БЕЗ КЕМНӘН КИМ?
ЮМОРЕСКА
алайны әйтәм әле. туганнан бирле авызына атлан май каптыра алганыбыз юк
нде. беркөнне уеннан хәлсерәп кайтып керде дә:
— Ипигә май ягып бирегез, — дип куыра башлады.
— Нишләдең? — без әйтәбез. — Белеп соравың гына.
— Нәфесең бар икән, бик аша.— дидек, бу көтелмәгән хәлгә куанып. — Күптән
шулай кирәк иде. Майга аптырау түгел. Синнән кызганган юк. Г-шенә ит кунар әзрәк.
Әнисе малайның кулына дәү ипи сыныгы тоттырды, калын итеп май сылады
Түземсезлек белән ашаганын көтеп торабыз. Кайда ул ашау, ай күрде, кояш алды
малайны. Сыныкны эләктерүгә ишеккә атылды.
— Алай тәртипсезлсккә өйрәнмә, улым. — мин әйтәм
— Өйдә генә утырып аша әле,—дип кычкырды әнисе Колагына да элми малай.
— Рәшит кебек минем дә урамда йөреп ашыйсым килә,— ди.
Тәки жин.» алмадык бот буе жан иясен.
Сыныгын ашап бетергәндерме,, юктырмы, кичкә кырын мороженое сорап кергән бу.
— Анысы кайдан исенә төште әле шушы салкында? — дибез
— Рәшиткә әтисе алып кзйткан, миңа да кирәк менә.
Бүген инде соң. мороженое сата торган ларек та ябылгандыр, иртә гә алып
кайтырбыз, дип карыйм. Юк. тәгәрәп кенә кит.) малай Менә шушы минутында у к булсын
аңа. иртәгә хәтле көтәр-түзәр чамасы юк. Эссе табага бастыра Ахыр чиктә олы
башымны кече итеп мороженое артыннан чаптым. Буш кул белән кайтып кергәч, олы
мәхшәр купты вйдә. Көч хәл белән юмалап йоклаттык малайны.
Иртәгесен тагын яңалык. Кайтты да апельсин даулый башлады бу.
түгелдер бу?
— Әнә урамда Рәшит ашап йөри, миңа да кирәк, — ди.
Сабый түгел диген спи аны. Кешедән кызыгып кына соравы, имеш. Ә Рәшит
дигәне безнең күрше малае була инде. Портлары безгә каршы
— Дөньяда юк әйберне сорап йөдәтмә, зинһар, •— дибез. — Үзебезнең дә
апельсиннан авыз итмәгәнгә бер ел була бугай инде. Кайдан табыйк?
Син әйбәтләп әйткәнне аңлыймы сон ул бала! Күз яше белән елый.
— Рәшиткә тапканнар ич әле. Миңа да табыгыз менә, — ди.
Бөтенесен урамга ташып ашый торган нинди әдәпсез Рәшит булды соң бу? Ник бала
котыртып йөри ул? Өендә тамагыннан үтми микән әллә, югыйсә? Әти-әнисен әйтер
идем...
Ачу да килә, көнчелек тә куз! алган кебек. Анысы, сәбәбенә керешсәм, апельсинын
да табам инде мин аның. Җиде кат җир астыннан булса да. Әллә мин Рәшитнең
әтисеннән аз аламмы акчаны? Без кемнән ким?. Тукта әле, әдәп саклыйм дип һаман
саен малайны нәүмиз- ләндерү дә әйбәт түгел бит. Кичә мороженое диде, ул дигәнчә
булмады, бүген апельсинга күзе төшкән, анысы юк. Кеше баласы янында малайның
кимсенеп үсүе бар бит. Ярамый болай. Юеш борынлы Рәшит ашаган ризык безнең
малайга да хәрам булмас. Анда гына түгел ич авыз. Ашаулары белән мактанып
йөрмәсеннәр әле.
Тәки үземнекен иттем. Шәһәргә чыгып киттем. Җәтмә тутырып апельсинын,
мандаринын алып кайттым.
— Аша рәхәтләнеп, улым, — мин әйтәм. — Бүселгәнче аша. Ише җитәрлек.
Монысы беткәч, тагын алып кайтырбыз. Тик өйдә ашыйсы түгел, кара аны. Урамга алы п
чык әнә. Урланган нәрсә түгел, курык- мый аша. Күреп торсыннар...
Кыскасы, сынаткан юк хәзер. Күрше малае кәгазьле конфет тотып чыкса, безнекендә
— укалы тартма белән, «Күгәрчен сөте» дип аталганы. Колбаса сорап керсә (шул
Рәшиттән күреп инде), килосы белән диярлек тоттырабыз. Күршенеке алма
шытырдатса, безнеке — груша кимерә. Кайберсен үзебез ашамасак та, малай
авызыннан өзгән юк. Безнең белән табын янына утырып ашамый да хәзер. Ашаганы-
эчкәне урамда. Узыштан китте эшләр. Күршеләр белән, дим.
Бервакыт малаебыз тагын авызын турсайтып кайтты.
— Нәрсә кирәк тагын? — без әйтәбез.
— Рәшит ашаган әйбер.
— Нәрсә соң ул?
— Белмим. Исемен оныттым.
Инде малайның ашамаган нәрсәсе калмаган шихелле иде. Ул белмәгән тагын ни
булыр икән? Кызыксынуым чиктән ашты, ишек алдына атылдым. Рәшит дигәннәрен
эзләп таптым. Каһәр генә суксын, бәрәңге төя торган тукмактан да зуррак ананас
кимереп утыра теге Нишләргә инде? Анысын кайдан таптылар икән дә мин кайдан
юнәтим икән? Аптырагач, Рәшитне юмалап карыйм:
— Бераз гына дустына да бирер идең. Үзен генә барыбер ашап бет ермәссең бу
кадәрие.
Дәшкәнемә үкендем. Телен чыгарып күрсәтте дә китеп барды малай актыгы.
Үләрсең килешеннән.
Ачуым ачу. табам ананасын да. Дөньясын актарам...
Бүтәннәрнең төшенә дә кермәгән нәрсәләр юнәттем Күршене әйтәм. ачудан
шартларга җитешер инде...
Тыныч кына гомер итәргә түгелдер, ахры, миңа, хәзер инде малайны алмаштырып
куйган кебек. Кулына әйбер тоттырып һич урамга чыгара торган түгел. Урамда йөреп
ашау-—гадәтсезлек, дип остарган була. Кайсысы котыртып кертте икән инде тагын?
Әмма шушы күршеләрне! Гел безгә каршы килеп торалар, әй.