Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАГАЙБӘКЛӘР ЯНЫНДА


еньяк Урал бувлал йаргендо барниче мытыилы поселок*» юлик- тым. Беренче булып бу поселокларның нсемиере гаҖепиә калдырды. Месиву, Варшава, Берлин, Варна, Кассель, Фершампену- аз, Париж... Тагын Балкан, Лейпциг, Рымник, Шипка. Ә индо бу поселокларның кайберләрендә яшоучелорнен негайбоилвр икәнен дә белгәч, темам кызыксынып киттем. Чәнкн натайбәилернең
Нагайбеилар яши торган Париж. Кассель. Остроленко поселокларына сугылдым да. Чилаба елкәсенең Нагайбәк районы үзәге булган Фершампенуазга тукталдым. Бу язмамда Октябрь революциясенә кадәр махсус хәрби сословиедә — Оренбург казаклары составында булган шул нагайбәк татарлары орасында күргәннәрем һем ишеткәннәрем турында сәйләмәкче булам.
Фершампенуазга килеп тешкеч, кунакчыл карт Байтирәков мине үз еено алып китте. Николай Васильевичның җирле тарихны бии шәп белүче карт икәнен әйткәннәр иде инде. Ул үзенең истәлекләре белән матбугат битләрендә дә күренгәләгән икән.
Байтирәков ачык хәтерле һәм киң күңелле иеше булып чыкты. Өстәвенә күп укыган, инде менә ничәме дисте еллар буе кызыклы ельязма алып бара, язмаларын ’әрлә документлар һәм матбугатта басылып чыккан материаллар белән ныгыта килә икән.
— Җә. якташ,— дип башлады ул сүзен. Нагайбәкләр Татарстаннан килүче hop кетнеке бабаларының туган җирләреннән килгән кунак дип кабул итәләр һәм •иске җиребоэдеи килгән кеше» дип йериләр.— Мин күп нәрсәне белеп бетерә алмамдыр үзем тегаен белгеи. а булмаса ил картларыннан ишеткәннәремне сейләсәм генә инде.
Аннары ул киңәеп бер сулыш алды да сейләп китте;
М Н7
Казан татарларына караучы үзенчәлекле бер этнографик группа икәнлекләрен белә идем. Кыскасы, мин бу поселокларның килеп чыгышы, аллрда яшәүчеләрнең элекке йолалары Һем гореф-гадәтләре, гомуман тормыш-кенкүрешлерл белән якыннанрак
танышырга булдым.
■— Шула-а-й. Без монда 1837—1842 еллар арасында килеп чыкканбыз булырга зиеш. Нәкъ менә шул чорда Оренбург крае ныгытмалары дип йөртелгән җирләрне хәрби яктан көчәйтәләр бит. Әлбәттә, безнең казак бабайларның Минзәлә һәм Бөлә- бәй өязләрен бер дә ташлап китәселәре килмәгәндер. Инде бит алар ул җирләрдә тәмам төпләнеп киткән булганнар. Тик нишлисең, казакның язмышы шундый инде аның. Кайгырганнар, елашканнар, шулай да алты меңгә якын кеше күчеп килгән бирегә. Падишаның казаклар өчен бирелгән азмы-күпме өстенлекләре дә кызыктыргандыр, күрәсең. Чөнки бит инде 1736 елда ук падиша указы «Күп сугышларда үзләрен батыр сугышчылар итеп күрсәткәннәре өчен» нагайбәкләргэ берничә өстенлеилэр вәгъдә иткән булган һәм алар хәрби казак сословиесе дип игълан ителгәннәр.
Николай Васильевичның сүзләрен колак очлары белән генә тыңлый-тыңлый газ плитәсе янында маташучы хуҗа хатын түзмәде:
— Сөйләмә дә генә инде ул «өстенлекләрне»,— дип куйды,— беләбез без ул өс-тенлекләрнең ни икәнен, уз җилкәбездә татыдык....
— Анысы да дөрес,— дип килешә Байтирәкоө карт,— менә кайберәүләр, казаклар крестьяннарга караганда шәбрәк яшәгәннәр, дип уйлыйлар. Нинди казаклар бит?! Сүз дә юк, ясауллар, атаманнар шәп яшәгәннәр. Ә без.»
Николай Васильевич бер читкә карап кулын селтәде һәм авыр сулап куйды.
— Юньле тормыш күрмәдек без,— дип, ул яңадан сөйләп китте.— Ир-эат гомеренең иң таза, иң нык чаклары бетмәс-төкәнмәс походларда, казармаларда чери иде. Ә хәрби хезмәткә киткәндә, казак тулысынча үзеннән коралланырга һәм киенергә, үз хуҗалыгыннан ат алып китәргә тиеш. Ияр өстендә егерме ел буе сөңге һәм кылыч тотып яшәү саулыкны гына какшатып калмый, ә яшьтән өйрәнгән иген игү, мал үрчетү һөнәрен дә оныттырып бетерә торган иде. Яки менә хатын-кызны кара. Нагай- бәкләр арасында хатын-кызге борын-борыннан хөрмәт зур. Шулай булмыйча, хуҗалык эшенең вак-төягеннән алып иң авыоына кадәр бөтенесе алар җилкәсенә кала иде бит.
Мисалга мине генә алыйк. Әти исән була торып ярым ятим хәлдә үстем мин. Туганнан бирле әтине күргәнем дә булмады диярлек...
Байтирәков сөйләвеннән туктады да нәрсәдер исенә төшереп кинәт сәгатенә карады һәм: -‘Бер сәгатькә генә барып киләсе җирем бар»,— дип, гафу үтенә-үтенв киенә үк башлады.
Николай Васильевичка, пенсиягә чыккач, китап җене кагылган икән. Шулай да ул җәмәгать эшләреннән дә ваз кичмәгән. Партиянең Нагайбәк район комитеты каршындагы карт большевиклар комиссиясе члены буларак, еш кына комсомоллар һәм пионерлар алдында чыгышлар ясый икән. Бүген иртән ул ниндидер бик кирәкле эш белән поселок Советына барырга сүз биргән булган. Шуңа күрә, мин аиың түтисе Авдотья белән генә калдым.
Аука түти (поселокта Авдотья Васипьеенаны шулай дип йөртәләр) тиз генә өстәл әзерли башлады. Почмак яктан каймак һәм кыргый сарымсактан ясалган үзенчәлекле салат, ягъни уксын, чыгарып утыртты, чүлмәк белән майда пешкән бөтен бәрәңге алып килде. Аннары ул:
— Ашагыз, ашагыз. Базардан сатып аласы юк хәзер аллага шөкер, өстәлгә куяр әйбер бар...— дип, мине кыстый башлады.
Минем бу шәфкатьле карчыктан аның яшь чаклары, бу яклардагы тормыш-көнкүрешне күбрәк белеп каласым килде.
— Ничек яшәдек дип инде... Казан белән кисмәк арасында әйләнеп гомер үтте. Менә генә бер эш бетә дисең, мал-туар туйдырасы, печән әзерлисе бар. Ә утын бөтенләй бәла булды инде ул безгә. Бу якларда гомер-гомергә урман юк бит. Газны әле күптән түгел генә керттеләр. Ә теге чакларда кара көн буе кизәк изәсең, ишек алдында чебен туе, әллә ниткән исләр, чыда гына. Җир инде ансы җитә иде. Тик бит әле җире белән генә түгел, әлеге дә баягы, сөрергә сабаны, сабан башы тотарга кешесе дә кирәк. Инде кара кан савып дигәндәй, чәчәсең дә. аннары тотына коры-лык. Хәзерге кебек урман полосасы утырту, ашлама дигән нәрсәләрнең төшкә ДӘ кергәне юк иде. Менә шулай яши идек инде.»
Урамнан бер төркем яшьләр гитарага кушылып җырлап үттеләр.
— Күршеләр туй итә,— диде Аука түти.— Инде өч көн буе бәйрәм итәләр... Кияү белән киленне загстан «Волга» белән генә алып кайттылар.
Туй турыидә сүз чыккач, мим?
— Ә элек туйлар ничегрәк үте иде соңТ —дип сорап куйдым.
— Анысы туйларны без бик олылап уткэре идек, лэкии хәзерге туйлармын аермасы бии күл инде. Элек синнән гомер итәсе кешеңне ярату-яратмаеыңмы сорап тормыйлар. Туган-тумачалар үзара килешәләр дә, бетте-китте. Килен сайлаганда беренче чиратта эшкә яраклылык күз алдында
тотыла иде.
Кәбен коеласы1 кәйне кияү үзенең әнисен, яучысын, кияү егетен ияртеп кыз бортына кило. Өйгә кергәндә ул, булачак кайианасы түр башындагы йомшак мендәргә утырырга чакырмыйча, бусаганы атлап керми. Аннан каенана: «Хатыныңа майдай йомшак. балдай татлы бул»~— дип такмаклый-такмаклый кияүнең башыма бал-май сорта. Шуннан соң табынга ботка китерәләр һәм киленнең туганнары кияүдән бүләк толол итәләр. Кияү, үз чамасын чамалап, бүләк биргәннән соң, барысы дә ботка ашый башлыйлар. Кияү бу табынны шәрап белән сыйларга тиеш. Ашау-эчу тәмамланганнан сон, яшьләр — кияү һәм аның иптәш егетләре, килен һәм аның дус кызлары — атлар белен асыл буйлап җырлап йерергә чыгып китәләр. Моны бездә ккәтәлмә чабу* дилер. Аннан кайткач инде кәбенгә әзерләнү башлана. Туган-тумачалар кулларына те
релер алып ярәшелгән кыз белән егетне арулыйлар. Шуннан сон яшьләр чиркәүгә ♦ юнәләләр, а
Кәбен кою вакытында кияү белән килен, гаилә мәхәббәте теләп, аяк асларына о иомеш акча тешерәләр. Кияү йортына чакырылган кунаклар ишек алдында бер рәткә тезелеп, чиркәүдән кайтучы яшьләрне ипи-тоз белен каршылыйлар. Кияү белән килен. Ч туган-тумачалар ризалыгын алганнан соң, ипи-тоз кабып тәберсен итәләр ’. Бу йолалармы үтәү барышында килен башына боркончек кигән була. Я
Шуннан соң торкемнән бер малай чыгып яшь килен янына килә һәм оч мәртәбә 3 йегеи селки. Килен һәр селкегән саен йогәнно тотарга һәм малайга бистәр бүләк 3 •торге тиеш. Бу йоладан соң барысы да айге керәләр. Яшь килен ойгә килеп керү < белен чейгә солге зле. Моның белән ул бу йортта үзенә бәхет теләвем белдерә. 3
Киленнең дус кызларыннан берәү бер кечкенә малайны чакырып ала һәм, аның кулына ау угы тоттырып, киленнең битеннән беркәнчекне ачарга куша. Бу вакытта кыз: •Шулаймы», дип сорый һәм үэоиә-үэе үк: «Юк, алай түгел» дип җавап бирә до киленнең битенә беркәнчекне яңадан яба. Моны ул оч тапкыр кабатлый һәм соңгы мәр- твбесенде «Шулай» ди дә, килен бәркәнчеген бетенләй ачып җибәрә. Кунаклар шунда ук кияү белән килен янына килеләр, аларны котлыйлар, алып килгән бүләкләрен бирелер...
Шуннан соң инде мәҗлес башлана Бер арада кияүнең апалары яки сеңелләре киленгә коянте-чилок бирел, аны су юлы күрсәтергә алып китәләр. Моики бит иагай- бекләр киленне күбесенчә күрше авылдан тешерәләр иде. Килен шулай ител беренче мәртәбә кияү йортына су алып кайта. Ул шушы су бопон табындегыларны сыйлый. Кунаклар аңа тагын акча элешелер.
Меҗлес бетеп, кунаклар таралыша башлагач, кияүнең кече туганнары аларны юри тоткарлыйлар, тегеләр алардан акча биреп кенә котылалар.
Килен бирнәсе берничә атна, каймакта хәтта берничә ай сонрак китерелә, аңынчы яшьләр кияү йортындагы кирәк-ярактан файдаланып торалар. Килен бирнәсе гадәттә тол бәйрәмнәрдә. Пыкрау я Троицын коннәрендә китерелә Иң зур тантаналар нәкъ он* шунда башлана да инде, бая сойлегәинерем барысы до туй алды мәҗлес гере генә әле.
Киленнең туган-тумачалары, якыннары, җыелышып, кодалар йортына килеләр Атлар үзенә бер тәртип болен тезелеп бара. Иң алда аерым билгеләнгән җитәкче — ергыш, аның артында киленнең урын-җире, бирнәсе, аннары кызның отм-әнисо, алао артыннан, кыз бирүче йортка монәсеботлоронә карап, туган-тумачалар тезелеп китә. Урын-җир остонә ике малай менеп утыра. Кодалар ипи-тоз һәм ачы бал тотып кунакларны каршыларга чыгалар. Кияү егете урын-җир эчен малайлар белән сатулаша
’Кәбен кою — чиркәүдә язылышу (никах).
'Тәберсон н т у — мәҗүсилектән калган йола. »Бабаләрыбытмың, олкәинере- безиең — барысының да җомаи (оҗмах) ашы булсын* дил, үятәм туган-тумачаларны *•» вау.
НА1АЯБӘКЛУР ЯНЫНДА
башлый. Малайлар баштан берничә мең сум сорыйлар, соңыннан берничә тиенгә килешәләр. Шуннан соң бирнәне өйгә алып керәләр. Өстәл арасына дәрәҗәгә карап кына утырталар — башкодалар кара-каршы булырга тиеш. Шул арада кияүнең җиңгәсе яки апасы өйгә бирнә белән килгән сөлгеләрне һәм пәрдәләрне элә башлый. Бирнә элү өчен ул алтын яки көмеш кадаклар сорый, ә кунаклар ана алтын яки көмеш акчалар бирәләр. Шуннан соң кияүнең туган-тумачаларына бирнә бүләкләре тараталар һәм туй мәҗлесе башлана.
Туй мәҗлесләре бик куп җырлары, мәзәкләре, төрле уеннары белән үзенә күрә бер театр сыманрак тамашага охшый торган иде. Җырларны кияүнең һәм киленнең туганнары чиратлашып, кара-каршы җырлыйлар, һәр җырның сүзләре алда җырлаучы- ‘ га җавап булырлык итеп әйтелә. Мәсәлән, кияүнең әтисе, кунакларны каршылаганда, шундыйрак җыр әйтә:
Кара урманнарны өч әйләндем
Зелпе таякларына таянып.
Сез кодаларны кетеп алдым Ян тәрәзә төпләренә таянып.
Килен ягы аңа болей дип җавап бирә:
Айлар идек без, идек без.
Агыйделләр кичеп килдек без. Агыйделләр кичеп, җилләр сүтеп. Бер күрешер өчен килдек без.
Ә инде кызның туганнары үзләре алып килгән ашамлыкны табынга чыгарганда мондыйрак җыр әйтәләр:
Өстәлләргә куйган ашамлыкны Чәчми генә, түкми ашагыз. Кызыбызны сезгә бирдек. Какмый гына, сукмый асрагыз.
Шунысы кызык- бу җырлар барысы да махсус бер көйгә — кодалар көенв җыр* лана Бу көй бик борынгы булырга тиеш, чөнки ул татар халкының борынгы кой паре кебек сузып җырлана. Әгәр дә кияүнең яки киленнең туган-тумачалары туй җырларын белмәсәләр, бу бик оят санала иде. Шуңа күрә һәр ике якта туй алдыннан бик күл җырлар отарга тырышалар һәм берничә мәртәбә репетиция ясыйлар...
Авдотья Васильевна берничә борынгы көйне җырлап та күрсәтә. Ул болармы яшь чагында үзенең әбисеннән откан булган. Аука түти җырлаган җырларның һәм көйләрнең күбесен Татарстанның Мамадыш, Саба, Балык Бистәсе районнарында яшвү- че иске керәшеннәр бәйрәм табыннарында әле хәзер дә бик еш җырлыйлар. Бу күренеш, нагайбәкләрнең ата-бабалары Казан артыннан чыкмадылар микән, ди»»и сорауга урын калдыра.
Ә инде бу этнографик группаның нагайбәклор дип йөртелүенә карата фәндә төрл» карашлар яши. Татар халкының көнкүрешен һәм культурасын өйрәнүче бериш галимнәр (Е. С. Малов һәм Н. И. Воробьев) Чипәбе өлкәсенең Увель һәм Нагайбәк районнарындагы югарыда әйтеп үтелгән поселокларда, шулай ук Башкортстан АССРиын көнбатыш чикләрендәге Нагайбәк авылында яшәүчеләрнең төп үзәген чукындырылган нагайлар һәм башкортлар тәшкил итә дип фараз кылалар. Алар уенча, бу этнографик группа соңыннан татарлашкан булырга тиеш.
Ә икенче бериш галимнәр (П. И. Рычков һәм В. Н. Витевский) нагайбәкләрне беренче мәртәбә килеп утырган урыннары исеме (Нагайбәк ныгытмасы)V белән атаганнар дип уйлыйлар. Ул чорда бу тирәге ныргыз-кайсак әсирлегеннән качкан тврл» милләт вәкилләре килеп утырган. Алар христиан динен кабул иткән булганнар. Рычкот болар арасында фарсылар, гарәпләр, бохаралылар, әрмәннәр, афганлылар һәм башка
V 1736 елда төзелә. Риваятьләргә караганда, бик борынгы заманнарда бу ,ИР’Я’ үзенең ыруы белә»- Нагайбәк исемле башкорт күченеп йөргән. Ул нигез салган м аның исеме белән Нагайбәк дип йөртелә башлаган (хәзер БАССРның Бакалы ро • Нагайбәк авылы).
' П. И. Рычков. Оренбург губернасы топографиясе. (Руе телемдә). Оренбург 1887, W бит.
•I. А. Бектеева. Оренбург губернасы керешен татарлары -Жанлы тарих* Җыентыгымда. (Рус телендә.) СПБ 1902; Н. Ф К этанов. Мин теле һәм Беле бай еаа> ••Рене сәяхәт турында. («Казам университетының гыйльми язмалары» ) 1898, 1900, 1901.
ямый акыллардагы татарлар арасына килеп утырганнар.
Профессор Н. Ф. Катаное һәм иагайбәклврнең үэ арасыннан чыккан тикшеренүче Е. А. Бектвева иагайбәкләрнең ата-бабаларын Арча татарлары дип уйлыйлар. Алар фикеранчә, бу татарлар Каәаи ханлыгы рус дәүләте составына кергәч тә көчләп чукындырылганнар, озакламый, Агыйдел һәм Ык буйларына күчереп утыртылганнар, ө соңыннан инде алар Урал артына ук күчеп киткәннәр *.
Моның шулай икәнлеген раслау эчен Бектеева риваятьләр һем картларда сакланып калган берничә документ китерә. Әлеге соңгы нәтиҗәләрне ясарга нигез җитенкерәп бетмәсе дә. без Бектееявга кушылабыз. Нагайбәкләрнең фамилияләре генә дә бу фикерне яклый булса кирәк:
Карабаше*, Арапов, Өлмәтоа, Аюбашеа, Акмвмәтое, Ишимое, Ишмемәто*. Дускии. Бу ф фамилияләр өле бүген дә иагайбәкләр арасында бик еш очрыйлар в
Менә тагын бер мисап. Түбәндәге җырлар Казан арты авылларымда еле хәзер дә о бик еш ишетелә торган җырлар белән сүзге-сүз тәңгәл килеләр:
Түгәрәк күлләрдә дүрт үрдәк 2
Яр читеиә чыгып кунаклар. а
Өстәл башларын ямьле итеп, —
Кайлардин килде безгә кодалар.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява. 2
Җәгериәк наен астына.
Күп ашадык, ай, күпләр вчтек, Башырыеи аякай астына.
Нагайбәкләрнең гомумхалык бәйрәмнәре дә бик үзенчәлекле булган Ку тирәләрдә «Сабан туе» дигән сүз тарихның кайсыдыр ерак борылышларында онытылып киткән булса да, бәйрәм үзе сакланып калган. Һәм ул һәр Пасхада (Олы кон) үткереле торган булган. Христиан дине әһелләре Сабан туе үткәрүне тыйгач, халык бу борынгы байремне вне шул рәвештә саклап калган. Чиркәү күпме тырышса дә. әлеге бәйрәмнең халыкчәнлыгын югалта алмаган. Бу кәйне Сабан туендагы шикелле үк ат чабышлары. татарча кереш үткәрелгән. Нагайбакләр. атлы казаклар буларак, бәйрәмгә үэ уеннарын да өстәгәннәр. Ат өстендә җилеп барганда, кылыч белен агач ботагын чабып тешерү, ат сыртына аягүрә басып яки аякларны югары күтәреп чабу, ат бәзен кечене чабып барганда иярнең бер ягына асылынып җирден әйбер алу буенча ерышканнар.
Нагайбакләр. гомумән, бик шат күңелле, җыр биюгә бик оста калык. Алар кеттә злек-злектен үк ураза да тотмаганнар. Христианлык һич кенә дә «ларның кулын бәй- леп тота алмаган, шул ук вакытта алар исламнан да азат булганнар. Менә ни өчен «лар халык характерының табигый сафлыгын, борынгы уемнарны, гади сейлем телем, борынгы музыка коралларын (госле һәм күбыз), халык җырларын һәм биюләрен бик озак вакытларга кадер үзгәрешсез диярлек саклап кала алганнар.
Яшьлек даеерендә без җәриек Яланнарда җилгән боландай,—
Дил җырлаганнар алар.
халыклар вәкилләренең дә булуын әйтә. («...1752 елга кадәр кабуя ителде лар Һем йорт-җир корып яшаү өчем Уфа провинциясендәге Нагайбек ныгытмасы тиресенә җибәрелделәр»)'. Ләкин боларны алай аеруча игътибар итәрлек күп санда булмаган дил уйларга кирәк.
Соңрак, Екатерина II заманында, китерелгән чукынган терекләрне дә магайбеиләр дип гомуми исем белән атап йөртә башлаганнар. Алар барысы да Бакалы һем ана
НАГАЯВӘКЛЭР ЯНЫНДА
Башка керәшеннәрдәге кебек үк, нагайбәклөрдә до христианлыкка кадер булган борынгы уеннарының берсе — «Нардуган» бик озак сакланган. Бу бәйрәм чын могъ- нәсендә бөтен халык уены булып киткән. Бәйрәм кыш көне берничә атна буе, Кач* мануVI көненә кадәр дәвам итә. Болай итү халык бәйрәмен үткәрүне тыючы руханиларның күзен буяу өчен кирәк булган.
Гадәттәгечә, уеннарны башлап йөрүчеләр — яшьләр. Аулак өйдә утырганда, арадан берәү:
— Әйдәгез, авыл буйлап әйләнеп керәбез,— дип тәкъдим итә. Тәкъдим кабул ителү белән «гастрольоләргә хәзерлек башлана. Беренче булып кем йортына керергә карар кылуга карап, кирәк-яракны әзерлиләр. Яшьләр төрле сәер киемнәр кияләр, йорт хуҗасы танымасын өчен, төрле төстәге битлекләр ясыйлар, кем нәрсә эшләргә тиешлекне билгелиләр (гадәттә, өйгә кергәч нинди дә булса сюжетлы комедия уйнала). Барысы да әзерләнеп беткәч, билгеләнгән йортка юнәләләр.
Төн уртасында, авылның бер очында тәрәзә яки капка каккан тавыш ишетелә. Йорт хуҗасы ишекне ачарга да өлгерми, өйгә, шау-гөр килеп, төрле битлекләр кигән һәм кулларына камчылар, тукмаклар, ясалма кылычлар һәм башка әйберләр тоткан бер төркем яшьләр кереп тула.
Килеп керүгә, исәнлек-саулык та сорашып тормастан, алдан хәзерләнгән уен башлана.
Мондый өй спектакльләренең эчтәлеге уйнаучыларның зирәклеге һәм йорт хуҗасы тормышының үзенчәлегенә бәйләнгән була. Уйнаучылар яки «адашкан юлчы» ролен башкаралар, я бөкре кызларын кияүгә бирә алмыйча, яки азгын малайларын өйләндерә алмыйча азапланучы кодалар булып уйныйлар, я булмаса ярминкәдән кайтучы кырык тартмачы булып кыйланалар. Спектакль барышында бик күп такмаклар әйтәләр (кайчакта бу такмаклар хуҗага каршы юнәлдерелгән була), бииләр, мәзәк сөйлиләр. Йорт хуҗасы, төнге кунакларның кемчәр икәнен танырга теләп, әледән-әле уенчыларның битлекләрен, киемнәрен салдырырга тырыша. Ниһаять, хуҗа аларны танып, исемнәрен әйткәч, уен туктала һәм уенчылар битлекләрен салып өстәл арасына утыралар. Хуҗа аларны әйбәтләп сыйлый («Нардуган» көннәрендә һәркемнең өендә әзер сый-хөрмәт саклана), аннары ул үзе дә уенчыларга кушыла һәм бу шат төркем күрше йортка юнәлә. Бу йортта инде, хуҗасына карап, башка төр уен уйнала. Бу күренеш атналар буена дәвам итә. Шулай итеп, «Нардуган» авылның бөтен йортына диярлек кереп чыга.
Берничә атнага сузылган бу бәйрәм. «Йөзек салу» уены белән төгәлләнә. Чынында исә, «Йөзек салу» ниндидер бер багучылык кына булып калмый, ә күңелле яшьлвр кичәсенә әверелеп китә.
Йөзек салу өчен авыл читендәге аулаграк зур бер йортны сайлыйлар. Идән уртасына зур казан куялар. Аның тирәсендәге урындыкларга һәм эскәмияләргә яшьләр тезелешеп утыра. Бу кичәгә алар бәйрәм киемнәреннән киләләр. Чөнки бит «йөзек салу» кичәсендә егетләр, кызлар бер-берсе белән танышалар, кеше арасында ничек тә булса күркәмрәк булып күренергә тырышалар.
Уенчылар үз араларыннан әти-өнисе исән булган бер егет һәм бер кызны — түгәрәк яшьләрне—сайлап куялар. Түгәрәк яшьләр бәкедән «изге» су алып керәлпр һәм казанга салалар. Уенны алып баручы (тамада) һәр кешедән берәр әйбер апа (балдак, тәңкә, ачкыч һ. б. ш.) һәм аларны башкаларга күрсәтмичә генә казанга сала. Шуннан соң алып баручы уенның шартларын игълан итә һәм җырлаучылар чиратын билгели.
Төнге сәгать 12 тулгач, уенның төп өлеше башланып китә. «Йөзек салу» уенының төп сере шунда: алып баручы казанга тыгылып кемнең дә булса әйберсен ала һәм аны башкаларга күрсәтмичә генә җырчыга ым кага. Тегесе гармунга яки гөсләгә кушылып нинди дә булса җыр башкара. Җырның эчтәлеге төрлечә — күңелле, сагышлы. теге яки бу кыз-егеткә киная рәвешендә булырга мөмкин. Җыр тәмамлангач, әйберне (балдак, тәңкә, ачкыч һ. б. ш.) бөтен кешегә күрсәтеп хуҗасына бирәләр. Димәк, яңа гына җырланган җыр нәкъ менә шушы кешегә багышланган була. Җырның эчтәлегенә карап әлеге әйбер хуҗасын нинди язмыш көтүе билгеләнә (йөзек
VI Качманукөне (крещение) — Юлиан календаре белән 19 январьга туры килә.
кызга чыккай булса, ул кайчан кияүгә чыгар, якынча, нинди егетме чыгар, е инде йеэек егеткә чыкса — ул кайчан хәрби хезмәтче китәр, кайчанрак әйләнер, ниндирәк кызны алыр һ. 6.).
һичшиксез «Нардуган» да, кАәзек салу* да иагайбәкләр арасында мәҗүсилек калдыклары буларак кына сакланганнар. Чиркәү әһелләре мондый күренешләргә каршы һәрвакыт керәшеп торганнар һәм иагайбәкләрие милли киемнәргә киенүдән дә тыйганнар. Бу чикләүләр халык арасында бик нык каршылыкка очраган Ләкин шунысын да әйтеп китәргә кирәк: дини пропаганданың кечле басымы астында нагайбекләрнең аңына азмы-күпме христианлык мотивлары да сеңми калмаган. Без моны;
Кыр казы уза п кене,
Кез кайтадыр куе кырауда.
Бер авыз иман без белмибез, Ни әйтербез каты сорауда)—
дигән һәм шуңа охшаш халык җырларында ачык күрәбез. Ләкин бу җырларда ха- ф лыкның дингә карата битарафлыгы да сизелә. в
Нагайбек татарларының авыз иҗаты бии бай. Элекке заманнарда аларда китап о грамотасының бии аз таралган булуы сәбәпле, халык авыз иҗаты нагайбәкләрнвң рухи и тормышында гаять зур роль уйнаган. —
Икенче кәйне Байтирәкое мина поселок белән таныштырырга урамга алып чыгып ч* китте. Хәзер инде злеккеге Фершампенуазның эзе дә калмаган диярлек. Алты поч- 3 маклы нык ейләрнең биек түбәләрендә заманыбызның символы булган телевизион я антенналар. Фершампануаэ — үзенең аэродромы, автобус станциясе булган зур поселок. Монда урта мәктәп, дәвалау шәһәрчеге, культура йорты, кинотеатр, ресторан, < универмаг һәм дистәләрчә башка тор кибетләр бар. 3
— Ә син безнең поселокның исемә каян килеп чыкканлыгын беләсеңме соң,— ди миңа Байтирәкоә карт, хәйләкәр елмаеп.—Ни ечен нәиь менә ФершампеиуазТ Бу бит бер дә татарча түгел.— Аннары ул яңадан сойләп ките. Элек заманда Россия сугышларда бик еш катнаша иде. Билгеле инде, казаклар бу сугышларда иң алдынгылардан саналганнар. Безнең бабайлар 1760 елда ук фельдмаршал Салтыков җитәкчелегендә Берлинны алганнар. Ул чакта иагайбәкләр оерым полк тәшкил иткән. Борынгылар болай дип сойлилер: безнекеләр Бранденбург капкаларын штурмлый башлыйлар. Ә пруссаклар бу капканы аеруча нык саклыйлар икән. Сугышның иң кызган чагында безнокеләрдән берәү кинәт «Ура!» дип кычкырып җибәрә, лгьии «урап ал, камап ал* диген сүз. Шуннан соң безнекеләр, минсиңайтим, урап та алалар, лруссач- лвриы егып та салалар Шуннан соң инде бу сүз бетен рус армиясенә таралып ките, и маш.
Байтирәков тәмәкесен нык кына итеп бер суырды да сүзен девам иттә:
— һи-и, безнең бабайлар күп сугышканнар инде. Румянцевны да. Суворовны да. Кутузовны да Яхшы хәтерлиләр иде. Сугыштан кайткач, улларына һәм оныкларына тоннер буе ерак походлар турында хикәяләр сойлилер. Аеруча батыр иагайбәкләр турында бәетләр әйтәләр и до.
Менә безнең күрше поселокның бабалары 1814 елда Парижга береиче булып басып кергәннәр, дип сойлилер. Алар моның белен горурланганнар һәм сугыштан кайтып үзлоронә аерым поселок корып җибәргәч, аңа Париж дип исем кушканнар. О безнекеләр Фершампенуаз тиросондәго сугышларда аеруча дан казанганнар Бер тонне генә дә Наполеон үзенең алты меңнән артык солдатын югал ткан. Мане безнең поселокның исеме кайдан кило.
Мин әле Шипка штурмында катнашкан картларны яхшы хәтерлим. Аларның күбесендә болгар орденнары бар иде, арада Георгий медаленең тулы кавалерлары да байтак була идо. Порт-Артур оборонасы очей минем әти до медальләр алып кайтты. Әйе, казаклар арасында хәрби традиция нык саклана иде...
Традицияләр... Шул уя вакытта уннарча, иозпорчә иагайбәкләр «патша һәм дин* эчен чит җирләрдә башларын салганнар вки ойге гарипләнеп кайтып тешкәйләр бит. колер барысы да казак гаиләләренең материал* тормышыне тәэсир итмичә «алмаган.
ИАГАЙБӘКЛӘР ЯНЫНДА
әлбәттә, һәм чыннан да ул чакта нагайбәк казакларының тормышы башка крестьян- нарныкыннан аз аерылган, ә кайбер мәсьәләләрдә әле авыррак та булган. Мойы картлар гына түгел, ә тарихи фактлар да бик ачык раслый.
Әгәр элек уртача казак хуҗалыгында бер дисәтинәдән 40—45 пот (6—7 центнер) бодай яки борай алынган булса, хәзер «Нагайбәк» совхозында гектардан 35 центнердан артык икмәк алалар. Элек нагайбәкләр күн аяк киемен бәйрәмнәрдә һәм хәрби хезмәттә генә кигәннәр, калган вакытларын чабата киеп үткәргәннәр. Ә хәзер фершам- пенуазлыларны шәһәр халкыннан аерып булмый.
Безнен заманның бөек үзгәрешләре, ниһаять, казакларны да Ватаныбызның тигез хокуклы кешеләре рәтенә бастырды. Бары тик Совет власте елларында гына алар «мәңгелек хәрбиләр» булудан һәм һәртөрле мыскыллы кушаматлардан арындылар.
Хәрби буйсынганлык казаклар өчен чын мәгънәсендә бәла була. 1904 елда армиягә алынган 86 яшьлек Михаил Егорович Толмачевның сөйләвенә караганда, хәрби хезмәткә озатулар һәрвакыт фаҗигале бер күренеш булганнар. Исерек есаулның яки атаманның армиягә алынган ярлыларны бөтен халык алдында мыскыл итүләрен бик еш күрергә мөмкин булган.
— Әй, казак, өстеңне кара. Мундирмыни бу, иске чүпрәк ич.
Мыскылланган егет акланырга тели:
— Әткәйдән калгенны кидем, яңасын өлгертергә көч җитеп бетмәде.
— Менә без сиңа казак данын ничек мыскылларга икәнен күрсәтербез! Аннары ничек итеп яңа мундир өлгертергә икәнен белерсең. Хорунжий ■, язып куй шуны.
Ә бу инде егеткә хезмәт таягының юан башы төшәчәк дигән сүз.
Менә яшь сукрут’ җыр сузып җибәрә.
Сикереп атларга менгән чакта
Күрми калдым Гөмбәй3 кичүен.
Үлем хәлләреннән читен хәл Туган җирне ташлап китүе.
һәм авыл урамы буеннан-буена кызларның, хатыннарның елавы, илерүе, ялваруы, кемнәргәдер каргышлары белән тула. Ләкин есауллар һәм атаманнар рәхәтләнеп еларга да ирек бирмиләр. Хорунжий бар тавышын җыеп: «Атларга!» дигән әмер бирә. Урамда шау-шу тагын да көчәя. Чиркәүнең чаң кагучысы армиягә яңа алынганнарны «изгеләштерү» өчен кыңгыраулары янына менеп китә. Ләкин җиз кыңгырауларның саңгырау авазлары бушап калган урамнарга тагын да ныграк сагыш кына өсти.
Казак хатын-кызлары әле басу капкасы төбендә озак таптаналар. Алар һаман еракка китеп баручы җырны тыңлап шашына-шашына елыйлар. Ә җыр ераклашканнан-ерак- лаша бара:
Биек тауның башында Ялтырап ята гәүһәр ташлары, Аккош очып җитмәс җиргә Җитә казак башлары.
Казакларны адәм түзмәслек хәрби һәм көнкүреш шартларына бары тик патри- ерхаль тәрбия, властьларның рәхимсез басымы гына буйсындырып тора. Чыннан да. элек нагайбәкләрнең барысы да диярлек укый-яза белмәгәннәр. Хәтта Ильминскии системасындагы «халык» мәктәпләре дип йөртелгән нәрсәләр дә нагайбәк авылларына бары тик узган гасырның 60 нчы елларында гына килеп җитә. Анда да программа казак балаларын укыту өчен җайлаштырылган була. Бу мәктәпләрдә «махсус» фәннәргә аеруча басым ясала. Казак балаларын хәрби хәзерлеккә, поход җырлары җырларга, ег встендә йөрергә өйрәтәләр, казакларның элеккеге походлары турында хикояләр
1 Хорунжий — казак гаскәрләре офицеры. (Өлкән лейтенант.)
• Сукрут — рекрут.
8 Гөмбәй — Урал кушылдыгы. Фершампенуаз поселогы Гөмбәй елгасы буена урнашкан.
‘ Ильминскии Н. И. (1822—1891)—билгеле ориенталист, педагог-миссионер.
1«яоз «dAx-uAi wdeuHtc»* JdXgnedo ’"hWIWi wndtu

Гражданнар сугышы башлану белан казак ярлылары, шул исәптән нагайбэкләр д» агалы-энеле Кашириннар оештырган Көньяк Урал партизан отрядларына кушылалар Соңрак кызыл Оренбург казакларыннан Югары Урал һәм Степан Разин исемечдәп Беренче революцион кавалерия полклары оеша һәм алар В. К. Блюхерның партизан армиясе составында сугышалар. Кызыл казак частьлары Дутов һәм Колчак банд* лары өчен гаять куркыныч булалар һәм алар, шулай итеп, совет халкының эчке haw тышкы дошманнарга каршы көрәшенә лаеклы өлеш кертәләр.
Тормышны социалистик үзгәртеп кору елларында атаманнар, офицерлар изу« астында төрле ышануларга бирелеп яшәгән кичәге казаклардан совет кешеләре үсет чыга. Колхоз, совхоз оештыру, үз поселокларыннан ерак та түгел Магнит гигантын төзү казаклар өчен чын мәгънәсендә яңа тормышны өйрәнү мәктәбе була.
1936 елның мартында казакларның Совет хөкүмәтенә булган мөрәҗәгатенд! мондый сүзләр бар иде:
«Атаманнар, офицерлар, кулаклар — эшче һәм крестьяннарны буучылар — тырна гы астында яшәгән иске, каһәрләнгән казак тормышы юк инде...
Яңа, бәхетле совет колхозы казаклары гына бар... Станицаларда, хуторларда авылларда тыгыз, дусларча, бердәм семьяда яшәүче, бөек Ватаныбызны җилкәгә җилкә куел сакларга әзер торучы, әгәр таләп ителсә. Ватан өчен һич икеләнми^ тормышларын да кызганмаучы колхозчылар...»VII
Дәһшәтле сынау көннәре килеп җиткәч, казаклар үз сүзләрен намус белән үтәделәр. Бөек Ватан сугышы фронтларында генераллардан И. А. Плиев, Л. М. Доватор П. А. Белов һәм башкалар җитәкчелегендәге кызыл казак берләшмәләренең исемнәр! онытылмас дан белән күмелде. Алар Верховный Башкомандующийның Ставкасы тарафыннан тапшырылган махсус хәрби заданиеләрне үтәгәндә аеруча батырлыклар күрсәттеләр. Бу батырлыклары өчен алар соңыннан гвардия дигән мактаулы исемнәр алдылар. Элеккеге казаклар шулай ук Совет Армиясенең башка гаскәри төрләрендә дә үз-үзләрен аямыйча көрәштеләр.
Фронтта аеруча батырлык күрсәтүче нагайбәкләргә дә хөкүмәтебез Советлар Союзы Герое исеме бирде. Остроленко поселогында Евгений Архипович Бикбов яин Аның күкрәгендә Алтын Йолдыз белән рәттән өч Ленин ордены һәм тагын бик кул хөкүмәт бүләкләре тезелеп тора. Шушы ук поселокта тагын ике герой бар. Элеюц фронтовиклар, ә хәзер бөтен Көньяк Уралга даннары таралган комбайнчылар Николай Николаевич Васильев һәм Василий Степанович Байкин бу зур исемне тыныч хезмәпЛ яуладылар.
Ленин орденлы комбайнчылар нагайбэкләр арасында шактый. Бер Фершампенуаъ да гына да алар дүртәү. Чиләбе өлкәсендә Нагайбәк районын юкка гына ашлык амбары дип йөртмиләр, күрәсең. 1955 елда, Нагайбәк районы чирәм җирләр категС риясенә кертелгәч, икмәк алу тагын да артты. Монда илебезнең төрле почмакларыинш яшьләр килде, яңа амбарлар, яңа поселоклар төзелде. Бу якларда хәзер туйлар ешай- ганнан-ешая. Интернациональ гаиләләр көннән-көн арта бара, һәм бу гаиләләр чьи мәгънәсендә матур тормыш белән яшиләр.
VII