Логотип Казан Утлары
Публицистика

УНИКЕНЕҢ БЕРСЕ


У/ IW гасырның соңгы чирегендә, бигрәк те XX гасыр башларында татарлар 1 /% арасында да яңару хәрәкәтенең шактый көчәеп китүе һәркемгә билгеле.
Бу чорда күп кенә шәһәр һәм ааылларда дини белемнәр бирү әстеие, аларда дөньяви фәннәр дә укытыла башлаган яңа тер мәдрәсәләр («Галиа», «Хөсәения», «Буби.) ачыла. Матур әдәбият үсеш ала, газета-журналлар чыга башлый. Менә шушы яңалыклар, никадәр генә тыярга тырышмасыннар, яшь күңелләргә үтеп керә, аларны борчылырга, уйланырга мәҗбүр итә. Укучы яшьләрнең аңлырак элешендә муллалыкка, муллалар гына хәзерләргә сәләтле булган мәдрәсәләргә нәфрәт уена. Алар моннан котылу юлларын эзләргә керешәләр.
Элекке Лаеш өязенең Теләче волосте Югары Кибәхужа авылында унике бала атасы Госаметдин хәзрәт корган үтә тар рамкаларда тәрбияләнгән Гаяс та, качып- посып булса да, газета-журналлар алдыра, матур әдәбият укый, яңа фикерле яшьлар- нең сүзләренә колак сала башлый.
1904 елда (аңа әле ни бары 13 яшь була) Гаясны да атасы Кышкар мәдрәсәсенә илтеп тапшыра. Ләкин күзләре инде яхшы ук ачыла төшкән үсмер бу мәдрәсәдә арты* калырга теләми. Язга кадәр бәйдәге эт кебек яши дә жәен моннан ничек тә теярга ниятли. Кая да булса китү өчен исә аз булса да акча кирәк. Ул кулына эләккән акчены. тиенләп, җыярга тотына. 1905 елның көзендә, бик кыенлыклар белән булса да, Гаяс Оренбург шәһәренә барып җитә. Анда «Хөсәения. мәдрәсәсен эзләп таба.
Гаясны мәдрәсәгә кабул итәләр. Ярты елдан интернатка тиешле акчаны кертеп, бия тырышып укый башлый. Әлбәте, яхшы өлгерүме укучылардан берсе була. Ул, башлыча, иң кыен саналган риазият (математика) дәресләреннән яхшы өлгерә. Шуны исәпкә алып, уку елының икенче яртысында аны интернатта бушлай торучылар исемлегенә кертәләр.
Ул чордагы татар шәкертләре, җәй буе төрле кара һәм авыр эшләр эшләп, кышлык акча хәзерләргә тиеш булалар. Шәкерт, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, повар, официант булып эшли, тиречеләргә ялланып, тире киптерә, диңгеэ буйларына китеп, балык промыселларында эшли, пристаньнарда грузчик, носильщик булып җәйне үткәрә. Ик яхшы дигәндә, казакъ далаларына барып, укытучы булып эшли, ит ашап, кымыз »чвп кайта. Татар шәкертләренең бу ачы язмышын Гаяска да шактый татырга туры килә-.
1905 елгы революция тәэсирендә шәкертләр хәрәкәте шактый көчәеп китә. Анык шифалы җилләре заманының алдынгы мәдрәсәсе саналган «Хөсәения»гө дә барып җитә: шәкертләр мәдрәсә администрациясе алдына байтак таләпләр куялар. Идерв ул таләпләрне тулысынча канәгатьләндермәгәч, шуңа протест йөзеннән, 1907 елда 40 лап шәкерт мәдрәсәне ташлап чыга. Гаяс бу хәрәкәтне башлап йөрүчеләрнең бере» була. Мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр, оешкан рәвештә, хәзерге Әгерҗе районы Иж-Буби авылындагы мәдрәсәгә барып керәләр. Мәдрәсә, авыл җирендә булуга ««• рамастан, төрле фәннәр, рус теле һәм башка телләр укытылу ягыннан заманына күр» бик алдынгы санала.

ГАСИМ ЛОТФИ ф УНИКЕНЕҢ БЕРСЕ ф
лау буенча эшли һәм, шулар белән берлектә, 1920 елның июнь аенда Мәскәугә кайта, Аннан озакламый Гаясны Казанга җибәрәләр. Бу нәкъ Татарстан республикасы төзелгән чор була. Кайтуына бер ай тулганда, 1920 елның 16 июлендә, инде ул РКП(б) сафына член и.еп алына.
Шулай итеп, иске интеллигенциянең бер өлеше, ничек кенә булса да җаен табып, эмиграциягә качарга омтылган, калганнары саботаж белән шөгыльләнгән бер чорда Гаяс Максудов Совет Татарстанына кайта һәм, һич икеләнеп тормастан, коммунист булып, җиң сызганып эшкә чума. Бу — аның биографиясендәге иң якты сәхифәләрнең берсе дип уйлыйм мин.
Татарстан оеспубликасы яңа гына төзелгән ул елларны күздә тотып, профессор Хәмит Мөштәринең Галимҗан Ибраһимов турында язган истәлегендә: «Ул вакытта математиклардан югары белемле кеше Гаяс Максудов белән мин генә идек», диюе бик хаклы. Ә татарлардан чит телләрне яхшы белүчеләр гомумән юк дәрәҗәсендә иде. Чөнки иске җәмгыять безгә бик ярлы мирас калдырды.
Гаяс Максудов, югары белемле математик булу естенә, күп кенә чит телләр дә белә иде. Ул, үз профессиясе буенча тар белгеч булып кына калмый, ә киң колачлы, күп кырлы совет белгече буларак, партия тапшырган эшләрнең барысына да зур теләк һәм инициатива белән алына. Бу елларда ул башкарган эшләрне санап кына чыгу өчен дә күп урын кирәк булыр иде'.
Гаяс Максудов төп эшләреннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының математика факультеты профессоры И. М. Гагаев җитәкчелегендә аспирантура у те, «Дифференциала тигезләмәләрне академик Чаллыгын ысулы белән якынча интегрировать итү» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. Бу хезмәт чит ил журналында да басылып чыга.
Фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәле Гаяс Шәрык педагогия институтында, Казан төзүче инженерлар институтында, Казан дәүләт университетында математикадан дәресләр бирә.
Гаяс агай җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты: ул Казан дәүләт университетында һәм аның физика-математика факультетында Совет члены, Мәгариф эшчеләре союзының президиум члены, фән эшчеләре секциясенең председателе, «Татарстан» газетасында редколлегия члены, Татарстанны өйрәнү һәм Татар педагогия җәмгыятьләрендә председатель урынбасары булып эшләде, Казан шәһәр Советы члены, партия оешмасы тапшыруы буенча, комсомоллар һәм Вахитов заводы эшчеләре арасында аңлату эшләре алып баручы иде...
Шул ук вакытта Гаяс Максудов төрле газета-журналларда басылган күп санлы мәкаләләр авторы да. Аның педагогика-методика, мәгариф системасы, әдәби тел, орфография һәм башка темаларга караган күп мәкаләләре бар. Аның татар урга мәктәпләре өчен бастырып чыгарган алгебра һәм тригонометрия дәреслекләре, оригинал хезмәт буларак, үз вакытында тиешенчә бәяләнде һәм Татарстан математика тарихында билгеле урынны алды.
Гаяс агайның Мәгариф комиссариаты системасындагы эшчәнлегенең кайбер якларына тукталып китү дә кирәк булыр. Галимҗсн Ибраһимов җитәкчелегендәге Гыйльми үзәк, үз тирәсенә татар һәм рус галимнәрен җыеп, ашыгыч хәл ителергә тиешле кул төрле проблемалар өстендә ныклап эшкә керешә. Ә андый проблемалар җитәрлек: Октябрь революциясеннән соң бик киңәеп киткән эш мәктәпләре челтәрен укытучылар белән тәэмин итү, яңа мәктәпләр өчен программа һәм дәреслекләр төзү, фәнни терминологияне рәткә салу, күптән үк башланган, ләкин әле һаман хәл ителмәгән хәреф, имла мәсьәләсен хәл итү һ. 6.
1 Белүебезчә, ул Казанда түбәндәге урыннарда эшләде: Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә матбугат бюросы начальнигы; «Кызыл Армия» газетасының вакытлы ре* дакторы; Шәрык академиясе каршындагы эшчеләр факультетын оештыручы һәм аның мөдире,- Татарстан Мәгариф комиссариатында тәрҗемәчеләр секторы начальнигы; «Мәгариф» журналын 1921 елда яңадан оештыручыларның берсе һәм берничә ел буена еның редакторы, редколлегия члены; Г. Ибраһимовтан соң Гыйльми үэә* җитәкчесе һ. б., һ. б.
Гаяс Максудов Гыйльми үзәктә терминология комиссиясенең председателе булып мили башлый. Шундый җитәкче рольләрне башкару асылда математика белгече бул- ■ви Гаясны мәгариф өлкәсенә кагылышлы башка мәсьәләләр белән дә актив шөгыль- вәиергә мәҗбүр итә. Терминология комиссиясе председателе буларак, аның иң безенме эше элек бездә кулланып килгән цифрларны хәзерге һәм барлык халыклар очеи уртак гарәп цифрлары белән, ә математика, физика, химия һәм башка фәннәрдә «улланыла торган тамгаларны латин хәрефләре белән алмаштыру булды. Бу мәсьәлә башта мәгариф эшчеләре тикшерүенә куела, анда Гаяс Максудов доклад ясый. Бу доклад 1921 елда «Мәгарифпнең 1—2 нче санында басылып та чыга.
Озакламый терминология комиссиясенең икенче зур хезмәте — математика терминнары эшләнде. Бу уңай белән фикер алышу тамгалар, терминнар мәсьәләсе белән генә чикләнеп калмый, гомумән татар әдәби теле һәм аның компонентлары турында сөйләшү төсен ала. Гаяс Максудов үз чыгышларында иң җитди мәсьәләләрне алга сарә. Телдә «саф татарчалык» ягында торучылар, мәсәлән, татар әдәби теленә башка телләрдән сүзләр алуга каршы булалар. Алар карашынча, халык телендә йөреп тә моңарчы әдәби телгә көрмәген сүзләр, шулай ук борынгы татар телендә булып та хәзер онытылган сүзләр, (мәсәлән, мөдир урынына — узаман, секретарь урынына — ■ язгыи, документ урынына — бәти) гражданлык алырга тиеш.
•Мәгарифчнең шул елдагы 3—4 санында Гаяс Максудов, боларга җавап рәвешендә, •Караш аермалары» дигән мәкале урнаштыра. Мәкаләдә фәнни тамгалар мәсьәләсе- иең гомумән язу, бигрәк тә тел мәсьәләсенә катнашы юклыгы әйтелә, «катгый ихтыяҗ аңлашылып җитсә, язу өчен дә латинча алырбыз, бу килечек өчен бер хәзерлек булыр» диелә.
Татар әдәби теле ничек булырга тиешлек мәсьәләсенә тукталып. Гаяс агай бер гяне культуралы телнең дә үз сүзләре белән генә чикленел кала алмавын әйтә. Гаяс Максудов чыгышлары, нигездә, «Әдәби һәм фәнни бөтен бер татар теле»нең төп принципларын аңлатуга, киң массага аңлаешлы татар әдәби теле булдыру юлындагы практик чараларга багышланган. Ул әдәби телнең башка телләр йогынтысыннан изоляцияләнгән булуын мемкин санамый. Телебезгә халыкара сүзләрнаң һаман күбрәк керә барачагын, рус һем башка халыклар теле йогынтысын да таный. Әмма башка телләрдән сүзләр алуда билгелә принциплардан чыгып эш ителергә, башбаштаклыкка юл куелмаска тиеш, ди.
Гаяс Максудов орфография мәсьәләсендә дә киң халык массасы өчен уңайлыкны бвренчь планга куйды. Ул, мәсәлән, орфография мәсьәләләре буенча 1929 елның 23 маенда үткәрелгән конференциядә чыгыш ясап, орфографиянең тар лингвистлар очсн генә булмавын, халык куллануы өчен уңайлы орфография эшләнергә тиешлеген әйтте, фонетик принцип белән кирәгеннән артык мавыгуны тәнкыйть итте, күл кенә практик тәкъдимнәр ясады. Аның бу чыгышы язма рәвештә хәзергәчә сакланган.
Гаяс агай үз фәне математиканы гаять тирөнтен белүче, таләпчән укытучы, оста методист та була. Ул физика-математика кебек тегел фәннәрне яхшы белмәүче кеше (бигрәк тә техник уку йортларында) уңышлы укый алмый, шунлыктан аннан яхшы белгеч хозерләнел чыгуга исәп тотып булмый дигән карашта була. Имтихан вакытларында 6/ фәннәрдән аеруча таләпчөнлекне алга сөрә. Шуңа күрә аның укучылары математика дәресләрендә үзләрен бик киеренке хис итәләр. Педагогия техникумында Гаястан дәрес алган һем шигырьләр язу белән дә шегыльләнгән бер укучының үз кеидәлек дәфтәренә:
Гаяс абзый Максуд җырын җырлап. Үз җырымның коен оныттым,—
Дип азып куюы очраклы хәл булмаска охшый. Гомумән алганда, ул бик күп укучыларының һем кордашларының хәтерендә җылы хисләр калдырган.