, башларына каска, өсләренә саргылт брезент чалбар һәм курткалар кигән, ут көлтәләре чәчә-чәчә торбалар тоташтыручы, металл тишүче, эретеп ябыштыручы яшь ирләр, егетләр янында кай ара ул тукталып, теге-бу турыда кииәш-күрсәтмәләр бирә, бер үк вакытта үзе дә аларның сүзләренә колак сала иде.
Ул шулап көпә-көндез йөзләгән утлы кылычлар белән һаваны телгә- ли-телгәлп кайнашкан кешеләр арасында әвәрә килеп йөргәндә, аның янына партком секретаре Сабиров үзе килеп чыкты. Беренче сүзләрне әйтеп күрешүгә үк Сабировның якты чырае Сафин йөрәгенә ниндидер тынычландыру шифасы салды кебек. Өстенә ак тукыма костюм кигән, ялан башлы, аксылрак чырайлы бу кешенең текә маңгае тагы да биегәйгән сыман күренде аңа. Монда — булачак пар казаннары цехында — мотор тавышлары, металл чыңнары шау-шу, гүләү тудырганлыктан, яхшы ук кычкырып сөйләшергә туры килә. Төтәсләнеп тузан бөтерелгән шушындый урынга кар кебек ак костюм киеп килгән Сабнровка Васил беркадәр гаҗәпсенеп карады. «Ак кош булып килгән, моннан киткәндә кара карга кебек булуы бар»,— дип уйлап алды.
Монтажчылар партком секретаре белән, эшләреннән бүленмичә, баш кагып кына исәнләштеләр.
— Куыралар егетләр!
— Куыралар, почем зря куыралар! Зур сабан туеның бәйге көннәре якынлаша бит,— диде Васил.
— Именно шулай! Үзегезнең кәефләр ничегрәк соң, Васил Закирович?
— Кычкырып җыларлык түгел,— диде Васил беркадәр корырак төстә, һәм аның чырае алмашынган кебек булды. Бары шунда гына Сабиров бирелгән соравының бигүк урынлы булмавын, аның иң авырткан җиренә бәрелгәнлеген аңлап алды Ләкин эш ул уйлаганча ук шигәерлек булмады, ахры, Васил дәвам итте:
— Кайгырырга вакыт юк. Хет тәүлек утыз сәгатьтән торсын, барыбер җитешә алмас идең...
Билгеле, бу аның зарланып әйтүе түгел иде. Сабиров бу тиклесен бик дөрес аңлады «Берүк шулай булсын»,— дип юрады. Дөресен әйткәндә, бюро утырышында Васил Сафинга карата булган үчегүләрдән соң, ул аны канатлары бик салынкы, кәефләре җимерек хәлдә күрермен дип уйлаган иде. Васил Сафинның алай коелып төшмәве, җиргә нңмәге секретарьның эченә җылы салды.
Төп корпус бинасының өченче катында үзенә аерым бер рәт булып тезелгән куе яшел төстәге вагоп-контораларның тәрәзәләрендә тәүлек буена ут сүнми, ишекләр ябылып тормый. Бу вагоннарга читтәнрәк карап торсаң, менә-менә кызыллы-яшелле күзләрен уйнатып поезд килеп чыгар да вагоннар дәррәү кузгалып китәр сыман. Ә алар кузгалмыйлар. Вагон-контораларда— монтажчы-төзүчеләр штабы. Шулармын берсендә ярты вагонны Сафин кабинеты били. Сафин белән Сабиров шул кабинетка керделәр. Тәрәзә буендагы почмакта — язу өстәле. Телефон. Стена буйларына ярым йомшак урындыклар тезелгән. Стеналарга җиңел, нечкә таяклар белән төрле проектлар эленгән. Сафин өстәл артына, Сабиров аның каршысына утырды. Төзелештә иң авыр йөкне тартып баручы җитәкчеләрнең берсе, тыйнак табигатьле, шау-шуны яратмый торган, ләкин бу көннәрдә язмышы үлчәү тәлинкәсенә куелган бу кешегә җылы сүзләр әйтергә теләде Сабиров. Ләкин, сүзенең бик беркатлы
ввлеп чыгуыннан сагаеп, бармакларын өстәл пыяласында биетеп утыра бирде. Хат турында сүз башласа ничек булыр? Ул шул рәвешчәрәк уйланып утырганда, Сафин үзе башлады
— Беренче үзе кайчанрак кайта икән?
Бары шуны ишеткәч кенә, Сабиров кыюланып, жан.таныбрак китте: ф
— Беренче секретарь тиз генә кайтмас әле.
— Нишләп? J
— Ул чираттагы ялына киткән. Анда ким куйганда бер ай булыр- S
зыр. Аннары башка эшкә күчәргә тиеш. а
— Наратлыда кем калыр? Гусевмы? <
— Минемчә, ана шул икенче секретарь булып эшләсә дә. бик £
житкән. “
— Бюро утырышы тагы кайчанрак булыр икән? — дип сорады =
Сафин. н
— Артык сузмаслар,— диде Сабиров —Юлдашев та бик ашыктыра, ф
иичә карама — машинасы гел район юлында Алай да утырышны бу якын көннәрдә генә үткәрә алмаслардыр әле. Ни өчен дисәк, бердән, ® бюро членарыннан берсе һаман авырып ята. Икенчедән, районда сөт, - ит планнарының үтәлеше хөртирәк тора Өстән кыздыралар... Иртәгә ® колхоз председательләрен җыеп сөйләшәчәкләр икән әле. <
Икесе дә урыннарыннан тордылар. о.
Сабиров, тимер идәннәр буенча шак-шок атлап барганда, алдына х карамаган булган, күрәсен, берәү белән чак-чак кына маңгайга маңгай * бәрелми калды. Күтәрелеп караса — аның каршында Гөлзадә тора иде £ Кабарынкы чәчләрен зәңгәр төстәге косынка астына яшергән, соры ә курткалы, тар чалбарлы авылдашы үзенен бу кыяфәте белән хатын-кыз- и лардан бигрәк, яшүсмер малайларга охшый иде Ләкин бу беренче карауга гына—ә чынында пешеп житкән алма кебек матур иде ул. Гөлзадә, сөрмәле керфекләрен тибрәндереп, кычкырып жибәрде:
— Солтан абый!
— Гафу ит, сенел, минем игътибарсызлык аркасында «авария» була язды.
Гөлзадә чыркылдап көлеп жибәрде. Аның кулында кечкенә-жыйнак кына азык-төлек сумкасы күргәч. Сабиров Гөлзадәнең нигә ашыгуын, кая баруын шундук чамалап алды;
— Аның янынамы?—дип. Сафии кабинетына таба ымлап күрсәтте.
— Әйе, Солтан абый, икебезнең дә тамак ялгап аласы бар
— Анысы капкалап алу ярый.—дип, Сабиров, гүя авылдашының күз карашына буйсынып, китә алмый торды —Кайда эшлисез, һаман идарә пультендәме?
— Шунда эшлибез. Бу араларда безнең бригаданы оныттыгыз, Солтан абый.
— Онытмадым һич тә. Участоклар күп, кайсына жнтешәсең?! Сезнекеләр янына да барып чыгарга тырышырмын.
— Килегез, безнең кызлар сагынып беттеләр инде сезне.
— Бәхетле булырлар, бәхетле булырлар.— дип кабатлый-кабатлый, төп корпус бинасыннан чыкты Солтан Сабиров.
15
Төрле сүз йөрде.
Пар казаннары корылмасындагы кеше үлү вакыйгасыннан соң күп тә тормый Карчыганың төзелештән китеп баруы сәбәп булды бу сүз- ләрти Имештер, Фарук Фарукшнн белән Карчыга арасында байтактан бирле дошманлык яшәп килгән. Карчыга үч алу өчен уңайлы форсат кына карап йөргән Төнге сменада эшләгәндә, жай узеннән-үзе килеп чыккан—өстә эшләүчеләр кайсы кайда тамак ялгарга, ял итәргә тарал-
гач, Фарук белән Карчыга икәү генә калганнар. Әнә шунда инде Карчыга Фарукны биш катлы йорт биеклегендәге корылмадан төртеп аска тәгәрәткән, имеш...
Бу хәбәр поселоктагы бер генә ишекне дә, бер генә капканы да читләтеп узмады. Уты сүнеп бетмәгән учак шикелле, шул имеш-мимеш пыскудан тукталып житмәгән көннәрнең берсендә партком бүлмәсенең ишеген шакыдылар.
— Рәхим итегез,— диде Сабиров.
Бүлмәгә кыюсыз гына килеп кергән озын буйлы, киң җилкәле, тузып торган очын чәчле, чигәләреннән иягенә килеп тоташкан куе сакаллы берәүне күргәч, Сабиров күзләрен челт-челт йомгалап алды. Ул бу ят кешене күзләреннән һәм башка берәүдә дә булмый торган калын тавышыннан таныды:
— Карчыга?!
— Әйе, мин, гражданин... то-есть, иптәш секретарь.
— Син бит күренми идең... Сез...
— Шулай туры килде, иптәш секретарь — Шуларны әйткәч, Карчыга телен йоткандай тынып калды. Моннан өч айлар элек ул таза, түгәрәк битле булса, хәзер аның йөзе очлаеп тора, яңаклары суырылып эчкә баткан, болай да з>р борыны кылычланып юкарган, күзләре шар кебек зурайганнар иде. Карчыганың чәч-сакаллары да бу хәтле тарау һәм озын түгел иде.
— Я, сөйләгез, мин тыңлыйм,— диде Сабиров.
Карчыга аска карады. Сабировтан папирос сорап алып кабызды да аның күзләренә туп-туры карап әйтте:
— Мин гаепсез, иптәш секретарь!
Сабиров аптырый калды, әкренләп аның гасабилыгы арта барды:
— Гафу итегез, минем сезне гаепләргә җыенганым юк ич. Эш нәрсәдә соң?
— Мин беләм: сез — яхшы кеше.
— Әйдә, мәсьәләгә якынрак килик.
— Мәсьәләгәме,— дип, авыз-борыныннан төтен чыгарып дәвам итте Карчыга.— Сез беләсездер, мин качып киткән идем...
— Эштән качарга ярамый,— дип искәртү ясады Сабиров.
Карчыга папиросын авыз тутырып берничә тапкыр суырды да төпчеген өстәлдәге көл савытына батырды. Ул, секретарьга килгәнче, төзелеш башлыгы урынына калган Юлдашевны эзли-эзли тинтерәп беткән икән. Туры китерә алмаган. Инде туры китерсә, тегесенең эше гел тыгыз икән. Кабул итмәгән моны зур начальник. Аннары ул Сафинны күрергә булган. Аның янына барырга чыгып та, ярты юлдан кире борылган.
— Нигә борылдыгыз? — дип сорады Сабиров.
— Шулай, мин аннан куркам.
— Куркасыз?
— Әйе.
— Нигә?
— Моның өчен мин үзем гаепле, билгеле. Нигә дисезме? Васил Закирович эш вакытында тик торуны, шәләй-вәләй йөрүне бер дә яратмый. Минем пшене үзегез беләсез... Перекур с дремотой, теге-бу... Мина аннан ничә тапкырлар эләккәне бар... Мине күрүгә күзләрендә утлы фонарьлар кабына аның. Ә сез менә, егетләрнең сөйләвенчә, бөтенләй башка кеше...
— Салпы якка салам кыстырмыйча гына сөйләп булмыймы? —дип, аны бүлдерде Сабиров.
Карчыга, бер җайга төшеп, салмак кына сөйли бирде.
— Кыскасы, шул: кайттым, тикшерүче янында булдым. Дядя Фарукның ничек егылуын сөйләдем.
— Сез нигә качып киттегез соң?
— Курыктым, үзем дә ни эшләгәнемне белмәдем.
— Ул ничек егылды?
— Дядя Фарукмы? Ничек уена килгәндер инде, ул төнне дядя Фа
рук эштән тукталган арада папирос кабызды да тимер култыксага барып сөялде. Култыксага таянган килеш тарта башлады. Күп тә үтмә- де. башы белән аска һап бу! Әле генә тере кеше күз ачып йомганчы * юкка чыкты, агаем —Фарукка шундый бәхетсезлек килгән чакта Карчы- < га аннан дүрт-биш метр читтәрәк, бер апа белә сөйләшеп торган = булган. £
— Ул хатынның фамилиясе ничек?
— Сәетхужина. u
— Кайда соң ул хәзер? 5
— Казанда больницада ята, ди. х
Әле генә исеме телгә алынган ханым әлеге хәл булган көнне үк бик 3 каты авырып китеп, һушын югалткан хәлдә, санитар самолетта Казанга озатылган иде. Сәетхужинаның бөерләре авыртып, аңа катлаулы one- * рання ясаганнар. Хатынның хәле беркадәр арулана төшкәч, Наратлы ® районы прокуратурасының тикшерүчесе Казанга барып, аның үз авы- 2 зыннан сөйләтеп, һәммәсен беркетмәгә язып алган. s
Башта үзе качып киткәч. Карчыгага карата тикшерү органнарының < чиннан да шиге туган булган. Инде хәзер ике кеше бер үк сүзне сөйләп о. торгач, күрсәтмәләр тәңгәл килгәч, мәсьәләгә тиешле ачыклык кергән х булып чыга. Сабиров, шул рәвешчәрәк уйлап, сорый куйды: >•
— Димәк, сезнеңчә, Фарук Фарукшинның үлемендә берәү дә гаепле 2
тугел? о
— Гаепле,— диде Карчыга әкрен генә, басынкы бер тавыш белән. u
— Ә кем гаепле?
— Ул үзе.
— Үлгән кешене ничек гаеплисең? Анысы булмый.— диде Сабиров, нн өчендер авыр сулап. Аларның гел бергә йөрүләре, бергә эчүләре турында Сабиров күптән хәбәрдар иде. Аларны адәм күзенә күренерлек сыйфатларын югалткан кыяфәттә очраткалаганы да булды. Шуларны исенә төшергәч, тагы сорамый түзмәде:
— Бу хәл булыр алдыннан эчкән идегезме сез?
— Эчкән идек,— диде Карчыга, күзен дә йоммыйча.
Карчыганың сүзләре ялган булырга тиеш түгел. Димәк, Фарук култыксага таянып аска карап торганда башы әйләнеп егылган булып чыга. Сабировның хәтер тартмасында моннан жнде-сигез ел элек булган Жан тетрәткеч бер хәл калкып алды. Ул югары партия мәктәбендә укыган елларда, шулай салмыш белән хәтсез дуслашып өлгергән бер студент, тулай торакның дүртенче катындагы баскыч култыксасына таянып торганда, аска егылып төшеп һәлак булган иде. «Бик күп бәхет- сезлекләрпең башы —эчүдә. Бездә эчүгә каршы лекцияләр онытылганда бер генә була Врачлар белән ныклы элемтәгә керәсе бар. Эчүгә каршы Даими төстә көрәш алып барырга...» Бу уй Сабировның күңеленә кат- кат килә торды.
Карчыга әйтәсен әйтеп бетергәч тә китәргә ашыкмады. Беркадәр тын калып утыргач, кинәт әйтеп ташлады:
— Ә мине япмаслармы, иптәш секретарь?
— Сез бит инде прокуратурада булгансыз?
— Әйе.
— Шулай булгач? Утыртыр исәпләре булса, сез монда йөрмәс идегез .
Сөйләшү байтакка сузылды. Ахырында Карчыга үзен элекке эшенә кайтаруда секретарьның ярдәм итүен сорады. Бервакытта да, беркайчан Да тәртип бозмаска, эчүне ташларга вәгъдә итте.
Сабиров аны баштарак артык житди һәм төксерәк төс белән тын- ласа, бара-тора секретарьның чырае ачылды, күзләренә көләчлек бәреп чыкты. Карчыгага ул ярым шаяртып, ярым житди итеп әйтте:
— Сез инде тормышыгызда йөз сиксән градус борылыш ясыйсыз икән, бу чәчләрегезне дә адәм рәтенә кертегез. Яп-яшь килеш җирән поплардай тузынып йөрү бер дә килешми. Сакалга инде ул кадәр бәйләнеп тә булмый, теләгән кеше үстерә бирсен.
Карчыга, партком бүлмәсендә утырган арада, беренче мәртәбә рәхәтләнеп кычкырып көлде:
— Рәтләтәм чәчне, иптәш секретарь, рәтләтәм. Менә күреп торырсыз.
— Ә эш мәсьәләсендә — кайгырмагыз, мин Васил Закирович белән сөйләшермен,— дип. җылы гына озатып калды аны Сабиров.
Карчыга чыгып киткәч, ул, мәсьәләне төбенәчә ачыклау теләге белән, иң элек прокуратурага шалтыратып сөйләште. Аннары телефонын төп корпустагы вагон-контораларның берсе — Васил Сафин кабинеты белән тоташтыруны сорады. Сафин белән сөйләшкәндә, аның тавышы басынкы, күңеле шактый тыныч иде.
16
Гадәти бер иртә...
Самолет алтынчы яртыда кузгалып китте. Шанлы Казан каласы үзенең әллә ничәшәр катлы зур йертлары, сорылык эчендә яшел утрау булып күренгән бакчалары, өзлексез рәвештә кырмыскалар кебек троллейбуслар, трамвайлар, автомашиналар кайнашып торган урамнары, күкләргә сузылган завод торбалары һәм жемелдәп күз кыскан сулыклары белән юлчыларны, хәерле юл теләгән шикелле, озатып калды. Андрей Акимович Никитин һәммәсен йотлыгып карады, күзләрен тәрәзәдән алмады. Әллә нигә бик якын, бик сөйкемле, әллә нигә шунда анык яшьлек елларын искә төшерде бу карт һәм шул ук вакытта егетләрдәй яшь шәһәр. Шул күз карап туймаслык шәһәр күренешләре белән бергә, кояшлы иртә аларга байтак кына ияреп барды, һава тын, җилсез булганлыктан, һава чокырларына төшереп интектермәде, йөрәкләрне жу иттермәде. Су өстеннән йөзгән метеор кебек, тын гына йөзде самолет. Кеше күп түгел, иркен иде.
Идел киңлекләрен үтүгә, куе болытларга килеп керделәр. Көн караңгылана. күңелсезләнә барды. Куе урман эчендәге сирәк-мирәк аланлыкларга охшаган ачыклыкларга да килеп чыккаладылар. Ләкин соры болыт юрганы аларны каплап алырга ашыкты. Яна Наратлы аэропортына шул үзләрен озата барган болытлар китереп җиткерделәр. '
Менә тагы бәхет! Самолеттан юлчылар төшкәндә, дөньяны балкытып кояш елмайды Никитин, күтәрелеп карагач, көнчыгыш яктан күк битенә зәңгәрсу итәген сузып аязлык иңләп килүен күрде. Бу аязлык арта бара, кояштан сузылган меңләгән утлы кылычлар җир өстен томалап торган соры шәүләләргә һөҗүм итәләр һәм аларны чигендерә баралар иде.
Никитин көньяк санаторийларның берсендә, йомшак һәм җылы дулкынлы Кара диңгез буенда дәваланды. Монда булуның яхшы ук файдасы да тиде шикелле — буыннары ныгып, тәнендәге сызлаулары сизелерлек кими төште. Саулыгы начар чакта врачларның теге-бу киңәшләрен, кушканнарын төгәл үтәсә һәм шуның белән юанса, сихәтлеге ныгый барган саен күңеле аны тизрәк төзелешкә тартты. Аның, бернигә дә карамастан, өйгә кайтасы килә башлады. Төннәрен йокысыннан да рәте китте диярлек Шундый кәеф-pyx белән сабырсызланып йөргән көннәрнең берсендә Солтан Сабировтан килеп төшкән хат аны юлга чакырды. Врачларның дәваланырга кирәклеге турындагы киңәшен бер якка куеп торырга туры килде.
Никитин, башка вакытлардагыча, кайчан, кайсы рейс белән кайтачагын алдан хәбәр итмәгәч, аэропортта аны жинел машина көтеп тормый иде. Ул, юлында очраган таныш-белешләре белән күптән керешеп, исәнлек-саулык турында сүзләр алышкач, гаражга шалтыратты. Елкылдап торган кара озынча жинел машина озак көттермичә килеп тә житте.
— Артык кума,— диде Никитин шоферга.
Бер як битендә зур гына миңе булган урта яшьләрдәге шофер жиз $ чыбык кебек тырпайган мыек очларын бөтереп куйды. Андрей Акимо- з вичнын иген басуларыннан үткәндә тын гына, онытылып карап барырга 5 яратуын ничек исеннән чыгарып җибәргән ^ле ул? Ара алай бик якын < булмаса да, төзелеш күренешләре — зур-зур биналар, таш-кирпеч пу-һ латлар ниндидер бер серле төскә манылган панорама шикелле күренә- “ ләр иде. Алдагы иңкүлекне чыккач, ерактагы төзелеш гәүдәләнә, үсә = барды. Алар арасында ин беренче булып күзгә бәрелеп торганы — кош- 2 лар очар биеклеккә күтәрелгән төтен суырту торбасы иде. ф
— Салып бетерделәрме? — дип, шоферга мөрәҗәгать итте Никитин
— Бетерделәр! Әле кичә генә башына байрак куйдылар.
<Бу труба ике блокка хезмәт күрсәтәчәк. Футеровканы ашыктырырга х кирәк»,—дин уйлап алды башлык. =
Нигезенә ком түшәп, аның өстенә нак чуер таш салынган тигез юлда ® былчыраклык, юешлек беленми. Тик вак ташларның машина артыннан а. черт-черт чиертеп калулары гына ишетелә иде. Ә ул читләрендә урыны- х урыны белән күлләвекләр күз ялтыратып калалар Юлның сул ягында * арыш басуы, уң ягында ефәк шәл чукларын талгын гына селкеп утыр- “ тан кукуруз кырлары китә. Дымлы, саф кыр һавасы ачык тәрәзәдән © ургылып-ургылып машинага керә һәм әле мичтән генә чыккан каннар ° икмәкне искә төшереп, әле бал исен хәтерләтеп, кәеф-рухларны хуш- ландыра, күңелгә әйтеп бетергесез бер рәхәтлек сала иде
— Бик каты яуган, ахры, бу тирәләрдә?
Шофер үзе белән янәшә утырган Никитинга таба башын янтайтыбрак җавап бирде:
— Өч көн буена туктамады яңгыр. Бер сибәләп, бер чиләкләп коеп торды Әле менә сез кайтыр алдыннан гына болытлар тарала башлады, Андрей Акимович.
• 1 — Алайса, мин җиңел аяк белән...
— Шулайга охшый,—дип елмайды шофер
Сагынып көтелгән кунакны каршылаган төсле җылы, иркәләгеч дулкыннар кочагында тын гына барганда, саргылт-аксыл теземнәр, аннары урылмаган кишәрлек ягасында бер-берсепнән ерак булмаган комбайннар күренде. Янгыр яву сәбәпле хәрәкәтсез торган бу зур машиналар Никитинга ничектер кызганыч сыман тоелды Хәтта ул аларны көзен күл буенда бер аякларын канатлары астына яшереп, сынар аякта тын гына йокымсыраган казларга охшатып куйды Озакламый шунда таба мотоциклга, моторлы велосипедларга утырып, басуларга килүче механизаторлар очрый башлады.
— Акъяр егетләреме?
— Әйе, Андрей Акимович.
Тиздән Иске Наратлы артта калды. Сулыкның тимер-бетон белән ныгытылган буасы өстендәге тигез юлдан элдерде. «Нинди шәп! Әйтерсең лә Кара диңгез буе»,—дин уйлап алды Никитин. Хәзер инде төзелешкә якынайгач, күк гөмбәзенә барып терәлгәндәй, мәһабәт торбаның башында кызыл байрак җилфердәвең ку pen, ул рәхәт тойгыларга бирелде
Өйдәгеләр бик сагынганнар иде аны. Хатыны Роза Павловна кочагын җәеп каршы алды, күзенә чыккан яшьләрен сөртте Ләкин Никитин •йдә артык юанмады Санаторийда ничек ял итүен, андагы шартлар, маньяк табигате, һаваларның торышы турында чәй эчкән арада кыска-
кыска гына итеп сөйләде дә төзелешкә китте. Роза Павловна иренең болан иртә кайтуының сәбәбен белә, партком секретаре Никитинга ашыгыч хат язуы турында ана әйткән иде. Алай да, ай күрде, кояш алды, дигәндәй, Андрей Акимович шулай жәлт кенә чыгып киткәч, хатынына ни өчендер ямансу булып китте. Ул ашыкмый гына табын җыярга кереште.
Партком секретареннан хат алгач, Никитин Юлдашев белән бергә эшли башлаганнан бирле булган хәлләрнең һәммәсен, һәммәсен күз алдына китерергә тырышып, зиһененнән үткәрде. Юлдашевнын төп проблемаларны, төп эшләрне бер чнткәрәк куеп, икенче һәм өченче чираттагы— күләме ягыннан кечкенәрәк эшләр, прораб яки участок башлыклары шөгыльләнергә тиешле эшләргә кул-аягы белән чат ябышуы Никитинга электән дә ошамый, ул аны бу хакта искәрткәләп тә тора иде. Инде хәлләр бу чиккә килеп җиткәч, ягъни бу сыйфатлар янына куркаклык, эчкерлелек, вак җанлылык һәм карьеристлык хисләре дә өстәлгәч, аның алдында ул бөтенләй чит-ят кеше булып күренә башлады.
Никитин үзе ялда чакта аның кабинетында Юлдашев шөгыльләнгәнен белә иде инде. Ничектер бу минутларда кабинетка аяклары тартмады. Иң элек, Юлдашев белән очрашканчы, Никитинга башкаларны күрергә кирәк иде. Ул, конторага килеп кергәч тә, икенче каттагы үз кабинетына күтәрелмәде. Буяу исе бетеп җитмәгән, салкынча, тар коридорның бер як башына урнашкан партком бүлмәсенә керде. Солтан аның кайтканын ишеткән иде инде. Төзелеш башлыгын күргәч, ул урыныннан торып, өстәл артыннан чыкты да кочаклашып күрештеләр.
— Исән-сау гына кайттыгызмы, Андрей Акимович?
— Күрәсез, сезнең хәер-фатихагызда,— диде Никитин.
— Сездә чын көньяк төсе. Яшәргәнсез кебек.
— Комплиментыгыз өчен рәхмәт, Солтан Сабирович!
— Сезне борчырга туры килде инде,— диде Сабиров, гафу үтенгән тавыш белән.
— Зарар юк.— Никитин калын тавышы белән көлеп куйды.— Эш интересы кушкач — кая барасың? Дөньяда төрле хәлләр була, һич көтелмәгән каршылыклар килеп чыга...
Бер-ике минут сүз алышкан арада, секретарь өстәленә тоташтырылган озынча өстәл янында аларга арты белән утырган кеше, уңайсызлана калды булса кирәк, урыныннан торып, ишек катына килә башлады.
— Ник кузгалдыгыз, утырыгыз,— диде Сабиров.
— Мин бүтән вакытта килермен...
Бу кешегә Никитин да игътибар итте. Ул аңа күзләрен төбәп, җентекләп карап тордй да беләгеннән тотып алды:
— Болай мыеклар җибәргәч, сине танырлык та түгел, иптәш... Га-фиятуллин! Син бит идарәнең Почет тактасында...
— Әйе, Андрей Акимович.
— Пар казанын күккә күтәрешәсең! — Никитин кулларын югары күтәреп өскә күрсәтте.
— Так точно, иптәш начальник!
— Ничек соң, эшләр барамы?
— Бара!
— Экскаваторыңны сагынмыйсыңмы?
— Сагынсам, кире кайтып булыр ич? Ә хәзергә көн кадагында — монтажлау.
— Әлбәттә, беренче номерлы эш, бурыч — монтажлау хәзер, Зиннур дус!
Никитин төзелештә даими эшләүчеләрнең бик күбесен белә, аларны тантаналы җыелышларда гына түгел, эшли торган урыннарында да әледән-әле күреп йөри иде. Ул. бер Сабировка, бер Гафиятуллинга карап, ярым шаяртып күз кысты:
— Нәрсә, әллә партиягә кодалыймы секретарь?
— Әйе,—дип югалыбрак калды Зиннур. Үзенең яңакларына кызыллык йөгерде.
— Инде кодаладык! Ике коммунисттан рекомендация бар,— диде
Сабиров. ф
— Ә өченчесе?
— Сез кергәндә менә шул турыда сөйләшеп утыра идек әле,— диде $
Сабиров. й
Никитин, куе кашларын бер кушып, бер аерып, калын тавышы белән 2 кычкырып әйтте: <
— Бу да безнең беренче номерлы бурыч бит, Зиннур дус.— Никитин Ь
ана дустанә карап торды.— Мин сезне ике елга якын белом ич. Төзе- “ дешкә Васил Закирович Сафин белән бергә килеп төштегез.—Никитин = ияк очын кашып алды:— Өченче рекомендацияне үзем бирсәм, риза £ булырсызмы? Ф
— Ник риза булмаска, әлбәттә, риза,— диде ике тавыш берьюлы.
Парткомнан Зиннур Гафиятуллин күтәренке күңел белән чыгып “ китте. *
Никитин куанып әйтә куйды: ~
— Кешеләр үсә! Мондый егетләр бар чагында әллә нинди зур эш- <
лар дә куркыныч түгел. Партиягә керәләр. Иң алдынгы сызыкта ба- о. рырга телиләр һәм баралар. х
— Бу айда производство алдынгыларыннан унбер кеше партиягә *
керергә гариза бирде,— диде Сабиров. “
Никитин «Т» хәрефе рәвешендә куелган өстәлләрнең бер башына э барып утырды. Сабиров та аңа якын гына икенче урындыкка күчте. °
— Вакытында скыңгырау шалтыраткан» өчен рәхмәт сезгә, Солтан Сабирович,—дип, янә ашыкмыйча гына сүз башлады Никитин.— Шулай булмаганда кайбер кайнар башлар төзәтеп булмаслык хаталар ясап ташларлар иде. Мин инде күңелемнән катгый карар кабул иттем. Ләкин кайбер ачыклыйсы детальләр, мәсьәләләр бар...
Төзелеш башлыгы, Сафияга тагыла торган барлык гаепләр турында партком секретареның әйткәннәрен игътибар белән тыңлаганнан соң, авыр сулап алды да:
— Сезнеңчә, ничек, Солтан Сабирович, бу Юлдашевка ни житми?— дип сорады
— Кешелек житми, Андрей Акимович, кешелек.
— Димәк, без күреп житкерә алмаганбыз, аның башында андый уйлар бер бүген генә тумагандыр ич? Күптән...
— Минемчә дә күптән...
— Ул башындагы мәкерле исәпләрен гамәлгә ашыру өчен уңайлы форсат кына көтеп йөргән булган. Аңа дөнья тарая башлаган.
— Бөтен хикмәт тә әнә шунда шул, Андрей Акимович. Юлдашев курка. Беренчедән, ул һәртөрле яңалыктан курка. Әзер, тапталган юлдан гына барырга күнеккән ул. Икенчедән, иртәме, соңмы, ул үзенең Житәкчелек арбасыннан төшеп калырга тиешлеген дә бик яхшы чамалый...
— Сез әйткәннәргә ике куллап кушылам, Солтан Сабирович. Баш инженер урындыгына икенче берәүнең килеп утыру ихтималыннан, һичшиксез, курка Юлдашев. Әле аның анысы бер хәл. Үзенең йомшый башлаган позициясен саклап калу өчен гаять былчырак юлга, башкаларга яла ягу юлына басуы — монысы инде, йомшак кына итеп әйткәндә—акылга сыймый торган хәл. Бу инде аның түбән тәгәрәве. Утыз жиденче еллар алымы...
Никитин да, Сабиров та Юлдашев аның төзелеш башлыгының озак авырып, сафтан чыгуын көтеп йөрүен, аннары дилбегәне үз кулына алырга өметләнүен белмиләр һәм ул турыда уйларына да китерә ал.мын-
лар иде әле. Шулай да үзенә уңайсызлаган кешене юлдан алып ташларга бик нык ниятләгән булуы һәм анын урынына төзелештән төзелешкә үзенә койрык шикелле тагылып йөргән берәүне куярга исәп тотуы Сабировка билгеле иде. Үзе көткән форсатның кичектерми килүе Юл- дашевны яхшы ук канатландырган иде.
— Инде бер сүз чыккач, әйтим,— дип дәвам итте Сабиров,—Юлдашев үзе куерткан ботканың тәмам пешеп чыгачагына нык ышанып тотынган. Аның инде «янганнар» урынына кандидатлары әзер. Мәсәлән, ул Касаткинны баш инженер урынбасары итеп куймакчы.— Сабиров, моннан тыш та Юлдашевның җитәкче эштәге байтак кешеләрне алмаштырып. үзенә тугрылыклы кайберәүләрне куярга җыенуы турында әйтергә дә онытмады.
— Аңлашылды,—диде Никитин.—Бик күп мәсьәләләр ачыкланды. Рәхмәт сезгә!
Партком бүлмәсеннән чыккач, Никитинның әле һаман үз кабинетына керәсе килмәде. Аңа. ничек кенә булмасын. Главка вәкиле Фирсовны күреп сөйләшергә кирәк иде. Бу көннәрдә, башкалар белән бергә, эш көненең күпчелек өлешен аның да төп корпуста уздыруын белә иде инде ул. Шулай, ул уйлаганча булып та чыкты. Никитин аны. Васил Сафин белән бергә, электр цехында очратты. Сөйләштеләр Карап йөрделәр. Никитин үзе дәваланган арада төзелештә бик күп үзгәрешләр булуын, эшнең күзгә күренеп үрчүен абайлады.
Кешеләр арасында беркадәр юангач, алар өчәүләшеп вагондагы Сафин кабинетына керделәр.
17
Шул ук көнне, кичтән сөйләшенгәнчә. Юлдашев райүзәккә юл тотты. Гусев, кабинетында ялгызы гына, терлекчелек продуктларының үтәлешенә кагылышлы соңгы мәгълүматларны күздән кичереп утыра иде. Җылы гына күрештеләр. Юлдашев секретарь өстәле каршына куелган йомшак креслога чумды. Гусев бер алдындагы мәгълүматларга, бер Юлдашевка күз төшереп сөйләп китте:
— Сөт белән эшебез рәтләнә шикелле. Уртачалар янына бик кызу атлап барабыз. Ит белән начаррак, аксыйбыз, йомырка планы ярыйсы гына бара.
— Председательләрне җыеп сөйләшүнең файдасы бар. димәк?
— Ничек кенә әле! Кешеләрнең исләренә төшереп, тәнбиһләп тору ул профилактика кебегрәк була.
— Мин үзем дә шул фикердә.— дип. Юлдашев Гусев әйткәннәр белән ризалашып, елмаеп куйды.
— Урак өсте дип, бүтән эшләрне дә оныту ярамый бит. Сөте лә. мае да кирәк. Әнә эшче сыйныфы үзебездә генә дә нихәтле?
— Шулай. Федор Кузьмич, шулай. Ә кайсы хуҗалыклар бик артка сөйри соң?
Гусев аңа бераз әсәренеп карап калды:
— Алай бик артта калучылар юк инде хәзер. Шулай да йөкне бик тигез үк тартмыйбыз әле.
Гусев колхозлар турында бик җәелеп тел тибрәтә башлагач, Юлдашев, җитәр инде дигән сымак, тамак кырып куйды. Ләкин тегесе бу искәртүне колагына да элмәде, һаман уйларыннан аерыла алмый иде. Менә ул авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйли башлады:
— Әле безнең хуҗалыкларда бульдозерлар җитеп бетми. Сезнен көчле төзү оешмасы, бер мөмкинлек табып, минемчә, безне куандыра алыр иде.
Шулай дигәч. Гусев мәгънәле генә итеп Юлдашевка карады. Юлдашев аның төп мәсьәләгә якын килмичә, һаман читтән-чаттан уратып сүз
I Йөртүенә борчылып утырса да. ни кылсын, бу урында һәм бу минутларда ул аннан узып эш итәр хәлдә түгел иде. Менә тагы нинди четерекле иасьэлэ куя бит әле ул аның алдына. «Бульдозерлар кирәк. Кирәктер анысы. Хәер, мондый таләптән дә баш тартып булмый инде. Бигрәк тә хазер. менә шушы көннәрдә». Тик аның өчен яшәү белән үлем кебек жятди мәсьәләне генә хәл итсен. Әйе, бөтен җепләрнең очы Гусев кулында .. Шуларны җәһәт кенә уеннан кичерә-кичерә, Юлдашев әйтеп $ салды: S
— Ярдәм итәрбез, билгеле. Минем исемгә заявка язсыннар. Механик а
| мастерской мөдиренә тиешле күрсәтмә бирелер. <
| Беразга икесе дә тын калдылар. Юлдашев түземсезлек белән секре- =:
тарьнын янә сүз башлавын көтте. Ул арада кемдер телефоннан шал- *• тыратгы. Гусев телефоннан сөйләшкәндә нигәдер бармаклары белән өс- = тәлгэ шакып, гасабиланып утырды. Таралган уйларын җыеп алгандай, £ бераз тын утыргач, ул тыныч тавышы белән сүз какты: ф
| — Без берсекөнгә бюро утырышы үткәрмәкче булдык. Сафин эше
коя тәртибендәге өченче мәсьәлә булып тора. Бу төенне чишеп, «кап- □ чмк»иы бушатырга кирәк. Җитте! х
I Юлдашев сагая калды, күзләрен челт-челт йомып алды:
| — Узган бюродагы кебек скандал булмастыр бит бу юлы? «.
— Булмаска тиеш, Зариф Салихович. Нигә дисәгез... Бюро членна- а.
рынын берсе,— сүз ике арада гына калсын,— райфо мөдире больница- * дан чыкты. Ул комиссия материаллары белән таныш. Мәсьәләне дөрес * аклый сыман. Ә элекке утырышта каршы тавыш бирүчеләрдән ике £ иптәш өйдә юклар. ә
Юллашевиын чырае ачылды, күз төпләрендәге күләгәләр югалган ° кебек булды. Гусев белән дустанә хушлашкач, Юлдашев, икенче кат баскычтан төшеп килгәндә, Сабиров белән очрашты Икесе дә, ияк кагып. исәнләшеп узып киттеләр.
Юлдашев, урамга чыгып, җиңел машинага утырырга барганда янә бер кешегә очрады. Озын буйлы, өстенә көрән төстәге бостон костюм кигән, күлмәк якасын ачын җибәргән, бер кулына саржа плащ, икенче кулына сары күн портфель тоткан урта яшьләрдәге бу кеше Юллашев- ка таныш түгел иде. Шулай да алар бер-берсенә сәлам биреп уздылар.
Кабинетка Сабиров килеп кергәч, ниндидер кәгазьләргә күмелеп утырган Гусев башын күтәрде. Күрешкәч, ул ябылып бетмәгән ишеккә каран алды. Түзмәде. Урыныннан торып, ишекне ябып килде. Утырыштылар. Гусев, сүз башлаганчы, өстәл артында утырганда кулыннан си- рәк төшә торган карандашын бармак араларында уйнаткалап алды. Зиһенен җыеп, сүзгә кереште:
— Ник чакырганымны беләсездер инде?
— Андый гыйлемем юк. Әйтсәгез — белермен, Федор Кузьмич.
Гусев һәр сүзен сузып-сузып дәвам итте.
— Алайса, әйтим: сезгә ялгыш позициягезне үзгәртергә кирәк булыр, иптәш Сабиров.
— Нинди позицияне?
— Үзегез беләсез сүз ни турыда барганны.
— Белмим. Ачыграк сөйләсәгез икән. Федор Кузьмич.
— Ярый. Тыңлагыз. Берсекөнгә бюро. Сез узганда да райком линиясенә каршы чыктыгыз. һәрбер мәсьәләне хәл кылганда, зурмы, кечкенәме ул, шулерның берсенә дә карамастан, бердәмлек булырга тиеш Сез, зур төзелешнең партком секретаре буларак, моны бигрәк тә исегездә тотарга тиеш идегез.
Сабиров мондый сүзләрне беренче секретарь урынына калган кешедән ишетүенә ышанмаска тырышгы. Ләкин ышанмый мөмкин түгел «Де. Гусев исә башлаганын тагы да куерта төшкәч, Сабиров та түзем леген саклап кала алмады, яхшы ук яңгыраулы аваз белән әйтте:
— Сүз коммунист Сафин турында бара икән, минем карашым үз гәрмәячәк. Райком комиссиясе бу турыда парткомның фикере белә тиешенчә исәпләшмәде әле.
— Мин сезне акламыйм,— дип дәвам итте Гусев.— Уйлагыз, иптәг Сабиров, таяк ул ике башлы. Соңыннан үкенергә туры килмәсен...
Нәкъ шул сүзләр әйтелгәндә, әле бая гына райкомнан чыгышлы). Юлдашевка очраган озын буйлы, көрән костюмлы кеше кабинетк; килеп керде. Сүзләр бүленеп калды. Бу иптәш — өлкә комитеты инструк торы иде. Гусев аны каршыларга өстәл артыннан торды. Өчесе дә исән ләштеләр. Аннары Сабиров, китәргә җыенып, урыныннан кузгалды Гусев аңа:
— Сезнең белән соңыннан... Үзем чакыртырмын,— диде.
Сабиров ишек катына таба берничә адым атлап өлгермәде, инструк тор бер кулын күтәреп әйтә куйды:
— Калсын. Ул кирәк безгә...
Поселок читендәге ике катлы ак таш йорттан кешеләр өзелеп тор мый. Төзелеш идарәсе урнашкан шул йорт алдында еш кына җиңел машиналар, мотоцикллар туктап торганын күрәсең. Әле генә райкомнаь кайтып төшкән Юлдашев күзләре күптән күнеккән мондый күренешкә игътибар итмәде. Салмак кына атлап, икенче катка күтәрелде. Ишектән керүгә, артык зур булмаган бүлмәдә, сулышка рәхәт ята торган хушбуй һәм пудра исләре аңкытып, секретарь-машинистка утыра. Шул бүлмәнең уң ягында — төзелеш башлыгы, ә сул якта — баш инженер кабинеты — аның төп эш урыны. Никитин өйдә чакта Юлдашевка ничектер күңелсез, кыенрак иде. Бусагадан атлап кергәндә аның тәненнән калтырау йөгереп үтә, маңгаена салкын тир бәреп чыга торган иде. Хәзер ул — бәлки күпкә, бәлки бөтенләйгәдер, үзе хуҗа. «Кеше бер туза башласа туза бит ул. Никитин кебекләргә хәзер иң яхшы урынй! санаторий. Аннары, бәлки,— пенсия».
Юлдашев, башыннан шундыйрак уйлар кичереп, ишек тоткасына кулын салды. Ачыйм дисә, ишек ачылмады. Аны секретарь-машинистка ачты.
— Андрей Акимович кайтты.
— Кайтты? — дип сорады Юлдашев, айнып киткән кебек.
— Әйе, Зариф Салихович.
— Кайчан?
— Иртәнге якта ук, сез райкомга киткәч.
— Алай икән...— дип пошаманланган төстә сузып әйтте Юлдашев.
— Үз кабинетыгызның ачкычын алыгыз, Зариф Салихович.
Секретарь-машипистканың ни әйткәннәрен ишетмәгән кебек, шулай да ул сузган сырлы-яссы ачкычны кулына алып, Юлдашев үз кабинетына юнәлде. Аның йөрәге кысып-кысып чәнчешеп куйды. Өстәле артына барып утыргач, аның күңелен кимерә башлаган тынычсызлык тагы да катырак үч итәргә тотынды. Ул, ни эшләгәнен белмәгән төсле, өстәлендә тәртипле генә яткан папкаларны бер урыннан икенче урынга күчерде, ниндидер кәгазьләрне учына йомарлап, чүп-чар кәрзиненә ташлады. Аннары бармакларын батырып сирәк чәчләрен рәтләп куйган итте. Өстәлнең бер читендәге ак төймәгә басып, секретарь-машинистканы чакырды. Аңа башлык өстәлендә яткан үз кәгазьләрен китерергә кушты. Инде болар барысы да эшләнгәч, мөмкин кадәр тыныч күренергә тырышып сорады:
— Андрей Акимович мине сорамагандыр?
— Юк, сорамады.
— Ул хәзер кайда икән?
— Проммәйданда булса кирәк.
— Ярый, мин занят,—диде Юлдашев.
Алар арасында шуннан артык сүз булмады. Секретарь-машинистка, песи кебек кенә басып, кабинеттан чыкты һәм тыгыз итеп ишекне япты. Ул инде Юлдашевның холкын-гадәтен белә, аның янына берәүне дә кертмәс һәм телефоннан шалтыратучыларга да: «Юк!» — дип кенә җавап бирер .
Нигә болай иртә кайтып төште Никитин? Бөтен эшкә аяк чалып § Ммасмы? S
Хәзер бу минутларда Юлдашевның күңелен әнә шундый сораулар а борчый, ул аларга анык җавап бирә алмыйча иза чигә, ләкин аның Никитин белән һич кенә дә очрашасы килми иде. Шулай төрле-төрле һ исәпләргә күмелеп утырганда, аның каршына Дина Гурская килеп бас- а кандай булды. Әгәр менә хәзер Диночка белән очрашса... Урманга ук = китсәләр? Юк! Булмый! Дина байтактан инде, Фарук Фарукшин һәлак £
— Беләм. Ләкин ТЭЦ төзелешендә шундый зур мәсьәлә килеп чыкты, аны бары Зариф Салихович кына хәл кыла ала,—ди иптәш Брагинский.
— һы, менә сиңа,— дип, һич тә теләмичә Юлдашев телефон трубкасын алды. Хәтсез сөйләштеләр, бәхәсләштеләр дә бугай Юлдашевның тавышы бер чыгырыннан чыгып көчәйде, бер гадәти агымга төште. Телефон трубкасын куйгач, ул өстәл читендәге ак төймәгә басты. Секретарь янә керде.
— Гаражга шалтыратыгыз.
— Ярый, Зариф Салихович.
Күп булса, ун минут вакыт үтмәгәндер, секретарь машинаның килүен хәбәр итте. Кая барса шунда үзеннән калдырмый торган кара күн тышлы папкасын кулына тоткан Юлдашев секретарь-машнннсткага карамыйча гына әйтте:
— Чыннан да, бик мөһим эш икән Мин химиклар шәһәренә киттем. Бәлки, бүген кайтмам да. Сораучы булса әйтерсез.
18
Ул берәр җирдән командировкадан йөреп кайтамы яки башка берәр эш белән озаграк тоткарланамы — төзелешкә кайтып төшүгә, үзен җепнең очын бераз югалткан сыман хис кыла башлый. Чөнки ул китеп торган арада азмы-күпме үзгәрешләр булмый калмый Шул үзгәрешләрне үз күзләре белән күргәч, шуларны мәйданга китерүче кешеләр белән күреп сөйләшкәч кенә күңеле утыр.а аның Никитин бүген дә, әле теге участокта, әле бусында кешеләр арасында әвәрә килеп йөрн-йөри. вакытның ничек үткәнен сизми дә калды. Ут көлтәләре чәчеп эшләүче
булгач, үзен техник куркынычсызлык саклауның торышын тикшерү ф комиссиясенә керткәннән бирле, аңа йөз чөереп карый. Аларның аралары өзелде. Бары тик анда-санда күрешкәндә салкын сәламләшүләр, о берәр эш турында телефон аша сөйләшүләр генә калды Берәр җаен * табып, аны хезмәт ниргәсенең түбәнрәк баскычына төшерәсе булыр»,— = дип уй йөртте Юлдашев. <
Ул шулай үз-үзе белән сөйләшкәндә, ишектә секретарь-машинистка х күренде Юлдашев аны күрмәде, кабинетка кергәнен дә сизмәде м
— Зариф Салихович, сезне химиклар шәһәреннән Брагинский со- *
рый,—диде секретарь. а
— Искәрттем бит инде мин сезне... занят дип. ®
Секретарь-машинистка бүлмәнең нәкъ уртасында торса да. хатын- u
кызлар гына тәмен-ләззәтен белеп чәчләренә һәм киемнәренә сөртә торган әйбәт хушбуй исе Юлдашевның борынына килеп бәрелде Машинистка, сулышы каплангандай, башлаганын әйтеп бетерергә ашыкты:
— Ул сезне бик нык үтенеп сорый. Каян булса да табарга куша...
— Сезгә әйтелгән бит инде...
монтажчылар яныннан киткәннән сон, турбина җыючылар янында шактый юанды. Генератор детальләренең ничек җыелуы белән кызыксынды. Аннан кала, торак йортлар, мәктәп һәм балалар бакчасы төзелешләрендә дә булырга җитеште. Ул, үзе санаторийга киткәч, торак-көнкүреш биналары салучыларның элеккечә ике сменалап эшләүләре урынына, Юлдашев приказы нигезендә, бер сменага күчүләрен белде. Уйланды. Кашларын җыерды. Юлдашев бу приказны беренче энергоблокка багланышлы барлык эшләрне тизләтү теләгеннән чыгып биргән булса кирәк. Бер яктан, бу хәл белән килешмичә мөмкин дә түгел кебек. Әмма, Никитинга калса, торак төзелешендәге эшчеләрнең шактый өлешен проммәйданга күчерүдән әллә ни отыш күренми. Ул проммәйданда тәрәзәләргә пыяла кую, ишекләр утырту, түбә ябу һәм җир мәйданнарын тигезләү эшләрендә кешеләрнең кирәгеннән артык күп булуын, кай урыннарда хәтта бер-берсенә комачаулауларын үз күзе белән күрде «Дөрес, проммәйданда — беренче чираттагы эшләр. Алай да икенче сменалардан алынган эшчеләрнең, барысын булмаса да, яртысыннан артыгын тагы үз урыннарына кайтарырга кирәк булыр. Ничек инде, бер тармак йөгерә, икенчесе аксый?» — дип уйлады.
Андрей Акимович өенә соң гына кайтты. Тәнендә талганлык, арыганлык сизмәде. Күп йөргәннән соң, тез буыннары да сызлап тенкәсенә тимәде. Күрәсең, ял итү — дәвалану тала башлаган организмга шифа салгандыр.
Ул өенә кайтып кергәндә, сәгать теле төнге унберенчегә үрмәләгән иде инде. Әле йокларга ятмаган Роза Павловна аны ят тавыш, ятрак төс белән каршылады:
— Нигә бу хәтле соңгардың?.. Бераз үзеңне саклый да белергә кирәк. Тагы бер мәртәбә лапылдап егылсаң, аннары яңадан аякка басуы читен булыр.
Андрей Акимович, хатынына сабыр гына карап:
— Хәзер егылырга исәп юк, Розочка. Ныгыдым шикелле,— диде.
— Ничә тапкыр ужин җылыттым, ничә тапкыр чәй яңарттым, сип юк та юк,— диде хатыны, йомшый төшеп.
— Тынычлан, Розочка.
Ирен көтә-көтә зарыккан хатын табынны тиз әзерләде. Андрей Акимович бүтән чакларда: «Төнге якка ашказанына авыр була» дип, ужин- ны аз ашый торган иде. Компот яки чәйне дә аз эчә торган иде. Иренен тәлинкәгә тутырып салган гуляшны тиз генә ялтыратып куюына, берничә телем икмәктән дә җилләр исүгә, җитмәсә тагы, өченчеме-дүртенчеме стакан чәй эчүенә Роза Павловна гаҗәпләнеп иңбашларын сикертте.
— Сиңа ни булды, Андрюша, төнге якка авыр булмасмы?
— Булмас, кайгырма,— дип көлде ире.— Көне буе диярлек баш эшләде дә аяклар эшләде, ашказаны ял итте. Төнен эшләп карасын әзрәк.
Ж,әй кояшы шулай бит инде, үзе дә аз йоклый, кешеләргә дә, дөньяларын онытып, озак йокларга юл куймый. Соңгарып кына уятуына карамастан, җылы нурлары белән тәннәрне кытыкларга керешкән кояшның шаяртуына җиңеләеп, Андрей Акимович тиз генә урыныннан торды.
Капка төбендә аны җиңел машина көтеп тора.
Әйдә, төзелештән бер урап кайтсын әле.
Бер сәгатьтән артыкка сузылган көндәлек оператив киңәшмәне үткәргәннән соң, агымда! ы эшләргә күмелә барган Никитин үз кабинетында калды.
Ул көтте...
Әллә ничә тапкыр беләгендәге сәгатенә күз төшереп алды.
Төштән соң Главка вәкиле Фирсовка Мәскәүгә шалтыратып сөйләшергә кирәк иде Моның өчен иң җайлы урын — Никитин кабинеты. Партком секретаре Сабиров килеп кергәндә, өлкән яшьтәге бу ике кеше — Никитин белән Фирсов — стеналарга эленгән сызымнарның бер-
1 се турысына тукталып, гәпләшеп торалар иде Сөйләшкән арада Никитин тагы сәгатенә карады.
Юлдашев көнмен яртысы авышкач кына химиклар шәһәреннән кайтып төште. Барысы белән дә күрешеп чыккач, ул. үзен тәкәллефле генә тотып, Никитин каршына барып утырды. Аның йөрәге леп-леп тибә, ф кешеләргә күтәрелеп карыйсы килми, авыз ачып сүз әйтергә теле авырая < сыман иде. Ул шулай гәүдәсенә, башына инә башлаган авырлык белән g тартышканда. Никитин үзе башлап жибәрде: й
— Анда эшләр ничек? План үтәлеше? Брагинский нихәлләрдә ята5 а
Бу сорау Юлдашевны уятып җибәргәндәй булды. Ул иелгән башын < иутәрлртк төшеп, креслода тураеп утырды да бер-ике сүз белән генә - химиклар шәһәрендә салына торган ТЭЦ төзелешендә эшнең ничек “ баруы турында сөйләп бирде. Анда байтак кына техник җиһазлар кил- = гән икән инде. Тиздән монтажчылар эшкә тотынырга тиеш булачаклар, н Бу мәсьәләне Брагинский үзе ерып чыга алмый Яна Наратлы электр ф станциясе үз монтажчыларының бер өлешен аларга җибәргәндә генә а өзеклек тумаячак.. Юлдашен та әлегә бу мәсьәләне хәл кыла алмый о кайткан. з
— Ярый, мөмкинлекләребезне бергә-бергә үлчәп карарбыз, уйла- Т
шырбыз,—диде Никитин. Аннары елмаеп өстәде:—Монда, брат, ничек < тә рәтен табарга кирәк. Сарыклар да исән калсын, бүре дә тук булсын. дими кебегрәк килеп чыга. х
Нинди генә шартларда булмасын —баш инженер бит әле ул Юл- * дашев Юлдашев булып калырга тиеш. Ул, барлык көчен жыеп. өстәл тирәли утырган Сабиров һәм Фирсойларга сөзеп карап алды, аннары э башын Никитинга таба борды, кылана төшеп, сүзне икенчегә борлы. °
— Сез һаман да эш, эш дип борчыласыз. Ә сихәтлегегез ничек соң, Андрей Акимович? Ин мөһимен читләтеп үтмик әле
— Болай ярыйсы сизәм үземне. Зарланырлык түгел сыман. Ди игез буе. көньяк һавасы буыннарны азмы-күпме ныгыткандыр дип уйлыйм
•Ай-Һай, бик ашыгып кайткансыз. Сезгә кимендә өч-дүрт ай ял итәсе иде әле. Аннары да эшкә тотынырга сон булмас иде. Ашыккансыз»,—дигән сүзләр әйләнде Юлдашевның күңелендә. Ләкин ул, бу тиклесен тел очында калдырып, башкачарак әйтте:
— Билгеле, сезнең кайтуыгыз яхшы. Әмма соңыннан, сихәтлек ягыннан, мин әйтәм, авыргарак килмәсә? Бу тиклесен дә онытып бетерү ярамый. Үкенерлек булмасын...
— Әгәр шундый яхшы теләкләрегез бар икән, анысы өчен рәхмәт,— диде Никитин
Ничек ул, Юлдашев күңелендә ана карата начар теләкләр бар дип уйлыймы икән әллә? Никитинның бу соңгы сүзе аны азмы күпме сагаерга мәҗбүр итте.
— Димәк, сез эшли башладыгыз да инде?
— Күрәсез, тәгәрәтергә тырышам тормыш тәгәрмәчен.
Юлдашев өстәл тирәсендә утыручыларга, аларнын үзләренә сиздермәскә тырышып кына тагы күз йөгертеп аллы. Көтмәгәндә генә кайтып, аның барлык уйларын, планнарын юкка чыгару ихтималы булган башлыкны төзелештәге үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырырга кирәк санап. Юлдашев сүзен дәвам иттерде
— Хәер, сез түзеп утыра торган җитәкче түгел шул Кайбер объектларда үзегез дә булгансыздыр Әйтергә теләгәнем — мондагы хәлләр белән яхшы ук таныткансыздыр, дим. Әмма мин, вакытлыча төзелеш начальнигы хезмәтләрен үтәүче һәм баш инженер буларак, сезне һәрбер объектта эшнең пичек торышы, производство планнарының ничек үтәлеше белән таныштырырга һәм алда торган бурычлар тунында сепә тулысымча информация ясарга тиешмен —Юлдашев, ара-тнрә алдын Дагы мәгълүматларга күз төшергәләп, тәфсилле рәвештә сөй.т п . чты
—• Рәхмәт,— диде Никитин гадәти калын тавышы белән беркадәр үгез мөгрәгәнне хәтерләтеп.— Мин инде гомуми агылышка, гомуми дулкынга кереп киттем кебек.— Ул Юлдашевка текәлеп карады.
— Шулай булсын,— дип, салкын гына бер төстә әйтеп куйды Юлдашев.
Берничә минутлар буе берәү дә сүз кушмады. Инде Юлдашев үз кабинетына чыгарга җыенганда гына, Никитин авыр карашын ана юнәлтеп сорый куйды:
— Бүтәнчә яңалыклар юкмы тагы?
Юлдашев аптырый калды. Никитинның тел төбе кай якка тартканын шундук төшенеп алды. Ул, өстәлгә терсәкләре белән таянып, алдына туры караган килеш сөйләп китте:
— Аннары тагы бер бик мөһим мәсьәлә зурында сезгә әйтергә тиешмен, Андрей Акимович.— Юлдашев Сабиров белән Фирсовка каш астыннан гына карап алды.— Бәлки, ул турыда иптәшләр сезгә сөйләгәннәрдер дә инде. Төзелештә зур һәм җаваплы эш башкаручы Васил Закирович Сафин,— хәер, миңа бу хакта сөйләве бик күңелсез булса да, бу фактка күз йомып карап булмый,— үзен акламады. Райком...
Юлдашев авызыннан мондый шомлы сүзләр ишеткәч, Никитин, түземлеген югалтып, аны бүлдерде:
— Ничек акламады? Төшенмим. Производство планнарының үтәлеше әйбәт бит. Монтаж эшләре дә җырлап бара! Төзелеш графигының үтәлеше турында әле генә үзегез сөйләп күрсәттегез. Монда сезнең үз сүзегездә каршылык килеп чыга түгелме соң?
Никитин тынып калгач, Юлдашев янә бер эзгә төшеп сөйләп китте:
— Юк, каршылык килеп чыкмый, Андрей Акимович. Әйтик, график төгәл үтәлә яки арттырылып үтәлә икән, бу—коллектив эше. Аерым кеше эше түгел.
«Ничек инде бу? Производствода җитәкчелек ролен инкарь итә. Бу рәвешле аның үзе турында да әйтеп була бит»,— дип уйлап утырды Никитин. Ул бу хакта Юлдашев белән бәхәскә керергә талпынып-тал- пынып куйса да, әлегә түземлеген саклады. «Әйдә, сөйләсен әле, эшне нәрсәгә китереп терәр икән?»
Юлдашев тиз генә туктамады. Төзелештә райком комиссиясе булуын, шул комиссия чыгарган нәтиҗәләр нигезендә бюро утырышында Сафинның персональ эше каралырга тиешлеге турында бөртекләп сөйләп чыкты.
— Зариф Салихович, әйтсәгез икән, Сафин мәсьәләсенә сезнең карашыгыз һәм мөнәсәбәтегез ничегрәк?
Юлдашев әллә нидә бер кия торган күзлеген борынына элде, кызарынды. Үзен яхшы ук чеметеп алган бу сорауга нинди җавап кайтарырга тиеш ул? Юлдашев нинди генә сорау алдында да тугарылып калучылардан түгел иде. Монда да үзен бик салкын тотарга тырышты.
— Ничек карыйм? Беренчедән, Андрей Акимович, һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Шулай булгач, бу хәл безнең хөрмәтле Сафинны да читләтеп уза алмый. Икенчедән, райком тикле райком аның бик күп хаталарын, зур ялгышларын табып, аңа партлиния буенча җәза бирү ниятенә җиткән икән, бу инде — бик җитди мәсьәлә. Өченчедән, ана минем мөнәсәбәтем ничеклеге турында мин хәзер генә өзеп бер сүз дә әйтә алмыйм. Сезнең белән бергә, төзелештә төп җитәкчеләр буларак, Сафинга ниндирәк мөнәсәбәттә булу мәсьәләсе райком бюросыннан сон ачыкланыр. Мин шулай дип уйлыйм, Андрей Акимович.
Никитин нигәдер күңеле белән карар кылганны шушы минутта ук уртага ярып салырга ашыкмады. Юлдашевка авыр, салмак караш кына ташлады: *
каралмаячак... а
— Нишләп каралмасын? — дип кабынып сорау ташлады Юлдашев. ө
— Шулай,— диде Сабиров.— Безнең тавышка өлкә комитеты бик вакытлы колак салды. Казан вәкиле, комиссиянең нәтиҗәләре белән танышкач, безнең фикерне, ягъни төзелеш парткомы фикерен дә тың- * лады. Аннары бюро членнарын җыеп алар белән кинәште. Иптәшләр « комиссия чыгарган нәтиҗәләрне нигезсез һәм тенденциоз санап, бюро “ утырышына куюдан баш тарттылар. Мәсьәлә шулай, Зариф Салихович... u
Юлдашевның маңгаена борчак-борчак салкын тир бәреп чыкты, борын тишекләренә кадәр киңәйде. Ана һава җитми кебек тоелды. Ул кичә райкомнан чыгышлый урамда очраткан озын буйлы, көрән костюмлы кешене күз алдына китерергә тырышты «Шул икән. Ә кыңгырау кагучы —Сабиров»,— дип ачулы төстә уйлап алды. Сабировка күтәрелеп карарга батырчылыгы җитмәде. Тик тонык бер тавыш белән әйтте:
— Юкка гына гаеплисез мине, Солтан Сабирович. Мин сездән моны Итмәгән идем. Партком секретаре буларак, сезгә шулай сөйләү, йомшак кына әйткәндә, оят булырга тиеш.
— Оят турында сүз чыкса, ул, минемчә, иң элек сезгә кагыла,—диде Сабиров.
— Юк,—диде Юлдашев, аның сүзен кискен төстә кире кагып.—Сез, йер. җаваплы партия хезмәткәре булсагыз да, шәхси дуслыкны гомуми Интереслардан өстенрәк куясыз. Сафин мәсьәләсе... Сез аның чатаклыкларын күрмисез, күрергә дә теләмисез. Чөнки дуслар...— Юлдашев өстәл тирәсендә утырганнарның һәммәсенә дә авыр бер караш белән күз йөртеп чыкты да сүзендә булды —Мин. беләсегез килсә, иң яхшы теләкләрдән чыгып, Сафинны ялгыш адымнардан тыя килдем, тыя килдем. Гафу итегез, төзелештәге һәр вак нәрсә өчен дә. кимчелек яки хата өчен Дә ик элек начальник белән мин җавап бирәбез Рационализаторлык маркасы астында . Авария...— Юлдашев, сүзеннән бүленеп, су эчте.
Никитин маңгаен һәм муен тирәләрен кулъяулык белән сөртеп алды:
— Сез яңалыктан куркасыз...
— Мин тормыш сынавын үткән яңалыкка ике кулымны күтәреп тавыш бирәм.
— Яңалык ул, иң элек, керә. Аннан тормыш сынавын үтә Җитәкченең нц төп сыйфаты шунда—ул юл ярып алдан барырга тиеш Кайберәүләр! ә әнә шул сыйфат җитми дә инде,—дип каршы төште Никитин Юлдашевка.
— Бәхәсләшмим, бәлки, шулайдыр да,—дип дәвам итте Юлдашев—Ләкин иптәш Сафин кебек кайнар башларга тулысыңча юл куй-
<■ «к. У.» м в.
— Кайчандыр сез аны тезелешкә үзегез чакырткан идегез бит?
— Русларның: век живи, век учись... дигән мәкальләре азмы-күпме мина да кагыла торгандыр. Шулай булмаганда...
— Сафин ничек эшли, сезнеңчә?
— Бу турыда сөйләүнең кирәге шуның хәтле генә. Сезгә мәсьәлә ачык бит инде...
— Түгел, һич тә ачык түгел. Миңа тик мәсьәләнең томанлы икәне генә ачык.— Никитин авыр сулап куйды.— Ә бюро утырышы кайчан?
— Мин белмим. Ул тиклесен райкомнан сорарга кирәк,— диде Юлдашев
Никитин карашын Сабировка төбәде. Шул чагында Сабиров урыныннан күтәрелеп, тыныч кына телгә килде:
— Бюро утырышы иртәгә...
Моннан соң бик кыска гына вакытка кабинетта авыр тынлык урнаша башлады. Бу арада кайсы папирос кабызды, кайсы су эчте, кайсы башын кашыды. Киеренкелек болытын беренче булып шул ук Сабиров таратты:
— Әйе. бюро утырышы иртәгә... Ләкин коммунист Сафин эше анда
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
81
сан — бәхетсезлек көт тә тор. Әйе, мин аны һәм анын кебекләрне уйланмаган адымнардан тыя килдем Ләкин, Андрей Акимович, кайбер очракларда сез үзегез дә аны узындырасыз Бигрәк тә сонгы индустриаль метод...
— Сез һаман ул методка каршымыни әле? Ул бит сез әйткән тормыш сынавын үтте инде,— диде Никитин.
Хәзер инде үзенен ниндирәк хәлгә куелуын яхшы ук аңлаган һәм ни әйтергә белмичә, тарау-чирәү уйларын җыя алмый гаҗиз булган Юлдашев. өстәлнен икенче кырыенда үзенә каршы утырган Фирсовка карап, калтыравы арта барган ятрак тавыш белән әйтте:
— Мин, барлык уй-фикерләремне чагылдырып, вакытында Министрлык Главкасына яздым һәм алардан ярдәм көттем...
Монарчы тын утырган Фирсов Никитинга берничә бит кәгазь сузды:
— Менә иптәш Юлдашевнын локладнойлары. Без инженер Зотов белән аның һәр пунктын ныклап тикшердек. Сездә тормышка ашырылган рационализаторлык тәкъдимнәренең миллионнарча сум файда китерүләреннән тыш бернинди дә күләгәле якларын күрмәдек, очратмадык. Өлкән яшьтәге, тәжрибәле Зариф Салихович кебек техник җитәкченең болай каушап, тугарылып калуы гаҗәпләндерә безне. Бу чиксез күңелсез хәл...
Юлдашев кинәт урыныннан сикереп торды Аннары янә авыр гына хәрәкәт белән кире утырды да бары бер генә сүз әйтте:
— Булмый! Болай булмый...
— Булмый! — дип күтәреп алды ул әйткәнне Никитин.— Күрәбез. Зариф Салихович, берсе дә сезнен файдага сөйләми. Сез үзегез утырган ботакка үзегез балта чабасыз...
Төзелеш башлыгы тынып торган арада, ин элек Фирсов, аннары Сабиров ияк кагып кына саубуллаштылар да кабинеттан чыгып киттеләр Юлдашевка үзенен соңгы сүзен бик каты, бик яңгырашлы итеп әйтергә җыенган Никитин, тегенеп бөрешеп калуын сизенеп, ничектер аны кызганып куйды. Әмма, ничек кенә булмасын, кайчандыр төрле төзелешләрдә җитәкчелек вазифасын үтәгән, ә хәзер исә ялгыша башлаган бу кешегә карата ул үзенен соңгы сүзен әйтергә тиеш иде. һәм ул аягүрә басты:
— Сез дөрес әйттегез, Зариф Салихович. Булмый!
— Ничек булмый? Мин сезне аңлап бетермим, Андрей Акимович,— дип сүз кыстырды Юлдашев.
Никитин, күңелендә туа башлаган кызгану хисләрен бер якка куеп; кискен һәм ачык итеп әйтте:
— Сезнең белән эшләп булмый .. Дөресрәге, сез хәзер безнен төзелештә эшли алмыйсыз. Үзегезнең эштән азат ителүегез турындагы приказны иртәгә сәгать унда алырсыз.
Ләкин, нәрсә, ни генә булмасын, Юлдашев мондый ук авыр чишелешне, көтмәгән иде, бер мәлгә, урындыкка кагып куйган шикелле, катып калды, чырае качты, күзләре томанланды, иреннәре кысылды, башы шаулый башлады Шулай да ул. бөтенләй җиргә сеңеп калырга теләмәгәндәй, сонгы көчен җыеп, карлыкканрак бер тавыш белән әйтте:
— Мин Главка исемлегендә. Ничек инде сез мине алар ризалыгыннан тыш эштән аласыз?
— Барысы да тәртиптә, мәсьәлә Мәскәү белән килешенгән,—диде Никитин.
_ Юлдашев чыгып киткәч, Никитин, кулын артка куеп, ишекле-түрле йөренде дә, секретарь-машинистка янына чыгып, приказны ниндирәк итеп язарга кирәклеген әйтте. Үзе янә, урынына кереп утыруга, телефон* нан шалтыратырга тотынды. Ләкин кирәкле кешене туры китерә алмагач, ишеккә атылып барып, секретарьга әйтте:
— Ничек тә, мөмкин кадәр тизрәк Сафинны табыгыз. Хәзер үк минем янга килсен! Бик кирәк!
IS
Вакыт тәгәрмәче бер генә секундка да тукталып тормыйча әйләнә гора. Яшел ефәк киемле жәйне сары мыеклы көз, үз чиратында, аны (ын озын ак сакалларында жил уйнаткан куян бүрекле кыш алмаштыр- ♦
Ләкин табигатьнең вакытлы картлыгы — кыш — кешеләрнең хисләрен суыта алмады. Киресенчә, төзелештә урак өстенең иң кызу чакларын хәтерләткән көннәр берсе икенчесенә ялганды. Кешеләр үз-үзләрен вямыйча. вакыт белән хисаплашмыйча, кирәк булганда берьюлы ике сменалап эшләделәр. Нәтижәдә зур электр станциясе бинасы—төп корпус — үзенең пар казаннары, турбогенератор урнашкан машина раллары. идарә пультләре һәм уртак комплексны тәшкил итә торган башка күп төрле корылмалары белән зур мәйдан биләп җиргә басты.
Батыр калкынды.
Батыр аякка басты.
Хәзер инде ана жан кертәсе, сулыш өрәсе генә калды. Әмма бу тик- о лесе ип җаваплы эшләрнең берсе иде. z
Ин элек пар казаннарын ягып карадылар. Гидравлик сынаулар ө уңышлы үткәч, башка төрле катлаулы сынауларны башлап җибәрде- < лар. Турбиначылар, монтажчылар, югары һөнәрле электриклар, көй- Ләүче слесарьлар бер агрегат яныннан икенчесе янына килделәр, ура- * лып-уралып бер-берсенә ялганган, астан өскә күтәрелгән һәм өстән и җка үрмәләгән хисапсыз күп юан, нечкә торбалар тирәсендә кайнашты- “ ляр. Электр станциясен хутка жибәрү алдыннан сынаулар алып баручы ® энерготязүчеләр, көйләүчеләр белән эшне кабул итүче комиссия членнары арасында вакыт-вакыт кайнар бәхәсләр калкып чыкты. Чәбәләнеп беткән бер төенне чишүгә, «капкажны ача алмыйча, икенчесенә барып кертелделәр.
Тап корпус дигәнебез хәрәкәт, ыгы-зыгы, машиналар һәм кешеләр шау-шуының үзәгенә әйләнде. Шушы кайнар көннәрдә, шушы авыр Имтиханның соңгы капкаларын үткәндә, һичбер төрле тоткарлык булмасын өчен, зур гына бүлмәгә урнашкан буфетка һәр сменада эшләүчеләргә термослар белән кайнар ашлар китерә тордылар. Хәтта төп корпус белән янәшә генә торган бер бинаның зур-зур бүлмәләрендә вакытлыча тулай торак оештырып җибәрделәр. Бик күп эшчеләр һәм техник житәк- чмлр шул жылы бүлмәләрдә ял иттеләр, йоклап алдылар.
Белгечләр, консультантлар, шефлар катлаулы машиналарның һәр буынын, һәр өлешен тикшереп чыктылар, күздән кичерделәр. Карт инженер Фирсов җитәкчелегендәге дәүләт кабул итү комиссиясе махсус журналга язган эреле-ваклы кимчелекләр саны башта бик күп, йөз илледән артса, һәр көн, һәр смена саен ул кими бара. Инженер-техник- лар һәм башка җитәкче состав хезмәткәрләре һәр көнне эш сәгате башланганчы ук оператив киңәшмәләр уздыру өчен махсус көйләнгән вагонга җыелдылар. Гадәттә, ярты сәгатькә яки аннан артыкка сузыла торган мондый киңәшмәләрне төзелеш башлыгы Никитин һәм баш инженер Сафнн чиратлашып ялып бардылар. Белгечләр узган көндә табылган кимчелекләрнең күпмесе беткәнен, күпмесе калганын хәбәр иттеләр Алдагы көнгә яңа бурычлар билгеләнде. Төзелеш башланганнан бирле але беркайчан да башлыкның үзеннән алып барлык техник эшчеләргә хәтле төп корпуска бу кадәр тупланып, ябырылып ятканнары юк иде
1 Декабрь йомгагы сүтелеп бетәргә якынлашкан көннәрнең берсендә, 1 иртаи. бик иртә гадәти киңәшмә бяшланып китте. Әле тышта караңгы, «ышныи кыска көне йокылы күзләрен ачарга да өлгермәгән иде. Озын ча вагонда рәт-рәт тезеп куелган урындыкларның берсе дә буш түгел, йлсып торучылар да бар.
ТЫН ЕЛГА D УЕНДА
Вагоннарның иң түренә куелган зур өстәл артына Никитин, Сафи( Фирсовлар утырган. Киңәшмәне алып баручы Никитин, белгечләрне информацияләреннән соң, өченче көнге һәм кичәге кимчелекләрнең би күбесе бетерелүенә куанып, иртәгәдән башлап пар казаннарына ягарг кирәклеге турында сүз ачарга уйлап торганда, кемдер аның башын суккандай, исәнкерәп китте. Детальләрне көйләүче, җайлаучы слесар! лар прорабы сөйләвендә дәвам итеп:
— Конденсаторның вакуумнары тотмый...— диде.
— Ныклап карадыгызмы?— дип бүлдерде аны Никитин.
— Карадык. Карамаган кая!
— Конденсаторның тышлыгы герметичный булырга тиеш.
— Шулай, герметичный булырга тиеш,— дип раслады прораб.
— Алайса, ничек су үткәрә соң ул?
— Үзебез дә шуңа төшенмибез. Эзлибез. Тикшерәбез...
— Бу хикмәтнең бик зур тоткарлык ясавы мөмкин. Туйга барырг чыккач кына ат тугарылу кебек,—дип баш кагып куйды Фирсов.
Никитин бу көннәрдә аз йоклап күзләре кызарган Сафинга карашы ташлады:
— Васил Закирович, бөтен ышаныч сездә. Конденсатордагы кимч< лекләрне тизрәк табып бетерергә кирәк. Тырышырсыз дип ышанам.
Оператив киңәшмәдән соң Сафин җиһазларны көйләүче-җайлауч. кешеләр арасында өзлексез бөтерелеп йөрде. Турбина астына гаять зу савыт — бак урнаштырылган. Бу — конденсатор, аның бер өлеше ниге: гә яткан. Ул һәркайсын уйландырды, һәркайсының башын ватты. Па казаннарын җыйганда бик авыр, катлаулы детальләрне төгәл урнап тырган, төгәл көйләгән Фиргали Гатин белән Зиннур Гафиятуллин д шул тирәдә әвәрә киләләр иде.
Нишләргә?
Астагы калын тимер-бетон нигез ватарлык та, сүтәрлек тә түти Васил шуларны хәл кыла алмыйча, аптырап кашларын җыерып торга Фиргалигә карады.
— Басым белән су тутырып карыйк.
— Мәслихәт киңәш,— дип риза булдылар көйләүчеләр.
Ләкин бу эш тә көткән нәтиҗәне бирмәде.
Васил Сафинныц башында бер уй икенчесен алмаштырды.
Озак баш ваттылар.
Нишләргә?
Вакытлыча тулай торак итеп көйләнгән зур бүлмәдә бераз чере итеп алырга дип өстен чишенмичә генә караватка яткач та, Василны күзләренә йокы кермәде. Шулай да берәр сәгатьтән соң ул татлы йокыг талды. Ләкин тыныч йоклый алмады, әлеге шул конденсатор төшен кереп йөдәтте, йокыдан торгач, ул тиз генә битен-кулын юып, авызы чайкады да буфетка барып кайнар чәй эчте. Василның башы җиңеләе китте.
Ул үзенең план-исәпләрен көйләүче слесарьларга әйткәч, эш» тотындылар. Утлар уйнатып, автогенщик конденсатор стенасына кеи сыярлык тишек уйды. Башта ук сүз куешканча, конденсатор эчеш өстендәге комбинезонының сарымы, сорымы төстә икәнен аеруы кые булган Зиннур Гафиятуллин кереп китте.
— Җентекләп кара,— дип калды аның артыннан Сафин.
Зиннур, кулына фонарь тотып, бик ныклап тикшереп чыкты. Ләкя бер генә тишек-тошык та таба алмады. Аптырагач, куллары белән Kai шап карады. Болай итүдән дә хикмәт чыкмады.
— Ничек бара?—дип сорады Васил.
инженеры буларак, сезнең һәммәгезгә әмер биреп, боерып әйтергә тиеш * булам. Кушканиарымны үтәгез, жалобалар соңыннан... ®
Мона каршы килеп сүз әйтүче булмады. Әмма Зиннур кинәт кенә S әйтеп салды: ®
— Сез түгел, мин керәм! <
— Ничек инде ул?—дип каршы төште Васил. Тегесе үз сүзеннән о. чигенмәде. Васил, Зиннурны читкәрәк алып китеп, беркадәр сөйләште и дә анын җилкәсеннән дусларча кагып аллы. *
Е Зиннур өстенә су үткәрми торган комбинезон, аякларына бот төбен- а нан диярлек резин итек киде, кулына фонарь тотты да янадан конденса- ® тор эченә кереп китте. Автогенщик күптән түгел генә үзе ачкан «тәрә- аә»нс яңадан япты. Ничә минут, ничә секунд үткәндер, алдан сүз куешканча, конденсаторга иң элек һава өрдерделәр, һава һаман азлап- азлап булса да керә торды. Аннары эчтән ике мәртәбә доң-доң иткән аваз ишетелгәч, су жибәрлеләр. Эчке яктан янә доң-доң иткән тавыш кабатлангач кына конденсаторга су җибәрүне туктатып, киеренке бер хәлдә көтә башладылар. Тышкы яктагы дистәләгән кешенең йөрәге, әйтерсең лә: «Ни булыр, ни булыр?» — дип тибә иде. Кайберәүләр калын тимер стенага колакларын куеп тынлап торалар иде.
Шаулап су кереп тулгач, конденсатор эче кинәт тынып калды.
Зиннур фонарен сүндереп, күкрәк кесәсендәге икенче запас фонарен капшап карады Монда шундый караңгы, әйтерсең ул икенче бер дөньяда иде. Фонарь тиз кабынды. Конденсатор эчендәге бихисап күп кечка-юан торбалар ана иркенләп хәрәкәт итәргә уңайсызлыйлар иде. Зиннур, үрмәлн-үрмәли, корыч-тимер стеналарны бик җентекләп күзләре белән тикшерергә кереште. Эретеп ябыштырылган кыршауларны кит- кат карады. Барысы да тәртиптә сыман, һәммәсе үз урынында кебек, барлык кыршаулар да һични кермәслек һәм чыкмаслык итеп ябыштырылган төсле. Тикшерә-тикшерә тәмам башы катып бетте аның. Ул, шулай күзләре белән сөзеп, фонарь яктысында стеналарны караганда, тышкы яктан стенага сугып-сугып куялар. Зиннур ла эчтән шакып Жавап кайтара. Тыштагылар тагы киеренке рәвештә көтәләр.
Баштарак әллә нн кыен, җайсыз тоелмаса да, тора-бара конденсатор эче бик нык тынчуланып, бөркүләнеп китте. Зиннурның бөтен тәне манма тиргә батты, маңгаеннан, битеннән борчак-борчак тир тама башлады. «Бәлки, табылыр... Тәмам арыгач кына стена шакырмын».—дип \й йөртте ул. Аның исәбенчә, стеналардан су чыгар, тишек-мазар булган сурәттә монда су кимергә, аның эзе калырга тиеш иде. Ләкин бу хәл дә сизелмәде. Су һаман бер урында, бер эзлә торадыр кебек Су кайдандыр. ниндидер тишекләрдән юл тапкан икән, ул туктаусыз хәрәкәтләнеп йөреп торганда, бу үзгәреш ничек сизелмәсен соң? Зиннур шул турыда
—• Бернәрсә дә тапмадым. Васил Закирович.
— Алайса, чык.
Зиннур чыгуга, анын кулындагы фонарен алып. Васил үзе конденсатор эченә кереп китте. Менә ун минут, ниһаять, ярты сәгать тә вакыт үтте. Мәгәр, бәхетсезлеккә каршы. Васил Сафин да, Зиннур кебек үк. > канәгатьсез һәм ачулы төстә чыкты.
Инде болай да булмагач, иң соңгы чарага керештеләр Инженер- техникларлан кайсыларыдыр икеләнде. Андрей Акимович Никитинның ризалыгын сорарга кирәклеген әйттеләр. Кайсыдыр:
— Ул-бу була калса...—дип, шик тә белдерде
Әмма кем генә, ни генә димәсен, нинди генә каршылык булмасын. Васил Сафинның карары кискен, аны инде кире чигендерү мөмкин тугел иде. Ул икеләнүчеләрне күргәч тә каушап калмады: — Юк инде, дуслар, эшләр болайга киткәч, мин, төзелешнең баш
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
уй йөртте-йөртте дә үрмәләп барып тезләнде һәм әле бер терсәге, әле икенче терсәге белән савыт төбенә таянды. Аяк-куллары, барлык буыннары шулхәтле арыды, әйтерсең ул бер зур таш күтәреп тора. Җитмәсә, ул бер жайсызрак хәрәкәт ясап, өстәге торбаларга яхшы ук бәрелеп тә алды. Күз аллары караңгыланып китте.
Шулай хәрәкәтсез калып күзәткән чагында, аның колагына ерактан, бик ерактан чишмә аккан шикелле зәгыйфь бер тавыш ишетелде. Ул да булмады, тәмам тынып калган тонык су өстендә черки уйнаганны хәтерләткән ифрат вак бөрчекләр чыкканы күренде. Зиннур шул бөрчекләргә якынлашты да, күзләре белән шуларны йотарга теләгәндәй, тагы да күзәтә, карый башлады. Ул урыныннан кузгалгач, бөрчекләр күренми башласалар да, су тынып калгач, яңадан пәйда булдылар. Күрәсен. бик азлап-азлап кына саркып су чыга, аның урынына саркып һава керә булса кирәк. Инде ул барысын да ачык чамалады. Башка төшләрдә андый бөрчекләр күренми иде.
Тышкы яктан тагы шакыдылар. Зиннур, салмак кына су кайнаганны хәтерләтеп төптән күтәрелгән шул вак бөрчекләрдән карашын алмыйча, сак кына җавап кайтарды. Бик җентекләп карый, күзәтә торгач, бөрчекләрнең янәшә ике урында булуларын күрде. Эретеп ябыштырган урын кыршауны хәтерләтә. Күрәсең, шул кыршау астында тишек калгандыр. Зиннур кат-кат үлчәп, кат-кат карап, бөтенләйгә ышанычы утыргач кына, фонарьны бөрчекләр күтәрелгән кыршау өстенә куйды да конденсатор стенасына өч мәртәбә шакыды. Ул бары тик шунда гына үзенә һава җитмәвен, күкрәгенең бик нык авырттырып кысуын тойды, башы авыраеп китте һәм күз алларында бер яктырып, бер караңгыланып әллә нинди шәүләләр уйнады...
Конденсаторның үзе кергәндәге уентыгы ачылуга, Зиннур шунын авызына килеп капланды. Аның төсе күм-күк, күзләре хәлсез булуын, борын яфраклары калтыравын күреп, кешеләр шөбһәгә калдылар. Зиннурның иңеннән тотып ике кеше аны люктан тартып чыгардылар. Ике яктан култыклап алдылар, гәүдәсе йомшап калуын сизенделәр.
Васил да әсәренә, каушый калды. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды һәм янәшәдәге дежурный өстәленә ашыкты. Телефон трубкасына үрелде.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бик тиз килеп җитТе. Врач тапчанга яткырылган Зиннурның пульсен капшады Аннары төсе качкан1 Зиннурга соры мендәрдән кислород иснәтергә кереште.
Зиннур күзләрен ачып җибәрде. Ана берничә йотым су бирделәр. Урта яшьләрдәге, төз борынлы, уймак кебек кечкенә авызлы хатын-кыз врач аның пульсен тагы капшап карады һәм янында торган санитарга носилка алып килергә кушты.
— Ну, ничек?—дип сорады Васил.
— Больницага салырга кирәк. Алып китәбез,— диде врач.
Зиннур Гафиятуллинны носилкага салып, төп корпус бинасыннан алып чыктылар. Тышта талгын гына кар явып тора. Монда инде Зиннур чын мәгънәсендә иркен сулыш алды. Тик тиз арада тәненә, бөтен әгъзаларына баштагы ныклык, көч кайта баруын сизде ул. Ике санитар аны ашыгыч ярдәм машинасына керткәндә, Зиннур кинәт кенә носилкадан сикереп торды.
— Ярамый, ятыгыз,— диде боеручан тавыш белән врач хатын.
Ләкин Зиннур аны тыңламады.
—* Илтифатыгыз өчен рәхмәт, мин үземне әйбәт хис итәм.— Ул, шулай дип, эре-эре адымнар белән яңадан төп корпус бинасына юнәлде...
Монтажчылар бригадиры Фиргали абзыйның хәрби диңгез флотында хезмәт иткән кеше булуын күпләр белмиләр иде әле. Фиргали Гатин очарга теләгәндәй талпынып, канатланып сөйләп китте
— Безнен эсминецта шуңар охшашлырак хәлләр була торган иде. Әйтик, кирәк икән, бозлы суга сикереп төшү дисенме, пар казаннарын > ремонтлаганда кайнар
мичләргә керү дисеңме! Безнен Зиннурда моряклар колачы бар! Мондый кешеләр белән корабны кузгатып җибәрергә була, туганнар! Дөрес әйтәмме?
Төрле яктан:
— Дөрес'
— Дөрес!..— дигән авазлар ишетелде.
— Дөрес,—дип ялгап китте Васил Сафин да.— Икенче блок конденсаторын жыйгач, проммәйданда ук сынап карарга кирәк безгә Ул чагында мондый интегүләр, юлда барганда туктап калулар килеп чыкмас.
— Дөрес! э
— Анысында инде без акыллырак булырбыз,—диештеләр 2
Оператив киңәшмә бүген башка көннәрдәгедән иртәрәк жыелды. х
Төи корпустагы озынча вагон халык белән шыгрым тулы, анда энә төр- э герлек тә урын юк иде. *
Андрей Акимович Никитин, салмак кына хәрәкәт белән урыныннан и торып, кемнедер эзләгән сыман, кешеләр өстенә күз йөртеп чыкты да. жнкелчә генә тамак кырып, сүз башлады: £
— Дәүләт комиссиясе күрсәткән төп кимчелекләр исемлектән сызыл- э ды Станцияне хутка җибәрүнең соңгы капкасына барабыз Төштән сон ° пар казанын ягарга. Аңарчы барлык эшчеләрнең, инженер-техник персоналның үз урыннарында булуларын сорыйм. Димәк, приказ бирелде дигән сүз.
Оператив киңәшмә берничә минут эчендә бетеп тә куйды
Олуг хезмәт ташкынының сонгы агымына сынау башланды.
20
Икенче көнне иртәнге алтыда Бөтенсоюз радиосы сүзне илдә тагы fap гигантның сафка басуыннан башлады Эфирда шундый сүзләр яңгырады:
— «Яна Наратлыдагы электр станциясенең беренче чиратын төзү тәмамланды
Бу көннәрдә, электр станциясен файдалануга тапшыру алдыннан, тәүлекләр буе дәвам иткән, киеренке һәм фидакарь хезмәт нәтижәләре күңелләргә шатлык сала. 19 январьда иртәнге 2 сәгать 50 минутта пар казаны ягылды. Ул нормаль эшли. 8 сәгать 25 минутта бер блок турбинасына пар бирелде. Шулай итеп, турбина хәрәкәткә килде, ротор минутына 3000 тизлек белән әйләнә башлады Көндезге сәгатьләрдә сынау иагрузкасы уңышлы ялып барылды.
Монтажчылар, электр станциясе эшчеләре, илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән белгечләр жылылык электр станциясе механизмнарының хәрәкәтен күзәтәләр».
Быелгы январь да бозлы жиле белән бнтлэрне кисә торган зәһәрлеген кабатламый калмады Тәрәзәләрдә шул ук кышкы бизәкләр Алар нәрсәләргә генә охшамый! Бер карасаң, нәкъ каз канатлары алар, бер карасаң, урманнарга, тауларга, болытларга, бер карасаң, шаулап аккан ташкын елгаларга охшыйлар.
Иртәнге як...
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Василдан да иртәрәк торган кеше булдымы икән? Ул, радиода) куанычлы хәбәрне ишеткәч, тиз-тиз генә киенеп, өйдән чыкты. Соклан ган бер кыяфәттә, һәр күренешне куанып күздән кичерде.
Офык читләре аксыл мамык шәлгә уранганмыни — шундый ку. томан! Салкынча булганга, кош-кортлар да кайдадыр каралты түбәлә ре астына качып беткәннәр, берсе дә күренми. Көйнең шундый рәхим сезлегенә карамастан, Яна Наратлы поселогы урамнарында хәрәкәт- кешеләр, автобуслар, машиналар йөреп тора.
Төп корпус бинасының түбәсенә Ильич лампаларыннан тезеп «Яңа Наратлы электр станциясе коммунизмга эшли!» дигән лозунг языл ган. Васил бу утларга озак карап торды.
...Кешеләр митингка җыелалар.
Төп корпус бинасы алдында халык артканнан-арта бара. Кышны) салкынлыгын алар сизмиләр кебек. Күпләрнең чәчләре, кашлары бәс ләнгән. битләре кызарган. Гаять зур көч чыганагының, ифрат зур куәт нен йөрәк тибеше тыныч кына, салмак кына тоташ гөрелте булып ишете леп тора. Кояш күренми. Гигантның исәпсез күп механизмнарын кал кыткан, аларга җан өргән кешеләр үзләре һәммәсе кояш кебек якты кояш кебек нурлы булып күренде Василга
Алар кызыл комач белән камалган трибуна тирәсендә һәр якла! ишәйгәннән-ишәяләр. Безнең уртак танышларыбызның да күбесе шув да. Васил Сафин һәм Зиннур Гафиятуллин елкылдап торган өр-яң; автобустан әле яңа гына килеп төшкән Гөлзадә белән Хәмидәне каршы ладылар. Васил Сафинның өстендә тышлы кыска тун, башында колак лары кайтарылып куелган йомшак пыжик бүрек, аякларында сары күг белән камалган ак фетр итекләр. Зиннур Гафиятуллинның өстенд; заманча кыскарак, кондыз якалы пальто, башында очлы мех бүрек. Гөлзадә әкиятәге кар кызы кебек матур — яңаклары нинди алсу,; күзләре... Нихәтле тереклек, нихәтле яшәү уты ул күзләрдә... һәркайсы ның чырайлары якты һәм тантаналы.
Гел эш киеменнән күрергә өйрәнгән Фиргали абыйларының Д! өстендә кара доха, аякларында төньяк кешеләре кия торган уңайда унталар. Моны күргәч, Васил аны аюга охшатып, ихтыярсыздан көле! куйды:
— Сезне танырлык та түгел, Фиргали абзый...
Тегесе исә. аның сүзләрен ишетмәгән кебек, Васил белән ике кулла! күрешкәч, кычкырып тәбрикләргә ашыкты:
— Бәйрәм белән! Җиңү белән котлыйм сезне! Тәки ерып чыктыи егетләр.
Үзәк лабораториянең яңа начальншы Игнат Данилов, кояшка күзла ре чагылгандай, бүреген басыбрак кигәч, әйтә куйды:
— Иң катлаулы эшләр алда әле. Икенче блок. Өченче блоклар...
Әйтерсең лә дөньясы түгәрәкләнгән, нигәдер бүген күз төбендәг җыерчыкларына хәтле юкка чыккан Фиргали Гатин, Игнатның сүзе тынлап бетермәстән бүлдереп:
— Хәзер инде чирканчык алдык. Йөзә беләбез, иптәшкәем. Алары да бергә-бергә кулга-кул тотынып калкытырбыз,— диде.
һәркем шат, һәркем тантаналы минутлар кичергәндә, нигәдер әл бу Рафис бик уйчан күренә. Берәү белән дә сөйләшми, көлми дә. Ан ни булган? Яшь прораб Рафиска күзе төшкәч. Васил Сафин шулайра унлап алды. Аның янына барды:
— Башыңа нинди уй төште. Рафис?
— Нинди уймы? Уй дигән нәрсә ерак йөри ул минем тирәдән...
— Шулай да сиңа нидер булган...
— Юк, Васил Закирович.
— Ник ялгызын гына, Мәдинәң кайда?
Рафис читкәрәк карап алды, кызарды:
— Мәдинә роддомда шул Бүген иргә белән генә салдым. Шүңа менә күнел әллә нишләбрәк тора, шайтан алгыры...
— Димәк, син дә ата кеше буласың! Котлыйм! Борчылма.
— Ярый ла исән-сау котылса?
— Котылыр!
Менә «служебный» дип язылган автобустан шефтагы Акъяр колхозчылары килеп төште. Калыи-калын шәл бөркәнгән хатын-кызлар, толыплы агайлар да күренде.
Алып батыр Виктор белән Карчыга кызлар арасына елыштылар. Икесенеи дә башында кибән хәтле зур куян бүрекләр. Карчыга көрәктәй озын сакалын кырдырып ташлаган. Җыйнак кына мыек җибәргән. Бу тнклесе ничектер аңа килешеп тора сыман.
Торак конторасы башлыгы Гәрәевнен бүрегенең бер колагы төшкән, икенчесе күтәрелгән. Өстендә аяк йөзеннән диярлек озын пальто. Ниндидер урта яшьләрдәге бер юантык хатын аның артыннан калмый. Сүз квартир ремонтлау турында бара булса кирәк. Гәрәевнен:
— Ни өчен дисәгез... Момент эшлибез аны Материал гына б>л- сын,— дигән сүзләрен ишетеп калды Васил.
Тезелеш житәкчеләре, алдынгы эшчеләр кызыл комач белән төрелгән трибунага менгәч, ыгы-зыгы һәм шау-шу тынып калды. Башкалар кебек үк җылы һәм пөхтә киенгән, яңаклары күгәргәнче кырынган, күзләренә көләчлек чыккан Солтан Сабиров, кыска, әмма җылы, канатлы сүзләр белән митингны ачкач, беренче сүзне Андрей Акимович Никитинга бирде
— Иптәшләр, беренче номерлы бурыч үтәлде!—дип башлап китте Никитин гадәттәге сүзе белән.
, Төзелеш башлыгының ышанычлы калын тавышы кешеләрне үзенә тартты. Барысы да аңа карадылар.