КОЯШ КЫЗЛАРЫ
Алтын көймә дулкыннарны яра...
Гаиләме һәм Армиядә хезмәт иткәндә палата туган имаым Гөлнурга
Алтын көймә дулкыннарны ярат Ишкәкләрне каерып ишәбез, Бала-чага койрык тотып бара, Гомер юлым бергә кичәбез.
«Хәерчене фәкыйрь тапты» диеп. Сөйләгәннәр, әйдә, сөйләсен.
Дуслык белән койдык янып көеп Яшь гомернен алтын көймәсен.
Син — ягимә, ятим идем мин дә,
Язны күреп карлы юлларда, Башлы-күзле булдык кышкы көндә. Язмыш эшен алып кулларга.
Без солдатка киттек туган яктан.
Гади биштәр иде — йөгебез.
Гөлнур туды армиядә чакта, Әти-әнн булдык үзебез!
«Полкта бер медсестра арггы.
Солдат кызы туды!» — диделәр Котлап яны дуслар бер-бер артлы Котелок һәм кашык бирделәр.
Яшь интендант тынычлыгын җуйды, (Әйбәт ндс яшьлек дусларым) Биләү өчен өеп-өеп куйды Юган җәймә, мендәр тышларын.
Чал комиссар әти булды безгә. Калды дуслар, солдат җырлары: Казармадан цехка, бистәбезгә Алып кайтты чуен юллары.
Солдат ашы, солдат боткалары Безне таза, көчле иттерде.
Ил сакларга дәшкәч Идел яры Берлингача мине җиткерде.
Тоям тагын илгә кайтып җитеп Кин Иделдә саф җил искәнен. Таң кояшы итеп, флаг итеп. Күтәрдек без тормыш җилкәнен.
Гөлнур үсте,— шаһит Идел яры. Инженер ул — таный солдатлар. Җитештерә акыл, ихтыяры Корыч кошлар, корыч канатлар...
Алтын көймә дулкыннарны яра, Ел үтәсен айда үтәбез, Көмеш җилкән әйдәп алып бара, Гомер юлын бергә кичәбез.
Ак болытлар, саф болытлар...
Карыйм ап-ак бөдрә болытларга, йомшак, нәфис берсе берсеннән. Зәңгәр таңда охшап аккошларга, Йөзә алар Идел өстеннән.
Ак болытлар, саф болытлар,— Таңгы алсу аккошлар.
Сездән дәрман алсын безнең Тынычлык сөйгән дуслар!
Карыйм ап-ак сихри болытларга, Биек, яшел Ослан тавыннан, Алар йөзә ерак-еракларга, Сәлам алып Идел ярыннан.
Ак болытлар, саф болытлар, Таңгы алсу аккошлар.
Сездән дәрман алсын безнең Долорес кебек дуслар!
Идел күгенен зәңгәр һәр ягы да, Идел үзе зәңгәр күк сыман, Бетсен иде, бетсен җир шарында Шомлы болыт, яшен, ут, томан.
Ак болытлар, саф болытлар, Таңгы алсу аккошлар.
Сезнең аша дәрман алсын Тынычлык сөйгән дуслар!
Әҗәлгә дару юк диләр
Казан тимер юлчылар больницасы терапевты, медицина фәннәре кандидаты Фәридә ханым Ногмановага
Әйе, кояш!
— Исемегез?
— Фәридә,— диде доктор.
— Нур сипсен һаман йөзегез, Бүген минем өчен сездән Кадерле кеше юктыр!..
Кайтты машинист өенә Иркәсе кочагына... Бүген дә сафта, сөенә. Оча да оча гына.
— Кояш күрәм, дөнья күрәм, Нур ява, чәчәк ява...
Әжәлгә дәва бар, беләм: Доктор, сез икән дәва!
Чын йөрәгем хисен биреп Яшим юлда һәм өйдә... Кешеләр әжәлен жннеп, Мен яшәгез, Фәридә!
Әй чәчәкләр, чәчәкләр
Кондитер остасы, инженер-тсх» яолог Люция Лотфуллинага
Әй. чәчәкләр, чәчәкләр...
Танышу минутлары Бал анкыткан чәчәкләр, Чын мәхәббәт утлары.
Әй, тортлары, тортлары! — Сүнмәс яшьлек утлары. Чәчәкләр таныштыра. Татлы торт кавыштыра.
һәр чәчәк снна карый. Ләлә. нәркис, кашкарый . Сезгә дуслык мәкләре, Кондитер хезмәтләре!
Әй. тортлары, тортлары.
Шикәр белән бал гына. Вак-вак кисеп ал гына, Тел очыңа сал гына.
Кайтты машинист өенә Иркәсе кочагына... Бүген ул юлда сөенә, Оча да оча гына_.
Таныш локомотив көткән, Сагынып көткән посты, Буранлы юллардан үткән Анын өчен дә дусты.
Җылы жилләр инде көйләр: Йөрәген, диеп, ару, Әжәлгә дару юк, диләр, Шәп доктор үзе — дару...
Кем сон анар дәрман бирде, Әжәлнен тартышында? — Күзен ачкач кояш күрде Үзенен каршысында
Китә балыкка яшь егет Теплоходка утырып, Палубада моңа бер кыз Карый күзен тутырып.
Әллә магниты бар инд$,— Тартып ала үзенә? Егете дә әйтеп сала Күзен төбәп күзенә:
— Минем янга күчеп утыр, Карап күзең талмасын. Кармагын, Идел дип уйлап. Егет сиңа салмасын!
Ап-ак тешләр балкып китә:
— Хәтеркәең калмасын. Өенә кайтып бер кинәш, Анаң ачуланмасын!
— Минем әни кояш йөзле. Болытны да таратыр.
Үземне яраткан кәләш Әнине дә яратыр.
— Син дә балыкчы икәнсен, Әллә бергә барыйкмы? Кармакларны синен белән Бергәләшеп салыйкмы?!
Телегез булса әче йомшартыр сүзегезне, Яктыртыр йөзегезне Осталар күчтәнәче!
Әй кызлар — алтын куллар, Яшь инженер Люция.
һәр табын сезне зурлап, Хөрмәт белән баш ия!
Кайнар хисләр
Ярга якын алма бакчасында Күнел кайнар хискә күмелде. Биек таудан зәңгәр Идел аша Аллы-гөлле кин юл күренде:
Моңсу баеп барган алсу кояш
Ярда танып газиз баласын,
Ялгыз булсаң, әйдә, кил, дигәндәй Идел аша жәйде паласын.
Әйе, ялгыз көтәм сөйгән дусны,
Аның өчен яна хисләрем,
Аны көтеп кошлар җыелдылар, Роза сибә иң хуш исләрен.
Җем-җем иткән аллы-гөлле палас. Сихри күпер кебек күренде.
Очар келәм булып тауга менде, Кояш белән янды, сүрелде.
Кара төндә нидер сөйли суга, Мүкле ташлар Идел ярында.
Ташка учак ягып төнне куам: Бәхет кошым балкыр таңымда!
Китә балыкка яшь егет
Ана сете
Кем хәтерли икән әнкәсенен
Кайнар күкрәк сөте имгәнен.— Тана сөте түгел, ана сөте! — Бетмәс дәрт һәм дәрман биргәнен?!
Мәхәббәтең Ватан-ана өчен Кайнап торсын өчен канында. Ана биргән суырып йөрәгеннән Сөте белән бергә барын да:
Хаят биргән кайнар йөрәгенә. Миен биргән акыл, аңына. Якты нурлар биргән күзләренә, Карар өчен тормыш таңына.
Яшь анамы, әллә чал чәчлеме, Балам! — дияр өзелеп һәрчакта. Ана сөте сине кеше иткән, Онытма сыв, туган, шул хакта.
Егет күчте кыз янына. Сөйләштеләр. Күнделәр. Осланда ук төштеләр дә Үр өстеяә менделәр.
Үрдә — болынлык, чәчәкләр, Сулдарак — алмагачлар.
Алмагач тармакларында Хәл жыя сандугачлар.
Магнитлана бер-берсеннән йөрәкләре, күзләре. Каплый алма бакчаларын Иделнең эңгерләре...
Ике йөрәк тибә бергә! Балыклар су гизсеннәр. Яшьләре уйнап йөрсеннәр, Нәниләре үссеннәр...
Ирен — яшь гомер нектары. Бал гына ла бал гына... Үтмәсен иде җәй төне, Атмасын тиз тан гына!
Кызның иренен, ак күкрәген Бизәделәр чәчәкләр.
Венок бүләк итте егет;
Уйнап калды кәлчәкләр
Юлда да магнит җибәрми. Кулы — кызнын билендә. Кайнар кулын кулга алып Болай диде өендә:
— Әни. менә Гөлчәчәген. Минем тормыш йолдызым!
— Төкле аякларын белән. Түргә рәхим ит, кы