КЕШЕ ҺӘМ СУГЫШ
өек Ватан сугышы темасы безнең әдәбиятта аерым бер урын алып тора. Яэучыларыбызның иҗатына ул фашист тупларының беренче залплары, самолет моторлары гөрелтесе, фугаслы бомбалар шартлавы белән бергә килеп керде.
Сугыш беткәннән бирле инде чирек гасыр гомер узды, ә шулай да бу тема кулларына корал тотып немец илбасарларына каршы сугышкан өлкән әдипләребезне дә, зур сугыш ялкынын бала чакларында гына күреп калган урта буын һәм яшь язучы- ларыбызны да һаман дулкынландыра әле.
Бу хәл, әлбәттә, дәһшәтле фашизм белән аяусыз көрәштә халкыбызның тарихи зур җиңүгә ирешүе, сугышка каршы көрәшнең елдан-ел тагын да көчәя, кискенләшә баруы белән генә аңлатылып бетми. Моның төп сәбәбе шунда: сугыш ялкыны эчендә, үлем белән кара-каршы очрашканда совет кешесенең бөтен асыл сыйфатлары — эчке рухының матурлыгы, батырлыгы, олы җанлы һәм көчле ихтыярлы булуы ачылды. Шуңа күрә узган сугыш темасы-ның әһәмияте тарихилыкта гына түгел. Бу тема бик күп әхлак мәсьәләләрен яктыртырга мөмкинлек бирә.
Әмма Беек Ватан сугышы темасына якын килү һәм аны ачу төрле вакытта төрлечә булды. Әйтик, сугыш вакытында, дошманны тизрәк җиңеп чыгу максатын күздә тотып, публицистик рухта язу өстенлек итте. Бу зур сугыш вакыйгаларын һәрьяклап тирәнтенрәк ачуга, сугышка катнашучы кешеләрнең тулы канлы характерларын күрсәтүгә нигездә сугыш беткәннән соң кере- шелде. Соңгы ун елда исә бу гаҗәп бай теманы яктыртуда яңа бер аспект сизелә башлады. Биредә мин конкрет тормыш фактлары, документлар, ягьни чын, булган хәлнең үзе белән эш итәргә омтылуны күэдә тотам.
Безнеңчә, мондый омтылыш очраклы гына килеп тумагандыр. Соңгы ун елда
Шамил Рәкыйповның документаль повестьлары турында
элек без гадәтләнеп беткән күп кенә караш һәм фикерләр үзгәрде. Шул сәбәпле кешеләрдә дә вакыйга-хәлләрнең чынлыкта ничек булганлыгын белү теләге туды. Сугыш турында мемуарлар язу күбәйде, мәсәлән, атаклы полководецларыбыз Г. Жуков, К. Мерецков, генералларыбыз Ф. Булатов, Г. Сафиуллин һәм башкалар үзләренең истәлекләрен язып бастырдылар.
Әдәбиятыбызга героик очерк жанрының яңадан кайтуын, документаль жанрларга — документаль повесть, хикәя һәм әдәби эз-ләнүләргә күбрәк мөрәҗәгать итүне дә әлеге омтылышның нәтиҗәсе дип карарга кирәк.
Шамил Рәкыйпов соңгы берничә ел буена шушы жанрда эшләп килүче яэучы- ларыбыэның берсе.
Бу эшен ул исемнәре халыкка ачылмый калган геройларны эзләүдән башлады, совет кешеләренең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында радио һәм телевидениедән сөйләде, Советлар Союзы Геройлары—татар халкының уллары турында матбугатта очерклар бастырды. Әнә шул очерклар соңрак аның «Геройлар эзеннән» исемле китабының (1968 ел) нигезен тәшкил итте.
Бу китапны яэу дәверендә авторга тик- шеренүче-казынучы тарихчы да, түземле- сабыр архивчы да булырга туры килде.
Мәсәлән, «Татарстан уллары — Советлар Союзы Геройлары» дигән китапта 267 герой турында кыскача белешмә бирелгән, аларның батырлыклары турында әйтелгән. Шул 267 геройның 57 се татар. Ләкин бу китапка башка елкә һәм республикаларда туып үскән герой татарлар кертелмәгән икән. Ш. Рәкыйпоа. әнә шул мәсьәлә белән кызыксынып, берничә ел буена хәрби комиссариатлар. башка елке һәм республикалардагы газета-журнал редакцияләре белән хат языша, СССР Оборона министр-лыгының Подольск шәһәрендәге Үзәк архивына берничә тапкыр бара, ун меңләгән
Б
карточка һәм бүләкләү документларын карал, 173 герой татар булуын ачыклый (герой татарларның саны шушының белән чикләнә дип булмый, автор әле һаман эзләнүен дәвам итә). «Геройлар эзеннән» дигән китапта әнә шул батырларның бер- ничәсе турында сөйләнелә.
Шулай итеп, Ш. Рәкыйловның бу китабы әйбәт фактик нигезгә корылган. Яхшы сыйфат бу. Геройларның гомер юлы, киче- реш-хыяллары, эш-көрәшләре, аларның ялкынлы патриотлык тойгысы — болар, бернинди әдәби бизәксез дә, үзләре генә дә зур кызыксыну уята. Нинди сыйфатлар, сәбәпләр аркасында бу кешеләр зур батырлыклар күрсәткәннәр, иң кыен, хәлиткеч вакытларда нинди көч аркасында алар кешенең кешелеген юк итә торган тойгы- исәпләрдән арына алганнар — укучының әнә шуларны беләсе килә, һәм беренче чиратта бу мәсьәлә яшьләр эчен әһәмиятле, чөнки алар герой кешеләрнең бу сыйфатларын үзләренә үрнәк итеп алырга омтылалар һәм, табигый, мондый очракта алар уйлап чыгарылганнарга түгел, бәлки чын тормышта булганнарга таянып эш итәргә телиләр.
Тузанга батып беткән белешмә булсын, фронттан язылган хат яки икенче берәүнең үз күзе белән күргәннәрне сөйләве булсын — документның көче бик зур.
Документта сөйләнгән вакыйга-хәл яисә анда телгә алынган кеше гыйбрәтле, әһәмиятле икән, бу табыш үзе генә дә һәм аны матбугатта игълан итү генә дә сенсация булуы мөмкин (мәсәлән, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тормышы турындагы чын документлар табылгач шундый хәл булды).
Ләкин мондый жанрда язучының иҗат фантазиясен документ чикләми микән соң? Юк, чикләми. Ш. Рәкыйловның очеркларын игътибар беләнрәк укысак, язучының батырлык эшләгән кешеләр турында безнең күз алдыбызда булган кебек чын итеп сөйләргә омтылуын күрәбез. Документка нигезләнеп, ул чын хәлне вагы-төягенә хәтле күз алдына китереп тасвирлый, вакыйгаларның киеренкелеген бирә, безне дә батырлык эшләнгән вакыйга эченә алып керә. Ләкин бу нәрсә укучының ышанычын киметми, бәлки, киресенчә, документаль фактларның тәэсир итү көчен генә арттыра.
Менә, мәсәлән, ки.аптагы «Үлемсез Ба-тыршин» дигән очерктан бер өзек:
«...Тирә-якта берсеннән-берсе биек, бер- сеннән-берсе мәһабәт сопкалар. Атлар ак, кызыл, зәңгәр һәм башка төстәге чәчәкләр белән чуарланган үзәндә бөдрәләнеп, берсе икенчесенә уралып үскән үләннәрне күкрәкләре белән ерып баралар. Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, кораллар, өчаяк сыман итеп, бер-берсенә сөяп куелды. Су- зып-сузып чалгы янаган тавышлар ишетелде. Аннары чик сакчылары, киек казлар кебек тезелешеп, үзәнлекне иңли башладылар. Иң алдан урта буйлы, киң җилкәле, җитез хәрәкәтле бер егет атлый. Ул — отделком Батыршин».
Автор Ерак Көнчыгышның кырыс һәм шул ук вакытта үзенчә матур табигатен шулай тасвирлап безнең күз алдыбызга китерә, алдагы вакыйгаларда ачылачак кешеләрнең, кечкенә-кечкенә төгәл штрихлар белән, характерларын билгели. Дөрес анысы, китаптагы барлык очеркларны да бер үк дәрәҗәдә яхшы дип булмый. Кайберлә- рендә автор фактларны санап, газета теле белән сөйләп кенә чыга. Ләкин тулаем алганда китап һичшиксез үзенең максатын үти. Укучылардан авторга килгән йөзләгән хат шул турыда сөйли. Ш. Рәкыйпов китабында сөйләнгән геройларның исеме шәһәр һәм поселок урамнарына бирелә, аларның ба-тырлыгына багышлап пионер сборлары җыела. Шушы хәл үзе генә дә язучының куйган максатына ирешкәнлеген күрсәтә.
Соңга таба язучы үз алдына катлаулырак бурыч куя. Ул инде батырлык турында сөйләп кенә калмый, төп игътибарын геройның характерын формалаштырган сәбәпләргә юнәлтә.
Яшь буынны тәрбияләү күзлегеннән ка-раганда, бу момент бик әһәмиятле.
Мәсәлән, «Чәчәкләр сөйли белә» дигән документаль повестьта (1967 ел) халкыбызның батыр улы Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында сөйләнелә. Биредә автор төп игътибарны булачак геройның бала чагына бирә (моның белән геройның киләчәктә формалашу һәм үсүен күрсәтүгә беркадәр зарар да итә). Шушы беренче документаль повестьта, башкалары белән чагыштырганда, яшь авторның җитешсезлекләре, жанрның кимчелекләре дә ачык күренә. Мәсәлән, автор, геройның биографиясе генә укучыны артык кызыксындырмас дип курыккан сыман, повестьның сюжетына ятышмый торган детектив бер момент — документлар салынган сумканы яшереп кую вакыйгасын кертә. Бу вакыйга, әсәрдә кирәгеннән артык урын алып, укучының игътибарын читкә тарта, урыны-урыны бә-
лак «па кечкенә Барый образын да арт- нрач этәрә. Шуңа да карамастан повестьны укучылар да, әдәби тәнкыйть тә җылы каршы алды. Барыннан да бигрәк, л01естьны уңышлы иткән сәбәп — язучының үз героена, аның характеры усүе һәм формалашуына зур игътибар итүе булды.
Алдарак фактның, документның әдәбияттагы роле турында әйтеп киткән идек инде. Әмма шул ук фактик нигездә иҗат ителгән әдәби образның тәэсир көче баш- качорак. Әдәби персонаж укучының аң- зиһененә генә кереп калмый, бәлки, иң злей, аның хис-тойгыларына тәэсир итә, күңел-кичереш дөньясына үтеп керә. Мәкалә яки очерктан моңарчы билгеле булмаган яңа герой турында укып мәгълүматлар алу бер хәл булса, шул вакыйгаларны үз күзең белән күрү, пуля яңгыры астында герой белән бергә дошман пулеметына таба шуышу, аның белән бергә сөенечен дә, көенечен дә кичерү һәм нәтиҗәдә үз кимчелекләреңнән арынып, рухың яңару, батырлыкка, яхшылыкка омтылу теләге туу — бөтенләй икенче хәл. Чын мәгънәсендәге матур әдәбиятның тәэсир итү көче енө шулай укучының күңел дөньясына үтеп керә алуында чагыла.
Ләкин документаль повесть шушы төп максатын үтәсен һәм укучының күңелендәге тойгыларын кузгатсын өчен фактларны чәчми-түкми, дөрес итеп язып чыгу гына аз. Моның өчен матур әдәбиятта моңарчы тупланып килгән тәҗрибәгә таянып эш итәргә, әдәби алым һәм тасвирлау чараларының бөтен байлыгын куллана белергә кирәк. Батырлыкның нинди хәлләр эчендә эшләнүен вакыйганы күргән кеше-ләр сөйләве буенча да тасвирлап биреп була. Әмма геройның эчке дөньясын, той- гы-кичерешлорен, уй-фикерләрен ачу өчен икенчерәк нәрсә — язучының әдиплек фан-тазиясе, иҗади уйлап чыгара белү кирәк.
Әйтик, язучы үз әсәрендә геройның сөйләшкән сүзләрен бирә. Хәлбуки, автор үзә аны күрмәгән дә. ишетмәгән дә. Ул чын тормышта, нәкъ шул вакытта шул рәвешчә әйтелгән сүзләрне әсәрендә китерә алмый, чонки геройның ничек, нәрсә сөйләшкәнен беркая да язып, теркәп калдырмаганнар. Язучы геройның характерыннан, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып мондый хәлдә ничек сөйләшү ихтималына таянып кына яза. Шул рәвешчә, геройның сөйләм характеристикасы аның хакында мәгълүмат бирү максатына түгел, бәлки күңелдә калырлык тулы канлы образ тудыр/ бурычына хезмәт итә.
Менә «Чәчәкләр сөйли белә» исемле повестьтан бер-ике мисал: Барыйның әтисе Гани абзый ишек алдында утыра, тәртип белән бик пөхтә итеп җыештырылган йортта вак-төяк тормыш кирәк-яракларын күзеннән кичерә. Ирексездән аның уйлары авылларында төзелеп яткан колхоз хәлләренә күчә. Автор аның уй-фикерләрен бер дә шомартмыйча, психологик яктан ышандырырлык итеп һәм уз хуҗалыгына ябышып яткан урта хәлле крестьянга хас рә-вештә бирә:
«Миңлевәли сөйләгән колхозга эләгеп, йөз төрле эш коралы болгана-болгаиа бер казанда кайный башласа, ай-һай. мондый ялт итеп торган тәртип булырмы икән! Боламыктан башканы көтәргә дә ярамый. Энекәшенең генә моны аңламавы гаҗәп. Тәки үз сүзен итә дә тора. «Бергә-бергэ эшләве дә. яшәве дә күңеллерәк бу-лыр»,— ди ул. Шахта бозды егетне, шахта. Җыен тузга язмаганны шуннан өйрәнеп кайтты. Ел буе маңгай тирен түгеп тапкан хәләл акчасын чыгарган да салган, ахмак...»
Автор үз исеменнән бер суз өстәмәсә дә, бу эчке монолог ярдәмендә каршыбызда шактый тулы пәм эзлекле итеп тасвирланган образ килеп баса. Менә. Гани абзыйны калдырып, автор хикәяләүне икенче герой күзлегеннән дәвам итә. Бу юлы инде интонация до, җөмлә тезелеше дә кинәт үзгәрә:
«Ул, өнисенең кисәтүен онытып, капкага таба кыяклады. Келә шапылдап тошеп, арттан кычкырмыйлармы дип беркавым тыңлап торгач, бәйдән ычкынган яшь бозау төсле сикергәли-сикергәли, түбән очка карал чапты. Хәзер аның Барый абыйсы мәктәптән кайтырга тиеш. Әллә ничә тапкыр барды инде ул мәктәпкә. Габделвәли инде чутын да югалтты. Көн саен бер үк эшно эшләү ялыктыра булыр ул. Өстәвенә көне буе диярлек бер дә селкенмичә утырып тор әле син! Гомергә барасы юк Габделвәлинең андый күңелсез җиргә! Рәсемле китаплар гына жәл, мәктәпкә йермәүче- ләргә аларның читен дә күрсәтмиләр .»
Нечкә юмор белән сугарылган кыска гына бу эчке монологта да без нәни геройның үзенчәлекле характерын тоябыз. Күрәбез: әсәр документаль дип аталса да, бернинди документларда да бу эчке уй- кичерешлөр теркәлеп калмаган Автор аларны үз хыялы белен тудырган һәм дәрес эшләгән.
Соңрак язылган «Кайдан син, Жан?» (1969 ел) һәм «Таңнар һаман матурмы?» (1970 ел) исемле китапларында Ш. Рәкый- поаның каләме шактый ныгый төшә, ә документаль повесть жанры әкренләп үзенең чын хосусиятенә керә бара. Мәсәлән, язучы, төрле уйдырма нәрсәләр белән сюжетны катлауландырудан баш тартып, төп игътибарын геройның тормышында булган чын •акыйга-хәлләргә туплый. Ләкин бу хәл иҗади уйлап чыгаруның әһәмиятен киметми, киресенчә, арттыра гына. Мәсәлән, «Кайдан син, Жан?» повестенда геройның беренче мәхәббәте, аның Тамарага булган матур хисләре турында лирик бер җылылык белән, нечкәләп языла. Бу мәхәббәтне ачудагы күп кенә эпизодны автор үзе уйлап чыгарган. Ләкин алар төп геройның характер логикасына каршы килми. Соңга таба инде әсәрдә Иван Кабушкинның чын үз хаты бирелгәч, без фактларның авторның мөмкинлеген чикләмәвенә, аңа иҗади таяныч бирүенә кабат ышанабыз. «Таңнар һаман матурмы?» повестенда да автор материалны ничек табуын, геройның туганнары, дуслары-иптәшләре белән очрашуын укучыдан яшерми. Аны материалның чынлыгына ышандырганнан соң, автор, хикәяләү рәвешен кинәт үзгәртеп, һәлак булган герой исеменнән сөйли башлый. Әйтергә кирәк, язучы үз героеның теге яки бу ва-кытта ниләр уйлаганын, ниләр кичергәнен үз күзе белән күрә, ишетә алмаса да, ул сайлаган эчке монолог формасы үзен ту- лысынча аклый. Ш. Рәкыйпов чын тарихи шәхеснең тормышындагы төп нәрсәгә — аның батырлыгына таяна. Калганнарын — персонажларның сюжет эчендәге мөнәсәбәтләрен. төрле теләк-омтылышларын, гадәт-холыкларын урыны-урыны белән чамалап, урыны-урыны белән үзеннән өстәп тулыландыра һәм шул нигездә батырлыкның куп яклы, тормыш хәлләре белән тулы атмосферасын барлыкка китерә.
Димәк, документаль повесть жанрының үз хосусияте, үз кыенлыклары һәм авырлыклары бар. Язучы бик җентекләп белешкән, эзләп тапкан чын тормыш материалына таянып эш итә. Ул аны ничек тапканлыгын укучылардан яшерми, кайвакыт исә материалны ничек тапканлыгын, чынлыгына ышандыру өчен, укучыга юри дә сөйләп бирә. Ләкин фактлар аңа башлангыч ориентир булып кына хезмәт итә. Шуларга таянып, ул героеның күңел дөньясын, аны батырлык эшләргә этәргән сәбәпләрне эзли. Өстәвенә, «гадәти прозапдан үзгә буларак, ул төп персонажларының характер сыйфатларын үзе теләгәнчә үзгәртә яисә чынлыкта герой эшләмәгән зур эшләр уйлап чыгара алмый. Шулай итеп, үзеңнән уйлап чыгаруның чамасы билгеле бер дәрәҗәдә документ булып расланган фактларның күләменә бәйле- Ш. Рәкыйпов чын тормышта булып узган вакыйгаларны яңадан корганда күпчелек очракта образ логикасы белән тарихи факт логикасының табигый ярашуына ирешә. Аның әсәрләре укучы күңелен әнә шул ягы белән яулап ала да.
Әмма, документаль проза, сәнгатьчә прозаның бер өлкәсе буларак, шулай ук камиллек, аерым кисәкләренең үзара ярашкан һәм композициясе уйланган, бер бөтен булуын да сорый. Бу яктан караганда, Ш. Рәкыйпов повестьларының бөтен җире дә килгән, шома дип булмый. Еш кына ул геройлары тормышының фактик ягы белән артык мавыгып китә һәм әсәрендәге төп образларның характерларына бернинди яңа нәрсә өстәми торган эпизодлар, исем-фамилиясе генә әйтелгән, һичничек күңелдә калмый торган чырайсыз персонажлар күренә башлый. Чынлыкта шулай булган бит дигән сылтау гына авторга акланырлык нигез була алмый, чөнкн чын тормыштагы эпизод белән сәнгать әсәрендәге эпизодның әһәмияте, мәгънә куәсе һәрвакытта да бер үк дәрәҗәдә булмый. Язучы меңләгән хәл-күренешләрдән иң кирәкле, иң хасларын гына үзенең иҗат максатыннан чыгып сайлап ала. Шулай итеп, повестьтагы автор сайлап алган эпизод эчтәлеклерәк, мәгънәсе дә тирәнрәк була, чөнки ул инде очраклы нәрсә түгел. Көндәлек тормышта без йөзләгән-меңләгән сүз сөйлибез. Язучы шуларның берничәсен генә, мәгълүмат бирүдән тыш, персонажларның халәтен ача, аны образ буларак характерлый һәм еш кына эчкәрерәк яткан икенчел мәгънәне бирә торганнарын гына сайлап ала. Әнә шулай иң кирәкле сүз, күренеш, хәлләрне генә нечкәләп сайлап ала белү Ш. Рәкыйпов повестьларында еш кына җитеп бетми әле.
Шулай да, кайбер аерым кимчелекләре булуга карамастан, Ш. Рәкыйпов повестьлары — яшьләр өчен языла торган әдәбиятыбызда кызыклы һәм үзенчәлекле бер күренеш. Бу әсәрләр яшьләр күңеленә батырлык романтикасы сала, зур үрнәк булырлык тормыш мисалларында патриотлык тойгысы тәрбияли, Ватанга турылыклы булырга өйрәтә.