Логотип Казан Утлары
Драма

КЕМ СЫЗГАН?


КАТНАШАЛАР:
Габсаматов — начальник урынбасары Кешеләргә сынаулы караш белән карарга ярата.
X әб и б р а х м а н о в а — идарә хезмәткәре Күпне күрүчән, күпне ишетүчән хатын. Н v рет ди нов —хезмәткәр Караңгы чырайлы, ләкин эшлекле кеше.
Шәме исв —хезмәткәр. Бик күңелле кеше. Ике сүзнең берендә сәбәпсез-нисеэ кычкырып көлеп жибәрә торган гадәте дә бар
Габсаматов кабинеты. Уртада өстәл. Ө.тәл артында, ике кулы белән өстәлгә таянып, кабинетның хужасы басып тора Тамаша залына мөрәжәгать итеп суз башлый.
Г абсаматов. Мин сезгә, иптәш тамашачылар, бик күңелсез бер хәбәр әйтергә тиешмен. Кичә безнең идарәдә профсоюз оешмасынык отчет-сайлау җыелышы булды. Монысы әле күңелсез хәбәр түгел — факт кына Җыелышта барлыгы егермедән артык профсоюз члены катнашты һәм яшерен тавыш белән месткомның яңа составы сайланды Монысы да бары тик факт кына. Яшерен сайлауның нәтиҗәләре белән җыелышны таныштырганда түбәндәге хәл ачыкланды — монысы инде күнелсез хәбәр — җыелышта катнашкан профсоюз членнарыннан кемдер берәү местком составына тәкъдим ителгән бер кандидатның фамилиясен сузган. һәм нәтиҗәдә ул кандидат бер каршы тавыш алды Сызылган кандидатның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме: Борһан Җаыа- лиевич Шәрнфҗанов. Ә Борһан Җамалиевич Шәрифҗанов ул безңен идарәнең начальнигы! Төшендегезме инде? Бүтән беркемне сызмаганнар, ә кемдер берәү Борһан Жамалиевич Шәрифҗановны!'.!- безнең начальникның!!! — фамилиясен сызган. Кем ул сызучы?! Кемкем кулы шул эшкә күтәрелгән?! Ничек кулы барган ул кешенең, ничек йөрәге калтыранмаган? Мин, иптәш тамашачылар, ул кешенең чын йөзен ачарга тиешмен. Югыйсә, Борһан Җамалиевичның әллә ни уйлавы бар. Миннән шикләнүе дә бик ихтимал. Ник дигәндә, мин Борһан Җама-лиевичның урынбасары Юк-юкта уйлар Борһан Җамалиевич. минем урынбасар Габсаматов минем фамилияне сызган, дип уйлар, мина чо кыр казып маташа, минем урыныма үрмәләргә азаплана, дип уйлар Бардыр, соңгы вакытларда бәйләнә башлады. Ә минем үземдә андыГ теләк юк. миңа Борһан Җамалиевич җитәкчелеге астында эшләү дә би> җиткән Хәтта артыгы белән җиткән. Бик хөрмәт итәм мин Борһан Җа малиевичны. һәм сезнең каршыда ант итеп әйтәм. аның фамилиясе» сызучы мин түгел Ләкин кем? Кем сызган? Менә ул Борһан Җамалне вичның фамилиясе сызылган бюллетень. Анысы минем кулыма эләкте Димәк, тикшерүне башларга мөмкин. Ләкин ничек? (Лупа белән бюлле геньгә карап ) Белеп булмый, шайтан алгыры. Гап-гади сызык. Идарәдәп
егермедән артык кешенең кайсысы сызганын гади сызыкка карап белер вчен криминалист булырга кирәк. Шулай да. тәвәккәллибез, иптәшләр һэч тикшерүне... тикшерүне (уйланып алып) Хәбибрахмановадан башлыйбыз (Телефон шалтыратып Хэбибрахманованы чакыра.) Бәлки, сызучы ул түгелдер, әмма күпне күрүчән, күпне ишетүчән хатыи — бу мәсьәләгә нинди дә булса ачыклык кертер. ♦
Хабибрахманова (керә) Исәнмесез, Мәмдәл Харисович, хәерле g иртә Кәефләрегез ничек? Ничек йокладыгыз? <
Габсаматов Сезнең кәефләрегез ничек, сез ничек йокладыгыз 2 Сабира ханым?и
Хабибрахманова. Әллә нинди төшләр күреп саташып чыктым s Кичәге профсоюз җыелышы әйләнә дә керә төшемә, әйләнә дә керә. “
Габсаматов. Я, я, кызык. Ничек итебрәк әйләнеп керә? Ф
Хабибрахманова. Хәтердә дә калмаган инде. Имеш, мине _ местком составына сайлыйлар икән, шунда кемдер минем фамилияне Z сыза да сыза, сыза да сыза, сызган өстенә сыза икән. ч
Габсаматов. Кызык, кызык. Кем инде ул шулай сыза да сыза’ 4 Кайсы явызы сезгә каршы? х
Хабибрахманова. Хәтердә калмаган. Төш дисәң төш.
Габсаматов. Ә бит фән раслый, Сабира ханым, өнендә ни ту- - рында күп уйласаң, шул төшкә керә, ди
Хабибрахманова. Уйлаганым да юк Җитәр алты ел член < булып тордым месткомда. ө
Габсаматов. Шулай, шулай Ничек соң, месткомпыц яңа соста- * выннан канәгатьме?
Хабибрахманова. Безнең кебек эшләп күрсәтсеннәр әле. ' Габсаматов. Бу юлы Борһан Җамалиевич үзе местком члены Ул булгач...
Хабибрахманова. Билгеле. Карагыз әле, Мәмдәл Харисович, кем сызды икән аның фамилиясен?
Габсаматов. Бик беләсегез киләмени?
Хабибрахманов. Килми дә. Шулай да кызык.
Габсаматов. Кызык микән, Сабира ханым?
Хабибрахманова Әнигә?
“ Габсаматов Болай гына. Төшегездә сезнең фамилияне сызганнарын күргәнсез. Бәлки шунда беррәттән
Хабибрахманова Әллә миннән шикләнәсезме, Мәмдәл Хари- Чович? Аллам сакласын. Борһан Җамалиевич фамилиясенә кулым күтә- ,3реләме соң?
Габсаматов. Шикләнүен шикләнмим. Сабира ханым. Әмма... Әмма ул фамилиянең сызылуы сез уйлаганча ук кызык түгел. Хәтта, ойтер идем мин, кызганыч. Бүген Борһан Җамалиевнчны сызалар, иртәгә бүтәннәрне. Димәк, безнең идарәгә кемдер кереп оялаган, һәм сызуны хужаның үзеннән башлаган. Борһан Җамалиевнчны сызганны сезне һәм башкаларны сыза да сыза инде ул. Менә фаҗига кайда ята
Хабибрахманова. Чыннан да бит. Мәмдәл Харисович.
Габсаматов. Чыннан да шул, Сабира ханым.
Хабибрахманова. Кем икән ул?
Габсаматов (бюллетеньны күрсәтеп) Менә. Борһан Җамалиевнчны сызган, үзенең фамилиясен, кызганычка каршы, язмаган Мин. дөресен әйткәндә, сезне шуның өчен чакырдым Мин сезгә ышанам. Бәлки, бәлки... .
Хабибрахманова. Ягез әле, күрсәтегез (бюллетеньне карап). Сызык кына шул. шариковый авторучка белән сызылган. Кемдә бар Сезнең шариковый авторучка’
Габсаматов. Хәзер бөтенесендә бар инде ул
Хабибрахманова. Туктагыз әле, туктагыз. Карасы нинди төстә? Яшел бит. Мәмдәл Харисович. Белергә кирәк, кемнең авторучкасында шундый кара.
Габса матов. Андыйлары да җитәрлектер.
Хабибрахманова. Түгел,Мәмдәл Харисович,яшел белән язмыйлар, күбесенчә зәңгәр белән язалар. Так, Сафинаның зәңгәр, Шварц- маннын кызыл, Исмәгыйловның да зәңгәр, Петрованың кара... Таптым, Мәмдәл Харисович, Нуретдиновның төрле төстәге авторучкасы бар, әйе, яшеле дә бар.
Г абсаматов. Әкренрәк.
Хабибрахманова. Шул, шул сызган. Ул һәрвакыт берни булса чәчрәп чыга, тәнкыйтьли. Ишеткәнсездер, кичә җыелышта да кычкырды. Имеш, бездә хезмәт дисциплинасы какшый, эш сәгатьләрендә кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнәбез, имеш, ләчтит сатабыз. Шул гына, башка беркем түгел. Мәмдәл Харисович. Хәтерегездәме, бер җыелышта Борһан Җамалиевичка да тел тидерде?
Г абсаматов. Борһан Җамалиевич ул чакта аны яклады бит.
Хәбибрахманова. Якламый нишләсен. Олы башын кече итеп Нуретдинов белән бәхәсләшсеңме, нигә эт белән эт булсын.
Габсаматов. Әйе, Нуретдиновның булуы мөмкин. Ул авторучкасы кичә бар иде микән?
Хәбибрахманова. Күрүен күрмәдем. Нишләп инде авторучкасын калдырып йөрсен. Чакырып кертимме үзен, Мәмдәл Харисович?
Габсаматов. Ашыкмагыз. Капылт ярамый. Сез анда караштыр- галап торыгыз әле, тагын кемдә бар икән яшел кара. Тик сиздермичә генә.
Хәбибрахманова. Ярый, ярый, Мәмдәл Харисович. (Чыга.)
Г абсаматов. Эшлексез булса да үткен хатын. Бер дә белмәгәне юк. Нуретдинов диген ә? (Лупа белән бюллетеньгә карап.) Булуы бик мөмкин, бик нык сызылган, болай итеп Нуретдинов кына сыза ала. (Телефон шалтыратып.) Иптәш Нуретдинов. кереп чыгыгыз әле. (Трубканы куеп.) Моның белән сөйләшүе бер бәла инде ул. һич җайга килә торган адәм түгел.
Нуретдинов (керә). Исәнмесез. Ни өчен кирәк булдым, ашыгыч эшем бар иде.
Габсаматов. Утырыгыз, иптәш Нуретдинов. Эш барыбызның да' бар. Кәефләр ничек?
Нуретдинов. Ал да гөл. Өлгереп булмый. Бүлектә бер үзем.
Габсаматов. Ә башкалар кайда?
Нуретдинов. Хәбибрахманова бүлмәдән бүлмәгә тыз-быз чабып йөри. Ана карап бүтәннәре нигә без генә эшләп утырыйк, диләр.
Габсаматов. Сез һаман зарланасыз, иптәш Нуретдинов. Идарәнең эшләре сез уйлаганча ук начар бармый бит.
Нуретдинов. Начар бармый дип әйтү үз-үзеңне юату гына. Әйбәт барырга тиеш, гөрләп.
Габсаматов. Шулай, әлбәттә. Кичәге җыелышта да сүз шул турыда барды. Шактый усал чыгыш ясадыгыз. Борһан Җамалиевичны кызганып утырдым.
Нуретдинов. Кызганырлык та шул. Берүзе диярлек. Аңа ярдәм итүчеләр юк. Күбрәк аяк чалабыз.
Г абсаматов. Анысы инде бераз арттыру. Бардыр житешсезлек- ләр. Төзәләбез, иптәш Нуретдинов, һаман төзәләбез. Менә мин дә сезне юк нәрсә өчен эшегездән бүлдем. Ачуланыгыз. Идарә эше буенча түгел, шәхси йомышым — вак-төяк. Бер көн мин сездә шәп шариковый авторучка күргән идем, кызыгып куйдым. Кайсы магазинда бар ул, малай сорап интектерә.
Нуретдинов (кесәсеннән авторучка чыгарып) Шушымы?
Габсаматов (авторучканы кулына алып) Нәкъ үзе Кара, нинди* Кара, кызыл, зәңгәр, яшел. Кызык, яшеле нигә инде аның, андый төс Селэн язучы юктыр да
Нуретдинов. Мин үзем шунысын яратам
Габсаматов. Кирәк бит. Кайсы магазиннан алдыгыз?
Нуретдинов. Тулып ята. Бүген килгәндә киоскадан тагын берне ♦ алдым =
Г а бс а матов. Нигә икәү? £
Нуретдинов. Монысын өченче көннәре югалткан идем Бүген 2 килгәч жыештыручы апа бирде. Тапкан. Кирәк булса, мәгез. алыгыз. °
Габсаматов. Юк. Хезмәткәрләрдән бүләк алу килешә торган эш г түгел “
Нуретдинов. Ә мин аны сезгә бүләк итмим. Акчасын түләгез — ф 04 сум.
Габсаматов. Алай дисәгез инде. (Кесәсеннән акча чыгарып я бирә) Рәхмәт сезгә. Гафу итегез, юк нәрсә өчен эшегездән бүлдем ч Кирәк бит, беләсез, бала-чага жанга тия башласа... *
Нуретдинов. Китәргә мөмкиндер? я
Габсаматов. Билгеле, билгеле. (Нуретдинов чыгып киткәч, авто- * ручканы өстәл тартмасына атып бәрә.) «Шәп> булды, баедым Сиздерми. ~ планын корып куйган.
Хабибрахманова (кереп) Үземе? Коридор буйлап тузынып < бара, эшләре юктан эш табалар, ди. в
Габсаматов. Сез анда бүлмәгездә бераз утырып эшләгез инде * Тыз-быз чабып Йөрү...
Хабибрахманова. Сезнең өчен ич. Машинистка Халидәдә бар тагын яшел авторучка. Тик, белмим, ул сызар микән, жыелышта да йоклап утырды. Бу ничек соң, Мәмдәл Харисович?
Габса матов. Әй. шайтан белсен. Җыештыручы хатынны күрсәгез, аАтегез әле, кереп чыксын.
Хабибрахманова Әллә улмы?
Габсаматов. Кем белә. Яшел каралы авторучканың кичә аның «улында булуы ихтимал. Сызгандыр. Хәзер кемнән шикләнергә дә белмәссең
Хабибрахманова. Ләкин мин түгел, Мәмдәл Харисович. Менә шушы баскан жиремдә...
Габсаматов. Беләм инде.
Хабибрахманова Аннан соң, Мәмдәл Харисович, яшел каралы авторучка план бүлегендәге Шәмсиевта бар. Үзем күрдем Нидер сызып утыра иде. дача өенең проектын сызам ди, ә сызыклары нәкъ менә шундыйга охшаган.
Габсаматов. Әйтегез үзенә, кереп чыксын.
Хабибрахманова Ярый, ярый, хәзер.
Габсаматов. Карагыз аны, эшләргә дә кирәк.
Хабибрахманова. Эшлим, эшлим, Мәмдәл Харисович Җыештыручыны күреп әйгәм дә эшкә утырам Шул Нуретднновны күрсәм, кулым калтырый. (Чыгып китә )
Габсаматов. Юкка бәйләндем бу хатын белән. Көн озыны бүл- надан чыкмас инде.
Шәмсиен (керә). Исәнмесез. Мәмдәл абый.
Габсаматов. Исәнме, исәнме, Шәмси дус. Син анда дача салырга йөрисең икән. v.
Шәмсие в. И-н, башка бәла булды әле Мәмдәл абый. Хатынга өч сутый жнр биргәннәр. Шул жнрне карап кайтканнан бирле тынычлык Югалды Порт кебек нәрсә дә салырга кирәк, агачын-фәлэнен дә утыр »ырга кирәк. Баш каткан Ничегрәк итеп салырга инде ул йортны Әллә
ннчә төрле вариант сызып карадым. Тегеләй дә ошамый, болай да ниерәк. Н
Габса матов. Мин өлкәнрәк кеше, киңәш сорарга иде. Бәлки, ярдәмем тимәсә дә...
Ш ә м с и е в. Берәр кирәкмәгән кәгазегез юкмы, Мәмдәл абый? (Кәгазь альт сызгалый башлый.) Буйга дүрт метр, иңгә өч метр, биеклеге ике дә кырык, монда бүлмә, монда веранда.
Габса матов. Нигә син яшел кара белән язасың?
Шәмсиев. Җенем сөйми яшелне, бүтән стерженьнәр юк кибенә, аптырагач алдым. Димәк, веранда монда, әллә монда куйыйк микән, Мәмдәл абый?
Г абса матов. Анда да ярый. Бусы нәрсә соң?
Ш ә м с и е в. Бәбкә инде, русча стропило.
Габса матов. Рәтле-башлы күренми дә, ныграк итеп сыз. (Шзм- сиев сызгач ) Менә хәзер икенче эш. Ярыйсы була бу, Шәмси дус. Бик жыйнак та була.
Ш ә м с и е в. Менә монда мансард.
Г а б с а м а т о в. Эһе, эһе. Карале, Шәмси, син сулагай икән ич.
Ш ә м с и е в. Язганда уң белән, сызганда сулагай.
Г абса матов. Кызык.
Ш ә м с и е в. Өйрәнелгән инде.
Габса матов. Кызык, кызык. Бу сызымыңны мина калдыр әле, Шәмси дус. Минем бажа да бит шул дача белән женләнеп йөри. Күрсәтим, бәлки синең вариант ошар.
Ш ә м с и е в. Миндә алар тулып ята.
Г абса матов. Мина монысы ошый. Шул житкән. Ярый, уңышлар телим. Эшләр барамы? Син кара, идарәдәге эшеңне дә онытма, Шәмси.
Ш ә м с и е в. Анысын ничек онытасың инде, Мәмдәл абый. Хезмәт хакы алабыз лабаса. Сау булып торыгыз, Мәмдәл абый. (Чыгып китә)
Габса матов (лупа аша карап сызыкларны чагыштыра). Охшавын охшаган. Ләкин Шәмсиев ни өчен Борһан Җамалиевичны сызар икән. Болай да мәшәкате муеннан. Юк, ул түгел. Борһан Җа.малиевлчун кул белән сызылган Ә Шәмсиев — сулагай. Кем сызган соң алай булгач? Әллә соң жыешгыручы эшеме?
Хабибрахманова (атылып килеп керә). Яна хәбәрләр. Мәмдәл Харисович. Җыештыручы сызмаган. (Кабаланып сөйли.) Чөнки кичә ул жыелышта булмаган. Нуретдиновның авторучкасын чыннан да ул тапкан. Ләкин бүген түгел, өченче көннәре, бирүен бүген биргән.
Г а б с а м а т о в. Бу яңа хәбәр түгел, Сабира ханым.
Хабибрахманова Ашыкмагыз, Мәмдәл Харисович. Яшел каралы авторучка безнең идарәдә тагын бер кешедә бар. Борһан Җамалие- вичның узендә.
Г абса матов (коты чыгып). Тсс! Сез ни сөйләгәнегезне беләсезме:
Хабибрахманова. Беләм, үзем күрдем.
Г абса матов. Күрсәң ни. Башың бармы синең? Ничек инде на чальник кеше үз фамилиясен үзе сызсын. Син нәрсә, аның башына та! типкәнме?
Хәбибрахманова. Хәтерегезгә төшерегез, Мәмдәл Харисович кичә Борһан Җамалневич самоотвод бирде.
Г абса матов. Әй-әй-әй! (Үчекләп.) Самоотвод! Самоотводны мю дә бирәм, син дә бирәсең, барыбыз да бирә. Самоотвод кыланып кын; бирелә, тыйнак булып күренер өчен генә.
. Хәбибрахманова (ачуы чыгып). Кем сызган соң алайса: Әйтеп торалар бит сезгә, үзе сызган, диләр.
Г абса матов. Сез кемгә кычкырасыз?
Хәбибрахманова. Ә нигә сез бәйләнәсез?
Г абса матов. Кем сезгә бәйләнә?
Хабибрахманова (елап җибәреп). Сез бәйләнәсез. Минем нН гаебем бар. Мин ирсез хатын Яклаучым юк. Шулай инде, йомшак агачны корт баса.
Габсаматов. Булырсыз йомшак Сез үзегез теләсә кемнең жанын кимерә торган хатын.
Хабибрахманова. Үзегез бик әйбәт инде. Әллә белмибезме.
Габсаматов. Нәрсә беләсез ә, нәрсә беләсез?
Хабибрахманова. Миңа ышанмагач, бәлки үзегез сызгансыздыр.
Габсаматов. Ә?!
Хабибрахманова. Өстәл тартмагызда нинди ручка ул?
Габсаматов. Ә?
Хабибрахманова Мә.
Габсаматов. Ул Нуретдинов ручкасы, тиле хатын. Мин аны сагып алдым, өч сумга.
Хабибрахманова. Кемне сатып алганыгызны, күпмегә сатып алганыгызны беләм мин. Мине дә сатып алырга җыендыгыз. Ләкин без сатыла торганнардан түгел. Ирсез хатын булсак та үз кадеребезне беләбез. Сызучы сез. Юкса, мина ышаныр идегез. Мин шундый хәбәр таратачакмын, бөтенесе белсеннәр.
Габсаматов (кинэ7 йомшап). Шулай укмыни?
Хабибрахманова (йомшап). Шулай шул. Мәмдәл Харисович.
Габсаматов. Алай икән... Кхм... Гафу итегез. Сабира ханым, кызып кителде.
Хабибрахманова. Сез дә гафу итегез, Мәмдәл Харисович,
Габсаматов. Сызучы мин түгел.
Хабибрахманова. Мин дә түгел.
Габсаматов. Ләкин кем?
Хабибрахманова. Үзе.
Габсаматов. Тагын үзе?!
Хабибрахманова. Үзе дим. Сөйләп бетергәнне көтегез Әле яна гына яңа месткомның утырышы булган. Эш бүлешкәннәр. Шунда Борһан Җамалисвич үзе әйткән. Җитәкчене месткомга сайлау килешә торган нәрсә түгел дигән. Чөнки, местком, дигән, җәмәгать оешмасы, ‘Дигән, ә мин административ җитәкче, дигән, һәм шунда үз фамилиясен л үзе сызганын ычкындырып ташлаган.
Г а б с а матов. Ант диегез.
Хабибрахманова. Ант әгәр. Кичә самоотводта да шулай дигән иде бит.
'•» Габсаматов. Шулай дигән иде. Ләкин сызам дип әйтмәгән иде.
Хабибрахманова. Бу юлы әйткәндер.
Габсаматов. Китәргә мөмкин. Рәхмәт, Сабира ханым (Хабибрахманова чыгып киткәч, бюллетеньне лупа аша карап.) Дөрес бит. Валлаһи дөрес. Болай итеп бары тик Борһан Җамалиевич кына сыза ала Ничек соң мин. ахмак, шуны... Үзен үзе сызган диген. Үзен үзе бит. Әгәр белгән булсам, сизенгән булсам, мин дә сызган булыр идем Борһан Җамалиевичны, шатырдатып сызган булыр идем.
П » о д a.