ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
лый, аяк очларына салкын тараканнар үрмәли башлады. Янә борылып Зиннурлар янына килде. Секретарь үзләре белән бергә эшли башлагач, Зиннур һәм Хәмидә бөтенләй ачылып киттеләр, чырайлары яктырды.
Алардан шактый читтә калын-калын төпләрне бульдозер жирдән каерып чыгара һәм, бик куәтле үгез коймаларны сөзеп аударган кебек, бер читкә этәрә иде.
Агачлары киселгәннән соң, киң тигезлек булып, меңләгән эзләр белән ала-кола төстә тапталып калган урыннарда, киң мәйданда дистәләп учаклар яна. Бу учакларга һаман саен чыбык-чабык өстәлеп тора, ялкын телләре, күксел төтен баганалары югарыга сузылалар.
Рафис үзләреннән ерак эшләмәгән Солтан абзый, ы белән теге бу турыда ничәмә-ничә сүз алышты. Егетнең эчке хисләрен анлаган шикелле, Солтан да, Зиннурлар да алардан арырак китә баралар иде. Ә менә Виктор гел аның яныннан китми. Алай гына да түгел, үзенең Людасы була торып. Мәдинәгә әледән-әле сүз кушып тора. Әллә ниндирәк кеше бу Рафис. Сүз кушса соң, аңа карап. Мәдинәнең бер жире дә кителмәс лә. Бәлки кителер дә... Рафисның башына ниләр генә килми. Әйдә, карый бирсеннәр лә, ул барында Мәдинәне берсе дә күтәреп алып китә алмас әле...
* Дәвамы. Башы 1, 2, 3, 4 саннарда. олтан әкрен генә атлый бирде. Нихәтле танышлар, Мәдинә Диләрә, Людалар белән. Гөлзадәләр белән исәнләшеп үтте. Рафис, Алып батыр — Виктор да аны сәламләп калдылар. «Ярый, күпме «оештырып» йөрергә була»,— дип уйлады ул. Аның өстенә, жит- мәсә, һава болай тын, көн аяз, кояшлы торса да, кышның сиздермәс салкыны аның тәнен кытык
Рафис шундый бер-берсенә йогып бетмәгән жүләр тойгыларны ба- щыйда кайнатып, өемгә чыбыклар ташый. Ул инде хәтсез вакытлардан, ягъни Фиргали абыйлары пар казаннарын монтажлауга күчкәннән бирле, комплекслы бригаданын бригадиры. Башта яхшы ук курыккан, яхшы ук шүрләгән иде Хәзер күнегеп барган көне Бригаданы ана тапшырганда Фиргали абыйлары бик мәгънәле, бик серле итеп бер генә * сүз әйтте: «Мине тормыш үзе өйрәтте. Өскә җаваплылык алгач, төрле күләрлекләр үзләре үк кешедән курка, читләшә башлыйлар...» — диде Чыннан да. дөрескә туры килә бугай тәҗрибәле «карт бүренен» бу сүз ләре. Эшләп йөри бит әле. Ярышка чыктылар, яуга кушылдылар ди гэидәй, коммунистик хезмәт бригадасы исемен дә алып куюлары бар Барысын да кеше эшли, кеше ерып чыга ич, аның кебек үк ике аяклы, ике куллы кешеләр... Алар кемнән ким!
Шулай әрәмә кисү, агачлар чистарту белән ыгы-зыгы килеп йөргәндә, үзеннән беркадәр читтәрәк эшләгән Виктор кычкырды аңа:
— Сине чакыралар.
— Кем чакыра? э
— Әнә, чокырда. Баргач күрерсең.— Виктор шул сүзләрне әйтте дә ©
куаклар арасына кереп югалды. а
Рафис исә каушабрак калды. Якындагы чокырлыктан берничә мәр- ә тәбә аның исемен әйтеп аваз салдылар. Кайсылар икән бу? Әрәмәдә < һәр тарафка сукмак салынган кебек, монда да кар өстеннән тар гына х сукмак кереп китә иде. Бара торгач, Рафис үзәнлектә, кешеләр күзен и нән читтә, учак янып ятуын күрде. Арырак баргач, кешеләр дә күренде. * Рафис ни күзләре белән күрсен: ияген һәм яңакларын куе сакал бас j хан Карчыга. Кылый егет, Фарук Фарукшин учак янына тезелешеп э утырганнар да җанланып сөйләшәләр. Карга жәелгән газета өстенә ° ашамлыклар тезеп куйганнар. Күрәсең, болар бераз төшереп тә алганнар булса кирәк: кәефләре шәп шикелле. Рафисны күргәч, шаулашып сейләшүдән туктадылар. Фарук абыйлары куен кесәсеннән бер ярты тартып чыгарды. Ж.итез куллар аның алдына стаканнарын китереп тоттылар. Аракы голт-голт итеп стаканнарга акты. Бүтәннәр авызларын ерып Рафиска күзләрен текәүгә. Карчыга сүз ачты:
— Әйдә әле, бригадир, бездә кунак бул, берне күтәреп жнбәр. Аннан эшлекле сөйләшү булыр, эһем...
Рафис үзенә тәкъдим ителгән стаканны Карчыгага таба этәрде. Ул башта, ничегрәк җавап кайтарырга белмичә, югалыбрак торды. Тегесе артык кыстамаса да, яртылаш салынган стаканны жиргә куймады, кулына тоткан килеш башлаган гәбен алга сузды:
— Кайсыбызны ныграк дус итәсең?
— Миңа барыгыз да бер,—диде Рафис иңбашларын сикертеп — Берегез дә дошман түгел.
Карчыга тагы да кыюлана төште:
— Дус күрсәң, алайса син, Рафис, безне үз бригадаңа ал. Бергә- бергә ишәчет итеп йөрербез.
— Шаяртма, куй бу сүзләреңне.— диде Рафис.
— Ул шаяртмый, чынын әйтә,— дип сүз кыстырды Фарук Фа- рухшин.
— Кара син, нинди бөркетләр! Моңа кара, тегеңәр кара Дядя Фарукны айтеп торасы да юк: мең эшнең мастеры! Чумарит итмн хәзер, гулагяйлыгын ташлады Без дә аның дөрес җитәкчелегендә такыр юлга чыктык... Сиңа помбригалирлыкка аннан да кулай тагы кем бар?
Р>фнс, борылып китәргә ниятләсә дә. ничектер моны бу кешеләр МДЫнда курку кебек бер хәл булыр дип. урыныннан кузгалмады. Алар •"Ы нишләтә алалар? Тотып ними алмаслар әле. Үзенең тегеләргә сүэ Мтасы килмәде, тегеләре дә беркавым тын тордылар. Аннары Карчыга телгә килде;
ТЫН ЕЛГА ВУШДА
— Я, сатулашып тормыйк, ал мине үз бригадаңа Аннам Мишаны- Ул кылый егеткә күрсәтте — Ияләшербез. Алда тагы күз күрер. Безгә артык процент кирәкми. Таякның уң ягында «ике күз» булса, шүл җиткән...
— Нигә үз бригадагызда эшләргә теләмисез?
— Теләмибез, и бетте-китте. Сезнең прораб белән блат, ә безнең’
— Гафу итегез, егетләр, мин сезне ала алмыйм.
— Теләмисең? Борыныңны югары чөя башладың?
— Куркытма, Карчыга. Мин дә балчыктан әвәләнмәгән! Просто мин мондый эшне булдыра алмыйм.
— Нигә? — дип ярсый барды Карчыга.
— Минемчә, бердән, сезгә үз урыныгызда эшләргә кирәк. Икенчедән, бригадага бер мин генә хуҗа түгел.
— Хуҗа булмасаң, Насретдин инде син алайса,— дип көлде Фарук Фарукшин.
— Ә кем хужа синең бригадага? — дип янә сорау куйды Карчыга.
— Бригадага аның барлык членнары хуҗа. Әйтик, берәүне эшкз алабыз икән, без бригада җыелышында хәл кылабыз мәсьәләне. Чыгарганда да шулай ук. Бу сезгә дә билгеледер дип уйлыйм —Рафис, бераз тукталып торгач, янә дәвам итте: — Белмим, сезне бригадага алырга теләүче табылырмы икән бездә? Мин моңа ышанмыйм. :
«Салам торханнар» арасыннан кайтарып сүз эстәүче булмады. Рафис китеп барды. Ул кем тарафыннандыр үзенә карата үчекләү сүзләре ишетте. «Бушлат Терентьевичка ялынасы гына калган икән, төкер барсына, әйдә күтәрик үзебезнең исәнлеккә-саулыкка», янәсе.
Рафис иптәшләре янына ашыкты.
Көн төшке якка авышуга, өмәчеләр бер-бер артлы учаклар янына җыела башладылар. Кешеләр эреле-ваклы төенчекләр белән кайсылары кесәләренә тыгып ашамлык ризык алганнар иде. Учак каршынца, йөзгә рәхәт җылы биреп торган урында тамак ялгап алдылар Кайбе рәүләр таяк башына кадап колбаса кыздырырга да өлгерделәр. -
Рафисның исә бар теләге Мәдинә белән янәшә булуда иде. Ул иртәдән бирле шундый форсатны туры китерә алмавына бик тә, бик тә гаҗиз иде. Рафисның Мәдинә белән ялгыз икәүдән-икәү генә каласы, икәүдән-икәү генә күзгә-күз карап сөйләшәсе килә. Ул үзе тукталган учакның икенче ягына, иптәш кызлары белән бергә баскан Мәдинәгә күзләрен тутырып-тутырып караудан һич кенә дә тыела алмады. Бер арада ничектер, Рафис кем беләндер гәпкә кергәндә, Мәдинә кызлар арасында күренми башлады. Рафисның йөрәге жу итеп китте. Ныклабрак караса, ни күзе белән күрсен: Мәдинә таллыклар арасында тар юлдан әкрен генә атлап Тын елга буена төшеп бара. Ераклаша. Аның эзләре гүя Рафисны чакыра кебек. Кузгалды. Китте. Кыз артына борылып карады. Алар кешеләрдән хәтсез еракта, шунлыктан бу урынга шау-шулар да тоныграк ишетелә. Тиздән Рафис Мәдинәне куып та җитте. Янәшә бара башладылар. Нинди күңелле Рафиска, көне дә жы- лынып китте бугай. Кайнарланып сорады:
— Син кая барасың?
— Белмим... Ә син? —дип сорады Мәдинә.
— Мин дә белмим...
Мәдинә яңгыравыклы тавышы белән кычкырып көлеп җибәргәнен лә сизми калды. Күрәсең, икесенең дә уйлары бер тирәдәрәк чуалгандыр. Күрәсең, очрашу турында икесенең йөрәк хисләрен күзгә күренмәс җепләр тоташтыргандыр. Бу араларда Рафислар бригадасы төнге сменада эшләгәнлектән очрашу насыйп булмады. Бер-берсенен эшләре, укулары ничек баруы турында сораштылар.
— Язны хәтерлисеңме? — дип сорады Мәдинә.
— Кәк хәтерләмәскә!
*- Ул чагында урманнан кайтканда ни дигән идеи әле син мина?
— Оныттым... Онытылган — Рафис бурлат кебек кызарды, бер каши күзләрен яшереп торды.
— Син бит хәзер мина сөям димисен?
— Әйе шул...
— Ә нигә?
— Үзен беләсең...
Алар бер-берсенә якты елмаеп, чырайларын һәм күзләрен нурланды- )ып карадылар. Рафиска калса, Мәдинәнең яңаклары гадәттәгедән ал- •урак, күз карашлары да чагыштырмаслык матур төсле тоелды. Мәди- игә калса, Рафис башка чаклардагыдан терерәк һәм житднрәк. кыю- »ак сыман күренә. Аның ягымлылыгы да арткан шикелле иде. Кыз белән илгыз калганчы Рафисның әйтер сүзләре, теләкләре күп, бик күп иде. Икәүдән-икәү генә булгач, әллә каушаудан, әллә дөньяда үзен ин бәхет je кеше санап дулкынланудан һәммәсе дә каядыр сибелде дә бетте. Нигәдер Мәдинә дә сүз башларга ашыкмады
Алда үзәнлек, һәр якта, һәр тарафта куе әрәмәлек. Икесе генә... ® мэрны беркем күрми, нинди рәхәт! Бу таллыклардан кыш көне дә үзенә ° •енә хас, сулышларга рәхәтлек бирә торган сафлык, тәмле ис анкый = ue. J
Туктадылар. *
Менә шунда кинәт бер хәл булып алды Алар сүзсез генә бер-берсенә хкынлаштылар. Күзләр күзгә текәлде... Ләкин ЛАәдинә кинәт кире * чигенде. Рафис чак-чак егылмый калды. Ф
— Ашыкма,— дип бармак янады кыз. о
Рафис азрак үпкәләгәндәй итте: °
— Мин сине аңлап җиткермим... Нигә инде? Бүтәннәр...
Мәдинә кычкырып көлеп җибәрде:
— И жүләрем, и акыллым...
Әмма кыз шундук үзе Рафис янына килеп басты. Башны башка куеп янәшә барганда, аларга каршы кемнәрнеңдер килгәне күренде. Сагая калдылар. Рафис кинәт җитди төскә кереп әйтте:
— Эш тә уку, уку да эш Ул күпмегә барыр, чиге бармы аның?
— Нишләп булмасын, булыр.
— Ә аннан соң?
— Кем белә? Син үзеңне ничегрәк тотарсың бит...
— Во тотармын мин үземне! —диде Рафис.
— Белмим шул. Күрербез
— Әйтик, көннәр әкренләп уза-уза, кешеләр көн дә эшли эшли элек- гростанцня дә төзелер. Поселок та шәһәргә әйләнер. Син дә техникум бетереп чыгарсың. Техник яки мастер булырсың, я булмаса лабораториядә эшләрсең. Мин дә инженер исемен алырмын. Шул чагында без менә хәзерге кебек янәшә булырбызмы? Юкмы? Минем сине гел үз янымда гына күрәсем килә...
Мәдинә уйга калыбрак барды. Егетнең алдагы тормыш турында фикер йертүе аңа ошый да, бнгүк ошап та бетми иде.
— Киләчәктә безнең янәшә бару бармавыбыз безнең үз кулыбызда. Суынмасак, һәр ялтыраганны алтын санамасак... Минем ни әйтергә текәгәнемне син аңлыйсың, билгеле?
— Аңлыйм!— диде Рафис.
Алар янә кешеләр шау-шуы эченә кереп югалдылар.
Васил, Солтаннан аерылгач. Фарук Фарукшин белән очрашты
Фарук нигәдер күзләрен читкәрәк алырга тырыша, үзенен алмадай 3>Р бугаз төере гел йөреп тора иде.
~ Безнең начальниклар да эш киеменнән. Бүген барыбыз ла тигез.— Дип ул тнз-тнз генә үз юлы белән китеп барды Василның аның белән
Г 5>
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
алай бик сөйләшәсе килмәсә дә, бер-ике сүз әйтергә исәбе юк түгел иде. Әмма тегенең каушаганрак бер хәлдә ашыгуын сизеп, ул башкача эндәшмәде. Инде Фарукшин байтак киткәч, аның хәтерендә Яна Наратлы- дан хатынын озаткан чаклар калкып чыкты. Нурзилә белән Фарук бер вагонга утырганнар иде бит. Эштә, клубта, тегендә-монда ана еш очрый торган бу бәндә, ихтимал, аның хатынына ни булса да такылдагандыр. Бәлки ул. Василны күргәч, шуңарга тизрәк таю ягын карыйдыр. Хәер^ алай булмавы да мөмкин. Бәлки ул аларның шабашниклык эшләренә балта чабуы өчен Василга ачу саклыйдыр, үпкә тотадыр. Тик ничек кенә булмасын, Василга очраганда бу кешенең уз-үзен тотуы сәер һәм мәзәк иде. Хәер, аннан аерылу белән бу турыда онытты да ул.
Васил Игнатны очратуына куанып бетә алмады. Игнат та аның кебек үк җылы һәм җиңел киенгән иде. Икесенең дә өсләрендә сырма-пид- жак. аякларында киез итек. Алар башкалар кебек үк гомуми агымга кушылып, бик озак онытылып эшләделәр: агач кистеләр, чыбык-чабыклар ташыдылар.
Озакламый өмәчеләр тзрала башладылар. Васил эшләнгән эшнен күләмен чамалап алды. Бик күп, бик күп куак чистартылган, алда гаять зур мәйдан ачылган иде. Кешеләр автобусларга, йөк машиналарына төялеп, мотоцикллары белән һәм җәяүләп кайтырга чыктылар. Васил да юлга таба атлады. Ләкин шул чагында әче чәрелдәгән хатын-кыз тавышы ишетеп, сагая калды. Юл буеннан бераз читтә кешеләр төркеме җыелып өлгергән иде инде. Ул да шунда таба ашыкты. Барып җитүгә аның тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Башына җылы шәл ураган, башкалар шикелле үк кыска киемле, җылы чалбарлы таныш төс. таныш кыз кар өстендә чалкан ята иде. Васил чак-чак кына: <Гөлзадә»,—дип кычкырып җибәрмәде. Ул шунда торган берәүдән:
— Ни булды? — дип сорады.
— Белмим. Ниндидер Карчыга...
Мондый хәл алдында сәбәбен сорашып торуның кирәге дә юк иде. Васил үзен көтеп торган шоферны чакырды. Игнат белән икесе Гөлзадәне култыклап машинага утырттылар. Җиңел машина кузгалып та китте.
12
Ял көнен ничек уздыру турында алдан сөйләшеп куйганнар иде инде, Юлдашев мондый чакларда шоферны мәшәкатьләп маташмый. Анын үз машинасы бар. Ул үз машинасында поселок читендәге юлдан гына үтте.
Иске Наратлыга тиз килеп җитте. Авыл читендәге кечкенә өйләрнен берсенә тукталды. Озак көттермичә, мөгаен, капка төбенә машина килеп туктаганны күреп, иңенә шәл салган бер карчык чыкты:
— Рәхим итегез, Зариф Салихович, кунак булырсыз.
— Кереп үк торыйммы икәнни? — Юлдашев шул җыйнак кына өйгә керде. Карчык ишектән керә-керүгә кече якка чыкты. Тулы гәүдәле, өс- башы пөхтә, коңгырт чәчләре кабартып бөдрәләнгән, төсе-бите ярыйсы ук чибәр яшь кенә хатын каршы алды аны.
Дина җанланып китеп әйтте:
— Бик вакытлы килдегез. Менә белсәң иде нәрсә минем йөрәктә— Ә нәрсә? Утмы-сумы? — дип көлде Зариф Салихович.
— Үзең чамаларга тиеш ул тиклесен.
Бу минутларда Юлдашевның чырае яшәреп китте:
— Ут кына булса — көйдерә. Су гына булса — сүндерә. Икесе дә булсын Бик кабынып та китәрлек булмасын, гел сүнеп тә җитмәсен. Шундый мәхәббәтне мактый китап...
Гөлләр!
Тәрәзә төбендә чәчәктә утырган гөлләрдән хуш ис тарала, өй эчендә
гөл исе белән кыйммәтле хушбуй исе борынга ярып керә иде Озак юанмадылар. Дина киенде дә жинел машинага чыгып утырдылар. Ул ашзмлык-эчемлекләр салынган шактый авыр сумканы аргкы утыргычка куйды. Әле кар ятарга да өлгермәгән тигез юлдан, судан барган шикел- лебер рәхәтлек белән, кузгалып киттеләр. Ләкин мондый юлдан озак барырга туры килмәде. Юлдашев машинаны уңга борды Монысы да ♦ аларга таныш, моннан элек тә узганнары бар иде.
— Ә тегеләр кая? — дип сорады Дина.
Зариф Салихович, башын ана таба борып, гадәти тынычлык белән әйтте.
— Үзәк лабораториянең үз машинасы бар бит, Диночка. Алар шу- нын белән
— Аерым барулары яхшырак та,— дип Зариф Салиховичның сүзләренә печать басты Дина. Аннары —Иптәш Гусев та барасы иде түгелме?—дип сорады.
— Аның вакыты юк,— диде Юлдашев
Сврелгән жирләр вак дулкыннар уйнаган елганы хәтерләтә. Ак дул- а кыннар. Зур-зур салам эскертлэре өстенә каргалар кунаклаган. Дина ° барысына ла күз салып бара. Бу кырлар, бу тирәләр яшьтән үк таныш я ана Ул үзе Иске Наратлы кызы. Ата-анасы, төп тумасы, үскән нигезе ө шушында Басулар хисләрне нечкәртәләр. Аның моннан байтак еллар < элек урта мәктәп бетерүе, шуннан сон китапханәче булып эшләве исенә х тешә Яшьтән үк чая кыз иде ул. Иргә яраткан кешесенә чыкмады и Дина белән икс елдан артык йөргән Мишасы армиягә киткәч, каядыр * эшкә кереп, бөтенләй ят шәһәрдә калды Менә бер ара аннан хат килми торды Хикмәте булган икән, озакламый егетнең шул эшләгән жирендә э •йләнүе турында хәбәр килеп төште. Миша акыллы да, матур да. куәтле u дә. тормыш алып бару өчен тәвәккәл кеше иде. Әмма ул үзенең башка берәүгә өйләнүе белән Динаның барлык хыялларын, өметләрен берьюлы сүндерде дә куйды. Шуннан соң, әллә ни озак гомер узмастан, беренче мәгьшукының хыянәтенә ачу итеп, ул яшьлек юлында очраган икенче берәүгә кияүгә чыкты да куйды. Бу адәм бара-тора бозылды, эчүчелеккә сабышты Бер балалары булды. Берничә ел этле-мәчеле тормыш кичергәч. Дина иреннән тәмам өметен өзде. Аерылыштылар. Аның элекке ире каядыр еракка, Себер якларына китеп барды Сигез ел узды, иреннән хат-хәбәр булмады. Тик анарга охшаган улы гына калды Тын елга буйларында зур төзелешләр башланып киткәч. Иске Наратлыдагы байтаклар кебек. Дина да үзенен тормышын шушы яңа төзелешкә китереп бәйләде. Дүртенче сл диспетчер булып эшләү дәверендә ул хәтсез тәж- рнбә туплады. Төзелеш эшләренең хосусиятенә төшенде. Анын бу ягын ЯнаНаратлыга килгәч озак та тормый төшенеп алган Зариф Салихович тиздән томыраеп торган 6v яшь хатын белән яхшы ук танышып та китте Кешеләр аны еш кына диспетчерлык пунктында күрә башладылар. Әмма бу икенең эчке бәйләнешләре турында берсе дә башына китермәде.
Хәтсездән Юлдашевның башында йөри торган бер нияте бар Динаны хезмәт баскычы буенча күтәрү. Аны өлкән диспетчер итеп куйганда яа ул анын эшне сөйри алачагына ышана, үзен аклый алачагына ышана иде Тнк менә жае чыкмый торды. Аны. үзе белән яхшы мөгамәләдә, ннтнм бәйләнештә булганга күрә, югарырак күгәрү өчен, үз вазифаларын әйбәт кенә башкарып килгән икенче берәүне урыныннан алып 5\лмый бит инде. Мәгәр әмәле килеп чыкмын калмады Өлкән диспетчер икенче эшкә күчәргә сорап баш инженерга гариза китерде Дина йел.ж очрашканнан бирле Зариф Салнховнчнын телен кытыклап торган шул күңелле хәбәрне тизрәк мәгъшукасына ирештерәсе килә иде Бу ничегрәк уңайсыз да. жайсыз да. үкенечле дә тоелды яна Сүзне йвш.ларга теләп тә әллә ничә мәртәбә тукталып калды. Ләкин ник үкс-
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
нергә? Аның Зәйтүнәсе инде хәзер үк үзен олыгайган саный, мәхәббәт сүзләрен ишетергә дә теләми. Өлкән буын кешесе булып барабыз, янәсе... Зариф Салихович хатынының бу турыдагы үгет-нәсихәтләрен тыңлый да эче үртәлә, дөньясы актарылып кайный, күтәрелеп бәреләсе килә. Ләкин ярамый. Гаиләдә, кешеләр арасында итагать сакламый булмый. Ул күбесенчә хатынын тыңлый, аның белән артык бәхәскә керми. Ә Диночка белән дуслык җепләре үрә икән, бераз «куерта» икән, әйтик, ул шул сылу, шул карлыгач белән әллә нигә бер очраша икән" моңа карап айның бер чите кителеп төшәчәк түгел ләбаса...
Урманга килеп керделәр. Юлдашев машинаның барышын бик нык әкренәйтте. Динага таба башын борды:
— Беләсеңме, Диночка, өлкән диспетчер икенче эшкә күчә бит.
— Белмим, Зариф Салихович. Ул бик яшерен, бик тә йомык кеше.
Ул исәбен кешеләр белән уртаклаша торганнардан түгел.
— Минем исемгә язган гаризасы бар.
— Кем килер икән тагы безгә аның урынына?
— Әгәр читтән берәү дә килмәсә, әгәр син калсаң?
— Авыр булыр бит. Болай, ичмаса, үз эшенне генә беләсең.
— Авыр булмас. Син, мактап әйтүдән түгел, бик тә төгәл. Хәтта Никитинның үзенең дә мактап телгә алганы бар.
— Белмим шул... Уйлап карармын. Әлегә өзеп кенә бер сүз дә әйта алмыйм, Зариф Салихович.
— Бер атнадан җавап сүзеңне әйтерсең дип ышанам, Диночка.
— Тырышырмын.
Тиздән урман да, калкулык һәм тигезлекләр дә артта калды. Алар Кама буендагы әрәмә, таллар, печән кибәннәре белән бизәлгән бер урынга килеп җиттеләр. Алда түбәсенә мамыктай кар яткан уртача зурлыктагы ялгыз өй тора. Алар машинадан төшүгә, өйнен икенче ягында кузовы буш йөк машинасы күрделәр.
— Тегеләр дә килгәннәр, күрәсең, безне көтәләрдер,— диде Юлдашев.
Касаткин белән Кукушкин килүчеләрне алдан ук күргәннәр булса кирәк, ишек катында каршы алдылар. Алар бер-берсен әле күптән түгел генә күргән булсалар да, тагы бер кат җанланып кул биреп күрештеләр.
— Без инде сезне күптән килгәннәрдер, дип уйлаган идек,—диде Кукушкин.
— Өмә. Эш. Ярамый. Оештыру кем җилкәсендә? — дип сораулы жавап кайтарды Юлдашев.
— Ә хәзер...— дип каршы төшкәндәй әйтте Кукушкин.
Юлдашев гаҗәпләнгән сыман иңбашларын сикертеп куйды:
— Буаны бер ерсаң, аның суы үзеннән-үзе юл ала. Хәзер инде анда эш үзеннән-үзе тәгәри... Эш — башлап җибәрүдә, аннары тукталмый ул.
— Билгеле, шулай.— дип аның сүзен җөпләде Касаткин.
— Я, нәрсә карашып торабыз. Әйдәгез, утырышыйк,— диде Юлдашев.
Өйдә бер урындык, ике озынча эскәмиядән башка утырырлык урын юк иде. Утырыштылар. Юлдашев кемнедер көткән сыман ишек ягына карашын салды.
— Ә хуҗалар кая?
— Кем белсен, без килгәндә дә өйдә кеше юк иде. Зариф Салихович,— диде Касаткин.
Теге-бу турыда сүз алышкалый-алышкалый. беркадәр гәпләшеп утырдылар. Ул арада, озак көттермәстән, ңшек бусагасында сакал-мые- гын борынгы картларча мул йөрткән өлкән яшьләрдәге бер кеше күренде Моны беренче тапкыр гына күрүләре түгел иде инде. Берничә тавыш берьюлы аңа мөрәҗәгать итте;
— Петрович, саумы, саумы'
Чакырылмаган кунакларга баштарак беркадәр сәерсенеп караган Петрович ык-мык килә башлап та үзен тиз кулга алды. Өстен салмыйча •ыиа өйнен нәкъ урталыгындагы тимер мичкә күмер өстәде, ишек ка- гыидагы эскәмиягә барып утырды Аның белән беренче булып Юлдашев узе сүз ачты: ♦
— Кәефләр ничегрәк, Петрович? <
— Ярыйсы. Зариф Салихович.
— Эләгәме?
— Зарланырлык түгел.
— Бригада ял итә, ахры? S
— Балыкчылар бүген авылда инде алар. й
— Без сон нишләрбез икән? я
— Сезгә житәрлек кенә табылыр анысы... 3
Алар бер-берсен тиз аклаштылар Динаны өйдә калдырып, барлык *“ ир ат берьюлы чыгып киттеләр. Дина өстен салды Гадәте буенча стена ♦ изгесенә карарга теләде Андый көзге булмагач, ридикюлендәге кеч- а кенә көзгегә карый-карый чәчен-башын тәртипкә китерде Аннары, бу ° өйдә күптән яшәгән шикелле, алъяпкыч бәйләп, жин сызганып эшкә то- = тынды сумкадан бәрәңгесен-суганын һәм башка кирәкле әйберләрне ә алды. Өйдә аларга гына житәрлек савыт-саба, тегесе-бусы да бар икән <
Бер илле былчырак утырган чүпле идән башта ук Динаның күзенә °" бәрелгән иде Ул, әрчи башлаган бәрәңгесен куеп торып, ин башлап бик м әйбәтләп идәнне юып алды. Тимер мич гөрләп яна Шундый сихри тын- * лыкта, шундый гади генә балыкчылар өендә ул үзен бик рәхәт хис кылды .л Монда килгәненә һич тә үкенерлек түгел Петрович чиләк белән балык э алып кергәндә ул ихлас күңелдән татлы уйларга бирелеп бәрәңге әрчи ° иде Карт тулы гәүдәсеннән дәрт ташып торган бу күңелле затка, яшьлекне искә төшерә торган бу карлыгачка нрексездән кызыгып карап торды Аның шул кызыгу һәм соклану карашын сизенгән сыман, Дина шатлыклы аваз салды:
— Булдымы, Петрович?
— Булды, касаточка!
Дина карт кулыннан бераз кыяр исе килеп торган бер чиләк балык алды Карт тагы бер мизгел сүз катмыйча гына аңа күз төшереп алды. Анын бу сылуны өчме дүртме тапкыр гына күрүе Нигәдер һәр күргән саен сөйкемлерәк һәм чибәррәк тоела ул картка. Ул кайсынын бәхете икән? Динанын үзен бик иркен һәм ачык тотуы гаҗәпләндерә иде аны.
Тулысынча уз шөгыленә бирелгән Дина картның чыгып китүен дә сизми калды. Квн болын куенындагы бу ялгыз өйдә, жылы тимер мич янында кайнашу, беләк хәтле зур-зур чабак, алабуга балыкларының тәңкәләрен кыру аның өчен аеруча күңелле иде Дина авыз эченнән генә көйли башлады Бу минутларда ничектер үз тавышы үзенә ошады. Бер ярада тәрәзәгә дә күз салды Анда шактый ерактагы печән кибәннәре һәм әрәмә куакларыннан тыш берни күренми нде. Ул башлаган жы- рын өзмичә генә үз шөгылендә булды
Петрович, кунакларны бер-берсеннән ерак булмаган бәкеләр янына утырткач, кечкенә генә будкага кереп китте Юлдашев ихлас күңеле белән балык чиертүен көтсә, Кукушкиига барыбер, балык капса ни дә, капмаса ни. Касаткнннын ла алай бик зур теләге булмаса да. табигать кочагында аңа да рәхәт һәм үл да үзен бик нрю i хис кыла нде Күп булса ярты сәгать вакыт үтмәгәндер. Юлдашев белән Касаткин берничә балык эләктереп тә алдылар Тик менә Кукушкннга гына эләкмәде Балык чиерткән сыман итә дә. кармакны тартып чыгаруга берни юк «Бәхетсез мин. Балыклары ла алдарга күнегеп беткәннәр. Хитри бәкегә П'РМ килдем»,—дип үз-үзенә зарланудан бушамады Шулай утыра торгач, ул әзрәк йокымсырап та китте. Аннары инде балык турында
бөтенләй онытып, кармак сабын да кулыннан ычкындырып җибәрде. Тик Касаткин эндәшкәч кенә ул күзләрен ачып җибәрде һәм кармак сабын яна дан тотты.
Юлдашев бер ара кызыгып карап торды. Кайчандыр пароходлар, баржа, көймәләр кайнашып торган Кама елгасы тирән йокыга талган' Елга өстендә тигез урыннар булган кебек, ак дулкыннарны хәтерләткән эреле-ваклы калкулыклар, ак түмгәкләр дә шактый күренә. Әйтерсең лә елга өстендә дулкыннар уйнаганда көннәр суыткан да алар шул үз рәвешләрен саклаган хәлдә катып калганнар һәм хәрәкәтсез тора бирәләр. Ярның һәр ике ягындагы урманнар, болыннар берсен икенчесе алмаштырып, әллә капларгача китәләр. Аларда нинди генә төсл«р, нинди генә буяулар, нинди генә сихри матурлыклар юк! Бу минутларда дөньясын да онытты ул. Тик кулындагы кармак сабы тартылып киткәч кенә айныган кебек булды. Кармакка тагы бер алабуга эләккән иде. Бара-тора Юлдашевның тәне туңып китте. Болай җылы сыман булса да. кышкы салкынның әкренләп аяк-кулларга үрмәләвен чамалап алды һәм урыныннан кузгалды. Гүя шуны гына көтеп торган Кукушкин да җәһәт кенә тып итеп аякка басты. Касаткин да алар янына килде. Ку- кушкинның чыраена яңадан кызыллык чыга башлады. Табан астында салкын тараканнар йөгерүен тоеп, ул биеп тә алды, сүзен сүзеннән өзмичә әйтеп ташлады:
— Без Динаны бөтенләй оныттык. Анда аның бер үзенә генә күңелсездер бит...
— Инде уха да өлгергәндер, шактый вакыт булды,— диде Юлдашев.
— Әйтәсе дә юк, Зариф Салихович, уха! — Кукушкин тагы да нидер әйтмәкче иде, якында гына агачлар арасыннан килеп чыккан Петровичны күргәч, тукталып калды. Кешеләр ялгыз өйгә таба атладылар.
Килгән саен үзләрен тәмле уха пешереп сыйлау белән бергә, үзе дә кунаклар алып килгән күчтәнәчләрдән, бигрәк тә эчемлекләрдән авыз итәргә ярата торган Петровичка Кукушкин сүз кушты;
— Сезнең монда бик күңелле икән!
— Төрле чак була инде,— диде Петрович.
Юлдашев, Кукушкинга карап:
— Тамак төбе кычытамы? — дип көлде.
— Анысы да бардыр инде, Зариф Салихович, хи-хи-хи...
Касаткин болай да куп сөйләшергә ярата торган кеше түгел, эндәшмәде. Берничә адым атлауга Кукушкин тагы тел тибрәтте:
— Дөньяда туганнарча гөрләшеп яшәүгә ни җитә, Зариф Салихович! Бер-береңә ихтирам белән...
«Менә шундый кешеләр күбрәк булса иде. Ни әйтмә — сүзеңнән чыкмас Нәкъ солдат инде,—дип уйлады Юлдашев.—Бер береңә ихтирам » Юлдашев үзе дә үзеннән югарыларга шулай ихтирам белән карын лабаса. Ул һәркайда шулай булырга тиеш тә. Тик менә дөньяда бар кеше дә алай түгел шул. Әзрәк кулында власть булса, тәкәбберләнә кайберәүләр. Андыйларга менә шундый иң кирәкле сыйфатлар җитми дә. Үзләренчә мөгез чыгарырга маташалар. Андый мөгезнең сынып кую ихтималын оныталар, ахры. Төзү-монтаж идарәсе башында Касаткин кебек үз чамасын үзе белеп яши торган кеше булса, һәркайсы өчен әйбәтрәк булмас идеме? Кукушкин, гәрчә әллә ни киң колачлы булмаса да, үзенең җанлы, күндәм гадәте белән ошый иде аңа.
— Әйдәгез, бер кәефләнеп алыйк әле, Петрович.
Юлдашевның өйгә җитәр алдыннан әйтелгән бу сүзенә каршы Петрович:
— Әйе шул, дөньяда яхшы кәефкә ни җитә! — диде.
Картның бу сүзе Юлдашевның күңеленә сары май кебек йомшак ятты:
— Дөрес, Петрович, йөз мәртәбә дөрес!
Дина белән бергә аның уйлары әллә кайларга, Кырым, Кавказ а курортларына үрмәли башлаган иде инде, өстәлендә яткан сызмалар ° 3[зенә ташланып, тукталып калды. «Нишләргә соң моның белән’ 2 өрес, бик кирәк булганда, кайчагында артык кыю адым ясаудан да е чигенергә ярамыйдыр. Аның көтелмәгән файда, уңыш, яңалык биреп < куюы да мөмкин... Киресенчә, көймәне комга китереп терәве дә ихти- “• мал. Монысына күбрәк ышанырга була. Сафин ни өчен соң гел үзенчә * генә мөгез чыгара? Аның кылган эшләренең инде әллә ни киң колач- л лы булмаганнарын баш инженер ул хәтле күреп тә бетерми. Юк. Ул “ яшь көчләрнең инициативасын буып йөрүчеләрдән түгел. Тик... Ә бу © юлы нишләргә соң? Бөтенләй юл куймый торса, моннан элекке берничә u очрактагы кебек, тагы да уйлаганын гамәлгә ашырмасмы Сафин? Аны кем белә?»
Юлдашевиын өстәлендә яңа рационализаторлык тәкъдиме ята. «Һы,—дип кашларын жыерды ул.— Ниндидер Фнргали Гатнннар, Зиннур Гафиятуллин нар тәкъдиме... Металл-конструкция детальләрен тимер-бетон балкалар белән алыштырыр! а тәкъдим итәләр. Сафин хуплый?! Имеш... Кислород цехы бинасының түбәсен алар «уйлап тапкан» материаллар белән ябарга кирәк...— Юлдашев, нишләгәнен белмәгәндәй, бер-ике йотым су эчте.— Акылыгыз алтын икән... Ишелеп төшсә, кем җавап бирер? Иң беренче булып кемнең якасыннан урап алырлар?»
Ул моннан күп еллар элек, Себердә эшләгән чакларда булган зур бер күнелсезлекне исенә төшерде. Ниндидер рационализаторлык тәкъдимнәренә ышанып, нигезен тирән казымыйча гына зур пулат салырга керештеләр. Янәсе, мәңгелек туң жир. Чыдар. Күтәрер Бу булачак syp завод стенасы иде. Өч кат йорт биеклеге салгач, шул стена утырды... Ярыклар хасил булды .. Ниһаять, ишелде. Соңыннан китте тикшерүләр, китте чокчынулар: түзеп кенә тор! Комиссияләр Ул вакыттагы яшь белгеч инженер Юлдашевка корткыч маркасы тага яздылар. Хөкем эскәмиясенә чак-чак утырмый калды Нихәтле тирән кичерешләр, Жанны газаплаган кайгылар аның йөрәген телде ул чакта...
Юлдашев, зур һәм кыен мәсьәләне чишүгә якынлашып килгән кебек. имән бармагын маңгаена төртте дә урыныннан торды. Янә уйларын дәвам иттереп, йомшак келәмгә басып йөренә бирде Әйтик. Са- фнины тиздән башланачак яна төзелешкә күчерсәләр? Ә аның урынына... Касаткин бер дигән кандидат булачак. Касаткин урынына (Юл- Дашеи татлы елмаеп аллы ) Кукушкин менә дигән кандидат түгелме сок! Әйе, якын көннәрдә ул Никитин алдына бу мәсьәләне куярга, үзенең исәпләрен әзер тотарга тиеш. Барыннан элек аның, баш инженер буларак, әйткәннәрен каршылыксыз үти, аңа буйсына, проекттан читкә чыкмыйча эш итә торган кадрлар кирәк. Теге-бу объектта нидер житми, төзү материаллары, тегесе-бусы белән эш хөрти икән, арттан жнр янып
Ишекне ачып жибәрүгә, әнис, борыч салынган тәмле уха исе кеше- !әриен борын юлларын кытыклап сулышларга керде, һәркайсы Дина гарафыннан өстәлгә әзерләнеп куелган ризыкларны күреп, өске киемнәрен салырга ашыктылар.
13
Юлдашев кабинетны бер-ике тапкыр әйләнеп килде дә янә терсәкле, уиайлы урындыгына утырды. Көньякка караган тәрәзә пәрдәләре кайтарып тартып куелган. Тәрәзәдәге боз бизәкләрен яктыртып кояш нурлары сузылган. Бер караганда язгы боз кисәкләренә, бер караганда тауларга яки дулкыннарга охшыйлар иде ул бизәкләр. Хәтта шундый салкын көндә дә бу кылыч нурлар кышкы бизәкләрне көмешләндереп эретәләр. Нигәдер шул бизәкләр, шул кылыч нурлар Зариф Салиховнч- нын хәтеренә сөйкемле Динаны төшерделәр.
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
килми ләоаса. 1үзәргә, көтәргә, югары оешмалардан таләп итәргә һәч максатка шулай ирешергә кирәк. Юлдашев стенада эленеп торган СССР политик картасына күз төшереп алды. «Нинди зур безнең ил. Нихәтле өлкә, шәһәрләр, һәркайсында дистәләгән төзелеш бара. Шу’ лай булгач, төзү материаллары ничек җитеп бетсен? Берсе җитсә,бер. се бетә, икенчесе кими. Тормыш гел шулай бара инде ул. Ә шундый җитмәүчелек кебек мөшкел хәл туганда үзеннән артык мөгез чыгару, Алла сакласын, әллә нинди башың чыга алмаслык бәлаләргә дучар бу-лып куюың бар. Кул астында беренче ярдәмчең Сафин кебекләр бул- ганда, мондый хәл котылгысыз. Бүген син пан, иртәгә пропал..» j
Юлдашев үз уйларына үзе батып төрлечә кичерешләр томанында йөзгәндә, ишек бусагасында секретарь-машинистка күренде. Ул ни әйтергә белмичә кыяр-кыймас торганда, Юлдашев аңа ризасыз төстә карады:
— Кем дә булса керергә сорыймы? Әйттем, кисәттем бит инде: минем вакытым юк. Мин кабинетта түгел...
Секретарь кыз бик дулкынланып һәм каушап кына сүзен башлады:
— Андрей Акимович шалтыратты, үзендә булсын, тиздән киләм,— диде.
Юлдашевның кашлары җимерелде:
— Ул кайдан шалтыратты?
— Төзелештән булса кирәк.
Юлдашев әле һаман хәл кылынмаган сызымнарга күз төшерде. Мәгәр аның башында аларның файдасы, ышанычлы булу-булмаулары турында бернинди дә уй юк иде. Никитин килеп кергәндә ул ниндидер кәгазьләр актарып, үз урынында утыра иде. Андрей Акимович өстен салмыйча гына Юлдашев каршына йомшак урындыкка килеп утырды, йонлач бүреген салып өстәлгә куйды да, әйтерсең, кем беләндер сөйләшә башлап та ярты юлда өзелеп калган сүзен яңадан дәвам иткән шикелле сөйләнә бирде:
— Әйе, бу беренче дәрәҗәдәге эш,. Бу араларда кислород цехында булганыгыз бармы, Зариф Салихович?
— Юк, Андрей Акимович, җитешеп булмый. Объектлар күп, сезгә билгеле булганча, һәр көнне телефон аша гына хәбәрләшеп-сөйләшеп чыгарга да нихәтле вакыт кирәк?
— Шулай да ешрак булырга иде объектларда Нәрсә тоткарлый, нәрсә җитми — урында ачыграк күренә. Аннары шуңарга карап компасны борасың.
— һәр участокның җаваплы кешеләре бар, начальниклар, прораблар, мастерлар.,
— Ә контроль? — дип каршы төште Никитин.
Төсе һаман саен .күңелсезләнә барган Юлдашев теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды:
— Барсына да җитешеп булмый. Алай да йөрибез бит инде көчтән килгәнчә. Колачлыйбыз. Ләкин төп техник җитәкчелекнең бит анын үзенә генә хас спецификасы бар.— Ул, аз гына тын торып, өстәде: — Кыскасы, һәркем үзенә тапшырылган эш өчен җаваплы бездә...
Никитин артык бәхәскә кереп торырга теләмәде. Ул кислород цехының җанлануына куана һәм моны баш инженер белән килешенгән дип уйлый иде. Сафин белән Юлдашев арасында барган тартыш аңа .мәгълүм түгел иде. Бары ул Юлдашев.ны авыр табигатьле, басынкы һәм инициативасы шактый аксый, какшый башлаган җитәкче итеп кенә таный. Никитин, барлык участокларны да бергәләп карау нияте белән, аны үзе белән бергә җилтерәтеп төзелешкә алып китмәкче иде. Ләкин Юлдашевның кәефсезлеген күргәч, бу уеннан кире кайтты Юлдашез порошок капканда, аны бөтенләй авыруга санап, торып китмәкче ДӘ булган иде. Әйтәсе сүзләре бетмәтәнлектән тыелып калды.
! Министрлык һәм главка төзелә торган химиклар шәһәрендә жылы- ык электр станциясе салуны да аларга йөкләгән һәм бу эш алдагы щан да калмый башланырга тиеш иде. Шуны күздә тотып, Никитин Һә куйды:
— Станция җитәкчелегенә бик энергияле кеше табарга кирәк.
— Главкадан җибәрерләр бәлки,— диде Юлдашев. ♦
— Мин инде Мәскәү белән сөйләшеп карадым. Юк. Җитәкче кадр- <
ар табуны безнең үзебезгә йөклиләр. Сезгә ин җаваплы постларга = 1индирәк иптәшләрне кую турында уйларга туры килер. Кыскасы, тиз > рада без үзебезнең тәкъдимнәрне главкага хәбәр итәргә тиеш бу- я :ырбыз. S
— Алай икән. Ничегрәк хәл кылырбыз икән соң? — дип, аскы ире- з lew тешләп уйга калды Юлдашев. Әллә ничек кенә шунда, ул бер = :ызарды. бер агарды да, чырае тагы әүвәлге көлсу төскә керде. г
— Исемлек төзегәндә бик уйлап, бик үлчәп эш итәргә кирәк булыр. **
1лай да төп җитәкче итеп кемне тәкъдим итәрбез икән?—дигән сорау ♦ (уйды Никитин. я
Юлдашев иягенә таянды. Кинәт куелган бу сорау аны каушатып ° кибәрде. Никитин соравын кабатлап әйткәч, ул айный башлаган исерек i (ебегрәк бер хәлдә калды, башын калкытты. ә
— Белмим шул, Андрей Акимович, төп буын безнең монда. Аны <
Һишарту ярамый. х
— Әлбәттә, шулай, ләкин кемне дә булса билгеләргә туры килә. Бу *
юзелеш өчен дә, тегесе өчен дә бездән, иң башлап сезнең белән миннән * Юраячаклар,—диде Никитин. я
Аның бу сүзе Юлдашевны беркадәр рухландырып җибәргән кебек э Вулды. и
Никитин чыгып киткәч, Юлдашев урыныннан авыр гына торды, тәрәзәгә карап алды. Инде хәзер кояш утлы сөңгеләрен сузмый, боз бизиләр эреми, күк йөзе дә соры, күңелсез иде. Ул машина чакыртты
14
Дөнья бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә, диләр. Мөгаен, дөрестер. Юлдашевка шул рәвешчәрәк уйларга нигезләр бар иде шул
Ачык партия җыелышы — трибунада Андрей Акимович Никитин. Аның чырае, яшьләрне хәтерләткәндәй, бөтенләй ачылып китте. Ул, күзләрендә ниндидер ышанычлы очкыннар уйнатып, көр тавыш белән сөй- ли-сөйли докладының соңгы өлешенә җитте:
— Безнең яшь, әмма тамыры нык, көчле коллектив, нинди кыенлыклар алдында калмасын, аларны ерып чыгарга сәләтле икәнен күрсәтте. Моны без төзү материалларына аеруча ачыккан, аеруча йөдәгән көннәрдә күрдек. Безнең кешеләр кыенлыктан чыгу әмәлен таптылар Мин бу урында диапазоннары киңәя барган, мөмкинлекләре үсә барган рационализаторларыбыз турында җылы сүзләр әйтергә телим. Безнең Тын елга буенда! ы төзелештә барлыкка килгән, безнең шушы җирләр-
туган термопоритны гына алып карыйк...
Никитин, үзәк лаборатория хезмәткәрләренең тырышлыгын, аеруча Касаткин һәм Кукушкиинарныц бу эшне барлыкка китерү өчен салган «езмәтләрен әйтеп, төзелешкә бик зур файда килгәнлеген аеруча куанычлы төстә сөйләде. Үзен аклаган бу яңа төр төзү материалын алар ОМОН ярышучы күрше өлкәдә төзелә торган электр станциясе объектларында киң кулланалар икән.
Никитин, башта бер кыза, бер сүлпәнләнә төшеп сөйләсә, тора-бара бөтенләй кызып китте. Залда чебен очкан тавыш та юк, һәркем бик би- РМеп тыңлый иде аны.
— Алдагы яз, җәй һәм көзге вакытлар — хәл нткеч көннәр булыр!а тиеш. Эшнең күләме гаять зур. Беренче пам икенче лар казаннарын
төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру — бу безнен беренче чиратт|. гы бурычыбыз, иптәшләр! Турбогенератор комплексы монтажлауии күрсәтелгән срокта төгәлләү — беренче чираттагы бурычыбыз! Химчистка корылмалары, идарә итү щиты, ягулык-мазут хуҗалыгы —болар беренче дәрәҗәдәге эшебез! Механика-ремонт цехлары да —беренче номерлы бурычыбыз!
Ул тагы да әллә ничә төрле «беренче чираттагы бурычларлы санап чыгуга, кайсыдыр, әкрен генә:
— Барысы да беренче чираттагы бурыч... Икенче, өченче чираттагы бурычыбыз бер дә юкмы икәнни? — дип куюга, зал буйлап квлү дулкыны үтте. Әмма үз хисләре, үз уйлары белән йөрәге кайнаган Андрей Акимович Никитин бу хәлне сизмәде.
Тагы берничә оратордан соң, сүзне Юлдашев сөйләде. Аны да ярый, сы гына тыңладылар. Юлдашев үз-үзеннән канәгатьләнү хисе белән президиум өстәле артына барып утыруга, залдагы урта рәтләрнен бер. сендә Васил Сафин белән янәшә утырган Игнат Данилов урыныннан кузгалып куйды.
— Әллә сөйлисеңме?
Сафинның бу соравына каршы Игнат бер генә сүз белән җавап бирде;
— Сөйлим.
Председательлек итүче әллә аны күрмәде инде, сүзне икенче кешегә бирде. Моңарчы тыныч кына утырган Игнат Данилов, керпегә ялан аяк баскан сыман, кыбырсый башлады, як-якка каранды, аның күзләре председательлек итүчедә иде. Ниһаять, аңа да чират җитте. Ул, трибунага күтәрелгәч, үзенә караган йөзләгән күз алдында ни әйтергә белми беркадәр аптырабрак торгач, салмак кына башлап китте:
— Җыелышның вакытын күп алмас өчен мин кереш сүзсез генә башлап китәр идем.— Аның бу сүзе шундук моңарчы илтифатсыз утырганнарны да үзенә каратты.— Алдан ук әйтеп куям. Кайберәүләр- гә бәлки катырак та бәрелермен, иптәшләр, моның өчен мине гафу итәрләр. Мин менә әйтер идем. Безнең кайбер җитәкчеләребез...—Шулай диюгә ничектер Игнат Даниловның теле көрмәкләнеп калды һәм ул як-ягына каранып алды.— Әйе, кайбер җитәкчеләребез, әллә ялгышып, әллә шул ялгышуларын дөрес санап, кайбер очракларда дөрес булмаган юлга басалар. Ни өчен гамәлгә ашырылган тәкъди.мнәрнен авторлары бутала. Хәзер бездә генә түгел, башка урыннарда да кин кулланышка кереп бара торган термопоритны булдыруда Касаткин белән Кукушкин никадәр баш ватканнардыр һәм аны производствога яраклы хәлгә китергәнче үзләреннән никадәр көч яки яңалык керткәннәрдер, миңа ул тиклесе билгеле түгел. Баш инженерның бу турыдагы приказы безнең төзелештә күпләргә мәгълүмдер дип беләм. Тик бу тәкъдимнең төп авторы бөтенләй читләтеп үтелгән...
Зал җицелчә генә шаулап алды да тынды. Халык түземсезләнеп көтә иде. Кинәт ниндидер бер калын тавыш сорал куйды:
— Ә кем ул?
— Мин. иптәшләр, термопорит турында беренче тапкыр Васил Закирович Сафиннан ишеттем һәм сынау өчен дә измә узелында беренче башлап ул материал әзерләде. Үзәк лаборатория белән измә узелы арасында сукмак салып бетерде. Ни өчен баш инженер приказында төп башлап йөрүченең фамилиясе төшеп калган. Ялгышлыкмы бу яки тис? тиенгә, тимәсә ботакка дип чынлыкны читләтеп узарга маташумы? Минем шуны беләсем килә...'
Юлдашев үзен инә өстендә утырган шикелле тойса да, түзде, чөнки шунсыз мөмкин түгел иде. Аның инде мондый тәнкыйть сүзләрен гомерендә беренче генә мәртәбә ишетүе түгел. Ләкин кем тәнкыйтьле бит! Үзеннән югарырак торган кеше булса, бер хәл иде. Менә хәзе[ нишләргә аңа? Бунтарь бу кешегә җавап бирергәме, юкмы? Юлдаше!
г.л турыда уйлап утырганда, Игнат Данилов, сүзен бетереп, трибуна- as китеп тә барды. Игнат кузгаткан шаукым кешеләрнең күңеленә ерып кергән инде. Залпын төрле ягыннан тавышлар ишетелде:
— Бу ничек болай була инде? Юлдашев аңлатма бирсен.
— Сафин ник тыныч кына утыра? Безгә дөреслек кирәк!
/Кыелыш председателе, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен иң элек Са- ♦ 1инга сүз бирергә булды. Ләкин, аның фамилиясен әйтеп мөрәҗәгать < түтә, Сафинның залда юклыгы мәгълүм булды. Юлдашев белешмә = ирү өчен трибунага чыгып басты. Ул Игнатның чыгышын демагоглык g ■ил бәяләгәннән сон, тавышы калтыраганны да тоймастан, сөйләп Итте: 5
— Мин документларга таянып эш итәм. Дөрес, кайсыдыр бер жые- 2 1ышта иптәш Сафин да ул турыда сүз кузгаткан иде. Бу минем дә = Әгердә. Башка иптәшләр дә хәтерлиләрдер бәлки... Ләкин мәсьәлә 3 Урында башлап сүз әйтү генә уйлап табучы исемен бирү өчен нигез ” 1улып җитә алмый бит әле.— Юлдашев, нидер әйтергә оныткан шикел- ♦ !е. бераз сүзсез торгач, башлаганын шулай очлады: — мин бу мәсьәлә а !елән тагы бер кат кызыксынып карармын Әгәр дә хата-фәлән киткән ° исән, аны төзәтү әллә ни кыен эш түгел, разберусь, иптәшләр... =
Игнат, Василны урыныңда күрмәгәч: «Нигә китте икән ул?» — дип ө штырый калды. *
Юлдашев тиз генә тынычлана алмады. Урынына утыргач, авы< 1ченнән әллә ничә мәртәбә шулай тиргәнде: «Мальчуган, исәр баш...» к
Игнат Данилов соңгы сүзләрен әйткән чакта Васил Сафинны теле * |юнга чакыртканнар иде. Ул яңадан залга кергәндә икенче берәү сөйли л ие инде. Әлеге шул оратор (бик сусаган булса кирәк), сүз йомгагын ® гөйнәгәч, бер стакан су эчеп бетерергә өлгерә алмады, Васил кул күтәр- u 1е. Председательлек итүче аны шундук күреп алды.
Васил да, трибунага чыгып баскач, беркадәр каушаудан котыла Ммады. Әмма бара-тора теле тиз язылды. Урындагы төзү материаллавыннан хуҗаларча дөрес файдалану турындагы фикерләрен әйтеп, впюоналнэаторлык мәсьәләләренә күчкәч, Васил тагы да иркенләбрәк »йлн башлады Ана коммунистлык намусы кешенең күзенә туры ка- (>ап айтергә куша иде:
— ...Тормышта һәрвакыт әзер юл гына булмый. Күбесенчә юлны Зезнен үзебезгә салырга, сукмакларны үзебезгә ерырга туры килә Шү- »ай итмәгәндә, бер урында озак таптанып тору котылгысыз. Ә безнең Кайбер җитәкчеләребез яңалык кертүгә бик сагаеп карыйлар яки аны »итләтебрәк, әйләнебрәк үтү ягын артыграк күрәләр Бу аеруча иптәш ©лдашевка кагыла. Мин аның тәҗрибәле җитәкче, оператив мәсьәлә- ■эрне оста хәл кылуын инкарь итәргә җыенмыйм. Ә менә ни өчен безнең Хөрмәтле баш инженер иптәш Юлдашев эшчеләрнең рационализаторлык тәкъдимнәрен әллә ничә айлар буенча карамый, хәл итми? Бу миңа аңлашылмый. Ул тәкъдимнәр өстәл тартмасына салып тозлау өчен кер- гелмәгәннәр бит. Яшерен-батырын түгел, кай чагында бик кителә кү- «ел. бик төшә. Төзелеш «арбасы» болай да авыр Аны тарту өчен...
Юлдашев, бөтенләй түземен югалтып, реплика ташлады
— Фактлар?..
— Фактлармы?—дип шундук сүзен ялгап китте Васил: — Әлегедә Һягы термопорит, аңа хәтле теге ни... металл-конструкцияләрне ти- Мер-бетон балкалар белән алмаштыру... Саный китсәң..
Юлдашев тагы да нидер әйтте, әмма ул тиклесен Васил ишетмәде. Ул салмак кына башлаган сүзен кайнап, ярсып тәне кызган хәлдә очлап «уйды
Юлдашевның чыраена ачу чыгып катты. Ул ннде кем сөйләвенә дә йһамнят бирмәде. Бераздан күтәрелеп караса, трибунада Солтан Сабировны күрде. Ул аның. «...Тиешле иптәшләр үзләренә карата әйтелгән
тәнкыйтьне дөрес аңларлар һәм кимчелекләрен төзәтерләр, яңадан ка-батламаслар дип ышанасы килә»,— дигән сүзләрен генә колаклары белән тотып алды. Бу «ташлар»ның да аның бакчасына атылганым бик ачык төсмерләде. Кәефе кырылган, кашлары җыерылган Юлдашев белешмә өчен сүз сорады һәм авыр хәрәкәт белән урыныннан күтәрелде.
15
Бер тапкыр Васил әнисе белән улы Ринатны Игнатларга алып барган иде. Шунда Зиннур хатыны Хәмидә дә үзенең балалары белән туры килде. Балалар тиз танышып киттеләр һәм гөрләшеп уйный да башладылар. Моңарчы күрше-күләннән гайре монда беркем белән дә якыннан таныш булмаган Гашүрә җиңги дә үзенә яңа ахирәт тапты. Ир-ат һәм алар белән бергә Хәмидә дә китеп баргач, ике карчык дөньяларын онытып, рәхәтләнеп сөйләштеләр. Шуннан бирле карчыклар үзара йө- решә торган булып киттеләр. Коры-сары пешерәләрме, кунак-төшеме буламы — алар бер-берсен чакырып алалар.
Варвара карчык килеп кергәндә, Гашүрә җиңги керләр үтүкли маташа иде. Теге-бу турыда гәп ачып белгән-күргәннәрие телгә алдылар. Бер арада Варвара карчык үзенең улы өйләнмәүдән зарланырга да җитеште:
— Минем Гнатым ни уйлый торгандыр инде? Югыйсә аның ишеләр күптән инде башлы-күзле булып беттеләр. Әле безнекенең бер генә дә исендә юк. Белмим, күпме сазап йөрергә була торгандыр!
— Әйтеп караганың юкмыни? Исенә төшергәләп торырга кирәк,— диде Гашүрә җиңги.
— Әйтеп тә карыйм инде, кая ул әйтмәгән, акыйрәт, дәшми. Башын саламга тыккан кире үгездәй тик тора шунда.
— Ничә яшьтә инде синең Игнатың?
— Утызның өстендә инде, яше бара.
— Аның соң күздә тоткан кызы юкмыни?
— Әйтми бит, безнең таш маңгайның авызыннан сүз тартып алып кара, әйтер ул сиңа! Әле төнәгенәк әйтеп тордым тегеңә, мин әйтәм: инде түбәндә чәчләрең сирәгәя башлаган. Бөтенләй коелып беткәнен көтсәң, кызлар куркырлар үзеңнән. Аңа ни, дивана кебек тик кашларын җыерып утыра. Әр эштә бер багыты үткәчен соң була бит ул, дигәндәй.
— Бәй, шулай булмыйни.
Варвара карчыкның теле һаман саен чишелә барды:
— Элек, без яшь чакларда, безнең авылда үмер буена катын алмаган Бәчели дигән бер кеше барые. Тәки картайды, өйләнмәде. Үләр алдыннан гына бер карчыкка йортка керде бу. Менә, акыйрәт, бер мыскал да ялганлап әйтүем түгел, шуларның балалары булды. Үзләре кап- карт, балалары япь-яшь. Безнең Гнат та шулай булмаса инде, кодаем.
— Аңа кыз димләп карарга кирәк. Шулай итеп муенын бөгеп булмасмы,— диде Гашүрә.
Варвара карчык ирен читләрендәге сырларны арттырып елмайды гына:
— Аныкын белмәссең, дигәндәй. Үзе шундый сау-сәламәт, типсә тимер өзәрлек. Башында кибәк дисәң, укый алмаган булырые Инженер бит, инженер. Әллә берәрсе сихерләде инде. Алай дисәң дә булмый. Белмим инде, әллә күәс төбе булганга шулай микән? Төпчек бит.
Ни хәтле сүз куертсалар да, Игнатны өйләндерү әмәлен таба алмадылар. Аннары Гашүрә җиңпи Варвараны юатып куйды:
— Әйдә, артыгын бориылма, Барбара кордаш, хәзерге яшьләрне белмәссең. Синең улың да бер истә-оста юк чакта берәр пумала башны җитәкләп кайтыр да керер әле. Менә күрерсең...
— Берүк шулай булсын, пәрештәләрнең амин дигән сәгатенә тур?- ялсен,— диде Варвара карчык.
Керләрне үтүкләп бетергәч, хужа карчык ахирәтен өстәл яны на чәй чәргә чакырды Ике карчык, шулай эчләрен бушатып, берничә чынаяк әй эчәргә дә җитештеләр. Бераздан Гашүрә жинги карават астыннан ечкенә-жыйнак кына кара чемодан чыгарды, шуңа күлмәк-ыштан-ке- ек әйберләр сала башлады. Ул улы Василның шәһәргә китәргә җыен- " анын әйткәч, Варвара карчык янә телгә килде:
— Әллә жәмәгатен алып кайтырга барамы?
— Эш белән бара. Белмим, ай-һай, алып кайтыр микән. Башта теге- а е ялындырды, хәзер малайның да исе китми бугай, һич кенә дә килен- 2 е телгә алып сүз катмый. Яшьләрнекен белмәссең тагы, бер җеннәре 5 сибәрсә, килешеп куюлары да бар. Югыйсә, килен үз яныбызда булса, = «ыгыбыз өчен дә әйбәт булыр ие.
— Киленегезнең хаты киләме?
— Килми. Кош теле хәтле дә хат салганы юк, бер авыз сүз язга-
1Ы юк. а
— Алма кебек баласын сагынмый микәнни ич тә?
— Сагынса килер иде. Сагынмый торгандыр, ике ятып бер төшенә -
1ә керми торгандыр, күрәсең... ө
— Килеп тә алмый. <
— Алып карасын, аңа әзерләп куйган артык бала бар, ди менәте-
юк Әтисе үлеп ярата аны. Бала үзе дә бер дә әнисен юксынмый Ничек х $улып бетәр инде эшләре, татуланып, бер ояда торырлармы — бер ал- £ 18дан гайре аны кем әйтә алсын? ш
Васил кайткач, Варвара карчык озак юанмыйча китеп тә барды. ° Аны озатканда әнисенең барлык уйлары, барлык кайгыртулары улы- u |ыц киләчәге турында, аның гаилә тормышы турында икәнен бик ачык кбайлады Васил.
Озакламый ул, кечкенә кара чемоданны кулына алып, юлына чы- ын китте. Улы киткәч, карчыкка бик ямансу, бик күңелсез тоелды. Ич- иаса, гадәттә бер килгәч, аларда озак утыра торган Варвара карчык- |ыц да тиз китеп баруы хафаландырды аны. Ул тагы үзенең үткән гомерләрен исенә төшерде, ямансулаган хәлдә, авылын сагына башла- 1Ы Аннары кичкырын балалар бакчасыннан кечкенә Ринатны алып кайтачагын исенә төшерде дә кителә башлаган күңеле әкренләп үз урынына утырды.
Василның күңеле икеләнде. Таныш йорт, таныш тәрәзәләр якынлашкач, ниндидер бер эчке сизенү, бер эчке тавыш ана чигенергә кушкан кебек булды, һәм ул якындагы гостиницага таба юнәлде. Номерга урнашырга ордер алгач, бүлмәгә дә кереп тормасган, чемоданын әйберләр саклау бүлмәсенә тапшырды да төзелеш кирәкләре белән баглы булган мөһим йомышларын юлларга кереште Баштарак аңа кирәкле кешеләр туры килмәделәр, төштән соң һәркайсы диярлек үз урынында иде.
Васнл кичкырын гына гостиницага әйләнеп кайтты. Бүлмәгә кереп, юынып, өс-башын рәтләгәч, бер кавым кая барырга, нишләргә белми- чәрәк аптырашлы минутлар кичерде. Әллә беркая да чыкмыйча, шушында Iына калыргамы? Аның бу соравына үзеннән башка җавап бирүче булмаячак, билгеле.
Ул урамга чыкты.
Тагы таныш йортлар, таныш тротуарлар... Ул, үзләренең квартиры подъездына җнтәрәк, аңа каршы кызу-кызу килүче берәүне күрде Кнн хәтсез салкын булса да, аның башында эшләпә, аягында гадәти җәйге туфлнләр генә иде. Төз гәүдәле, борын астыннан гына калдырып мыек Җибәргән бу кешегә ул артык әһәмият бирмәде. Очраган бер кешен ■
җентекләп карауның ни кирәге бар? Коридорга керде. Аны җәен агартканнар булса кирәк, стеналары чиста. Үз квартиры ишегенә җитү белая нигәдер ул шундук звонокка басмады, нидер кирегә тарта сыман иде аны. Эчтән бер төрле дә тавыш ишетелмәде. Ниһаять, ул звонокка басу белән ишекне ачтылар. Бер мәлгә сүзсез-нисез калган кебек күренгән Нурзилә үзен бик тиз кулга алды. Салкын гына күрештеләр. Өйдәге тәмәке төтенен әле генә сизгән кебек, Нурзилә форточканы ачып җибәрде. Өстәлдә көл савыты, ниндидер журналлар Василга калса, кайчандыр үзе торган бу квартирның һавасы ят, үзе дә ят сыман иде. Аның исенә кылт итеп бая үзе бирегә кергәндә очраган нечкә мыеклы кеше килеп баскандай булды. Бәлки, ул монда папирос тарткан, төтен дә, ят ис тә аннан калгандыр. Бәлки. Васил шундый уйлары белән тартышып утырганда, Нурзилә икенче як бүлмәгә үтеп, авызына папирос кабып чыкты. Нурзилә папирос кабызып җибәргәч, Васил, бер яктан, аптыраса, икенче яктан, куанып куйды. Димәк, ул ялгыша. Ана калса, Нурзилә калынаебрак киткән сыман, чәчләрен дә очлы кибәндәй кабартып куйган, тик менә күзләрендә ниндидер аңа аңлашылмый торган төссезлек арткан кебек... Ул Василга анда-санда гына карашын сала, аннары әледән-әле бер бүлмәдән икенчесенә йөренә иде. Нәрсәдер эзлидер булса кирәк. Аннары ул йөрүеннән туктады, стена буена куелган диванга барып утырды. Бу минутларда аның күз карашы ят һәм салкын иде. Урнаша башлаган күңелсез тынлыкны башлап Васил бозды:
— Тормышларың ничек?
— Күрәсең, исән. Ә сезнең?
— Синең хәер-фатихада, картлар әйтмешли, әгәр дә шундый хәер- фатиха булса. Кычкырып зарланышлы түгел хәлләр.
— Ринатны ник алып килмәдең?
— Ул детсадта, эше во малайның! Ә алып килү... Ничек инде кышкы салкында баланы җәфалап йөртергә? Аннары бит аның белән синек кызыксынуың да шуның хәтле генә...— Әллә нинди чәнечкеле сүзләр ычкындыруыннан сагаеп, Васил бу турыда артык сөйләшмәскә булды.
Нурзилә, берничә тапкыр төтенгә тончыккач, бер башы ирен кызылына буялган папиросны тиз генә көл савытына батырып сүндерде Кел савытында папирос төпчекләре байтак һәм алардан өйгә ят ис бәреп тора иде кебек. Василның күңеленә тагы да эчпошыргыч шөбһә сөреме үрмәләде. Бар уйларны, бар исәпләрне, бар икеләнүләрне бер якка куеп, аның соңгы мәртәбә өзеп сөйләшәсе килә, тик менә шул турыда ничек башлап җибәрергә генә белми иде. Васил монда килгәнче, Нурзилә уллары турында аның үзәгенә үтәр, урлап киткәнсең, фәлән-төгән дип күзне ачырмас, рәвешендәрәк уй йөрткән иде. Ләкин Нурзилә, ике- өч сүз белән генә сораштыруын искә алмаганда. Ринат хакында артык төпченмәде. Димәк, аңа барыбер. Васил Нурзиләне үз баласына карата бу кадәр салкын күңелле, бу кадәр таш бәгырьле булыр дип һич тә уена китермәгән иде.
Нурзилә үзе үпкәләп тә, башкача да бер төрле дә сүз башламады. Ана, мөгаен, барыбер иде булса кирәк. Бары шул турыда башына ныклы фикер туплагач кына, Васил күңелен борчыган хәл турында әйтергә булды.
— Безгә ныклап сөйләшергә кирәк, аңлашырга, Нурзилә. Безнен семья тормышыбыз болай дәвам итә алмый. Кайсыбызга булса да беребезгә уступкага килергә кирәк.— Васил Нурзидәнең төзелешкә барудан баш тарту турында яки аның үзен янә шәһәргә кайтуын кирәк санап, катгый сүз әйтер дип көткән иде. Ләкин моңа кадәр булган сөйләшү- бәхәсләрдә Нурзилә гел тукыл торган фикерләрен кабатламады. Ул, бераз тын торып, шуны гына әйтте:
— Белмим, нәрсә сөйләшергә кирәктер безгә? Безнең семья тормышы синең аркаңда, синең кирелегең аркасында күптән җимерелде инде.
— Әйе, гомер буе бер-беребезне анламый яшәгәнбез икән.
— Хәзер инде аңладык,— диде Нурзилә. Аннан кинәт сүзне икенчегә борды — Бәлки ашыйсың киләдер, әзерләп бирим.
— Кирәкми. Мин тук.
— Алайса мина төнге дежурга китәргә кирәк. .
— Бәлки берәрсен үз урыныңа күндерә алырсың. Болай аялашмыйча ярамый бит инде. Шалтыратып карасаң нишләр? 5
— Кеше юк. Мин барырга тиеш,—диде Нурзилә һәм җыена баш- «
лады —Ачыксаң кухняда барысы да әзер. Кирәк булса җылытырсың, « кофе дә шунда. ' <
— Соң кайчан без ныклап сөйләшәбез, ныклап аңлашабыз?
— Соңыннан. Иртәгә.— Шул сүзләрне әйтеп, Нурзилә өйдән чыгып
Йитте. . 3
«Ни дә булса бар, моның психикасында ниндидер алмашыну.. » н дип уйлады Васил. Бүлмәдән бүлмәгә ишекле-түрле йөренде. Утырды. ♦ Торды, Тәрәзәдән карады. Бүлмәдәге әйберләргә күз йөртте. Әллә ни о алмашыныш юк шикелле, һәммәсе элеккечә, тик бала караваты һәм о коляскасы гына күренми. Бераздан ул гаилә альбомын карады. Анда 5 да әллә ни үзгәреш сизелми, Васил кайчандыр үзе рәтләп, үзе тәртип- хэ салып куйганча. Тик соңгы битләргә группалап һәм аерым төшкән < берничә фото өстәлгән, алар арасында Нурзилә дә бар. Иң соңгы фото- “• га күзе төшкәч, әллә нишләп китте Васил... Карточканың бер почма- х гына «Сочи истәлеге» дип язылган. Ял итүчеләр... Алар арасында Нур- зилә... һәм аның артында нечкә мыек, төз гәүдә... Әйе, шул үзе. Өйгә “ кергәндә очрады ул Василга. Кабаланып китеп бара иде. Димәк... о
Василның күз алдына моннан берничә ел элекке тормышлары ки- ° леп басты. Ул шушы бүлмәләргә сагынып кайта, шушы өстәл артына, утырып ашый-эчә, шушы диванга утырып ял итә торган иде. Хәзер инде ул, бу бүлмәдә утырган хәлдә, Яна Наратлыны, андагы квартирын юксына башлады. Ринат белән әнисен каршына китереп бастырды. Нигәдер аның тора-бара әйберләрне актарып чыгасы, барлыйсы килде. Аннары ул бу исәбеннән кире кайтты. Алай да шифоньерны ачып карамыйча булдыра алмады. Кыйммәтле хушбуй исләре, Нурзиләнең кешелеккә кия торган яңа киемнәре... Тиз үк аны ябып куйды. Гадәтн кием- салымнар куела торган искерәк шифоньерны ачса, аптырап калды. Саргылт төстәге болоний плащ һәм соңгы модадагы сай гына ирләр эшләпәсе. Хәтере ялгышмаса, аның үзенең мондый әйберләре юк иде хебек. Болар монда кайдан килеп пәйда булганнардыр,— ул тнклесе» нә Васил җавап таба алмады. Тик аңа Нурзилә генә һаман чит була барды. Вакыт-вакыт аның күңелендә көнләшү очкыннары да уянып куйгалый һәм мондый тойгы шундук читләшү, ерагаю белән алмашына бара иде. Василның ашыйсы да, эчәсе дә килмәде, бернигә кулы бармады. Ул гостиницага кайтып куну турында уйлап, өстенә киенә баш» Лагач, кире чишенде. Шул чагында телефон шалтырады. Васил сагаеп кына трубканы алды. Ир-ат тавышы, юк, хатын-кыз тавышы . Улике» Лэнеп торды «Надя, Надечка, исән-сау гынамы?» Бер кадәр сүзсез торгач, телефондагы тыныч тавыш һаман бер сүзне кабатлады Васил Нурзиләнең эштә икәнен әйтте. Телефонда тавыш яңадан ишетелмәде. Ком булыр?
Аңа калса бу да шикле иде. Элек алар Нурзилә белән бер караватта ята торганнар иде. Пөхтә урын. Бәлки айда хәзер теге нечкә мыек... Башына әллә нинди күңелсез' уйлар килде, караваттан карашын алды Да диванга урын җәеп йокларга ятты. Күзләренә йокы эленмәде. Хәзер виде ул монда ят, чит кеше иде. Очына барып чыкмаслык әллә Нинди авыр исаплэр башын кайнатудан ул озак кына йокыга китә ал- ный ятты. Әмма күзен бер йомгач, йокысы татлы булды.
• «к у,» м в. 65
Каида гына оулма, кайда гына йөрмә, күнегелгән гадәт һамай“Я| үзенекен итә. Яна урында йоклаган Васил нәкъ иртәнге алтыда сихерев | урыныннан торды. Мәскәү радиосы командасын тыңлый-тыңлый физзарядка ясады. Бер дә ашыкмыйча, бер дә исе китмичә генә озаклал салкын су белән бил тиңентен тәнен юды. Чәй эчте. Вакыт-вакыт сәгатенә күз төшереп алырга да онытмады. Бара-тора аңа вакыт бик озак үтә сыман тоелды. Ләкин Нурзилә кайтмады да кайтмады. Эх, уңмаган нәрсә, соңгы тапкыр сөйләшәсе иде, көймәне урталыктан алып, я уң якка, я сул якка чыгарасы иде бит. Васил бары сәгать теле унга үрмә-ләгәндә генә, квартир ачкычын күршеләргә куеп, китеп барды.
Төзелеш эшләре белән тегендә чабып, монда сугылып йөри-йөри, көннең ничек үткәне сизелми дә калды. Аның бу йөрүләре нәтиҗәсез калмады. Тимер-бетон һәм арматура материаллары белән тәэмин итүдәге өзеклекләр яңадан кабатланмас кебек күренде. Өстәмә рәвештә кече механизмнар алу турында да уртак тел тапты. Яна белгечләр, монтажчылар җибәрү турында да мәсьәлә уңай якка чишелде. Шулай да әле аның эше бөтенләй тәмамланып ук җитмәгән иде, тагы да берәр көн тоткарланырга туры килер. Бәлки театр яки концертка барып килергәдер. Васил Сафин үз номерында шулайрак ниятләп торганда, ишек шакыдылар.
— Керегез.
Бусагада Нурзилә күренде. Өстендә Василга таныш җиңел, җылы, хәзерге модача кыска итеп тегелгән кышкы пальто, аякларында биек үкчәле мех итек, баш түбәсенә күпертеп куелган чәчләре мамык шәл астыннан бераз тузгып чыккан. Артистларча осталык белән пудраланган булуына карамастан, Нурзиләнең күз төпләре нигәдер кара янып тора, иреннәре никадәр җыйнак һәм килешле итеп буялган булса да, көлсудер, күкселдер кебек. Утырыштылар. Васил вакытында кайтмавы, аны көтеп шактый вакытын югалтуы, хатынның илтифатсызлыгы турында үзенең ризасызлыгын белдермәкче иде. Ләкин ул башлаганчы, Нурзилә алданрак өлгерде:
— Беләм, син ачулангансыңдыр инде. Вакытында кайта алмадым. Эш. Ярый ла, ул синең төзелештә — план. Безнең эштә план-мазар кулланып булмый. Ана. Бала. Бүген дә биш кеше туды дөньяга. Шунын берсе бик авыр туды...
Бергә тату яшәгән чакларда да һәр көн эштән кайткач, шушыңар охшашлы хәлләр турында сөйли торган иде ул. Аның сүзләрен тынлап, Васил, теләктәшлек күрсәткәндәй, башын селкеп утырды. Ә Нурзилә сөйләде дә сөйләде, һаман үзенең эше, сабыр һәм гасаби хатыннар турында, тыныч һәм елак балалар турында сөйләде. Васил, башта әллә ни илтифат итмәсә дә, бара-тора Нурзиләнең үзен тотышында ят. ана аңлашылмый торган ниндидер яклар чагылуын абайлап алды. Ахры, теле дә аз-маз көрмәкләнә пде бугай. Василның борынына ят ис килеп бәрелде. Аның күз карашыннан, үзенең мондый халәтен өнәп бетермәвен сизенеп, ахры, Нурзилә гафу үтенде:
— Бер яшь анага ире бер шешә коньяк китергән иде. Нишлисен, кешеләр шатлыгы — безнең дә шатлык. Берәр рюмка миңа да тотарга туры килде. Эчми эчкәнгә башка тиз китә икән...
Бергә торган чакларында дежурлык үткәреп кайтканда аның эчү ихтималларын бер дә хәтерләми иде Васил. «Бу да, бәлки, очраклы хәл түгелдер». Нурзилә аңа якынрак килеп утырды. Бүлмә җылы иде. Ул пальтосын салып, шифоньерга элде. Васил үз-үзенә төшенеп житә алмады: шул хәтле үк бизгәнмени ул аннан? Аның бу куллардан тотып иркәлисе дә, бу муеннардан кочып үбәсе дә килмәде. Эчендә ниндидер бер кату, йөрәгендә ниндидер салкынлык үсә бара иде.
— Ярый, кичә башлаган сүзне ялгап китик алайса,— дип авыз ачты
Васил — Син инде мединститутка укырга кергәнсеңдер. Төп хыялын шул me кебек... Минем белән китмәүнең дә төп сәбәбе шул иде бугай?
— Юк, әлегә кермәдем.
— Димәк, бу планың киләчәккә кала бирә? Калган эшкә кар яумасмы?
— Әйтә алмыйм. Белмим... ф
— Хуш, шулай булсын.— Васил күптән әйтәсе килгәнне әлегә әйтә алмыйча интегә, ничектер уңайсызлана иде. Ул учын бер йомарлады, | бер ачты, аннары шулай башлады —Димәк, араны өзәргә генә кала s
— Ничек, ничек? a
Нурзидәнең калтыранып әйткән бу сүзен ишетмәгән шикелле, Васил < туктамастан сөйли бирде:
— Безгә инде рәсми рәвештә аерылырга вакыт җиткәндер дип бе- _
ләм мин. Иң элек шул тиклесен хәл кылыйк, кайсыбыз судка бирә: 5 синме, минме? — Васил бу минутларда мөмкин кадәр Нурзидәнең и кузена карамаска тырышты. Тегесе җавап кайтармагач, ул үзенең сора- ф вына үзе үк җавап бирергә тиеш тапты: —Мина барыбер, кайсыбызда я ярый. Безнең тормыш юллары аерылды инде... Узганнарны искә төше- э pen. баштагы сөйләшүләрне кабатлауның кирәге юк хәзер. Бу — җыел- * ган тузанны җил туздырган кебек кенә булыр иде, ә тузанның файда- £ сы юк . <
Васил шулай, барлык бәхәсләргә, барлык тартышларга чик куярга “• тырышып, үзенчә иң кирәге турында гәп алып барганда, Нурзидәнең и берничек тә сүз катмавы, авыр уйларга бирелгән шикелле тын утыруы > гаҗәпләнерлек иде. Васил үзенең сораулы күзләре белән Нурзидәгә “ күтәрелеп карады: о
— Ник дәшмисең? Эндәшмәү — риза булу билгесе диләрме әле? ° Әгәр шулай икән, суд алдында миңа эш кузгатырга туры килер. Ләкин, бел, Ринаты үземдә калдыру өчен мин кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышырмын. Чөнки мин аннан башка тора алмыйм.
— Аңа бер ана да үз анасы кебек була алмас,— диде моңарчы тын утырган Нурзидә, авыр караш ташлап.
Васил җавап кайтармады. Тынлык. Авыр тынлык.
Нурзидә тагы бер кат күтәрелеп Василга карады Аның күзләре яшьле һәм болганчык иде. Хатын калтыранган тәне белән Василның кочагына ташланды. Ләкин Васил ничек хәрәкәтсез утырган булса, шулай утыра бирде. Нурзнлә үксеп еларга кереште, берөзлексез сулкылдый башлады. Аның эчке калтырануы ниндидер кайнар дулкын шикелле Василга күчәр төсле, аны да хәлсезләндерер сыман иде. Ләкин алай булмады Шул арада Нурзнлә телгә килде:
— Болай булыр дип уйламаган идем. Хәзер инде терсәкне тешләп булмый. Ләкин бер мин генә гаепле түгел. Синдә дә. миндә дә бар ул гаип. Бәлки миндә күбрәктер дә... Инде сон... Шулай да, әгәр теләсәң, снн мине гафу итә аласың әле
Аның бу томанлы сүзләренә каршы Васил җавап бирмәде. Нурзнлә, хисләреннән айныган кебек, кинәт кулларын ычкындырды да »нә урынына барып утырды.
һәммәсен дә башыннан үткәрде Васил. Бер караганда Нурзидәнең «•тхәннәрендә әллә ни баш ватарлык, аңлашылмаслык бер нн дә юк Uc кебек. «Күрәсең, ул язмышын башка берәү белән бәйләргә тели яки Млиәпдер дә инде. Төпчеп сорауның кирәге юк»,—дни уйлады Васил. Уд ниде тыелып кала алмады:
— Тормыш бик катлаулы нәрсә шул. Кешеләрнең кавышулары табигый булган кебек, аерылышулары да табигыйдыр бәлки Урынсыз үпкәләр дә, урынсыз тартышлар да булмас. Чик куярга вакыттыр инде мондый хәлгә? Аңлаштык шикелле ...
нурзилә бер мизгел тынып утырды, иреннәрен оер тешләде, бер җибәргән итте, ара-тирә күзләрен сөртеп алды. Василның: «Шайтанның күзе юеш була. имеш. Шушыдыр инде ул»,— дип әйтәсе килде. Кинәт Нурзилә моңарчы түбән иелгән башын югары күтәрде:
— Ә әйберләрне нишләтәбез?
— Нинди әйберләрне? — дип сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды Васил.
— Мебель. Киемнәр, йорт өшәнчеге, теге-бу.
— Әйберләр ничек бар, шулай калыр. Мин инде үземнең барлык киемнәрне алдым шикелле.
— Димәк, син бер нәрсә дә алмыйсың?
— Әйе.
— һич тә салпы ягыңа кыстырып әйтүем түгел, яхшы күңелле кеше син. Васил Закирович. Вакчыл түгел, синең бу ягың мина электән үк ошый иде.— Нурзилә тагы аны барып кочу нияте белән урыныннан торды. Тик Василның күзләрендә усал чаткылар күреп булса кирәк, кире чигенде. Ничек кенә булмасын, хатынның төсенә елмаю сызыклары чыкмый калмады.
Василның күңеле кайный, гасабилыгы арта бара иде. Алай да ул үзен салкын һәм игътибарлы тотарга тырышты. Югыйсә, Нурзидәнең аның өстеннән урынсыз шелтәләр, урынсыз гайбәтләр тагып төзелеш җитәкчеләренә шикаять язуы турында да бик басым ясап әйтәсе килгән иде. Барын, барын да эченә йотып калды.
— Әлегә аерылышу хакында эш кузгатмый тор. Мин үзем барысын да әйтеп хат язармын, бик тиздән язармын,— диде Нурзилә, бүлмәдән чыгып киткәндә.
«Мин монда ят кеше. Беркемем дә юк, таныш урамнар да, таныш йорт та, кайчандыр семьям белән шаулашып торган квартиры да — һәммәсе дә ят, һәммәсе дә чит миңа...» Василның тел очында шундый сүзләр әйләнде. Нурзилә аңа һаман саен ерагая барып, бер арада бөтенләй томан артында калды, күренмәс булды. Хәер, Василның аның турында башкача уй йөртәсе дә килмәде...
16
Картаела башлаган, күрәсең. Сонгы вакытларда нервылар да какшагандыр. Еллар, артга калган еллар йөрәккә үз эзләрен салып калдырганнардыр...
Юлдашевның күңеле тыныч түгел, бигрәк тә эштә әледән-әле очрап торган каршылыклар, ачык партия җыелышында аның исеменә әйтелгән тәнкыйть сүзләре чыгырыннан чыгаргандай булды аны. Баштарак ул таркалган уйларын җыеп ала алмын гажиз булды. Төзелештә кемнәрнеңдер башбаштаклыгы аркасында баш инженерны читләтеп узулар тәмам теңкәсенә тиде, тәмам ярсытты аны. «Болай булгач, мин бар ни, юкни! Хәер, мин булмасам да эш барыбер тукталып тормас иде. Әмма төп җаваплылык кем өстендә? Яшьләр моны уйлап та карамыйлар». Әнә шулай кәефе кырылган хәлдә, Юлдашев өч көн, өч төн өеннән чыкмын ятты. Азрак төшергәләп тә алды. Вакыт-вакыт аның йөрәге кадап, әллә кай җирләре чәнчи, сызлый, хәле бетә кебек иде. Ләкин бу төгәл кеше үзенең хәле турында һәр көн секретарь-машинисткага хәбәр итә торды.
Бары тик дүртенче көнне генә Юлдашев хезмәтенә чыкты. Дөрес, аның тагы да ятарга исәбе юк түгел иде, әмма өйдә яту туйдырды. Никитин янына кереп, төзелеш хәлләре, алдагы эшләр турында беркадәр киңәшеп чыкканнан соң, ул машина чакыртты.
Төзелешнең диспетчерлык пункты идарә бинасыннан артык ерак түгел, уртача зурлыктагы бер катлы йортта иде. Юлдашев машинадан
тезүгә шунда керде. Тар гына коридорның иң аргы башында ишегенә «Баш диспетчер» дип язылган бүлмәгә узды. Дина телефоннан кемгәдер төжсе-төксе генә итеп җавап кайтара иде. Ишектән керә-керүгә, анык болай начальниклык тонына куанган шикелле, Юлдашев әйтә салды:
— Шулай, иптәш Гурская, каты тот беренче көннәрдән үк дилбегә
не. Машиналар сорап та аны дөрес файдалана алмыйлармы? Кайсы S дех? Ярл^мче предприятиеләр цехы дисең. Бор колакларын, яңадан § онытылырлык булмасын. Шулай кирәк аларга. и
Дина ана урын күрсәтте. Юлдашев кечкенә бүлмәдәге яна диванга < җәелеп угырды. Канәгатьләнү һәм юксыну хисләре белән бер-берсенә | Яраштылар Юлдашевка калса, Динаның кәефе шәп булуы күзләрен- _ нән үк күренеп тора. Алай да Юлдашев сорап куйды:
— Ну, ничегрәк соң яна урында, Диночка? Күнегәсеңме? Кара аны, н
кыенлыклар чыкканда турыдан-туры үземә шалтырат. Бер дә тартынып ♦ торма. а
— Билгеле, Зариф Салихович, минем төп таяныч сез инде Эшләр- °
мен кебек Рәхмәт! Диспетчерлык эше барыбер шул ук диспетчерлык S эше булып кала инде ул. Күнегелгән хезмәт димәсәм. Тик монда кола- ө чы гына киңрәк, болгавыры гына күбрәк аның. <
— Колач! —дип йомгаклап куйган шикелле әйтте Юлдашев. Аннары янә машиналардан дөрес һәм хуҗаларча файдалану мәсьәләләренә и кайтып төште: — һәр участокта ничегрәк гора бу эш? Кызыксын. Төзү- * монтаж идарәсе прораблыкларын аеруча күзәтү астына алырга кирәк а булыр. Чөнки машинаны алардан да күбрәк сораучы юк. Ә менә ничек ° файдаланалар? Бу тиклесенә диспетчерлык пунктының ныклы күзәтүе ° булсын Теге кем... прораб Данилов участогын аеруча күзәтеп торырга кнрик булыр. Машиналарны бушка куу фактлары очрый кебек анда. Сигналлар бар...
— Тыңлыйм. Зариф Салихович, күзәтербез. Эш урыннарына үземә барырга туры килер.
I Юлдашев хәйләкәр генә көлеп куйды:
у — Син, Диночка, хәзер начальник кеше инде. Үзен бик күп йөрмә. Синен кул астында рядовой диспетчерлар бар, күбрәк аларны йөртергә тырыш. Гел бер урында утырып кына үзләре дә туялар булыр Сел- кенгәләп кайтсыннар. Аларга да файда, производство интереслары да күздә тотыла.
Дина Гурская өстәлендә әллә тагы бнш-алты телефон тора Шулар- ның берсе шалтырап, ул трубканы алгач аларнын әңгәмәләре тагы өзелеп калды. Дина сөйләшкән чагында. Юлдашев тәрәзә төбендә яткан «Крокодил» журналын актарып утырды. •
Дина сөйләшеп бетергәч, Юлдашев сүзен дәвам итте:
— Безнең начальниклар арасында кирәгеннән артык уздырып җибәрүчеләр юкмы? Бик артык мөгез чыгармыйлармы, артык үз белдеклә- ре белән эшләмиләрме? Син дә һәммәсенә бик күп яктан күз-колак булырга тиеш хәзер. Производствога зарар китерерлек эшләр булмасын. Беләсең, төп җаваплылык Никитин белән минем өстә. Шулай булгач...
Дина аның бу сүзләренә әллә ни гаҗәпләнмәде. Башлык кес_еләр шундый була торганнардыр инде, һәр нәрсә белән кызыксыналар Диспетчерлык пунктына килгәндә Юлдашевның болай сөйләнүе беренче «эртәбә генә түгел иде инде. Дина Гурская мона күнеккән иде. Тагы телефон шалтырады. Дина телефон трубкасын куйгач, ул иркәләп кенә •чың җылы һәм йомшак кулларыннан тотты, ышанычлы, ягымлы күз- лзренә корап торды да, яшәргән шикелле, җиңел адымнар белән чыгып
Баш инженер утырган кара машина кислород цехы янына килеп туктады. Бөтенләй аның катнашыннан тыш, дөресрәге, ризалыгыннан тыш ябылган тимер-бетон түшәм-түбәләр зур бинаны балкытып торалар иде. Юлдаше® әле бу бинага нигез салынган чакта гына килеп караганын исенә төшерде. Ул цехка керде. Эчке җиһазлау эшләрен башкаручы катлаулы приборларны монтажлаучы кешеләр күтәрелептә карамастан, «казыналар, чокчыналар» иде. Кемнәр беләндер берничә сүз алышкач, Юлдашев китәргә ашыкты. Стенага кызыл комачка язып элгән сүзләр шактый вакыт аның күз алдында торды: «Кислород цехын 1 Майга тапшырырбыз’»
Берничә тапкыр шулай булды инде—баш инженер теге-бу мәсьәлә буенча берәр төгәлсезлек яки хата ясагач, сигналлар парткомга ишетелә дә, Юлдашев үзенең мондый ялгыш карашыннан ваз кичә һәм хатасын үзе үк төзәтергә мәҗбүр була иде. Уйлап табучылык эшендәге бутавыннан яки аңлы рәвештә тупас юлга басуыннан соң да шулай булыр дип уйлаган иде Солтан Сабиров. Ул мәсьәләне ачыклау өчен башлап Васил Сафин белән сөйләшергә булды, һәм озакламый форсаты туры килеп, бер очрашканда сөйләште дә. Сафин аңа һәммәсендә дөп-дөрес итеп әйтеп бирде, ләкин икенче каршылык китереп куйды:
— Ул турыда сүз куертып маташуның хәзер әллә ни кирәге булмас. Бәлки баш инженерга мин шәхес буларак ошамыймдыр. Бәлки минем эш стилем аның таләпләренә туры килмидер. Юлдашевның яман атын сатудан түгел... Ләкин гаять авыр аның белән эшләве.
Төзелештәге иң зур төзү-монтаж оешмасы башлыгы белән баш инженер арасындагы каршылыклар турында Сабиров яхшы ук белә һәм бу хәлгә чын күңеленнән көенә иде. Ләкин моңарчы әллә ни катгый тартышлар булмавы да мәгълүм иде аңа. Бәлки производство мәсьәләләрен хәл кылганда, төрле катлаулы эшләрне гамәлгә ашырганда Сабиров төшенеп, төгәл белеп җиткермәгән очраклар да була торгандыр. Аныңча бу да бик ихтимал иде.
— Беләм,— диде ул.— Юлдашев авыррак табигатьле кеше. Мондый характерлар белән хәзерге шартларда җитәкчелек итү да жинел түгелдер. Анысы шулай. Әмма ул белгеч. Төп җаваплылык анда. Бәлки ул шуңарга таянып эш итә торгандыр. Аннары, дөньяда һәр яктан да килгән кешене табуы да бик кыен бит.
— Бәхәсләшмим. Идеаль кешеләр юк. Ләкин кимчелекме ул, яхшы сыйфатмы — һәрберсенең чиге, чамасы була.
Солтан Сабиров Сафинның бу сүзләре белән ни әйтергә теләгәнен ачык абайлый алмады. Аныңча Юлдашевны һәрхәлдә чамасын белми торган җитәкче дип тамгаларга урын юк иде шикелле. Бәлки алар арасында ул белми» торган әллә нинди хәлләр бардыр. Булса Сафин алар- ны үз эченә йомып калырга тиеш түгел, партком бар, административ җитәкчелек бар. Бу турыда кабатлап сорау да әллә ничек урынсыз булыр кебек тоелды аңа. Аннары төрле техник мәсьәләләрне хәл кылганда эшнең майлаган кебек шома гына бармавы да табигый иде. Әмма баш инженерның барлык очракта да, башка төрле мөмкинлекләр булган сурәттә дә, проекттагы күрсәтмәләргә генә теше-тырнагы белән ябышып ятуы Сабировка да ошап бетми иде. Ул шуны күздә тотыл әйтә куйды:
— Мин, төзелеш яки техника мәсьәләләрендә әллә ни белдекле бул- масам да, гомуми агышка карап, эшне бераз аңлыйм, төшенәм. Бу яктан м«ин ике куллап сезне яклыйм. Урындагы инициативага, кешеләрнең иҗади талпынуларына киңрәк юл ачарга кирәк. Ничек әле, «тырышып елаганда сукыр күздән дә яшь чыга» диләрме?
Сафин әйтергә ниятләгәнен оныткан шикелле бераз уйланып торды да янә тел тибрәтте:
— Сүз минем яисә башка берәүнең теге яки бу сыйфатлары турында гына бармый. Сүз гомуми эшне ничек итеп яхшырак көйләү, яхшырак оештыру, барлык резерв һәм мөмкинлекләрдән хуҗаларча файдалану турында бара. Минем баш инженер белән килешмәгән чакларым була. Тик андый хәл бетә барырга тиеш. Ә ул киресенчәрәк килеп чыга. Сездән һич яшерен-батырын түгел, мин сонгы вакытта байтак ф кына зур мәсьәләләрне хәл кылганда Юлдашевны читләтеп үтү ягын карыйм. Нигә? Ул я проекттан бер карыш та чыкмау ягын каера, я булмаса, мәсьәләне хәл кылуны кирәгеннән артык суза.
— Бәлки ул беренче чиратта эшнең сыйфаты яхшы булсын дип пошынадыр? — диде Сабиров.
— Сыйфат өчен кем тырышмый, ул барыбызны да, шул җөмләдән мине дә. бик уйландыра,— дип дәвам итте Сафин —Белмим, куркаклыкмы, бюрократлыкмы, икесенең берсе, я шулар икесе дә бар шикелле беэнен баш инженерда. Мин сезнең алда кабатлап әйтәм: һич тә гайбәт сатарга теләмим. Эштә шулай килеп чыга.
Партком секретаре, Сафиннан аерылгач, аптыраган кыяфәттәрәк уй ланып утырды. «Димәк, аралары әллә ни шәп түгел. Берсе картаеп бара, икенчесенең авыр йөкне төпкә җигелеп тарта торган чагы. Тарта да. Бу барыбызның да күз алдында. Бәхәс-тартышка китсә, гомуми эшкә зарар килүе дә бар. Ничек кенә булмасын, җитәкчеләр уртак тел табарга тиешләр. Бу тиклесенә чик-чама куюда партком өстенә зур җаваплылык йөкләнә...»
Бер яктан һич тә олыгаеп бара торган кешеләргә охшамый бу Юлдашев. Аның кабинетына еш керергә туры килмәсә дә, анда булгалый Сабиров. Моннан элек бер керүендә мебельләр янартылган булса, бу керүендә дә үзгәреш күзенә чалынмый калмады анык. Кабинетның түр яктагы зур тәрәзәсе каршына чүлмәкләр белән берничә гөл утыртылган һәм алар, җәйнең бер кисәген алып кергән кебек, үзенә генә хас сафлык, ямь биреп торалар. Тагы шуңа каршы як стенадагы электр станциясе панорамасы да Сабировның дикъкатен үзенә җәлеп итми калмады. Кабинетка кереп исәнләшүгә шул панорамага карашын салды. Зур сулыкның бер өлеше. Яр буйларында өянкеләр, таллар һәм арырак арыш кырлары. Алгы планда мәһабәт биек торбалары, мәгърур биналары, ярдәмче корылмалары белән зур мәйдан биләгән электр станциясе. Ул әйтерсең лә бөтен тирә-юньне яңартып һәм яшәртеп, әле генә каршыга килеп баскан яшь тимер батыр кебек күңелне үзенә тарта. Торбалардан сизелер-сизелмәс кенә аксыл төтен чыгып тора ши- кёлле.
Юлдашев бу күренешләр, бу яңалык Сабировның игътибарын тартуын сизенде булса кирәк, ул да картинага карады.
— Безнең элекке чабаталы, ярлы бу яклар бөтенләй танымаслык булып үзгәрә, Зариф Салихович,— дип куйды Сабиров.
— Билгеле, шулай,— дип күтәреп алды Юлдашев — Бер миллионнан артык киловатт электр энергиясе бирәчәк бит ул. Беләсегез килсә, патша Россиясендәге барлык электр станцияләре биргән куәткә тиң булачак ул. Бу гаять уникаль төзелеш, гаять үзенчәлекле гигант булачак.
— Бабайларны уятып күрсәтәсе иде. Ышанмыйча. куркып, кире каберләренә йөгерерләр иде,— дип өстәде Сабиров.
Юлдашев көлеп җибәрде:
— Кеше кабердән бер чыкса, анда кире йөгереп керер иде микән? Киресенчә, зираттан ераккарак йөгермәс нде микән?
Саулык-сәламәтлек, теге-бу турыда тагы берничә сүз алышкач, Сабиров төп кызыксынган мәсьәлә хакында сүз башлады.
СӨББУХ РАФИКОВ ф ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Хуш. Зариф Салихович, беркөн партия җыелышында кайбер иптәшләр тарафыннан кузгатылган теге уйлап табучылар турындагы төгәлсезлекме, хата дип әйтимме... әнә шул хакта минем ачыграк беләсем килә иде. Иптәшләрнең сүзләренә колак салмыйча ярамастыр — Сабиров инде үзе ике икең дүрт кебек итеп ачыклаган әлеге шул рационализаторлар турында баш инженер алдына мәсьәләне кабыргасы белән куймакчы иде. Ләкин аның бу сүзен ишетү белән Юлдашев эшнең нәрсәдә икәнен шундук төшенеп алды һәм чыраен да сытмыйча әйтә салды:
— Гаять игътибарлы кеше сез, Солтан Сабирович. Партия житәк- челегендәге кешегә шунсыз булмый да торгандыр.— Юлдашев русчалатып дәвам итте: — Разобрался я в этом вопросе, выяснил и исправил допущенную ошибку или так сказать, путаницу...
Ул сак кына өстәл читендәге ак кнопкага басты. Шундук ишек ачылды һәм секретарь күренде:
— Тыңлыйм, Зариф Салихович.
— Приказлар папкасын китерсәгезче.
Бу төзәтмә приказда термопоритны уйлап табучылардан теп кеше итеп Васил Закирович Сафин күрсәтелгән һәм ана карата тиешле хөрмәтләү сүзләре әйтелгән, аңа өстәп акчалата бүләк бирү турында да акка кара белән язылган иде. Приказны укыгач, партком секретарена әллә ни әйтер сүз калмады кебек.
— Ходайга шөкер, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең һәркайсыбыз- га су кебек, һава кебек кирәген күптән аңлыйм мин. Иптәшләрнең хаклы сүзләренә колак салмыйча һич тә ярамый, һич тә ярамый. Күрәсез: төзәттек,— диде Юлдашев күтәренке тавыш белән.
Үзенең бу әйткәннәре белән Сабировны бик канәгать дип фикер йөртте ул. «Әйтер сүзең калмадымы, бәйләнерлек урын юкмы»,—дигән кебек Сабировка карап-карап куйды. Сабиров шундук эндәшмәде, бераздан соң гына әйтте:
— Хатаны төзәтү ярый, шәп. Ләкин аны башта ук җибәрмәү чарасын күргәндә тагы да яхшырак булыр иде. Җыелышта эшчеләр дә, Андрей Акимович та башлап тырышлык салучыны белми калдылар...
Секретарьның бу сүзләре Юлдашевны беркадәр икеләндерә иде, ахры. Ул мондый сүз көтмәгән иде. Алай да аның белән бәхәскә керүне мәгъкуль күрмәде.
— Мин инде приказ белән Андрей Акимовичны таныштырдым. Ул белә,— диде.
Кемдер, телефоннан шалтыратып, аларның сүзләрен бүлдерде. Юлдашев теләр-теләмәс кенә сөйләшеп, телефон трубкасын куйды да янә секретарьга карады. Баштагы әңгәмәне беткәнгә санап, бу юлы сүзне икенче төрлерәк башлады:
— Бу кем .. безнең Сафинның гаилә мәсьәләсе ничегрәк соң? Хатыныннан жалоба да килгән иде бит...
Сабиров аның тел төбе кай якка каерганын бик ачык чамалады. Бу турыда Сафин белән бик нык гәпләшкән булуын әйтте.
— Димәк, тозлап-борычлап сөйләштегез?
— Ничек әйтергә... Билгеле, җитди төстә.
— Ник килми соң аның хатыны?
— Бөтен бәла дә менә нәкъ шунда шул, Зариф Салихович.
— Монда, минемчә, Сафин үзе гаепле.
— Мин мондый фикерне расларлык фактлар күрмим,— диде Сабиров.
— Ә хат?
— Андый хатка гына ышанып бетәргә ярамый торгандыр. Кешенең семья тормышы бик четерекле, бик катлаулы мәсьәлә ул. Алай да кеше
ялгышса, аны бәладән тартып алу безнең бурыч. Ләкин Сафияның семья мәсьәләсенә килгәндә...
Юлдашев, секретарьның нинди фикердә икәнен белгәч, бу турыда артык казынмады, сүз куертмады. Мәгәр һәркайсын үз эченә сала барды. Юлдашен ничек уйлагандыр, Сабировка калса, ул баш инженер кабинетыннан күңелсез уйлар белән чыкты. ♦
Берничә көн үткәч, Андрей Акимович Никитин Юлдашевны үз ка- S бинетына чакыртты Бу турыда сөйләшүне хәтсездән көтеп йөргән иде а ул, менә вакыты да житте. Сабиров та шунда иде. Тиздән постройком £ председателе дә килде. Никитин салмак хәрәкәт белән урыныннан а кузгалды, әллә кабинетны эссе санап, әллә һава алмаштыру нияте белән форточканы барып ачты. Ж,әен булмасын, кышын булмасын, гади генә з киенеп йөрүчән, хәзер аягына озын кунычлы йомшак уяталар кигән н калын гәүдәле Никитин кай ягы беләндер төньяк кешеләрен хәтерләтә ♦ иде. Ул үз урынына барып утырды да, хезмәттәшләренең әле берсенә, а әле икенчесенә карап, сүз башлады: 2
— Сугыш вакытында без еш кына сүзне һөҗүм дәвам итә дип баш- д лый торган идек. Шуның шикелле, безнең монда да төзелеш һөҗүме ө дәвам итә. Химиклар шәһәрендә электростанция төзүнең безнең оешма- < га йвкләтелгәне һәркайсыгызга мәгълүм, әлбәттә. Менә шул төзелешне х җитәкче кадрлар һәм квалификацияле эшчеләр, белгечләр белән тәэ- « мин итү дә безнең өстә булып чыга бит инде. Үзебезнең төзелешкә * зыян китермәслек итеп оештырырга кирәк безгә анда эшне,— Ул кара- £ шын Юлдашевка салды: — >1, Зариф Салихович, башлап җибәрегез о Иң элек исемлеккә кергән барлык иптәшләрнең фамилияләрен ише- ° тик. Аннары һәр кандидатурага аерым тукталырбыз. Шулай барамы?
— Бара, бара,— диделәр өстәл артында утыручылар.
Юлдашев укыган исемлектә төзелештә шактый күренекле хезмәт башкаручылар бар иде. Никитин әйткәнчә, кандидатларны берәм-берәм тикшерә башладылар. Берничә кеше турында фикерләр бердәм булды, каршылыклар сизелмәде. Бу хәлгә куанып, кадрларны сайлап алу һәм урнаштыруда шактый тәҗрибәсе булган Юлдашев күтәренке күңел белән, күтәренке тонда сүз йөгертте
— Инде иптәшләр, төзү-монтаж идарәсе начальнигы Васил Закирович Сафин кандидатурасына кидик. Аны барыгыз да беләсез, характеристика биреп торуның кирәге юк. Химиклар шәһәрендә төзеләчәк электростанция төзелеше начальниклыгына, минемчә, аннан да муафыйграк кешене табу кыен булыр.
Әйтәсен әйтеп бетердеме, юкмы, ләкин бер арада Юлдашев кинәт кенә тукталып калды Әллә моңарга сәбәп Андрей Акимовичның кинәт кенә тамак кыруы булды инде, кем белсен? Кешеләр бер-берсенә карадылар. Үзенең озын кылыч борыны белән башкалардан аерылып торган постройком председателе, бүтәннәр ни әйтерләр дигән сыман, башка иптәшләренә күз йөртте. Андрей Акимович Никитин сүзне партком секретарена бирде:
— Солтан Сабирович, рәхим итегез.
— Химиклар шәһәрен һич тә читләтеп үтә алмыйбыз без. Ныклы, «чле кадрлар белән тәэмин итү — иң мөһиме шул. Шулай булгач, без ■ида һәр яктан булдыклы, көчле һәм намуслы иптәшләрне тәкъдим итәргә тиешбез. Билгеле. Васил Закирович Сафин — әле генә мин әйткән сыйфатла pi .1 ия кеше Ләкин Ул монда да бик кирәк. Шулай •ктеогә яраса, ул монда төп терәкләрнең берсе санала һәм ул шулай Ла. Аны җибәрсәк, үзебезне шактый уңайсыз хәлгә куярбыз кебек. Башка кандидатура турында уйлау яхшырак булыр иде ..
Сүзне Никитин үзе алды.
— Бу турыда мин үзем дә озак баш ваттым. Химиклар шәһәренә тәҗрибәле һәм көчле оештыручы һәм белгеч табарга кирәк. Анда теләсә кемне тәкъдим итеп булмый. Бу турыда, билгеле, Зариф Салихович та уйлагандыр.
— Ничек кенә әле! — дип кыстырды Юлдашев.
Монда да, анда да бездән сораячаклар. Әйтик, Сафинны тәкъдим итсәк, аның урынына куярлык кеше табып булмасмы? Шунысын да уйлышыйк әле,— диде Никитин.
Постройкой председателе, блокнотын чыгарып, нидер яза башлады. Сабиров форточка янынарак барып утырды, папирос кабызды. Юлдашев, бер урыныннан торып янә утыргач, үз фикерен әйтте:
— Минемчә, иптәшләр, Сафин урынына, ягъни төзү-монтаж идарәсе начальнигы итеп куярлык кешеләр табылмый калмас. Дипломлы инженерлар байтак бездә.
Сабиров, гадәти сабырлыгын югалтып, сорап куйды:
— Ә сез кемне тәкъдим итәр идегез, Зариф Салихович?
Юлдашевның әзерләп куйган кандидатурасы тел очында гына торса да, сер бирәсе килмәде, ул бераз уйланып торгандай итеп әйтте:
— Мәсәлән, Касаткин.
Никитин, җиңелчә генә тамак кырып алгач, икеләнгән төстә шулай диде:
— Үзәк лабораториядә җитәкчелек итү — бер хәл. Анда ике кулга бер эш. СМУда хәл катлаулырак, оештыру көче, оештыру сәләте булырга тиеш анда җитәкчелек итү өчен.
Юлдашев үзе тәкъдим иткән Касаткинның эшлелек сыйфатлары турында тыныч кына сөйли башлауга, кинәт телефон шалтырады һәм Никитин трубканы алды. Юлдашевка сүзеннән бүленергә туры килде. Исәнләшү сүзләреннән соң, Никитин чыраена елмаю чыгарып дәвам итте:
— Әле менә киңәшеп утырабыз. Рәхим итегез, Григорий Исакович.
Баш инженер урынбасары Брагинский иде бу. Ул озак сроклы командировкадан кайтып төшкән икән. Кабинетта әллә ни күп фикер алышырга өлгермәделәр. Кара чәчле, кара күзле, очлы борынлы, күзләре белән генә көлә торган Брагинский ялт итеп килеп тә керде. Төп эшләрен бүлеп, аның кыскача гына отчетын тыңладылар. Брагинский төрле шәһәрләрдә, төрле заводларда булып, яңа җиһазлар, яна механизмнар кайтарту буенча байтак эш башкарган булып чыкты. Моныи өчен һәркайсы канәгатьләнү белдерде. Юлдашевка калса, ул аеруча куанды шикелле. Аннары янә төп мәсьәләгә — химиклар шәһәрендә төзеләчәк электр станциясенә җитәкче кадрлар сайлау-билгеләүгә күчтеләр. Юлдашев һаман үз фикерен яклады, төрлечә мисаллар китерде. Шунда кинәт җиңел гәүдәле Брагинский урыныннан күтәрелде һәм тиз- тиз әйтеп ташлады:
— Бу мәсьәлә минем өчен дә билгеле. Минемчә, Сафинны һич тә үз урыныннан кузгатырга ярамый. Анда кемне куйсаң да, озак, бик озак үзенә яр тапмый йөзәчәк тә йөзәчәк. Әгәр менә...
Юлдашев аның әйтеп бетергәнен көтмәстән, сүзен ашыгып бүлдерде.
— Кемне җибәрик, сез шул турыда әйтегез, Григорий Исакович.
Брагинский аны ишетмәгән кебек сөйли бирде.
— Җитәкчелек ышаныч биргән тәкъдирдә, мин үзем, мәсәлән, бу эшкә күчүгә каршы килмәс идем. Инде минем урынга кеше табу мәсьәләсенә килгәндә, шул ук Васил Закирович Сафинны вакытлыча билгеләргә була. Ул яшь, энергиясе җитәрлек, йөкне тарту аңа авыр булмас, минемчә.
Кабинетка Брагинский килеп кергәч, Никитинга ничектер рәхәтрәк булып китте. Нигә соң алар үзләре, бигрәк тә Юлдаше® бу турыда
башта ук уйламаган. Ул Брагинскийны алай артык күптән белмәсә дә, анын турында күп тапкырлар ишеткәне бар иде. Яна Наратлы төзелешендә дә ул үзен гел уңай яктан күрсәтә килде, үз вазифаларын үтәүдә тел-теш тидерерлек түгел. Хәтсез генә вакыт тарткалаштылар һәм, Брагинский тәкъдимен мәгъкуль күреп, аны химиклар шәһәренә ж и бәрергә булдылар.
Юлдашев мондый хәл булыр дип һич тә көтмәгән иде. Ул үз фикерен Никитинга да, Сабнровка да, постройком «.итәкчесенә дә көчләп тага алмый бит инде. Бәлки бу жил кебек теләсә кайдан керергә үзенә урын тапкан Брагинский көтмәгәндә кайтып төшмәсә, мәсьәлә аныңча да хәл хылыиган булыр иде. Ул һәр вакыт төгәл, әйткәнен ерып чыга торган бу кешене үз урынбасары булудан ычкындырырга теләми, икенче берәүне үз янәшәсендә күрәсе дә килми иде Ул төзелеш башлыгы кабинетыннан авыр хисләр, күңелсез уйлар белән чыкты.
17
Ак шәлен селкеп февраль керде.
Буран. Җил...
Атнага якын бер котырынып, бер тынып дәвам иткән буран кешеләрнең кәефен бик нык бозды. Каралты-кураларга, чормаларга, өйалды һәм чоланнарга әллә кайлардан гына яшерен тишекләр табып кар тулды. Ион төпләренә кар инәләре үтеп кергәнгәдер инде, этләр булып этлар бөкерәсшеп, шиңеп йөри башладылар.
Көртләр, һәркайда ак сырганаклар. Төзелештә юллар ачарга, кар өемнәрен туздырырга бульдозерлар, грейдерлар чыкты. Аерым урыннарга зур агач көрәкләр белән кешеләр ябырылды. Чөнки һәр жирне кар басу аркасында бигрәк тә тышкы эшләр, ачык һавада башкарыла торган эшләр тукталып калган иде. Буран басылуның беренче көннәрендә «карга каршы көрәш»неи ничек баруы турында башлык Никитинга һәр сәгать саен хәбәр салып тордылар.
Үзе житәкчелек итә торган төзү-монтаж идарәсенә караган әле бу, әле теге объектта йөргән чагында, шактый калын яткан ак сыртлы көртләр Василның исенә ерак Норильскиие төшерделәр. Шулай да монда кар катламының төньякка караганда сай ятуын һәм карның йомшак булуын уйлап, ул жиңел сулап куйды.
Ә ерак Норильскндә...
Харап иде анда эшләр... Кыска жәй көннәрендә дә тауларда сыртларың кабартып карлар ята анда. Атналар буена дәвам иткән каты бураннар шәһәрдә һәм промышленность участокларында тормышның бөтенләй рәтен чуалтып жибәрәләр. Шундый хәвефле бураннарның берсеннән соң, Васил яңа җитәкчеләрнең каушап калуларын исенә төшерде... Котып төнен тагын да куертып, җир белән күкне тоташтырып, бер атна буена каты давыл котырынды Давыл басылгач, күп Жирдә электр чыбыклары өзелгән, бер катлы тәбәнәк биналар бөтенләй кар астында калган, юлларда таулар хасил булган, хәтта Горстройда- гы өч катлы бер йортның түбәсе яртылаш каерып алынган һәм каядыр километр ярым ары тундрага илтеп ташланган иде. Барак тибындагы йортларның морҗалары гына, кабер ташлары кебек, күренеп калган иде. Тирән кар көртләрен көч-хәл белән казып, кар астында калганнарга ярдәм күрсәттеләр. Ләкнн давылдан сон өч-дүрт көн вакыт үтсә дә. wp стихиясе тудырган тәртипсезлек бетеп җитмәде. Күп кенә предприятиеләр тулы куәтләренә эшли алмадылар. Чөнки кар басып кит- кан урыннарны тиз генә чистартып бетерерлек түгел, аларга тиз ген.> *1 салырлык та түгел, җитмәсә кары тыгыз һәм боз кебек каты иде Жиккчеләр киңәшәләр, хәрәкәттән туктамыйлар .
Бер атнага якын дәвам иткән киеренке хезмәт кенә кар бәласеннән арындырган иде ул чагында. Васил Сафин шуларны хәтереннән кичергәч, тагы бер мәртәбә жинел сулап куйды. Мондагы бураннар котып .бураннарының баласы гына шул. Бер-ике көн тырыштылар — һәммәсе тәртипкә керде, һәммәсе үз юлыннан китте.
Васил төньяк кыйссасын Никитинга сөйләде. Андрей Акимович көлеп куйды.
— Мондый хәлләр дә таныш миңа, Васил Закирович. Безнең монда да кар калын салды быел. Үзегез беләсез, вакытның сәгате генә түгел, һәр минуты кадерле. Барысы да әлеге шул сез әйткән планга кайтып кала. Аны үтәмәсәң, дәүләткә зыян китерәсең, дигән сүз.
...Кичтән үк белдерүләр ябыштырып куйганнар иде. Халык күп җыелды. Чаңгычылар ак карны чуарлап һаман саен алга элдерделәр. Иске Наратлыга килеп төртелә торган урман итәге буйлап киттеләр. Поселокны чыкканда төркем куе, кешеләр янәшәрәк шусалар, бара- бара таралыштылар, сибелештеләр. Әнә Алып батыр — Виктор белән Люда ничек күңелле сөйләшеп янәшә генә шуып баралар. Бер караганда әллә ничек көлке дә сыман тоела. Виктор бик озын, киң җилкәле, Люда җыйнак кына, кечкенә гәүдәле, берсе иелеп, икенчесе үрелеп карый, дигәндәй. Алар инде сөйләшәләр, көлешеп тә алалар. Викторның адымнары шул хәтле зур — бичара Люда көчкә җитешә, Гулливер егет менә-менә аны кесәсенә салып китәр төсле. Аларга күз салып, көлешеп алучылар да юк түгел. Бу икене инде шактый вакытлардан бирле йөриләр, бик нык дуслашып баралар дип сөйлиләр.„
Яшьләр арасында Карчыга да бар. Ул күбрәк нигәдер Днләрә тирәсендә урала. Тик кыз гына аңарга әһәмият бирми, тегенең мең такылдавына әллә нидә бер җавап кайтара.
Рафис белән Мәдинә янәшә баралар. Аларның йөрүләре турында баштарак сөйләделәр дә хәзер артык игътибар бирүче юк сыман. Бу икене клубта бергә күрмәсәләр генә гаҗәпләнәләр. Рафис та башка егетләр кебек җиңел, җылы спорт костюмыннан, тик аның башында бүтәннәрнеке шикелле йон башлык түгел, колаклары кайтарып куелган мех бүрек. Ул Мәдинәдән озынрак һәм нечкәрәк. Мәдинә турында сүз ачсак, болай да юантыграк гәүдәле бу кыз спорт костюмы кигәч, тагы да түгәрәкләнә төшкән, гүя туп сыман тәгәрәп бара төсле. Икесе дә бригадир булгач, егетләр, кызлар арасында аларны шаяртып «Бригадир в квадрате» дип тә йөрүчеләр бар. Рафис эшне коры тотарга уйлый, ди, аның тизрәк башлы-күзле буласы кплә икән. Ә Мәдинә һаман да сузып килә, төзүчеләр көне үтсен, аннан күз күрер, дип әйтә, ди. Төзүчеләр көненә ничә ай бар әле, күз төпләрең күгәреп бетәр аңарчы. Шулай берсе кызулый, икенчесе суза да суза, ди.
Васил Сафиниың да күптән чаңгыда йөргәне юк иде. Кар өстенә ак сызык салып барган чаңгылар башта аңа нигәдер авыр сыман тоелды, әмма беркадәр киткәч, аяклары язылды һәм ул тагы да катырак алдыра башлады. Тәне дә кызыша барды, җиңел кыска сырмасының изүен чишеп җибәрде, һава шул хәтле саф, шул хәтле татлы, аны һич тә сулап туймассың!
Чыр-чу, көлешү, шаян сүзләр, кай арада тонык кына ишетелгән җыр авазлары — болар һәммәсе дә күңелгә якын, күңелгә үз иде!
Башта урман кырыеннан бардылар. Монда ышык, һава талгын иде. Аннары читкәрәк каердылар. Ниһаять, бераздан инде урман күксел төскә кереп күренә иде. Бер калкулыкны үтүгә, алда кечкенә басу күпере күренде. Аны чыккач, бөтенләй ачык кыр башланды. Монда жиләс, тәннәргә яхшы ук суык дулкын бәрелә иде. Алай да кырны икегә аерып торган күпер чокырыннан артык ерак китмәделәр. /Кәйләрен
тасма кебек кенә сузылып тар инеш ага торган бу чокырның үзенә генә хас бер матурлыгы да бар: инеш буйлап агачлар үскән иде. Ап-ачык жирдәге бу агачлар, әйтерсең, кышкы салкыннардан, зәһәр «илләрдән куркып чокырга посканнар иде. Тик шулай да монда инде кырдагы шикелле «ансыз тынлык юк, монда сирәк кенә булса да кош-корт та күренгәли. Төптән үсеп чыккан куе яшь үсентеләр баштанаяк мамык ♦ шәл бөркәнеп утыралар. Шундый аклык, шундый аклык — хәтта ул < офык зәңгәрлеген тоныкландырып, үзенең ак шәүләсе белән бизи. Шу- = лай тын гына күзләр һәм күңелләр белән ял итеп барганда кайсыла- > рыдыр һаваны ярып кычкырып «ибәрде;
— Куян! Озын колак! £
— Тотыгыз! Тот! м
— Әх, шайтан алмасы, мылтыгыбыз булса... я
Куян куаклар артыннан килеп чыкты бугай. Ул яшен тизлеге белән §
үргә таба ыргыла, гүя үзенә керер тишек тапмый, кычкырган авазлар аның котын алган иде. Кайбер шаяннары куян артыннан куып та кара- * дылар. Кая ул «итү, тоттырыр сиңа койрыгын бу «итез мәхлук! Бер- а ничә минут үтүгә, бичара куян бөтенләй күренмәс булды.
Авылга «итәрәк Васил адымнарын әкренәйтте. Анын күзенә кызлар = арасында ашыкмыйча гына чаңгыда барган Гөлзадә ничәмә-ничә е чагылып китте. Ләкин кыз белән янәшә бару һәм тора салып сүз кушу ? ничектер уңайсыз тоела иде. Ул аны бер узды, бер ул барган кешеләр " тирәсеннән артка калды, бер тигезләнде. Әлеге шул салмаграк баруын- * да, үзенең сул ягында таныш чырай, таныш гәүдә күреп, бер эсселәде, £ бар суыксыды. Сүзне башлап Гөлзадә кушты: a
— Ай, «иңел йөрисез икән, Васил абый! ®
Кызның «ылы сүзе Василны канатландырып жибәргәндәй булды
Арттырып әйтми микән? Василның бер артка калуын, бер алга узып китүен чамалап барган, күрәсең. Аның кайдалыгы кызны кызыксындыра иде, ахры.
— Ә сезгә ничегрәк, кыен түгелме?
— Юк, кая ул! Мәктәптә укыганда ук чангы походларына катнаша торган идем мин. Алай да сезнең кебек «иңел йөрсәң иде аны.
— Монысы инде артыграк шикелле...
— Нишләп? Ихлас менә...— Гөлзадә бит алмаларына кызыллык Аөгерүен сиздеме, юкмы — мәгәр бу минутларда рәхәт иде ана.
Озакламый үзенең ак шәл бөркәнгән өйләре, шәһәрчек булып сузылган ферма каралтылары, мал-туар биналары белән «әелеп яткан авылга килеп керделәр.
— Менә Сазлы Елга,— диде Гөлзадә.
— Бу авылдан ничә тапкыр үткәнем бар. Үзенең сазлы елгасы да юк. Нилектән килеп тагылган икән бу исем? — дип сорады Васил
— Аны кем белеп бетерсен инде?!. Бу авылдан соң башкача бармыйбыздыр бит?
— Шушыннан борылырбыз.— Васил нәрсәдер хәтерләргә тырышып Ч исенә китерә алмый аптыраган кеше кебек сорый куйды. — Моннан с°н нинди авыл тагы?
— Казаклар.
— Аның теге ягында?
— Бншмунча. Аннан Сарайлы, Җилкәнле күл...
— Аннары?
— Ераграк киткәч, бутыйм инде мин. әллә Таллык, әллә Комлык — икесенең берсе.
Нинди генә авыл исемнәре юк: Дүрт Мунча. Күпербаш, Чокырлык, Гелэнче Тамак, Ярлы Аймак. Гөлзадә, шуларны уеннан кичереп, әйтә <Уһы.
— .Минемчә, Васил абый, хәзерге күп кенә авылларның исемнәре җисеменә туры килми.
— Ә минемчә, бу исемнәрнең тарихи яктан әһәмиятләре бар. Дөрес, авылларның күбесе электән хәерче булганнардыр. Бу исә бүгенге тормышның кадерен белү өчен яхшы...
Кыз җавап кайтармады. Чаңгычылар авылның урта бер җирендә иде инде. Тыкрык баендагы сиртмәле коедан киеме-салымы шәһәрчә, төсе-бите чибәр генә бер кыз су алып тора иде. Безнең чаңгычылар шуның чиләгеннән чиратлап иелә-иелә су эчтеләр дә көлешә-шаярыша кире борылдылар. Гөлзадә янында ни хәтле күңелле булмасын, әмма Василга ничектер уңайсыз сыман тоелды. Ул бераздан читкәрәк китте һәм егетләр белән бергәләп бара башлады. Ләкин күңеленнән бары-бер Гөлзадә чыкмады.
Кинәт аның күзе Карчыгага төште. Ул башкалардан читтәрәк бара иде. Василның хәтеренә Тын елга буенда үткәрелгән өмә килеп төште. Ул кар өстенә егылган Гөлзадәне машинасына утыртып алып кайткан иде. Тегесе кызга бик нык бәйләнеп йөргән ул көннәрдә. Гөлзадәне үзенә карата алмагач, карга салып еккан. Кыйнап та өлгергән. Шуның өчен Карчыга унбиш көн утырып та чыкты. Хәзер инде ул азмы-күпме тәүфыйкка килгән кебек күренә иде.
Чаңгычыларның бер өлеше яхшы ук алга китте, бер өлеше арткарак калды. Алдагылары кыр буйлап элдерделәр, икенчеләре урманга керде. Васил белән Гөлзадә да әлеге шул арттагылар арасында иде. Васил арттарак, кыз төркемнең алдындарак. Васил урманга күз салгалап барганда, кемнеңдер артка калуын күреп алды. Ул кеше иелде. Аягында бер генә чаңгы бугай. Тагы башын калкытуга, артта калучының Гөлзадә икәнен чамалап алды Васил. Ул да, күп уйлап тормастан, бү-тәннәрдән артта калды һәм кире борылып Гөлзадәгә таба китте. Гөлзадә, бер аягындагы чаңгысының каешы өзелү сәбәпле, туктап калган икән. Кулда бер корал, бер запас булмаган килеш, каешны урманда ялгарлык түгел иде. Васил, эзләнә торгач, кесәсеннән ниндидер бау тапты һәм шуның белән чаңгының каешын тоташтырып куйды да алар тагы да әкрен генә кузгалып киттеләр. Бу арада башка чаңгычылар борылмалы урман юлында күздән югалган иде инде. Бераз баргач, чаң-гы бавы тагы өзелде. Тагы тукталып аны рәтләделәр.
Урман каравылчысының хатыны Гөлзадәләргә кардәш кеше тия иде. Тиздән шулар турына җитәргә тиешләр. Бу апасын кызның күптән күргәне юк. Аларга кереп чыксалар... Васил абыйсы ни әйтер икән? Гөлзадә бу турыда әйтергә уйлап та, ничектер кыюсынмады.
Урман...
Серле ак сукмаклар...
Әкият дөньясын хәтерләткән төрле-төрле рәвештәге агачлар. Эзләр...
— Бу нинди эзләр булыр? — дип сорады Гөлзадә.
— Пошый эзләре. Пошын юл аша чыккан. Әнә кырыйда ботагы кимерелгән яшь усак тора. Анысы да шул җәнлек эше.
Карга тирән-тирән кергән эзләрне узып, беркадәр баргач, юлның бер читендәге агачта тукран күрделәр. Шунда ук шып сүздән туктадылар. Кош каралып торган кәүсәгә тырнакларын батырган да тук-тук итеп чукыпмы чукый. Буй-буй «костюм кигән» егетне хәтерләткән бу матур кошны кызыксынып, хәйран калып хәтсез карап тордылар. Тукран әллә боларны күрде, әллә күрмәде, һәрхәлдә, китәргә ашыкмады. Куркытмадылар да. Гөлзадәгә калса, тукранның түбәсендә кызыл чук-мы, кикрикме кебек «түбәтәе» дә бар иде бугай.
Кинәт ниндидер кошның бик матур, бик аһәңле аваз салып сайравын ишетеп тагы туктап калдылар. Бар икән соң! Бар икән нечкәлек!
Ллар, шул хисләрдән айнып җитмәгән килеш, салмак кына барганда, юлның ун ягындагы урман киңлегеннән әйтерсең лә уелып эчкә кергән бер урында киң ишек алдылы ихата күренде. Юан бүрәнәләрдәй салынган өй, шуның белән янәшә башка каралтылар китә. Артта ындыр, киртә белән әйләндереп алынган печән кибәннәре... Васил шул күренешләр белән мавыгып барганда, Гөлзадә сүз кушты; ♦
— Тукталабызмы? Керәбезме? <
— Кайда? — дип сорады Васил. =
— Урман каравылчысына.
— Чаңгы бавын ныгытып чыгаргамы?
— Әйе. Сез читенсенмәсәгез, лесникнын хатыны безнен агай-эне 5
тиеш кешебез була. 3
Васил каршы килмәде. Алар капка төбенә якынлашу белән ишек s алдыннан яман котырынып эт өргән тавыш ишетелде. Икесе дә азрак 2 каушый калдылар. Ул арада урыс капканың кечкенә ягы ачылды, башына шәл бөркәнгән хатын күренде. ♦
— Бәй, Гөлзадә, енн түгелме соң бу? Нинди җилләр ташлады, a
Хәзер... ®
Хатын тиз генә ишек алды түренә атлады, өрүенә-шыннгуына кара- s иастан, бәйдәге усал этне оясына япты. Янә кечкенә капканы ачты, ә Керделәр. Шактый салмак хәрәкәтле, яшь булса -да инде калынаерга < өлгергән хатын, кунаклар күргәч, сузып-сузып сөенеп сөйли бирде ь
— Менәтерәк, һич уйламаган җирдән. Мактап кына йөрисез икән. х Тиздән токмачым да кабарып чыгар. Әйдәгез, утырышыгыз, түрдән >• узыгыз. Сине күптән күргән югые, Гөлзадә, бөтенләй тулып җиткәнсең “ икән...— Шул сүзләрдән соң ул әз генә кызарынды.
Утырыштылар. °
— Җизни кайда? — дип сорады Гөлзадә.
— Урманда, яшь наратлыкларны карап кайтырга китте. Аның ни, тан ату белән шул урманда инде.
— Балалар?
— Укуда. Икесе дә интернатта. Җәен генә безнең янда торалар.
— Ялгыз гына күңелсез түгелме соң?
— Төрле чак була...
Хуҗа хатын белән Гөлзадә сөйләшкәндә Васил өйне күзләре белән сөзеп чыкты, һәр нәрсә үз урынында—караваты, өстәле дә җыйнак кына. Гадәти әйберләр арасында көзгеле яңа шифоньер бик нык аерылып, бөтен өйне ямьләндереп тора иде.
Гөлзадә, юлдашының кем икәнен әйтергә берничә мәртәбә тел кыймылдатырга талпынып караса да, пичектер уңайсызланды. Ахырында хуҗа хатын сорагач кына әйтте:
— Ул безнең башлыгыбыз, начальнигыбыз Васил абый була,— диде.
— Менә сеңелегезнең чаңгы каешы өзелде дә шуны рәтләргә кердек әле,— диде Васил тиз генә.
Хуҗа хатын чоланнан каеш табып алып керде.
Тегеләр сөйләшкән-сайрашкан арада Васил чаңгыга ыспай гына итеп яңа каеш беркетеп куйды.
Василга хуш исле юкә балы белән чәй эчү бигрәк тә ошады Ипле китәргә җыенгач та, хуҗа хатын кунакларга кыстый-кыстый чәй ясады. Урман бүләкләре булсын дип, Гөлзадәгә чикләвегеннән, кипкән шомыртыннан. кипкән җиләгеннән аз-маз өлеш чыгарды, һәммәсен дә кечкенә капчык белән биленә такты кызның.
Өйдән нң элек Васил чыкты. Ләкин ана капка төбендә кызны байтак вакыт көтәргә туры килде. Ул ерак чыбык очы кардәш апасы белән Гөлзадә арасында булган сөйләшүне тыңлап торса ни әйтер иде икән?
Ерак тутасы кыздан:
— йөри торган егетеңме? — дип сорады.
Гөлзадә ни дип җавап бирергә гаҗиз булып торды да. кыюсыз гына тел какты:
— Ничек дим... Ул безнең начальник. Әйтәм бит, чаңгы походына чыктык.
— Ул синең белән юкка гына кермәгәндер инде. Күзләре гел синдә менәтерә. Алдап куймасын — ирләргә ышанма...
— Юк... без иптәшләрчә генә, түти.
— Беләм инде, беләм, кыз чаклар кайсыбызның гына башыннан үтмәгән, йөрәгем белән тоям: сезнең арада ни дә булса бар.
— Юк, түти, син теге...
Гөлзадә өйдән чыкканда Васил үзенең кул сәгатенә карап тора иде. Кызның яңакларында ерак тутасы белән сөйләшкәндә кабынган алсулык әле һаман да сүнмәгән, бу минутларда ул, Василга калса, бүтән чакларга караганда да чибәррәк һәм ягымлырак иде. Бу алсулыктан, бу кызарып янудан Васил әллә ни абайлый алмады, һәммәсен дә сулап туя алмаслык урман һавасына кайтарып калдырды. Гөлзадә,озын керфекләрен күтәреп, оялып кына ана карады:
— Бик озак көттермәдемме сезне, Васил абый?
— Кызлар көттерәләр инде алар.— диде мәгънәле генә итеп Васил. Алдагы төркемне куып җитү турында уйлап та карарга ярамый иде
инде. Ашыкмадылар. Алар урманны чыкканда кичке эңгер-меңгер җиргә соры шәлен ябарга әзерләнгән иде инде. Ачык кырдагы җиләслек битләрен, муеннарын кытыклый башлагач, адымнарын ешайта төштеләр.
Кай ягы беләндер үзенә тарта иде бу кыз Василны. Шул очраса, күңеле үз урынына утыра, җаны, йөрәге тынычлана. Юк, тынычлана да, тынычланмый да, аның үз уты бар...
Бер чокырлыкны чыкканда Гөлзадә алдындагы түмгәклеккә абынып егылуын да сизми калды. Васил шундук аны күтәреп торгызды. Ничектер бик уңай туры килеп кызның биленә кулларын салды. Шунда инде үбештеләр... Беренче мәртәбә үбештеләр алар. Ачык кырдагы җиләслекне, салкыная барган һаваны әйтерсең лә ялкын чорнады...
18
Никитин химиклар шәһәренә электр станциясе төзелешенә җибәрелергә тиешле кешеләр турында приказга күптән кул куйган иде инде. Тын Елга буйларында эшләүче кайбер җитәкче хезмәткәрләр, ниже- нер-техниклар һәм квалификацияле эшчеләр икенче эшкә күчү сәбәпле, алар урынына бүтәннәрне билгеләделәр. Кемне күтәрделәр, кемне күчерделәр. Шулай итеп кыенлыктан чыгу юлын таптылар. Бу приказ үзенең бер кырые белән барлык җепләрне үзенә туплаган баш конторага да килеп кагылды. Брагинский химиклар шәһәрендәге электр станциясе төзелеше начальнигы хезмәтенә күчерелү сәбәпле, аның уры-нына, ягъни идарәнең баш инженеры урынбасары постына Васил Сафин билгеләнде. Бер ук вакытта ул төзү-монтаж идарәсе башлыгы хезмәтендә дә калды. Никитин: «Яшь, энергияле. Әлегә ике көймәне сөйрәү дә авыр булмас аңа. Соңыннан, бара-тора күз күрер»,— диде.
Баш инженер урынбасарының төп конторада кечкенә генә үз кабинеты бар. Ул әлегә бикле тора. Чөнки, урынбасар буларак, аңа пар казаннарын һәм турбогенераторларны моитажлау, җыю эшләре белән җитәкчелек итү, шул эшләргә контроль ясау йөкләнгән иде.
Юлдашев үзенең яңа урынбасары белән ничек эшләр? Ул Никитин белән бер сөйләшүендә әллә ничек шунда теленнән сүз ычкынып әйтеп ташлады: «Егет бик кайнар. Алай да ике йөкне сөйри алырмы икән?» — диде. Никитин үзенә бик нык ышанган хәлдә: «Эшләр. Ул инде үзен
тагы каршылык туды. Монысында инде Юлдашев тирән сулап, көрсе- « иеп куйды: «Нишлисен? Булган хәл белән ризалашырга туры килә». а Никитин тарафыннан кул куелган приказны ул үзгәртә алмый бит инде, о
Бер тапкыр Юлдашев баш диспетчер белән шактый коры сөйләште: »
— Кадерле Диночка, мин синең белән килешеп бетә алмыйм £
<Уң»га, «сул»га каеручылар бер шоферларның гаебе аркасында гына < түгел, монда гаепнең авыр ягы участок җитәкчеләренә, прораблар «• жилкәсенә дә төшә...— диде һәм баш диспетчерга, транспортны файда- и ланудагы барлык материалларны туплап, үз кабинетына килергә >. кушты. =>
Икенче көнне Дина Гурская, Зариф Салихович әйткән материаллар- э иы туплап, баш конторага килде. Ул үзе укып чыккач, Юлдашев каш- J ларын җыерды. Аннары, үзенен ризасызлыгын сиздермәскә тырышып, ясалма төстә елмайды:
— йомшаграк чыккан бу, Диночка. Тешсезрәк чыккан. Әйтик, фактлар бар икән, аларны кискенрәк гомумиләштерергә кирәк иде.
— Тагы ии әйтәсең, минемчә, әлегә шушы ярап торыр, Зариф Салихович.
— Җитми шул, Диночка. Синдә хатын-кызларга хас булган сентиментальлек бар, жәлләү хисе бар. Аннары син Данилов кебек шома егетләрнең телләре бик озын икәнен дә онытма. Аларны тыебрак тор- масац, бөтенләй муенга менеп утырырлар.— Юлдашев моннан хәтсез вакытлар элек булган партия җыелышын һәм айда үзенә каршы тәнкыйть белән чыккан прораб Даниловны әле һаман да оныта алмый иде. Ул җае килгән саен анын гаярьлеген суыта барырга исәп тотты
Шул сөйләшүдән соң бер-ике көн үтүгә инде «Транспорттан файдаланудагы кимчелекләрне бетерү турында» бөтен төзелеш идарәсе буенча баш инженерның приказы чыкты. Анда үзбушаткычлар һәм башка автомашиналардан дөрес файдалануны тәэмин итмәгән өчен прораб Даниловка каты шелтә белдерелгән иде.
Тагы да берничә көн үткәч. Дина Гурская Юлдашевка үзе шалты- ратты:
— Приказның файдасы налицо, көн кебек ачык. Зариф Салихович. Тәртип ныгый төште. Шоферлар арасында намуссызлык фактлары сизелми.
— Приказның бөтен максаты да әнә шунда шул. Диночка,— дип канәгать калганын әйтте Юлдашев.
— Әмма әлеге приказ Игнат Даниловның башына кинәт күсәк белән китереп суккан кебек булды. Барлык бүлекләргә, барлык участокларга ЖНбәрелгән приказ ул җитәкчелек итә торган прораблыкка да килеп төшкән иде. Игнат булган хәлне тиз генә башыннан кичерде дә иреннәрен бөрештерде. Баш диспетчер белән сөйләшеп караса, бәлки хатаны төзәтерләр, дип уйлады. Ләкин бу сөйләшү бернинди дә файда бирмәде. Нишләсен инде ул? Василга зарланса, бәлки ул берәр төрле ярдәм
бях күп унай яктан күрсәтеп өлгерде»,— диде. Анын болай кырт кисүе Юядашевны тагы да сагая төшәргә мәҗбүр итте. Уртак эштә әллә ни каршылыклар килеп чыкмады. Көннәр үткән саен төзелешмен үсә баруы, Васил Сафинның үз хезмәтен тырышып ♦ башкаруы һәммәсенең күз алдында иде. Моны Юлдашев та бик ачык күрде. Ул үзенең хәзерге урынбасарын элеккесе белән чагыштырып карады, һэркайсының үзләренә күрә кыйммәтле сыйфатлары бар иде. Аиынча, Брагинский барыннан да элек техник тәэминат мәсьәләләрен хәл кылуда өстенлек ала. башка оешмалардагы кешеләр белән уртак тел табарга маһир иде. Ә Сафин хәзергә эшчеләр арасында хезмәтне оештыра, көннең кадагына суккан мәсьәләләрне үз вакытында тотып ала белүе белән аерылып тора шикелле иде. Тик менә... кирәк вакытта анын «койрыгына басарга» кирәк, шунсыз булмый. Аның күңелендә
ТЫН ЕЛГА ВУЕНДА
итә алыр иде. Зариф Салиховичнын үзе белән сөйләшеп караса... Юк, инде ул үзе кул куйган приказны юкка чыгармас...
Югыйсә, Игнатның фикер йөртүенчә, приказдагы шикелле әллә ни кычкырып торган фактлар юк иде. «Фактлар» дөреслеккә туры килми иде... «Прораб Даниловның контроль ясамавы, игътибарсыз карашы аркасында. » Бу юллар аның хәтерен бик нык калдырды. Бер үзбушаткыч, баллоны бушау сәбәпле, ярты көн поселок белән төзелеш арасында эшли алмый яткан. Тагы бер намуссыз шофер измә ташын торган жиреннән бүленеп, кемгәдер утын китергән. Болар турында диспетчерга үзе хәбәр иткән иде бит ул. Менә хәзер шулар үз башына чукмар булып төште.
Ул теге җыелышта Юлдашев исеменә карата әйткән тәнкыйть сүзләрен оныткан иде инде. Юлдашевның усал хәтерле икәнен Игнат исенә дә китереп карамады...
Дүртенче бүлек
1
Кызлар кебек көлеп яз килде...
Элек-электән Тын елга буендагы карт усакларга, өянкеләргә оя ясый торган кара каргалар агачлары киселгән урыннарда очышып йөрделәр. Таныш агачларны күрмәгәч, ниндидер ямансу тавышлар белән кычкыра-кычкыра, икенче урыннарга очып киттеләр. Алардан соң килгән башка кошлар да кайчандыр бала чыгарган урыннарын таба алмадылар.
...Акъяр һәм тагы шул тирәдәге берничә авылның урыны гына калган, барлык йорт һәм каралты-куралар яңа җиргә күчерелгән иде инде. Сыерчыклар да, ерак көньяклардан безнең бу тарафларга килгәч, үз ояларын карап, нигезләре генә күңелсез утырып калган өйләр тирәсендә очышып йөрделәр.
Әле гөрләвекләр ага башлаганчы ук, булачак сулыкның ярларын, Никитин приказы буенча, гел карап, гел күзәтеп тордылар. Тиешле урыннарны кыш буе тәртипкә китерделәр, тирән җирләргә бетон салдылар. Яр буе корылмаларына тәүлек буе дежурлар куелды. Үзәк лабораториядә су басымын сынау кебек эшләр дә даими рәвештә алып барылды.
Кешеләр быелгы кар суларының сусаклагычта тотылып калачагын көздән ук беләләр иде.
Әле елгаларда боз кузгалгач та, беренче көннәрдә Тын елга элекке рәвешен үзгәртмәде. Ләкин инде берничә көннән соң хәл бөтенләй үзгәрде. Ул гына түгел, гүяки әкияттәге тизлек белән гаять зур күл хасил булды. Яр буйларында кнчен-иртәсен кешеләр кайнашты. «Ниндидер кодрәт белән» әле яңа гына пәйда булган «дннгез»не карарга хәтта тирә-як авыллардан да килә башладылар. Элекке Акъяр кеше- дәре кайчандыр үзләре гомер сөргән урыннарның су астында калуларын күргәч, бераз моңсуланып та алдылар. Ләкин аларга моңаеп йөрергә вакыт юк: яңа авылда, яңа күчкән җирләрендә бик хәтәр яңарту, төзү эшләре бара иде.
Баштарак байтакларны, йөзләгән километр ераклыктан ташу сулары агып килеп, сусаклагычта коточкыч боз таулары тыгылыр, хәтта буага да куркыныч тудырыр дигән уй борчыган иде. Әмма ул хәл булмады. Бозлар сусаклагычның югары башында утырып калдылар. Анда бер-берсеинән өзек-өзек аерылып торган зәнгәр-ак төстәге «таулар», карап туймаслык бер матурлык биреп, тирә-якны сихри төсләргә керттеләр. Ләкин алар кечерәйгәннән-кечерәя барды.
Яр буендагы кешеләр арасында безнең танышлардан Рафис белән Мәдинә дә бар. Алар яр чите буйлап салынган асфальт юлдан салмак кына атлыйлар. Әле моннан бер ел элек кенә бу урыннарда резин итекләр белән бот төбеннән саз ерып йөри торганнар иде. Аларны хәзер искә төшереп сөйләргә генә калды инде.
Ике яшь йөрәк... Икесе дә язга хас жинел киемнән — Рафисның өстендә плащ, тар балаклы чалбар, аягында очлы борынлы туфли, Мәдинәнең зәнгәрсу төстәге кыска ефәк күлмәге, шул ук төстәге йон свитеры үзенә бигрәк тә килешә. Ул биек үкчәле туфли дә кигәч һәм чәчләрен баш түбәсенә күпертеп өеп куйгач, бер дә юантык түгел, үсеп, озынаеп киткән сыман күренә. Кай ара житди генә сөйләшәләр, кай ара көлешеп тә алалар, кай ара күзләре дә очраша. Рафиска калса. Мәдинәнен елмайган чагында авыз кырыйларында күренеп китә торган чокырлары да, мөлаем карашы да, үзенә генә хас бераз калынрак көр тавышы да — һәммәсе дә, һәммәсе дә ошый, якын ана Алар яр буйлап баралар, адымнар салмак, тыныч... Рафис үз күзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми. Ярлар... Кызларның бас- » иада кер чайкаганнарын искә төшереп, соры бетон ярларга йөгерек ° дулкыннар килеп бәрелә. Алар, ерактан килгәндә бик көчле, бик гай- s рәтле сыман күренсәләр дә, килеп җиткәч, бетон ярлар алдында ирек- сездән баш ияләр. Чигенәләр. Чигенәләр дә икенче каршы яктагы күк- * сел урманлы ярларга таба ашыгалар. Су нинди киң! Ул мәгърур Идел буйларын, Кама ярларын ирексездәи егетнең хәтеренә төшерә. Көнчы- х гышка таба сузылып киткән урманлы-таулы ярлар да шул ук Идел — * Кама буйларының бер өлеше сыман. Әнә теге борылмадан, бик зур и аккош кебек йөзеп, теплоход килеп чыгар төсле... Рафис шулай уйла- э нып, ләззәтле кичерешләргә бирелеп барганда, Мәдинә кычкырып J жибәрде:
— Акчарлаклар!
— Акчарлаклар!—дип кабатлады Рафис та, кинәт кенә уйларыннан бүленеп.
Яр буеннан ерак түгел, канатларын салмак кына кагып, өч-дүрт акчарлак сулык өстендә очалар иде. Кешеләргә бу яңа хәл ничектер гажәп тоелды. Шушы Тын елга буйларына акчарлаклар алып килгән яз бигрәк тә күңелле, бигрәк тә йөрәк хисләрен та шыта иде. Мәдинә, үзалдына бер төрле моңайган шикеллерәк итеп, әйтеп куйды
— Бу болыннарда яңадан сабан туйлары булмас инде. Кнчке уеннар да булмас. Бары да су астында калды...
Рафис аңа, бер дә исе китмәгән кебек, көлемсерәп карады:
— Исең киткән икән. Озакламый монда көймәләр йөзәр, су трамвайлары... Тагын да күңеллерәк булыр. Ә балык! Шундый күп үрчер, кармагыңны салып кына өлгер...
Ничек кенә булмасын, бу талгын язгы көндә, бу иркенлектә, үзләрен шушы тарафларның хужасы тоеп, ике сөйгәннең бергә атлавы гажәсп күңелле иде. һәр икесе әлеге үз тормышларыннан канәгать, тик алар һәркайчан бергә генә булсыннар, шулай янәшә атласыннар. Аларга иң кыйммәтлесе шул иде.
Ике көн...
Ахырында, күп тарткалаша һәм сүз куерта торгач, Рафис ягы өстенлек алды Моңарчы гел сузып килгән һәм төзүчеләр көне житк>ч кенә бергә булырга ризалык биргән Мәдинә көннәрдән бер көй риза булды да куйды һәм алар киләчәк көннәрен, киләчәк тормышларын, киләчәк язмышларын бергә бәйләделәр. Алдан килешенгәнчә, сүз куеш-канча, Виктор вакытлыча, кысылу-тараю хисабына булса да. бүтән бүлмәгә күченде Рафис берничә сәгатькә бүлмәгә үзе генә хужа булып калды. Ә аннары инде көньяктан талгын гына жил исеп торган, бихисап күп йолдызлар бизәгән кичләрнең берсендә тулай торактагы бүл
мәгә шул җан сөйгән Мәдинәсен җитәкләп кайтып керде. Кызащ чемодан кебек әйберләрен соңыннан гына барып алды. Хәер, аларв бик җиңел, жыенысын бер кулга күтәрерлек иде.
Ике көн...
һәм ике төн. Алар башлы-күзле булдылар да куйдылар. Бу көннәрдә аларның ашамыйча тамаклары, йокламыйча йокылары туйды, эштә дә ару-талуны белмәделәр. Ни әйтсәң дә яшьлек — яшьлек шул.
Чәчәкләрнең төрлесе була: кызылы да, алы да, зәңгәре дә, сарысы да, күге дә, шәмәхәсе дә, күгелҗеме дә... Әмма нинди генә төстә булмасыннар, аларга һәрвакыт сафлык, хушлык хас. Үзләренә каршы җырлашып килгән бер төркем таныш кызларны күргәч, Рафисның башында әнә шундый фәлсәфә туды. Бергә-бергә җитәкләшеп килгән бу кызлар — Гөлзадә, Люда, Лиза, Диләрә— һәркайсы үзенчә пөхтәләп, кызларга гына төс булган бер купшылык, зәвык белән киенгәннәр. Алар, килеп җитү белән, Мәдинәнең кулыннан җитәкләп алдылар. Рафис кырыйда калды. Ул бүтән чакларда Гөлзадәне күрүгә кызара, ояла, үзенең ана карата кайчандыр тупас кылануын исенә төшерә һәм шуның өчен керер урын тапмый торган иде. Бүген алай булмады. Җитмәсә әле, Гөлзадә үзе башлап сүз катты:
— Чын дусларча котлыйбыз сезне! Тик менә...
Гөлзадәгә башлаганын әйтеп бетерергә туры килмәде, сүзне Диләрә ялгап алып китте:
— Туегыз кайчан була? Без белми дә калдык, бигрәк астыртын йөрттегез эшне...
— Комсомол оешмасыннан рөхсәт тә сорап тормадылар,—дип шаяртты Лиза.
Бу сүзләрне ишеткәч инде Рафис яхшы ук кызарды. Иптәш кызлары кабатлап сорагач, Мәдинә аларны җавапсыз калдыра алмады:
— Туйнымы? Туйны төзүчеләр бәйрәме килеп җитми үткәрмәбез әле.
— И аңа хәтле әле төз җирләрен түмгәк булыр,—диде Людамы, Лизамы шунда.
Мәдинә аңа да каршы төште:
— Җитә ул, вакыт бик тиз үтә.
— Синең гел бар белгәнең шул төзүчеләр көне инде, Мәдинә. Әллә дөньяда шуннан башка бәйрәм юкмы? Алай ук кичекмәбез,—диде Рафис.
— Дөрес, дөрес! — дип хупладылар кызлар.
(Ахыры бар)