Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОРЫЧ КАНАТЛАР


Республикабызның рус язучыларыннан Юрий Белостоцкий уку-чыларга үзенең сТенге кунак». кТекэ вираж». г Само лет басулар № тендә оча», <Кыска шырпы» исемле әсәрләре белән таныш.
Язучы күптән түгел *Корыч канатлар» исемле яңа китабын тәмамлады Ул бу китабында Кызыл Байраклы. Суворов орденлы. Татарстан АССР Верховный Советы исемендәге 202 нче Урта Дан бомбардировщиклар дивизиясенең сугышчан юлын сурәтли. Бц дивизия ул вакыттагы иң камил бомбардировщиклар белән тәэмин ителгән була. Алар Татарстан хезмәт ияләренең шәхси хезмәт акча-ларына ясала.
Түбәндә без укучыларга шул китаптан бер өзек тәкъдим итәбез.
авага чөелгән ракетадан тирә-якка утлы тәңкәләр чәчелде.
— Самолетларга!
Моторларның дәррәү гөрелтесе аэродром читендә изрәп йоклаган яшь имәннәрне сискәндереп уятты, самолет винтлары кузгаткан көчле җил сарутлы яланда вак-вак житәз дулкыннар йөгертте. Очлы борынлы пикировщиклар бер-бер
елдылар.
—Фронт сызыгы. Биредән, өч мең метр биеклектән, караганда аның бернәрсәсе дә сызыкны хәтерләтми. Ул тар гына елганың ике як яры буйлап уза. Яр буйлары бомба, снаряд чокырлары белән шул кадәр чуарланган, әйтерсең, ул күптән түгел генә чәчәк авыруы белән каты авырып, шулай шадра булып, каралып, котсызланып калган кеше бите. Ә елга, шул хәвефле ярлардан тизрәк котылырга, качарга теләгәндәй, әле уңга, әле сулга боргалана, кинәт кенә бер якка тайпылып, урман зченә
артлы һавага күтәрелделәр һәм, «тугызлы» рәткә тезелеп, көнбатыш якка карап к>»
чума; аннан чыгуга янә шул ук шыксыз күренешкә юлыга.
Әлегә зениткалар телгә килми. Эскадрилья, анда-санда күренгән еем-өем болытларга ышыкланып, әлеге елга кебек үк боргаланып оча.
Алда — зур тимер юл станциясе. Шул станция аша фронтка бертуктаусыз танклар, туплар, бомбалар, снарядлар төяген үлем эшелоннары агыла.
Кызыл йолдызлы тугыз очкыч, табышын күргән җитез лачыннар кебек, болыт
вртыинаи атылып чыктылар Әмма ике мең метр биеклектә инде ал арны көчле зенитка уты каршылады, өле уңда, әле сулда, йөнтас бүрекләргә охшаган кара төтен гөмбәзләре ясап, снарядлар ярыла башлады.
Эскадрильядәге иң тез атучылардан саналган ике экипаж, шунда ук сафтан аерылып, атылган уктай, түбәнгә ташландылар, фашист зенитчылары башына бомба яудырып, кургаш яңгыры сибеп уздылар. Ә башка самолетлар, шул форсаттан ♦ файдаланып, «уң пеллеиг» рәтенә тезелделәр һәм бер-бер артлы станциянең нәкъ — үзәгенә ут яудыра башладылар. е;
Аста, түбәндә, мәхшәр давылы уйнады. Корыч рельслар дугадай бөгелеп, ягулык < тутырылган цистерналар, снаряд, бомба төялгән вагоннар утка, ялкынга чорналып < һавага очтылар. Көл, тузаи, кара төтен болыты тирә-яктагы урман-болыннар естенә “* жәелде, кызарып кына чыгып килгән кояшны каплап китте. Шул сөремгә тончыгып, S зениткалар да бөтенләй тынып калдылар. Эскадрилья, инде тәмам иркенләп, икенче а. кат станция өстенә атылды. Яңадан җир тетрәде, яңадан көл, туфрак, тимер-чуен х кисәкләре һәм фашист сөякләре бергә аралашып, һавага чөелделәр. Яңадан ялкын телләре үрләде, яңадан кара болыт актарылды.
Шул вакыт кинәт очкычлар рәте буйлап көчле электр тогы узгандай булды.
— Сак булыгыз! Сулда «мессерлар!»
Самолетлар «тугызлы» сафка тезелеп бер-берсенә сыендылар, канатка канат, иңгә иң орынып диярлек дошманга йөз белән борылдылар. Пилотларның куллары штурвалны кысып тоткан, укчы штурманнарның бармаклары һәр мизгелдә пулемет гашеткасын басарга әзер. Пулеметлар, туп көбәкләре, керпе энәләре кебек, терле юнәлешкә тырпайган. Әйдә, кодрәтеңнән килсә, якынлашып кара!
һәм чыннан да, алдын-артын уйламастан, тилереп һөҗүмгә ташланган беренчп «мессер» искиткеч көчле ут өермәсенә эләгеп, шунда ук читкә тайпылды, ә аның артыннан килгән икенчесе, борылыш ясарга өлгерә алмыйча, утның нәкъ үзәгенә килеп эләкте. Тагын берничә секундтан ул, артыннан кара эз калдырып, аска мәтәлде.
Тик шулай да әле фашистлар чигенергә уйламадылар. Безнең очкычлар рәтен таркатып, аларны берәмләп чуку нияте белән, әрсезләнеп, котырып кат-кат һөҗүмгә ташландылар. Зәңгәр һава гөмбәзен утлы кайчы белән тураклагандай, һәр юнәлешкә пулялар, снарядлар эзе сызгаланды.
Арадан бер «мессер», хәйләле оста маневрлар ясап, кинәт кенә штурмовиклар янына ук килап чыкты. Тагын бер секундтан бу тәҗрибәле фашистның утлы кайчысы безнең лачыннарның тыгыз сафын урталай кисеп, хәвефле хәл тудырачак иде Әмма, ни сәбәпледер, ул ут ачарга ашыкмады. Бер секунд, ике. еч... Менә инде немецның озын кабак кебек какча сары йөзен дә аермасын күрергә момкин. Ә ул әле һаман атмый._ Ник суза шулай? Нәрсә булдык Соңгы секундта гына каушап иалдымыГ Пулеметы, тубы ватылдымы? Я булмаса. безнең самолетларның канатындагы ниндидер язуларны күреп, шуңа бик сәерсендеме?..
Әйе, шулай булуы да ихтимал, һәрхәлдә, бу ассның совет самолетлары белән беренче очрашуы түгел. Әмма аларның канатларында кызыл йолдыздан һем машина номерларыннан тыш бернәрсә дә булмый торган иде. Ә боларда исә фюзеляжның буеннан буена ниндидер язу! Әмма прицел сеткасы аша караганда тиз генә танып булмый...
Әллә шул язуны укырга тырышып соңарды фашист, әлле башка бер сәбәп тоткарлады. ни булса да булгандыр, әмма ул үзе ечен иң уңай мизгелне уздырып җибәрде. Кызыл йолдызлы очкычлар алданрак ут ачтылар. «Мессер», яшен суккандай, кинәт тетрәнеп китте һәм бер яккерак янтаеп, түбәнәя башлады. Бераздан аны кара тотем чорнап алды.
Калган ике «мессер» кабаттан һеҗүм итәргә кыймадылар. Бомбардировщикларга нинди де булса зыян китерү өметеннән бигрәк, күңелләрен бушату ечен генә теэеми-нитми тагын берикө очередь бирделәр дә тизрәк таю ягын карадылар.
Эскадрилья бернинди югалтусыз, кыр казлары кебек тигез, магур сафка тезелеп кайтып китте. Урманнар, янып кейгән далалар остеннен инде шактый югарыга күтәрелергә өлгергән коньяк кояшы кемеш канатлардагы язуларны фашист очучысы укый алмый калган әлеге ике сүзне җылы нурлары белеп сыйпый иде: «Совет Татарстаны!в §
§ «К. Ул М «.
ЮРПП БВЛОСТОЦКИЙ
129
II
«Совет Татарстаны»...
Куәтле бомбардировщикларның канатларында немецларны гаҗәпкә калдырган бу ике сүз 1943 елның 1 маенда күренә башлады. Ул көнне салкын җил исеп, яңгыр пыскаклап торуга карамастан, Казан аэродромында 202 нче авиация дивизиясе сугышчылары тигез сафка тезелделәр. Әле моннан унике генә көн элек, 19 апрельдә бу дивизиягә Оборона Халык Комиссары приказы белән яңа исем — Татарстан Верховный Советы исеме бирелгән иде...
Самолетлар төзү өчен күп миллион сумнар акча җыйган хезмәт ияләренең теләге шундый иде: Татарстан Верховный Советы исемендәге авиация дивизиясе булдыру!
Бу вакытта инде дивизия сугышчан тәҗрибә алган иде. Ул Мәскәүдән Донга кадәр утлы юл узды, Минск һәм Бобруйск, Смоленск һәм Вязьма тирәләрендә дошман башына яшен ташы булып атылды. Богучар районында немецларның катлы-катлы ныгытмаларын көл-талкан итеп, пехотага һөҗүм юлы ачты. Әмма бу с,тышларда дивизия үзе дә күп кан койды. Идел—Дон арасындагы далалар өстендә күп кызыл лачыннарның канатлары көйде.
һәм менә шул авыр көннәрдә Татарстан хезмәт ияләре дивизиягә ярдәмгә килделәр. Казан аэродромына тезелгән 102 дәһшәтле машина «ПО-2» («Поликарпов-2я) бомбардировщиклары халкыбызның дошманга нәфрәт, үз бөркетләренә тирән мәхәббәт билгесе иде. Көч, куәт һәм җитезлек ягыннан ул авыр елларда әле боларга тиңләшерлек бомбардировщиклар дөньяда юк иде. Кабинасының һаваны һәм җирне күзәтү өчен бик уңай булуы очучылар күңеленә аеруча хуш килде, күп һава сугышларында хәтта истребительләрне җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде.
Хәтта менә хәзер җирдә, аэродром бетонында тезелеп торган вакытта да, бу машиналар түземсезләнеп һавага омтылгандай тоелалар.
Аэродром өстендә ал байраклер җилферди. Данлы дивизиянең каһарман егетләре байраклар астына тигез сафка тезелеп тын калганнар. Аларга каршы якта кызып комачка уралган кечкенә генә трибуна. Трибуна тирәсендә республиканың төрле районнарыннан килгән вәкилләр — эшчеләр, колхозчылар, партия-совет җитәкчеләре. Татарстан Верховный Советы Президиумы председателе Динмөхәммәтов та, ВКП(б) елкә комитеты секретаре Гафаров та шунда, халык ерасында.
Әнә Динмөхәммәтов трибунага күтәрелә һәм көр тавыш белән сүз башлый:
— Иптәшләр! Дошман мәкерле рәвештә безнең Ватаныбызга басып керде. Совет кешеләре бердәм булып ил сагына, изге яуга күтәрелделәр. Руслар, украиннар, белоруслар, грузиннар һәм башка милләт кешеләре белән бер сафта Ватан сугышы фронтларында татар егетләре дә үз-үзләрен аямый көрәшәләр. Ә без биредә, тылда, сугышчылардан калышмаска ант итәбез. Сезгә, ил батырлары, өс-башыгызга җылы кием, ашарыгызга туклыклы аш, кулыгызга көчле корал биреп торырбыз. Азыр һөҗүмнәргә барган чакларыгызда һәрчак сезнең турыда уйлаучы, һәрчак сезне кайгыртучы тугандаш татар халкы барлыгын онытмагыз. Без бу машиналарны Сезгә зур ышаныч белән тапшырабыз. Очыгыз, кыю лачыннар! Кансыз дошман өстенә яшен уты булып очыгыз! Бу канатлар сезне кара болытлар аша кояшка, аяз күккә, тыныч һаваларга алып чыксын. Җиңеп кайтыгыз, исән-имин туган җиргә әйләнеп кайтыгыз, ил уллары!
Гомерләре буе завод-фабрикаларда эшләп, куллары сөялләнеп каткан карт эшчеләр, җылы мич башларь.ннан төшеп, яңадан сабан башы тоткан ак сакаллы игенче агайлар, ирләре урынына тракторга, комбайнга утырган хатын-кызлар бер-бер артлы чыгып сөйләделәр, ут эченә китүче егетләргә хәерле юл, озын гомер теләделәр. Кайнар сүзләр генә түгел, күзләрдә кайнар яшь тамчылары да булды. Әмма өмет өзү, төшенкелеккә бирелү галәмәтләре сизелмәде.
Сугышчылар бу изге сүзләрне йотардай булып, мәңгегә истә калдырырга тырышып тыңладылар... Кем белә, бәлки, шушы минутта шул сафта торган бер очучының күз алдына әле күптән түгел генә үзе эшләп йөргән завод цехлары килгәндер... Цех* лар, станоклар. Хәзер инде ул цехларның якты тәрәзәләренә кара пәрдәләр эленгән. Станоклар янына унбиш-уналты яшьлек малай шалай баскан. Әлеге сугышчының галстуклы энесе дә шунда... Кайчандыр бу станокта аларның әтиләре эшләгән. Ул хәзер


теләр. Беренче ташкын артыннан икенчесе, өченчесе.. Фашистларның зур өметләр баглап хәзерләнгән операциясе үз канына буылып тончыкты.
Канатларына сәер сүзләр язылган очкычлер беренче мәртәбә нәкъ әнә шул көннәрдә немецларга үзләрен таныттылар. Алар, зур-зур төркемнәр булып, Һич көтмәгән юнәлештә килеп чыгалар, һич көтмәгән яктан ут ачалар. Күз ачып йомган арада корал складларын, автомашина, танк колонналарын яндырып-туздырып, тиз арада юкка да чыгалар. Белгород, Тамаровка, Грайворон юнәлешендә һәм Прохоровка тирәләрендә «Совет Татарстаны» бөркетләре немецларга аеруча шәп сабак бирделәр. 12 июль көнендә алар, 2 нче һава армиясе частьләре белән берлектә, Гитлерның дүрт йөзгә якын танкысын юк иттеләр. Әмма көрәш корбансыз булмады. Бу көннәрдә һавада «мессерилар, «фокке-вульф»лар саранча кебек кайнап тордылар. Дәһшәтле һава сугышларында кайчак һәр ике яктан йөзәрләгән самолет катнашты. Бу сугышларда бик күл яшь лачыннар туган ил өчен утка кереп, атылган йолдыз булып яндылар. Сугышның беренче көннәрендә үк очучы Джулай, Косарев, Шер- стюк һәлак булды, Писарев. Беркутов экипажлары дуслары сафына өйләнеп кайтмады..
IV
Гади бер кыр аэродромына «Орлик» дигән исемне кем кушкандыр. «Бөркет оясы» исеме җисемгә күбрәк туры килгән булыр иде. Чөнки бу аэродромнан тиз йөрешле бомбардировщиклар, бөркетләр ояларыннан күтәрелеп киткән кебек, төркеме-тәркеме белән төрле сугышчан заданиеларга оча тордылар.
Икенче августта «Орликита да, дивизиянең башка аэродромнарында да квн гадәттәгечә башланды: самолетлар очтылар һәм төштеләр, тукталышларга бензин, су, май тулы цистерналар йөреп торды, машиналарга бомбалар, сугыш кирәк-яраклары төялде, һәм, ниһаять, күптән көтелгән хәбәр: иртәгә һөҗүм, һөҗүм башланырдай унбиш минут элек дивизия полклары дошманның алгы сызыгын бомбага тотарга тиеш.
„.Көнчыгыштан алсуланып таң беленде. Яшел агач ботакларына күмелгән самолетлар тирәсендә инде ыгы-зыгы. Экипажлар кабат-кабат очыш маршрутын, бомба ташлау ысулларын, дошман өстене килү, зенит тупларына каршы маневр, фашист истребительләре атакасына каршы тору тәртипләрен тикшерәләр; техниклар һәм мотористлар машиналарның частьләрен, детальләрен, борт җиһазларын күздән кичерәләр; корал осталары бомбалар нык эленгәнме, пулеметлар әзерме икәнлеген карый.
Иң беренче торган самолет янында — Сәгадәт Сөнгәтуллина. Ул яшел төстәге пилотка һәм җиңел комбинезон кигән. Сәгадәтнең хәрби дәрәҗәсе — кече сержант, ул авиация кораллары остасы. Күптән түгел ул хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителде.
Сөнгәтуллина янында А. Ватинский, экипажның укчы-радисты старшина Касыйм Насыйров. Алар икәүләшеп пулеметларның төзеклеген тикшерәләр. Ә «ПО-2» самолетында алар икәүләп: берсе — эре калибрлы, тубың бер якта торсын; икенчесе — шкас — тиз ата торган, күчереп йөртмәле пулемет. Димәк, самолетны, дошман истребительләреннән саклану мөмкинлеге ышанычлы. Алай гына да түгел, пулеметлар, әгәр биеклек мөмкинлек бирә икән, дошманның җирдәге хәрби көчләренә: солдат һәм офицерларына, автомашиналарга, тимер юл эшелоннарына да кургаш яңгыры сиптерә.
Самолетта радиостанция дә тәртиптә, команда пункты белән элемтәдә тоткарлык булмаячак.
Сәгадәт читкәрәк китә, һәм шул вакытта бомбардировщикларның моторлары үкерергә керешә, пропеллерлар җиленнән аэродром өстендәге үләннәр җиргә иелә.
Менә самолетлар бер-бер артлы күккә күтәрелә. Күптән түгел ВКП(б) өлкә комитеты секретаре С. Гафаров һәм республика Верховный Советы Президиумы секретаре Г. Шәмсиена җитәкчелегендәге Татарстан хезмәт ияләре делегациясе дивизиягә тапшырып киткән Кызыл Байрак, аларны озатып, иртәнге талгын җилдә йомшак кына җилферди.
Касыйм утырган самолет беренче «тугызлыкхта. «Тугызлык» өчпочмаклы булып тезелгән сугышчан сафта оча. Биеклек зур түгел —1500 метр. Бу биеклектән җир естә ачык күренә. Әнә тузан туздырып пехота бара, туплар таккан тягачлар ашыга, урман-
май бер бер артлы танклар чыгып, дошманның алгы сызыгына ашыга. Дошманның алгы сызыгы да ерак түгел инде, хәзер үзен белдерә башлаячак ул. Дерестән дә. Менә аның зениткалары телгә килде. Ләкин дошман бомбардировщиклар алай түбән очып килерләр дип уйламаган булса кирәк, снарядлар бик югары ярыла. Дошман аңына килеп дәрес исәп-хисап ясаганчы, самолетлар бронетранспортерлар. автомашиналар тупланган урыннарга, артиллерия позицияләренә бомбаларын ташларга елгерделәр “ Җир әстен тәтеи һәм ут каплап алды, солда!лар һәм офицерлар, бронетранспортер- ц лардай, машиналардан тешеп, терле якка сибелделәр. Касыйм Насыйров һәм башка ң экипажларның пулеметчылары алар естенә кургаш яңгыры сиптерделәр.
Эскадрилья икенче тапкыр әйләнә, бу юлы уң якка, <тигр»лар, «фердинанд.лар. < ■паитераялар тупланган урынга һөҗүм итә Алар фашистларның Курск тирәсенә әле ~ генә китерелгән яңа сугыш машиналары иде. Бу машиналарга, аларның бронясына. кечеиә Гитлер һәм аның иярченнәре зур өмет баглаганнар. Шуңа күрә экипажлары — да аларның машиналарында калдылар: имеш, мондый калын броняга һични куркыныч X түгел. Әмма безнең самолетлар алар өчен махсус «күчтәнәчяләр китергәннәр идс ф Бер ярым, ике ярым килограммлы бомбалар, кечкенә булсалар да, һәртөрле броняны яндыруга сәләтле бомбалар, яңгыр булып ява башлагач, «тигр»лар, <фердин<»нд»лар. коры ботак өеме кебек, утка төренде, якындагы урманга да ут капты.
Әмма хәзер инде дошманның зенитчылары да аңнарына килеп өлгерделәр, самолетлар утлы ташкын эчендә калды.
Команда — кайту ягына борылырга! Бу бик вакытлы булды, бер самолет зарарланырга да елгергон иде инде. Бәхеткә кзршы, штурман да, очучы да яраланмады Яшь очучы Петр Москальчук самолетына да снаряд тиде, аның сул як моторы сафтан чыкты, тизлеге кимеде.
*— Аэродромга юл тот! Без синең арттан тезеләбез.
Шлемофон наушникларында шул ук боерулы тавыш тагын яңгырады:
— Бәген торием белән Москальчукны томалыйбыз...
Сигез самолет Москальчукның зарарланган машинасын камап алды. Тизлек сәгатенә 250 километр гына булса да ярты сәгатьтә аэродромга исән-сау кайтып җиттеләр. Беренче Петр Москальчук самолеты утырды. Бомбардировщикны ике моторы эшләп торганда да one утырту бик җиңел түгел. Петр бер мотор белән дә менә дигән ител утыртты. Ул кабинадан сикереп төште до, парашют бауларын чишә-чишә, малайларча келеп җибәрде. Келмәскә ни: аның сугышчан дуслары мене дигән, ышә- иычлылар. Андыйлар белән утка да, суга да керергә була.
Касыйм Насыйровның да күңеле күтәренке: очыш уңышлы уэды, югалтулар булмады, е фашистларның астын-оске китерделәр.
Озакламый барлык самолетльр да үз аэродромнарына кайтып утырдылар Ленин озакка түгел. Тагын ягулык алдылар, тагын бомбалар тактылар, тагын дошман остено Очтылар.
Ә бер көннән соң, кичен, землянкада дивизия очучылары радио аша Ватаныбыз башкаласы Москоүдөн Белгород һем Орел шәһәрләрен азат итүче сугышчылар хермә- тенә ясалган артиллерия салюты авазларын тыңладылар.
Шул ун айда Харьковны азат иткән өчен, ноябрьдә борынгы Киев шәһәреннән дошманны куган очен Ватаныбыз башкаласы алар хермәгеиә салют бирде Дивизиянең Украина башкаласын азат иткәндә күрсәткән батырлыкларын хекүмәтебез Кызыл Байрак ордены белән бәяләде.
Шуны да әйтергә кирәк, Киевны алыр алдыннан Татарстан хезмәт ивләрә делегациясе татын бер кабат фронтка килде. Делегация үзе белей бергә бик күп бүлекләр, хатлар алып килгән иде. Аларның яхшы теләкләре, бу хатлар һем бүләкләр сугышчыларны яңа батырлыкларга рухландырды.
VI
Умаиь...
Фашистларның андагы аэродромнары безгә һич кенә дә тынгылык бирми Штурмовиклар яки бомбардировщиклар ул тирәге килеп чыгуга, • мессершмит»лвр кетүлерө белән безнең самолетларга нбырылалар. Берничә самолетыбызны бәреп тә тешер-
1VPHH БЕЛОСТОЦКНЛ
делвр Алай гына да түгел, тоннәрнеңберендә зур бер төркем бомбардировщиклары килделәр дә безнең Лебединда урнашкан полк аэродромы өстен парашютка тагылган яктырткыч белен яктыртып, бомба коярга тотындылар. Аэродромда, бик табигый ыгы-зыгы куһтн. берничә сугышчы һәлак булды. Дөрес, капонирларга яшерелгән самолетларга зыян килмәде. Шулай да аларны икенче төнне дә килеп бомбага тотулары мәмкин иде бит. Шуңа күрә дивизия командиры генерал С. Нечипоренко Лобединны калдырып, Прилукига күчәргә боерык бирде.
Умань тирәсендәге аэроүзәк безнең җир өсте гаскәрләренә дә җитди куркыныч тудыра иде. G алар бу вакытта фашистларны Корсунь-Шевченко боҗрасына урау операциясен төгәлләп киләләр иде инде.
Бу аэроүзәкнең урнашкан урыны кайда соң? Әмма моны белү кыен, чөнки фашистлар ул тирәгә бик күп ялган аэродромнар төзегәннәр иде.
Бу көннәрдә дивизия командиры бик борчулы йөрде. Ул берничә тапкыр шт«б т-^чальниты Н. Никитин һәм флаг-штурман Н. Бурако белән киңәште. Ниһаять, бер нәтиҗәгә килделәр: разведка самолеты җибәреп карарга! Әлбәттә, уңышка ирешү мөм- кимлеге бии чикле, самолетның өйләнеп кайтмавы да бик мөмкин иде. Шулай да тсьӘлкег.ләмичә Һи» ярамый.
Ләкин кемне җибәрергә?
Дивизиядә үзлеренең батырлыклары, кыюлыклары белән танылган экипажлар күп. Ләкин бу әвданиснә үтәү эчен кыюлык кына җитми, тимер ихтыяр, түземлелек, салкын канлылык, хәйләкәрлек кирәк. 5у эшкә яраклы итеп, бертавыштан, !8нче полкның эскадрилья командиры капитан А. Важинскии экипажы сайланды.
...Александр Важинский, әның су: ышчан дуслары штурман — Юлиан Кудрявцев, укчы-радист Касыйм Насыйров исемнәре күптән инде дивизиядә генә түгел, бетен һава аралиясенә билгеле. Алорның батырлыгы бөтен фронтка шаулады.
Мәсәлән, мене шундый бер хәл оулды. безнең командование немецларның бик нык маскировкала .-ан объектлары • янында аэродром барын белеп алды. Бу аэродромдагы истреби гельларнең ни зшләуләре, нәрсәне яки кемне саклаулары безнең өчен сер иде. Азродром шул кадәр нык саклана, аңа икын килү һич мөмкин түгел диярлек ид_ Бер болытлы көнне бик астан, агачларга отярлек дәрәҗәдә биеклектә Важинский экипажы юлга чыкты, Ьик җаваплы ләм катлаулы очыш иде бу. Әмма Важинский белән Насыйров тыныч иделәр, чөнки алар ышандылар: штурман Юлиан Кудрявцев югалып калмаячак, самолет тиешле вакытта тиешле урынга барып җитәчәк.
Бер сәгать очканнан соң. Кудрявцев болытларны тишеп чыгарга команда бирде. Важинский штурвалны үзенә тартты. Прибордагы ук 300 метр турысына килеп җиткач, аста җир күренде. Тиздән — аэродром. Шул арада булмады, самолетны дүрт «мессершмит» камап алды. Димәк, чыннан да бик мөһим аэродром булырга тиеш. Әмма үзләре бик кыен хәлдә калдылар бит әле. Ычкыну мөмкин түгел. Борылырга да, югарыга менәргә дә мөмкинлек юк, качып кара — урталай киссләсеңне көт тә тор. Шулай итеп, бу бетү микәнни инде?
Ике яктан канатларын канатка терәп диярлек ике «мессер» оча. Менә берсе уз артыннан баруны таләп итеп канатларын чайкап куйды. Димәк, үз аэродромнарына утыртмакчылар. Берни эшләп булмый, ризалашкан бупь.рга туры килә. Важинский, җавап итеп, самолет канатларын җиңелчә генә чайкатты... Фашистлар тынычландылар. Икесе хәтта, үзләрен артык санап, биеккә күтәрелделәр дә болыт эченә кереп югалдылар. Мөгаен, тагын бүтән самолетлар юкмы икән, дип карыйлардыр. Калган икесе дә, безнең самолетка якын ук килеп, үзләрен маневрлау мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр. Менә аста дошман аэродромы: вакыт! — штурман Кудрявцев Важинскийның тезенә төртте. Ә Важинский кнопкага басты, шунда ук бомбалердан арынган само-лет, җиңеләеп китеп, югарыга омтылды һәм, болыт арасына кереп, күздән югалды!.
...Менә бу юлы да дивизия командованиесе заданиега шушы экипажны җибәрергә дигән карарга килде. Важинский, Кудрявцев һәм Насыйров бу заданиене менә дигән
* Бу обьект, соңыннан билгеле булганча, Гитлер ставкасының Винница янындагы җир асты оясы («Бүре оясы») булып чыкты.
итеп үтәделәр ’. Алар ике аэродромны фотоларга төшерделәр. Бу аэродромнарда дошманның 130 га якын бомбардировщигы Һәм истребительләре барлыгы беленде.
„Христииоека торак пункты янындагы беренче аэродромга алты истребитель сагында 797 иче полкның капитан Семен Ермак командалыгындагы эскадрильясе очты. Дошман зеиитчиклары алармы көтмәгән иде. Бер минуттан аэродром танырлык та түгел иде инде: туфрак, ут, төтен, самолет ватыклары бергә аралашып, күккә очты. Дошман истребительләре һавага күтәрелә дә алмадылар.
Шул ук вакытта 18 иче полкның Петр Псурцев, Александр Морозов, Петр Пер- лукии һәм Иван Воробьев командалыгындагы эскадрильяләре Умань янындагы икенче аэродромга һөҗүм итте. Ләкин бу аэродром һәр төрле калибрдагы орудиелар белән бик нык сакланган иде. Безнең самолетларны тоташ ут стенасы каршы алды. Петр Псурцев үзләрен саклап килүче истребительләргә, аскарьк төшеп, дошман батареяла- рыиа пулеметлардан һәм туплардан ут ачарга боерды. Дошманның ут системасы какшады. Эскадрильялар алдан билгеләнгән вакытта тиешле урынга барып җиттеләр һәм аэродромга яңгыр урынына бомба яудырырга керештеләр Биредә дә дошманның бар генә истребителе дә күтәрелергә өлгерә алмады.
Умаиьда да, Христиновкада да дошманның барлык самолетлары диярлек, складлар һәм корылмалар юк ителде.
Бу безнең пехотага һәм танкларга юл ачты, һәм дүрт көннән соң, 1944 елкың 28 январенда, дошманның зур каршылыгын җимереп. Беренче һәм Икемчә Украина фронты гаскәрләре Звеногород янында дошманның зур группа гаскәрләрен боҗра эчендә калдырдылар. Ә анда фашистларның ун дивизиясе, бер бригадасы, берничә тени, артиллерия һәм инженер частьләре бар иде
Идел буенда Паулюс армиясен җимергәннән соң. Бөек Ватан сугышында бу немец фашист гаскәрләрен икенче зур камалышта калдыру иде.
' Бу очышта күрсәткән батырлыгы эчен Касыйм Насыйров Икенче Дәроҗә Дан ордены белен бүләкләндә. Соңрак Беренче Дәрәҗәсенә дә лаек булды. 1944 елда Львов шәһәре янында ул һелак булды.