Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ


97. Кара карлыгач микән
Сандугачым, әйт үземә, Кайсы талга кунасың?
Кушымта:
Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе?
Күзем йомсам, күз алдымда Торган кебек буласың.
Кушымта.
Сандугачлар басып сайрап Сындырды гөлләремне.
Кушымта.
Сынган гөлләргә охшатам Аерылган көннәремне.
Кушымта.
Ахыры. Башы журналыбызның 1970 елгы 1 санында.
Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән.
Кушымта.
Кайгыларым бетәр иде, Сиие күреп сөйләшсәм.
Кушымта:
Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе?
Бу кушымталы җырны кайсы теркемгә карту >акында күп уйланырга туры килде. Моның берничә сәбәбе бар.
Мин аны беренче мәртәбә 1925 елда Казанда ишеткән идем. Һәм ул «Наган кое» = дип атала иде. Бары 30 нчы еллардан соң гына «Кара карлыгач микән» дигән исем ® белән яңгырый башлады.
Хәтерлим, җырның мин ишеткән беренче вариантында кушымта: н
Атма, бәгырем, наган, е?
Йөрәгем яна >
Шул наганның тавышына,— g-
рәвешендә иде. Кушымтаның моннан башка вариантлары да булган икән. Арадан берсе, мәсәлән, түбәндәгечә:
Атма мылтык-наган,
Куркам ла яман Шул наганның тавышына.
Димок. көй ниндидер фаҗигале вакыйга уңае бслвн чыгарылган. Ләкин нинди вакыйга ул!
Үзем бу турыда шуны ишеткән идем: имеш. 23 нче елларда бер егет Кабай күле буендагы ниндидер йортта туйда була. Шунда кәләшне дә. кияүне дә һәм үзен дә атып үтерә. Икенче версия буенча, бу хәл гражданнар сугышы вакытында була. Бер хәрби кеше, көнләшүдән, үзенең сонгәнеиә наганнан ата. вченче версияне революция ветераны Латыйф ага Гомәров сөйләде:
■22—23 нче еллар тирәсе. Мин Мамадыштан ат белән Казанга кайтам. Кучерам бии моңлы кеше булып чыкты. Гел җырлап кайта. «Наган кее»н мин беренче мәртәбә зңардан ишеттем. Кейнсң тарихы турында да нәрсәдер сөйләде Тулысынча хәтерләмим инде. Ниндидер бер начальник хатынынмы, сөйгәненме аткан, имеш».
Халык арасында җырның тарихына бәйле башка риваятьләр дә йерн икои._ Шулерның кайсысы дөрес! Әйтүе кыен. Һәрхәлдә. «Наган кее» (хәзерге «Кара карлыгач микән») гади җыр түгел, ә конкрет бер фаҗига уңае белән чыккан совет чоры бәете бульрга тиеш. Бәет булуын аның кушымтасы ук раслый. Бәлки:
Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстерсен әнкәсе? — дигән юллар кушымта да булмагандыр, ә бәетнең бер строфасы гынадыр. Көйдәге Оар ук мотивның кабатлануы да «Кара карлыгач мнкәи»нең бәет булуын раслый. Ченкн музыкаль алымнарның кабатлануы бәетләр өчен хас күренеш.
Кызганычка каршы, бәетнең тулы тексты безгә мәгълүм түгел. Монда китерелгән сүтләр бу иөйгә соңгы вакытларда ссвлма рәвештә генә беркетелгәннәр һәм аңа ■үллетлы җыр формасы биргәннәр.
Бу популяр бәетнең ноталарга салган кее хәзергә хәтле матбугатта чыкканы юк «дс. Г. Соләйманоаа һәм Р. Ваһапоалар репертуарында күренекле урын биләп торды Мни исә җырчы Флера Селәйманоиадан азып елган мриантиы китердем.
108. Зәңгәр күз
Зәңгәр күзең, күз керфегең Тибрәндереп карама.
Кушымта:
Бөдрә чәчкәй, зәңгәр күз;
Әйтмә лә, бәгырькәем, авыр сүз.
Күз каравың уклы уттай,
Йөрәгемә кадала.
Кушымта.
Зәңгәр күзең охшатамын Зәңгәр таң йолдызына.
Кушымта.
Иркә гәүдәң охшатамын
Диңгезнең дулкынына.
Кушымта.
Җилбердәп искән җилләрдә Бөдрә чәчең таралган.
Кушымта.
Яр булып син яралмаган,
Җан көйдерергә яралган.
Кушымта.
Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр Алар безгә тиң түгел.
Кушымта.
Тиң түгеллеген дә белем, Өзелеп сөя яшь күңел.
Кушымта:
Бөдрә чәчкәй, зәңгәр күз:
Әйтмә лә, бәгырькәем, авыр сүз.
Угызынмы елларның башында ук бик популяр булып киткән бу «Зәңгәр күз» җырын мин 1936 елда Казан шәһәрендә яшәүче Исхәк Камалов иптәштән язып алтай идем. Кьска кәйләрнең кушымталы тереиә кергән әлеге җырда дүрт юллык строфаның ике юлы гына җырланып кушымтага күчелә. Кушымта исә ике тапиыр кабатлана, ж Дүрт строфа 8 куплетка бүленеп, кушымта 16 тапкыр кабатланса да, кей ялыктырмый Чонки кәйнең башлам елеше белән кушымтасы арасында метро-ритмик һәм мелодик контрастлык бар.
„Казан елга техникумын тәмамлаган Исмәгыйл Вәлиен исемле егет Казан музыка » техникумында укучы Р. Ф. гә гашыйк була. Егет туганнарына үзенең серен ача. Бии > күпләрнең күңелен үзенә тарткан, чыннан да зәңгәр күзле, бодрә чәчле бу чибәр кыз- 2 иы Исмәгыйлнең туганнары да якын итәләр. Егет музыкага сәләтле икән: гармунны _ да, пианиноны да килешле генә уйный, тавышы да матур була. Уйнавын, җырлавын з яратса дә, кыз аның мәхәббәтен уртаклашмый. Кичләрнең берендә Исмәгыйл Р. гә 5 багышлап үзе чыгарган кәйне җырлый. Җыр ифрат кәчле тәэсир итә. Туганнары Исмә- ** гыйлне кызганып җылашалар, ә Р. исә хурланып мәҗлесме ташлап ук китә. Бу хәл ♦ 1935 елның язында була. Яшь белгеч И. Вәлиев капитан ярдәмчесе булып пароходка зшк» урнаша. Тик Агыйдел буйлап Уфагә барган чакта беренче рейста ук үз-үзсн үтерә. Сәбәбе мәхәббәтме, әллә башкамы! -- Аиысы билгеле түгел-. Ә бу вакытта аның җыры «Зәңгәр күз» Казан халкы арасында таралып елгергән була инде. Сүзне шунда тәмамларга да ярар иде Ләкин бу җырның тарихына карага булган ялгыш карашларга тукталмыйча булмый. Иптәш И. Надиров үзенең «Татар халык җырлары» китабында «Зәңгәр күз» җырын «Себер татарлары фольклорының бер үрнәге» ди (433 бит, 56 искәрмә). Үз сүзләрен раслау эчен, А. С. Ключарееиың «Татар халык нейләрс» китабына мерәҗәгать игә. Ә ул китапның 42 битендә, ноталар остечә: х •Г. Мохәммәтова тапшырды. Омск елнәсе. 1940» дип язылган. Кәйне җырлап карыйм. Бик күп үзгәрешләр һәм ялгышлар бар. Әлбәттә, бу Ключарев хатасы түгел, җырлаучы шулай тапшырган. Аны да гаепләп булмый. Ченкм Омси олиәсенә барып җиткәнче җыр шактый үзгәргән булуы да ихтимал.
■ Зәңгәр күз» җыры, һичшиксез, Казан фольклоры. Шуны да әйтеп китәргә кирәк. 19)6 елда мин бу җырны гармонияләштереп Мәрьям Рахманкуловага биргән идем Ул ачы бер-ике генә җырлап калды. Ләкин халык авызыннан ул тешмәде һәм хәзерге «онда дә яратылып җырлана.
114. Әлфия
. Хврэкетчэн J= 108 л
те АЛ-MA, ПР- не чи- я кол-тез кызы
ЭҮДӘТ Ф 0 й 3 II
Бите алма, ироне чия. КОЛХОЗ КЫЗЫ Әлфия; Ахры, анылым җуям индо, Әлфия, Әлфия дия-ди я.
Кызыл бәйли, кызыл кия, Колхоз кызы Әлфия; Аоротемо үт кабыздым, Әлфия, Әлфия ди я-дия.
Тырышып эшли, хезмәт сөя Колхоз кызы Әлфия;
Ахры, Мәҗнүн булам инде, Әлфия, Әлфия дия-дия.
Утызынчы елларның ахырында чыккан һәм Рәшит Ваһапов репертуарыннан тешим җырланып килгән бу җыр күп яклары белән игътибарга лаеклы. Катлаулы кейләрнең эндәш сүзлеләре теренә кергән бу җырда ритмик төрлелек тә, кисәкләр арасындагы контрастлык та, киң колачлылык та бар.
—Бөек Ватан сугышының башы гына иде әле. Безне Госман һәм Рәхилә Галиевлар кич утырырга чакырдылар. Башка кунаклар арасында Рәшит Ваһапов та бар иде. Музыкага, җырга күчелде. Бар да Р. Ваһаповтан «Әлфия»не җырлавын үтенделәр. Ул җырлады, ә Госман рояль уйнады. Кул чаптык. Шуннан Рәшит, тыңлаучыларга мөрәҗәгать итеп:
—• Бу җырның авторы безнең арада. Ул..,— дип, хәйләкәр генә елмаеп, сүзен езде. Янәсе, үзегез белегез. Бар да миңа караш ташладылар. Ә мин бераз аптырап җилкәмне җыердым. Рәшит минем уңайсызлануымны күреп:
— Юк, ул түгел. Аны менә безнең хуҗабыз Госман Галиев чыгарган. Сүзләрен дә үзе язган,—диде.
Чынлап та, музыкаль сәләте зур булган Госманның шундый матур көй чыгаруына беребез дә шикләнмәдек. Ул вакытта Госман Галиев Минзәләдә эшли иде. Ялгышмасам. театрда бугай. Берничә елдан соң аның фаҗигале үлеме турында хәбәр алынды-
Композитор М. А. Юдин Кави Нәҗми либреттосына язган «Фәридәп операсында бу көйне бик урынлы файдаланды. Аны без Маһирә җырында ишетәбез.
135. Рамай
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады.
Тынга калды урман буйлары да, Рамай, Чишмәләр дә акмый тыңлады.
Агыйделкәй алкын, суы салкын, Рамай, Салкын диеп басмый калмадым;
Сойдем сине, бәгърем, чын күңелдән, Рамай, Аңлашырлык сүзләр тапмадым.
Сәхраларга чыгып бер сызгырдың. Рамай, Чапкан печәннәрең кипсен дип. Безгә кемнәр теләк теләде икән, Рамай, Гомерләре аерым үтсен дип.
Сандугачлар сайрый, ай очканда, Рамай, Кояш чыгып, кояш батканда;
Мин уйлармын сине шул вакытта, Рамай, Матур таңнар сызылып атканда.
Сәхраларга чыктым, бер гел күрдем, Рамай, Богелө-сыгыла җилгә буйсына;
Кайда барсам, бәгърем, кайда йәрсәм, Рамай, Күңелләрем сине юксына.
Агиделкәй алкын, суы салкын, Рамай.
Дәрья суларыннан ким түгел;
Кеше кешеләрдән артык түгел, Рамай, Тик бәхеткәйләр тиң түгел.
ҖӘҮДӘТ ФӘПЗИ
Агыйделие буйлап аккош йезә. Рамай, Дулкын чыкса, ярга ташлана;
Яшьли сөйгәнеңне ятлар алса, Рамай, Бәхетсезлек шуннан башлана.
Сандугачлар талга басып сайрый, Рамай, Җәй кеинеро җылы, ямьлеге.
Нинди авырлыклар үткәрсәм до, Рамай, Мин онытмам сине мәңгегә.
Урманнарга керсәң, сызгырып
Селкенмәгән агач калмасын: Сәхраларга чыксаң, чәчәкләр Сокланмаган кеше калмасын.
кер, Рамай,
җый, Рамай,
Чигелгән лә солге матур була, Рамай, Сабан туйларында эләргә;
Минем теләкләрем якты иде. Рамай, Берге яшәп, берге үләргә.
Нигә шулай кача икән балык, Рамай.
Агыйделде яткан ак таштан.
Синең гыйшык утларында янып. Рамай, Салкын гүрге кордом яшь баштан.
Китом инде, бәгърем, деиьялыктаи, Рамай, Ай каласың, бәгърем, аерылып.
Гел карамасаң да бер карарсың, Рамай, Каберем өсләренә каерылып.
Сугышлардан кайткан ялгыз атны, Рамай, Ак каенга бәйләп куйсыннар.
Дөньялыкта, бәгърем, казыша алмадык, Рамай, Каберебез бергә булсыннар.
«Рамайпның сүзләре моның белән генә бетми, билгеле. Фольклорчы И. Нади- розның әйтүенә караганда, аның егермегә якын варианты >ңыйнглган, һәм ул үз китабына җырның 9 строфадан торган җыелма текстын урнаштырган. (Татар халык җырлары. 1965 ел. 387 бит]. Монда китерелгән 13 куплетлы җыр 1951 елда Чаллы районының Борды авылында Раиса Тимофеееадан. Мамадыш районының Кеек Ерыкса авылы укытучысы Асия Вәлиевадан һәм Магнитогорск шәһәреннән килгән эшче кыз Ралия Хапитовалардан язып алынды. Аны өчесе дә бер төсле җырладылар.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга чыккан бу җыр тиз арада ифрат популяр булып китте. Моның төп сәбәбе җырдагы сүзләрнең позтик көчендә һәм бәетчән сюжетка корылуында днп уйларга кирәк.
Көендә әллә ни яңалык та юк кебек. Анда иске аЧегән егете белән качкан муллэ кызы Хәмидә» бәетенең интонацияләре дә очрый. Шуның өстенә сүзләрнең бер фаҗигале сюжетка корылган булуын да искә алсак, һичшиксез, «Рамайвны хәзерге заман бәете дип атарга хакыбыз бар. Без бу әсәрдә поэтик чагыштыруларны да, хәсрәтле вакыйганы үлгән кеше авызыннан сөйләтү алымын да. Рамайга мөрәҗәгать итүне дә күрәбез. Ә бу сыйфатлар бәет жанрының үзенчәлекләре бит.
Инде «Рамай» бәетенең тарихына килсәк, халык арасында мондый риваять йөри: Каме яки Дгыйдел буена урнашкан авылларның берсендә була бу хәл. Авылның бер матур кызы Рамай исемле егетне сөя. Ләкин мәхәббәтен сиздерергә базмый:
Сөйдем сине, бәгърем, чын күңелдән, Рамай, Аңлатырлык сүзләр тапмадым.™
Сугыш башлану белән Рамай фронтка китә. Кыз кайгысыннан авырый башлый. Берничә елдан Рамайның үлгән хәбәре килә. Тәмем хәлсезләнеп урынга яткан кыз сөйгәне Рамай турында җырлар чыгара, аларны көйгә салып җырлый. Иптәш кызлары ул җырларны көе белән отып тирә-якларга тараталар. Ахырдан кыз үлә.
Бу кызганыч вакыйганың икенчерәк дәвамы да бар. Анда, Рамайның исән булып, сугыштан бер медсестрага өйләнеп кайтуы һәм шул кайгыдан кызның авырып үлүе турында сөйләнә.
Яшьли сөйгәнеңне ятлар алса, Рамай, Бәхетсезлек шуннан башлана...
«.Гел карамасаң да бер карарсың, Рамай, Каберем өсләренә каерылып.™
By риваятьнең чын булуыбулмавын ачык итеп әйтә алмыйм. Күреп, белеп сөйләүчеләрне очратып булмады. Имеш-мимешләргә ышанып кына катгый нәтиҗәгә килеп булмый, билгеле. Шуның өстенә «Рамайпның бетен сүзләрен шул бәхетсез кыз чыгарган дип уйлау да дөрес булмас иде. Шул эчтәлек белән дулкынланган халык дәвам иттергән аны. Яңадан-яңа җырлар әле дә туып кына торалар.
Инде Рамай дигән исемгә килик. Андый исем юк. Ул Рамазан яки Рәхмәтулла дигән исемнәрнең кыскартылып әйтелеше булырга тиеш. Мондый алымнар мишәр та- ■ арлары арасында очрый. Печәнне пакос дип әйтү дә аларга хас. Шуларны искә алсак, «Рамай» бәетенең Чистай, Чаллы районнарында чыгуы ихтимал дигән фикергә дә килә апабыз, һәрхәлдә, «Рамай» — безнең чорда чыккан яңа бәет үрнәге.
136. Сәлам язам
Сәлам язам, ямый дустым, сиңа. Җайга матур, җылы кич белей, Иерәгемдә алсу чачак кебек Тамыр җәйгән дәртле хис белен.
Безнең дуслык кебек җылы дуслык, Якты дуслык җирдә табылмас, Ченки безнең хисләр беек чорның. Беек керәшендә кабынган!
Кайнар хислор. дустым, йереиләрде. Ялкынлансын юмер-гомергә: Мәхәббәттәй кечле саф дуслыкка Үрнәк булып яшик без бергә!
Бу җыр Беек Ватан сугышыннан соңгы чорда чыккан халык җырлары арасында иң яктысы һем иң ачыгы дисәк, хата булмас. Якты лирикалы булуы беләи. шулай ук диапазонының киңлеге, ритмик яктан катлаулы һям форма тезелешенең камиллеге белән бу җыр яңа фольклорыбызның матур бер үрнәге Озын лейләрнең романска гартым гаренә кере торган бу җырны мин 19S0 елда Татарстанның Олы Әтнә авылында райбашкарма комитетының культура бүлегендә эшләүче Гали Зәһироа иптәштән ■эып алган идем. Ул аны сугыштан соң Казанда Горбунов исемендәге заводта зшяә- ган чагында отып алган. Боек корәш елларында туган чын дуслыкка гимн җырл^ан бу җырны баронча булып сәзнәгә Усмвн вямнев күтәреп чыкты. By кемне мин •‘Тапшырылмаган хатлар* операсында файдаландым. Ул анда «Дуслый җыры» дип атам. Аны Галиа, Вәли, Искәндәр һәм хор башкара.
АШЫКМЫЙЧА J- 58
ҖӘҮДӘТ ФЭЯЗИ
140. Вәгъдә
Гашыйк булган яшь егеткә дөньяда Керсез күңел, саф мәхәббәт, көч кирәк. Иркәм хыянәтче булгач. Үз вәгъдәсен үзе бозгач. Газапланып әрни яшь йөрәк.
Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә, Нигә инде хыянәтләр итәргә?
Зәйтүн гөлем дигән идем, Гомерлеккә сөйгән идем — Шат тормышта гомер итәргә.
Миндә кайгы, миндә хәсрәт, моңланам, Синең утларыңда янам мин һаман- Яшь йөрәгем, син ярсыма. Давылдан соң диңгез тына, Хәсрәтләрең бетәр бер заман.
Көзге ачы салкын җилләр истеләр. Болыннарда чәчәкләр дә сулдылар. Януларым, көюләрем, Чын күңелдән сөюләрем Барысы да әрәм булдылар.
1951 елда мин Татарстанның Мамадыш районы Яңа Камазан авылында булдым. Көннәрнең берендә фольклор сеюче карт укытучы Рәшит ага Мозаффаров мине бер-ике чакрымда урнашкан Көек-Ерыска авылына алып китте. «Анда безнең яшь укытучылар бар. Алар инде сиңа кирәк хәзерге заман җырларын яхшы беләләр», дип мине алдан ук сөендереп тә куйды. Менә шунда инде мин яшь укытучы Ахкәм Мофакароя иптәштән шушы җырны язып алдым. Ләкин ул миңа аны «Егет моңы» дип тапшырды. Дөресен әйтәм, бу матур көйнең сүзләре миңа бик үк ошап бетмәде, төшенкелек, сентиментальлек аңкый иде алардан.
САОЫР J=66
Күп тә үтмәде. бу кой, башкарак сүзләр белән, «Вәгъдә» исеме аегында җырлана баишды Башлап Селәйман Йосыпое җырлады шикелле. Кейнең сүзләренә карата бутан шик һәм ышанмаучылык бетте. Ченки кейдә дә, сүзләрдә дә байтак үзгәрешләр бар иде. Мин ул җырга ышандым. Еллар узды. «Вәгъдә» җыры халык телечә верде.
„1969 елда, коннәрнең берендә, миңа хат килде. Матур почерк, вак хәрефләр бе- ♦ ван язылган биш битлек хат. Ул болай башлана.
«-.Бу хатны сезгә кечкенә генә бер авылның клуб медире яза. Әгәр әледән-әле мине кузгатып, мине атәреп тора торган сәбәп булмаса, мин сезгә бу хатны язмас та һәм сезне — зур кешене — борчымас та идем.
Йардем-йердем дә язарга булдым»-.
Татарстанның Бондюг районы Песәй авылының клуб модире Зиннур Мохәммәтди- иоа иптәш тагын нәрсәләр хакында яза соң!
Җырның кул еллык тарихы бар икән. Ул тарих Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» исемле осәрсн кую белән башланып киткән: «Без «Тормыш җырыәның сүэләреи белсәк тә, «оен белми идек... Мин уз авылыбызның начар гына булеа дә җырчысы һәм качар гына булса да гармунчысы сыйфатында йергәнемә иурә, бу «Тормыш җыры»- иың сүзләре белән бик моңаеп гармунда уйнап шыңшый башладым... Ничәме коииәр, ; кичәмә тоииәр үтте икән!.. Ниһаять, мин «Тормыш җырывна кой чыгардым. Аны клуб коллективы зур шатлану белән кабул итте. Спектакльне сәхнәгә куйдык. Кешеләр яралылар. Бер ел үтте,—дип дәвам итә иптәш Мехәммәтдинов,— без радио аша «Тормыш җырыпның үз коен ишеттек... Узган ел чыгарган теге минем коем хәзер шул килеш калды бит. Ә үзе моңлы. Кешеләр җырлыйпарп.
Шуннан соң Зиннур чыгарган кейнең икенче тормышы башлана. Песәй авылы укытучысы Нурулла Шәрифуллин (Нур Шәриф), шушы койне истә тотып, «Чишмә буенда» диген пьеса яза. Пьесадагы тәп геройның йори торган кызы, вәгъдәсендә тормыйча, ул сугыштан кайтуга башка кешегә тормышка чыккан була. Артист «Вәгъдә» диген ңырны әләге Зиннур Мехәммәтдинов язган койгә җырлый. Халык җырны күтәреп ала. «Егет моңы», «Чишмә буенда» һәм, ниһаять, «Вәгъдә» исеме астында җыр бик тиз арада тирә-юньгә тлралып та әлгерә.
Ә аның авторы Зиннур Мехәммәтдинов бу вакытта Магаданда була. Берничә елдай соң гына авылына әйләнеп кайта. Кайтса, «Вогьдә» җырын халык та. артистлар Д* мырлый. Тик аиы «Халык кое» дип җырлыйлар. Авторларның исемен әйтмиләр. Шуңа хәтере калып, ул миңа хат язган.
-Әмма >ш бит җырның авторын әйтудо түгел. Аны халык вратып. уз кое итеп мырлауда хикмәт. «Вэгъдо» кое әнә шул бохеткә ирешкән. Зиннур Мохәммәтдиноа кебек халык талантлары күп бездә...
147. Таһир-Зөһрә
Таһирны сандыкка салып, Таһирны сандыкка салып Агызганнар суларга. Йероп-йореп кавыша аямасак, Йероп-йореп кавыша аямасак, Боз охшарбыз шуларга.
Аклы ситсы күлмәккәем, Аклы ситсы күлмәккәем. Кисәм дә таушалмаган Таһир батыр. Зоһрә матур. Таһир батыр. Зоһрә матур. Тик алар кавыша алмаган.
ҖОҮДЭТ ФЭПЗН ф ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРВ
УРТАЧА J=72
Та.- ҺИР-НЫ сан - дык-ка са -лып, Та- һир-ны сан-
дык-ка с^-лып а- гыз- глн-нар су-лар-га
Й9 реп, йө-реп кав - ша ал-ма -сак, йө-рел, йө-рёп
хав-ша ал-ма-саК) аез ох- тар-БЫЗ шу-лар-га.
Урамнарда йөргән чакта. Урамнарда йөргән чакта. Очраттым мин пар каен. Таһир-Зөһрә кавыша алмаган, Таһир-Зөһрә кавыша алмаган. Без кавышырбыз, дускаем.
1952 елның җәе. Агыйдел комнарында аунап, суларында йөзгәч, матур болын буйлап авылга кайтып барабыз. Каяндыр акрын гына моңсу бер җыр ишетелә. КаЛну- лырак уоынга утырган ниндидер бер кыз җырлый икән. Тыңлап торабыз. Ишетелгаи көй түгел. Ул безне курми, җырын дәвам итә. Янына бардык. Сөйкемле. Битен кояш ашаган бу кыз бозаулар көтә икән. Без аңардан тагын бер кат җырлавын үтендек. Ул— «Таһир-Зөһрә» булып чыкты...
Кич белән көтүче кыз Нәкыя Хакованы үзебезгә чакыртып «Таһир-Зөһрә» җырын фонографка язып алдым.
«Таһир-Зөһрә» — ул безнең көннәрдә чыккан бәет. Бер музыкаль теземнән торуы, ул теземнең кабатлануы, секеентлылыгы һәм ритмик бертөрлелек шуны раслый.
Намуслы яшьләребезнең көчле һәм турылыклы мәхәббәт мотивларын легендарь Таһир һәм Зөһрә исемнәренә бәйләп җырлаулары бер дә гаҗәп түгел. Таһир-Зөһрә нсомнәрэ бәет геройлары булып кына, фикер көчәйтү өчен генә искә алыналар бит:
Таһир-Зөһрә кавыша алмаган, Без кавышырбыз, дускаем.
Гадәттә бәетләр күп санлы куплетлардан тора. «Таһир-Зоһрәвнең дә бик күп вариант сүзләре бар. И. Надировның «Татар халык җырлары» китабында, биредә китерелгән куплетлардан тыш, 9 куплет урнаштырылган. Бу бәеткә каргта язылган искәрмәдә (434 бит) түбәндәгеләрне укыйбыз:
«Илленче елларда Татарстан районнарында таралган җыр. Халыктан артистлар ре-пертуарына үтеп керде. 1954—55 елларда Тәмте. Чүпрәле, Кайбыч. Дөбьяз, Тельман районнарында экспедиция членнары X. Ярмм, X. Гатина, И. Надиров. Н. Гатауллине тарафыннан язып алынган сигез варианты саклана. Биредә җыелма текст бирелде».
Урал якларында бу көйне «Гөлбакча» дип атап, бер төрле дә сюжетка корылмаган сүзләр белән җырлыйлар икән.
«Таһир-3өһрә»не беренче булып радио аша һәм концертларда Усман Әлмиее башкарды.