Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ОҖМАХ»КА СӘЯХӘТ


Һинд океанын кичәбез
Капитан, Советлар иленең вәкаләтле кешесе буларак, чит ил вәкил* ләре белән сейләшүләр алып барырга, туган һәм үлгән кешеләрне теркәргә, әгәр кирәк дип тапса, хәтта корабтагы теләсә кемне кулга алырга да хокуклы. Диңгездә йезү турындагы Кодекста әйтелгәнчә, капитанның боерыкларына экипаж членнары 1ына түгел, ә пассажирлар һәм корабта булган башка кешеләр дә (хәтта ул кешеләр хезмәт урыны һәм дәрэжәләре белән капитаннан естен булсалар да) берсүзсез буйсынырга тиеш
Четерекле һәм аеруча жаваплы очракларда капитан кораб советын Жыеп киңәш.» ала. Ләкин капитан азчылык ягында калса да. хәтта кораб советы ана каршы булса да. барыбер аның сүзе үз кечендә кала. Кодекста бу турыда: соңгы карарны чыгару хокукы бары тмк капитанга тына бирел тән.— дип әйтел ә.
' Ахыры Ьашы 2—3 саннарда
Нәрсә бу? Ирекне кысумы? Юк. Гасырлар буенча килгән тәҗрибә күрсәтүенчә, диңгез шартларында шунсыз мөмкин түгел. Әгәр дә капитан һәр кыенлык саен җыелыш һәм киңәшмәләр үткәреп тора башласа, жаваплылыкны башкалар җилкәсенә аударып калдырырга тырышса, бу, әлбәттә, юньлегә алып бармас иде.
Кораб бата-нитә калганда аннан ин соңгы кеше булып капитан китәргә тиеш. Элек мин моны диңгезчеләр тормышындагы язылмаган закон дип уйлый идем. Хәзер инде аның диңгездә йөзү турындагы Кодексның аерым бер пункты булып торуын белдем.
Мин Роман Александровичның кешеләр белән ничек эшләвен күзә- тәм. Ул үз кулы астындагы кешеләрнең шәхси эшләренә катнашмаска тырыша, аларга ышана. Корабтагы тормыш бер көйгә генә барганда капитанның бар икәнлеге сизелми дә: вахталар үз вакытында алышына, ремонт эшләре билгеле бер тәртип белән алып барыла, судно двигателе сәгать механизмы кебек төгәл эшли. Роман Александрович күперчеккә әллә нигә бер генә күтәрелә, узылган һәм узасы юлны билгели, һәм аңа сораулар булмаса, кают-компаниягә төшеп китә яки үз каютасына юнәлә. Ул үз кул астындагыларның инициативасын сүндермәскә тырыша.
Кечкенә генә бер мисал. Профсоюз җыелышларының берсендә баш ярдәмченең азык-төлекне «кысып яткыруы» турында суз кузгалды. Кешеләр иртәнге ашларның бертөрле һәм аз калорияле була баруы, консервланган колбаса банкаларыннан киштәләрнең сынарга торуларына карамастан, баш ярдәмченең аларны менюга кертергә рөхсәт итмәве турында сөйләделәр. Баш ярдәмче корабта капитаннан кала икенче кеше, ул бөтен хуҗалык эшләре өчен җавап бирә. Мин Роман Александрович нишләр икән дин көттем: үзенең ярдәмчесен яклармы, әллә аны бу эш өчен тиргәрме? Ләкин капитан иңбашларын гына җыерып куйды. Бу турыда нигә миңа әйтәсез, янәсе. Бездә әнә судком бар, менюны төзегәндә һәм аш бүлгәндә катнашырга тиешле махсус комиссия бар. Әнә шуларның эше турында мәсьәлә күтәрергә кирәк-
Чыннан да, җыелыштан соң бу комиссиянең эше җанланып китте. Мина комиссия утырышларының берсендә катнашырга туры килде. Шунда баш ярдәмченең азык-төлекне нигә «кысып ятуы» ачыкланды: әле бит юлның икенче яртысы ничек буласы билгеле түгел. Ярый ла без тиздән берәр совет портына керсәк, ул чакта азык-төлекне иркенләп тотарга мөмкин. Ә инде үз портыбызга кереп тормасак, консервлар хәзергегә караганда да кирәгрәк булачак.
Озак кына бәхәсләшкәннән сон комиссия ике якның да фикерен искә алып карар чыгарды: консервланган азык-төлекнең бер өлешен ашый торырга, ә бер өлешен НЗга I сакларга.
Ләкин Роман Александрович кирәкле минутта беркайчан да җавап- лылыктан качмый, ул ныклы һәм кискен карарга да килә белә. Диңгезчеләр аны нәкъ шуның өчен яраталар да.
Капитанның баш ярдәмчесе Станислав Николаевич Пуринов һәр яктан капитанга охшарга тырыша. Аның үз-үзен иркен тотып һәм бераз гына төрттереп сөйләшүендә дә, тышкы пөхтәлек һәм чисталыгында да, хәтта кул хәрәкәтләре һәм сөйләвендә дә «остасы» тәэсире сизелеп тора. Ләкин баш ярдәмченең әнә шулай капитанга охшарга тырышуы, аларның холык-фигыльләренең бер-беренә һич тә охшамавын тагында кабартыбрак күрсәтә.
Роман Александрович—хискә бирелүчән кеше. Кәефе яхшы чагында ул матросларның хәтта шактый җитди гаепләрен дә кичерә ала.
I НЗ — кагылгысыз запас.
Ә инде кәефе көйсез чак булса — корабтагылар анын күзенә чалынмау ягын карыйлар. Сәяхәттәге бертөрле, гадәтн көннәр аны шактый ялыктыра. Ачык диңгездәге вакытны ничек тә булса кызыклырак итеп үткәрү өчен, ул тропикларда үсә торган бик каты бакаут агачыннан кечкенә сыннар юнып ясый, сәгатьләр буе магнитофон язмалары тын лый яки көннәр буе китап укый. *
Станислав Николаевич исә сабыррак, кешеләр белән аралашканда о үзен тынычрак тота. Ләкин капитанга караганда азрак белә, әдәбият « һәм сәнгать мәсьәләләрендә дә әллә ни иркен йөзә алмый, дөресрәге. <-> алар белән бик үк кызыксынмый. Алар икесе дә Югары диңгез учили- < щесы тәмамлаганнар, икесе дә еракка йөзү буенча капитан дәрәжәсе 7 алганнар, ләкин баш ярдәмче капитанга караганда берникадәр кай- < тышрак. 5
Роман Александрович бөтен нәрсәне дә бик ансат үзләштерә Мәсә- ? лән, ул кыска гына вакыт эчендә инглиз телен өйрәнгән һәм бу теллә . әйбәт кенә сөйләшә. Аның каютасында инглизчә китаплардан җыелган * тулы бер китапханә бар һәм капитан аларны, русчаны укыган кебек, f жинел укый. Ә Станислав Николаевич менә инде ничә еллар инглиз £ теле өстендә утыра, көн саен икешәр сәгать диярлек сүзлек ярдәмендә < инглизчә текстлар укый һәм тәрҗемә итә. Көнгә берәр сәгать чамасы £ сүзләр ятлый. Ләкин һаман да әллә ни җимерә алмын Ул һәр нәрсәне © авыррак үзләштерә һәм үзенең тырышлыгы, түземлеге белән алдыра, я
Әгәр дә капитанның бүген нәрсә эшләячәге алдан һич кенә дә бил- л геле булмаса, баш ярдәмченең көн тәртибен бөтен экипаж белеп тора £ һәм УЛ ифрат төгәллек белән үтәлә. <
Иртәнге сәгать дүрттән сигезгә кадәр ул вахтада тора. Сәгать & сигездә иртәнге ашны ашый. Тугызынчы яртыдан алып унберенче ярты- * га кадәр тавык та чүпләп бетермәслек хуҗалык эшләре белән шөгыль- , ләиә. Уникенче яртыда төшке ашны ашый. Уникедән соң аның «адмирал сәгате», ягъни төшке аштан соңгы йокы вакыты. Бу вакытта аны беркем дә, хәтта капитан үзе дә борчымый. Нәкъ сәгать икенче яртыда ул урыныннан сикереп тора, дүртенче штурманны уята (<чнф»ка охшарга тырышып, тегесе дә үзенә «адмирал сәгате» билгеләгән), һәм тышта һава торышы нинди генә булуга да карамастан, спорт киемендә яки трусиктан гына палубага йөгереп чыга. Йөгерә, буыннарын йомшарта, төрле күнегүләр ясый.
Сәгать ярымлык күнегүләрдән соң ул салкын душка керә һәм нәкъ сәгать өчтә эш кәгазьләрен тәртипкә китерергә утыра. Шул утырудан ул сәгать бишкә кадәр эшли—машинкада баса, менюга рөхсәт бирә, әртилендәге азык-төлекнең күпме икәнен тикшерә. Сәгать биштә кичке аш. Кичке аштан соң сәгать алтыларга кадәр домино уйный, дус- ишләре белән сөйләшеп утыра. Корабта җыелышлар, политуку, техник уку, лекцияләр һәм әңгәмәләр (шул исәптән минекеләр дә) сәгать алтыдан сигезенче яртыга кадәр үткәрелә.
Сигез сәгать утыз минутта, кичке чәйдәй соң, гадәттә, барысы да кают-компаниягә яки кызыл почмакка җыела. Берәүләр домино якн шахмат уйный, икенчеләр радио тыңлый, кайсы укый, кайберләре дуслары белән сөйләшеп утыра. Гадәттә Станислав Николаевич та шунда утыра, ләкин аның кулында һәрвакыт калын гына ннглизчә-русча сүзлек була. Ул иреннәрен кыймылдата-кыймылдата бүген үзе өйрәнергә тиешле сүзләрне кабатлый. Капитан еш кына аңа төрттереп тә куя
— Кем инде телне сүзлек белән өйрәнә? Көлке бит бу.... Күбрәк укырга гына кирәк...
Ләкин баш ярдәмче инглизчә китапларны уку өчен йокы алдыннан махсус вакыт билгеләп куйган. Ул, шаяртуларга һич кенә дә игътибар итмичә, бик тәфсилләп ятлый бирә.
Кичә китлар күрдек. Бездән бер миль чамасы ераклыкта аларнын ялтыравык кара сыртлары күренеп-күренеп китте һәм әледән-әле су өстенә кечкенә фонтаннар бәреп торды. Хәтта шушындый ераклыктан да аларның гәүдәләре гаять зур икәнен шәмләп гаҗәпләнәсең, әйтерсен лә диңгез өстенә су асты көймәләре күтәрелә. Уен түгел: китларныңбуе 30 метрга, авырлыгы 120 тоннага җитә. Бер кит кына да мең ярым дуңгыз биргән кадәр май бирә.
Гаять зур гәүдәле һәм ифрат көчле булуга да карамастан, китлар гаҗәеп сабыр холыклылар: аларның күпчелек төрләре суүсемнәр белән туклана. Бары тик кашалотлар дип атала торган тешле китлар гына кальмар аулыйлар. Китлар, мыеклары арасыннан диңгез суын сөзеп, беркемгә дә кагылмыйча, көтүләре белән океан киңлекләрендә йөзеп йөриләр һәм аларга кешедән башка бер җан иясе дә һөҗүм итәргә батырчылык итми.
* » *
Китлар белән очрашу вакыйгасын искә алмаганда, безнең тормыш элеккегечә бертөсле ага. Ике-өч көн үткән саен кораб сәгатьләрен берәр сәгать алга күчереп куялар. Шул рәвешчә, безнең күп тәүлекләребез бары 23 кенә сәгатьтән тора.
Коры җирне сагыну хисе һаман көчәя бара. Киртә буйларында котырып үскән тузанлы кычыткан исләре, кыр ромашкасының ак таҗлары, авылдагы эссе көннәрдә карлыккан әтәч кычкыруы торган саен ешрак искә төшә. Хәзер мин кая да булса урман буена барып, рәхәтләнеп киерелеп, үлән салкынлыгын тоеп, бөтен тәнем белән юеш жир сулышын тыңлап ятар идем.
Океан, әлбәттә, матур, ләкин туган жир, гүзәлрәк тә, җанга якынрак та. Туган телемне, татар музыкасын, Академия театры спектакльләрен сагынам. Казан моннан гаять дәрәҗәдә ерак, эфирдагы сызгырулар һәм шытырдаулар аша хәтта Мәскәү дә көчкә генә ишетелә.
Ватан... Бу төшенчәнең кеше тормышындагы гаять зур әһәмиятен аннан ерак киткәч кенә бөтен тирәнлеге белән аңлый башлыйсың.
Роман Александрович миңа бик кызык нәрсәләр сөйләде. Безнең пароход Австралия ярларына килеп туктагач, аның янына көтүләре белән рус эмигрантлары киләләр икән. Аларның совет кешеләрен күрәселәре, аз гына булса да Ватан һавасын сулыйсылары килә. Бервакыт бик купшы киенгән ниндидер карчык килде, ди капитан. Асылташлар белән бизәнеп, чәшке тиресеннән тегелгән тун кигән, үз машинасына утырган, ди. Корабтагылар аны берәр бап Америка туристыдыр дип уйлыйлар. Ә ул траптан өскә менә дә елап җибәрә. «Балакайларым, бер генә шынык руш ипекәе бирегежше...» ди. рус сүзләрен боза-боза. Баксаң, ул гап-гади рус карчыгы булып чыга. Аңа бер бөтен рус ипие биреп җибәрәләр.
Баштан «кунак» саен берәр бөтен ипи бирә торган булалар, соңыннан рус ипиен авыз итәргә теләүчеләр шул кадәр күбәя, ипине урталай кисәргә, тора-бара дүрткә бүләргә, ниһаять, берәр сынык кына бирә башларга туры килә.
Эмигрантларның кайберләре башта кирәгеннән артык мактанып ташлыйлар, үзләренең йортлары, телевизорлары, суыткычлары, машиналары һәм гаражлары белән күзгә төтен җибәрәләр. Аннан бераз 1ына эчеп алалар да, исерек баштан, бу әйберләрнең барысы да бурычка сатып алынганлыгы, чынында исә боларның берсе дә тулысынча үзләренеке булмавы һәм шифаханәгә ятарга туры килсә яки эш уры
нын югалткан очракта, боларның барысын да, сорап тормыйча, тартып алачаклары турында сөйлиләр. Капитан әйтә, мондый чакта аларның күзләрендә шул кадәр сагыш була, ди, бу кешенен кайчандыр үзен-үзе рәхимсез рәвештә талаганлыгын аңлыйсын, ди...
— □
Бүген мин үземнең элекке язмаларымны караштырып утыра идем — u кайбер нәрсәләрне тулыландырасым килеп китте. Мәсәлән, мин кеше- < ләрнен үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы кайбер хакыйкатьләрне ? һәркем үзенең ачы тәҗрибәсе аша гына ачарга тиеш, дип язган идем. < Бу фикер дөрес тә, дөрес тә түгел. Дөрес, чөнки һәрнәрсәгә үз акылың В белән ирешергә тырышырга, һәрнәрсәне тормышта сынап карарга кн- 3 рәк. Ләкин һәрчак алай эшләп булмый. Менә гади генә бер мисал. ' Галимнәр чебен гөмбәсен агулы дип әйтәләр. Инде шушы фикерне * тормышта сынарга теләп, һәр кеше чебен гөмбәсен ашый башласа? х Әхлак өлкәсендә дә шулай. Хатын-кызны хөрмәт итәргә өйрәнү өчен һич “ тә хатын аерып карау, үзеңнең һәм кеше тормышын бозу, авыр рухи < газаплар кичерү мәҗбүри түгел. Чөнки бу —күптән ачылган хакый- н катьне «ачу» булыр иде. VI—VIII класс укучылары Чехов, Горький, □ Толстой. Маяковскийларның тормыш һәм кеше турындагы бөек фикер- я ләрен юкка гына истәлек дәфтәрләренә күчереп язмый торганнардыр, л күрәсең. п
Кайберәүләр бу эшкә авыз ерып карыйлар, ләкин, минемчә, монда < бернинди дә көлке нәрсә юк. Тормышка яңа гына аяк баскан кеше ал- ө дына газаплы, бөтенләй чишеп булмаслык күренгән уннарча мәсьәлә- * ләр килеп баса, ә шәхси тормыш тәҗрибәсе әле шул кадәр аз. бу сорауларга җавап бирергә һич тә җитәрлек түгел. Менә шунда инде кеше олыларның тәҗрибәсенә таяна, атаклы кешеләрне ярдәмгә чакыра.
Кешене игелекле, әдәпле булырга бертуктаусыз, армый-талмый өйрәтергә кирәк. Әле дә хәтеремдә, жиде-сигез яшьлек малай чагымда мин бабайга ияреп тегермәнгә, утынга яки печәнгә йөрергә ярата идем. Кайчакта шулай юл буйлап тыныч кына барганда, бабай кемнеңдер арбасы пычракка батып, интегеп ятуын күреп ала. Безнең никадәр генә ашыккан чагыбыз булмасын, бабай атны шунда таба бора, тегенә йөкле арбасын коры җиргә чыгарырга булыша. Аннары, әлеге бәлагә юлыккан кешедән ераккарак киткәч, үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куя;
— Бәлагә очраган һәр кешегә ярдәм итәргә кирәк. Бәлки син аны башка очратмассың да, бәлки ул синен изгелегенә изгелек белән дә Жавап бирә алмас, эш анда түгел. Бер мәлне син үзен дә шундый авыр хәлдә калсаң, моңарчы күрмәгән-ншетмәгән берәр узгынчы сиңа ярдәмгә килер...
Минем бабайның тулы бер үз фәлсәфи тәгълиматы бар иде — фәнни тел белән аны актив игелеклелек фәлсәфәсе дип атал булыр иде. һәм бабай җае чыккан саен миңа да үзенең шул тәгълиматын сөйли иде. Олыларны хөрмәт ит. тыйнак бул. үзеннән алдан кешеләр турында кайгырт, бер генә минутны да эшсез үткәрмә—бабай җитди рәвештә мине әнә шуларга өйрәтергә тырыша иде. Бу хакыйкатьләрнең барысы да халыкның меңнәрчә еллар буе туплый килгән әхлакый тәҗрибәсенә нигезләнгән. Безнең боларны онытырга хакыбыз юк һәм яшьләр яңадан ачканны көтеп торырга тиеш түгелбез. Дөрес, без революциягә кадәрге крестьянның мораль кодексындагы бөтен нәрсәне дә кабул итә алмыйбыз, шулай да яңа әхлак нормаларын эшкәрткәндә халыкның мең еллар буена тупланган шушы тәҗрибәсенә таянырга тиешбез.
Әдәби, һәм бигрәк тә, әдәбият тирәсендә йөрүчеләр мохитыннан соң, монда, корабта, минем күзгә иң беренче ташланган нәрсә — диңгезче' җанының сафлыгы, намуслылыгы. «Анда», коры җирдә, син берәүнен сөйләгәнен тыңлаганда ук эчтән нәрсә уйлаганын, күзгә күренеп торган начар, мескен кигапны ни өчен чәпчеп-чэпчеп мактаганын сизеп торасың... Ә монда, диңгез стихиясе алдында, тәүлеккә егерме дүрт сәгать буе коллектив алдында һәркем үзенең чын йөзен күрсәтә. Кешеләр кайда да төрле булалар, һәм монда да, ярдагы кебек үк, берәү дә җи- тешсезлекләрдән азат түгел. Ләкин беркем дә үз йөзен яшерергә, ниндидер битлекләр киеп, башкача булып күренергә тырышмый. Бу хәл корабта үзенчәлекле, сәламәт мохит тудыра.
Минемчә, кеше күңеленең иң әшәке, иң авыр төзәлә торган авыруы — икейөзлелек. Кайберәүләр болай тыштан караганда әйбәт кенә кеше булып күренә: эшли, анекдотлар сөйли, акылсыз да кебек түгел. Ләкин аның күңеленә кереп карасаң—анда бушлык, черек төп шикелле тотрыксызлык. Кагылып кына кара, шундук сасы тузан болыты күтәрелер. Мондый кеше синең белән пирәшләп тә утыра, дустанә кыяфәт белән җилкәңнән дә кага һәм шул ук вакытта артыңда синең турыда ин әшәке гайбәт сөйләүдән дә тартынып тормый.
Без яңадан тропикларда. Янадан шәрап бирә, һава суыткычларны эшләтә башладылар. Ләкин бу инде Атлантикада мине шаккаттырган коточкыч эссе һәм бөркү тропиклар түгел. Суның җылылыгы — 27—28 градус тирәсе, һава чама белән 30 градуслар булыр. Бу — кышкы температура. Кышкы дигән сүзне куштырнаклар эченә алмыйм, чөнки хәзер көньяк ярымшарда чыннан да кыш.
Океанда вакыт шул кадәр акрын үтә, кичләре мәңгелек булып тоела. Океан өстенә сиздермәстән генә тыныч төн иңә. Ул чем-кара сөрем һәм ниндидер пошыну белән тулган кебек. Аның йомшак, дымлы җылылыгы сине төрле яктан чорный.
Кораб борыны белән урталай ярылган су инде башкача, сирәк якты очкыннар чәчеп торучы яшькелт фосфор төсләре чыгарып ялтырый, 'йянлык. Кораб двигателенең тигез гүләве, оча торган балыкларның ара-тирә шап итеп палубага килеп төшүе генә ишетелә. Алар инде палубадан кире диңгезгә очып китә алмыйлар, чикерткәнекедәй канатлары белән пырылдый-пырылдыйлар да акрынлап тыналар.
Сәнгатьнең тормыштагы урыны турында уйланам.
Ул безне гүзәллекне тоярга өйрәтә — бу инде күптән билгеле хакыйкать. Беренче карашка гүзәллектән кием тегеп тә, йорт салып та. аш пешереп тә булмый ич, дияргә мөмкин...
Ләкин эш шунда ки, гүзәллек кешенең күңел түренә кереп урнаша да аның кылган һәр эшенә үз эзен сала бара — кием теккәндә дә, йорт сал!анда да. хәтта аш пешергәндә дә. Гүзәллекне бөтен тирәнлеге бе-
лән тоя белгән кеше беркайчан да әшәкелек эшләми, чөнки әшәкелек анын аелына, эчке эстетик тоемына каршы килә.
Безнең Оренбург якларында шундый бер ырым бар: әгәр яңгыр аз гына булса да җирне чылатып үтсә, шул җир һавадагы болытларны үзенә янадан тартып тора, диләр. Ә инде кипшенеп, корып беткән җир- - не яңгыр болытлары әйләнеп узалар, ди. *
Кеше дә шулай түгелмени?! Әгәр кешенең күңеле аз гына булса да S сәнгать дымына «чыланган» булса, ул инде үзе үк һәр җирдә һәм һәр- * кайчан комсызланып гүзәллек эзләячәк, аны үзенә сеңдерәчәк. Әгәр 3 «чыланмаган» икән, аның күңеле гомер буена коры һәм ярлы булып g калачак 7
* о
* * »
Мәшһүр итальян рәссамы Рафаэльнең «Сикстин мадоннасыжн беренче мәртәбә күргәч, күңелемдә туган кичерешләрне гомергә оныта- ® сым юк. (Ул чакта Дрезден галереясы Мәскәүгә килгән иде.) Мине £ картинаның оста ясалган булуы һәм детальләрнең җентекләп эшләнүе < гаҗәпләндермәде, мин аның никадәр кешелекле булуын күреп соклан- £ дым. Гаҗәп, ләкин мин «мадоннаның» йөзен үзебезнең татар хатын- о кызларыныкыиа охшаттым. Миңа нәкъ менә шундый ышану чан, уйга 2 талган тирән карашлы, эчке бер яктылык сирпеп торган йөзле татар л хатыннарын еш очратырга туры килде. Ләкин әле мин ул чакта алар- ның мондый гүзәл кешелеклелеген аңламаганмын, аларның сүз белән < генә әйтеп биреп булмый торган үзенчәлекле рухи көчләрен тойма- ө ганмын. *
Соңыннан гына, күргәннәрем турында күп уйлаганнан соң гына, мин сәнгатьнең тормыштагы урынын тирәнрәк аңлый башладым: сәнгать безгә, көндәлек тормышның матурлыгын ачып бирү белән бергә, үзеңне кеше итеп тоярга да ярдәм итә икән.
Илдар Кашаев бу рейста безнең белән булмаса да, анын шушы коллектив кешесе икәнлеге сизелеп тора. Игътибар белән тыңласаң, экипаж членнары авызыннан әледән-әле анын исемен ишетергә була: «Илдар булса, ул болай итмәс иде...», «Илдар булса, ул моның өчен кирәгеңне бирер иде...»
Әлеге сүзләрдән мин Илдар үзе әйтмәгән бер кызыклы детальне белеп алдым. Үзенең төп эшеннән тыш, җәмәгать эше тәртибендә һәм бер тиен дә өстәмә хезмәт хакы алмыйча, ул икенче механик вахтасында да торган икән. Юк, вакыты-вакыты белән генә түгел, ә көн саен тәүлегенә дүрт сәгать торган. Эш шунда ки. Илдар кайчандыр югары техник белем алган, хәтта бер фәнни-тикшеренү институтының конструкторлык бюросында да эшләгән. Илдар үзенең механик вахтасында торуын белгечлеген югалтасы килмәү белән аңлата торган булган. Бәлки монда күпмедер дөреслек тә бардыр. Ләкин төп сәбәп башка нәрсәдә. Илдар эшсезләрне яратмый, үзе дә бер генә минут та эшсез тора алмый. Үзе бу турыда күп сөйләмәсә дә, эш сөю аның канына Сеңгән, Диңгезчеләр дә, үзләрен «тәрбияләп кенә» хезмәт хакы алучыга караганда, үзләре белән бергә тир түгеп эшли торган кешене яратарак төшәләр.
. Мин инде корабта яна кеше түгел, шулай ла, машиналар бүлегенә төшкәч, нрексездин югалып калам. Анда тәмугтагы кебек. Тропик
ларга кергәч, машина бүлегендә эсселек 45 градуска житә. Безгә палубада да эссе кебек, ә майга буялып беткән, шыбыр тиргә баткан ярым- шәрә мотористлар өскә саф һава суларга чыгалар. Машина бүлегендә эшләүчеләрнең хезмәте юкка гына эссе цехлар белән тиңләштерелми, күрәсең. Мотористлар һәм механиклар күбрәк хезмәт хакы алалар һәм матросларга караганда алданрак пенсиягә чыгалар.
Шушы көннәрдә бу турыда баш механик белән сөйләшеп утырдык.
— Машина бүлегендәге кешеләрнең эшен җиңеләйтү өчен бер нәрсә дә уйлап чыгарып булмыймыни соң? — дим.
— Ә элеккеге пароход кочегарлары янып торган мичкә сигезәр сәгать буе күмер ыргытып торганнар. Алар ничек түзделәр икән соң? — дип, каршы төшә баш механик.— Сез, бәлки, бу хакта ишетеп кенә беләсездер, ә мин заманында үзем кочегар булып эшләдем. Элекке кочегарлар белән чагыштырганда, бүгенге мотористның эше бөтенләй җиңел Дөрес, тавыш көчле, эсселек бар. Ләкин эшләр акрын-акрын моторист хезмәтен автоматика белән алыштыруга табан бара.
Повар ашханәдә җыелган калдык-постыкларны диңгезгә ташлый, мин шул чак борт янында басып тора идем. Кинәт океан төбеннән сыртындагы кара йөзгечен һәм ерткычларча ыржайган тешләрен ялтыратып орчык сыман бер нәрсә килеп чыкты. Акула... Ул комсызланып макарон, кичәге көннән калган котлет һәм ипи кисәкләрен кабып йота бара. Хәтта сыра әрҗәсе такталарына да килеп ябыша, буш консерв банкаларын да йотып җибәрә...
Акулалар гаҗәеп җан ияләре. Диңгезчеләр бер акуланы зур кармак белән тотарга уйлаганнар, ләкин теге чәнчә бармак калынлыгындагы капрон бауны тешләп өзеп качкан. Башта мин мона ышанмаган идем, ләкин соңыннан акулалар турында язылган бер китап укып гаҗәпкә калдым. АКШның океанография институты океанариумында бер акуланың авызына махсус динамометр тыгалар. Шуннан күренгәнчә, акула үзенең корбанын ике мен атмосфера көче белән тешли икән! Ә акуланың йөзү тизлеген әле бүгенгә кадәр билгели алмыйлар, чөнки ул ип тиз йөрешле катерларны да бик ансат кына узып китә.
Акулалар безнең планетадагы иң карт жан ияләреннән берсе. Акула тешләре хәтта безнең республика җирләрендә дә табыла. Алар инде моннан күп миллион еллар элек үк яшәү шартларына менә дигән итеп яраша белгәннәр. Акуланың тәне беләү кебек каты, артка табан бөгелеп тора торган очлы мөгез тәңкәләр белән капланган. Игътибарсыз гына йөзеп баручы берәр жан иясенең бер кисәк ите умырылып чыксын өчен аның шушы тәңкәгә бер кагылып узуы гына да җитә.
Акуланың ашказаны сыекчасы теләсә нәрсәне диярлек эретә ала. Диңгезчеләргә консерв савытлары һәм башка төр металл әйберләр йоткан акулалар тотарга туры килгән. Берничә көннән инде акула ашказанында кәгазь кебек юкарып беткән тимерне көчкә эзләп тапканнар.
Гаять комсыз һәм куркыныч кыяфәттә булуларына карамастан, акулалар кешегә сирәк очракларда гына ташланалар. Ләкин диңгездәге бә.хетсезлекләр вакытында суда аз гына кан күрсәләр дә. акулалар көтүләре белән җыела башлый Баштан алар бәхетсезлек булган урынны уртада калдырып, суда зур түгәрәкләр ясап әйләнәләр. Түгәрәкләр һаман саен кысыла бара. Менә беренче акула яшен тизлеге белән корбанына ташлана. Аның артыннан башкалар да иярәләр. Тнрә-яктагы су кан белән тула, акулаларның койрыклары селтәнүдән дңнгез айка- 96
лып тора. Мондый чакларда акулалар тәмам акылларыннан шашалар, тирә-якта сонгы корбанны өзгәләмичә туктый алмыйлар.
Г. Марк-Кормик үзенең акулалар турындагы кызыклы китабында бу диңгез ерткычларының бәлагә очраган кешеләргә ташлануларын сурәтли. Ул шундый уннарча күренешне мисалга китерә. Узган сугыш . елларында Япония су асты көймәсе Тын океанында «Кейп-Сан-Хуан» исемле транспорт корабына торпедалар җибәрә. Корабта 1 429 кеше а була һәм алар барысы да диярлек суга сикерәләр. Ләкин монда кеше- к ләр акулалар һөҗүменә дучар булалар. Ерткычлар яшен тизлеге белән 3 диңгездә йөзеп йөргән кешеләргә ташланалар, аларны өзгәләп бетерә- < ләр, су астына өстерәп алып төшеп китәләр. Акула тешләреннән бик аз * кеше генә котылып кала. Командасы якынча шундый ук булган «Эрвин < Мередит» дигән сәүдә корабының нибары 448 кешесен коткарып кала- 5 лар. Аларны да әле вакытында килеп өлгергән ярдәм аркасында гына о коткарырга мөмкин була. Хәтта коткару вакытында да кан исеннән ’ котырынган акулалар көтүе һава тутырылган коткару салларына таш- ♦ лана, багорлар белән сугуга һәм терәп атуга да карамастан, салга = ябышкан кешеләрне урталай өзеп алып китә.
Менә ни өчен хәзер тропиклардагы күп курортларның пляжлары < встендә акулалар якынлашуын кисәтеп торучы махсус вертолетлар £ очын йөри, ә без бөтен рейс буена җылы океанда бер мәртәбә дә су о коенмадык. га
ч
<
• . *
Сәяхәт барышында дүртенче штурман Валерий Кравченко белән Дуслаштым. Ул 1942 елгы, сакаллы, мәһабәт гәүдәле егет. Әле өченче елын гына йөзә. Диңгезгә аны, капитаны шикелле үк. Салачак хыяллары китергән, һәм ул моңа аз гына да үкенми. Физиканы, электрониканы, радио эшен менә дигән итеп белә. Сәгатьләр буе төрле приборлар эчендә казына. Мондый чакта ул теге яки бу прибордагы төзексезлекне генә рәтләп калмый, ә приборны ничек тә булса камилләштерергә, үзеннән Дә ни дә булса өстәргә тырыша. Аның каютасында ниндидер кнопкалар, пультлар, релеләр. Шулар белән ул урыныннан тормыйча гына утны, радионы, җилләткечне кабыза якн сүндерә ала. Хәтта аның телефоны Да кешеләрнеке кебек ачы тавыш белән чырылдамый, ә матур гына итеп кызыл күзен кыса.
Валерий музыка белән кызыксына, аккордеонда әйбәт кенә уйный. Ул сәяхәтче җырлары язылган магнитофон тасмалары җыя. Мин еш кына кичләрен аңа магнитофон тыңларга керәм.
Ул сувенирлар да җыя. Аның каютасы стенасына бамбук йомычкасыннан ясалган төрле төсләрдәге Кытай келәмнәре. Япон акварельләре эленгән. Киштәләрдә Куба кабырчыклары — караколалар, кокос чикләвекләре Иллюминатор астында Япониянең кәрлә нараты үсеп утыра. Аның биеклеге нибары 35 сантиметр, ә үзе 50 яшьтә. Язу өстәлендә әле кызыл, әле ак яктылык биреп, маяк кебек игеп ясалган төнге лампа янып тора.
Валерий домино һәм шуна охшаш уеннарны һич тә яратмый, ул •ларны бушка вакыг үтерүчеләр дно кенә атый. Күп укый, шигъриятне, бнгрәк тә яшь шагыйрьләрне ярагз. Аның авызыннан әшәке сүз ишетмәссең. Кыскасы, Валерий яңа буын диңгезчеләренең типик вәкиле.
Индонезиянең зөбәрҗәт муенсасы
Сине кайнар нурлар иркәли, Көннәр сиңа чәчәкләр суза. Синец гүзәл ярларын буйлап Тез пальмалар йөгереп уза.
Без һинд океанын көнбатыштан көнчыгышка таба кисеп чыктык та хәзер Индонезия ярларына якынлашып киләбез.
Зәңгәр океан өстендә, су астыннан калкып чыккан шикелле, пальмаларның яшел җилпәзәләре күренә башлый. Якын ук килгәч кенә алар- иың тәлинкә кебек кечкенә, түгәрәк һәм тип-тигез мәрҗәнле утраучыкларда үсүләрен күрәсең. Бу утраучыклар тирә-яктан су астындагы мәрҗән рифлары белән әйләндереп алынган. Ачык диңгездә күзгә дә чалынмый торган яссы океан дулкыннары су астындагы каршылыкларга килеп бәреләләр дә, ак күбекләр чыгарып, өскә ургылалар. Ә утраучык белән су асты кыялары арасындагы су тыныч, җылы һәм фирүзә төсләре белән ялтырап ята.
Офыкта болытлардан да югары күтәрелгән, куе зәңгәр төстәге очлы башлы бүрәнкә күренә. Бүрәнкәнең бер ягы пычак белән кисеп алынган кебек. Бу — атаклы Кракатау вулканы. Ул урнашкан утрауны да Кракатау дип атыйлар. Вулкан үзенең бер ягын 1883 елдагы атуы вакытында югалткан. Ул вакытта утрауның яртысы, балыкчы поселоклары, җирле халыкларның алачыклары, кырлар һәм урманнар белән бергә су астына киткән. Кракатау җир шарындагы хәрәкәттәге вулканнарның иң көчлеләреннән санала. Шул ук 1883 елгы вулкан атылу вакы-тында аның авызыннан бәреп чыккан ташлар 2500 чакрым ераклыкка очканнар. Җир асты тетрәүләре аркасында илле метрдан да югары күтәрелгән океан дулкыннары Ява һәм Суматра утраулары яр буйларыннан меңнәрчә кешеләрне юып төшергән. _
Менә без бертуктаусыз ничә сәгать буена вулканга таба йөзәбез һәм ул зурайганнан-зурая бара. Ниһаять, Кракатау утравы сул якта кала һәм безнең алда зөбәрҗәттәй яшел куе үсемлекләр белән капланган таулы Ява утравы ярлары ачыла. Дөге басулары, пальма һәм бамбук куаклары, үтеп чыккысыз үрмәле үләннәр белән чорналып беткән мангро урманнары... Океан яр буйларында шикәр кебек ап-ак
комлы пляжлар. Бөдрә агачлар белән капланган очлы башлы зәңгәрсу тау түбәләре өстендә алсу болытлар эленеп тора. Чип-чиста һавадан бу якларда гына була торган чәчәкләр һәм череп баручы мәржән исләре килә. Ә алда берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән яна утраучыклар күренә. Алар бөтенесе бергә зөбәржәт муенсага охшыйлар.
Су сизелерлек болганды һә.м коңгырт-соры төскә керде. Анда караеп * беткән ботаклар, соры яфраклар, озын чәнечкеле ниндидер җимешләр g йөзеп йөри. Әле анда, әле монда куе соры төстәге дүрт почмаклы җил- * кәйле балыкчы көймәләре үтеп китә. Яр буендагы яшеллек арасында § түбәләренә саргайган пальма яфрагы ябылган кечкенә алачыклар кү- ренгәләп китә. Алар су эчендәге субайлар өстендә утыралар. Тирә-як- 2 ларына киптерү өчен җәтмәләр эленгән, яннарында күмәч кебек янган * шәп-шәрә балалар йөгерешеп йөри. 1
Шактый ерак ара калдырып. Вьетнам ярлары буйлап барабыз. Әле- = дән-эле баш очыннан гына үтеп киткән АКШ реактив истребительдә- ренең коточкыч гүләве ишетелеп кала. Биектә-биектә Окинава утра- < вындагы Америка хәрби базасыннан күтәрелгән авыр бомбардиров- н |щиклар оча. Алар артыннан сызылып калган эз күк йөзе буйлап сузы- о ла. Иртән офыкта Америка хәрби корабларының соры шәүләләре күре- я иеп калды, ә көндезен вахтенный безнең кораб тирәсендә генә су асты д көймәсе күреп калган. ч
Бу—безнең планетаның нң хәвефле урыны. Кичә кояш кызгылт^ төтен сыман болытлар арасына кереп баеды, һәм мин вакыт-вакыт ө янган джунгли исләрен сизгәндәй булдым. Ләкин бу хыялый алдану < гына иде булса кирәк...
Бу тирәләрдә табигать гаять матур — җылы зәңгәр диңгез, мәңгелек җәйләр, күңелгә ятышлы гүзәл төсләр, һәм бездән якында гына, үрмәле үләннәр үскән мәңге яшел джунглилар эчендә, пулеметлар тырылдый. бомбалар гөрселди, адәм каны коела, бамбук өйләр һәм дөге кырларына Американың кара козгыннары һөҗүм итә...
Сугышның күлме кайгы-хәсрәт һәм газаплар китергәнен без яхшы беләбез. Безнең әтиләребез Бөек Ватан сугышында җирдә башкача сугышлар булмасын өчен дә корбан булдылар. Ә сугышлар әле һаман Җир шарының әле бер, әле икенче почмагында кабынып торалар.
Татарстан Вьетнамнан гаять ерак. Ләкин халык яхшы белә: сүндерелми калган бер генә төпчектән дә бөтен авыл янып бетәргә мөмкин. Ә монда инде ничәмә еллар буе джунглилар эчендә ялкын уйный, империалистлар һаман да ут белән шаярудан туктарга уйламыйлар...
Рюкю исемле япон архипелагы тирәсеннән үтәбез. Архипелагның иң зур утравы булган Окинавада Америка хәрби базалары урнашкан. Монда корал, шул исәптән атом-төш шартлаткычы куелган өр-яңа типтагы ракеталар һәм химик корал тутырылган баллоннар да саклана.
Монда Вьетнам патриотлары җимергән хәрби самолетлар, кораблар һәм башка төр техника төзәтелә. Моннан үлем йөге төягән авыр бомбардировщиклар күтәрелеп китә. Вьетнамдагы ярты миллионлы Америка армиясе Окинава утравыннан бәген кирәк-ярак беша тээнкн ителеп тора: напалм бомбаларыннан алып үлгәннәр өчен цдасгиь. табутларга кадәр.
Капитан кичә үк безнең өстән Америка козгыннары очарга мөмкин Дип кисәтеп куйган иде Бүген төшке аш вакытында көчәя барган
мотор тавышлары ишеттек. Ашларыбызны ташлап, палубага йөгерек чыктык. Канатларына Америка хәрби һава көчләре билгесе төшерелгӘ! разведка самолеты туп-туры безнең кораб өстенә төшеп килә. Улякы< найганнан якыная бара. А1ачта очларына җитәргә берничә метр гына калгач, самолет, безгә сасы газ исе сирпеп, кинәт кенә югары күтәрелде. Аннары ашыкмыйча гына борылып яңадан түбән төшә башлады, Бу юлы инде ул корабның борыны түгел, ә койрыгы турыннан очып килде. Әйтерсең, Америка очучысы шушы кыланышы белән безнең түземлегебезне сыный иде. Аннары ул тагын түгәрәк ясап әйләнде да безнең корабның уң ягыннан да, сул ягыннан да берәр мәртәбә очып үтте.
Минем фронтта булганым юк. Шуңа күрә булса кирәк, америкалының шулай оятсыз рәвештә безне эзәрлекләве миңа аеруча авыр тәэсир итте, гарьлек, ачу хисе тудырды. Ләкин диңгезчеләр тыныч иделәр. Доктор хәтта бу һава хулиганын кино тасмасына да төшереп алган.
Иртәнге сафлык иле
...Безнең Латакиядән алып Корея Халык Демократиясе Республикасына кадәр булган кырык көнлек сәяхәтебез тәмамланып килә. Егетләрнең кәефе күзгә күренеп яхшыра. Кичә Кара диңгез пароходчылы- гыннан радиограмма килде. Анда йөкне Чхонджин дигән Корея портына бушатырга да, шул ук илнең Хыннам портына барып, магнезит төяргә, аннары үзебезнең Находка портына кереп ягулык һәм азык-төлек запасын тулыландырырга кушылган. Бу — без якынча өч айдан соң кире кайтып җитәбез дигән сүз. Сентябрьдә Одессада булачагы- бызны белгәч, барысы да шатланды... Мин генә бераз күнелсезләнеп куйдым — Япониядә буласым килгән иде. Узган рейста алар Борнео утравына һәм Италиягә дә тукталганнар. Ә бу юлы инде өч ил белән чикләнергә туры килә.
Радист Корея властьларына безнең корабның кайсы ноктада икәнлеген өч сәгать саен хәбәр игеп тора. Американың сПуэбло» шпион- корабы белән булган хәлдән соң монда хәлләр шактый киеренке тора әле.
Куе урман белән капланган сопкалар томан арасыннан зәңгәрләнеп куренә. Аксыл-яшькелт дулкыннар иренеп кенә соры кыяларга бәрәләр, ватык кабырчыкларны, краблардан бушап калган кабыкларны кузгатып кыштырдаталар. Ташлы борын артында кара, сары һәм соргылт төтен бөркеп торучы бик күп завод торбалары калыккан, яна төзелеш- Ч лэрдәге краннар торнадай муеннарын сузганнар, урамнарның юеш = яшеллеге эченнән күп катлы ак биналар ялтырап күренә. Без Чхон- 3 джин портынын тышкы рейдында торабыз. Безнең корабнын сайга < утыру куркынычы булганга күрә, причалга ук бара алмадык, хәзергә . безнең йөкне кечкенә баржаларга бушатып алалар, ә аннары инде. < кораб бераз калыккач, без причалга барып туктаячакбыз.
Ай ярымга беренче мәртәбә двигателебез тынып калды. Корабта S гадәти булмаган тынлык. Мин инде туктаусыз гүләүгә шул кадәр кү- * иегел беткән идем, хәтта аннан башка ничектер ямансу булып китте, ♦ күңелгә нидер җитешмәгән кебек. =
, ө
Чхонджинда өченче көн торабыз. Кояшлы якты иртә. Безнең яннан, о бердәнбер ишкәк белән ишеп, балыкчы кореялылар ауга китә Буксир- 2 чыклар күмер һәм чуен түмәрләре төялгән баржалар сөйрәп баралар. * Бушату әлегә бик акрын бара, чөнки кораб чыгырлары гына эшли. £ Диңгезчеләр, тукталыштан файдаланып, суга агач сал төшерделәр дә, < күгәрек чистарталар, кораб гәүдәсен буярга әзерлиләр Машина • командасы двигательгә профилактик ремонт ясый. Штурманнар карта- * ларда кайтасы юлны билгелиләр.
һавалар монда гаять үзенчәлекле. Иртәләрен диңгез өстеннән зәңгәрсу томан күтәрелә. Сәгать тугызларга ул таралып кнтә һәм бөтен тирә-як иртәнге зәңгәр сафлыкка күмелә. Ләкин көннең икенче яртысында сопкалар өстендә кара-кучкыл болытлар куера башлый. Алар акрын гына тауларны кичәләр, тизлекләрен һаман арттыра барып, түбән шуышалар да озакламый бөтен күк йөзен кургашын элпә каплап яла, вак кына җылы яңгыр ява башлый.
Асфальт җәелгән, яшеллеккә күмелгән киң, чиста урам. Урамның ике ягында дүртәр һәм бишәр катлы панель яки кирпеч йортлар тезелеп киткән. Нәкъ бездәге Әлмзт кебек өр-яна шәһәрләрдәгечә. Портларның төзелешләре генә бераз бүтәнчәрәк — түбәләр яссы, тәрәзәләр кин, йорт кырыйларында пыяла верандалар Күп кенә биналарга Ким Ир Сеннын зур портретлары эленгән. Урамнарда халык күп түгел. Барысы да эшлекле кыяфәттә, барысы да каядыр ашыгалар Ирләр бердәй итеп зәнгәр, кара көрән яки яшел киже-мамык тукымасыннан тегелгән чалбар һәм пиджак кигәннәр Киемнәрнең бөтен төймәләре дә каптырылган. Хатын-кызлар да шундый ук караңгы төсләрдәге киже-мамык тукымасыннан тегелгән юбкалар һәм ак блузалар кигән Хәрбиләр еш очрый. Араларында хатын-кызлар да бар.
Каршыбызга кәс-кәс атлап ярым хәрби кнемле. сылу гәүдәле, нәфис йөзле бер кыз килә.
— Мин моңа каш сикертер идем дә,—дип тел озайта матрос Неве- Ломскнй,— җилкәсендә автоматы бар Берәр нәрсә ошамаса баскан Урыныңда тегеп тә куяр, матрос Неведомскнйның исемен дә ишетми калырсыз...
Кызый елмаеп торган дүрт дистә күзне бөтенләй күрмәмешкә салышып үтеп китә һәм җилкәсеннән шуып төшеп барган автоматын гына рәтләп куя.
— Хәлләр мөшкел синен,— дип шаяртабыз без Неведомскийны,— бер эш тә чыгара алмыйсың бит әле...
Безнең гаҗәпләнеп каравыбызны сизеп булса кирәк, тәрҗемәче аңлатырга тотынды:
— Гаҗәпләнмәгез, болар халык ополчениесендәге кешеләр. Мондый ополчениеләр бездә кайбер предприятиеләрдә складларны, тимер юлларны, промышленность мәйданчыкларын саклау өчен төзелде. Алар эшлиләр дә һәм хәрби осталыкка да өйрәнәләр. Корея икегә бүленгәннән соң бездәге хәлләрнең киеренке булуын онытмагыз. Күптән түгел Американың «Пуэбло» шпион-корабы белән булып үткән хәл моны тагын бер кат раслады. Без империалистларның теләсә нинди тыкшынуларына җавап бирергә хәзер булырга тиешбез...
Без автобуска утырабыз һәм тәрҗемәче безгә шәһәр турында сөйлн башлый.
Чхонджин — КНДРның Япон диңгезе буендагы иң зур порты һәм промышленность үзәге. Совет белгечләре ярдәме белән төзелгән Чхонджин металлургия комбинаты ил экономикасында әһәмиятле роль уйный. Күптән түгел ул совет инженерлары җитәкчелегендә яңабаштан үзгәртеп корылган. Моннан соң комбинатның куәте тагын да арткан. Чхонджинда шулай ук хәзерге заман машиналары белән җиһазланды- рылган кораб төзү верьфе, завод һәм сәүдә гаване, байтак кына башка төр промышленность предприятиеләре бар икән.
Шәһәр, нигездә, халык власте елларында үсә һәм ныгый. 1905— 1945 еллардагы Япон оккупациясе чорында, бөтен Корея шикелле үк, бу шәһәр дә басып алучыларның чимал чыганагына әверелдерелгән. 1945 елның августында монда Совет диңгез пехотасы десанты төшә һәм үзенең кыю һәм көтелмәгән һөҗүме белән японнарның зур гарнизонын хәлсезләндерә. Аннары ул түгәрәк оборона ясап Совет гаскәрләренең төп көчләре килеп җиткәнче әһәмиятле плацдармны саклап тора.
1953 елда бөтен Чхонджин хәрабәләрдә ята иде, ди тәрҗемәче. Бер генә төзек бина да калмый. Америка авиациясенең бомбага тотуы шул кадәр көчле булган ки, буш вакытларда без рәхәтләнеп туп куа торган футбол кырында гына да берничә мең бомба шартлаган. «Сез күргәннәрнең барысы да соңгы 15 елда гына төзелде»,— дип сөйли тәрҗемәче. Бу елларда шәһәр тулысынча төзекләндерелеп кенә калмый, ә шактый үсә дә. Ул хәзер дә үсүен дәвам итә әле. Анда яңа төзелешләр чыннан да бик күп. Бөтен урамнар буйлап төзелеш басмалары тезелеп киткән. Ә җимереклек эзләре бөтенләй күренми диярлек.
Безнең автобус шәһәр уртасындагы шаулы урам чатына куелган биек таш һәйкәл янына килеп туктый. Ул демократик Корея бәйсезлеге өчен көрәшләрдә һәлак булган Совет сугышчыларына куелган. Без аңа тере чәчәкләр куябыз һәм һәйкәл итәгендә берничә минут тын гына басып торабыз.
Төньяк Кореяда халык саны Көньяк Кореядагыга караганда ике мәртәбә азрак. Шуңа да карамастан. Төньяк Корея Көньяк Кореяга караганда күмерне ике тапкыр, электр энергиясен биш тапкыр артыграк җитештерә, ә промышленностьның гомуми үсеш дәрәҗәсе буенча аны дистәләрчә тапкыр узып китә. КНДРда хәзер Советлар Союзы ярдәмендә төзелгән атом реакторы бар, авыл хуҗалыгына зур тизлек белән үсәргә ярдәм итүче көчле сугару системасы төзелгән.
Ләкин болар барысы да Төньяк Корея халкыннан искиткеч күп кеч сарыф итүне сорый. Мәсәлән, төп азык культурасы булган дөге халыкка хәзергә кадәр үзәкләштерелгән ысул белән бүленә (карточка систе- 102
(асына охшаш ысул). Бу хәл дөге бәясен кыйбатлатмаска ярдәм итә, >ашка төр азык-төлекнең күбеге сатылуда бар.
Ким безгә 37 нче параллельдә туктаусыз провокацияләр булып то- >уы, Көньяк Корея властьлары ягыннан хәлнен һәрвакыт кискенләш* ерелүе турында сөйли, һөҗүм итешмәү турындагы килешүгә кул [уелганнан сон үткән 15 ел эчендә бу килешү Америка гаскәрләре та- >афыннан 67520 тапкыр бозылган. Ләкин Төньяк Корея халкы, бу юовоканияләргә дә карамастан, ышанычлы рәвештә социализм төзи. Ким культура һәм халык мәгарифе өлкәсендәге унышлар, КНДРдагы lap дүрт кореялының берсе укуы турында горурланып сөйли.
Бу укышларның барысында да Советлар Союзының һә.м башка гониалистик илләрнең ярдәме зур. Безнең илебез Төньяк Кореяга автомашиналар, тракторлар, станоклар, прокат, запас частьлар, кабель, нефть һәм мамык чыгара. Үз чиратында Корея безгә кургаш, цинк, югары сыйфатлы корыч, карбид кальцие һәм башка материаллар сата. * сМуса Җәлиләнең Төньяк Кореяга килүе дә әнә шул дусларча зконо- ♦ мик ярдәмләшүгә матур бер мисал булып тора. Без алып килгән марга- = иец концентраты югары сыйфатлы корыч эшкәртү өчен бик кирәкле = чимал, ә без алып китәчәк магнезит шулай ук бик кирәкле тау токымы. ® Магнезит табу буенча КНДР дөньяда күренекле урыннарның берсен н алып тора. £
Чхонджиндагы бушату ун көн вакытны алды. Хәзер Хыннамда йөк < төйибез. Шушында ук причалда немец (ГДР һәм ФРГ), Польша, грек, ө Куба кораблары һәм ике Совет корабы (Ленинградтан һәм Влади- * востоктан) торалар. Очрактан файдаланып, кинофестиваль уздырырга *" уйладык. Күрше кораб белән тасмалар алмашабыз да көн саен өч-дүрт нәфис фильм карыйбыз — башлар әйләнеп бетә. Алмашу вакытында мәхәббәт турындагы, ковбой һәм детектив фильмнар аеруча үтемле санала.
Волейбол һәм футбол буенча халыкара ярышлар үткәрдек. Кубалылар белән булган бик авыр уенны безнекеләр 4 . 3 исәбе белән оттылар. Аның каравы көтмәгәндә һәм бик аяныч хәлдә грекларга 2: 1 исәбе белән оттырдылар.
Корабка көн саен кунаклар килә. Кубалылар һәм поляклар башкаларга караганда ешрак киләләр. Совет диңгезчеләре турында әйтеп торасы да юк: алар безгә, без аларга теләсә кайчан йөреп торабыз.
Кичә кубалылар безне үзләренә кунакка чакырдылар. Башта фильм күрсәттеләр — испан телендәге кызыклы комедия Аннары концерт карадык. Аларның менә дигән үзешчән джаз-оркестрлары бар Кара- кучкыл негр барабанда могҗизалар күрсәтә — бармаклары белән дә, уч төпләре белән дә, терсәкләре белән дә, аяклары белән дә уйный. Саксофонда уйнаучы тәне шоколад төсендәге мулат гәүдәсе төйнәлер Дәрәҗәдә бнгелә-сыгыла сумаладай сузыла торган озын көй уйный Ак йөзле, кәкре борынлы ике егет электрогитараларда уйнадылар. Гарсон безгә мороженое, кара кофе һәм боз салган әфлисун согы бүлде. Кайберәүләр биеде. Күбесенчә кул хәрәкәтләре белән генә сөйләштек, ләкин бер беребезне бик яхшы аңладык.
Кичә безнең корабка яр буе хезмәткәрләре һәм интерклуб днрек- инисс вәкилләре килде Капитан алариы кораб белән таныштырды, йөзү Жнһазларын күрсәтте. Кызыл почмакта кунаклар «Внринея» исемле
>0ҖМАХ»КА СОЯХӨГ
нәфис фильм карадылар. Ләкин фильм алдыннан күрсәтелгән <Днепр> хәрби өйрәнүләре турындагы документаль фильм аларга ныграк тәэсир итте.
Аннары кают-компаниядә кечкенә генә кабул итү мәҗлесе оештырылды. Пешекчебез бик каты тырышкан: рус борщы, кыздырылган бәрәнге белән дуңгыз ите, күп төрле салкын ашлар. Башта кунаклар әдәп саклап кына утырдылар, бер-ике рюмка «столичный»дан сон телләре чишелде. Озакламый, кечкенә генә төркемнәргә бүленеп, кызып- кызып әңгәмә куерта башладык. Шунсы яхшы, кореялыларның күбесе рус телен әйбәт кенә беләләр, ә кайберләре Советлар Союзында укып кайткан.
Мондый очракларда еш кына сүз милли мәсьәләләргә кереп китә. Минем белән бер өстәлдә утырган күршем Корея һәм рус халкы дуслыгы өчен тост тәкъдим иткәч, мин, совет халкы дисәң дөресрәк булыр, чөнки безнең корабта гына да биш милләт вәкилләре йөзә, дидем. Шуннан соң ул минем нинди милләттән булуым турында сорады.
«Татар»,— дип җавап бирдем мин. Күршем шунда ук җанланып китте. «0, татар, татар, беләм, минем татар музыкасы тыңлаганым бар, Кореяныкына бик охшаган». Күршем, белеме буенча инженер. Советлар Союзында булып кайткан, безнең халыклар культурасы белән таныш кеше булып чыкты. Татар язучыларыннан Гадел Кутуйны («Тапшырылмаган хатлар») һәм Муса Җәлилне укыганы бар икән. Хәер, кунакларның барысы да диярлек Муса Җәлилне яхшы беләләр, чөнки аның «Моабит дәфтәрләре» корея теленә тәрҗемә ителгән һәм аерым китап булып басылып чыккан.
Күршем татар культурасы турында зур хөрмәт белән сөйләде, аннары халыкның рухи байлыгы кешеләр саны, чуен яки корыч кою күрсәткечләре белән генә билгеләнмәве турында суз башлады. «Хәтта кечкенә генә халыкның да,— дип сөйләп китте ул,— бөтендөнья культура хәзинәсенә бәһасез өлеш кертүе мөмкин. Әлбәттә, ул үзенең үзенчәлеген югалтмаса... Безнең атомлы-электронлы егерменче гасырыбыз,— дип дәвам итте ул,— гаять зур техник үсеш һәм фәннең күз күрмәгән гаҗәеп уңышлар гасыры, кайберәүләр күзаллаганча, милли мәсьәләне автоматик рәвештә генә алып ташламады. Әле, киресенчә, нәкъ менә XX гасыр урталары изелгән һәм колониаль халыкларның милли азатлык көрәшенең иң киң колач җәйгән чоры булды. Моны ничек аңлатырга соң? Минемчә, ди ул, техник үсешнең тигезләүгә омтылуы, сонгы елларда ачык чагыла башлаган космополитик тенденцияләр үзләренә капма-каршы хәрәкәтне көчәйтәләр, шуңа күрә дә үз милли әдәбиятыңа һәм культураңа тартылу көчәя».
— Ә бәлки соңгы унъеллыклар эчендә дөньяда булып узган зур социаль-сәяси үзгәрешләр үзләрен сиздерәдер?—дип куям мин.— Мәсәлән, социалистик лагерьның барлыкка килүе, Советлар Союзынын башкаларга үрнәк булып тора торган мисалы, аның экономик һәм сәяси көченә таяну мөмкинлеге.
Әңгәмәдәшем моның белән дә килешә.
— Күрәмсез, милли горурлык һәм милли үзаңны искә алмау һич кенә дә мөмкин түгел икән,— дип дәртләнеп китә ул.— Колонизаторларга карата булган тирән нәфрәтнең бер сәбәбе шунда ки, алар үзләре басып алган халыкның культурасына мыскыллап карыйлар. Алар, Кән- батыш цивилизациясе рухы белән тәрбияләнгән кешеләр буларак, башка халыкларның культурасы белән дә, сәнгате белән дә, теле белән дэ кызыксынмыйлар. Ул гына да түгел, аларның иҗатка сәләтле һәм чын кеше булуларына ышанмыйлар. Менә ни өчен изелгән милләтләрнен гади халкы гына түгел, буржуаз, өстен катлау даирәләре дә, колония
юрыила да әйбәт кенә яшәүчеләре дә. бер көн килеп, үзләренең килме- пәк хуҗаларына каршы чыгалар.
Көнбатышта шундый бер ялгыш фикер таралган: имеш, Көнчыгыш (лгәи, ул инде үзендә булганны биреп бетергән, ул ялкау һәм иҗатка гэләтсез. Ә менә, мәсәлән, Японияне, фәне, техникасы, культурасы, әдә- ф Уиятының гаять тиз үсеше белән безнең күз алдыбызда бөтен дөньяны даккатырган илне кая куясын? Без, Көнчыгыш халыклары вәкилләре. Көнбатыш цивилизациясе казанышларын игътибар белән өйрәнәбез, знын көчле һәм йомшак якларын ачык күрәбез, шуна күрә аңа сукыр-ларча баш имибез, ләкин аны тулаем кире дә какмыйбыз. Ә Көнбатышның иң тирән ялгышларының берсе шунда, ул Көнчыгышка өстән генә карый, аннан өйрәнергә теләми, анын гасырлар буена тупланып килгән рухи һәм әхлакый байлыгын күрми. Менә сез, мәсәлән, ХП гасырда ук, дөньяда беренче мәртәбә буларак, Кореяда китапларны җыелма металл шрифт белән баса башлаганнарын беләсезме?
Мин моны белмәвемне әйттем. _
— Менә, күрәсезме?! Ә бит сез үзегез дә Көнчыгыш халыкларының = вәкиле! ө
Күршем үз фикеренә нык ышанып һәм аны үстерә-үстерә бик озак * сөйләде. Дөрес, мин кайбер урыннарда аңа төзәтмәләр кертергә тыры- « шып карадым, абстракт Көнчыгыш белән абстракт Көнбатышның бул- 2 мавын. ә билгеле бер җәмгыять строе булган аерым илләрнең генә булуы һәм моны һич кенә дә онытырга ярамавы турында әйттем. Ләкин 2 мин төп мәсьәләләрнең берсендә аның белән килештем: һәр милли п культураның тулысынча чәчәк атуыннан башка дөньядагы интернацио- * наль культура да үсә алмый, һәм үз милләтенеке була алмаган кеше < бөтен кешелек дөньясыныкы да була алмый. “•
Хыннам тирәсенә урнашкан элекке будда гыйбадәтханәсендә булдык Гаҗәеп матур, җиңел һәм купшы бина. Ул урманлы тау түбәсендә утыра һәм бу тирәдәге табигать күренешенә шул кадәр тәңгәл килә, аннан башка бу яшел тау араларына, тауларны ярып төшкән үтә күренмәле елгаларга нидер җитмәс иде кебек. Безне йөртүче гид КНДРда диннең бетә баруы, ә бу бинаның архитектура истәлеге буларак кына саклануы турында сөйләде.
Дөрес, уенчык кебек гүзәл бу бинага карагач, без үзебез дә һич кенә Лә алла һәм дин турында уйламадык. Безне бинаның үзенә генә хас мәһабәт күренеше, аны эшләгән билгесез корея ташчыларының осталыгы гаҗәпкә калдырды
Мин Истамбул һәм Латакия мәчетләренең матурлыгына сокланганда да ислам һәм Мөхәммәт пәйгамбәр турында түгел, ә Көнчыгыш культурасының борынгы традицияләре, халык вәкилләренә үзләренең Даһилыгын дини формадан башка күрсәтә алу мөмкинлеге булмаган чорлар турында уйланган идем.
Без әле хәзер генә, егерменче гасырның алтмышынчы һәм җитмешенче елларында гына, диннең бер нәрсә, ә халык арасыннан чыккан осталарның бөек иҗаты, аларкын күп гасырларга сузылган архитектура традицияләре, таланты һәм осталыгы бөтенләй икенче нәрсә икәнлеген аңлый башладык бугай Юк. без Василий Блаженный храмын Д». Рублев иконаларын да. Әжем мәчетен дә динчеләргә бирә алмыйбыз. Болар дин байлыгы түгел, ә халык байлыгы.
«ОҖМАХ* КА СӘЯХӘТ
«Оҗмах»ка тиң Сингапур
Малакка ярымутравының көньяк чите буйлап барабыз. Котырып үскән тропик үсемлекләре җирдән яшел фонтан бәреп торган сыман утыралар. Үтеп чыккысыз джунглилар белән капланган очлы түбәле калкулыклар кытай эшләпәләренә охшый, ә аларның түбәсендәге зонтик сыман ябалдашлы агачлар бик нәфис итеп эшләнгән акварель рәсемнәрне хәтерләтә. Джунглилар яшел стена булып бөтенләй яр кырыена ук килеп терәлә. Мангроның соры тамырлары еланнар өере кебек булып судан күренеп тора.
Ярдан иокән җил чәчәк атып утыручы тропик агачларының шул кадәр куе һәм татлы исен алып килә ки, бу истән хәтта жиңелчә генә баш әйләнеп тора.
Бәрхет сыман яшел үсентеләр белән капланган, өстенә су җибәрелгән дөге басулары кояшта ялтырый. Эшкәртелгән, ләкин әле чәчелмәгән басулар яндырылган кирпеч төсендә. Менә шуның өчен дә Кытай елъязмачылары бу тирәләрне яшел джунглилар һәм кызыл туфрак иле дип атаганнар. Борынгы малайя легендасы болай ди: Малакка ярымутравының туфрагы моннан сигез гасыр элек рәхимсез үзара сугышлар вакытында «язгы ташу вакытындагы су кебек кан акканнан» кызарган. Әмма галимнәр әйтүенчә тропик җиренең кызыл төсе туфракта тимер катнашмаларының күп булуына бәйле.
Көн эссе, бөркү. Яшькелт-зәңгәр төстәге җылы диңгез күкрәген бөтен яклап кәкре борыннарын югары күтәргән моторлы балыкчы джонкалары, мәһабәт гәүдәле прахауслар ярып үтә. Тропик кояшы һәм диңгез тозы ашаган, уңып беткән җилкәнле көймәләр төбендә көмеш сыман балыклар тулы зур кәрзиннәр өелгән.
Сингапур — Малакка ярымутравының көньягына урнашкан кечкенә утрау. Аның мәйданы 500 квадрат километрдан чак кына артыграк, халкы ике миллион көше чамасы. Үзе кечкенә гейә булса да, бу утрау гаять зур стратегик әһәмияткә ия. Чөнки ул Тын океаннан һинд океанына чыга торган бердәнбер уңайлы урынга урнашкан. Сингапурны кайчандыр көньяк-көнчыгышның Гибралтары дип йөрткәннәр.
Хәзер инде бу исем искергән, чөнки Сингапур озак вакытлы көрәштән соң сәяси бәйсезлеккә иреште. 1963 елда Бөекбританиянең гомерлек колониясе инглиз империализмы кул астыннан чыгып, Малайзия федерациясе составына керде. Ә 1965 елның августында ул аерым дәү
ләт булып оешты (ләкин анда әле һаман көчле инглиз хәрби базасы саклана).
Сәүдәгәрләрне һәм сәүдә капиталын үзенә тарту өчен Сингапур порто-франко, ягъни пошлинасыз сәүдә порты дип игълан ителә.
Сингапурга керү юлында кыялар, зур-зур мәржән ташлары, сайлык- . лар һәм су асты агымнары күп. Кайчандыр шулардай дингез пиратла- ♦ ры бик оста файдаланган. Алар кеше күзенә күренми торган кечкенә g култыкларга кереп яшеренгәннәр дә шуннан һөжүмнәр оештырганнар † Хәзер инде алар турында легендалар гына сакланып калган. Ләкин без 3 жирле лоцманнан башка портка керә алмыйбыз һәм лоцман катеры килгәнне көтәргә мәжбүр булабыз. =
Тышкы һәм эчке рейдларда төрле илләрнен флагларын таккан йөз- * ләрчә кораблар тора. Еллык йөк әйләнеше буенча Сингапур көньяк- s көнчыгыш Азиядә беренче, дөньяда дүртенче урынны били, йолдызлар § төшкән буй-буй Америка флагы һәм уртасына чыгып килүче кояшны • чагылдырган кызыл түгәрәк төшкән ак Япон флагы ешрак очрыйлар ♦ Ак океан лайнерлары арасында киндер түбәле кечкенә көймәләр күзгә = чалына. Аларнын берсе безгә дә иярә, кара чәчле ябык малаялы көймә = Койрыгына баскан да учларын авызына куеп капитанга нәрсәдер кыч- * кыра, тырыша-тырыша кулларын болгый «Корабка менеп сәүдә итәргә * рөхсәт сорый»,—дип аңлаталар мина диңгезчеләр. Капитан рөхсәт о итми: «Шайтаныма кирәкләре бармы, бәген корабны пычратып кына ° бетерәләр»... Ә безнең белән рәттән баручы япон корабын көймәдәге- лэр шунда ук басып алалар: ярымшәрә житез сатучылар астан арканга бәйләнгән тимер ыргак ыргыталар, аркан буенча, маймыллар кебек, « корабка күтәреләләр, шул ук жеп белән товарларын өскә күтәрәләр дә * кораб портка кергәнче үк кызу сәүдә оештырып жибәрәләр. <
Гажәпләнүдәп минем күзләрем шар була, ә диңгезчеләр көләләр ь генә. Сингапур сәүдә белән яши, монда барысы да сату-алуга корылган бүтәннәр өлгергәнче кулдагы товарны тизрәк сатып калырга кирәк, диләр. Менә тагын бер көймә күренә Аңа каратут йөзле кызлар төялгән. Көймә борынында басып торучы кытай карты сораулы карашы белән үтеп баручы корабларга текәлгән. «Ә монысы тере товар»,— дип аңлаталар диңгезчеләр һәм, минем гажәпләнүемне күргәч:
— Тукта әле, Сингапурда моннан да кәттәрәк хәлләрне күрерсең,— Дип куялар.
† •
Сингапур причалында үзенчәлекле, татлырак, бераз гына яна чабылган кыяк үләне исенә охшаган, ләкин аннан көчлерәк бер нс тора. Бу ис копра һәм кокос мае складларыннан килә.
һавада яшенле яңгыр алдыннан була торган бөркү эсселек. Яр буендагы кокос пальмаларының кыгай жилпәзәләре кебек яфраклары селкенеп тә карамый. Кояш нурлары зурайткыч пыяла аша төшкән кебек кыздыра. Меиә-менә дөрләп кабынып китәсең дә яна-яна көлен генә калыр кебек. Мин игътибарсызланып баш киемсез генә причалга чыккан идем, озакламый үземне баш чүмечемә эрегән кургаш коелгандай итеп сизә башладым. Шушы көйдергеч нурлар астында ярымшәрә йөкчеләр тукталмыйча диярлек корабларны бушаталар һәм төйиләр. Аларнын шоколад төсендәге тәннәре, зәйтүн мае белән майлангандай, кояшта ялтырап тора.
Ярты башы кырылган кытай карты ананаслар, бананнар, кокос чикләвекләре тутырган әржәсе алдында йокымсырап утыра. Пластик түбәле склад бинасы өстеннән рәшә булып кайнар һава күтәрелә. Причал буйлап кызгылт тузан каплаган капчым өемнәре, ачы исләр таратып торучы кызыл агач әрдәнәләре, ак тальк сибелгән каучук төргәкләре тезелеп киткән.
Порт капкасы төбендәге склад ышыгында такев шоферлары карта сугып яталар. Берсе, капитан белән мине күреп ала да, рәхим итегез, дигәндәй, машинасының ишеген ача. Машина эчендә сандыктагы кебек бөркү.
Сингапурда хәрәкәт урамның сул ягыннан, шуна күрә моңа күнеккәнче гел каршы килгән машинага бәрелерсең шикелле тоела. Ә таксист илтифатсыз кыяфәт белән машинасын бер куллап кына йөртә. Ул каршыдагы көзгедән безгә хәйләкәр караш ташлап, буш кулы белән кесәсеннән бер төргәк фоторәсем чыгара да җәеп безгә күрсәтә. Рәсемнәрдә төрле кыяфәтләрдә төшерелгән шәрә хатыннар.
— Мадам кирәкме?
— Кесәгезгә тыгып куегыз,— ди капитан тыныч кына, инглизчәдә- теп.— Без Россиядән.
Таксист, аңладым дигән сыман, баш кага һәм фоторәсемнәрен кесәсенә салып куя. Капитан миңа русча аңлата башлый: «Аларда һәрвакыт шулай. Бозыклыктан бигрәк материаль кызыксыну. Махсус йорт тотучылар белән договор төзиләр дә һәр клиент өчен акча алалар».
Ак таш җәелгән яр буеннан барабыз. Төсләр байлыгыннан күзләр камаша: диңгезнең чекрәеп тора торган сыек яшеллеге, әллә ниткән төсләргә кереп балкучы тропик чәчәкләре, кеше башы зурлык ялтыравык яшел һәм саргылт җимешле төз пальмалар.
Бераз баргач без Сингапурның үзәгенә килеп җитәбез һәм бәйләа- чек таксисттан аерылабыз. Шәһәрнең бу өлешенә банклар, отельләр, төрле фирмаларның, транспорт агентлыкларының, страховой компанияләренең конторалары урнашкан. Ялтыратылган агачтан эшләнгән авыр ишекләр. Аларның һәрберсендә арыслан башы сыны. Инглиз һәм малайя телендә банк яки фирма исеме язылган сап-сары җиз такталар, гранит баскычлар һәм зур-зур мәрмәр баганалар. Көзгеле пыялалар артындагы киң холларда рәхәт ярымкараңгылык һәм чистартылган сал- кынча һава. Урамнарда ак күлмәкле зур портфельле хезмәткәр малайялылар җәяү һәм велосипедларда йөреп тора.
Сингапур президентының һәм премьер-министрының резиденцияләре дә шунда урнашкан. Колледж бинасы буендагы яшел стадионда ак майкалы яшүсмерләр регби уйный.
Менә викториан стилендә төзелгән өч катлы ак йортның капка төбенә бик шәп җиңел машина килеп туктый. Актан киенгән шофер тиз генә сикереп төшә дә ашыгып машина ишеген ача. Ак гольфалар, җиңнәре сызганган күлмәк кигән озын таза гәүдәле әфәнде машинадан ашыкмыйча гына чыга. Ул бик горур гына атлап йортның чуен коймалары артындагы мең төрле чәчәкләр үсеп утырган бакча эченә кереп югала.
Ә якында гына кибеп беткән, саргайган йөзле рикша кеше ташый торган арбасының тәртәсенә утырган да агач күләгәсендә сулу алып тора. Аның сеңерле, төерле аяклары агач тамырларына охшаган.
Безнең игътибарыбызны күреп, ул кинәт торып баса, баш иеп елмая. «Пли-из, сэр»,— ди ул арбасының утыргычына күрсәтеп. Без рәхмәт әйтеп баш тарткач та әле байтак вакыт артыбыздан ияреп килә.
Сусыл үсемлекләр белән капланган кечкенә генә Эмпресс-плейс мәйданы. Аның уртасында шәһәр ыгы-зыгысыннан тәбәнәк чуен койма белән аерып куелган, яшелләнеп беткән бронза һәйкәл. Бу — Сингапурга нигез салучы, инглиз Көнчыгыш-һинд компаниясе хезмәткәре Томас Стэмфорд Рафльзга салынган һәйкәл. Сингапурның экономик һәм стратегик яктан бик файдалы урын икәнен аңлап, бизгәкле сазлыклар һәм үтеп чыккысыз джунглиләр арасына британ ныгытмасы салуны дәгъвалаучы беренче инглиз әнә шул кеше инде. 150 ел элек бу урында 150 көше чамасы җирле халык яши торган кечкенә генә балыкчылар авылы булган. Хәзер бу шәһәрдә миллионнан артык кеше яши.
Таба тебе шикелле тяп-тигез Паданг мәйданы кыска итеп кыркылам сусыл үлән белән капланган. Уртада купшы гладиолуслар ялкын- юнып утыра. Безгә таныш булмаган агач ботаклары янып торучы [ызгылт-сары чәчәкләргә күмелгән. Аларнын юан кәүсәләре артында иәһәр суды һәм муниципалитет бинасының ак колонналары һәм зур өмбәзе күренә.
Шәһәрнең бу купшы-житди эшлеклеләр үзәгеннән соң ук шаулы :эүдә урамнары башлана. Монда хисапсыз машиналар, мотороллер- тар, велосипедлар, велорикшалар һәм чуар, тынгысыз халык төркеме игыла. Бер бер артлы тезелеп киткән купшы кибетләр, кафетерийлар, гннге барлар, кинотеатрлар, һәр витринада, белдерүдә яки реклама плакатында диярлек арыслан рәсеме күрергә була. Ләкин бу арыслан Британ хакимлеге калдыгы гына түгел, бәлки шәһәрнең символы да »Синга-пур» дигән сүз үзе дә «арыслан шәһәре» дип тәржемә ителә. Бетоннан эшләнгән янгыр канаулары буйлап тар. биек тротуарлар сузылып китә. Тротуарларга урыны-урыны белән кояштан саклану өчен ф тыгыз киндердән яки бетоннан түбәләр корып куйганнар. Монда кем- = ЯЭр генә юк1 Юбка кигән ирләр, маңгайларына миң төрткән, ачык төс- = ләрдәге озын тукыма — сарига төренгән һинд хатын-кызлары, жәлпәк ө сары йөзле, кыска буйлы ябык малайялылар... Кайберләре өсләренә £ әллә ниткән рәсемнәр—пальмалар, маймыллар, океан кораблары те-и шерелгән күлмәк кигәннәр.
Җирле халыкның иң күп өлеше — кытайлар. Малайялылар, индус- л лар. пакнстанлылар, индонезиялеләр, цейлонлылар, филиппинлылар да £ аз түгел монда. Сингапур урамнарында гөп-төз мәчет манаралары да, п күккә омтылган бизәкле готик собор шпиле дә, түбә читләре өскә кай- < тарылып торган кытай гыйбадәтханәсе дә. бөтен ягына таштан уеп ясалган жанвар сыннары тезеп куелган будда храмы да очратырга с. була.
Оча торган еланнар һәм аждаһалар рәсемнәре төшерелгән, кытайча итеп салынган биналар белән рәттән генә Америка һәм Япония компания.!. ipc төзегән күп катлы пыяла һәм бетон әржәләр, вак һинд кибетләре янәшәсендә бүгенге көннең менә дигән зур отельләре, чәчәк атып утыручы бакчалар һәм парклар янында ярым жн черек алачыклар ..
Шәһәрнең бу районы бернинди реклама белешмәсендә дә юк. Мин ярлыларның субайлар өстендәге поселогында Пычрак сулы култыкның сасы, бизгәкле сазлык өстендә бамбуктан, пальма яфракларыннан, күгәргән калай, толь, сырлы алюминий кисәкләреннән һәм кока-кола әржэләре ватыкларыннан корыштырылган алачыклар. Тротуарлар да субайлар өстснә корылган.
Алачыкларның ачык ишекләреннән ярлы өй эче күренә — идәнгә пальма яфракларыннан ясалган палас ише нзрсәкәй ташланган, учак алдында — берничә балчык чүлмәк. Ревматизмнан кәкрәеп калган, карт маймылныкы кебек жәлпәк битле, күзләреннән бертуктаусыз яшь агып торган карчык учак тирәсендә кайнаша. Зур корсаклы, кәкре аяклы ярымшәрә яки бөтенләй шәп-шәрә бала-чага, шау-гөр килеп, такталар өстеннән йөгерешә. Суүткәргеч тә. электр да, канализация дә юк... Пычрак суда чүп-чар, ачы исле калдык-постыклар ага, шул суны ниндидер хужалык кирәк-яракларына да алалар. Әгәр «Пан Амэрнкэн» лннпкомпаннясенең «олак тондыргыч тавыш белән өстән очып үткән көчле реактив самолетлары булмаса. монда үзеңне таш гасырга килеп Мәккән итеп тоярга мөмкин.
Туристлар өчен чыгарыла торган белешмәләрдә Сингапур көньяк- көнчыгыш Азиянең чәчәк ага тор1ак почмпгы итеп күрсәтелә. Әмма шул
«ожмлх.кл сәяхәт
ук белешмәләр түбәндәгеләрне дә хәбәр итә: Сингапурда рәсми рәвештә исәпкә алынган кырык мең эшсез кеше бар, ярлы халык арасында әле бүген дә бизгәк, дизентерия, трахома, туберкулез, махау авырулары киң таралган.
Урта хәллеләрнең тормышы да бик җиңелдән түгел. Бервакыт корабка кайтканда миңа такси шоферы белән сөйләшергә туры килде. Таксист эше төшемле һөнәр санала — бай туристлар йөртергә туры килә, кайчакта чәйлек тә биреп куялар. Әмма бу эштә дә, шоферның зарлануына караганда, тормышның очын-очка көчкә генә ялгап барып була икән. Аның айлык хезмәт хакы өч йөз Сингапур доллары чамасы (йөз сум тирәсе). Шоферның дүрт баласы бар, шулариың әле олысы гына үз көнен үзе күрә башлаган. Хатыны кер юып бераз акча таба, ләкин бик аз, ул акча алдан күренмәгән вак-төяк чыгымнарга гына җитә.
Айлык хезмәт хакының яртысы ашау-эчүгә китә, ягъни көнгә уртач» 5 доллар. Нигездә дөге, яшелчә һәм балык белән тукланалар. Сөт һәй сөтле азыклар бик кыйммәт, аларны балаларга гына алгалыйла». Итне (күбесенчә, дуңгыз итен) атнага бер мәртәбәдән артык алмыйлар. ә туйганчы ит зур бәйрәмнәр вакытында гына эләгә.
Акчаның икенче төп чыгымы фатирга түләргә китә. Көнгә 2 доллар исәбеннән айга 60 доллар түлиләр. Фатиры зур түгел, бездәгечә әйтсак, уңайлыклары булмаган ике бүлмә. Калган 90 долларны тарта-суза кйе- нергә, балаларны укытырга һәм дәваланырга җиткерергә туры килә. Балаларга башлангычтан артык белем биреп булмый, бары тик ин сәләтле дигәнен генә шәһәр колледжына кертү бәхетенә ирешкәннәр. Дәвалану аеруча кыйммәт. Бервакыт аның кече баласы бер атна шифаханәдә яткан һәм моның өчен шоферның бер айлык хезмәт хакн — 300 доллар киткән. Ярый әле, аның бераз гына җыйган акчасы булган. Шоферның сүзләренә караганда, кара көнгә дип туктаусыз рәвештә акча җыя торырга туры килә. Авырып китсәң, яки гаиләдәгеләрнен берәрсенә бәхетсезлек килсә, беркаян да ярдәм көтеп булмый.
Менә шушы хәлләрне күргәннән соң мин бездәге кайбер мещаннарның чит илләрне оҗмах итеп күзаллаулары турында уйладым. Әйе, чит илләр турында реклама журналларындагы купшы рәсемнәргә һәм чит ил кинотасмаларына карап кына хөкем йөртергә ярамый. Дөрес, анда гаять тә уңайлы һәм матур отельләр һәм бик тә шәп машиналар бар. Ләкин алар бик аз сандагы кешеләр өчен генә, ә халыкнын күпчелеге икмәкне бик авырлык белән таба һәм иртәгәге көн өчен һәрвакыт куркып яши.
Мин безнең корабта каучук төяүче йөкчеләрнең ничек эшләвен күзәтеп тордым. Сүз юк, монда эшләр шәп куелган. Автокаралар бер генә секунд вакытны да әрәм итмичә окладлардан ак тальк сибелгән һәм кысып бәйләнгән каучук төргәкләре китереп торалар, һәр төргәк 100 килограмм авырлыкта. Ике йөкче шуларны тиз генә җәтмәгә төйи, чыгыр аны трюмга төшерә. Йөкчеләр кайнар кояш астында эшли, ләкин җитәкчеләренең рөхсәтеннән башка берсе дә. авырткан билен турайту өчен генә дә, тукталмый. Төшке ялга барысы берьюлы туктыйлар һәм шунда, каучук төргәкләре өстендә үк, кайсы берничә кашык дөге боткасы, кайсы балык яки кабартма ашап ала. Ярты сәгатьтән яңадан баягы тизлек белән эшкә тотыналар. Смена беткәндә инде алар салмак кына, шаярмыйча һәм елмаймыйча гына әйберләрен җыялар да өйләренә таралалар. Алардан бүген инде бар булганы сыгылган, иртәгәгә кадәр алар беркемгә дә кирәкми. Берничә минуттан инде бернинди ыгы-зыгысыз һәм сөйләшүләрсез генә икенче смена эшкә тотына.
йөкче үзенең шушындый авыр хезмәте өчен такси шоферына кара, ганда ике мәртәбә ким ала. Ләкин бу эшкә дә теше-тырнагы белән
ябышып ятарга туры килә, чөнки анын эштән чыкканын берничә эшсез көтеп кенә тора.
Кечкенә кибетләрнең берсенә керәбез. Бу савыт-саба кибете булып чыга. Киштәләргә кытай фарфорыннан ясалган бик матур савытлар тезелгән. Кабарынкы рәсемнәр төшерелгән чынаяклар, төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге тәлинкәләр, шулпа һәм кофе савытлары, лакланган поднослар, гаҗәеп әйбәт чәй, аш-су, кофе сервизлары Исемсез халык осталарының бу иҗатларына сокланмау мөмкин түгел.
Кибет хуҗасы, чуар халат кигән олы яшьләрдәге кытайлы, почмактагы конторкада нәрсәдер саный, безгә дустанә елмая һәм товарын көчләп такмый.
Монда һава суыткыч җайланма юк. Түшәмгә эленгән җилпәзә акрын ’ гына әйләнеп тирә-яктагы куе бөркүлекне бераз гына болгаткандай ♦ итә. Хуҗа торган почмак өстендә җитез соры кәлтә еланы баштүбән = басып чебеннәр һәм бөҗәкләр аулый. Монда бөҗәкләр белән көрәшү = өчен йорт саен диярлек шундый кәлтә еланнары тоталар.
Озакламый без яшелчә-җимеш сатучылар урамына килеп чыгабыз, н Урам буйлап җиләк-җимеш, яшелчәләр өелгән озын өстәлләр тезелеп киткән. Бомбага охшаган сусыл ананаслар, ялтыравык сары эре кокос я чикләвекләре, ипи агачы, папайя, гуава җимешләре, торо җиләкләре, л ииндидер яфраклар, тамырлар, әллә ниткән җимешләр һәм җиләкләр, Боларның күбесенең исемнәрен безнең арада берәү дә белми.
Чуар күлмәгенең җиңнәрен сызганган, һәрвакыт елмаеп торучы яшь & кытай егете озын пычак белән кокос чикләвегенең өске өлешен кисеп < җибәрә һәм стаканга сөт сыман ак сыеклык агыза. Сөт җылы, ачкылт “• һәм бик үк тәмле дә түгел. Аннан бераз эремчек суы тәме килгән кебек. Соңыннан белүемчә, яңа өзелгән чикләвектән генә салкын сөт алып була икән. Өзгәннән соң берничә сәгать үтүгә ул җылына, куера, ачый башлый һәм үз тәмен югалта. Шуңа күрә дә кокос чикләвеген хәзергә чит илгә чыгармыйлар.
Җирле халыкның туклануында исә ул әһәмиятле урын алып тора. Кокос сөтендә витаминнар, аксымнар һәм майлар күп. Ул сусынны гына басып калмый, ә туклыклы да. Малайялылар кокос сөтен ачытып, кымызга һәм ачы балга охшаш исерткеч эчемлек ясыйлар. Чикләвекнең куе, бераз гына ачкылт йомшагыннан кабартма пешерәләр, кабыгы савыт хезмәтен үти. Төшне урап алган йөнтәс киездән тукымалар, идән паласлары, себерке ясыйлар. Пальма агачы менә дигән төзү материалы бирә, ә яфраклары түбә ябуга китә.
Хәрчәүнәләрнең ачык ишекләреннән янган май һәм бу якларда кулланыла торган әллә ниткән аш тәмләткечләр исләре чыга. Кайбер хәрчәүнәләрнең кухнялары тышта ук, анда пешекчеләр көнчыгышта гына була торган төрле аш-су тәкъдим итәләр. Монда буар елан ите, кыздырылган сигезаяк, кан колбасасы һәм акула йөзгечләреннән пеше-релгән шулпа ашап карарга була.
Сөйләүләренә караганда, кайдадыр, бу урамнар артында яшерен притоннар китә. Аларда әфьюн тарталар, контрабанда белән шөгыльләнәләр, корал һәм тере товар белән сату итәләр, акчалы уеннар уйныйлар Ләкин без анда баруны кирәк тапмыйбыз. Сулга борылабыз ла пычрак сулы, тар гына, ләкин шактый тирән булган Сннгапур-рнвер елгасы ярына чыгабыз. Елга өстендә яшәүчеләр коры жирдәгедән ким түгел. Суда кытайлылар һәм малайялылар ясаган моторлы һәм җилкәнле көймәләр тирбәлә. Шунда, көймәләрдә үк, тимер мичләр төтенли. балалар уйнап йөри, хатын-кызлар кер чайкый, ирләр тропик кояшыннан качып карта сугалар яки йокы симертәләр.
■ОҖМАХ» КА СӘЯХӘТ
һәр шәһәрнең холкын һәм йөзен билгели торган бер төп шөгыле була. Сингапурда ул — сәүдә. Дөрес, монда каучук һәм кокос мае эшкәртүче предприятиеләр, консерв фабрикалары, төзү материаллары һәм кечкенә генә металлургия заводлары бар. Портта судно ремонтлау һәм төзү верьфе дә эшли. Ләкин болар шәһәрнең чын йөзен билгеләми. Соңгы елларда хөкүмәт үз промышленностен үстерергә тырышса да, әлегә сатып алынган товарны сатудан, порт җыемнарыннан, туризмнан һәм сату-алучылар арасында арадашчы булудан алынган керемнәр Сингапур тышкы сәүдә балансының 80 процентын тәшкил итә.
Бу һәркайда сизелеп тора. Порт капкалары төбендә өсләренә төрле төсләрдәге киемнәр кигән киң сакаллы, кояшта янган индуслар акча алыштырып утыралар. Алар алдындагы кечкенә әрҗәләрдә, долларлар, фунт-стерлинглар, рупийлар.
Акча алмаштыручылар бертуктаусыз: «Чендж мани! Акча алмашам!»— дип кычкыралар һәм каяндыр безнең руслар икәнлегебезне танып, рус һәм инглиз телләрен гаять дәрәҗәдә бутап: «Гагарин — мани бармы? Мал-мал чендж бир!» — дип сорыйлар.
«Гагарин-мани» дип алар совет акчасын йөртәләр. Безнең акчаны аерата ялынып сорыйлар.
Сәүдә рәтләре буйлап барганда сатучылар урамга йөгереп чыгып, җиңеңнән тотып диярлек товарлары янына алып баралар. Дөрес, монда да, Сүриядәге кебек үк, нәрсә генә алырга уйласаң да бик ныклаа сатулашырга кирәк.
Портка килеп туктаган көнне үк безнең корабка комиссионерлар — төрле кибетләр һәм фирмалар вәкилләре — килә башлады. Алар үз товарларының үрнәкләрен һәм реклама-белешмәләр алып киләләр, бик тырышып үзләренең кибетләренә барырга үгетлиләр. Кибет хуҗалары күршеләрен узып китү һәм рәхимсез конкурентлык көрәшендә жинеп чыгу өчен нәрсәләр генә уйлап чыгармыйлар! Берсе причалдан кибеткә кадәр һәм кире кайтырга транспорт бирергә вәгъдә итә. Аңлашыла ки, кибеткә кадәр бушлай транспорт белән баргач, коры кул белән кайту уңайсыз булачак. Икенчесе, әгәр без аның кибетеннән товар алсак, диңгезчеләр өчен шәһәр буйлап бушлай экскурсия оештырачагын әйтә. Өченчесе сатып алучыны орандж 1 һәм кока-кола белән сыйлый, янәсе теге дусларын да алып килсен.
Совет суднолары Сингапурга моннан берничә ел элек кенә керә башладылар. Ләкин шул арада ниндидер бер җитез эшкуар монда «Мәскәү» исемле кибет тә ачып өлгергән. Бу кибеттә рус телендә хезмәт күрсәтәләр. Ләкин аның да инде үз көндәше бар. «Париж» кибете рус телендә махсус карточка бастырып чыгарган. Анда: «Кибетебез индусныкы булса да, русча сөйләшәбез. Моны үзегез кереп күрүегезне үтенәбез».— дип язылган.
Синең кем икәнең, кайсы илдән һәм ни өчен монда килүен беркемне дә кызыксындырмый — акчаң гына булсын. Акчаң булса сина елмаялар, түбәнчелек белән баш ияләр, ишекләрне ачып-ябып торалар. Ә инде акчаң юклыгын сизделәрме, барысы да битараф. Урамда ачтан үлеп ят, борылып та карамаслар.
Сәүдәнең иң кызган жире Клиффорд пристане янындагы «Малай- базар» дигән урында. Бу — гаять зур ябык базар. Аның түбәсе астында уннарча кибет, лотоклар, сату өстәлләре, жәяүле сатучылар урнашкан. Монда ни генә юк! Эчке яклары алсуланып янып торган гаять зур океан кабырчыклары: ал, ак, соргылт-зәңгәр төстәге мәрҗән куаклары; эшкәртелгән һәм бераз гына буялган матур су асты үсемлекләре;
* Орандж — апельсин суы.
эрзиниәр, келәмнәр, пальма яфрагы һәм бамбуктан эшләнгән палас- ар, боларына гаҗәеп зәвык белән төрле табигать күренешләре, ача орган еланнар, аждаһалар, юлбарыслар, кошлар төшерелгән һәм һәрберсендә сәнгатьчәләп иероглифлар язылган; киптереп лак белән буялап, тешләрен ыржайткан крокодил карачкылары — 30—40 сантиметр- 1Ы кечкенәләре пәм метр ярымга житкән зурлары бар; төрле төстәге :абырчыклардан, җимешләрдән, төшләрдән һәм шомартылган чуер •ашлардан ясалган муенсалар, кокос чикләвегеннән юнып эшләнгән «өнтәс маймыллар; кызыл һәм сандал агачыннан уеп ясалган мәзәк ;ыннар; ташбака кабыгыннан эшләнгән чәч каптыргычлары, тараклар, 5изәнү әйберләре, крокодил тиресеннән ясалган билбаулар, чемоданнар, сумкалар, галстуклар һ. б., һ. б.
Бүген бездә кунакта—судовой агент һәм яр буе вәкилләре. Башта ♦ алар, гадәт буенча, корабны карап чыктылар. Аларга барысы да оша- = ды. һава суыткыч җайланмага бигрәк тә күзләре кызды.
Кунакларның берсе: <
— «Муса Җәлил» кебек пароходлар сездә әлегә күп түгелдер? — н
дип кызыксынды. о
— Нигә күп булмасын? Киресенчә, бу гадәти совет судносы,—диде g капитан. Ул кунакларга, совет сәүдә флоты тоннаж буенча дөньяда л алтынчы урынны алып торса да. составының яңалыгы буенча беренче ң урында икәнлеген аңлатты, СССР диңгез флоты тоннажының 80 про- * центы соңгы ун ел эчендә генә төзелүен истән чыгармаска киңәш итте. §
Кунаклар капитан каютасының ясалма климатында рәхәтләнеп уты- < ралар: бозлап сок эчәләр, кызыл балык һәм ысланган колбаса ашый- ь лар, аз-азлап кына рус аракысын да тотып куялар, ләкин күп эчмиләр.
Капитанның шушындый очраклар өчен генә дип сакланган бер банка кызыл уылдыгын да күргәч, алар бөтенләй шаккаталар.
Бер кунакның күзе минем көзгеле «Зенит» фотокамерасына төшә. Ул рөхсәт сорап, камерачы җентекләп карый, бәясе белән кызыксына һәм үтереп мактый. Аның әйтүенчә, америкалыларның шушындый ук класслы фотоппаратлары күп мәртәбә кыйммәтрәк тә, начаррак та.
— Сезнең сәгатьләр дә әйбәт, кыйммәт тә түгел,— ди икенчесе.— «ВЭФ» транзисторы да.
Болар —бизнес дөньясы вәкилләре, әйберләрне аера беләләр. Ку- яакларыбызның бераз йомшарып китүләре һәм безнең күңелебез булсын өчен тырышулары сизелсә дә, күңелдә ирексездән горурлык тойгысын уята. Без еш кына үз товарларыбызга тәнкыйть белән карыйбыз, хәтта начар сыйфатлы дип хурлыйбыз да. Әлбәттә, тәнкыйть булырга тиештер һәм кирәк нәрсәдер. Ләкин читкәрәк китеп, ерактанрак караганда, мәсьәләнең икенче яклары да ачык күренә. Есенин әйтмешли, йөзне йөзгә терәп басканда кешенең йөзен күреп булмый, ерактанрак карарга кирәк, һәм менә меңнәрчә миль ераклыкка китеп карагач, тәнкыйтьнең мещаннарча вак зарлану дәрәҗәсенә төшмәскә тиешлеге, безнең алга баруыбызда горурланырлык һәм ышанып таянырлык нәрсәләребез күп икәнлеге аеруча ачык күренә.
Мәсәлән, мин монда үзем өчен көтелмәгән бер ачыш ясадым. Азия илләрендә бездә эшләнгән парфюмерия әйберләре француз ислемайлары белән беррәттән йөри икән. Безнекеләрне хәтта теләбрәк тә алалар. Ә бит. минем белүемчә, Казандагы байтак кыз-кыркын үзебездә эшләнгән бизәнү әйберләрен бик үк өнәп бетерми, чит ил этикеткасы ябыштырылган теләсә нинди чүп-чар өчен җанын бирергә әзер тора. Казан талчугындлгы кайбер спекулянтлар шуңа барын җиткәннәр ки. чит ил этикеткаларын ипләп кенә кубарып алалар да Чнстайда эш-
113
ОҖМАХ.КА СӘЯХӘГ
•• «К. У.» N 4.
ләнгән йон кофталарга тагып куялар икән. Дөрес, йөз процентлы Ионнан эшләнгән Чистай киемнәре ин яхшы чит ил әйберләреннән һнч кенә дә калышмый, ләкин спекулянтларның әнә шундый «эшкәртүеннән» соң аларның бәясе икеләтә арта.
Дөньяны аркылыга-буйга иңләгән һәм әйберләрне таный башлаган диңгезчеләр үзебездә эшләнгән драп пальто һәм үзебездәге йон тукымалардан тегелгән костюм киюне чит ил киемнәреннән бик күпкә артык күрәләр. Бездәге байтак көяз яшьләр әле бүген дә җан тирләрен чыгарып эзләп йөри торган чит ил синтетикасына караганда, табигый тукымалар шул ук чит илләрдә әллә никадәр кыйммәтрәк тора.
Дөрес, безнең байтак предприятиеләргә өлгерлек, соңгы мода үзгәрешләрен исәпкә алу җитми, еш кына бездә товарның тышкы күркәмлеге дә килеп җитми. Бу турыда безгә кунаклардан да ишетергә туры килде. Шулай да безнең товарлар гомумән алганда әйбәт, алар дөнья базарында лаеклы уңыш казанды.
Мин инде монда совет мехы, күне, агачы, бодае, чөгендер шикәре, j нефте, рудасының бик зур кадердә булуы турында әйтеп тә тормыйм, i Әйе, читтән караганда Ватаныбызның никадәр бетмәс-төкәнмәс бай- : лыкка ия икәнлеген күреп, тагын бер мәртәбә сокланасың.
Сингапур белән танышып йөргәндә сәер бер тойгы кичердем: әйтерсең, мин боларны кайчандыр күргәнмен инде — кинодамы, төштәме, хыялымдамы. Чыннан да, хәзерге заманда туристлык сәяхәтләре шул кадәр гадәти эш ки, үзәк һәм җирле журналларның һәр санында диярлек юлъязмалар басылып чыга. Шуңа күрә дә без чит илләр белая очрашуга күпмедер дәрәҗәдә әзерлекле булабыз. Ләкин монда, чит илләрдә, безнең ил турында никадәр аз һәм начар беләләр!
Бер генә мисал:
Бервакыт диңгезчеләр белән Сингапур урамында йөргәндә бер кибет тәрәзәсендә Мәскәүдәге Василий Блаженный чиркәвенең зурайтылган рәсемен күреп, кибет хуҗасы чыгышы белән Россиянеке түгел микән, дип кызыксындык. Юк, кибет ниндидер бер һинд сәүдәгәренеке икән, ә чиркәү рәсемен «экзотика» өчен, сатып алучыларны җәлеп итәр өчен генә элеп куйганнар. Советлар Союзыннан икәнлегебезне белгәч, безне тәннәре кояшта янган, ак тешле, сайлап куйгандай зифа, сылу гәүдәле индус приказчиклары урап алды. Алар бездән Советлар иле турында сөйләвебезне үтенделәр. Мин, үз чиратымда, аларның Россия турында нәрсә белүләре белән кызыксындым. Ә алар Россиядә бик салкын булуыннан башка бер нәрсә дә белмиләр икән. Казан һәм Татарстан турында ишеткәннәре дә юк. Сөйләүләреннән аңлашылганча, аларга мәктәптә Россия тарихын бераз гына укытканнар, ул да булса 1917 елга кадәр генә.
Ялтыравык кара күзле бер яшүсмер бездән карның нинди булуы турында сорады, суыткычтагы бозга охшаганмы, янәсе, Россиядә нинди салкыннар булуы турында сорап интектерде. Мин бездә кышларын 25—30 градус салкын булуы турында әйткәч, аның хәтта бераз күкеле кайтты:
— О-о-о, узган февральдә бездә дә 25 градус салкын булган иде.
— Салкынлыкмы? — дип сорадым мин ышанмыйча.
— Әйе, салкынлык.
— Цельсий беләнме?
— Цельсий белән.
Шуннан соң мин, инглиз телен аңлавыма ышанып ук бетмичә, бер бит кәгазь алдым да эре хәрефләр белән: « — 25?» — дип язып куйдым. Приказчик минем кулдан каләмне алды да, аз гына да елмаймыйча,
минусны плюска төзәтеп куйды Шунда ук кибеттә эшләүчеләр, барысы да беравыздан, чыннан да былтыр кыш аларда плюс 25 кә кадәр «салкыннар», булуы турында сөйли башладылар Сирәк очрый торган хәл буларак, бу турыда хәтта газеталарга да язганнар.
Кичә безнең корабта Сингапурдагы совет сәүдә вәкиллеге хезмәт- S каре булды. Ул шәһәр, аның гореф-гадәтләре, жир шарының бу үзенчә- § лекле почмагы турында байтак нәрсәләр сөйләде. Безнең туган илгә и кайтуыбызга кызыкты, Сингапурдагы авыр климатик эш шартларын- < нан, һәм аннан да бигрәк, авыр әхлакый климаттан зарланды. «Монда . бөтен нәрсә дә акча белән генә үлчәнә,— дип сөйләде ул.— Гади генә < бер мисал: безнең бер хезмәткәрнең кинәт кенә сукыр эчәге авырта 5- башлый. Тиз генә әйбәт врач чакыралар. Врач авыруны карау белән 3 операция ясарга кирәклеген һәм моның өчен күпме акча тиешлеген әйтә. Безнең күзлектән караганда байтак кына сумма була бу. Ул гына ‡ да түгел, врач акчаны алгач кына операциягә тотыначагын әйтә һәм = чыннан да акчаны кесәсенә салмыйча эшкә керешми. Безгә моны күз “ алдына китерүе дә кыен, кеше авыртудан нишләргә белмичә ята. аның * тормышы кыл өстендә, ә врач, иң игелекле белгечлек вәкиле булырга »- тиешле кеше, сүзне акчадан башлый. Бу хәл мондагы эшкуарларны һич тә гажәпләндерми, киресенчә, бик гадәти күренеш дип исәп- s ләнә. л
Корабка килгән иптәшнең әйтүенә караганда, безнең сәүдә вәкилләренә кайчакта тугай илдән качып, империалистик пропаганда тырна- " гына эләккән кешеләр белән эш итәргә дә туры килә икән. «Көшеле е булгач,— диде ул — кибәге дә була дигәндәй, бездә дә бит әле сирәк < булса да чит илләрне тулаем ожмах итеп караучылар табыла. Мондый- ь лар белән беренче чиратта империалистик державаларның разведкалары шөгыльләнә. Бу Сингапурда гына түгел, ә бөтен капиталистик илләрдә дә шулай. Мондый кешеләрдән мөмкин булганның барысын да сыгып бетерәләр, әгәр алар берәр эшкә яраса, үз кирәкләренә файдаланалар Ә инде эшкә ярамыйсың икән, теләсәң ничек яшә. яши алмасаң дөмек шунда! Менә шул чакта инде кеше ике дөнья ярасындагы аерманы үз җилкәсендә татый. Әгәр әле аның намусы бөтенләй үк пычра-нып бетмәгән икән, ул безнең илчелеккә килә, үзен илгә кайтарсалар, теләсә нәрсәгә дә риза икәнлеген әйтеп елый»
‡ •
Менә тропик үсемлекләренең төрлелеге һәм байлыгы белән бөтен дөнья ботаникларына билгеле булган Сингапурның ботаник бакчасы. Пальма һәм ипи агачы аллеялары, араухарн, агава агачлары, кызыл һәм сары чәчәкле хибикус куаклары. Гаҗәеп эре һәм ачык төсләрдәге көньяк чәчәкләре. Шулар арасында мин ниндидер таныш хуш ис сизеп алам. Игътибарлап карасам, яңгырдан соң рәхәтләнеп утыручы хуш неле тәмәке гөле икән, чәчәкләре генә эрерәк һәм ачыграк Бамбук чы- тырманлыкларында маймыллар кайнаша. Аларның кайсылары үрмәле үләннәргә тотынып атына, кайсылары чнный-чнный бер-берсен куыша, кайберләре гаять битараф кыяфәттә тәннәреннән борча эзли Соргылт төстәге кечкенә генә гаять әкәмәт бер җитди маймыл нәкъ кеше шикелле нтеп кулындагы баласын тирбәтә.
Бакча капкасы төбендә без көнбагыш һәм чикләвекләр сатып алган ядек. Балалы маймылга бер уч көнбагыш сузам, ә ул алмый, артка чигенә, үзе кылый күзе белән генә зур гәүдәле, чыраен сыткан баш маймылга карый. Маймыллардагы тәртип буенча, иң элек башлыкны сыйларга кирәк, аннары гына ул сыйны башкалар белән бүлешәчәк икән. Ләкин башлык үзен артык эре тота, аның янына барып торасым
килми. Маймыл гадәтләрен санга сукмыйча агачлар арасына керәмдз баягы маймылга көнбагыш сузам. Теге, башлык күрми микән дигәндәй, як-ягына карап куя. Ләкин көнбагышны ала, тәмләп кенә ярырга да тотына. Ләкин шул мизгелдә үк янына ачулы башлык килеп житә. шап итеп тегенең йомшак жиренә китереп суга, көнбагышны талап ала. Ләкин, үзе тук, ахры, ашамый, көнбагышларны жиргә сибә.Тәртип саклау өчен генә кыланган икән. Хәзер инде башкаларга да ашарга мөмкин.
Капитан белән икәүләшеп милли музейга да бардык, йөз миллионга якын кешесе булган халыкның сәнгатен без әле бик начар беләбез икән. Музейга Малайя милли архитектурасы үрнәкләре, бамбуктай, сөяктән, кабырчыктан ясалган кием-салымнар, тукымалар, көнкүреш әйберләре куелган, һәр халык үз тарихында дөнья үсешенең бер кан тамыры булырлык рухи байлык туплый. Негр музыкасы мона ачык мисал булып тора ала. Соң чиккәчә киеренке шартлылык, югары хисси тойгы, тыйнаклык — бүгенге сәнгатькә хас бу кичерешләрне малайя халык осталары инде моннан берничә гасыр элек үк үзләрендә булдырганнар. «Көнбатыш цивилизациясе» дип аталган нәрсә бүгенге көнгә кадәр берьяклы гына үсеп килде. Ул бары тик борынгы грек һәм борынгы рим үрнәкләрен генә канун итеп алды Ә үзенчәлекле фәлсәфәсе, бетмәс-төкәнмәс рухи байлыклары булган Көнчыгыш әле һаман сер булып кала бирә, культура алмашу эшендә аз файдаланыла.
— Палуба командасына аврал!
Шалтыр-шолтыр килеп юан якорь чылбыры күтәрелә. Судан берничә тонналы зур чуен якорь күренә.
— Якорь чиста! — дип кычкыра боцман. Ә кая инде чиста булу— ул бөтенләй зәңгәрсу күк төстәге ләмгә һәм пычракка буялып беткән. Диңгезчеләрдән берәү бранспойдтан атып торган көчле су агымы белән ләмне юа.
Буксирчык безне акрын гына причалдан алып китә. Шул арада кораб двигателен дә кабызалар. Яр буендагы йөкчеләр, безнең сәүдә вәкиле һәм шипшапдлер мистер Генри безгә кул болгыйлар.
Сау бул, Сингапур!
Без, жиңелчә сагыш һәм моңлы хисләр белән, океан исе анкып торган һәм тропик кояшы астында кайнап торган бу үзенчәлекле һәм чуар шәһәрдән аерылып китәбез.
1969 ел.
Кыскартылып