ӨМЕТЛЕ ШАЙТАН
рабби! Кемне күрәм мин, кемне?! — диде Бикчәнтәй. Шәрифне очраткач.— Карале, кара! Син дә биредә икән, ял итәсеңме?
— Әйе.— диде Шәриф һәм Бикбулатов белән кул биреп күреште.
— Кайчан килдең?
— Атна тула инде, ә син?
— Бүген генә әле.
Алар аллея буйлап киттеләр.
Каршы якта сирәк кенә нарат урманы. Аның бирге читендә матур- матур верандалы агач өйләр. Уңда — фонтан. Ак. кызыл, алсу, зәңгәр чәчәкләр белән уратып алынган. Аннары гүзәл Кама ярлары башланып китә.
Кайчандыр Шәриф белән Бикчәнтәй икесе бер идарәдә хезмәт иттеләр. Дөрес, бу идарә зур түгел иде. Шулай да Бикчәнтәй башлык иде анда. Шәриф исә — аның ярдәмчесе. Аннары, идарәләрне кыскартулар башлангач, юллары аерылды аларнын. Ә хәзер...
— Торып тор! Мин хәзер чыгам.— диде Бикчәнтәй, ял йортының челтәрле капкасы каршына килеп житкәч Һәм капка янындагы таш кибеткә кереп китте. Бер тиенне учыннан кысып кына чыгара торган кеше искитәрлек юмартланды бу юлы. «Урманда куш тирәк, дөньяда дус кирәк».
Бераз уйланып торгач, Бикбулатов артыннан Шәриф тә кибеткә атлады. Ләкин Бикчәнтәй ана авыз ачарга да бирмәде.
— Юк, юк, үзем түлим, үзем алам.
һәм алды. Күп итеп.
— Очрашмаганга биш былтыр,—диде Бикчәнтәй, кибеттән чыгып, аллея буйлап киткәч.— Үзен беләсең: синең кебек начальникларны эштә борчу уңайсыз.
— Юкны сөйләмә!— диде Шәриф, елмаеп.
Ашханә янындагы ихе катлы агач өйнең аерым бер бүлмәсенә килеп кергәч, гажәпкә калды ул:
— Ай-Һай, ничек синең бер үзеңә аерым бүлмә бирделәр! Җитмәсә мебеле дә шәп тагын!
— Дуслар ярдәме, дуслар! — диде Бикчәнтәй һәм аскы иренен гадәттәгечә кыйшайтып елмайды да табын әзерләргә кереште
— Урынына күрә сые, гаеп итмәссең. Иртәгә уха әзерләтербез. Гамьсез чакларны хәтергә алыйк әле!
Ниһаять, утырдылар. ф
— Кайсыннан салыйм! — диде Бикчәнтәй, ачык чырай белән — = корысыннанмы, юешеннәнме дигәндәй? Очрашу хөрмәтенә!
— Ярый безгә кайсы да,— дигән булды Шәриф, шаяртып,—ләкин £
аз гына! 3
Эчтеләр. “
— Ашханә берсез ачылмый, капкалыйк! — диде Бикчәнтәй. Менә g сыр авыз ит! Колбаса, консерва ал! Теләсәң, чәй дә куярмын. Син § яраткан кара икра табылса, тагын да шәбрәк буласы икән дә. Но...
Бикчәнтәй тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин аны Шәриф бүлдерде £
— Сабыр иткән морадына житкән. диләр бит. я
— Әйе. шулай дигәннәр. Әмма... Эчик әле. Шәриф, эчик! Рюмкала- ’ рыбыз уймак кебек кенә ич Иөргәли торсыннар
Тагын эчтеләр. Бикчәнтәй аннан-моннан гына капкалады да папи- £ рос кабызып жибәрде. Шәриф исә тәмәкене ташлаган икән
— Шәп эшләгәнсең! — диде Бикчәнтәй.— Менә бераз тынычлан- » гач, мин дә ташларга уйлыйм.
— Ә нигә тынычсызланасын син? Нинди кайгың бар?
Бикчәнтәй бер елмайды, бер янә житди төс алды һәм, күзләрен бер читкә текәп, юмакай тавыш белән:
— Синнән яшерен-пошырын берни дә юк, Шәриф,—диде.— Син мине яхшы беләсең. Шуның өчен дә турыдантуры әйтәм кыен мина, бик кыен! Ярый ла син үстең, ә мин тегеннән киткәннән бирле эштән тәм тапмыйм. Үзеңнән бер ягы белән дә артык булмаган бүлек мөдиренә буйсынып эшлә әле? Җилкәгә ниләр генә өймиләр, билләһи! ӘЙтерсен йомышчы малай... Идарәнең башлыгы Фәйзиев тә әллә кем түгел бит, ачуым килмәгәе! Әйе, мин тәки рәтсез эштә утырып калдым. Нишлисең бит, шулай була икән ул. кирәген беткәч дуслар да оныта икән . Дөресме, Шәриф?
— Юк. дөрес түгел,— диде Шәриф, чыраен бозып.— Вакыты жит- кәч, сине дә искә алырлар.
Бикбулатов елмаеп куйды һәм
— Сыныйк алайса! — диде.— Минем шеф. әлеге Фәйзиев пенсиягә жыена. Димәк...
— Ләкин,— диде Шәриф, Бикчәнтәйне бүлдереп,— андый эшләрне мин хәл итмим ич!
— Итәсең, туган!—диде Бикчәнтәй, тавышын йотып,—үзен генә акларга теләмисеңдер хәзер инде шәһәрдә абруйлы кеше син' Телең һәр жирдэ үтә... Синең тәкъдимне безнең башлыклар кырын кагыр- лармыни?
Шәриф уңайсыз хәлдә калды һәм, иске дусыннан ничек котылырга белмичә, аптырап утырды. «Шайтанны өметсез диләр, ә бу өметле шайтан икән!»
Бикчәнтәйнең тулы битендә тир бөртекләре ялтырый иде. Сөртенергә уйлады, күрәсең, чалбар кесәсенә тыгылды, ләкнн аннан кулъяулык белән хатын кыз тарагы чыгып идәнгә төшмәсенме?
— Аңлашыла: иске сырхаудан һаман котылмагансың.— диде Шәриф, елмаеп.
Бикчәнтәй кызармады. Таракны алып яңадан кесәсенә салды да кеткелдәп:
—- Кичәге хәтирә,—диде.
Шәриф җитди төс алды.
— Сорамадым да, семья исәнме?
Бикчәнтәй, матур төш күрел, тирән йокыдан уянып киткәндәй булды һәм хах-хах-ха... дип көлеп җибәрде. Аннары:
•— Исән, — диде,— хатын малай белән авылга китте. Бер айга, ә мин монда ычкындым. Үзең беләсең, гомер дигәнең ике килми...
— Сәгать бер тула. Әйдә, ашханәдә югалтмасыннар безне.—диде Шәриф һәм урыныннан торды. Нәкъ шул вакыт ишек шакыдылар. Ул да түгел, бүлмәгә яшь кенә бер кыз атылып керде һәм. Бикбулатовка ниндидер кәгазь сузып:
— Менә сезгә ашыгыч телеграмма,— диде. Шулай диде дә бүлмәдән чыгып та китте.
«Көмеш тау. Ял йорты.
Бикбулатов Бикчәнтәй Бикбулатовичка.
Котлыйм. Минем урынга билгеләндең. Эшләрне кабул итеп алу өчен тиз кайтып җит.
Фәйзиев».
Бикчәнтәй, шатлыктан нишләргә белми, югалып калды, һәм, кош тоткан кешедәй, кулын югары күтәреп:
•— Аһ-һ,—дип кычкырды.
Шәриф сискәнеп китте.
■— Ни булды, ни?!
Телеграмманы кулына алып, күз йөгертеп чыгуга, тынычланды ул.
•— Но вот! Ә син Фәйзиевкә үпкәләгән буласың тагын.
— Әйе шул, ялгышканмын,— диде Бикчәнтәй һәм тиз генә юлга әзерләнә башлады. Файдаланмый бүленгән ял, биредә каласы таныш- белешләр, кояшлы көннәр, гүзәл Кама буйлары, әрәмәлекләр йөрәген чеметеп алды аның. Ләкин ике бәхет бергә килми, китмичә ярамый иде. Шәрифне исә бөтенләйгә онытты ул. Әмма өстәлдәге нәрсәләр истән чыкмады. «Чемоданга салырга кирәк. Акчасы түләнгән, кирәге булыр».
«Бирәм дигән колына, чыгарып салыр юлына», дигәндәй, Бикчәнтәй ике сәгать тулар-тулмаста самолетта иде инде. Күңелле иде аңа. Тәрәзә аша җиргә караштыргалыи. авызын ера, учларын уып куя. Самолеттагы пассажирлар да гадәттән тыш әйбәт булып тоела аңа. Гүя: «Менә бу кеше кәттә начальник булып күренә!» дип сокланып баралар алар. Әйдә, дисеннәр! Буй сын килешкән, корсак әле артык зурдан түгел, чәч урынында, хәтта бөдрә дә әле. Тик каралтып кына торырга кирәк. Дөрес, борын дигәнең кечкенәрәк кечкенәсен, әмма кайбер ханымнар «сөйкемле борын» диләр ич аны! Менә шундый идарәнең башлыгы да булгач, кемнәр генә баш имәс әле аңа! «Бикчәнтәй дустым, гомер буе онытмам: биш мең кирпеч, бер тонна калайга рөхсәт бир әле!», «Бикчәнтәй Бпкбулатович! Бер вагон такта, ике тонна цемент бирмәссезме икән?» Әйе, монысы да бик кирәк: кош канаты белән, кеше дус-иш белән дигәннәр.
Бикчәнтәй шулай уйланды. Уйланды да куанды, куанды да янә уйланды.
Шәһәргә кайтып җиткәч, туп-туры Фәйзиев кабинетына омтылды ул Кыяфәте кукырайган ата казны хәтерләтә. Коридорда очраучыларның берсенә дә сәлам бирмәде. Ләкин...
— Ни булды, нигә болай иртә кайттың? — диде аңа Фәйзиев, гажәпләнеп.
Бикчәнтәй аптырап калды.
— Шаяртмагыз! Менә телеграмма.
Фәйзиев ана тиз генә күз салды да җилкәсен җыерып куйды һәм:
— Аңлашылмый. Минем мондый телеграмманы биргәнем юк,— диде.
Әйтерсең лә аяз көнне яшен сукты мескенем Бикчәнтәйне’ Шулай да ул һушын югалтмаска тырышты. Өйгә ашыкты. Өйгә!
Юлның юл буе:
— Я рабби!—дип көенде ул. Кавын дип үстер дә кабак булып чыксын! Бу гарьлеккә ничек чыдарга? Ничек? Кем сон, кем биргән ана шундый ялган хәбәрне? Әйе, берәр дошман, әлбәттә.. Әллә Фәйзиев үземе? Яки башка берәү рәхәтләнеп көләргә уйлаганмы? Юк, болай гына калдырырга ярамый моны! Ярамый, ярамый!
Шундый уйлар белән кабынган килеш, бусагадан керүгә, Бикчәнтәй катты да калды.
— Син... Син кайттыңмени?
— Кайттым шул, егет,— диде хатыны, иреннәрен җыерып. Нигә канатын салынды? Ял йортында күңелсез булдымы әллә? Яки начальник итмәделәрме? Күптән көтә идең ич! Ник дәшмисең?!
Бикчәнтәйнең күзләре шар булып түгәрәкләнде.
— Әллә син. Син кайтардыңмы мине?
Хатын ирексездән шаркылдап көлеп җибәрде. Бикчәнтәй исә лап итеп урындыкка утырды
...Ярый, хәер-хуш, калганын үзләре аңлашсыннар!