Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯШЬ ГОМЕР» ДРАМАСЫ ҺӘМ ПАТША ЦЕНЗУРАСЫ


атша цензурасының татар драматургиясе һәм театрына каршы керәшен чагылдырган документлар әле тиешенчә өйрәнелмәгән. 1905 елгы революциядән соң иҗат ителгән аерым драма әсәрләребезнең хөкүмәтнең сәхнә цензурасы тарафыннан сәхнәгә куярга рөхсәт ителмичә тоткарланып калдыру фактлары аз булмаган. Мондый тоткарлауларның чын сәбәпләрен ачыклау нияте белән без Ленинград, Казан архивларында саклана торгав драма әсәрләре һәм сәхнә цензурасы фондларына мөрәҗәгать нттек.
Билгеле булганча, 18G2 елга хәтле аерым әсәрләрне сәхнәгә куярга рөхсәт бпрү-бврмәу мәсьәләсе җирле губернаторлар карамагында булган. 1862 елдан башлап бу эш губерна полицмейстерларына тапшырыла. Казан, Оренбург губерналарының җирле архивларында татарча концерт, кичәләр үткәрергә рөхсәт сорап язылган үтенечләргә полицмейстерларның мөнәсәбәтен ача торгав материаллар булса да, без алар арасында татар сәхнәсендә куярга рөхсәт ителгән әсәрләр турында документлар очратмадык. Башка халыклар сәхнәсеннән үзгә буларак, татар сәхнәсендә куелырга әзерләнгән пьесаларга рөхсәт алу өчен Петербургның Драма цензурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булган '. Бу аңлы рәвештә шулай эшләнелгән һәм царизмның татар театрына каршы өстәмә тоткарлыклар ясавының бер формасы булган.
Татар театры туган чордан, ягъни 1906 елдан башлап аерым кешеләрнең теге яки бу әсәрне сәхнәгә куярга сорап язгап үтенечләре барысы диярлек СССР "Үзәк дәүләт тарих архивының Матбугат эшләре үзәк идарәсендә тупланганнар. Болар арасында Н. Гогольнең «Ревизор», Я. Вәлинең «Оят, яки күз яше», Ф. Ха- лнлипсц «Морад Сәлвмов» пьесаларын сәхнәгә куярга сорап язган үтенечләр бар. Бу документлар 1906 елның 6 апреле белән билгеләнгәннәр Шулай ук Әхмәтгәрәй Хәсәни, Габдулла Кариев, Мохетдин Исхаков, Гомәр Кутушев һәм башкаларның 1906—1917 елларда язган гаризаларында сәхнәгә куярга ннятлә- нелгәв йөзләгән әсәрләр искә алынган. Сәхнәгә куярга цензура рөхсәте соралгая шушы йөзләгән әсәрләрнең яртысыннан күбенә рөхсәт бирелмәгән. Алар арасында без Г. Камалның «Безвең шәһәрнең серләре», «Бәхетсез егет», «Бүләк очев», ««йнаш», И. Богдановның «Помада мәсьәләсе», С. Рәмкевнец «Низамлы
’ Губерналардагы рус театрлары җирле властьлар рөхсәт бирмәгән очракта гына Петербургтагы Драма цензурасына мөрәҗәгать иткәннәр.
П
ялуич. һәм тәржемә әсәрләрдән Гейненең «Әльмаягурә, Готольнея «Ревизо𧧧 ****. Мдмвн-Снбиряк, Рутковский һәм башкаларның әсәрләрен очратабыз*.
Патша цензорлары башлыча нске тормыш rupiannapea тәнкыйть аткәа палыкка ендәгән әсәрләрне сәхнәгә үткәрмәгәннәр. Архивларда саклана торгам Ф документларны ойрәягәвдә, без күренекле пролетар әдибе Гафур Коләхметоввың •Яшь гомер* драмасын сәхаәгә куярга сорап драма цензурасына үтенеч кергән булуын ачыкладык. Дерес, аны кем язуы, кем соравы билгесез, чөнки үтенеч үзе хәзергә табылмады. Бу әсәрнең сәхнәгә куярга яраксыз булуы турында цензорның Матбугат эшләре үзәк идарәсенә жнбәргән доклад язуы табылды. Татар театрының революциягә хәтле репертуар ирихын өйрәнү, царизмның татар театрына каршы, демократик идеяләргә каршы эзчек көрәшүен күрсәтү ягыннан характерлы булган бу документный текстын, татарчага тәржемә итеп, биредә туаысынча китерүне кирәк саныйбыз.
•Матбугат эшләре Үзәк идарәсе начальнигына
... 8. «Яшь гомер* Драма биш пәрдәдә. Мөхәррире Габделгафур Коләх ■етов. Бу әсәр мәшһүр руо мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән яаылмыштыр. Казан. Харитонов типографиясе 1908 125 б.’ Авторның фикере буенча, пьесаның героиаясы саналырга тиашле кызның әти әнисә аны әсәрнең шулай ук герое хисапланган сойгои егетеннән аерын бер бай, бозык кешегә кияүгә бирәләр. Әсәрдәге бер персеазжвың шуларга карата ф бер урында әйтел үткән сүәе драманың исеме итеп ялынган булырга вирәк. _
Пьесаның барышында югарыда күрсәтелгән әнә шул каршылык нигезендә 3 бернинди яңа драматик үсеш юк. шуның өсгенә әсәр бернинди аәтижәсеа, чаша ч лешсез тәмамлана. Өзлексез хәрәкәт урынына сеэнең алтыгыздан төрле перео иажлар сөйләшеп үтел торалар. Кемнәр соң бу кешеләр — менә монысына аерата д игътибар итәргә кирәк. Алар барысы да пролетарийлар — ашчеләр һәм яларга з телок таш кешеләр, татарлар, хәтта руслар да. Алар барысы да бернинди бәйлә- ’’ иеше булмаган речьләр сөйлиләр, шунын өстене кайберләре исерек килеш әз сейләвәлор: инәсе, дөньядагы бөтен байлык эшчеләр кулы белая тудырылган щ шуның өчеи аларның дөньядагы барлык нәрсәгә хаклары бар (34 бит. Гади һәм с Йосыф суз лоре); хәзер, имеш, хоррияг һәм эшчеләр нәрсә теләсәләр шуны ешай
1 Сәхнәгә куярга сорап язган үтенеч белән бергә әсәрнең кулъязма яки басма текстлары да җибәрелгән. Алар «расында Г К «мал, К Тавчурии һәм башкаларның кулъяама хәлендәге пьесалары да булган. Бу материаллар Императорский Александрийский театр каршындагы арама цчзэурасы фондына кала торган булган. Хозерге көндә бу театр А. С. Пушкин исемендәге Ленинград академия драма театры ясоме белән йөртелә Бу пьесалар исә. театр каршындагы китапханәдән алынып, Ленинград дәүләт театр китапханәсенә тапшырылганнар һом бүгенге ионла до шунда сакланалар.
**** Цензор драманы китап итеп бастырган типографиянең исемен ялгыш ■үрсәтә. Китапның үзеннән күреыгәнчә, уа «Борлдәрнч Кәрямойлзр* типографиясендә басылган. ШУШЫ ук факт башка материаллар болан дә раслана (ТАССРның ҮДА. 420 фонд. 105 еш. 44 кәгаәь; шуидв ук, 109 аш. 2d кәгазь; Книжная литопись. 1908 ел. 16 сан) Драманы бастыручы «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә ширка- ®«». ул шул нәшриятның «Театр мәҗмугасы» сериясеннән 8 нче китап булып чыккан. Басманың үзендә әсәряен ничә данә басылуы күрсәтелмәгән. Архив Документлары аның 8 мең дчнз гараж белән басылуын свйлиаәр «Яшь гомержв сәхнәгә куярга сорал кем үтенеч белән керүе ачык билгеле булмаса да, бу каша Охмотгәрәй Хәсони дап шик.тинма әйтергә момкии. Әхмәтгәрәй Хәсоми үә аои- маадеге ширкә тарифыннан бастырылып чыгарган пьесаларны сохиәгә куярга рохсәт сорап һәрилкыт үзе мөрәжәгать иткән. Архив документларыннан күренгәнчә. ул нашар гына түгел, әдәп ти буяган. *Хаг болгатты» пьесаоы авторы ла ®ул ук Н Хәсәин. Архив документларында уя үзәнен «Г. Ильяс» псевдонимы йолэп язуын күрсәтә Бу псеадонам беләа басылган әсәрләр бор «Хат болгатты* типа түгел. Шуны да күрсәтеп үтәргә карэк, документлардан күренгәнчә. «Ягаь гомер» әсәрә 1908 әлныа февраль азакларында багызыо беткәч П1уна күрә әдәбиятта аны 1908 елда азылаы яяп күрсәтү бик үк аврес булып чыкмый Ул 1908 елга хәтле, иң соң дигәндә 1907 елда яаылып беткәй.
ИЭУЛ.ШКШ vmxvn гсоп *,пг?ол чгпи»
алалар, бер кеше дә кол түгел, бернәрсәдән курыкмаска кирәк (41—42 битләр, рус эшчесенең сүзләре); байлар да, янәсе, эчәләр, ләкин аларны участокка япмыйлар, чөнки алар байлар, акчалары күп; гади халыкны алдыйлар, төрле сайлау партияләре оештырган булып йөриләр (47—48 битләр, Йосыф сүзләре); әгәр эшчеләргә мәсьәләнең нәрсәдә икәнен аңлатсаң, байлар болай кылана алмаслар иде (54—58 битләр, рус эшчесенең сүзләре.). Ярлылар һәм байларның социаль тигезсезлеге турындагы шул ук теманы митингларда лыгырдап йөрүче Галинең анасы, карт татар хатыны Фатима үзенең озын диалогында да чәйни. Ул таш пулатлар, кибетләр тулы алтын-җөүһәрләр турында, күпме халыкның ач-ялангач, мужикның җирсезлеге турында лыгырдый (61—62 битләр); ә менә гади эшче белән сөйләшеп кенә кара — алар барысын да аңлыйлар, ә укымышлы туташларга ел буе тукы — алар бер нәрсә аңламыйлар; кара эшче кызы укымышлы туташлардан күп тапкыр акыллырак, имеш (79—80 битләр, шул ук Вәлн сүзләре); кая карама — акча да акча, бар нәрсә акчага сатыла, ләкин килер, имеш, бервакыт: тик моның өчен эшчеләрнең нык бердәмлеге генә кирәк (81—82 битләр, Гали һәм Йосыф сүзләре); капиталистлар да тик ятмыйлар: 17 октябрь манифестына таянып, фабрик-заводлар төзи бирәләр (87—88 битләр, Кайраучы сүзләре).
Автор фикере буенча, күрәсең, бу сукбайлар әсәрдә уңай геройлар һәм төрле хөрмәткә, игътибарга лаеклы кешеләр. Ә бит аларның барлык геройлыгы — казематта я полиция участогында утырып чыгу. Гали дә утырып чыккан, аннан башка бродягалар Дәүләт думасын тарату уңае белән җыелган митингка да барырга теләмиләр, янәсе, аннан башка беркем калмаячак (31, 93 битләр, Вәлп сүзләре): чыннан да, янәсе, Гали бернинди гаепсез кулга алына, казематка ябыла, алты ай буе төрмәдә ятып чыга (109, 118 битләр, асрау карчык сүзләре). Сукбай Йосыф төрмәдә пролетар такмагын такылдый (49 бит). Болар белән беррэгтән шундый эпизодик күренеш тә бирелгән: ике кеше социализмны өнәмиләр. Берсе хәтта болай ди: «Падишаһ юаш. Мин падишаһ булсам социалистларның (В. Смирнов өстәве) барысын да асып бетерер идем!» Ә икенчесе аңа: «Аларның партияләре гадел партия булса, бөтен муллалар социалист булырлар иде!»— ди. Соңыннан беренчесе начар сүзләр белән сүгенеп җибәрә (84—85 битләр). Менә шушы инде, имеш, авторның социализм дошманнарына сатирасы. Шуның белән бергә үк, шәһәр бакчасында яшь рус егете яшь рус кызына министрның алдакчы булуын, депутацияләргә төрле вәгъдәләр биреп борып җибәрүен, ә соңыннан әйткән сүзендә тормавын тәнкыйтьли (15—16 битләр), ө либераль Гали шул ук бакчада әсәрнең героинясы Зөләйхага бәйләнгән бер кешегә ташлана, аны сәхнәдә әйтергә ярамый торган «Сукин сын!» дигән сүзләр әйтеп сүгә.
Шулай итеп, бернинди бәйләнешсез очрашулар, мәгънәсез чыгышлар, сөйләнүләр җыелмасы булган нәмәрсә ни өчендер «биш пәрдәле драма» дип аталган.
Ә ул чыннан да эшче-пролетариатка һәм аның реаль яки әле бөтенләй тормышта булмаган, төрле митингларда лыгырдап йөрүче, төрле срокларда участок һәм төрмәләрдә утыручы, шуңа үзләренең җырында зарланучы, үзләренең, янәсе, хак эше, намус хыяллары һәм өметләре җиңү тантанасына ышанучы коноводла- рына дифирамб җырлаучы әсәр бу. Бу социаль күренешләрнең татар тормышында булуына ышандыру өчен автор пьесага рус пролетарийларын — пропойцаларны да керткән. Ьәм менә шунда инде, янәсе, китапның тышында тантана белән әйтелгән «мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим ГорьяийгА тәкълидән яэылмыш- тыр» дию күренә булып чыга.
Бу «драма»ны сәхнәгә куярга рөхсәт бирү турында нинди булса да суз булу мөмкин түгел, аңа башка дәлилләр китереп торуның кирәклеге юк икәне кәя кебек ачык.
Әсәрнең төп максаты — пролетарийларда, турысын гына әйткәндә, бродяга- ларда мөлкәтле сыйныфларга бернинди нигезе булмаган дошманлык тудырырга тырышу Һәм шул ук фикергә татар массаларын да ышандырырга маташу.
Тик шунысы шактый сәер тоела: дөньяга чыкканда ук бу әсәр ничек җирле цензура игътибарыннан читтә калды, чык-
nig ? a a 5 r a ук юк ителмәде ккәи, халык арасында таралуына ничек юл куелды икән?1
Январьның 19 квне. 1909 ел. Смирнов (имзасы)» г.
Документтан күренүенчә, бу доклад язуын В. Смирнов төзегән. В. Смирнов — XIX гасырның 80 еллар башыннан 1905 елгы революциягә хәтле Петербург _ цензурасында татар китаплары цензоры булып эшләп килгән, патша цензор- 3 лары арасында нн реакцион цензорларның берсе. 1905 елгы революциядән соц < татар китаплары цензурасы Казанга күчерелгәнлектән, ул эшсез кала һәм үзен †††† ‡‡‡‡ драма цензурасына эшкә алуларын үтенә Үз вакытында ул алдынгы татар = культурасын буу, татар укучыларының кулыма М. Лермонтов, Н. Гоголь, — Л. Толстой кебек алдынгы фикерле рус язучыларыныц әсәрләре кермәсен ечен < тырыша, дистәләрчә кулъязмаларга «бастырырга ярамый» дигән тамга салып, £ әсәрләрне дөньяга чыгармый тоткарлап, томалап яткырырга хөкем чыгарып д МЛЭ. 1905 елгы революциядән соң инде заман бүтәнрәк, ялгыз бер шәхес баш- _ баштахлыгыннан гына тормый иде. Шуңа күрә, элекке тыныч, рәхәт заманны " сагына торган карагруһ цеизорныц 1909 елда инде бер ел чамасы элек китап * булып басылып чыгып укучылар кулына ирешкән, житмәсә шуны сәхнә аша j тамашачыга күрсәтергә әзерлек күреп йөрелү фактына очрагач: «Тик шунсы g сәер тоела: дөньяга чыкканда ух бу әсәр ничек җирле цензура игътибарыннан - читтә калды, басылып чыккан уцайга ук юк ителмәде икән» дип чаң сугарга л тотынуы бер дә гаҗәп түгел.
By янаулар кәгазьдә генә калмый. Смирнов доклады килеп керү белән. Мат- ’ бугат эшләре Үзәк идарәсе Казан губернаторына әсәрне чыгарырга рөхсәт ♦ биргән гаепле кешеләргә чара күрүне таләп итеп яшереп күрсәтмә жибәрә. X Әсәрме дөньяга чыгарырга рохсәт биргән кеше Казаи университеты профессоры “ Катанов булып чыга Ул үзенең бу мәсьәлә буенча язган аңлатмасында, әсәрме чыгарырга рохсәт биргәнче, аннан «эшчеләр союзы һәм социализм» турында күп * юлларны сызып ташлавын белдерә. Бу Казанда татар китабы цензурасы әле "2 яңа оешкан еллар була. Татар китабы буенча цензор итеп алынган Ката в о ата н ? тыш тагар культурасын яхшы белгән ышанычлы кешеләр булмау сәбәпле, Казан ■э Матбугат эшләре вакытлы комитеты председателе Пинегин Натановны бу балә- х дэн аяларга тырыша, аныц цензурада әле генә эшли башлавын да искә алырга - сорый. Нәтиҗәдә куерган җилләр басыла, әсәрне патша чиновниклары юк итә алмый кала, ләкин аны яңадан бастыру яки сәхнәгә куарга сорал канау өчен u надо ботен юллар киселә. ®
Смирновның «Яшь гомер»гә язган доклады, күреп үткәнчә, әйтелеп бетмәгән фикерләр, кинаяләр беләк тулган (аны тәрҗемә иткәндә без цензорның үз стилен сакларга тырыштык). Ул әсәрдәге теге яки бу фикерләрне бернинди бәйләнешсез, кайдан эләксә шуннан тартып алып, янәсе, нихәтле томанлы, нихәтле күп тутырылса шулай яхшырак дигән принциптай чыгып яза. (Цензорның теге яки бу твтар әсәрләрен дөньяга чыгармас өчен әмәлләгии барлык гаепләүләре дә шушы принцип белән языла торган булган).
Цензор фикеренчә, «Яшь гомер» бернинди бәйләнешсез очрашулар, мәгънәсез чыгышлар, сөйләнүләр җыелмасы гына. Янәсе, анда бернинди яна драматик үсеш юк, ул, имеш, бернинди нәтиҗәсез, чишелешсез тәмамлана. Смирнов үзе үк Я. Вәлииец «Оят яки күа яше» пьесасына язган докладында: «Бу әсәр драматик яктан балта кебек тупас, шулай булгач, аны (тагар — Ә. К.) сәхнәсендә куярга цензура тарафыннан каршылыклар юк», дип чыга •. Янәсе, әсәр әдәби яктан нихәтле түбәм булса, тагарлар ечен шулхәтле яхшы. Бу да Смирновның татарларга карата тоткан политикасы.
Аның икенче дәлиле — әсәрдә сукбайлар, бродягалар, исерек башлар (про- пийцалар) образлары чагылган. Янәсе, мондый образлар кергән әсәрләр сәнгать •сере була алмый. Чынлыкта исә цензорны тагар пролетар әдибенең үз әс->реядә
1 Бу юлларның астына кулъязмада кызыл кара белән сызылган.
’ ЛҮДТА. 776 фонд. 26 тасвирлама. 85 »ш 2—3 кәгазьләр
* Смирнов ялда вакытта цензор булып Заһид Шамил дигөи кеше да вшли.
‡‡‡‡ ЛҮДТА. 776 фонд. 26 тасвирлама. 85 вш 18 кәгазь.
«К У» м б.
нәкъ менә тарихның алдынгы бер кече — эшчеләр сыйныфын, дөньядагы Аяр-пд материал һәм рухи байлыкларны тудыручыларны, үзләренең хокукларын дау. лап сыйнфый көрәшкә чыккан сыйныфның теләкләрен чагылдыруы котын алган. Алар үзләре нәкъ менә шундый эпитетлар тагып, эшче сыйныфын әхлаксыз, эчкече, талаучы итеп күрсәтергә тырыштылар, шуның белән үзләренең интересларын якларга тырыштылар. Цензор Г. Коләхметовны әсәрдә «Сукии сын» днгән сүз кулланган өчен гаепләргә, андый сүзне сәнгать әсәрендә куллану эстетик нормаларны бозу дип күрсәтергә азаплана. Шулай да бу «культуралы» профессор үз докладында эшчеләрне «пропойца», «бродяга» дип сүгүдән һич тә тартынмый. Царизм лакейлары, патша охранкасы Максим Горькннны да «сукбайлар» язучысы дип санарга тырышкан иде бит.
Патша самодержавиесе рус булмаган халыклар арасында социаль-демокра- тнзм идеяләре таралуга каршы бөтен көче белән көрәшеп килде. Бу максатын тормышка ашыру өчен, патша жандармериясе бернинди уйдырмалардан да чирканмады, төрлечә коткы таратуга барды. Рус булмаган халыклар арасыннан үсеп чыккан революционерларны алар рус халкы алдында «пантюркистлар», «панисламистлар» итеп күрсәтергә тырыштылар, рус халкының милли хисләре, халыкның бер өлешендә булган дини хисләр белән уйнадылар. Шушы ук нәрсә-не без Смирнов докладында күрәбез. «Бу социаль күренешләрнең татарлар тормышында булуына ышандыру өчен, автор пьесага рус пролетарийлары — пропойцаларны да керткәй» — дигән сүзе патша жандармериясенең әнә шул методларының чагылышы. Бу уйдырмаларның фалыпьлегеп татар хезмәт иясенә төшендереп бирер өчен үз заманында большевикларыбыз X. Ямашев, Г. Сәйфе»- днновлар бик зур аңлату эше алып бардылар. Цензорны иң нык өркеткән пәреэ — рус һәм татар эшчеләренең сыйнфый дуслыгы. Шуңа күрә дә ул авторны әсәренә рус эшчеләре, рус халык вәкилләре образларын керткән өчен күралмый. Милләтләрне капма-каршы тоту, талаштыруны үзенең изү политикасында бер метод итеп кулланган патша хөкүмәте халыклар дуслыгыннан уттан курыккан кебек курыкты, аның лакейлары шул дуслыкны җимерергә тырыштылар. Смирнов та Г. Коләхметовның рус һәм татар эшчеләренең бергә эш алып баруларын, аларньщ үзара дуслыгын чагылдыруын әсәрнең җитешсезлеге итеп күрсәтергә маташа.
Смирновның эшчеләр сыйныфы вәкилләрен «пропонцалар» дип, аның җитәкчеләрен «коноводлар» дип хурларга тырышуы әсәрнең сәнгать ягыннан эшләнешенә түгел, бәлки аның идеясенә каршы көрәшүнең бер методы гына. Төрле юллар, төрле кинаяләр белән әсәрне юк итәргә тырышып карагач һәм шул эшне булдыра алмагач, цензор әсәрнең көчен танырга мәҗбүр була: «Эшче-пролета- рнатка... аның коноводларына дифирамб җырлаучы әсәр» днп күрсәтә. Әйе, •Яшь гомер» драмасы эшчеләр сыйныфына, аның алдынгы вәкилләренә дифи-рамб җырлый, революцион хәрәкәткә чакыра торган бер әсәр. Аның барлык көче дә, аның югары ндеялелеге дә әнә шунда. Моны цензор бик яхшы ензенгәв, менә шул аның котын алган.
«Яшь гомер»нең сәхнә цензурасында тоткарлануына караган бу документ әсәрнең революциягә хәтле ни өчен сәхнәгә менә алмавын ачык күрсәтә (әсәр татар театры сәхнәсендә Октябрь революциясеннән соң гына, бары тик 1918 елда гына тамашачыларга күрсәтелде). Бу бер фактта патша сатрапларының революцион хәрәкәткә, бигрәк тә рус булмаган халыклар арасындагы мондый хәрәкәткә каршы ничек һәм нинди методлар беләп көрәш алып баруын чагылдыруы белән дә әһәмиятле.
Патша самодержавиесе шартларында халык интересларын чагылдырган күп кенә пьесалар сәхнәгә меиә алмады. Татар театрының революциягә кадәр булган репертуар тарихын өйрәнгәндә патша цензурасының татар театрына карата тоткан политикасындагы менә шушы кайбер специфик моментларны исәпкә алырга кирәк.