Логотип Казан Утлары
Роман

ТЫН ЕЛГА БУЕНДА


чын үзләренә алмаулары һәм күчәргә ашыкмаулары төзүчеләрне борчый иде. Прорабны әйткән дә юк. ул, бөтенләй кул селтәгән кебек, сонгы вакытларда килеп тә карамый башлады Бу көннәрдә вакытлыча торак төзелешенә күчерелгән буяучылар звеносы башлыгы булып йөргән Фарук белән бригадир Кузнецов квартирны сонгы тапкыр карап чыктылар Монда һәр нәрсә үз урынында, бүлмәләр ялт игеп тора, якты, җылы һәм моның.
Кузнецов белән Фарук шулай үзара кннәш итеп алдылар да Ютда- шевка шалтыраттылар Гизлән жннел кара машина дүрт катлы яна йорт янын» килеп туктады. Юлдашев, үзенең тиздән күчәчәк квартирын җентекләп карап чыккач, артык аны моны әйтмәде. Анын төсендә елмаю һ»м артык куану билгеләре булмаган кебек, ризасызлык та сизелмәде. Юлдашев кпйбер бүлмәләрне кябпт-кабат карап чыкты .Мактап яки хзрлап бер ааыз сүз әйтсә икән. Тик бригадир инде күчәргә взкыг җитүен айтеп, үзенә квартир ачкычын тәкъдим иткәч кенә теле ачылды:
— Хатын килеп карасын әле Аннан күз күрер.
улса була якәя энә күзеннән үткәрү Хуҗаларга теге» се ошаса, монысы ошамый, монысы ошаса, тегесе . Ванна булып ваннаны дүрт тапкыр күчереп кхярга туры килде. Сонгы көннәрдә квартирда барлык эшләр төгәлләнгән, идәннәр кипкән, инде күчеп килергә мям- кин ияе кебек. Әле хуҗаларның һаман квартир ачкы
стеналар көзге кебек тигез, шома иде.
— Бик шәп* — диде Кузнецов.
— Инде шәплекнең аръягында! Барып чыккан бу. бәреп еккан,—днп Фарук бригадир сүзләренә печать басты.
— Инде хәзер дә гаеп тапмаслар!
— Дөрес! Турыны кыек днп булмый, сүз әйтерлек жире юк инде
Поликлиникада эш кене беткәч, яна квартирны карарга Юлдашев- нын хатыны Зәйтүнә Хикмәтовна да килеп җитте. Ул, ире кебек үк, һәр бүлмәне, һәр почмакны җентекләп карап чыкты, әлегә күчәргә ашыкмауларын әйтте.
— Нигә? — Бригадирның борынына бөрчск-бөрчек тир бәреп чыкты.
— Кухняны икенче төскә буярга кирәк. Бу төс бармый. Түр бүлмәнең идәне начар буялган. Коридордагы буяунын төсе мина ошамый...
— Тагы?
Кузнецовның чырае караңгыланды, анын соравы да җавапсыз калды. Бу квартирны буйый-буйый тәмам туеп беткән бригадир Юлдашевнын үзенең бернинди дә искәртү ясамавын, барысыннан да риза сыман та- вышсыз-тынсыз гына китеп барганын әйткәч, Зәйтүнә Хикмәтовна ана карамыйча гына сөйләнеп куйды:
— Зариф Салихович белән минем фикер бер.
— Монда, безнеңчә, яңадан кул тыгарлык урын юк,—дип, бригадир Кузнецов үз фикерендә калганын әйтте.
Баш инженерның хатыны дәшмәде, артык юанмыйча китеп тә барды.
Икенче көнне прораб бу квартирга эшчеләр җибәрмәде. Чөнки Васил Сафиннын кушуы шулай иде. Ул хуҗалардан сон квартирны үзе килеп карады, аннары катгый карарга килде.
Васил, әллә Никигнннын үзе белән киңәшеп карарга микән, дип фикер йөртсә дә, соңра бу уеннан кире кайтты. Кайнар эздән Юлдашевка телефоннан шалтыратты, тавышы калтыраса да, тыныч сөйләшергә тырышты. Озак көтәргә туры килмәде. Дүрт катлы яна йорт янына янадан кара җинсл машина һәм иске, әрсез газик килеп туктады. Юлдашевлар ирле- хатынлы килгәннәр булып чыкты. Өчәүләп квартирны карарга керештеләр. Юлдашев саран гына елмайды:
— Сезгә кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен рәхмәттән башлыйммы сүзне?
— Нинди рәхмәт? — дип гаҗәпләнә калды Васил.
Зәйтүнә Хикмәтовна иңбашларын селкетеп куйды.
Алар бер бүлмәне карап, икенчесенә күчәргә өлгермәделәр, кемдер сак кына ишеккә шакыды һәм килеп тә керде. Аның өстендә язгы-көзге пальто, башында эшләпә, аягында резин итекләр булып, кара галстугы бер якка кыйгаеп тора, болай төсенә-битенә карап урта яшьләрдәге кеше икәнен чамаларлык иде. Әле яңа гына кырынган булса кирәк, ияк- яңаклары шоп-шома һәм үзеннән одеколон исе аңкый нде. Василлар аны кем дип тә уйларга белмәделәр. Алар белән тыйнак кына күрешеп чыкканнан сон. документын күрсәтте. Юлдашев, аның үзенә сиздермәскә тырышып, бу кешене баштанаяк күзләре белән сөзеп чыкты. Сагая төшебрәк ана сорау куйды:
— йомышыгыз кайсыбызда иде?
— һәр икегездә дә.
Юлдашевнын күзләре зур ачылды, бармак очларына ниндидер сзткыя калгырау йөгерде Аныңча, монда бу кеШенен катнашып йөрүе артык, бер дә кирәк түгел нде. Шуны күздә тотып ул әйтә куйды:
— Без тиздән бушыйбыз. Сез конторага барып, бераз көтсәгез, ничек булыр?
Теге бер дә исе китмичә генә үзенекен итте:
— Алай да ярар иде дә. Әйдә, бер очрашкач, сездән аерылмыйм инде.
Васил эндәшмәгән кебек. Юлдашев та ана каршы килеп бер суз әйтмәде. Ииә-җсптән әле генә төшкән затлы кием кебек һәр җире, һәр төше күңелгә куш килерлек квартирның бәген җирен җентекләп карап чыккач, Васил Юлдашевка карап сүз кушты:
— Я, пичек, кабул итәрлекме?
Юлдашевлар ирле-хатынлы, ни әйтергә белмичәрәк, бер-берсенә караштылар да, сүз катырга батырчылык итә алмыйча, тынып калдылар.
— Минемчә, бу һәр яктан төгәлләнгән, яңадан кул тидерәсе юк. Хуҗаларга күчәргә дә рәхәтләнеп торырга,— дип үз соравына \зе жавап кайтарды Васил.
Юлдашев сүзсез катып калды. Бу төз борынлы, зур соры күзле кеше — республика газетасының үз хәбәрчесе, монда аларны көлкегә калдыру өчен кем тарафыннандыр юри чакырып алынгандыр кебек тоелды аңа. Хәбәрче шунда кинәт кенә сүзгә кушылып китте
— Мин сезнең соравыгызны айлап бетермим, иптәш Сафин. Бу йорт биг инде тапшырылган, һәр квартирда кешеләр тора. Ә сез бер квартирны кем кабул итәргә кирәклеге турында сөйлисез?
— Ничек әйтергә? — дип тукталып калды Васил. Юлдашев тз. хаты ны да, безне бәладән коткар, дигән кебек Василга карадылар Ул исә башта ык-мык килебрәк торды. Аннары әкрен тавыш белән салмак кына тел тибрәтте:
— Бу квартирның дефектлары к\брәк иде. Шулай туры килде.
Хәбәрче тагы сорады:
— Димәк, монда сез күченәсез, иптәш Юлдашев?
— Әйе, мин күчәргә уйлыйм.
— Барлык квартирларны да шушылай бик яхшы сыйфатлы итеп =
эшләтсәгез, сезне мактап бетерерлек булмас. °
— Билгеле, сыйфатны беренче планга куябыз,— диде Юлдашев, 5 Хәбәрченен зур соры күзләре хәйләкәр елмаеп кысыла төште
— Ничектер мона ышанып бетәсе килми, иптәшләр.
Василга да уңайсызрак булып китте. Каян килеп юлыкты сон әле бу * хәбәрче?! Әллә ниләр язып чыгаруы бар аның. Әмма ничек кенә булма- □ сын, бу зур газетаның вәкиле алдында хәйлә корып сөйләшүнең файл бирмәячәген уена бик ачык китерде ул. Аннары, хәбәрченен тел төбен-» караганда, авын дөнья күргән кеше булуын һәм төзү эшләре белән дә яхшы ук хәбәрдар икәнлеген абайлап алды. Үзен дә, Юлдашевны да кыенрак хәлдән чыгару нияте белән шулай әй гергә тиеш тапты
— Билгеле, сыйфат өчен көрәш иң авыры. Кимчелекләргә килгәндә, алары житәрлек. Барсын да ал да гөл итәргә күп кирәк әле, күп
— Шуныи өчен һәркаЙсыбыз тырышабыз да,— диде хәбәрче
Юлдашев, ничектер, әллә ачылып сөйләшергә теләмәде, әллә уңайсызлык кичерде, Васил белән хәбәрченен гәпләшүенә дә кушылмады. Хәбәрче моны аңлы һавалануы, үзен эре тотуы дип санаса. Васил исә бу хәлгә әллә ни илтифат бирмәде. Инде эш беткән санап, квартирдан чыгып, коридор баскычыннан төшешли, хәбәрче төзелеш җитәкчеләренә һич көтелмәгәнчә шулай мөрәҗәгать HI ie:
— Әйдәгез әле, берничә квартирны карап чыгыйк
Мондый тәкъдимгә каршы килеп нишлисен инде? Каршы килеп тә, уңай якт.чн да сүз кыстыручы булмады. Васил юл өстендәге бер квартирның звоногына басты. Ул арада Юлдашевнын хатыны бер сүз дә әйтми китеп барды. Озакламый ишек ачылды. Изүе ярым ачык яшь кенә бер хатын: «Рәхим итегез»,— диде. Монда иң нык күзгә ташланганы—өн тулы балалар иде. Аларны балалар бакчасы дип үк атап булмаса да. саннары аз түгел иде. Хәбәрче квартир эчен карап чыккач, Юлдашев белән Василга текәлеп әйтте:
— Аерма зур. Монда инде идән такталары да «авызларын» ача башлаганнар. Буяулары да әллә ни түгел, юкарак. Стеналарга да матур накат төшерелмәгән. Тәрәзә рамнарында ялгаулы пыялалар да бар...— Ул барысын да әйтеп бетермәде,
Юлдашев аның әйткәннәре белән ризалашырга теләмәде:
— Бу хәтле бала-чага белән тәртип буламы сон? Нинди автомашиналар тәгәрәтеп уйныйлар, атлар, филләр, аннары ни хәтле тимер-томыр,- Боларга тимер идән дә чыдамас.
— Эш анда 1ына микән? — диде хәбәрче.
ТЫН КЛГА БУЕНДА
Ләкин берсе дә ана жаваП бирергә ашыкмады. Тагы да ике квартирга кереп чыккач, хәбәрче башкача аларны борчымады. Ул төзелеш җитәкчеләренә бик аңлашылырлык итеп, кулларын җәеп әйтте;
— Җир белән күк аермасы...
Юлдашев кызарынды, бүртенде, ни әйтергә белми ык-мык килеп торды. Василга да уңайсыз, чөнки хәбәрче сүзләрендә дөреслек, хаклык ярылып ята иде. Алай да сыйфат өчен тартышмыйлар түгел бит алар. Моннан күз йому шулай ук дөреслеккә туры килмәс иде Шуны уйлап:
— Без бу йортны начар сыйфат белән тапшырмадык. Торучылар, күчкәч, синен сыйфатына карап торамы сонэ Тегесен кага, монысын элә, ышкый-кыра, һәркем үзенчә мөгез чыгара. Аннары үзе үк безне сүтә,— диде.
— Юк, мин ул тиклесен инкарь итәргә җыенмыйм — диде хәбәрче. Суынып җитмәс’борын яна эздән Васил сүзләрен Юлдашев күтәреп алды:
— Именно дөрес әйтә иптәш Сафин. Киемне генә алып карыйк, кибеттән сатып алып бер киден, ике киден, инде анда азмы-күпме үзгәреш сизелә башлый: җыерыла, сәдәфләре өзелә, төсе китә. Файдалануга тапшырылган башка нәрсәләргә карага да бу шулай, хәбәрче иптәш. Ни генә булмасын, йортмы ул, складмы ул. машинамы яки киемме —һәр- кайсы көн үткән саен үзгәрә, тузуга таба бара...
— Бәхәсләшмим. Ләкин сыйфат һәркайда бер тигез яхшы булырга тиеш,— дип өзеп әйтте хәбәрче.
Башкача сүз көрәштермәделәр, һәркайсы үз юлы белән китте.
Васил кабинетына кайтып, агымдагы эшләр белән шөгыльләнеп утырганда тагы да теге хәбәрче килеп керде, анык эшен бүлдерде. Хәбәрче төзелеш эшләренә кагылышлы хәлләр турында бер-бер артлы сораулар яудырырга кереште. Васил саннар, фактларны урыны килгән саен әйтә торды. Ул участокларда эшләренең начар бармавын белә, шунлыктан хәбәрче сорауларына кыю җавап кайтара һәм шуның белән бер үк вакытта бу ят кеше алдында ниндидер кау шаулы хисләрдән дә бөтенләйгә азат түгел иде. Хәбәрче аның янында шактый озак утырды. Эше бетге, күрәсен, ак тышлы блокнотын ябып куйгач, ул папирос кабызды да, һавага зәнгәр төтеннәр очыра-очыра, аеруча бер тәм белән тарта башлады. Ул артык сораштырмый иде инде. Бер ара Васил, анын үзе белән кызыксынып, сорап куйды:
— Безнен якларда озак буласызмы әле?
— Анык әйтә алмыйм, бер килгәч, әйбәтләбрәк танышырга кирәк. Минем үземнен туган авылым да бу тирәләрдән ерак түгел. Бу урыннар мина яшь чактан ук танышка күрә, хәзер бигрәк тә кызыксындыра. Нинди зур үсеш бу якларда, нинди гигантлар калкып чыгачак! Мин шулар турында берничә очерк язарга җыенам. Шулай булгач, бирегә ешрак килергә туры килер. Ә хәзергә, между прочим . Кимчелекле якларда җитәрлек булса кирәк сездә. Аерым шәхесләр мина охшап җитми, бигрәк тә җитәкче иптәшләр арасында...
Кинәт телефон шалтырап, хәбәрче сүзеннән бүленеп калды Васил телефон трубкасын алып колагына куйды:
— Юлдашев әле бу...
«— Тыңлыйм сезне, Зариф Салихович...
— Бу эшнең сузылуы үземнен дә эчне пошыра башлады инде Чик куярга бик вакыт кебек,— диде Юлдашев трубкадан.
— Нәрсәгә чик куярга?
— Күчү-күченү мәсьәләсен әйтүем инде.
— Бергәләп карадык ич. Рәхим итеп күченегез, Зариф Салихович.
— Эш бер миндә генә булса...
— Тагы нәрсә килеп чыкты?
Юлдашев бераз тукталып торды, кемгәдер нидер әйтте дә яна.ттч үтенгән сыман әкрен тавыш белән дәвам итте
— Кухняның идәнен, коридорның стеналарын тагы бер кат буяп
чыгарга кирәк. Сабыр итегез, ни әйтәчәгегезне белам. Мина калса, шул килеш тә ярар сыман да бит. Хатын каршы Врач кеше бит. анын зәвы гына төшенеп жнтмәссен. *
Василның төсе күңелсезләнә баруы борын яфракларының кинәюен- § нән үк сизелеп тора иде. 5
— Акламыйм мин сезне. Зариф Салихович, безнең белән бергәләп 2 Йөргәндә Зәйтүнә Хикмәтовна бер сүз дә әйтмәде ич Мин инде аны яна < квартирдан бик канәгать калгандыр дип уйлаган идем Күрэсен .
— Күрәсең, оялгандыр,— дни ялгап алып китте Юлдашев.—Ана “
гына калгач, сатулашмыйк инде, тагы бер кат сылап чыгудан әллә = ни булмас. -
Васил телефон трубкасын колагына тогкан килеш тын калды, ни дип ф әйтергә ана? Ахырында
— Хатыныгыз белән ничек тә уртак тел табарсыз,—дип трубканы *
куйды *
В олай ла сиземләү һәм төсмерләү куәсе көчле булган хәбәрче бу сөй 2 ләшүнен нәрсәгә кайтып калуын өстәмә сораусыз да бик яхшы төшенде < Төсенә үк чыккан бер усаллык белән әйтә куйды “•
— Бүтән йортларны кабул иткәндә мондый таләпләр куймый торган <
дыр бит иптәш Юлдашев? 2
— Әлегә андый хәлнен булганы юк шикелле,— диде Васил. *
Ничәдер көн үткәч, инде бу йөруләр. бу сөйләшүләр онытылып бет-*
язгач, республика газетасында әче телле фельетон басылып чыкты Анда Юлдашевның яна квартир алуы дәүләткә бик кыйммәткә төшүе турында каты тәнкыйть сүзләре әйтелгән, баш инженерның бармагы үзенә таба кәкре булуы турында тәфсилле рәвештә язылган иде Бу вакыгга Юлдашевлар яна квартирга күченгәннәр иде инде Фельетон күзләренә күренгәч, гаиләдә каты тавыш купты, табак-савыг шалтырады Ире хатынын гаепләде, хатыны ирен гаепләде
— Барысы да синен капризларын аркасында килеп чыкты —диде Зариф Салихович
— Юк. син гөп котыртчы Монысы ярамый, тегесе начар. дип кем әйгә иде?
— Анысы башта, ә соныннатР — диде ире.
— Соңыннан да син ошатмадык, мин синен әйткәннәренә кушылдым һәм шунын белән ялгыштым,— диде Зәйтүнә Хикмәтовна.
— Ярар, куйсана, хатыннарның бер кайчан да гаепле булганнары юк. һәрвакыт ирләр гаепле... Ана китсә, фельетонда сине телгә алучы юк. Бөтен гаеп минем өскә төшә,— диде Зариф Салихович.
Буласы булган, хәзер сүз көрәштереп торудан мәгънә юк иде инде. Шулай да ир белән хатын шактый вакыт рәтлән сөйләшмичә бер берсенә төсләрен бозып йөрделәр Юлдашев фельетонны газетадан кисеп алып, куен кесәсенә тыкты Ул. үзенен асылда гаебе бармы-юкмы икәнен уйламастан. бәген кунеле белән хәбәрчегә ачуланды. Алай гынамы сон! Сафии Хәер, фельетонда анын турында дя берничә тешле генә жөмлә бар нде барын Болар юри шомарту өчен, күзгә төген жибәрү өчен генә булса кирәк, дип уйлады Юлдашен Анынчп. Васил, һич югындл. хәбәрче анын кабинетында утырган чатында, телефоннан сөйләшмәскә Аер.р хәйлә табарга тиеш иде. Димәк, Сафин да теләпме-телэмнчәме. Юлда- шснка каршы булып чыга. Ул шундыйрак иәтижәгә килде ничек кенә булмасын, акланырга, үз бетенә төшкән тапны кырып ташларга теләде ул. һәм көннәрдән бер көнне шул ниятен та мәлгә ашыру тс.ые белән партком секретаре янына китте.
Өченче бүлек
Ул көнне Василнын һич нәрсәгә кулы бармады. Ярый әле, әллә анык авыр кичерешләргә тап булып йөрүен белеп, әллә йомыш-юллары булмау сәбәпле, ул хәтле борчучы булмады. Төш авышып шактый вакытлар уткән иде инде. Ничек әле бу, күрше бүлмәләрдә шаулашып сөйләшкаа авазлар да ишетелми, арифмометрнын өзлексез текелдәве дә колакны тондырмый, коридорда да аяк тавышлары ишетелми Нигә әле анык сәгатенә карарга да акылына килмәгән? Караса — сәгате туктап калган, ул аны иртән борырга оныткан икән ләбаса. Васил конторада гадәттәге шау-шуның басылуыннан хезмәт көненең узганын, хезмәткәрләрвеа өйләренә кайтып кигкәнлекләрен чамалады
Басылып кына эшләп йөргәндә авылдан телеграмма килеп төште, һава шартларының начар булуы сәбәпле, анда кичегеп кайтуы, ниһаять, гаилә башына төшкән авыр кайгы...
Ул кайтканда әтисе вафат булган иде инде. Васил әтисе картнын соңгы сүзләрен ишетә алмады. Тик ана атанын ахыр сулышына кадәр сөекле улын көтүе, аның исемен телдән төшермәве турында ирештерделәр. Васил әтисен җирләшеп, соңгы юлга озатышып килде. Ике кич өйләрендә кунды.
Иртәгесен көн аяз иде Кайчандыр үзе мал саклаган, уйнап йөргән чишмә тавы буйларын, яңадан кайтмас өчен артта калган үсмер чак эзләреннән йөрде. Әнисен үз янына торырга чакырса да, ризалата алмады, карчыкның туган авылыннан, йортыннан һәм күрше-күләннән аерыласы килмәде. Аннары «Җеназамны укырга карчык-корчык та табылмас, анда гел җыен яшь-жилбәзәк арасында»,— диде.
Шәһәргә, хатыны янына да кереп чыкты ул. Нурзилә аны сагынып каршылаган кебек тоелды, мәгәр әллә ни янып торган кайнарлык һәм жылы хисләр белән озатмады, һаман да бер балык башы. Васил урынында бәлки икенче берәү булса, гаиләдә килеп туган бу аңлашылмаучылыкны башкачарак чишәр иде, ләкин чишәр иде. Нигә сон әле ул. тормышның үз агымы белән килешеп яшәгән ваемсыз кеше сыман, булган хәл белән ризалаша > Үзенен алдына килеп баскан бу сорауга каршы Васил «Түзик. Ашыкмыйк. Тормыш катлаулы нәрсә. Тик шунысы ачык — мине уңышлы кешеләр рәтенә кертеп булмый»,—дип исәп йөртте.
Кинәт кенә телефон шалтырап, Василны уйларыннан бүлдерде. Шал-тыратучы Нәриманов иде.
— Бүген бит кыска көн,— дип сүзен башлады Нәриманов — Ин элек сезнең квартирыгызны сорадым. Телефонисткалар Сафин фамилияле кешенен квартирын тапмадылар. Үзләре белеп аннан гостиницага шалтыраттылар Анда да юк. Шуннан сон мин эшли торган җирегезне сорадым. Бу тиклесе сүз уңаеннан гына. Ниләр бетереп ятасыз, Васил Закирович?
Василның иреннәренә әкренләп елмаю яктылыгы чыга башлады, баягы сүрәнлек үзеннән-үзе югала барды.
— Әллә ни кырган эш юк дисәм, дөрес булмас. Картлар әйтмешли, сезнен фатихагызда хәрәкәт итеп ятабыз шунда. Үзегездә ниләр бар?
— Күченәбез.
— Озакка барырмы әле?
— Эшләр болаи барса, яна елларга хуҗалыкларның күбесе күченеп бетәр инде.
— Җәмәгать биналары төзү ничегрәк?
■ •— Менә нәкъ өстенә генә китереп бастыгыз, Васил Закирович Үзем 1Ә шул турыдан сүз кузгатмакчы идем әле
— Ничек алай?
— Шулай, килеп терәлмәсәк тә, шунар якынрак торабыз.
— Нәрсә, әллә материал җитмиме? _
— Ул тиклесе дә бик ал да гел түгел гүгелен Әмма безгә яхшы һөнәр-
ie ташчылар кирәк иде. 5
— Алар безгә дә кирәк,— диде Васил
— Сезнең икенче чут. Бәлки шефларыгыз янына килеп китәрсез. 3
Анда ничегрәк итәргә икәнен сөйләшер идек. Барыбер иргәгә ял көне бит :ездәге рабочий класс өчен. Бергә-бергә ял да итәр идек, балыкка батырга да була. “
Иртәге көнне кайда һәм ничек уздыру турында Василның бертөрле = тә исәп йөрткәне юк иде. Бәлки Зиннурларга барса гына инде. Аларны £ та хәтсез вакытлардан бирле күргәне юк ич. Хәер, ул аларга башка чак * га да бара ала бит әле. Ул Нәриманов тәкъдиме белән ризалашты _ Озакламый, әрсез газикка утырып, юлга чыкты
Чыннан да ана бераз һава алмаштыру кирәктер дә Сынык кәефе дә * ялганмасмы, күңеле азрак тынычланмасмы? Ул гына да түгел, шефлар- £ нын хәл-әхвәлләрен дә белеп торырга кирәк ич. <
Акъярның яртысы күченгән иде инде Шулай да механизаторлар һәм х терлекчелек фермаларында эшләүчеләрнең өйләре үз урыннарында иде * Председатель үзе дә күчмәгән икән әле. Нариманов өендә чәй эчеп, га л мик ялгадылар да, колхозга авыл хуҗалыгы йөкләмәләрен уңышлы үтә £ тән өчен республика оешмаларыннан бүләк итеп бирелгән өр-яна о «Москвичжа утырып, колхоз күченә торган авылга юл тоттылар. Якында гына урман. Аны тирә-яктав, мал-туар кермәсен өчен һәм яман күзләрдән саклау өчен булса кирәк, киртәләр белән әйләндереп алганнар. Әле монда әллә ни күптән түгел килүендә үленең текә ярлары арасыннан ефәк тасма шикелле сузылган инешне күрә алмавына гаҗәпләнеп куйды Васил. Күп заманнар болыннар куенында яшеренеп яткан инешне буганнар, һәм көмеш төсле су ярлардан түгсләм-түтелам дигән шикелле салмак кына тирбәлеп тора. Елгадан естәрәк, үзен.» бер аерым шәһәрчек кебек, яна жәмагать биналары, терлекчелек каралтылары калкып килә.
Нәриманов Василны һәркайсы белән таныштыра, һәркайсы турында җанланып сөйләп бара иде
— Менә монысында сыерлар асрарбыз. Монысында ике йөз баш, тегесендә йөз илле баш. Әнә тегесендә «роддом», ягъни сыерларга бозаулау урыны, аннан арырак сарыклар фермасы булачак Менә ыинысы, хәзер без килеп керт эне, азык кухнясы .
Бу биналарның күбесе салынып бетеп килә, кайсыларының тубәләрев ябалар иде. Шулармы карап чыккач. Нәриманов үзенә генә хас бер елдамлык, яшьләрчә бер җитезлек белән Василга күз кысты
— Кырмыскалардай кыймылдап яткан көнебез инде безнең.
Васил нрексездән көлеп җибәрде, аның куанганлытын кузләренә чыккай очкыннар сөйли кебек.
— Оһо, сез кыймылдау дисез Кыймылдау тына түгел бу, бик зурдан купкансыз! һәркайсы таштан да кирпечтән, тимер бетоннан, тәт-тәт-тә!
— Болар инде теге колхозлар оешкандл ы кулаклардан калган салам тубәле абзарлар түгел,— днп Васнлнын әйткәннәрен җөпләде Нэра- манов.
— Эшегез әйбәт бара бит, тагы ни җитми?—дип сорады Васил.
— Мин сезгә телефоннан сөйләшкәндә үк әйттем бугай инде.
— I ашчылармы?
~ Әйе, яхшы квалификацияле ташчылар булса, адымнар кызулана беамаң.
— Мина калса, сез ашыгасыз кебек, иптәш Нәриманов. Әле киләсе елга көзен генә күчәчәк бит бу яна урынга фермаларыгыз. Җигешерсез ич?
— Җигешүен җитешербез дә, алданрак пошынмасан, тун итәгенә ут капкач кына кузгалу кебек булып чыга ул.
— Ну, дипломат сез,— диде Васил һәм шушы көннәрдә Акъярга ив әйбәт берничә ташчы җибәрергә булды.
Иртәгесен балыкка барырга сүз куештылар. Бу тарафлардан ерак түгел Акчарлак күле дип йөртелгән, суы үз алдына зәңгәрләнеп, урын-урын кара кучкылланып торган, әкияттәге сыман матур, камышлы кул Василга таныш, аның анда жәй көне булганы бар иде. Шуны исенә төшереп, Васил әйтә куйды:
— Балык бармы?
— Балыкның ннндие 1енә әле, карп! — диде Нәриманов.
— Алайса иртүк шунда юл тотарбыз. Көндез җилли башласа, буш кул белән кайтырга туры килер.
— Анысы, баргач-баргач, буш кул белән кайтмабыз инде. Бер дә балык капмаса, балыкчылардан алырбыз. Безнен балыкчылар звеносы бар ич,— диде Нәриманов.
— Менә ничек, шәп! — дип гаҗәпләнде Васил
— Безнен Акчарлак күлендә кыр үрдәкләре дә җитәрлек. Булмаса, үрдәк атарбыз. Икебезгә бер мылтык, иске булса да, бик шәп минем бирдәнкә.
— Үрдәкләр киткәндер бит инде,— диде Васил.
— Юк әле, китеп бетмәгәннәр. Бер ишеләре китте, бер ишеләре калды, дигәндәй, нинди порода бит, ул шуңа карый.
...Авыл клубында яңа картина күрсәтелергә тиеш иде. Васил билет алып керде дә урта рәтләрдәге эскәмиягә барып угырды. Ана монда барысы да ят, бер 1енә танышы да юк, җитмәсә кешеләр ана әледән-але карыйлар. Егетләр үзара шаяртып сүзләр әйтешәләр, кызлар чырык- чырык көлешәләр Нигә сон ул да шулар шикелле шаяра, уйный алмый, әллә андый чаклары үтеп киткәнме инде? Юк, ана кызлар белән шаярырга ярамый инде. Ул — бала атасы.
Васил угыра торган рәт яртылаш буш диярлек. Халык әкренләп керә, эскәмияләрдә урыннар азая бара иде. Васил сабырсызланып кино башлануын көтеп утырганда, шул ук рәгкә таныш төс, таныш гәүдә килеп керде Василга калса, ниндидер саф җил. рәхәтлек сугылып үткән кебек булды, бөтен гәүдәсеннән ниндидер кайнар дулкын йөгереп үгкән кебек тоелды. Каушаганрак бер хәлдә:
— Гөлзадә! — диде ул.
— Васил абый, сез ничек монда?
— Минем янда урын буш, килегез, утырыгыз.
Гөлзадәнең биг алмаларына куе алсулык йөгерде, ул башта ни әйтергә белмичә югалыбрак торды да аннары, кинәт үзен кулга алып булса кирәк, Васил янына килеп угырды. Ләкин ике арада шактый буш уры-4 калды, Гөлзадә тарсына һәм ояла иде. күрәсең. Бер мәлгә икесе дә. кау , шап калгандай, тып-тын утырдылар. Ни дип башларга, нидән тотынырга? Васил мона җавап таба алмады. Мәгәр, ничек кенә булмасын, ул ялгыз түгел һәм баштагы кебек ямансу да түгел иде. Гөлзадә исә, башгара< әллә ни кичерешләргә бирелмәсә дә, бара-тора бер янып, бер көеп утыр* башлады Әллә ничек кенә шунда: «Сез ничек монда?> — дигән сүз ычкынып кипе аның теленнән. Дөреслектә, ул Акьярга башлыкларына» килүен ишеткән, иртәгесен аның машинасына утырып төзелешкә кайтУ турында сорамакчы да иде кыз. Аннары ул бер үзе генә түгел биг әле биредә.. Хәзер менә кайту турында ничегрәк сорашырга, сүзне ничегрәм башлап җибәрергә? Аны ничек игеп искәртергә?
Гөлзадә артына борылып, күзләре белән кемнедер эзләгәндә, Васил кинәг әйтә куйды:
— Егыласыз биг, ул хәтле каерылып карамагыз!
— Күренми шул.— диде Гөлзадә.
Васил алгырэганрак бер төстә кызга карагач кына Гөлзадә эшнең нәрсәдә икәнен абайлап алды һәм нигә пошынуы турында әйтте
— Мин бит үзем генә түгел, Васил абый, кунак кызым да бар иде.
— Ул кем тагы?
— Мәдинә.
— Ник килмәде сон ул клубка?
— Үзем дә менә шуна аптырыйм инде, нигә тоткарлангандыр, әллә артта утыра инде шунда? Картинаны ничек кирәк алай карасалар да, гомуми тәэсир алай начар булмады. Кино беткәч, кешеләр һава алмаштырып, папирос көйрәтеп кергән арада эскәмияләрне сгена кырыйларына урнаштырдылар, бню ф «чен урын Ә3< р ■ ' ■ !әр Нигәдер Василның да аяклары өйгә тартмады, урамга чыгып папирос тартып алды да яңадан клүбка керде. Кызлар бер ® якга, аларга каршы як стенада егетләр тезелешеп утырган. Берсеннән- х берсе саф. берсеннән берсе матур киенгән, яшьлек һәм ЯЛкын. кайнар хис = сириец юрган кызлар арасында Гөлзадәнең булуы Васил өчен ничектер < яшерен бер шатлык иде. Озакламый кемнеңдер йөгерек бармаклары баян о. телләрен тибрәтте, һәм мснлы да, дәртләндергеч тә булып татарча бию х кие янгырады. Егетләр, кызлар бер-бер артлы биергә чыга башлауга. * кемне сайларга белмичә аптырап торган шикеллерәк як-ягына каранган £ Гөлзадә Василга таба аглады. Васил шундук урыныннан торды, сак кына => итеп кызның кулларыннан тотты. Башта ул бер-яке ялгыш адым ясады. и ләкин бу хатасын тиз төзәтте, кыз белән бер тактка җиңел генә хәрәкәт игә, бии башлады. Анык бу халәтен Гөлзадә дә бик тиз сизенеп алды Василның күптән биегәне юк иде. Шунлыктан булса кирәк, башта ана кыенрак шикелле тоелды, әмма кешеләр кайнашкан түгәрәкне әйләнә- Әйләнә, ул тиз күнекте, тиз үзләште. Беренче турдан сон. бер кадәр ял игкәч, яшьләр тагы биюләрен дәвам иттерделәр. Васил белән Гөлзадә дә Шул ук түгәрәк эчендә бөтерелделәр. Ләкин Василның күңелендә кинәт кенә ниндидер эчке бер таргыш уянды. Бер үк вакытта аның бу давыл-дан, бу әйләнештән, бу күнеллелектән чыгасы килми. Әмма, җәйге челлә вакытында урманга биргәч сырып алган черкиләр кебек, борчулы уйлар ана тынгылык бирми иде.
— Сезнең белән биюе җиңел! — диде һич көтмәгәндә Гөлзадә Кыз нын йөрәк тибешен тойган, вакыг-вакыг аның тән ялкыны үз гәүдәсенә күчүне сизенгән Василга, бу сүзләрне ишеткәч, бер яктан, күңелле, икенче яктан, сәер иде. Алай да үзен борчый башлаган уйлар, кирәксез
" Гәпләр таралган кебек булдылар. Биюнең икенче туры бетәр алдыннан ■сил кызга үзенең китәргә теләгәнен, иртүк председатель белән Акчар лак күленә барасылары барлыгын әйтте. Васил җавап көтеп Гөлзадәнең күзләренә карады. Гик Гөлзадә бер сүз дә әйтмәде, дөресрәге, әйтә алмады Кызның болай да янып торган яңакларындагы алсулык тагы дз куера төште,
Вәсил ялгызы гына клубтан чыкты Ниндидер к»ч аны шундук китеп барудан тыеп калды. Клуб капкасы төбендә арлы бирле йөрергә тотынды. Бу Гөлзадә нинди җепләр белән үзенә тарта? Кыэиын очынып-тзлпы- нып биисе килә торгандыр, кереп карыйсы иде. хәзер кем белән әйләнә икән ул? Уй-исәпләренең очына чыга алмыйча, үзен билгесез бер халәттә хис иткән Васил, бер мәлне ишектән Гөлзадә чыгуын күреп, сөенеченнән чак кына кычкырып җибәрмәде. Кыз аны күрүгә, әллә шатлымаи. әллә Пжәпләнүдән, кулларын җәеп туктап калды « Менә анып жз»г'*ы шушы ■Кәй. Чыкты»,—дип куанды Васил. Чалт иткән ай яктысында сүзсез Г«м® урамнан атладылар.
S
ТЫН ВЛГА БУЕНДА
—• Үземә генә күнелсее иде Мене миңа юлдаш булдыгыз,—диде Васил.
— Сезгә әле безнең өйне узгач га барасы да барасы,—диде кыз
Урам тын булса да. кайдадыр еракта, авылның икенче башында бугай, мотор гөрелтесе ишетелә иде. Гөлзадә тегермән таргуын абайлап алды. Авыл яртылаш йоклый, тәрәзәләрнең байтагында утлар күренми, төнге тынЛык үзенең йокы пәрдәсен һаман саен күбрәк сара бара иде, Василның теленә нигәдер сүз килми, аңа калса, бу сөйкемле кыз белән сүзсез генә янәшә бару —үзе зур бәхет... Бу тынлык Гөлзадәгә ошап җитмәде, ахрысы, ул кинәт сүз башлады:
— Хәзер менә без йөргән бу урыннар су астында калачакмыни, Васил абый?
Кызнын бу соравы Василны айнытып җибәргән кебек булды.
— Әйе. бу тирәләргә су күтәреләчәк.— Бераз тын баргач, болан диде: — Яна урында нинди зур. матур авыл калка. Моңа сезнең Акъяр кешеләре үзләре дә тан калырлар әле.
— Мин бу төшләрнен су астында калачагын күз алдыма китерә алмыйм, һаман да шушында кайтырмын сыман.
— Билгеле, башта ямансурак булыр. Әмма кеше дигәнең тиз күнегә ул.
— Авылда һәркемнең телендә су басу... Күчү дә күченү,-- днп куйды Гөлзадә сузып кына.
— Авылыгызга бик еш кайтасызмы?
— Ял көннәрендә кайтмый калган чак бик сирәк.
— Кемнәрегез бар?
— Әти, әни, тагы бер энем дә бер сенлем.
— Әтиләрең эшли торганнардыр бит?
— Әйе, эшлиләр. Әти тракторчы, әни төрле эшләрдә йөри.
Васил сораулар бирүдән туктагач. Гөлзадә дә телен йоткан шикелле тынып калды. Алар салмак кына атлыйлар. Үз өйләре турына килеп киткәч. кызның йөрәге леп-леп тибә башлады һәм тәрәзәләрендә ут булуга ничектер кәефе кырылды төсле. Күрәсен, әле ятарга җыенмыйлар, радио тынлый торганнардыр яки. кем белә? Мәдинә? Нинди сәбәп, ул ник килмәде икән, әллә югыйсә үпкәләдеме? Әллә Гөлзадәгә өйләренә кереп калыргамы? «Гафу итегез, мин кайтып җиттем»,— дияргә дә капканы ачарга... Юк, алай дияргә геле әйләнмәде. Киресенчә, ул үз турларына җиткәч, адымнарын сизелерлек кызулата төште. Васил кызнын бу халәтенә төшенә алмады Берәр тыкрык арасы узгач. Гөлзадә тагы салмак кына атлап оара башлады. Нитә соң сүзгә бик саран булып чыкты әле бу Васил абыйсы? Беләсе иде: башында нинди уйлар бар икав? Гөлзадә башлыкларынын әтисе үлү турындагы күңелсез хәбәрне ишеткән иде инде. Әллә ничек кенә шунда ул хакта сорау килешеп бетмәс, кешенең җәрәхәтен янартыр кебек тоелды кызга.
Алар ашыкмыйча гына атладылар да атладылар. Күп өйләр, күп тыкрыклар артта калды Ниһаять, авылның урта урамын үтеп, басу капкасына якынлаштылар Аяк асты коры Көзнен шәфкатьсез жиле каяндыр бакчалардан һәм ындыр артларындагы куаклыклардан коелган яфракларны чокыр-чакыр җирләргә китереп тутырган. Йомшакка басып бару рәхәт, яфракларның кыштырдавы хәвефле дә сыман. Авылдан шактый ерактагы күпергә җиткәч, кире борылдылар. Болай янәшә бару Василга ифрат күңелле иде. Нигә сон әле ул бу Чибәркәйне култыклап алмый?!
Гөлзадәне шайтан котыртамы югыйсә, аның нишләве бу, әллә инде күнеле Васил абыйсына таба тартыла башладымы? Бу минутларда кыз үз-үзен аңламады 1 иле! Тирә ягында әллә никадәр егетләр була торып, хатынлы кешегә йөрәген ачарга тиешме ул? Хатыны ни исемле икән, нигә ул аны төзелешкә алып килми икән, беләсе иде? Юк, юк, ул анык белән болай гына йөри, Васил айыйсына күңелсез булмасын өчен генә йөри— 32
Васил абыйсы бит монда япа-ялгыз, беркемне дә белми, аннары начар кеше дә түгел ул. Теге чакта хат салгач, шундук жавабы килеп төште Кайтты Гөлзадә. И саташып бетә язды бит ул шул чакта. Ничек кенә эшләмәсен, тәки Рафисны акылга утыртты, ник бер генә бәйләнеп карасын хәзер. Ул аны нигәдер кызганып та куя. Ләкин нишләсен, аны сөйми ул, жанына ошамый ул анын. Егет хәзер Гөлзадәнең ул хисләрен аңлады шикелле...
Кук битендә болытлар куера иде. Көньяк офыкта аларны яктыртып, тулып килгән ай йозә. Тирә-як тын, ә шулай да кабарынкы болытлар атылалар. мөгаен, өстә җилдер. Кинәт кенә казлар каңгылдашканы ишетелүгә, Васил әсәренеп китте. Кыр казлары каңгылдаган тавышлар бер ерагайды, бер якынайды, аннары талгын гына ишетелә башлады, тагы якынайган кебек булды. Василның күзләре болытларда, өстә иде. Нихәтле генә тырышып карамасын, ул киек казларны күрә алмады. Тик төньякта ай нурларыннан көмешләнә барган болытлар һаман ишәяләр. Сөйләшә китсәләр, Гөлзадә дә кыр казлары тавышын күңеле ямансылап тыңлаган икән.
w
— Нигә алар төнлә очалар икән? — дип сорады кыз. =
— Бу кошларның үзләрен саклау инстинктларыдыр. Төнлә аучылар- =
дан куркыныч юк. Кыр казлары көндезләрен җайлы урыннар сайлап ял итәргә төшәләр. Туеналар. Төнен тагы сәфәргә... о.
— Мичек юлны ялгышмыйлар диген! к
— Ялгышмыйлар,—диде Васил.—Араларында юл салып очучы карт *
каз — ияртүчеләре була. Ул инде бу озын юлларны әллә ничә тапкыр “ үткән. э
— Аларнын да, димәк, бригадирлары бар! и
— Бар.
— Кызык кына бу табигать, кызык кына бу тормыш...— Гөлзадә әйтеп бетермәде, уйлары тагы кыр казлары тирәсендә чуалды. Аның өлкәннәрдән кыр казлары, кыр үрдәкләре очканда аларны санарга ярамавы, санасаң, җеп булып тезелгән өчпочмакларының таралуы, тагы әллә ниләр турында ишеткәне бар. Шул хакта чак-чак кына тел тибрәтми калды. Чөнки соңыннан Васил абыйсы алдында үзенә уңайсыз булыр шикелле тоелды.
— Төзелешкә кайчан кайтасыз? — дип сорады Васил.
— Исәп иртәгә кичкә иде дә бит...
Кызның тел төбе нәрсәдә икәнен Васил әйтелеп бетмәгән ярты җөмләдән үк абайлап алды.
— Сезнең исәп минем исәп белән бер икән. Бергә кайтырбыз. Мин сезгә кичкырын сугылырмын,—диде Васил.
— Сез безнең өйне белмисез бит әле. Капка төбендә сиртмәле кое...
Васил серле генә елмаеп, ашыкмыйча гына әйтте:
— Белом! Сезнең өйнең кайда икәнен Нәрнмановның күрсәткәне бар миңа.
Васил кызның бармак очларыннан саклык белән генә тотып алып, аңа татлы йокы, тәмле төшләр юрап саубуллашты.
Гөлзадә капкадан кергәч, үзләренең ишек алларының кинәт яктырганын күреп гаҗәпсенде. Күккә карады — ай, үз тирәсендәге болытларны куып тараткан шикелле, үзенең көмеш төсе белән кызга карап елмая. Өйдәгеләр ятмаганнар иде әле. Ак өйдә гөлләргә күмелгән олы якта Мәдинә китап укып утыра иде. Гөлзадәне күргәч, урыныннан торды да ишек катына килде. Мәдинәнең җнңелчә генә аксавын абайлады Iөлэадә
— Клубка нигә килмәдең? Көтә көтә гарык булдым сине...
— Баскыч төбеннән төшкәндә ялгыш басып үкчәмне авырттырдым. Бара алмый кире борылырга туры килде. Хәзер инде ннчаваланып бара
•К. Ул М 4.
ТЫН КЛГА БУЕНДА
— Менә ничек? — Гөлзадә иңбашларын селкетте.
— Васил Закировичны күрдеңме?
— Күрдем,— Гөлзадәнең кызарынуын Мәдинә сизмәде.
— Әйттеңме?
— Әйттем. Безне дә апкитә...
Кызлар икесе бергә түр яктагы йомшак киң караватка урын Жәеп яттылар. Мәдинә, киноның ничегрәк тәэсир итүе турында сораштырганнан сон. үзе укый башлаган китап хакында сүз куертты. Ләкин Гөлзадә башына аның сүзләре керми, аның үз уе уй, үз исәбе исәп, Васил белән биюе, аннары урамда йөрүләре, ниндидер татлы истәлек шикелле, анын күңел түрендә айкала һәм ул үзе дә аңлап җиткермәгән ниндидер алмашыну сизә иде. Мәдинә тигез сулыш белән тәмле йокыга киткәч тә, Гөлзадәнең күзләренә озак вакыт йокы эленмәде.
2
Васил бу тарафларга килгәндә әле җир эшләре дә бетмәгән, зур пулатларга нигезләр генә салына башлаган иде...
Бер язда һәм бер җәйдә нихәтле зур адымнар атланган: генератор һәм пар казаннарының нигезләре әзер, машиналар залының да стеналары исә һаман өскә калка бара. Тимер юл белән Жигули якларыннан әллә ничәшәр тонна авырлыктагы озын-озын тимер-бетон колонналар туктаусыз килә тора. Көчле краннар аларны күтәреп алалар да алдан хәзерләнгән бетон мендәрләргә утырталар. Аннан эретеп ябыштыру китә. Көндезләрен яшенне, кичләрен йолдыз атылганны хәтерләтә кебек алар.
Әле анда барып, әле монда килеп, арлы-бирле йөргәч, Васил прораблык будкасына керде. Анда Игнаттан башка кеше юк иде. Икәүләп кайбер сызымнарны карадылар. Васил сәгатенә күз төшереп алгач, салмак кына әйтте:
— Мина китсәм дә ярар. Егетләрнең эшләрен үзең яхшылап карарсың.
— Фиргали абзыйлар бригадасына ышанырга була. Тәҗрибәле кешеләр,— диде Игнат.
— Болай да сынатканнары юк шикелле әлегәчә.
— Бригадир үзе монтажчы да ич.
— Беләм,— диде Васил.
Игнат, нидер уйлаган шикелле, башын кашып алды. Аннары сорады:
— Фиргали абый бер сүз дә әйтмәдеме?
— Әйткәне юк.
— Ул бездән китәргә йөри бит.
— Бу ни дигән сүз тагы?
— Әйе, шулай...
— Кая китәргә уйлый?
— Гидромонтажга.
— Җибәрмәскә кирәк.
— Ул әйтә, минем урынга, ди, я Викторны, я Рафисны калдырырга була, ди. Монтажчылар да бик кирәк бит. Какраз чоры башлана.
— Андый яхшы кешеләрдән аерылмаска тырышырга кирәк.
— Мин дә шулайрак уйлыйм да бит...
Бер кавым сөйләшеп утыргач, Васил чыгып китәргә җыенды.
— Мин беркадәр йөрим дә китәм. Калганын үзең карарсың,—
диде ул. I
Фиргалиләр бригадасы төп корпуста, генератор куелачак шактый биек урындагы тимер-бетон корылышта такта тышламаларны ала иде. Васил алар янына да тукталды. Бригададан күченү турында Фиргали абзыйсы бер сүз дә әйтмәгәч, Васил да тел кыймылдатмады, агымдагы эшләр турында гәпләште дә китеп барды.
Бу көннәрдә Фарук җитәкчелегендәге малярлар звеносы өч катлы яна йортта эшли. Йортны бик тиз җитештерергә кирәк булганлыктан, аларны гөзелеш башлыгының махсус приказы буенча күчергәннәр иде. Фарук Фарукшиннын эшеннән мастерлар да, прораб та канәгать калдылар Чыннан да коры мактанчык кына түгел, эшнең рәтен белә торган кеше ф «булып чыкты, дип уй йөрттеләр аның турында. Ул гынамы соң әле, яшь * ешчеләрне өйрәтү үзе ни тора! Шуны искә алып булса кирәк, прораб 5 (Игнат аны көн саен уздырыла торган бишминутлыкларда мактап телгә S алды. Мондый чакларда Фарук үзе рәхәтләнеп тешләрен агартырга 2 ярата, яна көзге кебек, көнозын яктырып йөри. Эшләре дә җырлап бара, < ,<һәркайсына күңелле. Ул инде башлыкларның килүләренә күнегеп беткән, g Ялтырап торган сары идәннәргә, төрле бизәкләр төшереп акшарланган “ стеналарга, көлеп торган тәрәзәләргә сокланып карарлык! Фарук үзе = белән бергә эшләүчеләргә һаваланып әйтә торган булып китте: «Васил н Закирович безгә бик шәфкатьле күз белән карый хәзер. Болай барса, ф почет тактасына да эләгербез, аннары инде бүләкләрен-мазарларын көт в тә тор. Упшым, сынатмаска кирәк, егетләр...»
Ләкин көннәрдән бер көнне ул бик кәефсез иде. Кашлары җимерек, * .бугаз төере уйнаклый, беркем белән дә рәтләп сөйләшми, иреннәре е салынган, борыны чөгендер кебек кызарган иде. Ул көнне Фарук рәтләп < эшли дә алмады. Үзе белән бергә эшләүчеләр алын еш-еш төчкеренүенә ~ карап, грипп-фалән эләктергәндер, дип уйладылар. Төш вакытлары җит- * , кәч, ул Виктор белән бергә буяулар саклана торган бүлмәгә керде дә а , ниндидер бер шешә табып алды. Кесәсендә стаканы да бар икән, нн элек а үзе салып эчте, аннары Викторга сузды: °
- — Салып җибәр, аппетит тамчылары...
Виктор каршы килмәде. Аның эчкәне борыч аракысына охшаган, бугазны көйдереп ала торган ниндидер эчемлек иде. Аракы җылысы шундук егетнең кан тамырларына йөгерде. Икәүләп ашханәгә киттеләр.
Фарукның күңеле әкренләп күтәрелә барды. Пөзе дә яктырып, ачылып киткәндәй булды. Икенче көнне дә әлеге тамчыларны эчтеләр, өчен- Mie көнне дә... Кичләрен дә Викторның тамак төбе үзалдына кымырҗап тора башлады, чыннан да бик әйбәт кеше булса кирәк бу Фарук дигәннәре...
Бер көнне Фарук абыйлары хезмәт хакы алыр алдыннан үз звенола- рындагыларга әйгә салды:
* — Инде чын малярлар булып җиттегез Без яшь чакта мастерны сый
лау гадәте бар иде Мин. кәничие, алай итәргә кушмыйм, моңа хакым да юк. Шулай да, мин әйтәм, дуслыкка берни дә җитми, хәзер, беребез барыбыз өчен, барыбыз беребез өчен, дип куялар бит мәсьәләне. Ә без сезнең белән, мәсәлән, кемнән ким?
Хезмәт хакы алгач, алар җыелышып закусочныйга юнәлделәр. Төн урталары җиткәч кенә таралыштылар. Иртәгесен Фарук күтәренке кәеф белән эшкә килде. Тагы тату гына эшләделәр. Ләкин бара-юра Фарук абыйлары яңа «әмәлләр» тапты. Бер көнне, смена беткәч, Фарук егет
'' ләрне «төшемле эш»кә чакырды. Виктор, тагы бер кылый егет аңа ияреп, 1 поселок читенә юл тоттылар. Берәүнең капкасыннан керделәр. Ниндидер Африкаимы, Американмы атлы кеше зур тына өй салган икән. Алар шул кешкәенең ишек борысларын һәм идәнн
килделәр монда. Берничә көннән сон ул кеше Фарукларны кунакка ча' кырды. Өстәлдә нинди генә сый юк нде! Фарук, бик нык кызгач, «Дөм
бердәтәбез генә»не җырлап җибәрде. «Менә ничек яшәргә кирәк бу Дөньяда, сыт, пьян, нос в табаку»,—диләр биг руслар. Кешегә шуннан башка нн кнрәк тагы?»
Виктор аның бу фәлсәфәсенә каршы төшәргә уйласа да, Фарук абыйлары башкалар әйткәнне аңларлык хәлдә түгел нде инде. Ул бүтәннәр
дән күбрәк тә эчге, күбрәк тә ашады. Ниһаять, күзләре тәмам болганчык төскә кереп, аягыннан егылырлык дәрәҗәгә җиткәч кенә эчүдән туктады. Виктор белән кылый егет аны сөйрәп тә алып чыга алмадылар. Фарук идәнгә егылган килеш йокыга китте. Өй хуҗасы үзе дә курка калды. Ахырында Виктор белән кылый егет, Фарукны калдырып, үзләре генә китеп бардылар.
Икенче көнне Викторлар эшкә килгәндә, Фарук шунда иде инде, Кичтән адәм күзенә күренмәслек исерек булса да, аның шулай тиз айнуы гаҗәпләнерлек иде. Дөрес, аның йөзе шешенгән, күз төпләре капчыкланган, төсе-чырае бик сүрән иде. Әмма сүзендә, үзен тотышында артык үзгәреш сизелми кебек. Төш вакытында ул, Виктор белән кылый егетне буяулар саклана торган бүлмәгә алып кереп, берәр стакан кызылны салып бирде: «Агуны агу җиңә, башларны төзәтеп тотынсак, җиңелрәк булыр. Әле хуҗадан акчаның бөтенесен алган юк. Бу шешәдәге дә аның бүләге» — диде.
Берничә көннән соң шундый ук хәл тагы кабатланды.
Варвара карчык ара-тирә биләмгә чыга, белгән-күргән белән очрашырга, сөйләшергә ярата иде. Көннәрдән бер көнне ул үзләренең авылларыннан күченеп килеп, өй җиткергән берәүләрдә иркенләп, сөйләшеп, чәй эчеп утырганда кемнәрнедер ияртеп, озын борынлы, урта гәүдәле бер кеше килеп керде. Аның белән кергән егетләр ишек катында калдылар. | Хуҗа хатын белән сүзне шул кеше башлап җибәрде:
— Җәгүр өйдә юкмыни? — дип сорады озын борын.
— Юк шул, кәзер кайтып җитәр,— диде хатын.
— Без аны көтеп тормадык инде, килеп тә җиттек, давай, эшкә тотынабыз,— диде бу.
— Тотыныгыз, Җәгүр үзе дә шулай әйтте,— диде хатын.
Ничектер Варвара карчыкка тиз генә китеп барырга туры килмәде. Авылдашларын күптәннән бирле күргәне булмаганга, карчыкның алар белән сөйләшәсе байтак кына сүзләре бар иде. Ул хуҗа хатын белән сөйләшкән арада теге килгән кешеләр төрлесе төрле якка таралып, ишек-тәрәзәләрне буярга керештеләр.
— Идәннәрегезне дә буятасызмы?
— Буятабыз,— дип җавап бирде хуҗа хатын Варвара карчыкның бу соравына каршы.
Варвара карчык нигәдер бу кешегә күз чите белән карап-карап алды. Аның бугаз төере гел йөреп торуга ул да игътибар итте. Кылыч борын астыннан нечкә генә калдырып кырылган мыеклы бу кеше, авыз эченнән генә нидер көйли-көйли, тәрәзә яңакларын буйый иде. Варвара карчыкка калса, аның мыеклары да әллә ничегрәк кенә, ни кара, ни сары түгел, ня җирән, ни көрән түгел, дигәндәй. Ахрысы, һәрбер төстән азмы-күпме өлеш тигән булса кирәк. Шуларны күреп һәм уеннан кичереп, карчык үз алдына мәзәк кенә итеп көлеп куйганын да сизми калды: «Мыекларын юрамалый буяган диярсең. И кодаем, була бит кешеләр дөньяда».
Бер арада малярлар тәмәке кабызып, ял итеп алдылар. Бу чагында аларның иң өлкәненә — бугаз төере йөреп торганына — бер яшьрәге ниндидер сорау белән мөрәҗәгать итте һәм аны «Фарук абзый» дип атады. Варвара карчык, ала-болай йомышы-фәләне төшсә, аның исемен дә белде. Карчыкның ничектер теле кычытып китте. Иң башлап анын кайсы авылдан икәнен сораштырды. Аннары сүз бер җайга ялганып китте:
— Үзегез кайда эшлисез? —дип сорады карчык.
— Шушында, аста,— диде Фарук башын кагып.
Варвара карчык төпченә бирде:
— Башлыкларыгыз кушып йөри торгансыздыр инде буяу-бизәү эшенә, дигәндәй?
— И түтекәй, аларныи кушканын көтеп торсаң? Без үзебез дә сазна- телни илиминт. Без нәкъ гәзит кушканча эшлибез...
Карчык, моның мәзәк кенә итеп сөйләшүен үзенчә аңлап, янә тел тибрәтте: *
— Шулай да гел бушка йөрми торгансыздыр әле? S
— Ничек әйтергә, таныш-белеш килеп ялынып сорагач, отказ итеп = булмый инде, һәркемнең культурный торасы килә бит хәзер.
— Үзең буйый башласаң, җырып чыгышлы түгел. Буявын-мазарын
каян юнәтеп җиткерәсең, дигәндәй.— Варвара карчык шулай сүз кыстыр- u галап торды. 3
Фарук күзләрен түгәрәкләндереп карчыкка карап алды да бик гадәти s сүз кебек җайга салып кына әйтте: 3
— Бездән корал да эш. Буявын-мазарын заказчик үзе таба и бетте-
китте...— Фарук, тәмәкесе янып-бетеп, кәгазь исе чыгара башлаган папи- * росын сүндереп ташлагач, башта әйткәннәренә өстәде:— Әллә өеңне ® буятып җибәрергә исәбең бармы, түтекәй? Булса — без әзер! Хакын да £ күп сорамыйбыз. Безгә ни — хак ярым хак, лот ярым борчак, сәке ярым = как булса, шул җиткән,— Үзе авызын ерып, урт тешләренә кадәр күрсә- 6 теп көлеп җибәрде. *
— Юк, туган, юк, әркемгә дә җигешә алмассыз, дигәндәй. *
— Җитешмәгән кая! Бер башыннан керәбез, икенче башыннан чыга- >
быз без аның — мондый кечкентәй өйләрнең. Күрәсез, җырлатып кына я барабыз... о
Тел дигәнен бер тибрәнсә, тиз генә туктый беләме соң. Фарук белән u Варвара карчык күптәнге танышлар кебек сөйләшәләр иде инде. Үзе кайсы авылныкы икәнен әйткәч, Фарук бөтенләй җанланып ук китте:
— Сезнең авыл урман астындагы авыл булгач, бигрәк тә якын безнең күңелгә. Без бәләкәй чаклардан таныш миңа сезнен Таулар. Ни өчен дип әйткәндә, сезнең авыл дәдәйләре безнең Акъяр базарына гел суган алып килеп сата торганнар иде элек.
— Гөргерн дәдәгез белән үземнең дә булганым бар сезнең авыл базарында,—дип. Фарукның сүзләрен хаклап куйды Варвара карчык
— Булгандыр, булгандыр,— диде Фарук. Аннары пумаласын кулына алып, бик тәмләп һәм бөртекләп кенә эшенә тотынды. Варвара карчык кайчандыр үзе булгалаган Акъяр турында сөйләргә кереште:
— И, ул заманнарда бәк олы була торган не сезнең авыл базары. Ниләр генә юк не анда! Күгәрчен сөтенә катьле сатканнардыр ул чакларда. Ул сабан туйлары! Үземнең дә сабан туйларына айбагыр алып барган вакытларым булды.— Карчык, авыз суларын корытып дигәндәй, сүзен чүмечләп сала-сала сөйли бирде.— Казер бик күптән барганым юк инде ул тирәләргә. Базарлары шәп буламы сон?
Фарук җилкәсен сикертеп куйды.
— Иллә мәгәр, базар бәләкәен бәләкәй булса да, тегене төшереп алсан, ярминкә булып күренә башлый...
Варвара карчык, анын сонгы шаярту сүзләрен ишетмәгән төсле, мәгънәле генә игеп, ирен читләрен бармагы белән сөртеп алды һәм әйтеп салды.
— Казер базарларның рәте китте шул. Нигә дип әйтеп әйтсәң, ялармын кирәге дә шуның катьле генә. Казер ни җаныңа теләгәнне ланкадан барын аласың. Тавар-әйбер белән прилавкалар сыгылып тора, кодайнын рәхмәте! Бншгәр-чабага, киндер күлмәк заманнарын җир упгы.
— Шулай шул, түтекәй,— дни, Варвара карчыкның сүзләренә печать басты Фарук.
Варвара карчык йорг хуҗасының кайтуын көтеп алалмыйча китеп баргач, Фарук хуҗа хатыннан сорашып, аяын прораб Итнат Давнлов-
ның әнисе икәнен белде. Үзенең артык чишелеп китмәвенә, кирәгеннән артык сайрамавына куанып куйды. Чыннан да, аларнын болай йөрүләрен белсә, башлыкларның әллә ниләр уйлап куюлары бар. Бер яктан, ул шулай уйласа, икенче яктан, үз-үзен тынычландырып куярга ашыкты: «Эштән соң безгә кем бәйләнә ала, кемнең нинди катнашы бар бездә? Кемнең генә күбрәк акча аласы килми икән? Балык та суның тирәнен эзли ич...»
Көннәрдән бер көнне Карчыга да яңадан төзелешкә килеп чыкты. Ул яңадан тулай торакка килде. Ләкин үзенә иш-кушлар, сердәшләр таба алмагач, озак тормады, аскы урамдагы бер фатирга күчте. Кадрлар бүлегендә ничек уртак тел тапкандыр, аны тагын эшкә алдылар. Озакламый, ул Фарук Фарукшин звеносына килеп кушылды. Болар һәммәсе тиз арада үзләшеп тә киттеләр. Тамгалы агач ерактан күренә дигәндәй, куе сакаллы Карчыга әллә кайдан ук күзгә бәрелә, һәм аннан кала да Фарук звеносы ничектер кинолардагы геройларны хәтерләтеп, башкалардан бик нык аерылып тора иде. Берсе озын буйлы, берсе сакаллы, берсе кылый, берсе озын борынлы, неп-нечкә мыеклы... Берничә вакытлардан соң инде аларны үз йортлары белән торучылар урамында шактый кеше белә һәм «Чумарайлар» бригадасы дип йөртә башладылар. Үзләренең төп эшләренә зыян килүе сизелми, план-заданиеләре үтәлә иде аларнын. Бригада кешеләре арасында аларның сулга каерулары турында сүзләр йөрсә дә, ул әле башлыкларга барып ирешмәгән иде.
Көннәр шулай үтә торды.
Рафис санаторийда ял итеп кайтты. Тазарды. Авырлыкка да артты. Әмма бара-тора дус-ишләрен, бергә эшләүче иптәшләрен күптән күрмәгән шикелле сагына башлады.
Тулай торакка якынлашуга, бу бина аны якты тәрәзәләре белән көлеп каршылый сыман тоелды. Менә үз бүлмәләре... Нигә әле аның ишеге шар ачык? Бүлмәдә беркем дә юк, аны танырлык та түгел — урын-жир җыелмаган, идәндә тәмәке төпчекләре, ниндидер ертык кәгазь кисәкләре; өстәлдә дә тәртип юк. һавасы суларга авыр иде. Рафис тиз генә барып форточканы ачты. Бүлмәнең нигә болай ташландык хәлдә булуына ул башта төшенми торды, һәрвакыт үзенең төгәллеге белән аерылып торган Виктор ничек итеп шушындый хәлгә юл куйгандыр. Җитмәсә, Рафис урынында да кемдер йоклаган булса кирәк. Йоклавы йоклау, урынны жыеп киткән булсалар ни булыр иде тагы? Рафис бүлмәне беркадәр тәртипкә китерде дә ашханәгә китте.
Ашап чыккач, нигәдер аның аяклары тулай торакка тартмады, яңарак ачылган китапханәгә юл тотты. Уку залында кеше күп түгел иде. Рәхәтләнеп, яңа килгән газеталарны карады. Рафисның ничә тапкыр сынаганы бар; бер җиргә барырга туры килдеме, газеталар укып булмый дигән сүз. Аннары ил, дөнья хәлләренең җеп очын югалта башлыйсың. Кайбер газеталарны укып, кайберләрең өстән-өстән генә караштырса да, хәтсез генә вакытның үткәне сизелми дә калды.
Ул тулай торакка янә әйләнеп кайтканда сәгать теле яхшы ук алдырган, күптән караңгы төшкән иде инде. Ул бүлмәләрендә җырлаган, мандолина уйнаган тавышлар ишетеп сагая калды. Җырлаучыны тавышыннан шундук таныды: анысы Виктор булырга тиеш. Ә менә мандолинада кем уйный икән? Рафисның абайлавына караганда, монысы Карчыганы хәтерләтә сыман. Бүлмәгә килеп керүгә, үзенең ялгышмаганлыгын белде. Виктор белән Карчыга аны икесе ике яктан кочаклап алдылар. Өстәлдә берсе эчелеп бетә язган, икенчесе башланмаган аракы шешәләре тора, балык башлары, суган һәм икмәк телемнәре һәм тагы кайбер ашамлыклар бар. Бүлмә инде ул җыештырып киткәндәге кебек түгел, гагы асты өскә килгән иде.
Тегеләр икесе ике яктан тотып, Рафисны, гүя чит кешене үз өйләрендә сыйлаган сыман, өстәл артына утырттылар. Үзләренә яртышар, ана тулы сгакан аракы салдылар. Рафиснын инде күптәннән бирле «шайтан сөте>н авызына алганы юк иде. Ул чыраен сытып, курка-курка гына ярты стакан аракы эчте дә суган кисәге һәм балык койрыгы капты. Су салып эчте, та- > мак төбен көйдереп торган әчелекне юып төшергән итте. Виктор аннан < шәһәр якалыкларын сораштырырга кереште. Сүз ничектер шунда үзен- < нәнүзе Рафиснын укуына күчте. Виктор аннан көнләшкән сыман шулай 3 диде: »
— Синен түземлек җитә. Югарыга үрмәлисен. Тик менә миннән генә < булмады. Өч тапкыр омтылып карадым, но институтка керә алмадым. §
Карчыга исә борыннарын жыерып куйды, анын чәче-башы тузган, я кием-салымынын да рәге киткән иде. Ул да сүзгә кушылды
— Рафиснын үз ихтыяры. Ләкин... Бар кешегә дә институт бетерергә димәгән. Мин үзем, мәсәлән...
— Ничек алай? — дип сорады Виктор
Теге куе жирән сакалын сыпырды, яхшы ук томанлана башлаган күз- х ләрен түгәрәкләндереп, жавап кайтарды: ~
— Ничек дип, бик гади генә. Ике ел бер класска кадаклап койдылар. < унынчыны коридорда гына бетердем дисәм дә ярый. Аннан «тегендә» “• йөреп кайттым. Хәзер инде минем башка да керми, әлләни теләк тә юк. х
Викторның башына аракы пары менеп житкән иде инде. Ләкин ул, а әллә Рафистан беркадәр тартынып, әллә гәүдәсе авырая барганга күрә. “> тып-тын утыра бирде. Карчыга исә, бүлмәдә үзен хужа игеп тойган £ шикелле, тагы стаканнарга аракы салып чыкты
— Ягез, суытып җибәрик, һәр нәрсәнең үз юлында булуы яхшы, ди торган иде безнең бабай.
Карчыга, тамчысын да калдырмыйча, ярты сгакан аракыны тагы каплап куйды. Виктор яртысын бушатты Рафис стаканы да күзеннән тулы иде. Ул эчемлеккә иреннәрен генә тидереп алды, башкача авызына якын да китермәде. Эчкән кадәресе дә аның башына кнгкән иде инде
Карчыга исерек күзләрен күтәреп Рафиска карады Анын йокысы килгән кебек, күз кабаклары салынган иде. Үзе сүзсез утыргач, Рафис ана башына килгән соравын бирде:
— Син биг мине чакырып язган идеи.
— Язса?
— Барган булсам әгәр...
— Икәүләшеп яңадан кайгкан булыр идек.
— Нигә?
— Анда суык.
— Монда да Ташкент түгел лә.
— Булмзса да, мин.ы iinvii'ic и ■ '
эзләргә бозлар каткан. Монда әле жәйге пальто белән йөрерлек— Карчыга өстәлдә ягкан балык башын кабып суырды дә янә сүзен дәвам иперде:— Барыбер төзелеш ич, аннары төшем ягыннан да әлл-i ни артыклык юк, браг. Кешеләр килен кенә торалар. Ромашин 1, герои IM фәлән- төгән, имеш... Анда романтика эзләп туңып-бөкрәсп йөргәнче, монда Россиянен уртасында әйбәтрәк, минемчә.
Ул көнне Карчыга Рафислар бүлмәсендә йоклады, эшкә дә шуннан гына кигге. Әмма бу хәлгә Викторның аргык исе кшм- • .. • Рәфиска КМСЭ, анын эче пошты Икенче көнне аларнын бүлм »ре .- тәгечә тәртип урнашкан кебек булды. Виктор да ят кешсл • > ияртеп кайт* мады, өстәлдә шешәләр дә күренмәде. Берничә кон буе тынлык һәм гадәги Осргөрлелек хөкем сөрде.
Әмма бу хәл озакка бармады.
Ул, күзләрен ачып җибәрүгә, төшенә алмыйча гаҗәпкә калды. Бу ни дигән сүз? Ничек итеп һәм кайдан килеп эләкте ул монда? Рафис үзенен бу соравына җавап таба алмады. Ул әле күптән түгел генә ачылган яна больница палаталарының берсендә тар гына караватта ята иде. Торырга маташты, кая ул, буыннары, гәүдәсе аны тыңламады. Калкыныбрак ятарга тырышты, бу тиклесе дә барып чыкмады. Рафисның сул кулы һәм муены гүя аның үзенеке түгел, бөгелми дә. сыгылмый да, үзәккә үтәрлек каты авырту кузгалырга да ирек бирми иде. Үзенең ни хәлдә икәненә төшенмичә, ул тагы күзләрен йомды. Хәлсезләнеп йокыга китте-ме, һушыннан яздымы — бу тиклесен дә әйтүе кыен иде.
Ул яңадан күзләрен ачканда аның караваты янында урындыкта ап-ак халатлы сестра утыра иде. Ничек соң әле ул аны беренче уянуында күрмәгән. Бәлки чыгып киткән булгандыр, бәлки аның янына очраклы рәвештә генә кергәндер. Рафис шул рәвешчә уй йөрткәндә сестра ягымлы гына әйтеп куйды:
— Хәлегез ничек? Менә аңга да килдегез. Хәзер...
Рафисның җавабын да көтеп тормастан, сестра сак адымнар белән тиз генә палатадан чыгып китте. Рафис, түшәмгә караган килеш, ни дә булса уйларга өлгергәнче, пыяла ишектән берничә кеше килеп керде. Бу ак халатлыларның икесеме, өчесеме ишек бусагасыннан ары узмадылар. Әмма башкаларга караганда озынрак буйлысы Рафис янына килеп, аның битенә карады, пульсен капшады, хәлен сорашты. Аннары авыруларны тынычландыра торган гадәти сүзләр әйтте дә, сестрага әкрен, салмак тавыш белән ниндидер күрсәтмәләр биреп, чыгып китте. Анын төз гәүдәсе, куе кашлары, аннан да бигрәк калын, йомшак тавышы үзе чыгып киткәч тә Рафисның исендә калды.
Сестра Рафиска бер ак таблетка бирде, мензуркага салып ниндидер әчкелтем-төчкелтем тамчылар эчерде. Сестра дигәне инде бик яшь бул- маса кирәк, аның сыек кына итеп кызартылган ирен читләрендә вак-вак җыерчыклар күренә, ияк асты да салына башлаган, әмма күзләре яшь, бик яшь иде сыман. Рафисның үтереп эчәсе килә, хәтта тамагы карлыгыр хәлгә җиткән иде. Сестра аның соравына каршы:
— Сезгә күп эчәргә ярамый,— дип, ирен чылатырлык кына су китереп бирде.
Авыруның хәле көтелмәгән тизлектә арулана бару сестрага яхшы тәэсир итте булса кирәк, ул елмаеп сүз кушты:
— Әле кереп чыккан кеше — сезне караган врач — хирург ул. һуштан язган булгач, бик курыккан иде. Ярый әле...
Рафис, сестрадан сорашып, үзенен авыр хәлдә больницага эләгүен, бары сигез сәгатьтән соң гына һушына килгән булуын һәм сул кулынын беләк сөяге сынган икәнен белде. Кулы төзәлер, тик менә һуштан язуы- Аның башы әле һаман да авырта, әйләнебрәк тора иде.
Баштагы көннәрдә Рафис янына берәүне дә кертмәделәр. Анын авыр хәлдә ятуы турында тиздән хәбәр таралып та өлгерде. Бер атна узуга, Рафис урыныннан торып утыра, аз-азлап тамагына капкалыи башлады. Ул ята торган бүлмәдә аннан башка да өч кеше бар иде.
Рафиска әледән-әле укол биреп торалар. Сестра, беренче көннәрдәге кебек гел янында утырмаса да, еш кына палатага күз сала һәм Рафисның хәлен, кәефен сораштыра иде. Аңына килеп, хәле бераз рәтләнә төшкәч, егет барысын да хәтерләде.
...Булачак төп корпуста төрле машцна һәм агрегатларны кую, урнаштыру өчен эшләнгән нигезләрнең тышламаларын алуда бригаданык яртысы катнашты. Тышламалар аз түгел иде. Шуның өчен көне буе эшләсәләр дә, бөтенесен дә алып бетерә алмадылар. Башкалар киткәч тә, бригадир Фиргали, тагы берничә кеше арасында Рафис та калды. Сонгы
«калкулык»ка менеп такталарны алырга керештеләр. Инде эш күп калмады кебек. Рафис агач баскыч белән өскә менде дә тышламаларны саклык белән генә кубара башлады. Чөнки прораб барлык такталарның да төзек булуларын таләп итә, аларны икенче тапкыр тышлама ясаганда да файдаланалар иде. Озакламый Фиргали үзе дә өскә, аның янына . менде. Ул корылманың икенче башына таба китте. Рафис бер төпне такталардан арындырып, икенчесенә күчте. Такталар балта йөзен тидерүгә жиңел генә куба, ныгыган тимер-бетон корылмаларда бары такта эзләре генә кала. Шулай бер корылманың соңгы такталарын кубарганда, уңайсыз жирдә аның аягы таеп китте. Куллары белән тотынырлык нәрсә күренмәде, һәм, аны-моны уйлап өлгергәнче, ул аска таба тәгәрәде... Ьәла аяк астыннан килеп чыга икән шул, югыйсә техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен дә белә, ул турыдагы журналга кул да куйган иде. Бергә эшләүче бригадашлары Рафис янына килгәләп торалар. Фиргали абыйсы, Рафис егылгач, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә шалтыратса да, машина икенче жиргә чыгып киткән булганлыктан, тиз генә килә алмаган. Бригадир, йөк машинасы тотып, аны шуның белән боль- ® иицага озаткан икән. «Бөтенләй төсең качкан иде, без сине исән калыр х дип уйламаган идек», дип сөйләп торды бригадир, башын селкә-селкә. s
Ял көне. Больницада гадәтя ыгы-зыгы сизелми, сестралар да врачлар- ® ныц обходын көтеп каушап йөрмиләр, ары-бире чапмыйлар. Рафиска п. урында килеш кенә иртәнге аш китерделәр. Ул гомерендә ашамаган ман- и ный боткасына күзләрен түгәрәкләндереп карады. Шул төчерәк итеп * пешерелгән ботка турында, детсад баласына әйләндек, дип күршесе g белән сөйләшеп ятканда, сак кына итеп алар палатасының ишеген шакы- о дылар. Шундук сестра белән иңенә ак халат бөркәнгән Мәдинә килеп u керде. Сестра, гафу итенгәндәй, тиз генә чыгып китүгә. Мәдинә карават янында бераз басып торды да урындыкка утырды. Теге-бу турында сүз алышкалзгач, хәл-әхвәл белешергә килгән Мәдинә, тагы киләчәген әйтеп, китеп тә барды. Ул киткәч, Рафис кыз калдырган каражимеш компотын кат-кат кулында әйләндереп карады. «Бу Мәдинә бик яхшы кеше булып чыга бит әле»,— дип куанды егет. Җимеше дә телеңне йотарлык тәмле тоелды. Соңра ул, савыт бушагач та, аны ташламады, шуннан чәй эчте, гүя башка тәм, татлы тәм иде.
Берничә көннән сон инде Рафис урыныннан торып йөри башлады. Гадәттәгечә ул тәрәзә янына барып басты. Икенче кат. Урамда кешеләр йөргәләп тора. Больница ишек алдында кулларына төенчек-күчтәнәчләр, сумкалар тоткан хатын-кыз, ир-ат күренә. Бәлки аның янына да берәрсе килеп чыгар. Бүлмәдәше Виктор да әле бер генә мәртәбә күренде бит. Больница капкасыннан керүчеләр арасында үзенә таныш төсләрне күргәч, Рафис сөенеп куйды. Мәдинә, Лиза, тагы Днләрә... Элегрәк аннан көлеп йөргән, адым саен үчекләгән бу кызлар ана ничектер бнк якын, бик яхшыдыр сыман тоелды бу минутларда. Кызлар больница ишек төбенә килеп җиткәч кенә ул тәрәзә яныннан китте. Озак көтәргә туры килмәде, палатага Мәдинә килеп керде. Нишләп ул үзе генә икән, иптәш кызлары нигә кермәделәр икән? Мәдинә, аның уйларын белгән шикелле, үзе үк әйтеп салды.
— Без өчәү килгән идек, аларны кертмәделәр. Кире беткән дежур- ныйга эләктек.
— Кемнәрне кертмәделәр? — дигән булды Рафис.
— Лиза белән Диләрә дә килделәр минем белән.
— Ә, алай икән,— диде Рафис бер дә исе китмәгән шикелле.
— Бары да синең саулыгын белән кызыксыналар,—днде Мәдинә. Аның турында төрле сүзләр йөри икән. Имештер, аның акылына зәгыйфьлек килгән, имештер, әллә ничә җирдән сөякләре сынган. Рафис боларны ишетүгә нрексездән көлеп куйды Мәдинә, башта килгәндәге кебек үк, карават янындагы ак урындыкка утырды. Рафисның да
ТЫН КЛГЛ БУЕНДА
урыныннан торып, ана каршы утырасы килде, ләкин уңайсызланды, мендәрен калкытып, күтәребрәк кенә ятты. Аның башындагы җәрәхәтләре төзәлгән, маңгаенда җөй беленеп тора, бер кулы гипска катырылган хәлдә муенына асып бәйләнгән иде. Хәл-әхвәл сорашканнан сон, алар мөмкин кадәр башка кешеләр ишетмәслек итеп, ярым пышылдап сөйләшүгә күчтеләр. Аларның шулай тартынуларын сизепме яки башка сәбәпләре булыпмы, авыруларның иң элек берсе, аннары икенчесе палатадан чыкты.
— Менә икәү генә калдык,— диде Рафис.
Мәдинә җавап кайтармады. Яшькелт-сорырак күзле, авыз читләре уймакланып торган түгәрәк битле, чия кебек тамарга торган калынрак иренле, бөтен торышында, үзен тотышында яшьлек дәрте һәм шаянлык кайнап торган Мәдинә, беркадәр калынрак гәүдәле булса да, үзенең кай ягы беләндер бик сөйкемле, бик ягымлы иде. Рафисның шулай сынап каравын сизенгән шикелле, Мәдинә ин элек күзен читкә алды, аннары, озын керфекләре белән күз төпләрен күләгәләндереп, аска карады, кызның бит алмаларына алсулык йөгерде... Мәдинә Рафисның баш очында китаплар күреп, аларның берсен кулына алды да озак тотмыйча кире урынына куйды.
— Дәреслекләр,— диде Рафис.
— Монда да укыйсынмыни?
— Әле кичә генә китерттем. Караштырмыйча булмый, болай да артка калдым бугай инде.
Мәдинәнең чыраендагы кызару кайткан иде ннде. Ул, әллә сүз югында суз булсын дигәндәй, әйтеп ташлады:
— Хәзер кызларга бәйләнмисенме инде?
— Мин бәйләнмим, кызлар үзләре нишләрләр тагы,— дип мәзәк кенә әйтеп кунды Рафис.
— Юк, Рафис, кызлар алар бер вакытта да бәйләнмиләр. Егетләр үзләре бәйләнчек була,—диде Мәдинә, яңадан кызарына башлап.
Рафис җавап кайтармады.
Палатадагы авырулар кергәнче, Рафис кызга ниндидер җылы, ягымлы сүзләр әйтмәкче иде. Тик әйтә алмады, озакламый теге авыруларның башта берсе, аннары икенчесе килеп тә керде. Кыз белән егет ничектер уңайсызлана башладылар. Ләкин бу хәл озакка бармады, салмак кына итеп шулай сүз башлады:
— Мин хәзерлек курсларына кердем, Рафис.
— ВУЗгамы?
— Юк. Техникумга.
— Күптәнме?
— Әле укый башламадык.
— Димәк, электростанция үз белгечләрен әзерли.
— Шулай сөйләнәләр,— диде Мәдинә.
— Дәреслекләрең бармы соң, җитәрлекме?—дип сорады Рафис.
Бу әйткәне белән ул Мәдинәнең иң эчен пошырган нәрсә турында сүз кузгатты. Аның китаплары юк диярлек иде шул. Ярый әле, Рафис урта мәктәптә укыгандагы дәреслекләрен җыеп барган икән. Ул кызга аларны бирергә булды һәм үзе белән бер бүлмәдә торучы Викторга язу язып, аны Мәдинәнең үз кулына тоттырды...
Мәдинә палатадан чыгып киткәч тә, Рафис, тәрәзә катына барып, күзләре белән аны озатып калды. Әнә ул бераз юантыграк, уртача буйлы, зәңгәр шәлле кыз, бөтен тирә-якка ямь кертеп, нинди жннел атлап бара! Нигә ул ашыга, нигә салмаграк атламын, нигә ялт итеп, бер генә тапкыр булса да, Рафис басып торган тәрәзә ягына әйләнеп карамый? Рафисның уйлары яшен тизлеге белән алга да, артка да йөгерәләр. ? л узган яз көне урманда агач кисүләрен, бер көнне эштән кайтканда Мәдинәгә нинди тозсыз сүзләр әйтүен исенә төшерде. «Әи
тупас, әй, йомыркадан борын төртеп чыккан чебеш», дип әйтәсе килде Рафисның үз-үзенә. Ул вакытта бер Мәдинә генә түгел, башка кызлар да ана ахмак бер кешегә караган сыман мыскыллап карадылар ич. Үзе дә пешмәгән дисәң, пешмәгән инде, кызларга тора салып: «Мин сине сөям»,—дип кем әйтә инде? Аннары ул Гөлзадә артыннан тилереп йөр- л, тәннәрен хәтеренә китерде...
Шундук Рафисның уй-исәпләре тагы да Мәдинә тирәсендә әйләнә башлады. «Ничә тапкыр килде, һаман хәл белә, сөйләшергә тели, ничектер үз итүе, якын итүе сизелә. Әллә укырга керү унае белән ана ярдәм кирәкме, әллә Рафистан бар кызлар да кул селтәгәнгә, аны кызгана башлаганмы? Әллә чыннан да Мәдинәнең күңеле ана тартыламы?.. Ничек кенә булмасын, әле аның болай килеп хәл белешеп йөрүе үзе бер бәхет. Алдагы көннәр ни күрсәтер тагы...» Рафисның чыраендагы беркадәр моңсулыкны күреп булса кирәк, палатадагы озын буйлы, җеп мыеклы абзый әйтә куйды: — Ул кызны бик яратасың, ахры? Тәрәзәне рамы белән күтәреп,
Октябрь бәйрәмнәре узып, ике көн дә тормагандыр, ишеп-ишеп кар ® яуды. Олы кешеләрнең юравынча, беренче кар күренгәннән соң. бер ай ° вакыт узгач, чынлап кар төшә, кыш керә, диләр Мөгаен, бу рас килә торгандыр. Беренче карның күренүенә бер ай узмаса да, егерме-егерме биш көн узган иде. Ул көнне эшчеләр юешләнеп, карга буялып кайттылар. Мәдинәнең бөтен гәүдәсенә салкын йөгерде, туңлы. Иптәш кызлары юл өстендәге тулай торакка кереп калгач, ул йөгерә-атлый өйләренә кайтты. Әмма яна пешкән икмәк исе чыккан җылы өйлә озак юанырга туры килмәде, тамак ялгап, бераз ял итте дә, җыйнак кына кара сумкасына китап, дәфтәрләр салып, укырга юнәлде
Рафис та көндезге сменада эшли. Больницада ятып чыгуның беренче көннәрендә аңа ничектер күңелсезрәк тоелды Буыннарында ниндидер калтырау һәм хәлсезлек сизде. Тик мондый хәл озакка бармады. Ул үзенә бирелгән биш көнлек бюллетененең бер көнен көч-хәл белән генә уздырды да, икенче көнне иртүк эшкә китте. Иптәшләре аны бик көткәннәр икән, ачык чырай белән каршы алдылар. Хәтта өчме-дүртме көн эшләгәч, Фиргали абыйсы бик якын итеп, үз итеп бер сер сөйләште аның белән. Фиргали абыйсына, үзе монтажчы булып китмәкче булгач, үз урынына кеше табарга кушканнар икән. Ул уйлаган-уйлаган да Рафисны тәкъдим итмәкче булган Рафиска калса, нигәдер аның бер дә бригадир буласы килми. Аннары бу эшне ерып чыга алуына да ышанып җитми Укыгач та, шундый җаваплы эштә эшләгәч тә. ничектер бик кыен булырдыр сыман тоела нде. Ул. бригадирының тәкъдименә каршы килеп, бу эшкә Алып батыр — Виктор кандидатурасы әйбәт булачагын әйтте. Ләкин монсы белән Фиргали абыйсы килешмәде. Ул соңгы вакытларда Викторның әллә ничек кенә, бөтенләй юлдан язмаса да, еш кына абынуы турында белә нде. Егетнең сәбәпсез-нисез эштән калган көннәре дә юк түгел икән. Әнә шулерны искә алып. Фиргали абыйсының соңгы көннәрдә бу егеткә карата карашы кире якка авышкан икән Алай да Рафис бригадир тәкъдименә риза булуы турында әлегә өзеп бер сүз дә әйтә алмалы Уйланырга булды Аннары бит әле Викторны да читтә калдырып булмый. Алар ни гомер бергә эшлиләр, бер бүлмәдә торалар.
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
артыннан чыгып китәр төсле күренәсең, җитешерсең әле... Әйдә, доми- ® но сугып алыйк, энекәш. -
Ах, харап итте. Бу кеше Рафисны татлы уйларыннан бүлдерде. - Бу агайның үзенең дә яшь чагы, егет чагы булмадымы икәнни?..
Рафис әнә шул турыда уйлана-уйлана торактан чыкты. Урамдагы баганалар башыннан электр утлары жемелдәп күз кыса. Егетнең аякларында кышкы җылы ботинка булса да, өстендә көзге пальто, башында фуражка. Баштарак һава дымлырак кебек тоелса, бара-тора корытып һәм беркадәр суытып җибәрде. Урамда йөрүчеләр аз, тын, тик төзелеш ягыннан гына утлар күренә һәм моторлар шау-шуы ишетелә иде. Рафис, больницадан чыкканнан сон, кызны бер мәртәбә күргән булса да, аның белән генә күңеле канәгатьләнмәгән иде. Хәзер ул нишли икән, уйлары кай тирәдәрәк чуала икән? Рафисның һәммәсен дә беләсе килә. Ул поселокның төзелеш ягыннан беренче булып башлана торган киң урамына килеп керде. Чапаев урамы дип йөртәләр иде аны. Монда һәр ике яклап бараклар төзелгән, читтәрәк зур бер йортка нигез салынган иде. Рафис бер катлы шактый зур, киң йортның тәрәзәләренә йотылып-йотылып карады. Кайбер тәрәзәләргә пәрдәләр корганлыктан, анда кешеләрнең нишләве күренми. Хәер, пәрдәсез тәрәзәләр дә байтак икән. Аларыннан инде һәммәсе ап-ачык күренеп тора — әнә икешәр кешелек өстәлләр артына утырган студентлар лекция тыңлыйлар. Ул лекторны таныды. Озын буйлы, тар җилкәле бу кеше проектлар бүлегендә эшләүче инженер ич. Кызлар, егетләр аралашып та, ничек туры килде шулай да утырганнар. Рафис, шулай кызыксына-кызыксына тәрәзәләргә таба артык якынлашканын чамалап, беркадәр арырак китте. Янәшә генә берничә класс укый, күрәсең. Ул, нихәтле каранса да, Мәдинәне таба алмады. Кайда утыра икән соң ул, әллә килмәдеме икән? Шулай карап йөри-йөри, тәрәзә кырыенда утыручылар аның үзенә игътибар итә башладылар. Рафис, уңайсызланып, читкәрәк китте.
Егет яңадан әйләнеп килгәндә, студентлар соңгы дәрестән чыгарга яңа гына звонок булган иде. Аңа озак көтәргә туры килмәде, көлешэ- көлешә үзенә таба килгән кызлар арасында ул Мәдинәне тавышыннан ук танып алды. Кызлар култыклашып баралар иде.
Алар Рафисны узып киттеләр. Бу нинди хикмәт? Әллә югыйсә Мәдинә күрмәдеме? Ул аның зарыгып көтүен белмиме әллә? Кычкырса? Сызгырса? Ләкин Рафис боларның берсен дә эшләмәде. Тиз генә иелеп, тапталмаган җирдән учлап йомшак кар алды. Шуны аз гына әвәләш- терде дә кызлар артыннан куып җитте. Мәдинәнең аркасына кар йомарлагын — шап!.. Кызлар чәрелдәшеп таралдылар...
Икесе генә калгач, Мәдинә әкрен генә әйтте:
— И чудак та инде син, Рафис. Кайчан бетәр мәзәк гадәтләрең!
— Ул тиклесен киләчәккә планлаштырырбыз.— диде Рафис. Бераз тын баргач өстәде: — Мине күрми дә үтеп барасың ич...
— Мин сине баягынак ук күрдем лә.
— Ничек? Кайда?
— Тәрәзә төбендә йөргән чагыңда...
— Ә мин сине күрә алмадым.
— Мин теге як стена буенда утырдым шул.
Рафис күңелсезләнгәндәй әйтә куйды:
— Хәзер танцаларга йөрү бетә инде, алайса?
— Анысына җитешербез, курыкма,— дип көлде Мәдинә.
Сөйләр сүзе күп иде Рафисның, кыз үзе очрагач, ничектер ул беркадәр югалыбрак калды. Бусы инде, апа калса, шулай ук килешеп бетми. Әле узган яз гына очраган һәр кызга үзенең гашыйк икәнен әйтергә ашыккан Рафисның, әйтерсең лә, алыштырган шикелле, шулай тын калуы һәм оялчан күренүе Мәдинәгә, бер яктан, ошаса, икенче яктан, нигәдер бик сәер тоелды. Бәлки кызның үзенә сүз башларгадыр? Ничек кенә баш ватмасын, Мәдинә дә үзләрен якынайта, йөрәкләрен куша торган сәбәпләр турында әйтергә сүз таба алмый йөдәде. Теге-бу
рыда сүз кушып, ара-тирә тын калып барганда, һәр икесенең уйларын леп, күңелгә ятышсыз җыр тавышлары ишетелде;
Таллардин тартма ясап бирн» Сырлауларын үзең сырларсың. Су буйларында бедрә тал, Башын кис тә суга сал... Если любишь и веришь, Все дороги ясны, Океаны измеришь. Долетишь до луны. Я люблю тебя очч-ччень...
Җырлаучылар озакламый үзләре дә күренделәр. Болар төзелеш алкына яхшы ук таныш булган Фарук Фарукшин компаниясе егетләре де. Татарча ул үзе җырлый икән. Рус егетләре татар сүзләрен әйтә лмасалар да, Фарук җырлаган көйгә кушылалар, бераз бозып булса а, җырның яңгырашын көчәйтәләр иде.
Рафис белән Мәдинәне күргәч, Виктор, мөмкин кадәр туры атларга ырышып, урамның икенче ягына таба китте. Кылый белән Карчыга, ерни дә булмаган кебек, башлаган җырларын сузып, турыга килделәр, ик Фарук Фарукшин гына тыныч кан белән уза алмады. Ул аларның ‘:аршыларыпа килеп басты, үзе алпан-тилпән килә, чайкала иде.
— Ә, Рафис, асыл кошны аягыннан эләктердеңме? Сиздем эшегезне, боярмын тешегезне... Ха-ха-ха...— Фарук шулай диде дә, Рафислар узып ■.итүгә, баштагыча чайкала-чайкала җырлавында дәвам итте.
Шактый вакыт тын бардылар. Инде Мәдинәләргә дә ерак калмаган ще. Әлеге исерекләр, үзләре килеп бәйләнмәсәләр дә, аларның икесенә 1Ә нигәдер бик начар тәэсир итте. Башларындагы татлы уйларны чуалтып җибәрделәр.
— Атаклы маляр Фарук шушымы инде?—дип сорады Мәдинә.
— Нәкъ үзе.
— Шулай «культурный» ял итәме инде ул?
— Күрдең ич.
— Бигрәк сансыз кеше икән. Үзе лыгырдык җитмәсә, теленә тилчә чыккыры, карчыклар әйтмешли...
Тагы бераз сөйләшеп йөргәч, Мәдинәләр турына килеп җиттеләр. Инде урамны ничәнче әйләнүләре булгандыр, монысында Мәдинә йомшак тавыш белән хушлашты да капкадан кереп югалды. Рафисның күңеленә читен булып китте. Ул, әле һаман да үз янында Мәдинә булган кебек, бер мизгел капка алдында басып торды, аннары караңгы урам буйлап салмак кына атлап кайтып китте.
5
Шеш тула-тула да бер тишелә, диләр...
Моны киңәшмә дип тә, утырыш дип тә атап булмый. Тик шунысы бар —гадәти утырыш яки киңәшмә шикелле, барыбер өстәл тирәсенә, стена буйларына кешеләр утырган Васнл эшли башлаганнан бирле кабинетка әллә ни үзгәреш кермәс» дә, аны әйбәтләп акшарлаганнар, яна урындыклар китерткәннәр иде.
Васнл Сафнннын чыраендагы кырыслык, әйтерсең лә, башкаларга ла күчә сыман. Бүтәннәргә пичектер әмма Игнатка калса, нәкъ шулай тоелды. Аның болай да куе кашлары җыерылып бергә тоташкан кебек күренә иде. Ул сүзне башларга гына торганда, кемдер телефоннан шалтыратты. Васнл Сафин телефоннан сөйләшкән арада. Игнат бер бер артлы күз алдыннан үткәрде. Фарук Фарукшин звеносының намусын югалтуы хәзер инде һәркемгә ачык. Деп калтырап торган Фарукшин звеносы кешеләре авызларын ачкалап, нидер көтәләр кебек.
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
Болай тыштан тыныч күренгән Васил Игнатның башына шундый сүз белән китереп сукты: «Мин дә сукыр, Игнат, син дә сукыр’.. Без берни күрмибез. Безнең борын төбендә шабашниклар тамыр җәя. Атай малы — катай... принцибыннан чыгып эш итүчеләрне күрмибез без». Билгеле, Сафиннан мондый сүз ишетү Игнат өчен күңелле түгел иде. Әйе шул, эштән соң да кешеләрнең нәрсә белән шөгыльләнүләрен белергә тиеш алар. Тормыш үзе шулай куша.
Игнат Данилов башын күтәрмичә генә кабинеттагылар өстеннән күз йөртеп чыкты. Фарук Фарукшин бүтән чаклардагы кебек кояштай балкымый, күзләрен ялтыратмый, колакларын авызына җиткереп елмаймый. Бүтән чаклардагы шикелле, «күлнең өстендә» дә калкып тормый. Аны күрмәсеннәр, аңа күз салмасыннар өчен, бүрәнә ярыгына кереп поскан тараканны хәтерләтеп, иң почмакка кереп сеңгән. Аның белән янаша Кылый егет. Утырганнар арасында зур гәүдәле Виктор — басып торган шикелле күренә. Ләкин егетнең чыраенда гадэти яктылык һәм елмаю сызыклары чагылмый, аның йөзе көл шикелле агара, сорылана бара иде. Карчыганың гына кыяфәте әүвәлгечә, аны борчыла дип тә, борчылмый дип тә әйтерлек түгел иде. Кабинетта тагы да берничә мастер, бригадирлар, алар арасында Фиргали дә бар.
Васил Сафин, башта кызып, аннары салмак эзгә төшеп, сөйләде да сөйләде. Шуны сизенгән Фарук Фарукшин да калкыныбрак утырды. Башлык малярлар бригадасының берничә йорттагы әйбәт эшләрен, башта ал арның хезмәткә намус белән карауларын әйтеп үтте, шуннан соң кинәт тукталып калды. Барысы да ана карадылар. Эшләрен уңай яктан телгә алганда, яшеренгән почмактан чыгарга, алгарак шуышып утырырга өлгергән Фарук «Менә мине күрегез» — дигән сыман тирә- яктагыларга карап алды. Ләкин Васил Сафин аерым кешеләрдән кергән жалобаларны укый башлагач, Фарук тагы кечерәеп, почмакка сеңде. Сафин дәвам итте:
— «...Гагарин урамындагы утызынчы йортта, унберенче квартирада торучы Петровтан. Тәрәзә һәм ишек борысларыбызның әле һаман кибеп беткәне юк. Идән дә бик начар буялган. Урын-урын буяу куба». Яки менә тагы: «Егерменче йортта торучы... Тәрәзә борысларындагы буяуның сыйфаты начар. Буялган урыннар кубырчыклана. Күрәсең, буяучылар эшнең сыйфат ягына әһәмият бирмәгәннәр...»
Сафин бер-берсенә охшашлырак тагы ике-өч кәгазь укыды да туп-туры Фарукшинга карады:
— Сез моны ничек аңлыйсыз?
Фарук, җавап кайтармыйча, бераз вакыт башын кашып торды, аннары чыраен сытып:
— Ничек әйтергә, иптәш Васил Закирович, тәрәзә борыслары буяулары кипми дигәне... Форточкаларын ачмыйлар да кипми шуңа,— диде.
— Бәлки буяу артык сыектыр,— дип сүз кыстырды Васил.
— Буяуның таш кебек катысын күргәнем юк әле шушы гомергә хәтле яшәп бу дөньяда,— диде Фарук.
Васил Сафин да, башкалар да көлемсерәделәр.
— Ә буяган җирләр ник кубырчыклана сон? —дип сорады Васил.
Фарук Фарукшин, башлыгының карашы үзенә текәлгәнен сизенеп, күзләрен аннан яшерергә тырышты:
— Хатын-кызның билгеле инде аның, иптәш Васил Закирович, бер кер юа башласа, дөньясын туздыра. Кер юганда пар чыгаралар да буяулар кубырчыклана... и вәссәлам...
— Тагы нинди сәбәпләр булырга мөмкин?
Башкаларның тып-тың утыруларын күреп, Фарук Фарукшин тагы күтәреп алды:
— Тагымы? Андый хәл тәрәзә борыслары чи булудан да килергә мөмкин.
— Алар коры. Сез төрле сылтаулар табып акланырга маташмагыз,—диде Васил, кырыс кына.
Анык бу әйткәннәре дә Фарукшинны артык каушатмады, күрәсен, бу юлы ул үзе сорау куйды:
— Без йөзләгән квартир буядыкмы? Буядык. Идән-тәрәзәләр ялт $
итеп торамы? Тора. Шуннан китереп, мин әйтәм, нигә өч-дүрт кешедән § генә шикаять кергән. Гаеп бездә түгел, хужаларда. $
— Нинди хужаларда?
— Квартир хужаларында. £
— Юк, Фарук абзый, гаеп сездә. Ул жалоба язган кешеләрнең “
квартирларын буярга тиешле буяулар каядыр «аякланган», тиешле = жиргә тотылмаган. Менә бөтен бәла шуна кайтып кала. £
— Дөрес түгел,— дип кычкырды Фарук. .
— Сез инде бу урында, тотылмаган карак карак түгел, дигән прин
циптан чыгып эш итмәкче буласыз. Индивидуаль өйләрне буярга буяу “ кайдан аласыз? х
Фарукшин бу юлы да югалып калмады: =
— Өй хужалары үзләре табалар. *
— Кайдан табалар? о.
— Кибеттән. х
— Анда ялан саен буяу булып тормый бит. #»
— Теләгән кеше таба,— дип тагы кырт кисеп әйтте Фарук.
Игнат Данилов Васил Сафинны бик кызып китәр, һәммәсен дә туз- о дырып ташлар дип уйлаган иде. Аның бу рәвешчә салкын канлылык и күрсәтеп сөйләшүенә гажәпләнеп утырды ул. Игнат үзе дә каты-каты гына сүзләр әйтмәкче булып сүз сорарга жыенганда, Васил Сафин кинәт кенә кызып китте:
— Җитте! Фарукшиинын компаниясен таратырга вакыт. Шабашннк- ларга тәртипсезлек ясап йөрергә башкача юл куелмас безнең идарәдә, моны бик ачык белеп торыгыз.
Фарук Фарукшиинын чырае агара барды. Ул үзенең һәм иптәшләренең тырышып эшләүләре, инде сменадан сон бераз акча эшлиләр икән, аларны бу эштән беркем дә тыя алмавы, моның беркемгә дә зыян китермәве турында әйтеп, һаман үзләрен аклау ягын каерды. Моңарчы тын утырган Кылый да сүзгә катышты:
— Эштән соң без үзебезгә үзебез хужа, хөрмәтле Васил Закирович.
Васил Сафин, аның сүзен әйтеп бетерү-бетермәвен уйлап тормастан, үзенекен итте.
— Искедән калган яман гадәт... получка алгач, бригадирны сыйлау. Эштә макмыр төшкән баш белән нинди рәт булырга мөмкин?!
Башлык кеше, бераз тын торып, иң элек Карчыгага карады. Бу «сакалбай» башлыгыннан карашын яшерергә теләп башын читкә борды. Аннары Сафин Викторга карады:
— Сез ничек уйлыйсыз? Тайгак юлга басканыгызны сизмисезмени?
Карчыга кебек үк Виктор да карашын яшерде, кайтарып сүз әйтүче булмады. Васил папирос кабызды, бер-ике тапкыр төтен суыргач, соңгы сүзен әйтте;
— Ярый. Шушы урынла точка куйдык. Шябашннкларга капканы бикле дип саныйбыз. Аңлашылгандыр, шәт?
Аңарга каршы кайтарып жавап сүзе әйтүче булмады. Озакламый кешеләр таралыштылар.
Гадәттә бер юлдан, бер сукмактан йөрергә күнегеп беткән бу кешеләрнең бу юлы төрлесе төрле якка юнәлде. Фарук Фарукшин егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә ннхәтле күз салмасын, аңа борылып караучы булмады. Ул, кулларын жәеп, бу хәлгә аптырап калды.
һәр көнне эштән сон гына кайтып китү Васил Сафиннын гадәте булып әверелде. Көндезге ыгы-зыгыдан котылып, яна килгән газеталарга күз салып утырганда, аның кабинетына озын гәүдәсен ия-сыга Виктор килеп керде. Ул, әле күптәй түгел генә биредә булганга, эш киемнәрен дә алмаштырмаган иде. Ишектән керү белән нигәдер тораташ кебек катып калгандай, бер урында тора бирде. Васил Сафин, газетадан карашын алып, салмак кына тавыш белән эндәште:
— Әйдә, утырып җибәр, Виктор.
— Басып торсак та ярар.
Шулай да ул ишек катындагы урындыкка чүкте.
— Бүген икенче тапкыр күрешәбез бугай...
— Шулай туры килде,— дип ялгап алып китте Виктор —Мин гаепле...
— Ничек алай? Сине гаепләргә җыенучы юк бит әле.
Виктор озын кулларын җыеп тез өстенә салды. Болай карап торуга һич кирәге сизелмәсә дә, кулъяулык чыгарып, мангаен сөртеп алды.
— Әйе. мин гаепле,—дип дәвам итте ул.—Фарукшин койрыгына тагылып йөрүем өчен гаепле мин.
Васил салкын гына елмаеп куйды:
— Нигә ул турыда бая бер сүз дә әйтмәдең?
— Уңайсызландым, оялдым.
— Хәзер?
— Сезнең белән ялгыз гына сөйләшәсем килде. Мин беркайчан да бу тайгак юлга басмам бүтәнчә. Комсомол линиясе буенча да шелта чәпәделәр.
— Башта ни уйладың?
— Уйлап җиткермәгәнмен шул. Шуңа тагылып йөрү аркасында эчәргә өйрәнеп китә яздым.
— Күкрәгеңә кулыңны куеп әйтә аласынмы — Фарукшиннын буяу чәлдергән чаклары булдымы?
Виктор җавап кайтармады, бурлат кебек кызарды, бүртенде. Шулай да мондый халәт озакка бармады:
— Үз күзем белән күрмәдем, әмма булгалагандыр дип уйлыйм- Мине Фиргали абзый бригадасында калдырыгыз. Бүтәнчә Фарукшин кул астында эшләргә теләмим,— диде егет.
— Фарукшин арбасын бүген ваттык. Баягы сөйләшүдән соң аңлагансыздыр.
Виктор кайтарып җавап сүзе әйтмәде. Салмак кына атлап кабинеттан чыгып китте.
Иртәгесен прораб Игнат Данилов Фарукшиннын үзен дә, башкаларны да төрле бригадаларга кушты Берничә көннән соң байтак кына буяуның әрәм-шәрәм ителгәне мәгълүм булды. Җитмәгән буяунын хакын Фарукшиннын хезмәт хакыннан тотып калу турында тиешле документ рәсмиләштерелде.
6
Ул һич көтмәгәндә килеп төште...
Ишектән җыйнак кына чемодан күтәреп килеп кергән уртача буйлы, яхшы киемле, төскә-биткә чибәр генә хатынны күргәч, юан вахтер апа гадәтенчә башта җентекләп карап торды. Теге хатын, чемоданын идәнгә куеп:
— СМУ начальнигы Сафин шушында торамы?—дип сорады.
— Шушында, шушында тора Васил Закирович,—дип җавап кайтарды вахтер. Үзе тагы бер тапкыр яшь чибәр хатынны баштанаяк сөзеп карап чыкты. Аз гына вакытка һәр ике яктан сүз кушучы булмый
торды Вахтер хатын документ мазар сорарга исәпләп торганда, килүче үзе әйтеп салды.
— Мина ул кирәк иде.
— Кайтмаган әле ул. Бүлмәсе бикле.
— Вакыт соң бит инде, кайда йөри икән?
Нурзиләнен бу сүзләре жавапсыз калды. Вахтер хатын бераз чеметтерә торган бу сүздән шундук чамалап алды һәм жавап бирәсе урында үзе сорау куйды:
— Сез аның кеме буласыз сон?
— Хатыны,—дигәч, Нурзилә жинелчә генә кызарып китте.
Шаянрак табигатьле вахтер хатын төсенә елмаю сызыклары чыгарып әйтә салды:
— Бәрәкәч, без аны тагы егет кеше дип йөрибез... Менә ничек икән!..
Хатынның бу сүзләреннән сон Нурзиләнен йөзе тагы да кызара * төште, күзләрен челт-челт йомгала п алды. Күршедәге ишекләрдән а кызыксынып караучылар күренә башлагач, вахтер хатын үзе тәкъдим 2 итте: х
— Ачкыч миндә, рәхим итегез. &
Уртача зурлыктагы бүлмә, өстәл һәм берничә урындык, пөхтәләп £ җыештырылган ике кешелек карават һәм ишек катындагы почмакта торган шифоньер Нурзидәне артык гажәпләндермәде. Ул чемоданыннан * кайбер әйберләрен алды да юынып керде, чәчен-башын тәртипкә китер я де. Өстәлдә яткан «Огонек» журналын актарып утырды. Шуның белән бергә, ул, сабырлыгын югалта барып, беләгендәге сәгатенә әледән-әле и күз төшереп ала иде. Бераздан ул үз күчтәнәчләре белән чәйләп тә аллы. Ләкин Василның һаман кайтмавы аны пошындырганнан пошындыра барды. «Башта ук шулай буласы билгеле иде. Әллә кемнәр белән сөйрәлеп йөри торгандыр әле, юньле хәл түгелдер»,— дип уйлады хатын. Китапларны, өстә яткан кайбер әйберләрне актарып карады: чит куллар »зе юкмы, янәсе... Шик-мазар сизелерлек нәрсә тапмады. Аннары коридорга чыкты. Вахтер хатын каядыр кухняга чыгып киткән иде. Нурзилә, шикле күз белән караиа-карана, тар гына коридорда арлы-бирле йөренеп килде. Ана мондагы ис тә, кешеләр дә ят иде. Вахтер хатын килеп уз урынына утыргач. Нурзилә янә түземсезләнеп сорады
— Кайчанрак кайтыр икән бу Васил? Көтә-көтә гарык булдым бит инде.
— Кайтыр. Кайтмый син теге!—диде ана карамыйча гына вахтер хатын.
— һәр көн шулай соң кайтамы?
— Юк. һәр көн түгел,—диде вахтер,—Ул хәтле олы урындагы кешенең, берәр мәшәкатькә юлыккандыр. Аннары китереп бит аларныц киңәш-уңашлары да гел булып кына тора. Клуб тирәсендә түгелме икән, әйләнеп килсәң? Ерак түгел ич
Нурзилә, баш селкеп, үзенең риза булмавын белдерде. Аннары уйлангандай тын калып торды да күптән тел очына килеп, башын кайнаткан соравын бирми түзә алмады:
— БолаА үзен ничек тота?
— Бик яхшы, эчеп-нсереп йөрмәс. Теге ярамый, бу ярамый дип теңкәбезгә тимәс.
— Юк, мин ул яктан түгел?
— Ә нинди яктан тагы? — Вахтер хатын, шешенке кабаклап арасына яшеренгән кечкенә елтыр күзләрен зуррак ачарга тырышып. Нурзнләгә карады: — Безнең ЖКУ башлыгы Вазих Вафич үзе лә бнк олылый сезнең ирегезне. Кайбер ирләр хатыннары яныннан читкә китү белән башкалар артыннан чаба башлыйлар Васил Закирович хакында ул турыдан да сүз әйтеп булмый, йөгенә керешле түгел.
«. «К. Ул м » 40
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
Инде ул сорауларына хатыннын төшенгәнен сизенеп, Нурзилә гүя үсеп киткәндәй булды. Алай да үзенчә сер бирергә теләмәде;
— Ай-Һай, ирләргә ышансаң...
Ул арада кин урындыгына җәелеп утырган юан вахтер хатын, кулына инәсен алып, бияләй бәйләргә керешкән иде инде. Яна танышы Нурзила әйткәннәргә анын бер дә исе китмәде;
— Үз иреңнең ничеклеген белә торгансыңдыр инде. Миңа ни, хатыннар белән йөргәнен үз күзең белән күрмәгәч, ничек итеп кешенең йөгенә керәсең?!
Күрәсең, тышта суыта бара —ишектән керүчеләр артыннан буланып салкын һава керә иде. Ире турында нинди дә булса сер алу нияте белән, Нурзилә жылы йон кофтасын иңенә салып чыкты да вахтер хатын тәкъдим иткән урынга җайлабрак утырды. Аның нечкәләп сораштыруы бераздан вахтер хатынның үзен дә нигәдер сагайта калды.
— Балаларыгыз бармы соң үзегезнең? — дип сорады.
— Бер улыбыз бар.
— Бөтенләйгә килүегезме?
— Безнең шәһәрдә яхшы квартирабыз бар. Баланы тәрбияләү.»
— Хәзер безнең монда да каладагыдан ким салмыйлар йортларны. Бараклардан нихәтле халык күчте ваинысы-ние булган, пар белән җылыткан квартирларга. Ирең шундый зур башлык була торып, каладагы квартирны саклап ятырга син теге, булмаганны. Картың белән бергә-бергә гөрләшеп торуга пи җитә донҗада!
Вахтер хатыннын бу соңгы сүзләреннән Нурзидәнең чыраена күңелсезлек күләгәсе иңде. Аның сөйләшәсе дә килми башлады. Ул арада ишектән тагы бер төркем кеше кайтып керде. Ләкин алар арасында да Васил юк иде. Теге-бу турында теләр-теләмәс кенә сүз алышканнан сон, башта бик теләп сүз ачкан Нурзилә бөтенләй тынып калды һәм озакламый, монда суык дигән булып, бүлмәгә кереп китте.
Беренче кар күренгәнгә бер ай вакыт үтмәгәндер, ишеп кар яуды. Яуды да шул кар утырып та калды. Төзелешкә материал ташый торган юлларны даими рәвештә көчле бульдозерлар чистартып торалар. Быелгы кыш хәл кылгыч кыш булганлыктан, салкыннар башлангач та эш күләмен киметмәделәр. Көннән-көн үсә килгән төп корпус биналары белән янәшә башка корылмаларны да торгызырга керештеләр. Язгы айлар башланганчы, булачак электр станциясенә су кереп-чыгып йөрү өчен катлаулы су комплексы галереяләрен төзү дә киң колач алды. Вакыт үтү белән алар һәммәсе җир астында калып, өстән бетон һәм асфальт җәеләчәк, кай урыннарга агачлар утыртылачак.
Әлеге шул галереяләргә бетон салучы дистәләгән бригадалар арасында Васил Сафин да үзенең эш көнен уздырды. Дөрес, бухгалтерия документларына, төрле мәгълүматларга кул кую өчен ул конторага керергә тиеш иде. Әмма кешеләр арасында вакытның ничек үтүе дә сизелмәде. Төзелеш мәйданыннан китеп баргач кына, бу турыда исенә төште. Көне буе төзелештә йөргәнгә, калын киенмәсә дә, кышкы кием анын иңбашларын шактый баскан, гәүдәсен талчыктырган иде. Ашханәдән туенып чыгуга, ул саф һавада тәмләп папирос тартты да кайтып ял итү нияте белән урам буйлап китте.
Инде кайтып җитәргә ерак калмаган иде. Почмакны борылуга, аның күз алдында кинәт таныш сын—таныш кыз пәйда булды. Бу ничек әле — әллә күзләренә ялгыш күренәме? Юк, ялгыш түгел икән... Әле күптән түгел генә ул аны эштә — өстенә сырма, пиджак, тар гына чалбар кигән килеш күргән иде. Ул чагында күз карашлары белән генә сәламләштеләр дә, шуның белән эш бетте кебек. Электр лампалары янып торган якты урамда Василның каршысына ук килеп туктаган
Гөлзадә тирә-якны ямьләндереп җибәрде сыман. Килеп җитүгә кыз ниндидер күңелле тавыш белән кычкырып әйтә куйды:
— Васил абый!
— Әү!..
Кыз тотлыга-каушый дәвам итте:
— Сез клубка барасыздыр инде, иеме?
Ни дияргә? Бүлмәсенә кайтып ял итү нияте шундук башыннан очты.
— Әйе, клубка...
Гөлзадә, аны ашыктыруын да сизмичә, гүя җитәкләгәндәй, клуб ягына тартты.
— Анда чират бик зур. Мина да билет алып бирә алмассызмы? Клуб стенасына «Анна Каренина» фильмы күрсәтеләчәге турында игълан эленгән. Васил аны ничек күрмәгән соң? һәрвакыт афишаларны
хәтерләп-күзәтеп үтә бит югыйсә. Хәер, иртәнге якта игълан юк иде ♦ шикелле, төштән соң гына элгәннәрдер Ике сериясен дә берьюлы күр- я сәтәләр икән. Кызның очравына әйтеп бетерә алмаслык куанды Васил! ° Ул администратор аша билет алдыртты. Кино башланганчы беркадәр 5 урамда йөрергә дә җитештеләр. Гөлзадә перчаткасы эченә йомарланган ё акчасын бирү турында баш ватты. Ниһаять, бер арада кыюсыз гына < акчаны Василга бирергә булды. Ләкин Васил алмады. Кыз бу турыда “• яңадан сүз кузгата башлауга, Васил аны йомшак кына ачуланган итте. * Гөлзадә: о
— Болай бер дә килешми инде,— дип, учындагы акчасын кесәсенә™
тыкты. и
Клуб эче халык белән шыгрым тулы иде Хәтта, урын җитмәгәнлек* тән, стена буйларында басып торучылар да күп. Картинадагы вакыйгалар бик киеренке барганлыктан, кешеләрнең башларында бүтән төрле уйларга урын калмады. Тамашачыларга тик бер арада залда ут сүнеп торганда гына экрандагы каһарманнар тормышыннан аерылырга туры килде. Васил, кыз белән башка очрашуларындагы кебек, үзен бик тыйнак тотты. Ярым пышылдап, Гөлзадәдән.
— Ошыймы?—дип сорады.
— Ничек кенә әле, ошамаган кая’ — диде Гөлзадә. Бу романны ул әле күптән түгел генә укыган икән. Шуны укып чыккан көнне төне буе рәтләп йоклый алмаган икән. Гөлзадә әйтә башлаганын әйтеп бетергәнче янә ут сүнде.
Өч сәгатьтән артык вакытның ничек үткәне дә сизелми калды. Халык төркеме беркадәр вакыт клуб тирәсендә умарта иледәй кайнашып торганнан соң, кешеләр әле парлап, әле төркемләп, әле берәмләп төрле урамнарга таралышып беттеләр. Васил белән Гөлзадә дә шул ташкын, шул агым эчендә иделәр. Гөлзадә култыклашып барганнарга сокланып, юк, алай гына да түгел, көнләшеп каралы. Нигә инде Васил абыйсы яны да култыклап алмый? Әллә ул үзе култыкласынмы икән? Ләкин кыз күтәрелә башлаган кулларын янә төшерде. Болай килешеп бетмәс, үтә әрсезлек булыр, дип уйлады. Бүтән ир-ат белән шулай янәшә барсаң, көт тә тор, кыюлыкны күрсәтеп кенә торырлар иде. Ә менә Васил абыйсы анлыйларлан түгел. Ул аның белән бер генә тапкыр очрашмады бит инде. Бераз баргач, кызның уйларын тагы да «Анна Каренина» биләп алды. Васил да фильмнан алган тәэсирләреннән айнып җитмәгән нде, ахры. Азмы-күпме шулай тын баргач, Гөлзадә, түзмичә, сүз башлады:
— Картинаны карагач бөтенләй күз ачылды, һәр герой күңел түрендә тора.
— Дөрес әйтәсең, дөрес,—дип башын какты Васнл.—Аннаның һәлак булуы күңелдә авыр тойгы калдыра.
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
—Әйе шул, Анна Каренина исән калган булса, күнелгә җиңелрәк булыр иде,— дип өстәде Гөлзадә.
— Бер яктан шулай. Икенче яктан алай түгел...
— Ә нигә?
— Тормыш аны ерып чыга алмаслык сазлыкка ташлый. Ни өчен дигәндә, менә ничек килеп чыга —Анна ире Каренинны күралмый. Ләкин Каренин ул заманның кыргый, гаделсез законнарыннан бик оста файдаланып, аның белән никах җепләрен өзми. Инде Вронскийга килсәк, аның әнисе Аннаны өнәп бетерми. Башта Вронский Аннага гел сыланып йөрсә дә, тормышларын бергә кушкач, аның да карашы үзгәрә. Анна өй колы гына, ир хатыны гына булып кала. Тормыш аны шул хәтле эзәрлекли — Анна артка чигенергә теләми, ә алга барырга ана юллар ябык. Шул хәлдә калгач, дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе, ни кызыгы бар?
—Шулай шул,—дип авыр сулады Гөлзадә, аның әйткәннәре белән килешеп.
Фильмнан алган тәэсирләрне уртаклашкач, тагы тын калдылар. Икесенең дә телләренә сүз килмәде. Ара-тирә теге-бу турыда гына сөйләшкәләп бардылар, менә кызлар тулай торагына да килеп җиттеләр. Гөлзадә бик юка киенгән. Аның өстендә җәйге пальто, аякларында туфли генә иде. һава тагы да салкынайтып, төньяк җиле исә башлаган иде. Василның кызны кочагына алып җылытасы, иркәлисе килсә дә, каядыр еракка яшеренгән бу тойгысы тышка бәреп чыга алмады. Бу саф күңел, бу яз карлыгачы белән бик озак урамда йөрергә теләсә дә, бердән, нигәдер кыенсынып, аннан да бигрәк, кызга салкын тию шигеннән күңеле кушмады. Шуннан соң ул Гөлзадәне тулай торакка кадәр озатып куйды да аңа тыныч йокы теләп китеп барды.
...Ана йөкләнгән эш никадәр кыен, никадәр җаваплы булмасын — барыбер бөтен вакытыңны эштә генә үткәреп булмый. Эштән соңгы тормыш, гаилә тормышы да бар бит әле. Сине сагынып көткән хатының белән булган тормыш та бар бит әле. Василның андый тормыш иптәше бармы соң? Баштагы ике-өч ел бик күңелле үтте бугай. Ә аннан соң? Аннан соңгысы турында Васил ничек дип тә әйтә алмый. Башлы- күзле булып тора башлагач, дөньяга уртак шатлыклары — уллары тугач та, алар дөньясының түгәрәклегенә зыян килмәде шикелле. Бергә тора башлауның баштагы елларында ук Василга үзенең хезмәте буенча әледән-әле командировкаларга китеп йөрергә туры килде. Аннан соң да аның тынычсыз хезмәте шул ук хәлне таләп итте, шул ук чыгып йөрүләр кабатлана торды. Ир белән хатын бер-берсен күрми торырга дучар булганда нихәтле сагынышалар, йөрәкләре өзелеп бер-берсениән хат көтәләр, телеграммалар сугалар. Ә менә Васил белән Нурзидәнең уртак тормышлары ничек соң? Үзенә гаилә йөкләгән бурычны искә алмаганда, Нурзилә аны ул хәтле нсе-акылы китеп юксынмады, сагынмады кебек. Кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшеп сүзләре бетми. Ә алар- ның? Васил берәр җирдән кайткач, ун-унбиш минутлык сүз була да, аннары һәркайсы үз шөгыле белән мәшгуль. Сөйләшергә сүз табылмый. Мондый чаклар алар тормышында бик еш була. Нурзилә генәме? Васил үзе дә аның өчен дөньясын бик онытмый бугай, ул хәтле янып- өзгәләнеп тормый. Тик аларпы уллары Ринат кына бәйли. Әгәр дә ул булмаса, алар бер-берсен ихтирам итәрләр идеме икән? Дөресен әйткәндә, Васил белән Нурзилә бер-берсенә күптәнге танышлар кебегрәк. Танышлар күрешмичә озак тора алган шикелле, алар да бер-берсен озак күрми тора алалар. Аларның соңгы тапкыр аерылуларына менә берничә ай була инде. Дөрес, баштарак Василга кыен иде, аның бәгырен нидер кимерә иде. Ә менә бара-тора күнекте, гадәти бер хәлгә әйләнде
тормышта «танышлар», гаилә тормышының рәвеше саклансын өчен генә торучылар да аз түгелдер. Мондый чакларда балалары булмаганнар эшне коры тоталар, һәркайсы үзе теләгән ярга таба йөзеп китә. Ә бала- чагалары булганнарга мәсьәләне хәл кылу авыррак. Андызлар күбесенчә түзәләр. Тыштан бер-берсенә якты һәм көләч булырга тырышып та. эчтәгесен яшерәләр.
Ә тормыш дәвам итә. Гомер үтә. Картаялар, һәм эчләрендәге ялкын, башка ярларга омтылып та, үзләренә юл таба алмаган килеш, бөтенләйгә сүнеп тә кала.
Васил шундый уйлар белән гостиница ишек төбенә килеп җиткәнен сизми дә калды Үзен сырып алган жәйге челлә черкиләрен куган шикелле, кулын бер селкеп алды да ишек тоткасын тартты Вакыт шактый соң булганга гостиница ишеге бикле иде. Ишекне шакырга туры килде.
Васил ачкычны сорауга, юан вахтер хатын, йокы баскан кечкенә күзләрен кулы белән уа-уа. бер дә исе китмичә генә жавап кайтарды:
— Ачкыч миндә түгел.
— Кемдә?
— Әйттем ич инде... ихлас менә!
Бу сүзне ишетүгә Василның тез буыннарына кадәр калтырау йөгерде. Йөрәге леп-леп тибә башлады. Ул. ишекне шакып-нитеп тор- мастан, тиз-тиз атлап бүлмәгә керде. Ашык-пошык кына өстен чишенде дә кочагын жәеп хатыны белән күреште. Нурзилә. аңа калса, әллә ни үзгәрмәгән, төсе-бите элеккечә көләчлеккә саран, буянган-ясанган булса да, күз төпләрендә күләгәләнеп торган карасу төс күренә, чыраенда шәфкать нурлары да ул хәтле балкып, янып тормый кебек. Ә менә бүлмәдәге төтен һәм әче ис бөтенләй сизелми, хушбуй исе, пудра исе күңелгә үзенә бер төчелек биреп торган кебек иде.
Нурзилә дә иренә жентекләп карады Аны баштан аяк күзләре белән сөзеп чыкты. Нурзиләгә калса, Васил әллә ни үзгәрмәгән, элеккегә караганда бераз калыная төшкән, бите әллә жилгә. әллә кояшка каралып үз алдына карасу тимгелле булып тора. Ул аның күлмәк якалары карадыр, керледер дип уйлаган иде Иренең өс-башы чнп-чиста икәнен күргәч, бераз гажәпләнә һәм көнләшә куйды. Нурзилә. үзе дә сизмәстән, нигәдер иң элек аның керләрен кем ууы турында сорашты. Шушында эшләүче җыештыручы бер хатын юганын белгәч, гасабилан- ган шикелле, бармакларын өстәлдә биетеп алды. Васил исә Нурзилә* Дән: «Нигә хәбәр нтмнчә килеп төштең’»—дип сорамакчы. Ләкин әлегә сабыр итеп торырга булды, кинәт сораса, хатынының ачулану ихтнма- лын уена китерде.
— Килүе бик кыен булмадымы?
— Юк. бер дә кыен булмады. Самолет белән килдем. Аэропортка килеп төшкәч тә, машина очрады,—диде Нурзилә.
— Саулык хәлләрең ничек?
бу. Хәзер ииде ул Нурзидәдән башка артык күңелсезләнмәгән кебек, аның белән очрашкач та башы күкләргә тиярлек булып куанмый
Моңарчы әле аның мондый уй йөртеп караганы юк иде. Менә бүген үзенә ниндидер хөрмәт, ниндидер эчке ялкын сирпеп караган Гөлзадәне кызлар тулай торагы янына илтеп куйгач, аның башында шундый уй- исәпләр туды. Василның йөрәге, күнеле кемнедер эзли, кемнедер юксы- * на, кемнедер гел үз янында күрәсе килә.
Кем ул? Аның Нурзилә белән уртак язмышы нишләр? Киләчәктә алар бергә тора алырлармы? Билгеле, бу катлаулы һәм каршылыклы тормышта бик күп гаиләләр бик күп төрле тормыш кичерәләр. Бер-бер- сея чын күңелдән яратып торган ир-хатыннар булган кебек, уртак
ТЫН ВЛГА ВУКНДА
— Хатыныгызда.
— Ә ә-ә?
— Зарланырлык түгел. Күрәсең.-.
— Ринат ничек?
— Исән. Детсадка йөри.
— Аны ник алып килмәдең?
— Салкын тиюдән курыктым.
— Минем хатларны аласыңмы?
— Алам. Сирәк язасың бит...
— Ә син бер дә язмыйсың диярлек. Ике хатка бер җавап та кайтар-мыйсын.— дип төрттереп куйды Васил.
— Кайтармаса... менә үзем килдем ич,—дип акланырга теләде Нурзилә.
— Йорт-ил, күршеләр саумы?
— Бар да үз урынында.
Ара-тирә бер-берсеиә ят, салкын караш ташладылар. Инде урынга яткач, Нурзилә җанын телгән уен әйтмичә түзмәде:
— Нигә бу хәтле соң кайттың, кайда йөрдең?
— Син киләсен белгән булсам, алдан ук кайтып көтеп торган булыр идем,— диде Васил көлеп.
— Ә шулай да кайда йөрдең соң?—диде Нурзилә.
— Кинода булдым.
— Нишләп бик озак?
— Фильм ике серияле иде.
— Анда кем белән булдың?
— Кешеләр белән, зал тулы халык иде.
— Берәрсен тапкансыңдыр әле...
— Әлегә берәүне дә эзләгәнем юк...
— Ирләргә ышансаң... алар барысы да бер чыбыктан сөрелгән.
— Ирләргә дә ышанмагач, кемгә ышанырга соң?
Василның бу соңгы сүзләре җавапсыз калды. Нурзилә, әллә ачуланып. әллә иренең ярым шаяртып әйткән сүзләренә артык игътибар итмичә, тынып калды һәм җылы куллары белән иренең муеныннан кочып алды.
Биш көн вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Васил эштән кайту белән гел хатыны янында булды. Нурзидәнең төсе нурланып, яктырып китте. Ул үсеп килүче поселок белән дә танышып өлгерде. Хәзергә монда ул хәтле күңелле түгел түгелеп. Шулай да поселокның киләчәге якты, өметле икәне аңа да аңлашыла сыман. Васил да бик күңелле йөрде. Бер көнне ул Нурзидәнең килү хәбәре төзелеш башлыгы Андрей Акимович Никитинга да ишетелгән булуын хатынына сөйләде. Аны шул уңай белән Андрей Акимович үк кабинетына чакыртып сөйләшкәнен, котлаганын һәм яна йорттан квартир алып тора башларга кирәклеген әйткән икән. Бу хәбәрне әйткәч. Нурзилә. баштагы авыр һәм каршы-лыклы уйларын оныткан шикелле, күңелле талпынып куйды, һәм һич көтмәгәндә әйтеп ташлады:
— Бирәләр икән, ал квартирны. Мин тиздән отпускыга чыгам Ялымны синең янда уздырырмын. Аннан тагы күз күрер. Бәлки ияләнеп тә китәрмен сезнең бу җирләргә. Ринатны ничек тә детсадка урнаштырырсың дип беләм.
— Әлбәттә,— диде Васил.
Шулай якын киләчәктә аеры-чаеры килеп йөрү мәшәкатьләреннән арынырга юл ачылыр дип исәпләде Васил. Ләкин ул хатынының башта бик нык каршы килеп тә, кинәт кенә үз янына күчеп торырга риза булуына ул кадәр ярсып шатланмады. Тик, ничек кенә булмасын, гаилә тормышы болан торуга караганда, күп мәртәбә яхшырак буласын күз алдына бик ачык китерде.
Нурзилә юлга чыгар алдыннан гына һавалар кинәт бозылып китте. Күк йөзеп каплап алган аксыл көрән болытлар күпергәннән-күперэ
бардылар. Башта ишелеп-ишелеп кар яуды. Аннары салкын жил уларга кереште, коточкыч буран күтәрелде. Бу эчпошыргыч һәм күнелсез буран күктән «юеш он» иләп, юлында очраган һәрнәрсәне үзенен ак кырпаклары белән сарды. Шулай итеп, бер басыла төшеп, бер котырынып шактый озак дәвам итте буран. Нурзидәгә самолетка алган билетын кире тапшырырга туры килде. *
Төзелештән ерактагы тимер юл станциясендә дә берничә сәгать көтәргә туры килде. Әле поезд төнге унберләр узгач кына киләсе. Залда Василнын күзләренә Фарук Фарукшин да чагылды. Анын бер улы шәһәрдә авырып ята икән дип ишеткәне бар иде Василнын. Мөгаен, шуны алып кайтырга бара торгандыр. Игнат рөхсәт иткәндер. Әмма Фарук Васил белән килеп күрешмәде. Киресенчә, аннан читтәрәк. кырыйда йөрде. Шабашниклар тамырына балта чабылганнан бирле ул Василга ачулы, аны күрүгә жене котыра иде.
Васил төн урталарында Нурзидәне поездга утыртып, кул болгый- болгый озатып калды. Теге әрсез Фарук та аның хатыны белән бер вагонга утырды. ®
...Нурзилә озын кылыч борыны астыннан нечкә генә мыек калдырган, » бугаз төере һәрвакыт йөреп торган кешенең карашы үзенә төбәлгәнен = әллә ничә тапкыр шәйләп алды Менә бераздан ул аның янындагы буш * урынга килеп утырды. Нурзидәгә, күптәнге таныш шикелле, сүз кушар- ь га да өлгерде: х
— Казанга барасызмы?
— Юк, аннан да арырак,— дип, теләр-теләмәс кенә жавап кайтарды “
Нурзилә. о
Фарук Фарукшин әрсез күзләре белән Нурзидәгә тагы бер кат сөзеп ° карап чыкты да сөйләнүен белде:
— Мин дә әле менә калага барам. Бер улымның тумыштан бер аягы кыскарак иде. Шуны озынайттылар. Бер баруымда гипска катырганнар иде. Хәзер килеп алырга тилиграм сукканнар
— Алай икән,— диде Нурзилә аңа карамыйча гына, сөйләшәсе килмәгәнен сиздерергә тырышып. Ләкин Фарук андый нечкәлекләрне тоя торган бәндә түгел иде. Ул үзенекен итте
— Васил Закирович жәмәгате буласыз, ахры?
Нурзилә эндәшмәде. Ләкин моңа карап кына Фарук башлаган сүзеннән туктамады:
— Ул бит безнең начальник. Мин дә төзелештә эшлим. Болай ярыйсы начальник. Ну кирәгеннән артык коры тота кайчагында
Аның сүзләре Нурзидәне сагайта калды. Шунда инде ул, сөйләшергә теләге булмавын да онытып, иренен кешеләргә мөнәсәбәтен бик яхшы белгәнгә, тегеңә жавап бирде:
— Васил Закирович кешеләргә бик турылыклы ул .
Нурзидәнең әйтеп бетерүен көтмәстән. Фарук үзенчә сукалады
— Юк, ашыкмагыз әле. сеңелем, мин дә аның яманатын сатарга җыенмыйм. Мин болай да бик изгеләрдән түгел, өстәп гөнаһа жыясым килми. Шулай да эштә төрлесе була инде. Аның тоткан урыны бәк олы. зерә дә дәү бит.
Шуның белән бу кеше сүздән туктар, шуның белән башлаган лыгырдавына нокта куяр дип уйлаган иле Нурзилә. Ләкин алай булмады. Фарук дәвам итте:
— Начальство ул бар кешегә лә тигез карамый һәр кайсыбызның якыннары булган кебек, аларның да якыннары, үз кешеләре була. Сез инде үз ирегезне миннән ныграк белә торгансыздыр
— Я, белсә...— Нурзилә тагы иреннәрен турсайтты
— Бер яктан беләсез, икенче яктан бик белеп тә бетермисез булыр, сеңелем. Васил Закирович та асыл кошларны аякларыннан эләктерә кай чакта...
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
Кемдер яңагына китереп суккан кебек, Нурзидә чыраен сытып куйды, иреннәреннән калтырау дулкыны тирбәлеп үтте, киемнәре тәнен кыса кебек тоелды:
— Сез ни әйтергә телисез, абзый кеше?
— Ни әйтим, кайбер начальниклар алар хатыннары алдында эт койрыгыннан да төз булып йөриләр, алар юкта... әйе, эһе... типтерәләр.
— Сез Василны да шундый кеше дип уйлыйсызмы?
— Шундый булмаган кая гына әле?! Мин әйткәнне сиздерә күрмәгез, сенелем, ул монда бик яшь, бик чибәр бер кызны кармагына эләктерде инде.
— Сез ни сөйлисез? Нигә кешегә бер дә юкка пычрак атасыз?
— Атмын гына торсын әле,—дип дәвам итте Фарук.— Үз кул астында эшләүче Гөлзадә дигән кыз белән йөри синең ирең, әйттерәсең килсә. Шуның белән клубларда була, урамда йөри. Үз күзем белән ничә мәртәбә күргәнем бар...
Нурзилә бу кешене артык тыңламады. Поселокка үзе килеп төшкән көнне Василның бик соңга калып кайтуын, аннары тагы бер хатынның вахтер ахирәтенә сөйләгән гайбәтне хәтерләде. Ул чакта вахтерша теге биләмче хатынның Василны кызлар белән шаяра дип сөйләгән сүзләрен гел кире кага торып, имеш-мимешләрне ялганга чыгарып калдырган иде. «Димәк... дөрес сөйләгән икән...» Ә инде бугаз төере йөреп торган Фарук Нурзидәнең эчендә пыскыган шул күмерләрне кабындырып җибәрде.
7
Яна йортка күченгәннәренә байтак вакыт үтте инде. Ләкин Нурзидәдән җавап юк та юк. Югыйсә, башта сөйләшенгәнчә, ул кайтып житү белән иренә телефоннан шалтыратырга яки телеграмма сугарга тиеш иде. Ләкин Василга бернинди дә хәбәр килмәде, телефон да шалтырамады. Мондый хәбәрсезлек аны борчыганнан борчый бара иде. Инде нишләргә? Ахырында ул Нурзидәне үзе телефонга чакырды. Тик нихәтле көтсә дә, хатыны телефонга килмәде. Телефонистка аны эштә, вакыты юк дип җавап бирде. Аннары Васил Нурзидәнең эшли торган җиренә шалтыратты. Анысында аны эштән китте, өендә булырга тиеш, дип җавап бирделәр. Әмма бу өмет тә үзен акламады, Василга өеннән җавап кайтаручы булмады. Ул, аптырагач, уйлады-уйлады да, Нурзидәгә килергә җыенырга кушып, телеграмма сукты. Аннан җавап килү белән үзенең дә әйбер-өшәнчекләрне китерү өчен тиздән юлга чыгача-гын әйтте. Кичтән шул телеграмманы тапшыргач, хәзер инде үзе берничә кич кунган квартирына кайтты. Ике бүлмә, бөтен уңайлыклар бар. һәммәсе дә өр-яңа, энәдән-җептән генә чыккан яна кием кебек. Беренче көннәрдә буяу исе борыннарны әчеттерде. Хәтта иртән Василның башы авыртып торды. Ләкин көндәлек эш ыгы-зыгысы белән барлык күңелсезлекләре онытылды. Ә менә эштән кайткач, аның башында тагы күңелсез уйлар айкала башлады. Нурзидәгә ни булды, нигә җавап бирми ул? Васил, өс-башын чишенгәннән соң, аягына йомшак туфлиләр киеп, ишекле-түрле йөренеп алды. Бүлмәләрне, кухняны, ванна бүлмәсен карады. Моннан бер көн элек кенә аның үтенүе буенча юан вахтер апа идәннәрне сөртеп киткән иде. Шуннан бирле Васил идәннең бер тактасына бер генә чүп тә төшермәде. Өй эче гаять чиста һәм җылы. Нурзидәнең тиздән киләчәген һәм шәһәрдәге квартирларын-нан әйберләр китерәчәген уйлап, ул әлегә квартирны буш диярлек тота иде. Нибары бер карават, бер өстәл һәм берничә урындыктан башка мебель заты юк иде. Гостиницада монда караганда ничектер күңеллерәк кебек тоелды аңа. Ләкин ул, мондый халәтнең озакка бармаячагын уена китереп, үзен тынычландырырга тырышты.
Иртәгесен бик иртэ үзенен шәхси эшләре белән йөрергә исәпләп куйган иде. мәгәр әле теге, әле бу эш чыга торды. Бераздан ул бу турыда бөтенләй онытты Тик төш авышкач кына хатыны белән сөйлә* шергә заказ бирергә өлгерде, ул арада телефоп шалтырады. Аны партком секретаре Сабиров чакыра иде. Секретарь: «Парткомга бер сугылып чыгыгыз әле»,— дисә дә, Васил анын тавышына ниндидер дулкынлану, ул |ына да түгел, калтырау сизенгән кебек булды. Васил, үзе дә ныклап сизмәгән ниндидер эчке борчылу белән, урынында озак утыра алмады.
Бу араларда гына анын Сабиров белән очрашканы юк иде. Күрешкәч, бер-берсенен кулларын шактый кысышып тордылар Сабиров гадәттәгечә конгырт чәчләрен кыеклап тарап юл ачкан. Нигәдер бу күрүендә анын мангае тагы да текәләнеп калган сыман тоелды, һәрвакыт сабыр холыклы бу кеше аны әле дә бик мөлаем каршылады
— Бер сукмактан йөрсәк тә, сирәк күрешәбез,— диде ул мәгънәле ф
генә елмаеп. в
— Шулай туры килә шул,— диде Васил.—Безнен ни.„ төзүченең о
эше —тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Гел мәшәкать чыгып кына х тора. =
— Мәшәкатьсез булса, тормышның кызыгы да булмас иде,—диде <
Сабиров. а
Эшләрнен барышы, план-заданиеләрнен үтәлеше турында рәсми £ төстә сүзләр алышканнан сон, секретарь булачак өмәгә Сафиннар а коллективының ничек хәзерләнүе белән кызыксынды. Бу турыда биш- ® минутлыкларда да телгә алынган, эшчеләр искәртеп куелганнар иде u инде. Сабиров төзелештәге иң зур коллективный сынатмаска тиешлеген тагы бер кат искә төшерде.
— Безнең кешеләр йөзгә кызыллык китермәсләр, оешкан төстә үткәрербез бу мөһим чараны,—диде Васил Сафин.
Сабиров нигәдер кул сәгатенә карап алды һәм тагы карашын Василга юнәлтте.
— Алдагы көннәргә прогноз ничегрәк?
— һава шартларымы? Көннәрнең аязуы көтелә. Радио шулай хәбәр итә.
— Алай булганда ерып чыгып булыр төсле.
— Мин дә шулай уйлыйм,— диде Васил.
Сүз су астында калачак әрәмәлекләрне кисү, чистарту турында бара иде. Әллә ничә мең гектар жир биләгән бу әрәмәләр Тын елганың бизәге булып торсалар да, зур сулык аларны читләтеп уза алмый иде. Табигатьне, бигрәк тә үзе туган як табигатен чын күңеле белән яраткан Солтан Сабиров тыштан бик тыныч сыман тоелса да. тнрә-якнын яме булып торган бу шомыртлыклардан анын һич тә аерыласы килми, әмма зур эшләр моны таләп итә, туган як табигатенең азмы-күпме үзгәрүе котылгысыз бер хәл иде. Солтан моны аңлый, ләкин үзендәге эчке әрнүне бетерә алмый иде. Тын елга буйлары моңарчы ата-баба уена ла китерә алмаганча үзгәрәчәк. Менә хәзер дистәләрчә километрларга сузылган соры бетон ярлар анын күз алдында барлыкка килделәр. Боларга карап куанмый мөмкин түгел. Киләсе язга инде бу бетон ярларны зур сулыкның дулкыннары юачак. Үзенә күрә бер кечкенә диңгез кебек булачак ул! Солтан Сабнровның күңеленнән кнчкад бу уйлар Васил Сафннга да барып тоташты кебек. Беркадәр вакыт кяесе дә сүзсез генә, тын калып утырдылар. Васнл бик күп санда кярок булачак аркылы пычкылар, бер кеше кисешле пычкылар, балталар турында уй йөртте Бу хакта ул тәэминатчыларга алдан ук задание биргән иде инде. Тик менә ничек үтәлә икән бу күрсәтмә —ул тиклесен тиздән тикшерәсе булыр.
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
Солтан Сабиров белән Васил Сафиннын әледән-әле карашлары очраша, тик әле һаман да төзү идарәсе башлыгы партком секретареның аны ни өчен чакыруын белми һәм аның бу турыда сүз әйтүен көтә иде. Сүз өмә турында гына барса, аны телефон аша да шалтыратып әйтеп була бит. Бераздан соң Сабиров папкадан бер конверт алып, шуны кулында әйләндергәли башлады. Аннары Сабиров, сүзне икенчегә күчереп, Сафинның гаилә хәлләре, теге-бу турыда сорашты.
— Шулай да, хәтсез вакытлар үтеп бара бит инде бу төзелештә эшли башлаганыгызга. Семьягызны ник китертмисез? — дип сорады Сабиров.
Секретарь тарафыннан мондый сорауның биреләчәген күптән көтеп йөри иде Васил. Менә, ниһаять, колаклары ишетте хәзер. Әмма ничек кенә булмасын. Сафинга бу турыда сүз башлау җиңел түгел иде. Инде алдыңа шундый сорау куелгач, җавап бирми мөмкин түгел.
— Минем белән хатын арасында бу турыда бик күптәннән бирле тартыш бара. Башта аны һич ризалатып булмады. Киресенчә: минем үземнең шәһәргә кайтуымны таләп итте. Әле менә күптән түгел генә үзе килеп китте. Ул күчеп килергә риза булды шикелле.
— Димәк, ул килә?
— Килергә тиеш. Шулай сөйләшкән идек. Тик менә нигәдер тынып калды бу арада.
Сабировның төсендәге елмаюы сүрелә барды, чырае җитдиләнде. Алай да гадәти йомшак тавыш белән әйтте:
— Ул килергә җыенмый бугай...
Василның күзләре зур ачылды, төсенә гаҗәпләнү чыкты:
— Сез аны кайдан беләсез? Ул ничек инде, ягъни, килми?
— Шулай. Бездә хатыныгызның жалобасы бар.
— Жалоба?
— Әйе, Васил Закирович. Менә танышыгыз.— Сабиров берничә мәртәбә кулында тотып, куярга урын таба алмаган зәңгәр конвертны Василга сузды.
Әйе, Нурзилә кулы, ул язган. Шакмаклы дәфтәр битенә тигез юллар белән язылган сүзләрне укыгач. Василның маңгаена тир бөртекләре тибеп чыкты. Ул хатны өстәлгә куйгач, түземе җитмичә, тагы бер тапкыр алып карады. Нурзидәнең фикерен төйнәгән шикелле тоелган соңгы сүзләре аны бөтенләй тетрәтеп җибәрде: «...Аның мондый хыянәте беренче тапкыр гына түгел. Шушындый ике йөзле кеше белән киләчәктә нинди семья тормышы булырга мөмкин?!. Минем ирем үз кул астында эшләүче хатын-кызлар белән чуала икән. Ул моның белән хатыны һәм улы алдында җинаять эшләвен аңламый, күрәсең... Менә шуның өчен В. 3. Сафинны, коммунист буларак, партия җәзасына тартуыгызны сорыйм».
Ике ирнең, ике коммунистның күзләре тагы очрашты. Васил Сафин секретарь алдында карашын яшермәде, аның үзе шикелле үк туры һәм куркусыз карады.
— Моны ничек аңларга, Васил Закирович? — диде Сабиров.
— Ничек аңлау — ул тиклесе сезнең эш,— диде Васил салкын гына итеп.
Солтан Сабировның Сафинны юлдан язуда һич кенә дә гаеплисе килми иде, билгеле. Ә ничек кенә булмасын, аның өстеннән үз хатыны шундый тешле, каты бәгырьле шикаять язган икән, моны инде, һич югында, ачыкларга кирәк. Шул теләктән чыгып, Сабиров дәвам итте:
— Ә мин сезнең иптәшегезне мактарга да, хурларга да җыенмыйм. Мин аны бөтенләй белмим. Белсәм дә, бәлки монарга хакым булмас иде сыман. Тик шуларның берсенә дә карамастан, хөрмәтле Васил Закирович, утсыз төтен чыкмый диләр бит...
Васил кайнарланып урыныннан торды, папирос кабызды, тирән итеп сулады да тагын урынына утырды.
— Белмим... Кайчагында аяк астыннан очкан тузан да төген булып күренергә мөмкин.
— Бу очракта сез шулай дисез инде алайса? ф
— Әйе, Солтан Сабирович. <
— Димәк, сез Гөлзадә белән таныш түгел? Мәдинә?.. 2
— Ничек инде таныш булмаска? Үз кул астымда эшләгән кешеләрне 3
дә белмәскә, андый начальник кем була инде ул? я
— Юк, мин ул яктан әйтмим. <
— Кайсы яктан әйтәсез?
— Ул кызларның берәрсе белән дим дуслыгыгыз юкмы?
— Мин эшчеләрнең һәркайсы белән дус! =
— Ну, чорт возьми, йөрмисезме, куертмыйсызмы, дигән сүзем *•
инде!..— Солтан Сабировнын чыраена кызыллык йөгерде. ф
— Әлегә андый хәл булганы юк,— диде секретарьның үзе кебек үк и
инде кызара башлаган Васил Сафин. о
— Ә киләчәктә? *
— Киләчәктәгесен әйтергә мин пәйгамбәр түгел. Гомумән, минем £
семья мәсьәләсе бик катлаулы... Белмим, Нурзилә күтәргән күсәк кем < башына килеп төшәр? Уртак тел таба алырбызмы-юкмы.— ул хәтлесен =■ дә киләчәк күрсәтер,— диде Васил. *
Васил Сафин, бер папиросны тартып бетермичә, көл савытына баты- 2 рып, икенчесен кабызды. Ахырында ул түзмәде, сорады:
— Әллә партком утырышына куеп тикшерәсезме? ®
Сабиров иңбашларын сикертте, аңа ничектер уңайсыз булып китте.
Мондый сорауны көтмәгән иде ул.
— Минемчә, сезне утырышка куеп тикшерерлек бернинди иигез юк безнең кулда,— диде Сабиров
Секретарьга ихтирамы никадәр зур, ана карашы никадәр яхшы булуга карамастан, Васил партком бүлмәсеннән авыр тойгы белән чыкты
Квартирда ялгыз башың гына тору күңелле түгел, әлбәттә. Васил, нихәтле кыен булмасын, түзәргә карар кылды. Нурзидәгә анын ничектер күңеле катты, башкача телефоннан да шалтыратмады, телеграмма сугарга да ашыкмады. Мәгәр, ничек кенә булмасын, барыбер аны күрергә, ныгытып сөйләшергә кирәк иде. Эх, Нурзилә, Нурзилә. нигә шулай әллә кайлардан ишетелгән гайбәт сүзләренә карап эчеңә кара сөрем җыеп йөрергә? Җитмәсә, ирең өстеннән шикаять язу... Монысы инде, йомшак кына итеп әйткәндә, һич тә акылга сыя торган хәл түгел. Шундый кара һәм ялган юлга басканнан соң. ул инде үзенең тормыш иптәше саналган Васил белән ничек сөйләшер, ничек итеп аның күзләренә карый алыр икән?
Аларга бик ныклап аклашырга кирәк... Ярый әле, жае килеп чыкты. Эш буенча аңа шәһәргә барырга туры килде. Шуннан файдаланыл, ул үзенең гаиләсендәге аңлашылмаучанлыкны да төзәтергә тырышыр. Бу юлы инде хезмәт командировкасына китәр алдыннан һич көтмәгәндә ана хат килеп төште. Нурзидәдән иде бу хат. Ләкин хат Васнлнын күңелен.» бернинди дә шатлык салырлык түгел, боз кебек салкын һәм бер үк вакытта мәкерле, агулы иде. «...Мина карата суынуыңны күптән снзәм. Шулай булмаганда син үзеңнең семьяңнан гел читтә йөрмәс идең Моңа хәтле дә синең кемнәр беләкдер себерелүен миңа ишетелә торды Инде соңгысын үз күзләрем белән күрмэсәм дә, шунарга якынрак дни әйтергә була Мин килгән көнне генә алыйк. Син гөиге уникеләр үткәч кенә «эштән» кайтгын. Гөлзадә атлы бер «фәрештә» белән төне буе салкын Урамнарны «жылытып» йөргәнсең. Аның янында кунып кайткан чакларын да була икән. Шуның өстенә тагы Мәдниә атлы сөяркәң дә бар
икән.. Ярый, мин аларның барысын да санап тормыйм инде. Аларны санау һәм намусыңны югалтып йөрү — анысы синең эш.
Ләкин бел: мин дә төшеп калганнардан түгел. Инде эшләр алайга китә икән — мин дә чәчәк кебек вакытымны сиңа алданып үткәрмәм„>
Аларның болай да бик якын булмаган аралары һаман саен ераклаша бара иде...
Шәһәргә кичкырын гына килеп төште ул. Менә тагы таныш юллар, таныш сукмаклар, таныш йортлар... Васил үз йортлары тирәсеннән ике- өч тапкыр уратып үтте. Кермәде. Аннары улы Ринат янына — балалар бакчасына кагылырга уйлады. Ләкин сәгатенә карагач, вакытның сон, инде балаларның өйләренә таралган булуларын уена китереп, кнре борылды. Ярый әле, бәхетенә каршы, урын тиз табылды —ул шәһәр гостиницаларының берсенә урнашты. Иртәгесен сәгать тугызлар тирәсендә балалар бакчасына улын күрергә килде. Ләкин... Ак халатлы, ике күзе ике төрле: берсе зәңгәр, икенчесе соры күзле, озын нечкә буйлы тәрбияче апа Ринатны инде бишенче көн бакчадан әнисе алганлыгын хәбәр итте. Нурзилә бакчадагыларга чираттагы ялга китәсен, шунда үзе белән бергә улын да аласын әйткән икән.
— Соңга калмадыгыз микән? Хатыныгыз китеп баргандыр инде,— диде тәрбияче ханым, аны юатырга тырышкандай.
Васил, аптырашлы уйлар эчендә, шәһәр урамы буйлап атлады. Бу минутта аның моңарчы булмаганча улын күрү, кулына алып сөю теләге уянды. Ул кайларда икән хәзер? Васил Нурзиләнең усал сүзләре алдында тукталып калмаска, ничек тә улын күрергә исәп тотты. Аңгырайган кеше сыман, бер кызулап, бер әкренләп, таныш подъездның баскычыннан икенче катка менде. Гасабиланып звонокка басты. Ләкин эчтән жа- вап бирүче булмады, ишек тә ачылмады. Ул шәһәрдә чакта алар Нурзилә белән икесенә ике ачкыч йөртә торганнар иде. Шул гадәте буенча кесәләрен капшап карады. Ләкин кесәсендә кирәкле ачкыч юк иде. Васил кая барырга, нишләргә белми аптырап торганда, күрше квартирмын ишеге ачылды. Васил күршеләрен яхшы белми иде. Ә ишек ачкан өлкән яшьләрдәге бу хатын ана бөтенләй таныш түгел иде.
— Сезгә кем кирәк? — дип сорады әлеге хатын.
— Мин бу квартирның хужасы,— диде Васил.
— Күршеләр икәнбез. Без дә әле күптән түгел генә күченеп килдек.— Шундук, Василның аптырашта калганлыгын төсеннән укып белгән кебек, йомшак кына итеп әйтә куйды: — Бу көннәрдә сезнең ишеткән бердә кереп-чыгып йөрүче күренми.— Хатын, шулай дигәч, ишекне кинәт ачкан кебек, кинәт ябып кереп тә китте. Сонгы баскычны төшеп килгәндә генә ана таныш бер хатын очрады. Ул Нурзиләнең Кара диңгез буена ял итәргә киткәнен әйтте. Ринатны авылдагы әбиләрендә калдырган будырта тиеш, диде. Васил, башын чайкый-чайкый, коридор ишегеннән чыкты.
Ана хәзер нишләргә?
Чыннан да туган авылына сугылмыйча булмас.
8
Тора-тора да югала — бу нинди кеше була инде?
Бүген өченче көн бугай ул аны һич кенә дә туры китерә алмады. Дөрес, прораб Кукушкинны эшкә чыкмаган дип әйтеп булмый. Анын участогында эшләүчеләр прорабның иртәнге якта кешеләрне тыкырдатып, арлы-бирле сугылып йөрүен һәм ниндидер йомышлар белән китеп баруын әйттеләр. Кичке якта ул тагы үз участогында күренми калмас. Тик менә аны Сафин гына очрата алмый. Нишләргә ана бу адәм белән?
Васил Сафин инде стеналары салынып беткән гараж һә.м төгәлләнү алдында торган ярдәмче биналар тирәсеннән йөреп кайткач, күңелсез уйларга бирелде. Аларның түбәләрен ябарга кирәк иде. Складлардп 60
бернинди материал юк. Нәрсә белән ябарга? Шул турыда көн-төн янып- көел кайгыртырга тиеш булган Кукушкинны көндез чыра яндырып эзләсәк дә табып булмый. Дөрес, булмаган материалны бер Кукушкин гына таба алмастыр. Ләкин турыдан-туры үз җаваплылыгындагы бу эш өчен кыл да кыймылдатмыйча кайдадыр югалып йөрү —монысы инде бер дә . законга сыя торган эш түгел.
Тәэминатчылар төрле жирләргә чабалар, диспетчерлар төрле жир- ләргә шалтыраталар — ләкин мона карап кына барыбер түбә материалы яки газобетон табылмый. Шлакны каяндыр ерактан, бик ерактан китертергә кирәк. Бердән, ул бик кыйммәткә төшә, икенчедән, аны да бик «өзек-өзек кенә» тартып алырга туры килә. Сафин, шул турыда кат-кат кайта-кайта уйлап, электр станциясен промышленность үзәкләреннән бик еракта төзи башлауларына тирәнтен пошынып та куя. Кайсыдыр бер жыелышта бу турыда сүз чыккач, төзелеш башлыгы Никитин бик дөрес әйткән иде әйтүен. <Ул промышленность үзәкләрендә дә кайчандыр без- . нен шушындагы шикелле берни дә булмаган. Кешеләр тырышлык салганнар. Әкренләп зур заводлар калкып чыккан. Биредә дә озакламый ® шулай булыр» — дигән иде. Сафин бу хакыйкатькә ышана. Әмма кайчан х булыр әле ул? Бары тик иген кырлары, болын һәм әрәмәлекләр булган, = язын тургайлар сайраган, кышын бураннар уйнап торган урынны тиз ~ генә шәпәр яки завод төсенә кертеп кара син! Моның өчен мен тапкыр о. гасабнланырга, мен тапкыр кайнар тир агызырга кирәк әле! к
Ә хәзергә шлак, бик күп шлак, бик күп газобетон кирәк аларга. Ку- * кушкин ншеләр белән шлак урынына ком да таба алмасын?!
Кукушкинны ул барыбер дүрт көннән соң гына күрә алды. Анда да © иртәнге якта. Прораблык будкасына керделәр. Анда курнос борынлы, w сипкелле учетчы кыздан гайре беркем дә юк иде. Васил Сафин якты йөз күрсәтүне уена да китермәде. Шулай булгач, аның төсендәге кырыслык, ачу билгеләре Кукушкинга да шундук сизелде. Кешеләр белән сөйләшкәндә салпы якка салам кыстыра торган гадәте булган бу кеше, билгеле, Сафинны хөрмәт итү йөзеннән түгел, барыннан да бигрәк үзенең гаебен йомшарту нияте белән, башлыгы сүз кушканчы әйтеп өлгерде:
— Әллә кәеф шәп түгелме, Васил Закирович? Авырып китә күрмәгез тагы...
Кукушкин шулай дигәч, Сафин ирексездән көлеп куйды. Ләкин шундук аның төсенә элекке кырыслыгы, җитдилеге кайтты. Турысын гына әйткәндә, өзгәләп атасы, ботарлап ташлыйсы килде аның Кукушкинны.
— Сезнең ише кешеләр ярдәмчең булганда, авыру гына түгел, үлеп китүен дә гаҗәп түгел...
— Нигә алай дисез, Васил Закирович?
— Молчать!—дип кинәт кычкырып җибәрде Сафия, үз-үзен тыя алмыйча.
— Тыңлыйм, Васил Закирович — Кукушкин төсенә елмаюмы, гаҗәпләнүме яки куркумы чыккан бер кыяфәттә карашын аска төшерде, ни чектер җыерылып, кечерәеп калган сыман күренде.
— Шундый җаваплы момент, бер кешене ике итәрлек чаклар... Ә сез кайдадыр югалып йөрисез. Намусыгыз кайда сезнең?!
— Намусым үзем белән минем, Васил Закирович, гомергә үзем белән...
— Бармы икән сон ул сездә намус?
— Бик кызмагыз әле.
— Сез кайда югалып йөрисез уттай эш вакытында?
Кукушкин беркадәр ык-мык килеп торды да зәнгәрле-яшелле тавыш белән шулай җавап кайтарды:
— Минем эшкә чыкмаган көнем юк. Ышанмасатыз, эшчеләрдән сорагыз.
— Килеп күренәсез дә каядыр юкка чыгасыз.
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Материал артыннан, теге-бу йомыш белән чабарга туры килә.
— Теге-бу!.. Именно теге-бу тирәсендә генә чуаласыз.
Кукушкин телен йоткандай тып-тын утыра бирде. Васил Сафнн ана югалып йөрү, гамьсезлек гадәтен ташламаганда, алдагы көннәрдә бергә эшләү кыен булачагын кат-кат кисәтте. Кукушкин еламсыраган мескен бер тавыш белән ялварып тел тибрәтте:
— Беренчесе дә, соңгысы да шушы. Бүтән китеп йөрмәм. Теге-ни_ азрак булды инде. Ни әйтсәм дә сез миңа ышанмыйсыз. Югыйсә гел эш артыннан кайгыртып йөргән көнем...
— Сез эчәсезме?
— Бәйрәмнәрдә генә...
— Ышанмыйм.
— Мине исерек килеш кемнең күргәне бар?
— Була шундый кешеләр, аның эчкәнме-эчмәгәнме икәнен аеруы да кыен... Минемчә, сез гел төшереп йөрисез.
— Ике кулымны күкрәгемә куеп, ант итәм, Васил Закирович, мин андыйлардан түгел.
Чыннан да Кукушкинны исерек хәлдә берсенең дә күргәне юк. Үзеннән бер вакытта да аракы исе дә килмәс. Ә менә аның төсендә-чыраенда эчүчеләргә хас билгеләр ярылып ята: борыны кызыл, күз төпләре шешенке, күзләре болганчыграк, йөреше салынкы, куллары калтырый. Сафнн аның аз-азлап кына өзлексез эчеп йөрүе турында элек тә ишеткән иде инде. Тик менә югалып торуы... Аш алдыннан гына «аппетитны ачарлык» кына эчә-эчә алкоголик булып киткән адәмнәр азмыни бу дөньяда. Бәлки Кукушкин да шундыйлардандыр... Сафин, бу уйларын эчендә йотып калдырып. катгый төстә кисәтеп әйтте:
— Соңгысы булсын, югыйсә үзегезгә үпкәләрсез.
Кукушкин бик мескенләнеп, урлап май ашаган мәче кебек күзләрен ялтыратып:
— Тыңлыйм сезне, Васил Закирович,— диде.
Сафин алда торган эшләр турында, материал җитмәү сәбәпле түбәсе ябылмаган биналар хакында да сүз кузгатты. Шул турыда Кукушкин- ның фикерен белергә теләде. Бу бит турыдан-туры прораб Кукушкин җаваплылыгындагы объектлар.
— Материал булмагач, без ни эшли алабыз? — дип кулларын җәеп салды Кукушкин.
— Ә материал берничә ай булмый торса?
— Аңлыйм, Васил Закирович. Ләкин без ни эшли алабыз? Бу мәсьәләне Никитин. Юлдашев, сез — башлыклар гына хәл кыла ала, минемчә. Без винтиклар гына димәсәм.
— һәркем үзенә тапшырылган эштә винтик түгел, чын хуҗа булырга тиеш. Хәзер шулай куела мәсьәлә.
— Аңлыйм, Васил Закирович.
— Аңлау гына җитми. Хәзерге кыен хәлдән чыгу юлын бергәләп уйларга кирәк. Безнең татарларда «Тырышып елаганда сукыр күздән дә яшь чыга» дигән мәкаль бар. Без, бердән, сукыр түгел, икенчедән, безнең мөмкинлекләр бар.
Кукушкин, башын селкеп, риза булган шикелле, тыңлап утыра бирде.
Көннәр әкренләп үтә торды. Үзе белән Сафнн тозлап-борычлап сөйләшкәннән соң, Кукушкин эш урыныннан китми башлады. Ул гына Д8 түгел, Сафин аның кайчан карама — гел контора тирәсендә уралуын күрә башлады. Ул әле производство бүлегендә утыра, әле бухгалтериядә авыз ерып тора, әле секретарь-машинистка белән сүз куертып, тешләрен агарта. Ахырында Сафнн бу хәлгә тыныч кына карый алмады. Кашларын җыерып сүз башлады:
Сез нишләп һәрвакыт контора тирәсендә чуаласыз?
— Сезгә кирәгем булыр дип уйлыйм, Васил Закирович. Үзегез ачуландыгыз ич. Болай мине эзләп йөрисе булмый...
— Сезнен урыныгыз төзелештә...
— Билгеле, шулай. Алай да һәрвакыт күз алдыгызда буласым килә...
Бер тапкыр Кукушкин тагы баштагыча югалып йөри башлагач, Сафин ф бөтенләй түземен жуйды. һәм, аны төзәлмәс кеше санап, эштән чыгару турында приказ язды. Ләкин участок начальникларын, прорабларны эшкә алганда һәм эштән чыгарганда төзелеш идарәсе баш инженерының визасы — килешүе кирәк нде. Кукушкин турындагы приказны Юлдашев расламады. Бу хәлгә Сафиннын кәефе китте. Бу уңайдан Юлдашев белән телле-тешле сөйләшү булып алды. Сонрак Юлдашев ана азмы-күпме теләктәшлек күрсәткән шикелле әйтте:
— Сез аңа шелтә бирегез, әлегә шул житеп торыр. Артык кайнарлану ярамас,— диде.
Кукушкннга өчме-дүртме мәртәбә шелтә бирелүе турында әйткәч, ф баш инженер тәлинкәнең икенче ягын әйләндерде
— Минем исемгә рапорт язып бирегез.
Рапортлар Юлдашев өстәле тартмасында ята бирде. Кукушкннга « карата бернинди дә чара күрелмәде. Шунда инде Сафин гомуми эш Т максатларына караганда Юлдашевнын шәхси мәнфәгатьләрне өстен < күрүен аллады. Кукушкиннын аңа тагылып әллә ничә төзелештә булга- - нын ишеткән иле инде ул. Ләкин бу турыда Никитинга нигәдер белдер- х мәде. Болай игү үзенең тешсезлеген, көчсезлеген күрсәтү булыр кебек * тоелды. Ләкин, ничек кенә булмасын, Юлдашев белән аның арасында а каршылык үсә барды. Бу нәрсә бигрәк тә төзелешкә кагылышлы зуррак ® мәсьәләләрне хәл кылганда яки килеп төртелгәндә баш калкыта, үзен u күрсәтә башлады. Юлдашевнын бик вак мәсьәләләрдә дә «калай әтәчләнеп» күрсәтмә бирүе, зуррак эшләрне хәл кылганда читтән күзәтүче кебек күренүе яки каушап калуы, аннары каршы килүе кебек хәлләр бер бүлмаса бер күренгәли торды.
Васил улының авылда әниләре кулында калу хәбәре дөрескә чыкты. Ул, туган авылына кайтып, улын үзе белән алып китәргә карар кылды. Әнисе карчыкны да үзе белән барырга ризалатты. Шу на күрә хәзер аның да үз гаилә кисәге бар иде инде.
Ринат яңа урынга бик тиз ияләште. Әтисе эшкә барганда һәр көн аны балалар бакчасына үзе илгә. Уйный, шаяра баралар. Улын бакчада калдырып, үзенең эшкә китүе ничектер күңелле була башлады ана. Кичке якта инде Васил эштән вакытында кайта алмаганлыктан, малайны алырга бакчага әбисе бара.
Васил уйлавынча, Нурзидәнең отпускысы беткән, ул ялдан кайтып, эшенә керешкән булырга тиеш иде Шуны күздә тотып, ул хатынына үзләренең тормышлары турында тәфсилле итеп хат салды. Ул аны бигрәк тә уллары өчен борчылыр дип уйлаган иде. Ләкин аның хат салганына атна узса да, унбиш көн узса да, жавап килмәде. Күрәсең, анасы улы турында ул кадәр борчылмый нде булса кирәк.
Йомшак күңелле, басынкы табигатьле әбисенә оныгы көннән-көн ияләшә барды. Илгәгәкләпде. Баштарак әнисен беркадәр юксынган сыман булса да, бара-тора малай бөтенләй тынычланды. Васил гаиләсенең киләчәге турында әЛедән-әле борчыла, башында шактый күңелсез уйлар туып тора иде.
Василның студент чагында тулай торакта яшәүдән бик нык туйганы бар. Моннан байтак еллар элек, зур шәһәр урамнарыннан узганда, ул: «Эх, кешеләр кебек шундый квартирларда яшисе иде»,—дип йортларда янган утларга карап, кызыгып үгә нде Мондый хис Яна Наратлыда да •ның күңеленә килә нде. Әнисе һәм улы белән бергә яшәү нихәтле
ТЫН ЕЛГА ЬУЕНДА
күңелле, рәхәт булмасын, бу яшь иргә тулы гаилә тормышы барыбер җитми иде. Бу китеклекне ничек бетерергә — әлегә Васил бу сорауга җавап табудан гаҗиз иде.
Эштән кайтып беркадәр ял иткәч, ул тагы үзенең язу өстәле артына утыра. Бу зур төзелештә аны борчыган, аны уйландырган бик күп мәсьәләләр бар. Башындагы төрле авыр исәпләрне әлегә шул эш кенә оныттыра иде.
9
Баш инженер үзенең бик пөхтәләп яңартылган иркен кабинетында, үз теле белән әйткәндә, «төзелеш командирларын» җыеп сөйләшүне, киңәшмәләр үткәрүне ешайтып җибәрде. Бүген дә аның эш көне шундый киңәшмә белән башланып китте, һәрвакыттагыча пөхтә киенгән Юлдашев гадәтенчә кешеләргә сирәк күз йөртә. Зур сөяк кысалы калын күзлеген ара-тирә төзәткәләп куя, аннары, канат астын чистарткан кош кебек, тырнак асларын казыштыргаларга керешә. Аның бу кыланышлары Сафннга ничектер сәер тоелды. Баш инженерның мондый гадәтләренә ул һич кенә дә күнегеп җитә алмый. Юлдашев гадәттәгечә иң элек үзе сөйләде. Аннары башкаларның кыскача информацияләрен тыңлады. Шуннан сон тагы сүз тегермәне аңа күчте. Стена буйларына һәм өстәл тирәсенә утырышкан прораблар, участок башлыкларының Сафинга һәр- кайсы таныш. Ал арның күбесе белән эш максатларыннан чыгып тарткалашканы да, телгә килгәне дә бар. Кешеләр Юлдашев «нотыгын» теләр- теләмәс кенә тыңлап утырганда, төзелеш башлыгы Никитинның килеп керүе байтакларны сагайта һәм бераз каушата калды. Гадәттә ул баш инженер уздыра торган киңәшмәләргә бик сирәк катнаша иде. Никитинга түр яктагы култыксалы йомшак урындыктан урын тәкъдим иттеләр. Ул кергәч, Юлдашевның гадәти тигез аккан тавышында калтырау сизел-де. Ул берничә тапкыр тотлыгып та алды шикелле. Никитин, кулын күтәреп, бүленмәскә, киңәшмәне дәвам итәргә кирәклеген аңлатты да. куен дәфтәрен чыгарып, нидер яза башлады. Юлдашев башлаган сүзенең эзенә кайтып төште, ул инде гадәтенчә тыныч сөйли иде.— Социалистик ярыш... Әйе, иптәшләр, безнең төзелештә шактый кыен моментлар бар. Материал булмау яки җитмәү... юлларның промышленность үзәкләреннән ерак булуы зур кыенлыклар тудыра. Ләкин коллективның барлык көчен туплаганда, социалистик ярышны бөтен киңлеге белән җәелдергәндә, һәркем үз эшендә җаваплылык хисен көчәйткәндә, безгә бик күп моментларны шушында, урында хәл кылырга мөмкин, минемчә. Кадрлардан дөрес файдаланырга кирәк, аларны дикъкать белән карап, тәрбияләп үстерергә кирәк. Безнең күп кенә участокларда әнә шул җитми. Ул гынамы соң әпе? Кайбер участокларда, хәтта идарәләрдә сыналган эшлекле кадрларны куалар, мыскыл итәләр. Моның мисалларын әллә кайларга барып эзләсе юк. Иптәш Сафин җитәкчелек итә торган твз\- монтаж идарәсен алып карыйк. Анда әле шушы көнгә кадәр безнен алтыннан да кыйммәтле кадрларыбызга дөрес карашның урнашып җиткәне юк. Димәк, безнең күп кенә җитәкче иптәшләрнең үзләренең игътибарлары җитенкерәми...
Баш инженерның чыгышын, аның соңгы сүзләрен тыңлап утыручылардан кемнәрдер җиңелчә генә көлеп тә куйдылар.
Кайсыдыр тавыш салды:
— Төзибез, төзибез, ә биналарның түбәләре ачык килеш тора. Алар- га кайчан бүрек кидертербез инде?
Баш инженер бу сорауларга җавап бирмәгәч, кешеләр Васил Сафинга карадылар. Шул дистәләгән карашка буйсынган шикелле, ул урыныннан күтәрелде. Җиңел генә тамак кырып алды.
, — Алма, пеш, авызыма төш, дип кенә көтеп ятып булмый,—дни башлады ул.— Минемчә, безнең үзебездә дә кайбер мөмкинлекләр бар.
Әйтик, бүгенге көндәге ин кыен, безне ин тоткарлаган түшәм-тубә ябу мәсьәләләре бик күпләрне борчый. Әмма без барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланабызмы сон? <*
Юлдашев, бу сүзләрне ишетүгә, ашыга-кабалана реплика ташлады:
— Хөрмәтле Васил Закирович, төгәлрәк әйтсәгез икән, ничек һәм ф нәрсә белән япмакчы буласыз сез тү шәм-түбәләрне?
Сафин, фикерен бүлдергәнгә кәефе киткәндәй, беркадәр уйланып ~ торды да өзелгән сүзен ялгап жибәрде: 2
— Бар андый мөмкинлек бездә! — дип кистереп әйтте ул. а
— Ниндирәк икән ул? — дип көлемсерәп тагы сүз кыстырды,. Юлдашев.
Никитин да урынында тыныч кына утыра алмады. Ул, жнтдилеген саклаган хәлдә, кашларын җыерып, Васил Сафинга карады. Анын бу | карашы нидер өмет итә, нидер көтә, нидер сыный кебек иде. Бүтәннәргә *• ничектер, әмма Василга шулай тоелды. ♦
Васил техник китапханәдән нихәтле журнал, китаплар алды, ничә төн я таң әтәчләре кычкырганда гына йокларга ятты. Ниһаять, бу эзләнүләр. ° бу интегүләрнең бер рәхәте, төзелеш һәм кешеләр өчен бер файдасы да _ булырга тиеш иде. Эзләгәненең табылуга якын бер хәлдә торганын исен- ә дә тотып, Васил дәвам итте: <
— Дөньяда термопорит дигән нәрсә бар. Безне бәладән коткарса шул коткарыр. Нәрсә ул дисезме? Менә нәрсә ул...
Баш инженер кабинетындагы житәкче хезмәткәрләр Сафинны и күңелле лекция тыңлаган шикелле тыңладылар. Ул үзенең сүзен шулай ® дип бетерде: о
— Нәрсә ул термопорит дип сорыйсызмы? Ул цемент, известь һәм пычкы чүбе катышкан махсус измә, һич икеләнмичә әйтә алам: безнең шартларда газобетон һәм шлакны алыштырачак ул. Мин әнә шуны кул* ланырга тәкъдим итәм.
Васил карашын кешеләр өстендә йөртә-йөртә урынына утырды. Кабинетта чебен очкан тавыш ишетерлек тирән бер тынлык урнашты. Юлдашев ашыгып папирос кабызды, авыз-борыныннан мул итеп төтен чыгара-чыгара, башын кашып алды Сафинга борылып карады:
— Аны кем сынап караган — хикмәт шунда.
— Ин башлап без сынап карасак, ана карап айның бер чите кителмәстер. Зариф Салихович,— диде Сафин.
— Андый рискка барырга безгә кем хокук бирер икән, Васил Закирович?
Юлдашевның бу кисәтүе дә үз уенда нык торган Васил Сафинны туктатып кала алмалы:
— Хокук безнең үз кулыбызда, мина калса...
Баш инженерның салынган сукмак буенча әзер юлдан баруын, яңалыкны үзе чыгаруга караганда чыккан яңалыкка, аны бүтәннәр хуплаган сурәттә генә иярә торган кеше икәнен бергә эшләү дәверендә яхшы төшенеп алды Сафнн.
Төзелеш башлыгы Никитин үзе бу киңәшмәдә катнаша бит әле. Баш инженер белән шулай килешә алмыйча килеп терәлгәндә, ул берничә тапкыр инде мәсьәләне уңай якка чишәргә булышты. Шуларны исенә төшереп, Сафнн Никитинга карады Бүлмәдә һава салкынча булуга карамастан. Никитин, кул яулыгы белән маңгаен сөртел, калын тавышы белән әйтеп куйды:
— Мин экспериментка каршы түгел. Ләкин бу очракта каршы килергә туры килә. Нишлисен! Безмен шартлар шундыйрак. Моны исәпкә алмый булмый. Ләкин күзәнәкле бетон заводы җитешкәнче, безгә шлакны Уралдан китерергә генә кала. Инде газобетонны әйткән дә юк, анысын *ет җир читеннән кайтарырга да рнза.
Шуларны әйтеп, Никитин кулларын җәеп җибәрде. Бу турыда башкача сүз көрәштереп торуның кирәге юк дигән кебек иде бу.
Юлдашев Никитин әйткәннәрне күтәреп алды: «...Яшьлек, романтика, күп мәсьәләләр теориядә ал да гөл булып күренсәләр дә, практикада үзләрен акламыйлар» — янәсе.
Дөньяга, тормышка киңрәк карашлы Никитинның да иң кирәк чакта аны якламавы Василны борчуга төшерде. Инде хәзер нишләргә? Шулай да ул үзен хаклы санап ныклы карарга килде: юк, ярты юлда тукталып калачак түгел ул. Аның фикерләрен яклаучылар да булыр әле...
Бәла аяк астыннан чыгып кына тора. Тәмам интекте Сафин бу Кукушкин дигәннәре белән. Чакырып сөйләшү, куркыту һәм янаулардан, баш инженер исеменә язылган рапортлардан соң, шактый вакыт тәртипле генә йөргән бу кеше, ниһаять, тагы да килеп абынды. Ул тикшереп-күзә- теп тррмау аркасында, бер урында стена, проект таләпләрен бозып, ялгыш салынган булып чыкты. Дөрес, стена әллә ни биек күтәрелмәгән иде әле. Шул кимчелек ачылган көнне аны тагы таба алмыйча йөдәп беттеләр. Монысында инде Васил түзеп кала алмады. Кукушкинны эшеннән азат итү турында приказ чыгарды. Берничә көн үткәч, аның урынына икенче кеше алды, үзенең бу адымы турында төзелеш башлыгына аңлатма язды. Телефоннан сөйләшкәндә:—Кукушкин кебек балластлар белән бөтенләй адәм хуры булуың бар,— диде.
Бер атналап кеше күзенә күренми йөргәннән соң, Кукушкин тагы Сафинга килеп ялынды. «Ичмасам производстводан үзе теләп китте» дип языгыз, дип карады. Бу кешегә карата тәмам бәгыре каткан Сафин анын ялваруларын канәгатьләндермәде. Баштагы фикереннән бер карыш та чигенмәде.
Юлдашев, бу турыда ишеткән булса да, мәсьәләне үз бизмәненә салып үлчәгәч, әлегә белмәмешкә салынуны артыграк күрде. Ул тора салып гел юкка чыга барган бер бәндә өчен Сафин белән араны тагы да бозарга теләмәде. Әмма, икенче яктан, Кукушкин кебек кешеләр дә кирәк иде аңа. Ни әйтсәң дә, Кукушкин менә ничә ел инде аның белән бергә, бер юлдан йөри. Күңелсезлекләр була калганда аны вакытында искәртә, үз эшеннән ул бик канәгать, үзе һич югарыга үрмәләмәс, тегене-моны күрмәс. тәнкыйть-мазарны гомеренә читләтеп узар, үзенә тимәсәләр, бүтәннәрдә эше булмас... Кукушкин кебекләрдәге бу сыйфат нигәдер якын, үз иде Юлдашевка. Ул кызу канлы яшь начальнигы тарафыннан җәберсе- телгән Кукүшкинның үз янына килеп чыгуын көтеп йөрде. Инде тегесе һаман да күренмәгәч, Кукушкинны үзе чакыртты. Берсендә аны Иске Наратлыдан таба алмыйча кайттылар. Икенчесендә: «Хатыны больницада ята, килә алмый, өйдә балалар карап утыра» — диделәр. Алай да ничек булса да булды, бер көнне Кукушкин үзе Юлдашевның эш урынына түгел, квартирына килеп чыкты.
Юлдашев үзе җыйнак язу өстәле артына утырды, кунакны диванга утыртты. Кукушкинның ничек итеп Сафин тарафыннан җәберләнүе турында сүз ачканчы, Юлдашев аның гаилә хәлләрен, саулык-сәламәтлек якларын сораштырды.
— Шундый серьезный эш була торып та нигә күренмәдең? — дип сорады Юлдашев бераздан.
— Кыюсынмадым.
— Димәк, син гаепле?
— Түгел, Зариф Салихович, аңа беркем дә ярый алмас. Бара-тора барлык прорабларны да куып бетерер әле, менә күрерсез...
— Бетерә алмас, аннан да өлкәнрәкләр бар бит әле төзелештә. Аның приказын юкка чыгарып, сине яңадан үз эшеңә кайтарсак, ничек булыр, Кукушкин?
— Юк, юк! Мин анын кул астында эшләргә теләмим.
— Кая куярга сон сине?
Шушы соравыннан сон, Юлдашев Кукушкинны башка жиргә. башка урынга китәр дип уйлаган иде. Ләкин тегесе бу турыда авыз ачарга ашыкмады. Юлдашев башта ук әзерләп куйган соравын исенә төшерде
— Нигә шундук минем янга килмәдек?
— Сәбәбе булды.
— Нинди сәбәп?
— Марфа авырды.
— Ана ни булды тагы, бик таза дип сөйләгән идеи бит әле — Юлда- шевның, көлемсерәгәнгә, күзләре елтырый башлады. Аны сизепме, сизмичәме, Кукушкин салкын гына әйтте:
— Каһәр суккан хатыннарның шул инде — аборт ясатты...
Юлдашев көлеп куйды:
— Үзен бер дә бала-чага яратмыйсың бугай?
Кукушкин иңбашларын сикертеп алды, болай да кысык күзләрен тагын да кыса төште.
— Юк инде, Зариф Салихович, чәчләрем коелып бетә язса да, әле =
һаман алимент түләүдән башым котылганы юк. Ходай сакласын, бу ~ дөньяда балаларым болай да җитәрлек. <
— Бу хатынын белән дә торырга исәбен юкмы әллә? °*
Кукушкин, мәзәк бер караш ташлап, салкын гына елмайган нгте: х
— Эш миндә генәмени? Бәлки ул үзе теләмәс. Дөнья хәлен кем белеп £
бетергән... ш
Юлдашев авызын зур ачып, ниндидер ят тавыш белән, эчен тота-тога ° көләрIә тотынды.
— Ай, плут, ай. Дон-Жуан...
Көлүеннән туктагач, өстәл тартмасыннан ниндидер кәгазьләр алып караган булды. Аннары житди бер төс белән янә сүз кушты:
— Сине кая куярга сон?— Шул соравына жавап эзләгән бер кыяфәт белән ул урыныннан торды, арлы-бирле йөренеп килде.— Әлегә сине лабораториягә урнаштырып торыйк. Кем булып диярсең инде син. Урынбасар. Ризамы? Булды.
Васил, үзәк лабораториягә килгәч, Кукушкинны очратуына беркадәр аптырап калды. Ә тегесе, берни булмаган кебек, аны якты чырай белән каршы алды. Хәл-әхвәл сораштырган булды. Аннары, Сафин сорамаса да, үзенең кем булып эшләвеи әйтте. Ләкин Василның аның белән сөйләшеп торырлык вакыты юк иде. Моннан берничә көн элек лабораториягә китерелгән термопоритнын язмышы кызыксындыра иде аны. Менә аның рецепты буенча ничәнче көн инде сынау бара. Сынауның беренчесе унышлы чыкмады. Термопорнт ныклык ягыннан бик кайгыш иде Инде менә бу соңгы рецепт, Васил уенча, ансы һичшиксез яхшы нәтнжә бирергә тиеш иде. Сары чәчле, сары кашлы хатын нәтнжэнең иртәнге якта гына билгеле булачагын әйтте. Сафнн ишектән чыгып барганда Кукушкин ана тагы очрады.
— Шулай. Васил Закирович, безнең лабораториягә дә юлны онытып бетермәгез, кнлгәлн торыгыз,— днгән булды.
Сафин, кайтарып әйтергә жавап тапмагандай, иңбашларын гына сикертеп алды, теленә сүз килмәде. «Урындык җылытып утырыр! а тагы бер кеше өстәлгән икән монда. Шул Юлдашев кулы, шул тарга үз иярченнәренә,—дип уйлады.
Сафнн икенче көнне дә үзәк лабораториягә барды, өченче көнне дә нәтнжә әле һаман юк иде. Лаборатория мөдире Касаткинны да очрата алмады. Бары тик дүртенче көнне генә термопоритнын бик чыдамлы, производствода кулланырга яраклы булуы турында рәсми "елешмә алды. Мәгәр бу СОН!ы килүендә дә Касаткинны очратмады. Ю(ыйсә үзе-
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА ф
нен уйларын бик тә уртаклашасы, фикер алышасы, рәхәтләнеп бер сөйләшәсе килгән иде аның.
Төзелештә термопорит бик тиз арада киң кулланыш тапты. Түбәләре ачык яткан зур-зур биналар өстендә күтәрү краннары хәрәкәткә килде. Термопорит ясый торган измә узелында бу көннәрне Васил Сафинны да, Игнат Даниловны да, башка прорабларны да бик еш күреп була иде. Алар, бердән, материалның күбрәк чыгуы белән кызыксынсалар, икенчедән, сыйфат ягын да әледән-әле тикшереп торалар иде. Эшнең иң кайнаган урыннарында икешәр сменага күчү белән канәгатьләнеп калмадылар. Хәтта профсоюз оешмаларын көч-хәл белән күндереп, ял көннәрендә дә эшләделәр. Түбә-түшәмнәрне ябу төгәлләнгән биналарда эчләрен җиһазлау, монтажлау эшләре берсенең үкчәсенә икенчесе басып, көчәя барды.
Ләкин әле моның белән генә бөтен ачык-тишекләр ямалмый, хәл кыласы байтак мәсьәләләр бар, барсына берьюлы кул җитеп бетми иде. Соңгы көннәрдә Васил Сафин бинасы төзелеп бетеп килгән кислород цехында да күренгәли иде. Шуны күздә тотып булса кирәк, аны конторадан тапмагач, Игнат Данилов кислород цехына килде. Аның үз эшенә кагылышлы кайбер сорасы әйберләре бар икән. Шуларны тиз-тиз генә әйткәч, Игнат башка сүзгә күчте.
— Тәки җиңеп чыкты бит безнең термопорит.
— ьарып чыкты, бәреп екты,— дип елмайды Васил Сафин.
— Атна-ун көн эчендә гараж түбәсе дә ябылып бетәчәк,— дип өстәде Игнат.
Васил, бик мөһим йомышы төшеп, Юлдашев янына барды. Секретарь хатын бүлмәсендә баш инженерның кабул итүен көтеп әллә ничә кеше утыра иде. Аңа кимендә бер сәгатьләп көтәргә кирәк булачак. Ул секретарь бүлмәсендә унбиш-егерме минут чамасы көтте дә, сабырлыгы бетеп, коридорга чыкты. Бер як стенада стена газетасы, матур-матур плакатлар, әйбәт-әйбәт карикатуралар. Рәссаме сизгер, хисле булса кирәк, дип уйлады Сафин. Аның күзләре кинәт стена газетасы белән янәшә эленгән приказлар тактасына күчте. Әле шушы көннәрдә генә язылган бер приказ өстендә күзләре туктап калды:
<...Үзәк лаборатория хезмәткәрләре ип. Касаткин Ф. И. һәм ип. Кукушкин С. С. тарафыннан тәкъдим ителгән термопорит материалын киләчәктә түбә-түшәм ябуда киң кулланырга. Безнең үз төзелешебездә эшләнче белгечләребезнең бу рационализация тәкъдиме, бу уйлап табулары безгә миллионнарча сум экономия ясарга мөмкинлек бирәчәк. Бу материалны даими рәвештә җитештерүне измә узелының производство планына кертергә.
Уйлап табучы Касаткин, Кукушкин иптәшләрне кыйммәтле рацио-нализаторлык тәкъдиме кертүләре өчен икешәр айлык хезмәт хакы күләмендә акча белән бүләкләргә.
Яна Наратлы электр станциясе төзелешенең баш инженеры: Юлдашев».
Кайчакта кеше әйбәт кенә барган җиреннән абына да мәтәлеп китә яки күрмичә чокырга барып төшә. Әлеге приказны укыгач Сафин да шундыйрак тойгы кичерде. Ул үз күзләренә ышанмыйча приказны тагы бер кат укып чыкты. Ниһаять, аның каршында хәрефләр сикерә башлаган кебек булды. Ул тиз-тиз генә Юлдашев кабинетына таба китте. Ләкин, бераз атлагач, кире борылды. Хәзер ул аның белән ни сөйләшсен, ничек итеп теге яки бу мәсьәлә турында тыныч кына сөйли алсын?
Юлдашевның бу гаделсезлеге, бу дорфалыгы эштә вакытта да. квартирына кайткач та Василны гел борчып торды. Төрлечә уй йөртеп карады. Бәлки Юлдашев оныткандыр... Бәлки Юлдашевны үзәк лаборатория
хезмәткәрләре алдаганнардыр, Васил тәкъдимен үзләренеке итеп күрсәткәннәрдер. Бәлки... Ләкин, ничек кенә булмасын, лаборатория хезмәткәрләре эше генә түгел бу. Монда бөтен жепнен очы Юлдашев кулында. Тегеләре тик аның кубызына биюче ялагайлар һәм намусларын югалткан бәндәләр генә... карьеристлар... Бәлки Юлдашев үзе дә шундый ук сыек . буынлы, вак жанлы кешеләрнең берседер. Аңа инде Василның ышанычы бик нык какшады. Хәер, төзелештә Юлдашев ялгызы гына түгел бит әле. $ Никитин бар, Солтанов бар. Аларнын кайсына булса да яки икесенә дә 3 тишәр ул мәсьәләне. Аннары кемнең хаклы, кемнең гадел түгел икәнен £ күрерләр һә.м тиешле нәтиҗәне дә ясамый калмаслар Ләкин иң башлан <
кайсы белән сөйләшергә? js
ы
10 I
«Хөрмәтле Зариф Салихович! ф
Шушы хатым белән Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Дөрес. Сез мине белмисез. Хәзер һәммәсен дә тәртибе белән сөйләп бирергә тыры- ® шам. Мин сезнең төзелештә төзү-монтаж идарәсе начальнигы булып х эшләүче Сафинныи хатыны булам. Дөресрәге, элекке хатыны булам. Ни = өчен дисәгез, аның гаебе белән, сонгы вакытларда безнең семья тормы- < шы бозылып китте. а.
Ул анда, семьялы кеше була торып, әхлакый яктан тотнаксызлык м күрсәтә Хатын-кызлар белән йөри Бу турыда мин бер тапкыр сезнең * парткомга язган идем инде. Аңа кисәтү ясалганмы яки берәр чара “ күрелгәнме, бу турыда мина жавап бирүче булмады. э
Ярый, бу хәтлесе калып торсын. Мин чираттагы ялымда көньякка и киткәндә, аның әнисенә, Я1ънн мина кайнана тиешле карчыкка, дүрт яшьлек улыбызны калдырып киткән идем Билгеле, вакытлыча Мин өйдә юклыктан файдаланып, Васил Закирович Сафин баланы урлап киткән. Минем әллә ничә тапкыр телефоннан хәбәр итүемә һәм баланы кайтаруны сорап хатлар язуыма карамастан, ул аны кайтармый. Бу эштә мяна ярдәм итүегезне сорыйм. Дөрес, мин эшне халык суды аша да хәл кыла алыр идем. Ләкин суд тикле судка житәсе килми әлегә. Ничектер уңайсыз. Администратор буларак, партком һәм профсоюз оешмасы белән берлектә Сафинга тиешле йогынты ясарсыз, чара күрерсез дип ышанып калам.
Сезне борчуым өчен бик гафу үтенәм. Нишлим? Минем өчен башкача юл юк иде.
Ихтирам белән — Нурзилә Сафина».
Шушы хатны алган көнне Юлдашев әллә нишләбрәк китте. Сафинны чакыртып сөйләшсә, ничектер анын үзенә генә бу мәсьәлә ят сыманрак тоелды.
Икенче көнне Юлдашев бер тапкыр Сафинны үзенең кабинетына чакыртып сөйләшү теләге белән телефон трубкасына да үрелде. Телефонистка кем кирәклеген сорагач, Юлдашев трубканы кире куйды. Аннары гына кискен карарга килде «Әйдә, «асыл егетнең» кем икәнлеген башкалар да белеп торсыннар әле. Хат анын исеменә адресланган икән, анын төп нөсхәсе анда калырга тиеш > Зариф Салихович Нурзилә хатының күчермәсен машинкада бастырып, шул ук конверт эченә тыкты. Ул яңадан телефон трубкасын алды:
— Ныклы саулык телим сезгә, Солтан Сабирович Минем бер йомыш бар иде сездә. Ничек инде, мин барыйммы сезнең янга, сез киләсезме минем кабинетка? Ничек тә ярыймы? Авыр булмаса. бәлки сез...
Менә уңайлы, чиста, пөхтә кабинетта алар икәү генә. «Т» хәрефе рәвешендәге өстәл артында кабинетның хужасы, анын каршындагы йомшак Урындыкта «кунак» утыра. Юлдашев тәкәллефле бер төстә өстәлгә конверт чыгарып салды. Яшен тизлеге белән Сабировның күз алдына килеп
басты: шундый ук конвертны күптән түгел генә ул үзе дә Васил Сафнн алдына чыгарып салган иде. Ләкин Юлдашев, сүзне бу хат турында башламастан, бөтенләй икенче яктан китереп әйтте:
— Так... Язга Тын елга болыннары һәм әрәмәләре су астында кала, чак дип торабыз инде. Өмәне кайчанрак уздырырга планлаштырабыз, Солтан Сабирович?
Солтан Сабиров бу турыда көндәлек кайгырту алып бара, киләсе атнада өмә уздыру мәсьәләсен профсоюз оешмасы һәм комсомоллар белән сөйләшкән иде инде.
— Киләсе якшәмбегә дип торабыз.
Юлдашев ризалык билгесе күрсәтеп башын иде:
— Бик вакыт, бик дөрес, кичерергә ярамый.
— Әле бит бер өмә уздырып кына агачларны кисеп бетереп булмас. Анда тагы да эш калачак.
Юлдашев җиңел чә генә ютәлләп алды.
— Нигездә киселеп бетәр дип уйлыйк. Команданы шулай бирергә туры килер: барлык кешеләрне, барлык техниканы болынга, әрәмәгә. Ә аерым урыннарда «койрыклар»ны төйнәү өчен кайбер бригадалар чыга торырлар. Ярларны бетонлау да озакка сузылмастыр болай барса.
Юлдашев, каядыр барырга ашыккан шикелле, кул сәгатенә карап алды. Солтан инде баш инженерны шул өмә турында сөйләшү өчен очрашуны кирәк санагандыр дип китәргә җыенганда, Юлдашев ана зәңгәр конверттан кәгазь чыгарып бирде. Сабиров гадәтенчә ашыкмый гына укып чыкты.
— Ничек? — дип кулларын жәеп салды Юлдашев.
— Таныш кул, таныш почерк бу.
Юлдашев шулайрак әйтүне тиешле тапты:
— Бу инде, бер яктан, әллә ничегрәк килеп чыга. Турыдан-туры производство мәсьәләләренә кагылмый. Шулай булгач, аны тикшерү минем вазифам түгел дә сыман. Ләкин һәр җитәкче работник үзенә буйсынган кешеләр өчен азмы-күпме җаваплы булу сәбәпле, бу хатка мин дә битараф булып кала алмыйм. Сез ничек уйлыйсыз, иптәш секретарь?
— Сезнең бу фикергә каршы килеп булмый, Зариф Салихович.
Юлдашев бер кавым тын калып торды да, фикерен туплап, күрәсең, янә телгә килде:
— Чакыртып сөйләшик, булмаса. Аннары мәсьәләгә тулы ачыклык керер. Хатынын болай мыскылларга күрә торып юл куеп булмый бит инде ана. Юлдашевның төсенә әче ел.маюлы ниндидер зәһәрлек чыкты:— Аның энергияле чагы шул әле, йөри торган чагы... Ләкин җитәкче кешегә тыйнак һәм тотнаклы булырга куша этика. Сафнн, күрәсең. шул хакыйкатьне аңлап җитми торгандыр.
— Бу турыда ашыгып нәтиҗә ясарга ярамый, Зариф Салихович. Әлегә чакыртып сөйләшү дә әллә ни бирмәс.
Юлдашев тын калды, ләкин партком секретареның болай гамьсезрәк уй йөртүе аны гаҗәпләндерә иде, бәлки шуңа күрәдер, ул кулларын жәеп салды:
— Бәлки, бюрога куярсыз?
— Иң элек аның белән мин үзем сөйләшеп карармын. Аннан фикеремне сезгә әйтермен. Ничек тә уртак тел табарбыз.
— Ярый, ярый,— дип килеште Юлдашев — Ул чагында менә жалобаның бер данәсен рәхим итеп алыгыз.— Юлдашев конвертны үзендә калдырды. Сабиров ана нидер әйтергә уйлап авызын ача башлагач, «Шулай кирәк» — дигән сыман кул хәрәкәтләре белән аңлатты. Солтан аның бу кыланышына гажопләнә калды.
Партком секретаре чыгып киткәч тә тиз генә тынычлана алмады Юлдашев. Зәңгәр конвертны нигәдер тагы әйләндереп-әйләндереп карады.
«...Хатын-кыз турыннан тикшереп караганда, бу тиклесе белән әллә ни алдырып булмас. Әмма бу кешене төзелешкә чакыртып ялгыштым . мин. Үземә абынырга үзем киртә салдым түгелме?»— дип уйлады Юлдашев. Эш булгач, билгеле, һәммәсе дә шома гына бармый. Бу тик- 5 лесен Юлдашев бик ачык төшенә. Тик менә кирәгеннән артык арттырып □ җибәрүләр... Юлдашев уйлавынча, Сафинның «бу уйдырмалары» югары < начальство каршында үз дэрәжәсен күтәрү өчен кирәк Алай гына да < түгел, Сафин уңае туры килгән саен баш инженерга тиешле вазифалар- £ ны үзенә йолкып ала. Бу инде Юлдашев өчен шактый куркынычлык 3 тудыра. Кыю адым, новаторлык, инициатива дигән булып, беренче ка- = рашка шаккатырырлык могҗизалар тудырган төсле күренеп, әллә нинди “ күз күрмәгән, колак ишетмәгән күңелсезлекләргә дучар булырга мөмкин . ич. «Бөеклектән көлкегә калуның арасы — бер генә адым» — дигәнме ж әле Наполеон? Сине сагалап йөргән бәхетсезлеккә үз иркең белән кап- ® ка ачып булмый бит инде. Ә була калса... Беренче чиратта кемнән сорая- х чаклар, кем жавап тотачак? Ул, Юлдашев. Башкалар исә аның күләгә- = сенә ышыкланып качып калачаклар. Проект, норма, югарыдан күрсәтмәләр — алар юкка гына бирелми, юкка гына язылмый ич. Индеаларны а. бозу юлына бассаң, көт тә тор — сине аяз көн көтмәячәк...» и
Юлдашев термопорит турындагы тартышны исенә төшерде. Хәзер - инде файдасы ачыкланган бу материалга үзәк лабораториядә сынау ® барган көннәрдә Сафинга сиздерми генә ул гел күзәтеп торды. Мәсьәлә Ф ачыкланып җиткәч тә нигәдер ышанып бетмәде Касаткинга тагы бер ° кат бик нечкә һәм ныклы сынау ясарга күрсәтмә бирде. Инде материал производствога яраклы дип табылгач та, ниндидер шнк-шөбһәләр аны тагы борчый башлады. Ниһаять, көннәрдән бер көнне ана Казаннан шалтыраттылар. Яка Наратлылар үрнәгендә анда да шундый материал кулланалар икән. Бары шуннан сон гына ул гермопоритны производствода куллану турында приказ чыгарды.
Кайвакытта шулай була: кояш берничә көн тоташтан күренми-күрен- ми дә кинәт бөтен дөнья яктырып, нурланып китә һәм синең кәеф-рухың да күтәрелә. Телефоннан Дина шалтыраткач, Зариф Салихович та шун- дыйрак тойгы кичерде. Бу якты күзләр, бу көр һәм һич кенә дә картай мый торган тавыш, бу кыска, әмма күңелгә бары тик аязлык кына өсти торган сүзләр аны дәррәү яшәртеп җибәрде кебек.
— Мин бүген бер үзем дежурлык и тәм.
— Ә иптәш кызың?
— Ул авырый.
— Килми?
— Килми. Вакыт табарсыздыр, шаять.
— Пичәгә?
— Төнге унберләргә...
— Киләм. Көт...
— Сезнең анда беркем дә юкмы?
— Юк. Үзем генә.
— Мин дә.
— Димәк, сүз куештык, Диночка.
— Әйе. хөрмәтлем.
Юлдашев, телефон трубкасын куйгач, иркенләп киерелде, рәхәт итеп сулу алды. Аңа бик тә рәхәт булып калды. Әйтерсең лә, аның бөтен борчулары, бөтен киеренкелеге берьюлы юылып төште, юкка чыккан кебек булды.
11
Кар тирән түгел әле Шуңа күрә берәүләр автобусларга төялеп, икенче берәүләр үзләренең мотоцикллары, өченчеләре трактор һәм булвдо- зерлары белән, кайберәүләр җәяүләп әрәмәгә килеп төштеләр. Кая карама — халык. Күксел кара төстәге әрәмәлек... Агач, ботаклар, әйтерсең лә, ак тәнле Җирнең беленеп торган хисапсыз күп кан тамырлары, Монда түмгәклекләр дә күп очрый. Алар җиргә төшеп калган ак бүрекләрне хәтерләтәләр. Кышкы саран, салкын кояш, бер караганда болытлар арасына качып, икенче карауда утлы күзен кысып. Тын елга буеның йокыга талган талларын, өянкеләрен, шулар тирәсендә кайнашкан кешеләрне күреп калырга ашыга сыман. Моторлар гөрелтесе һәм пыч- кы-балта тавышлары якынлашуны тоеп, тынычлыклары качкан саесканнар озын койрыклары белән кук гөмбәзенә нидер язарга теләгәндәй күтәрелеп китәләр. Биредәге көчле шау-шу эчендә аларның тавы шы ишетелми, күмелеп кала Кай ара яхшы ук көчәеп, кай ара тоныкланып дәртле җыр тавышлары яңгырый.
Өмә...
Тәннәр кыза, тамырларда каннар уйный, гомуми дәрт, гомуми ялкын һәммәсеннән өстен, һәммәсеннән куәтле. Киселгән өемнәр арта бара, аларны юл читләренә чыгара торалар. Вак чытырманлыкларны, учарлы куакларын өеп яндыралар. Әз генә дә җил исми, зәңгәр төтен баганалары. берсен икенчесе узарга теләп, туп-туры һавага үрмәли.
Төзелеш башлыгы Никитин әле бер төркемгә, әле икенчесенә ашыга. Кулларын болгап, салмак кына нидер сөйли. Менә ул Акъярдан килгән кешеләр арасында тукталып кала. Колхоз председателе Нәриманов белән кул биреп күрешә дә өй. каралты-куралары яңа урынга ташылып беткән, бары тик урын-урын агачлыклар һәм ниндидер калкулыклар гына күренеп торган, күченгән Акъярга карашын ташлап сөйләнеп тора. Нәкъ шул чагында алар янына райкомның икенче секретаре Гусев белән Юлдашев та килеп туктый Шаулашып сөйләшәләр, көлешеп алалар. Озак та үтми. Никитиннар төркеменә Солтан Сабиров, аннан Васил Сафин да бер-бер артлы килеп кушылалар. Председатель төзелеш начальнигына мөрәҗәгать итә:
— Андрей Акимович, безнең хуҗалыкка моннан бик күп утын запасы кала бит. Ачык-тишекне тыгарга шәп була әле бу.
— Нинди утын? Чыбык-чабык кына бит ул,—дип каршы төшә Никитин.
— Юк,— ди Нәриманов елмаеп.— Безнең колхозчылар әнә теге сыртлапып торган калкулык тирәсеннән кисәләр. Агачның төрлесе бар анда. Ягардайларын читкәрәк ташып өяргә куштым. Барыбер утын бит. Акча түлисе түгел, ярап куяр шунда.
— Акча түләргә бер дә яратмыйсыз инде сез.
— Ә кем ярата?
— Бу сүздә дә дөреслек бар.— дип көлде Никитин.— Җәмәгать ка-ралтыларын төзеп бетердегезме әле?
Нәриманов — янында басып торган Сафинга мәгънәле генә карап алды.
— Сезнең ярдәмегез белән эшебез бетү алдында тора. Тик көлтә җыясы гына калды да койрыкларны гына төйнисе бар.
— Сезнең көлтә җыясы гына калган. Ә безнең, төзүчеләрнең, орлык чәчү өчен җирләре генә эшкәртелә,— диде Никитин.
— Сезнең бер «урожай» булса шул җиткән,—диде Нәриманов.
— Ничек кенә булмасын, эшнең уңышлы баруы хәерле,—дип жавап бирде Никитин.
Аннары сүз үз җае белән бүтән якка тәгәри башлады. Бераздан инде алар төрлесе төрле урынга таралышып та беттеләр. Үзара уртак сүз-
ләре бар, күрәсең, Солтан Сабиров белән Васил Сафиннын сукмаклары бергә туры килде. Алар ашыкмыйча гына, кешеләр арасында туктал- галый-тукталгалый, әрәмә үзәнлекләре, болын тигезлекләре буйлап атлый бирделәр. Бераздан Васил, кычкырып көлгән калын таныш тавыш ишетеп, артка борылып карады. Никитин, Нәриманов, тагы кемнәрдер шактый юан озын агачны күтәреп юл читенә, калкулыкка таба атлый лар иде. Алар арасында Юлдашев кына күренмәде. Сафин аны-моны уйлап өлгерә.алмады, күзе ничектер юлга төште. Такыр юл буйлап, по- g селокка таба ана таныш, елкылдап торган кара ыспай машина элде- £ репме элдерә иде. Ул кая китеп барды, кая ашыкты икән? <
Сабйровнын Василга әйтер сүзләре дә бар икән. Аны әлеге дә баягы £ Юлдашев биргән хат борчый иде. Сабйровнын бу турыда Юлдашевка “ да әйтәсе бар ич. Хәзер ачыклык кертәсе мәсьәлә әнә шул иде. Ләкин = ул сүзне ничегрәк башлап жибәрергә белми йөдәде. Кешенен хәтерен £ калдырасы да килми, дорфаланып та хикмәт чыкмый. Алай да бу ту рыда сүзне башламыйча булмый.
— Ничек сон, Васил Закирович, малай үсәме? — дип сорады Са- ®
биров. х
— Үсә. Ничек кенә әле! Көн үсәсен сәгать үсә, атна үсәсен көн үсә.. =
— Әнисен юксынмыймы?
— Анламыйм. Аның әнисе үлмәгән лә.
— Гафу итегез, ул читтә тора бит. Сагынмыймы дигәнем. к
— Сагынса ара ерак түгел ич, рәхим итеп килеп тә чыга ала әнисе > Яки .
Сабиров Нурзидәдән баш инженер Юлдашев исеменә килгән шика э ятьле хат турында искәртте Моны ишетүгә Васил бик нык әсәренде и
— Юк, мин малайны урлап китмәдем.— диде — Әни карчык белән икесен туган авылымнан барып алдым Бу — бер Тагы... Нурзнләнен мина хат аша да, телефоннан шалтыратып та бернинди дә хәбәр салганы юк. Ул, киресенчә, качып йөри. Бу — ак эт бәласен кара эткә сылтау гына. Ялган!
Васил әйткәннәргә ышанмау мөмкин түгел иде Шунлыктан Солтан бу турыла сүз куертмады
Алар Тын елга үзәнлегенә килеп життеләр. Каршыда текә яр. Карлыгач оялары — санап бетергесез күп тишекләр Бу тишекләр, бу оялар хәзер ятим калганнар. Кай төшләре беләнлер алар хуҗалары читкә китеп, тәрәзәләре такта белән аркылы-торкылы кагылган ятим тәбәнәк өйләрне хәтерләтәләр. Гын елга, үзенең барлыгын да сиздермичә, өстс- нә зәңгәр юрган ябынып, кышкы салкыннардан яшеренгән Жәйге көннәрдә башларын суга тыгып чайкый торган таллар, өянкеләр рәхимсез жилләр алдында каушап калганнар да үзара тын гына киңәшәләр кебек. Шул күренешләр алдында хисләре нечкәргән Солтан таралган уйларын җыеп алганчы, Васил тагы дәвам итте:
— Семья турында беркем белән лә уртаклашканым юк минем. Уңышлы булып чыкмады минем семья тормышы .
— Шулай инде, ирләр хатыннарны, хатыннар ирләрне гаепләүчән булалар,—дип сүз кыстырды Солтан.
Васил, яны ишетмәгән бер кыяфәттә, салмак кына үз сүзендә булды
— Килмәде. Язмый да. Кәкрене төзәйтү авыр икән Кирелекнең дә бер чиге булырга тиеш инде югыйсә...— Ул сонгы вакытларда хатыны Нурзидә белән ике арада булган хәлләрне сөйләп бирде дә шулай дип төйнәп куйды: — Зарлану түгел бу Үзенә бертөрле эчне бушату гына...
Бераздан аларнын юллары аерылды, икесе ике якка юнәлделәр.
Солтан Сабиров Фнргалнне күргәч сорамый түзмәде:
— Теге тәкъдим ни хәлдә?
— Әлегә ул сәнәк белән суга язылган сыманрах.
— Нишләп?
— Шулай. Васил Закирович барлык язуларның ибен китереп Юл- дашевка тапшырган. Калганы аның кулында. Әле һаман карамый бугай.
— Ничава, карар, карамый нишләсен. Булырлык эш үзе үк төртеп чыга ул,—дип Фиргалине тынычландырып үтте Солтан.
Бу көннәрдә Фиргали белән Зиннурны пар казаннарын монтажлауга күчергәннәр иде. Фиргали абыйсын очратуга, шуны исенә төшергән Солтан сорый куйды:
— Яна эшкә күнегеп буламы?
— Бара! Тәгәри! Әмма ликин минем өчен яңа эш түгел ул. Урал якларында әллә ни гомерләр монтажчы булып эшләгәнем бар минем.
— Ә Рафис?
— Яшь бригадирмы?— дип күтәреп алды Фиргали ышанычлы тавыш белән.— Егет грамотный. Абынса булышкалап торырбыз, без дә Каф тавы артында түгел.
Менә Зиннур янына да килеп житте ул. Күп вакытлар партком секретарен үзенең пәһлеван экскаваторы кабинасыннан төшеп каршылый торгам бу кеше, пар казаннары монтажлауга күчкәч, аны сирәк күрә иде. Ә бүген һәркайсы ачык һавада, Зиннур бот төбеннән диярлек озын кунычлы киез итек, өстенә жиңелчә генә мех куртка кигән. Хатыны Хәмидә сырган чалбар, сырган пиджактан ничектер калынаеп киткән кебек. Бу озынча битле, тере карашлы, тигез вак тешле хатынны ул күбесенчә өстенә юка гына комбинезон кигән килеш кранда күрергә өйрәнгәнгә, аның бүгенге рәвеше ничектер ят сыман иде. Алар аерым «кишәрлек» алганнар да агачларны кырыпмы кыралар, егыпмы егалар. Күрәсең, бу үзәнлектә, агачлар ышыгында, кар тирәнрәк яткан иде. Зиннурлар янына якынрак килүгә, Солтан тезләре тиңентен карга батты.
— Күп кискәнсез, күп!
— Теләк кенә булсын. Теләк булганда эш чыдыймы соң? —диде Зиннур.
Солтан аларның әле берсенә, әле икенчесенә карап торды. Чыннан да артларында нихәтле киселгән агач. Төптән үк әйбәт итеп, тигез итеп кисәләр. Читтәрәк берничә юан-юан карама ята. Боларын ничек кискәннәр икән? Карама дигәннән, агачның киселгән башына күзе төшүгә, аның үрелеп-үрелеп үскән тыгызлыгын күреп таң калды ул. Шушы карама түмәрен яра алмыйча нихәтле интеккән чаклары булды анык малай чагында. Үтә тыгыз, әйтерсең, тимер жепсәләрдән үрелгән түмәргә чөйләр генә кысылып кала иде. Ярып кара син аны! Солтанның соравын көтмәстән Зиннур әйтә куйды:
— Хәзер, ни, тормыш көйләнә бара. Утын кисеп интегәсе юк. Барысы да әзер. Чыннан да, бик шәп квартир. Бар уңайлыгы да үзендә.
— Күпләр күчәләр андый квартирларга,— дип өстәде Солтан. Бераздан Хәмидәгә карап әйтте: — Сезгә чыкмасагыз да була иде. Бзта- чагаларны карыйсы бар ич.
Хәмидә, вак ботакларны бер якка ыргыта-ыргыта, ризасызлык белдерде:
— Мондый күңелле эштән ничек каласың?
— Бүген балалар бакчасы эшләмидер ич. Ял көнне алар белән бергә булу яхшырак инде ул хатын-кыз өчен.
— Варвара әбиләре үзе иртүк килеп алды балаларны. Ял көне життеме — шунда барырга ашкынып торалар. Кесәләренә көнбагыш тутырып кайталар да күрсәтәләр: «Менә әби ни хәтле айбагыр биреп жибәрде»,— диләр.
(Дәвамы бар)