Таң тимерчеләре
Син бездәй сорыйсын, сез кем. дип. кайлардан? Илче без, кара төн кигердек байларга. Планета, өндәден, иярдек — киләбез.
Ярлыга таңнарның нурларын сибәбез! Юк, монда икмәдек без илнең күгеннән, Кайгылар чакырды җирнең иң төбеннән. Без биек күтәргән бу кызыл флагтан Караигы явызлык чигенә еракка.
Көч керде Алласыз ун булды эшебез, Юл ачты үзебез шикелле кешебез: Мәңгелек акылы, васыяте һәм даны* Ленин ул, онытма, кадерлә, Җир, аны!
Бәхетләр бары тик әкияттә сөйләнгән. Чынлыкта халыкны зур кайгы биләгән. Ә хәзер һәр чорны үзгәртеп төзәрбез. Хәсрәтне кашыны чүп-чардай камәрбез. Чикләрне бетерер туганлык сабаны. Бергәләп коябыз Җир өчен без аны. Тимерче булдык та киләчәк таңнарга. Чыктык без, планета, азатлык яуларга!
Бодайны үстерә игенче тир түгеп, Ә үзе гел яши ачлыктан интегеп. Эшчеләр дөньяның байлыгың арттыра, Үзләре гел фәкыйрь, ялангач, ач тора. Ә байлар халыкны алдалап, туенып. Яшиләр алтында, рәхәттә коенып. Зур чүкеч күтәрә эшчеләр ярсудан. Изелер искелек нәфрәттән, ачудан. Безгә дип ачылды таңның киң юллары, Җиңүгә чакыра Ленинның куллары!