Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җирем
Уйга талып, аппак булып карланган җир. Тамчы тамып, сулар агып, парланган җир, Дөнья йөзен туйдырырга ялланган җир, Ач бәгырьләр өзелә-киселә каргалган җир, Сине таптап үтте золым, үтте җәбер, Аланнарың — кемгә бишек, кемгә кабер, Бәхет тапкан, канат каккан изге җирем, Сандугачка гөл бакчасы бул син хәзер!
9
Болыннарда билдән үлән үскән. Яшел яулык болгый зирек, каен. Җылы яңгыр булып кайтсаң икән Язлар саен, язлар саен.
Биек-биек тауга менеп җиттем, Текә үрләр белән җан сайраша. Талгын җилләр булып кайтсаң икән Таулар аша, таулар аша.
йолдызларда илһам тапсан икән, Күзең белән зәңгәр нурлар эчеп. Кайтавазлар булып кайтсаң икән Еллар кичеп, еллар кичеп.
Нәкый Исәнбәткә
Иртә генә таңнан уяндым да. Таралуын күрдем томанның Галәмнәргә очтым хыялымда. Заманнарга карап уйландым.
Кояш нурларыннан нур алдым да, Салкын чишмәләрдән су алдым. Яз «илләрен эчеп тауга мендем. Матурлыгын күрдем дөньяның. Яшь пәйгамбәр булып «иргә иңдем, Гасырларның серен тыңладым.
Идел-Йортпың ерак елларыннан Оныкларга сәлам юлладым.
Туган илем.
Туган халкым, дисен, Үткән үрләр, калган бусага — Изге аһәң эзләп чапкан хисем Әйләнә дә кайта Мусага
Сер сынатмас, димен, безнен буын. Нинди дошман алда торса да; Дәрткә дәрман эзләп чапкан уем Әйләнә дә кайта Мусага.
Була арган,
Күнел төшкән чагым,
Күнел күгем аяз булса да.
Ярдәм терәк эзләп янган жаным Таудай терәк таба Мусада.
Бөгелмә аэропортында
Күл төбедәй күк чәнгәре тешә.
Фирүэәлән койган ишедер
Зәңгәр форма.
Зәңгәр берег килешә —
Зәңгәр Һаваларның икедер.
Тимер аккош килер вакыт жнткән. Чемоданнар зарыгып көтә бар па. Үткән заманнарны уйлый микән Буфег янындагы арба?
Пыяла да бетон —
Бәллүр бина.
Тыгыз жилләр искән бу далада Айны футбол итеп тибеп була. Кояш батып торган арада.
Кеше күңеле фәрештәдәй изге, Коры түгел, Шәфкатьсез гүгел.
Авыр еллар әрнетсә дә безне,— Опыта күнел.
Кичерә күңел.
Уникешәр сәгать йөрдек эштә Куллар туңып.
Аяклар тунын
Шул нн кыен еллар керә төшкә
Кызык булып
Күңелле булып!
Монсу гына кояш баеп бара.
Сүрән, җиләс һава агышы Шәфәкъ булып тәрәзләрдә яна Ерак планеталар сагышы.
Марсианнар килеп төшәр кебек, Уйландыра торган эңгер-меңгер. Хыял тирән монда, күкләр биек, Кичке унбер.
Җим чүпләргә төшкән кошлар кебек, Чирәмлектә тып-тын ял итәләр Канатлары талган фәрештәләр.
Бөркет канатының салмаклыгы, Аккош канатының аклыгы. Офыклардан офыкларга йөзгән Ак болытларның шатлыгы —
Куш моторлы ак самолетның Аркасыннан сөясе килә.
Пәри кытыклаган малай кебек Көләсе килә.
Хыял гына барып житәр юллар... Акыл иңнәрендә көмеш канат. Карлыгачтай кыеп үтәсе бар. Якты йолдызларга карап.
Прожекторлар кабына күкне ярып, Төпләрендә күгелҗем күләгә.
Без дөньяны тезгә утыртмадык, Дөнья йөри безнең тирәдә.
Ыргыласың кинлек, яктылыкка. Җиңел канатларны җилләр куа... Утлар янган кичке аэропортта Галәмнәргә ашар хис туа.
Мин яшь әле, Шатлана да беләм. Соклана да алам матурга. Их, бер генә, болын юлы белән. Малай чактан урап кайтырга!
Юллар сүтәбез,
Үрләр үтәбез,
Хыяллар яна нур булып.
Җирдән киләбез. Җиргә китәбез.
Хыяллар кала җыр булып.
Өченче кызым тугач
Кызлар алып кайтасын да.
Кызларын белән горур;
Кызлы кеше капкасында
Кырык ат бәйдә торыр!
Челлә
Юкә балы коендырган басу алдын, басу артын.
Яшел шәлен ингә салып уйга талган каеннар тын
Кыр куяны кырлар буйлап кызыл ярга чаба сыман, Баш өстендә кояш яна утта кызган таба сыман.
Жир жимеше жиргә тамып кулга керә, илгә керә.
Басуларга алтын салып челлә керә, челлә керә
Күләгәдә көн үтсен дип, күл буенда ята көтү Кая инде ул, әйрән эчеп, кибән төбендә ял итү!
Күзне йоммак кай арада, караңгылык инәр-инмәс. Сызылып кына тан ярала, шәфәкъ нуры сүнәр-сүнмәс.
Печән жигте, арыш житте, дулкынланып тора чак-чак, Печән өсте, урак өсте, кыл кырыкка ярылган чак.
Татлы оеп тәннәр тала, кул-аяклар бер пот кебек. Тәмугмыни, табан яна, гел ут кебек, гел ут кебек.
Кояшы да баемаган, ае калка урак кебек,
Бөтен кеше бөгелгәндә бил турайту гөнаһ кебек.
Чынлый иген. Кырлар иңен көлеп инлә, сөеп инлә!
Безнен илләр матурлыгы — кышын кырлач, жәен челлә.
Тун астында кыюлык
Башны каплыйм диеп тунны тартам, Исән булсын, ди мен. баш кына Үз кыюлыгымнан куркып ятам, Кыюлыкка йөрәк ашкына.
Минме, димен.
Миндәй егетләрнең
Дөньяда юк әле булганы Власть кына мина тоттырсыннар, Дер селкетер идем дөньяны!
Гел турыдан ярып торыр идем, Теге-буны тотмыйм бер грамм.
12S
Рульне мин бик әйбәт борыр идем, Эш авыр шул.
Бик куркып торам.
Җыелышларда кулга кәгазь тотып, Сикереп торып тәнкыйть итәр идем, Трибунада утлар-сулар йотып. Бюрократның женен тегәр идем.
Квартир аласы бар,
Бирәм, диләр,
Ихтирамым сезгә тирән, диләр; Тәнкыйть сүзен әйтми каласын. Әдәп бар бит, Кая барасың!
Җыелышларда бик тәүфыйклы гына Бер кырында посып утырам. Миннән генә калмаган бу дөнья, Мин үлгәч тә шаулар бу урам; Эш хәтәр шул, Бик куркып торам.
Премиядән коры калуын бар. Бөтен кеше көрәп алганда.
Ялгыш фикер әйгеп януың бар, Бүре бар бит әле урманда.
Әтәчләнеп канат кагырсын да. Башкаена бәла алырсың.
«Үзен теләп» гариза язарсың, Ә язмыйча кая барырсың!
Пенсия алганнарның эше жайлы, Шаулыйлар да алар, даулыйлар. Тәнкыйть өчен кыскан абзыйлар Пенсиягә тия алмыйлар.
Пенсиягә чыккач, алла бирса, Алга таба кыю барырмын. Тыныч күңел белән тыныч кесә. Дөреслекне ярыл салырмын
Ә хәзергә тун астында ятып. Теткәлә дә, брат, типкәлә; Үзе алдында якты чырай атып, Җизни диеп эндәш эткә дә.
Ияләнгән бөркет
Егерме ел читлектә утыргач.
Ялга чыгардылар бөркетне.
— Бар оч инде, диделәр, әйдә селкен, Бөтен дөнья хәзер синең милкең!
— Ә подъемный кая,—диде бөркет!
— Юк. паегым кала.— диде бөркет,— Пенсиягә бер ел калыр-калмас.
Берегез дә мине алдый алмас, Төкерәм мин хәзер дөньясына!
Хәйләкәр елмаеп, Ипләп кенә. Көчле канатларын бөкләп кенә Кире кереп посты оясына.
Читлегендә уига-сулга бакты, Кемнәрнедер эрләп мыжгып ятгы;
— Тапканнар дуракны!..
Портрет
Исәп-хисап белән ярдәм итә.
Санап бара ярдәм иткәнен,
Бил бөгүне, баш июне көтә,
Әйтеп куя көчле икәнен.
Ахирәт һәм гомерлек дус була
Өстәл тулы сыен бар жирдә.
Былбыл булып түрләренә куна. Елап булып чага тар жирдә.
Заман белән бәхәс
Ашап туйгач, кулга газет тогып. Бәхәсләшеп ятам заман белән Заман әйтә мина мораль укып: — Филгә кнзәнәсен салам белән.
Мин кычкырам: —Ялгышасын, гукта! Якалашып кнтәм заман белән.
Заман әйтә:—Энем, кулын кыска, Филгә кнзәнәсен салам белән.