БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
Н ИСӘНБӘТ. Балалар дөньясы.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Нәкый ага Исәнбәт балалар авыз иҗатын җыю, фәнни өйрәнү, аны төрләргә, жанр- ааргэ бүлү һәм тәртипкә салу буенча да ифрат зур эш башкарган хөрмәтле кеше- бех Әле 1967 елда гына аның балалар арасында таралган җырлы-сүзле уеннарны, тарла такмакларны һәм санамышларны эченә алган «Нәниләр шатлана» исемле җыентыгы дөнья күргән иде. Узган ел ахырында ул балалар фольклорына багышланган тагын бер китап чыгарды. Күпмедер кулемдә «Нәниләр шатлана» китабын кабатлаган, шул ук вакытта аның дәвамы тө- саидәрәк тезелгән әлеге җыентык «Балалар дөньясы» дип атала, һәм аңа бишек ңырлары, такмак-такмазалар, тел шомарткычлар. әйтешләр, сайрааычлар, алдавыч әкиятләр, яшүсмерләр яратып җырлый торган көйле җырлар тупланган.
Билгеле булганча, балалар фольклоры талык авыз иҗатының бик тә үзенчәлекле һем бай бер елкәсе санала. Жанр һәм характерлары ягыннан берсе-икенчесеннән нык аерылган кебек, балалар авыз иҗатына караган әсәрләр үзләренең бурыч-мак- сатлары һәм күләмнәре белән дә гаять төрле-тарле. Баланың яшенә, үсеш һәм аң дәрәҗәсенә карап, аларны тагын да ваграк маясус төркемнәргә бүлгәләргә мөмкин. Н. Исәнбәт дөрес язганча, бишектәге бәбигә уч төбендә яки тез өстендә сикертү, сиге» яшьлегенә урамда авызлык кабып, ат булып кешнәп чабу кызык тоелса, унси- гаэдәгесоиә имезлек тә, авызлык та кирәкми.. Шулерның һәммәсен истә тотып, галим үзе туплаган материалны аерым Бүлекләргә бүлеп урнаштырган.
Беренче бүлек «Бишек яны» дип атала. Исеменнән үк күрәнгәчә, бу бүлеккә нә- иилерге генә караган һем бала тәрбияләүдә киң урыН тоткан бишек җырлары, бала- "ы юату, үчтеки сикертү, чәбекәй иттерү, «•ту, аны мунча кертү, юындыру, киен- Мрү белән бәйле җыр-такмаклар туплап вирелгөн. Теле ачылып, тәпи йорү башлау- Ч бала тирә-юньдәге табигать, кош-корг белән бәйләнешкә керә, аның зур Дөньяны таиып-белу процессы башлана •бала һем табигать дөньясы» дип исемлән- ин,мчв бүләккә баланың тәрле кош- Ортлвр, җенлекләр арасында яшәве», е е₽Г* ТУрпвчв яндәшүен. аларны аерырга башлавын гәүдәләндергән эсерлар ••Р’елгэи. Терле әкәмәт эшләр турындагы ’’"•па генә екият-хикәялерне фән теленде «мазалар дип йөртәләр. Такмазалар— балалар фольклорының иң үзенчәлекле һәм аер/чз киң таралган бер төре. Кемнәр турында гына, нинди хәлләр турында гына сөйләнми аларда!.. Китапның «Такмазалар» дигән бүлегендә аларның барлык төрләре белән дә танышырга мөмкин. Балалар арасында киң таралган тел шомарткычларны, шулай ук төрле әйтеш һәм сатираларны төзүче аерым-аерым бүлекләр итеп урнаштырган. Соңгы сигезенче бүлектә яшүсмерләр яратып җырлый торган көйле җырларның кайбер үрнәкләре бирелгән. Алар арасында без. халык җырлары, җырлы-сүэ- ле уеннар белән бергә, шагыйрь һәм композиторларыбызның халыклашып киткән җырларын да очратабыз.
Нәкый аганың башка җыентыклары кебек үк, «Балалар дөньясы» да фәнни аппаратының байлыгы белән аерылып тора. Иң элек, һәр бүлек саен диярлек балалар авыз иҗатында очрый торган аерым жанрларга махсус аңлатмалар биреп барылган. Китап ахырында исә «Балалар авыз иҗаты турында» исемле зур фәнни мәкалә урнаштырылган. Автор аңа «бу китапка кергән материаллар буенча» язылды дигән искәрмә бирсә дә, асылда ул күп тапкыр киңрәк һәм зуррак мәсьәләләрне ачыкларга булыша. Н. Исәнбәт анда балалар фольклорына билгеләмә бирә, балалар тормышында яалык әдәбиятының тоткан урынын һәм балалар фольклорын өйрәнүнең әһәмиятен ачыклый, татар балалар фолькларын җыю һәм өйрәнү мәсьәләләрен кузгата, әдәби әсәр булу ягыннан балалар авыз иҗатының кайбер үзенчәлекләренә һәм башка мәсьәләләргә туктала.
...Жыйнап кына әйткәндә. Нәкый ага Исәнбәт нәни дусларыбызны һем барлык укучыларны тагын бер зур бүләк белән шатландырган.
X. ХАЛИКОВ. Шук бабай. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар эчен кы-зыклы китаплар бездә аз чыга. Бу. барыннан да элек, нәниләребез әчеи язучы едип- ләребеэнең бармак белән генә санарлык дәрәҗәдә аз булулары, иҗатларын аларга батыш наганнарының да бөтен кәчкә җигелеп эшләмәүләре белән аңлатыла. Менә шуңа күрә дә әдәбиятыбызда, шул җөмләдән поэзиябездә беренче адымнарын ясаучы яшь каләмнәрнең кечкенәләргә атап язган уңышлы әсәрләрен аерым җыентыклар итеп бастырып чыгаруга Татарстан китап нәшрияты зур игътибар бирә Моннан ике ел элек нәни дусларыбыз яшь
шагыйрь Хәкимҗан Халиковның «Йолдызлар ничәү» дигән китабы белән танышканнар иде. Узган ел ахырында аның «Шук бабай» исемле яңа җыентыгы басылып чыкты. Җыентыкка кергән шагыйрьләрдә Хәкимҗанның кече яшьтәге балаларның тормышларын. аларның эчке дөньяларын, психологиясен яхшы белеп эш итүе күзгә ташлана. Чоландагы сөт чүлмәген кыл урталай ярган Суык бабай, сыкылы юлдан ыңгырашып барган чанасын, әллә аңа авыр ми-кән дип, кызганган Миләүшә, өйдә озак авырып ятсам, тышта миңа уйнарга уен калмас бит инде дип борчылучы малай образлары сурәтләнгән «Шук бабай», «Елак чана» һәм «Кайгы» шигырьләрен кечкенәләр, һичшиксез, яратып кабул итәчәкләр. Чаңгылары өр-яңа булуга карамастан, тау шуганда адым саен егылучы малай турындагы «Чаңгы шуганда» шигыре дә вларның күңеленә хуш киләчәк:
Үзе минем абыП кадәр. Ни булган бу малайга. Чаңгылары да өр-яңа. Гел егыла алай да.
Аптырагач, чаңгыларын Ул салып ук ташлады — Әти. болар егалар бит, Алып кайтыйк башканы.
Хәкимҗан Халиков шигырьләренә кон-кретлылык, балаларның игътибарын үзенә җәлеп иткән аерым вакыйга һәм күренешләрне күз алдына китереп бастыра алырлык поэтик детальләр аша гәүдәләндерү хас. «Тапкыр сыерчык», «Каргалар», «Таллар». «Кояшлы яңгыр», «Төнге урманда», «Очты-очты», «Бии белмәгән аю» шигырьләре моңа ачык мисал булып тора. Яшь шагыйрьнең кечкенә геройлары үзләрен аз сөйләшүчән, ләкин тапкыр сүзле булулзры белән яраттыралар. Бу уңайдан җыентыктагы «Шаккаттылар" һәм «Әзер җавап» шигырьләрен күрсәтеп үтәсе килә. «Шаккаттылар» шигырендә сүз елгага төшеп киткән туп турында бара. Малайлар, аны алырга суга син кер дә мин кер, дип шаулашалар. «Әй, куркаклар!»—дип елгага шигырьдә беренче заттан сөйләүче малай үзе сикереп төшә. Шигырь аның шаян рухта әйтелгән сүзләре белән тәмамлана:
Тупны алып чыккачтын. Шаккаттылар барысы. Су төбенә кул җитсә, Иөзәм лә мин анысы.
«Әзер җав«п» шигырендәге шаян кыз Рузидә дә әлеге үткен телле малайдан калышмый. Әнисенең:
— Тизрәк үсәр помидорга Су сибеп кер. Рузидә.—
дигән сүзенә каршы ул:
— Мин су сипмичә дә үсәм. Үсәр әле үзе дә.—
дип җавап кайтара.
Балаларда ата-анага, табигатькә, кош- кортларга карата мәхәббәт тәрбияли торган шигырьләргә дә җыентыкта киң урын бирелгән. Рәссам Илдар Әхмәдиев китаптагы һәр шигырьнең эчтәлегенә туры китереп, аны аңларга ярдәм итәрдәй матур-матур рәсемнәр ясаган. Җыеп кына әйткәндә, яшь шагыйрьнең бу китабы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ихтыяҗларын күпмедер мик. дарьдә канәгатьләндерерлек шигырь һәм рәсемнәрне эченә алган. Мондый китаплар киләчәктә күбрәк язылсын һәм зуррак тираж белән бастырылып чыгарылсын иде.
А. ГАЛКИН. Дуслар. Хикәяләр.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Александр Галкин урта буын чуваш язу- чыларының сәләтле бер вәкиле санала. Матбугат битләрендә аның беренче әсәрләре моннан унбиш еллар элек күренә башлаган иде. Шуннан бирле узган вакыт эчендә ул дистәдән аргык китап чыгарып өлгерде.
Киң катлау укучыларга А. Галкин күбрәк бүгенге тормышның актуаль мәсьәләләремә багышланган шигырь һәм мәсәлләр иҗат итүче шагыйрь буларак билгеле. Ләкин ул әдәбиятның башка жано һәм тармакларында да шактый нәтиҗәле эшләп килә: очерклар, хикәяләр яза, балалар әдәбияты өлкәсендә эшли. Узган ел Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Дуслар» исемле китапка аның нәкъ менә шул өлкәдәге эш- чәнлеген чагылдырган әсәрләре — балалар тормышыннан алып язылган хикәяләре туп-ланган.
Җыентыкка авторның сигез хикәясе ур-наштырылган. Аерым-аерым укып караганда. болай аларның сигезе сигез төрлерәк тәэсир калдыра. »Яман чир», «Карабүрек» шикелле ифрат җыйнак эшләнгәннәре, зур эмоциональ тәэсир көченә ия булганнары бар, «Бакчадагы лагерьда» яки «Көтелмәгән шатлык» сыман таркаурак чыкканнары, сүлпәнрәк язылганнары очрый. Ләкин А. Галкин хикәяләрен, зур күләмле әсәр укыган кебек, баштан ахырга иадәр готаш, рәттән укырга кирәк: аларның чын кыйммәте шул чагында гына ачылып җитә. Мондый хәлне А. Галкин хикәяләрендә бер үк геройлар һәм бер үк тормыш күренешләре алыну белән генә аңлатып бетереп булмый. Хикмәт тагын шунда: язучының барлык хикәяләре диярлек бер-берсен тулыландырып һәм ачыклап киләләр. Бер урында аңлашылып җитмәгән нәрсәләр икенче төштә ачылып китә, бер хикәядә төсмерләнеп кенә калган персонажлар икенчесендә тагын да тулырак һәм тормышчанрак төстә гәүдәләнәләр. «Арифметика хикмәтләре» һәм кайбер башка хикәяләр буенча авторның әсәрдән-әсәргә күчеп йөргән геройларыннан Пашаны без, мәсәлән, һәрьяктан килгән әйбәт укучы дип күз алдына китерә идек. Баксаң, ул малайга мин-минлек, иптәшләрен санга сукмау кебек начар гадәтләр дә хас икән. Паша характерындагы бу якларны без «Чәчәк» исемле хикәяне укыгач беләбез. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, «Көтелмәгән шатлык» хикәясе, ничектер, төссезрәк язылган. Әмма шушы йомшак хикәядә сөйләнгән вакыйгаларның Дв алга таба бер кирәге чыга. «Көтелмәгән шатлык» хикәясендәге полковник бүләк игкәи кесә фонарен биреп, Михаил Карабүрекне
үлемнән Котнер.^, капа («Карабүрек» исемле хикәя).- Шул рәэгшчә, җыентыктагы хикәяләр бер-береен үстереп, кечәйтеп киләләр
Александр Галкин балалар психологиясен, елармын холык-гадәтләреи әйбәт белә Балаларның шау-шулы тормышын, тулы канлы, тормышчан образларын җанлы итеп күз алдына бастыра ала. Андый эпизодларны язучының теләсә кайсы хикәясендә очрат.ipra була.
Хикәяләрне чуваш теленнән Гали Хәй- ретдиноя тәрҗемә иткән. Дәресен әйтергә кирәк, тәрҗемәче үз эшенә җаваплы караган. Аерым кытыршы сүзләрне, балалар ечеи авыррак булган кайбер тәгъбирләрне исәпләмә-әндә. тәрҗемә уңай тәэсир калдыра. Хикәяләр татарча әйбәт яңгырый, җиңел һәм яратып укыла.
Күңелле сәхнә. 19 нчы китап.
Татарстан китап иәшриаты. 1970 ел
•Күңелле сәхнәяиең чираттагы 19 нчы китабы ә дип ләребе энең Владимир Ильич Ленинга багышланган әсәрләре белән ачыла. Алар арасында без И. Юзеевнең «Курайчы егет» исемле балладасын, С, Хәкимнең «Беренче тау» һәм «Без Казаннан, Иделдән», М. Садриның «Туры юлым — Ленин», X. Камллолның «Ленин онытмады», Г. Рәхимнең «Октябрь», К. Мостафинның ■Унҗиденче елның матрослары» исемле шигырьләрен һәм В. Д. Бонч-Бруевич, Е. Map, А. Кононов, С. Алексеевларның Ильич турындагы истәлекләрен, хикәяләрен очратабыз. Ул әсәрләрнең һәммәсе хезмәт ияләренең сеокле юлбашчысына карата тирен ихтирам һәм эчкерсез мәхәббәт хисләре белән сугарылган.
Кулем ягыннан чыгып караганда, җыен-тыктагы иң зур урынны сәхнә әсәрләре алып тора. Драматурглар иҗатына багышланган икенче бүлеккә бер скетч, оч комедия урнаштырылган. Арада, күтәргән мәсьәләләренең тормышчанлыгы. образла-рының сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе, си-туацияләренең кызыклы булуы белән, Ә. Мирэаһитовның «Куендагы елан», һем Т. Миңнуллинның «Нигез ташлары» исемле комедияләре аерылып тора.
Колхозчыларның культура ихтыяҗларына, ничектер, искитмнчәрәк, салкынрак карарга ойрәнган председательдән яшьләр үч алырга, аны кызык итәргә булалар, һем ителер до. Күпме генә карышып йермәсои, ахыр килеп, ул барыбер яшьләр сораганнарның бетенесен эшләр,е: больница белем ясле салдырырга да, клубка ремонт ясатырга да һәм ферма кызларының барлык үтенечләрен канәгатьләндерергә до мәҗбүр була. Бик гомумиләштереп, бер сүэ болон әйткәндә, «Куендагы елан» иоме- Дкясе оно шул хакта.
Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» комедиясе мораль мәсьәләләренә багышланган Коннәриең берендә карчыгы белән елгыэы гына яшоп яткан Гарифулла карт тота да: «Тизрәк кайтыгыз, үлем түшәгендә отам, дип, малайларына ашыгыч телеграмма суга. Бер заман илнең төрле почмакларыннан. хатыннарын, балаларын ияртеп, картның малайлары кайтып теше. Кайтсалар. әтиләре тап-таза. җир җимертеп эшләп йөри . Ахырдан ачыклана: ул алар- ны бөтенләй башка ният белән чакырткан икәи. Гарифулла карт фикеренчә, малайлар — аның нигеэ ташлары, ә нигез ташларын гел карап торырга, алар естенә үскән мүкләрне кыргалап торырга кирәк. Башка-ча әйткәндә, үзе исән чакта малайларның һәммәсен тагым бер күреп, сөйләшеп каласы килгән аның. Дөрес яшиләрме алар? Мүкләнеп бетмәгәнме аның нигез ташлары?.. Сораша-тепченә торгач белә: болай ярыйсы гына яшиләр икәи. Тик малайларның мүкләнә башлаган урыннары да ачыла. Олы улы Хәниф артык канәгать һәм пошмас кешегә әйләнә бара, министр урынбасары булып эшләүче икенче улы борын күтәрә, һавалана башлаган. Шулай да таякның иң юан башы склад мөдире Хәлил җилкәсенә төше... Үзенең бетен пафосы, яңгырашы белән әсәр мещанлык мораленә, вак җанлы кешеләргә каршы юнәлтелгән.
«Күңелле сәхнә»нең яңа санында хикәя-ләргә дә шактый киң урын бирелгән. Китапның е«енче бүлегендә ун авторның юмористик һәм сатирик характердагы унбишләп хикәясе басылган. Сыйфатлары терпесенеке терле -ә. Шактый тапталган темаларга язылганнары, өлмайтмын да, көлдерми до торганнары очрый. Матурлары. рәхәтләнеп уиырдайлвры бар. К. Рәхимнең «Замана каргалары», Р. Фэчотның «Катгый сөйләшү», М. Моһдиеәнең «Сабакташ». Ф. Яруллинның «Авыл мунчасы» исемле хикәяләре арада уңайрак тәэсир калдыра.
Җыентык поэзия әсәрләре белен ябыла. Ә. Исхак Г. Афзал. Н. Деүли, 3. Нури, Ш. Галиев. Ф Шофигуллин, Г. Насыйроо һем башка шагыйрьләрнең соңгы дүртенче бүлектә басылган юмористик шигырьләре укучылар күңелено хуш килер дип ышень- сы килә. Кыскасы, «Күңелле сехне»нең бу яңа саны материалларга шактый бай һәм кызыклы чыккан.
Рассказы 1969 года. Рүс телендә. Татарстан кител иешривты. 1970 ел
Татарстан китап нәшрияты татар әдәбияты үрнәкләрен рус укучылары арасында пропагандалау буенча зур эш башкара. Алдыбыздагы китеп — шуның бер мисаль*. Исеменнен үк күренгәнчә, аңа проэаиклә- рыбыэиың 1969 елда иҗат иткән хикәяләре тупланган.
Җыентыктагы хикәяләрнең күбесе татар укучыларына электән таныш Г Бәшироаның ■Кыл остендә» (русча—«Старшенькая») диген хикәясе, мәсәлән, «Азат хатын» журналында. е Ф. Хөснинең «Үземне югалттым» исемле хикәясе «Казан утлврыанда басылган иде X Сарьянның »Паку!«. С. Со- бироеның «Хәтәр сәфәр» (русча — «Боз единого выстрела»), Г. Ахуноаның «Фетн< улы», М. Рафикоаның «Сиңа ничә вшь?».
Л. Хәмидуллинның «Кыш үткен юл буйлап» (русча — «Незабываемым проселком»), М. Хәбибуллинның «Яраткач, ташламыйлар» кебек хикәяләрен дә укучылар беләләр булыр. Хәзер генә саналган хикәяләрнең кайберләре татар телендәге газета-журнал битләрендә, икенчеләре авторларның җыентыкларында басылып чыкты. Аннан соң, ул хикәяләр тәнкыйтьчеләрнең дә игътибар үзәгендә булды. Аларның әһәмияте, уңышлы һәм кимчелекле яклары турында шактый язылды. Шуңа күрә ал арга махсус тукталып, аңлатып торуның әллә ни кирәге юк сыман. Игътибарны күбрәк татар укучыларына бик үк таныш булмаган авторларга, алар каләме белән иҗат ителгән әсәрләргә юнәлтәсе килә.
Илдар Низамов — нәкъ шундый автор-ларның берсе. Аның Казанга күчеп килүенә күп булса 3—4 ел вакыт узды. Шушы аз гына вакыт эчендә ул үзен актив рәвештә иҗат итүче уңган һәм сәләтле хикәяче итеп танытып өлгерде: газета-журналлар битендә дистәгә якын парча һәм хикәя бастырды, ике җыентык чыгарды. Илдарның без тикшерә торган җыентыкка кергән «Ерактагы бәхет» (русча — «Счастье без встреч») исемле хикәясе дә әйбәт тәэсир калдыра. Кулеме белән артык зур булмаган хикәядән чын тормыш сулышы бөркеп тора, анда гади һәм әйбәт кешеләр бар, шуларның бик тә мәгънәле, гыйбрәтле язмышы бар. Шуңа да хикәя ышандыра, күңелне әсир итә.
Билгеле булганча, Татарстанда рус «ту-чыларының Зур ГЫН 1 ОТРЯДЫ ЭШЛИ. Х\Ы5И- тыкта алар иҗатына да киң урын бирелгән. «Известия» газетасының үз хәбәрчәсе Виктор Байдерин сөекле юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинга багышланган хикәяләр, дөн махсус җыентык чыгарган кеше. Аның «Музыкаль бүләк» исемле җыйнак һәм матур х> эясе дә Ульяновлар гаиләсе турында. Михаил Скороходовның «Йөз поляр километр» исемле хикәясе безне дәһшәтле Ватан сугышы чорына алып китә. Хикәядә без кырыс төньяк табигате, кыю йөрәкле кешеләр, аларның батыр эшләре белән танышабыз. «Советская Россия» газетасының үз хәбәрчесе Марсель Зарипов, Казанга килгәнче, нефтьчеләр арасында яшәде. Аның «Ятлар» («Чужие») хикәясе респуб-ликабызның йөзен үзгәрткән нефть про-мышленносте эшчеләре тормышыннан алып язылган. Хикәядән авторның нефтьчеләрнең авыр хезмәтен, аларны борчый һәм дул-кынландыра торган мәсьәләләрне ярыйсы ук яхшы белүе күренә. Бигрәк тә әсәрдәге төп образлардан Баныкин әйбәт эшләнгән.
Ниһаять, тәрҗемәчеләр хезмәте турында берничә сүз. Хикәяләрне русчага тәрҗемә итүгә унлап тәрҗемәче катнашкан. Нигездә аларның һәрберсе үз эшенә җавап белән караган. Тәрҗемәләрнең сыйфатына артык тел-теш тидерерлек түгел. И. Гизатуллин, М. Зарецкий, М. Рафиков һәм И. Якименко тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләр исә аеруча уңай тәэсир калдыра.