Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мәче дөньясы
Ак те кера Төсне генә Белә мәче,
Дөньяны тик Шундый итеп Күрә
мәче.
Зәңгәр тубың, Кулыңдагы Кызыл
алма — Аның өчен Кара төстә
Икән бар да!
Кара икән Синең яшел Күлмәгең
дә, Кызыл, зәңгәр Чәчәк аткан
Гөлләрең дә.
Хәер, тагын
Белә мәче
Соры төсне — Ялгыш күрә Дип
әйгәлмәс Тычкан, күсе!
Тукран сые
Тукран тукый — Нарат чукый.
Тамак туйгач Тукып туктый.
Сиздерә бит Инде сусын, Ничек
басар Икән бусын?
Юк, җиргә дә Төшмәде ул, Кар суын да Эчмәде ул;
Тукый-тукый Каен тиште һәм
ширбәтле Суын эчте.
Кар бүрек
Баганаларның башында Күпереп
торган кар бүрек, Җилләр ничек
тырышса да, Төшерелмәгән өреп.
Бу көннәрдә баганалар Күр, яланбаш
калганнар — Яз каршында һәммәсе дә
Бүрекләрен салганнар!
Поши
Урманда җәйли, Урманда кышлый, Азыгы
бетсә Пошына поши.
Әнә аланда
Хуш исле кибән — Кеше абыйлар Аңа дип
өйгән.
Бик тәмләп ашый Печәнне поши — Яхшы
абыйлар Аңа бик ошый.
Куяннар
Кача-кача Уйнарга Уйладылар Куяннар.
Бу уен бик Кирәкле, Әниләре Өйрәтте;
!Rf
кайда?
Әйтә башлый
Санамыш, Балалары
Тыңламыш:
— Әнкә, бәккә,
Көләмән, төккә, һәвә,
бибә, Ләңгел-ләңгел,
Куян, кач!
Качарга бик Осталар —
Дүртесе дә Посалар! Ә
текәлеп Карасаң,
Берсен бик тиз
Табарсың — Сырты
тора Беленеп, Койрык
тора Күренеп... Әни
куян Күзләде, Берәм-
берәм Эзләде...
Җыелдылар Мыш та мыш,
Китте яңа Санамыш:
— Иян, биән, Карга,
чыпчык, Син кал, бу чык!
Гөр-гөр килгән Арада
Кайсы кая Тарала.
Әни үрнәк Күрсәтте, Ай-
Һай, озак Эзләтте:
— Куян белеп Качар,
ди, Белмәсә эш Начар, ди.
Туктагыз, тын Калыгыз!
Ни бар? Колак Салыгыз!
Бүре??
Бүре! I
Качтылар, Бишесе дә
Постылар.
Борын төртеп
Эзләргә, Бүре килә
— Эзләнә.
Куяннарның Эзе бар,
Эзләренең Исе бар,
Ә үзләре Күренми...
Таган
Әрле-бирле
Йөренде, Җыергалап
Борынны Бүре кире
Борылды...
...Рәсемгә күз
Салыгыз,
Куяннарны Табыгыз!
Атыныпмы арганнар, Балалар
таралганнар — Таганнар тын
калганнар, Таганнар туктаганнар.
Җилләр көтеп торганнар, Тизрәк шунда
барганнар, Тотынышып алганнар,
Утырышып алганнар, Башны кыңгыр
салганнар... Салмак кына таганнар
Тирбәлә башлаганнар! Әлли-бәлли
дигәндә Әрле-бирле тирбәлә — Рәхәт
була җилләргә. Шаян җил малайлары
Шактый шулай шаярды. Чүктеләр дә
тордылар, Чумдылар, калкындылар,
Узышып атындылар, Тора-бара
тындылар. Нигә тындылар алар?
Әлли-бәлли иттеләр, Әллә черем
иттеләр, Әллә җил малайлары Изрәп
йоклап киттеләр?..
Ботка
Болай булгач Эш пеште — Пеште, пеште,
Ботка пеште!
Ботка пеште — Ботка төште. Бот пеште...
Җитте, җитте, Салма ботка! Салсаң ботка Сал