НӘФИСӘ АПА
әфисәгә хәзер пенсиягә чыгарга бик вакыт Бу хакта ана кинәш бирүчеләр лә булмады түгел Ләкин яшьтән үк өзлексез эшләп, кеше арасында гомер иткән Нәфисә кинәт кенә шул күнегелгән эшеннән, иптәшләреннән аерылуны берничек тә күз алдына китерә алмын иде әле. Улы Искәндәрне өйләндереп башлы-күзле иткәнче, тагы берәр ел эшләргә иле аның исәбе.
Искәндәр белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлык та түгел, үтә аз сүзле анысы. Эшеннән кайтып керү белән, радиоалгычны тоташтырып, музыка уйната башлый, Әнисе:
— Зинһар, шул чаклы акыртма әле Эштә дә тавыштан колагым тонып бетә бит. улым! — дигәч кенә, радионы бераз акрынайта һәм. аны-моны әйтмичә, үзе ясаган телевизор каршына барып утыра. Берәр күңелле картинамы, спектакльме күрсәтсәләр. Нәфисә апа үзе дә карарга ярата яратуын. Тик футбол белән хоккейны гына аңламый. Искәндәрнең шул арны, авыз суы корып, бот чабып, кычкыра-кычкыра каравына гаҗәпләнә. Ә ннде улы кнтап-журнал алып укырга тотынса.
ана бер сүзне өч-дүрт тапкыр кабатларга кирәк. Әйтер сүзеңне әйтергә аптырап торасың. Иркенләп сөйләшү кайда ул! Ничә әйтсәң дә, ир бала ир бала була икән. Ярый инде, эчеп, азып-тузып йөрми, авыр сүз әйтми. Шунысы зур бәхет. Менә өйләнеп тә куйса, Нәфисә апага бер иптәш булыр иде. Кече күнелле, әйбәт кыз күренә Сәлимәсе.
Нәфисә апа, шуларның төрлесен уйлый-уйлый, аш пешереп йөргәндә, ачык чырай белән балкып Сәлимә үзе килеп керде.
— Исәнмесез! Ни хәлләрегез бар?
— Әйбәт кенә әле. Гомерең озын булыр Хәзер генә сине уйлап тора ием Түрдән уз, Сәлимә. Берәр сәгатьтән Искәндәр дә кайтып «итәр. Аңарчы чәй эчә торырбыз,— дип, Нәфисә апа чәйнеген газга утыртты.
Аннары:
— Әллә, мин әйтәм, яңа йортта фатир өлгергәнне көтмәстән, туй ясап ташлыйбызмы, Сәлимә жаным?— диде ул, икәүләп кара-каршы тәмләп чәй эчәргә утыргач.
Сәлимәнең бит алмалары кызарып китте. Искәндәр белән яратышып йөрүләренә, вәгъдәләшүләренә инде елга якын вакыт үтеп, бу өйдә бөтенләй үз кеше саналса да, булачак кайнанасы туй турында сүз кузгатса, бераз уңайсызлана иде кыз.
— Белмим шул...— дип, кыска гына җавап бирде ул, башын аска игән килеш ашъяулык читен бөтәрләп. Шуннан, берәр минут чамасы дәшми утырганнан соң, кыяр-кыймас:
— Сез дә Хәким абыйга барганда шулай, төрлесен уйлап, икеләнеп йөрдегезме, Нәфисә апа? Ничек таныштыгыз, ничек өйләнештегез сез? Шуны һаман сорыйсым килә...— диде.
— Безме?—Нәфисә, кинәт үзенең яшьлек көннәрен күз алдына китереп булса кирәк, елмаеп куйды.— Китапларда язылган күк кызык булды безнең танышу... Казанга килеп, яңарак эшкә кергән елым ие ул минем. Ияләнә алмыйм гына бит шәһәргә! Гел авылга күңел тарта. Атна саен диярлек Илһамия апа янына кайтып-килеп йөрим. Әнинен сеңелесе ул. Алмапай дип йөртә ием мин аны. Әни үлгәч, шул апам тәрбияләп үстерде мине.
Бер ял көнне шулай иптәш кызым Сәкинә белән, авылга кайтырга булып, иртүк вокзалга йөгердек. Карасак, поезд китәргә генә тора, билет алып өлгерерлек түгел. «Я, ярар, тикшермәсләр әле!» дип, кердек тә утырдык вагонга. Гөнаһ шомлыгы! Казаннан кузгалып озак та бармадык:
— Сезнең билетыгыз юк бит, сылуканлар, күзегез үк әйтеп тора,— дип. каршыбызга проводник килеп басмасынмы! Ут уйнап торган коңгырт күзле, конгырт чәчле бу егет үзе сөйкемле генә күренсә дә, штраф түләтмәгәе дип, шүре тунын кидек без. Сәкинә бичара бөтенләй коелып төште. Шулай да мин сер бирмим: «Ник булмасын!» дип, сумкамны актарырга тотындым. И актарам, и актарам Шабыр тиргә төштем. Башымны күтәреп егеткә карарга куркам үзем. Ахырда ул мине кызганды булса кирәк, хәйләкәр елмаеп:
— Ярар, мәшәкатьләнмәгез. Мин болай да ышанам,—дигән булды, үзе никтер безнең яннан бер дә китәргә ашыкмый. Ун аягын әллә ничек җайсыз итеп, алгарак сузып эскәмиягә утырып алды да: «Кайсы авылныкылар сез. ерак барасызмы?» — дип сорады. Минем алай күрмәгән- белмәгән егет белән ачылып сөйләшә торган гадәтем юк не югын. Тик бу проводник тагы билет турында сүз кузгатмагае дип шүрләп, соравын җавапсыз калдыра алмадым. «Шәһәрдә эшлибез Авылга кунакка гына кайтуыбыз»,— дидем.
Ул арада Коркачык стансасына да барып житгек Проводник егет тә торып, ишеккә таба атлады. Шунда мин аның спзелер-сизелмәс акснвын абайладым. «Хәерле юл!» дип озатып калды ул, без вагоннан төшкәндә.
Нәфисә апаның сүзен бүлдерүдән куркып, тынын да алмый диярлек кызыксынып тынлап утырган Сәлимә:
— Шул егет Хәким абзый булдымы әллә? — дип соравын үзе дә сизми калды.
— Ие шул! Тик мин аның исемен сонрак белдем. Башта Сәкинә ф белән без аны <теге аксак» дип кенә йөрттек.
Станса белән авыл арасы алты-жиде чакрым жир. Сәкинә мине юл = буе шаяртып барды.
— Теге аксак сиңа күзен шундый тутырып карады, ахирәт, әллә 3 гашыйк булды инде,—ди. Үзе шырык-шырык көлә.
— Китче!—дим. мин әйтәм.
— Юк! Ихластыр менә. Тагы очратсак, син анын башын-күзен әйләндерергә тырыш. Билетсыз йөрербез,—ди
Сәкинә әйткәнгә түгел, үземнең дә никтер ул егетне яңадан күрәсем килеп, күңелем ашкынып барган нем икенче ялымда, очратмагач, нәүмизләнлем. Ә инде аннан соңгы баруыбызда тагы аның вагонына туры килдек. Шунда башланды безнең чыннан танышу. Кара көзгәчә авыл белән ике арада киләп сардым. Ял көне якынлашу белән сабан туй аты шикелле алгысый башлыйм. Атна саен кабаланып вокзалга чабам. Унсигез яшьлек исәр кыз түгел нем бит инде ул чакта Егерме бишкә чыккан нем. Шулай да башымны жуйдым. Үзем йөгерәм, йөрәгем читлектәге кош төсле лып-лып итә. Очрашып сөйләшкән саен күңелемә якынрак була барды ул егет.
«Айналаен, Нәфисәм!» дип каршы ала башлады бу мине вагон ишеге төбендә Павлодарда туып үскәнлектән, ара-тнрә шулай казакъ сүзләре кыстырып сөйли не ул. Көзен минем белән бергә авылга бәрәңге казышырга барганда, Алмапай да яратып калды үзен.
— Шуннан? Сөйләгез, сөйләгез, Нәфисә апа! — дип үтенде Сәлимә.
— Шул... Бәрәңге алганда булды бу хәл. Гажәп жылы аяз көн не ул. Була бит кайчак сентябрь азагында шундый көннәр. Без икәү, ару- талуны белми, уйнап-көлеп эшләдек. Бер мәлне сулу алырга туктаган арада, Хәким миңа текәлеп карап торлы-торды да: «Яратам. Нәфисә, синең елмаеп көлүеңне! Бит урталарың шундый матур чокырая! Үзеңне лә яратам никтер. Әллә барасынмы миңа?» — димәсенме!
Мин, эчемнән сөенүемне сиздермәскә тырышып:
— Китче, мәхәббәтсез! Тузга язмаганны . Я, әйдә, тасма телләнеп торма, эшләвеңне генә бел, күз бәйләнгәнче бетерик,—дигән булдым.
Егетем, берсүз дәшми кинәт күңелсезләнеп, көрәген алып буразнаны актарырга кереште. Ул казый, мин корзингә тутыра барам бәрәңгене. Ара-тнрә башымны күтәреп аңа карап торам. Балтасы суга төшкән! Бнк кадерле әйберен югалткан кеше төсле Шул кыяфәтен күргәч, йөрәгем әллә нишләде Мәхәббәтсез дигән булсам да. күптән күнел түренә кереп утырган ие бит инде ул минем Аның вагонында йөрүче кызлардан ла көнләшә башлаган исм хәтта Түзмәдем . Артыннан йөгереп барып кочакладым да, башымны анын иңсәсенә куеп. «Ярый алайса. Хәким. Әйтүең ихлас күңелдән булса, мнн риза!» диюемне үзем дә сизми калдым.
Аның йөзе бердәм яктырып китте. Ул, капылт борылып, ике кулымнан тоткан килеш «Ихлас! Ихлас!» дип, мине зыр-зыр әйләндерергә тотынды. Шул вакыт Алмапай чыгып:
— Әчәч! Нишләвегез бу, сантыйлар? Бәгыйдә әби хәзинәсен таптыгызмы әллә? Аш өлгерде, әйдәгез! —дип чакырмпса. дөньябызны оныткан иск без. Хәким мине жилтерэтеп Ал маний каршына китереп бастырып: «Таптым, мнн таптым ул хәзинәне, менә'» — диде.
Алмапай эшнең нәрсәдә икәнен аклапмы, аңламыймы:
— Ярый, бнк әйбәт! —лиле лә кинәт кабаланып:—И аллам, ашым куера бит! —дип кереп китте.
СӘРВӘР ӘДҺӘМOBA
Без бит-кулларыбызны юып кергәндә анын ашы табында иде инде. (Авылда бәрәңге алган чак үзенә күрә бер бәйрәм була бит!) Алмапайның күнеле бигрәк күтәренке ие ул көнне. Фермадан эштән кайткач, өс-башын алыштырып шундый матур итеп киенгән. Кешелеккә кия торган күлмәк өстеннән бала итәкле кершәндәй ак алъяпкыч бәйләгән. Муенында сары гәрәбә. Ап-ак яулыгын артка чөереп бәйләп куй ган. Гомердә илле яшь бирмәссең' Төскә-бнткә дә чибәр, уен-көлке сүзне дә бик ярата не ул.
Уен-көлке сөйләшә-сөйләшә озаклап утырдык без табын янында. Хәким белән икәү ара-тирә бер-беребезгә карап елмаешып куйган булабыз. Икебез генә белгән шатлыгыбыз бар, янәсе. Шулай да ул серне озак сакларга түземебез җитмәде. Чиштек Алмапайга. Ул бездән битәр куанды. Барысын да сөйли китсәң бик озак... Кышын без өйләнештек. Мин, кечкенә сандыгымны, мендәр-юрганымны алып, Хәким бүлмәсенә күчтем. Дус-ишләрне җыеп, кечкенә генә туй да ясаган булдык. Бөтенесен дә әлеге шул Алмапай оештырды инде. «Без кешедән киммени!» дип, суйган казларга чаклы алып килгән ие.
Хәким бик әйбәт кеше булып чыкты Кулыннан килмәгән эше юк ие. Мин эштә чагында, үзе өйдә көнне ашларга тикле пешереп куя торган ие.
Холкы да бик әйбәт ие үзенең, юкка-барга борчылып бәрелеп-су» гылмый, кечкенә генә нәрсәгә дә балалар төсле сөенә белә ие ул мәрхүм. Дөньяда һаман зур шатлык кына булып тормый бит. Кечкенәсенә дә куана белү үзе бер бәхет ул, Сәлимә кызым. Син ничек уйлыйсыңдыр?
— Бик дөрес әйтәсез, Нәфисә апа. Рәхмәт сезгә! Сезнең сөйләгәннәрне кызыклы кино карагандагы күк күз алдыма китереп тыңлап утырдым. Хәким абыйны да аермачык күргәндәй булдым. Бәхетле яшәгәнсез сез!
— Бик тә инде! Бер генә авыр сүз дә әйтмәде ул миңа. «Хәзинәм!» дип кенә йөртә ие. Беренче балам — Әлфиям үлгәч кенә бик кайгырдым. Тик ул чагында арка терәгем, юанычым Хәким бар ие. Ул исәи ие...— дип, тирән көрсенеп, уйга талды Нәфисә апа.
Әле генә балкып торган йөзенә аның кинәт кенә сагыш сарды. Моны күреп Сәлимә дә яңадан сүз башларга кыймады. Ярый әле — Искәндәр кайтып керде.
— Ә-ә, Сәлимә, син биредә икән. Бик әйбәт булды, мин сезгә бармакчы идем. Кинога билет алып кайттым. Сиңа да алдым, әни. Бик кызык комедия. Ашың әзерме? — диде ул өс-башын салган арада.
— Әзер. Әйдәгез утырыгыз. Билет алуыңа рәхмәт. Тик мин барып тормам. Әллә нишләп бик арып торам әле,— дигән булды ул.
Чынлыкта аның күңеле купкан, сөекле кешесе белән үткән көннәр истәлеге күңелендә яңарган, хәзер бер үзе шулар иркендә калып, тулган күңелен юатасы килә иде.— Төчеткән баланым да бар бит әле...
— Әллсм елеш кенәсе. Балан бәлеш кенәсе.
Иннек сөрткән, мнннәр төрткән Кемнең жанәш кенәсе,—
дип җырлыйлар иде кайчандыр...
Яшьләр чыгып киттеләр. Нәфисә апа. пешерәсен пешереп, алар кайтуына дип, матурлап табын әзерләп куйганнан соң. караватына барып ятты. Ләкин ятса да, күзенә йокы килмәде. Күңеле белән тагын үзенен яшьлек көннәренә әйләнеп кайтты...
Хәкимнең һәлак булган көне... Ай, ул вакытлар... Йөрәктә төзәлмәс яра калдырган ул көнне әле хәзер дә, егерме елдан артык вакыт узганнан соң да, тыныч кына исенә төшерә алмый иде ул.
1943 елның август ахырында була ул фажига. Хәким гадәттәгечә иртәнге биштә үк торып киенә дә. караватында изрәп йоклап яткан нәни улы Искәндәргә бер мәл сокланып карап торганнан сон:
— Айналаеи, чырагым! Шундый тәмле йоклый бу тишек борын!
Исән-сау гына үсә күрсен. Ярын, мин киттем, жаным! Күнелле хәбәрләр ♦ белән каршы ал мине. Тагы нинди шәһәрләрне азат иттеләр икән? < Менә кайда ул геройлар! Мин генә йөрим монда сөйрәлеп, юкны бушка < аударып,—ди. Шул аягы аркасында үзенең фронтка китә алмавына бик э офтана иде ул. о
Нәфисә: ө
— Я. бар инде, эшенә сонга каласың.— дигәч. Хәким: =
— Ярый, хуш. Бик сагынсаң, хат салырсың Арча калаларына,—дип ф жырлый-
жырлый чыгып китә.
Бәхетсезлек буласын кешенең күңеле алдан ук сизенә, я ул нинди дә булса берәр хәерсез төш күрә дигән булалар. Юк бит! Күңеле дә сизенмәде, төшенә дә кермәде Нәфисәнең. Шул китүдән ире әйләнеп кайтмас, бу аерылышу мәңгегә булыр дигән уй башына да килмәде аның.
Хәким исә, поезды белән Арчага барып, инде Казанга кире китәргә берничә минут калганда гына, күрше юлдагы ике шпал арасында ком белән уйнап утыручы кызчык өстенә ажгырып паровоз килгәнен күрә. Күрә дә, яшендәй атылып, кызчыкны читкә алып ташлый, ә үзе китеп өлгерә алмый. Аны паровоз бәреп үтә.
Көтмәгәндә өстенә тау-таш ишелеп төшкәндәй була Нәфисәнең.
Хәким үлемнән коткарган кызчык Ватан сугышы вакытында Украинадан Арчага килеп урнашкан укытучы Зоя Васильевна Морозованың кызы Нина булып чыга. Кызын житәкләп. зур венок күтәреп, ул хатын да килә Хәкимне жнрләгәндә. Ләкин Нәфисәнең ул көннәрдәге тирән кичерешләрен яхшы аңлап һәм аны юатырдай сүз таба алмаячагын белеп, аңа күренмәскә тырыша. Бердәнбер баласын әжәл кочагыннан йолып калуы өчен мәрхүмгә күңеленнән чиксез рәхмәт укыганы хәлдә, Хәкимнең фажигале үлеме өчен ихтыярсыз үзен гаепле саный ул.
Хәкимен алып кайтып жирләгән көннәрдә Нәфисә, акылдан язган кешедәй, берни күрми дә. аңламый да. Ярын әле, Илһамия апасы, Нәфисәнең эшләгән жиреннән ике атналык отпуска юллап, Искәндәр белән икесен авылга алып китә. Шуннан Нәфисә бераз хәл алып кайта Һәм яңадан эшли башлый. Кызу сугыш вакыты, үз кайгыңны кайгыртып утыра торган чак түгел. Искәндәрне Илһамия апасы: «Хәзергә миндә торсын әле. Монда тамагы да туграк булыр. Бәрәңге, сөт, йомырка бар. аллага шөкер».— дип алып кала.
Ә вакыт үтә дә үтә. Ж.илле-янгырлы көз житә. Аның табанына басып, салкын кыш та килә. Эштә чакта эш белән юангандай булса да, бүлмәсенә кайтып керүгә Нәфисәне кара сагыш томаны чорнап ала. Кайбер көнне ул миченә дә ягын тормый, ашамый-эчмн түшәгенә барып ава. Ләкин, ике смена эшләп, арып кайтуына карамастан, тиз генә йоклап китә алмый интегә. Тик язын, Искәндәрне алып, Илһамия апасы килгәч кенә бераз жан кергәндәй була иде аңа.
Иртә!а май бәйрәме дигән көнне алар өчәүләп зиратка киттеләр. Анда Хәким күмелгән аллеяга керү белән ерактан ук аның кабере янында чүгәләп утырган кара жакетлы, кара яулыклы бер хатынны абайладылар. Якынрак барып карасалар Кабер өсте шау чәчәк. Ак. кызыл, алсу маргариткалар утыртылган Хатын үзе Нәфисәләргә аркай утырганлыктан йөзен курерлек түгел, ә өстенә кыска гына кызыл пальто кигән түгәрәк йөзле биш-алты яшьләрдәге бик сөйкемле кызчык, юл читендә торган чиләктән нәни лейкасы белән чумырып су алып, тыры- ша-тырыша чәчәкләргә сибеп маташа иде. Bv хәлне күргәч. Нәфисә, ни уйларга да белми аптырап, тораташтай катып калды. Хатын-кызда
С ә f В Ә I* Ә Д Һ Ә М О В А
була торган ниндидер мәгънәсез бер көнчелек тә кузгалып куйды аның күңелендә.
Шул вакыт теге кызчык, боларны күреп, Искәндәр янына йөгереп килде дә, аны җитәкләп, кулыннан тартты.
— Идем, мальчик! Смотри какие красивые цветочки!
Инде өч яшен тутырып шактый оста тәтелдәргә өйрәнгән Искәндәр, бер дә ятсынып тормыйча, кызчык артыннан атлады;
— Иде, мячик?
Кызчык рәхәтләнеп көлде:
— Не мячик! Это ты — мальчик. Мала-ай.
Хатын аларның сөйләшкән тавышын ишетеп:
— Ни-на-а! Син...—дип нидер әйтмәкче булды, артына борылып караган уңайга, кинәт җинаять өстендә тотылган кешедәй, тәмам югалып. сүзен әйтеп бетерә алмый телдән язды.
Нәфисәне шунда ук таныды ул. Нәфисәгә дә алар турында сөйләгәннәр иде инде. Хатын белән кыз баланы әлегә кадәр күрмәгән булса да, хәзер абайлап алды. Берничә секунд ләм-мим сүз дәшүче булмады. Ниһаять. Зоя Васильевна чүгәләп утырган җиреннән, авыр йөк аркалаган кешедәй, көч-хәл белән аягына басып, юбкасындагы туфракны да сыпырып тормастан, Нәфисәгә таба атлады.
— Алла хакы өчен гафу итегез мине... Барсы өчен дә... Мин сезне яхшы аңлыйм. Шулай да үтенеп сорыйм...— диде дә, күз яшенә буылып, артык сүз әйтә алмый читкәрәк китте.
Нәфисә җавап бирмәде. Кинәт хәлсезләнеп, кабер янындагы эскәмиягә барып утырды. Хәкиме янына килгәндә ул, гадәттә, бөтен дөньядан ваз кичеп, уйланып утыра иде. Бүген шул көтелмәгән очрашу күңел тынычлыгын алды. Янында чүмәшеп утырган Алмапаенын шыпыртлап укыган догасының аерым сүзләре, әллә каян җир астыннан килгән өн төсле булып, колагына чалынып үтте.
Ул арада аллея буйлап бер-берсен куышып арыган Нина белән Искәндәр йөгерешеп килделәр. Зират пи дә, башкасы ни ул сабыйларга! Искәндәр йөгереп килгән уңайга әнисенең тезенә башын төртеп, бөтен гәүдәсе белән ана сыенды. Нина исә, кинәт туктап, Нәфисәнең каршына баскан килеш, ана балаларча кызыксынып карап торды да әнисен юксынып як-ягына борылды. Аннары, бер кырыйдарак агачка сөялеп торган Зоя Васильсвнаны күргәч:
— Әнием, өйгә кайтыйк инде. Ашыйсы килә,— дип эндәште.
Әнисе урыныннан кузгалды.
— Хәзер кайтабыз, кызым. Чиләк белән лейкаңны ал әле. Хуш. сау булыгыз! — А1онсы Нәфисәләргә әйтелгән сүз иде.
Искәндәр күз кырые белән бөтенесен күзәтеп торган икән. Нина кулына лейкасын алуга, уктай атылып барып аның чабуына ябышты.
— Китмә! Нәнәү!
һәм Нина ычкынып киткәч, малай, бер әнисенә, бер Алмапасыня карап:
— Китмәсен! Безгә барсын!—дип ялынып, җыларга ук тотынды.
Илһамия апасы да:
— Чыннан да апкайтып ашатып-эчертикме әллә үзләрен, Нәфисә җаным? Өйләренә кичсез кайтып җитә алмыйлар бит әле. Әйдә, шулай итик! Бер савап булыр.— дигәч. Нәфисә, бу тәкъдимне бик үк өнәп бетермәсә дә, апасының сүзен җиргә салырга кыймады.
— Ярар булмаса. Барсалар... Син аларны апкайта тор. Мин бераз утырам әле монда,— диде.
Илһамия, бердән, Нәфисәнең теле ачылуына, икенчедән, өйгә кунак алып кайтасына куанып:
— Искәндәр! Бар, улым! Артларыннан куып җитә тор тегеләрнен.— дип, малайны алдан йөгертте дә:— Шул тикле җирдән килгән кешене
бер самовар чәй дә эчерми жибәрергә! Булмаганны! — дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, кызу-кыэу атлап китте.
Инде капка төбенә барып житкән Зоя Васильевна, Искәндәрнең нәрсә әйтергә теләвен аклап житкерми, аптырап тора иде. Илһамия апа, авыр сулап, аның беләгеннән тотып алды да. ф
— Ты Арчадан утром поез ехал? Дибочка кушайт хатил, берно *,— <
дип сорады, һәм Зоя Васильевна ихтыярсыз көлемсерәп: <
— Әйе, апа!—дигәч, карчык бөтенләй эреп китте. о
— Кара син аны! Мөселманча да сөйләшә беләсеңмени, рәхмәт g
яугыры? ө
Инде өч елга якын Арчада яшәп, татар мәктәбендә рус теле укыткан = Зоя Васильевнаның татар сүзләрен байтак белүе болай караганда та- ф бигый булса да, Илһамия апа өчен көтелмәгән бер нәрсә иде.
Шулай итеп, аларга тылмач кирәк булмады.
Нәфисәләргә баруны Зоя Васильевна бик үк килештереп тә бетермәгән иде, уңайсызланып торды. Ләкин кызының ач булуын, кибетләрдә карточкасыз ашамлык әйбере табу мөшкел икәнлеген исәпләп, ахырында риза булды. Кеше өчен жанын ярып бирергә әзер торган изге күңелле Илһамия апа да:
— Юк, юк! Китмисез! Ризык ташлап! Бәйрәм ашларын авыз итми җибәрмим...—дип, ай-ваена куймады.
Трамвайда юл буе сөйләшеп кайттылар Зоя Васильевна шуннан бер ай элек кенә иренең сугышта һәлак булуы турында кара хәбәр алганлыгын әйткәч, карчык аны чын күңелдән кызганып:
— И, Зуя! Бичаракаем! — дип, аркасыннан сөеп куйды.
Нәфисә кайтып кергәндә, Нина белән Искәндәр, бәрәңге пәрәмәче ашый-ашый, идәндә уенчыклар белән уйнап утыралар, Зоя Васильевна, терсәкләре белән урындык аркасына таянган килеш, балаларга карап тирән уйга чумган, Илһамия апа, бик кәефләнеп, тыз-быз чәй әзерләп йөри иде.
Табып янында шактый озак утырдылар. Белер-белмәс теле белән Илһамия апа сөйләште инде күбрәк. Нәфисә дә, артык ачылып китмәсә лә, кунакчыл булырга, караңгы чырай күрсәтмәскә тырышты Зоя Васильевна китәргә җыенгач та, аңа мәнесез булып күренмәс өчен генә:
— Тагы килегез. Шәһәргә килгәндә кереп чыгыгыз,— диде
‘ Илһамия апа исә, кунакны капка төбенә чаклы озата чыгып:
— Мина кунак булып кил, Зуя! — диде
Күңеле тәмам тулышкан Зоя Васильевна:
— Рәхмәт сезгә, апа! Әниемне күргәндәй булдым Шундый ялгыз бит мин! Бер үзем! Менә шул кызым гына, дип. карчыкны кочаклап, битеннән үпте
Андый нечкәлекләргә өйрәнмәгән Илһамия апа аптырап калды.
— Што син! Што снн1
Ул өйгә кергәндә, Нәфисә, тәрәзә яңагына сөялеп, урамга карап тора, Искәндәр тәрәзә төбенә үк менеп утырган иде.
Әнә, кызын жнтәкләп, башын аска нгәп килеш акрын гына атлап килгән Зоя Васильевна күренде. Нина, чуар күбәләк рәсеме ясалган зәнгәр лейкасын сел ки-селки, сикергәлән килә. Днын кара чәчендәге алсу бантигы тере күбәләк төсле селкенә ндс.
Аларны күрүгә, Искәндәр:
— Нәнә-әү! — дип кычкырып, бармагы белән тәрәзә пыяласына суккалап куйды.
Кызчык, гаҗәпләнгән сыман күзләрен зур ачып, тәрәзәгә күтәрелеп караган жнреннән Искәндәрне шәйләп, елмаеп кул болгады.
' Сан Арчадан иртәнге поеэд белән килдемме? Кыэның ашыйсы килгәндер.
СӘРВӘР ӘДҺӘМОВА
Шунда гына Нәфисә кызнын зәңгәр күзләрен абайлап алды. Анарчы баланың йөзенә туры карый алмаган, аны маңгай күзе күрсә дә, кү*ңел күзе күрмәгән иде.
Кинәт: «Гомеренең соңгы минутында Хәкимне күргән күзләр ләбаса бу!» дигән уй килде аның башына, һәм ул күңелендә шул кызчыкка карата ниндидер бер җылылык тойгандай булды.
Йөрәк таш түгел Вакыт үтү белән акрынлап Нәфисәнең йөрәгендәге боз да эреде. Бара-тора ул Зоя Васильевнаны хәтта якын күрә башлады. Ике тол хатынның уртак язмышы да шулай якынайткандыр, бәлки. Алмапасының тырышуы да кечкенә булмагандыр, билгеле. Җәй көне ул Арчага үзе барып, Зоя Васильевнаны эзләп тапты, Нина белән икесен авылына алып кайтып айга якын кунак итте. Искәндәр белән Нина уеннан туймадылар. Зоя Васильевнаның исә кул кушырып тик утырасы килмәде, Илһамия апаның бакча эшләренә булышты. Аңардан йон эрләргә, бәйләргә өйрәнеп. Искәндәр белән Нинага оек башлары, бияләйләр бәйләде.
Сугыш беткәч, Украинадагы туганнары Зоя Васильевнаны кире чакыртып алдылар. Шул көннән аерылган бу семья, барышып-күрешеп йөрмәсәләр дә, һаман хат алышып, хәбәрләшеп торалар иде әле. Хәер, хатларны хәзер күбрәк Нина яза. Ул инде педагогия институтын бетереп, әнисе төсле укытучы булган. Бик акыллы бер егеткә кияүгә чыгып, тормыш корып җибәргән. Үткән атнада килгән хатында, бик шатланып:
«...Ул таптым. Нәфисә апа! Саша белән икәү уйладык-уйладык та исемен Искәндәр дип кушарга булдык. Сез ачуланмассыздыр бит? Сашаның әнисе дә бик яратты ул исемне. Кай ягы беләндер Алмапайга охшатам мин аның әнисен. Бик әйбәт, киң күңелле карчык. Алмапай- ны, сезне һаман сагынып искә алам. Без хәзер Молдавиядә торабыз. Бик матур җирдә. Әни дә безнең белән яши. Ул олыгайды инде, сәламәтлеге дә какшау. Сезгә сәлам әйтте, кунак булып килегез, Нәфиса апа. Әнинең дә бик күрәсе килә»,— дип язган иде.
Кечкенә вакытында Искәндәр әйткәнчә, өйдәгеләрнең барсы да Нинаны «Нәнәү» дип йөриләр иде. Нәфисә апа да борчылып:
— Нәнәүнең соңгы хатына җавап язганым юк бит әле, бәбәй күчтәнәчләре дә җибәрергә иде үзенә, балалар кайткач әйтергә кирәк әле,—дип уйлап куйды.
Хатынның узган гомере бөтен шатлыклары, кайгылары белән күз алдыннан кичте бу кичтә. Уйлары аның станогындагы җепләр төсле тигез генә сузылып кызулап баралар-баралар да кинәт өзелеп куялар. Аларны тагын төйнәп, очын очка тоташтырып җибәрергә туры килә. Менә ул йөгерек уйлар, бер-берсенә ялганып очсыз-кырыйсыз бара торгач, ничектер сизелми генә киләчәккә күчтеләр: «Чыннан да, дус-ишләр- нен киңәшенә колак салырга туры килер, ахры Ялга чыгар вакыт җиткән, бик җиткән. Язга яңа йорт өлгерә, ди. Анда күченү мәшәкате дә булыр әле. Искәндәрнең туен да иркенләп үткәрермен. Беренче пенсиямне алгач, авылда, карчыклар җыеп, аш уздырырмын. Алмапай- ның кордашларыннан бер-пкесе исән бит әле. Нәнәү дә хат саен диярлек чакырып яза Барып, Зоя Васильевна белән дә күрешеп кайтырга кирәк. Нәни Искәндәрне дә сөеп кайтырмын, үзебезнең бала-чага булганчы. Искәндәр...»
Шунда аның уйлары тагын өзелде Нәфисә апаның инде аларны ялгап җибәрерлеге калмаган. Ул тәмле йокыга талган иде.