Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ПЬЕСАЛАРГА КОНКУРС
Үзешчән халык театрлары һәм драма
коллективлары агчен югары сыйфатлы сәхнә
асәрләре булдыру максаты белән, шушы елның
февраль аенда бер пәрдәлек пьесаларга
бйтенсоюз конкурсы игълан ителде.
СССР Культура министрлыгы һәм СССР
язучылар союзы тарафыннан оештырылган бу
конкурска теләгән барлык драматурглар һәм
үзешчән авторлар катнаша ала.
Конкурска монарчы матбугатта басылмаган
һәм беркайда да куелмаган оригиналь әсәрләр
кабул ителә
СССР халыклары телләрендә иҗат ителгән
пьесалар, рус теленә сүзгә-сүз тәрҗемә ителеп,
авторларның тору урыннары буенча союздаш
республикаларның Культура ми-
иистилыкларына җибәрелергә тиеш
Хәзерге заманның актуаль мәсьәләләренә
багышланган ип яхшы пьесаларга түбәндәге
премияләр биреләчәк.
бер беренче премия — 1000 сум;
ике икенче премия— 700 әр сум; вч вченче
премии — 500 әр сум
Монардап тыш, у най бәя алган сәхнә
әсәрләре 300 сум күләмендәге кызыксындыру
премияләре белән бүләкләнәчәк.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНЫҢ АЧЫК ЖЫЕЛЫШЫ
28 январьда язучыларны» Габдулла Тукай
исемендәге клубында ачык партия җыелышы
булды Татарстан АССР Министрлар Советының
телевидение һәм радио комитеты
хезмәткәрләре, китап нәшрияты, газета- журнал
редакцияләре һәм китап сәүдәсе вәкилләре
катнншындл узган бу зур җыелыш матур
әдәбиятны пропагандал.ну мәсьәләләренә
багышлаш пн иде
Башта Татарстан язучылар союзының матур
әдәбиятны пропагандалау бюросы
председателе М Шэймнхәммәтов җыелышта
катнашучыларны бюроның юбилей елында
башкарган миләре белән таныштырды \н нары
фикер алышулар башланып кнтге Фикер
алышуларда уннан артык кеше катнашты (\
ГыАниягуллнна. Г. Бакнров. 3 Нури, Г Ахунов, С
Хәсәнов, Р Ишми- patoaa, М Рафиков, М Мә ту
нов. Р Мин- талимоа. Казан телестудиясенең
әдәби драматик тапшырулар редакциясенең баш
редакторы Ә Сафиуллина. Таткннтоторг ди-
ректоры урынбасары Н Хәмндн, радионың
адәбн драматик тапшырулар редакциясен- Кәй Р
Ширнязданоа һ б) Алар әдәбиятны
Пропагандалау белән бәйле күп кенә мнһны
мәсьәләләргә тукталдылар бу эшне тагып да
яхшырту юнәлешендә конкрет чаралар һәм
тәкъдимнәр әйттеләр
ИЖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Татарстан язучылар союзы каршындагы
проза секциясенең январь ахырларында уз-
дырылган утырышы Рәфкать Кәргмиеа иҗатын
тикшерүгә багышланган иде Яшь прозаикның
хнкәя повестьлары буенча фикер алышуларда Г
Әпсәләмов. Г Минский, .'I Йхсанова. С. Сабиров.
Ш Рәкый- пов, Г. Мнхәммәтшин, Б. Камалов. С Хә-
сәнов, Р Батуллнннар катнашты Алар Р
Кәрамнев әсәрләрендәге уңай һәм кимчелекле
якларга тукталдылар. авгорга әсәрләрен тагын
да камилләштерү юнәлешендә файдалы
киңәшләр бирделәр
28 январьда Язучылар союзы каршындагы
драматурглар секциясенең отчет-сайлау
җыелышы уздырылды Анда секциянең бер
еллык эше турында Риза Ишморат доклад ясады
Доклад буенча фикер алышуларда А Гыйл -җев.
Г Миннуллин. X Гобәйдул- лин һәм башкалар
катнашты
Утырыш секция бюросының яна составын
сайлады (Р Ишморат, Т Мнниуллии, А Гыйләҗев)
Аяз Гыйләжев драматурглар секциясенең
председателе итеп билгеләнде.
ЯКАЛЫКЛАР КИЧӘСЕ
ВЛКСМ влкә комитеты каршындагы ижадн
яшьләр берләшмәсенең чираттагы кичәсе ШУШЫ
елның 15 февралендә уздырылды Бу квнне
Актерлар йортына килүчеләр яшь җырчылар
һәм яшь артистлар белән очраштылар,
шигырьләр тынлады- лар. әдәбият сәнгать
диньчсындагы яналык- лар белән таныштылар
Кичәне шагыйрьләр ачын җибәрде Яшь
шагыйрьләрдән Ә. Рашитов. Т Камвлнеа, Ш
Маннапон. Р. Әхыәтҗакоа. Ф Софии. Р Вәлиен. Р
МИННУЛЛИН һәм М Гал нее үзләренең яна
шигырьләрен үктлыләр Филармониянең яшь
җырчылары К Хәйрегзн- нова һәм Р Ибраһим >ва
башкарган ахырларны. шулай ук Н. К Крупская
исемендәге .Теки»: рад дәүләт культура
нистмгутычыч Казан {нлиалы студен лары
башкарган этюдларны тамашачылар яратып
каршы алды Галнәсгар Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры артистлары «Сүнгән
йолдызлар» һәм «Әбүгәлисниа» спек
такльләреннән аерым өзекләр күрсәттеләр. Кичә
Куйбышев исемендәге химия заводы клубының
«Саз» ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
Ахырдан В. И Ленинның 100, Татарстанның
50 еллык юбилейлары уңае белән оештырылган
республика смотрында жинеп чыккан
артистларга ВЛКСМ Үзәк Комитетының һәм өлкә
комитетының Мактау грамоталары
тапшырылды.
БЕР ШИГЫРЬНЕҢ ТАРИХЫ
Әдәби әсәрләрне төрле язмыш көтә Бер
ишеләре басылып чыгалар да онытылалар.
Икенчеләре исә баштан ук укучылар күңелен
биләп ала, елдан-ел киңрәк тарала, зуррак
популярлык казана бара. Яшь шагыйрь Гәрәй
Рәхимнең «Әниләр зары» исемле мәгълүм
шигыре шундый бәхетле язмышка очрар,
күрәсең.
Авторның бу шигыре беренче мәртәбә 1965
елда «Татарстан яшьләре» газетасында
басылган иде Аннан Г. Рәхим аны үзенең
«Вәгъдә» исемле җыентыгына кертә.
1969 елда Г Рәхимне Мәскәүгә яшь язу-
чыларның бөтенсоюз киңәшмәсенә чакыралар
Ул күренекле шагыйрь һәм прозаик Владимир
Солоухин җитәкләгән группага туры килә
Семинар җитәкчесе «Әниләр за- ры»на һәм
авторның башка шигырьләренә югары бәя бирә.
Киңәшмә барган көннәрдә әлеге шигырь,
Александров тарафыннан рус теленә тәрҗемә
ителеп, «Литературная Россия» газетасында
басылып чыга. Тагын бер елдан, республикабыз
үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм иткән
көннәрдә, тәрҗемәче Владимир Цыбин «Әниләр
за- ры»н «Литературная газета» битләрендә
чыгара.
1970 елда Г. Рәхим Горький шәһәренә—
тугандаш республикаларның яшь шагыйрьләре
фестиваленә бара Барса, биредә аны тагын бер
шатлыклы хәбәр көткән икән Горький
композиторы Михаил Василицкий «Әниләр
зары»на матур көй язган. Соңыннан «Вздохи
матерей» исемле ул көн, үзәк телевидение аша,
киң илебезнең бөтен почмакларына яңгырый.
Мәгълүм булганча, башкалабыз Mac- кәүдә
инглиз, немец, поляк телләрендә чыга торган
«Советская литература» исемле журнал бар.
Шул журналның узган елгы бер санында Гәрәй
Рәхимнең портреты һәм «Әниләр зары» исемле
әлеге шигыре урнаштырылган. Шагыйрь М
Львов үзенең кереш мәкаләсендә укучыларны
татар шагыйре Гәрәй Рәхим белән дә
таныштырып үтә.
МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ
13 февральдә Ташкент шәһәренең Мәгариф
йортында Советлар Союзы Герое, Ленин
премиясе лауреаты, атаклы шагыйребез Муса
Җәлилнең тууына 65 ел тулуга багышланган кичә
булып узды М. Җәлилнең тормыш һәм ижат юлы
турында доклад белән Исхак Зәбиров чыкты
Тантаналы кичәдә шагыйрьнең сугышчаи
көрәштәше, «Высотсгрой» трестының ком-
мунистик хезмәт бригадасы бригадиры Г.
Фәхретдинов катнашты һәм герой шагыйрь
турында истәлекләр сөйләде. Ахырдан Ю.
Ахунбабаев исемендәге культура сарае
үзешчәннәре зур концерт бирде.
РОМАН ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Нурихан Фәттахның «Казан утлары»
журналында басылган «Этил суы ака торур»
исемле тарихи романы әдәбняг сөючеләр
арасында зур кызыксыну уятты. Шуны искә
алып, «Социалистик Татарстан» газетасы
редакциясе әлеге роман буенча фикер алышу
уздырды Язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында узган бу сөйләшүдә өлкән
әдипләребездән Н. Исәнбәт һәм 111 Маннур,
скульптор Б. Урманче, филология фәннәре
кандидатлары Ш Абилов. Ф Урманче- ев, Ф
Мусин, тарих фәннәре кандидатлары С. Алишен
һәм Р. Фәхретдиновлар роман турындагы
фикерләре белән уртаклаштылар Кичәдә автор
үзе дә чыгыш ясады. Ул әсәрнең язылу
тарихына тукталды, фикер алышуда
катнашучыларның һәм укучыларның
сорауларына җаваплар бирде.
ҮЗӘК НӘШРИЯТЛАРДА
Мәскәүдәге үзәк нәшриятлар 1971 елда да
татар язучыларынын байтак әсәрләрен рус
телендә чыгарырга әзерләнәләр
ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Молодая
гвардия» нәшрияты планына, мәсәлән, урта
буын прозанкларыбыздан Аяз Гыйләжевнең
«Урамнар артында яшел болын» исемле романы
кертелгән Нәшрият бу романны 100 000 данә
тираж белән чыгарырга уйлый.
«Новый мир» журналының 1971 елгы I
санында Ренат Суфиевнын (әдәби псевдонимы
Роман Солнцев) «По ту и по эту сторону» исемле
повеете басылып чыкты
Повестьта безнен Татарстан туфрагында
барган вакыйгалар турында сөйләнә Герой-
ларның да күпчелеге — татар кешеләре.
ГАШЕК ЭЗЕННӘН
Казан дәүләт университетының журна-
листика кафедрасы укытучысы С. Антонов инде
байтак еллар күренекле чех язучысы Ярослав
Гашекның тормыш һәм ижат юлын өйрәнү белән
шөгыльләнә. Күптән түгел ул Татарстан дәүләт
архивында Гашекнын Бөгелмәдәге эшчәнлегенә
бәйләнешле яна документлар тапты. Алар
арасында язучының үз кулы белән тутырылган
анкета М- газе, хәрби комендант ярдәмчесе
Гашекның ярлы крестьяннарга ярдәм күрсәтү,
байларның милекләрен конфискацияләү
турындагы боерыклары бар.
Татарстан дәүләт архивыннан табылган бу
яна документлар хакында «Правда» газетасында
да (1971 ел, 16 февраль) язылды.
ЯНА СПЕКТАКЛЬЛӘР
Г Камал исемендәге Татар дәуләт академия
театры тамашачыларга күп кенә яна
спектакльләр күрсәтте. Шуларнык кайберләре
белән журнал укучыларны да таныштырып
узабыз.
Кәрим Тиичуринныи «Сүнгән йолдызлар»
әсәре буенча эшләнгән спектакль халыкка
январь ахырларында күрсәтелә башлады Аны
сәхнәгә театрнын баш режиссеры Марсель
Сәлимжанов куйган, декорацияләрен
Татарстаннын халык художнигы Мәэмүн
Сутюшев эшләгән. Әсәрдәге төп рольләрне
театрнын яшь артистлары башкара.
Тамашачылар яна спектакльне гаять җылы
каршылады.
Март башларында сәхнәгә Туфан Мнн-
пуллннның «Ир-егетләр» исемле пьесасы чы-
гарылды.
Бу пьесаны да Академия театры сәхнәсенә
Марсель Сәлимжанов куйды.
Драматург Аяз Гыйләжевнен «Эңгер- меңгер»
исемле пье-.асы бүгенге көнге яшьләр. алар
арасындагы саф мәхәббәт хисләр; турында.
Әсәрне сәхнәгә Татарстаннын атказанган сәнгать
эшлеклесе Празат Исәнбәт куйды
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Татарстан китап нәшрияты матур әдәбият
әсәрләрен укучылар арасында пропагандалау
буенча зур эш башкара Нәшрият хезмәткәрләре
еш кына колхозларда, промышленность
предприятиеләрендә, мәктәпләрдә һәм югары
уку йортларында булалар. язучылар белән
берлектә, конференцияләр. әдәби кичәләр
уздыралар Күптән түгел шундый кичәләрнең
берсе Бнектау районының Каменка авылы
янындагы госпитальдә булып узды
Госпитальдәге дәваланучылар һәм медицина
хезмәткәрләре алдында язучы Ш Рлкыйпов.
шагыйрьләрдән Р. Гатауллин. Г. Рәхим, Р.
Вәлиена һәм М Зарецкийлар чыгыш ясады Алар
үзләренең яна әсәрләрен укыдылар, якын көн-
нәрдә нәшриятта басылып чыгачак китаплар
турында сөйләделәр.
В. И. КУДЕЛЬКИНГА 80 ЯШЬ
Февраль урталарында Татарстанның ат-
казанган сәнгать эшлеклесе Виктор Иванович
Кудслькннга 60 яшь тулды Шул уңай белән Казан
шәһәренең Рәссамнар йортында авторның
шәхси күргәзмәсе ачылды һәм юбилей кичәсе
үткәрелде
Сынлы сәнгатебезне үстерүдәге зур хез-
мәтләре өчен. Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумы Указы белән, РСФСР
Сәнгать фондынын Татарстан бүлек рәссамы В.
И. Куделькянга Татарстаннын халык художнигы
дигән мактаулы исем бирелде.
ҖИҢҮЧЕЛӘРГӘ БҮЛӘКЛӘР
Татарстан журналистлар союзы, респуб-
ликаның ДОСААФ комитеты белән берлектә,
телевидение һәм радио буенча хәрби- патриотик
теманы яктыртуга конкурс игълан иткән иде.
Күптән түгел шул конкурска йомгак ясалды.
Журналистлардан Д. Шәрәфетдинов, М
Рафиков. М. Миншин, Н. Гиндуллин, Н. Булатов
һәм И. Сирмаговларга, хәрби темаларга
багышланган кызыклы тапшырулары өчен,
акчалата премияләр бирелде.
Район газеталары арасында барган ярышта
«Дружба» (Октябрь районы), «Коммунизм таны*
(Минзэлә районы) һәм «Зеленодольская
правда» газеталары жи- неп чыкты. Аларның һәр
кайсы өченче дәрәҗә премия белән бүләкләнде.
ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР СЕМИНАРЫ
Февраль башында Татарстан журналистлар
союзы идарәсе район газеталары тәр-
җемәчеләре өчен ун көнлек семинар уздырды
Акы үткәрүдә Казан дәүләт университетының
журналистика кафедрасы, педагогия
иистятутынын тарих филология факультеты,
«Татарстан коммунисты» журналы. «Социа-
листик Татарстан» һәм «Татарстан яшьләре»
газеталары, Татарстан китап нәшрияты
катнашты
Семинарда катнашучылар рус телеииәа
’атар теленә тәржемә итүнең төп принциплары
турында лекцияләр циклы тыңладылар,
республика гаэета-журналларыида. шулай ук
Татарстан китап нәшриятында практика үттеләр.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ
БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт шәһәренең Техника йортында зур
әдәбә-музыкаль кичәләр үткәрелде. Алар- ны.1
берсе халкыбызның сөекле композиторы С
Сәйдәшевкә. икенчесе шагыйрь һ. Такташка
багышланган иде. Кичәләрнең тантаналы
өлешендә партиянаи Әлмәт шәһәр комитеты
вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьләр. театр
коллективы членнары чыгыш ясады, соныинан
Әлмәт шәһәренең үэашчән сәнгать
коллективлары, нефтьчеләрнең районара
симфоник оркеегры. музыка училищесы
укучылары концерты булды, һәр ике кичә халык
ихтирамын казанырлык югары дәрәҗәдә үтгв.
10 январьда Әлмәт яэучыларыняая Р
Файзуллин. С Сөлэймәнова. С. Кальме- тов
иптәшләр ВЛКСМяың Баулы райкомы чакыруы
буенча район комсомол активы белән
очраштылар Әдипләр авыл һәм нефгь
идарәләренең комсомол оешмалары
секретарьләра алдында чыгыш ясадылар,
үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар.
Бүлекнең ел башында уткән утырышла-
рыннан берсе ижат мәсьәләләре турында
сөйләшүгә багышланган иде. РСФСР язучылар
союзы идарәсе пленумы һәм яна елда бүлек
алдында торган бурычлар турында Р Файзуллин
сөйләде Авыл хуҗалыгы турында актив
язучылар өчен СССР язучылар союзы
оештырган бер айлык курста булып кайткан Р.
Төхфәтуллин Мәскәүдә уку дәверендә туган
тәэсирләре белән уртаклашты
Шул ук утырышта яшь язучы Ф Гыйль-
метдиновныи хикәяләре дә тикшерелде
Язучылар яшь авторның хикәяләренә нигездә
уңай бәя бирделәр.
*
* §§§§
Бүлек каршында оештырылган әдәбият
түгәрәгенең эше торган саен жанлана бара
Кайбер утырышларда яшь авторларның саны
берничә дистәгә житә. Соңгы утырыш «Идел»
альманахы өчен әсәрләр сайлауга багышланды
Чөнки «Идел» альманахы редколлегиясе киләсе
саннарның берсен тулысы белән нефть
районнарында яшәүче яшь авторларга
багышларга уйлый
* * *
Лениногорск әдәбият берләшмәсе шәһәрнең
Калинин исемендәге Культура сараенда «Без
киләбез жыр белән» дигән темага зур әдәби-
музыкаль кичә уздырды
Кичәне берләшмәнең җитәкчесе Р Валиуллин
ачты. Бер-бер артлы чыгыш ясаган язучылар
һәм шагыйрьләрдән Ш Бикчу- рин, А Хәсәнов, Җ.
Рахимов, Р Байтими- ров, Ш Таһирова, Ф
Нуруллин. Әлмәттән кунак булып килгән С.
Кальметов, музыка училищесы укытучылары Ф
Мөсәллимова, Л. Шиһапова, Ф йосыпов һ б.
юбилейлар елындагы нжатлары турында отчет
ясадылар, яңа романнардан өзекләр, яңа хикәя-
ләр, шигырьләр укыдылар, яна жырлар баш-
кардылар.
Шундый ук кичә районның «Дружба»
колхозында да уздырылды.
торы В И Ларинның нжатыя тикшерүгә
багышланган иде Авторның 20 дән артык
хикәясе укып тикшерелде Шулар арасыннан
«Тимерче», «Гудок», «Поезд фронтка ашыга
иде», «Воронок» хикәяләре у нан бәя алды.
Әсәрләрен камилләштерү юнәлешендә ангорга
куп кенә киңәшләр бирелде.
ЧАЛЛЫ ӘДӘБИ-ИҖАТ
БЕРЛӘШМӘСЕНДӘ
Чаллы әдәби-ижат берләшмәсе членнары
автозавод төзүче яшьләр белән әледән- әле
очрашулар уздыралар. Шундый очрашуларның
берсе «Камгэсэнергострой»нын 6/12 тулай
торагында үтте. Шигырь сөючеләр алдында яшь
шагыйрьләр М Әгьләмов, Р Вәлиев. М Газизов,
Ш Маннапов иптәшләр чыгыш ясады.
Кама автогигантын төзүчедер өчен яна ел
тагын бер шатлык алып килде. «Камгзс-
эиергострой» төзелеш идарәсе каршындагы
газетаның татарчасы да чыга башлады Ул «Кама
таннары» днп атала Газета битләрендә, удар
төзелеш процессын яктырткан мәкаләләр белән
бергә. Чаллы әдәби-ижат берләшмәсе
членнарының яңа хнкәя-ши- гырьләре, әдәби
парчалары басылып килә.
Чаллы халык театры быелгы сезонда
«Шәмсекамәр» һәм «Рәйхан» исемле әсәрләр
буенча эшләнгән спектакльләр күрсәтте. Җирле
артистларның иҗади хезмәтен караучылар саны
арта бара
Автозавод һәм яна шәһәр төзергә килгән
яшьләр арасыннан үзешчән артист булып театр
коллективына кушылып китүчеләр дә шактый
инде.
Чаллыда Татарстан язучылары союзы
членнары Рәшит Гәрәй, Рөстәм Мингалимов
иптәшләр булып китте Аларны шәһәрнен
Мулланур Вахитов исемендәге мәктәп уку-
чылары чакырган иде Шагыйрьләр һ. Так-
ташның 70 еллык бәйрәмендә катнаштылар,
авыл эшчәннәре һәм төзүчеләр белән оч-
раштылар.