Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖӘЙГЕ КОМАНДИРОВКАДА


гъзәмов менә тагын «Кызыл шәрык» бара. Бу хуҗалык республиканың ин иашкан. Барыр юл ерак, сикәлтәле. Әгьзәмовның күңелендә әйтеп бетергесез , , лек. Ниһаять, ул теге кире беткән Доргуновага кемнең хаклы булганын, кемнең ялгышканын исбат итәчәк. Әнә шул уйлар юл уңайсызлыкларын киметкәндәй була, Әгъзә- иде.
— Кызулата төш, Петрович. Ташбакада сөйрәләбез бит...— дип, ул шоферына хәтта үпкә дә белдереп алды.
Менә «Кызыл шәрык» совхозының басулары башланды. Житез «Волга», тыгыз булып үскән иген стенасына борылыш саен орына-орына, тар гына басу юлыннан тузан туздырып алга чаба. Авыр башаклар машина тәрәзәсенә бәрелеп-бәрелеп калалар. Иген чыннан да котырып унган ндс. Әгъзәмов, шатлыгын яшерә алмыйча, шоферга таба борылды да:
— Күрәсеңме, Петрович? Мондый бәрәкәтнен күптән булганы юк иде инде,—дип куйды.— Хәтерем ялгышмаса, мондый муллык утыз җиденче елны булган иде. Тәҗрибәсез бер белгеч кенә идем әле — агроном булып эшли генә башлаган чагым иде.
Шофер, борылмалы юлдан бер генә минутка карашын алып, күзен кыса төште.
— Әйе, ел уң килде быел. Көзе дисеңме, кышы-җәе дисеңме— гариза язып сорасаң да болай булмас. Нәкъ утыз җиденче ел инде.
«Нәкъ утыз җиденче» дигәне Әгьзәмовка ошап ук җитмәсә дә, ул моны артык сиздермичә генә шоферга каршы төште:
— Алай ук түгел инде анысы, быелгы ел климат ягыннан уртача гына булды... Яле. туктат бер мәлгә. Кеше үстергән ашлыкка юл буе машина эченнән генә сокланып киләбез, ә менә төшеп, башак исен иснәп карау уйга керми. Онытканбыз, Петрович, түрә булып кыланабыз. Яле. чамалап кара — күпме алырлар дисең бу арыштан?
Машина туктады. Әгъзәмов калын ашлык стенасын иңбашы белән этеп җибәргәндәй итте дә инде саргая башлаган арыш арасына кереп
совхозына чигенә ур- Шулай да күтәренке-
мов түземсезләнеп таныш совхозның кырларына барып җиткәнне көтә
китте. Шаян жил арыш башакларын тузгыткалап бер урында уйнаклап тора да кинәт, дәррәү кузгалып, үзе алдыннан саргылт дулкыннар куып китә. Әгьзәмов булачак очрашуны түземсезләнеп көтү тойгысына бирелгән хәлдә салмак кына шул дулкыннар артыннан атлый. Тагын утыз минут, күп дигәндә, бер сәгать үттеңме, менә сиңа совхоз, институт бетергән елны агроном булып эшли башлаган җирең. Тиз дә уза сон вакыт дигәнең! Бәлки менә шушы иген кырларыннан, усал холыклы Доргуно- вадан башка монда Әгъзәмовны хәтерләүчедә калмагандыр инде. Моны ул күңеленнән икърар итәргә теләмәсә дә, командировкага шул Дор- гунова аркасында гына баруын һәм аны хәзер биләп алган шатлыкның да котырып уңган ашлыкны күрүдән бигрәк әнә шул Доргунова белән булачак очрашуны көтүдән икәнен аңлый иде.
— Егермедән ким булмас,— диде Петрович, Әгъзәмовка якынрак килеп.— Бәлки егерме икене дә тартыр. Башагы шәп бит, кара, ничек авырайган!
— Тартыр,— диде Әгъзәмов, аның сүзен жөпләп, һәм, үзе Петровичка таба борылмыйча гына, өстәп куйды: — Хәтерлисеңме, без былтыр бирегә менә шушы басу аркасында килгән идек?
Әгъзәмовны ун ел буе машинада утыртып йөрткән һәм аның белән дөнья хәлләре турында гына түгел, агрономиягә кагылышлы мәсьәләләр турында да сүз куертырга күнеккән Петрович:
— Алайса, Настасья Петровна ялгышкан булып чыга инде,— диде — Болай акыллы гына хатын күренә үзе, ә менә бу эшне чамалый алмаган...
— Доргунованы әйтәсеңме? — дип кайтарып сорады Әгъзәмов.— Акыллы агроном ул. Менә барып җиткәч без аңа бер сабак бирәбез әле. Хәзер зуррак итеп көлтә ясыйбыз да шундагы бөртекләрне санарга кушабыз үзенә, шуннан безгә уңышның күпме булачагын исәпләп чыгарсын.— һәм ул озын буйлы арыш сабакларын учлап йолкырга тотынды.
Тагын алга киттеләр. Әгъзәмов, авыр арыш көлтәсен тезенә салган хәлдә, совхозга ничек килеп җитәчәген күз алдына китерде: ул Доргунованы эзләп тапкач, исәнләшәсе урында, башта кашларын җыерып: «Начальствоның канын бозганың өчен хәзер үк гафу үтен»,— диячәк һәм шуннан соң гына елмаеп: «Я, ярый, килешик әйдә»,— дип кул сузачак.
Алар чыннан да бер-берсенең канын шактый күп боздылар. Гаеп атта да, тәртәдә дә булды.
Узган ел җәй көне Әгъзәмов өлкән агроном булып эшли торган Авыл хуҗалыгы министрлыгына идарә начальнигы итеп яңа кешене билгеләделәр. Эшли башлавына бер атна үтәр-үтмәс яңа начальник Әгъзәмовка ашлык җитештерү буенча исәп-хисап ясап китерергә кушты. Әгъзәмов ясап китерде. Начальник аның алдында бу кәгазьләрне карап, кесә дәфтәренә кайбер саннарны күчереп тә алды. Аннары ул аңа эзләнүчәп акыллы агрономы булган нык хуҗалыкны сайлап алып, анда эксперимент ясап карарга, чиста пар һәм үләннәр бөтенләй калдырылмаган чәчү әйләнешен сынарга кушты.
Эшлибез аны, тәҗрибә хуҗалыгына команда бирәбез,— диде Әгъзәмов.
— Юк. алай ярамас. Дүрт ел көткәнебез бушка китәр, крестьянны ышандыра алмабыз. Тәҗрибә хуҗалыгы — оҗмах бит ул, анда маши- насы-техникасы дисеңме, кешесе-кадрлары дисеңме — барысы бар. андагы җир үзеннән-үзе уңдыра,—диярләр. Тәҗрибәне гади бер хуҗалыкта янә кабатларга туры килер. Ә бу тагын дүрт ел әрәм китә дигән сүз.
Әгъзәмов моңа каршы төшмәкче булды. Эш уңышсыз барып чыкса, мондый хуҗалыкның хәле бик мөшкел булачак, көтелгән табыш урыны-
<3 зыян өстенә зыян киләчәк, ә оу хәл игенчемен, белгечләрнең кесәсенә (итереп сугачак,— аларның хезмәт хакы, бүтән төрле акчалата керем- тәре хужалыкиың экономик хәленә бәйле бит. Ләкин бу уйлар аның күңелендә генә калды, ул әйтергә теләгәнен әйтә алмады, әйтергә базмады.
Заманасы нинди бит анын хәзер! Бүген син бернәрсәне ерактагы ♦ хыялга санап йөрисең, ә иртәгә, карыйсың, ул инде гап-гади бер хәлгә әверелгән. Хәзер бит атом бозваткычлары төзиләр, айны рәсемгә төшерел кайттылар, жир тирәсендә спутниклар очып йөри... Менә яңа начальник кушкан эшнең дә ни белән бетәчәген алдан әйтеп кара әле син... Бүген ана каршы сүз әйтерсең, иртәгә үк үзеңнең төпсез көймәгә утырганыңны сизми дә калырсың...
һәм Әгъзәмов. «эзләнүчән, акыллы агроном» урынында Доргунова- дан да әйбәтрәк кеше булмас дип, экспериментны «Кызыл шәрык» совхозында үткәрергә тәкъдим итте. Ул совхозның яна чәчүлекләр структурасын үзе төзеп, аны үзе раслады һәм, «үтәлергә тиеш* дигән резолюция салып, урынга жибәрде. Ә бер-ике атнадан «Кызыл шәрыкэтан алынган кәгазьләрне күреп шаккатты: совхозда чәчү әйләнешен үзгәрешсез калдырганнар — шул ук ужым культуралары, шул ук клевер, ә сөрү жиренсң алтыдай бер өлеше элеккечә «ял итәргә» тиеш булып чыккан.
Әгъзәмов бик ашыгыч рәвештә командировка кәгазьләренә кул куйдырды да шул ук көнне «Кызыл шәрык»ка китеп барды Менә шул баруында инде алар Доргунова белән, кем әйтмешли, пычакка-пычак килештеләр.
— Министрлыкның күрсәтмәсен алдыгызмы? — диде Әгъзәмов.
— Алдык,— диде Доргунова.
— Ашламага дигән нарядны?
— Анысын да алдык.
— Черемә чыгарасызмы?
— Чыгарабыз.
— Нигә башбаштакланасыз?
Бу сөйләшү вакытында бүлмәдә анын белән Доргуновадан тыш совхоз директоры да бар иде. Әгъзәмов, инде чал керә башлаган, пөхтәләп таралган чәчләрен сыпыра-сыпыра, ншекле-түрле йөренә һәм шуклык эшләп тотылган сабынны шелтәләгәндәй, Доргунованы жинелчә тирги, тик анын тавышында сабыйны гафу итәргә теләү дә сизелеп тора иде
Совхоз директоры, төз гәүдәле, яшь кенә чырайлы, өстенә хәрбиләр френче кигән Никитов, телефон янына утырып алган да, кулындагы карандашын йөртә-йөртә, аларның бәхәсен тыңлый. Гади генә ситсы күлмәкле, ак брезент тапочкалы Доргунова әллә ни исе китмәгән кыяфәт белән диван читендә утырып тора
— Барысын да алдык, Нигъмәтҗан Хәкимжанович, рәхмәт инде сезгә! —дип, Әгъзәмовка карап алды да директор, моннан сон әйтәсе сүзе өчен аңардан алдан ук гафу үтенгәндәй, гаепле кеше төсле елмаеп куйды: —Бездә жир мәсьәләсендә беренче сүзне агроном әйтә, бөтен класть аның кулында
«Кем артына яшеренергә икәнен белә, шайтан.— дип уйлап алды Әгъзәмов директор турында Ә Доргунова — ул беркатлы нәрсә, барысын да үз өстенә алачак. Шулай булгач, пиемә дип сон әле мин бу сүзне директор бүлмәсендә, аның янында башладым3 Әгәр без Доргунова белән нкәүдән-пкәү генә сөйләшсәк, сүз бөтенләй икенче юнәлеш алган булыр иде. Шулай да. каян килгән диген син ана бу тикле үжәтлек?»
Әлбәттә. Әгъзәмовка бу бәхәс өчен вакыт әрәм итеп тормаса да ярын иде. Беткәнмени республикада совхозлар! Әлеге боерыкны бүтән адрес белән җибәрергә дә көз җитүен тыныч күңел белән көтәргә иде». Акылы ана хәзер дә шулай эшләргә куша, ләкин берничә сәбәп арка-
МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф ҖӨИГВ КОМАНДИРОВКА
сында ул моның киресен эшләргә, «Кызыл шәрык>ка килеп вакытын әрәм итәргә мәжбүр. Беренчедән, ул Доргуновага ышана, аның нинди генә эшкә тотынса да уңышлы башкарып чыгачагын белә. Икенчедән, ни генә әйтсәң дә, ул бит инде үз совхозына битараф кала алмый. Ник дисәң, ул нәкъ менә Доргунованы «якты дөньяга» чыгарырга тели. Әгәр сынау уңышлы тәмамланса, дан-шөһрәте яңа идеяне тормышка ашыручыларга булачак. Өченчедән — монысы, мөгаен, иң мөһиме булгандыр,— командировкадан ни күзең белән буш кайтмак кирәк?! Яна начальник аның турында ни уйлар? «Әгьзәмов кешеләрне белми... Кешеләр Әгъзәмовны санга сукмыйлар, димәсме?..»
— Мин беләм, сез жир өчен борчыласыз,— диде ул, бүлмә буйлап арлы-бирле йөрүен дәвам итеп.— Янәсе, бер ел «ял итмәсә», жирнед көче-жегәрлеге калмый, ярлылана...
— Барыбызны да шул туендыра бит,— диде Доргунова.— Халык шуннан туена...
— Сез нәрсә, ә мин күктәге фәрештәләрне кайгырта, дип уйлыйсызмы?— диде Әгъзәмов.— Әллә сез арифметиканы онытып бетердегезме? Ягез әле, кулга карандаш алып тапкырлау таблицасын кабатлый башлыйбыз. Сезнең ничә мең гектар жирегез кысыр ята, ничә меңендә бер файдасызга үлән үсә? Исәпләп кара: шуларның барысын бетереп, пар урынына, үлән урынына борчак чәчәсең, аны урып алуга шунда ук арыш чәчеп жибәрсән,— күпме файда була?! Эш өстәмә жыеп алынган бөртектә генә дә түгел, борчак бит гектар саен центнер ярым азот калдыра. Ә хәзер инде шуны аммоний сульфатына күчереп кара — бу мең гектарга унбиш мең центнер дигән сүз. Синең сөрү җиреңдә мең центнер минераль ашлама. Күктән төшкән хәзинә бит. Әйтче зинһар, «Кызыл шәрык»ның мондый мөлкәтне кайчан күргәне бар?
— Оһо, менә бит ул никадәр килеп чыга! — дип, директор ниндидер саннар язылган кәгазь битен Әгъзәмовка таба этеп куйды: — Чәчеп, урып ал да сводкага язып куй: фәлән кадәр ашлама чыгардык без, диген! Рәхмәт, акыллы фикерегез өчен!
Директорның болай тиз генә килешүе Әгьзәмовнын ачуын чыгарды.
«Менә аумакай,— дип уйлап алды ул эченнән.— Ике якка да яра- макчы. Әле генә Доргунованың сүзен жөпләп утырган иде, ә хәзер минем белән килешергә тора».
Әгьзәмов моның өчен директордан үч алырга — «баш беләнрәк уйларга кирәк» кебек чәнечкеле сүз әйтергә җыенган гына иде, аңардан элек Доргунова сүз башлап:
— Менә сиңа саннар! Чын Ньютон биномы бит бу! — дип төрттереп куйды.
Әгьзәмов бите кып-кызу булып кызарганын, ачуы чыга башлавын сизде, ләкин үзен үзе тыеп калды, кинәт кабынып киткән тойгыларын басарга тырышып:
— Әллә ул саннар дөрес түгелме? Игенчелек институты китереп чыгарган мәгълүмат ул. Галим халкы ул сиңа... Җиде кат кына түгел, мең кат үлчәп карый...
— Дөрес түгел дип әйтмим — Доргунова аның белән килеште, ләкин шунда ук үзен үзе төзәтеп тә куйды: — Шулай да алар белән төпсез көймәгә утырып калуың да мөмкин. Ә безнең, күктән йолдыз чүпләмәсәк тә, ашлыксыз калган елыбыз юк. Шулай булгач нигә кирәк ди безгә һавадагы торнаны тотарга маташу? Юк, мин экспериментка каршы түгел. Ансыз алга китеп булмый. Мин биш йөз гектар җирне бирергә риза, әмма бөтен сөрү җирен бирмим. Унсигез мең гектар дигән сүз бит ул!
— Әйтсәм әйтим инде, харап та зур демагог булып киткәнсең син, Анастасия Николаевна! — дип, Әгъзәмов аның сүзен бүлдерде.— Син шуны аңларга тиеш: боерык бирелгән икән, аны үтәргә кирәк!
— Сез безне югарыдан төшерелгән боерыкларны уйламын-нитми үтәп утыручыларга әверелдермәкче буласыз. Ә без сезнең ул боерыкларыгызга уйлап
карамый-нитми генә ышанмыйбыз. Аңламыйбыз без аларны...—дип тезеп алып китте.
— Димәк, сез миңа ышанмыйсыз? Министрлыкның өлкән агрономы сезнең өчен авторитет түгел? — диде Әгьзәмов.
Доргунова, ни дип жавап бирергә аптыраган сыман, бер мәл күзләрен кыскалап торды да, кинәт кашларын өскә чөеп, һич икеләнмичә, сүзләрен өзек-өзек әйтеп салды:
— Хәзер сездән зуррак авторитетларның сүзен дә тота-каба гына үтәмиләр.
Әгьзәмов, агроном хатынның сүзләренең әрем әчелегенә ачуы килеп, аның каршына килеп басты да кычкырып ук куйды:
— Син мина ребуслар биреп маташма, Анастасия Николаевна, мнн барыбер аларны чишеп утырачак түгел.
— Ә сез шулай да чишеп карагыз әле, Нигъмәтҗан Хәкимжанович.— дип, күзен дә йоммыйча жавап кайтарды тегесе.— Безгә андый ребусларны азмы чишәргә туры килде. Торф чүлмәкләр белән теңкәгә тидегезме? Тидегез! Тәмам көлкегә калып беткәч кенә туктадык. Моннан ике ел элек совхозның ул чактагы директоры Фатих Кәримовичка бәйләнә башладылар: янәсе, сез сөрү жиренең һәр йөз гектарына бишәр ана Дуңгыз тотарга тиеш. Нәкъ әлеге төсле, исәпләүләр, саннар белән Фатих Кәримович, йомшак күңелле кеше, арифметика белән бәхәсләшергә базмады Ана дуңгызларны булдыруын булдырдык, ә аларның бала-
ларын тотарга урын юк, азык җитешми Үләт вакытындагыдай кырылдылар мескенкәйләрем Ә директорга өч ел бирделәр. Әле дә ярый. Верховный судка барып житәргә башыбызга килде. Юкса, тәки харап була иде кеше...
Әгьзәмов биш йөз гектар жирнең үтә дә аз булуын, андый мәйданда, уза китсә, лаборатория күләмендәге тәжрибәне генә үткәрергә мөмкин икәнен Һәм андый тәжрибә нәтижәләре белән һичкемне ышандырып булмаячагын яхшылап кына аңлатырга тырышты, эш уңышлы чыга калса, совхозның бөтен Союзга шөһрәт казаначагына шаярган-көлгән булып киная ясап карады... Әмма боларнын берсе дә файда бирмәде. Ул алдан исәп тоткан, ул көткән дусларча әңгәмә барып чыкмады. Киресенчә, сөйләшү ызгыш белән тәмамланды. Доргунова дөрләп кабы-нып китте дә кызып-кызып:
МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф ҖӘПГЕ КОМАНДИРОВКА
Әгьзәмов дәшмәде. Кабинет буйлап ишекле-түрле йөренә бирде: өч адым ары атлый, өч адым бире. Ә Доргунова, берсеннән-берсе жилле мисаллар китереп, кызып сөйләвен белә.
— Шулай бер вакыт райбашкарма председателе хатын-кызларга карата үзенчә кайгыртучанлык күрсәтә башлады янәсе, алар сыер асрап иза чикмәсеннәр, сыер савып кулларын калҗайтмасыннар Ул да булмый, телефон аша боерык килеп төшә: «Сыерларны совхозга тапшырырга!»
— Сүзегезне үлчәп сөйләгез, Анастасия Николаевна,— диде Әгъзә- мов - Порт башына өчәр дуңгыз, икешәр сыер, бер көтү сарык, йөзләрчә баш кош-корт асрарга кушасызмыни? Андый милек өчен кулакларны себер җибәр! әннәр!
Ләкин Доргунова бирешмәде:
— Кулаклар заманы түгел хәзер Ул чактагы хәлләр артына яше- рөкмәгеа, Нигъмәтҗан Хәкимжанович! Менә без болай итик сөт ташучы машина һәр көн иртүк йорт саен йөреп чыга торган булсын, һәркем сөтне теләгәнчә ала алсын, бәяләр дә эшче кеше кесәсенә ярашлы бул- смн. Әллә сез хатын-кызны юләр дип беләсезме? Аның бер дә сыер кой-
рвнына яиышып ятасы килми. Ә бит әле хәзер совхоз директоры, сетпе ашханә өчен сорап килсәләр дә, йөзен чыта...
Бәхәс торган саен кызурак, кискенрәк була барды, һәр ике як эксперимент турында, Әгьзәмовның совхозга ни өчен килгән булуы турында бөтенләй онытты, сүз бүтән гомуми мәсьәләләргә күчте. Үзе аяк терәп сорар, бүтәннәрдән таләп итәр өчен килгән Әгъзәмов, ничектер, үзе дә сизмәстән җавап бирергә, акланырга тиешле кешегә әверелде, әйтерсең, «Кызыл шәрык» совхозында, алай гына да түгел, бөтен дөньяда булган барлык җитешсезлекләр өчен Әгъзәмов гаепле иде. Болай булгач, аның командировкасы чәлпәрәмә килә бит әле. Казанга кире борылып кайтырга, «Кызыл шәрык»та эш уңмады, агрономнары бер тиенгә яраксыз кеше булып чыкты, дип әйтергә генә кала. Бәхәсне дәвам иттерүнең файдасы юк.
— Бик белдекле булып киттегез әле сез, Анастасия Николаевна. Бар кешедән күбрәк беләсез, күбрәк күрәсез. Ләкин онытмагыз, иптәш Доргунова, киләчәктә дә үзегезне шулай тотсагыз, без сезне җиргә якын да җибәрмәбез,— дип Әгъзәмов сүзне кырт кына өзде. Аның бөтен кара- шы-кыяфәте гүя: «Дуслык дуслык булып кала, әмма хезмәт бурычын үтәү — беренче чиратта!» — дия төсле иде.
Доргунова әле һаман сүзеннән чигенергә уйламый иде булса кирәк, аның бите бурлаттай кызарган, ул ярсып нидер әйтергә талпына, ләкин Әгъзәмов, сүзне тәмамланганга санап, директорга таба борылып өлгергән иде инде:
— Бүгенгә житәр, мөгаен. Артыкка китмәгәе дим. Кунак өе еракмы сезнең?..
Әгъзәмов командировкадан кәефе кырылып кайтты, кайту белән бик тә ачулы итеп, тозлы-борычлы приказ чыгартты, анда, «Кызыл шәрык» совхозының баш агрономы Доргуновага соңгы кисәтү белән каты шелтә бирергә, диелгән иде. Бер атнадан ул «Кызыл шәрык» совхозының чәчү мәйданнары структурасы белән яңадан кызыксынып карады һәм, ул тәкъдим иткән структураның расланган булуын күргәч кенә, эченә җылы керде.
Менә шуңа бер ел үтеп тә китте, һәм хәзер Әгъзәмов былтыргы командировкасының нәтиҗәсен күрергә дип бара. Сап-сары арыш көлтәсен тезенә салып утырган килеш, Доргунова белән ике арада булган бәхәсне сүзмә-сүз хәтеренә төшерде, ә күңелендә аның торган саен ныграк били барган шатлык, тантана хисе туып ташыды: менә бит, ул хаклы булып чыкты!
Арыш басуы артта калды. Хәзер инде машина барган юлның һәр ике ягында кайчы белән өстән кыркып чыккан төсле тип-тигез булып борчак чәчүлекләре җәелеп ята. Алда, кара-кучкыл бүрекле топольләр арасында, совхоз поселогының шакмак-шакмак ак өйләре күренә башлады. Петрович кинәт машинасын туктатты:
— Яшел борчак. Нигъмәтҗан Хәкимҗаиович! Үлеп яратам шуны! Бераз гына җыйыйк әле?
— Әйдә, җый,— диде Әгъзәмов, риза булып.— Ләкин тизрәк бул.
Петрович кепкасына яшел кузак җыя-җыя борчак арасында йөргән арада, Әгъзәмов, аякларын бераз язып алырга дип, машинадан чыкты да тузанлы юлдан җәяү атлады. Көн инде сүрелә төшкән, кырлар өстендә йомшак кына рәшә челтәре җәйри, зәңгәрсу офык киңлеге, совхоз поселогының йортлары юка болытлар белән өртелгән иде. Әгъзәмов, боларның кайсысы Доргуноваларныкы икән дигәндәй, бер мәл шул өйләргә карап торды, һәм шунда ук, конторага кереп тормаска, туп-туры Доргунованың өенә барырга, кочагына көлтә тоткан килеш, аны-моны карамыйча, эчкә үтәргә һәм әлеге колтәпе шалт иттереп идән уртасына кертеп утыртырга, дип карар итте. Ә Доргунова аны күрүгә, мөгаен,
гаепле кеше сыман тартынып кына елмаер, шатлыктан йөзе яктырып китәр, ә үзе, көтелмәгән кунакка ни хөрмәт күрсәтергә белмичә, кабалана башлар, һәм алар арасында әүвәлге дуслык-татулык урнашыр Юксэ бигрәк күңелсез килеп чыкты бит.
Кинәт ул нигәдер моннан күп еллар элек булган, вакыт үтү белән инде тоныклана башлаган вакыйгаларны исенә төшерде.
Ул. авыл хуҗалыгы институты дипломын алып, әле яна гына совхозный баш агрономы итеп билгеләнгән, мөстәкыйль тормыш башлавына шатланып бетә алмый, моның белән чиксез горурланып йөри торган яшь егет, килүенең беренче көнендә үк кич белән клубка китте. Шактый ук зур һәм гади бер авыл өенә урнашкан клуб ишеге төбендә малай-шалай чыр-чу килә. Стена буена тезеп куелган озын-озын урындыкларга егетләр һәм кызлар утырышкан. Бер егет, авыр итекләре белән идән тактасын сөзә-сөзә, гармунында бию көе уйный, ә залдагы яшь- жилкенчәк парлап-парлап идән уртасына чыга да тыпырдап бии-бии, бер-берсенә төрттереп, такмак әйтә.
Әгьзәмов җырга да. биюгә дә катнашмыйча шактый вакыт эре генә кыяфәт белән сүзсез утырды. Кинәт чандыр гәүдәле чая бер кыз аның каршына килеп чыкты да, идәнгә дөбердәтеп баса-баса, тәкәллефсез генә җырлап җибәрде:
Дорогой, ты дорогой,
Сиреневая веточка, Ты зачем меня завлек. Такую малолеточку?!
Әгьзәмов каушап ук калды: ана. баш агроном кешегә, олы башын кече итеп дигәндәй, идән уртасында бөтерелеп гармунга кушылып такмак әйтеп йөрисе генә калган иде!.. Шулай да ул. минем бит әле бу егетләр һәм кызлар белән бергәләп эшлисем дә бар, үпкәләп-нитеп кунмагайлары. дип уйлап алырга да өлгерде. Бүлмә уртасына чыгып, әлеге чая кыз тирәсендә бераз таптанган булды һәм кинәт, әллә каян килеп чыккай шуклык дулкынына бирелеп, инде күптән үк ишеткән бер так-макны исенә төшерде һәм, гармунчының яңадан уйный башлаганын көтеп тә тормастап, кызга ошатырга тырышып сузып та җибәрде;
Я отчаянный, отпетый. Ни на что не погляжу, Если голову отрежут, Я корчагу принижу.
Аннары ул кызны озата барды. Алар тынлыкка чумган караңгы өйләр яныннан сүзсез генә атладылар Әгьзәмов кыз белән нәрсә турында сүз башларга белми интекте. Гадәттә мондый очраклы танышлык Вакытында сөйләнә торган юк-барны кабатлыйсы килмәде. Мондыйга анын осталыгы да юк иде. Үзе турында сөйләргә яисә кызның тормышы турында сораштырырга уңайсызланды. Өйтүр бакчалы кечкенә генә бер йорт янына җиткәч, алар тукталдылар. Икесенә дә ничектер уңайсыз булып китте. Кыз кыюсыз гына аңа күтәрелеп карады, тик шунда гына Әгьзәмов аның керфекләре матур-озын булуына игътибар итте
«Күзле бүкән» — дип үз-үзен тиргән алды Әгьзәмов.— Кич буе биегән булдың, озатырга дип алын киттең, ә үзеңнең әле анардан исемен Дә сораганың юк...»
— Ә сез андый түгел,— диде кыз, шыпырт кына һәм көрсенеп куйды
— Ничек андый түгел?
— Шулай... андый түгел инде...— дип, кыз оялудан башын иде һәм балаларча эчкерсез беркатлылык белән пышылдады
— Бездә очрашып танышмас борын ук кочакларга тотыналар, үбеш- мәкче булалар. Өченче көн Санька Демин бәйләнде генә бит үбешик тә үбешик! Кулыннан ычкынам ди-ди өстемдәге жакетымны ертып җибәргәнмен .
МАРСЕЛЬ «АРИПОВ ф ҖӘЙГЕ КОМАНДИРОВКА
— Настя,— диде кыз һәм тавышсыз гына көлеп куйды.
— Настя? — Ни өчен икәнен үзе дә белмичә, әйтергә сүз булсад өчен генә кайтарып сорады Әгъзәмов һәм, кызга таба иелә төшеп, аны кочагына алды һәм, аның тыгыз тәненнән, ислемай исеннән башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп, колак артыннан чупылдатып үбеп куйды.
— Я, менә мин дә... бүтәннәр төсле! — диде ул, кайнар сулышын кызның жакет якасы астына бөркеп.
Настя, аның кулыннан ычкынып, ян капкадан кереп китте һәм болдырга җәһәт кенә йөгереп менде дә шуннан торып:
— Барыбер андый түгел! Андый түгел! — дип кычкырды.
— Настя! —дип, Әгъзәмов аның артыннан болдырга йөгереп менде, ләкин кыз өйалдына кереп китәргә һәм аның борын төбендә генә ишекне шапылдатып ябып куярга өлгерде. Әгъзәмов чабып менгән җиреннән ишеккә килеп төртелде, ишек шыгырдап куйды, бераз гына ачыла төште, ләкин шунда ук эчке якта келәнең шалтырап бикләнгәне ишетелде.
— Настя, ач әле! Ач инде! — дип пышылдады ул. Ләкин һвч көтмәгәндә эчке яктан карлыккан ирләр тавышы ишетелде:
— Ачармын мин сиңа! Дилбегә белән берне тамызсам. Халык йоклый, ә ул тапкан кычкырып йөрер вакыт: ач, имеш!
Әгъзәмов болдырдан ничек төшеп киткәнен, ничек койма аша сикереп чыкканын да сизмәде. Тынычлана төшкәч, үзен үзе иң соңгы сүзләр белән битәрләргә тотынды. Ахмакларча булды. Шунда алыптай бер бәндә килеп чыгып, күз төбеңә тамызган булса!.. Кем аркасында дигән әле! Шул кычыткан чыпчыгы аркасында бит! Төкереп бирәсе үзенә...
Үзсүзле егет иде Әгъзәмов. Бәлки хәзер, еллар үтү белән, бераз йомшый төшкән, күндәмрәк, килешүчәнрәк булып киткән булса гына, әмма ул чакларда ул сүзеннән кайта торган егет түгел иде. Теге вакыйгадан соң ул ай буена, көнне төнгә ялгап, бер бригададан икенчесенә чапты, зур хуҗалыкның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә тырышты һәм, шулай итеп, теге хәйләкәр чая кызны да, үзенең аны озата барып, көлкегә калуын да онытты. Ә тагын бераздан очраклы бер сөйләшү вакытында: «Настя Доргунова шәһәргә агрономлыкка укырга киткән икән...» дигән хәбәр ишетте.
Әгъзәмовны «Кызыл шәрык»та озак тотмадылар. Юк, начарлык белән китмәде ул аннан. Эшен ярата иде, белә иде, кирәк вакытта үзеннән олыларга түбәнчелек белән юл куярга да, кирәксә үз фикерен аяк 5 терәп якларга да сәләте җитә иде. Эшли башлавына өч-дүрт ел үтәр-' үтмәс, игенчелек культурасы, чәчү әйләнешләре турында суз чыкканда" аның эшен бүтәннәргә мисал итеп китерә башладылар. Ә күп тә үтми—1 бәлки бу юлы институт дипломының да файдасы тими калмагандыр, ни генә әйтсәң дә, ул елларда әле югары уку йорты бетергән белгечләр колхоз-совхозларда бармак белән генә санарлык иде,— аны совхоздан өлкәгә эшкә алдылар.
Әгәр Әгъзәмов бер вакыт «Кызыл шәрыкжа командировкага килеп чыкмаган булса, әле без сөйләп үткән кечкенә генә вакыйга, бәлки, еллар үтү белән хәтер түрендә бөтенләй югалып та калган булыр иде. Килгән чакта ул ни өчендер агроном урынында өлкән яшьтәге олысымак кына бер ир кешене очратырмын дип көткән иде Ләкин аның чакыруы буенча конторага... Настя килеп керде.
Әгъзәмов гаҗәпләнүеннән:
— Анастасия! — дип кенә әйтә алды, уңайсызланды, әмма үзенен бу халәтен яшерә алмады, кызарынды, телдән язды. Ә Настя, киресенчә, һич ни сиздермәде, оялмады-каушамады, Әгъзәмовны беренче тапкыр күргән кеше кебек, үзен ирләрчә эре тотып, тегенең «Анастасия» дигән сүзенә «Николаевна» дип өстәп куйды.
Әгъзәмов аны күрү белән күңеленнән генә чамалап куйды: Настя,
гэ чыгып берничә ел торган яшь хатын кебек, бераз калыная төшкән, е вакыттагы сөякчел кычыткан чыпчыгыннан сөйкемле күзләр һәм аи сыман булып җилкәсеннән асылынып төшеп торган калын чәч томнары гына сакланып калган иде. Хәер, күзләре дә үзгәргән бугай — чектер йомшаграк, ягымлырак карын башлаганнар
Алар, тарантаска утырып, совхоз кырларын әйләнеп чыктылар. Дор- ♦ нова атны үзе тотып йөрде, кыска-кыска гына, ләкин төпле, аңлаешлы латмалар биреп барды Әгьзәмов исә үзе аны тыңлады, кырларны кү- пе, үзе янында утырып барган хатынга карап-кзрап алды, һәм шул кларда күңел түрендә ниндидер үзе дә аңлатып бирә алмаслык көнчек хисе кузгалып-кузгалып китүен сизде: әнә бит, ул моннан китсә дә, шр артка тәгәрәмәгән, бер нәрсә дә ул эшләгән чактагыдан ким түл. Артыграк, әйбәтрәк булмаса әле... Ул күңеленнән, бу безнең беренче рашуны онытмады микән, минем озата бардымны хәтерли микән, дип ,/рәзәлек итмәкче булды, шул ук вакытта күкрәгендә ниндидер бер фсә татлы да, сагышлы да итеп йөрәген тырный, һәм шул ук нәрсә та: менә бит син тормыш юлыңда очраган бик тә мөһим бер нәрсәне гтләтеп уздың, ялгыштың, дип әйтергә тели сыман иде. Ул: «Минем онда агроном булып йөргән чакларны хәтерлисезме?» — дип анардан /рыдан-туры сорамакчы, ә аннары сүзне сиздермәстән генә әлеге теге лубта булган кичәгә, үзенең кызны озата китүләренә борып җибәр- әкчс булды, әмма алай итә алмады, малайларча уңайсызланып кына Алай икән Шуннан... Бик әйбәт...» — дип аның сүзен җөпләп барудан үтәнгә кыюльп ы җитмәде
Ул совхоздан үзе дә ахыргача анлап җиткерми торган каршылыклы йлар белән китте. Шуннан соң да ара-тирә «Кызыл шәрык»ка барып *рде. Рәсми документлар буенча килүенең максаты командировка бу- 1Ы11 саналса да, чынлыкта аны бирегә кадерле дә, сагышлы да булып .иткән күптәнге хатирәләр тарта иде. Доргунованың ире совхозның ве- еринария технигы, киң күңелле, ачык чырайлы кунакчыл бер кеше 1улып чыкты. Әгьзәмовның һәр килеп чыгуы алар өчен зур бер вакыйга &ула ида. Алар аны кунакка чакыралар, авыл мунчасы ягып кертәләр, сыярга бал ягып сыйлыйлар, самоварны ишек алдына алып чыгып 1Вылча иркенләп, озаклап чәй эчәләр һәм таң әтәчләре кычкыра башла- анчы шнәмә корып утыралар иде.
Әгьзәмов сонга калыбрак булса да Доргунованы һаман тирәнрәк »ңлый барды, күргән саен аның яңадан-яна әйбәт сыйфатларын ачты, ■нар сокланды һәм үзенең җирне ташлап шәһәргә күчеп китүенә үкенә opiан булды Кайчак хәтта ышанасы да килми теге вакытларда клубта гнын каршында аякларын тыпырдатып көлке такмаклар әйткән, бездә !гетлар беренче очрашуда ук үбешмәкче булалар, дип зарланган чая шзчык шушы идемени соң, шуны озата бардымыни соң Әгьзәмов? ■Насти, ач инде!» — дип ишек ярыгыннан шуңа пышылдадымыни?! Мондый командировкалардан соң Әгьзәмовның күңелен озак вакыт ЩВДИДер анлаешсыз пошынулар биләп йөри, һәм бу пошынулар, торып- горып. тормышның ничектер чатаграк килеп чыгуына, ул теләгәнчә булмавына тәмам ышану булып әверелә иде.
Доргунова үзе дә Әгьзәмовның күңелендә ниләр булуын сизенә иде кебек, әмма алар икесе дә, алдан сүз куешкандай, бу турыда ләм мим 5«р сүз әйтмиләр иде. Хәер, әйтеп хәзер нишлисең инде? Доргунованың үз гаиләсе бар, Әгьзәмовның -• улы, кызы
Ә менә үткән ел болдрнын барысы да челпәрәмә килде Әй. юләр кеше дә сон ул Әгьзомов! Нигә дип инде сүзне директор барында баш- парга иде? Доргунова белән икәүдән-нкәү генә калып утырырга иде дә нәрсәне дусларча тату гына хәл итәргә иде. Юк бит, ул начальникларча мыдднгвн булды, ә Доргунова — туры сүзле, үжәт холыклы хатын, үзен үз җирендә хуҗаларча хис итәргә күнеккән, кеше кубызына
МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф Җ0ПГЕ КОМАНДИРОВКА
бии торганнардай түгел,— менә шуннан китте инде бәхәс-тартыш_Й көнне Әгьзәмов озак еллар таныш булып йөрүләре дәверендә беретЗ тапкыр кунарга алар өенә бармады, совхозный кунак йортында төн үткәрде һәм, үзенең бик зур хата эшләвен аңласа да, совхоздан киткәндә аларга саубуллашырга да кермәде.
...Әгьзәмов, ашыкмый гына совхоз поселогына таба атлый-атлыь эченнән былтыргы ызгышка бүген, ниһаять, чик куелачагына һәм эшне® нәкъ ул теләгәнчә барып чыкканлыгына чиксез шатлана иде. Менә хәзер ул совхозга барып җитәр дә Доргунованы өеннән алып чыгып машина-: сына утыртыр һәм менә шушы басуга алып килер. Алар киң ашлы» диңгезе эченә кереп китәрләр, һәм алар өчен бу дөньяда үзләрен^ башка беркем дә калмас. Тик алар икәү, менә бу чиксез киң башак диц- гезе һәм күз ачкысыз якты кояш.
— О-о!.. Бик нык хыялга чумдыгыз бугай, ахрысы!
Әгьзәмов сискәнеп китте, артына әйләнеп карады. Арттан артык) гүләмичә генә машина килә, ә Петрович кабинасыннан башын чыгарга» да көлә-көлә борчак кузагы ашый.
— Менә мин килеп тә җиттем. Утырасызмы. Нигъмәтҗан Хәким- җанович?!
Әгьзәмов машинаның арткы урындыгына утырды һәм шоферга туп- туры Доргуноваларга барырга кушты, хатирәләр белән күңеле тәмам чуарланган булганга, бүтән бернәрсә дә әйтмәде.
Көн узып бара. Кояш кызуы сүрелә төшкән. Ул үзенең бөтен эссесен такта коймаларның, йорт-каралтыларның җиләс күләгәләрендә сүнде-' pen бетергән дә хәзер үзе дә аргы басулар артына тавыш-тынсыз гына кереп качарга җыена кебек иде. Машина поселок урамыннан, озын муенлы кое сиртмәләре һәм водопровод колонкалары ягыннан чащ® үтте. Менә яна гына салынып беткән клуб та артта калды. Клуб ф әйткесез әйбәт: үзе биек, үзе янып торган кызыл кирпечтән салынган. Ләкин Әгъзәмовка. нигәдер, яшьлегендә ул такмак әйтеп биегән элекке^ авыл өендәге клуб әйбәтрәк иде төсле тоелды.
«Искене аударалар, яңаны үстерәләр,—дип уйлап алды ул —Элекке клуб та калмаган, һәм менә Настя да! — уйласаң исен китәр! Оялчан; чая кызчык акыллы, җитди агроном булган. Әгьзәмов үзе зур урында» кеше булып китте, ә узган гомер инде узган, буласы эш булган, дигәндәй. аларны кире кайтарып булмый»...
Петрович машинаны таныш йорт янына китереп туктатты. Рәшәткә» җиңел ян капка җилдән сизелер-сизелмәс кенә селкенеп тора, зәңгәр® буялган өй тәрәзәләре өстенә саргая башлаган антоновка алмалары иелешкән. Менә хәзер болдырга йортның хуҗасы Настя үзе йөгереп чыгачак... Әгьзәмов машинадан яшьләрчә җитез генә чыкты һәм ян капканы этеп ачты да... тукталып калды. Болдырга ана һич таныш булмаган тәбәнәк буйлы, какча гәүдәле бер карчык басып тора, ә анын кин күлмәк итәгенә чатан аяклы, таза гына бер ыштансыз малай ябышкан иде.
— Хуҗалар өйдәме? — дип сорады Әгьзәмов.— Анастасия Николаевна кайда?
— Юк ул,— диде карчык төссезләнгән сирәк керфекле күзләрен йомгалап.— Монда хәзер Сибгатуллин дигән кеше яши. совхоздагы ин зур агроном. Мин аларда бала караучы булып торам...
— Тукта әле, әбекәй,— дип аптыраган кыяфәт белән Әгьзәмов анын сүзен бүлдерде.
— Нәрсәсен туктыйсың инде аның? — Карчык һаман шул тыныч тавыш белән сөйләшә иде.— Настасья Николаевна юк монда, эшеннән алдылар аны. Фатирын да бушатырга куштылар.
r — Ничек инде эшеннән алдылар? Ни өчен? —диде Әгъзәмов һаман ерни акламыйча.
Карчык, моңа исе китмәгәндәй, кытыршы куллары белән авызын өртел куйды.
— Икенче фатирга күчеп китте ул. Әнә теге очта фатиры, тегермән ртында, беләсендер бит тегермәнне? — дип. ул поселокның аргы базына таба күрсәтте.— Үзеннән өстен булган бер зур начальник белән ■әхәскә кергән имеш тә, тегесе «аны җиргә якын җибәрмәскә!» дип әмер ыгарган икән, диделәр. Шуннан соң ул тотты да
кооперативка күчте. 4ин кызганам аны, бахырны, бик тә акыллы хатын иде. югыйсә...
«Доргунова хәзер агроном түгел?!. Фатирны бушатырга кушты- гар?! Кооперативка урнашты?!. Нәрсә булган соң ана?..» һәм ул конто- эага директор янына китте
Директор, нормалар һәм алар өчен түләүләр белән килешергә телә- 4ЭГӘН төксе чырайлы бер агай белән кызу-кызу бәхәсләшеп, телефон гнында утыра иде. Агай мәгънәсез бер үҗәтлек белән директор өстәле (аршында таптана, өстәлгә җәелгән яшел постауга кепкасы белән суга- :уга, нормалар адәмгә әйтеп адәм ышанмаслык югары куелган дип шау <илә. янәсе, тырышсаң да, тырышмасаң да аларны барыбер үтәп булмаячак. Директор исә, счет төймәләрен шалт-шолт суга-суга. моның (акъ киресен расларга тырыша: совхоздагы эш нормаларын синең ише типсә тимер өзәрлек таза ир кеше генә түгел, теләсәң кайсы хатын-кыз аа үтәрлек,— ди. Әгъзәмовның килеп керүен күргәч, ул, елмаеп, озаклап аның кулын кысты. Директорның Әгъзәмовка ягымлы караган күзләре «Рәхмәт инде, килә белгәнсез!» — дия иде.
— Ә син бүтән вакытта кер. шунда хәл нтәрбез,—диде директор әлеге гаугалы агайга һәм тегене бүлмәдән чыгарып җибәрергә ашыкты
Әгъзәмов башта сөйләшүне булачак уңыш турында башлап, аннан гомуми мәсьәләләр хакында берничә сүз әйтергә һәм сүз уңаенда, сиздермәстән генә, былтыр булган хәлләргә күчәргә теләгән иде, әмма үзе дә абайламастан кырт кына әйтеп ташлады;
— Доргунованы ни өчен эшеннән алдыгыз?
— Анастасия Ииколаевнанымы? — диде дә директор авыр көрсенеп куйды. —
Бүтәнчә нишләргә иде сон? Аның бит үз сиксәне сиксән. «Сез ынңа, янәсе, ышандырып бирегез, шунда гына риза булам». Төрлечә маташып карадым инде мин. үгетләдем дә, кисәттем дә,— ә ул һаман үз ягын каерды...
— Нигә, кешенең үз фикере булырга тиеш түгелмени? — дип. түземсезләнеп сорады Әгъзәмов.
— Кемгә хаҗәт аның үз фикере? һәркем үзе теләгән якка тарта башласа — беләсезме, нәрсә, килеп чыгар иде? — Директор инде көрсенми, аның тавышында кырыслык сизелә башлаган иде — Менә үзегез Дә күрдегез бит әле. күз алдыгызда берәү бәхәсләшеп маташты. Аның да. әйтергә кирәк, үз фикере бар. Ярый, мин ул таләп иткәнчә эшләдем Ди? Нинди директор инде мин шундый хәлдән соң? Мине эштән куарга гнна кала!.. Менә Доргунова да шундый. Үгетләү керми андыйларга, аларны каты кул белән генә җиңен була. Эшкә комачау булмасын өчен урыныннан алырга туры килде үзен
Әгъзәмовның. кешене үз фикере булганы яисә булмаганы өчен генә бөтенләй чыгарып ташлау, яраткан эшеннән мәхрүм итү. квартирасыннан куу — бу бит ахмаклык, бу гаделсезлек,— дип кычкырамы, бу турыда мина телеграмма бирергә, һич югында, тотарга да телефоннан шалтыратырга кирәк иде, шулай иткәндә без ул үзсүзле Доргуновага кул селтәгән, эксперимент өчен бүтән бер хуҗалык тапкан булыр идек.— Диясе килде. Әмма директор анык бу теләген аңламады, күрмәде, аның күзенә түбәнчелек белән караган килеш, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән кәгазьдән чыгып эш итәргәме, әллә Доргунованы саклап
’• «м. ».» М 8.
МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф ҖӘЙГЕ КОМАНДИРОВКА
33
калыргамы икәнен белмичә күпме вакыт баш ватуын, Әгъзәмовның үзенең күрсәтмәләрен дә, әлеге кәгазьдәге шелтәне дә игътибарга алуын һәм, шуларның барысыннан да чыгып, ниһаять, агрономны эшеннән азат итү турындагы приказга кул куюын бәйнә-бәйнә сөйләп китте.
Әгъзәмов хәзер инде кычкыруның да, өстәл сугуның да файдасыз икәнен, берни бирмәячәген аңлады. Ярый, Доргунованы эшенә кире кайтарып та булсын ди, ләкин булган хәлне кеше хәтереннән сызып ташларга мөмкинме соң? Ул, директор белән саубуллашып та тормас- тан, Доргунова янына ашыкты. Ни өчен дип китте? Бу сорауга ул үзе дә тәгаен генә җавап бирә алмый иде: киттеме — китте... Машинаның арткы урындыгына утырган килеш, ул Петровичка мыгырдап әйтеп барды: «Менә хәзер тыкрык. Кое. Тегермән». Тагын эченнән генә чамаларга тотынды: килү белән башта кире холыклы кеше булганы өчен Доргу-нованы ныклап торып тиргәячәк, аннары аны әлеге-теге кооперативыннан чыгартачак. Анда, тавык йомыркасы хәзерли торган җиргә, ниемэ дип барып кергәндер? Ахмаклык лабаса бу! Ул хатынны теләсә кая алган булырлар иде... Нинди әйбәт белгеч бит!..
— Юл уңа болай булгач,— диде Петрович, башы белән алга таба ымлап.— Әнә бер хатын коедан чиләк тутырып су алып маташа...
Чыннан да, алар барган урамның аргы башындарак урнашкан кое янында яшьрәк кенә бер хатын тулы чиләкләрне көянтәсе белән эләктереп алды һәм>гәүдәсен турайтты да якынлашып килүче машинага таба борылды. Әгъзәмов аны шундук танып алды — Доргунова! һәм кинәт аны курку биләп алды. Нәрсә дип әйтер соң ул ана? Хәл-әхвәл сорашырмы? Гафу үтенерме? Яңа эше белән кызыксыныргамы? Шул гына калган иде!..
Менә алар сөян бүрәнәләрдән өелгән бура яныннан үттеләр, менә тигез рәт булып үсеп утырган топольләр дә, яфракларын шыбырдатып серләшә-серләшә, артта калдылар, менә өч йорттан соң тагын тыкрык, ә тыкрыктан соң кое... Әгъзәмов күзләрен йомды һәм бер кулы белән тыкрыкка таба күрсәтте.
— Шунда борыл, Петрович!
Поселоктан чыккач, Әгъзәмов машинада яткан көлтәне яңадан тезләренә куйды, битен башаклар эченә яшермәкче булды, ләкин кинәт ишекне ачты да көлтәне тузанлы юл өстенә ыргытты. Петрович, газны киметә төшеп, артка борылды һәм Әгъзәмовка сораулы караш ташлады.
— Әйдә, район үзәгенә тот,— диде Әгъзәмов кыюсыз гына.— һәм битенә кызулык йөгергәнен сизгән хәлдә, ялган оештырырга мәжбүр булды: — Онытып җибәрә язганмын, безгә райкомга керергә кирәк бит.
Петрович газны арттыра төште, машина кинәт тартылып алга ыргылды, тәрәзәләргә авыр башаклар бәрелә башлады. Әгъзәмов, арткы урындыкта тирбәлеп утырган хәлендә, әле моннан ике сәгать элек кенә үзе карап узган арыш басуларыннан күзен ала алмыйча барды. Ләкин теге вакытта аның күңелен биләгән тантаналы шатлыкның хәзер әсәре дә калмаган иде. Кем өстеннән тантана итәргә тиеш соң ул? Доргунова өстеннәнме? Ә нигә ул, ягъни Әгъзәмов, тантана итәргә тиеш? Эш урыны югарырак булган өчен генәме? Минем әйтүем булды — аларнын минемчә эшләүләре булды,— дипме? Ләкин тантана итәрлек сәбәп бар микән соң әле монда? Менә бу авыр башаклар, басуда игеннәрнең күкрәп утыруы, бәлки, елның уңай килүеннән генәдер, яңгырлы булуыннандыр? Ә аның, Әгъзәмовнын, моңа, бәлки, бернинди дә катнашы юктыр? Җирдә, иген басуында бер ел әле бернәрсә дә хәл итми, киләсе көздә, аның сонгысында ни буласын белгән юк бит әле... Ә Доргунова акыллы хатын, кооперативта эшләп булса да үз совхозында калган, киләсе елны көтәсе, экспериментның ни белән бетәсен үз күзе белән күрәсе килгән аның. Ә киләсе көзнең ниндирәк булачагын кем әйтә алыр икән? Әгъза- мовмы?