Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сагышларым
Күзләремдә нурлар бетеп бара. Бөтенләйгә сүнәр микән бер?.. Замандашлар шунда һич булмаса Якын итеп сөйләр микән бер?
Горур булдым мин милләтем белән. Рухым белән — бәйнәлмиләлне. Тырыштылар ятлар моны миннән Читләтергә, кулдан килгәнче.
Тыгыз иде еллар, озын — юллар. Арылмады түгел, арылды Арыганнарга походта юк привал — Абынсан да алга барылды...
Халкым: «Хезмәт!» диде.— бастым сафка. Халкым: «Көрәш!» диде,— мин солдат. Ил язмышы хәл ителгән чакта Бул алмадым сабыр вә салмак.
Зарлану да түгел, ялвару да — Ни күрмәде безнең бу башлар!.. Төер булды бугазларда ташлар. Өстебезгә яуды кургашлар...
Узганнардан, киләчәктән туган Сагышларым өелә тау сыман. Шул сагышлар ташса күкрәгемнән Кин дөньяны кайчак тарсынам...
Бәхет назы мине туган көннән Тибрәтмәде алтын бишектә Үзең риза булсаң язмышыннан Миңа, халкым, ярын ничек тә.
Язмышлары, ялгышлары белән Әрни-әрни сөйдем илемне. Әгәр дә ваз кичсәм илдән-телдән Син мине үз итәр идеңме?!
Арысланның авызын каерганда Салсал батыр ничек хис итсә. Мин дә шулай, нәфрәт кайный канда, Әгәр сине берәү кимсетсә.
Сугыш аты кебек мин мөлдерәп Күзләреңә карап яшәдем: Авыр чакта бергә була Ир, Ат, Бергә түгә әрнү яшьләрен.
И түгимче яшьләремне мин бер,— Эчләр бушап кала еласаң.
Тар булса да күкрәк, сулыш киңдер — Халкың белән бергә суласаң!
Болар васыять түгел, болай гына, Мирасым юк васыять әйтерлек: Сагышларны тик суз уңаенда Булсын димен бер жинеләйтерлек.
Батырлыгың, яхшы атың белән Горур улың, мәңге сөенәчәк! Мин ышанам, шул сыйфатың белән Каршы алыр сине киләчәк.
Күзләремдә нурлар сүнеп бара,— Аерылышыр көннәр житәме?.. Бар иде, дип, бер ваемлы бала, Халкым мине бер яд итәрме?
Каурый каләм белән
Кешегә хас бөтен ялгышны бәндә
Борынгыдан килә жирдә кабатлап:
Гүя мәңге бирелгәндәй тазалык. Тараттым жилгә, бер дә булмадым сак.
Кешедәй тәрбия күргәнмени без.
Буталды уйда гел кара белән ак.
Үзем ялган сөйләмәгәч, ни чара,— һәр әйткәнгә ышандым, уйладым — хак.
Хәким дә булмадым, түгел юләр дә,
Ләкин кайчакта исереп булдым ахмак...
Хәят юлы — сират кичкән чагымда Исән калдым авып төшмичә чак-чак.
Шигырь дип алданып язганнарымны
Йомарлап ташладым — чыкканга такмак...
Мәхәббәткә әсир, кол булды күңелем. Юк, ул читләтмәде, тик... китте таптап.
Бик аз гына бәхет кунса да жанга Мин алгандай идем тауны кочаклап!
Кеше күнелен күрергә күп кирәкми, Хәтерне калдыру аннан да ансат...
Җәберләнсәм дә бер хаксызга бик еш, Яшәдем, белгәнемчә, хакны яклап.
Ир ирлеге түгел салсаллыгында. Егет—дәрте белән көчле вә парлак.
Иминлектә дә тынгы белмәде жан!
Хыялыйга тыныч көн бармы? һәйһат!
Шагыйрь мин: «Ай да ай!> дип жирдә калдым, Ә космонавт менеп шартлатты бармак.
Күчә чынга хыяллар бер-бер артлы. Уяу инде акыл да —булмый арбап.
Акыл белән күнел—Сак-Сок, кавышмый, Качалар бер-берен, тан житсә, ташлап...
Басармы яхшы як, дип шикләнә жан. Әгәр кылганнарым бизмәнгә салсак.
Утырмыйммы икән абелхәятка
Суалчансыз салып, мин тиле, кармак?
Берәүләр бик ризалар үз-үзеннән, Ходаем, шул бәладән калчы саклап!
Вәзенгә иске булса да уй изге, Язам каурый каләмне юри сайлап..
Күзләр
Зур күзләре анын әллә кайдан, Карангыдан. төптән, тирәннән. Кара кайгы белән томанланып. Синнән түгел, синен тирәннән Нидер эзли.
Тотылган ай төсле Нуры сүнгән шомлы карашын Еракларга төбәп аерган ул Дөнья белән ике арасын...
Күзләрендә сагыш, газапларның Мең төрлесе бергә жыелган. Язмыш ана кашын жыерган күк, Ул дөньяга кашын жыерган...
кайчагында озын керфекләре Кара хәнжәр булып җаныңа Чәнчә кебек.
Тетрәп китә рухын, йөрәгеңә сагыш сарыла...
Ниндидер көч аның тынычлыгын Тартып алган, биргән борчулар...
Кинәт болар бары да үтәр төсле,— Бу халәтне яшен бер сугар — Ачылып китәр төсле акылы аның. Элеккедәй матур, ягымлы Бер елмаер төсле тирә-якка.
Күрсәм, сеңелем, шундый чагыңны Шатлыгымнан мин тез чүгәр идем Серле көчнең бөек гаршенә!
Үзгәреш юк ләкин... һәйкәл сыман
Сынын гына тора каршыда...
Бер карасаң шундый ансаттыр күк — Тик бер генә әфсүн өрәсе!..
Кояш булып болыт асларыннан Чыгуыңны килә күрәсе.
Әгәр шагыйрь телгә бай булса — Фикерләүгә юмарт, сүзгә саран. Фикерең тирән, сүзен «сай» булса...
Исеңдә тот, алай да бит яман.
Күп сөйләүчән була аз белгән,— Акылы кыскаларның теле озын. Күпне белгән—тыйнак ул телгә, Хөрмәт итә сүзен, сине, үзен.
Далаларым
Иркен жәйләү. Кузы, лакълар 1 тавышы, Төтен, кымыз исе авылда...
Каркаралнын биек тауларыннан Мин атылдым тормыш давына
Җиң сызганган яшь бәхәскәр булып. Шуннан бирле һаман иярдә.
Алып очты мине язмыш аты һәм өйрәтте ирек сөяргә.
Шуннан бирле менә бәйгеләргә. Көрәшләргә мии бил багладым.
1 Л а къ — кәҗә бәтие.
Батыр егетләрнен арасында һич булмады сафтан калганым.
«Кыз-Җефәк»не, «...Баян-Сылу» 'ларны Тыңлап үстем киез өйләрдә.
Гажәп гади казакъ акыннары Шундый оста нде сөйләргә:
Төннәр буе, учак яннарында. Менәр юллык поэмаларны Йокыларым онытып тыңлый идем. Мин хәтерлим әле дә аларны.
Әкиятләргә юмарт булгенгадыр Яраттым шул казакъ телен мин. Чичән жырчыларга сокланганга Ул бай телнең оттым серен мин.
Шигырь өчен генә яшәр тел ул — Җөмлә саен мәкаль, әйтемнәр... Акын белән гади дала кешесен Аера алыр икән, я, кемнәр?!
Әткәм-әнкәм теле әкият сөйләп Күзләремне ачса бишектән. Мин идем ул соңра гажәп ипле. Тапкыр дала телен ишеткән.
«Кара тургай». «Ике жирәнжәрне, «Сырымоәтжне жырлап үстем мин...
Казакъ иле. шифа кымызың белән Шигъриятнең серен эчтем мин.
Далаларда конаннарга2 менеп, Җилгә каршы жнлеп-чапканда Мин белмидер идем киләчәктә Менәчәкне нинди атларга.
Безнең атлар чыдам булсалар да. Авыр булды узар үзәннәр,— Озатканнан бирле далалардан Өкеләрен8 таккан гүзәлләр...
Әй, кайда сез. жилләр белән ярышып, Камгак куып йөргән «батырлар».
Айлы төндә «Алты — Бакан» 4 атынып. Гыйшык тотып йөргән матурлар?!.
' «К ыэ Жеф ӘКА> «К у J ы-К ү р п ә ш белам Б а я и-С ы л у»— казакъ фолькло рмиын улкае поэмалары
* К о и а и — ач яшьлек вт
Өке—кама бүреккә тагылган ябалак каурыйлары — кызлар баш киеые— ПаАффат билгесе
• «Ал ты — Ба к а н» — таган — казакъ халык уены — яшьләрмен ыагИбәт Оашаге
Тылсымнарын җырның өйрәнгәндә Тукай да бар иде, Абай да. Үтте гомер җырга юлдаш булып, Инде калдым Нури бабайга...
Ләкин миңа илһам аты биргән Далаларым искә төшкәндә Мин әйләнәм кабат бузбалага 1 — Җан яшәрә, күңел нечкәрә...
Татарстан—туган анам, күрче, Балаң күңеле һаман далада, Далаларын оныталмаган өчен Үпкәләмә дәрвиш балаңа.
Тәгәри гомерем арбасы Түбәнгә — үзәннәргә, Илтифат итми заманча Яшәргән, үзгәргәнгә.
Кычкырып карыйм: «Тукта!» дип, Ә вакыт каулый бирә,— Тәгәри арба упкынга,— һәлакәт җитеп килә...
И кыска гомер — дөньяга Бер карап алу гына...
Алышыр илем җәннәтен Дөньяның тәмугына.
Пилигрим
Кайберәүләр минем яшькә җитсә Икеләнми сайлый «мич башын».
Тели икән, әйдә, сайлый бирсен, Минем — яшьлек, амур юлдашым.
Азмы җирдә тумый картайганнар?! Син картайгач бер ту яңадан!
Мин олыгайган саен хәят телим, Мин яшәгән саен яңарам.
Табигатьнең иркен кочагында Рәхәтләнгән җанвар сыман мин.
Хыял һәм дәрт дигән йөкләр артып һәр көн саен юлга чыгам мин.
Читлектәге арысландай күңелем Арлы-бирле килә — талпына: Мин һаман да юлда, гүя бәхет һаман көтә таулар артында.
1 Бузбала — яшь, буйдак егет.
Сугыш бетүен, Идел дингезләрен, Айга кеше менүен теләдем... Кабул булды бары да.
Күрелмәгән Киплекләргә инде төбәлдем.
Туар көнне шуна көтеп алам, Яналыклар алып килер, дим. һәр тан саен шуна юлга чыгам — Мин тумыштан бирле пилигрим.
Без бишектән кабергәчә юлда — Күпме сират күпере үтәсе...
Юл газабы гүр газабы түгел, һаман килә гомер итәсе.
Агыйделдә, айлы төндә
Палуба тын. Ярда агачларга Кача-поса тулган ай чаба, Кайчак балкый чыгып тар аланга — Толымнары суда чайкала.
Сердәш итә аны һәрбер гашыйк, Мондаш итә һәрбер сагышлы. «Сагынганда айга кара...> диеп, Аерылганнар күпме кавышты...
Ай — тылсымлы гажәп бер алиһә! Тик кемнәр сон әфсүн өрделәр5— Анын серен ачып, космонавтлар Туфрагына басып йөрделәр.
Илаһи дип тапкан һәр нәрсәне Фән чыгара бара гадигә. Булдырала икән — анын эше! Бу хакыйкать миңа сон нигә?!
Ай шаян да мина, сагышлы да, Бер назлый, бер өзә бәгырьне Бушлыктагы жисем булып түгел, Ай мина ай булып кадерле!
Фирдәүсидән. Низамидан алып Мәхтүмколынларга. Тукайга Кадәр булган заманнардан бирле Табынмаган шагыйрь юк айга!
Үтенеч
Үзен коткар бәла һәм афәттән. Ярдәмчем бул. ниләр күрсәм дә, Тик коткара күрмә мәхәббәттән, Учагында көлгә дүнсәм дә.
Озак яшим инде, күп булгандыр Гөнаһлар да, үзен ярлыка.
Тик мәхәббәт гөнаһларын калдыр: Мин бәхетле алар барлыкка.
Яман телдән, яман күздән сакла!
Сөю хисен сайрат, телен ач! һич рәнжемәм гыйш вә гашрәт хакына Калсам да ач һәм... шыр ялангач.
Шигең булса, Венерадан сораш. Синнән-миннән күбрәк белә ул: Мәхәббәткә әсир һәр газиз баш! Шуңа бездән көлә генә ул:
Җибрил вәхи — илһам китерә диеп Көтсәм синнән зарыгып кич-иртә,— Амурлары аның килә биеп: Уйный-көлә, сөйдерә, исертә...
Син үзең дә тәхетен — биек күктән Алиһәне күрсәң, мөгаен Гашыйк булыр идеи һәм мөкиббән Китәр идең бугай, ходаем!..
Бу дөньяда тынгы белмегән жан Тегесендә, белмим, тынармы! Кисәтеп куй әле үзең алдан Кабер ташы язучыларны,—
Ташка жамлы амур ясасыннар. Җамда шәраб — шатлык яшьләре...
«Тыныч йокла...» түгел, ә язсыннар:
— Ул,— дип.— туды, сөйде—яшәде.
1970