Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАБЫЛДЫК КИТАП

ОЯШТА ЯНЫП-ЯНЫП ТА. ЯНЫП беТӘ АЛМАГАН УНИКв яшәр Илдус пионер лагерена килеп күп тә тормалы, ат чыгарды. Юк, әлбәтт >. юк' Ул ат чыгарам диген уй белән килмәгән иде. Чыгасы ат, күрәсе газап кебек, синен теләү-теләмәвснә карамый икән Бе-рәүләр бик тырышып багалар да чыгара алмыйлар,
Иртәнге чәйдән сон Илдус лагерь ишек алдына йөгереп чыкты. Аның күңелендә нинди дә булса ачык бер ният юк иде Йөгереп чыкты, чянкн тамак тук, күңел көр, жәйге кояш агач башыннан бик ягымлы карый, аякларның йөгерәсе һәм сикерәсе килеп кенә тора, шундый чакта ник йөгермәскә, ник сикермәскә...
Ялт алай карады, ялт болай карады. Спорт мәйданында бер кызчык таган атынып маташа икән, Илдусны аяклары шул якка таба чаптырып «лып китте.
Үзегез уйлап карагыз, кызлар атынсын, имеш тә. Илдус атынмасын, имеш Кызчыкларны ул пыранлатып куып төшерде дә таганга үзе менеп утырды, аякларың сузып-сузып атына да башлады. Кызлар, кашларын жнмереп. маңгай астыннан бу пырдымсыз малайга яратмыйча трап тордылар.
Атына торгач, аяклары белән «күкне тишәр* чак жнткәндә генә, ни күрсен, вожатыйлары Сара апа йөгерт йөгерә 6v якка килә. Кытлар басып карап торганда, малай кешегә атыну бөтенләй дә килешми бит
ә икенчеләр, мәсәлән, шул ук Илдус, бака кабырчыгы тесле ак колак яфраклары гына кояшта пешмичә калган капкара маңгайлы, сап-сары чәчле малай, бер дә теләмәсә дә, чыгарды.
Сабыр, сабыр! Чыгарды дигәч тә, сез аны хезмәт куймыйча бик ансат чыгарган икән дип ялгышмагыз. Баштарак Илдусыбыз, бүтән малайлар кебек үк, атсыз гына йөреп торды, ләкин мен.» бер көн килде Юк. көн килмәде, кич килде, төн килде, аннары кояшлы жәйге иртә килде, шуннан сон гына...
инде.—Илдус сикереп таганнан төште: «Ник авызларыгызны турсайттыгыз, утырышыгыз!» дип, сыңар кулын матур гына жәеп җибәреп, кызларны таганга чакырды.
Көтмәгәндә кызлар үзара эләгешеп киттеләр: берсе әйтә —минем чират! Икенчесе — минем чират! Эш чәч йолкышуга ух барып җитмәде, шулай да чеметешеп, тырнашып алырга өлгерделәр. Илдус тегеләрне оялтырга тотынды: пионерларга, бигрәк тә кызларга, бигрәк тә шундый матур кояшлы көнне сугышу... Ай-яй-яй! Утырышыгыз, чәрелдекләр, саесканнар! Утырышыгыз, дим, абыегыз атындырам дип торганда...
Кызлар боргалансалар боргаландылар, тик икесе берьюлы таганга менеп утырдылар. Илдус аларны чөеп-чөеп, кычкырта-кычкырта атын- дыра башлады.
Сара апалары килеп житте.
— Син ни атлы? Илдус? Илдус, син молодей,— диде ул кызарынган малайга.— Ә сез, кызлар! — Сара апалары имән бармагын күтәрде.— Белеп торыгыз: чеметешү не оригинально! — Шулай диде дә баш өстенә печән чүмәләседәй өеп куйган, кызыл буяуга буялган матур чәчен тирбәлдереп. балалар яныннан җәһәт узып китте.
Шулай итеп, Илдусыбыз уйламаганда-нитмәгәндә «молодец» булды да куйды.
Юк әле, юк! Бер тапкыр әйтелгән «молодец» белән генә, гәрчә бу сүз ике саескан, ике сүз бистәсе алдында әйтелсә дә, Илдус кеше теленә кермәде, тик шулай да ат чыгару шушы «молодец»тан башланып китте.
Сара апалары кемне мактый — Илдусны мактый. Илдус, янәсе, кызларга әнә нинди ягымлы, үзе яши торган брезент палатканы әнә нинди чиста тота. Сара апалары кемне тирги — Илдусны тирги, шундый яхшы малай лагерь ашханәсе каршындагы карт өянкенең очына ук менгән дә, язгы кара карга кебек тирбәлеп: «Әһә, менә алмыйсызмы? Әһә! Әтә-тә- тә!» дип, агач астындагы малайларны үчекләгән. Аның үчегеннән котырып китеп, таяк кебек нечкә, чандыр, ябык бер малай,— исеме Дамир, кушаматы белән әйтсәк, До-ре-ми:—«Менә алмыйммы? Менә алмыйммы?» дип аста сикеренгәләп торган да маймыл җитезлеге белән менгән дә киткән. Аңардан күрә бүтән малайлар менгәннәр.
Әлбәттә инде, Сара апалары боларны орышты: — «Беренчедән, агачка менү не оригинально, икенчедән, егылып төшеп имгәнсәгез, әти-әни- ләрегезгә ни дип җавап бирермен?..» — дип үгетләде. Бу үгет-нәсихәтнең күңелле нәтиҗәсе шул булды, малайлар Сара апаларына «не оригинальный апа» дигән кушамат тактылар. Сара апалары бу хакта белми әле, белсә, «кушамат бирү не оригинально» дип, үзләрен шелтәләр иде.
Юк, ат чыгару өчен бу вакыйга да әле җитеп бетмәде. Дөрес, Илдусны белмәгән бала, белмәгән тәрбияче инде калмады. Берни булса: «Ә, теге өянке башына менгән сары чәчле малаймы? Бишенче палаткада тора, беләбез», диләр.
Су чокырга җыелган кебек. Бишенчегә шундыйраклар җыелды. Доре-ми дә, таяк малай, ул да бит хәзер Бишенчедә Илдус белән янәшә караватта йоклый. Бүтән малайлар да Бишенчегә бик кызыгалар, тик анда эләгү өчен хәзер инде сугышкан кызларны аеру яки өянке башына менеп, Сара ападан әр ишетү генә җитми. Ниндидер тагын да хәтәррәк эшләр эшләргә кирәк, ә каян табарга ул хәтәр эшләрне? Хәтәр эш бит аяк астында аунап ятмый.
Ә менә Илдус тапты. Тапты бит Илдус, ташбаш! Бәхетленең юлына чыгарып куярмын дип әйткән ди шул.
Түгәрәк күлдә су коенган чакта булды бу хәл. Сез инде уйлый, башладыгыз. Әһә, дисез. Күлдә бер малай актыгымы, кыз актыгымы күбекләр очыра-очыра су төбенә китә башлаган икән дә, мактаулы Илдус, бөтен каушап калган халыкның күз алдында, шул бәхетсезне тартып чыгарган, дисез.
Сезяен зирәклеккә минем исем китә Белдегез Валлаһи әгәр белдегез' Теге ике саесканның, ике бәйләнчекнең берсе (кайсы икәнен үзем дә белмим, икенең берсе инде) Түгәрәк күлдә бата язды бит.
Бу күлдә батучылар элек тә булды, коткаручылар да булды. Заманында мин үзем дә күзләре акайган бер малайны судан тартып чыгарган идем. Тик бүген сүз минем хакта түгел, ташбаш Илдус хакында... ф
Түгәрәк күлнең мондагы бүтән күлләрдән аермасы шул: аның өстендә утрау бар. Ялгышмагыз, ул теге үрдәкләр, казлар симерә торган гади бер утрау гына түгел, серле утрау Катырак жил иссә, урнын- иан куба да үзенең нәзек ак каеннары белән, мүк жиләкләре, кош оялары. саз чәчәкләре, туз башлы еланнары белән бергә күл өстендә йөзеп йөри башлый. Ә жил юкта... җил юкта ярга барып сыена да әлеге шул матур ак каеннары, кошлары, җиләкләре, чәчәкләре, иксез-чиксез озынборыннары белән ял итеп тик тора. Бу йөзмә утрауны камышлар, үрелеп беткән агач тамырлары шундый нык кысып, җыеп тоталар, бер малай түгел, йөз малай тупырдап ♦ барып керсә дә, сыгылса шул бераз сыгылыр, иңсә бераз иңәр, каеннары - чайкалса чайкалыр, кошлары очып китсә китәр, тик малайлар авырлы- п гыннан, бигрәк тә инде күбәләктәй жиңел кызлар авырлыгыннан утрау * ярдан кузгалып китмәс.
Утрауның тагын бер хикмәтле ягы, юк, хикмәтле генә түгел, бу юлы > инде куркыныч, хәтәр ягы шул: аның яшеренеп кенә карап тора торган х күзләре бар. Түгәрәк, салкын, куркыныч күзләре Бу күзләрне мин. сез * рөхсәт итсәгез, бәкеләр дип атар идем Гәрчә беләм, бәке бозда гына а була, шулай да, сезнең рөхсәтегез белән бәке дип, яисә хәтта упкын дип я атар идем. Абайламыйчарак килеп, шул упкынга китереп бассаңмы5 Беттем диген! Ә алданып басып куюын бик ихтимал, чөнки, беләсең килсә, аның өстендә сабаклары бишәр метр су астына киткән төнбоек чәчәкләре, әллә нинди, яшел дисәң, яшел түгел, сары-зәңгәр төстәге саз үләннәре үсәләр. Чәчәк өзәм дип китереп бастыңмы, күл төбе синеке!
Илдус,—ташбаш түгел диген син аны,— шушы упкынга чума да, утрау астыннан йөзеп барып, күлгә килә дә чыга. Бик күп малайлар, аныңча кыланмакчы булып, утрауның шомлы салкын күзләренә карап- карап торалар да чумарга берсенең дә йөрәге җитми...
Вожатый Сара апалары, шул теге апа инде, чүмәлә чәчле матур апа, хода белсен — ничек курыкмагандыр, шушы еланлы, озынборынлы, бакалы утрауга кереп: «Хәзер үк чыгып китегез' Юкса мин ташлап кайтып китам!» дип куркытып, суга батуның оригинальный булмавын әйтеп (чөнки моңа хәтле лә кешеләр батканнар, моннан соң да, аллаһ боерса, батарлар): «Сез башсызлар өчен мин башым белән (чәчем белән дисәнә!) җавап бирәсем килеп тормый әле!» дия-дия ялынып, даем-даем утраудан куып, әрләп торган бер заманда, ничек итеп шул акай күз упкынга чумарга кирәк!
Ә бнт Илдус чума, ә бит До-ре-ми дә чумды! Янәсе, беткән баш беткән, кай төшем белән Илдустан кнм! Әллә ни кадәр кызлар, әллә ни кадәр малайлар, хәтта Сара апа үзе дә, тын алырга да куркып, Дамир- нын башы күлдән чупылт итеп килеп чыкканны көтеп тордылар. Чыкты бнт Дамириың тәвәккәл башы. Чыгуы булды — малайның авызы ерылып китүе булды, ерык авызга күл суы барып керүе булды. Сара апа булып Сара апа, үзенең вожатыйлыгын онытып, кулларын чәбәкләп: «Молодец малай икәнсең'» дип кычкырды.
Син шуны әйт, кызлар арасында ла башсыз башлар бар икән. Теге ике саесканның берсе, иң тилесе, иң тинтәге, чәченә кызыл чүпрәк такканы, төнбоеклы упкын каршына килен басты да: «Әллә мин чума алмас дип беләсезме?» дип, күз карашлары белән ике «молодец» малайны чәнечте дә,— юләр түгел диген син. кыйнап ыргытырга яныңда әнкәсе кулларын баш очында очландырып, упкынга тотты да ташланды.
ТАБЫЛДЫК КИТАП
Илдус аны шаяра дип тора, кулларыннан тотып калырга да өлгермәде, Сара апалары да абайламыйчарөк калды бугай, югыйсә ул чумарга ирек бирер идеме соң! Чумды кызый, аяк табаннары гына ялтырап күренеп калды.
Күпме малай, күпме кыз —барсы да дүрт күз белән күл өстенэ карап торалар: мейә-менә теге тилёйен кызыл чүпрәк таккан башы cv астыннан килеп чыгар, Шатлыгыннан кызның авызы ерылыр, ерык авызына су кереп тулар.
Ә кыз юк! Юк бит кыз' Илдус ике күзен тутырып суга карап көтеп ТОра. Сара апагыз чәчләренә үк ябышты. Күлнең аргы ягында кояшта кызынып ятучы кешеЛәр утрауга таба йөгерешә башладылар. Юк кына бит кыз!
ИлДус тәвәккәлләде дә баш кадала упкынга чумды. Аның артыннан ук, ярдан ташланган бака шикелле, Дамир да чумды. Ап-пак төнбоек чәчәкләре беравык чайкалып тордылар да яңадан үз урыннарына бастылар. Сара апа, йодрыгын тешләп, нидер пышылдый иде.
Бөтен утрау, барлык каеннар, барлык дерелдәвек усаклар көтә... Кошлар көтә.. Сары сөрмә тарткан тузбаш еланга хәтле, мүк үләне арасыннан башын сузЫп, бу өч тИлеНен «ыкканын көтеп тора...
Су астыннан кинәт бер баш күренде. Юк, бу кызлар башы түгел, бу Дамир башы. Кешеләрнең сораулы, зарыгулы күз карашларына җавап итеп, ул бары: «Юк», дип кенә әйтә алды.
— Тиле кыз анда юк...
Ничек инде юк? Кая китсен ул? Олылар да суга сикерешә башладылар. Тизрәк, тизрәк1 Яшь кенә башы белән билдән сакал җиткергән бер егет, борынын кысып, күл төбенә чумды. Аңа иярә бүтәннәр, һава йотып, суга чумдылар. Ә кыз табылмый. Ә кыз юк, кызны эзли чумган Илдус та юк.
...Башта су өстенэ йодрык-йодрык күбекләр калыкты, аннары.. Аннары бөтен күл буе. бөтен утрау, бөтен җан иясе кычкырып җибәрде. Саз үләннәренә чорналган Илдус, кызны чәчләреннән эләктереп, утрау астыннан килеп чыкты бит! Сакаллы һәм сакалсыз абыйлар, аларның икесен дә су өстендә тотып алып, утрауга өстерәп чыгарып салдылар.
Илдус тәмам хәлдән тайган: аягына баса алмыйча, яшел үлән өстенэ егылды. Сара апалары кабаланып телефонга чапты. Кызның иреннәре күгәргән, чәчләре битенә сыланган... Тиз генә ясалма сулыш алдыра башладылар.
Ул көнне ишеткәннәр, ул көнне курыкканнар берәүнең дә исеннән чыкмас. Кызыл тәреле машина килеп, кызны шифаханәгә чаптырып алып китте.
Илдусны җитәкләп кайттылар, сөйләттеләр: кыз су астындагы агач тамырларына эләккән булган, Илдус аны көчкә ычкындырган. И туздырды да сон инде Сара апалары! «Моннан ары мин сезне күлгә җибәрсәмме, коенырга рөхсәт итсәмме, моннан ары мин сезне...»
Үзе елый да, көлә дә (елаган да бер авыз, көлгән дә бер авыз!) Илдусны бер мактый, бер тирги... Илдуска әллә көләргә, әллә еларга... Көлә генә башлый, тагын Сара апасы элеп алып селкеп сала... Еламак- чы гына була, янә Сара апасы мактарга керешә . Ярты авызы белән көлеп, яртысы белән елап, атна буе шатлык белән кайгы арасында йөрде Илдусыбыз...
Ул арада балалар теге саескан яткан шифаханәгә берәм-берәм дә, икәүләп-пкәүләп тә, конфет тотып та, чәчәк тотып та, бер нәрсә тотмыйча да гел йөреп кенә тордылар. Тиле кыз, әйбәтләп суктырыр кешесе юк кыз, бер көнне, чәчендәге кЫзыл чүпрәген җилфердәтеп. Лагерьга кире кайтҮы да керде. Ө тагын бер*ике көннәһ инде яңадан таган атына башлады.
Мена кайчан Илдусяыя аты чыкты! Менә кайчан ул данга кинәнде? Сабан туенда аягын сагызлап багана башына менүче малай кебек, дан агачының иң очына, ни югары ноктасына, чыпчык килеп кунса, чыпчыкка да чыдамаслык нечкә ботагына менеп житте. Хәзер аиын исемен лагерьда гына түгел, бөтен Казан каласында беләләр. Костер бәйрәмендә: «Вез ничек коткардык», дигән истәлек сөйләттеләр Малайны күрше ф пионер лагереннан чакыра килделәр. Анда сөйләгәндә Илдус инде «Мин _ ничек коткардым» дип, шактый үзгәртеп сөйләде. Малай үзе дә күзгә < күренеп үзгәрә башлады. Хәзер ул (ходаем, үзгәрсә дә үзгәрә икән х кеше дигәнең!) сөйләгәндә тавышын тамак төбеннән чыгарып сөйләшә. Кичәге иптәшләре хәзер ана «Илдус абый» дип эндәшәләр. 3
— Илдус абый, сине вожатый апа чакыра.
Илдус сангырау, Илдус чукрак... «Зәңгәр алан» лагерена истәлек | белән барасы бар: хәзерләнеп утыра, вакыты юк <
Тик бер Дамир гына Илдус алдында баш имәде. Күзе бар, күрәдер. . Дямир аның даныннан көнләшә. «Бәхете шул таш маңгайның», дип * уйлмй. Түгәрәк күлдә коенырга яңадан рөхсәт бирелгәч («Карагыз аны. * батсагыз кайтып керәсе булмагыз!»), Дамир күпме генә күл буен саклап < утырмады, һич югында бер йолкыш малай гына батса да ярап торган u булыр иде. Дамир аны шундук өстерәп чыгарган булыр иде. Илдус s даны хәтле үк зур булмасын, кирәкми, кечкенә генә булсын, тнк дан = булсын! ~
Булмады инде, ахры. Калган бер атна эчендә генә булмас та... Бәхете а. юкның юк инде аның: ни хәтле малай, ни хәтле кыз Түгәрәк күлне аркы- ® лыга-буйга гизеп коенып йөри, ник шунда берсе күңел хакы өчен генә батсын... Упкынга чумып та, Дамирны чумдыга санамадылар, чөнки кызны теге ташбаш алып чыкты.
Ләкин хәлиткеч вакыйгалар алда булган икон. Алла булган икән дан казану, дан югалтулар.
Бердә бер көнне Сара апалары кызлар белән чнштын-пыштыи нидер сөйләште дә үз юлы белән матур гына китеп барды. Апалары киткәннән сон кызлар малайлар янына килделәр. Батып-батып та, батып бетә алмаган теге кызчык елмаеп кына, оялып кына Илдуска әйтте:
— Малайларны ярышка чакырабыз.
— Ярышка? Сез безне ярышка?!
— Нинди ярышка? —дип кызыксынды До ре ми, ул әле дян казанудан өметен өзеп җиткермәгән иде.
— Чәчәк ярышына.
— Курчак ярышына? Илдус, син аңлыйсыңмы, мин, үтер, берни якламыйм.
— Бичаракайларым,—дип бүлдерде Илдус,—чәчәк ярышы уйнарга без бит, шөкер, кызлар түгел — Илдус ярты авызы белән генә көлде Bv көлүе белән ул әйтмәкче була сон мин андый гына эшләр эшләгәнме? Бик ярышасын килсә, снн әнә тагы су төбенә кит. мин сине янадая тартып чыгарырмын, ө чәчәк уены
— Малайлар курчак ярышы уйнамый. Сара апагызга шулай дип әйтегез,—диде До-ре-ми.
— Чәчәк ярышы,— дип кызчык төзәтеп куйды.
— Әх, чәчәк ярышымыни5 — дигән булды Дамир.— Уйлашырбыз, ялкыт бирегез.
Кызлар уңайсызланып китеп бардылар. Малайларда башланды уйлашу. тартышу, бәхәсләшү Илдус аяк терәп кярШы торды пустяк! Кызлар уйнасыннар Дамир катнашу ягын карады (өметсез —бер шайтан!).
...Дан дигән хәерсез нәрсәтгъ мин ярга яккан учакка тиңләр идем: чыбык-чабык салгалап тормасаң, учак сүрелә, сүнә... Аннары дан кагылса, кайберәүләр шашынып китүчән була: аларны инде болай да үтереп мактыйлар, артык мактар җир дә юк кебек, ә тегеләрнең тагын- тагын макталасы килә...
Юк, Илдус, малай кеше, андый зурлар чире белән чирли дип әйтәсем килми, ләкин кем белә бит. кеше күңеле — кара урман, бәлки, аның да ярдагы учакка бер-ике чыбык өстисе килгәндер. Аннары Дамир да бик кыстады.
Ахырда Илдусыбыз сынды, риза булды. Тик үзенең шартын китереп куйды: кая гына алып барсам да, «кая барабыз?» дип сорамаска, кая гына алып керсәм дә, гаҗәпләнмәскә! Малайлар башларын кашып тордылар да күнделәр.
«Кем дә кем үз палаткасын матур итеп чәчәк белән бизәр, шул кешегә бүләк» — ярышның шарты шундый иде.
Кызлар көтүләре белән урманга чәчәк җыярга киттеләр. Малайларның бер төрлесе ылыс сындыра, каен ботакларын туный (гәрчә мәктәптә агачны сындырырга ярамый дип колакларына күп тукылса да, ул бит инде кышлый тукылган, хәзер җәй уртасы — кышкы туку җәйгә ярамый).
Илдус эчтән генә көлеп йөри: өтек фантазияле мескеннәр! Ылыс не оригинально, беләсегез килсә! Урман чәчәге — анысы кызларга, ә без бит, шөкер, ир заты лабаса.
...Көн дә була торган кич бүген дә булды. Көн дә уйный торган быргы бүген дә уйналды — ятарга, йокларга, матур төшләр күрергә! Илдус үзенең караватына күп итеп нарат күркәсе ташлап, шул күркәләр өстенә йокларга ятты: аларга бик иртә уянырга кирәк иде. До-ре-ми, Илдусны кабатламыйм дип, баш астына мендәр урынына агач яркасы салды.
Әле кояш та күзләрен ертып уянып җитмәгән булгандыр, болар инде сикерешеп тордылар. Утлы күмергә баскан кебек, иртәнге чыкка бармак очлары белән генә баса-баса, караклар кебек, як-якларына карана-ка- : рана, лагерьдан чыгып киттеләр дә комлы урман юлыннан йөгерешергә ! тотындылар. Беркавым йөгергәннән соң, малайларның юлы тау астына I таба төшә башлады.
Юл анысы төшәр дә, менәр дә. Малайлар да төшәрләр дә менәрләр — аяклар шәп, сөяк җиңел, башта җил.
Иртә таңнан кая киттеләр соң болар? Кәҗәләр кебек, зыянга йөрмиләрдер ич? Бер чыдамсызы түзмәде:
— Кая юл тоттык? — дип сорап куйды.
— Баргач күрерсең! — булды Илдусның җавабы.
Дамирның баядан бирле эче тырный. Башка малайлар кебек, кая барасын алдан сорамаска, кая гына барып керсә дә гаҗәпләнмәскә сүз биргән булса да, Илдус койрыгы булып йөрүдән хурлана. Ул бит үзе упкынга чумган малай. Дамирның күңелендә забастовка! «Әйтмәсә, артык бер адым атламыйм!»
— Чүпрәли башладыңмыни? Курыксаң, барма! Сине берәү дә кыстамый!
Шундый сүзләрдән соң ничек инде Дамир бармасын. Усаклар арасыннан күл елтырап күренеп калды. Комлы юлдан мышный-мышный атлыйлар.
— Минем эзгә генә басып барыгыз!—дигән приказ булды.
Ул да түгел, икенче бойрык:
— Пластуннарча!
Түгәрәк күлдәге бакалар шикелле, аякларын бер җыерып, бер язып, юеш ком, чыклы үлән өстеннән түшләре белән шуышып киттеләр.
Алда койма, койма эчендә такта йортлар.
— Күрәсезме?
— Нәрсәне?
Илдусны танырлык түгел: сары кашлары җыерылып килгән, күзләре . усал, авызында каты сүз. *
— Күзләрегезгә кигән чабаталарыгызны салыгыз да койма ярыгын- =
нан карагыз! g
Карадылар. Бакчада бихисап чәчәк! Чык тамчылары авырлыгыннан х башлары җиргә иелгән ал һәм ак пион чәчәкләреме дисен, ялкын төсле, « бөтен бакчага үзенә бер ямь биреп, кызыл нур сибеп тора торган g күпьеллык мәк чәчәкләреме, сабакларын көянтә шикелле сузып, шул § матур көянтәгә берәм-берәм ал-кызыл чәчәкләр тезеп куйган «җәрә- « хәтле йөрәк» исемле чәчәкме, җирән күзләре белән дөньяга акаеп, әрсез итеп карап торучы сары лалә чәчәкләреме, исемнәре Илдус белән ф Дамирга билгесез булган әллә нинди зәңгәр башаклы, ал кыңгыраулы, ак чуклы, кызгылт чулпылы чәчәкләрме дисең... Бихисап! я
— Бу бит караклык була!—диде Дамир, тавышы калтырап китте. <
— Булмый! —дип кисте Илдус, ул ни араладыр шулай кисеп сөйлә- “
шсргә өйрәнеп алды.—Булмый караклык! Болар, бик беләсең килсә, я частник! Ә без халык өчен тырышып йөрибез. Лагерь өчен! Ягез, кем ® кыю, кем куркак? До-ре-ми чүпрәләде, ул керми. <
— Минме чүпрә? — дип, Дамир чәчрәп куйды
— Ә ник агардың? Кулларын калтырый. я
Дамир үрмәләп килә-килә юеш комга буялып беткән кулларына карап алды
— Кул калтырамый, ә менә монда... (ул комга буялган түшенә төртеп күрсәтте). Намус...
— Аңлашылды, чүпрә,— Илдусның тавышы боз, чырае кырыс,— бүтән малайларга борылды — частниклар уянганчы әйдәгез!
Койма тактасын этеп бакчага керделәр. Дөньясына кул селтәп. |Дамир да койма ярыгына чумды.
I Их, пәкеләре палаткада онытылып калган. Чәчәкләрне сындырырга, •йолкырга, ботарларга туры килде.
I Кайтканда: «Минем эзгә басып!» командасы онытылды (укучы ялгышмасын, аларны эзләреннән килеп тапмыйлар) Чыктылар да тауга түбән йөгерештеләр. Лагерь кузгала башлаганчы ук кайтып җитәргә көрәк иде.
һәм кузгалганчы кайтып та җиттеләр. Чәчәкләрне карават асларына томырдылар да ялт та йолт кайсы кая юрган астына кереп бетте. «Уяныгыз! Торыгыз!» дип быргы җырлатканнан сон гына, тәмле йокыдан арына алмаган кешеләр сыман кнерелеп-сузылып, палатка ишегеннән килеп чыктылар. Илдус хәтта йодрыгы белән күзләрен дә уып ropiau булды.
Шундук боерык:
— Сакка бас! Берәүне дә кертмә!
Кеше серен белмәсәләр тамакларыннан кала торган кызлар килеп- килеп сакчыга ялынып-ялынып бактылар Сакчы таш. сакчы тимер. Таягын ишеккә аркылы куйды. Суда күбек очыру остасы, чәч толымына кызыл таккан су төбе саесканы (инде бит гади кыз түгел, ярты герой!) ул да килеп борынын төртеп карады, аңа да җавап кыска булды
— Сабыр ит. Вакыты җиткәч белерсең.— һәм ишеккә аркылы таяк куелды.
Тегеләр эчтә ни кыландыралардыр, нәрсә белән лагерь әһелен шак- көттырмакчы булалардыр, анысын сез түгел, мин дә белмим. Минем дә алдымда аркылы таяк.
>• «к. У.» м 5.
17
Боларнын яшерен эшләре көн буена сузылды. Көн буе ишектә сакчы басып торды (ашын да аягүрә генә ашады). Ниһаять... Дөньяның исен китәрергә тиешле эшләрен кулларына тотып, болар ишектән килеп чыктылар.
Ике күземне күзлекләрем белән дүрт итеп карап торам. Юк. юк. моны сүз белән тасвир итеп бирү минем кулымнан килми: сүз һәм буяу табудан мин гаҗиз Китерә алсагыз күз алдына китерегез: аллы-гөлле чәчәкләрдән гаҗәп тә матур итеп үрелгән (юк. үрелгән сүзе бу урында бик тупас, бик дорфа, иҗат ителгән дип китапчарак итеп әйтсәк, хакыйкатькә якынрак булыр), гаҗәп матУр итеп иҗат итеЛгән зур кәрзин, чәчәк кәрзин, ә кәрзин эче тагы аллы-гөлле чәчәк... Кәрзин түгел, әкият! Хуш исләр бөрки торган әкият! һәм шушы матур әкиятне ташбаш Илдус белән аның иптәшләре ясаганнар бит!
Кызлар күрүгә егылдылар да киттеләр. Ах белән вахның чиге булмады. Илдус компаниясенә сыймаган малайларның көнләшүләре йөзләренә чыкты.
— Каян алдыгыз мондый чәчәкләрне? — дигән мәкерле сорау бнр- мәсеннәрме.
— Таптык инде.— дигән булдылар тегеләр, серле елмаеп.
— Бакчадан өзгәннәр ич! — дип кычкырды бер каһәр төшкәне.
— Өзсәләр, сезнең бакчадан өзмәгән.— дип кисте Илдус салкын гына.
Әкиятне Сара апаларына илтеп тоттырдылар. Сара апаның да исе- акылы китте.
— Кайсыгыз моны шулай?
— Бишенче палатка шулай.— диделәр тегеләр.
— Молодецлар! Бик оригинально. Ә мондый чәчәкләрне каян алдыгыз?
Илдус бу сорауны көткән иде.
— Дамирлар бакчасыннан Ышанмасагыз, әнә Дамирнын үзеннән сорагыз. Шулай бит. До-ре-ми?
Дамирнын авызы ачылды да ябылмыйча калды: ни «юк» дими, нн «әйе» дими. Бу ташбаш Илдустан ул мондый әшәкелекне һич көтмәгән иде.
— Дамир, ник дәшмисең? — диде йомшак кына вожатый апалары. До-ре-ми маңгай астыннан бер Илдусны сөзә, бер — Сара апасын. — Безнең бакчадан. Әтиләр белми.
— Ә менә бусы не оригинально. Сорарга кирәк иде. Ну ярый. Барыбер молодецлар!
Беренче бүләк Бишенче малайларына эләкте: һәр малайның сузылган (яки сузылмаган) кулына бик матур китап тоттырдылар.
Кичке аш вакытында алар аерым өстәлгә утырыштылар. Бүләкләнүчеләрдән битәр Сара апа үзе шат. үзе куанган. Бер урында басып тора алмый: әле йөгереп чыгып китә, әле тагын йөгереп керә. Пирожныйларны үз кулы белән тәлинкәләргә салып-салып чыкты.
Гади малайларның «тегермәннәре тарта» да башлады, ә бүләкләнүчеләргә әле Сара апалары рөхсәт итми Илдус белән Дамир кереп җитмәгән. Кая олакканнардыр вакытсыз. Әйтелде бит аЛарга. китеп югалмагыз, диелде. Сара апа утка баскандай йөри. Палаткага бер малайны йөгертте, теге: «Анда да юк», дигән хәбәрне китерде. Кая киткәннәр? Мәҗлеснең ямен бозыһ, бу инДе бөтенләй лә не оригинально' Радио аша чакыртып караргамы әллә үзләрен?
Менә бер вакыт кичке урманны яңгыратып, радио кычкырды:
— Ил —дус! Да — мир! Сезне көтәбез' Ил — дус! Да — мир!
Радио авазы, агачтан агачка бәрелеп, Ил — ил. да—да, дус— мир булып, урман эченә чәчелде.
Илдус белән Дамир әллә ишетте, әллә юк. бик кызган чаклары иде. Лагерьдан ерак та түгел, куш нарат артына килеп керүгә, Дамир, кизәнеп торып, чукмарлы таяктай кулы белән Илдуснын яңак төбенә берне ямады да, минем эш бетте дигән кыяфәт белән, борылды да китеп барды. Көтмәгәндә яңагыңа китереп утыртсыннар әле, син дә югалып калырсың. Илдус аңына килеп өлгергәндә. Дамир, салмак-салмак атлап, ф шактый юл алган иде. Ярсыган Илдус куып килеп җитте дә тегенеп _ өстенә ерткыч җанвардай ташланды. Әлбәттә инде, ике малай сугышкан < чакта канаган жир дә, күгәргән җир дә булмый калмый. х
Алар кайтып күренгәндә, бөтен лагерь аякка баскан иде. Сара апа- х лары тегеләрнең өстенә карчыга булып кунды: 3
— Кайда йөрисез бәйрәм бозып? Кем рөхсәте белән?
Кысып-кысып караса ла, икесеннән ярты сүз дә ала алмады. Бәйрәм ® чәенә дәшеп бакты («Пирожныйларыгыз холодильникта!»), тегеләр *• баш кына чайкадылар. ф
Икенче көнне иртә белән, көн яктысында, күгәргән күз төбен, ярылган иренне күргәч, вожатый апалары: „
— Кем кыйнады сезне? — дип бәйләнде.— Әллә сугыштыгыз? Нәрсә <
житмәде? ь“
Алырсың бу ике ташбаштан сүз. Берсе күз төбен сыпырды, икенчесе х китек ирененә кагылды, бер сүз дәшмәделәр.
«Мин ничек коткардым» истәлеген сөйләтергә дип. Илдусны күрше < «Көмеш күл» лагереннан чакыра килгәннәр иде. Малаең палаткадан да £ чыкмады. Чирлим, бара алмыйм дип. кеше аркылы гына әйттерде. s
Дамир хәзер бүтән палаткада — бер малай белән урын алышты. Сара апалары әле Дамир янына, әле Илдус янына йөгереп керә, тел яэдырмакчы, сөйләтмәкче була. Алармы соң инде тел язучылар! Юк. яздыра алмады. «Булды инде, малайлар арасында ни булмас» — бөтен жаяаплары шул.
Илдус лагерьдан кайтып китәргә үк йөри ди бугай Дамир шулай дип ишетте һәм чынлап та, беркөнне (Дамир урманда иде), лагерь җитәкчеләрен аптырашта калдырып, өч көн алдан кайтып китте.
Ул китсә китте, эле бит кояш калды. Түгәрәк күл калды, атанлы. бакалы утрау калды. Балалар тагын өч көн су коендылар, кояшта кызындылар, ИлДус китте дип, гәрчә шундый данлыклы кеше китсә дә, тормыш тукталмады.
, ...Менә сәгать сукты, аерылышыр минутлар җитте Автобуслар урман авызында көтеп тора Ата-аналар лагерь капкасы төбсиә килеп өелде — койма аркылы кычкырып сөйләшәләр, елмаешалар, балаларның җыенып бетүен көтәләр...
Кем борыны ул автобус тәрәзәсендә — пыялага төртелеп ямьшәйгән? Теге кызыл чүпрәкле баш борыны түгелме соң? Дамир узышлый тәрә- зэдәге кызчыкка елмаеп, ни өчендер (аларныкын кем белгән') йодрык күрсәтеп узды. Автобуслар кузгала да башладылар
Сара апалары кул болгый
— Хушыгыз, алдагы җәйлә тагын рәхим итегез'
Кырык авыз кырыгысы да елмая, тәрәзә саен ямьшәйгән борын, елтыраган күзләр .
Уф. болары китте. Ике-өч көн үтмәс, яңалары килеп җитәр Палаткаларны җыештыру, өрү сөрү башланды Онытылган билбау, тапочка, баш яулыгы, дәфтәр, карандашлармы җыеп алдылар Бер палаткадан бик матур тышлы китап табылды.
— Менә ашыкканда онытып калдырганнар,—дип, җыючы хатын барысын да вожатыйга илтеп бирде.
— Бер юньбезе бүләк китабын онытып киткән.
Сара апа, шулай дип. китапның титул битен ачып бакса: «. Шундый- шундый ярышта җиңеп чыккан өчен Дамир Фәсхетдиновка... Июнь, 1970 ел», дип язылган сүзләрне күрде.
— И, хәтерсез... Ә бусы ни тагы?
Астарак карандаш белән тыриаштырган тагын бер язу бар иде: «Мин җиңүче түгел, мин...» дип яза башлаган да, аннары «мин» сүзен «без»гә төзәтеп куйган: «Без җиңүчеләр түгел, без...»
Сара апалары укып бетергәнче үк ике куллап матур чәчләренә ябышты.
«...шул сәбәпле китабыгызны үзегезгә калдырам.
Дамир».