Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бүген тормыш танымады мине...


Бүген тормыш танымады мине. Мин үзгәрдем кебек кинәттән. Азат булып барлык хөкемнәрдән, Кайгыларны ташлап йөрәктән — Бер нарасый кебек, кырлар буйлап, Көлеп йөрим ап-ак күлмәктән.
Бүген тормыш танымады мине. Бөтен дөньям әллә нишләгән. Югыйсә бит иренем көйгән иде. Сулар ятып эчтем чишмәдән. Хыялымда күккә менгән идем — Җаным һаман җиргә төшмәгән.
Бүген тормыш танымады мине. Сәбәпләре аның бар, димәк. Ах, яңадан җиргә төшәргә дә, Үз урныма басарга кирәк...
Иске бу дөньяга күп хәлләрне Сөйләмәгән әле яшь йөрәк.
1970
Сугыштан кайталмаган егет сүзләре
Иелеп-иелеп ак каеннар сорый. Ак розалар сорый шул хакта — Нигә соң мин яшь шаһзадә булып Киләлмадым сиңа ак атта?
Бар иде бит шундый вәгъдәләрем, Мин барыр да идем шикелле. Ләкин атым балачакларымда Томырылып утка сикерде.
Мин дә яндым көрәш кырларында Шул ук атта, шул ук ялкында. Кешнәүләре атның һаман әле Ишетелә таулар артында.
Кайтавазлар белән кайтып булмый. Сез калдыгыз, ярым, без киттек. Сугышларда янган ак атларның Җайдаклары ул чак без идек.
Ак бәхетең булып күренәдер Төшләреңә кереп ак атым. Бәхетлеме соң син, бәхетсезме — Мин тик сине генә яраттым.
Сөюләрең белән терелт мине, Уналты яшь миңа... тан ата... Кайтасы бар сина тан алдыннан, Яшь шаһзадә булып, ак атта.
1969
К. Б га
Мин күренмәм...
Уктай атылдым мин еракларга, Исән кайтуларым икеле...
Юлда янып аргамагым үлде —
Гомерен мина биргән шикелле.
.Кайтып кнләм.
Дөнья мина ялгыш
Хыянәтен аша күренгән.
Мин күренмәм...
шул аргамак кебек
Саклармын тик сине үлемнән
1965
Ак жептән йомгак урап син Төшемә кергән идең. Лк шәлләрем юк иңемдә, Шәл бәйлим дигән идең.
Помгагын төшеп кулыңнан Тәгәрәп китмәдеме?
Отып юллар йомгагыңны Бөтенләй сүтмәдеме?
Әй, дөньяның ялгыз Яры Моңнарын, кайгың барга — Йөгермә йомгак артыннан.
Син сарыл каеннарга.
Танырлар, сенел диярләр — Киенсәң дә карадан.
Алар аклык каян ала. Сора әле алардан.
1959